Логотип Казан Утлары
Шигърият

«КӘРӘЗЛЕ ТЕЛЕФОН» КӘРӘЗЛЕМЕ?

ТЕЛЕМ кычытканга түгел, тел турында җаным әрнегәнгә тагын кулыма каләм алдым әле. Кызганыч ки. мәкалә авторын язып куймаганмын: «сотовый телефон-ны ул менә шулай «кәрәзле телефон» дип тәрҗемә итк

ән Урыс телендә -сотовый» сүзе геометрик фигураны, татар телендә исә. «кәрәз» балавыздагы бал саклана торган чокырларны аңлата Шулкадәр килбәтсез, тупас, мәгънәсез килеп чыга «сотовый телефоны» •кесә телефоны", -юл телефоны»—телдә мөмкинлекләр җитәрлек—дип алу күпкә уңышлырак, иң әһөмиятлесе, дөресрәк булыр иде Уйлап торырга иренү, фикерсезлек, гыйбарәнең асылына төшенеп җитмәү— менә нәрсә тизләтә -өлкән абзыкайлар» теленең туган телебезне кысрыклап юкка чыгарып торуын. Ә без моны өстән кушкан буенча түгел, татарлар үзебез эшлибез Мәгълүм нәрсә ич, тел нинди хәлдә булса, милләтнең иминлеге аның вәзгыяте дә нәкъ шул хәлдә була. Тел шундый сизгер индикатор-күрсөткеч ул. аны алдап булмый. Без бу турыда кайчак уйлап та карамыйбыз бугай! Әгәр күрше телдән бер сүзне алып, үз телеңә кушсаң, күрше телен бер берәмлеккә баетып, үз телеңне шул ук берәмлеккә ярлыландырдың дигән сүз. Чит, ят сүз (варваризм) туган йортына керү белән генә чикләнеп калмый, ул шул йортны әкренләп җимерә дә башлый. Һәркемгә аңлашылырга тиеш шикелле шушы хакыйкатьне һаман аңлап җиткермибез, тупас үҗәтлек белән телебезне җимерүне дәвам итәбез. Шулай дигәч, тагын күз алдымда булган бер хәл искә төште Әлмөт троллейбуслары түр як пыяла Миргазиян ЮН ЫС (1927) - прозаик. публицист • Тозлы да» (1973). • Теләп аиан давыл» ( 1975) •Табу Лак югалту (1979). • Шәмдәлләрдә генә утлар яна» (1981). »Юлда уйланулар» (1983) һәм башка асарлар авторы Әлмәттә яши стеналарына менә нәрсә язганнар: «Эш вакытында йөртүчене сөйләм белән читкә юнөлдертмөскө!» Мин бик озак сүзнең нәрсә турында барганын аңлый алмыйча баш ватып утырып карап бардым. Нәрсәне аңлата икән соң ул сөйләм белән читкә юнөлдертү?» Әһә, янәшә язылган урысча текстны укыгач кына аңлый алдым: «Во время работы не отвлекайте водителя разговорами». Шушыңа охшаш тагын бер мисал китерми булмас, ахры. Бер кибетче кибетенә -Сөнөгый товарлар- дип язып элгән. Авылдан килгән карт белән карчык бик озак аңлый алмыйча бер-берсенө карашып тордылар. Карчык картыннан сорады: —Нәрсә саталар икән соң бу магазинда? —Әнә бит язылган,—диде акыллы карт,—Сәнәк сата торганнардыр инде. «Сөнәгый товарлар»га артык бәйләнеп тормастан, шуны гына искөртөм, көндәлек тормышта телибезме без, юкмы, урыс теле туган телебездән аңлаешлырак, хәтта якынрак та тоела башлады. Психология бу. Акылга да, законга да буйсынмый торган эчке бер халәт. Галимнәр раславынча, еллар, гасырлар дәвамында көн саен кабатланып торган чынбарлыкка адәм баласы, телиме-юкмы, әкренләп күнегә. Тоталитар чынбарлык безне гаделсезлеккә