Логотип Казан Утлары
Публицистика

XX ЙӨЗ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

 ТАРИХИ-БИБЛИОГРАФИК КҮЗӘТҮ йөздәге татар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы дәвере игътибарга Лк аеруча лаек бер дәвердер. Искиткеч зур патриотлык хисе белән яшәгәндә әдәбиятның халыкка хезмәт итү идеясе иң биек ноктага җитә. Авыр сугыш шартларында әдәбият зур кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә, кешене канатландыра, аның рухын күтәрә. «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы нинди генә авыр шартларда да чыгудан туктамый. Аның битләрендә иң әүвәл фронтовик язучыларның алгы сызыктан, госпитальдән яки фронт газеталары редакцияләреннән җибәргән әсәрләре басыла, шуларны укып тылдагы кешеләр үзләренә иң кирәкле мәгълүматны, рухи азыкны алалар. Журналның һәр яңа санын укучылар түземсезлек белән көтеп ала, журнал кулдан кулга йөри. Сугыш елларында татар шагыйрьләре, прозаиклары, драматурглары иҗат иткән күренекле әсәрләр XX йөз татар әдәбиятының алтын фондына керә. Менә алар: М.Җәлилнең «Моабит дәфтәре», Ф.Кәрим, Г.Кутуй, С.Хәким, Ә.Фәйзи, Ә.Ерикәй, Г.Хуҗи, Ш.Мөдәррисләрнең лирикасы, Ф.Хөснинең «Йөзек кашы» (1945), Ф.Кәримнең «Разведчик язмалары» (1943), И.Газиның «Алар өчәү иде» (1944) повестьлары, Ш.Камалның «Марат» (1949), Ә.Еникинең «Бер генә сәгатькә» (1944) хикәяләре, М.Әмирнең «Миңлекамал» (1944), Р.Ишморатның «Кайту» пьесалары һ.б. Татар азучыларының кулына корал алырдае барчасы да сугышка китә. Җөмһүрияттә Язучылар союзын карт драматургыбыз Таҗи Гыйззәт җитәкли. Безнең әдәбият ул елларда зур югалтулар кичерә. Ф.Кәрим, Нур Баян, Р.Ильяс (1908—43), М.Әблиев (1900—41), Д.Фәтхи (1906—43), М.Вәдүт (1915—42), М.Гаяз (1917—43), Г.Рахман (1914—42), Әгъзам Камал (1918—43), шулай ук әдәбият мәйданында әле күренә генә башлаган А.Аитов (1908—41), Габдулла Гали (1920—41), К.Вахит (1916—42), Ә.Әминев (1918— 42), А.Гимад (1915— 43) , М.Гатау (1913—43), М.Әхмәтгалиев (1920—43), И.Закир (1911—44), С.Мөлеков (1920—41) һ.б. сугыш кырында ятып кала. Польшада госпитальдә Г.Кутуй вафат була. Шагыйрь һәм подполковник Хәйретдин Мөҗәйне (1901 — 44) Каршылык күрсәтү хәрәкәтенә катнашкан өчен фашистлар Дахауда атып үтерәләр. Фашистлар төрмәсендә М.Җәлил белән А.Алишны (1908—44) һәм аларның көрәштәшләрен гильотинада һәлак итәләр. Яшь шагыйрь Рәхим Саттар (1912—43) шулай ук антифашистларның яшерен оешмасында эшләп, лагерьдан качкач та, юкка чыга (мөгаен, һәлакәткә дучар булгандыр). Сугыш елларындагы әсәрләр еш кына ут эчендә, һич югы окоп шартларында, землянкадагы сукыр лампа яктысында, редакция машинасында языла. Фронт газеталарында кайсы мөхәррир, кайсы хәрби хәбәрче һ.б. сыйфатында М.Җәлил, Г.Кутуй, А.Шамов, М.Максуд, Р.Ишморат, И.Гази, Г.Галиев, Ә.Исхак, Ә.Фәйзи, Ә.Ерикәй, Г.Насрый М.Садри, Г.Хуҗи, Г.Әпсәләмов, М.Мазунов һ.б. эшли. Мәскәүдә яшәп, 1940 елда Әдәбият инстиутын тәмамлаган яшь язучы Г.