Логотип Казан Утлары
Шигърият

УРТАК БУЛСЫН ГАМЬНӘР. БОРЧУЛАР

И Ходаем, рәхмәтлебез Сиңа Аллаһ әкбәр, дибез,—Алла бөек— Ул бар һәм бер фәкать җиһанга; Ул рәхимле, гадел, саф, шәфкатьле— һичбер нинди тиң зат юк Аңа. Чөнки беркем Аны тудырмады, Чөнки беркем Аннан тумады. Ул гап-гади кеше заты сыман Эзләп тапмады вә җуймады. Фәрештәләр Аның әмерләрен Армый-талмый йөри гел ташып, һәм Ул сеңгән безнең кальбебезгә, Күкләр мөнбәреннән нур ашып. Ул бар иткән барча җирне, күкне, Утның, суның барын бар иткән; Ул җәннәттә Адәм атабызга һава анабызны яр иткән. Ул кодрәтле—һәм шул кодрәт белән Шыта орлык, үсә үләннәр, һәм шул кодрәт белән ургып чыга Салкын чишмә тирән-тирәннән. Әхмәт РӘШИТ (1936)— шагыйрь, публицист; татар һәм рус телләрендә чыккан ун шигырь китабы. «Сөембикә». «Колшәриф». «Мөхәммәдьяр» поэмалары. «Беренчемәхәббәт». «Зәңгәр күлмәк» һ. б популяр җырлар тексты авторы. Казанда яши. һәм шул кодрәт белән күк йөзендә Яшен яшьнәр, күкрәү яңгырар, һәм шул кодрәт белән исәр җилләр. Төшәр карлар, явар яңгырлар. Ул кодрәтле, әмма һәрчак гадел: Кат-кат сынап адәм баласын, Белеп тора булган нигъмәтләрдән Кемнең ничек, күпме аласын. Ул теләсә генә пәйда була Җир йөзендә барча бәрәкәт. Ул теләсә генә гәүдәбезгә Тылсым булып иңә хәрәкәт. Пәйгамбәрләр Җиргә җибәргән Ул, Гыйбрәт итеп сиңа һәм миңа, һәм иңдергән изге китапларын Камил булсын өчен бу дөнья. Ислам дине безгә насыйп булган Рәсүлебез безнең Мөхәммәт Ирештергән өчен Аллаһ сүзен Без укыйбыз аңа мең рәхмәт. Бер гөнаһсыз яшәп булмыйдыр ла— Без бит фәкать адәм баласы: Намаз укып, тәүбә итеп кенә Гөнаһларны йола аласың. Сират күперләрен кичәсе бар. Ахирәт бар шуңа җыеныйк; Гомерләрнең һәрбер мизгелендә. И Ходаем, Сиңа сыеныйк. Әй айкалды бу дөньялар— Уңга, сулга чайкалды; Әле ярый шул мәхшәрдә Иман, рухым сау калды. Седәү авылы бәетләре Селәү авылында сөлекле күл— Бер коену анда ни тора; Тәннәреңә кунса сөлекләре Җилекләргә хәтле суыра. Кешеләрне нужа дигән нәрсә Пенза базарына китерә Селәү халкы авыр заманнарда Сөлек сатып кына көн күрә. Кемгә дәва, кемгә шифадыр да. Кызганыч бит кеше хәле дә Шул чорларны искә төшерептер. Бәетләре елый әле дә. Китегез! Агыйделнең аръягында Бер энәгә—бер сыер... (Шаян жырдан) һәр чат саен кемдер разбой сала— Суверенлык аңа ошамый; Имеш. Мәскәү хәзер татарларга Өстәл төеп өстән куша алмый. Югыйсә бит әле гамагы тук һәм заманча тәти киемнән, Эшләсә дә әпән-төпән генә Калдым, ди ул, сукыр тиенгә. Агыйделнең. имеш, арьягында Бер инәгә сыер бирәләр, Милләт диеп анда баш ватмыйлар, Бәйнәлмиләл бөтен түрәләр. Китегез соң, монда хөрти булгач, .