МАТУРЛЫГЫН МАКТАП ТАҢНАРНЫҢ...
РӘШИТ ГӘРӘЙНЕҢ ТУУЫНА 70 ЕЛ әкъдиренә язылганын сизенә идеме ул—шуңа ашыктымы, әллә картаймыш көнендә гаиләкөнкүреш шартлары җайланып, тормышы бер эзгә төшкәч, ниһаять, күңеле тынгы таптымы, Рәшит бик үк түгәрәк булмаган 65 еллыгын уздырды Түбән Камадагы. Минзәләдәге, Актаныштагы дуслары һәм туганнары ана күптән көтелгән җылы сүзләрен әйттеләр, иҗат сөенечләре теләделәр. Шагыйрь—шат. шагыйрь—дулкынланган, шагыйрь—бәхетле, әмма йөзенә күпмедер дәрәҗәдә моңсулык билгеләре дә кунган иде Җитмеш яшькә кадәр әллә барып житәм, әллә юк диюе булгандыр инде Менә хәзер, югалту ачылары азмы-күпме басыла төшкәч, аның үзе һәм шигъри сүзе турында уйланып утырам әле. Язмыш безне шактый иртә очраштырды. Минем Буа шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге урта мәктәбен тәмамларга йөргән чагым. 1954 елның яна өметләр белән килгән якты язы. Мәктәпкә комсомол райкомыннан шалтыратканнар. «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре» ул вакытта шулай атала иде) газетасыннан шагыйрь Рәшит Гәрәй биредә икән—анын әдәбият белән мавыгучы укучыларны күрәсе килә икән. Мин инде өйрәнчеклек чиркануын үтеп, Казан хәтле Казанда берничә шигырь бастырган автор ул чагында! Киттек без сабакташым Ленар Җамалетдинов белән (хәзер ул атак-лы фольклор галиме, Тукай бүләге лауреаты), күрдек ул тере шагыйрьне. Гади генә, тыйнак кына икән Яшь булса да, ике китап чыгарырга өлгергән. Ә Буага кукуруз игүче яшьләр турында материаллар тупларга килгән. «Чәкән» дигән сәер сүзне дә (Хрущев заманы бит бу!) иң беренче тапкыр без анын авызыннан ишеттек. Рәшит Гәрәй без күтәреп килгән шигырьләр белән танышты, киңәшләрен бирде. Үз шигырьләрен дә укыды. Безгә иң ошаганы «Заставалар аша» дигәне булды. Ул әле генә әдәбиятыбызга янадан кайтарылган Муса Җәлилгә багышланган иде. Хикмәте Хода, без шул Т елны университетка керү имтиханнары тапшырганда, инша темалары арасында каһарман шагыйребезнең «Моабит дәфтәрләре» турындагысы да бар иде Без инде, икебез ике жирдә утырган булсак та, әле күптән түгел генә танышкан Рәшит Гәрәй атлы шагыйрьнең әлеге әсәрен читләтеп үтмәгәнбез булып чыкты Әлбәттә, иншабызга «бишле» куелган иде Казанда укый башлагач. Рәшит Гәрәй белән мөнәсәбәтләр чын кешеләрчә дуслыкка әверелде Хәер, анын дөньяда бер генә дошманы да булмагандыр дип уйлыйм Ул каләмдәшләренең унышларыннан көнләшми, киресенчә, сөенә генә иде. Зур дәрәҗәләргә. мәртәбәле исемнәргә кызыкмады Анын өчен әйбәт шигырь язып, кешеләрне сөендерә алу үзе мәртәбә иде Мина Рәшит Гәрәй белән озак еллар дәвамында якыннан аралашырга туры килде республикабыз авылларында үткәрелгән бик күп кичәләрдә бергәләп катнаштык Туган-үскән якларга да икәүләп кайткан чаклар булды. Тәгаен генә фатиры булмаганлыктан, еш кына минем кысан бүлмәмдә кунып та калгалый иде Ниһаять, ахыр чиктә Язучылар берлегенең ул вакыттагы җитәкчесе Зәки Нури егетлек күрсәтте: документлары да рәтле-юные тутырылмаган килеш (үзе турында кайгырта белми иде Рәшит!), фатир юллап бирде Төрле истәлекләргә бирелеп, анын бар гамәлләрен хәтердән кичерәм Бик еш кына авылданавылга шигъри очрашулар үткәреп йөрибез Гадәттә ул йокысыннан тан әтәчләре белән бергә тора Башкалар әле йокы симертә Рәшит Гәрәй шыпырт кына киенә дә урамнарга чыгып китә Очраган һәр кеше белән әңгәмә корып тора. Теләсә кайсы авылнын су буйларыннан урап йөри, чишмәләр чылтыравын, кошлар сайравын тыңлый, терлек-туарның, каз-үрдәкнен чыр-чуына колак сала. Шулардан шигъри моң таба. Аның белән бергә әдәби сәяхәткә чыккан каләмдәшләре йокыдан торганчы, ул инде бөтен авыл белән танышкан, хәтеренә гаять үзенчәлекле, гүзәл бер аһән чынлап торган шигырь беркеткән булыр. Аннан ул уендагы шул шигырен кәгазь битенә төшерер, иптәшләренә укып күрсәтер Саф күңелдән чыккан, алдашусыз, риясыз шигырьләр Авыл халкында гына була торган сафлык Рәшит Гәрәйнең төп сыйфатын билгели иде бугай Ул якын күргән Минзәләсе тарафына китеп, Малтабар авылындагы туганнары янына кайтып, Казаннан берничә айлар буена югалып тора иде Шәһәр шау- шуын ничектер өнәп бетерми идеме ул. күңеле аны һаман авыл җиренә гартып торды Минзәләсенә чын-чынлап гашыйк иде ул. Туган жирнен газизлеге Рәшит Гәрәй күңеленә авыр сугыш елларында атлар көтеп, сабан сөреп, өйдән-өйга почта таратып йөргән чакларда сеңгәндер Ә иҗади иманы 17 яшендә үк «Совет әдәбияты» журналында. «Үсү юлы» альманахында, көндәлек матбугат битләрендә беренче шигырьләрен бастырганда. 18е тулып, Минзәлә педагогия училишесен тәмамлагач. Иске Малкән һәм Чебенле авылларында балалар укытканда, 19 яшьтән «Яшь сталинчы» газетасының үз хәбәрчесе булып эшләгәндә ныгыгандыр Аннан солдат хезмәте—совет гаскәрләренең Германиядәге группасында кече лейтенант. Талантлы егетнең иң беренче китабын өлкән каләмдәшләре аннан башка гына—ул армиядә чакта бастырып чыгаралар. Иргә балигъ булу, иргә өлгерү—бу чор иҗатчылар өчен бик табигый күренеш Мәскәүдәге әдәбият институтын да ул татар язучылары арасыннан беренчеләрдән булып тәмамлады Шуна күрә әзерлек, теоретик белем өстенә, татар халык иҗатын да әйбәт үзләштергән б) шагыйрьнең әсәрләре һәркемне жатеп итеп тора иде Алар җырларыбызга хас эчке мон белән өртелгән, ачык һәм аңлаешлы иде. Кызганыч, композиторларыбыз анын иҗатына сирәгрәк мөрәҗәгать иттеләр Рәшит Гәрәй бүген безнең арада юк шул инде Татар авылы ихлас бер җырчысын югалтты Соңгы елларда ул буыннары сызлаудан зарлана иде. Гомер буе авырлыклар күрә-күрә дөнья ку да. кайдан килсен инде ул пәһлеван сәламәтлекләре” Шулай да ул шыңшымады—бәләкәй генә уңышына да сөенеп, дусларының кадерен белеп яшәде Минем архивымда Рәшит Гәрәйнең егермеләп хаты саклана Аларда шагыйрьнең шәхси тойгылары, көндәлек борчу-мәшәкатьләре генә түгел, бүгенге әдәбиятыбызның бизәлмәгән хакыйкате дә чагыла Әйдәгез, анын кайбер хатларын бергәләп укып карыйк әле