Логотип Казан Утлары
Роман

ӨТЕЛГӘН МӘХӘББӘТ

41

Урак-чүкеч» колхозының ындыр табагы авылньш читендәрәк. V Иртеш буенда, кеше күзеннән кырыйдарак урнашкан иде Ындырның көнчыгыш ягында атлы молотилка тора Якында ашлык җилгәргеч машина да бар. Кибәгеннән аерылган бодай, солы көшелләре гәрәбәдәй булып өелеп ята. Ерак та түгел кырдан кайтарылган көлтә эскертләре өелгән. Боларны саклау вазыйфасы Локманга йөкләтелде Кулына ау мылтыгын да. ашарга-эчәргә алырга да онытмый ул Җил- яңгырдан ышыклану өчен бодай эскертен казып, өн дә әзерләп куйды Менә төннәрнең берендә, эш юктан гына, азрак самогон салып, тамак туйдырып ятканда, аяк тавышлары ишеткәндәй булды Шомлы тынлыкны бозып, постка куелган солдат кебек, урысчалатып —Стой, хто идет? Стрелять буду!—дип. янында яткан мылтыгын кулына алды. —Бу мин. Локман дус. Молодей, бик шәп саклыйсын икән колхоз милкен. Мин шатмын,—дип мактап куйды рәис, янәсе ул аны тикшерергә килгән. —Нишләп төнлә, ял итмичә, монда йөрисен? Берәр мәльгуне ашлык урларга киләме әллә, дип торам —Локман мылтыгын эскертгәге куышына тыкты —Ярый әле син икәнсең. Хәйрүш дус —Каравылчының үзен тикшереп карау да зыян итми кайчак Теге сыңар күз. килгән саен, гырлап йоклап яткан була иде Сине дә тикшереп карарга уйладым. Болай булса, бер карак та якын килә алмас ындыр табагына. Мондый эшең өчен сиңа премия дә бирмичә булмас Тиздән план да тулырга тиеш. Колхозчыларга да өлеш тияр, дип уйлыйм Хәйрүш җайлап кына эскерт төбенә килеп утырды Кесәсеннән яртысын да чыгарды —Ышанычлы дуслар барында эшләр дә җайлы бара.— шгән булды ул.—Әйдә, бераз җылынып ал. зыян итмәс,—дип. Локманны да үз янына чакырды. Тегесе исә тезеп салынган көлтәләрне тартып чыгарып, куышын зурайтты да: Ахыры. Башы 1. 2. 3 саннарда —Монда ышыграк та, җайлырак та булыр. Атлаганда беленмәсә дә. утыра торгач эчкә суык үтә,—диде. ' —Һай, баш та үзендә, Локман дус. Бу нәкъ фронттагы землянкаларыбызга охшап китте. Жылы да икән, ашау-эчүгә дә жайлы. Бергәләп утырыйк әле бер, күптән утырганыбыз юк бит. Әйдә, минем сыйдан да авыз итик, тозлы акбалык алып килгән идем. Алар «землянкага» җайлап кереп утырдылар, Локманның кружкасына салып, әче суны голт-голт йоттылар. —Ах, шәп!—дип, фронттагыча, авызларын җиңнәре белән сөртеп куйдылар. Аннан Хәйрүш китергән закускага ябыштылар. Кайчандыр араларыннан жил үтмәслек иде бит, шуны искә алдылар. Беренче савьп бушагач, икенчесе чыкты. Локманнын да теле чишелде, үзен күрсәтергә теләп, эскерт астына яшерелгән шешәсен эзли башлады. Янәсе, без дә төшеп калганнардан түгел. Хәйрүшнен дә башына бәрде самогон. «Дустынын» ана арты белән борылуыннан файдаланып, алдан әзерләп куелган парабеллумын алды. Локманнын иңсәсенә терәп үк, атып җибәрде Тегесе тирән сулыш алгандагы кебек «эһ» итеп кенә куйды да тынды. Локман авыртуны да сизмәде, эшне аңларга да өлгермәде, һушын югалткан кеше кебек, каядыр тирәнгә агып киткәндәй тоелды ана. Мылтык тавышын Хәйрүштән башка кеше ишетмәде дә, авыл ерак, тирә-якта кеше юк. Эскерттәге куыш тавышны үзенә йотты. Байтак кына эчсә дә, Кәрбек гаять салкын кан белән башкарды эшне. Локманның жан биргәненә ышангач кына, бушап калган шешәләрне ындыр табагына таба тәгәрәтте. Атылган патронның гильзасын капшап табып алды, аны кесәсенә йөздерде. Шуннан сон гына «землянкасыннан» чыгып, саламга ут төртеп җибәрде. Ялкын телләре биешә башлагач ук, рәис авылга сыпырггы. Ут югарыга үрмәләп, эскертне ялмап йотканда, ул күптән өенә кайтып бикләнгән иде инде. Яшь-жилкенчәк кич утырудан кайтып килгәндә, кызыллык күккә ашардай булып күтәрелгән иде Өйләреннән чиләкләр алып, алар ут сүндерергә йөгерделәр. Милиция икенче көнне иртән килеп җитте. Янгын урыны җентекләп тикшерелде. Бер читтә самогон шешәләре табылды. Көл эчендә Локманнын янып бетеп бүкәнгә әверелгән гәүдәсе бала-чаганың котын очырды Табылган нәрсәләргә карап, каравылчының исерек килеш тәмәке тартып, шуннан кабынып киткән утта янып үлгәнлеген фараз кылдылар Милиция вәкилләре дә, шундый фикерне язып, үз юлына китеп барды. Каравылчы мескеннен кара күмергә әверелгән сөякләрен жиргә иңдерделәр. Локманнын җидесен уздыргач, киңәйтелгән идарә утырышын җыйды башлык. Төсенә мөмкин булган кадәр кайгы билгеләре чыгарып, Хәйрүш сүзне башлады: —Локман Хәбиров батыр солдат иде. Тыныч хезмәттә дә постта баскан солдат хәлендә вафат булды. Шул яшел елан—самогон аны дөньядан алып китте. Мәрхүмне аякка басып искә алыйк, иптәшләр,—диде дә, идәнгә караган хәлдә, үзе беренче булып урыныннан күтәрелде. — Мәрхүм алай каты эчеп йөри торган кеше түгел иде ләса. Тәмәке кабызганда ничек андый саксызлык күрсәтте икән?—диде Алимбай әкә борчылган да, шиккә дә төшкән тавыш белән. Бу бер атнада халык телендә шул сүз генә булганлыктан, тагын җавапсыз, тынып калдылар. —Белмим, белмим,—дип кабатлады рәис тә әкрен генә тавыш белән,— инде янган ашлыкны нишләтәбез? Тагын тынычлык. Сүзгә Кызылбаев кушылды: —Аны нишләтәсе көн кебек ачык. Колхозчылар үзләренә бирелергә тиешле икмәкне саклый алмаганнар икән, үз иңсәләре белән күтәрсеннәр инде менә. Дәүләткә тиеш булганын кырып-себереп бирәсез. Дәүләтне икмәксез калдырып булмый. Эшчеләр сыйныфына болай да икмәк җитешми Янган игенне үзегезгә биреләсе урынга списать итәсез. ишчеләрне, әлбәттә, икмәксез калдырырга ярамый, ә без нишләргә тиеш сон? Шырчайлык та оныбыз юк бит безнен.-днде Нәүбәһәр апа. ачынып. Сугыш елларындагыча барыбызга да кырылып бетәргә каламы9 Мондый сүзләрне ишеткәч, вәкил кызарынып-бүртенеп чыкты —Син. кортка, сүзеңне үлчәп сөйлә. Күрәм, синен кулак психологияң һаман да баш күтәрә. Ачыктан-ачык колхоз ашлыгын әрәм-шәрәм итү турында агитация алып барасын!.—дип ябырылды —Сүземне үлчим дип. ачка үлгән Тәүкә әкәне туклыктан шешенеп үлде дияргәме әллә? —Тәүкә әкәгез үзенен ялкаулыгыннан үлгән, колхозга тырышыбрак эшлисе калган —Ялган! Ул трудармиядән хәлсезләнеп кайткач, ашарына булмаганга шешенеп үлде. Менә минем 600 эш көнем бар. Һәр эш көненә нибары йөзәр грамм арыш, берәр тиен акча бирделәр. Көлке бит. валлаһи' Шунын белән мина кыш буена балакайларымны туендырырга, сугыш заемын да. налогын да түләргә кирәк Ә бит барысы нибары бер капчык арыш та алты сум акча гына ул. Налогларны түләмәсән. Тәтәк әнә костырып ала,—дип. бер кырыйдарак махмырлан интегеп утырган Тәтәккә төртеп күрсәтте. Әлегә кадәр аларнын сүзенә колак та салмаган Тәтәк сүзнең үзе турында баруын анлап: —Мин ни, мин партиябез кушканны гына үтим,—дип акланырга тотынды. — Чыннан да, кайчанга кадәр бу хәлгә түзәргә була инде’—дип кушылып китте Мөжамал әбә дә.—Сугыш елларында фронтка кирәк дип түздек, хәзер сугыш та бетте бит инде —Хезмәт көннәребезгә бер грамм икмәк тә бүленмәсә. бу кышны ничек чыгарга сон? Хәер сорарга гына кала, капчык асып чыгып китикмени инде авылдан? Сез акыллы булгач, аңлатыгыз, ничек яшәргә сон безгә?— төрле яктан сораулы күз карашлары тагын вәкилгә кадалды Ә тегесенең үз туксаны—туксан: —Бик мескенләнмәгез әле Барыгызның да хуҗалыгы бар. сөт. бәрәнгефәлән дигәндәй Эшчеләрнең сыерлары да. бәрәңгесе дә юк. алар нишләргә тиеш сон, сезненчә? Мөжамал әбинен сүзе бетмәгән икән әле —Бәрәнге дип сөйләп утырган буласын тагы, күпчелегебезнең утыртырга бәрәнгесе дә булмады шул. Хәйрүш энем, шул ук Кызылбаев белән халыкны бакчаларыннан колхоз эшенә куган чакларыгызны оныттын ламы әллә? Алайса исенә төшерик. Кешеләрне хайван урынына күреп, кәгү-көтү кудыгыз. Ач корсаккгз җир сөреп, иген үстерүчеләр дә без идек ләса. Чыра яктысында бәрәнге бакчасында казынган мескеннәр дә шул ук хатыннар иде. Хәлебез бетеп, җирдән күтәрелә алмаган солдаткаларны чыбык белән яручылар да шул сез икегез иде Дөресен әйткән—туганына ярамаган, ди. Хәйрүш энем, икегезнең дә йөрәкләрегез таштыр сезнен Нинди ана сезне шундый таш бәгырьле, җансыз игеп үстергәндер. Ходаем?!