Әпсәләмов (1911—79) өчен сугыш дөньяны танып белү, чыныгу мәктәбенә әйләнә. Карелия муентыгында сугыш шартларында ул бербер артлы матур гына хикәяләр яза башлый. Аның тормышчан язмалары әледән-әле «Совет әдәбияты» журналы битләрендә күренә, 1944 елда исә «Төньяк балкышы» исеме белән җыентык булып чыга. Шул вакыттан Бөек Ватан сугышы темасы аның иҗатында төп тема буларак яши: «Алтын йолдыз» (1948) белән «Газинур» (1951) романнары авторга 50 елларда ук дан һәм шөһрәт китерә. 30 елларда буразнага төшеп кенә килгән шагыйрьләр Ватан сугышы елларында ныгып-чыныгып өлгерәләр. Бу сыйфат иң әүвәл С.Хәким, С.Баттал, М.Садри, Ш.Мөдәррис, 3.Мансурларга хас. Зур күләмле эпик әсәрләр сугыш елларында язылмый, бәлки бераз соңрак, сугыш беткәч күренә башлый. Төркиядә һәм кайсыбер бүтән илләрдә яшәгән татар эмигрантларының күбесе, кызганыч ки, СССР халыкларының Ватан сугышында туган илне саклавын да, патриотик хисен дә аңлап җиткерми, большевикларның җиңелүен тели, фашистлар белән бугазга-бугаз килгән ватандашларына, рус эмигрантлары шикелле, ачыктан-ачык теләктәшлек күрсәтми. Моның сәбәбе, мөгаен, Төркия хакимияте алып барган сәясәткә бәйледер: гәрчә фашистлар ягында сугышмаса да, Германиягә һичбер тел-теш тидертми. Татар әдәбияты сынатмый, укучыларга окоп хәлләрен дөп-дөрес иттереп житкерә тора, каһәрле сугышның бөтен авырлыгы солдат җилкәсенә төшкәнен сурәтли, аның рухи дөньясын ачып сала. Сугыштан соңгы унъеллыкта чынбарлыкны киң колач белән тасвирлаган зур күләмле әсәрләр дөнья күрә. Әдипләребез, әле сугыш тәэсиреннән тулаем арына алмаган хәлдә, үткәнне дә, бүгенгене дә шул күзлектән карап бәялиләр. 1948 елда «Совет әдәбияты* журналында да, шул ук вакытта аерым китап булып та Г.Бәширевнең «Намус» романы дөнья күрә. Укучылар аның вакытлы матбугат битләрендә чыккан аерым бүлекләрен элегрәк тә укып өлгергән булса да, роман тулаем килеш һәркемнең күңеленә хуш килә. Бигрәк тәаларга милли характерның гаять асыл сыйфатларын үзенә туплаган Нәфисә образы ошый. 1948 елда тагын К.Нәҗми үзенең озак еллар буе ижат иткән һәм өлешчә генә вакытлы матбугат битләрендә чыгаргалаган «Язгы җилләр» романын укучылар игътибарына тәкъдим итә. 1951 елда «Намус» романы да, «Язгы җилләр» романы да Сталин премиясенә лаек табыла. Мәгәр мактаулы хәлләре әлләни озакка сузылмый: Хрущев заманында хәлләр үзгәреп китә, рухи байлыкка мөнәсәбәт тә яңачарак була, бәя дә тәнкыйть күзлегеннән чыгып бирелә башлый... 1951 елда М.Әмир «Ялантау кешеләре» дигән романын чыгара. Анда ул сугыш вакытындагы авыл тормышын бераз шомартыбрак узса да, бик тәфсилләп сурәтли. «Саф күңел»дә (1960) шул ук теманы дәвам иттерә, нәтиҗәдә дилогия килеп чыга. И.Гази да шундыйрак язмышка юлыга: 1949 елда ул «Онытылмас еллар» дигән повестен чыгара, ә инде 1964 һәм 1971дә янә ике повестьта шул сюжеттан алдарак булган хәлләрне (ретроспектива) тасвирлап бирә һәм трилогия китереп чыгара. Тәнкыйтьчеләр бу трилогияне бик хуплап кабул итәләр һәм тарихи-революцион эпопея дип бәялиләр Ф.