БӘХЕТСЕЗЛӘР БӘХЕТЕ
л төнне аландагы йортта ут сүнмәде. Председатель шоферы машинасында кемнәрнедер алып килде, кемнәрнедер алып китте. Ләкин ул шундый кеше иде, күрсә дә күрмәде, ишетсә дә ишетмәде... Ирек иң элек партком секретаре белән теге фермада булды. Шакир белән бер торакта эшләүче ап-ак чырайлы, ябык озын гәүдәле Ләбип исемле кеше бу вакыйганың бердәнбер шаһиты иде. Аның сөйләве буенча, чыннан да Шакир соңгы ике-өч көндә салгалап күренгән, ләкин эшен ташламаган. Батталов кергәндә, алар икәүләп үгезләргә сенаж салып йөргәннәр. Председатель килеп тә кергән, эчүеңнән туктыйсыңмы син, юкмы дип, Шакирның яңагына салып та җибәргән. Ул да булмаган, кулыннан сәнәген тартып алып, биленә суккан, шуннан соң Шакир егылган. Батталов аның кайсы төшенә туры килә, шул җиренә типкәләргә тотынган, үтерәсен бит, дип килә башлагач, Ләбибне дә селтәп җибәргән. «Әйдә, күргәннәреңне язып бир», дигәч, ул бөтенләй кача башлады. Ахырда Ирек аны күндерде, барыбер бу хәл болай гына калмаячак, председательнең персональ эше тикшереләчәк, дигәч, кыска гына аңлатма язып бирде. «Шушы җитәр, калганын партия җыелышында сөйләрмен», диде. Ул көнне Ирек кунак йортында ялгызы гына булды. Кич караңгы төшкәч, бер хатын килеп керде. —Сине, апаем, Казаннан ук килгән дип әйтәләр, шуңа кердем,— диде. —Нинди йомышыгыз бар соң? —Председатель турында сораштырасыз ди бит. —Әйтәсе сүзегез бармыни? Хатын кычкырып елап җибәрде. —Алып атыгыз сез аны, апаем. Халыкның түзәрлеге калмады,— Дәвамы Башы 4 санда. У диде ул, күз яшьләрен сөртә-сөртә—Малаебыз, армиядән кайткач. Чатлыга барып урнашты Шунын өчен электрыбызны өзделәр, председатель газ баллоны бирдерми, печәннән мәхрүм итте, сарыкларыбызны көтүгә кудырмый. Үзем көне-төне фермада эшлим, ничек яшәргә безгә?' —Исем-фамилиягезне әйтегез әле. апа —Ай-Һай-һай! Алай булгач, бетте, бетте, исән бул, апаем' Хатын шулай диде дә, ишекне шартлатып ябып, бүлмәдән чыгып ук китте Ирек, җәһәт кенә киенеп, анын артыннан йөгерде, капка төпләрендә аны куып житте Хатын аны капкадан кертмәскә тырышып карады, ләкин Ирек көчләп эчкә үтте. Өйдә сүрән генә яктылык бар. ул өстәлдәге керосин лампасыннан төшә иде. Лампа тирәсендә ике малае ниндидер китап актаралар, берсе күзлекле. — Менә шулай яшибез,—диде хатын тагын елый язып —Ашны казанда пешерәбез, лесник угын бирми Урманнан сынган, ауган агачларны бәләкәй арба белән ташып, утын әзерлибез Ул арада түр якта «И-и-а-а!» дип кычкырган ниндидер сәер тавыш ишетелде Хатын шул якка кереп китте. Ирек тә иярле Кулдан рәшәткәләп ясалган караватта ун-унике яшьләр тирәсендәге бер малай ята rue. Майкадантрусиктан гына булганга, анын сөяк белән тиредән генә торучы мускулсыз аяккуллары коточкыч куркыныч иде Теге яктагы тынчулык, биредәге сидек исе белән аралашып, күңелне болгатып җибәрде —Абыегызны ашатыгыз,—диде хатын балаларга Малай, сырты белән әйләнгән үрмәкүч кебек, кул-аякларын хәрәкәтләндереп, ниндидер анлаешсыз тавышлар чыгарып ята бирде. Алар тагын алгы өйгә чыктылар Шулчак ишектә йөзен кактус кебек сирәк ак сакал баскан ир күренде. Уртача гәүдәле ябык бу адәмнең өстендә ни икәнен анларлык түгел: әллә ул ямаулы халат, әллә иске җилән. ертык итәк очлары астында галуш кигән шәрә аяклары күренеп тора иде Ир бер сүз дә эндәшмәде, исәнләшмәде Ирек кыенсынудан нишләргә белмичә —Исәнмесез, абый,—диде Ир җавап бирмәде, ачулы күзләрен елтыратып, хатынына карады —Тагын кемне алып кайттын. жодыгыш?—диде ул ачулы гыргылдык тавыш белән һәм буылып ютәлләргә кереште. —Аны мин алып кайтмадым, үзе килде .. Ир кеше ютәлләүдән көчкә туктады —Бар, чыгып ычкын,— диде ул, ачу белән Иреккә карап —Туктале, абый, мин бит —Ни өчен туктарга? Әйдә, ычкын, ычкын' Ул аның янына килеп этә үк башлагач, Ирекнең чыгып китүдән башка чарасы калмады Баскыч төбенә чыккач. Ирек аңа борылып —Мин бит начар ният белән килмәдем, райком инструкторы,— дип сүз башлаган иде. ир кеше бөтенләй дәртләп капты, аны капкага таба этеп үк җибәрде —Нәкъ кешесе икәнсең, нәкъ син кирәк идең инде безгә! Бетәбез без сезне. Батгалов хезмәтчеләрен,—диде —Әгәр әнә геге жодыгыш кыткылдап корреспондент китермәгән булса, без әле бу хәлгә үк төшми идек. -Моның булуы мөмкин түгел, сез алдашасыз!—диде Ирек, ана таба атлап. Ир кеше, күкрәгеннән этә-этә, аны капкадан ук чыгарып җибәрде. — Мин алдашсам, әнә аларга кереп кара!—дип төртеп күрсәтте ул каршыдагы йортка. Ирек аптырап басып торды Ул үзен ниндидер бер ят дөньяга килеп эләккән кебек хис итте. „Бераз исен җыйгач, чыннан да каршындагы йортка кереп карарга булды. Йортның тәрәзәләреннән саргылт яктылык күренә иле Ирек капканы дөбердәтә башлауга, өйдә ут сүнде Ул, дөньясыннан, үз-үзеннән гайрәте чигеп, кунак йортына кайтты, чишенеп тә тормыйча караватка ауды Икенче көнне иртән ул идарәгә килгәндә, Нәжмиев партком бүлмәсендә утыра иде. Алар Фәрдиев белән быдыр-быдыр сөйләшкән җирләреннән, Ирекне күргәч, тынып калдылар. —Ну, Сабитов, кунак йортында йокладыңмы?—диде Нәжмиев. —Әйе. —Анда председательнең УАЗигы районга бара, ашыгыч эшләрен булса, мин сине кайтарып җибәрәм. Монда мин үзем дә ерып чыгармын. Нәҗмиевнең бу сүзләре Ирекне аптырашта калдырдылар. Ник соң әле ул аңардан бер әйбер дә сорашмый? Нәҗмиев аны Батгаловның персональ эшен әзерләшергә дип алып килде бит. Кичә партком секретаре белән кешеләрне күреп сөйләш, дип җибәрде. Ә бүген берни булмагандай кайтып китәргә куша. Әллә чыннан да кайтып кына китәргәме? Аның бит үзенең дә эше муеннан. Шулай уйласа да, китә алмады. Бу эшнең ахырын күрәсе, аңлыйсы килде аның. Шуңа күрә Нәҗмиевкә: —Бер килгәч, кайтмыйм инде,—диде. Аннары, үзен читләштермәсен өчен, юри салпы ягына салам кыстырды:—Сезнең кебек тәҗрибәле кеше белән эшләү минем өчен үзе бер олы мәктәп бит... Нәҗмиев, бу сүзләргә кәефе килеп, елмайды. Аннары Ирек өчен бөтенләй аңлашылмаган нәрсәләр башланды. Иң элек Нәҗмиев председатель бүлмәсенә кереп китте, аннары алар Фәрдиевне чакырып алдылар. Ирек аптырап утыра бирде. Ул да булмады Фәрдиев ашыга-ашыга чыкты да, ниндидер кәгазьләр алып, тагын кереп китте. Бераздан ишектә Нәҗмиев күренде. —Йә, ниләр таптың?—диде ул. Ирек кемнәрне күргәнен, ничек булганын түкми-чәчми сөйләп бирде. Ләбиб Латыйповның аңлатмасын Нәҗмиев, ничектер сәер елмаеп, авыз чите белән пышылдый-пышылдый укып чыкты да папкасына салды. Аннары бераз уйланып торгач: —Син, Сабитов, агитколлектив җитәкчесен күр әле,—диде.—КПСС Үзәк Комитетыннан эчүчелеккә һәм алкоголизмга каршы көрәш турындагы карарын тормышка ашыру буенча ниләр эшләнә? Планнарын, үткәргән чараларын, бөтенесен җентекләп тикшер. Безнең бу персональ эш шушы карарга барып тоташмагае әле. Ирек мәктәпкә китте. Ул, нәкъ Нәҗмиев әйткәнчә, барысын да тикшерде, блокнотына тиешле саннар, фактларны теркәде. Сәгать унике тулганда, идарәгә кайтты һәм, ишек янына эленгән зур белдерүне укыгач, бөтенләй аптырашта калды. Анда бүген унөч сәгатьтә колхоз коммунистларының гомуми җыелышы булачагы әйтелгән иде. Ирек, аптырап, идарәгә керде. Партком бүлмәсе дә, председатель бүлмәсе дә бикле иде. Үз күзләренә үзе ышанмагандай, белдерүне тагын бер мәртәбә укып чыкты. «Нәҗмиев шулай барысын да тикшереп, ачыклап бетерде микәнни?»—дип хәйран калып уйлады ул. Ләкин бит тикшерелеп беткән очракта да җыелышның булачагы коммунистларга һич югы бер көн алдан хәбәр ителергә тиеш иде. Ул, кунак йортына барып, капкалап алырга уйлады. Анда район үзәгеннән килгән ПМК эшчеләре төшке ашка кайтканнар иде. Ул, шулар белән утырып, тиз-тиз генә ашады да идарәгә ашыкты. Партком бүлмәсендә кеше юк, председатель ягында Батталов, Нәҗмиев һәм Фәрдиев утыралар иде. Батталов Ирек белән зурлап торып күреште, утырырга урын күрсәтте дә: —Менә бит, Кәрәм Нәҗмиевич, без картаябыз, ә сәләтле яшьләр үсеп, үкчәгә басып киләләр,—диде.—Сабитовның чыгышлары да, район газетасындагы язмалары да бик ошый мина. —Йә, тикшердеңме агитколлективны?—диде Нәҗмиев. —Тикшердем,—дип җавап бирде Ирек. —Эшләгән эшләре бармы? —Мактанырлык түгел. —Ярар, мактанырлык булмаса,—Нәҗмиев кул селтәп куйды.—Әгәр кирәге чыкса, җыелыш барышында бу мәсьәлә буенча сиңа сүз бирербез. Әзерләнебрәк тор. —Мин әзер,—диде Ирек, тыныч кына —Тик бу партия җыелышы ничек бодай бик тиз генә...—ул сүзен әйтеп бетерә алмады. Нәжмиев мәгънәле итеп баш бармагы белән түшәмгә таба күрсәтте —Ашыктыралар. Үзебез дә шуны әйтеп утырабыз: һич тә кабаланырга кирәкми иде.. Ул арада, берәү кереп, коммунистларның җыелып бетә язганлыгын әйтте. Алар утырышлар бүлмәсенә керделәр. Нәжмиев күпләр белән кул биреп күреште, кайсының җилкәсеннән какты, кайсына сабакташ, диде, кайсына яшьти. дип дәште. Ирек залдан теге Латыйпов дигән кешене эзләде, ул артта почмакка кереп поскан, башын аска иеп утыра иде. Фәрдиев, исемлектән карап, җыелышка килергә тиешле алтмыш дүрт коммунистның илле алтысы килгәнлеген әйтте. Җиде кеше командировкада дип аңлатты. —Шакир Хәмәтшин үзе кая сон?—дип кычкырды кемдер. —Мин әле генә аның янында булдым, ул җыелышка килүдән баш тартты,—дип анлатма бирде Фәрдиев.—Чөнки исерек. Зал шау-гөр килә башлады —Үзеннән башка нинди тикшерү ди! —Җыелышны таратырга кирәк! — Мужыт ул ел буе айнымас! Шулчак Батталов торып басты. — Мин, иптәшләр, аны алып килергә дигән тәкъдим кертәм. Җыелыш буласын ул алдан белде. Әгәр шушы кадәр коммунистны санга сукмый икән, сезнең барыгызга да төкереп карый икән, ничек мона юл куярга мөмкин? Без хәзер партия җыелышын да ул айныгач кына җыярга тиеш булабызмыни? —Дөрес, дөрес, алып килергә!—дип кычкырдылар залдан. Дүрт кеше махсус машина белән аның өенә китте Биш минуттан Хәмәтшинны алып килеп тә җиткерделәр Ул чыннан да бик нык исерек иде. Залга кереп, пыялаланган күзләре белән карап торгач, алпан-тилпән атлап, ин алдагы урынга барып утырды Фәрдиев. җыелышны ачып, көн тәртибен раслатканнан соң. тикшерелә торган персональ эшнен асылын аңлатты. Фәлән көнне фермада исерек хәлендә Хәмәтшинның колхоз председателе Бапаловка таптануы, аның үзен яклаганда артык көч куллану нәтиҗәсендә һөҗүм итүчегә тән җәрәхәтләре ясавы турыңда сөйләде Аның тән җәрәхәтләре алуы турында медицина белешмәсе барлыгын әйтте Хәмәтшинның даими рәвештә эчүчелек белән шөгыльләнүе, ул көнне дә эчкән булуы турында әйтте Аннары сүз Баггаловка бирелде Кемдер: —Сорау бирергә момкинме?—дип кычкырды —Яңадан, тынлап бетергәч,—диде Фәрдиев Батталов басты да. ике кулынын бармакларын аралаштырып. кендек турына куйды. —Мина сезнең каршыда гаепле булып басып торуы ифрат га кысн.- диде ул —Утыз ел бергә эшләп, менә бу көннәргә дә килеп җиттек Әйдә, хөкем итегез.—Ул чал башын иеп. еларга әзерләнгәндәй, туктап калды, авыр сулап, яңадан башын күтәрде — Ин элек минем шуны әйтәсем килә. Шакир белән безнең арада бернинди ачу-кычу юк. моны ул үзе дә раслар, хәер, сез дә беләсез. Безнең күчәр башлары орылышкан икән, ул Шакирны тәртипкә чакыру аркасында килеп чыкты Сез минем күпме ертылганымны беләсез ничә еллар буе Ник.’ Менә шушы колхоз дигән уртак йорт өчен ул Халык әйбәтрәк яшәсен дип Ә минем кычкырып елыйсым килә Чөнки бер яктан төзибез, икенче яктан шул йорты төрлечә җимерү бара, ә сез битараф' Мин җитәкче эштә эшләмәгән гади коммунистларга мөрәҗәгать итәм эленке-салынкы йөрүчеләрне, каракларны, эчкечеләрне кайсыгызның фаш иткәне бар” Хет бер тенә очрак әйтә аласызмы, иптәш коммунистлар" Батталов туктап, карашы белән залның әле бер. әле икенче урынына күз атты-Юк шул' Авыз ачып сүз әйтә алмыйсыз. Ник дисәң, күпләрегез үзегез шул юлда,- Батгалов кинәт елый язып, дәвам итте:—Ә менә мин түзә алмыйм, минем җаным елый! Шушы колхоз дип, күпме гомер, күпме нервы, күпме йокысыз төннәр салынган!—Ул маңгаена төшкән чал чәчләрен сыпырып куйды, графиннан агызып су эчте һәм арыган, хәлсез тавыш белән чыгышын дәвам итте:—Бер башлагач, әйтим. Шакир гаебе белән өченче ел ничә үгезнең күбенеп үлгәнен сез яхшы беләсез. Шул чакта аның хатынының яхшы эшләвен, балаларының ишле булуын искә алып, мин бу зыянны аңардан түләтмәү өчен барысын да эшләдем. Ничә мәртәбә аны ун тәүлеккә утыртудан алып калганнарны Шакир үзе генә белә Инде теге көнгә килгәндә, мин аны берничә көн буе эчмә, дип кисәтә килдем. Ана, күрәсен, шул ошамады. Кич үгезләр торагына кергәч, ул мина сәнәк белән ташланды... Шулчак Шакир чәчрәп урыныннан сикереп торды, бала башы кадәр йодрыгын селтәп җибәрде: —Алдашма! Ник халыкны алдыйсың?!—дип кычкырды ул, Батталовка таба атлый-атлый. —Менә күрәсезме?—диде Батталов, аңа таба бармагы белән төртеп.— Үзегезнең күз алдында миңа уктала! Залда шау-шу купты. —Милиция чакыртырга кирәк! —Алдаша бит. алдаша! —Председательне кыйнатабызмыни?! —Ю-у-у-ук, мин сиңа сукмыйм!—Шакир төйнәлгән йодрыгын аска төшерде —Тик син күрәләтә алдашасың! Батталов, президиумга таба башын борып: —Мина сөйләргә мөмкинлек тудырасызмы, юкмы9—диде. —Шакир абый, урыныңа утыр әле!—дип җикерде Фәрдиев—Юкса участковый әнә авыл Советында гына! Шакир урынына барып чүмәште. —Сәнәк белән ташлангач, мин күкрәгемне куеп торырга тиеш идеммени?—диде Батталов, сүзен дәвам итеп.—Сәнәген каерып алганда, ул егылып китте, мин шунда, үзем дә сизмәстән, кызып китеп, ана берике мәртәбә тибеп җибәргәнмен. Кем белә, анын ул кабыргасы әллә мин типкәндә бәрелгән, әллә үзе егылганда сынган? Шакир тагын чәчрәп торды, бу юлы Батталовка карамады, залга таба ялварып ике кулын сузды һәм еларга җитеп аһ орды: —Ялганлый бит, иптәшләр! Дөрес түгел бит! Мин аңа сәнәк белән килү түгел, кайтарып бер сүз дә әйтмәдем! Фәрдиев аны тагын урынына утыртты. —Дәвам итегез,—диде ул Батталовка. —Тагын нәрсә дәвам итәргә? Шул инде. Мин, әлбәттә, үземне гаепсез дип санамыйм. Чамадан артыбрак киткән. Ну, сез мине дә анлагыз: хәзер нервылар тәмам беткән, дәртләп кабынырга торган кешегә күпме кирәк? Райком һәм бюро әгъзасы буларак, миңа икеләтә авыр. Әле анда да җавап тотарга туры киләчәк. Безнен коммунистлар бу инцидентка объектив бәя бирерләр һәм кешелеклелек законнары буенча карар чыгарырлар дип уйлыйм —Бераз башын иеп торганнан сон, ул сүзен дәвам итте:—Әгәр сез моны ике ярсу кешенең бәрелеше дип кенә уйласагыз, бик нык ялгышасыз. Мин монын төп сәбәбен эчүчелек белән караклыкта күрәм. Менә, Шакир, син ул вакытта бер атна айнымыйча эчтен. Хәзер больницадан кайтканыңа ничә көннәр, һаман эчәсен. Каян акча юнәтәсең син? Мин әз генә дә шикләнмичә әйтәм, син үзеңнән тиен дә акча тотмыйсын. Әнә шул үгезләргә дигән фураж сезгә эчәргә дә, башкасына да җитә. Безгә бу нәрсәнең тамырына балта чабарга кирәк. КПСС Үзәк Комитетының эчүчелеккә каршы карарын үтәү буенча бармакка бармак та сукмыйсыз, дисәм дә, хата булмас. Барыгыз да әйбәт, барыгыз да яхшы, ул эчкечеләр белән бер Батталов кына якалашырга тиешмени? Уйлагыз, иптәшләр! Бу чир безгә әле әллә нәрсазәр күрсәтәчәк. Минем хәзергә сүзем бетте Аннары Шакир Хәмәтшинга сүз бирелде Хәмәтшин инде айный төшкән иде — Мин берни дә сөйләмим,—диде ул —Тик бер нәрсәне әйтәм: минем Гайсә Батгаловичка кул күтәрергә уйлаганым да. кул күгәргәнем дә юк! Зал тагын шау-гөр килде —Анын мине ничек сугып екканын Ләбиб үз күзләре белән күреп торды бит Без малларга сенаж тарата идек. Ләбиб, әйт! Ана таба омтылдыммы мин? Сәнәк белән килдемме?' Җыелыш тагын шау-гөр килде —Шакир абый, син монда допрос алма әле.—дип кисәтте Фәрдиев — Кемнән нәрсә сөйләтергә икәнен без үзебез белербез —Әйе. сез белерсез!—диде Шакир, мәсхәрәле тавыш белән ана таба башын борып —Гайсә Батталович мина күпме пычрак атты—мин барысын да күтәрәм. Ә менә мин ана ташланды дигәне—күрәләтә ялган! Ничек булганын әнә Ләбиб әйтсен! Батталовнын минем өскә менеп сикергәнен, таптаганын әйтсен! —Ләбиб, әйдә жавап бир! —Кирәкми. Шакир сүзен бетерсен әле' —Анын сүзе беткән инде, Ләбиб, ник дәшмисен9 Ирек теге почмакка карады Ләбиб Латыйповнын озын гәүдәсе, пружина белән эткәндәй, кинәт турайды —Син. Шакир,—дип нечкә тавыш белән кычкырып җибәрде ул,— мине юк-бар белән бутама әле! Мин сенаж күтәреп бара идем, артыма борылып караганда, син Гайсә Батгаловичка уктала илен бит —Син нәрсә, син нәрсә?!—Шакир, нишләргә белмичә, утырышлар залының бер ягыннан икенче ягына урап килде.—Ни белән, ничек укталдым мин ана?! Әллә күзенә күрендеме91 Ләбиб озын кулын селтәп куйды. — Бөгештермә инде. Шакир' Тиктомалдан председатель йөгереп эшләп йөргән кешегә сугамы? Юк сүзне сөйләмә син аны'—Ләбиб тагын почмагына чумды. Шакир шашынган күзләре белән, нишләргә белмичә, бер президиумга, бер залга карады - Иптәшләр!. Ни бу Котыртып куйганнар аны! Ул барысын да күреп торды Ну. нишлим соң мин. башка шаһитым булмагач9 !—ул калтыранып елап җибәрде, икс күзен кулы белән каплап, урынына утырды — Шайтан күзе сидекле була!—дип кычкырды кемдер залдан Кемнәрдер мыскыллап көлде. Ирекнең киеренкелектән бөтен мускуллары таш булып катты Ул. берничә мәртәбә сикереп торып, теге Ләбиб дигән кешегә «Сез бит мина алай дип сөйләмәдегез, ник коммунистларны алдыйсыз?!* дип кычкырасы килде Ләкин аны нәрсәдер аска тарткандай тыеп калды Соңрак ул моның җыелыштагы атмосфера икәнлеген аңлады Ул атмосфера җыелыш башлануның беренче минутларыннан ук анын нинди юнәлештә барасын, кем файдасына бетәсен сиздереп тора иде. Күпчелекнең кемне яклаячагы, монда хакыйкать-мөһим түгел, ә Батгаловны коткару мөһим икәнлеге инде баштук ачык билгеле һәм ул уңай хаз ителгән иде Әллә монын шулай икәнлеген Ләбиб тә сизде микән9 Ирек, үз уйларына батып, башын иеп утырды Батгаловны яклап, ике-өч хатын-кыз. тагын әллә ничә ир-ат чыгыш ясады Кыйналучыны эт итеп сүктеләр, ул кабат бер сүз дә дәшмәде Үз-үзен яклаганда артык көч кулланганы өчен дип. Баггаловка кисәтү бирү турында карар кабул ителде Икесенә дә партком тарафыннан бирелгән характеристика расланды Фәрдиев. җинел сулап. • Шушының белән, иптәшләр, җыелыш ябык», дип. сүзен бетерә алмады. Нәҗмиев торып басты: 2. .к у • N s —Юк, иптәшләр, җыелыш әле бетмәде,—диде ул.—Мин райком тарафыннан җыелышка тагын бер персональ эш куюны тәкъдим итәм. Ул Шакир Хәмәтшинның партия җыелышына исерек хәлдә килүе турындагы мәсьәлә. Зал тып-тын булды. Шакир торып басты да: —Мин җыелыш буласын белмәдем. Мина сәгать уникедә генә әйттеләр,—диде. Нәҗмиев аңа каршы: —Ялгышмасам, сез больничныйда бугай?—диде. —Әйе. —Больничныйдагы кеше эчеп ятарга тиешмени ул? Шакирнын башы аска иелде. Дөрес сүзгә җавап юк иде. Фәрдиев залга карап: —Ничек, иптәшләр, икенче көн тәртибен карыйбызмы?—диде. —Карарга кирәк! —Больничныена түләмәскә! Шулчак Батталов торып басты. —Мин иптәш Нәҗмиевнен, Устав таләпләреннән чыгып, бу тәкъдимне кертүен яхшы аңлыйм. Ләкин, иптәшләр, мин үзем егылганны түбәләү ягында түгел. Булган икән инде—булган, кичерик без Шакирнын бүген исереп килүен. Больничныена түләмәү белән дә мин килешә алмыйм Ул хәзер ике ай буе акча алмады. Әгәр шул акчадан мәхрүм итсәк, анын семьясы ничек яшәр? Җыелышны мин шушының белән төгәлләргә кирәк дип саныйм. Инде бер баскач әйтим. Сезнең кисәтүегезне мин бөтен йөрәгем белән кабул итәм һәм үземдәге кызып китү кебек алама гадәтне кабатламаска сүз бирәм. Шакирдан гафу үтенәм. Булдыра алсаң, гафу ит син мине, Шакир!.. Залда бер хатын-кызнын йомшарган борынын мышык-мышык тарткалавы ишетелде. Бу әйбәт куелган спектакль кебек чыннан да йөрәктән алырлык күренеш иде шул. Батталовнын олы җанлылыгы хәтта Шакирга да тәэсир итте. Ул торып: —Гайсә Батталович, Гайсә Батталович...— дип нидер әйтмәкче булды да, «Ярар инде» дигәндәй, кулын селтәп, урынына утырды. Аның бу сүзләрен председательне гафу итүе дип аңладылар. Җыелыш шунын белән тәмам булды Ирекне махсус автобус район үзәгенә алып китте. Нәҗмиев: «Минем әле кайбер эшләрем бар»—дип, колхозда калды. Аннары алар Батталовнын «Волга»сында урман аланындагы өйгә юнәлделәр. Бер сәгатьтән анда Миңзаһит Усманович үзе дә килеп җитәргә тиеш иде... 13 мьле җәй башланды. Зәнфирәнен туган көне дә килеп житте. Ирек, бүләк эзләп, универмагка керде. Кызның хушбуй, иннек- кершәннәргә исе китмәгәнен белгәнгә күрә, парфюмерия бүлегендә озак тукталмастан, галантерея ягына күчте. Ул ак свитердан күзен алмады. Ак һәм зәнгәр—Зәнфирәнен иң ярата торган төсләре Свитер анын гәүдәсенә үлчәгән кебек, таман булырга тиеш. Ирек бүгенге туган көн кичәсенә бик зур өметләр баглады. Элек килеп чыккан рәнҗеш-үпкәләрне, анын уйлавынча, бу кичә юып алып китәргә тиеш иде. Тагын бераз икеләнеп торганнан соң, ул свитерны алды, яхшылап полиэтилен капчыкка салдырып, зәңгәр тасма белән бәйләтте. Үзенең бүлмәсенә чыккач, алдан ук шигырь язып куелган открыткасын шунын эченә тыкты. Бүләген өстәл тартмасына куеп маташканда, елмаеп-көлеп Сөембикә килеп керде. Килеп тә керде: —Уф, синен китабыңны баса-баса күзләрем күгәрде, Ирек!—диде һәм аның өстәленә әле яна гына машинкадан чыккан битләрне китереп салды. Я —Бетердем, рәхмәт әйт. Ирек, аның башын сак кына тотып, алсу яңагыннан үпте —Рәхмәт, Сөембикә Күпме булды? — Ике йөз утыз алты бит Ничек шул кадәр сүз табып бетерәсең’ Аларнын сөйләшүе бүленде: аны бик ашыгыч төстә Шәвәлиев чакырды. —Өлкә комитетыннан чылтыраттылар,—диде ул.—Сина бүген үк Казанга семинарга китәргә кирәк Ирекнең тыны кысылып куйды. Беренчедән, ана бүген Зәнфирәнен ту>ан көненә кайтмыйча ярамый, икенчедән, курс эшен төгәллисе бар һәм дүрт көннән башланачак жәйге сессиягә китәргә кирәк иде — Мин бара алмыйм, Зөфәр Шәрипович,— диде ул, аптырашлы карашын аңа төбәп. Шәвәлиев көлемсерәгән кебек итте. — Монда ул турыда сүз бармый. Сабитов. Сина икенче рейс белән Казанга очарга һәм бүген үк өлкә комитетының идеология бүлегенә керергә кирәк. Ирек аягүрә басты: —Мин. көне-төне эшләп, сессиягә кадәр бетерим дип тырышып, китапны төгәлләдем. Хәзер кырык төрле эшем килеп тыгылды. Аларны бетермичә сессиягә китә алмыйм —Казанда эшләрсен,—диде Шәвәлиев тыныч кына,—Семинар дигәч тә, әллә син анда көне-төне укып яталар дип беләсеңме. Вакытын күп булачак анда. —Минем курс эшем төгәлләнмәгән —Төгәлләрсең дим бит Инде әйтсәм-әйтим берәр көн занятиесеннән дә калырсың. Ә китмичә ярамый Әгәр син анда бүген барып житмәсән, иртәгә мине чакырып алачаклар. Мин сина берни яшермичә, ачыктан-ачык әйтәм. —Ул вакытта мин иртәгә беренче рейс белән китәм —Сабшов,—диде Шәвәлиев, тавышын күгәреп —Син төшенмәдең, ахрысы Әгәр бүген барып өлкә комитетына кермәсен, иртәгә беренче рейс белән Казанга син түгел, мин очачакмын Шушы әйберне анламыйсыңмыни син? —Аңлыйм. Тик бармаячакмын. Иртәгә булса... —Туктале, Сабитов, сина барыбер түгелмени? Бүген төштән сон киттен ни дә, иртәгә иртән киттен ни Нинди аерма бар монда9 — Минем бүген мөһим эшем бар Мин китә алмыйм, ачуланмагыз, Зөфәр Шәрипович,—дип. Ирек ишеккә таба атлады —Сабитов, туктале. Ярый, китмәссең Иртәгә дә бармассын Тик белеп тор. мин сине жәйге сессиягә дә җибәрмим. Хуш! Ирек кызулап чыгып китте Бүлмәсенә керде дә кәгазь-каләм алды. Эштән китәргә гариза язмакчы булды, әмма бер генә хәреф тә куя алмады. Юк. хәзергә ана райкомнан китәргә ярамый Квартира алырга, аннары Зәнфирәгә өйләнергә, шуннан сон баш-аягын белән ижатка чумарга. Шушыларны уйлагач, ул кабат Шәвәлиев янына керде - Ярый, мин китәм, Зөфәр Шәрипович,—диде башын аска иеп.— Шуннан сессиягә дә калам Шәвәлиев елмаеп җибәрде: — Менә бусы егетләрчә. Бар, командировка кәгазеңне ал да ычкын Сиңа самолетта урын калдырырга әйтелгән Ирек, кәгазьләрен алгач. Әхнәф янына керде Өч сүз белән хәлне анлатып бирде. —Сәгать ярымнан минем самолет оча,—диде —Шунынчы авылдан өйләнергә машинаңны биреп тор әле Килештеләр. Әхнәф шоферына аның белән кайтып килергә кушты Ирекнең уе Зәнфирәне туган көне белән котлау, бүләген тапшырып килү иле Алар шундук кузгалдылар. Ләкин авылга габа борылып бер чакрым да үтмәделәр, нәрсәдер дөбер-шатыр килеп, райкомолнын иске ГАЗ-69 ы туктап калды. Шофер, тапшыру коробкасы таралды, диде. Әйттем мин аны Әхнәфкә, кайчан да булса юлда калабыз, дидем, менә шулай булды да, диде. Ирек юлга чыгып басты да әле кул сәгатенә, әле авыл ягына карады. Машинамазар күренмәде, шулай итеп ярты сәгать үткәч, ул, кире борылып, фатирына ашыкты. Әйберләрен тутырып, аэропортка менәргә кирәк иде. Юлда ана җәяүләп кайтып килүче мәктәп директоры Заһит Фәхруллин очрады. Ирек, бик кыен булса да, аңа хәлне анлатты, зинһар өчен бүген үк менә шушы төргәкне Зәнфирәгә кертеп чыгыгыз, диде. Заһит абыйсы, ярар, диде, аны сумкасына салып куйды. Ирек аэропортка чак барып өлгерде, шулай да әле самолет очарга биш минут вакыт бар, дигәч, аэропорт начальнигына кереп, авылга медпунктка чылтыратты. Медпункт җавап бирмәде. Шулай итеп, ул, Зәнфирәгә бернинди хәбәр бирә алмыйча, Казанга очты. Ах, ул кич! Зәнфирә башкалар кебек түгел: шатланса, дөньясын онытып, нишләгәнен белмичә очына; кайгырса, үзен юк итәр дәрәҗәдә төшенкелеккә бирелә. Бүген аның очына торган көне иде. Туган көненә ул йөгерә-йөгерә ике тәүлек әзерләнде. Иң якын кешеләренә әйтте, әллә ничә төрле салат ясады, күп итеп фарш чыгарды. Ике тавык суйдырды, әллә нинди бизәкләр төшереп торт пешерде. Кичке сигезләргә барысы да җыелып беттеләр. Туктаусыз котлаулардан аның башы әйләнде. Күп көлүдән, елмаюдан яңаклары авырта башлады. Әле һаман да табынга утырмадылар, Ирекне көттеләр. Ләкин Иректән бернинди хәбәр дә юк иде. Егетләрдән кемдер анын әти-әниләренә барып кайтты, аларның да берни белмәве мәгълүм булды. Зәнфирә нәүмизләнеп калды. Инде көтеп булмый иде, табынга утырдылар. Әлбәттә, матур-матур тостлар да әйтелде, Зәнфирәгә чәчәкле-чуклы теләкләр дә теләнде, күмәк җырлар да җырланды, тик аларның берсе дә аның күңелен эретә алмадылар. Хәзер инде аның җаны елый иде. Шуны күрсәтмәс өчен, килгән кунакларның кәефен кырмас өчен ул ясалма елмайды, ирексездән генә көлде. Ирекнең кайтмавы анын уеннан бер генә мизгелгә дә чыкмады. Биредә утыручылар да бу бушлыкны сизделәр, Зәнфирәгә никадәр кыен икәнен аңладылар шикелле. Туган көн аның хәтерендә иң ачы көн булып калды. Ул, ишекне бикләмичә, савыт-сабаны да җыймыйча, урын да җәймичә, утны да сүндермичә, караватына капланды. Елаганын әнисе ишетмәсен өчен, йөзен мендәренә төртте... Ирек, Казанга барып җитүгә, беренче эш итеп, Зәнфирәгә хат язды. Ул ана барысын да бәйнә-бәйнә аңлатты, туган көнеңне соңарып булса да, мин сессиядән кайткач, икәү генә билгеләп үтәрбез, диде. Менә сессия тәмам. Сары «кукурузник» район үзәге өстеннән кыегаеп бер әйләнде дә ямь-яшел чирәмгә төшеп утырды. Ирек, самолеттан авыр чемоданын тотып чыгуга, тирән итеп сулап куйды. Кырык көн буе университет аудиторияләре эчендә дөньядан аерылып яткан кешегә шушындый сәхрәгә килеп төшү үзе олы бәйрәм иде. Ул, күзләрен кысып, кайнар кояшка, зәп-зәңгәр күк йөзенә, эремчек төсле ярмаланып, күпереп торучы төркем-төркем ак болытларга карады. Әкрен генә талгын жил исә, ул чәчәк, үлән һәм басудагы өлгереп килүче икмәк исен алып килә иде. Ирек чемоданын фатирына куярга да, бүгенгә райкомда күренмичә, әти- әниләре, Зәнфирә янына кайтып килергә булды. Аэропорт бинасының почмагыннан борылганда, авылдашы Сабирҗан абзый белән маңгайга- мангай бәрелешә яздылар. Исәнлек-саулык, хәл-әхвәл белешкәч, Сабиржан: —Менә кода белән кодагыйны гына очырып җибәрәм дә авылга кайтам, теләсәң, атка утыр,—диде. Ирек шатланып риза булды. Туры юлдан болын буйлап печән салынган кабык арбага утырып кайтудан да рәхәтрәк ни бар9 Ул, чемоданын Сабирҗаннын арбасына куеп, аны көтеп торды. Самолет очып киткәч, алар кайтырга чыктылар. Ирек әти-әниләренен. авыл кешеләренең хәл-әхвәлләрен сораштыргалагач. аларнын сүзе бетте. Сабиржан анын Казанга ник баруы белән кызыксынды да кабат авыз ачып бер сүз дә әйтмәде. Ирек өчен анын сөйләшмәве әйбәт иде. Ул. кулын сузып, юл буендагы һиндыбаларның зәңгәр чәчәкле башларын сыпырып барды, бал кортларының безелдәп очуын, кош-кортларнын чыркылдашуын тыңлады Төрле чәчәк, үлән исләреннән ләззәтләнеп күзләрен йомды Таш калада табигатькә сусагангадыр, бу үләннәр, чәчәкләр, ерактагы рәшәдә тирбәлүче иген басулары, куаклар һәм калкулыклар аны тынычландыралар, йөрәгенә ял бирәләр иде Менә Сабиржан. атын юлдан читкә борып, үләннен куерак һәм биегрәк жиренә кереп туктады. Аннары артка беркетелгән чалгысын алып җиргә кадады, атынын аркалыгын төшереп, үлән ашарга куйды да. чалгысын янады да печән чабарга кереште Ирек жәяүләп болыннын уртасынарак керде, иелә-иелә җиләк юк микән дип карады Яшел бөреләрне кулы белән сыпырып-сыпырып аралагач, әле жиләк пешәргә иртәрәк икәненә төшенде Кинәт ана бик шәп уй килде Зәнфирәгә чәчәк жыярга. Ул бит аны. сонарып булса да, бүген туган көне белән котлаячак. Ирек сабый бала кебек, әле анда, әле монда сикереп, иөгерә- йөгерә чәчәк жыярга кереште. Шунда Сабиржан. кыяр-кыймас кына атлап, анын янына килде, ул чалгысын бая чаба башлаган жирендә калдырган иде. Тирләгән маңгаен кул аркасы белән сыпырды да: —Ирек, үскәнем, ул чәчәкләрне кемгә жыясын?—дип сорады Ирек кызарып китте Аларнын авылында кызларга чәчәк җыю. чәчәк бирү ничектер аксөякләр гадәте кебегрәк бәяләнгәнен ул белә иде, шуна күрә аңлатып тормады —Җыям әле...—диде Сабиржан анын җилкәсенә кулын салды да. бик еракта күкшелләнеп торучы уртаннарга караган килеш, акрын гына әйтте —Аның очен булса, мәшәкатьләнмә, апаем —диде —Кемне әйтәсен, Сабиржан абзый? —Кияүгә чыкты ул кызый. Ирек һаман берни дә аңламады. —Кем кияүгә чыкты'* —Сон. кем булсын ’—диде Сабиржан. карашын билгесез ераклыкка төбәгән килеш —Син яраткан кыз инде Ирек калтыранып китте —Зәнфирәме?!—диде ул, шушы бер сүзне көч-хәл белән телендә әйләндереп —Сон, шул инде, үзе...