—тавышы калтыраса да, үзәкләргә үтәрлек итеп әйтә алды Мөжамал кортка Вәкил дилбегәне үз кулына алырга маташты —Тукта, җитәр диләр сина! Сине күптән Тубыл төрмәсендә көтәләр Моннан соң да телеңне күп озайтсан, ирен үлде дип тә жәлләп тормабы з шунда илтеп тыгарбыз Тукта яхшы чакта!-диде Кызылбай, буылып Ачуын ничек басарга белмичә, күлмәк изүен чишәргә тырышты, төймә чишелмичә, өзелеп ук чыкты —Без совет власте өчен көрәшәбез I итлерны жинү өчен дә көчне кызганмадык. Сезнен икмәк мина кирәк мәллә’ Армиягә кирәк ул. трактор, комбайн ясаучы эшчеләргә кирәк Анладынмы шуны, аңгыра хатын? Кемгә каршы сөйләгәнеңне беләсеңме' Без власть кешесе Тагын теленне сузсаң, мин сине иртәгә үк лагерьга озатачакмын -Юк. бетмәде әле минем эчемне яндырган сүлләрем Бетмәде Оятың бөтенләй булмаса. лагерьга да. төрмәгә дә озатырсын Барыбер үләргә. Ләкин йөрәгемә кан булып төйнәлгән, таш булып укмашканны әйтмичә булдыра алмыйм. Әйе. бар сыерыбыз. Әмма ләкин бер кашык сөте үзебезгә тигәне юк. Барысы да дәүләткә, планга китә. Май йөзен күрмәгәнгә дә ни гомерләр үтте инде Илле кило итне кайдан алып түлисе ди ул, йөз йомырканы хет үзен салып түлә?! Ике ярым сарык тиресен кайдан альт тапшырмак кирәк'.’ Мин сарык та, тавык та асрамыйм, булганнарын шул налогларга биреп бетердем. Хөсничамал мама1 танасын үстереп ике сыер иткән иде, колхозның уставы боермый дип, әнә ошы йоклап утырган Тәтәгегез берсен колхозга җитәкләп алып чыгып китте Караган, үстергән хакы, суеп ашарга да рөхсәт итмәдегез бит. Авылыбыздагы унбиш хуҗалыкның сыерлары бөтенләй юк. Кияргә киеме, ашарга азыгы юк халыкның. Кайчанга кадәр болай була бу?— Мөжамал әбә, кызып китеп, тузган чәчләрен яулык астына кымтыды.—Мескен кызым Сабирам да азык житешмәгәнлектән, чахоткага сабышып вафат булды. Сугышчылар сугышта, өйдәгеләр өйдә кырылды. Инде ике балам калды. Мине лагерьга җибәрсәң, аларны син карарсыңмы? Әллә әнә ошы колхозный нәсел үгезедәй солдаткаларның итәкләренә кадәр күтәреп, тикшереп йөри торган Тәтәгенме үстерер? Бу юлы тегесе дә түзмәде: —Мөжамал еңгә, син нимәгә дип гелән минем белән булышасын?— дип, сикереп торды. —Син тик утыр, Тәтәк. Әгәр кылансаң, барлык кылмышларыңны бөтен авыл алдында әйтеп бирәм. Әйтергә вәкил ирек бирмәде: —Кем килсә ана бәйләнәсең, әллә син тилебәрән орлыгын ашадыңмы, Мөжамал кортка9 Яхшы чакта яп алабай авызыңны! Инде мәсьәләнең аелына күчик, иптәшләр. Алайса, дәүләткә иген тапшырмыйбыз, дип карар чыгарыйк та, райкомга җибәрик. Йә, кемнәр шуңа кул куя?—диде дә каш астыннан сөзеп халыкка карады. — Берәү дә, дәүләткә иген бирмибез, дип әйтми бит. Кеше куркытырга остаргансыз сез, иптәш Кызылбаев. Әлләни кадәр игенне дәүләтебезгә озатып та куйдык. Хәйрүш инде теге көннәрне үк планыбыз туксан процентны артты дигән иде. Без бит үз балаларыбызга ашатырга бер уч кына да оныбыз юклыгын исегезгә төшерәбез Чукрак булмасагыз. ишеткәнсез шәт шул сүзне?—дип өстәде Нәүбәһәр апа. Эчтән үзе шүрләп тә куйды. «Сүз анлый торган мәхлуклармы соң болар, шуларга сүз әрәм итеп торырга...» Жыелыш буенча авызына су кабып утырган Хәйрүш сүз кыстырды: — Планны тутыргач, артса, бүлешербез. Ашлык җилгәргәннән калган очыкны алырсыз. Мөмкин кадәр авыр хәллеләргә ярдәм итәргә тырышырбыз,—диде ул халыкны тынычландырырга тырышып. — Кызылбайны ияртеп мина кунакка кер әле, мин сезне әнә шул очыктан ясалган умач шырчае белән сыйлармын,—дип шаяртып куйды үткен телле Хәпчә әбә. Идарә утырышы шунын белән төгәлләнде. w Бу вакыйгалардан сон бер ай чамасы вакыт үткәч, көтмәгәндә- уйламаганда авыл кибетенә ревизия килеп төште. Усалрак телделәр хат язып җибәргәндер, күрәсең. Тикшерүчеләр житешмәүчелекнен булуын алдан белгән кебек, эшкә керештеләр. Таңсылуның сигез мен сум акчасы җитмәде Кибетендә тикшерү башлангач ук, чибәр хатын йөгереп Хәйрүш- кә китте, әҗәткә биргән акчасын кире кайтаруын үтенде. Тегесе күзен дә йоммыйча: Мин синнән кайчан акча алганым бар? Шулхәтле зур сумманы күргәнем дә юк минем. Юк белән минем башымны катырып йөрмә әле!—дип, алганыннан баш тартты. Таңсылу моны көтмәгән иде, күзләрен зур итеп ачып карап торды да. бу сүзләр акылына барып ирешкәч, үкереп елап җибәрде. 'Мама —әби. Ул акча эчеңне тишеп чыксын!—дип каргады, үзенен алданганын андагач. Ревизия нәтиҗәсен сельпога тапшыргач ук, Таңсылуны кулга алдылар. Авылда ук суд булды. Ана сигез мен акчаны үзләштергәне өчен биш елны чәпәделәр Шулай итеп җиңел генә моннан да котылды Хәйрүш. Келәттәге ашлыкны себереп-сыдырып дәүләт планын тутырды. Ана тантаналы рәвештә райисполком һәм райкомнын «Мактау грамотасын» тапшырдылар. Кулын кыстылар. Сессиядә почетлы президиумга чыгарып утырттылар. Хәйрүшнен эшләре җайланды шикелле. Нурия ризалык бирмәсә. ана төкереп, Фәридәгә кармак салырга ниятләде. Анысы инде баш тартмас Хәйрүштән. "Иртә уңмаган, кич уңмас» ди бит, үзенә каршы төшәрлек кеше калмады дигәндә, сугышта өзелгән бер аягына чатанлап. Әхмәдүш авылга кайтып төште Яралары бетәшкәнче хәрби госпитальдә яткан икән. Йортына кайтып керергә өлгерми дә калды ир. хатыны Таңсылу белән булган вакыйгаларны түкми-чәчми җиткерделәр. Кайсы кызганды хатынны, кайсы «шул кирәк» дигәндәйрәк мөнәсәбәт белдерде Таңсылуны бик сагынып кайткан иде Әхмәдүш. өе ялгыз, шыксыз күренде Тормыштагы апасы Рәсимә кереп өен рәтләде, аш-су пешереп йөрде Әхмәдүш хатынын эзләп-юллап торага да барып карады Ләкин һичбер эш чыгара алмыйча, нәүмизләнен кире кайтты Шыксыз өйдә ары-бире йөренде, берничек тә Таңсылуы турында начар уйлый алмый иде ул «Ялгышкандыр, берәүләр алдаганнардыр Белә торып сигез мен акчаны кая куйсын ди ул? Гомердә булмаганны ..» Хатынын исеннән чыгара алмады ир-ат. Шундый көннәрнең берендә Рәсимә әбәсе ипләп кенә мона сүз кушты: —Әхмәдүш энем, син әле генә госпитальдән кайттын Тынычлык, яхшы тәрбия кирәк сина. Безнең күршебездә генә яшәгән Мәүкәне беләсең бит. Байтак яшькә чыкса да, берәү белән дә буталып-чуалып йөрмәде, аш-суга осталыгы бар, эшмәгәр. Әллә шуңа өйләнеп куясынмы, дим. Берүзең ничек яшисен инде? —Әбә. минем үз бичәм бар гуй. Таңсылуымны әйтәм. —Булса ни, әрмиядә биш ел йөреп кайттын. Инде әллә канларга җибәрелгән Таңсылуыңны тагын биш ел көтеп утырасыңмы? Ул әнә шул растрата акчасына Хәйрүшне сыйлап әрәм-шәрәм итеп бетерде,— дип сөйләде Өннәш әбә. Әхмәдүш әбәсенен Таңсылуны баштан ук сөймәгәнен белә иде. -Бур үзенә тинләр, уйнашчы артына тинләр. ди халык. Өннәшнен сүзен тыңласаң, ярты авылны бур да ялганчы итеп бетерер Мин хатыныма яратып өйләндем, әбә. көтәм мин аны. Ныграк тикшерсәләр, бәлки гаебе дә юктыр әле. Шул Хәйрүшләр генә алдаган булырлар үзен Кеше сүзенә ышана торган беркатлы кеше иде шул ул. йөрәккенәм Көн арты көн үтте. Беренче суыклар белән авылга грипп авыруы килде Авыл халкы белә: бу авыру йортка керсә, аннан бик сирәкләр генә котылып кала. Рәсимәне дә аяктан екты ул. Йортлары белән авырдылар. Бу көннәрдә Әхмәдүшкә аш-су әзерләүче дә булмады Һәркем нен үз кайгысы, һәрбер йортта диярлек ут белән янгандай кызышып, авызлары кипшенеп, ярылыр дәрәҗәгә җитешкән авырулар ята. Рәсимә аякка басып, энесе янына кергәндә, тегесе дә сынар аягына баса алмас дәрәҗәдә иде иңде. Фронтовикка су бирүче кеше дә булмаган. Ашыгып- кабаланып алып кергән сөтен суган салып кайнатты әбәсе. Энесенең башын күтәреп, эчерде. Әлеге Мәүкәләргә кереп, елуыт га алып чыкш Кызның үзен дә ярдәм игү сылтавы белән Әхмәдүшнен өенә чакырды Тегесе, кергәч үк. фронтовикның өен ялт иттереп юып чьи арлы Тәрәзәләрен сөртте. Утынны да үзе ярып алып керде, мичен дөрләтеп ягып җибәрде. «Өйдә балаларым каралмаган, эшем дә күп. син инде. Мәүлиҗамал, минем энемне аякка бастырышырга ярдәм итеш, зинһар,— дип кызга ялварды Рәсимә әбәсе Мәүкә аз сүзле, кечкенәдән эшкә чыныгып үскән, нык оәдәнле. кысык күзле, коймак битле, ирләрчә