Хөснинең «Авыл өстендә йолдызлар» (1955) повесте дә гаять зур мактау сүзләренә лаек табыла. Автор авыл кешеләренең мәхәббәтен романтик рухта, хискә бирелеп тасвирлый, ә инде аларның сөйләшүен әдәби телебезнең гүзәл үрнәге дәрәҗәсенә җиткерә. Әдәбият авылдагы тормыш-көнкүрешкә үзенең катгый бәһасен бирмичә кала алмый иде. Тик инде моның өчен иҗтимагый атмосфераның үзгәрүе зарур иде. Ниһаять, шундый кискен юнәлешкә юл ачыла. Әдәбиятыбызда әлеге юнәлешне Ә.Еники башлап җибәрә: 1954 елда «Рәхмәт, иптәшләр!» повестен, 1956 елда «Саз чәчәге» повестен һәм «Рәшә» (1962) повестен иҗат итә. Аңардан соң А.Гыйләҗев «Өч аршын җир» (1962) повестен, М.Мәһдиев «Фронтовиклар» (1973) романын чыгара. Аларга башка прозаиклар да иярә. 1954 елның 22 июлендә Төркиянең Анкарә каласында 76 яшендә Гаяз Исхакый вафат була. Әдипне, васыятен үтәп. Истанбулдагы Әдернекапы зиратына җирлиләр. Даһиның вафатын ул чагында әле туган илендә берәү дә белми... 50 елларның икенче яртысы һәм 60 елларда татар әдәбияты бик нык үсеп китә. Аның язмышына, мөгаен, 1957 елда Мәскәүдә үткән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы да, репрессияләнгән язучыларның аклануы һәм әдәбият дисбесенең тулылануы да, шулай ук элеккеге кырыслыкның бетерелүе дә тәэсир иткәндер. Мәскәүдә декаданы әүвәл 1941 елда үткәрмәкче булалар. Сугыш кына комачаулап кала. Шуннан инде илленче елларның икенче яртысында шуңа атап Казан, Мәскәү, Ленинград нәшриятләрендә китап чыгара башлыйлар Тәрҗемә эшендә нәкъ менә урак өсте булып ала. Декада алдыннан күп кенә авторларыбызның китаплары рус телендә чыга; шагыйрьләрдән: М.Җәлил, С.Хәким, С.Баттал, Ә.Исхак, Ә.Ерикәй, Ә.Давыдов, Ш.Мөдәррис, З.Нури, М.Хөсәен китаплары, прозаиклардан: Ә.Еники, И.Гази, Ф.Хөсни һ.б. авторларның, драматурглардан: Р.Ишморат, М.Әмир пьесалары, әдәбият галимнәреннән Р.Бикмөхәммәтевнең «М.Җәлил» дигән китабы дөнья күрә. 1956 елда зур күләмле «Татар поэзиясе антологиясе» әзерләнә. Ул XII йөз шагыйре Кол Галидән башлап бүгенгәчә сигез гасыр шигъриятен эченә ала. Моңарчы фәкать галимнәр генә өйрәнгән бик күп борынгы шагыйрьләребезнең иҗаты белән укучыларны таныштыру мөмкинлеге ачыла. Әйтик, Мәүла Колый, Утыз Имәни, Һибәтулла Салихов кебек суфый шагыйрьләр иҗаты мәгълүм була. Ш.Бабич, X.Туфан кебек әдәбиятка яңадан ♦әйләнеп кайткан» шагыйрьләребез иҗатына зур урын бирелә. Антологиянең фәнни аппараты СССР ФАнең Казан филиалы һәм Казан дәүләт университеты галимнәре тарафыннан башкарыла. Нәкъ бер елдан шул ук антология Казанда рус телендә дә чыга. Бу эшкә 82 тәрҗемәченең катнашуы татар әдәбиятының рус әдәбияты белән үзара багланышлары нык булуын исбатлый. Мәскәүдә 24 майда ачылган декада тантаналар белән генә чикләнми, әлбәттә. СССР Язучылар союзында булган утырышларда татар әдәбияты әсәрләре турында фикер алышулар зур кызыксыну уята. Кайсыбер әсәрләр яки аларның тәрҗемәләре нәкъ менә дискуссия китереп чыгара. Андый фикер алышулар, әдипләребез һәм шагыйрьләребез иҗатына бирелгән югары бәя тиздән бөтен җөмһүрияткә мәгълүм була: барлык дискуссия, фикер алышуларның стенограммасы «Совет әдәбияты» журналында басылып чыга. Декада безнең заман татар әдәбияты тарихында зур вакыйга буларак янә дистә елларга аның үсешенә турыдан-туры стимул ролен уйный, рус язучылары һәм тәрҗемәчеләре белән дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыта. Партия Үзәк Комитеты 1956 елның 2 июлендә «Шәхес культы һәм аның нәтиҗәләрен җиңеп чыгу турында» чыгарган карары игълан ителгәннән соң бинахак хөкем ителгән шактый гына язучыларыбыз вафатларыннан соң аклана. Шулар арасында XX йөздә иң зур фаҗига кичергән даһи әдип һәм җәмәгать эшлеклесе, 1937 елгы репрессия корбаны Г.Ибраһимов та була. Репрессияләнгән авторларыбызның әдәби мирасын халыкка яңадан кайтарып бирү иң изге бурычка әйләнә. 1956—57 елларда Г.Ибраһимовның 3 томлык «Сайланма әсәрләре» дөнья күрә. 1956 елда драматургия классигы К.Тинчуринның да «Сайланма әсәрләре* чыга; театрларда аның «Зәңгәр шәл» белән «Казан сөлгесе» драмалары сәхнәгә куела. 1959 елда М.Галәүнең «Болганчык еллар» белән «Мөһаҗирләр» дилогиясе рус телендә басылып чыга: вакытында бу әсәрләр тәрҗемә ителеп, Мәскәүдә чыккан, оригиналлары исә әдипне кулга алганда вәйран ителгән була. 1961 елда шагыйрь М.Крыймовның 1 томлыгы, 1959 елда Г.Толымбайның «Хикәяләр, повестьлар» җыентыгы чыга. Бераз соңрак Ш.Усмановның төрле жанрдагы мирасы да өйрәнелә: 1960 елда татарча, 1970, 1975 елларда русча китаплары укучылар кулына керә. Әле генә М.Галәүнең кулъязмалары юкка чыкканы телгә алынган иде. Кызганыч ки, андый хәлләр шактый булганы соңрак ачыклана: Г.Ибраһимов- ны кулга алганда «Безнең көннәр» трилогиясенең икенче һәм өченче кисәкләре, Ф.Кәримнең көндәлекләре, каралама кулъязмалары һ.б. авторларның да иҗат җимешләре юкка чыкканы мәгълүм була. Сәяси репрессия корбаннарына әверелгән язучыларның иҗади мирасы халыкка яңадан кайтарылганнан соң татар әдәбиятындагы бушап калган урыннар акрынлап тула башлый. Әмма шуннан соң да әле Г.Исхакый, З.Вәлиди, С.Максуди, Й.Акчура, Г.Баттал-Таймас кебек эмигрант әдип вә галимнәребезнең иҗаты озак вакытлар халыктан яшерелгән хәлендә кала килә. 1937 елда атылган Фатих Кәриминең әсәрләре дә фәкать 1995 елда гына кабат дөнья күрә. Тоткынлыктан кайткан язучыларның кайсыберләре (Г.Гали, 1900—54; Г.Шәрәф, 1896—1950 һ.б.) төрмә газапларын кичергәннән соң сафтан чыгып, иҗади эштән ваз кичәргә мәҗбүр була. Тик инде төрле михнәтләрдән соң иҗатларын уңышлы дәвам иттерүчеләр дә юк түгел: Х.Туфан (1900—81), И.Салахов (1911—98), С.Рафиков (1913—71), Мин Шабай (1913—63) һәм студент чакларында кулга алынып, соңыннан акланган әдипләр: Г.Тавлин (1925—98), М.Рафиков (1925—86), А.