—Эш бетте дигәндәй. Сабиржан читкә атлады —Кемгә?! Кайчан'*' Ирек ничек итеп Сабиржаннын каршына килеп басканын, бу сүзләрне әйткәндә тавышы ничек күтәрелгәнен, ничек кулларыннан чәчәкләре төшеп киткәнен дә сизмәде —Туе булганга ике атналап кынадыр әле Күптән түгел генә чыкты Ирек коелып төште, авызы, бөтен йөзе, күзләре хәрәкәтсез калдылар Ул тагын Сабиржан каршына килде —Кемгә?! Кемгә” — Мәктәп директорына. Заһитка Ирек алпан-тилпән арбага таба атлап китте Чемоданын алмакчы булды, ләкин көче җитмәде, чемодан зур. анын эче тулы китап иле Тоткасыннан кулы белән эләктергән килеш, бөгелеп, маңгаен чемоданга терәде Әгәр шушы вакытта күк йөзе җимерелеп төшеп, бөтен дөньяны сытса, җир убылса, яисә туфан суы басса да. ана җиңелрәк тоелыр иде Артта Сабиржаннын чалгы янавын ишетеп, ул бераз анына килгәндәй буллы Ир кеше бодай кыланырга тиеш түгел иде Хәзер моны бөтен авыл сөилиячәк. арбага капланып елады диячәкләр Ул тешләрен кысып икс куллап чемоданын юл буена куйды да чирәмгә утырды Зәнфирә кияүгә чыккан! Зәнфирә үзеннән унбиш яшькә олы Заһит Фәхруллинга кияүгә чыккан! Әнә болыннан арырак арыш басуы өлгереп килә, арышлар агара. Зәнфирә юк... Мәңгегә юк... Зәнфирә китте... Юк, болай була алмый, бу мөмкин түгел! Алар бит ничә еллар бергә йөрделәр, бер парта артында утырдылар. Ирекнең тамагына кайнар төер килеп тыгылды, күзенә яшь тулды. Юк, ул Зәнфирәгә тузан кадәр дә ачулана алмады. Кызганды гына. Нишләп болай булды соң бу? Кем гаепле? Аның Зәнфирәне гаепләрлек бер генә дәлиле дә юк иде. Ирек күп мәртәбәләр аны рәнҗетте, хәтерен калдырды. Әйе, барысына да ул гаепле. «Мин шундый әшәке кеше микәнни?» дип уйлады ул ачыргаланып. Ләкин бит Зәнфирәнең хәтерен калдыруларга Ирек кенә сәбәпче түгел. Аның үзен дә тормыш мамык урынына очырып йөртмимени? Нишләргә? Шушының белән барысы да бетәмени? Юк, болай кырт киселә алмый, нидер эшләргә кирәк. Шул вакыт ул, арба тавышы ишетеп, уңга борылып карады. Сабиржан абзый, чапкан печәннәрен салып, аның янына килә иде. —Юл буенда утырма, үскәнем,—диде ул арбасыннан төшеп. Ирекнең чемоданын күтәреп, печән өстенә җайлап куйды да: —Әйдә, мен арбага, чемоданың да бик авыр, алай кире бөкләгәч, райкомга илтеп куям,—диде. Ирек, аңа рәхмәт тә әйтмичә, хәтта йөзенә дә күтәрелеп карамыйча, акрын гына шуышып, арбадагы яшел печән өстенә утырды. Ат район үзәгенә таба юыртып китте. Ләкин, ул теркелдәп атлаган саен, әйтерсең лә Ирекнең йөрәгендәге иң нечкә тамыры тартыша, сузыла башлады. —Сабирҗан абзый,—диде ул әкрен генә.—Авылга... авылга кайтыйк... Сабиржан атны бераз тыйды да, юлдан чыгып, янә авыл ягына борылды. Бәлкем аларның өйләренә барып кереп тезләнергә, икесеннән дә гафу үтенергәдер? Бәлкем Заһит абый аңлар? Ирек белән Зәнфирә барыбер берберсеннән башка яши алмаячаклар, мәңге газапланачаклар бит. Арба әкрен генә барды да барды, күз алдында чәчәкле болын артка шуышты да шуышты. Ирек әле үзе моңа кадәр уйламаган тагын бер сорау алдында туктап калды. Ничек соң әле алар өйләнешә алганнар? Ирек тә, Зәнфирә дә—Заһит абыйның укучылары, ләбаса. Заһит Фәхруллин әнисенең бер малае иде, чибәр дә түгел, ямьсез дә түгел, сәләтле дә түгел, акылсыз да түгел. Әнисе үлгәнгә хәзер биш-алты ел, ә ул һаман өйләнмәде, карт буйдак булып яши бирде. Абзар-курасын ныгытты, өр-яңа мунча салды, машина алды, гараж төзеп куйды. Әмма беркайчан да аның кызлар озатканын, кызларга сүз катканын авылда берәү дә белми иде. Зәнфирә белән аларның арасында нинди уртаклык булырга мөмкин? Ничек ул Зәнфирәгә тормыш кору турында тәкъдим ясарга мөмкин? Бу сорауларга җавап юк иде. Хәер, Ирек өчен аларга жавап табу кирәк тә түгел иде и пае. Анын өчен икенчесе мөһимрәк: ничек кабат Зәнфирәне үзенеке итәргә? Моның өчен Зәнфирәнең аны теләве кирәк, бары тик шуннан сон гына мәсьәләнең калган өлешен хәл итеп булачак... Ирек Сабиржан арбасыннан төшеп калды да өйләренә керде, әти- әнисе белән күреште, алар белән утырып, ризык капкалады. Ихаталарны карагач, бакчаларны әйләнгәч, ул кабат өйгә керде. Ләкин ни генә эшләсә дә, җанына урын таба алмады, йөрәгенең януына түзәр чама юк иде. Моны әтисе белән әнисе дә күреп тордылар. Баласының күзендәге нурсызлыкны, йөзендәге сагышны, килеш-кыяфәтендәге төшенкелекне ата-ана күңеле ничек сизмәсен сон?! Тик алар аңа бер сүз дә әйтергә, юатырга кыймадылар. Синең тәнеңдәге яраны сыпырып карасыннар әле, рәхәт булырмы ул? Йөрәктәге яра бигрәк тә шулай. Ахырда Ирек түзмәде, урамга чыгып китте, капка төбендә бер максатсыз басып карап торды. Аннары аяклары аны медпунктка таба альт киттеләр. Ул барып кергәндә, медпунктта Зәнфирә белән Хәлимә икәү иделәр. Зәнфирә Ирекне күрү белән каушап төште һәм дарулар шкафыннан нидер эзләгән булып йөзен яшерде. —Исәнмесез,—диде Ирек, көч-хәл белән телен әйләндереп Зәнфирә ана таба борылмады да. —Әйдә, Ирек, түрдән уз,-диде Хәлимә. Ирек кузгалмады Хәлимә аларнын хәлен бик яхшы аңлады. Ул ашыгакабалана чыгып китте Зәнфирә һаман шылтыр-шылтыр ниләрдер актаргандай итте Ирек анын ак халаты эченә кереп киткән кара толымнарын, үзе биргән алкаларны таккан колакларын, һәрвакыт көләргә торучы иреннәрен, калку күкрәкләрен—бөтенесен-бөтенесен, беренче мәртәбә күргәндәй, күзеннән кичерде. Бу бик кадерле, беркем белән дә алыштырмаслык асыл зат хәзер инде аныкы түгел иде. —Зәнфирә.. —анын тавышы әллә каян янып-көеп чыкты —Син без. син нишләден?! Зәнфирә башын ана таба борды. Анын күзләренә яшь тулган, иреннәре елап җибәрүдән чак тыелып тора иде. Ул шул хәлендә, бер сүз әйтә алмыйча. Иреккә карады да катты Ирек ана таба бер адым атлады. Зәнфирә курыккандай артка чигенде —Аңлыйсыңмы, син нишләдең?! Зәнфирәнен ике битеннән күз яшьләре тәгәрәп төште һәм ул ишетелеришетелмәс кенә итеп: —Язмыш. Ирек...—диде. Аннары, үзен кулга алып, юынгычка барды, битен юды. сөлге белән сөртенде. —Нинди язмыш?! Ни сөйлисен син?! Язмыш юк ул! Язмыш менә синең белән мин ул! Без ничек телибез—шулай була. — Юк. Ирек, язмыш бар ул!—Зәнфирә кулъяулыгы белән күзләрен, борынын сөртте, берничә мәртәбә тирән итеп сулыш аллы —Синен тормыш югарыда Мин моны син авылда чакта ук сизенә башлаган идем. Сине олы әйберләр кызыктыра, кеше акылы җитмәстәй нәрсәләр Ирек аның сүзен бүлдерде: —Син биз акланырга сәбәп эзлисен, Зәнфирә! Кирәкми, акланма! Минем сине гаепләргә җыенганым юк. Гаеп миндә Тик ул гаеп безнең синен белән ике арадагы уртак нәрсәләр белән чагыштырганда юк Аңлыйсынмы, юк! Син моның шулай икәнлеген үзен дә беләсең. Зәнфирә кызарган күзләре белән ана соңгы мәртәбә карагандай карады — Кемнедер гаепләргә теләсәм, язмыш дип авыз ачар идеммени7 Ышан мина —Мин сина ышанам. Зәнфирә,—диде Ирек.—Тик үтерсән дә. язмышка ышанмыйм мин Сүз шунда өзелде. Алар тып-тын басып тордылар, бер-берсен соңгы мәртәбә күреп калыйм дигәндәй күзәттеләр, әмма карашлары очрашмады Зәнфирә кинәт, үпкәләгәндәй, тәрәзәгә борылды да: —Син Казаннан кош теле кадәр бер хат язып салсаң да. мин әле көтә идем . —Ничек инде?!—дип кычкырып җибәрде Ирек аптырап — Барган көнне үк аңлатып хат саллым бит! —Син алдыйсың, Ирек —Алдамыйм! Әйдә, элемтә бүлегенә барыйк, шунда ятадыр Салдым мин сиңа хат' Ярар, салсаң. Рәхмәт. —Зәнфирә, әле соң түгел. . —Соц инде. Ирек.—Зәнфирә. өстәл астына үрелеп, кәгазь төргәк чыгарды Мә туган кон бүләгеңне. Заһит абый аны мина өч көн үткәч кертеп бирде Бу кадәр кыйммәтле әйберне ала алмыйм мин Ирек ул сузган төргәкне кире этте: — Юк. син аны аласың!—диде кызып Юк. Ирек, алмыйм Алмыйсынмы?!—Ирек кычкырып җибәрде —Ярар алмасан. Син минем бүген җансыз гәүдәмне күрерсен! Ул, кырт борылып, ишеккә атлады. Зәнфирәнең ялварулы тавышы аны туктарга мәжбүр итте: — Ирек, тукта! Алам мин аны. Син бит аны чын күңелдән биргәнсең... Ирек, ничектер сәер елмаеп, аның каршысына килде, пышылдап диярлек түбәндәге сүзләрне әйтте: —Бу безнен яшьлегебез төсе булсын. Үзе ак, үзе саф. Әгәр ул синең тәнеңне җылытып тора икән, минем дә җаным тыныч булыр... Кинәт Зәнфирә, кычкырып елап, аның муеныннан кочып алды, яшьле яңакларын анын яңакларына ышкыды. Аннары кинәт читкә китте. —Бар инде, Ирек, хуш!..—диде, күз яшьләрен сөртеп. —Зәнфирә! Әле бит барысын да төзәтеп була. —Юк, Ирек, язмыштан узмыш юк. Никадәр сузсак, шул кадәр авыр булачак безнен аерылышу. Без икебез ике тормыш кешеләре. Мин синең юлыңа киртә булырга теләмим... —Ялгышасың, Зәнфирә!.. Ишек артында аяк тавышлары ишетелде. Хәлимә ачкан ишектән Ирек чыгып китте. Баскычтан төшкәч, ул үзенең кайда басып торганын аңышмады. Тормыш юллары белән бергә урамнар да буталган иде, ахрысы... 14 сән-сау кайтуың белән, Сабитов. Тагын бер семестрны төгәлләвең белән котлыйм! Икенче көнне иртән Ирекне Шәвәлиев үзенен кабинетында әнә шулай каршылады. —Рәхмәт, Зөфәр Шәрипович,—диде Ирек, аның кулын кысып. —Агарып киткәнсең, әллә бик авыр булдымы? —Җиңел түгел инде. —Без синең кайтуны дүрт күз белән көттек. Котлыйм әле мин сине,—ул тагын Ирекнең кулын кысты. —Нәрсә өчен? —Китабың миңа да, Миңзаһит Усмановичка да ошады. Нәшриятның да фикере әйбәт. Бу сүзләрне ишетүе Иреккә чиксез рәхәт иде. Язмасын ике секретарьның өстәленә салып китте, укуга баш-аягы белән чумды һәм шуның белән онытты. Димәк, бөтен мәшәкатьләр артта калды. Ул җиңел сулап куйды. Шәвәлиев уйга баткан хәлдә ишек яныннан ук урап килде дә Ирекнең каршысына тукталды: —Ә ник дүрт күз белән көткәнне беләсеңме син? Ирек, утырган җиреннән башын күтәреп, аңа каш астыннан сораулы караш ташлады: —Нәрсәгә?—диде ул сак кына. —Редактор китә безнең. -Кая? —Киткән кеше урынын табар. Менә райком бюросы сиңа ышаныч күрсәтә, Ирек Хәйриевич. —Нәрсәгә? —Редакторлыкка. Ирек ялт итеп тагын Шәвәлиевкә карады һәм, үзе дә сизмәстән, акрын гына урыныннан күтәрелде. Сез нәрсә, Зөфәр Шәрипович?! Мин андый зур эшкә алына алмыйм! Мин яшь, тәҗрибәсез. —Райком секретаре итеп куйганда, әллә син мине карт иде дип беләсеңме? Эшләсәң, яшь чакта эшләп каласың инде аны. Анын сонгы сүзләре Иреккә нәрсәнедер хәтеренә төшерде. Тукта, кем әйткән иде сон әле бу сүзләрне? Ә, кайсыдыр семинардан соң бер И язучы әйтте «Әгәр сезнен талантыгыз булмаса, мин сезнен белән сөйләшеп вакыт та үткәреп утырмас идем,—диде Образлы фикерли беләсез, чын халыкчан телегез бар, сезгә Ходай үзе кушкан язарга. Барлык эшләрегезне ташлагыз да языгыз! Эшләсән, яшь чакта эшләп каласын.» Юк, тота алмады ул язучынын сүзләрен Ирек. —Ну, нәрсә, Сабитов? —Юк, Зөфәр Шәрипович Мин редактор булсам, мәнге яза алмаячакмын —Ничек инде редакциядә эшләп язмаска9 ! —Минем башлаган повестем, пьесаларым ята. Атарга инде тузан кунып бетте. —Әллә син редактор эшен бездәгедән дә тынгысызрак дип уйлыйсыңмы? Рәхәтләнеп эшләү, ижат итү өчен мөмкинлекләр нәкъ менә редакциядә инде ул. Син бит беләсен, күпчелек язучылар каләмнәрен газетада чарлаганнар. Шәвәлиевнен үзенен дә Ирек Сабитовны һич тә кулыннан ычкындырасы килми иде Нәрсә кушсан да ризалаша һәм башкарып чыга торган мондый күндәм кадр яңадан табылырмы9 Ләкин Арсланов редакторлыкка Сабитов кандидатурасыннан тамчы да чигенергә уйламады «Кайту белән аны ризалату сина йөкләнә,—диде ул Шәвәлиевкә,—кара аны, минемчә булсын.» —Сез бит мине бөтенләй аңларга теләмисез,—диде Ирек —Әле укуым бетмәгән, дәүләт имтиханнарына да күп калмый, әти-әниләр дә ялгыз —Син, Сабитов, әти-әни турында сөйләмә әле. алар минеке дә авылда, үзләре генә яшиләр Кесәдә партия билеты йөрткәч, без инде алар кешесе түгел. Синең әтиең үзе дә гомер буе партия солдаты булды, ул сине анлар. —Нишләтсәгез дә, булдыра алмыйм, Зөфәр Шәрипович Икенче кеше табыгыз. Шәвәлиев Сабитовны, беренчедән, үзенен кул астында калдырасы килсә, икенчедән, редактор итүдән курка да иде. Чөнки ул артык гадел, туры кеше Шәвәлиев анын әтисен бик яхшы белә Ул, кемнең кем икәнен чамалап тормыйча, утлы табага бастыра иде —Минем белән уртак тел таба алмагач, Миңзаһит Усмановичнын үзенә керәсен инде,—диде Шәвәлиев, авыр сулап Ирек янган мичкә кергәндәй. Беренче бүлмәсенә атлады. —Утырыгыз, Сабитов,—диде Арсланов —Зөфәр Шәриповичта булдыгызмы сон? —Әйе Миңа шундый ышаныч күрсәтүегез өчен рәхмәт Тик минем көчемнән килми ул эш. —Ә каян беләсез9 —Мин ул мәгънәдә түгел Язып бетерәсе повестем бар Яна пьесамны театр алмакчы. Хәзер шуны кабат эшләргә кирәк —Мин сине андадым, Сабитов,—диде Беренче, иреннәренә сизелерсизелмәс кенә елмаю билгеләре чыгарып —Партия кушканы сина ошамый, ә менә үзен теләгәне ошый. Шулаймы9 —Алай каршы куярга кирәкмидер,—диде Ирек, ничектер кыенсынып —Ә ничек куярга сон9 Әгәр барлык коммунистлар партия кушканнан баш гарта башласалар9 Ни булыр иле, ә? Ирек бирешергә теләмәде —Ләкин бит коммунист үзе ин зур файда китерә ала торган эшне башкарырга тиеш — Молодец, дөрес әйттең —Арсланов көлеп куйды —Син менә, район газетасы редакторы буларак, безнең партоешмага зур файда китерәчәксең Ә повестьларыңны, пьесаларыңны яз. талант үсәргә тиеш Бусы да безнең бурыч Без сине анда-монда тарткаламабыз. Йә. килештекме9—Арсланов аңа кулын сузды Ирек, торып, анын кулыннан курыккандай, бераз чигенеп куйды —Ашыктырмасагыз иде, Минзаһит Усманович. Өйдә дә киңәш- табыш итәсе бар. —Соң, киңәшегез. Бүген үк кайтып китегез. Иртәгә кичкә җавап бирсәгез ярый. Беренче бүлмәсеннән чыгу белән Ирек абыйсы белән телефон аша хәбәрләшеп, бүген авылда очрашыйк әле, диде. Кич авылга абыйсыннан алдарак кайтса да, аннан башка ул яңа эшкә күчү хакында сүз кузгатмады. Караңгы төшкәндә, абыйсының матае капка төбенә килеп туктады. Ирек, ындыр коймасының җепсәсен алыштырып, балтапычкыларын тоткан килеш, төшеп килә иде. Алар, күрешкәч, өйгә кереп табын янына утырдылар. Әниләре аш бүлеп китерде. —Йә, ни бар?—диде Мэлс.—Мин ярты сәгатьтән артык тора алмыйм. Әтисе белән әнисе, аптырашып, балаларына карадылар. —Сездән киңәш сорарга кайттым,—диде Ирек.—Мине редакторлыкка кодалыйлар. Өчесе дә, ашауларыннан туктап, Иреккә карадылар. Мэлс тамак кырып куйды: —Ни дидең соң? —Риза булмадым. Әтисе, күзләрен хәтәр уйнатып: — Ничек инде риза булмадың?!—дип дәртләп кабынды.—Райком куша икән, ничек син?.. —Тукта әле, әти, кызма,—дип бүлдерде аны Мэлс. —Кызмыйча ни... Партия куша икән—закон! —Синең, әти, шул партия дип, райком дип, гомерең үтте инде. Ә ул башыңа менеп кәкәй итте,—диде Мэлс. —Син партиягә тел тидермә, молокосос! —Ярар инде,—диде Мэлс, алдындагы аш савытын этеп куеп.— Әйтеп бетерсәм, тагын кызып китәрсең. Ул ишек алдына чыгып китте. Ирек, ашын капкалап бетерер- бетермәс, абыйсы китеп бармагае дип, аның артыннан ашыкты. Мэлс капка төбендәге эскәмиядә утыра иде. —Нишлим икән соң инде, абый?—диде Ирек. — Минем фикер шул: сиңа редакторлыкка да риза булмаска, райкомнан да ычкынырга кирәк. Әгәр башка эш тапмасаң, үземә килерсең. —Әйтергә ансат та ул. Алай кинәт кенә сындырырга... —Әгәр хәзер сындыра алмасаң, соң булачак. Аннары инде синең үзеңне сындырачаклар. Беләсеңме, ул райком тирәсендә эшләүче кешеләр теплицадагы үсемлекләр кебек: җил дә, салкын да тими, кышын да, җәен дә. Ә менә тышка күчереп утырткач, күпләре җилдән, кояштан, салкыннан куырылырга, корырга мөмкин. Шуңа күрә ул теплицага бер килеп эләккән кеше кабат чыгудан курка да инде. —Нәрсә, мине дә шунда димәкче буласыңмыни? —Сон, шунда булгач, кайда диим? Кабатлап әйтәм, энекәш: исән- имин чакта чык син аннан. Тышта үскән үсемлек чырышрак та, аның җимешләре дә тәмлерәк була. Килешәсеңме минем белән? —Килешәм,—диде Ирек.—Редакторлыкка мин риза булмаячакмын. Тик иртәгә үк райкомнан да китә алмыйм. —Ник? —Авылга юл бикле миңа...—Бераз сүзсез торгач, ул өстәп куйды:— Зәнфирә кияүгә чыкканнан соң... —Аңлыйм: авыр инде сина... —Ашыкмыйк әле, абый. Уйлап бетерергә кирәк. Миңа бит әле квартира да вәгъдә итеп торалар. —Монысы җитди мәсьәлә!—диде Мэлс, җанланып.—Әгәр килсән, квартира миндә дә юк. Бездә торуын торырсың. Тик Нәфисә белән безнең анда көн саен барган гражданнар сугышы синен күнеленә ятмас. Алар кереп чәй эчтеләр дә, абыйсы «Нива»га утырып, совхозына китте. Ирек. Зәнфирәле авылда Зәнфирәсез урамга чыгарга кыймыйча, верандага кереп ятты. Иртәгәсен алар тагын Шәвәлиев бүлмәсендә очраштылар — Мин бар ягын да үлчәп карадым. Зөфәр Шәрипович,—диде Ирек — Ничек кенә исәпләсән дә. мин бу эшкә алына алмыйм икән. Шәвәлиевнен күзләрендә усал очкыннар кабынды, кашлары җыерылды. —Ярар алайса,—диде ул ниндидер астыртын, шомлы тавыш белән — Без дә кинәштек. Әйдә, иҗат белән шөгыльлән. Квартира турында оныт Бу бинада сина андый вәгъдә бирүче булмады дип сана —Ә минем гаебем нәрсәдә сон? Төрмәдән кайткан кешегә дә квартира бирәләр. —Коммунистның гаебе гади кешеләргә күренмәскә дә мөмкин. Безнен эш-гамәлләребез ин югары критерийлардан чыгып хөкем ителә. Чөнки без югары кануннар белән яши торган кешеләр —Шәвәлиев. нәрсәдәндер җирәнгәндәй, чыраен сытып, өстәленә карап торды Аннан сон. башын күтәреп. Иреккә карады —Тагын бер мәртәбә уйлап кара, син бит акыллы егет. Төштән сон сәгать бердә мина керерсен Шуна кадәр Минзаһит Усманович әле менә хәзер биргән жавабынны белмәячәк һәммәсе дә үз кулында. Ирек аның яныннан сүзсез генә чыгып китте. Инде уйланасы уйланган, карар кабул ителгән иде бит Алай ансат кына түгел икән шул. Ахырда Ирек ин мөһиме квартира дигән нәтиҗәгә килде. Аны алу өчен редактор булырга кирәк Квартираны алгач, редакторлыктан китәргә була. Менә шушы бер караганда бик гади, ә тормышка ашыра башлагач, гаҗәеп катлаулы схеманы чынга әйләндерү зарур иде. Үзенен бөтен барлыгына каршы килеп, ул хәйлә корды хәзер риза булырга, квартира алырга, аннары ул эштән китәргә дә колач жәеп иҗат игәргә, Ул вакытта университетта укуы да бетәчәк Бер-ике ел язмаганнан берни дә булмас Ә бодай баш өстендә үз түбәсе булмаган килеш эт типкесендә йөреп, ул. гомумән, кешелектән дә чыгарга мөмкин Нәкъ сәгать бердә ул тагын Шәвәлиев бүлмәсенә кереп, ризалыгын бирде... —Алайса, сина Сабитов, иртәгә өлкә комитетына расланырга китәргә кирәк,—диде Шәвәлиев —Беренче рейс белән. Хәзер үк шәхси анкетаңны тутыр. Тик беркемгә дә ник. кая барганыңны әйтмә. 15 рек, самолеттан төшкәч тә. үзе белән бер курста укучы Әхмәткә шылтыратты. Ләкин ул редакциядә туры килмәде, бер атнага иҗади ял алды, диделәр Әхмәт өлкә комитетыннан ерак түгел Галактионов урамындагы череп беткән агач йортның бер бүлмәсендә хатыны, ике яшьлек малае һәм әбисе белән яшәп ята иде Ирек уртада ике-өч аратасы кайчандыр янып күмерләнгән, кыеш-мыеш килүче баскычтан икенче катка күтәрелде. Ишек янагында тырпаен торган ике бакыр чыбыкнын очын-очка тигереп алуга, ишек ачылып китте һәм Ирек, куркудан, чак кына аска мәтәлмәде Әхмәтнен ярты башы пәке белән кырылган, икенче яртысындагы җирән чәчләре һәм күптән пәке тимәгән сакал-мыеклары хәтәр өрпелгән. авыт читендәге чуар мөштүге дәһшәтле төтенли иде Ул кайчандыр зәнгәр төстә булган майкасының корсак турындагы тишеген кулы белән катмады да шаркылдап көлеп җибәрде: — Курыкма, мин бу. әйдә уз!—Әхмәт аны эчкә сөйрәп алды Поэма язам, дустым Урамга чыкмас өчен, беркем белән аралашмас өчен шулай кыландырдым бу башны Бүлмәдә өстәл генә түгел, иске диван белән тимер карават та язылган кәгазь битләре белән тулган иде И —Гениальный поэма булачак!—диде Әхмәт, бер уч кәгазьне кулына алып селки-селки—Хатыннар кайтканчы, шушылай рәхәтләнеп калам, малай. Аның очкынланган күзләрен, илаһи нур белән балкучы йөзен күреп, Ирек көнләшеп куйды. —Әйдә, уз инде, хәзер чәй куеп җибәрәм. —Рәхмәт, мәшәкатьләнмә. Мин өлкә комитетына ашыгам. —Анда сиңа ни калган? —Редактор итеп расланырга җибәрделәр. Ирек ана ничек итеп бу эшкә кысуларын, ни сәбәпле ризалашуын сөйләп бирде. —Квартирасыз яшәү дә үлем белән бер инде ул,—диде Әхмәт авыр сулап.—Күреп торасың бит менә... —Үзем самолетта очам, ә күңелем туктаусыз елый... Ризалык биреп ялгыштым бугай мин, Әхмәт. Хәзер өлкә комитетына кермичә борылып кайтсам, баш бетте. —Синең расланасың килми алайса? —Әйе. Әхмәт аскы иренен тешләп уйга батты. Бераздан кинәт кычкырып җибәрде: —Юлын таптым! —Ничек? —Күтле-киреле сүз сөйлә дә тор. Ахмак булып кылана алсаң, бигрәк тә әйбәт. —Аны булдырырга кирәк бит әле. —Пьеса язган башың белән шуны да эшләмәгәч! Анда кергән кеше куянга әйләнә. Алар шуңа күнеккән. Ә син бүре кебек сыртыңны кабарт. Менә мин әйтте диярсең, валлаһи, борыл кайтарачаклар! ... Өлкә комитетының зур авыр ишеген ачып эчкә үтүгә, Ирекне тартмалап алынган урында торучы милиционер туктатты, кемгә керүен сорады. Матбугат секторына икәнлеген әйткәч, партия билетын җентекләп карады, ничәнче катка күтәрелергә, кайсы бүлмәгә керергә икәнен өйрәтте. Ирек, шәхси делосын алып, плашы белән дипломатын кием элү урынында калдыргач, затлы келәмнәргә тавышсыз гына басып, югары күтәрелде. Матбугат секторы мөдире уртачадан калкурак гәүдәле, бик җитди чырайлы кеше булып чыкты. Ирек, үзенен кайдан килгәнен, кем икәнлеген әйткәч, шәхси делосын бирде. —Утырыгыз,—диде мөдир, аның керүен өнәмәгән кебегрәк итеп. Ул шундук делоны актарырга һәм сораулар бирергә кереште: —Газетага язасызмы? —Язгалап торам болай. —Кайсыл ай—«болай»? —Үземә күрә диюем. —Ничек соң ул үзегезгә күрә? —Дөнья кубарырлык әйбер язган юк әлегә. —Әлегә юк... Ә киләчәктә? —Киләчәктә исәп бар,—диде Ирек, аның һич югы бер генә мәртәбә күтәрелеп карамавына һәм үртәгәндәй һәр сүзгә бәйләнүенә ачуы кабарып —Ни язмакчы буласыз инде сез киләчәктә? —Мин яңа Коръән язарга ниятлим. Мөдир, ток суккандай, башын күтәрде. —Коръән?! —Әйе, үзе әдәби әсәр, үзе Коръән. Ирек, юри күкрәген киереп, йөзенә горур кыяфәт чыгарды. —Без бер Коръәнне ничә еллар көрәшеп юк итә алмыйбыз, сез янасын язасызмыни?!— диде мөдир, аның делосын читкә этеп. Иреккә шул гына кирәк иде. Повестенда үтәли җил кебек сиздермичә генә уздыра торган фикерләрен ул ачыктан-ачык тезәргә кереште: —Дөньянын бодай бара алмаганы ачык бит. Кешелекнен уен бүтән якка борырга кирәк. Шунсыз жир йөзендә үсеш булмаячак. Сектор мөдире, ни сөйли бу авыл гыйбаты, дигәндәй, гажәпләнеп. Иреккә шактый вакыт карап торды. —Кайсы якка бормакчы инде сез дөньяны? —Кешенең үз-үзенә иман китерүенә. Безнен эрага кадәр үк адәм баласын нәрсәләр белән генә куркытмаганнар, ничекләр генә тыймаганнар' Ә ул тамчы да яхшыга үзгәрмәгән, гөнаһ арты гөнаһ кына. Чөнки читтән аңа берни дә керми. —Социализм идеясе читтән кермәгәнмени? —Юк! Тигезлеккә омтылыш барлык тереклекнең жанына салынган, шуңа күрә ул үлемсез. Юлбашчылар аны калкытып күрсәттеләр генә —Кызык сезнең фикерләрегез. Кеше берни дә үтеп керә алмый торган крепость икән, партиянең идеология эше дә бер гасыр буе юкка көчәнү генә булган алайса. —Анысы кирәк. Мин бит кеше тын кермәслек савытка бикләнгән зат, димәдем. Адәм баласының рухын үтермәс өчен туендырып торырга кирәк. Жир шарындагы кешеләрнең туксан тугыз проценты бөтен гомерен йоклап үткәрә, шул килеш үлеп китә. Үзенә нинди кодрәт салынганлыгын ул хәтта белми дә кала. —Сезнең Коръәнегезне айлап бетермәдем әле мин. Нинди булачак ул? Хәзерге Коръәнне кире кагу рәвешендәме, әллә.. —Нигә аны кире кагарга? Кирәкми Мин гади жир кешесе ич. Бусы дөньяви Коръән булачак. Аның нигезендә кешене үзенең эчке галәменә кертү ята. Шуңа керү аша гына адәм баласы үз-үзен кулында тота алачак —Кем кертә инде аны? —Яна Коръән, яңа пәйгамбәрләр Кешенең күңел галәмендә аркылысынбуен айкап, кешегә бөек мәгънә эзләнергә һәм табышырга кирәк. —Нинди мәгънә? —Мәгънә бер генә: башкаларга игелек Кеше үзенә буйсынырга, үз кодрәтенә таянырга тиеш. Ә ул кодрәт һәркемгә артыгы белән бирелгән Тик файдаланылмый гына. —Сез, райком инструкторы була торып, ничек мондый фикерләргә килә алдыгыз соң? —Алар ничектер үзләреннән-үзләре иңә мина. Гел көтмәгәндә югарыдан әйтәләр. Күктән иңгән вәхи сыман. Соңгысын Ирек арттырып жибәрде жибәрүен. Күңеле мөдирне ярсытырга кымырҗып торганлыктан, шулай килеп чыкты Сектор мөдиренең чырае тәмам төс ташлаган иде инде. Ул дело өстенә шапылдатып учы белән сукты да: —Булды, анлашылды!—диде һәм телефон трубкасын алды —Мина Болынкыр кирәк. Беренчене тоташтырыгыз әле. Ул чакта икенче секретарьны Шәвәлиев? Исәнме. Слушай, нинди икенче Мөхәммәтне җибәрдең син миңа?— Күрәсең, Шәвәлиев берни дә аңламый иде. ул тагын кабатларга мәҗбүр булды —Редактор итеп нинди икенче Мөхәммәт пәйгамбәрне җибәрдең, дим?! Шул инде. Яна Коръән язам дип тора ул монда! Кинәт Ирек, янәшәсендә кемдер басып торганны сизен, борылып карады Ул кайчан кергән булгандыр. Ирек ишек ачылганын да ишетмәде югыйсә. Сорырак төстәге костюм-чалбар кигән, шундый ук галстук таккан, тыныч карашлы, киң маңгайлы бу кеше. Ирекнең борылуын күреп, итагатьле генә итеп башын иде. Ирек урыныннан тормакчы булды, ләкин ул, кулы белән ишарәләп, аңа кузгалмаска кушты Мөдир, аларга карамыйча, Шәвәлиевне кыздыра иде —Слушай, кадрлар сайлаганда, игътибарлырак булыгыз әле Без аны раслый алмыйбыз! Шабаш! Шул сүзләрне әйтеп, мөдир бу якка борылды һәм. әлеге кешене күрегг, чөйкәлеп китте —Гафу итегез, Мидхәт Мансурович,—диде ул, ашыга-кабалана галстугын рәтләп. Ирек керүченең өлкә комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире икәнлеген аңлаган иде инде. —Нәрсә булды?—диде ул, тыныч кына. —Менә Болынкырдан безгә «пәйгамбәр» җибәргәннәр. Үзе университетта читтән торып укый. Хәзер үк проректорны чакыртам, мондый кешеләр ничек безнең совет уку йортында белем алалар? —Юньләп кенә аңлатыгыз әле. —Булачак редактор бу. Күктән иңгәннәрне Коръән итеп язам, ди. —Язам,—диде Ирек горур тавыш белән. Әллә инде анын шулай әйтүе мәзәк чыкты, алар икесе дә көлеп җибәрделәр. Ирек кызарып басып торды. —Фамилиягез ничек? —Сабитов. —Әйдәгез, мина керик әле, Сабитов. Бирегез аның кәгазьләрен. Ирек шәхси делосын кулына алды да Мидхәт Мансуровичка иярде —Мин дә керимме? —Кирәкми. Тик проректорны чакыртырга ашыкмый торыгыз. Анын бүлмәсенә кереп, өстәл артына утыргач, Мидхәт Мансурович, делоны ачып: —Исемегез бик матур икән,—дип куйды.—Ирек туган, мин дә сезнен кебек авыл кешесе, минем дә сезнен кебек яшь чагым, әллә ниләр белән хыялланып йөргән вакытларым бар иде. Минем чыннан да беләсем килә: нинди Коръән турында сүз бара сон? Тик, зинһар, бу кеше сорау ала икән дип уйламагыз. Ирекнен усаллашу, үртәшү теләге каядыр юкка чыкты, күңеленең иң яшерен серләрен шушы бөтенләй таныш түгел кешегә чишәсе килде аның. Шуңа күрә бая матбугат секторында булган сөйләшүне ул түкми- чәчми Мидхәт Мансуровичка җиткерде. Ул, аны күзен дә йоммыйча тыңлап утыргач: —Фикерләрегез кызык,—диде.—Әмма кешене үз эчендәге галәменә алып кереп булырмы икән? Аны бит әле тормыштагы юлыннан кире борасы бар. —Ин хәтәре шулдыр да. Безнең авылда көтүне чиратлашып көтеш Мина да еш чыгарга туры килә. Сыерның авызы басудагы игенгә тисен генә... Күпме ярсаң да, чыгара алмыйсын. Китереп суккач, башын күтәрә, кугач, кирегә атлый кебек, син китүгә—ул инде борылган, кабат шул урында. Авыртуны да, куркуны да белми Мин моны шуна әйтәм. Социализмның тигезләү идеясе гениаль идея бит. Шуны юкка чыгаручы икенче максатны куясы булмаган. —Нинди максат? —Муллык. Байлык. —Һе. Алай икән. Элеккечә, бетле, чабаталы, керосин лампалы тормышта яшәргә идемени? —Әнә шул тигезләү дигәне бик җиткән булгандыр. Ә без коммунизм дип кычкырдык. Жанын күпме тели—һәммәсе дә була. Менә хәзер халыкны кирегә борып кара! Әгәр минем кодрәтемдә булса, Җир йөзенә бер генә чакыру ташлар идем: Адәм балаларын, аларнын җанын, канын суыручы әйбер дигән гыйфриттән аерып алыйк! —Әйбер кислород кебек секунд саен кирәк шул! —Хак әйтәсез. Әмма берәү дә кирәк дип һава запасы тупламый. —Ул бит җитешле. Ә әйбергә халыкнын ихтыяҗын ничек канәгатьләндерергә? Ирек үзенен өлкә комитетында икәнлеген дә онытып, илһамланып китте. —Ул проблеманы чишүнең дә юлын табып була. Мидхәт Мансурович,— диде ул, урыныннан ук торып —Иң элек азык-төлекнен дә, кием- салымның да, йорт-җирнен дә, башкасынын да төрләрен чикләргә! Бөтен кешелек якынча бер төрле ашый, бер төсле киенә, бер төсле көнкүреш шартларында яши. —Алай бик күнелсез булмасмы сон9 —Хәзер күңелсез! Әйберләр миллион төрле, кеше үзе генә бер төрле һәркөн бозылган, черегән, искергән әйбер таулары күтәрелә Бирәнлектән чир өстенә чир өелә Киресенчә кирәк: әйберләр бертөрле, ә кеше күптөрле Анын эчке дөньясы—хис-кичерешләре, белеме, карашлары, омтылышлары—үсәргә, миллион төсмерләрдә камилләшергә тиеш Шулчакта адәм балалары матурлыкны һәм мәгънәне бер-берсенен күңеленнән эзләячәкләр, ул бернинди алтын-көмешләргә, асылташларга да алыштыргысыз бәһасез мәңгелек кыйммәткә әвереләчәк Дуслык, мәхәббәт, гаилә кору да шуңа нигезләнәчәк. Ирек, үзенең артык кызып китүен сизеп, кинәт туктап калды, урынына утырды —Бик күп вакытыгызны алуым өчен кичерегез. Сезгә ышанганга гына сөйләдем —Бу безнен көндәлек эшебез. Дәвам итегез Мин бит күреп торам сезнен нидер әйтәсегез калды әле —Анысын әйтергә дә була, әйтмәскә дә була Кешелек тарихының бүгенге көнгә кадәрге өлеше—ул әйбер дип котыру гына Шунын аркасында кеше Җирне дә, үзен дә һәлакәткә илтә Бу—Галәм киңлекләрендәге миллион еллар эчендә булган фаҗи галарны н иң коточкычы! Әгәр бәндәләр, әйбер дигән гыйфриттән котылып, яна цивилизациягә таба атласалар, кеше затынын әйбер дип гомерен юкка яндырган эпохаларны тетрәнеп искә алачаклар һәм аннан соңгы буыннарнын яшәеше генә чын-чынлап югары мәгънәле, бәхетле булачак! Тик ана таба ясаласы борылышнын бер генә миллиметр эзе дә күренми, кешелек. Җир-әнкәсенен бугазына тешләрен батырган килеш, үлем упкынына очуын дәвам итә Мидхәт Мансурович елтырап торган портсигарын ачты да Иреккә таба сузды. —Тартасызмы? —Юк. тартмыйм, рәхмәт,—диде Ирек, ничектер анын тәкъдимен кире кагуына кыенсынгандай —Дөрес эшлисез — Мидхәт Мансурович сигарет кабызды —Агу икәнен дә беләм—ташлап булмый Кешелек әйбердән котыла алмаган кебек Ул суырган төтененнән ютәлли-ютәлли көлеп алды. Аннары анын йөзе бик җитди кыяфәткә керде, коңгырт кашлары бер-берсенә тия язып җыерылдылар —Беләсезме нәрсә Уй-фикерләрегезне өстәге күрсәтмәләргә туры килермс-юкмы дип тормастан бәян итүегез өчен рәхмәт. Ирек туган Тормыш безне кайларга ташлар-анысы билгесез Әмма ләкин шуны әйтергә тиешмен: кеше буларак, минем күңелдә кадерле урын алдыгыз сез —Рәхмәт'—диде Ирек, ике битенең кызышуын тоеп —Башлаган әсәрегезне дәвам итегез Беркем сүзенә дә карамыйча Тагын шуны белеп торыгыз: әгәр кешеләргә кирәкле Коръән тудыра алсагыз, аңа табынучы беренче кеше мин булырмын Ирекнен йөрәгендә бу кешегә карата ин җылы тойгылар уянды -Менә хәзер кәгазьләрегезне карап алсак та ярар—Ул тегелмәне акрын гына актара башлады -Күп кенә җәмәгать эшләре алып барасыз икә-ә-ән.. Әле бер генә партия җәзагыз да юк икә-ә-ән Ярый, өлгерерсез, шелтәсе лә, каты шелтәсе дә. учет карточкагызга язып та бирерләр Ирек елмаеп җибәрде —Бәлкем гел бирмәсләр’ Мидхәт Мансурович рәхәтләнеп көлеп куйды - Минем сүзләремә ышаныгыз сезнен кебек кеше партия җәзасыз кала алмый Валлаһи, шулай булачак' Тик сезнен ана исегез китмәсен берүк Тормыштан беркая да кача алмыйсын Ул, шулай акрын гына сөйләнә-сөйләнә актарып чыккач, делоны япты, нәрсәсендер тигезләдеме шунда—тышлыгын сыпырып-сыпырып куйды. —Бик яхшы бюрократик аппарат тудырдык, һәммәсе дә теркәлгән, берсе дә төшеп калмаган монда.