кин басып атлауны гадәткә алган утыз биш яшьләренә җиткән кыз иде. Кереп-чыгып Әхмәдүшне тиз арада аякка бастырды. Ул грипптан арынгач та. кыз ана кереп йорт эшләрен башкарып йөрде. Шул көннәрдә Рәсимә әбәсе Әхмәдүшне әкрен-әкренләп Мәүкәне алырга күндереп тә куйды. Алар икесе көн күрә, уртак ут яга башладылар. Мәүкә көннәр буе җимертеп эшли дә төнгә керсә изрәп йоклый. Түшәктә анын янында ир дигәнен булса ни дә, булмаса ни. Әхмәдүш Мәүкәнен кырыена гына барып, уятмаска тырышып ята да, кызу канлы Таңсылуын исенә төшереп, сызлана. Үзе үк аны сөяр иде хатыны, кочагына кереп, эреп үк бетәр иде. Ә моны хатын димәсән, хәтере калыр. Бүрәнә дә бер, бу да бер. Берчак Рәсимә әбәсе хәл белергә кереп, сорап куйды: —Иә, ничек яшәп ятасыз, яшьләр? Мәүкә ишегалдында әвәрә килеп эшләп йөри иде. Өстенә иренен телогрейкасын кигән, билен буып куйган. Әхмәдүш хатынына йөзен чытып карап куйды да, дөресен әйтте: —Ай-вай, Рәсимә әбәкәем, төннәрендә түшәктә минем белән суык бака ятадыр гуй. Белмисең хәлләремне. —Түз инде, энем. Күнегеп китәрсең. Балагыз булыр. Кысыр Тансылуын сиңа бала да бүләк итә алмады... —Бала булса, ярыйсы булыр иде дә бит,—дип куйды ыңгыраш кандай энесе. Калганы бар да аңлашылырлык иде... Түзә алмады Әхмәдүш, врачка аягын күрсәтүне сәбәп итеп, Тансылуын эзләп тагын торага юнәлде. Аларны тоткыннар эшли торган җирдә күрештерделәр. Таңсылуның өс-башы бик тузган. Аягында кыш көне ирләр кия торган дәү ботинка, башында өйдән киткән кара шәле, өстендә тоткыннар кия торган сырма. Әхмәдүшен күрүгә, хатын анын муенына барып сарылды. Күз яшьләре белән битен чылатты, үпте, сыйпады. Әхмәдүш аз-маз ризык алып барган иде, бергәләп авыз иттеләр. Азрак ис-осларын җыйгач, сугыш алдындагы тыныч, бәхетле көннәрен искә алдылар. Әхмәдүшкә хатын дөресен сөйләп бирде: —Нахактан гына башымны ашадылар, йөрәк маем. Шул тончыгып үлгере Хәйрүш, колхозга кирәк дип, акча алып торган иде. Мин ана ышанып биш мең сум акчаны кулына бирдем. Аннан алда да районнан вәкил килгән саен, соңыннан түләрбез дип. әллә никадәр аракы, азык- төлек алып тордылар. Ревизия килгәч, шулар алдында: «Мин аннан бер тиен дә алганым юк. Ялганлый», дип отказ бирде хайван. Әнә шул оятсыз мине бу хәлгә калдырды да. Ул бит үзенә дип түгел, колхозга дип сорады. Шулай булгач, каршы тора алмадым. —Син аннан расписка-мазар алмадыңмы сон? —Юк шул. Тик блокнотыма гына кайчан кемгә бурычка биреп торганымны язып барган идем. Ул блокнот өйдәге комод тартмасында саклана. Син шикләнмә, җаныем, минем бер генә дә кыек эшем булганы юк. Сине менә өйдә каршылаулар гына, һай, насыйп булмады. Чүкердәшеп кенә яшисе идек тә бит Хәленнән килсә, мине, зинһар, моннан йолып ал! Күрәсең, мин нинди хәлгә калдым монда...—Хатынның күзләре тагын яшь белән тулды. Әйтергә уйламаса да, түзә алмады Әхмәдүш: —Таңсылу, нәнәвем, миңа Мәүкәне кодалап куйдылар гуй инде.. Бу минутта хатын өчен мондагы җәһәннәмнән дә куркынычрак нәрсә юк иде, ахры. Иренен башкага өйләнгән булуы да ул кадәр начар хәбәр булып ишетелмәде. Яшьле күзләрен Әхмәдүтпкә төбәп, ялынуын белде: —Кичерәм мин сине, йөрәк маем. Нинди генә хәлендә дә кабул итәчәкмен. Миннән артыкны, күпме генә эзләсәң дә, күпме генә сайласан да. барыбер таба алмыйсын. Бу җәһәннәмнән генә коткар, ялварып сорыйм синнән! Гомер буе бергә булырбыз, сөешеп яшәрбез... Алар шулай саубуллаштылар. Артыннан тимер капкалар шыгырдап ябылгач та. Әхмәдүш әллә ничә мәртәбә борылып карады. Тансылуынын җылысы, анын кызуы үзенә җитешмәгәнен тагын бер кат тойды’ 42 овет армиясе көне алдыннан мәктәпнен кырмыска оясыдай кайнап торган чагында көнбатыш юлыннан аркасына солдат капчыгы асып, култыгына кечкентик төргәк кыстырып, бер егет килеп чыкты һәркем үз шөгыле белән мавыкканлыктан, бу чандыр егеткә артык игътибар итүче дә булмады. Дежур укучылар коридорда чит кешенен булуын директорга җиткерделәр. Гөлсинә апалары кунакны каршы чыгып алды һәм. әле мыек та төртмәгән егетнен үзен шулай кыю тотуына гаҗәпләнебрәк, өсбашын күздән кичерде Телогрейка астыннан күренеп торган чигелгән күлмәк якасы, кынгыр салынган кепкасыннан бүселеп чыккан җитен төсле бөдрә чәче бу чандыр егетнен чаялыгын арттыргандай күренә иде. Гөлсинә анын кем булуы, кайларга юл тотуы белән кызыксынды. Егет, сүзне ничегрәк башлыйм икән, дигән кебек, азрак уйланып калды Яшькелт күзләрендә мон-хәсрәт чагылып алды Директор исә, егетнен хәбәре бик үк күңелле булмасын сизенеп, тынычсызлана ук башлады —Мин Айвар Мусин булам.—диде егет —Киев шәһәреннән үзем Зиннур абый Абдуллиннын укучысы. Гөлсинәнең күзләре зурайды Аны ин гаҗәпкә калдырганы кунак егетнен сонгы сүзләре булды. «Кайда, ничек укыган бу бала Зиннур абыйсында? Берәр нәрсәне бутамыймы бу?» Егет, аның гаҗәпкә калуын сизеп, эшне кыскача гына аңлатып чыкты Фашистлар концлагерында балалар укытканлыгын ишеткәч. Гөлсинә тиз генә балалар белән бәйрәмгә әзерләнеп йөргән Нурияне. Фәридәне чакыртты Яшьрәк фронтовиклар да шунда икән Әхмәдүш, Мансурларны да чакырдылар. Айвар инде янадан бәйнә-бәйнә итеп Зиннур абыйсы белән ничек танышуларын, үзен ничек итеп үлемнән коткарып калуларын сөйләп бирде. Гөлсинә апасы үзен Нурия белән таныштыргач, ана сынап карап торды да: —Нурия апа. мин сезгә Зиннур абыйнын кайнар сәламнәрен алып килдем,—диде.—Ул үзе кайтып җитмәгән икән әле. Сез борчылмагыз, кайтыр ул Безне дә туган илебезгә кайтырга, немецларның сүзенә ышанып, анда калмаска дип өйрәтте —Егет абыйларын сонгы тапкыр ничек күрүен дә сөйләп бирде —Абыйның ин сонгы сүзләре дә сезнен хакта булды. Нурия апа. ул сезне шулкадәр сагынган иде Аны чолгап алган кешеләр исләре китеп бу хәбәрне тыңладылар «Менә бит кеше дигәненнен язмышлары, әллә кайда, әллә кемнәр белән очраштыра». Айварнын очрашу дулкынлануы бетмәгән иде әле. «Менә тагын ниләрем бар әле минем» дигән кыяфәт белән, ашыга-ашыга кулындагы төргәген чишә башлады Аннан трубкага төреп куелган кәгазьләр күренде Саклык белән генә ул кадерле кәгазьләрне өстәлгә җәеп салды. Тегеләр, нәрсә буласын көтеп, сабыр гына күзәттеләр Беренче кәгазь битеннән аларга Зиннур карады. Әлегә кадәр егетнен сөйләгәннәренә ышанырга да. ышанмаска да белмәгән укытучылар рәсемгә карап каттылар Әйе. бу ул. аларнын Зиннурлары иде. Нурия үзе дә сизмәстән җаныена сузылды, рәсемне кулына алып, күкрәгенә кысты Сорау тулы күзләре белән Айварга карады — Мин боларны концлагерьда ясадым, өйгә кайткач, рәтләп алдым, зурайта төштем. Сугышка кадәр үк мин сәнгать мәктәбендә укыган идем.—дип аңлатты егет —Шулкадәр җир-суларны гизеп, безне ничек эхләп таптың сон син. Айвар энем° — Безнен блокта Зиннур абый еш була башлагач, без анын белән С бик якынаеп киттек. Ул сезнен якларның матурлыгы, тайгалары турында сөйләде. Үзен Себер якларыннан дия иде. Соңгы тапкыр аны гестапочылар безнен блокта дәрес вакытында кулга алдылар. Ул безгә «Балалар, сезнен туган илегез бар, анда сезне сагынып көтәләр. Безнен гаскәрләр сезне азат итәчәк. Исән-сау кайтсагыз, минем әниләремә, Нуриямә сәламемне җиткерегез. Мин Себердән, Төмән...» дигәндә, аның авызын томаладылар Туган илгә кайтып ирешүгә, мин аның адресын эзли башладым Төмәнгә сорап яздым. Ниһаять, Тубыл военкоматы Абдуллиннарнын бу авылда булуларын раслап хәбәр җибәрде. Сезне көчкә эзләп таптым. Анда ук үземә ант иткән идем: исән-сау кайтсам, барыбер сезне эзләп табам, абыйнын сонгы сүзләрен җиткерәм дип. Ул бит мине дә, башка балаларны да үлемнән алып калды, бездә кайтуга өметләр уятты. Фашистлар көн- төн: «Сезнен илегез жинелде. сезнен илегез юк», дип торганда, Зиннур абыйнын бер сүзе дә безне яшәтте, өметләребезне тергезде... 