күнектергән. Без колониаль шартларда яшөгөнлегебезгө дә төшенә алмыйбыз, чөнки күнегеп беткәнбез. Шушы күнегүләр, кызганычка каршы, тел ярдәмендә эшкә ашырылган. Уку, белем алу, көндәлек матбугат, аралашу тел ярдәмендә бара лабаса. «... Сөйләм белән читкә юнөлдертмөскө!» дигәнне укыганнан соң мин. филолог буларак, беренче мизгелдә телебезне гаепләдем: «Бу белдерү туган телдә ничек килбәтсез яңгырый икән»—дип куйдым. Икенче кат укып чыккач аңладым ки, телебез түгел, аны куллана белмәүче татар кешесе гаепле икән. Троллейбустагы очракта да гади генә итеп: «Эш вакытында сөйләндереп, троллейбус йөртүченең игътибарын читкә юнәлдермәгез!»—дип кенә язып куярга иде дә бит, югыйсә, өнә, нинди сафсата килеп чыккан: «игътибар» урынына йөртүчене читкә юнәлдереп куюың бар... Әле күптән түгел генә мәктәпләрдә татар телен өйрөтө башласак, телебез аякка басар. Мөрҗаниләр, Тукайлар чорындагы бай. матур тел кухняда гына түгел, җәмгыятьтә, хәтта хакимият сарайларында да яңгырый башлар дип өметләнә идек. Мәктәпләрдә, чыннан да. татар телен өйрәнәләр. Хәтта урыс балалары да матур итеп татарча шигырь укыйлар. Рәхәтләнеп тыңлыйсың һәм куанасың. Мәктәп баскычыннан төшеп урамга чыктың исә, татар теле юкка чыга. Татарлар үзләре дә туган телдә сөйләшмиләр. Әлмәттә яшәгән бер гаиләне мин якыннан беләм. Хуҗа үзе де. хуҗабикә дә югары белемлелөр. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң. икесе дә бишалты ел авылда эшләгәннәр. Авылда туып- үскәнлектән, алар әле һаман да авыл белән элемтәләрен югалтмыйлар. Пенсиягә чыккач, авылга кайтып яшәү турында хыялланалар. Балалары татар мәктәбендә укыйлар. Гаиләдә балаларның урысча сөйләшә башлаганын ишетсәләр, шунда ук туктаталар, шелтәлиләр. Әмма, ни хәл итәсең, өти-өнилөре артыннан ишек ябылу белән балалар урысча сөйләшә башлыйлар. Әти-әнисенө әйтмичә генә балалар белән үзем сөйләшеп карадым. Гаепләрен таныйлар, гафу үтенәләр. Урысчага күчүне болай аңлаталар: «Татарча сөйләшкәндә, фикереңне тулысынча аңлатырга сүз җитми, шуңа күрә әңгәмә өтек чыга. Әйтәсе сүзләрне әйтеп бетереп булмый... Урысча сөйләшү рәхәтрәк...» Аңлашылдымы? Татар теле ягында—без. язучылар (татар телле язучылар), татар зыялыларының бер өлеше, татар теле укытучылары һәм әтиөниләрнең азчылыгы. Урыс теле ягында—татар авылыннан башлап. Мәскөү Кремлендә утыручыларга хәтле хакимият, «влач», һ. б.. һ. б. Сан һөм күләм ягыннан кайсы як зуррак, кайсы як көчлерәк? Рөсөй— көчкә, күләмгә таянып эш итә торган дәүләт Телсезләнү—үз телеңне оныту гына түгел. Туган телдә сөйләшергә оялып, җиребезгә басып кергән колонизаторлар телендә сөйләшә башлау гына да түгел Мәсьәлә күпкә катлаулырак Бер төркем кеше җыелып торган җиргә якынлашу белән татар һәр очракта урысча исәнләшә һөм урысча сөйләшә башлый. Хәтта төркем йөз процентка диярлек татарлардан торган очракта да. Татарлар янына килгән урыс та нөкь шулай эшли Үз телендә исәнләшә һәм үз телендә сөйләшергә керешә Кайчагында гаҗиз калып: —Күреп торасың бит, барысы да татарлар, нигә урысча исәнләштең һөм өлкән абзыкайлар телендә сөйләшә башладың?