Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙНЫ ЯҢАДАН УКЫЙБЫЗ..

Тукай шигърияте жиһанга ямь. яктылык бөркеп торучы. тун катлауларны эретеп, жиртә. күңелләргә җылылык бирүче кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Анын ижаты тар кысаларга гына сыймый, ул халкыбызның «хәсрәт көен көйләп», авыр үткәне белән саубуллашып, киләчәк өчен көрәшергә өйрәтә, шуна чакыра . Әдәбият күгендә нибары 7-8 ел ялтырап, үз йолдызлыгын—шигъри мәктәбен—тудырган шагыйрьнең мирасы күп тармаклы, кин кырлы. Анын үткен телле лублииистикдсы, камчылы сатирасы, кинаяле юморы, тәнкыйть эшчәнлеге—һәркайсы игътибар үзәгендә торырга тиеш^Тукай шигърияте турында сүз чыкканда исә фән белгечләре, тәнкыйтьчеләр к^орәк Туканның сәяси юнәлеше алга чыгып торган -Государственная Думага». «Китмибез», «Көзге жилләр», «Сорыкортларга» «Саифия- кебек әсәрләрен үзәккә алалар Чөнки аларның мәсләге, юнәлеше, максаты ачык ярылып ята. юл араларыннан кичереш төсмерләрен дә эзлисе юк. Ә укучыга тәкъдим ителгән бу парчаларда исә сүз Тукайның «онытылыбрак* торган, мәктәп дәреслекләренен гүрендә урын алмаган, кайчагында «пейзаж лирикасы» дип аталган шигырьләр турында бара. Табигать матурлыгын сурәтләүдән башланган ул шигырьләргә әдәп-әхлак, милләт язмышы мәсьәләләре килеп керә. Лирик затнын уй-кичерешләре гажәсп бай. каршылыклы Биредә тирә-якнын хозурлыгы күңел шигъриятен тудыра, тормыш, язмыш турында уйландыра • Көз» (1906) халык, милләт язмышы турында ачынып, уйланып язылган әсәрләр шәлкеменнән Бер караганда, табигать күренешләрен эзлекле рәвештә тасвирын алым белән күз алдына бастырган шигырьләргә гартым, жавап та таләп ителми торган риторик эндәш («Күрәмсез. дустларым, көз килде • ) белән башланып киткән тезмә күңелдә авыр, басынкы хисләр уята. Игеннәр урылган, җыелган. тургай пырпыр килеп ризык эзли. кошлар жылы якларга очып китәргә әзерләнә, урманнар саргаеп, зәгъфран төсенә кергән, мәрхәмәтле кояш та яктысын киметкән Лирик затнын күңелен ниндидер үкенечле, хәтта кайгылы, сагышлы хисләр ташкыны били Шигъри сурәткә көзгә нәфрәт уятырдай усал, төртмәле, куе төсләр килеп керә Әйтерсең лә. ел фасылы анын шәхси дошманы •Чәчәксез көз. үләнсез һәм лә гөлсез- кырларны ул мазарстан-каберлеккә тиңли, табигатьнең бу чорын кабул итмәвен кат-кат тәкърарлый («Ничәйтсән дә. күңелсез көз. күңелсез*). Укучы күңелендә үз рухына кулай кичереш, хисси якынлык уяткач, көзге табигатьне әле читкәрәк китеп сурәтләгән шагыйрь үз шәхесенә кискен сикереш ясый Үлеп торсам иле мин алты айдай. Эреп бер йокласам мин сары майдай Димәк, лирик зат көзне, анын артыннан килгән кышны бөтенләй кабул итми, берише жан ияләре шикелле (әйтик, актлар, ташбакалар) тирән йокыга талу турында хыяллана Шул йокысыннан анын яз житкәч. җиһанны яшеллек каплагач кына, «бәхетле һәм тәхетле* шаһ булып уянасы килә Тукай шитырсн шунда тәмамлап, нокта куярга да мөмкин иде. чөнки төгәлләнгән фикер Т әйтелгән, кичереш эзлекле рәвештә үстерелгән. Тик ижатчьшын көзне бөтенләй кабул итмәве, ямьсез буяулар, ачулы, әрнүле сурәтләве генә аңлашылып бетми. Кайбер шагыйрьләрне көз үзенең туклыгы, туйлары, төрледән төрле буяу- төсләре белән сокландырган ич. аларнын илһамнарын уяткан. Тукайның остазы Пушкин—шуның ачык мисалы. Татар шагыйре көзге нәкышьләр белән хозурланып, дөньясын онытып, мәхәббәт сагышларына бирелеп кенә утыра алмый шул. Аның җанын