43 иннур Абдуллин Колыма лагерена килеп кергәнче барлык җәзаларны, кимсетүләрне егетләрчә үк булмаса да. тешләрен кысып кичерде Өмет белән яшәде. Ләкин мондагы хәлләр аның соңгы өметләрен дә өзде, яшәрлеген калдырмады. Хайван кебек көтү-көтү мылтык астында эшкә йөрүдән, кыйналудан тоткыннарның кешелек сыйфаты бетә, күпләр акылдан да шашалар. Зиннур өчен ин курыкканы да үлем түгел, акылдан шашып, адәм типкесендә йөрү иде. Ул ничек булса да иреккә, үз иленә. Нуриясенә хат кисәге язу чарасын күрә башлады. Бер баракта торып дуслашырга өлгергән Газиз исемле татар егетенең кайтыр, бу баздан ычкыныр көне якынлашты. Бу аның соңгы өмете иде. Ничек булса да моннан файдаланып калырга, мондый форсат тагын әллә була, әллә юк иде. Газиз дә тоткынлыкта калган дусты өчен хәленнән килгәнне эшләде Нуриянең адресын ятлап алды. Кош теле кадәр генә цифрлар белән язган кәгазь кисәген тикшерүчеләрнең күзе төшмәслек җиргә текте. Хат иреккә чыкты... Көннәрнең берендә Нуриягә чит-ят кул белән язылган хат килеп төште. Конверт эчендә кечкенә генә кәгазь кисәге. Конвертны ачуга ук. күнеле «дерт» итеп китте кызның: хат аңардан иде! Цифрлар сүзләргә әверелгәч, түбәндәгеләр укылды. «Нуриям, жаныем, сине өзелеп сагындым Мин хәзер Колыма лагерьларында. Мине гаепсездән озаттылар монда, гаепсезгә иза чигәм. Илебез алдында бер гөнаһым да юк. Син ышанырга тиеш мина. Мәскәүдә яшәүче полковник Силинны эзләп табыгыз, ул мине белә, булышырга тиеш. Мине, җаныем, моннан йолып алырына өмет итәм. Әткәйәнкәй алдында баш иям. Суырып үбәм. Зиннурын Бу—Силиннын Мәскәү адресы...» Кыз бу хатны утта янган йөрәгенә басты. Сыйпады, күз яшьләренә чылатты «Менә кайда икән аның сөйгәне. Кайларда иза чигә икән!» Хәзер аның исән-сау булуы гына да Нурия өчен зур бәхет, көтеп-көтеп тә ала алмаган өряңа хәбәр иде. Ул байтак исәнгерәп утырды, бер минутта башына әллә нинди уйлар килде. Бераздан фикерен туплап, Әхмәдүш абыйсына кузгалды. Мәктәптә дәресләр тәмамланып, балачага таралгач, яңадан мәктәпкә җыелдылар. Зиннурның хатын кат-кат укып, анларга тырыштылар. Хат бик кыска, җөмләләр өзек-төтек кенә булганга, күп нәрсә аңлашылмый иде. Димәк, аның иркенләп хат язарлыгы да булмаган. Уйлаша торгач, барысы да бер фикергә килделәр: ничек кенә булса да хатта күрсәтелгән полковникны табарга! Эш тагын Мәскәү кадәр Мәскәүгә бару өчен юллык акчаның да булмавына барып терәлде Болайга киткәч, Нурия шатланып үзенең алтын алкаларын, әтиләре үзенә дип үстергән таналарын сатарга булды. Әхмәдүш тә ярдәм итәргә булды. Мина «Кызыл йолдыз»га аена 5 сум, «Ватан сугышы» орденына З 7 сум исәбеннән барысы дүрт йөз сум акча килде военкоматтан Сугыш еллары өчен дә түләү карары чыккан,—диде.—Зиннурнын эше барып чыкса, шуларнын бер тиенен дә кызганмас идем Тимер юл билетына да. ашау-эчүгә дә җитәрлек ул. Акча ягы шулай хәл дә ителде шикелле. Нурия. Әхмәдүш. Фәридә. Айвар берәр атнадан ерак юлга чыгар алайса, диебрәк эшне йомгаклый башладылар Мәҗлес шулай кызып барганда, кыюсыз гына атлап. Гөлсылу килеп керде Локманы янып үлгәннән сон кеше арасында еш күренмәгән хатыннын тиктомалга мәктәпкә килүенә бөтенесе дә гаҗәпсенде Мәктәпнен директоры исә гаҗәпләнүен яшереп тә тормады: —Исәнме. Гөлсылу, ни йомыш?—диде Тегесе сүзен нидән башларга белми аптырап торды Шулай да тәвәккәлләп тотынды: —Мин Локман белән Хәйрүшләр турында кергән идем Локман үлгәнче безгә берничә тапкыр Хәйрүш керде. Сугышка кадәр Локман анардан курка, анын сүзеннән бер дә читкә чыкмый иде Хәзер мина шунысы гажәп тоелды: сугыштан сон Хәйрүш Локманнан шикләнгәндәй күренә башлады. Локман ни сораса, ни әйтсә дә. тегесе үтәргә генә торды. Үләр алдыннан ирем өй салу турында сүз кузгатты Нинди акчага, ничек салырга уйлавын мина чишмәде Бер көнне Хәйрүш өйгә китереп, ана бер пачка акча тоттырды Мин керешмәдем, артык төпченеп тормадым.Ирем үлгәченнән. Тансылуны да алып киттеләр Өч көн элек кенә ирем яшереп куйган урыныннан шушы акчаларны таптым Инде ничәнче төнне йокысыз үткәрдем. Бәлки, минем Локманым белгәндер Хәйрүшнен хәлләрен, ярамаган кырын эшләрен’’ Тегесе шуна адым саен ярдәм итеп, бер дә каршы килмичә, минем мәхлукнын көен көйләп, майлап торгандыр?. Монда биш мен сум акча, мин андый акчаларны гомеремдә күргәнем юк. Локманнын авызын томалар өчен китергәндер аларны Хәйрүш.акчалар Таңсылудан алынган түгелме икән әле'.’ Әгәр шунын аркасында Тансылу харап булган булса Әхмәдүш. мә. ал әле шушы акчаларны. Жаным тынычлансын Бәлки, сез анын очы-башына чыга алырсыз. Шул акчалар Локманнын башына да җитте ахрысы инде Бүлмәдәгеләр. исләре китеп, аны тынладылар. Чыннан да Локманнын үлеме. Тансылунын төрмәгә эләгүе дә шул ук Хәйрүшкә барып тоташа түгелме сон?! —Тансылу үзе дә бу турыда әйтте дә бит. берәү дә анын сүзенә ышанмады ул вакытта, аны тынлап та тормадылар,—диде Гөлсылу, кулга алу вакыйгасын искә төшереп —Ярый алайса, бу эшкә дә ачыклык керә башлады.—диде сабыр гына Әхмәдүш. мангаен сыпырып —Башта бу эшнен очына чыгарга кирәк, аннан сон Таңсылуыбызны да коткарырбыз. Аллам боерса Рәхмәт сина. чибәркәй Әгәр дә кирәк булса, судта бу сүзләренне кабаттан сөйләрсен бит? —Үзем белгәннәрне сөйләүдән баш тартмам Ана ярдәмем тисә, бик шатланып эшләрмен. Минем мәхлугым белән ана «дус» булып йөргән юха елан аркасында гына төрмәгә эләккән булса, котылыр ул. котылмый калмас. Гөлсылу чыгып киткәч, сүз тагын Хәйрүш. Локман. Тансылулар тирәсендә барды. —Менә бит эшләр ничек, үз гөнаһларын яшерү өчен үзенен ин якын дусты дип саналып йөргән кешегә дә кул күтәргән икән, лимәк зур булган гөнаһлары, адәм башлары күтәрелмәслек зур булган —Акчалар да җитәрлек булды, мәсьәлә дә ачыклана төште Тиз арада юлга чыгып. Силин дигән кешене эзләп карарга кирәк,—дип сүзне йомгаклап, кибән башын чыгарып куйды Әхмәдүш Гөлсылу белән Фәридә Зиннурны азат итәргә сорап язылган кәгазьгә өй борынча кереп, кул куйдырып йөрделәр. Бу эш шома гына бармады Чын күңелләреннән авылдашлары өчен борчылганнар ышаныч белән кулларын куйсалар да. ярты авыл, бәладән башаяк дип. бу эштән баш тартты Аларны да гаепләп булмый шул. Сугыш алдыннан гына «халык дошманы» дип кулга алынган Мәмәтнен эшен юллап йөргән Корман. Барикә әкәләрнен язмышы омтылмаган иде әле Тегесе дә кайтмады, болары да суга төшкән таштай юк булдылар. Бәлагә очрасан гына, кемнен дус. кемнен түгел икәнен беләсен, диләр. Гөлсылу һәм Фәридә дә шул хакыйкать белән күзгә-күз очраштылар. Мона кадәр башлары тәкыя эчендә булган икән. Әле Алимбай әкә кул куя башлагач та, Өннәш анын өстенә әтәч булып кунды, кулындагы каләмен тартып алды. Фәридәнең корымнан ясаган карасы кулыннан төшеп, күлмәген буяды. —Башынны бәлагә тыкмакчы буласынмы, аңгыра?!—дип ябышты ул иренә. Алимбае башта агарды, күзен кан басты. Аннан бар көченә хатынны этәреп җибәрде. Өннәш йөзтүбән барып капланды, ләкин монда да тыныч кына кала алмады. —Асраган бозавыннын артка тибүе булды инде бу...—дип сукранды Алимбае исә гаризага үзенә бер горурлык белән кулын куйды Монын белән ул үзен мыскыл иткән хатыннан да үч алды. Серне сакларга кирәклеге ныклап әйтелсә дә, сүз чыга икән шул Украина якларыннан авылга бер яшь егетнен килүе, анын Нуриягә ниндидер хәбәр китерүе дә, Нуриянен әле тагын Колымадан хат алуы да, Гөлсылуның мәктәпкә биш мен сум акча китерүе дә. ул акчаны Әхмәдүшкә тапшыруы да авыл буйлап бик тиз таралып өлгерде. Вакыйга бик зур итеп Өннәшкә дә җиткерелде. Ул тиз генә Хәйрүшкә ишеттерү чарасын күрергә дип кенә торган арада—әле менә болары имза җыеп йөриләр булып чыкты... Өннәш, куян артыннан чапкан эт кебек, телен салындырып, идарәгә килеп кергәндә, алгы бүлмәдә Чәмилә әбә нәрсәнедер исәпләп чат-чут китереп, чутта сугып утыра иде. Ул Хәйрүшнең эчке бүлмәдә булуына баш бармагы белән генә ишарә ясап, үз шөгылен дәвам иттерде. Өннәш рәис янына сулышы кабып кергәнлектән, эчен тишеп чыгарлык булган хәбәрләрне әйтә алмыйча аптырады. Ишек төбендәге урындыкка артын төртеп, шәлен чиште. Хәйрүш исә аңа үз шатлыгын белдерергә ашыкты: —Өннәш әбә, безнен колхоз урып-җыю буенча районыбызда беренче урынны алган бит! Менә шул унайдан мине өлкә авыл хуҗалыгы алдынгылары слетына җибәрәләр. Менә, ышанмасан, кара!