—Ул сигаретын өстәлдәге көл савытына басып сүндерде дә соры күзләренең йомшак карашын туп-туры Ирекнең күзләренә юнәлтте.—Безгә фикерле кешеләр аз килә. Әйбәт редактор чыгар сездән. Кайтыгыз, расладылар, диегез. Курыкмыйча эшләгез.—Ул, өстәл артыннан чыгып, Ирекнен кулын кысты —Хуш, Ирек туган!- Анын йөзенә ниндидер сагыш шәүләсе чыкты, хәтта киң якты маңгае да күләгәләнебрәк киткәндәй тоелды.—Сез биеккә очарга тиеш. Бик тә, бик тә телим мин сезгә шуны. Ә без...—ул әзгә генә тынып калды,— биредә калабыз... «Әйт, менә хәзер әйт!»—диде Ирек үз-үзенә. Аның редакторлыкка мәжбүри генә ризалашуы, өлкә комитетына расламыйча борып кайтаруларын теләп кенә килүе турында сөйләп бирәсе килде, Мидхәт Мансурович аны аңлар, ана ышаныр, борып кайтарыр, дип өметләнде. Бәгырен яндырып торучы шушы уе югыйсә күңелендә, әйтәсе сүзләре телендә иде. Тик әллә бу кешенең үзенә карата булган җылы мөнәсәбәте, әллә чыннан да язмыш дигән нәрсә моны эшләргә—ике-өч авыз сүз әйтергә ирек бирмәде! Бу—үз-үзеңне харап итү иде! «Менә хәзер әйтсән әйтеп каласын, бу бүлмәдән чыккач, сиңа кабат артка юл юк», дип кыстаклады аны эчке бер көч. Әмма күңеле, күрәсең, ул көчкә түгел, икенче нәрсәгә буйсынды, ул үзен берничек тә мәжбүр итә алмады... —Рәхмәт сезгә, Мидхәт Мансурович,—диде Ирек һәм, чыгып китәргә ишекне ачкач, тагын бер мәртәбә артына борылып карады. Мидхәт Мансурович уң кулы белән күкрәген кыскан хәлдә бераз иелебрәк басып тора, ирләрчә сабырлык бөркүче йөзе үзгәрешсез калса да, күз карашы берничек тә яшерә алмаслык моңсу һәм әрнүле иде... 16 рек Казаннан кайткан көнне үк алар Шәвәлиев белән редакциягә киттеләр. Редактор бүлмәсе халык белән шыгрым тулы иде. Аларны күргәч, коридорда йөрүчеләр дә йөгерә-атлый шунда кереп югалдылар Шәвәлиев түрдәге өстәл янына узды. Ирек шуннан ерак булмаган бер урындыкны алып читкәрәк утырмакчы булды. —Юк, юк, хәзер инде монда утырасыз,—диде Шәвәлиев, редактор урынына күрсәтеп. Ирек кып-кызыл булды, шулай да анда бармады, урындыгын тотып килеп, өстәлдән бераз читкәрәк утырды. Ул аңа төбәлгән карашларны каш астыннан гына күзәтте. Кайсылары куркып, кайсылары кызыксынып, кайсылары мыскыллап карый иде бу кешеләрнең. —Сезгә мәгълүм булганча, иптәшләр, Абдуллин башка районга күчеп китә,—диде Шәвәлиев, акрын гына сүз башлап —Райком бюросы аның урынына Сабитов Ирек Хәйриевичне билгеләү турында карар кабул итте. Күпләрегезгә мәгълүм, ул безнең идеология бүлегендә шактый вакыт инструктор булып эшли —Сабитовка сораулар бармы?—диде. Ирек торып басты. Аның бөтен тәне кызышты, аркаларына кадәр тир бәреп чыкты. Бүлмәдәгеләрнен берсе дә дәшмәде. Шулчак редактор урынбасары Хәниф Зәбиров торып басты. Кара чәчле, кулларына кадәр кара төк баскан, тирән җыерчыклы йөзле, авыр күз карашлы бу кешедән Ирек электән үк ничектер куркыбрак йөри иде —Минем Сабитовка соравым юк,—диде ул —Сезнең үзегезгә—бар. Бүгенге көндә редакциядә журналист дипломы белән биш кеше эшли Анын икесе СССР Журналистлар союзы члены. Ни өчен райком бюросы аларның берсен дә редактор булырга лаек дип тапмады икән? Шәвәлиев, бер аягыннан икенчесенә күчереп, гәүдәсен тибрәткәләп И алды, берничә мәртәбә бармаклары белән чәчен аралады. Шактый кыен . сорау иде бу. —Ышаныгыз: без мәсьәләнен бар ягын да исәпкә алдык. Газета райком органы. Ул үзе теләгән кадрны редактор итеп куярга хокуклы — Шулай диде дә. Шәвәлиев ашыгып Иреккә сүз бирде —Нәрсә әитим?—диде ул, аягүрә басып —Райкомнын мина күрсәткән ышанычы өчен рәхмәт. Әгәр аны сез дә уртаклашсагыз.. Редакторлыкны мин үзем сорап алмадым. Инде шулай килеп чыккан икән, безгә бергәләп эшләргә, тырышырга кала. Мин газетаның эчке казанын әле бик аз беләм. Шуна күрә, биредә утырган барлык кешеләр ярдәменә исәп тотам, ә үземә килгәндә... намус белән эшләргә сүз бирәм —Җыелыш шунын белән ябык,—диде Шәвәлиев Кешеләр берәм-берәм чыгып киттеләр. —Зәбиров. Хасбулатова, сез кузгалмагыз әле.—диде Шәвәлиев. Менә алар бүлмәдә дүртәү генә калдылар. —Редакциядә хәлләрнең җинелдән түгел икәнен беләбез. Сотрудник ларыгыз да житми Вакыты белән бар да жаига салыныр. Сабитовны беренче чиратта сез икегез поддержать итәргә тиеш Килешеп эшләрсез дип уйлыйм. — Килешербез, нигә килешмәскә,—диде Хасбулатова, энжедәй тешләрен күрсәтеп елмаеп Ирек анын ни дәрәжәдә чибәр икәнлеген менә хәзер игътибар белән карагач кына күрде. Башта ике урынбасар, аннары Шәвәлиев чыгып китте. Ялан кадәр бүлмәдә ул берүзе басып калды, редактор кәнәфиенә утырырга куркып карап торды. Әйтерсен лә ул кәнәфи түгел, электр белән җәзалау урындыгы иде Икенче айнын чәршәмбесендә Абдуллин китәргә жыенуы турында хәбәр итте Ирек, егетләр белән барып, аларнын әйберләрен төяште Башкалар киткәч Абдуллин. Ирекне җитәкләп, агач бакчасына алып керде. Бик матур булып алмалары пешеп утыручы ике агачка күрсәтте —Без боларны ике кызыбыз истәлегенә утырткан идек, диде - Быел беренче мәртәбә җимеш бирәләр. Син аларны берүк сакла инде. Ирек Без килеп, ул алмаларга карап, сокланып китми түзмәбез Аннары ул Ирекне кинәт кочаклап аллы да кырынмаган, каты гөк баскан янагын аның яңагына ышкый-ышкый елап җибәрде Анын бөтен гәүдәсе калтырый иде. —Их!—дип пышылдады ул Ирекнең колагына—Шулкадәр китәсем килми! Ике аягымның берсе дә тартмый Ирек авыз ачып ни бер сүз әйтә алмады, ни аны тынычландырыр сүзләр тапмады. —Китмәс идем,—диде ул һаман үксеп —Корректор булып булса да калыр идем!.. —Сон. китмәгез. Абдуллин абый,—диде Ирек, аны юатмакчы булып —Беренче рөхсәт итми шул. Бу районда мина эш булмаячагын кистереп әйтте — Ни булды соң? —Хасбулатованы төнлә редакциядә берәү белән күргән идем Абдуллиннын хатыны йозак белән ачкычны Иреккә бирде һәм яшьле күзләрен күрсәтмәс өчен, тизрәк машина кабинасына үрмәләде —Әйбәт кенә эшлә Ярый, хуш,—диде Абдуллин, тагын Ирекне кочаклап. —Кайтканда кагылыгыз, бу йортның ишекләре сезнең гаилә өчен һәрвакыт ачык булыр,—диде Ирек аларга. Абдуллин кул селтәде дә кабинага менеп утырды КамАЗ, бөтен ихатаны төтенгә тутырып, үкерә-үкерә чыгып китте Ирек, капканы япкач, кереп бүлмәләрне карап чыкты. Өйдә, җиле ыргак болгасаң да. тәрәзә төбендәге сынар телефоннан башка эләгер әйбер юк иде Ул квартираның үзенә калуына нишләптер шатлана алмады, яңагында һаман да Абдуллиннын төкле янагын тойды, беләкләрендә анын ябык калак сөякләренең сулыгып елагандагы дерелдәвен сизде.. Квартира ана бик күп мәшәкатьләр тудырды Коммуналь хуҗалыкның акчасы да. буявы да, бүтән төзелеш материалы да юк иде. Шулай итеп, ремонт анын үзенә калды. Бер көнне эштән сон идән буяп ятканда, ул аяк тавышлары ишетте Ишектә Сөембикәне күреп, шатлыгыннан кычкырып җибәрде. —А-а-а, Сөембикә үскәнем килгән! Сөембикә эш киемнәреннән, чалбардан иде. —Әллә бакчадан-мазар кайтып киләсеңме?—дип сорады аңардан Ирек. —Үзең бел,—диде Сөембикә, хәйләкәр елмаеп. —Менә шушы пумала белән борынына тигерәм бит,—диде Ирек, кулындагы сары буяулы пумаланы аңа таба төзәп.—Әйт тизрәк! —Сина булышырга килдем. —Чынлап әйтәсеңме? —Чынлап әйтмичә сон. Кая, нинди эш кушасын миңа? —Алайса тәрәзәләрне эчке яктан акка буйый тор,—диде Ирек, аның килүенә чын-чынлап шатланып. Бу көннәрдә ялгызлыктан ул иңде тәмам туйган иде. Алар төнге унбер тулганчы эшләделәр. Ирек Сөембикәне квартирасына кадәр озатып куйды. —Рәхмәт сина, Сөембикә!—диде ул, чын күңеленнән һәм анын иреннәреннән үбеп алды. Бу анын беренче мәртәбә Сөембикәнең ирененә кагылуы иде. Ул каршы сүз әйтмәде, йөгереп кереп китте. Ирек квартирасына очып кайткандай кайтты. Аңа бүген чиксез рәхәт иде. Сөембикә икенче көнне дә. өченче көнне дә, яңадан бик күп мәртәбәләр килде. Өйләр, верандалар, котельныйларны алар икесе рәткә керттеләр. Сөембикә бөтен өйне юып чыккач, аны икәүләп обойладылар. Ишек алларын, бакчаларны бергәләп себереп өйделәр. Сөембикә бу йортның үз кешесенә әверелеп китте... 17 ңа ел газетасын ике төс белән басарга ниятләделәр. Район халкына яна ел котлавы, беренче биттәге ике орнамент, дүртенче битнен телеграммалары, кайбер линейкалар кызыл төстә булырга тиеш иде Бу бик мәшәкатьле эш, зур төгәллек сорый, һәр бит ике мәртәбә басыла дигән сүз. Яна ел котлавын Ирек алдан ук язып Шәвәлиевкә күрсәтте. Андагы мактап телгә алган колхозлар арасында «Авангард»нын булмавын күргәч, Иреккә шикләнүле караш ташлады: —Дөрес булмас бит бу. —Ә ничек кертәбез соң аны, Зөфәр Шәрипович? Игенчелектәге хәлләрен үзегез беләсез. Ит заданиесен үти алмадылар, сөте менә шушы өч көндә әле сорау билгесе астында тора. Гадел булырмы сон? Анын бу сүзләрен Шәвәлиев рәхәтләнеп тыңлады Батталовны, бер генә мәртәбә булса да, үрле-кырлы сикертәсе килә иде секретарьның. —Ярар, синеңчә булсын, тәвәккәлләдек,—диде ул. Тышкы битләрне көн ярым алдан кызыл белән баса башладылар. Барысы да әйбәт дип торганда, редакциягә чырае качкан Шәвәлиев килеп керде Ирек бүлмәсенә инде чыршы утыртылган, корректорлар, машинисткалар шуны бизәп маташалар иде. —Кызлар, чыгып торыгыз әле,—диде Шәвәлиев аларга кырыс кына. Икесе генә калгач: Хәзер үк типографияңә әйт әле, тышкы битләрне басудан туктае ын нар.—диде. —Нәрсә булды? —Башта әйт, туктасыннар. Я И^ек, корректорларга чылтыратып, газета басуны туктатырга кушты. —Эш начар, слушай,—диде ул әрле-бирле йөренеп.—Беренче уылдык чәчә, ни өчен котлауда «Авангард»ны төшереп калдырдыгыз, ди. Әгәр дә шуны кертмәсәгез, газетагызны җыеп яндырам, ди Кертергә туры килә бит, Ирек Хәйриевич. —Каян белгән сон. ул аны? —Батгалов үзе хәбәр иткән —Мондый шартларда мин редактор булып эшләүдән баш тартам,— диде Ирек, чын-чынлап рәнҗеп. —Нинди шартларда7 —Әле басылмаган газетада «Авангард»нын мактап кертелмәгәнен каян белә ул? Кем җиткерә аны мона? Шәвәлиев кулларын як-якка җәйде. —Анысын инде син миннән сорама,—диде ул коры гына.—Үзеннен сотрудникларыннан сора —Алайга киткән икән, мин юри үзгәртгермәячәкмен моны. Җитмәсә, хәзер әллә никадәр газета басылган —Үзгәртәбез, Ирек Хәйриевич Ирек кызыл белән бастырган бер газетаны кертгерде —Карагыз әле, Зөфәр Шәрипович. сез монын күпме хезмәт икәнен беләсезме? Һәм күпме кәгазь? Уйлагыз: халык күзенә ничек карарбыз без сезнең белән? Колхоз-совхоз җитәкчеләре ни әйтер? «Авангард»ны мактау—ул чеп-чи ялган. Быелгы ел планын үтәүчеләр белән анын янәшә торырга да хакы юк. Алар тагын бик озак тарткалаштылар. Ахырда Ирек Зөфәр Шәриповичка болай диде: —Мин уйлап таптым. Сез хәзер мина үзгәртергә куштыгыз Менә мин күз алдыгызда үзгәрттем. Ул яңа ел котлавында макталган хуҗалыкларга «Авангард»ны өстәде. Аннары газетаның почмагына «Төзәткәч басарга», дип кул куйды. —Әгәр ышанмыйсыз икән, алыгыз шушы газетаны. Ләкин мин барыбер үзгәртмәячәкмен. Бөтен җдваплылыкны үз өстемә алам. Сез куштыгыз—мин төзәттем, күз алдыгызда менә газетага кул куйдым. Сезнсн эш бетте. Мин сезне буярга теләмим. Ирек, шалтыратып сейфын ачып, әле генә кул куйган газетаны шунда тыкты да бикләп куйды. Аннары ачкычны Шәвәлиевкә сузды —Мәгез, бу газета теләсә кайчан сезнең кулыгызда булачак Шәвәлиев башын чайкады, ләкин бу ачкычны алырга теләмәүдән түгел, ә аптыраудан иде. —Син бит ут белән шаярасын. Ирек Аның әле Ирек редактор булганнан бирле исеме белән эндәшкәне юк иде. Шәвәлиев чыгып киткәч, Ирек тагын шактый вакыт уйланып торды. Батталовка кем бу әйберне тишкәнен чамалый иде ул. Ләкин бит Хасбулатованың котлауга «Авангард» колхозының кертел мәгәнлеген татын әйтүе бар. Нишләргә сон? Әллә Батгаловнын үзенә чылтыратыргамы? Ул чакта Ирек ни ота9 Юк. ул оттырачак кына Чөнки Батгалов өчен Фаунаны аңа каршы өстерү берни дә тормый. Әгәр Хасбулатованы куркытсаң? Куркыр микән соң ул? Ире ОБХСС начальнигы Ирек эндәшмәскә булды Икенче көнне иртән сәгать сигезгә аны райкомга чакырдылар Беренченең ишек төбендә торучы бюро әгъзалары белән Ирек берәм- берәм күрешеп чыкты. Батталов. аны күрмәмешкә салынып, тәрәзәдән тышка карап тора иде Ул арала бөтенесе дәррәү Беренче бүлмәсенә керделәр Ирек һәр бюро саен чакырыла, анын үз урыны бар. ул шул урынга барып утырды. Ул, кергәндә үк, Арсланов алдында яткан яңа ел газетасын күрде Арсланов, нәрсәдәндер шикләнгәндәй, бюро әгъзаларын берәм- берәм күздән кичерде Ул бик тә кәефсез иде һәм бюро утырышын з* мәжбүри генә җыйды. Хәтта башлап җибәрергә теле әйләнмәде, ичмасам телефонының да тавыш-тыны юк бит. дип уйлап бетерергә өлгермәде— ул чылтырарга кереште. Миңзаһит Усманович, җиңел сулап, трубканы алды, әмма Хәятнең тавышын ишетүгә, ачуташ капкандай, чырае бозылды. —Җибәрәбезме, юкмы?—диде хатыны. Аның сүзләреннән гарык булган Миңзаһит күзләрен йомды һәм алжау тавыш белән: —Җибәрербез,—диде дә трубканы куйды. Ул хәзер үзе җыйнаган менә бу кешеләрне күрмәс өчен, хатынының тавышын ишетмәү һәм ялгызы гына калу өчен, кичәдән бирле телгәләнгән җанының яртысын биреп, теләсә кая олагырга риза иде... Кичә Рашаттан хат килеп төште. Кышкы сессия бетмичә кайта алмыйм, квартира хакы артты, пальто белән бүрек аласым бар, дигән һәм мең сум акча сораган. Әле бит сигез йөзгә якын акчаны Октябрь бәйрәмендә генә алып киткән иде Минзаһитнын күңеле сизенә, монда нәрсә дә булса бар: бу йә эчә, йә хатын-кызга туздыра акчасын, ә ин дөресе—шушыларнын икесе дә бергә булырга тиеш. ... Бөтенесе яшьлек хатасыннан башланды. Техникум дипломы алгач. Чаллыдан ерак түгел бер авылда агроном булып эшли иде Миңзаһит. Актив җәмәгатьче итеп йөртә торгач, ВЛКСМ райкомына алдылар. Башта инструктор, аннары оештыру бүлеге мөдире, икенче секретарь булды. Шунда эшләгәндә, күрше райондагы коллегасы Хәят белән танышты. Тәүге очрашуга ук Хәятнен үтә дә ачык күнеллелеге һәм беркатлылыгы хәйран калдырды. Ярты сәгать эчендә Миңзаһит кызнын бөтен үткәнен, киләчәк хыялларын белеп бетерде. Шул ук вакытта Хәятнең сөрмәле яшькелт күзләренә яшеренгән эчке бер сагыш, җитди чакларда гына сирпелеп китүчән серлелек аны тыелгысыз рәвештә үзенә тартты Тулган айдай түгәрәк йөз, кап-кара кашлар, килешле йомры гәүдә—Минзаһитнын хатын-кызга карата булган зәвыгына искиткеч тәңгәл килде. Алар бик еш очраша башладылар. ...Яз иде, табигатьнең ак юрганын ачып ташлаган чагы иде, бөтен тереклекнең бер-берсенә тартылган вакыты, күңелләрдә дәртнең ташыган мәле иде. Бер кичне Минзаһит аны әрәмәгә алып чыкты. Сандугачлар сайрап торган бу җылы кич, мен төрле чәчәк исләре, күк гөмбәзе тулы йолдызларның шаяртып күз кысулары аларны тәмам исәрләндерде һәм исертте, бер-берсенең кайнар кочагына сенеп, ләззәтле үбешүләрдән алар ут булып кызыштылар, сулышлары ешайды, йөрәкләре ашкынып типте, туктаусыз кымтырыклый торгач, Минзаһит аны чишендереп бетерде, кулларын каерды, кыз бирешергә теләмәгәч, әйләнәм дип, ант сулары эчте, ахырда Хәятне бирелергә мәҗбүр итте Аларнын татлы очрашулары җәй буе дәвам итте дә, агачларның яфраклары саргаеп коелганда, Минзаһит, суына башлап, анын янына барудан бөтенләй туктады. Әмма Хәят, үзе килеп, дүрт айлык көмәне барлыгын әйтте һәм үксиүкси елады, яшьлегемне харап иттен, ник мине алдадың, дип өзгәләнде. Минзаһитны партия мәктәбенә укырга җибәрү турында сүз кузгалган иде. Ул Хәяткә шуны әйтте, безгә әлегә бала кирәкми, көмәненнән котыл, аннары өйләнешербез, дип ялынды. Ләкин Хәят аны тыңларга да теләмәде, баланы барыбер табам, диде. Берничә тапкыр очрашып сөйләшүләр нәтиҗә бирмәгәч, Миңзаһит ана: тап. дөмек, синең ул корсагын, шайтан белсен, кемнән, ә мине оныт, диде Күрәсен, алай ук әйтәсе булмаган. Бервакыт төнлә, танцыдан кайтканда, тыкрыктан ике шәүлә килеп чыгып, аны җиргә гөпелдәтте, авызын томалап, машинага утырттылар, елга аръягындагы урман эченә алып керделәр. Төшереп, авызын томалаган нәрсәне алгач, аларнын берсе Минзаһитнын ике каш уртасына пистолет көпшәсе терәде һәм тимер тавыш белән: —Әгәр Хәятне хурлыклы хәлдә калдырсаң, менә шушыннан чыккан пуля миеңне чәчрәтәчәк,—диде —Аңладыңмы? —А-а-а... Минзаһит усак яфрагы шикелле калтырый иде. «Анладым» дип әйтә алмады. Алар аны урман эчендә калдырып киттеләр. Өч атна тулганда, ул Хәяткә әйләнде. Хәят үзе дә, абыйсы да. әтисе дә (ул район эчке эшләр бүлеге начальнигы иде) берни сиздермәделәр, күпме еллар бергә гомер итеп, бу вакыйга анын өчен бүгенгәчә сер булып калды. Бала туганчы. Минзаһит ул минеке түгелдер дип шикләнде, янды- көйде. Райкомолда эшләгән кеше көне-төне яшьләр белән аралаша, ни туры килсә, шуна утырып, авылларга иөри. Ни булмас? Хатыны тулгаклап больницага кергәч тә. ул: бала үле тусын иде. дип теләде. Ана үч иткәндәй, дүрт кило ярымлы малай, дөньяга килеп, яшен ташыдай нык булып үсте. Күнелендә бала анын өчен туганчы ук үлгәнлектән, ул көяләнде генә. Чөнки Минзаһитнын. утыз яшьне үтмичә өйләнмәскә, ирек дигән нәрсәнен кадерен белеп йөрергә, дигән хыялы юкка чыкты. Тыштан авыз ерган, куанган булып кыланса да. якыннары белән көне-төне анын тәпиен юса да. эчендәге әрнеп торучы ярасы йомылмады, нишләсәң дә. малай анын күңеленә ят иде. Әтисенең рөхсәтеннән башка анын бу якты дөньяга килүен, татлы хыялларын чәлпәрәмә китерүен, күпме генә тырышса да. кичерә алмады Минзаһит Әлбәттә, төп гаеп Хәяттә иде. Ул. Горький шәһәренә партия мәктәбенә киткәч, биш ел буе барлык стипендиясен хатын-кызларга түкте, укуын тәмамлап кайткач та. ана акча күрсәтмәде, бик кирәк чакларда, үлеп-житеп нидер аласы булганда гына сәмән ыргытты. Рашатны сөйсә дә. яратып сөймәде, аерылып китмәсме дип. Хәят белән атналар буе сөйләшмичә йөрде, әмма хатыны ни үзен, ни Минзаһитны газаплы коллыктан коткару турында уйлап та карамады. Болынкырга райком секретаре итеп җибәрелгәч, югары партия органында утырунын отышлы якларын анлап өлгергән Минзаһит. инде хатыны теләсә дә. аны аермас иде. Яшьлегендә бер авызы пешкәч, ул тормышта тавык кебек хәрәкәт итәргә өйрәнде. Тавык бит элгәре башын алга суза, аннары гына атлый. Югарыга үрләгәндә дә шулай бер генә ялгыш адым ясасаң да. кабат күтәрелә алмаслык булып, аска мәтәлүен бар Хәят, әллә тагы юри Минзаһитнын ачуын китерү өчен. Рашатны бәләкәйдән үк иркәләде, тәмтомнан, акчадан өзмәде, әтисе берәр эш кушса, аны үзе эшләде, дәресләрен үзе әзерләде. «Иркәләмә, азындырма, бозасын!» дип. Минзаһитнын тиргәүләре Хәятнен бер колагыннан кереп, икенчесеннән чыкты. Рашат, кая барса да. әнисенен итәгенә тагылып йөрде, әтисе янына килмәде, зурайган саен, күзләрендә нәфрәткә гартым очкыннар күренде Минзаһит үзе корган ояда төс-кыяфәте белән бер тамчы су кебек ана охшаган, әмма эчке омтылышлары, кыланмышлары белән ят жан иясе— күке баласы үстерүен һаман тирәнрәк анлый барды Рашат аларнын башын бишенчеалтынчы классларда ук тинтерәтергә тотынды Аны класстан класска күчереп, тизрәк аттестат тоттыру өчен мескен укытучылар ниләр генә кыланмадылар. Ниһаять, былтыр котылдылар. Бер ел буе Рашат, бот күтәреп, өйлә ятты. Быел әтисе җәй буе аны мөмкин кадәр ераккарак олактыру һәм тәрбия бирердәйрәк уку йортына урнаштыру белән ныклап шөгыльләнде, әллә никадәр акча түгеп. Мәскәү инженерлык институтына укырга керпе. Инде жаным тынды дип. жинел суларга өлгермәде, кичәге хат әле чәчләренен агарыр көннәре алда икәнлеген кисәтте. Хатыны белән алар пычакка пычак килделәр. Ике айга ике мен акча түтә башласаң, ничек яшәмәк кирәк?! Рашатның шушындый юньсез булуында ул—Хәятне. Хәят аны гаепләде. Ахырда Минзаһит. «Акчан кычытып торса, үзең җибәр, миндә артык акча юк», дип. өйдәге тавышка нокта куйды Нервыларынын соңгы чиккәчә киерелгән шундый чагында, егылганны түбәләгәндәй. Гайсә чылтыратты, газетаны ябарга кирәк дип җикерде. өлкә комитетына чыгам, дип куркытты. Гайсане сугып үтерәсе килсә дә. анын хаксыз икәнлеген аңласа да. Минзаһитка бюро җыюдан башка чара калмады Тагын телефон чылтырады, тагын хатыны Хәят иде. —Җибәрсәк, акча кирәк бит... —Төштән соң җибәрербез.—диде ул —Әлегә вакытым юк... Чукынсын акчасы, барыбер алар икесе җиңәчәк. Рашат яна елга Болынкырга кайта—акча салмасан, бу шулай була—аның азып-тузып йөреп йөз кызартачагы, болай да какшаган абруен бөтенләй төшереп китәчәге көн кебек ачык иде... —Бәйрәм көнне без бюро утырышы үткәреп ятарга тиеш тә түгел идек,— диде ул, күз карашын яшерер урын тапмыйча.—Ләкин газетаның бүгенге санын укыгач, мин бюро җыймыйча булдыра алмадым. Райкомның һәм райбашкарманың Яңа ел котлавында мактап телгә алган хуҗалар арасыннан безнең хөрмәтле Гайсә Батгалович җитәкчелек иткән «Авангард» колхозы редактор тарафыннан махсус төшереп калдырылган—Минзаһит башын күтәреп Иреккә карады.—Сез моны нинди максат белән эшләдегез? —Мин аны төшермәдем. Котлауны язган чакта ук «Авангард»ны бөтенләй кертмәдем,—диде Ирек, райкомның бу эштә катнашы юклыгын сиздереп. —Ярый, шулай да булсын,—диде ул.—Ә бит икенче секретарь тарафыннан бу хата төзәтгерелә. Сез аның алдында газетаны басарга кул куясыз һәм ул искечә басыла. Шулвакыт Батталов урынында кыбырсып куйды һәм Иреккә бүренеке кебек күзләрен төбәп: —Иптәш Сабитов, сезнең, райкомга килгәннән бирле, безнең колхозга карата әйбәт булмаган мөнәсәбәтегез сизелә,—диде.—Редактор булгач, сез инде аны аерымачык күрсәтә башладыгыз. Моның сәбәбе нәрсәдә? —Моның бернинди сәбәбе дә юк,—диде Ирек.—Бу сезгә шулай тоела. Сезне, Гайсә Батгалович. мактауга шулкадәр күнектереп бетергәннәр, әгәр берәрсе сезне яисә колхозыгызны мактамаса, ул сезне дә, сез җитәкләгән хуҗалыкны да өнәмәүче затка әверелә. Ай, дөрес тә әйтте Сабитов! Минзаһит һәркемнең йөзендә бу сүзләрне хуплау күрде. Ирекне ул сокланып та, көнләшеп тә күзәтте. Ничек саф, тәвәккәл аның күз карашы. Тормышта үз урынын белгән, үзенә ышанган кеше генә бюро әгъзалары каршында каушамыйча, курыкмыйча басып тора ала. Нигә аның Рашаты да шушындый булмады икән сон?! Хәйри Сабитов гомере буе эштән бүтән нәрсә белмәгән, балаларын хатыны үстергән. Ничек инде надан колхозчы югары белемле укытучыдан. элеккеге комсомол работнигыннан әйбәтрәк бала тәрбияләргә мөмкин?! Боларнын берсен дә бу кешеләргә әйтә алмыйсың, бик теләсәң дә, Сабитовны яклап та булмый, чөнки Гайсанең кулы кыңгырауда гына, бер кагып җибәрсә, чынлавы өлкә комитетына ук яңгыраячак... —Сабитов!—диде ул, йөзенә ачу чыгарырга тырышып.—Без сезне монда акыл сатарга чакырмадык. Ждвап бирегез: ни өчен райкомның күрсәтмәсен үтәмәдегез? —Ярый, сезнең соравыгызга мин җавап бирермен,—диде Ирек — Ләкин бер нәрсәне ачыклаганнан соң гына. Минем белүемчә, Минзаһит Усманович. «Авангард»нын макталучылар рәтендә юклыгын сез Гайсә Батгалович аша ишеткәнсез.—Ирек аңа туп-туры карады. —Ну что ж? —Гайсә Батгалович, чын коммунист буларак, бюро члены буларак, кулыгызны күкрәгегезгә куеп әйтегез әле. газета басылмаган килеш, анда нәрсә чыгасын, нәрсә чыкмасын сез каян белдегез? Батталов ана усал карашын күтәрде. —Сезгә әле миннән сорау алырга иртәрәк, балакаем, һәм, гомумән, бу хакта мин сезгә отчет бирергә җыенмыйм —Шулай диде дә Батталов башын Минзаһитка борды.—Нигә без үзебезне шушы кеше алдында мыскыл иттереп утырабыз сон әле? Әйткәнне аңлаячак түгел ул. Наказать итәргә—бетте-китте. —Нәрсә әйтәсез?—диде Минзаһит, бюро членнарына мөрәҗәгать итеп. Ләкин шулчак Ирекнең шактый көчле тавышы яңгырады. —Хөрмәтле Минзаһит Усманович, мин сездән район газетасы коллективы исеменнән сорыйм һәм ярдәм итүегезне үтенәм ни өчен редакция сере булып сакланырга тиешле фактлар читкә чыгалар'.’ Аларны Гайсә Батталович нинди канал аша ала? Әгәр ул шушы сорауга җавап бирмәсә. мин редакторлыктан баш тартам. Барысы да тып-тын калдылар. Бераздан Минзаһит. зиһенен җыеп: —Сез. Сабитов, мәсьәләне бик купайтмагыз әле.—диде.—Сез бик мөһим дәүләт сере чыккан кебек сүз алып барасыз. —Димәк, сез аны яклыйсыз?—диде Ирек.—Ул вакытта мин башка бюро әгъзаларына мөрәҗәгать итәм: кадерле иптәшләр. Гайсә Батталович- нын редакциядән кем аша, ничек информация алуын хәзер үк сезнен күз алдыгызда аңлатуын таләп итәм. Барысы да. башларын аска игән хәлдә, карашларын күтәрергә кыймыйча тып-тын калдылар. Батгалов кыбырсып куйды —Син нәрсә әле монда, үзеңне җәзага тартасы урында, бик җайлап, хәйләләп котылмакчы буласың?—диде ул һөҗүм итеп —Кемдер чылтыратты миңа, менә шул. —Редакциядәнме?—диде Ирек —Редакциядәндер инде, мин каян белим? Мин бит аны танымадым. —Менә бусы инде чыннан да хәйләләү.—диде Ирек —Хәйләләү генә түгел, үзегез белән бер өстәл артында утыручы шушы мөхтәрәм кешеләрне күрәләтә алдау бу. Кем икәнен үзем әйтеп биримме соң. Гайсә Батталович? — Минзаһит Усманович,—дип сикереп торды Батгалов.—Сез бу малаегызны тыясызмы, юкмы?! —Бабае булгач, малае да булырга тиеш инде анын.— диде Ирек. —Рәхмәт. Минзаһит Усманович, мин сезнең ник чакырганыгызны аңладым!—диде Батгалов һәм. кызу-кызу атлап, ишеккә юнәлде —Гайсә Батталович. бюро бетмәде, мин сезгә чыгарга рөхсәт итмим!— дип кычкырды Арсланов —Кире борылыгыз! Батгалов. туктап, гәүдәсен алга караган хәлдә калдырып, артка каерылып кына карады да: —Без инде бабай кеше, үз гомеребезгә бер мәртәбә буйсынмаска рөхсәт итегез. Сезгә баш бирмәүче яшьләрне узындырыгыз әнә Аның артыннан дөпелдәп ишек ябылды Бюроны тизрәк бетерергә кирәк иде —Райкомга буйсынмаганы өчен мин Сабитовка шелтә белдерергә тәкъдим итәм. Кем дә кем шуңа кушыла, тавыш бирүегезне сорыйм Вафиннан кала барысы да кул күтәрделәр Минзаһит икеләнеп калды, күрмәмешкә салышып, утырышны ябаргамы, әллә тагын куертып җибәрергәме? Соңгысын һич тә теләмәде ул. Болай гына үткәреп җибәрер!ә мин-минлеге каршы килде. —Сез ишетмәдегез бугай, Лотфулла Габдрахманович ’ — Ишеттем. —Алайса сез., безгә каршы? —Мин редактор мең мәртәбә хаклы дип саныйм Вафин башын күтәрмәде, аның янган яңагы кан бәреп чыгар төсле булып кызарды —Аңлашылды...—диде Минзаһит. өстәлдәге кәгазьләрен җыештырып —Ә мин аңламыйм.—диде Вафин,—Ни өчен бөтенебез шулкадәр тырышып ялганларга азапланабыз соң әле без? —Нинди ялган? —«Авангард»нын район өчен балластка әверелә баруын аны югары трибуналардан, газеталарда мактап кына яшереп булмый бит Бу сөйләшүнең Батталовка артыгы белән барып җитәчәген уйлагач. Минзаһит үзенең чүгә, кечерәя баруын тойды Ә ана саламга ябышып булса да күтәрелергә кирәк иде —Гайсә Батгаловичның хезмәтләрен без берничек тә сызып ата алмыйбыз.—Аның йодрыгының, акрын гына өстәлгә төшеп, шул урында хәрәкәтсез калуы моның бәхәссез икәнлегенә ишарә иде.—Бәлкем заманнан калышуы да бардыр. Сез бит яхшы беләсез: колхоздагы һәр нәрсәгә аның йөрәк жегәре салынган. Күкрәп үсүче игеннәрендә дә, техника дип аталган тимертомырларында да, дистә еллар буе төзелгән корылмаларында да... Бөтенесе дә газиз баласы кебек якын ана... Шуна күрә берьяклы, туп-туры бәяләмәләрдән тыелыбрак карыйк әле без... Инде утырыш шуның белән беткән, кемнәрдер, торып чыгып китәргә теләп, урындыкларын шыгырдата башлаганнар иде. Әмма Ирекнең торып басуы аларны туктарга мәҗбүр итте. —Мин сездән бер нәрсә—редакциядән нинди канал буенча информация чыгуын ачыклауны үтендем. Сез моны теләмәдегез, димәк, бу хәл киләчәктә дә дәвам итәчәк. Мин мондый шартта эшли алмыйм һәм редакторлык вазифаларыннан баш тартам. Шулчак район Советы башкарма комитеты председателе Гаскәров урыныннан күтәрелде. Аны бөтен район хөрмәт итә, анын төпле сүзе күпләрне буйсындыра иде. —Ирек Хәйриевич,—диде ул.—Әйдәгез, яшьлек кайнарлыгын әз генә читкә куеп торыйк әле. Сез таләп иткән нәрсәнен менә шушы сәгатьтә генә берничек тә очына чыгып булмаячак. Сез бүгенге шелтәне бик авыр булса да йотып җибәрегез әле. Киләчәктә исә вакыт һәммәсен дә үз урынына куяр. Аннары Шәвәлиев урыныннан тормыйча гына болай диде: —Сабитов ул хәзер редакторлыктан котылырга жай эзли. Квартира алды, аның эш бетте. Шушыны сәбәп итеп, жайлап кына котылырга, повестьлар, пьесалар язып ятарга. —Әйе, минем язасым килә. Мин моны яшермим,—диде Ирек. —Ә менә без сине әле редакторлыктан җибәрмибез!—диде Шәвәлиев, ана имән бармагы белән янап —Әле жиде камытны берьюлы киеп сөйриячәксен. Ну шулай да, Сабитов, чама дигән нәрсә юк синдә Моны мыегына чорнап куй. Унай якларың күп синең, сәләтен дә бар, ә чама ягы, гафу ит, бик чамалы. Кемнәрдер әкрен генә көлеп куйдылар. —Утырыгыз. Сабитов,—диде Арсланов. Ирек урынына утырды. —Яна ел алды бик матур башланмады башлануын, ну нишлисең? Дөнья булгач, барысы да була. Бәйрәм чорында төп игътибарны безгә терлекчелеккә юнәлтергә кирәк. Беренче чиратта, сөт кимемәсен. Бүген дә, иртәгә дә үзегез курировать иткән хуҗалыклардан урарга кирәк. Бернинди таркаулыкка юл куелырга тиеш түгел. Сезнен барыгызны да Яңа ел белән котлыйм, сәламәтлек, иминлек, хезмәт уңышлары телим! По коням! Дөбер-шатыр килеп, бөтенесе дәррәү кузгалдылар. Бюро утырышын тизрәк төгәлләп бушанырга уйлаган Минзаһитнын җаны тагын бәргәләнергә тотынды Гаеплелек тойгысы, бигрәк тә Ирекне рәнҗетүе анын гәүдәсенә бөтен авырлыгы белән басты. Яна елга моннан котылмыйча чыгып булмаячак иде. Ул аннан котылу әмәлен дә тапты бугай! —Сабитов, калып торыгыз әле. Ирек урынына утырды. Бүлмәдә икәүдән-икәү калгач, Минзаһит өстәл тартмасыннан бер китап алды да аны, елмая-елмая. Иреккә сузды. Анын көрән тышына кызыл хәрефләр белән «М. У. Арсланов Райком и молодежь» дигән сүзләр язылган иде. Анын русча булуы бераз гаҗәпләндерсә дә, Ирек чиксез шатланды, буяу исе килеп торган китапны җентекләп карарга, актарырга тотынды. Үзенең фамилиясе куелмаса да, әдәби әсәр булмаса да, ул анын каләме астыннан чыккан беренче китабы иде. —Теге атнада ук почта аша килде Алты гына экземпляр. Бирергә һич тә жай чыкмады. Берәү җитәр бит? —Рәхмәт,—диде Ирек, һаман китаптан күзен ала алмыйча —Сезгә рәхмәт, Сабитов. —Мина чыгарга мөмкинме?