дәүләтчелекне һәм хаким көчен югалтып, мәрткә киткән халкының ачы язмышы телгәли. Ләкин шагыйрь чит көчләрне гаепләү, дәүләтне, патшаны битәрләү юлына басмый (бу хакта шул ук елда язылган «Государственная Дума» шигырендә үз сүзен әйтер), озак еллар дәвамында көз халәтендә калып, якты язына, матур аяз көненә килә алмаган өчен ул халкының үзен генә гаепли. Дөрес, алдарак ул кыр «Такыр калды татар башы кеби» дип, татарның артка калуына, иске йолаларга ябышып ятуына төрттереп узган иде, хәзер аны «И фәкыйрь милләт» дип атый һәм шигырен кискен сорау белән тәмамлый: синең язын мин «кабергә сөрелгәч, кыямәт көндә мин үлеп терелгәч» кенә килерме икән? Шул рәвешле, табигатьнең бер фасылын сурәтләүдән башланып киткән шигырь халык язмышы, киләчәге, бигрәк тә үзаңы уяну кебек катлаулы жәмгыяви, хәтта сәяси мәсьәләләрне калкытып куя. Үзәктә кискен тәңгәллек, янәшәлек алымы ята: ямьсез көз—шулай ук сүнүгә, инкыйразына йөз тоткан милләт. Үзәктә лирик затнын бер нәрсәне дә тиз генә үзгәртеп булмауны аңлавы тудырган ачынышлы, авыр кичереш. Үз халкының язын (бәһарын), якты көнен (нәһарын) күрү өчен шагыйрь үлеп, кыямәт көнендә уянуга да риза. Тукай авыр хисләренә тиң, халкы язмышының чарасызлыгын күпертеп күрсәтердәй сынландырулар тапкан: «басты золмәт, китте якты» Шигъриятенең үзәк традицион образларыннан—жил сурәте дә читтә калмаган. Ул—афәт илчесе, явызлык хәбәрчесе: әүвәл ул суык жил колакны шаулата, аннан «Тулып эчкә өрә, мисле куык...» Суык жил белән куыкның рифмалашуы да хис-тойгыларны куерта. Унберлеунберле ижеге белән, берничә гарәп, фарсы алынмаларыннан башка саф татар әдәби телендә ижат ителгән «Көз» шигыре табигать фасылы аша катлаулы иҗтимагый гамәлләр мәгънәсен белдерә белүнең ачык үрнәге «Җәйге таң хатирәсе» (1910). «Федоровтан мокътәбәс» дип куйган бу шигырендә Тукай табигатьнең матурлыгын, кабатланмас гүзәллеген, тыйнак нәфислеген ачып бирүгә омтыла. Ижатынын әлеге чорында шагыйрь, гомумән, әйләнә-тирә мохиткә, мәңгелеккә игътибарлы, ул күбрәк табигать фасылындагы илаһи, саф күренеш-манзараларны үзәккә ала. сурәтләү чараларын кызганмыйча, саранлык күрсәтмичә, мул, иркен куллана. «Урынын» таң өчен бушатырга мәжбүр булган күктәге айга нисбәтән берберсен кысырыклап вә тулыландырып өч эпитет килә: моңлы, хәсрәтле, ялкау. Шагыйрьнең хөр күңеле иртәнге яктылыкны да гади генә кабул итә алмый: ал таң галибанә (жинүче рәвешендә) нурланып җиһанга жәелә. шул арада йолдызлар сүнә, йөрәкләрне иләсләндереп йомшак, иркә, назлы саба жиле исеп куя. Кыскасы, төнге караңгылык пәрдәсен алып ташлап, кешеләр көтеп алган мәрхәмәтле таңның жиңүен шагыйрь искиткеч маһирлык белән тасвирлый, аны мөселман кешесенең күзаллавына якын, әмма ифрат яңача яңгырашлы образлар ярдәмендә күз алдына бастыра: Пәрдәдән чыкты, ачылды ямь-яшел кыр һәм ялан. Китте инде кап-кара каплап ята торган чапан. Шул мизгелдә дин әһелләре кия торган кара чапан һәм куе яшеллеге белән сафландыргыч кырбасулар күз алдында пәйда була. Мондый хөрриятне, иртәнге азатлыкны сихерле көзге күк серле күлләр, елмаеп көлмәкче чәчәкләр, лаләләр, үләннәр, ягъни барча тереклек зарыгып көткән икән. Ә рәхмәтне исә шагыйрь сайрар кошлардан әйттерә: «Сандугачлардан ява. янгыр кеби, мәдхияләр». Иртәнге ямьле, сихәтләндергеч гүзәллеккә вәйран калган «аккошлардай ак күчмә болытлар төркеме» дә мәңгелек хәрәкәтен туктатып тора. Ләкин табигатьнең