—дип, хатынга районнан килгән кәгазьне сузды —Мәскәүгә барырга да путевка бирделәр... Тегесе, алай исе китмичә генә: —Котлыйм,—дип куйды. Инде үзенен хәбәрен җиткерим дип кенә торганда, ишек ачылып китте. Бухгалтер Чәмилә әбә. гадәтенчә, ишекне шакып-нитеп тормыйча гына, килеп керде. Ул, керә-керешли, командировка кәгазен Хәйрүшкә сузды: —Менә, энем, сиңа хәерле юл телим, хәзер юлына акчаларны да әзерләп куям.—дип, ашыгып чыгып та китте. Шул арада Өннәш. тыныч булырга ишарә ясап, бармагын иреннәренә тидерде дә пышылдап кына колагына үзенен ишеткәннәрен әйтте. Бер мизгелдә рәиснең төсе бөтенләй үзгәрде. Ул бер кызарды, бер агарды, теле бәйләнде Әмма аның бу халәте озакка бармады: бер генә мизгелгә югалып калган рәис тиз арада үзен кулга алды. —Өннәш әбә. сина Мәскәүдән нинди бүләк алып кайтыйм?—диде ул. күнелендәге үзгәрешләрне ин ышанычлы, якын кешесенә дә сиздермәскә тырышып. Хатын барыбер әлеге үзгәрешне сизенде. Шуна күрә ана туры карап — Син үзен мина зур бүләк, исән-аман йөреп кайт, Хәйрүш,—диде — Рәхмәт яхшы сүзенә. Хәзергә сау булып тор. Бик ашыгам, документларны җайлыйсы бар. Үз урыныма вакытлыча гына Чәмилә әбәне калдырырга уйлыйм, анын белән дә сөйләшәсе сүзләр бар. Өннәшнен хәбәрләре Хәйрүшкә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте, алдан ук корып куйган планнарын чуалтып ташлады Тансылунын *эш»ен янадан кузгаткан тәкъдирдә әллә ниләр казып чыгаруларын көт тә тор. Чүп өстенә чүмәлә өеләчәк. Халык үзе чагачак. Зинданга бер эләккәнче генә син очар коштай ирекле Бер эләксәң ул зинданга, бар аннары инкарь итеп кара!.. Исән чакта башны алып кыякларга кирәк моннан!. Колхоз рәисе шундук бухгалтерны үз янына чакырып алды. —Кер әле бирегә. Чәмилә әбә. Мин уйлап тордым да. бер уңайдан өлкә базаларына кагылып, колхозга яна молотилка да алып кайтырга булдым. Кассада булган бөтен акчаны әзерләп бир әле Икмәк, ит тапшыру планнарын үтәгән өчен бирелгән акчаларның барысын да!—дип ачыклык та кертеп куйды хужа кеше. —Үзен, ул акчалар колхозчыларнын хезмәт көненә, дигән иден бит. мин ана ведомостьлар да төзеп куйдым инде,—дип карышты тегесе, рәиснен фикере тиз арада үзгәрүенә исе китеп —Кушканны эшлә син, Чәмилә әбә. халыкка сонрак бирербез Күреп торасын бит. молотилкабыз бик искергән Киләсе елга ул тузган машина белән ничек итеп иген суктырырбыз’—Рәиснен тавышында ризасызлык кына түгел, гайрәтләнү һәм ачу да чагыла башлаган иде инде Ул кабат-кабат әйтеп тормаслык итеп:—Әйдә, барлык булганын санап бир. кәгазьләренә кул куярмын,—диде. Аннан сүзне беткәнгә санап, өстәп куйды:—Менә сиңа колхоз мөһере. Мин югында рәислекне вакытлыча син башкарырсың!—диде —Озакка дип китәсеңме сон9 —Алдан әйтеп булмый, ин киме ун-унбиш көн үтәр, дип уйлыйм Икенче көн төшкә таба Әхмәдүш идарәгә кергәндә. Хәйрүш урынында Чәмилә әбә генә утыра иде. Хатын кергән-чыкканга рәиснен өлкәгә алдынгы колхоз рәисләре җыелышына китүен һәм берочтан. с гет беткәч, Мәскәүгә дә путевка белән юл тотасын сайрап утыра бирде Әхмәдүш сагаеп сорап куйды: —Озак йөрерме сон ул анда9 —Ун-унбиш көнсез дә кайтып булмас, диде Мәскәүдән кайтышлый юл уңаеннан кереп, колхозга молотилка да сатып алырга тиеш әле ул Әхмәдүш энем, синен йомышын ни иде сон? Бәлки, мин генә хәл иләрмен ’ —Юк. бик ашыгыч түгел, үзе белән сөйләшәсе сүз бар Кайткач, күзайтынга керермен. Чәмилә әбә. эш юклыкка эче пошкандай, кичә килгән газеталарны актара башлады. Делегатларның рәсеме төшерелгән икән, күзләрен кыса төшеп, шуларны карарга кереште Әхмәдүш тә кызыксынып рәсемгә текәлде Газетаны үзенә сорап торды — Иртәгә үк кертеп бирермен.—диде Колхозчыларнын. бигрәк тә фронтовикларның, идарәдән укырга гәзитләр алып тору гадәте булганга. Чәмилә карышмады —Ярар. ярар. ал. кертергә генә онытма. Мин бит .шарны җыеп тегә барам — Гәзитләрне биргәндә идәнгә бер кәгазь кисәге дә төште Әхмәдүш аны бөгелеп алды да. әйләндереп карады Бу—Хәйрүш (Хәйретдин) Хәйбулловны слетка чакырып җибәргән хәбәр иде — И Аллам, бу кадәр дә ашыгу-кабалану булыр икән.—дип уфтанды хисапчы апа.—Кирәкле кәгазьләрен дә оныткан бит 44 өн артыннан көн. аннан атналар да үтеп китте Кояшка карап яткан Кызлар Убасынын бите карлан арынды, түбәдән тамчылар тама башлады Әмма борчылып, түземсезлек белән көткән кеше кайтмады да кайтмады Аны җир йоткандай булды Вакыт үтә торды. Хәйрүшне милиция дә эзләп таба алмады К Көмешлесу авылы халкы арасында да имеш-мимешләр арта барды. Алар берсеннән-берсе артыграк, искитмәлерәк була башлады. Баштарак Хәйрүш турында «дезертирларга кушылып, тайгада йөри икән» дигән сүз таралды Ана икенчеләре өстәлде. Имештер, Хәйрүшнен итек олтырагы астында яшереп салып куйган чит ил паспорты булган икән. Шуның белән ул Алмания якларына качкан, ди. Анда сугышта ире үлгән бер хатын белән никахсыз гына яшәп ята икән. Хәбәрләр, имеш-мимешләр торган саен арта-кабара барды. Кайберәүләр аны, әтисе вафат булгач, Кавказ ягыннан килеп чыккан сәүдәгәргә ияреп киткән әнкәсе янында, таулар арасында качып ята икән, дип тә сөйләделәр. Ни булса да булды, Кәрбек Хәйрүш кабат туган якларында күренмәде. Анын кайда булуын, кай якларга олагуын беркем дә төгәл генә әйтә алмады. Районда алдынгылыкны алган «Урак-чүкеч» колхозының рәисе Хәйрүш Хәйбулловның тиктомалга юкка чыгуы һәм милициягә килгән шикле хәбәр район җитәкчеләрендә генә түгел, хәтта өлкәдә дә ыгы- зыгы кубарды. Ашыгыч рәвештә Кузьмичев белән Кызылбаевны өлкә партия комитетына чакыртып алдылар һәм киңәйтелгән бюро утырышында карадылар. Анда инде Хәйрүш, ягъни Хәйретдин Хәйбуллов кылган явызлыкларны тикшереп белгәннәр иде. Кызылбаевны күп еллар анын белән арадашлык иткәне, район партия комитетының пропаганда бүлеге мөдире буларак, халык арасында анлату-тәрбия эшен алып барасы урынга, мораль яктан череп таркалуы, юк авыруны сылтау итеп фронтка китмичә симулировать иткән, ягъни сугыштан качып яткан өчен партиядән чыгарырга, эштән куарга һәм шундук кулга алып, судка бирергә, дип карар чыгарылды. Анын урынына фронтовик Лосевны билгеләделәр. Райкомның беренче секретаре Кузьмичевка районда һәм үз аппаратында кадрлар белән эш алып бармавы, сәяси сукырлыгы, гамьсезлеге өчен каты шелтә чәпәделәр. «Мине дә Кызылбай белән бергә бәйләп, анын юлыннан озатмагайлары», дип, эченнән куяндай куркып утырган Кузьмичев каты шелтә белән котылуына чиксез куанды. Бу хәбәрләрнең чын икәнен раслап Көмешлесуга язгы чәчүгә хәзерлекне жайга салырга әлеге Кызылбай урынына вәкил булып Илларион Лосев килеп җитте. Колхоз җыелышын чакырып, райкомдагы үзгәрешләрне анлатты, халыкны бердәм эшкә чакырды. Язгы чәчүгә орлык табып бирүне оештырды һәм бик өзлеккән гаиләләргә район фондыннан аз- маз булса да азык-төлек юнәтте... Авыл умарта оясыдай гөжләп торды да, әкренләп тынды. Хәйрүш язмышы телләрдән төште. Бары тик Өннәш кенә иренә сиздермәстән. «Чынмы бу?»—дип Кызылбай турында иснәнеп, Хәйрүш өчен тирән кайгыга батып, торадан бушка йөреп кайтты. Эзенә-юлына төшә алмады. Авыл тынычланып, тынчык һавасы чистарып, күк йөзе калын болытлардан арынгандай булды. Әйтерсен күбәүләрнең күкрәкләрен кысып, сулышларын буып торган тимер кыршау шартлап өзелде. Сулыш юллары киңәйде... Силиннан чакыру телеграммасы килеп төшүгә, Көмешлесудан бер төркем юлга чыкты. Полковник Силин Себер кунакларын җылы сүз, ачык йөз белән каршылады. Килүчеләргә концлагерьдагы яшерен антифашистлар оешмасынын эше турында бәян итте. Абдуллин белән ничек танышуы, нинди эшләр йөкләве хакында сөйләде. Анын фашистлар кулыннан котылып кайткач та, совет лагерена эләгүенә чын күңеленнән гаҗәпләнде. —Әйе, бу сугыш елларында әллә нинди буталчыклар да булды шул. Аның һичбер гаебе юк икәнең белсәк тә, раславы җинел булмаячак...