—диде Ирек, урыныннан торып. —Юк, мөмкин түгел әле,—диде Минзаһит, елмаюын дәвам итеп.— Сез бит иртәгә кышкы сессиягә китәсез, шулаймы? —Исәп шулай,—диде Ирек. —Беркөн мина нәшрияттан чылтыраттылар. Анда ике менгә якын гонорар язганнар. Монда җибәрмәскә куштым.—Ул Иреккә бер бит кәгазь сузды,—Менә минем ышаныч язуы, кереп ал син ул акчаларны. Ирек Хәйриевич. — Ничек инде?—диде Ирек, утлы күмергә карагандай, теге кәгазьгә куркып карап —Мин ничек ул кадәр акча алыйм? —Аласыз. Гонорар сезгә тиеш. —Мин бит аны эш вакытында яздым.. Бу гадел булмый... —Давай, әкият сөйләп утырмагыз әле. Ирек Хәйриевич.—диде Минзаһит Усманович, ышаныч кәгазен анын алдына ташлап.—Әллә мин аның ничек язылганын белми дип уйлыйсызмы? Ул вакыт эчендә эштә гел шунын белән генә шөгыльләнеп утырганда да җиңеп чыга торган түгел икәнлеген әллә мин аңламыйммы? Гонорарны курыкмыйча алыгыз. Инде авторы урынында сезнен фамилия тормаганга мине кичерерсез дип уйлыйм. Ә кстати, мин бит оныттым Ирек Хәйриевич. каяле китабыңны биреп тор әле,—диде Арсланов.— һәм ул китапнын титул битенә: «Ирек Хәйриевичка—тагын да зуррак иҗат уңышлары теләп. Арсланов» дип язды һәм, Ирекнен кулын кысып, китапны кабат бирде Ул кабул итү бүлмәсендә киенде дә. квартирына юл тотты. Анын кәефенең беркайчан да бүгенге кебек күтәренке булганы юк иде... 18 рек бер нәрсәгә гаҗәпләнә: май-июнь айлары анын тормышына нинди дә булса яңалык алып килә. Беркөнне корректор хатын кереп: —Сезгә Баллы Төбәк медпунктына шылтыратырга куштылар,— диде. Ирек, «Әти йә әни авырып егылгандыр» дигән шомлы уйга төшеп, медпункт телефонын җыйды. Трубканы Хәлимә алды. —Ирек, мин аны әле генә больницага илтеп салдым. Ирекнең бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте — Кемне, Хәлимә апа?! —Зәнфирәне...—Аның лышык-лышык елаганы ишетелде —Алай- болай булсам, ди. . алай-болай булса... синнән бәхиллек сорады —Ни булды сон?! -Бәбәйләргә китердем Курка ул... Үләрмен сыман ди Хәлимә, үкереп елый-елый. каядыр югалды Ирекнен йөрәгенә чәнчеп ниндидер ут керде, ике чигәсенә кайнар дулкын йөгерде Кыймшана алмады, тирләгән маңгаен кул сырты белән көчкә генә сөртте Аның Зәнфирәсе бала тудыра... Тукта, тукта, ул бит инде аныкы түгел Бу ничек була сон бу? Ирекнен бит әле Зәнфирәне йөрәгеннән чыгарып атарга уйлаганы да юк! Ә нишләп? Нинди нигез бар иде сон моңа? «Ни уйлап йөрдең, Зәнфирәне кабат үзеннеке итү өчен ник берни дә кылмадың.’1 Йә, җавап бир!»—диде ул үз-үзенә... Зәнфирә бала таба.. Йә, йөрәккәй, эләктердең бит. зинһар аяма, сузма, туктап кына кал да— коткар Бүлмәсендәге әйберләр, тәрәзәләр рәшә эчендәге кебек кыеш- мыеш килеп төтәделәр дә юкка чыктылар.. Ул күзләрен ачып җибәрде... Башына ак колпак, өстенә ак халат кигән хатын-кыз: —Чү. чү. зинһар кыймылдамагыз!—диде. Икенчесе аның беләк тамырына шприц белән дару кертеп маташа И иде. —Хәлегез ничек? —Әйбәт... Ирекнен бөтен гәүдәсе рәхәт изри иде, әйтерсең, гәүдәсенең һәр күзәнәге татлы йокыга талган. —Мин аңымны жуйганмынмыни?—диде ул, нәрсә булганын белергә теләп. —Зыян юк,—диде терапевт хатын —Сез бик нык талчыккансыз. Тагын бер укол кадаганнан соң, аны «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән квартирасына кайтардылар, ятып ял итәргә куштылар. Ул шундук йоклап китте һәм өч сәгатьтән сон гына уянды Башы бераз томаланыбрак торса да, бер жире дә авыртмый, ә күңелендә... күңелендә Зәнфирә иде! Нишләп бәхилләшкән ул? Әллә кан киткәнме, нидер булганмы? Бәлкем Хәлимә барысын да әйтеп бетермәгәндер. Сәгать кичке сигез тулып килә иде. Ул кабаланып телефонга барды, бала тудыру бүлегенең номерын җыйды. —Алло-алло! Баллы Төбәктән Фәхруллина Зәнфирәнең хәле ничек? —Малай тапты,—дип жавап бирде ниндидер хатын-кыз. —Үзенең хәле ничек? —Әйбәт. Кем соң әле бу? Ирек жавап бирмәде. Ул исән, хәле әйбәт! Кара чәчләре тирләгән маңгаена ябышкандыр, йөзе ап-актыр, ягымлы итеп елмаядыр .. Ирек бернинди көнчелек хисе кичермәде. Димәк, ул барыбер аныкы, ул барыбер анын күңелендә. Алар мәңгегә кушылган, аеры яшәсәләр дә, барыбер бергә.. Ул анын исәнлегенә чиксез шатланды.. Капкалап алгач, Ирек бала тудыру йортына барып кайтырга кирәк дигән карарга килде. Зәнфирә анын игелек кенә теләвен нәкъ менә хәзер тоярга, терелү өчен көч алырга тиеш. Ул дәртләнеп бакчага чыкты, ал һәм ак төстәге нәркис, лалә чәчәкләре җыйды. Блокнот битенә мондый шигырь язды: Кибеттән алма, берничә шоколад алгач, редакция машинасында больницага китте. Аңа, бала тудыру бүлегенә күтәрелгәндә, кемнәрдер очрадылар, сәлам бирделәр, кем янына керәсең, дип сораштырдылар, ул елмаеп жавап бирде, үзе дә хәл-әхвәл белеште, әмма болар бөтенесе дә әһәмиятсез, жил кебек исеп кенә киттеләр, шундук онытылдылар Ирек, чәчәкләрне ишектән биреп, кемгә тапшырырга икәнен әйтте дә канатланып кайтып китте... Ике көннән сон аңа Зәнфирә чылтыратты. Анын таныш тавышын Ирек тын да алмыйча тыңлады. —Рәхмәт, Ирек... Ә шигырен...—Зәнфирәнең үксегәне ишетелде.— Шигыреңне укыйм да укыйм... Аны тынычландырырга, әрнүле уйларын куарга кирәк иде. —Хәлен ничек сон9 —Әйбәт. Ә малаем сиңа охшаган... —Ничек миңа охшасын инде ул? — Белмим... Ирек дип исем кушсак, ачуланмассыңмы? —Шатланырмын гына,—диде ул яшерен куану белән.—Ирек дигән нәрсә никадәр күбрәк булса, шулкадәр әйбәт бит... — Монда ашыктыралар, хуш!—диде Зәнфирә. Арыган, кәефе кырылган чакларда Ирек гел шушы сөйләшүне «Сонардын, кирәкми, димә син. Алар бит шыттылар жднымнан... Сөюебез сагышы бөркелә Яшьлекнең мизгеллек языннан.. Китмә син! Сонгы кат кул сузам, Өзмәче бәгырьне, кал туктап! Ал, зинһар! Кул жылын тоюга Жднланыр бу гөлләр шатлыктан Рөхсәт ит күнелемә ябарга— Сорамыйм мин синнән бүтәнне «Яшьлеккә, яшьлеккә!» ди хыял. Кем куып житкән сон үткәнне ’! Сәлам белән, синең мәңге гаепле кешең » хәтереннән үткәреп юанды. Бар чакта кадерен дә белмәгән әйберләрнең, югалткач, бәләкәй генәсе дә никадәр кадерле икән! Беренче июнь Иреккә әйтеп бетергесез зур шатлык алып килде. Әлмәт театры Болынкырда анын пьесасының премьерасын күрсәтте. Мона Мэлс абыйсы Иректән дә ныграк куанды. Ул төштән сон ук хатыны Нәфисә белән итгер-балыктыр. кыяр-помидордыр төяп килеп житте. Дүртләр тирәсендә Ирек Сөембикәгә дәште һәм ике хатын-кыз кичкә кадәр аш-суга маһирлыкларын берләштереп, уртак табын ижат иттеләр. Зал шыгрым тулы. Арсланов. Гаскәров. Шәвәлиевләр дә. алардан башка җитәкчеләр дә күп иде. Комедиянең карьеристларга, булыр-булмас җитәкчеләргә юнәлдерелгән көлү утын театр күп мәртәбәләр көчәйткән булып чыкты. Ирек, спектакльне карап утырганда, төп геройнын үз-үзен тотышы белән дә, холык-фигыле белән дә Шәвәлиевне хәтерләтүен күреп, хәйран калды. Ул һич тә аны күздә тотып язмады, әлбәттә, режиссер да Болынкырнын икенче секретаре турында берни белмичә куйган, бу очраклы туры килү иде Зөфәр Шәрипович өчен кыенсынудан Ирекнен колаклары ут янды, ул Ирек хакында «эт тә кеше икән, мине оятка калдырды бит* дип утырадыр кебек тоелды. Халык исә әллә шул геройнын таныш булуына, әллә әсәрне яратып, туктаусыз көлде, гөрләтеп кул чапты. Спектакль тәмамлангач. Ирек белән режиссерга, артистларга кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре бирделәр Мэлс абыйсы чәчәген тапшырганда, кулын күтәреп, халыкны тынычландырды —Бүгенге тамашада аңлаган кешегә сабак алырлык әйберләр күп,— диде —Ә аңларга теләмәүчеләр барыбер аңламаслар. Рәхмәт сезгә' Аңа зал шаулатып кул чапты Мәртәбәле конперт-спектакльләрдә тамаша оештыручыларга рәхмәтне идеология секретаре үзе әйтә һәм моны халык инде күптән белә иде. Бу юлы да сәхнәгә Шәвәлиев күтәрелде —Болынкыр тамашачылары исеменнән Әлмәт татар дәүләт драма театры артистларын, режиссерны һәм яшь драматургны бүгенге премьера белән чын күнелдән котлыйсы, аларга янадан-яна ижат уңышлары телисе килә,—дип башлады ул.—Театр коллективы әсәрне сәхнәләштерү өчен гаять зур тырышлык куйган, авторның кимчелекләрен дә яшерер дәрәжәдә тамаша оештырган Шул ук вакытта Сабитов үзебезнен жирле автор булганлыктан, ана кайбер тәнкыйть фикерләре әйтсәк тә. үпкәләмәс дип уйлыйбыз Күргәнегезчә, монда тормышыбыздагы кайбер тискәре типлар тәнкыйть уты астына алына. Ләкин алар хакыйкатьтән шулкадәр ерак ки. шулкадәр карикатура хәлендә ки. инде андыйларнын җитәкчелек аренасыннан киткәненә илле-алтмыш ел гына түгелдер Козыреклы фуражка, френч, галәфи чалбар һәм күнитек кигән Бы валов тибындагы персонажларның тәрбияви йогынтысы инде юк дәрәҗәсендә Киләчәктә авторга да, театрга да тормышка сизгеррәк карарга, бүгенге геройларны хәзерге көн авырлыкларын үз иңнәрендә күтәреп баручы гадел һәм намуслы партия работникларын гәүдәләндерү юнәлешендә эзләргә чакырасы килә. Сезгә тагын бер мәртәбә уңышлар, безгә ешрак килегез! Шәвәлиев залга карап сөйләгәндә. Ирек аның артка кушырып куйган кулларына игътибар итте Шәвәлиевнен куллары калтырый, бармакларын ул кая куярга белми, бер-берсе белән аралаштыра. бау ишкәндәй ишә. кыса, боргалый иде Халык таралгач, барысы да Ирекнен фатирына кайттылар Табын мул иде Сөембикә белән Нәфисә туктаусыз йөгерделәр, кыстый-кыстый сыйладылар, матур-матур тостлар әйтелде Жыр-бию. күнел ачу таңга кадәр дәвам итте Ниһаять, артистлар да. Мэлс абыйсы да китте, алар икәү генә калдылар Сөембикә өстәлләрне җыештырырга кереште Ирек аны биленнән кочып туктатты, күңелендәге кичерешләр давылын аңлатырлык сүзләр эзләде. Ләкин ул сүзләр табылмады, әмма нәрсәдер булырга тиеш иде. -Сөембикә... Сөембикә аңа буйсынучан күзләре белән йотылып карады —Әүем лә... —Язмыш безне юкка гына очраштырмагандыр —карышмыйк без аңа... —Мин сине анлап бетермим, Ирек абый. —Сина бергә булырга кирәк. —Кем белән? —Минем белән...—Ирек аны озак итеп иреннәреннән үпте. —Синен, Ирек, салгач, әзрәк нитеп китә торган гадәтең бар — Сөембикә бармагы белән чигәсенә күрсәтте. —Юк, Сөембикә,—диде Ирек, аңа гаять җитди карап —Син миңа күптән ошыйсын. Безгә өйләнешергә кирәк. —Ошаган өчен генә өйләнәләрме сон? Ирек кул селтәп куйды. —Ярар инде, миннән төче сүзләр көтмә син. Утны сүндерәм... —Юк, юк! Сөембикә ишеккә ташланды. — Нигә? Бераз дәшми торганнан соң, Сөембикә читкә караган килеш, акрын гына: —Син аның янына... больницага баргансың икән,—диде. —Кем әйтте? —Бөтен райком сөйли... Ирек башын түбән иде. —Бардым шул... —Бакчадагы чәчәкләрне алып баргансың... —Каян беләсең? —Аларны бит мин утырткан идем. —Гафу ит. Тик ышан: мин бары тик анын исән булуын гына теләдем... —Синен күңелен һаман анын янында... — Юк, дөрес әйтмисен. Мин анда түгел, ул минем җанымда! Аерылгысыз береккән.—Ирек, өстәлдән пычак алып, Сөембикәгә сузды:— Мә, әгәр булдыра алсан, өзеп ташла аны! —Аллам сакласын!—диде Сөембикә, ишеккә таба чигенә-чигенә. —Мин дә көчсез! Мин дә өзеп ташлый алмыйм! Жаннар кушылган, ә тәннәр аерым. Бәлкем язмыш синең белән очраштыру өчен шулай эшләгәндер? Сөембикәнең зәңгәр күзләре түгәрәкләнделәр, еш-еш тибрәлүче керфек очлары дымланды —Жанында урын булмагач... бергә яшәп булмый, Ирек. Булмый!.. Ирек, анын иңнәреннән кочып, колагына пышылдады: —Урын бар. Сина гына... Гөнаһлы ташламалар аша... Кушылыйк! —Мин куркам!!! —Нәрсәдән? —Белмим... Ләкин куркам! —Бар, кайтып кит алайса! Күземә күренмә!—Ирек утырды да, беләкләрен өстәлгә куеп, башын салды —Минем күнел кылларында кабат бер генә былбыл да сайрамаячак!.. —Сайрар, Ирек, сайрар... —Ул кыллар әлегә синен өчен генә торалар иде. Син булмасан, өзеләчәкләр һәм коточкыч фаҗига... —Нинди фажига? —Ялгызлык... Мәңгелек ялгызлык упкыны... Ирек ярты стакан аракы салды, авызына китерүгә, Сөембикә анын кулына китереп сукты, стакан өстәлгә чәчрәде. — Юк, юк, мин сине упкынга бирмим!—диде ул, анын битләрен, күзләрен кат-кат үбеп —Синен белән горурланырга тиешләр! —Кемнәр?—дип сорады Ирек, битараф тавыш белән. —Мин, без, бөтен халык! Син башкалар төсле түгел. Син язарга тиеш! Яз, яз гына! Мин сине ялгызлыкта калдырмыйм! —Алайса бүген үк минем белән каласын! -Юк! Ирек кинәт селтәнеп урыныннан торды да, йокы бүлмәсенә кереп, караватына капланды. Сөембикә, савыт-сабаларны юып, җыештырып бетергәч. Иреккә дәште: —Мин киттем, ишегеңне бикләп ят Ирек йокларга уйламаган да иде. Ул торып. Сөембикәне озатып куйды, әмма алар икесе дә ләм-мим бер сүз дә әйтешмәделәр... Иртән ул, китапханәгә чылтыратып, кичәге дорфалыгы өчен Сөембикәдән гафу үтенде һәм аны редакциягә чакырды. Сөембикә көттермичә килеп тә җитте. Аның йокысызлыктан күз төпләре күкшелләнеп тора, йөзе агарып калган иде. —Йә. ничек йокладын?—диде Ирек.—Ялгызын әйбәт булдымы? —Рәхмәт, әйбәт йокладым. Ялгыз йокларга күнеккән мин. —Син минем кичәге тәкъдимне салган баштан гына әйтте дип уйламагансындыр бит, Сөембикә? -Юк —Ждвабыңны әйт. Сөембикә озак кына дәшмичә торды, күз карашын нишләптер анардан яшерде. —Ашыкмыйк әле, Ирек. Син дә. мин дә ныклап уйлыйк.. Шуның белән сүз бетте. КПСС өлкә комитетының беренче секретарен каршылау өчен район дәррәү аякка бастырылды, көн белән төн бергә буталды Ирекләр район үзәге учреждение-оешма кешеләрен, мәктәп укучыларын алып барып, ферма торакларын тирестән арындырдылар, юдырдылар, агарттырдылар; һәр терлекченең эш урынына калайга, фанерга йөкләмәләрен, аларнын үтәлешен килограммнарда, центнерларда, процентларда яздылар. Сыерлар, симертүдәге маллар, бозаулар, дуңгызлар кер порошогы белән әйбәтләп юылды. Ирекнең кул астында финанс бүлеге һәм больница хезмәткәрләре иде. Шунда бер чая теллесе. — Иптәш Сабитов, бу дуңгызларның борыннарына иннек тигереп, битләренә кершәк сөртеп, каш-керфекләрен каралтып, әзрәк хушбуй сибеп, муеннарына төймә таксак, әйбәтрәк булыр иде бит'—диде. Бөтенесе шаркылдашып көлделәр. Иреккә көләргә ярамый иде, ул тешләрен кысып, читкә борылды һәм китеп барды.. Урамнардагы коймалар юылды, җимерелгәннәре төзәтелде, электртелефон баганалары, авыллардагысы гына түгел, юл буендагылары да кеше биеклеге югарылыкта известь белән агартылды. Район үзәге, бигрәк тә зуррак оешма, учреждение тирәләре кат-кат себерелде, кибет киштәләренә зур кунак килгән көнне тезү өчен халык гомер-бакый күрмәгән товарлар кайтартылды. Казан кунагының яратып ашаган ризыклары, яратып эчә торган эчемлекләре—бөтенесе-бөтенесе ачыкланды Иң оста пешекчеләр сайланып, аны ашату-эчертү урыннары билгеләнде, шуна җайланмалар эшләнде, команда бирелүгә, йөзләрчә кеше секунды-минуты белән дәррәү эшкә керешәчәк иде. Кунакның күңеленә хуш килердәй кыяфәтле һәм гадәтле иң чибәр, иң сылу кызлар кат-кат тикшереп сайлап алынды, аларга милли киемнәр тектерелде. Чачаклы сөлгеләр белән чәкчәк тотып, мәртәбәле кунакны шул кызлар каршыларга, ана хезмәт күрсәтергә тиешләр иде Ул атнада секретарь килмәде, ашыгыч рәвештә Л И Брежнев үзе Мәскәүгә чакырып алган, днделәр Тагын янадан-яңа күрсәтмәләр алынды. тагын ыгы-зыгы купты, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, хәрби боерык көткәндәй, югарыдан фәрман төшкәнне энәгә баскандай кыбырсып көттеләр, ашаулары—ашау, эчкәннәре—эчү, эшләгәннәре—эш, йокылары йокы булмады. Секретарь бу атнада да килмәде. Болынкырда гына түгел, күрше дүртбиш районда да шушындый хәл икән, өлкә комитеты секретаре аларга да барачак икән. Нервылар киеренке, күңелләрдә тынычлык юк, бөтенесен дә бер олы курку чолгап алган иде. Ниһаять, яна хәбәр ишетелде: алдагы атнаның җомгасы, бернинди үзгәреш булмаячак, диделәр. Дәүләт куркынычсызлыгы комитетыннан Дәүләтьяров үзенең ике сотруднигы белән килеп, кунак йортына урнашты. Аларны, Арсланов бүлмәсеннән башлап, автовокзалда, кибетләрдә һәм башка җәмәгать урыннарында күрергә мөмкин иде. Районда купкан әзерлек мәшәкатьләре белән турыдан-туры Шәвәлиев җитәкчелек итте. Шушы мәшәкатьләр аркасында КПСС Үзәк Комитеты Генераль секретаре Л. И. Брежневның «Кече җир» һәм «Яңарыш» китаплары буенча конференция уздыру кичектерелеп тора иде. Аны нәкъ менә өлкә комитеты секретаре килгән көнгә туры китерергә кушылды. Анын катнашачагын искәрттеләр. Бу хәбәр Шәвәлиевнең тагын ничә чәчен агарткандыр, бер Ходай үзе генә белә. Докладны Иреккә тапшырдылар. Чыгыш ясаучыларны әзерләү инструкторларга бүлеп бирелде. Зөфәр Шәриповичның эшләрне контрольдә тота торган калын кенәгәсе бу көннәрдә фамилияләр, башкарасы эшләр, үтәлү вакытын күрсәткән язулар белән аркылы-торкылы чуарланып бетте Ул үзе дә төс ташлады, һәркемне көнләштерерлек пөхтәлегекөязлеге нәрсәсендер югалтты, йокысызлыктан, көне-төне тарткалашудан куллары җиңелчә генә калтыранды, башы авырайды. Ниһаять, олы кунак иртәгә килеп төшәчәк! Зөфәр Шәрипович бүген иртәнге чәйгә дә кайта алмады. Ашказаны- нын борып алуы аны сәгатенә карарга мәҗбүр итте: ун тулып килә икән ич. Хәзерлек эшләрен соңгы мәртәбә тикшереп чыгу өчен унберенче яртыга шактый җитәкчеләрне чакырткан иде. Шуна күрә тамак ялгап алу өчен өенә ашыкты. Хатыны эштә иде, бер кашык сәйлүн чәен пешереп алды, дегет кебек каты итеп чәй ясады, лимон белән шикәр салып болгаткач, кабаланып, чынаягыннан гына шопырган иде, авызын пешерде. Ачудан чынаягын этеп куйды да кызулап залга чыкты. Баядан бирле күңеле нидер искәртә, нидер онытылган иде. Нәрсә? Инде бөтенесе кат- кат уйланды, Арсланов белән килешенде бит, югыйсә. Ул диванга утырды, үз-үзен тынычландырырга тырышты Нәрсә онытылды? Моңа җавапны салкын акыл гына табачак... Ләкин ерактан якынаеп килүче тытырдаган тавыш ана фикерен тупларга ирек бирмәде. Бу—вертолет тавышы иде. Зөфәр Шәрипович ниндидер начар сизенү белән телефонга атылды, Нәҗмиевне җыйды, ул исә буылып аңа җикерде: —Син кайда йөрисен’! Килеп төште бит! —Кем?!—диде Зөфәр Шәрипович, инде аның кем икәнлеген аңласа да. —Энәңнең башмагы!—диде Нәҗмиев, трубкасын атып. Димәк, аларны әзерлексез хәлдә каптыру өчен бүген секретарь капылт килеп төшкән! Ә «Кече җир», доклад, конференция? Чәкчәк тотып каршыласы кызлар?.. Ул өйдән, пуля кебек атылып, машинасына чыкты, кабызыйм дисә— ачкычы юк. Кабат йөгереп керде, өстәл өсләрен, әле генә үзе утырган диванны карады—таба алмады. Ачкычка әле медаль кадәр сары түгәрәк әйбер дә асылган, шул арада кая китәргә мөмкин? Ул, юләр кеше шикелле, өй буйлап чапты, хәтта йокы бүлмәсенә кереп, мендәрләрне атып-атып бәрде Хатыны кичә, каз мамыгы тутырып, яңа мендәр ясап маташкан иде, күрәсең, авызын текмәгән, анын йоны бөтен дөньяга чәчелде Зөфәр Шәрипович, шул йоннар арасыннан чыгып, тагын өстәл янына килде Тукта, бу нәрсә? Өстәлдә бөтен лимон тора. Ул бит аны кисеп чәйгә салган иде Чәшкесендәге калагын төптән кысыбрак күтәрсә— теге таккан сары шөлдере белән машина ачкычы килеп чыкмасынмы! Ул тагын урамга атылды, аэропорт ягыннан вертолет тавышы ишетелә иде әле Анын эченә җылы керде, бәлкем өлгереп тә булыр дип уйлады һәм. бик ашыгычта гына йөри торган иске елга аша турыга бәрдерергә уйлап, ярдан төште. Суы гомергә тездән күтәрелмәгән чокырмын уртасына машина чажлап керде дә гөпердәп сүнде. Ул. ачкычын борып, стартерын туктаусыз гүелдәтте—мотор кабынмады Зөфәр Шәрипович чарасызлыктан ике йодрыгы белән рульне куллары авыртканчы төйде.. Сикереп төшәргә тездән лай. сынар жан иясе дә юк. моннан да яман хәлнен булуы мөмкин түгел иде' Кинәт ул яр өстендә уйнаучы малайларны күреп алды, машинанын сигналын акыртты, ишеген ачып, кул изәде. Малайлар йөгерешеп килеп життеләр. алар шәрәтән иде. күкрәкләреннән лайлы суга керделәр Зөфәр Шәрипович. машинаны этәргә кушып, аларга кулларын болгый-болгый аңлатырга тотынды Шулчак... шулчак аның кулыннан ачкычы ычкынып китте һәм ике генә адым читкәрәк суга барып төште Ул: —Алыгыз инде ачкычны тизрәк!—дип өзгәләнде. Малайларның берсе дә кымшанмады, алар күтәрелеп көлделәр —Алыгыз инде, зинһар, ал!—дип үрсәләнде ул. төпкә бата-бата ерагаючы ачкычтан күзен алмыйча. Малайлар буйсынырга теләмәделәр, суда сикерешә-сикерешә шаркылдаштылар Ни гажәптер. ачкыч батмады, судан чыгып үскән бер уч күрән төбенә барып терәлде, агым тәэсирендә теге сары әйберсе селкенеп тора башлады Зөфәр Шәрипович шуңа төртеп күрсәтә-күрсәтә ялварды, алып кына бирегезче. дип үтенде, тыңламадылар Ахырда ул. аягы гаеп китеп, үзе шул лайлы суга барып төште, ачкычны эләктерде, кабат машинасына сикереп утырды, бер боруга, машина дәртләп кабынды һәм судан үкереп чыгып, ярдан менеп тә китте. Куллары, өсте-башы ялтырап торган ләпек булса да. ул бернигә игътибар итмәде, райкомга таба очты Анда халык җыелган, уртадан юл ачык, димәк, әле кунак килеп җитмәгән иде Зөфәр Шәрипович. машинасын читкә куеп, ишеккә таба йөгерде һәм йөрәге ярыла язды: райкомнын юан машинисткасы белән пенсия яшендәге бер күзле җыештыручы чачаклы сөлгеләрдә чәкчәк, ипи-тоз тотып торалар иде! «Кемдер мине яндыру өчен эшләгән!»—Шул уй анын миен көйдереп узды. Ул икенче катка таш баскычнын өч аратасын бер генә сикереп менеп килгәндә, каршысына чәчләре-башлары тузган Арсланов белән Нәҗмиев килеп чыкты -Менә ул. Шәвәли сволочь!—дип. авызыннан ут чәчте Арсланов - Син бит белгәнсен анын бүген киләсен! Ник яшердең?! «Белмәдем, честное партийное, белмәдем! Бу ниндидер аңлашылмаучылык!» дип кычкырырга теләде Зөфәр, әмма авызы ачылган килеш тартышты, тамак төбеннән бер генә тавыш га чыкмады. Арслановнын күзләре ерткыч җанварныкы төсле коточкыч зурайганнар иле — Мин сине хәер сорашыр!а чыгарып җибәрәчәкмен!—дип үкерде ул котырынып —Партбилетыңны бир. сволочь! Арсланов бугазыннан эләктереп алды. Зөфәр анын киселмәгән озын тырнакларының тәненә ертып керүен тойды. Нәҗмиев. маңгаена төшкән чәчләрен сыпыра-сыпыра йөгереп килеп, икесен дә сөзеп җибәрде, алар баскычтан аска мәтәлделәр. Зөфәр Шәрипович үзенең коточкыч тавыш белән кычкыруына тетрәнеп уянды, беркадәр вакыт, йөрәге дөп-дөп типкән хәлдә, һични анышмыйча торды Ин элек кесәсендәге ачкычын барлады, төш кенә күргәнлеген анлагач, җинел сулап куйды, маңгаендагы тирләрен сөртте Жир йөзендә бу минутларда анардан да бәхетле кеше юк иде! Ясап куйган чәе әле суынырга да өлгермә!ән. берничә минут эчендә шулкадәр кичерешләр аша узуына ул хәйран калды Зөфәр Шәрипович үзенә чакырылган җитәкчеләрнең һәрберсен күтәренкелек белән кабул итте. Төштән сон беренче кеше булып, район Советы башкарма комитеты председателе урынбасары килде. Анын берүзенә йөз төрле эш йөкләнгән иде. Зөфәр Шәрипович, барысы белән дә вакланып тормастан (чөнки ул бу мәсьәләләрдә азау ярган кеше), ат картасы турында белеште. Алар олы кунакның яшь тай картасына маһирлыгын, барган бер җирдә аны шуның белән сыйлауларын беләләр иде Ул суярга ничә тай әзерләнгәнлеген, аларнын кайда тотылуын, кемнәр суячагын, ыслаган кабан боты, каклаган казлар, кәрәзле баллар хәзерләнгәнен, мунча ягу һәм кертү тәртибен җентекләп сөйләп бирде. Район кулланучылар җәмгыяте председателе белән өстәл әзерләү, балык шулпасы пешерү, өстәлгә нинди балыклар кую, кайсы ризыкны кайчан бирү, эчемлек төрләре кебек нәрсәләр уртага салып сөйләшенде. ВЛКСМ райкомының беренче секретаре Әхнәф Шарифуллин белән мәдәният бүлеге мөдире Азат Харисов күңел ачу өлеше буенча җавап тоттылар. Соңгы кеше итеп, эчке эшләр бүлеге начальнигы чакырылган иде. Секретарьны каршылау, кунак итү. озату, иминлеген тәэмин итүнең адымын-адымга күздән кичерделәр. Ул инде Дәүләтьяровлар катнашында әллә кайчан эшләнеп куелган, кирәкле төймәсенә басуга, бөтенесе хәрәкәткә киләчәк иде. Ахырда Зөфәр Шәрипович: —Бөҗәкләргә каршы чаралар бармы?—дип сорады. —Ун күрүк әзерләдек,—дип җавап бирде майор. Былтыр Мәскәүдән зур бер министр килгәч, алар кичкырын бөтен җирне ыслап чыкканнар, ә инде ашап-эчеп утыра торган урынны агачлар арасында ерактан, берни сиздермичә, күрүкләр белән чебен-черкидән саклаганнар иде. Әз генә черки күренә башлауга, милиция начальнигы рациядән фәрман юллый һәм тирә-юньдә сыек кына, күренер-күренмәс төтен элпәсе барлыкка килә. Мәскәү кунагы рәхәтләнеп ашап-эчкәндә, су коенганда, аптырап: —Ничек сездә черки юк сон?—дип сорарга мәҗбүр булды. —Сез килгән хөрмәткә мин аларга ял бирдем,—дип көлдергән иде кунакны Арсланов. Соңыннан моны Зөфәр Шәрипович уйлап тапканны белгәч, Беренче рәхәтләнеп көлде, «башың ай-яй йомры синең!» дип мактады... Ул бүлмәсенә кабат беркемне дә кертмәскә кушты да Ирек кичә машинкада бастырып куйган докладны укырга кереште. Өлкә комитеты секретареның кичәдән бирле кәефе булмады. Аның язгы чәчүдән соң республика районнарына беренче чыгуы иде. Вертолеттан басуларнын торышы, чәчкән чакта җибәрелгән гөнаһлар уч төбендәге кебек ярылып ята. Игеннәр матур гына күтәрелеп килә, уҗым культураларының саргайган, сирәкләнгән урыннары кышкы салкыннар тиюе турында сөйли. Димәк, арыш, көзге бодай унышы былтыргыдан кайтышрак булачак. Аның каравы, яшел диңгез булып күтәрелеп килүче сабан ашлыкларының торышы күңелдә ышаныч уята. Бәрәнге, чөгендер, кукуруз басулары инде чүптән арындырылган. Чөгендер плантацияләренең һәрберсендә халык чәчүлекләрне эшкәртә, сабантуйларга кадәр кулын чишеп, җиңел суларга омтыла. Барысы да әйбәт кебек, әмма бу үстерелгән игеннәрнең күпме өлеше генә үзебездә калыр икән сон? Казахстанда. Ставрополь краенда. Волгоград өлкәсендә корылык. Мәскәүнен бөтен өмете бу тирәдә. Кичә КПСС Үзәк Комитетының авыл хуҗалыгы секретаре телефоннан шушы араларда икмәк мәсьәләсендә бик каты сөйләшүгә чакырачакбыз, бер ярым-ике план үтәргә әзер торыгыз, диде. Бу инде үстерелгән ашлыгына кул сыртын белән дога кыл, дигән сүз. «Без бит терлекләрнең баш саны буенча ин югары урыннарның берсендә торабыз, шулай булгач...» дип дәлилләр китерә башлауга. Үзәк Комитет секретаре ялгап алып китте: «Шулай булгач, без биредә хисапладык, итен дә. сөтен дә күбрәк сатачаксыз Халыкны туйдырырга кирәктер бит9 » Анысын һәркем белә. Тик нишләп гел безнен хисапка соң? Нефть ташкын булып бездән ага. ә шуна бәрабәр пычранган жирләр. кешесез авыллар кала. Кереме— тавыклар көләрлек. КамАЗга бик зур өметләр багладылар, аны төзегәндә күрмәгән нәрсә калмады. Хәзер завод конвейерыннан машиналар ташкын булып агыла, әмма көн үткән саен, берсеннән-берсе четереклерәк проблемалар тудыручы бу заводнын. Чаллы дигән бу шәһәрнен республикабыз өчен печтеки дә файдасы юк диярлек. Татар акылы төштән сон. дигәннәре шушы булды, ахрысы Безнен бүгенге көчәнүләребезне киләчәк буыннар ничек бәяләр тагын—анысы нәмәгълүм Болынкы аэропортында аны Арсланов. Гаскәров, Батталов каршы алды. Райком алдына сабантуйдагы чаклы халык жыелган. ул аларнын сәламләвенә башын ия-ия жавап бирде. Аэропорттан райкомга кадәр юлның асфальты, вак ташлары чыгар дәрәжәдә юылган, су белән сиптерел- гән иле. Ана бу нәрсә ошамады. Кая гына барсан да. артык кылану күзгә бәрелә, мондый нәрсәләр сине халык алдында кыен хәлгә куя. Кайчандыр республика җитәкчеләрен Казанга бер зур гына кинәшмәгә жыйгач. ул бу мәсьәләдә кайбер район җитәкчеләрен юмор беләнрәк. үз итеп кенә битәрләп үткән иде. Шул киңәшмәдә катнашкан Үзәк Комитет инструкторы соңыннан, кабинетка кергәч, туп-туры канәгатьсезлек белдерде —Сез болай әйтергә тиеш түгел идегез.—диде ул. бик житди итеп.— Әгәр сезгә кадер-хөрмәт күрсәтәләр икән—бу сезгә генә түгел, беренче чиратта, партиягә хөрмәт күрсәтелә дигән сүз. Халык өчен бу табигый халәткә әверелергә, аның канына сеңәргә тиеш! Кызлар кулындагы ипи-тоздан, чәкчәктән авыз иткәч, алар Арсланов бүлмәсенә керделәр. Биредә өстәл тулы ризык иле. —Бераз тамак ялгап алыйк,—диде Арсланов. Ул ашаудан баш тартты, шикәрсез-нисез генә ярты чынаяк чәй эчте. Батгаловнын хәлләрен сорашты. Җирдән мәңге аерылмас бу кешенең шактый нык бирешкәнен күреп, анын күнелендә кызгану хисләре уянды һәм ул шуны яшерү нияте белән. —Син. Гайсә Батталович. гел бер килеш торасын, әле яшәребрәк тә китмәдең микән?—диде Батталов аның сүзләрен эләктереп кенә алды: —Безнең яшәрү Иванның яшәрүе кебек инде ул. Барысы да. ниндидер хикмәтле сүз чыгасын сизенеп, ана төбәлделәр. — Анысы тагын нинди була? —Иван. Степан. Николай исемле өч дус булган. Гомер буе баш күтәрмичә эчеп йөргән чакта, бер мәлне Иван махмырлан үлеп киткән Урыслар бит мәетне безнен кебек көнендә кабергә илтеп тыкмый, берничә көн хушлашалар Менә Иванны жирләр көн житкән Исереп яткан Степан белән Николайны хатыннары, көч-хәл белән аякларына бастырып. Иванны соңгы юлга озатышырга җибәргәннәр Кергәннәр болар өйгә Ята икән Иван табутта Шоп-шома итеп кырындырылган. чәчләре таралган, үтүкләнгән күлмәккостюм китерелгән, өстенә хушбуйлар сибелгән Николай пышылдый икән дустына —Степа, карале юри генә Ваняны! Ничек матурланган, бит очлары алланып, яшәреп киткән! — Ничек яшәрмәсен?!—ди икән Степаны.—Уйлап кына кара: хәзер өч көн эчми бит инде ул! Бөтенесе күтәрелеп көлделәр. -Юри мескенләнә, әле безне ишекле-түрле куып йөртә ул.-диде Арсланов Конференцияне башлар вакыт җитте. барысы да залга атлады. Өлкә комитеты секретаре күренүгә, халык дәррәү басып кул чабарга тотынды. Ул баш иде. елмайды, күкрәгенә кулын куеп сәламләде, әмма алкышлар көчәй тәннән-көчәя генә барды, чөнки Арсланов үзе шапы-шопы кул 4. .к V.. м» чаба иде. Кул хәрәкәтләре белән туктарга кушулар да. йөзгә канәгатьсезлек билгеләре чыгарып баш чайкаулар да халыкка тәэсир итмәде, алар бары тик Арслановка гына буйсыналар иде. Ахырда секретарь утырырга мәжбүр булды, шуннан сон гына залдагылар акылларына килделәр. Арсланов конференцияне ачык дип белдергәч, трибунага чал чәчле, күкрәге орден- медальләр белән тулы ветеран чыкты. —Кадерле иптәшләр!