хәтердә калырлык бу матур манзарасын тасвирлау шагыйрь өчен үзмаксат түгел икән. Соңгы ике юлда ижатчынын асыл нияте, шигъри максаты тәгаенләнә: синең алдында жәйге танның иң гүзәл, иң саф чагы, әфәндем, син дә йоклап ятма—«Шул вакытта уйла, шагыйрь: килде илһам. уйласаң». Бердән, табигый матурлык, туган жирнен газиз якынлыгы, йокысы туйган сабый бала кебек, елмаеп, балкып уянуы хисси жанлы адәм баласын битараф калдыра алмый. Икенчедән, шагыйрь илһам күктән инәр дип көтеп утыра алмый, ул туктаусыз эзләнә, ибигать күркен сиземли, аны җанына үткәрә белергә тиеш Бары тик уйлы сүз остасы гына тирәлек, мохит ямен аңлый һәм укучысына ирештерә ала. Тукай үзе дә иртәнге табигыи гүзәллекне ачып салуга буяуларны кызганмаган Тан. ай, йолдыз, чәчәк, аккош, ак болытлар кебек халык фикерләвендә туган сурәтләр һәркаисы үзенчә, яңача (ак болытларны күктәге аккошлар белән чагыштыруга гына игътибар итегез) янгыраш алганнар. Әмма табигать кабалануны, кирәкмәгән ашыгуны сөйми. Биредә тан жиле ипләп кенә исеп куя. «яфраклар аз-аз селкенә» Мохитгәге тыныч талгынлык, күренешләрнең табигыи. тәртипле алышынуы (берсе дә чиратсыз керми) үзе үк унбишле иҗекне, тан ата—ай бата, лаләләр—мәдхияләр, күркене—төркеме кебек иркен, ятышлы рифмаларны сорап тора «Жәиге тан хатирәсе» татар шигъриятендә пейзаж лирикасы үсүгә уңай йогынты ясаган әсәрләрнең берсе булды. • Иссез чәчәк» (1910) шигыренә өлгене Тукай XIX йөз башы шагыйре И Дмитриев парчасыннан алган, ләкин ул әлеге әсәрне (шигырь «Полевой цветок» дип атала) кабатлау юлына басмыйча, фикерне тирәнәйткән, үстергән Әсәр күчерелмә мәгънәгә, киңәйтелгән метафорага корыла. Болынлыкта үсеп утырган гади, «иссез чәчәк янлыш» хуш исле чәчәкләр белән бер бәйләмгә эләгә Бик гадәти гамәл. Шуннан нәрсә булган? Аз гына вакыт узуга, кыргый чәчәккә хуш, гүзәл исләр сеңгән, ул да затлы чәчәкләр рәтенә кергән. Әлеге үзгәрешне бәян итү сонгы ике юлда ясалачак әхлакый нәтижә. йомгак өчен кирәк. Мәгърифәтнең файдасына, киңәш бирүнен уңай йогынтысына инанган Тукай биредә форсатны ычкындырмый, табигать күренешен кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә күчерә Адәм баласы да. кыргый чәчәк үрнәгендә, яна, уңай мохитка эләксә, «тәүфикълы дус-ишләр һәм белешләр» белән аралашып яшәсә, «гүзәл гадәткә һәм дә изге эшләргә» өйрәнер, янача яши башлар Саф татар әдәби телендә язылган бу шигырь табигать күренешләре белән кешелек жәмгыяте арасындагы якынлыкны, күчешне, дәвамлылыкны раслаучы шигырьләрнең берсе • Пушкиннән. 11906)—Тукайның «Шүрәле» имзасы белән нәшер ителгән, башлангыч чор иҗатына караган шигырьләреннән Әсәрнең «Тәржемә вә тәшрих» дигән үзгә исеме дә мәгълүм Ошбу шигырьне укучысына тәкъдим иткән «Уклар» журналы Пушкинның 1824 елда языла башлап, төгәлләнми калган исемсез тезмәсен китерә һәм чибәр бер кызның рәсемен дә бирә Тукай нигез-өлге итеп алган шигырен Пушкин гаремга килеп эләккән чибәр кызга мөрәжәгать-кинәш рәвешендә язган Ирең үзеңне алты хатыны янына кертеп бикләгәнче, азатлыкнын кадрен белеп кал. каберлек янындагы фонтанга бар, салкын чишмә суын чумырып алып, шуңа карап, яшь гомернең дә шулай ялтырап, чәчрәп эзсез югалуы, үзеңнең дә хәрәмнән кире яшьлегенә әйләнеп кайта алмавын турыңда уйлан, ли шагыйрь Тукай әлеге шигырьнең үзәк фикерен, яшь кызга юнәлтелгән. киңәйтелгән риторик эндәш алымын сакласа да. эзмә-эз. сүзгә-сүз тәржемә юлына басмын Исемгә чыгарылган «тәшрих* сүзе исә ачыклау, шәрехләү дигән мәгънәне бирә Сибгат Хәким бик дөрес язганча. «Тукай ижади тәржемә иткән, үз рухына туры килгән әсәрләрне генә тәржемә иткән Артык намуслы шагыйрь булганга күрә, ул әз генә иярсә дә. 1зәр шигырьнең башына кемнән файдалануын язып барган» (Тукай Г Әсәрюр Дүрт томда. I т Казан. 