—диде ул, уйга батып. Күрәсең, үз тормышында мондый хәлләрне күреп, авызы җитәрлек пешкән иде аның да. Зиннур Абдуллин «эш»ен яңадан башладылар. Килүчеләрнен һәрберсеннән җентекләп сорау алдылар. Зиннурның хатларын. Айварнын рәсемнәрен, авыл халкынын куллар куелган үтенечен теркәделәр Полковник Силиннын күрсәтмәләре аеруча зур әһәмияткә ия булды. Эш җайлана башлагандай булды. Тик менә сонгы хәбәр юлчыларны тагын кайгыга салды. — Абдуллиннын авылда партиягә каршы агитация алып баруы хакындагы шикаятькә килеп төртелгәч, эш тагын тукталды,—диде Силин Бу хәбәр аеруча Нуриягә каты килеп бәрелде Инде котыла, инде кайта, дигән өметләре уянгач кына, тагын юллары аерыла микәнни? Ана бу минутларда анлатып бетергесез авыр иде —Елап кына эшкә ярдәм итеп булмый, сенелем. безгә Абдуллиннын гаепсез булуын расларга, исбатларга кирәк Шикаять үз вакытында тикшерелгән бит. шунын йомгак документлары кирәк.—диде полковник сабыр гына. Анын эшне белеп, чын күнеленнән ярдәм итәргә тырышуы, тагын да өзелергә торган өметләрне ялгарга ярдәм итте Нуриянен күз аллары яктырып, аны чистарып киткәндәй булды: —Ул шикаятьне мәгариф министрлыгыннан Шпитальник исемле олы кеше җитәкчелегендәге комиссия тикшерде бит Ул иптәш Мәскәүдә генә яши. Шушы кешене табып, хәл итеп булмасмы икән бу мәсьәләне’’ Мәгариф министрлыгына чылтыраттылар. Ләкин хәл ачыкланмады. Иптәш Шпитальник вафат, ә архивларның күбесе сугыш вакытларында күчереп йөрткәндә югалган. Документларны тиз генә табып булмасын хәбәр иттеләр —Тубыл шәһәре сугыштан ерак тылда булды бит. Бәлки, ул документ үзегездә табылыр?—дип сораулы карашын аларга төбәде Силин —Хәзер кайтып, шуны эзләгез, бөтен өмет шул кәгазьләрдә. Тапсагыз, кичектермичә хәбәр итәрсез Эшне ярты юлга җиткереп, Көмешлесуга кайтты алар. Бу документны кайдан эзләргә мөмкин булуы хакында баш ваттылар Шунда Нуриянен кылт итеп исенә төште ул кәгазь бит Зиннурының үзендә үк саклана лабаса! Фәтхулла абзыйларына йорт эшләрендә булышып йөргәндә, берчак Ниязбикә әби анардан сандыгындагы кәгазьләрне караштырып, тәртипкә китерешүен үтенде. Ул үзе русчаны укый белми, шунлыктан улының кирәкле кәгазьләрен югалтып куймыйм дип курка иде Нурия шунда мәктәп эшенен планнары. Зиннурнын институтны тәмамлаган дипломы, көндәлекләр һәм шул документны да үз кулы белән җыеп куйган иде ләбаса! Ничек әлегә кадәр исенә килмәгән сон ул? Кәгазь зур гына булып, анда комиссия әгъзаларының йомгак сүзләре. Зиннурнын гаепсезлеге һәм яла ягучыларны судка бирергә хокукы булуы да күрсәтелгән иде. Таң атканын Нурия түземсезлек белән көтеп алды Айварны уятып. Фәтхулла абзыйларга атлап түгел, йөгереп керделәр. Боларнын иртә таннан ук кубарылып, сулышлары кабып, килеп керүенә картлар аптырап калдылар. —Яхшымысыз. —Исәнме. Нурия кызым. Айвар улым. Бер-бер хәл булдымы әллә? Бик ашыгыч йомышыгыз бармы? — Йомышыбыз шул. Ниязбикә әби: Зиннур абыйнын әлеге китап, кәгазьләрен салган сандыгы кайда хәзер? —Өске йортта түгелме сон? Анда хәзер берәү дә тормый. Утын күп китә дип. кышны аскы портта гына үткәрде картлар Ниязбикә әби дә каударланудан ачкычны таба алмыйча интекте. Нуриягә хәзер минуты ай иде Кабалана торгач, корткаяк матча ярыгыннан ачкычны табып бирде Тегеләр ике баскычны бер атлап, өскә очып менделәр. Гадәттәгечә кеше тормаган йортта дымлы, тынчык ис борынны ярып керде Улларынын язмышын хәл итәргә тиешле әлеге хикмәтле сандык почмакта монаеп кына утыра иде. — Инде кабаланмыйк. Айвар. Жентекләп карыйк Сандыкка төрле-төрле кәгазьләр, дәфтәрләр салынган Документлар иң аста булырга тиеш. Үзе таслап, рәтләп куйган кәгазьләр барысы да үз урынында иде. Инде саргая төшкән кирәкле язуны тапкач. Нурия шатлыгыннан кычкырып җибәрде —Менә ул!—Икесе дә әлеге кәгазьгә төбәлделәр,—Шул инде, шул. Зиннурнын бәхетенә сакланган булса иде,—Кыз аны тагын бер кат карап, күкрәгенә кысты Эшнен нәрсәдә икәнен әлегә кадәр төшенмәгән карт белән карчык икесе берьюлы: —Ул нинди гаҗәеп әйбер соң, балам?—дип Айварга мөрәҗәгать иттеләр. Нурия бу минутларда бернәрсә дә аңлатырлык хәлдә түгел кебек күренде аларга, әнә бит кычкыра, үз-үзенә сөйләнә. Айвар да аннан артык түгел иде: —Бу хикмәтле кәгазь сезнең улыгызны жәһәннәм төбеннән тартып алачак. Хәер-догада булыгыз. Хәзергә хушыгыз!—дип, ул Нурия апасы артыннан калмаска тырышты. Нурия ун көннән сон Мәскәүдән җир-күкләргә сыймаслык шатлыклы хәбәр алып кайтты. Поездны төшеп^ этәрлек, яныннан йөгереп кайтырлык хәлдә иде ул. Булдырдылар бит! Йөргәннәре, тырышканнары бушка китмәде, өметләре өзелмәде болай булгач! Зиннур Абдуллин гаепсез дип табылган, реабилитацияләнгән. Гвардия капитаны исемен кире кайтарып, барлык орденнарын да янадан бирергә карар чыгарылган икән Алай гына да түгел, үзенең педагогик эшенә кайту хокукы бирелгән. Боларнын барысы турындагы карар Колымага, лагерь башлыгына да җибәрелгән. Инде ул үзенен туган якларына әйләнеп кайтырга тиеш Хәбәр Нуриянең эченә генә сыймый, аны йөзеннән, күзләреннән, иреннәреннән үк укырга мөмкин иде. Хәбәр бөтен авылны аякка бастырды, телләрдә анын исеме генә булды. Дуслары, якыннары түземсезлек белән кайту көнен көттеләр. Нурияләргә шул көннәрдә генә бер кунак килеп төште. Ул Конда леспромхозы җитәкчесе Сәлим Алкин иде. Алар барысы да Зиннур эше белән янып йөргәндә: «Нурия, мин сезгә килмәкче булам»,—дип язган хатларын алган иде алуын. Бу сүзләрнең нинди мәгънә белдерүен бик яхшы аңласа да, кыз хатларны жавапсыз калдырган иде. Кайгысы анарда түгел иде ул чагында. Менә хәзер ни әйтергә инде моңа? Алкин дигәне чем-кара күзле, уртача буй-сынлы, күрер күзгә мөлаем гына егет иде. Сугышның башыннан ахырынача тырышып эшләгән җитәкче үз машинасына утырып килгән икән Егет артык тартынып, сүзне озакка сузмыйча, кызның әти-әнисенә үз ниятен белдерде Ул чая. үткер, әйткәнен үти торган кешегә охшаган иде Бер уңайдан хуҗаларга бүләкләр, азык-төлек, хәтта затлы моксын, шекур1 балыклары да салып килгән икән. Өч көн буе әнкәсе кызын күндерергә тырышты. — Юньле адәм басмаган Колымаларда йөргән Зиннурны көтеп утырганчы. Ходай үзе юллаган егеткә чыксаң, ни була, кызым?—дип рәнҗеп, күз яшьләрен дә сөртте. Тик кызының җавабы бер иде: — Менә-менә сөйгән егетем кайтырга торганда, мин ничек кияүгә чыга алыйм инде, әнкәй?—диде ул.—Үзем йолып алдым бит мин аны. Күпме көткәнем—күз алдыңда. Ташларлык булсам, болай көтмәгән дә булыр идем. Сәлим дә риза булып кайтып китәргә ашыкмады. Сөйгән кызын ничек булса да алып кайтырга тиеш ул. Иптәшләре алдында да мактанып сөйләргә өлгерде бит. «Бәлки, урлап китәргәдер?»—дип уйлады ул. бер фикергә килеп Шул ният белән, кызны машинасында авыл буйлап әйләндереп килергә күндермәкче булып та карады Сәлимнен күзләре очкынланганны, уйларының чагылышы күзләрендә ялкынланганны абайлап, кыз баш тартты Шулай булса да бирешергә теләмәде. —Мин барыбер синсез кайта алмыйм, Нурия,—диде ул, ниятен яшереп тә тормыйча. Вакыйгалар катлауланып кына барганда, рәхмәт төшкере күрше 'Моксын. шекур—Иртешкә Объ елгасыннан керә торган затлы балыклар малае Тимербай килеп керде. Малай ни өчендер бишмәте өстеннән чәчәклеюлаклы күлмәк кигән иде. Ишек төбенә кереп басты да айнын унбишенче кичәсе кебек балкып тора башлады. Нурия апасынын үз хәле—хәл, күзенә аккара күренми иде. Әле дә ярый, Хәлимә апа эшне аңлап алды: —Ай-Һай, Тимербай^ баламның яңа күлмәге бар икән гуй, бигрәк матур инде!—диде ул, малайнын күлмәген сыйпаштырып,—Кайдан алганнар икән мондый матур күлмәкне? —Өннәм ыштаннан тегеп бирде,—диде тегесе, бөтен йөзе белән балкып. Барысы да шаркылдап көлеп җибәрделәр. —Бигрәк матур икән шул, байгасы1 бирергә кирәк улыма.