—диде ул гажәеп көчле тавыш белән —Советлар Союзы Маршалы, ике мәртәбә Советлар Союзы Герое, Социалистик Хезмәт Герое. КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре иптәш Леонид Ильич Брежнев җитәкчелегендәге Үзәк Комитет һәм Политбюро составында конференциянең почетлы президиумын сайларга тәкъдим итәм! Залдагы бөтен халык басып, тәмам хәлдән тайганчы кул чапты. Аннары эшче президиум сайланды, көн тәртибе расланды, Арсланов доклад сөйләргә кереште. Каршыдагы һәм сул яктагы тәрәзәсез стенага буеннан-буена ат башы кадәр хәрефләр белән «Заманыбызның бөек әсәрләре» дип язылган, «Кече жир». «Яңарыш» китаплары ясалган, фоторәсемнәр, әлеге әсәрләрдән өзекләр, тагын әллә нәрсәләр урнаштырылган иде СССР дигән бөек илнен барлык төбәкләрендә миллионнарча кешеләрне жыеп, әлеге «гениаль» китаплар турында күкрәк суга-суга сөйлиләр, әле тагын ничә еллар сөйләрләр, тау-тау хезмәтләр язарлар, фәнни дәрәҗәләр, дәүләт бүләкләре алырлар. Менә бүген ул да. йөзенә үтә житди кыяфәт чыгарып, әнә шул трибунага күтәреләчәк. Әгәр кемнәрдер әвәләгән шушы ике брошюрага берәр төрле әдәби премия биреп куйсалар? Әйтик, Ленин премиясе Бу башка да сыярлык хәл түгел һәм. әлбәттә, ул кадәр ахмаклыкка бармаслар, әлбәттә, бирмәсләр. Әмма моның бездә булу ихтималы да бар! Иң хәтәре әнә шул ихтималлыкның яшәвендә! ... Быел февраль аенда ул Брежневка бик мөһим документка кул куйдырырга кергән иде. «Кече җир»нен әле чыккан гына чагы. Кул биреп күрешкәндә үк ул, күпме булдыра ала шулай елмаеп: —Леонид Ильич, сезне уникаль әсәрегез белән тәбрик итәм!— диде. Китапны әле укып чыгарга өлгермәгән булса да —Сезнең искиткеч политик тәрбияче икәнегезне «Кече жир» безгә тагын бер мәртәбә төшендерде,—дип өстәде. —Рәхмәт, рәхмәт,—диде Брежнев телен, кысан оясында жәнлек кытыршы әйбергә ышкынгандай, көч-хәл белән әйләндереп. Ләззәтле дулкынланудан анын авызы чап-чоп килде, ирен почмаклары елтырый башлады. Нинди гозер белән килүен әйтеп, документны кулына тоттыргач, Леонид Ильич алтын кысалы күзлеге аша кәгазьләргә төбәлде. Анын авыр иреннәре, бүселеп төшкән саллы ияк аслары бөтен битен аска тарталар, шума бирешмәс өчен ул мәче койрыгыдай калын кашларын тырышыптырмашып өскә күтәрә төсле тоела, ияк асларында, муенында сизрәгән марлянын өзелеп бетмәгән буй жепләрен хәтерләтүче үтә дә вак җыерчыклар сизелер-сизелмәс калтыраналар иде... Имзасын салгач. Брежнев, күзлеген кулына алып, кая куярга белмичә уйланып калды, аның бу вакытта өстәлгә төбәлгән карашы бик житди иде. Ахырда ул дөрес рекогносцировка ясап, күзлеген ышанычлы урынга куйды да, жинел сулап, авызын шапылдатты Секретарь, документны алып, кат-кат рәхмәт укыды, аны кунакка чакырды, татарстанлылар сезне көтәләр, диде. —Да-һ-а,—диде Генсек.—Аһандый таһарихи ваһакыйга буһулырга мөһемкиһин... Анын чап-чап килгән авызыннан теленен шыштырдап йөрүе ишетелгәндәй булды. Кинәт Леонид Ильич як-ягына каранды, күзләрендә ниндидер наянлык очкыннары чагылды һәм ул имән бармагы белән аны үзенә чакырды. Торып якын барудан бүтән чара калмады. Брежнев кесәсеннән елтыравыклы нәни тартма чыгарды да иелеп ачарга кереште. Шулчак секретарь нишләптер анын колакларына игътибар итте: алар пластмассадан ясалгандай хәрәкәтсез һәм төссез иде. Ниһаять. Леонид Ильич теге әйберне алып, анын учына салды. Бу—кыйммәтле ташлардан медальонга охшатып эшләнгән ядкарь булып чыкты. Аны туры тотсан, Брежнев сурәте, бераз авыштырсаң. Мәскәү Кремле искиткеч төсләр белән балкый иде — Коһостя Чеһерненко әһәллә ниһичә бүһүләгеһемне таһартыһып аһалды иһинде.—Леонид Ильичның әле генә елап туктаган кешенекедәй янгыраган һәр сүзе күкрәгеннән зур егәр белән этелеп-этелеп чыкты — Коһостя күһүрсә. моһонысын да эһеләктеһерәчәк Генеральный сүзләрендә хаклык бар иде. Әле дә күз алдында. СССР профсоюзлар съездында булса кирәк. Брежневка ниндидер сувенир тапшырдылар. Ул президиумда, гадәттәгечә. КПСС Үзәк Комитеты секретаре. Политбюро әгъзасы Константин Устинович Черненко белән янәшә утыра иде Сувенирны Леонид Ильич тотып карый башлауга, аны Черненко шартлатып тартып алды ла читкә куйды. Съезд делегатлары да, чит ил кунаклары да моңа бик сәерсенделәр, залдан жинелчә генә пышылдау дулкыны узды. Шулчакта анын артында гына пышылдашканнары бүгенгедәй хәтердә калган —Ул аның сувенирын түгел, чит ил җитәкчеләре бүләк итеп биргән машиналарын алсын иде... —Кырыктан артык диләрме? —Алтмыштан арткан инде... Шулчак ишектә аның ярдәмчесе күренде Брежнев анын кулыннан ядкарьне тартып алды да ялт кына кесәсенә салды һәм авыз эченнән генә: —Уһурыныңа сең!—диде. Ярдәмчесе өстәлгә кәгазьләр китереп салды — Гафу итегез, ашыгыч эш килеп чыкты. Секретарь хушлашып ишеккә таба кузгалуга. Брежнев аны туктатты. —Сеһез ниһиндидер доһокументка иһимза киһирәк диһигән иһидегез бугай?.. —Сез аңа кул куйдыгыз инде. Леонид Ильич —Яһарый аһалайса. Ишекне япкач та, ул әле генә үзе кичергәннәрдән айный алмыйча, бер тын хәрәкәтсез торды. Илнең көймәсен кемнәрдер каядыр никтер алып баралар, әмма ул рульдә дә түгел, хәтта беркем дә түгел—бусы бәхәссез иде... ... Көчле алкышлар аны күңелсез хатирәләрдән коткарды. Арсланов әле һаман доклад укый иде. Ул. костюмының җиң очын югарыга җыерып, алтын сәгатенә күз төшерде. Бер сәгать вакыт үткән' Арсланов үзе укыганнарга үзе ышанамы әллә тагы?! Очынуын гына кара. Нигә дип очына? Берсе дә чын түгел бит. Ил буенча ялган өстенә ялган Шулай булгач, без—халыкнын юлбашчылары булып саналучылар, чынында кемнәр сон? Ул үзе дә соңыннан хуплау сүзе белән чыгарга мәҗбүр. Ялганның маңгаена югары сыйфат билгесе сугачак. Шулай бара бирә. Егерме елдан коммунизм була, дидек. Уналты ел үтте. Кайда ул коммунизм дигән җәннәт? КПСС Үзәк Комитеты уздырган идеология работниклары киңәшмәсендә, былтыр бугай, бер мөхтәрәм профессорны, ревизионист, оппортунист дигән ярлыклар тагын, марксизмленинизмга һәм социализм казанышларына яла ягуда гаепләп, трибунадан куып төшерделәр Чыгышының мәгънәсе болайрак иде: Безнең югары үскән социализм дип атаган җәмгыятебездә халык массаларын яшерен формада эксплуатацияләү хөкем сөрә. Изүчеләрнең беренчеләре—халык җитештергән байлыкларны күп мәртәбә кыйммәт хак белән үзенә сатучы спекулянтлар. Икенчеләре—эшләмичә төрле юллар белән халык җилкәсен кимерүче әрәмтамаклар. Өченчеләре—югары урыннарда утырып, бернинди законнарга буйсынмыйча, ил байлыгыннан нәфесләре күпме тели— шулкадәр файдаланучылар. Чыгышынын шушы өлешенә килеп җитүгә, аны өреп кенә төшерделәр, социализмда мондый нәрсәләр юк, дошман сүзләре болар, дип чыраена төкерделәр. Дөреслек хәтәр нәрсә шул! Ил табигатенең катастрофик төстә җимерелүе дә, җинаятьчелекнең елдан-ел үсүе дә, халык сәламәтлегенең какшавы да, башкасы да яшерелә. Димәк, дөреслектән куркабыз. Дөреслектән гаеплеләр кача, ләбаса! Үз гомереңне күз буяуга әрәм итү ифрат та аяныч, әлбәттә. Ләкин иң хәтәре ул түгел әле. Ин хәтәре—кешеләрнең акрын гына шуңа күнегүендә. Без халыкның йөрәк тамырына ялганны наркотик итеп бирәбез, ә ул намус-вөҗданны үтерә. Сиздермичә генә вөҗдансызлар җәмгыяте барлыкка килә. Ә вөҗдансыз кеше өчен бернинди изге әйберләр дә, хәтта ата-ана да юк: ул талый, көчли, урлый, суя. Ана—улны, ата—кызны белми торган мәхшәрнең хәвефле билгеләре инде бүген үк сиземләнә. Аны тырыша- тырмаша күрмәскә омтылуыбыз белән без хаталарыбызны тагын да тирәнәйтәбез. Күп тә үтмәс, аферистлар, караклар, талаучылар, үтерүчеләр, һәртөрле вәхшиләр ил корабын басып алырлар, аның байлыкларына хуҗа булып, теләгәнчә туздырырлар, эшләүче халык хәерчелеккә һәм үлемгә дучар ителер... Бу инде тамырларын шул дәрәҗәдә тирәнгә җибәргән, бөтенесе бергә шул дәрәҗәдә чуалган ки, моны туктатыр көчләр юк: югарыдагылар аны теләмиләр, түбәндәгеләрнең берише төрле юллар белән югарыдагылар шикелле яшәргә омтыла, икенчеләре—алар күпчелекне тәшкил итә—инде тәмам арыган, алдаулардан туйган, әйбәткә өметен өзгән, гаделсезлекләр белән тарткалаша-тарткалаша яши бирә.. Соңгы вакытта аны мондый уйлар торган саен ныграк борчый башлады Аны гына түгел, Мәскәүдә очрашкач та, гел шул хакта сүз куба. Тагын түшәмнәрне күтәреп кул чаптылар. Доклад бетте, Шәвәлиев беренче чыгыш ясаучыга сүз бирде һәм шуннан сон тәнәфес булачагын искәртте. Арсланов, кызарынып, мышкылдап, янәшә менеп утырды. Ул кырык минутлык докладны, өлкә комитеты секретарена ошарга тырышып, төп тексттан чыга-чыга укый торгач, бер сәгать егерме минутка сузган иде. Секретарьның нәкъ әнә шуна ачуы килде, докладны мактап юри генә булса да ләм-мим бер сүз әйтмәде. Арсланов үз янына чүмәшүгә, ана сырты белән янтаеп, артта утыручы Батгаловка борылды, тегесе иелеп, колагын куйды. —Себерке бармы?—диде ул пышылдап. —Әзер, пешерелгән... Аларнын күз карашлары очрашып алды, икесе дә серле елмаештылар. Гайсә Батгалович шушы берничә секундлык сөйләшүдән һәм күз карашыннан барысын да аңлады. Димәк, Беренче бүген анын аланында куначак. Ә аланда бөтенесе әзер. Хәтта яңа чабылган печәннән шалаш та корып куелган. Мунча да ягылган. Каен себеркесенең дә мәтрүшкә, бөтнек, юкә һәм имән ботаклары кушып бәйләнгәне, былтыргысы, быелгы май аеныкы, июньнеке... Эт тешләшми танышмый, дигәндәй, аларнын дуслыгы да кызык кына башланган иде. Бик күп еллар элек чарасызлыктан өлкә комитетына ул махсус килгән иде. Беренче секретарьга керү мөмкин түгел, бер-ике ай көтәргә кирәк, диделәр. Гайсә өченче секретарь белән таныш иде. Элгәре аңа үтеп керде, хәлне аңлатты, миңа беренче кирәк, диде Төштән сон кергән иде. кабул итү бүлмәсендә кичке алтыга кадәр утырды Беренче һаман бүлмәсеннән чыкмады. Гайсә орден-медальләрен тагып килгән иде, коточкыч тавыш күтәрде, әгәр кабул итмәсә, тәрәзәдән сикерәм. дип куркытты, туктаусыз медальләрен чылтыратты. «Победа» машинасы көтеп тора, милиция белән сөреп төшерсәләр дә, болай да кайтып китәсе. Бәхетенә, аны кертеп җибәрделәр. Беренче ак күлмәктән, кара галстуктан, җиннәрен сызганган, алдында бер өем кәгазь... Күрешкәч, утырырга кушты. Гайсә утыруга, ручкасын алып, кәгазьләренә иелде —Сөйләгез! Сизелеп тора, Беренченең аны тыңларга уенда да юк. Нидер эшләргә кирәк иде. Гайсә папкасын ачты да, юри ручка тотып, шунда иелде. Сөйләгез, кыенсынмагыз...—диде бүлмә хужасы, һаман кәгазьләреннән аерылмыйча. Шактый вакыт узды. Секретарь башын күтәрде Аптыраудан аның кашлары җыерылды, төксе тавышы яңгырады —Нишләп сез гозерегезне әйтмисез9 ! —Син бит мине тыңламыйсың, апаем! Гайсә юри авылча «син» дип, «апаем» дип. аны жиргә төшерергә теләде. —Гафу итегез...—Беренче секретарь, башын бераз кыйгайтып, ана төбәлде —Минем беркемне дә кабул итәргә мөмкинлегем юк. Инде кергәнсез икән, сөйләгез. Тик зинһар тизрәк!. Булган булган икән, бүлмәсенә сыер килеп кергән шикелле булсын инде дип, Гайсә турыдан ярды: —Авылдан яшьләрне качырып бетерәбед бит, әнәгеднен койрыклары!.. Йөзенә ком сиптеләр диярсең, Беренче башын артка алды, күзләрен ешеш йомып, әлеге сүзләрнең мәгънәсенә төшенергә теләде. —Мин нишли алам сон? — Күп нәрсә эшли аласың! Менә минем калхудда җиде авыл —Ул юри авылча кимәлдә алып китте Аксак икәнен күрсәтү өчен, бүлмә буйлап хәтәр генә титаклап та килде —Араларында кышын да. жәен дә батып үләрлек ие. Удебеднен көч белән жөрерлек иттек Салам түбәле ат абдарларын, читән фермаларны, үдебед сәмән кирбече сугып, әтәш- мәтәш китердек. Клублар адәм ыстырамы! Башта римутлатмакчы идем, юк, минәйтәм, күпме әүкәләсәң дә. пешергән боткадан ярма ясап булмас. Бәлтерәп йөрдем-йөрдем дә. пычагым да кыра алмагач, ишле-сыңарлы аякларым белән сина килдем, апай. Дүрт жөд чакрым җирдән. Хәдер артка ак жон чыкты, көсәнү файдасыд—сәмән кирәк!— Гайсә, баш һәм имән бармакларын бер-берсенә ышкып, ана таба сузды Бүлмә хуҗасының йөзе яктырып китте Батталовнын сөйләвен тыңлагач, туган авылы, әтисе белән әнисе исенә төшеп, күңелендә инде күптән көл астына күмелгән сагыну хисләре көйри, кайнарлана башлады —Клублар төземәкче буласызмыни? -Нәкъ өстенә бастың, апаем!—Гайсә куануыннан сикереп үк торды — Иччугы калхуд үдәгенә ике ыятажлы сарай салып куясы иде. Ду килсеннәр, туйганчы мачамайлансыннар ие шунда. — Проект кирәк бит ана. — Бар, апаем, бар! Проекты да, бүтәне дә бар! Гайсә, папкасыннан сөйрәп чыгарып, бер кочак документ бирде Бүлмә хужасы аларны җентекләп, хәтсез озак карады, Гайсә тын да алмыйча, керфек тә какмыйча, шым гына утырды. Ниһаять. Беренче башын күтәрде, учлары белән йөзен сыпырып куйды —Әгәр акча бирсәк, кайчан була, ничек дисез әле., сарай? — Көдгә өлгертәм! Секретарь ышанмыйча башын чайкады —Өч айдамы? Ай-Һай... Кулымны кисмәгә бирәм! Әйдә бәхәс, апаем9 ! Ул көлә-көлә кул бирде дә —Документларыгыз миндә калсын. Үзегез иртәгә уңда килерсез,— диде. Гайсә хәйләкәр иде. ул үзенен бу кешенең күңеленә инде үтеп кергәнлеген аңлады Шуна күрә, камыр әвәләнгән, шишараны кызган мичкә тыгарга ашыкты: -Син мине. апай, ябешкәк икән бу. мисыр хәерчесе, димә -Ул юри як-ягына каранып алды.—Жуарга кирәк бит инде моны, нәплүәйть дөньясына! Секретарь, әвендәй гәүдәсен селкетеп, тыела алмыйча көләргә тотынды, кулъяулыгы белән күз яшьләрен сөртә-сөртә көлде. Гайсә кызуны өсти торды: —Гүли исертә торган әче бал кирәкме? Чемердәп тора, ишелеп кенә төшәсең, апай. Кымыд та бар. —Кымыз? Каян алдыгыз аны? —Үдебед җасыйбыд. Яшниге белән машинада утыра. Кымыд барда кыдык бар дигән бит бабайлар. Юк. секретарь аны һич тә болай гына җибәрергә теләмәде. Бу кеше янәшәсендә чакта аның күңеле кымырҗып, әллә нинди ләззәтле тойгылар кичерә иде. Ул Батгаловнын кайда булачагын сорады да, ике сәгатьтән машина килеп алыр, кымыздан бүтән әйбер кирәкми, диде... Иртән Беренче янына чиратсыз гына кереп киткәндә, кабул итү бүлмәсендә торучы түрәләрнең чәнечкеле чыбыктай күз карашларына сөртенеп, чак кына егылмады ул. Мәдәният сарае төзелешенә акча бүленгән иде инде. —Ачу тантанасына мине чакырырга онытма, Гайсә Батгалович!— диде секретарь саубуллашкан чакта. Ул сүзендә торды: үзе дә йокламады, башкаларны да йоклатмады, өч ай дигәндә тәки ике катлы мәһабәт мәдәният йортын төзетеп бетерде. Өлкә комитеты секретаре аны күреп хәйран калды. Рәшәткәле тимер коймалар, чәчәкле газоннар, зәңгәр чыршылар, карагайлар, нарат, каен, юкә агачлары... Мәрмәр баскычлар, пыяла стеналы якты фойе, дүрт йөз урынлы тамаша залы, китапханә, никахлашу бүлмәсе, киң һәм якты коридорлар, зур агач тартмаларда үсеп утыручы яшел пальмалар, үрмә гөлләр... Иң гаҗәбе шунда, бу күркәм бинаны әллә каян килгән төзүчеләр түгел, ә колхоз осталары үз куллары белән салганнар. Төзүчеләр белән секретарь аерым гына, озаклап сөйләште. —Акча гына бирегез,—диделәр алар —Әгәр Кавказдан килеп бездә эшләп йөрүче кара халыкларга түләгән кебек түләсәгез, без сезгә тирестән боламык та ясап күрсәтә алабыз. Ирек конференциянең беренче өлешенә кермәде, ерак авылдан килгән ветеранга чыгыш язарга булышты. Тәнәфестән сон ул иң алгы рәткә кереп утырды һәм, президиумга күз төшергәч, тамашага хәйран калды. Арсланов танырлык түгел иде. Ул туктаусыз чәчен сыпыра, кулъяулыгын алып, авыз-борынын сөртә, әледән-әле галстугын рәтли, костюмын тартып куя, үзе белән янәшә утыручы өлкә комитеты секретарена, йөзе белән залга туры торганда да күз бәбәкләре читеннән шуңа карый. Ул елмайса, елмая, ул ачуланса, ачулана, ул битараф караса, ул да битараф карый, кул чапса, кул чаба. Арслановны әйтерсең лә урындыкка түгел, кыздырылган табага удыртканнар иде. Ул туктаусыз кыбырсый, әле бер якка, әле икенче якка чайкала. Аның тәненең һәр күзәнәге, һәр төге шул өлкә комитеты секретаре турында гына уйлый сыман, шуның каршында нишләргә белми, күз бәбәкләре өзлексез сикергәли иде. Кунакка сүз бирер алдыннан, Арсланов районный барлык хезмәт ияләре исеменнән аңа, юк вакытын бар итеп, безгә килгәнлеге өчен, чиксез рәхмәт белдерде һәм аның килүе район тормышында һичшиксез зур борылыш ясаячак, диде. Шул сүзләрне әйтүгә, кулларын баш очына ук күтәреп, шапы-шопы чабарга кереште, ана бөтен зал кушылды. Өлкә комитеты секретаре, аңа борылып, йөзенә канәгатьсезлек билгеләре чыгарып, нидер әйтсә дә, Арсланов кул чабудан туктамады, ул туктамагач, зал да туктый алмады. Ике-өч минут дәвам иткән бу алкышлар вакытында Казан кунагы кып-кызыл булды. Трибунага чыккач, ул бу хакта ә итм и дә кала алмады, шактый артып китсә дә, күрсәткән хөрмәтегез өчен рәхмәт, диде. Анын чыгышы тәмамлангач. Арсланов тагын кат-кат рәхмәтләр әйтте, партия эшендә ижади уңышлар, гаилә бәхетләре теләде, эчтәлекле, районны перспектив киләчәккә юнәлтә торган чыгышы киләчәктә партоешмалар эшчәнлегендә кулланма булыр, аны тормышка ашыру буенча ашыгыч төстә конкрет чараларны эшләнер дип ышандырды Үзебезнен халык алдында кулын да иренеп кенә күгәрә, сүзен дә ашыкмый, салмак кына сөйли торган Арслановнын өлкә комитеты секретаре янында туктаусыз өтәләнүен һәркем күреп-анлап торды... 19 хырда, кат-кат сөйләшкәннән сон. Сөембикә кияүгә чыгарга ризалык бирле. Бу хәбәрне әти-әниләре дә, Мэлс абыйлары да бик куанып кабул иттеләр. Сөембикәләр авылына барып, аны сорап кайтканчы, чакыру кәгазьләре таратканчы, һәр ике якнын якын кешеләренә бүләкләр юнәткәнче, азык-төлек, эчемлек кебек әйберләр юллаганчы, туй киемнәре тектергәнче, тәгаенләнгән вакыт килеп тә житте. Туй мәжлесен, әлбәттә, авылда, төп йортта июль аенын сонгы җомгасында үткәрергә булдылар. Ишек алды уртасына брезент корылып, тактадан утыргычлар, өстәлләр ясалды. Электр чыбыклары сузып, зур-зур лампочкалар эленде, бөтен жиргә яшь каен ботаклары беркетелде Аллы-гөлле тасмалар, кабартылган шарлар белән бизәлгән машиналар, бер-бер артлы тезелешеп. Баллы Төбәк урамнарын әйләнгәч, авыл Советы бинасына никахлашу тантанасына килеп туктады. Ул төгәлләнеп. Бөек Ватан сугышында ятып калганнар истәлеге булган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре салгач. Хәйри белән Гөлжамал йортына Сөембикә килен булып төште.. Кунаклар, авыл гадәте буенча, көтүләр кайтып, сыерлар савылып беткәч кенә җыйналдылар. Туй кичке тугызынчы киткәч башланды Болынкырдан килгән кунаклар арасында райком, редакция кешеләреннән, шул исәптән, икенче секретарьның булуы өйләнешүчеләрнен дә. туинын да абруен күгәреп жибәрде. Шәвәлиев. аларны котлап, райком исеменнән кыйммәтле сервиз тапшырды Ул, беренче тәнәфестә Ирек белән Сөембикәне икесен дә кабат котлап, бәхетле тормыш теләп, кайтып китте Туй гөрләде генә, тост арты тост әйтелде, җырланмаган җыр. биелмәгән бию калмады. Мәҗлесне алып баручы Мэлска аны өч мәртәбә ябарга туры килде Чөнки күңелләр тәмам тулышкан, дәрт-хисләр югары ноктасына күтәрелгән, кунакларның һаман җырлыйсы, биисе килә иде Әлбәттә, Мэлс шушынын белән мәҗлес тәмам дигән сүзне әйтмәде, әмма анын соңгы тосты аңлаган кешегә инде туй азагына җиткәнлеген бик ачык сиздерде. Кыскасы, барысы да канәгать булды, сәгать өченче яртыда өйдә Ирек белән Сөембикә генә калды Инде утлар сүнсә дә. яктыра башлаган бүлмәдә Сөембикә элгән пәрдәләрнең ышыклавы астында алар уртак караватка аудылар. Кай арада йоклап киткән булгандыр. Ирек күзләрен ачып жибәрде Ул. түшәмгә төбәлгән хәлдә беркадәр ятканнан сон. тагын әз генә черем итәргә ниятләп, күзләрен йомды Ләкин йөрәгенең читен пычак белән телеп-телеп алган шикелле бер тойгы аңа йокымсырарга ирек бирмәде. Ул. нәрсәдәндер курыккандай, башын Сөембикәгә габа борды Анын бил турына гына одеал ябылган шәрә гәүдәсе ястык-мендәрләрдә нәфис булып таралып ята иде. Иректә әллә нинди исерткеч жылы тойгы кузгалып куйды. Ул Сөембикәгә якыная башлады, әмма, нәрсәгәдер кадалудан курыккандай, кире чигенде һәм, караваттан төшеп, стена буендагы урындыкка барып угырды. Әллә анын төшүен сизеп. Сөембикә кыймшанып куйды, йокы аралаш тәмле киерелеп, аякларын бераз бөкләгән хәлдә, аркасын Ирек ягына куеп ятты Анын одеалы тезләренә ^к шуып төшкән иде Бу шома озын муенны, түгәрәк иңбашларны, билгә таба А нечкәреп килүче гәүдәне, билдән сон түгәрәкләнеп торучы янбашларны ул хәзер анлаешсыз бер тойгы белән күзәтте Алар һәммәсе дә Ирекнеке, мәнгегә аныкы, шул ук вакытта ул бу гүзәл тәннең үзенеке генә булмаганлыгын да аңлаган иде. Аның бөтен барлыгы караватка омтылды, шушы ак жәймә өстендә аны көтеп ятучы кайнар, ягымлы Сөембикәне иркәлисе, кочасы, шашып үбәсе килде. Әмма ниндидер көч, ниндидер усал, әшәке әйбер аны җибәрмәде. Ирекнең күңелендә чиркану һәм рәнҗү уятты. Сөембикә шулчак чалкан әйләнде, анын матур түгәрәк күкрәкләре пәрдәләр аша кергән алсу нурда пешкән алмадай күренделәр. Менә ул, керфекләрен сирпеп, түшәмгә, аннары Иреккә бер генә карап куйды да тагын күзләрен йомды. —Сөембикә ..—диде Ирек, сыкранулы хәлсез тавыш белән —Бу ничек була сон бу? Мин бит... Син мина әйтергә тиеш идеи... Ул, күкрәгеннән ниндидер кайнар нәрсә күтәрелеп, сулышын кысуын тойды. —Мин гомерем буе хыялландым, сафлыкка омтылдым. Менә хәзер, бүген моны... анлата аласынмы? Сөембикә селкенеп тә карамады, керфекләрен ачмады. Ләкин юка тире астында анын күз алмасының калтырап хәрәкәтләнеп алуы ачык сизелде. —Син бит йокламыйсың... Син әйтергә тиеш. Бу болай кала алмый... Ирек бүтән ана карарга теләмәде, берни күрмәс күзләре белән, тәрәзә каршына басып, пәрдәдәге бизәкләргә төбәлде. Өйдә шактый вакыт тынлык хөкем сөрде. Ләкин бу изрәүдән, йоклаудан туган тынлык түгел, ике йөрәкнең әрнүле тибүеннән, күңелләрендәге җәрәхәтнең сулык- сулык сызлавыннан иде. —Мин мондый әйберләрне гафу итә алмыйм, Сөембикә. Син минем ни әйткәнемне аңлыйсынмы?! Мин гомер буе беркемне дә алдамадым, ә үземне бик күп алдадылар. Мин барысын да кичердем. Ә менә бусын кичерә алмыйм! Дәш, ник дәшмисең?!—диде ул, Сөембикәне иңбашыннан селкетеп. Шулчак Сөембикәнең ияге кинәт асылынып төште, аннары калтыранакалтырана күтәрелде, тагын төшеп китмәсен дигәндәй, ул аскы иреннәрен теше белән кысты, анын бөтен чыраена сызлану, әрнү, газап билгеләре чыкты. Сөембикәнең кашлары җыерылды һәм ул, күзләрен ачмаган килеш, бөтен гәүдәсе белән дерелдәп, очкылык тоткандай хык- хык итеп үкси башлады; шул арада, одеалын тартып, шәрә күкрәкләрен капларга да өлгерде. Күпме генә тавыш-тын чыгармаска, елавын күрсәтмәскә тырышса да, аның авызы ачылып китте һәм тамак төбеннән әллә нинди кызганыч, аһырган кебек тавыш ишетелде. Анын инде хәзер күзләре мөлдерәп түгәрәкләнгәннәр, керфекләре яшькә чыланып, учма- учма булып оешканнар иде. Ирек акылы белән аны кызганырга, иркәләргә теләде, әмма үз- үзен мәҗбүр итә алмады, күнеле буйсынмады Шул ук вакытта Сөембикәнең әрнүле йөзенә карап тору да кыен иде. Ул, аркасын куеп, анын янына утырды. —Бүген еларга соң инде,—диде Ирек кырыс тавыш белән.—Син бит тозакны алдан ук сала-сала килгәнсең. Мин каптым. Ник алдадын син мине? Сөембикә хәзер ынгыраша-ынгыраша, сузып-сузып елый иде инде. Ләкин бу һаман да тавышсыз елау, берәрсе тәрәзәдән тынлап торса да, берни ишетә алмаслык тыелып елау иде. Сөембикә тышка чыгасы барлык әрнүен, аһларын эченә томалады. Шуна күрә үксегәндә анын бөтен гәүдәсе калтыранды. —Хәзер өйгә әниләр кайтачак,—диде Ирек.—Син җавап бирергә уйлыйсынмы? Ни әйтим сон мин сина?!—диде Сөембикә, күз яшьләре аша. —Мин синнән бер генә әйбер сорыйм: ник алдадың? —Нәрсә ДИП? Нәрсә дип?! Ирек ярсып сикереп торды.—Нигә мина кадәр икенче кеше белән булганыңны әйтмәдең?! Сөембикә кинәт елаудан туктады, терсәгенә таянып торып утырды. Аның чәчләре тузгып, иңбашларына, муенына төште. Ул аларны кулы белән артка таба сыпырып куйды да: —Ә син сорадыңмы сон?—диде. Ирек ачудан тешләрен кысты. —Бала-чага булма, Сөембикә! Мондый әйберне сорамыйлар. Син үзең әйтергә тиеш идең. —Ә менә мин әйтә алмадым! Аялыйсынмы, әйтә алмадым!— Сөембикә кычкырып елап җибәрде. —Нишләп әйтә алмадын?!—Ирек аны, ике инбашыннан тотып, дер-дер селкетте.—Нишләп әйтә алмадың?! —Курыктым, Ирек! Синсез калырмын дип курыктым. Үтер, кис, ас! Курыктым!...—Ул мендәренә капланып төште һәм ярсый-ярсыи елый башлады, иңбашлары, бөтен гәүдәсе дер-дер калтыранды Шулчак, Ирекнең ачуы бераз басылып, күңелендә Сөембикәгә карата шәфкатьлелеккә охшаган җылы хис уянгандай булды. Әйе, ул дөресен әйтә. Ул Ирекне ярата. Аны яратмаса, югалтудан курыкмас иде. Ул усал ният белән түгел, бары тик анын белән бергә булу өчен гөнаһын яшергән Ләкин бит ул азагын да уйларга тиеш иде. —Ә мин? Мине уйладыңмы син?—диде Ирек, инде шактый йомшак тавыш белән. —Уйладым, Ирек. Мин син аңларсың дип өметләндем. —Нәрсәне аңлармын? —Мин аңлатканны —Миңа бернинди дә аңлату кирәкми. Мин бары тик бер әйберне беләм: син мине алдадың! Син бит, беренче танышкан көнебездән башлап, шуны чамалап йөргәнсең. —Юк. Ирек, ышан: мин синең хатының булырмын дип сонгы вакытларга кадәр уйламадым да. Чөнки мин синнән дүрт яшькә зуррак, мин бу кадәр эчкә керербез дип. башыма да китермәдем. Ә яратуын Син райкомга эшкә килеп, беренче күргәч тә яраттым. Зәнфирәдән көнләшә-көнләшә яраттым. Тик мин үземнен сина тиң түгел икәнлегемне беркайчан да онытмадым. —Онытмагач... Нигә сон кияүгә чыгудан баш тартмадың? Сөембикә, салкын җил бәргәндәй, калтыранып куйды, одеалына ныграк төренде һәм, инде кеше төсе калмаган чыраен Иреккә борын —Миндә андый көч калмаган иде шул,—диде —Син мине әллә нишләттең... Әле мин, бүләккә әйберләр ала башлаганда да, төн буе уйланып, йокламыйча чыкканнан сон. барысын да ачыктан-ачык сөйләшергә дип, синең яныша йөгереп кердем. Хәтерлисеңме.’ Иртәнге алты иде. Син йокыдан торып, кырынып кына маташа иден Мине күргәч, электр кырынгычын шул көе безелдәп эшләп калды, ә син. мине күгәреп алып, өй буенча әйләнеп йөри башладың. Аннары идәнгә бастырып куйдың да: «Сөембикә, ипи тотып ант итәм. валлаһи, Алла бар икән бит!—дидең.—Әле менә үзем кырынам, үзем. их. хәзер Сөембикә килеп керсен иде. шуның зәнгәр күзләрен бер күрсән иде. дип уйлый идем Менә бит килеп тә керден. зәнгәр күзләреңне күрдем, хәтта мин аларны үбә дә алам»,—дип, ике күземнән үбәргә тотындың. Мин: «Кырынгычын эшләп тора, тартып ал»,—дидем Ә син: «Ай-яй, экономияле хатын булачаксың икән»,—дип көлдең.. Ул тагын сыкрап елап җибәрде —Әйтә алмадым, сөйли алмадым шул чакта!.. Кинәт алгы өй ишеге ачылып, аяк тавышлары ишетелде. Сөембикә, ялт сикереп торып, өстенә киенде. Чәчен, йөзен рәткә китерде. Аннары, туй күлмәген бөгәрләп тоткан килеш. Иреккә сузды. —Мин синнән гафу сорамыйм, кеше-кара җыелганчы, мине олы юлга мотоциклын белән чыгарып кына куй, зинһар. Аннары мин үзем кайтып китәрмен. —Алай гына булмый әле ул,—диде Ирек.—Анысы киләчәктә. Безне хөрмәт итеп, туйга килгән кунакларның йөзенә төкерергә минем хәлемнән килми. Бүлмәдә тагын тынлык урнашты. Сөембикә яшьле күзләре белән Ирекнен каршына ук килеп: —Рәхмәт, Ирек,—дип пышылдады,—Үлгәндә дә онытмам. Ә яңадан теләгән вакытыңда үзең әйтерсең. Мин сиңа тагылмыйм... Шулай диде дә Сөембикә алгы өйгә чыгып китте. Ирек тә аның артыннан атлады. Тагын кунакларны хөрмәтләү, уен-көлке, жыр-бию дәвам итте. Алар кияү белән кәләш мунчасы керделәр, елмайдылар, көлделәр, эчләрендә ут икәнен беркемгә дә сиздермәделәр. Абыйсы Мэлс кына, Ирекне читкәрәк алып китеп: —Энекәш, нишләптер синең күзләрең коры күренә, әллә ни дә булса ошамыймы?—дип сорады. Ирек аның сүзләрен уенга борды: —Сез рәхәтләнеп саласыз, ә мине кыстаучы юк,—дигән булды. Абыйсы кузгаткан сүзнең очы шуның белән югалды. Кунаклар китеп беткәч, табыннар җыештырылгач, кайту хәстәренә керештеләр. Сөембикә алып килгән әйберләр, туйда салынган бүләкләр автобуска төялде. Әти-әниләре йөгерә-атлый чәкчәктер, каклаган каз-үрдәктер ташыдылар. «Улым-кызым» дип өзелеп тордылар, бәхет-тәүфыйк теләделәр. Абыйсы Мэлс аларны район үзәгенә озата килде, әйберләрне Ирекнен фатирына кертешкәч кенә кайтып китте. Иң кыены шуннан сон башланды. Ул әйберләр хәзер уртак та, уртак та түгел иде. Атна буе өйгә бер нәрсә эленмәде, төенчекләр чишелмәде, сандыкчемоданнар ачылмады. Атар ашадылар, эчтеләр, яттылар, тордылар, эшкә бардылар, ачылып рәхәтләнеп сөйләшү булмады. Туйда катнаша алмаган кешеләр килеп котлаганда, табын әзерләделәр, аларның уртак бәхет теләвенә елмаеп утырдылар, ләкин, бергә ятар вакыт житү белән. Ирекнең эчен таракан кимерә башлый, читтән генә каш астыннан, Сөембикә чишенгән чакта, аны күзәтә, аның гәүдәсенең, тәненең матурлыгына, ниндидер чит кешенең байлыгына сокланып карагандай карый иде. Аның үзенеке икәнен белгән хәлдә, ул шушы калку иреннәрне кемнеңдер үбүен, шушы түгәрәк күкрәкләргә, бу билләргә, бу түгәрәк янбашларга кайчандыр ниндидер чит ирнең кагылуын, шуларнын кайнарлыгы, шомалыгы белән ләззәтләнүен, Сөембикәнең аны шушы нәфис куллары белән кочаклавын күз алдына китергәч, Ирекнең күкрәген ачы үкенү, алдану тойгысы тутыра иде. Ул үзенен аек акылы белән барысы да үткән, онытылган, андый хәлләр бер синдә генә булмаган, дип әллә нинди акланулар таба, гафу итә белмәве, һаман бер әйберне генә уйлап торуы өчен үз-үзен тирги. Шул ук вакытта ул Сөембикәне төрлечә аклаучы дәлилләр таба, яшь чакта бер ялгышкандыр, аның ничә ел бергә эшләп, һичкайчан яман аты чыкканы булмады, ди. Ирек Сөембикәнең теге вакытта кунак йортында, ныклы ихтыяр көче күрсәтеп, аны куып чыгарганын хәтеренә төшерә һәм барлык дәлилләрне хатыны файдасына теркәп куя. Шул ук вакытта Ирек Зәнфирәдән соң әле беркемнең дә аңа Сөембикә кебек ошый алмаганлыгын да таный. Димәк, бары ул гына Зәнфирәне алмаштыра ала. бары ул гына анын йөрәк ярасын төзәтә ала. Сөембикәнең ягымлылыгы. ачык күнеллелеге, беркайчан да үпкәли белмәве, булышучанлыгы, нинди эшкә тотынса да, ут өертеп эшләве—болары да Ирек өчен бик кадерле нәрсәләр иде. Шушыларның бөтенесен җыйгач, бердәнбер олы нәтиҗә килеп чыга: ул Сөембикәдән башка берничек тә яши алмый. Соң шулай булгач, инде ике уйларга, аны да, үзеңне дә газапларга кирәкми, ләбаса. Барысы да ачык, гади, аңлаешлы. Син аны, ул сине ярата, бер-береңә кирәк, шулай булгач, яшәргә дә яшәргә. Ләкин теге сагалап торган шикчел уй, әллә уй түгел, алланган күнелме—нәрсә икәнен бер Ходай үзе белсен—Сөембикәнең аныкы гына булмаганлыгын туктаусыз сиздереп тора. Шул сизелү белән Ирекнең кәефе китә, кулыннан эше төшә, саф. берничек тә пычратылмаган яшьлеге әрәм булгандыр кебек тоела Ул төннәрен урынында туктаусыз бөтерелә, Сөембикәне тели Әгәр анын белән ләззәтләнсә, барыбер теге уе кузгалып, аны күралмый башлый, кайчакта хәтта тотып кыйныйсы килә Шушындый газаплы бер атна үткәч, бер кичне Ирек Сөембикәгә күптән эчендә йөрткән сорауны бирде: —Син кем белән булдын?.. Сөембикә йокларга урын жәйгән җиреннән ток тоткандай туктап калды. Әллә ялгыш ишеттемме дигәндәй, кулындагы җәймәсен тартып тоткан килеш, артка каерылып Иреккә карады: Ирек исә анын урын җәюен, гәүдәсенең җитез хәрәкәтләнүен, әллә ничәгә бүлгәләнгән әнә шул тойгылар аша күзәтеп утыра иде. Зөфаф киченнән үк утлы хәнжәр булып кадалган бу сорауны ул күңеленең ин төбенә яшереп куйган һәм аны шушы көнгә кадәр бер мәртәбә дә кузгатмаска, чыгармаска көче җиткән иде. Ә менә шушы чакта әллә нәрсә булды, ул башта Сөембикәнең урынны җәеп бетерәчәген күз алдына китерде, аннары үзенең акрын гына чишенеп менеп ятасын һәм аны көтәсен күз алдына китерде. Менә шуны күз алдына китергәч, Иреккә әллә ни булды Әйтерсең лә Сөембикә аны алдавын дәвам итә, законсыз рәвештә анын ин кадерле хисләрен суыра иде. Аның ачулы карашыннан, тавышының тупас яңгыравыннан Сөембикә сорауны бик яхшы анлалы. Җавабы күптән әзерләнгән булса да. сорауның кискен бирелүе аны бик нык каушатып җибәрде. Ул маңгаена, борынына вак тир бөртекләре бәреп чыгуын тойды һәм җәймәсен тоткан килеш, Иреккә борылып, караватка утырды Ана туры карый алмады, башын аска иде. —Әти үлгәч, яшәү авырлашты Әни бер кешене йортка кертте, Үзбәкстан якларыннан кайтып төшкән Ул бәндә бездә өч атна гына яшәп калды.. Баш күтәрми эчте дә эчте. Соныннан гына ишеттек ул гомер бур төрмәдән чыкмаучы булган икән. Мин унынчы класста укыганда, әни авырып, больницага салдылар Ул сон гына эчеп кайтты Башланган яртысын өстәлгә утыртып, мине дә эчәргә кыстарга кереште Өйдән чыгып китмәкче булып, ишеккә йөгердем, ул чәчемнән эләктереп алды Без бик озак сугыштык Мин тешләдем, типтем, тырмадым Ахырда ул: «Әгәр карышсаң, үтерәм!» дип, буарга тотынды. Мин аңымны җуйганмын Ирек нишләптер моңа ышана да. күз алдына да китерә алмады —Ул кыргыйларча мәсхәрәләгәндә, мин әллә ничә тапкыр аңыма килеп, әллә ничә югалттым, күкрәкләрем чәйнәлеп беткән иде.. Ул өйдә булган акчаларны, сатардайрак әйберләрне алып, юкка чыккан иде... Ирек бусына да ышанмады да. дәшмәде дә. Алданган күңел тиз генә ышанмый икән шул ул... Бер атнадан сон Сөембикә төйнәлгән әйберләрне әкренләп чиште, сандык-чемоданнарны ачты, тәрәзәләргә челтәрләр һәм пәрдәләр эленде, савыт-сабалар, башка бүләкләр дә үз урыннарын алдылар Ирек һәр көнне биштән эшкә китә, ул торганчы. Сөембикә күптән йөгереп йөри, нәрсә дә булса кыздыра, пешерә, яшелчәдән салат ясый, юынуына сөлгесен тотып тора. Кыстый-кыстый ашата, чәй йә кофе эчерә, янадан сәгать ничәдә кайтуын сорый, тугызда дисә—тугызга, унга дисә, унга эшеннән йөгереп кайтып өстәл әзерли, ашата һәм җыештырып китә Көндезгә аш пешкән була, икенче!