1975. 126 ) • Пушкиннән» шигыре—ижади тәрҗемәнең ачык үрнәге Төп нөсхәдә сүз үткән заманда булып узган хәлләр турында барса (ир хәрәмендә инде алты хдгын бар), Тукай, нәкъ шулай буласына шик-шөбһә белдермичә, вакыйганы киләчәккә күчерә «Тагы алты хатын алыр, тагын да алыр.—туймас, алыр жан бар чагында» Ул киим ир синен кадереңне белеп, синең генә тәменне татып яши торган адәм түгел Аны үзгәртеп булмаячак, язмыштан узмыш юк Яшь кызга киңәшен Тукай. Пушкин үрнәгеңдә, әмма тагын да кискенрәк төстә, боерык фигыль ярдәмендә ирештерә «хәл начар, кыз1 . «Йөгер фонтанга», «чишмә суын түк. сип та, уйна», мөмкинлек булганда, иркәләнеп, шаярып кал. ли Автор чибәр, яшь бичара кыз язмышына битараф булмавын яшерми Тукай әсәрендә кыз баланын үкенечле киләчәге, фаҗигасе көчтерәк сурәтләнә Бу хәлнең мәгълүм ижтимагый-сәяси сәбәпләре бар. Урыс шагыйренең телгә алынган әсәрен «Уклар» журналы «Пушкин— ислам хатыннары хакында» дигән гомуми баш астында бирә. Бөек шагыйрь ижатында Коръән, көнчыгыш мотивлары, мөселман динендәге хатын-кызларның язмышы мәгълүм урын алып торса да. төп юнәлеш түгел. Аны күбрәк урыс жәмгыяте. андагы вәзгыять борчый. Шуна күрә, ул хәрәмгә эләккән кыз турындагы, тулаем алганда, ифрат көчле чыгачак шигырен тәмамламый, ярты юлда калдыра, исем эзләп тә баш ватмый. Өлкән яшьтәге байларга һәм дин әһелләренә хатыннары өстенә кияүгә бирелгән, сатылган яшь кызлар язмышы Тукайның исә йөрәгендә, бәгырендә утыра. Чынлыкта «Пушкиннән» әсәре татар жәмгыятендә кол хәленә төшерелгән хатын-кызның хокукларын яклау, аның авыр, аянычлы язмышына игътибар юнәлтү максаты белән язылган. Исеме әйтеп тормаса, Тукайнын ин яраткан унберле ижек белән, төгәл һәм яна кафияләр ярдәмендә язылган ошбу шигырьнең кем әсәренәдер нәзирә буларак язылган икәнлегенә төшенмәскә дә мөмкин. Чөнки үзәктә—татар теле ярдәмендә ачылган татар дөньясы. Тукай. Пушкин шигыренең табышын үстереп, аккан су белән кеше гомере, хатын-кыз язмышы арасындагы якынлыкны тасвирлауга зур әһәмият бирә. Су үз юлындагы барча чүп-чарны читкә атып, «көмеш төсле агадыр» һәм каядыр кереп югаладыр. Агым сунын тавышы, өне калмый, гомер дә шулай бик тиз үгеп китә, дөньяда вакытны туктата алырлык көч юк. Тукай үкенечле, фаҗигале, йөрәкне әрнеткеч сүзләрне кызның үзеннән әйттерә: Бетәмен, гаиб булам, калмый эзем дә; Бәхил бул. и кичем һәм көндезем дә! Татар һәм гомумән көнчыгыш хатын-кымары тормышы, язмышы белән китаплар яисә икенчел чыганаклар аша гына таныш Пушкин фажигане тетрәндергеч яссылыкка күтәрә алмый Тукай шигыренең мөстәкыйльлеге исә күләм үзгәрешендә дә күренә. Пушкинга фикерен әйтү өчен тугыз юл җитсә, Тукайга кичерешне ачып, жәеп салуга егерме юл кирәк була. Пушкин вә мин (1912) ижат юлының башында Тукай күренекле урыс шагыйрьләре Пушкин белән Лермонтовны остазлары дип атый, алар мирасыннан өлге алуын, әдәби осталыкка өйрәнүен яшерми. Ләкин үзе әйтмешли, югарыга үрли барган саен, үз-үзен, мөстәкыйльлеген раслау рухы көчәя бара. Ярым шаян, чынында, житди мәсьәләләр күтәргән «Пушкин вә мин» шигыре шунын ачык үрнәге. Тезмә кискен чагыштыру, капма-каршы кую алымы белән башланып китә: Хәзрәти Пушкин авылда язды үз «Евгениен», Мин исә җырлыйм фәкать бәрәңгенең көен. Сарай һәм шәһәр шагыйре Пушкин, соңрак тәнкыйтьче В. Белинский тарафыннан «урыс тормышының энциклопедиясе» дип бәяләнгән «Евгений Онегин» исемле атаклы шигъри романын вакытлыча авылда яшәп ижат итә. Мәгълүм булганча, үзләрен, вакытларын кая куярга белмичә интеккән өстен сыйныф вәкилләре тормышын сурәтләү аша әсәрдә чорның катлаулы әхлакый, фәлсәфи мәсьәләләре күтәрелә. Романның төп каһарманнары—бай, зыялы катлау кешеләре. Тукай исә, үзе кат-кат искәрткәнчә, фәкать «бәрәңге көен» җырлау белән мәшгуль. Әлбәттә, «бәрәңге көе»—шартлы алым, метафора, аны туры мәгънәсендә кабул итәргә ярамый. Монда тел төбеннән гади халык тормышына, анын мон- зарына, шатлык кайгысына якынлык сизелә. Тукай үз остазының тук тормышлы, нәзберек зәвыклы, сәнгать белән генә яшәгән югары катлау кешеләре, генераллар, Татьяна кебек чибәр кызлар турында гына язуын хупламавын яшерми дә. Әнә шулай итеп шигърият үсешендәге ике юнәлешне капма-каршы куя-куя укучыны әзерләгәч, Тукай төп фикерен әйтә: Шунда күрмим үземне һич тә Пушкиннан түбән; Тугьры күз салсаң эшенә—ул үзе миннән түбән. Гажәеп үткен фикер! Шагыйрь алдагы юлларда, шулай ук күпертү алымына таянып үзенең ни өчен бөек Пушкиннан өстен торуын исбатлауга ирешә. Җиһан бервакыт Пушкинны һәм анын романын онытыр, ә Тукайнын • Бәрәңгесе», анын дәртләнеп, илһамланып сурәтләгән, гадәти. ямьсез, әмма чын тормышны үзәккә алган шигырьләре «яүме мәхшәрсез» (кыямәт көне житкәнче). дөнья юкка чыкканчы яшәячәкләр. Шагыйрьнең үзүзенә. ижатынын мәңгелегенә ышанычы пәйгамбәрләр-чә алдан күрүчән булды Ләкин әле бу урында шигырь төгәлләнмәгән, ана ниндидер хиссн-фикри дәлил житеп бетмәгән кебек тәэсир кала. Шуна күрә шагыйрь үз ижат юнәлеше—реализм файдасына янә бер исбатламыш өсти Язганын булса бәкалы. ул бәкага тартыла: Мин дә булдым һич тә онтылмас кеше шул аркада «Бәкалы» (дәвамлы), «бәкага» (дәвамга, мәңгелеккә) сүзләре исә шигырьнең мәгьнәви-фикри офыгын киңәйтеп жибәрәләр Иманына, намусына, сайлаган юлына тугрылыклы, туган халкы мәнфәгатьләреннән читкә тайпылмаган шагыйрь беркайчан да онытылмас, каләме чүпчарга уралмас, тутыкмас дигән фикер алга сөрелә Бераз мактанып куюдан да тартынып тормый Тукай Ләкин үзен Пушкин белән янәшә, хәтта халыкчанлык нисбәтеннән анардан өстенрәк тә куеп, ул һич кенә дә остазының рухын рәнжетми—ана «Хәзрәти Пушкин», дип олылап эндәшә Димәк шунда да ул үзенен «бәрәңге көен»—пакь, чиста сүзен, ялган белән пычранмый торган иҗади юнәлешен, мәсләген— фидакарьләрчә яклап, раслап чыга «Пушкин вә мин» шигырендә чит телләрдән алынган берничә сүз («яүме». «бәкалы») татар теленең фонетик һәм морфологик таләпләренә буйсынган Әсәрнең өслүбе Тукай өчен гадәти (15-19 ижекле) булса да. рифмалары ифрат үзенчәлекле Пушкин романының һәм каһарманының исеменә татар теленнән ике аваздаш сүз-кафия табылган Евгением—көен. Евгениен—минем. «Көен» белән «минем» алдыннан «бәрәңгенең», «бәрәңгемне» сүзләре килү исә Пушкин әсәренә хас югары өслүбне тормышкөнкүреш дәрәҗәсенә төшерә. «Пушкин вә мин»—Тукайның әдәбият тарихында үз урынын билгеләгән, ижат юнәлешен элгәрләре белән бәхәстә раслаган әсәрләреннән берсе «Гомер хакында» (1909) шигыре «Яшен» журналында