—Хәлимә апа бер йомырка алып, ана тоттырды. Нурия апасы да малайга бер сум акча бирде. Тимербай, рәхмәтен әйтеп, ялт итеп чыгып та китте Өйдәге киеренкелек кими төшкән кебек булды. Тимербай япкан капкадан укытучы Фәридә килеп керде. Нурия әллә кайчан Сәлим турында әйтеп, кызның күңеленә бер уй салып куйган иде. Инде хәзер белмәмешкә салышып кына керде. Нурия, үзе чакырганны сиздермичә генә, кунакны укытучы кыз белән таныштырды. Сәлим бер дә сүзгә аптырап тормады, сөйкемле елмаеп: —Белмәгәнмен, Көмешлесуда икән кызларның сылулары, уңганнары,— дип, Фәридәнең кулын кысты. —Без дә белмәгәнбез, егетләрнең асыллары, байлары тайгада, баһадир кедрлар арасында, ышыкта үскәннәр икән,—диде Фәридә дә, егеткә туры карап. Дус кызының егетне бер күрүдә үк ошатканын Нурия шундук сизде. Сәлим дә моны аңлады, игътибарын кырыс холыклы Нуриядән сабыр холыклы, чибәр булса да, тыйнаграк Фәридәгә борды. Хуҗабикә дә аларны ялгызларын калдырып кереп-чыгып йөрде. Монда кереп чыгуына бер-ике сәгать тә үтмәгәндер, әлеге ташбаш Тимербай тагын чабып килеп керде һәм керә-керешли үк хәбәр дә салды: —Сөенче, Зиннур абый кайтты! -Ә-ә?! —Торадан Зиннур абый кайтып төште! Өстәл янында йөргән Нуриянең кулыннан агач табагы төшеп, идән буйлап тәгәрәп китте. Кунаклар икесе дә ана төбәлде, тегесе кая барып, нәрсәгә тотынырга белмичә өй буйлап йөрде-йөрде дә, әле генә әйтелгән сүз акылына барып ирешкәч, ишектән чыгып йөгерде. Сәлим бөтенесен анлап алды. Нурия артыннан кузгалган Фәридәнең кулыннан тотып: —Фәридә, акыллым, сабыр ит, кайтмый тор. Сине үзем озатып куярмын,—дип, кызның күзенә томырылып карады. Тегесе дә егетнең көче сизелеп торган кулыннан ычкынырга ашыкмады. Ягымлы гына елмаеп, ризалыгын белдерде. Нурияләрдән алар бергә чыктылар. Сүзсез генә берсен-берсе аңлады алар. Икесе дә шушы минутны, шушы очрашуны көтеп яшәүләрен тойдылар. Шул кичтә Сәлим Фәридәгә тәкъдим ясарга да өлгерде. Фәридә Сәлимне үз итте, бер күрүдә үк яратты дисәк тә, хата булмас.. Нурия өйләреннән ничек чыгып китте. Фәтхулла әкәләренә шулай бәреп керде дә, сөрлегеп, туктап калды. Алдында басып торган ят та. үз дә булган кешедән күзен ала алмады. Кыз килеп кергәндә әти-әнисен күкрәгенә кысып торган егетнең йөзе балкып китте Менә ул бер-ике адым Нуриягә таба атлады да. ике кулын сузып, сөеклесенең күзләренә туры карады: —Гомерем буена сиңа бурычлымын, Нуриям. Миңа ышануын, мәхәббәтең, тугрылыгын, сабырлыгың гына мине ул җәһәннәмнән коткарды. Рәхмәт сиңа! 'Байгасы—яна киемне котлап бирелә торган бүләк. Бер мизгелгә катып калган кыз да, исенә килеп, сөйгәненә талпынды, анын күкрәгенә башын салды. Егетнен әткә-әнкәсе аларга туры карап оялтмаска тырыштылар, шул тирәдә бөтерелеп, ни эшләргә белмәделәр. —Нурия. Нуриякәем. сине күрер көннәрем дә бар икән! Шушы минут өчен генә дә гомеремне бирергә әзер торган чакларым аз булмады. Ходаем, дөрестән дә бу төш кенә түгелме? Алар исләренә килгәләгәнче, өйгә бер-бер артлы күрше-күлән, тугантумача, укытучылар, укучылар кереп тулды. Барысы да Зиннур абыйларын күреп, шатлыкларын бүлешергә ашыктылар. Зиннур олыгайган, күзгә күренерлек булып ябыккан, кулларының тамырлары да бүртеп, кабарып тора. Кырынмаган яңакларын төк баскан, капкара чәчләре чаларган, күзләре төпкә баткан. «-Әйе, күрәселәрен күргән безнен мөгаллим,—дип уйлады авыл агайлары —Күрәчәкләре күп булган икән бахырның». Шау-гөр килеп торган өй бер минутка да бушап тормады. Берәүләр керде, икенчеләр чыкты. Алар арасында Айварны күрермен дип һич уйламаган иде Зиннур. Озын буйлы, чандыр гәүдәле егет абыйсына сабыр гына якынлашты, олыларча кулларын сузган иде, түзә алмыйча, үзе үк кочаклап та алды. Абыйсы егетне аркасыннан какты, гаҗәпләнеп, бер аңа, бер Нуриясенә карады. Яңалыклар арты яңалыклар, аларнын бүген очы да. кырые да булмас кебек иде... Хәбәрләр төн буе сөйләшеп тә бетмәслек булды. Фронтовиклар, замандашлары кереп, төн буе сөйләшеп чыктылар. Кузайтынга керүчеләр үзләре белән алып килгән ризыкларын өстәлгә сала тордылар. Барысына да җитәрлек булды. Тирә-күршеләр, авылдашлары Зиннурның авызыннан күзләрен алмады. Күргәннәре дошманга язмасын икән. Исләре китеп тыңладылар. Үзләренең күз алдында үсеп кеше булган, укып белем алган, сугышның башыннан ахырына кадәр илне саклауда җанын да кызганмаган мөгаллимнәренең язмышына шулкадәр сынаулар төшәр дип кем уйлаган?! Бу төнне Зиннурның якыннарыннан берәү дә йокламады... Нурия белән Зиннурның бер генә минутка да аерылышыр исәпләре юк иде. Әткә-әнкәсе, улларының уен сизеп, читкәрәк китеп, киңәшләшеп тә алдылар. Керүче-чыгучылар тан алдыннан гына таралышты. Азрак кына черем итеп алгач, өй эче яңадан купты. Әнкәсенең мунчасы улы уянуга өлгергән иде, Зиннурны хуш исләр чыгып торган каен себеркесен тоттырып, бакча артына озаттылар. Мунча кереп, өйалдына чыгып утыргач, ул үзен яңадан тугандай тойды. Шунда гына тормышнын гүзәллеген, яшәүнең ләззәтен татыды. Инде кайчан керелгәнлеге дә онытылган мунча, өскә өелгән кат-кат керне генә түгел, бөтен күргәннәрне, кешелеген изгән концлагерь истәлекләрен юып алгандай булды. Җилкәләрен басып, җиргә иңдергән авырлыклар төшеп, иңнәренә канат үскәндәй тойды. Туган җирнең сулышы изге, шифалы, диләр. Чыннан да шулай, ахры. Әнә. өйгә бер кереп, бер чыгып әнкәсе йөри, сыер абзары тирәсендә әткәсе мәш килә, күршеләрендә генә Нуриясе кулларына ни алырга, үзен кая куярга белмичә, эченнән генә яраткан көен көйлидер. Күнелгә якын, газиз күренешләр. Шуны тою, аңлау өчен генә дә шулхәтле сынаулар үтәргә кирәк булды бит ана, шулхәтле сынаулар... Зиннур бермәлгә бугазына төелгән күз яшьләрен йота алмыйча азапланды, тагын бер кат тирән итеп сулыш алды да өйгә атлады. —Кайтып та киләсеңмени, балакаем? Пары әйбәт булдымы, эссесе җитәрлекме?—дип элеккегечә үк каршы алды әнкәсе. ' Зиннурга шундый рәхәт, җиңел булып китте, гүя шушы биш ел гомер бөтенләй булмаган да. Әнкәсе, әткәсе дә шул ук, абзарда мөгрәгән сөтлебикәләре дә үзгәрмәгән кебек. Юк шул, барысы да башка, үзгә хәзер Әнә әткәсенен төз генә чандыр гәүдәсе иелгән, беләзекләре тагын да нечкәргән, аяк атлаулары сабыр-салмакланган. Әнкәсенен башында бер бөртек тә кара чәче калмаган, күз тирәсендәге җыерчыклары тирәнәеп, мангай сызыклары белән тоташкан. Тик күзләрендәге иман нуры гына шул килеш, бер үзгәрешсез дә. куллары һаман тик торуны белми Аннары аннары үзенен тугры дусты-Актүше юк. Калка баганасы бетенләй бер якка кыйшаеп, капка ачылганда һавага асылып куйгандай була -Әзрәк хәл алсам, капкасын да. ихатаны да иплисе-сиплисе булыр».—дип УЙ талы ул нәкъ теге вакытта, институт бетереп, печән эзләргә чыгып киткәндәгечә итеп. Чәйне матчага кыстырып куелган чыра каскакны алып кабызган ула кайнаттылар. Авыл гадәтенчә, сугышка киткәндә Зиннурны озатып керешли әнкәсе үзе аны алып кереп, шунда кыстырып куйган иде Юлга китүче булганда, һәр йортта, шундый гадәт монда Каскак юлаучыны көтеп, еллар буе матчага кысылып тора. Беренче учакны, иясе ерак юлдан кайткач, шунын белән кабызалар. Чәй янында уллары көтелгән сүзне башлады: —Әткәй-әнкәй. сез безнен теләкне беләсез инде. Нурия белән дә шулай килештек: озакка сузмыйча, өйләнешергә уйлыйбыз. Бодай да күпме гомер әрәмгә узды. Сез каршы килмәсәгез. күршеләрегезгә кереп, Нуриямне сорап чыгуыгызны теләр идем мин. Калганын күз күрер Хәбәр шаккатарлык булмады. Картлар үзләре дә бу шатлыклы көнне ни гомер көттеләр бит —Ходайга тапшырып, барырга кирәк!