ә нидер әзерләнгән, чәе кайнап тора. Кичен Сөембикә тагын Ирекнең кайтуына нәрсәләрдер хәстәрләп көтә Ана беркайчан да калган ризык бирми, бер генә көнне дә алдагы көнне әзерләнгән ашамлыкны әзерләми, һаман төрләндерә. Мактасаң, сөенә, башы күккә тия. Әгәр Ирек кеше-фәлән белән кайтса, Сөембикә кая басканын белми, йөгерә-йөгерә дәртләнеп өстәл әзерли, йөзеннән елмаю китми, теленнән тәмле сүз төшми. Кергән дуслары булмасын, башка кеше булмасын, сокланып баш чайкыйлар: «Ну, хатынын да хатынын, күз генә тия күрмәсен, моны кайлардан талгын, бәхетеңне берүк югалтма», диләр. Җомга көн житсә, Сөембикә авылга кайтыйк, ди, әти белән әнигә булышыйк, ди. Биатасы белән бианасына алып кайтырга кәрчә-мәрчә пешерә, башка күчтәнәчләрне әзерли. Шимбә көнне Ирекнең беркайчан да бушаганы юк, якшәмбе көннәрдә дә ана ял бик сирәк эләгә. Шуңа күрә Сөембикә, шимбә көнне мине кайтарып куй, әниләргә булышырмын, мунча ягармын, кич син дә кайтырсың, ял көнне тагын эшләрен карашырбыз, ди. Ул ике көндә Ирекнең вакыты булмаса, аның рөхсәте белән авылга үзе генә кайтып китә, ике көн буе жен урынына эшли, бианасы белән биатасын тан калдыра. Иң элек, өйләрне җыештырып, идәннәрне юып чыгара, мунча яга, керләрен юа, бакчада йә бәрәңге угый, йә агач төпләре йомшарта, кош-кортларга җим әзерли, анда-монда купкан такта-токта ише әйберләрне дә бик жайлап кына кагып куя. Бианасы белән биатасы хәйран калып бот чабалар, «Бу алтын килен безгә кайлардан килде», дип, үзара пышылдап кына сөйләшәләр. «Килен, арыгансыңдыр инде, бераз ял ит», диләр. Әмма Сөембикә аларны тыңламый, ниндидер бер тыелгысыз дәрт белән яңадан-яңа шөгыльләр таба, бии-бии эшләп йөри. Алар Нәфисә белән генә нишләптер беренче көннәреннән үк бер-берсен якын итә алмадылар. Ял көннәрдә авылга кайткач очрашсалар, Нәфисәнең ниндидер бер эчке көнчелек белән ана чәнчеп-чәнчеп карап алуын күреп, Гөлжамал да, Хәйри дә авыр сулыйлар, эчтән уфтаналар. «Менә бит. диләр, икесе дә безнең килен, икесе дә адәм баласы, берсе гомер буе малаеның йөрәк итен ашый, китсә дә, кайтса да, тавыш чыгара, һаман бөтенесенең муенына атланып яшәргә тиеш һәм шулай яшәвен үзенчә хаклы саный. Сөембикәнең авыз ачып каршы сүз әйтмәгәне, һәрчак ачык йөзле булганы, бөтен эшне сыдырып эшләп йөргәне өчен Нәфисә каршында гөнаһлымыни сон инде, дип, картлар аптырап баш селкиләр. Мэлс белән Ирек тә монын һәммәсен күреп торалар. Абыйсы үзенен хатыны шундый булганга, әти-әниләре алдында бик нык кыенсынса, Ирек исә уңган килен белән аларны куандырганы өчен рәхәтләнеп утыра. Дөрес, аның күңелендә һәрвакыт яндырып тора торган теге утлы төере бар, ләкин менә әти-әниләренең аңа якты йөз белән карауларын, рәхмәтле сүзләрен ишетү ул төерне һаман киметә, йомшата бара. Ирек кайчакларда икеләнеп уйлап куя: Сөембикәнең, әгәр кушсаң, чәче белән җир себерергә әзер булуы, йокы, ял дигән нәрсәләрне онытып, туктаусыз Иреккә, анын әти-әниләренә хөрмәт күрсәтүе, бу чынлап микән, әллә сон теге олы гөнаһын юу өчен генә микән? Әмма ул гөнаһ бит мәңге юыла торган түгел. Әгәр алар исән булып, бергә яшәсәләр, ул гөнаһ гүргә кергәндә дә кичерелмәячәк. Дөрес, Сөембикә сөйләгәннәрнең хак икәненә ышана алса, Ирек аны бәлкем гафу да итәр иде. Ләкин бит ул мондый очракларда хатыннарның ирләрен алдау өчен берсеннән-берсе шомарак, берсеннән-берсе ышандырырлыграк әкиятләр уйлап табуларын бик яхшы белә. Әгәр өйләнешкәнче сөйләгән булса, бер хәл иде. Ул бит инде аны бер мәртәбә алдады! Сөембикә, китапханәгә ремонт ясаучыларны алып килеп, йокы бүлмәсенең бер башын бүлдерде, ишек куйдырып, анын эченә гамәлдән чыгарылган кечкенә өстәлне алып кайтып урнаштырды, китаплар-кәгазьләр өчен киштә ясатты, яхшылап обойлады, өстәл лампасы куйды. Бу бүлмә Ирекнен язу урыны булды. «Зинһар, бикләнеп утыр, зинһар, яз гына»,— диде Сөембикә, Иреккә су керттермәде, су түктермәде, котельныйга күмерне үзе ташыды, үзе якты. Бәрәңгеләрне, яшелчәләрне, агач бакчасын үзе йомшартты, үзе утыртты, үзе утады, үзе алды. Ирекнең күңел ярасы акрынлап онытылды сыман. Сөембикәгә булган рәнҗеше кимеде, ул инде аны гафу да итте бугай. Язу өстәле артына ул кичләрен утырырга тырышып карады, яңа пьеса башлады, бер хикәясен төгәлләде. Ләкин уйлаган теге зур повестен—кешеләрнең тормышында борылыш ясарга тиешле китабын һаман дәвам итә алмады. Ирек, алдына ак кәгазь салып, кулына каләм тотып, адәм балаларынын үткәндәге тарихы, бүгенге яшәү рәвешләре һәм киләчәкләре хакында тетрәндергеч уйларга батты. Әгәр тормыш агышы һаман да хәзергечә барса, Жир шарын һәлакәт көтә, аны исбатлап торырга да кирәкми. Тормышнын агышы һич тә үзгәрми, киресенчә, көннән-көн. елдан-ел шул бер юлдан дистәләрчә мәртәбә тихтәнеш белән үзенен һәлакәтенә ашыга. Бәндәм, тукта, син кая барганыңны беләсеңме? Син әз генә үзенә, кылган гамәлләреңә бәя бирә аласынмы9 Менә хәзер шушы сүзне Ирек әйтергә тиеш. Бүгенге кешелек өчен күбрәк һәм сыйфатлырак әйбер җитештерү ул—яшәешнен төп күчәре Жир йөзе күпме дауларны, яуларны, сугышларны, кан коюларны күргән—барысы да әйбер өчен... Шул мәнфәгатьләрдә барлык төр үсемлекләр, су, җир. һава, тереклек ияләре зарарлана, бозыла, агулана, юк ителә. Ирек бу һәлакәтне туктатырлык бер генә юл күрә: һәммә нәрсәдә дә тыелырга! Кешелекнен чиксез нәфесен, Жир шарын балчыгы белән ашап бетерсә дә, канәгатьләндереп булмаячак Адәм баласына син бүген йөз төрле ризык бирсәң, ул иртәгә меңне сорый. Син ана бүген дүрт тәгәрмәчле машина бирсәң, ул иртәгә һавада оча торган, суда йөзә торган, чит галәмнәрне яулый торган машина сорый Бүген җитештерелә торган коточкыч кораллар, бәндәләрне юк итү өчен уйланган бүтән чаралар— һәммәсе дә бары бер максатны—күбрәк әйбер яулауны күздә тоталар Адәм баласы тәңрегә табынмый—әйбергә табына, вөҗданга табынмын әйбергә табына, туганлыкка табынмый—әйбергә табына, игелеккә табынмый— әйбергә табына. Шунын аркасында күпләр, тормыш принципларыннан баш тартып, намусларын ташлап, кемнәрнеңдер кулында үзләре әйбергә әвереләләр. Ирек үзенен язачак повестен шартлы рәвештә «Яна Коръән» дип атаячак. Бу ярым публицистик, ярым шигъри, ярым фәлсәфи, ярым әдәби әсәр булачак Хәзер язучы өчен, дәүләт башында утыручы җитәкчеләр өчен бердәнбер бурыч—кешелекнең мен еллар буе килгән менә шушы нәфесен тыю, анын барыр юлын капма-каршы якка бору Инде күптән, берничә йөз еллар элек бу хакта чан кагарга кирәк иде Йә, Раббым' Ничек аңлатырга сон шушыны кешеләргә, аларнын күңелләренә, баш миләренә этәргеч ясарлык әсәрне ничек язарга’ Әйе. бу әсәр Коръән кебек көчле булганда гына кешеләрне инандыра алачак Ләкин андый әсәр язу өчен дөньядан аерылып, бөек илаһи уйлар белән генә, бернигә дә бүленмичә утырырга да утырырга кирәк Бәлкем бөтен гомереңне, бер көнеңне дә башкага бүлмичә, шуна гына багышларга кирәктер. Атнага бер мәртәбә килгән ял көнендә дә утырып эшләргә мөмкинлек бирелмәгәч, ул әсәрне кайчан язарга сон9 Өйдәге телефон Ирекнен иң явыз дошманына әверелде Әле райком әле райбашкарма, әле редакция, әле колхоз Тәүлекнен берәр генә сәгать телефон чылтырамаган чагы бар микән9 Тәмам гаҗиз булгач. Ирек баганадан өйгә сузылган чыбыкны төнлә баскыч куеп карга борыны белән әллә ничә мәртәбә өзде Ләкин икенче көнне үк аны килеп ялгыйлар, телефоннан барыбер котылмак юк иде Әгәр дә Ходайнын бирмеш көнендә өстәл янына утырып эшләрлек өч-дүрт сәгать вакыт табылса, Ирек ишеген эчтән бикләп, дөньядан аерылыйм дип утырса, кешелекне коткару турындагы бөек уйларына чума гына башласа, редакциядә эшлисе мен төрле эшләре исенә төшә әнә котельныйга ремонт ясатасы бар. күмергә киткән машина бүген лә буш кайткан, алдагы атнадан кешеләргә утын кистереп ташытырга кирәк, дипломлы ике . журналист—биш-алты ел эшләгән ирле-хатынлы сотрудниклар, квартира булмаганлыктан, эштән китәргә гариза бирде, типографиядә кәгазь юк. оч саннан сон газетаны нәрсәгә басарлар—анысын бер Ходай үзе генә ’ белә. Әле бит иртәнге сигезгә райком пленумыннан отчет язып бирер!ә тиеш икән ул. Боларны уйлагач, чәчләрен үрә тора Каләмеңне ташлыйсын. ' бүлмәңдәге утыңны сүндерәсең һәм өстенә киенә башлыйсын Шулай, фани дөнья мәшәкатьләре белән берничә ел узып кипе, сизелмәде дә Ул арада кызлары Айгөл туып, кай арада йөгереп тә йөри башлады... 20 у шимбәдә Ирек көне буе үзенә беркетелгән колхозда бәлтерәп йөреп, эт булып арып-алҗып, ачыгып кайткан иде. Сөембикәнең кайнар өчпочмак пешереп, мунча ягып көтеп торуы гына анын кәефен бераз күтәреп җибәрде. —Иртәгә икәүләп барып, минем чөгендерне бетереп кайтыйк инде,- диде ул Сөембикәгә. —Ә Айгөлне нишләтәбез? —Үзебез белән алырбыз. —Шоферың юкмы сон булышырга?—диде Сөембикә. —Ул иртәгә авылына печән чабарга китә. Машина төзек, рульдә үзем барам,—диде Ирек. —Туктале. онытып та торам,—диде Сөембикә — Сина бит иртәгә сәгать унга райкомга киңәшмәгә диделәр. —Нинди киңәшмә тагын?—диде Ирек, ачуы чыгып. Райком сүзен ишетүгә, хәзер бала йоннары кабара иде инде.—Кичә өч мәртәбә җыйдылар бит. Сөембикә берни дә әйтә алмагач, телефон аша пропаганда бүлеге мөдире Миннуллиннан сорады. «Агымдагы эшләр буенча колхоз-совхоз җитәкчеләрен, район активын җыялар,—диде ул.—Барысы да ачулы йөриләр, кинәшмә бик киеренке булырга охшый.» Ирек уйлады-уйлады да Зәбировка чылтыратты. — Мин чөгендерне эшкәртергә барам, иртәгә сәгать ундагы киңәшмәгә керерсең әле,—диде. Зәбиров тегенди-мондый сәбәп таба башлаганчы, трубканы куйды. Иртүк торып, кәтмәннәрне үткенләп кайтты һәм алар, сигез тулганда, чәйашамлыклар алып, чөгендер басуына барып җиткәннәр иде инде Айгөл шунда туфракта чөгендер яфрагы арасында курчаклар белән уйнап утырды, алар рәт арасын эшкәртә-эшкәртә түргә киттеләр. Чүп үләннәре хәзер юанайган, каткан, бер бәрү белән өзеп тә чыгарып булмый. Бу бик авыр эш иде. Сөембикә һәрвакытгагыча Иректән җитезрәк, остарак булып чыкты. Ул аны әллә никадәр ара калдырып китте. Ирек жан көченә тырышты, бөтен җиреннән тир акты, авызы кипте, иреннәре ябышты, вакыт-вакыт эсседәнме, тамагы кибүдәнме, чайкалып, күз аллары караңгыланып китте. Сәгать тугызга алар бер рәт барып чыктылар. Димәк, моны бетерү өчен биш сәгать вакыт кирәк. Димәк, бу озын көн буена җитәчәк. Биш кенә минут ял иттеләр дә, тирләре кибәргә дә өлгермәде, тагын эшкә керештеләр. Бу рәтне менеп җиткәндә, сәгать унберенче егерме минут иде инде Шул вакыт, тузан болыты күтәреп, юлдан килүче ак «Нива» күренде. Ирекләр турына җиткәч, ул туктады, аннан Нәжмиев чыкты. —Слушай, нигә инде син шундый әйбер эшлисең?—диде Нәжмиев, йөзенә рәнҗү билгеләре чыгарып —Хатының әйткәндер бит? Нишләп киңәшмәгә кермичә китеп бардын? — Юк, бер әйбер дә әйтмәде,—дип алдашты Ирек.—Әнә ышанмасагыз, үзеннән сорагыз,—диде ул, Сөембикәгә борылып. Сөембикә барысын да анлады һәм юри бот чабып куйды: —И-и-и, Кәрәм Нәжмиевич, гомеремә бер әйбер онытканым юк иде. Ничектер онытканмын бит, гафу итә күрегез инде, зинһар өчен!- диде өзгәләнгән булып. Нәжмиев әллә ышанды, әллә юк, ана кул гына селтәде. —Әйдә тизрәк киңәшмәгә кайтабыз,—диде ул.—Кем килмәгән, барысын да эзләп таптырып китертәләр. Б Ирек белән Сөембикә, аптырашып, бер-берсенә карадылар. —Кәрәм Нәжмиевич. тапмадым дип кенә әйтегез инде,—диде Ирек, ана ялварып.—Чөгендер тагын кала бит —Ирек Хәйриевич. авызыңны да ачма! Әгәр алай ярый торган булса, мин монда килер идеммени? Әйдә, тизрәк бул! —Бар инде. Ирек.—диде Сөембикә —Киңәшмәдән чыккач, безне килеп алырсың. Ул өс-башын алыштырып килеп кергәндә, киңәшмә шактый кызган иде. Арсланов тәмам ярсыган, әле бер җитәкчене бастыра, әле икенчесен. Тозлыборычлы сүзләрен дә кызганмый. Ирек шунда үзләренең язмышына хәйран калып утырды. Кеше үз гомеренә бер мәртәбә яши. Шушы кадәр мәсхәрәләүләр, шушы кадәр тиргәү, сүгенү сүзләре күтәрү өчен килә микәнни сон ул тормышка? Җитәкче кешенең бер генә нәрсәгә дә. хәтта ял көнне ял итәргә дә хокукы юк микәнни9 Районный бу залда утырган барлык җитәкчеләре гел кабәхәт кешеләрдән генә сайлап алынды микәнни9 Алай дияр иден. аларнын бөтенесе дә коммунистлар, на.мус. вөҗдан ияләре, коммунизм төзүдә иң алгы сафта атларбыз дип. үрнәк күрсәтербез дип партиягә кергәннәр Ин белемлеләре. ин тырышлары, ин намуслылары дип. аларны җитәкче урыннарга куйганнар Ә менә хәзер Шәвәлиев, йә Арсланов аларны эткә әйтми торган сүнәр белән тирги-сүгә. Бу залда утыручылар бөтенесе аңгыра, киребеткән булып, алар икесе генә акыл иясе микәнни? Кемдер трибунадан төшүгә —Карл Маркс. Сабитов! К яшику!—дигән тавыш ишетелде Ирек ачуыннан кайнап чыкты һәм каш астыннан залга карап тора башлады. —Ну. сөйлә,—диде Арсланов,—Ничек син анда АВМнарнын эшен тоткарлыйсын? Ничек син анда сенаж саласын? Ничек сөт буенча көннән- көн артка тәгәрисең? Райком члены буларак, жавап бир' Карл Маркс исемендәге колхозның председателе, Иреккә караган килеш, көлә-көлә сөйләшеп утыра иде —Ә сез мине кем дип белдегез сон?—Ирек Арслановка каерылып карады. —Кем икәнеңне мин ачык әйттем кебек. —Әйе, сез мине райком члены дидегез. Мин политик җитәкче Ә сез сораган әйберләрне эшләр өчен жавап бирүче,—Ирек бармагы белән залга төртте,—әнә көлә-көлә сөйләшеп утыра. Кинәт зал тып-тын булды. Арсланов та берни әйтә алмады, чырае кара көйсә дә. тиешле сүзен таба алмыйча, ык-мык килеп маташты: —Каян чыктык әле син шундый акыл иясе? —Сез каян чыккан булсагыз, мин дә шуннан чыктым,—диде Ирек. Залдагылар пырых-пырых көлешеп алдылар — Вон из зала!—дип кычкырды Арсланов. Ирек тагын ана борылды —Әгәр дә сезгә бу зал ошамый икән, үзегез чамалыйсыз.-диде ул. ачу белән —Ә мине сигез чакрымнан хатыным, сабый балам белән колхоз чөгендерен эшкәртеп ятканда сезнең бүлек мөдирегез килеп алды —Чөгендерне иртәрәк эшкәртергә кирәк иде!—дип кычкырды Арсланов. —Мин аны. иртәме-сонмы. туганнан бирле эшкәртәм. ә менә сезнең үз гомерегезгә берәр метр чөгендер эшкәрткәнегез бармы ’ һәрхәлдә, сезнең, безнен районга килеп, мондый батырлык кылганыгыз юк әле Ирек шулай диде дә. трибунадан төшеп, урынына барып утырды Яхшы әйттең. Сабитов, чын шагыйрьләрчә.—диде Арсланов, яңагын чәйнәп.—Без синең белән яңадан политикларча сөйләшербез әле. Художественный өлеше тәмам, хуҗалык эшләренә күчәбез. Хотя это и есть главная политика. Ул вәкил итеп җибәрелгән бер генә кешене дә янадан трибунага чыгармады. Колхоз-совхоз җитәкчеләрен, партком секретарьларын гына бастырды. Аларга да анын җикерүе кимеде, сүгенү сүзләре азайды. Район тарихында беренче секретарьга болай кыю итеп, каршы сүз әйткән кеше юк иде әле. Арсланов хәзер сырты сынган атны хәтерләтте. Анын чырае күкшелләнеп чыкты, иреннәре, куллары калтыранды. Киңәшмә янадан сәгать ярымнан бетте. Арсланов бюро членнарына калырга кушты. Зал бушап, тәмәке тарткач, бюро членнары анын бүлмәсенә кереп киттеләр. Ирек бюро исеменә үзен эштән азат итүләрен сорап гариза язды, Арслановнын кабул итү бүлмәсенә юнәлде. Анда телефон саклап. Хисмәтуллин утыра иде. Ирекнен тоткага үрелүен күргәч, ул йөгереп килеп анын каршына басты. —Юк, юк. анда керергә ярамый, бюро бара! Ирек аны этеп кенә җибәрде дә Беренченең бүлмәсенә барып керде. Ул, бер сүз дә әйтмәде, кызу-кызу атлап, Арсланов каршына килде һәм гаризасын нәкъ аның алдына китереп салды: —Бүген үк бюрода каравыгызны сорыйм. Мине эштән азат итегезШулай диде дә ишеккә атлады. —Сабитов, туктале! Ирек туктады. —Син нәрсә тәртә жимерәсен әле? —Мин сезгә берни дә аңлатырга теләмим. Мин бары тик мине эштән азат итүегезне генә сорыйм. —Ә нәрсә булды? —Өч көн элек мина әйткәннәрегезне хәтерегезгә төшерегез. —Ә нәрсә әйттем мин сиңа? —«Сиңа» түгел, «сезгә». Минем сезгә беркайчан да «син» дип дәшкәнем юк. Сез өченче көн, редакция белән типографияне ябып, өч көнгә колхозга кычыткан чабарга китәргә куштыгыз. Сез ул кешеләрне хайваннар урынына да күрмисез. Районда мәхшәр, һәркемнең нервысы киеренке. Без, район үзәгеннән сезнең тарафтан өстерелгән этләр кебек, барып җитәкчеләрне таларга, җитәкчеләр халыкны таларга тиеш. Сез нинди тормыш оештырасыз? Коммунизм әллә шушы буламы? —Син монда лекция укыма!—дип җикерде Арсланов. —Мин лекция укымыйм Бөтен район сезнен табаныгызны ялап торса да, кешеләргә тынычлап эшләргә дә, яшәргә дә мөмкинлек булмаячак. Йә әйтегез, мин ничәгә ярылыйм? Бүген мин көтеп алган якшәмбемдә ял итимме, колхозның чөгендерен эшкәртимме, колхозга барып кычыткан чабыйммы, әллә сөт арттырыйммы, йә булмаса газета чыгарыйммы? Мондый тормышның кемгә кирәге бар? —Ә кайчан булган ул тыныч тормыш?—диде Шәвәлиев, Беренчене яклауга күчеп—Әтиеннәрдән. әниеннәрдән сораганын бармы? Тыныч булганмы аларнын тормышы? —Әгәр дә тыныч булмаган икән, мона сезнең кебек кешеләр сәбәпче Сезнен кебекләр элек тә булган, хәзер дә сез бар. —Карагыз әле, җәмәгать, карагыз,—диде Шәвәлиев, кулларын җыеп.— Нинди кеше басып тора безнең каршыбызда9 Бу бит үзен безгә каршы куя. Мондый кешедән котылу яхшырак булыр, Минзаһит Усманович. —Юк!—диде Арсланов, тешләрен кысып.—Без аны җибәрмибез. Зөфәр Шәрипович. Без әле аны майлаган каеш кебек итәргә тиешбез Әле эшлисең син! Мин беләм сине, хәзер квартира булды, хатын менә дигән, китап язып кына ятмакчы ул. Не получится! Будем работать, дорогой. Кем дэ кем Сабитовнын гаризасын кире кагарга ди. шул бюро членнарының кул күтәрүләрен сорыйм. Бюро членнары барысы да кул күтәрделәр. Ирек ишекне шартлатып ябып, чыгып китте... Аны урамда абыйсы Мэлс куып җитте. —Әйдә утыр,—диде ул, машинасының ишеген ачып. Ирек утыргач, анын кулын кысып, бик озак селкеп торты —Молодей, энекәш! Бүген син районда революция башладың,— диде. Ирек елмаеп куйды. —Арттырма әле, абый. —Ә бу минем генә фикер түгел. Берәр сәгать вакыт таба аласынмы син? —Абый кеше өчен бер сәгать тә вакыт тапмагач. Тик беләсеңме, Сөембикә белән Айгөл басуда калдылар. —Кайсы басуда? —Кайсы басуда булсын инде, чөгендер басуында. —Хәзер оештырырбыз,—диде Мэлс. Алар район үзәгеннән әйләнеп үтә торган юлга чыктылар Анда дүрт җиңел машина туктап тора иде. Мэлс узып китүгә, әлеге машиналар алар артыннан иярделәр. Чөгендер җиренә җиткәч. Мэлс машинаны туктатты һәм алар икесе Сөембикә янына керделәр. Сөембикәдән хәл- әхвәл сорашкач, Мэлс: —Сине хәзер минем машина кайтарып куяр, безнен бераз эш килеп чыкты әле,—диде. Алар, басу башыннан төшеп китеп, Ык буендагы куе әрәмәлеккә керделәр. Машиналарда колхоз председательләре иде. Алар берәм-берәм Ирекнен кулын кыстылар, бүгенге күрсәткән батырлыгы өчен мактадылар Тиз генә урын әзерләп, азык-төлек куйдылар, берничә шешә аракы чыкты. Торабара бирегә район председательләренең яртысыннан күбесе җыелды. Арада иң тәҗрибәлесе, иң күп эшләгән Хәкимов стаканын кулына алды. —Җәмәгать, председательләр советының чираттагы утырышы ачык,— диде ул. Бу җәмгыятькә теләсә кем алына алмаганын сез беләсез. Биредә катнашучылар, кат-кат сыналгач кына, шушы җәмгыятьнен әгъзасы булдылар. Без элегрәк, кагыйдәдән чыгарма рәвешендә, үзебезнең арага, колхоз председателе булмаса да. Вафин Лотфулла Габдрахмановичны кабул иткән идек. Минем Ирек Сабитовны да алырга дигән тәкъдимем бар Без аны элек тә белә идек. Ул бүген үтен чын ир-егет итеп күрсәтте. Арсланов, Шәвәлиевләргә бөтен халык алдында беренче удар ясалды Иншалла, ул беренчесе булып кына калмас Кем дә кем минем тәкъдимгә кушыла, кулларыгызны күтәрүегезне сорыйм —Барысы да кул күтәрделәр,— Ә хәзер, Ирек энекәш, синең исәнлеккә. Рюмкалар, стаканнар, кружкалар чәкештерелде. Ирек өчен бу көтелмәгән бәйрәм булды. Анын яшерен җәмгыять барлыгын, җитәкчесе Хәкимов икәнлеген, ләкин ана Батгалов кебекләрнең гомер буе керә алмауларын ишеткәне бар иде. Бер елны «Ык буе» колхозының ферма буена тарттырылган өч эскерт печәне янып бетте. Кемдер ут төрткәнлегенә шикләнмәделәр, ләкин шул чакта, председательләр җәмгыяте җыелып, бу мәсьәләне тикшергән һәм бер атна үтүгә «Ык буе»нын кабат шул ук күләмдә печән эскертләре барлыкка килгән иде Ирек исеменә бик күп мактау сүзләре әйтелде Аны курыкмаска чакырдылар, без барын онытма, диделәр. Ирек әле генә бюрога гариза керткәнлеген, ләкин аны кире какканнарын сөйләп бирде —Җибәрмәсләр шул,—диде Хәкимов —Нипель системасы шәп эшли Аларның бит бөтен уе кешене газаплауга юнәлдерелгән Кешегә ничек тә әйбәт булмасын, начар булсын. Ирек туган, әле сине нык интектерәчәкләр болар — Аннары Хәкимов сүзне икенчегә борды —Бешен »Юлдаш»нын быел чәчәргә арышы юк. Орлык белән ярдәм итик Кем күпме булдыра ала. Кайтыгыз, капчык төпләрен карагыз да аннары хәбәр итәрсез Элек колхоз председателе булып эшләгән Хәбибулла дигән кеше каты авырый икән Иртәгә кич сигездә барып, анын хәлен белергә килештеләр. Шуның белән җыелышу тәмам булды. 21 евраль азагы иде. Шәвәлиев һәм райбашкарма председателе Гаскәров имзасы белән җибәрелгән күрсәтмә нигезендә һәр коллективтан берике кеше район мәдәният йортына хорда җырлау өчен чакырыла башлады. Март башында районны телевизорга төшерәчәкләр, хор шунда чыгыш ясарга тиеш икән. Күрсәтмә нигезендә корреспондент Максутов көн аралаш хорга йөрде. Март башында алар, автобусларга төялеп. Казанга киттеләр, өч көннән әйләнеп тә кайттылар Шул көнне төштән сон Ирекне Шәвәлиевкә чакырдылар. Ул бүлмәдә үзе генә иде. —Беләсезме, Ирек Хәйриевич,—диде ул, кашларын җыерып. Теге вакытта бәрелешкәннән сон ул да. Беренче дә, башкалар да ана «сез» дип мөрәҗәгать итә башлаганнар иде,—Монда бер четерекле әйбер килеп чыкты әле. —Ни сон ул?—дип сорады Ирек. —Сезгә Максутовны эштән азат итәргә туры киләчәк. Ирек ни уйларга белмәде. Максутов хәзер редакциядә ин өметле каләм иясе иде. Читтән торып журналистика факультетын тәмамлады, теләсә нинди темага яза ала, иң күп материал биргән кеше шул. Димәк, райком ниндидер эшкә алырга тели. —Зөфәр Шәрипович,—диде Ирек.—беләм, сезгә кеше кирәктер, ләкин кайсын алсагыз да алыгыз, Максутовка гына тимәгез. —Анлагыз, бу мәсьәләне тикшерергә сон инде,—диде Шәвәлиев, ничектер серле итеп.—Максутовны без, гомумән, каядыр куярга җыенмыйбыз, ләкин ул редакциядә эшли алмый. Ирекнен күңелендә ярсу кузгалды. Шәвәлиевнең, шушылай әйтмичә, ниндидер астыртын мәгънәле ишарәләр белән жанны ашавын яратмый иде ул. —Ул минем иң яхшы сотруднигым, мин аны җибәрмим! —Хәзер ул үзен тотышы буенча редакциядә эшли алмый. Әхлагы буенча. —Аңлата аласызмы сез, юкмы? Нишләгән ул?! Шәвәлиев аска карап бик озак утырды. —Ул егеткә минем дә өметем зур иде,—диде ул.—Ләкин Казанда исеменә тап төшергән Үз исеменә генә дә түгел...—Шәвәлиев ялт итеп башын күтәрде һәм Ирекнең күзләренә туп-туры карады —Ирек Хәйриевич, әйдә чын ирләрчә сөйләшик әле. Сез миннән дә бер әйбер дә сорамагыз, Максутовка да берни дә әйтмәгез, сәбәбен табыгыз, аны эштән азат итегез. Мин сездән үтенеп сорыйм. Күпме генә карышсагыз да, тавышлансагыз да, барыбер мин әйткәнчә булачак. Ирек баш чайкады: —Мин аны эштән ни дип чыгарыйм? —Теләсәң, сәбәп табып була. Әнә беркөнге рейдында күпме хата киткән, фактларны җентекләп тикшермәгән. Теләгәндә табып була бит. —Табып була, әлбәттә,—диде Ирек.—Андый хаталар һәркемдә дә бар. Аннары мин аның Казанда ниндидер тәртипсезлек эшләвенә ышанмыйм. Андый егет түгел ул. Анда тәртип бозган очракта да, мин аны редакциядә калдыру өчен барысын да эшләячәкмен. —Шулай итеп, сез минем үтенечне аяк астына салып таптыйсыз. Ләкин белеп торыгыз, ул үтенеч минеке генә түгел. Иң элек Минзаһит Усмановичныкы. —Аңа Максутов ник кирәк булган сон әле?—Ирек иңбашларын җыерды. —Тәки әйттерәсез инде!—Шәвәлиев, чәүкәдәй, як-ягына каранып алды —Тик үзегез генә белегез—мин сезгә берни дә әйтмәдем. Хор белән чыгыш ясарга Минзаһит Усмановичның кызы да барган иде. Максутов шуңа кул салган. Ф —Ничек кул салган?—диде Ирек аптырап Анысын мин каян белим, карап тормадым. Кочаклаганмы үпкәнме шунда... — Менә сина кирәк булса!—диде Ирек.—Яшь чакта ни булмас Бәлки алар бер-берсен ярата торганнардыр —Анысы инде сезнең белән минем компетенциягә керми. Сез аны эштән азат итәсез. —Болай булгач, мәнге юк!—диде Ирек.—Нишләп мин кешенен язмышы белән шаярыйм? Яңадан әйтмәгез дә. булмый. Ирек чыгып китте. Ничә көн үткәндер. Иреккә Нәҗмиев бер атнага Казанга семинарга китәргә кирәклеге турында әйтте —Кемнәр семинары?