Гыйләҗев (1928). Сәяси хәлләрнең, йомшаруын (оттепель) тарихчылар, 1953 елда башланып, 11 ел дәвам итә, дип билгеләп үтәләр. Әнә шул вакыт эчендә татар әдәбиятында атмосфера шактый үзгәреп өлгерә. Күптән түгел макталган әсәрләрнең шактые чынбарлыкны дөрес күрсәтмәгән, бизәп-матурлап тасвирлаган, дип бәяләнә. Х.Туфанның тоткынлыкта язган «Сүз кушасы килә талларга, һәм «Кайсыгызның кулы җылы?» кебек шигырьләре нәкъ әнә шул заманда дөнья күрә, гәрчә үзенең кара язмышын чагылдырмаса да, искиткеч зур бәя ала. Татар әдәбиятында ул дәвердә лагерь темасы ныклап тамыр җибәрми, бу хәл бераз соңрак, 80 нче еллар азагындагы роман һәм повесть, яки шигырьләр көлтәсе буларак калкып чыга. Хәер, сугыш темасы да бик үк суынып өлгерми әле, тик инде язучылар аның бөтен катлаулылыгын, каршылыкларын ачып салырга тырышалар. Фашист әсире буларак зур газапларны үз җилкәсендә татыган, соңрак әсирлектән качып котылган шагыйрь Н. Дәү ли «Яшәү белән үлем арасында* дигән гаять кырыс чәчмә әсәр иҗат итә. Булган хәлләрне зур осталык белән, ышандырырлык итеп сурәтләгән әлеге китап 2-3 тапкыр басылып чыга; 1960 елдан башлап әсәрнең русчасы кабат-кабат чыгып, яңадан-яңа укучыларның күңелләрен яулап ала. М.Әмирнең «Җан көеге» (1969) повестенда сугыштагы батырлык түгел, бәлки ул афәтнең күрексез ягы тасвирлана. Әсәрнең үзәгендә сугыш кырыннан качып кайткан һәм әнисе белән хатыны өчен хурлыклы җан көегенә әверелгән дезертир образы. Бу әсәр В.Распутинның «Онытма гомергә» повестена аваздаш. Шул ук дәвердә Г.Әпсәләмов эшчеләр сыйныфына багышланган зур күләмле әсәрен («Сүнмәс утлар» романын 1958) иҗат итә. Декада елында Р.Төхфәтуллинның (1924—1940) «Авылдашым Нәби» (1957) повесте дөнья күрә. Фронтларда булып кайткан, авылдагы тормышны яхшы белгән яшь прозаик авыл җирендә иген игеп яшәүче зур акыл иясенең гаҗәеп үзенчәлекле һәм кызыклы образын гәүдәләндерә. Бу авторның «Йолдызым» (1962), «Җиләкле аланнар» (1969) һ.б. повестьларында да авыл кешесе, аның көнкүреше искиткеч бай тел белән, гыйбрәт алырлык итеп сурәтләнә. А.Гыйләҗев исә «Өч аршын җир» (1962) һәм «Урталыкта» (1969) повестьларында авылны икенче яктан күрсәтә: авторны иҗтимагый каршылыклар ныграк кызыксындыра. Димәк ки, әле каралган дәвердә безнең әдәбият тематик яктан да, тормыш-көнкүрешкә мөнәсәбәткараш ягыннан да гаять күптөрле иҗади күренеш буларак балкып ала. Алтмышынчы еллар өлкән буын язучыларының аеруча активлашып китүе белән үзенчәлекле. Әдипләрдән: И.Гази. Ф.Хөсни. Г.Галиев, Г.Бәшнров, А.Расих, Ә.Еники, И.Туктаровларны, шагыйрьләрдән: X.Туфан, С.Хәким. М.Садри, Ә.Исхак Ә.Давыдов, Г.Хуҗи, Н.Арслан. Ә.Ерикәй, Г. Латыйп. Н.Гайсиннарны, драматурглардан: Н.Исәнбәт, Р. Ишморатларны әйтеп китү зарур. Шул ук вакытта милли әдәбиятның үсүендә урта буынның роле искиткеч зур, хәтта әле яшь буын вәкилләре дә үзләреннән өлеш кертәләр. Проза өлкәсендә Г.Ахуновның (1925 — 2000) «Хәзинә» (1963) романын. Э.Касыймовның (1930—86) «Гомер ике килми» (1964) романын. Н.Фәттахның (1928) «Бала күңеле далада» (1966) романын. М.