—соңгы сүз шундый булды Никахны бердәнбер улларына Фәтхулла карт үзе укыды Кычкырып әйтелмәсә дә, Көмешлесуда әле мона кадәр тормышны никахсыз башлаган кеше юк иде. Нурия белән Зиннур да картлар теләгеннән өстен булмадылар. Кичкырын ярлы гына туй табыны янына аларнын дус-ишләре. якыннары җыйналды. Хуҗалар яшәреп киткән кебек, җинел-җитез ике арада йөренеп тордылар. Ниязбикә әбинен дөньясы түгәрәкләнде. Бер көн эчендә өстенә яуган бәхет-куанычлардан җиде кат күктә йөзә иде ул. Үзе бертуктаусыз сөйләнә: —Баламның кайтмасына, югалып калуына бер минут та ышанмадым, анын утган-судан исән-аман чыгарына иманым камил иде Алламнан көн саен, сәгать саен мәрхәмәт, шәфкать сорадым. Уклар яуганда да фәрештәләр үзләре канатларын жәеп саклаганнар улымны —Узган саен улы белән киленен бер тин аркаларыннан кагып, иркәләп китә карчык. Шунда ашыгыч бер нәрсә исенә төшкәндәй, кече якка юллана. Үзенен бик кадерләп җыеп куйган нәрсәсен оныткан икән ич ул! Карчык калтыраган куллары белән кашлыктан кармалап, Зиннуры киткәндә каптырып, теш эзләрен алып калган ипи кисәген табып ала. Инде катып, сохарига әйләнеп беткән чәйнәмәне кадерләп табынга алып килә —Менә, балам, оныта да язганмын. Синен кайтуынны теләп өйдә көткән ризыгын. Бисмилла әйтеп кап. Ходаем тагын сәфәр китәргә, әлегә кадәр күргәннәрне күрергә язмасын. Ризыгын өзелмәгәнгә исән сау кайта алгансың бит. балакаем Яшьләр бер кисәк сохарины да икесе бүлеп каптылар Чаппар әкәләре әйтеп тә тормастан үзе белән бер мәҗлестән дә калдырмый торган гармунын тартып. «Турчай» көен сузып та җибәрде Кечкенә турчай баласына Сикереп лә менмән. биле аурыр Кыз бала сезгә, әй. кунактыр. Авыр сүзләр әйтмәң. яне аурыр. Туйның сые бик мулдан булмаса да. заманасына күрә уразасы, дигәндәй, һич гаепләүче булмады Аштамыни эш башы " Яшьләр өчен куанып, теләк теләп утыруларга ни җитә? Аннан сон туй йолалары белән күркәм бит ул! Өстәл артыннан торуга, яшь кияү белән киленне сәке кырына алып килделәр. Фәтхулла абзый белән карчыгы яшьләр каршына басты Кайнана сәкегә йөгенеч ястыгы салды, гадәт буенча яшь килен ана тезләнеп ике тапкыр башын тидереп йөгенде Ниязбикә Ак куян кача кыр белән. Яңа яуган йомшак кар белән Ахирәз күрке иман белән Дөнья күрке сөйгән яр белән әби ястыкны янадан кулына алып, изге теләкләр теләде һәм килененә тапшырды. Яшьләр һәр Ходай бирмеш көн саен ул ястыкны баш асларына салырга һәм бүгенге көнге антларын исләренә кабат алырга, эчтән кабатларга тиешләр: «Олыларга һәрчак шәфкатьле, мәрхәмәтле, итәгатьле булырбыз. Берберебезне сәламәт чакта да, авырганда да, кайгыда да. шатлыкта да ташламабыз. Амин!» Нуриянен янында гына бөтерелгән Фәридәнең дә бәхете йөзеннән күренеп тора иде. Дустынын бәхетенә сөенде ул, анын аркасында үзе дә бәхете була алырлык кешене тапты. Гармун көенә төйдереп биеде укытучы кыз, идән уртасын тутырып тыпырдаучыларның берсен дә уздырмады. Гармунын йә баш очына күтәреп, йә күкрәген киереп уйнаган Чаппар әкә дә аякларын тыпырдатырга өлгерә, кулларына күз иярми иде Саубуллашыр алдыннан кунаклар яшьләр өчен чыбылдык корылган өске катка күтәрелделәр. Яшьләрдән алда, йола буенча, түшәктә авылдагы ин тату гаилә корып яшәүчеләрне аунатырга тиеш иделәр. Бу хөрмәт Чаппар әкә белән Апака әбәгә тиде. «Утау басу» дип аталган бу йоланы Нәбүбәһәр җиңгәләре үтәде. Яшьләргә тагын теләк теләнде: алар да шушы матур гаилә үрнәгендә тигезтату гомер итсеннәр, балалар үстерсеннәр, бу кешеләрнең йөзенә кызыллык китерерлек булмасын! Алардан сон чыбылдык астына Нурия белән Зиннурны кертеп утырттылар. Икесенен башын бер шәл белән ябып, өсләренә эрбет чикләвеге сиптеләр. Сугышка кадәрге вакытларда аны борчак кәнфитләр белән аралаштыралар иде. Хәзергә бусы да бик шәп булды. Туй карарга җыелган бала-чаганы кияү чикләвеге җыярга керттеләр, өлеш тимәгәннәренә янадан өләштеләр. Тал бөреле, тал бөреле Тал бөреле була ул. Жан яраткан, күңел тарткан Яр бер генә була ул. Яшьләрнең яңа тормышка аяк басулары шул рәвештә булды. Күңел ачып, сугыштан соңгы беренче туйны шулай үткәрде халык. «Менә инде чыннан да сугыш бетте, болай булгач»,—дип уйлады күпләр. Туй төн уртасында гына таралышты. . Биш ел элек Нуриянен тормышына жил- давыл булып килеп кергән Зиннур бу олы шатлыктан исереп, бәхетенен олылыгына ышанмыйча, сөйгәненең ут-ялкын кабынган кочагына чумды. Алар чиксез бәхетле иделәр. Бу тамашаларга ин куанган кешеләрнең берсе—Айвар иде. Йортта үз булып өлгергән егет мондагы уен-көлкене, йолаларны исе китеп карады, кирәк урында булышырга йөгереп йөрде. Бу гаиләдә ул янадан үзе югалткан күнел җылысын, гаилә бәхетен тапты. Зиннур абыйсы ана туган абыйсыннан да якынрак иде. Анын өчен ут-суларны кичәргә әзер торган Нурия апасын да чын күңеленнән яратты. Әйе, Зиннур абыйсынын юлдашы, сөйгәне нәкъ шундый булырга тиеш тә кебек иде ана. Абыйсы нәкъ шундый мәхәббәткә, тугрылыкка лаек! Туй узгач ул барысын да шаккатырды. —Зиннур абыйны эзләп килгән идем, инде сезнен барыгызны да таптым. Сезнен бәхетегезне күреп, шат күнел белән китәмен. Кайтыр юлга әзерләнергә кирәк,—диде. Инде бер айга якын үзләрендә яшәгән бу үз яшьләреннән күпкә олырак күренгән сабыр холыклы егеткә үз балаларыдай күнеккән картлар бу сүзләргә аптырап калдылар. «Китәргә? Шулай тиз генәме?» дигән сораулы карашларын улларына текәделәр. «Син нәрсә әйтерсен мона% дип сорый иде аларнын күзләре. —Айвар, без синен белән бергә ут-суларны кичтек. Син булмасан, бу кайту юлы күпкә озынрак булыр иде. Зур рәхмәт сина!—Зиннур абыйсы күзләрен тутырып ана карады. Анын яшькелт күзләрендә аерылу моны, яшенә туры килеп бетмәгән сагыш бар иде —Айвар, син инде олы кеше, үз язмышыңны үзен хәл итәргә тиеш. Әтиен сугыштан кайтмаган, әниен. сеңелләрен фашист самолетлары шәһәрегезне бомбага тотканда вафат булганнар. Йортыгыз җимерелгән.. Менә нәрсә әйтәсем килә сина. Айвар энем,—Зиннур кулын Айварның җилкәсенә салды.— менә нәрсә, кал бездә генә. Әпт-әниләрем дә сина үз балалары кебек күнеккәннәр. Нурия апан ла каршы килмәс. Энем булып яшәрсен, укырсын. эшләрсен. Иә. ничек уйлыйсын? —Чын. Айвар,—дип элеп алды Нурия дә,—без синен белән инде туганлаштык та. Мәскәүгә дә бергә барып килдек. Йә. ризалыгынны бир инде. Фәтхулла абзый белән Ниязбикә әби дә «э-э, э-э» дип башларын каккаладылар Моны көтмәгән егет күзләрен тутырып аларнын һәрберсенә тагын бер кат карап чыкты Куанычыннан һәм күнеле тулудан бермәл ни әйтергә белмичә торды. Анын үзенен дә бу ягымлы, эчкерсез кешеләрне калдырып, билгесезлеккә чыгып китәсе килмәгән иде Авыл кешеләре дә үзләреннән аерылып торган сап-сары чәчле, сөйкемле бу егетне чит итмәделәр Барысы да якын күреп, -балам» дип кенә эндәшә. Айвар үзе дә монда Зиннур абыйсын, анын терәген эзләп килмәдемени’’ .Анын эчке теләкләре абыйсынын авызыннан сүзләр булып яңгырагач, барысы да аңлаешлы, шулкадәр гади булды да калды. Әйе. ул монда калачак! Өстәлләр җыеп алынганны гына көтеп торгандай, ишектән үзе белән бер кочак мәрхәмәт, эчкерсезлек алып Әхмәдүш килеп керде —Чөкердәшеп чәй эчеп утыралар, димме боларны? Әйдәгез, атлар, яшьләр көтә сезне. Иң әүвәле авыл советына барып, язылышасыз, аннан күч күчерәбез,—диде ул, үзен хуҗаларча тотып. Тиз генә җыенып, яшьләр чәнгелчек арбаның түренә балкып чыгып утырдылар. Айвар алардан да алда икенче аттагы яшьләр арасына чумган иде Тагын гармун тавышы, тагын шау-шу. жыр. музыка бөтен авылны аякка бастырды Совет йорты бу кадәр халыкка тар булып калды. Балдыз кыз булып Фәридә кул куйды, анын янында гына Сәлим елмаеп тора. Ул Нурия белән Зиннурны чын күңеленнән котлап, кулларын кысты — Нурия, рәхмәт сина, син булмасан, мин үз бәхетемнең кайда адашып йөргәнен дә белмәс идем,—диде ул. Нурия дә дусты өчен шат иде Никадәр монсу кичләрен бергә үткәрделәр, никадәр күз яшьләрен бергә түктеләр. Кайгылары уртак булган кызларның бәхет-шатлыклары да бергә булган икән Эх. алданрак белеп торып булса икән моны! Йкесенен бәхеткәйләре тулып-ташкан көнне дә кызлар бергә каршылады. Ә күктә ундүртенче кичәсе тулган ай елмая. Ай аларга. җир кешеләренә өстән сөенеп карап, болытсыз күктә нур чәчеп йөзә дә йөзә. Көнчыгыштан сирпелә башлаган тан нурлары чал Иртеш өстен, эрбет ябалдашларын сихри бер төскә кертеп, җир өстенә яна тыныч көн туып килүе хакында хәбәр сала