басылып чыга Ул нибары ике юлдан тора: Бик күңелсез бу начар журнал—гомер. Анда, әлбәт, баш мәкалә мат ирер Шагыйрь шул чорда яшәгән кешенең гомерен (үзен дә әлеге рәткә кертеп) сай эчтәлекле, буш. начар журналга тиңли Бер яктан. Тукай ул елларда яшәп килгән кайбер басмаларның түбән сыйфатына төрттерсә, икенчедән, мәгънәсез, күңелсез узган гомерне күчерелмә сурәт аша тәнкыйтьли Әмма ин начар дәрәҗәле журналның да баш мәкаләсе кемгәдер файда китерә Димәк ки. берише кешенең гомере дә «мал ирер»гә багышлана, күңелсез журнал дәрәҗәсенә төшә Турыдан-туры әйтмәсә дә, Тукай мондый тук тормышны хушламый. басмага сылтаган булып, астыртын рәвештә замандашларыннан келә «Гомер— (мал) ирер» рифмасы кешенең бәясе төшүгә, асыл кыйммәте югалуга ишарә кебек яңгырын • Гомер юлына керүчеләргә» (1910). Әдәбият галимнәре, тәнкыйтьчеләр Позняковтан файдаланып язылган бу әсәрнең соңгы юлларын еш кабатлыйлар (-Нигә мин кечкенә Апуш түгел, зур-зур Тукай булдым0») һәм аны шагыйрьнең үзен җитлеккән шәхес, әдип буларак танылуына ишарә, мәгърифәтчелектән тәнкыйди реал изм га күчүенә дәлил итеп китерәләр Бу томанда, балки, дөреслек Сырдыр Әмма иҗатчы үзе гомер юлына керүче сабыйларга булган бу мөрәҗәгатендә ниндидер олы. нәзари мәсьәләләр калкытуны, йә чишүне максат итеп кунмый Ул үзе үткән тормыш ызаннарын барлый, кайбер нәтиҗәләр ясый (аңа әле бу вакытта нибары 24 яшь!), шәхси тәҗрибәсеннән чыгып, мәктәп балаларына сүз ката, аларны ихластан анлап. хәлләренә кергәндәй, яклагандай, теләктәшлек иткәндәй була. Шигырьнен җавап таләп ителми торган, гади, риясыз беренче юллары да шул хакта сөйли «Белем инде, сабыйлар, сезгә мәктәптә күңелсездер Анын тоткынлыгыннан сез бигүк түгелсездер» Мәгълүм микъдарда балалар халәтенә якынлык белдергәннән соң. күчеш ясап, шагыйрь үзенең сабый чагын искә төшерә. Ул да хыялында «анда да монда очып йөреп», «азатлык» эзләгән, анын күңеле дә мәҗбүриятне, тар кысаларны кабул итмичә, гел иреккә, киңлеккә, мөстәкыйлълеккә омтылган Газаплы, авыр күренгән бу «мәхбүс» шәкерт еллары үтеп киткән, лирик зат богау-чикләүләрдән азат хәят юлына баскан. Ул «дәү кеше» булып киткән һәм «хәзер тормыш белән уйныйм» дип, тоташ уенкөлкедән, кайгы-хәсрәтсез бәйрәмнәрдән торган киләчәгенә юл ала. Мәктәп тәртибеннән, анда хөкем сөргән әдәп-әхлак богауларыннан арынса да, ни хикмәттер, лирик зат үзенең сонгы чор тормышында артык шатлыкны да күрми, тулы азатлыгы да ана сөенеч-ләззәт китерми. Киресенчә, сабый чакта күрелмәгән җитди сынаулар, күңел сынаулары килә һәм ул, ниһаять, «гомер итмәк» дигән ата-бабадан калган гыйбарәнең асыл мәгънәсенә төшенә башлый. Күбәләк төсле чәчәктән чәчәккә очып йөрү генә түгел икән гомер итү. Борчу, кайгылары, бихисап мәшәкатьләре дә күп икән аның. Үз ачы тормыш тәҗрибәсеннән, иҗтимагый дөньяны янача, тирәнрәк аңлавыннан чыгып, шагыйрь гомер юлына керүчеләргә киңәшен бирергә, аксакаллар мисле өйрәтеп алуны, әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерүне кирәк дип таба: «Гомер итмәк»—тырышмактыр ялыкмый, һич тә ял итми», ялкаулыгыңны жинә алсаң гына халкыңа һәм тәңреңә бурычларыңны кайтара алырсын. «Гомер сахраларын» гизгәндә арыган, талчыккан, тукталып тору турында хыялланган, төшенкелеккә бирелгән авыр мизгелләрендә ул нурлы мәдрәсә елларын искә ала, шул чор истәлекләрендә үз күңеленә юаныч, таяныч таба, «тоткынлык» елларын ихластан сагынып