Алтын ява торган төшләргә— Адәм рәтле яшәр өчен ләкин Анда да бит кирәк... эшләргә. Китегез соң... урыс... яһүдме син, һәм иманын саткан татармы— Аңларга бит кирәк ахыр чиктә Илгә яный торган хәтәрне. Сәрхүш Рәсәй һаман бәйрәм итә, Матәм көне—атна аралаш; Тернәкләнә алмас ахры инде Бар җиһанда аңа шул караш. Бу бәхетсез илдә азмы-күпме Татарстан—имин, нык—нигез; Ошый икән—разбой кычкырмагыз, Ә ошамый икән... китегез... Китегез хет океан артларына— Булсын җәннәт, булсын җәһәннәм, Безнең эшкә генә тыкшынмагыз, Юлыгызга сезнең ак җәймә. Анда бәлки бәхетлерәк җирдер, Рәхим итеп шунда китегез! Китегез! Төш күреп уянгач, төн уртасында язган шигырь II кара эт, кара эт. Төшләремә кердең дә, Бүлдең татлы йокымнан, һаулый-һаулый өрдең дә. Ыржайткансың тешләрең— Төштә тешләр идеңме? Син ташлангач, мин әллә Җебеп төшәр, дидеңме? Мин тагын бер эт күрдем Шул ук төштә—ак иде; Синдәй разбой салмады— Кулларымны ялады. Бу дөньямын төсләре Кара белән акмыни?! Кара эт—кара язмыш, Дигән сүзләр хакмыни?! Без бу җирдә агын да, Карасын да күтәрдек— Язмышларны узарга Әле гайрәт җитәрлек. Ул кадәрле шашынма, Шашынсан үз башына; Кара язмыш, читләп үт!— Чәбә-чәбә, кара эт! Кар-буранлы тар хәятта Үтә конем-төнем; Җиргә төшкәнче боз була Күз яшьләрем минем. II сабый күңелле шагыйрь, Шуңа китә исең! Елаудан соң, йә, ни мәгънә— Кем юатыр, дисең? Дөнья салкын. Тирә-юньдә— Боз бәгырьле җаннар; Шигырь булып ак кәгазьгә Тик ал каннар тамар. Гармунчы сөйгәнемә Сызылып таңнар аткан чакта Суза тальян гармуның. Төннәр буе тыңлап ятам Гармуныңның бар моңын. Таң атканда кызлар күңеле Нинди уйлар кичермәс? Егет җырлар, сөям, дияр. Кыз. сөйсә дә, сер бирмәс. Өзмәсәнә үзәгемне Серне сизәр тын урам. Болай да бит кочагына Атылып чыгарга торам. Шигырь бәйрәме-2000 Шагыйрь илне юатучы гына. Зөлфәт Мин көткән идем бу көнне, Бик көткән идем; Исте җияләр, кичте көннәр... һәм хаклык җиңде. Сөенер иде, мөгаен, Тукай үзе дә; Чөнки дөнья карын һаман Шагыйрь күзенә. Алданган чакта өметләр Язмыш җилендә, Бар гавайны юатыр зат Тик шагыйрь генә. Илгә хаким вә яугирләр Ни бирә алды? Табында гавам һәрвакыт Өлешсез калды. Дөньялар тулы зилзилә һәм илләр утта; Ни генә булмыйдыр хәтта Ошбу минутта?! Кылыч күтәрсенме шагыйрь, Җаннарны кыеп? Шигырен кылыч итә ул, Уйларын уеп. һәм изге антын яңартып Йөрәге аша, Мазлумнарның башын сыйпап Яшәүгә дәшә. Чын-чынлап аңласын өчен Йөрәкне йөрәк, Бу камил түгел дөньяга Шагыйрьләр кирәк.