Хәсәновның (1927-1990) •Саф җилләр»( 1961 —1963) романын. М.Рәфыйковның (1925—1986) «Илһам авазы» (1966) хикәяләр җыентыгын, Ш.Рәкыйповның (1929) «Чәчәкләр сөйли белә» (1967) повестен. Р.Батулланың (1938) «Исемем минем Дүрткүз. (1966) повестен. Б.Камаловның (1930) «Сыналыр чак» (1965) повестен. М.Хуҗинның (1930) «Хикәяләр» (1966) җыентыгын. Ш.Бикчуринның (1928-91) «Ташлы тауда» (1959) хикәя һәм очеркларын, Г.Сабитовның (1931—95) «Туган җир туфрагы» (1963) хикәяләр китабын, А.Хәсәновның (193<) «Озын аяк» (1966) хикәяләр җыентыгын. Х.Сарьянның (1930-78) «Әткә.м һөнәре. (1966) повестен, М.Маликованың (1935) «Казан каласы — таш кала» (журналда - 1967) повестен, Г.Мөхәммәтшинның (1932-72) «Сер итеп кенә. (1960) хикәяләр җыентыгын. Р.Фәизовның (1931) «Яшьлек юллары. (1964) повестен. К.Тимбикованың (1937) «Зәңгәр күлмәк» (1969) хикәяләрен, А.Тимергалин- ның (1931) «Пәһлеван кабере» (1960) маҗаралы һәм фантастик хикәяләрен, «Ерак планетада» (1967) фантастик хикәяләрен, Р.Хафизованың (1929) ♦ Кыңгыраулар җыры» (1967) хикәяләр җыентыгын, М.Юнысның (1927) «Тимер фил» (1968) диңгезче язмаларын, «Занзибар зәңгәр болытлар артында» (1970) хикәяләр җыентыгын, Р.Кәраминең (1942) «Дүрт кешелек каюта» (1969) повестен әйтеп үтү урынлы булыр. Алтмышынчы елларда поэзиябезгә талантлы шагыйрьләр дә килә. Дебютантлар арасында: Р.Фәйзуллин (1943) беренче китабы «Рәсем ясыйм» (1965), Р.Гатауллин (1941)—«Гөлләр су сорый» (1966), М.Шабаев (1933)— «Яңа җыр» (1962), Р.Харис (1941)—«Кайтаваз» (1969), Роберт Әхмәтҗанов (1935)— «Беренче яз» (1958), Рәшит Әхмәтҗанов (1941—95)—«Хыялларым үзем белән» (1965), Р.Мингалим (1937)—«Әйт, кояшым!» (1966), К.Мостафин (1932)—«Җыр сафка чакыра» (1966), Г.Рәхим (1941) — «Вәгъдә» (1967), Н.Мадъяров (1928)—«Чык бөртекләре» (1960). К.Латыйп (1927) — «Солдат эзләре» (1960), Т.Камалиев (1940—80) —«Ромашкалар эзлим» (1967), Ш.Маннапов (1938)—«Яшьтәшләрем» (1967), М.Әгъләмов (1946)— ♦Кыңгырау» (1970). Шул ук вакытта драматургиягә Туфан Миңнуллин (1935) белән Шамил Шаһгали (1920—86) һ.б. талантлар килә. Туфанның пьесалары 1967—69 елларда куела башлый һәм елдан-ел ныграк активлаша бара: Шамилнең «Таң атканда» драмасы 1960 елда куела. Татар әдәбиятына аңарчы да, аннан соң да шулчаклы яңа көчләрнең килгәне булмый. Барлык жанрларга яшь талантларның килүенә, мөгаен, иҗтимагый үзгәрешләр, милли үзаңыбызның дөрләп кабынуы сәбәпче булгандыр. Муса Җәлил татар әдәбиятының байрагына әверелә. Җөмһүриятебезнең яшь иҗатчылары әлеге үзгәрешләрне иң беренче булып сизәләр. Алтмышынчы елларда яшьләр әдәбиятка зур кыюлык һәм фикер хөрлеге алып киләләр, моңарчы тыелган хакыйкатьне ачарга, элек хөкем сөргән ялганны һәм күз буяуны фаш итәргә дәртләнеп керешәләр. Шулчаклы зур исемлекне китерүемнең сәбәбе менә нидә: исемлектәге кешеләрнең берсе дә (үлемҗитем килмәгән очракта) әдәбияттан читләшмәде, иҗат эшен ташламады. Нәкъ әнә шулардан тора-бара мәшһүр каләм осталары, яңа классиклар үсеп