—диде Ирек. —Совет органнарында эшләүче партоешма секретарьлары семинары. —Сон мин бит... —Кем анда синнән документ сорый? Райбашкармада партоешма секретаре диярсең, сорасалар. Ирек башкача сүз озайтмады. Эчтән куанып туймады ул Беркөн генә язучылар идарәсеннән чылтыратып алдагы атнада синен өчен мөһим мәсьәлә каралачак, килсән. яхшы булыр, дигәннәр иде. Сорыйсы да булмады, сорасаң да, жибәрмәячәкләре көн кебек ачык. Редакцияләргә дә керәсе, очрашасы кешеләре дә бар. шуңа күрә ул Казанга дәртләнеп очты. Язучылар идарәсендә чыннан да анын өчен бик куанычлы аналыклар булды. Идарә утырышында Ирекне, башлап язучы тагын ике кешене алдагы елларда Мәскәүгә ике еллык Югары әдәби курсларга, йә булмаса бер еллык Югары театраль курсларга җибәрү турында карар кабул ителде. Утырыштан сон Ирек белән идарә рәисе урынбасары аерым сөйләште Әгәр дә гаиләгез белән килешсәгез, быел көзгә үк сезне ике елга Мәскәүгә укырга җибәрү ихтималыбыз бар. диде. Минзаһит Усмановичта бүген аулак өй: Хәят больницада, кызы кунакта. Ул җинелчә музыка куйды да трельяж каршына килде. Шикәрдәй ап-ак спорт костюмы килешә иде ана. Әз генә чал керә башлаган кара чәчләре куе, күзләре дәртле карыйлар, иреннәрендә тәвәккәллек, җилкәләр киң. Ул ике кулын күтәреп киерелеп куйды. Бер центнерлы гәүдә димәссең. Әле егетләрнеке кебек төз һәм нәфис, илленең өстенә чыккач, теләсә кем мондый фигура саклый алмый Ләкин Арсланов бер нәрсәгә гомер буе тугры калды: сәламәтлек, сәламәтлек—бары шул гына. Әле һаман да ул иртәнге зарядканы калдырмый Бакчасына ясатып куелган махсус урында җәй буе көнгә ике мәртәбә душ коена, кышын чаңгыда йөри Кара һәм кызыл икра, лимон, апельсин, мандарин кебек җимешләрне ел дәвамында кайтарып тора. Район аптекаларыннан да. Казаннан да женьшень, алтын тамыр кебек дефицит даруларны таптыра Шуңа күрә аның бөтенләй диярлек авырганы юк. Әгәр дә ялгышып томау төшсә, йә булмаса тамак төбе кытыкланса, больницадан китерелгән кварц. УВЧ аппаратлары өеңдә тора. Әгәр ниндидер авыру сизсә, ул шундук өлкә комитеты шифаханәсенә юл тота, яхшылап тикшерелә, күпме кирәк, шул кадәр дәвалана. Ел саен иң яхшы вакытга көньякка санаторийга бара, кап-кара булып кызынып, еллык энергия җыеп кайта Юк, ана көзгедән карап торучы бу кешегә әле кырыктан артыкны бирерлек түгел иде. Минзаһит кухняга чыкты, сәгатенә карап куйды. Әле тагын утыз минут көтәсе бар иде. Кәефен күтәрү өчен өстәлдәге лимон салынган «Посольский» аракысын ул тагын бер рюмка эчеп кушты Аннары, авыз эченнән көйли-көйли. кулына ачкыч алып, ишек алдына чыгып китте Йортның подвалын ачты, электр утын кабызды. Ул горурланып карап торды. Әнә кешедән дә биек ике зур суыткыч эшләп утыра, аларда әллә ничә төрле май, поши, кабан, кош итләре түшкәсе белән эленеп тора. Төрле шкафлардагы бүлкәләрдә банкаларга тозланган яшелчәләр, кайнатылган җиләк-җимешләр, балык-ит консервылары, затлы чәйләр, кофе банкалары. Өченче суыткычта туңдырылган чия, карлыган, сырганак, крыжовник, мүк җиләге, балан, виктория һәм башка җиләк-җимеш. Арырак тартмаларда пычкы чүбе белән тутырылган антоновка алмалары. Аларны ел саен Гайсә Батталович үзе тутырып китерә һәм яңа алма уңышы өлгергәнче бу антоновкалар, бүген агачтан өзгәндәй, теш арасында кештердәп торалар. Минзаһит полиэтилен капчыкка беркадәр алма, катырылган чия, крыжовник салды, ике литрлы банкадагы ассортины култык астына кыстырды да, подвалнын утын сүндереп, кухняга керде. Музыка туктаган иде, ул, залга чыгып, зур люстраны гөлт итеп кабызып җибәрде һәм магнитофонның кассетасын алыштырды. Яңадан өйгә күңелле музыка таралды. Затлы келәм өстенә баскан килеш Миңзаһит, горурланып, стенадагы фарсы келәменә, чит илдә эшләнгән озын һәм биек стенкага, анда җем-җем итеп торучы алтын һәм көмеш йөгертелгән савыт-сабаларга карап торды. Бу өйне ул өч ел элек эшләтте. Башта, әлбәттә, кемгә нәрсә салынганын беркем дә белмәде. Болынкырда яслеләр җитми иде, җайлап кына, ясле салалар, дигән сүз тараттылар. Иң яхшы төзүчеләр, ин яхшы осталар җәй буе эшләделәр аны. Җиде бүлмә, һәркайсы эчтән бизәкле тар такталар белән эшләнде, ванна бүлмәсе кара кафель плитәләр белән әйләндерелде. Башта акны куйганнар иде, Миңзаһит аны ошатмады, карасын эзләтте. Коммуналь хуҗалык начальнигы кара плитәләрне, дөнья бетереп юллап, ахырда Ялтадан табып алып кайтты. Өйнен эченә бернинди буяу әсәре кертелмәде. Нарат идәннәр, нарат түшәмнәр шундый итеп бер-берсенә терәлделәр, аларның аерым тактадан эшләнгәне кул белән сыпырып карасаң да белерлек түгел. Йорт такта белән тышланды һәм дүрт мәртәбә буялды. Бакчага беседка ясалды, биек итеп коймалар коелды. Мунча өч бүлкәле, зур верандалы итеп эшләнде. Өйгә дә, мунчага да район үзәгенең иң зур котельныеннан җылылык китерелде. Әлбәттә, Миңзаһит анда бик күренеп йөрмәде, бик иртә, кеше-кара торганчы, Гаскәров белән кереп карап чыгып, үзенә ошамаган нәрсәләрне җимертте, кабат эшләтте. Яшелчә, агач, бәрәңге бакчаларына нечкә торбалар ярдәмендә су җибәрелде. Ишек алдында яшел чирәм, чәчәкләр үсә. Пыяладан ике метр биеклектә зур теплица эшләтте, ана җылылык үткәрелде. Минзаһит боларның берсен дә куркып эшләмәде. Инде ул вакытлар үткән, хәзер яшәп калырга кирәк иде. Бу районга килгәнче, аны партия мәктәбенә укырга җибәрделәр. Ул кайтуга, пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире кинәт үлеп, аның урынына Минзаһитны куйдылар. Үзен күрсәтү, таныту өчен, югары партия органнарына җаны-тәне белән бирелгән кеше итеп раслау өчен Миңзаһитка аз тырышырга туры килмәде. Районнан районга күчеп йөрүләр дә шактыйга җыелды. Партия кая куша—син шунда. Ул бер нәрсәне аңлады: сабантуй мәйданындагы колганың очына күтәрелгән саен, ул ныграк чайкала, куркынычрак була барган кебек, югарырак баскычка үрләгән саен, эш хәтәррәккә әйләнә. Кечкенә ялгыш хәрәкәт һәм син аска мәтәллисең, аннары янадан күтәрелермен димә. Миңзаһит өстәлне гадәттәгечә йокы бүлмәсенә әзерләде. Суда җебетеп, чия белән крыжовникны куйды, башка ризыкларны тезде. Ике чәнечке, салфетка чыгарды. Сизелер-сизелмәс кенә яктылык сибүче торшерны кабызды. Аннары магнитофонны шунда күчереп куйды. Ул түземсезләнеп сәгатенә карады Инде вакыт җиткән, ул килергә тиеш иде Ишекләр бикләнмәгән, ул звонокка басмыйча, турыдан-туры килеп керергә тиеш. Минзаһит, верандага чыгып, тәрәзәдән урамга күз ташлады. Ләкин беркем дә күренмәде, аяк тавышлары да ишетелмәде. Ул кереп кулына газета алды, ләкин укымады, ишек алдындагы утларның януы хәтеренә төште һәм барлык лампочкаларны сүндереп куйды. Шулчак тышта аяк тавышлары ишетелде һәм ишектә Сөембикә күренде ’ —Исәнмесез,—диде ул. кулындагы перчаткасын сала-сала. —Озак, озак, Сөембикә,—диде Минзаһит, анын пальтосын салдырасалдыра. —Айгөлне көчкә йоклаттык, үземнен китапханәче кызны өйдә калдырдым, бик озак тоткарланмаска иде —Борчылма, төн безнеке инде,—диде Минзаһит һәм аны култыклап йокы бүлмәсенә алып кереп китте.—Хәзер бер генә минут,—диде ул, аны йомшак кәнәфигә утыртып Минзаһит тышкы ишекне бикләде һәм кухнядагы утны сүндерде Хәзер инде өй эчтән дә, тыштан да караңгылыкка чумган, бары тик шушы бүлмәдә генә сүрән яктылык бар. анын да бакчага карый торган бердәнбер тәрәзәсе көрән төстәге калын пәрдәләр белән томаланган иде.—Йә, исәнме,—дип пышылдады Минзаһит һәм Сөембикәне, култык астыннан тотып, урыныннан торгызды, анын салкын иреннәрен үпте. Сөембикәнең алланып торган бит очлары да сап-салкын иде. Аларга кайнар иреннәрен тигереп алып. Минзаһит: —И, балакаем, син тәмам туңгансың бит, әйдә бераз җылыныйк әле,— диде һәм бәллүр рюмкаларга ниндидер саргылт төстәге сыеклык салды. Алар чәкештереп эчеп җибәрделәр. Бу эчемлек, үзе бик тәмле булса да, гаҗәеп каты иде, тамак төбенен януына чыдый алмыйча. Сөембикә аш ы га-кабалана минераль су капты. —Нәрсә бу, Минзаһит Усманович9 —Әгәр дә Усманович димәсәң, әйтәм. —Юк, кыстамагыз. Сезгә минем хөрмәтем артык зур. Әгәр шулай булмаса, килмәс тә идем. —Мин бит сине хөрмәт иткән өчен генә чакырмыйм. Сөембикә,— диде Минзаһит елмаеп —Әгәр теләсәм, менә монда хәзер унсигез яшьлек кызлар йөгереп килеп җитәчәк. Син минем нәрсә әйткәнемне аңлыйсыңмы? —Аңлыйм...—Сөембикә керфекләрен аска төшерде Ул биредәге ризыкларның кайсына үрелергә белмәде, ә теге эчемлек анын бөтен канын куаларга, йөрәген дәртләндереп типтерергә кереште Минзаһит тагын шуны салды. —Ни сон бу?—диде Сөембикә көлә-көлә —Мин хәзер бөтенләй таралып төштем. —Узган ел урманда без синең белән моның башка төрлесен эчкән идек Хәтерлисенме? Алсурак төстә иде ул. —Әйе, әйе,—диде Сөембикә, кып-кызыл чияне авьиына кабып —Кырык җиде төрле үләннен шифасын үзенә алган туксан градуслы спирт бу. Моны эчкәч, бер авыруын да калмый Алар рюмкаларын чәкештерделәр. -Татарның синең кебек бар яктан да булган хатыннары өчен! Сөембикә бер йотты да рюмкасын урынына куйды. —Бодай булмый,-диде Минзаһит һәм. рюмкасын алып. Сөембикәнең авызына китерде. —Минзаһит Усманович, мин исерәм.—диде Сөембикә, башын артка ташлап, елмайган хәлдә. Минзаһит анын муенын үбеп алды. —Ә мин сине айнытырмын, ах, изәрмен кебек мин сине бүген Сөембикә кычкырып көлде дә эчеп куйды Минзаһш ана, үз кулы белән тотып, минераль су эчерде, чия, крыжовник каптырды, гавык ите бирде. Аннары барып магнитофонны кушты, шактый кызу ритмдагы җыр яңгырады. -Танцы итәбезме?—диде ул. Сөембикәнен каршына килеп Сөембикә утырган хәлдә ана үрелеп карады, елмайды, әмма оер сүз дә дәшмәде, урыннан да тормады ул исергән иде Минзаһит аны. кулыннан тотып, урыныннан кузгатты һәм, биленнән кысып, танцы иттерә башлады. Сөембикә, ике кулын Минзаһитның иңбашларына куеп, башын артка ташлап көлде дә көлде. Бу сихри яктылыкта аның зәңгәр күзләре, ап-ак тешләре Миңзаһитны ирексездән үзенә тарттылар. Кызу гына әйләнеп барган җирдән аны диван-кровать кырына алып килде дә, алар бергәләп шунда аудылар. Минзаһитның зур гәүдәсе астында Сөембикә бөтенләй күренми дә иде. Алар икесе дә бер-берсенең сулыш алганын ишетеп яттылар. —Мин сине изәм бит,—диде Миңзаһит. Сөембикәнең пышылдаган тавышы ишетелде: —Из... мә... Миңзаһит куллары белән аның билен, янбашларын сыпырды һәм акрын гына күлмәген өскә күтәрә башлады. —Утны сүндер, Миңзаһит Усманович, мин булдыра алмыйм,—диде Сөембикә. —Ә минем сине күрәсем килә, ут яктысында күрәсем килә. —Юк-юк,—диде Сөембикә, Минзаһитның колготкиендагы кулын тотып. —Ярый, мин утны сүндерәм,—диде ул.—Тик аңарчы без бер ярты рюмка тотабыз. Әгәр дә исерсә. Сөембикә кайтмаячак Минзаһитның уе аны төне буе биредә калдыру иде. Бусында Сөембикә карышмады. Колбаса, ит ашагач, тозлы тәм-том капкач, Миңзаһит утны сүндерде. Бүлмә кап- карангы булды. Ул Сөембикәне кочаклап алды һәм ашыга-кабалана чишендерергә тотынды. -Юк-юк, үзем... Миңзаһит, урындык каршына килеп, спорт костюмын салды, үзе колагы белән Сөембикәнең чишенгәнен тыңлады. Ахырда ул анадан тума хәлдә ана якынлашты. Сөембикәнең әз генә аксылланып күренеп торган гәүдәсен килеп кочаклады. Ул аңа аркасы белән тора иде, Миңзаһит аның ике күкрәген дә үзенен көчле куллары белән комсызланып кыса башлады. —Ай!.. Ой! Авырттырасыз, Миңзаһит Усманович,—дип ыңгырашты Сөембикә. Миңзаһит анын күкрәкләрен җибәрде, үзенә таба борды Сөембикә бернинди дә каршылык күрсәтмәде, ул барысына да риза иде. Миңзаһит, әз генә артка чигенеп, почмактагы торшерның кабызгычына аягы белән басты Сөембикә бер сүз дә әйтмәде, бары тик күзләрен генә йомды. Миңзаһит, аны күтәреп диярлек алып барып, мендәр өстенә яткырды һәм түгәрәк күкрәкләрен, муенын шашып үбәргә кереште. Сөембикә бары тик ыңгырашты, ниндидер, эченнән өзелеп чыккандай аңлаешсыз авазлар чыгарды, ахырда Миңзаһит аның өстенә ятты. Сөембикәнең бөтен гәүдәсе ут яна һәм калтырана иде. Анын кайнар куллары Минзаһитның билләрен сыпырдылар һәм, алгы якка күчеп, анын теләген үтәргә булыштылар. Инде бернинди сүз кирәкми, алар икесе дә еш-еш сулыйлар, бер-берсен канәгатьләндерү өчен барлык күзәнәкләренең кайнарлыгын туплап, бер-берсенә юнәлтәләр иде. Миңзаһит кулы белән диванга таянмады, гәүдәсенең бөтен авырлыгын анын өстенә салды. Үзенең гәүдәсе белән бергә өскә таба күтәрелүче Сөембикәнең һәр мускулын, тәненен һәр борылмасын ләззәтләнеп карады. Инде аларнын тын алулары ниндидер анлаешсыз, тамак төбеннән ирексездән чыккан тавышлары, тизләнгәннәнтизләнә барып, магнитофон тавышын да күмеп киткән иде. Күпмедер вакыттан сон алар тып-тын булып, хәрәкәтсез калдылар. Сөембикәнең нечкә, нәфис беләкләре, бармаклары акрын гына Минзаһитның иңбашыннан биленә кадәр аркасын сыпыра, иркәли иделәр. —Син тирләдең,—диде Миңзаһит, аның КУЛТЫК асларының, күкрәкләренең юешләнүен сизеп. Сөембикә күзләрен йомган килеш елмайды гына —Ваннада юынып алмыйсыңмы? Сөембикә юк дигән мәгънәдә баш чайкады. —Эчәсең киләме? Сөембикә тагын баш чайкады. —Танцы итәсең киләме? Сөембикә кабат баш чайкады —Ә нәрсә телисең соң син? —Берни дә теләмим,—диде Сөембикә пышылдап. —Юк, алай булмый,—диде Минзаһит.—Кеше берни дә теләмәсә. үлә. —Алайса мин дә үләм инде — Юк, син үлмә әле. син кирәк,—диде Минзаһит һәм аны, урыныннан күгәреп алып, үзенен алдына утыртты Сөембикә, сабый бала кебек, анын муеныннан кочаклады. Минзаһит борыны, иреннәре белән аның күкрәкләрен кытыклады, кат-кат үпте —Сина инде тагын бер-ике баскыч күтәрелергә вакыттыр. Телисеңме? Сөембикә бер сүз дә дәшмәде, аның күзләренә төбәлде —Юк, әйтмим әле,—диде Минзаһит, кинәт кире уйлап —Әйт инде. —Хәзергә әйтмим. Ә менә киләсе сайлауларга, әгәр карышмасан, сине Татарстан депутаты итәбез. Икәү бергә генә йөрербез. Һәр чакырылыш саен районнан Татарстан Югары Советына ике депутат сайлана, аның берсе беренче секретарь, икенчесе гадирәк эштә эшләүче яшьрәк хатын-кыз була иде. Сөембикә Миңзаһитка бармак янады: —Нишләп депутатлыкка гел чибәр хатын-кызларны гына сайлыйлар микән дип баш вата идем. Хәзер серенә төшендем,—диде ул. —Карале, син көнче икәнсең,—диде Минзаһит көлеп. Шулчак ишек шалтыравыгы тавыш бирде. Сөембикә күз ачып йомган арада, Миңзаһитнын алдыннан шуып төшеп, колготкиларына үрелде. —Борчылма, борчылма,—диде Минзаһит.—Бу вакытта безгә этем дә керми —Ул ашыкмый-кабаланмый гына киенде.—Йә күршеләрнең ашыгыч ярдәм чакырасылары бардыр.—Ул. акрын гына атлап, өйалдына чыгып утны яндырды һәм: —Кем бар анда?—диде. —Әти, мин бу, ач әле! Бу Рашат тавышы иде. Нишләп бу вакытта кайткан ул? Минзаһит ни кылырга да белмәде. Әле ишекнең келәсенә үрелде, әле кулын, эссе тимергә тигәндәй, тартып алды. Рашатның калын тавышы тагын яңгырады —Нишләп ачмыйсын? Инде берни дә кылып булмый, барыбер ачарга туры киләчәк иде. Минзаһит упкынга сикергәндәй тойгы белән келәне өскә күтәрде. Рашатның мыеклары, яка очлары, бүреге бәсәреп чыккан иде -Ни булды? Нишләп бик сон?—диде ул. ни әйтергә белмичә. —Чаллыдан кайттым Рашат ишеккә таба атлады. —Улым, туктале.—диде Минзаһит.—Син әз генә керми тора алмыйсыңмы? —Ник?—Рашат ана аптырап карады —Әниеңнәр өйдә юк иде. анда бер кунак килде дә... Рашат кулындагы сумкасын дөпелдәтеп почмакка ыргытты — Их син, карт б...т!— диде ул. теш арасыннан төкереп Әтисен артка этеп хибәрде дә өйгә кереп китте. Кухняның утын яндырды, келәм өстеннән тавышсыз гына барып, йокы бүлмәсенең ишеген ачты. Сөембикә колготкидан гына күкрәкчәсен эләктереп маташа иде Рашатны күргәч, ул кычкырып җибәрде һәм. одеалны алып, күкрәкләрен каплады. —О-о-о, редактор хатыны!—диде Рашат, мыскыллы елмаеп.—Язгы туйларыгыз башлану белән котлыйм! Ул, стеналар селкенерлек итеп, йокы бүлмәсенең ишеген япты һәм арттан килгән әтисенә борылды: —Мин синнән җирәнәм!—диде дә өстәлдә торган лимонлы аракыны бер стакан тутырып салды да эчеп җибәрде.—Синең үз гомерендә шушы эштән башка берәр шөгылен булды микән? —Рашат улым...—дип пышылдады Миңзаһит,— Мин сиңа барысын да аңлатам, тавышланма гына. Ул әле генә килеп керде. Миң аңа бурычлы. Ул мине зур бәладән коткарды.—Миңзаһит тагын ни алдашырга икән дип уйлап торды —Әгәр дә ул коткармаса, без барысын да югалта идек. Шуңа күрә мин аны куып чыгара алмадым. Ул исерек иде. Килде дә ишек төбенә егылды, мин алып керергә мәҗбүр булдым. Мин сиңа яңадан сөйләрмен. Берәр бүлмәгә чыгып тор инде. Рашат шешәне алды да, бүреген дә, тунын да салмаган килеш, залга кереп китте. Миңзаһит җәһәт кенә йокы бүлмәсенә кереп, Сөембикәгә: «Тиз бул!»—диде. Сөембикә, аягына киеп, пальтосы белән бүреген кулына тоткан хәлдә чыгып йөгерде. Миңзаһит, ул кабат керә күрмәсен дигәндәй, утны сүндереп, келәне элде. Сәгать төнге унике иде... Ирек Казаннан кайтып төшү белән өенә түгел, редакциягә юл тотты. Бүлмәсенә кереп чишенде, өстәл артына утыргач, үзе Казанда вакытта чыккан өч сан газетаны караштырып алды. Аннары, Зәбировка чылтыратып, аны чакырды. Алар кул биреп күрештеләр. Ирек район яналыклары турында сорады. Зәбировнын кара күзләре ничектер тынгысыз хәрәкәтләнделәр, ул нәрсәнедер яшерә иде, ахрысы. —Әллә нинди яңалыклар юк... Максутовны җибәрдем инде. Ирек аптырап китте. —Кайда җибәрдең? —Эштән азат иттем. —Син акылындамы, Хәниф Кәримович?—диде Ирек, тавышын күтәреп.—Син аны берничек тә эштән азат итә алмыйсың! —Шәвәлиев бит сезнең белән сөйләштем, диде. Шулай булгач, мин карышып тормадым. Ирек шушында гына үзен ни өчен Казанга җибәргәннәрен анлады. —Мин бит ана кисеп әйттем, Максутовны эштән азат итмәячәкмен,— дидем. —Ә ул мина алай димәде. Хәзер инде Зәбиров белән сүз көрәштерү, кычкырышудан файда юк иде. Ирек барысын да төшенде. Аларның икесенең килешеп эшләгән эше иде бу. Зәбировнын Максутовны күралмаганын бөтен редакция белә, чөнки егет яхшы һәм күп яза, редактордан кала, редакциядә ул беренче кеше, иртәме-соңмы, Зәбировка үз урынын ана бирергә туры киләчәк иде. Ә ул урынын бирү генә түгел, гомер буе редактор булырга хыялланды. Тик аны ул омтылган урынга гына якын китермәделәр. Менә хәзер Ирекне Казанга җибәреп, Шәвәлиев тә, Зәбиров та үз дигәннәрен эшләгәннәр иде. —Сез мине юләргә санамагыз, Хәниф Кәримович,—диде Ирек.— Мин сезнен Шәвәлиев белән ни сөйләткәнегезгә кадәр һәммәсен әйтә алам. Әгәр дә Максутовны эштән азат итәргә уйлаган булсам, моны сезгә әйтмичә китәр идеммени? Уеныгыз гадел түгел. Ләкин мин сезгә хәлне төзәтергә мөмкинлек бирәм. Хәзер үк, Максутовны чакырып, приказыгызны юкка чыгарыгыз. —Мин берничек тә Максутовны чакыра алмыйм. Аңа районнан чыгып китәргә егерме дүрт сәгать вакыт бирелде. —Кем бирде?—диде Ирек, аны бүлдереп. Анысын мин белмим. Анын инде, пропискадан төшеп, Болынкыр- дан чыгып киткәненә дүртенче тәүлек. —Бусына да башыгыз эшләгән икән,—диде Ирек. Кич өйгә кайтып керүгә. Айгөл бер яктан. Сөембикә икенче яктан анын муенына сарылдылар. -Туктагыз әле, чишенергә ирек бирегез.-диде ул. Ирек чишенеп чемоданын ачты. Кызына алып кайткан курчагын сузды, өстәлгә торт, алма, апельсин куйды. Айгөл, әтисенә рәхмәт әйтеп, анын яңакларыннан үпте, бүген яследә ниләр булганын сөйләде Кич. кызлары йоклагач, утны сүндергәннән сон ул Сөембикәгә -Мине Мәскәүгә ике еллык укуга җибәрергә уйлыйлар. Югары курсларга. Син ни әйтерсең?—диде.—Тагын шунысы да бар: әгәр мин укырга китмәсәм, бу эштән мәнге котылу юк, берни дә яза алмаячакмын Сөембикә, аны кочагына кысып. —Ике елга ничек тә түзәрмен, китә бир,—диде Хатынынын анын уйларын андавына Ирек шатланып куйлы —Хәзергә беркемгә бер сүз дә ычкындырасы булма,—диде ул, хатынынын кайнар гәүдәсен кочагына алып Зәбиров төштән сон Ирекнең кайтканлыгын һәм ике арада булган күңелсез сөйләшү турында әйткәч, Шәвәлиев пошаманга төште Эш эшләнде. Беренченең әмере үтәлде, ләкин Сабитовнын тавыш-гаугасыз гына дәшми калуына ышанып булмый. Әле ул кереп ин элек Шәвәлиевкә ташланачак. «Нишләргә сон?»—дип баш ватты ул. Сөт хәзерләү буенча районның квартал планы өзелү алдында, иртәгә барлык авыл Советларына сөт җыю буенча вәкилләр чыгаралар. Редакторның атна буе Казанда булуын да, Максутовнын китүен дә истә тотып. Шәвәлиев Сабитовны бу исемлектән төшереп калдырган иде. Хәзер ул башкача фикер йөртте Төшереп калдыру гына түгел, аны утның үзенә илтеп тыгарга кирәк, дип уйлады ул. Чәйнәшсеннәр Батгалов белән «Авангард» колхозына кергән Зирекле авыл Советына вәкил итеп җибәрергә кирәк. Ераклыгы да ерак, сөт хәзерләүләренен дә рәте юк, редакциянең машинасы да йөрми, ятсын шунда. Иртәнге алтыда барлык вәкилләр, шул исәптән Ирек тә, райкомнын утырышлар залына җыелдылар. Райбашкарма председателе Гаскәров сөт хәзерләү планының өзелү алдында торуын, калган сигез-тугыз көн эчендә авыл Советларында сөт жыюда борылыш ясарга кирәклеген дәлилләп сөйләде, һәр авыл Советына күпме сөт җыярга кирәклеген җиткерде Аннан сон Шәвәлиев кемнең кая беркетелгәнлеген, көн саен үзенә «доложить итеп» торырга кирәклеген әйтте, урыннарда һәр өйгә кереп, аерым сөйләшергә киңәш итте Вәкилләр, сигездән дә калмыйча, авылларга чыгып китәргә тиеш иделәр. Хисмәтуллин һәм райкомның башка инструкторлары аларнын кайчан барып җитүен, ниләр эшләүләрен контрольдә тотарга, бу хакта Шәвәлиевкә хәбәр итеп торырга тиешләр Максутов мәсьәләсе буенча Ирек үпкә сүзләрен белдереп чыкмакчы иде, инде болай булгач, Шәвәлиевкә кереп тормады Редакциядә эш муеннан, әле аның кайтып бер бит материал да укып биргәне юк. Ул. баш күтәрмичә, сәгать уннарга кадәр материалларны укыды да. кайтып ашап, унбердә «Авангард» ягына китә торган автобуска утырып, Зирекле авыл Советына юл тотты. Төштән соң, сәгать икенче киткәч. Шәвәлиев Хисмәтуллинны чакырып кертте. —Каяле исемлегегез, барысы да китеп беттеме’—диде ул ана —Китеп беттеләр,—диде Хисмәтуллин, каләме белән исемлеккә төртеп күрсәтә-күрсәтә —Ә редактор? —Ул сәгать унда китте. —Соңарган, сонарган,—диде Шәвәлиев. Тагын кемнәрнедер сораштырды да Хисмәтуллинны чыгарып җибәрде. Аннары китапханә телефонын җыйды. —Сабитова, сезме?—диде ул. —Әйе, Зөфәр Шәрипович. —Сезнен Бакырчы китапханәсен тикшерәсегез бар иде. Мин хәзер шунда барам. —Ләкин бүген бит...—Сөембикә сүзен әйтеп бетерә алмыйча туктап калды. —Сез анда бүген барасыз, машина райкомның ишек алдында. Кереп утырыгыз. Мин егерме минуттан кузгалам.—Шәвәлиев трубканы куйды. Бакырчы дигәч, Сөембикә барысын да аңлады. Кайсы юлдан барасын да, кая керәсен дә. Юк. әле аның йөрәгеннән курку китмәгән иде. Ул тиз генә киенде дә райкомга йөгерде. Шәвәлиевтә кеше юк иде, туп- туры барып керде. —Мин бит машинага утырырга куштым. —Зөфәр Шәрипович, сез минем башны бетерәсез. Ирек хәзергә берни сизмидер. Тик сезнең теләсә кайчан өйдән чакыртып алуларыгыз, теләсә кайчан утыртып алып чыгып китүләрегез... Юк, мин башка болай йөри алмыйм... —Нәрсә булды сиңа?—диде Шәвәлиев битәрләгән тавыш белән. Аннары җинелчә генә көлеп дәвам итте:—Без бит эш белән йөрибез. —Минем өчен эшләгәннәрегезнен барысы өчен дә рәхмәт,—диде Сөембикә.—Тик минем гаиләм бар... —Соня-я!—дип сузды Шәвәлиев. —Әйтмәгез зинһар, алай димәгез!—Сөембикәнең куркудан йөзе агарып китте. —Нәрсә, син минем белән бөтенләй араны өзмәкче буласыңмыни?! —Гомер буе болай яшәп булмый ла инде... —Менә ничек! Аңлашыла... Димәк, хәзер мин кирәк түгел. —Зөфәр Шәрипович, сез мине дә аңлагыз. Ярар, очрашырбыз. Тик хәзер булмый. Соңрак, көз көне... —Кызы-ык. Ә нишләп яз түгел, җәй түгел? —Мин куркам. Мин бит аны яратам. Мин аңардан башка яши алмаячакмын. —Ә яраткач, ник хыянәт итәсең сон?—Шәвәлиев аңа астан хәйләкәр караш ташлады. —Зөфәр Шәрипович, әллә минем сезнен кырыгызга кереп, каш сикертеп, сырпаланып йөргәнем бармы? Безнең очрашуларның мине күпмегә картайтканын сез бит башыгызга да китерә алмыйсыз. —Менә ниче-еек! Бер дә алайдыр дип уйламый идем. Мин ерткыч булып чыгам алайса. —Бу хакта әйдәгез бүтән чакта сөйләшик әле. —Мин аңламадым, ни өчен сон әле син көз көне дисен? —Мин сезгә әйтергә дә тиеш түгел.. Серне сакларсыз дип уйлыйм...— Сөембикә анын күзләренә ялварып карады. — Минем теләсә нәрсә чәчеп йөрмәгәнне беләсең бит,—диде Шәвәлиев. ниндидер бер зур яңалык ишетергә әзерләнеп. —Көзгә Ирекне Мәскәүгә ике елга укырга җибәрергә җыеналар, Казанда әйтеп кайтарганнар... —Алай икән,—диде Шәвәлиев, бармакларын полировкалы өстәл өстендә биетеп —Син шушына риза буласынмы инде? —Ә ничек мин карышыйм ди? Аларны бит анда язарга өйрәтәчәкләр. Шәвәлиев кычкырып көлеп җибәрде. —Их, Соня, Соня' Аларның нәрсәгә өйрәнеп кайтканын мина сөйләгәннәре бар инде. Иреген Мәскәү марҗалары белән тәмәке тарта- 75 тарта аракы эчәргә, гүләйт итәргә өйрәнеп кайтачак ШУНЫН өчен җибәрәсеңме? Сөембикә аптырап калды. —Соң, ул бит кирәк, ди. —Кирәк, әлбәттә! Аерым бүлмә, кесә тутырып, ай саен стипендия. Йөрүе кызганыч та булмасын, аның бер әйберсен дә алып калмаслар. Ләкин менә шушы кеше әйткән иде диярсең: ирең алкашка әйләнеп кайтачак. Риза булма, кырык сәбәп тап. риза булма. Шулчак секретарь-машинистка кереп: —Сезгә керергә ике кеше бар иде. көтсеннәрме?—диде. —Әйе, көтсеннәр. Сөембикә, ни уйларга да белмичә, ишеккә юнәлде. Шәвәлиевнен Ирекне өнәмәгәнен белә иде ул. Нишләп сон ул аның турында шул кадәр кайгырта.’ Эшеннән җибәрәсе килми дисәң, ул инде күптән Зәбировны редактор итәргә җай эзли Ишеккә барып җиткәч, ул борылды да акрын гына: —Зөфәр Шәрипович. дөресен генә әйтегез әле. нигә сез шулкадәр кайгыртасыз соң әле Ирек турында9—диде.—Ул китсә, сезгә минем белән очрашу ансатрак булмасмыни? Шәвәлиев. урыныннан торып, аның янына килде һәм бик акрын гына итеп: —Син турысын әйтергә куштың, мин әйтәм. тик ачуланма.—диде — Ансат булгач, ул кызык булмый Аңлыйсынмы? Тыелган, яшерен нәрсә тәмлерәк була. Аның бөтен кызыгы да шунда. Хи-хи! Сөембикә, ул әйткәннәрнең бөтен мәгънәсенә төшенеп җитә алмаса да, аңа ачулы караш ташлап алгач, җәһәт адымнар белән чыгып китте 22 ырбашта булу Ирекне тетрәндерде. Анда биш кенә сыер бар дигәч, ул авыл Советы секретаре белән председательне күрше авылларга чыгарып җибәреп. Кырбашка үзе китте. Иң элек авылны бер башыннан икенче башына җәяү кисеп чыкты. Биредә нәкъ егерме өй калган. Аның өчесенең инде тәрәзәләре кадакланган Чүп үләне баскан буш өй урыннарының исәбе-хисабы юк. Авылда койма дигән нәрсә калмаган Ихаталар киртә, йә булмаса утыртма читән белән әйләндерелгән Ике хуҗалыктан кала бәрәңге бакчаларының киртәсе- мазары юк. Өйләр иске, кыйшайганнар, кайберләрендә түбәләренең шиферлары череп, ватылып беткән. Әлеге сыер хуҗаларына кереп сөйләшкәч, алар барысы да беравыздан: —Сатабыз, сатмаган кая. Сөтебезне савып бетерү белән алып китәләр, чәйгә калдырсак, берәр литр калдырабыз, башкасы дәүләткә китә,— диделәр. Биредә эш яшендә сигез-тугыз кеше бар. аларнын икесе механизатор, инде пенсия яшенә якынлашып киләләр. Берничәсе терлекчелектә, берничәсе төрле эштә. Барысы да биш чакрым арадан колхоз үзәгенә эшкә йөриләр, чөнки бу авылда инде эшләр эш юк. Ирек коймалары аеруча җимерелеп беткән, капкасы кыйгайган, түл белән ябылган өй түбәсенең берничә урыныннан пар чыккан бер йортка аптырап карап торды. «Монда кеше яшиме?» дип сорады ул үтеп баручы бер әбидән —Яши димәсәң. тереклек итәләр инде —диде әби. тешсез авызын мимылдатып. Ирек бу өйгә кереп карарга булды. Ул капканы нте. ләкин ача алмады. Аннары ул ярыктан капканын терәтеп куелганын күр.ле Тишектән кулын тыгып, черек тактаны шудырып төшергәч, капка үзеннән-үзе ачылып китте. Аның баганасы күгән ягына ауган, ябылган хәлдә терәү белән генә тотып була икән Ирек аны әлеге черек такта белән кабат терәтеп куйды. К Ишек алды инде күптән көрәлмәгән, кеше йөрерлек сукмак баскыч төбенә, аннан ары нидән эшләнгәнен дә аера алмаслык абзар сыман нәрсәгә илтә иде. Ул абзар сыман нәрсә кар астына күмелеп калган, анын кар эреп каралып торган урынында кыйшайган капка күренә. Такталары әле бер урыннан, әле икенче урыннан ашалып, киртләчләнеп, кайбер җирләрендә бөтенләй зур уентылар ясалып беткән баскычтан Ирек курка-курка гына күтәрелде. Такталар баскан саен шыгырдый, сыгыла иде Өйалдына кергәч, ул башта өй ишегенең кайда икәнен күрә алмыйча аптырап торды. Аннан сон гына әллә нинди чүпрәкләр, киезләр, сырган фуфайка җиңнәре, тире калдыклары кадакланган ишекне абайлады. Аның тоткасын таба алмады, кармалана торгач, көч-хәл белән эләктереп, үзенә тартты. Ишек, әллә нинди шомлы тавышлар чыгарып, шыгырдап ачылды. Атлап кергәндә, тупса өстенә өеп куелган ниндидер иске әйбергә аягы эләгеп, абынып егыла язды. Пәлтәгә охшаган бу нәрсә тупсага ябышып бозланып каткан иде Ул үзен базга килеп кергән кебек хис итте, чөнки дүрт тәрәзәнең икесе салам тутырып, такта белән томаланган булып чыкты. —Исәнмесез,—диде Ирек, кеше бармы-юкмы икәнен күрмичә. Сул яктагы зур морҗа артында ниндидер кыштырдау ишетелде. Һәм аннан бүрегенең бер колакчыны өскә тырпайган, икенчесе асылынып төшкән бер баш күренде. Ул ана ничектер кәҗәне хәтерләтте. Чөнки әлеге башнын колагыннан алып бөтен җирен сакал-мыек баскан, үзе шулкадәр ябык, төссез иде. аксыл сакал-мыек белән аксыл чырай бер төсле кушылып күренделәр. Җитмәсә, бу адәми затның тавышы да кәҗәнеке кебек бик нечкә генә, хәлсез генә ишетелеп куйды. —Саумысез ..—Ул арада чыккан уң күзеннән агучы яшен кул сырты белән сыпыра-сыпыра, Ирекне танымакчы булып, аңа төбәлде. Ирек, бер адым атлагач, аның инде бөтенләй тураеп баскан гәүдәсен күрде. Кеше сары якалы, күкшел пәлтә кигән, билен киндерә белән буган иде Анын бер аягында—әллә ничә ямаулы. олтанлы итек, икенче аягында— агач протез. Ун кулының өч бармагы юк, исән калган баш һәм имән бармагы белән агач саплы пычак тоткан, ә икенче кулында идәндәге тагаракка сузылып төшкән кызгылт эчәк иде. —Мин Ирек Сабитов булам, район газетасы редакторы —А-а-а,— дигән тавыш чыкты хуҗа кешенен авызыннан —Мин Сиражи, Сираҗетдин булам Утыр шунда, урын тапсаң —Ул стена буендагы эскәмияне күзе белән күрсәтте. Чакма ташы шикелле шоп-шома эскәмия янында кулдан ясалган өстәл тора иде. —Аяк киемеңне сала күрмә.—диде Сираҗи. Ирек эскәмиягә утырды. Шунда гына ул өйдә коточкыч салкын икәнлеген сизде. Күрәсең, март кояшы монда үтеп керә алмый иде. Сираҗи шәмәхә-күкшел төскә кергән кулларындагы эчәк белән пычакны ни куярга белмәде, ни эшен дәвам итә алмады, керфексез күзләрен челт-челт йомган хәлдә катып калды. Аны эшеннән туктатуы өчен Ирек кыенсынып китте — Бүленмәгез зинһар, бүленмәгез!—диде ул кабаланып. —Редактор ..—Сираҗи, гыжылдап бик озак ютәлләгәч кенә, әйтәсе сүзен әйтә алды:—Редактор дисеңме? —Әйе. район газетасыннан. Ничек яшисез икән дип сугылган идем. Сираҗи. Иреккә сынаулы карашын юнәлткән хәлдә бераз уйланып торгач, капыл гына сорап куйды: —Минем тормыш белән генәме? —Бүтән кешеләрнеке белән дә кызыксынам. Менә сез, Сиражи ага, ни хәлдә ятасыз? Сираҗи, тагаракка иелеп, эчәкне юлларга кереште һәм, ара-тирә Иреккә таба башын күтәргәләп, үткәнен-бүгенгесен сүтте: —Ни хәл икәнне күреп торасыз инде. Агач атка атланып яшәп яту...— Менә күр дигәндәй, ул пычак сабы белән протезына шакы-шокы сугып алды.— Без яшь чакта сайрамаган сандугачны сайрата идек. Минем исем Гармунчы Сирай булды. Авылга кунак кызы килсә, егетләр аны минем рөхсәттән башка озатырга батырчылык итмәделәр. Ә хәзер көтәм генә...— Ул тынып калды. Ни көтәсез? диде Ирек һәм, урынсыз copav бирүен аңлап, телен тешләде. Ләкин Сиражи әйтерсен лә анын соравын ишетмәде һәм баягы сүзләренә бер генә жөмлә өстәде: —Кавын утырттым, гәрәнкә чыкты Шул вакыт балаларга хаҗәтләрен үтәү өчен эшләнгән эмальле сары савытта нидер кайнап чыжылдый башлады. Сиражи. чүпрәк белән тотып, савытны электр плитәсеннән алды һәм, өстендәге капкачын ачкач, яктыга— тәрәзәгә таба кыйшайтты Үрелебрәк күз салгач, Ирек савыттан күтәрелүче пар арасыннан анда бодай икәнлеген күрде. —Тавыкларга м ы ни ? —Үземә әле, үземә,—диде Сиражи —Көз көне силсәвит бик кыстагач, бәрәңгене күпләп саткан идем. Калганы череп бетә язды. Хәзер аны орлыкка сакларга кирәк. Журна килеш бодай пешереп ашыйм Ипекәй алып килсәләр, әйбәт тә. Атна саен булмый шул. Сез инде бу савытка гажәпләнмәгез—яна ул. Чәйне дә шунда кайнатам Калай чәйнүгем тишелде Ул савытын алып куйды да кабат эчәк чистартырга кереште Ирек өйне шактый күзәтеп алырга өлгергән иде инде. Түрдәге никельләнгән караватның ялтыравыгы кубып тутыккан, анын өстендә жыелмаган ястык, әллә ничә ямаулы, ни төсле икәнен дә аермаслык чуар юрган җыерылып ята. Шунда стенада үтә дә иске күкеле сәгать йөри. Күкесе күптән кычкырмыйдыр, очып китәргә әзерләнгәндәй, өстәге тишектән башын чыгарган да туктап калган. Кече якта кулдан эшләнгән иске шкафта савыт- саба ише нәрсә күренә. Моржа күптән агартылмаган, акшары коелган, чатнаган урыннарыннан төтен чыгып, корым сарган. Морҗаның ян уентыгында уртасы ватылган агач рамлы көзге тора. Анын ялтыравыгы эре тутык төсле купшаклаган, пыяласын чебеннәр пычратып, көзге берни күрсәтмәс хәлгә килгән иде. Ирек түзмәде, сорады: —Ялгызыгыз гына яшисезмени? —Үзем генә шул.—диде Сиражи. эчәкне сава-сава чиләккә төшереп — Сугышка киткәндә, хатын өченче балабызга көмәнле калды, һи. мин күргәннәр!.. Инде сугыш беткәч, чех җирендә аяк чәрдәкләнде, бармаклар өзелде. Гангрена башланды. Кисик—үләсең, ди врач Куркам, егерме ике генә яшь миңа. Кистеләр—кая барасың? Кырык бишнең азагында кайттым Кайтсам—беркем юк. Хатынны бер кесә икмәк әчеп төрмәгә утыртканнар. Әнкәй, минем оч бала ангинадан үлгәннәр. Хатын төрмәдә жан биргән Ирек аны хәйран калып тыңлады. Сиражи тыныч кына, ашыкмыйча, уфтанмыйча сөйли дә сөйли. Әйтерсен лә бернинди фаҗига булмаган, әйтерсең лә ул базарга барып кайтуы турында гына хәбәр итә. Ни бу? Ныклыкмы, кешенең күңеле тәмам таш булып катканмы, һәммәсенә битарафлыкмы, әллә бүтән сәбәпме? Сираҗетдин бик озак ютәлләп, күз яшьләрен сөртеп алгач, сөйләвем дәвам итте: —Кайткач, беренче эшне өйләнүдән башладым. Әрем басып бетергән җимерек ихатада берүзем Гүли баш —Ул. пычагын куеп, ун кулының исән калган теге бармагын тырпайтты.