куя. «Зуп-зур Тукай»ның хәтта сабыйчак елларына әйләнеп кайтасы килә. Шуна күрә талгын, салмак кына үсеп килгән әлеге кичереш киеренке халәт, тирән үкенеч төсмере ала. Әсәрнең мантыйкый үсеш юнәлеше буенча шагыйрь гомер юлына керүчеләргә нисбәтән шигырь башындагы мөрәҗәгатен кабатларга яисә искә төшерергә тиеш иде кебек. Әмма ул чакта шигырь үгетнәсихәт, дидактик әсәр булып китәчәк. Тукай мондый җиңел юлга басмыйча, үз шәхси тойгысын, үз хәсрәтүкенечен алга чыгару белән чикләнә: «Нигә, дим, изге мәктәптән, сабый чаклардан айрылдым?» Нәтиҗәне һәркем үзе ясасын. Уналтылы ижек белән язылган «Гомер юлына керүчеләргә» шигырендә Тукай, максатына яраклы рәвештә, катлаулы метафоралар, сынландырулар эзләп баш ватмый, фикерен, киңәшен ачыктаи-ачык әйтеп бирү алымын сайлый. Дөньяга ике төрле караш (сабый чак һәм җитлеккән чор), ике төрле әхлакый мөнәсәбәт (мин һәм алар—сабыйлар) кичерешнең каршылыклы, шул ук вакытта эзлекле үсешен тәэмин итә. «Шигърият һәм нәсер» (1911) Тукайнын эчтәлеге, сәнгатьчелеге ягыннан ин катлаулы, шул чор яшәешенең иҗтимагый каршылыкларын калкытып куйган, хәтта әдәбият белән сәнгатьнең төрле якларын иңләгән әсәрләреннән берсе Күренекле галим И. Нуруллин бу шигырьдә «саф сәнгать» тарафдарларының поэзиясе белән тормыш прозасын каршы куеп» сурәтләү күрә (Нуруллин И. 3. XX йөз башы татар әдәбияты—Казан, /982, 1206.). Чыннан да, әсәрнең исеме үк табышмактай сәер, бәхәсле һәм төрлечә аңлатуларга урын калдыра. Аны тар кысаларга, әзер калыпларга сыйдыруы кыен. «Шигърият» сүзе жанрны, әдәби төрне билгеләүме, әллә табигать күренешләрен. анда кичереш үсеше белән бәйле хәрәкәтне (шигырьдә без ямьле кичтән алып тан атканчы, кояш чыкканчы барган үзгәрешләрнең шаһиты булабыз) тасвирлаумы? Тирәлекне, мөхитне үзәккә алган юлларның куш тырнаклар эченә алынуы да тикмәгә түгелдер. Ә «нәсер» билгемәсе нәрсәне аңлата? Шагыйрь аны түбәнрәк, талымсызрак төргә санап, һәр куплетның сонгы ике юлында төрле яклап фашлана килгән «шәһәр серләрен» төртмәле бәяләү өчен кулайрак күргәнме? һәрхәлдә, бер шигырьдә ике дөнья, матурлык белән оятсызлык, хозурый иркәлек белән җенси азгынлык, көн белән төн, су белән ут кебек янәшә киләләр. Алар бетемнәрендә рифмалаша, әмма аерым-аерым яши. һәр куплетның беренче ике юлын укыганда, өченче, дүртенче юлларда сүзнен ни хакында барасы, ниндирәк фикер әйтеләсе турында фараз кылуы да кыен, чөнки алар арасында мантыйкый, мәгънәви яисә хисси бәйләнеш, дәвамлылык юк диярлек. Тукай үз дәверенең игьтисадый-сәяси хәлләреннән, жилдавылларыннан читтә кала алмаган шикелле, аның каһарманы да ямьле күл буенда, кичке ямь белән хозурланып, дөнья мәшәкатьләренә, кешене мыскыл итүгә, изүгә, кысуга кул селтәп карый алмый. Ваемсызлык битлеге ТУКАЙНЫ ЯКАДАН УКЫЙВЫЗ 137 астында яралы, рәнҗүле, игътибарлы җан яши. Жае чыккан саен, ул башкалар исәбенә рәхәттә гизүче затларга үпкәсен, үчен сиздерә тора, кемнәрдәндер көнләшеп куюын да яшерми. Ул да бит—адәм баласы Җәмгыятьнең кеше күзеннән читтәрәк булган, яшеренгән күренешләрен маҗараларын күзәтү өчен урыны да бик мәгънәле сайланган: балкып чыккан ай нурында иркәләнеп, ялтырап яткан «тын күл» буенда ук жингәчинен яшерен фәхешханәсе дөрләп эшли, чибәр җарияләр байнын күнелен «төрлечә» күрәләр Шунда ук «Бай абый! Бирче хәер! Бик ач торам», дип инри. шыншый торган бер тишек акчага лаек булган теләнче малай хуҗаның