чыкты. Алтмышынчы елларда әдәбиятка килгән шагыйрьләр һәм әдипләр бүгенге көндә милли әдәбиятыбызның умыртка сөяген тәшкил итәләр. Алтмышынчы еллар әдәбиятында Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять» (1965) повесте аерым урын алып тора. Дөресен генә әйткәндә, бу әсәр татар халкының милли тормышында хәлләрнең мөшкел икәнен аермачык белдереп чаң сугу ук булмаса да, кыңгырау чыңлату вазифасын үти. Авылда гомер кичергән Акъәби шәһәрдә яшәүче оныкларына килә һәм... ник килгәненә үкенерлек хәлгә төшә. Чөнки аның оныклары милли гореф-гадәтләрне дә, ана телен дә белмиләр, ата-баба йортына да, милли мәдәнияткә дә юк аларда мәхәббәт хисе, әбиләре гомер буе сандыгында күз карасыдай саклаган әйберләрнең кадеренкыйммәтен, гомумән, белмиләр — театр сәхнәсен бизәргә генә яраклы бутафория дип карыйлар. Сабый чактан алган тәрбияләре өлкәннәргә хөрмәт күрсәтүдән ерак тора. Картлар белән яшьләр арасына күпер салынмаган, һәм төп фаҗига әнә шуннан килеп тә чыккан: әбекәй үзенең газизләре белән сөйләшүдән генә дә мәхрүм ләбаса! Чөнки балалар татар мәктәбендә белем алмаганнар, ана телен өйрәнү мөмкинлегеннән мәхрүм ителгәннәр... Әнә шул сәбәпле Акъәби оныкларына үзенең күңел төпкелендә шушы көнгәчә саклап килгән уй-фикерләрен сөйләп бирү-аңлатудан да, гомере өзелер алдыннан, үлем түшәгендә ятканда актык сүзләрен әйтеп аңлатудан да гаҗиз... «Әйтелмәгән васыять» повестенда Ә.Еники сабыр гына кузгаткан фаҗига бит, чынлап уйлап карасаң, гасыр башында ук калкып чыга, татар җәмәгатьчелеге рус теленең үтеп керүенә, киң колач җәюенә юлларны тутырып ачкач ук, баш калкыта. Дөрес, ул чагында әле буржуаз мөнәсәбәтләрнең җайга салына гына башлаган чагы була, милләт алдына иҗтимагый һәм икътисади үсешкә ирешү өчен рус һәм аурупа мәдәнияте, фәне, техникасы белән ныклы багланышлар булдыру зарурияте килеп баса—бу якынаю цивилизация таләбеннән чыгып башкарыла. Әмма үзара багланышлар канатларын барча тармакка жәя башлаган бер дәвердә үк Г.Исхакый «Ике йөз елдан сон инкыйраз* (1904) дигән антиутопик повестенда һәм Г.Ибраһимов «Татар мәдәнияте нинди юлдан китәр?» (1916) дигән мәкаләсендә ана теленен, милли мәдәниятебезнец киләчәге өчен борчылуларын белдергәннәр, күделсез хәлләрнең килеп чыгу ихтималы барлыгын әйтеп кисәтү ясаганнар иде. Мондый хәлгә төшкәнебез өчен алар кемне дә булса гаепләсәләр, фәкать үз телебезнең кадерен белмәүче, мәдәниятебезнең кыйммәтен санга сукмаучы, кайсы милләт вәкилләре булуларын да оныткан үзебезнең милләттәшләребезне гаеплиләр, көчле тәнкыйть уты белән көйдерәләр. Чөнки Октябрьгә хәтле үк үз халкыбызны әйдәп барырга тиешле татар морзалары ансат кына урыслашып китәләр — төп вазифаларыннан ваз кичәләр. Менә ни сәбәпле Г.Исхакый белән Г.Ибраһимов • морза» сүзен нәфрәтләнеп телгә алалар. Эмиграциядә, 1923 елда язылып, Берлинда 1938 елны, туган илендә 60—70 елдан соң, 1992дә генә дөнья күргән • Көз» исемле повестенда Г.