—Шушы ике бармак белән тальянда сыздырып уйнарга өйрәндем. Шуңадырмы, хатын-кыз арттан калмый, ә мин балдыз турында баш ватам. Чирләшкә иде ул мескен Шуның аркасында кияүгә дә чыга алмады. Уйладым-уйладым да җәлләп өйләндем. Гомере буе рәхмәт укыды. Бик авырлык белән булса да, менә бу йортны салып кердек Ул чакта абзар-кура нык иде—анысына кагылмадык Агач аяк. гарип кул белән кая сикерәсең? Үкенечлесе шул. бала да булмады, тормышка да әллә ни кот кунмады Үлгәненә алты елдан артык мәрхүмәнең Берүзем тырмашып ятам шулай. Үз көнең—үз хәсрәтең. Элегрәк партия җыелышларына баргалый идем, хәзер беркая чыккан юк —Сез коммунистмыни?—диде Ирек, гаҗәпләнүен яшерә алмыйча —Фронтта алдылар. Бәләкәйдән үк ут борчасы илем мин Куркуны белмәдем. Зарлануны да. Теләсә нинди кыен хәлдән чыгу юлын таптым — Ул. нидер хәтерләргә теләпме, туктап калды —Хәзер коммунист түгелмени? —Төшеп калганмындыр инде. Бу яшькә җиткәч. Элетрәк кат-кат чакыралар иде җыелышка. Взнос сораучы да, чакыручы да юк хәзер. Ничек барыйм мин анда? Менә шулай тырманып көн үтә дә китә. Әз генә вакыт булса, җәен бәләкәй арба, кышын чана белән урманга угын юнәтергә кереп китәсен. Әле дә бәхеткә урман якын. Ерак булса, катып үләр идең, валлаһи.. Сираҗи кулын чүпрәккә сөртте дә. чүмеч алып, чуен чүлмәккә үрелде. Күрәсен. анда су иде, чүмече чыкылдап бозга килеп бәрелде. —Өйдә җылы тормый, шул арада катып өлгергән,—диде ул. Пычагын алып, ниндидер чүпрәккә сыпыргач, шуның очы белән бозны чокый башлады. Аннан бозлы суны чүмече белән чиләккә салды, чиләген плитә өстенә куйды. —Аллаһе боерса, бүген ит ашыйм,—диде ул, авызларын чәпелдәтеп.- Ике ай инде ит авыз иткәнем юк. Майны кайчан капканымны да оныттым. Җәй көне үлән күп, ит ашамасаң да түзеп була. Кышка күршеләр сатып биргәлиләр. Аларның да күп түгел шул. Ну, күрше әйбәт. Менә бит, ферма сыеры чирләгән дә, үлгәндә суеп калганнар. Сираҗетдин абзыйга дип сорадым, ди. Үпкәсе белән эчәкләрен алып кайткан. Бүген ит ашыйм, аллаһе боерса. Майга кадәр җитә ул миңа. —Үзен сарык-мазар асрамыйсыңмыни? —Сарыгым бар,—дип сөйләп китте Сираҗи.—Кышка суярмын дип торганда, ике бәрән китерде. Шулай итеп итсез калдым. Күршеләрдән бераз сатып алган идем. Каян җитсен инде ул? —Сарыкны күбрәк асрарга мөмкинлек юкмы?—дип сорады Ирек. —Әле бусын да бетерәләр икән дип сөйлиләр. Без бит көтүне менә монда кашлакта гына көтәбез. Чиратлап.—Сираҗи пычаклы кулын каядыр түр якка селтәп куйды.—Шуннан әз генә дә алып китәргә ярамый—колхоз маллары йөри. Менә итле булдым бит әле. Аллаһе боерса, бүген ит ашыйм. Ярый минем илектыр плитәсе бар. Әнә күршеләр бер айдан бирле караңгыда утыралар. —Нәрсә булган? —Минем күрше алай куркып тора торганнардан түгел. Җыелышта нидер сөйләгән бугай. Минимумы да үтәлмәгән булган. Килгәннәр дә өзгәннәр. Без аны багана башына менеп ялгый алабызмыни? Ирек хәзер генә бөтен өйгә таралган әче тизәк исен ныгытып сизде. Аның инде аякларына да суык-таракан керә башлаган иде. —Өеңә әллә көн саен якмыйсынмы, Сираҗи абзый?—диде ул. —Син мине кем дип белден көн саен ягарга? Утын юк. Бик салкыннарда ике көнгә бер ягам. Мартта өч көнгә бер ягуга күчтем. Рәхиме бәләкәй шул әле кояшның. —Кош-корт асрамыйсыңмы? —Көз көне җиде тавыгым бар иде. Берсе нишләптер үлде, икесе югалды—көзән-фәлән алды бугай. Көнгә бер йә ике күкәй алып кереп торам Анысы әйбәт инде. Менә Аллаһы боерса, бүген итле шулпа эчкәч, йомыркага да экономия була. Ул бер озын гына эчәкне кисеп алды да, бармак буе итеп турап, зуррак кына эмаль табакка салды. Плитәдәге чиләктән су агызып юа башлады. Аның суы шундук тизәк калдыкларыннан кара яшел булды. Өч мәртәбә юганнан сон, бик үк чистарып бетмәсә дә, су шактый тоныкланды. —Инде шушылай җәфгалләгәч, ярар, моннан да ары бүлдыра алмыйм,— диде ул. Бая бодай кайнаган савытны алып килеп, эчәкләрне шунда аударды, бераз су өстәде, иреннәрен чәпелдәтә-чәпелдәтә, тоз сибеп, плитә өстенә куйгач. «Бүген ит ашыйм, аллаһы боерса», дип кабатлады. Аннары пычагын тоткан килеш так-ток басып, өй алдына чыгып китте. Бераздан бер кыерчык ипи кадәр үпкә кисәге тотып керде һәм аны эчәк янына салды. Мона суган да булса, хәтәр тәм кертер иде,—диде ул, төкереген йотып.—Калган эчәкләрне юарга су бетеп китте бит әле. —Суны каян аласыз? —Чишмә бар монда авыл артында. Ерагын ераграк та инде. Ташып куярга савыт юк. Ике чиләк алып кайтсан. сарыклар да эчә. үзем дә тотам. Бик тиз бетә Әйбер юмыйча да торып булмый бит Әле ярый, рәхмәт, күршеләр атна саен мунчага дәшәләр. Кыен шул. ничек атна саен кермәк кирәк Ике-өч атнага, йә айга бер керәм. Өйдә шушы калай тагаракта юынам Мина нәрсә инде хәзер, барыбер кызлар янына барасы юк. Сиражи кулларын эчәк юган суда чайкап сөртештерде дә кече яктагы сынар урындыкка утырды. Ирек, үзенен нәрсәдәдер гаепле икәнлеген тоеп, анын күз карашы астында куырылып-кыймшанып куйды һәм. үз-үзен коткарырга, бу кыен хәлдән чыгарга теләгәндәй, сорау бирде —Сиражи ага, сез бит инде олы гомер юлы үткән кеше. Тормыш хакында ни уйлыйсыз сон? —һи-и-и,—дип сузды Сиражи —Мин уйлаган уйларны бизмәнгә салсаң.' Ничә тонна булыр иде икән?—Ул шактый вакыт тынып, күзен бер ноктага төбәп утырды. Аннары дәвам итте —Карачкыны—ябалак, ябалакны чыпчык алган замандыр инде бу. Үзем генә булсам, төкереп тә бирмәс идем Сылтар идем әле шунда йә Аллага, йә язмышка, йә бүтәнгә. Кавеме белән биз Гомере буе эшләгән адәм баласының тамагы туя алмый икән, ызначытсы. нидер дөрес түгел. Тормыш сорап та тормады, «голт» итеп йотты гына! Кыймшанып та булмый, ичмасам тизрәк эшкәртеп, чыгарып атсын иде Юк шул! Тарайганнан тарая гына бара. Нечкә тишек аша карыйсын—бер яктылык та күренми. Германга барып, нимеснс жинеп кайттык, югыйсә Сиражи. «һи. сиңа сөйләден ни дә, сөйләмәден ни», дигән төсле кулын селтәп куйды да савыттагы эчәкләрне—авызын чәпелдәтә-чәпелдәтә болгатырга кереште, үзе аклангандай әйтеп куйды —Эчәкне аны бик озак карда таптап чистарталар, юалар, пешерер алдыннан бер мәртәбә кабартып түгатәр дә бит. Кая инде мина алай хасиятләп тору. Ирек урыныннан кузгалды: —Ярый. Сиражи ага, мин китим әле.—диде ул. Хуҗа ике кулын ике якка селтәп куйды: —Чәй куйыйм дисәм инде... күреп торасыз —Сез сөйләгәннәрне район газетасына язып чыксам, риза булырсызмы’ Сиражи «аһ» итеп куйды. Ул тагарактан ала башлаган эчәкнен лычкылдап идәнгә төшкәнен дә сизмәде. — Берүк харап итә күрмәгез,—диде ул ялварып —Аннан сон мина сапсим көн бетәчәк! —Соң шушылай яшәргә ризамыни сез? —Риза түгел дип кая барыйм сон? Әйтегез, әгәр дә андый жир булса. —Картлар йорты бар.—диде Ирек. — Картлар йортыннан минем замандаш кайтты инде аннан Сөйләде Анда барырга Ходай күрсәтмәсен. Шушында үләргә язсын инде —Ул чакта. Сиражи ага. син әйткән бер сүзне дә язмыйм Бары тик үзем күргән нәрсәләрне генә язам — Нәрсә сон ул сез күргән нәрсәләр’ —Менә йорт-кураларыгызнын искелеген, электр плитәсе белән ашарга әзерләүләрегезне. утын юклыгын, эчәк чистартуыгызны —Сез нәрсә, иптәш Сабитов!—диде Сиражи. когы очып -Эчәккә мин бит колхоздан боерык яздырып алмадым, ана акча да түләмәдем. Минем башны судка тарттырмакчымыни сез? —Курыкмагыз. Сиражи аза. эчәкне барлык урыннарда да ташлап баралар, анын өчен берни дә булмый,—диде Ирек, аны тынычландырырга теләп —Юк. юк. башка җирдә булмас, бездә булыр Башкаларын язсан да. зинһар, эчәк турында сүз кузгата күрмә Ирек аның белән хушлашып чыгып китте Сиражи яныннан чыккач, анын ашыйсы ла. эчәсе дә китмәде. к>неленә ниндидер авыр таш ятты Кабаланып, колхоз үзәгенә кайтты да партком секретаре Фәрдиевне эзләп тапты —Кырбашта Сиражи исемле кеше яшәгәнен беләсезме9—диде ул ана —Белмичә! Ул безнең коммунист. —Ул, ике-өч ел взнос түләмәдем, партиядән төшеп калганмындыр, ди. —Ансат икән!—дип көлде Фәрдиев.—Аның билетына штамп суктырмавына мин гаепле түгел бит. Почтальон ай саен пенсиясеннән тиешле взносны кертеп бара Ай-яй, ансат кына котылмакчы!—партком секретаре тел шартлатып куйды. —Сезнен аңа берәр ярдәм күрсәткәнегез бармы соң? —Ярдәм дип, нишләтәсең инде аларны? Андыйлар бит хәзер авыл саен. Ел саен центнер ярым икмәк бирәбез. Печәнне әзерләгәне үзе әзерли Саламны тотканыбыз юк. Тагын нишләтәсең инде аларны? Ипи кайтып тора. —Бабайның әйтүенә караганда, ул икешәр-өчәр ай ит-май ризыгы күрми. Фәрдиев бу сүзләргә дә аптырамады. —Соң нишләтик инде аларны? Хәзер колхоз җирлегендә өч йөзгә якын пенсионер бар. Ит биреп кара инде син аларга. Бер килограммнан гына бирсәң дә, өч центнер ит кирәк. Болай да планны ничек үтәргә белмибез. Менә сез кешеләрдән сөт җыеп йөрисез. Хәзер ике атна безнең ясле балаларына бер грамм да сөт биргәнебез юк. Чөнки районнан кысалар, телефонны алу белән беренче сүз, кем генә шылтыратса да, «сөт планы ничек?» ди. Юк, берничек тә ит белән май бирә алмыйбыз без аларга Башка хуҗалыкларда да шулайдыр. —Мина бер өч килограмм ит сатып бирә аласызмы?—дип сорады Ирек. Фәрдиевнен күзләренә туп-туры карап. Секретарь аптырашта калды: чынлап сорыймы ул, әллә юриме? Шуна күрә туры җаваптан качты: —Моны инде Батгалов хәл итә. —Әгәр мин сездән үтенеп сорасам? Менә акча, минем исемгә алып, илттерегез Сираҗи агага өч-дүрт килограмм ит. Хәйләкәр, тәҗрибәле кеше иде Фәрдиев. —Юк, юк!—диде ул елмаеп —Моны бары тик колхоз председателе генә хәл итә ала. Ул, әлбәттә, сезгә каршы килмәячәк. Әйе, Ирек белә, Батгалов аңа сөенә-сөенә бирәчәк итне. Өч-дүрт килограмм гына түгел, унны бирәчәк. Чөнки киләчәктә авыз чайкау өчен бу ана уен тузы ролен үтиячәк. Димәк, ярамый! Кич колхоз идарәсе янында Ирек «Сельхозтехника» бүлекчәсе инженеры белән очрашты һәм район үзәгенә анын машинасына утырып кайтты. Сөембикә җылытырга бәрәңге куйды, чәй кайнарлады, әмма Ирек ашаудан баш тартты. Үзе көне буе ризык җыймаган, ә берни дә кабасы килми иде. Ул телефон борчыса, үзен чакырмаска кушып, бүлмәсенә кереп бикләнде. Ияге белән кулына таянып. Сираҗиның сөйләгәннәрен, партком секретареның сүзләрен хәтеренә төшереп утырды. План да план, үтәргә дә үтәргә! Ничек булса да үтәп, өлкә комитетына рапорт бирергә Анысы Үзәк Комитетка. Ничә көннәр район үзәге кибетләренә сатуга сөт китерелми Олылар да, балалар да мәхрүм. Трибуна артына баскач, Арсланов та, Шәвәлиев тә, башкасы да: «Эшче сыйныф сөт сорый, ит сорый, анламыйсыз- мыни шуны?» дип, күкрәк сугарга яраталар. Ә сон Сираҗи эшче сыйныфка керми микәнни? Район үзәгендәге халык кайсы сыйныф вәкиленә керә икән? Хәер, дип уйлады Ирек, ул хәзер күпме генә бу турыда фәлсәфә сатып утырса да, монын бернинди файдасы булмаячак. Коммунист Сираҗиның бүгенге тормышы турында язарга һәм тизрәк газетада чыгарырга! Картларга мондый караш булырга тиеш түгел. Анын үз әти-әнисе дә җинел яшәми ич. Ирек бер мәкалә белән генә бөтенесен йөз сиксән градуска бора алмаячагын, мондый хәлне үзгәртергә көче җитмәячәген дә белә. Шуна күрә мәкаләне язса, ана Сираҗи абзыйга авырлык килмәслек итеп язарга кирәк иде. Багталовнын картны электрсыз да калдыру ихтималы бар бит Күп уйлый торгач, әллә авылын-колхозын әйтмичә генә язарга микән, дигән уйга килде. Ул чакта моны язучы хыялы белән күпертелгән, арттырылган әдәби әсәр кебек кенә кабул итәчәкләр. Әле гаеп тә ташларга мөмкиннәр. «Арттыргансың, безнен тормышны каралткансың, совет чынбарлыгына яла ягасын», диячәкләр. Сон. нишләргә? Ирек шушы сорауга жавап эзләп утырганда, Сөембикә анын ишеген ачып: —Ирек, чык әле, тышта ниндидер кеше бар,— диде Ирек киенмичә генә чыгып ишекне ачты Анын каршысында бөкрәйгән, кырынмаган бер адәм басып тора иде. Анын бөтен гәүдәсе, куллары, ияге, иреннәре калтырый һәм ул шушы калтырау белән бергә өзек-өзек сулыш ала, ыңгырашып та куя иде —Сезгә кем кирәк9 Кеше шактый вакыт жавап бирә алмый торды. Аннары нурсыз, тоныкланган яшькелт күзләрен югары күтәреп —Сө... сө... Сөембикә биредә торамы?—диде. —Әйе,—диде Ирек аптырап Инде Сөембикәне сорагач, анын берәр туганы дип уйлап: —Әйдәгез, керегез,—диде Кеше, иелеп, веранда буена куелган хуҗалык сумкасын алды да, калтырана-калтырана, Ирек артыннан өйгә атлады. Сөембикә Айгөл янында иде. —Әйдә, чишенегез,—диде Ирек теге кешегә. Аннары Сөембикәгә дәште —Сөембикә, чык әле. Сөембикә, анын артыннан йөгереп Айгөл килеп чыкты. Теге кеше, пальтосын элеп, Сөембикәгә таба борылды —Исәнме, Сөембикә,—диде һәм. кулын сузып, ана таба бер адым атлады Сөембикәнен йөзенә, нәрсәдер хәтерләргә теләгәндәй, аптырау галәмәте чыкты, аннары ул аптырау ачу белән алышынды Анын күпәре ямьсез булып шакмакландылар. —Ник керттен моны?!—диде ул Иреккә, ачу белән. Ирек, берни аңламыйча, әле Сөембикәгә, әле теге кешегә карады —Сөембикә, кызым, мине танымыйсынмыни?!—диде теге кеше, калтыранган кулларын һаман сузган килеш. Шунда Ирек анын кулының энә белән чәнчеп, тушь белән язгаланып беткәнлеген күрде. —Синен урында булсам, оялмыйча мин бу йортка аяк басмас идем!— диде Сөембикә һәм аңа лач иттереп төкерде. —Мин бит Мин бит үләргә кайттым. — Кешенең тавышы өзелде, тамак төбеннән елауга охшаган аваз чыкты —Урамда кунарга салкын, бер генә кич кундырып чыгарыгыз. —Эзең булмасын, хәзер үк күземнән югал!—дип кычкырды Сөембикә һәм, анын чөйдәге пальтосын алып, өстенә ыргытты Пальто идәнгә шуып төште, кеше калтыранып басып тора бирде Аңардан укшытырлык сасы ис бөркелә иде —Туктале, Сөембикә,— диде Ирек —Шулкадәр мәрхәмәтсез булма. Кем сон бу абзый? —Бу хәшәрәт кайчандыр минем үги әтием иде!—Сөембикә елый- елый түр бүлмәгә кереп китте Айгөл белән Ирек аптырап басып калдылар. Кеше акрын гына иелеп пальтосын алды, калтыранган башыннан бүреге төшеп, тупсага таба тәгәрәде Менә ул пальтосын кияргә кереште, ләкин, күпме генә мәшәләнсә дә. кия алмады Ахырда Ирек пальтоның бер як жинсн барып тотты һәм ул шуннан сон гына кулын жин эченә кертә алды Әмма сәдәфләрсн эләктерә атмады, куллары аны тыңламыйлар иде Шактый маташканнан сон. ул кулын күкрәк кесәсенә тыгып, аннан бишлек, өчлек акчалар тартып чыгарды һәм Иреккә таба сузды. —Үтермә, бер генә йотым булса да. ни булса да тап, одеколон булса да. Юкса хәзер үләм, шушында үләм. —Акчаларыңны тыгып куй. абзый,-диде Ирек, анын кулын этеп — Нәрсә дә булса табарбыз. Сал пальтоңны. 6. .к У . м & Кеше, дөрес ишетәмме дигәндәй, шикләнеп ана карап торды. Ни киенергә, ни чишенергә белмәде. —Сөембикә, чык әле,—диде Ирек, тагын хатынына дәшеп. Сөембикәнең елаудан күз кабаклары кызарып чыккан иде. —Бу вакытта хәзер кая барсын ул?—диде Ирек.—Ашарга берәр ризык әзерлә. —Әгәр сиңа бик якын икән, үзен ана сый-хөрмәт күрсәт!—диде Сөембикә, елый-елый жикереп.—Урамда кәкрәеп катсын әнә! Сөембикә тагын кереп китте. Ирек калган бәрәңгене кайнарлатырга куйды, чәй җылытты. Кеше, пальтосын кабат чөйгә элеп, итеген салды. Тишелеп беткән юка иске итекне ул бер кат базар ноские белән кигән, ике аягының да бармаклары, үкчәләре күренеп тора иде. —Юынып алыгыз,—диде Ирек. Кеше, юынганнан сон, өстәл янына утырды. Ирек рюмкага аракы салды. Кеше күзен рюмкадан алмады, ләкин аңа үрелмәде. —Кыен булса да, миңа йә стаканга, йә кружкага салып бир инде,— диде.—Рюмкадан эчә алмыйм мин, күнегелмәгән, түгелеп бетә. Рюмкасындагы аракысын стаканга аударуга, ул ике куллап комсызланып ана ябышты һәм аны калтырата-калтырата авызына койды. Аннары, бик зур эш эшләгән кебек, озын итеп уфылдады, бер әйбер дә капмады, нәрсәнедер тыңлагандай, тавышсыз утырды. Берничә минуттан аның кулларының, гәүдәсенең һәм башының калтыравы кимеде, мәетнеке төсле ак чыраена сизелер-сизелмәс яшәү билгеләре иңгән кебек булды. —Үлгәндә дә рәхмәт укып үләрмен,—диде ул, күз яшьләрен бармагы белән сөртеп.—Чын кеше икәнсең. —Исемең ничек, абзый?—дип сорады Ирек. —Кәшифулла атлы мин. —Минеке—Ирек. Каян кайтып килеш сон, Кәшифулла абзый? Әллә барышмы? —Төрмә кошы мин. Күрәсеңме менә бу кулларны? Тәнем дә шундый. Минем бер як күкрәктә Ленин, икенчесендә Сталин ясалган. Мин күргәннәрне күрергә язмасын —Ул. кинәт башын күтәреп. Иреккә беренче күргәндәй карап тора башлады,—сөйләдеме ул сиңа? Минем хакта? Ирек үзенең бу кешегә битараф каравына шаккатып утырды. Ул аннан җирәнергә, нәфрәтләнергә тиеш иде. Ләкин ни гажәп, бу тойгыларның берсе дә юк иде. Мин аны кызганмыйм да бугай, дип уйлады ул эченнән. Кәшифулланың соравына бер сүз белән генә: —Сөйләде, —диде. Аннан соң алар, бер-берсенә карамыйча, шактый вакыт сүзсез утырдылар. —Сөйләгән икән, мескен ..—дип сузды Кәшифулла.—Ирек, гомерең буе бер нәрсәне онытма: ул баланын энә очы кадәр дә гаебе юк. Анын мине бу өйгә якын да китермәскә хакы бар —Ул урыныннан торды — Ярый, рәхмәт, мин кая да булса юл тотыйм инде. —Бу вакытта кая барасын?—диде Ирек.—Бездә кунарсың. —Сөембикә кумаса, бик кунар идем дә. Әллә котельныегызда гына утырып йоклыйммы? Миңа бит барыбер —Юк, юк,—диде Ирек,—Хәзер урын әзерлим. Ирек Сөембикә янына чыкты. Айгөл инде йоклаган иде. —Сөембикә, аны ничек куып чыгарасын инде? Әйдә, берәр нәрсә салып бирик, раскладушкага. Сөембикә, бер сүз дә дәшмичә, арты белән борылды. Ирек, йокы бүлмәсеннән алып чыгып, раскладушканы жәйде, ана матрац салды, жәймә белән каплады, бер одеал алып чыкты, мендәр салды. —Әйдә, Кәшифулла абзый, ят,—диде ул. Кәшифулла өстәл яныннан кузгалмады, күзләрен кулы белән каплаган көе утыра бирде, ә кырынмаган битләреннән күз яшьләре тәгәрәде. Аннары ул лышык-лышык борынын тарта-тарта кузгалды һәм чишенми-нитми Ирек вахвтскзләр ВЭХЕТЕ 83 җәйгән урынга барып ауды. Бүлмәдә таралган сасы искә чыдашлы түгел иде Бер минут үттеме-юкмы, хырылдап йокыга да китте Ирек, утларны сүндереп, тагын үзенен бүлмәсенә керде һәм Сиражи турындагы мәкаләсен язарга тотынды. Төнге уникеләрдә Кәшифулла кинәт ынгырашып кычкырып җибәрде, тешләрен шыкырдатты. Ирек йөгереп зал ягына чыкты һәм утны яндырды. Кәшифулланын күзләре пыялаланган, авызы ачылып каткан, бөтен чырае, сул як аягы көзән жыерган кебек тартыша иде Бу тавышка Сөембикә дә йөгереп чыкты —Кәшифулла абзый, ни булды?!—дип, Ирек аны селкетергә, уятырга тотынды. Ләкин ул әллә ансыз хәлдә иде, бер әйбер дә сизмәде —Әйттем мин сиңа кертмә дип!—Сөембикә тагын Кәшифуллага таба төкерде —Урамда үләсе урында менә хәзер монда жан биреп ята. Фу. исе кабахәтнең! Ул, борынын тотып, йокы бүлмәсенә кереп китте Ирек ни кылырга да белмәде, ахырда ашыгыч ярдәм машинасы чакырды. Ул. өс-башына киенеп, ишекне ачып, өйалды утларын яндыруга, ашыгыч ярдәм килеп тә җитте Ирек Кәшифулланы носилкага салып озаткач, раскладушканы җыйды. жирәнәҗирәнә мендәр-одеалларны җәймәсе белән урады да. агач бакчасына ук чыгарып атты. Иртән Сөембикә аны кайнар беләкләре белән кочып уятты. — Ирек,—диде ул пышылдап —Син әле Язучылар идарәсенә ш ыл ты ратты нм ы ? —Нигә сорыйсын?—диде Ирек, күзләрен угалап —Жибәрә алмыйм икән мин сине —Кайда жибәрә алмыйсын?—Ирек һаман берни дә аныша алмады. —Укырга. Ике ел мин синнән башка яши алмыйм Мин менә хәзер генә аңладым. Мин синнән башка яши алмыйм. Мин сине яратам'—Ул Ирекне үбәргә, иркәләргә кереште, чалкан әйләндереп, өстенә ятты — Китмисеңме, китмисенме, әйт? Әгәр син китсәң, мин куркам —Нәрсәдән куркасың? —Без аерылышырбыз кебек тоела —Башыңа каян шундый уйлар килә?—диде Ирек, анын аркасыннан иркәләп —Без беркайчан да аерылышмаячакбыз. — Юк. Ирек, мин сине җибәрмим Айгөл дә синнән башка бер көн дә тора алмый, үзен дә аны үлеп яратасын Баланын ныгымаган күңеле ничек күтәрә алсын синнән башка яшәүне* Мин үзем дә анын хәлендә Мин бит сина бер эш тә эшләтмим Төн йокламасам. йокламам—сиңа язу өчен мөмкинлекләр тудырырмын. Мәскәүдә дә әллә нәрсә юк. Эчәргә өйрәнерсең, бозылырсың дип тә куркам. —Ярар, ярар,—диде Ирек, эчтән анын белән килешеп —Карарбыз әле, уйларбыз... Ике көннән Кәшифулла үлде. Ирек машина табып, аны Минзалә районында яшәүче энесенә илтеп кайтты 23 рекнен «Ник кан койдын. Сираҗетдин?» дигән мәкаләсе зур шау- шу тудырды Инде мәкалә типографиягә җыярга бирелгәч. Зәбиров килеп керде. —«Авангардының партком секретаре шылтырата,—диде ул — Сездә анда безнең пенсионерларның бик начар хәлдә яшәве турында бер мәкалә чыга икән, зинһар өчен тоткарлый күрегез, ди -Ә нишләп сон ул миңа шылтыратмаган?—диде Ирек -Ана мин дә шулай дидем. Редактор белән сөйләшегез, мин берни дә эшли алмыйм, дидем. Зәбиров чыккач. Ирек уйга калды Димәк. Хасбулатова тагын хәбәр иткән. Нишләп соң әле ул Батталов турыдан-туры Иреккә шылтыратырга в* И курка? Монын астында ниндидер этлек ятарга тиеш. Ләкин озак көтәргә туры килмәде, бүлмәгә Шәвәлиев килеп керде. —Сез тагын нәрсә китереп чыгардыгыз инде. Ирек Хәйриевич? Анын шул мәкалә буенча килгәнлеген белсә дә, Ирек аптыраганга салышты. —Нәрсә турында сүз барганлыгын аңлатыгыз әле, Зөфәр Шәрипович. —Ниндидер тәнкыйть мәкаләсе язгансыз ди бит. —Кем әйтә аны? —Ярар, анысын белмәгәнгә салышма инде,—диде Шәвәлиев, кул селтәп.—Мин синең янга юктан гына килмәгәнне беләсең. —Турысын әйтүегезгә рәхмәт,—диде Ирек.—Әгәр дә теге вакытта бюрода редакциядән кем информация биреп ята дип мин мәсьәләне куйганда, сез мине яклаган булсагыз, менә мондый хәлгә төшми идек без. Болай ничек эшләп булсын? һәр җитәкче, газетада тәнкыйть чыга башлау белән Беренче янына йөгереп барып керсә, ни була сон ул? —Анысы дөрес инде,—диде Шәвәлиев килешеп. —Шулай булгач, материал чыгачак. Анда Батгалов турында бер сүз дә юк. —Сез миңа аны укытыгыз әле. Ирек Шәвәлиевкә мәкаләнең үзендә, алай-болай киләчәктә кирәк булса дип, калдырылган өченче данәсен бирде. Ул, баш чайкый-чайкый, аны укып чыкты да: —Ирек Хәйриевич, бу бит Батталовка гына түгел, Арсланов белән миңа да бик каты суга,—диде. —Ә нишләп сезгә генә?—диде Ирек —Әгәр дә алай карасаң, ул беренче чиратта СССР Министрлар Советына, Үзәк Комитет адресынадыр. —Юк, юк, син моны чыгармыйсың!—Шәвәлиев мәкаләне бөкләп кесәсенә салды.—Типографиядәгесен дә алып менеп бирегез. —Бирмим, шулай тиеш икән, үзегез алып чыгып китегез,—диде Ирек. —Юк, син аны алып менеп бирәсең,—диде Шәвәлиев. —Ярар,—диде Ирек, башына бер хәйләкәр уй килеп.—Әйдәгез, бергә төшәбез типографиягә. Алар Шәвәлиев белән, типографиягә төшеп, линотип бүлмәсенә керделәр. Линотипистка әлеге гөнаһ шомлыгы мәкаләне җыеп утыра иде. —Сеңлем, бу мәкаләне әлегә райкомнан тоткарлап торырга кушалар, Зөфәр Шәриповичка бирегез әле аны,—диде Ирек. Кыз мәкаләне биргәч, Шәвәлиев аны да бөкләп кесәсенә тыкты. Бер сүз дә әйтмичә китеп барды. Ирек тиз генә менде дә, әлеге мәкаләне алып, Хасбулатовага керергә кушты. Аларда мәкаләнең тәрҗемәгә бирелгән икенче данәсе бар иде. —Тәрҗемә итеп бетердегезме әле, Изабелла Назаровна? —Әйе, бетердек,—диде ул —Әллә тәрҗемәсе белән танышасызмы? —Кирәкми. Утырыгыз әле. Хасбулатованын йөзенә борчылу-курку билгеләре чыкты. Ул ишек янындагы урындыкларның берсенә чүмәште. —Изабелла Назаровна, мин сезне редакция серен читкә чыгарган өчен судка бирәм!—диде ул, һәр сүзен бүлеп, рәсми салкын тавыш белән. Хасбулатова, кызарынып, урыныннан сикереп торды. —Сүзегезне үлчәп сөйләгез! —Утырыгыз!—диде Ирек, тимер тавыш белән.—Мин редакциягә килгәннән сон. сез инде икенче мәртәбә Батталовка газетада басылачак материал турында хәбәр иттегез. Минем кире кагылмаслык дәлилләрем бар. Сезнен Батгалов белән нинди мөнәсәбәттә икәнегезне дә... —Сез үзегезнең өстегезгә артык күп нәрсә аласыз!—дип кычкырды Хасбулатова, күзеннән зәһәр очкыннар чәчеп. —Кычкырмагыз мина!—диде Ирек —Хәзер ирегезне чакырып, күз алдыгызда әйтимме? Һәм исбатлап та бирәм,—Ул ашыгып телефоннан номер җыя башлады. Хасбулатова, йөгереп килеп, калтыранган куллары белән анын кулын эләктереп алды һәм елап җибәрде- —Кирәкми, зинһар, үтенәм сездән! Ул мине атып үтерәчәк! —Шулай булгач, кычкырмаска кирәк.—диде Ирек, берни булмагандай. баягыча салкын тавыш белән —Бүген мин сезне судка бирәм. Суд нәтиҗәсен газета аша бөтен халыкка җиткерәчәкбез. Башка җирдән эш эзли башлавыгызны сорыйм. —Зинһар кичерегез, башка беркайчан да —Хасбулатова күз яшьләренә буылып сүзен әйтә алмады —Ярый,—диде Ирек —Мин сезне кичерәм Янадан беркайчан да беркемгә дә... —Юк. юк. мәңге —Мин сезгә ышанам. Хәзер менә бу сезнен кулдагы мәкаләне без җыярга төшереп җибәрәбез Ул бүген төнлә басылачак Беренче сынавыгыз шушы Минем беләсем килә: хәзер сезгә йә райкомнан, йә «Авангард^тан кемдер чылтыратып, мәкалә турында белешер, сорашыр Сез ни дип җавап бирерсез9 —Сон. билгеле инде...—Хасбулатова бераз аптырап торды —Чыкмаячак дип... —Дөрес. Ә чыккач, янадан ул кешеләр чылтыратса, мин белми калдым диярсез. Газетаны кул куярга керткәндә күрдем, ләкин ул вакытта сон иде инде, диярсез. Килештекме9 —Килештек,—дип пышылдады Хасбулатова һәм кулъяулыгы белән күзләрен, битләрен сөртә-сөртә чыгып китте Газетаны авылларга бүлгәләп җибәргән вакытта ук алып, барлык тиражны райкомның яндырту ихтималы да бар иде. Шуны булдырмау өчен Ирек район элемтә бүлегенә китте Аиын начальнигы бик тәвәккәл кеше иде. хәлне шундук анлады. газетаны авылларга таңнан ук җибәрү, Болынкырның үзендә дә иртүк тарату хәстәрен күрергә сүз бирде Аларның планы барып чыкты Газетаның сәгать иртәнге биштә үк райкомда, район Советы башкарма комитетында булырга тиешле данәләрен Ирек сонартып илттерде Сигезләр тулганда, ана район үзәгендә яшәүчеләрдән бер хатын-кыз чылтырамы —Бу ни хәл бу. иптәш Сабитов? Бүген газетаны алып кереп укый гына башлаган идем, бик зур хата киткән дип. кулымнан тартып алып чыгып киттеләр! Ирек барысын да анлады Димәк, район үзәгеңдә дә. авылларда да газетаны җыеп алмакчы булалар Әмма бу мөмкин эш түгел, газета ике кешенең берсендә булса да барыбер калачак. Озакламый аны Арслановка чакырдылар Алар Шәвәлиев белән бергә утыралар иде. Икесенең дә йөзләре кара коелган —Син нәрсә. Сабитов?!—дип җикерде Арсланов. Ирек ишектән килеп керү белән.—Райкомга каршы авантюра оештырып ятасын9 ' — Нинди авантюра, аңлатыгыз.—диде Ирек —Ә менә бу нәрсә!—дип кычкырды Шәвәлиев. мәкаләнең ике данәсен дә Ирекнең йөзенә ыргытып —Сезнеке авантюра түгел, минеке авантюрамыни9 —Бу пасквиль!—диде Арсланов —Син моның хәзер халык арасында нәрсә тудырачагын беләсеңме9 Синең бу мәкаләң районга ташланган атом бомбасы ул! —Шулай зур бәяләвегез өчен рәхмәт,—диде Ирек—Партия безгә дөреслекне язарга куша һәм мин шуны үтәдем Әгәр сезгә ошамый икән, гафу итегез... —Син үзеңнең күңелсез финалына якынлашасын. Сабитов,—диде Арсланов —Безгә ниндидер оештыру чаралары күрмичә булмас Элсктәге хезмәтләреңне искә алып, мин сиңа бер мөмкинлек бирәм: син бу мәкаләңне юкка чыгарган материал басарга тиешсең. —Мин аны ничек юкка чыгарыйм? —Күп өлешләре артгырылган. ул бик үк документаль әйбер түгел, фантазия белән өстәлгән урыннары да бар дип. бигрәк тә картнын ике-өч ай ит-май күрмәве турындагы өлеше дөрес түгел дип язасың да, шуның белән килешәбез,—диде Шәвәлиев. —Сез кадрлар белән эшлибез, дисез, ә менә үз кадрларыгызны бөтенләй белмисез,—диде Ирек. —Причем монда кадрлар?! —Мин сезнең кадрыгыз түгелмени9 Шушындый эшкә минем мәңге бармаячагымның сез белергә тиеш идегез. Хушыгыз! Беренче белән Икенченең үзе артыннан туктарга боерып кычкыруларына карамастан, Ирек кызу гына чыгып китте. Эченнән тантана итә иде ул. Хәзер инде алар райкомның түбәсенә менеп, җиз торбалар кычкыртып, бу мәкалә дөрес түгел дип, әллә нинди сүзләр сөйләсәләр дә, файдасыз иде. Ирек халык күңелендәге дистә еллар буе борчыган авыр ярага кагылды, ана кагылу йөзләрчә, меңнәрчә кешеләрнең фикерен уятты. Халык газетаны кулдан кулга йөртеп укыды. Редакциягә, ике-өч көн үтү белән, авыллардан бер-бер артлы хатлар килә башлады. Хатларның мәгънәләре әйттереп яздырылгандай бер иде: бик дөрес язгансыз, күптән кирәк иде. Безнең авылда да пенсионерларның хәле мөшкел... Аеруча интегеп көн күрүчеләрнең исем-фамилияләре санала... Өч көннән иртәнге биштә райком бюросын жыеп алдылар. Анда бер генә мәсьәлә иде: редактор И. Сабитовның район газетасында басылган «Ник кан койдың. Сиражетдин?» дигән мәкаләсе турында. Мәкаләнең баштан ахырына кадәр безнең тормышыбызга кара ягу, фактларны күпертеп күрсәтү, әле соңгы атнада гына да пенсионерларга колхоз тарафыннан сатып икешәр килограмм ит бирелүе турында Батталов та, башкалар да чәчрәп чыгып сөйләделәр. Район социаль-тәэминат бүлеге җитәкчесе авыллардагы пенсионерларның тормыш хәлен яхшырту буенча күрелгән берсеннән-берсе әйбәт чараларны тезде. Шушылар барысы да бюро карарына кертелгәннәр, машинкада дүрт битлек бу документ пенсионерлар турында кайгыртуның күздән яшьләр китерерлек гүзәл үрнәге иде Аның соңгы өлешендә мәкалә дөрес түгел дип табыла һәм карарны район газетасында басарга кушылган иде. Ирек эченнән инде нишләргә кирәген үзе өчен хәл итеп куйган иде. — Карарны киләсе санга ук бирәсез!—диде Арсланов. Ирек бер сүз дә әйтмәде, карарны алды да чыгып китте. Ул ашыгакабалана өенә кайтты, яхшы костюм-чалбарларын киде, паспорты белән партия билетын алды. Беркемне дә шикләндермәс өчен кулына дипломат та тотмады, көрән папкасына шушы мәкалә буенча авыллардан килгән утызлап хатны, икеөч данәдә мәкаләнең русчасын һәм татарчасын салды да аэропортка юл тотты. Билет яздыргач, беркемгә дә күренмәс өчен, аэропорттан ерак булмаган агачлык арасына кереп, уйланып йөрде, самолет киткәндә генә барып утырды. «Кемгә керергә икән?» дип уйлады ул очканда. Әле күптән түгел генә редакторлар киңәшмәсендә партия өлкә комитетының идеология секретаре «Дөреслекне язарга, кимчелекләрне ачудан курыкмаска!» дип чыгыш ясаган иде. «Район газеталары тешсез, хәтта председательләрне дә тәнкыйтьләүдән куркалар, ә сез райкомнарның, район Советы башкарма комитетларының бүлек мөдирләренә, секретарьларына, урынбасарларына кадәр тәнкыйтьли аласыз», дип сөйләгән иде. Күп уйлана торгач, Ирек анын үзенә керергә булды. Дәвамы киләсе санда