саруын кайнатып аяк астында бутала. Байга да тынычлык юк. ул да. йөзен сытып, зарлана: •Бәдбәхетләр! Сез талап, дөньям минем Гүр кебек» Шул рәвешле, шигырьнең үзәгендә төрле мәгънәви яссылыкларда яткан төшенчәләрне янәшә, дөресрәге, капма-каршы кую. фәнчә әйткәндә, антитеза алымы ята Бер якта шигъри гүзәллеклеге, кабатланмас яме белән үзенә тартып торган табигать, икенче очта түбән өслүб белән тасвирланган бозыклык, азгынлык, тотнаксызлык Нурлы йолдызлар белән бизәлгән күк астында берәүләр кәеф-сафа кора, типтерә, хәтта йолкыш Гыймуш та акчага «хур кочмак була», ә ярлылар ачлыктан тилмерә, хәер эсти. Шул арада әле генә күкне бизәп торган нурлы йолдызлар берәмләп сүнә башлый, сандугач сайравына башка кошлар да кушылып, җиһан гаңны каршылый Тиздән күл белән кояш нурлары кушылыр. Аңа карап кына җирдәге тигезсезлек, явызлык, оятсыхтык бетәрме9 Бу сорауга җавап шигырьнсн «нәсер» өлешендә, өченче-дүртенче юлларында эзләнә Әле һаман да «иске корсактан» әшәке өн килә, тәрәкъкыйче. ягъни алдынгы карашлы булуга дәгъва итүче берәү «сугыш булса». «Ишмиләр юкка түнәр», дип сөйләнсә. Ишми исә мактануын, шапырынуын белә: «Күп җәдитне мин җибәрдем кабренә» Икенче бер көч «Аклыкны ватам!» Бәндәләр «төнгә» ахырда күнделәр», дип җикеренә Беренче ике юлда әкрен генә тан ата, Ә Ишминен фикердәше, аркадашы, гомумән, аклыкка, киләчәккә кизәнә. Шул рәвешле, шагыйрь эзлекле рәвештә чорның катлаулы иҗтимагый вәзгыятен ача Шигырь һәм эчтәлеге, һәм бирелеш рәвеше буенча төгәлләнгән бөтенлек дәрәҗәсенә җиткерелә. Шунда нокта куелыр дип уйларга мөмкин Әмма үзен татар дөньясында барган һәр нәрсә өчен җаваплы санаган Тукай әдәбият вә сәнгать мәсьәләләрен һич кенә дә әйләнеп үтә алмый Ул үз фикерен, бәясен әйтеп калырга ашыга. Бу очракта аны татар мәдәни үзәкләренең берсе булган Әстерханда көтмәгәндә җырчы булып киткән Камил Мотыйгый-Төхфәтуллиннын талымсыз, зәвыксыз («агач») репертуары. Сәйяр артистларының «корсак кайрап- йөрүләре пошаманга сала 1905-1911 елларда нәшер ителгән «Казан мөхбире» битләрендә, гомумән шигырьдә, шау-шу чыгарып, һәртөрле шәхси эзләнүләр белән мавыгуы өчен шагыйрь Сәгыйть Рәмиевкә дә шактый көчле тәнкыйть чыбыгы эләгә Шул чорда «Йолдыз» газетасы битләрендә. Г. Ибраһимов белән Тукай арасында шигырьнең тормыштагы урыны, мәгънәсе, эчтәлеге турында кызу бәхәсләр бара Романтик рухлы Г Ибраһимов хиссият вә хыял дөньясына йөз тоткан шигъриятне яклап. Тукайны тормыш ваклыкларына артык игътибарлы булуда гаепли. С Рәмиев белән Дәрдмәнд поэзияләрен күтәрә Тукан чынбарлыкны бөтен ялангыч дөреслеге белән тасвирлаган поэзиянен дә яшәргә хакы барлыгын яклап, чыга «Шигърият һәм нәсер» шигырендә ул әлеге бәхәсләргә дә җавап бирә кебек. Беренче юлларда ул идеал тормышны, романтик манзараларны, илаһи матурлыкны үзәккә алса, өченче-дүртенче юлларда реалистик сурәтләү алымнарына өстенлек биреп, тормышның түбән, әшәке якларын сурәтли Шигырь белән назым (тезмә), романтизм белән реализм бер шигырьгә. хәтта бер куплетка, унберле иҗеккә сыеша. Шул рәвешле. «Шигърият һәм нәсер» әзерлекле, Тукай яшәгән, иҗат иткән чорны яхшы белгән укучыга йөз тотып язылган полемик әсәр Ул гасыр башында ук иҗат ителгән булса да. заманча яңгырашын, шигъри нәфислеген югалтмаган әсәрләрнең берсе Азгынлыкны, бозыклыкны фашлавы. ачы тәнкыйди рухы белән ул безнең катлаулы икътисадый-сәяси чорыбызга да якын, аһәңдәш