Исхакый нәкъ әнә шундый, милли гореф- гадетлөребезгә ваемсыз морзалар гаиләсен күрсәтә. Гаиләдә милли гореф- гадәтләрне онытып җибәргән, алардан ятсынып борын чөйгән өчен морза кызы Гөлсем шәхес буларак ачылып җитүдән дә мәхрүм кала, гаилә тормышында да өлләни бәхеткә ирешә алмый. Милләт язмышы XX йөз татар әдәбиятында төп тема буларак яшәп килә. Безнең әдипләребез һәм шагыйрьләребез милләттәшләрдән татар җанлы татар булуны таләп итәләр. Хәер, рус язучысы В.Распутин да бит үз милләттәшләре алдына шундый ук тугрылык таләбен куя; аермасы шунда гына: рус теленең бетү куркынычы юк. Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыятенә» яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Бу әсәр писхологик прозаның өлгесе булырлык дәрәҗәгә җиткереп язылган: бүгенге чынбарлыкның иң-иң четерекле ягы укучы хөкеменә шулхәтле ышандырырлык детальләр белән сурәтләп бирелгән ки, әлеге мәсьәләгә авторның мөнәсәбәте хакында авыз ачарга да урын калмаган. •Әйтелмәгән васыять»не мин үзем Г.Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» һәм «Көз» повестьларына, шулай ук Г.Ибраһимовның «Татар мәдәнияте нинди юлдан китәр?» дигән публицистик мәкаләсенә тиңләр идем. Олуг әдибебез Г.Бәширов милли мәсьәләгә бөтенләй икенче яктан килә һәм «Туган ягым — яшел бишек» (журналда 1967 елны дөнья күрә, 1973 тә исә аерым китап булып чыга) повестенда татар халкының борын-борыннан килгән гореф-гадәтләрен, әдәп-инсафын, рухани байлыгын, аның үзенчәлекле бизәкләрен гаҗәеп зур осталык белән тасвирлап бирә. Авылдан йөз чөергән яшьләребезгә киная беләнрәк милли нигезебезнең төп йортта икәнлеген искәртә. Алтмышынчы елларда әдәбиятыбызның горизонты киң булуы, тормышның төрле якларын күрә белү осталыгы, тематик һәм стилистик яктан күпкырлы икәнлеге ачыла. Әйтик, медицина хезмәткәрләренә багышлап Г.Әпсәләмов »Ак чәчәкләр» (1965) романын. Н.Фәттах чирәм жир сөрүчеләргә • Бала күңеле далада» (1966) романын, космос яулаучы Андриан Николаевка багышлап К.Латыйп «Йолдыз тапкан егет» (1964) документаль повестен иҗат итә. В.И.Ленин темасын татар язучылары даһи якташыбызның Казанга бәйле биографик мәгълүматларда ачып бирәләр: С.Хәким—«Кокушкино крестьян нарының Ленинга хаты. (1961). М.Ногман—«Кокушкино таңнары» (1964) поэмаларын иҗат итә, Р.Ишморат—«Давылга каршы» (1963) пьесасын яза Производство темасы һәрвакыт актуаль саналганга бу өлкәдә әледән әле яңа әсәрләр иҗат ителә: Г.Ахунов «Хәзинә» (1963) романы белән нефтьчеләргә багышланган сериягә нигез сала. «Дружба» газүткәргечендә эшләүчеләр тормышы С.Хәкимнең «Үрләр аша» (196«) поэмасында һәм Ә.Маликовның «Дуслык юлы» (1960) балладасында чагыла. Балалар дөньясы Ә.Бикчәнтәеваның (1913—86) «Яз бүләкләре» (1962) шигырь китабында, «Мин аңлыйм сине» (1966) повестенда. Л.Ихсанованың (1923) «Ана көндәлеге. (1968) повестенда. 3. Вәлинең (1924) «Балан бәлеше. (1963) һәм .Җирдәге йолдызлар. (1965) хикәя җыентыкларында күренә. Дәвамы кимсе санда