—дип сорыйсың. Һәр очракта җавап бер —Кем белә, бәлки арада урыс та бардыр? Шул ук урыс французлар җыелып торган җиргә килсә, урысча исәнләшми бит Хәтта монголлар яисә Африкадагы иң артта калган халык— бушменнар белән дә үз телендә исәнләшеп, бары тик урысча гына сөйләшми Моның сәбәбе нәрсәдә? Татарларның чиктән тыш әдәпле, өлкән абзыкайларның әдәпсез, тәкәббер булуларыннанмы? Юк. моның сәбәбе тирөндөрөк ята һөм безнең өчен чиктән тыш куркыныч симптом бу. Урыс үзен хуҗа итеп тойганга шулай кылана. Озак еллар татарларны мәктәпләрдә, югары уку йортларында Чынгыз гаскәрләре белән көнчыгыштан килгән килмешәкләр дип өйрәндек Озак еллар шушы риялы ялганга каршы чыгарга куркып яшәдек Нәтиҗәдә, безнең психологиябезгә килмешәклек тойгысы кереп урнашты һөм тамыр җәйде Халык җыелып торган җиргә якынлашканда урысча исәнләшеп, өлкән абзыкайлар телендә сөйләше башлау—үз җиребезгә хуҗа түгел итеп тоемлаудан килә ул. Шушы гадәттән котыла алырбызмы соң без? Чынбарлык өметләндерерлек түгел.. Туксанынчы елларның башында мөстәкыйльлек көрәшендә шактый гына уңышларга ирешә алдык Кәгазьдә генә булса да. Мәскөү бөлөн янәшә утырып, Шартнамә төзедек, үзлегебездән чит илләргә чыгып йөри башладык Мәктәпләрдә туган телне өйрәнү, татар гимназияләре ачып җибәрү, ниһаять, милли югары уку йорты ачу турында хыялланулар, дисеңме Аз тоелса да шактый гына булган икән кылган гамәлләребез Ә хәзер күреп торасыз. Конституциябезне юкка чыгару эше бара. Идарә итү күзгә күренеп кулыбыздан ычкынырга тора Шушы шартларда без милләтнең киләчәге өчен көрәше алырбызмы? Татарның мөстәкыйльлеген юкка чыгару өчен мәйдан тотучылар кулында кораллы көчләр, милиция. ФСБ, безнең наданлыгыбыз, үшәнлек һөм иң гайрәтле, хәлиткеч көч—безнең аумакайлыгыбыз Сатылырга әзер тору дип әйтергә теләгән идем, тартындым, йомшартыбырак әйттем Вакытлы матбугатта Ринат Мөхөммөдиевнең сатылуын фаш итү ярышы бара Әгәр бер ул гына милләт мәнфәгатен сатса икән Иң куркынычы— бюрократлык һөм формализм Бу сүзләргә татар телендә эквивалент та юк Аңлашыла торгандыр дип уйлыйм Тоталитар империя су сибеп, назлап үстергән шушы терминнар инде күптән интернациональ аңлатмага әверелеп беттеләр «Сотовый телефон»ны «кәрәзле» дип калькалаштыручы, һичшиксез, югары белемле кешедер Ул йә журфакны. яисә Казан университетының татар бүлеген бетергән бәндәдер. Ә нишләп соң ул урыс телендә -сотовый» рәвешне аңлатса, татар телендә бары тик балавыздан хасил булган бал кәрәзен генә аңлатуы белен чутлашып тормаган? Кесәгә югары уку йорты дипломы тыгып йөрү генә адәм баласын бюрократлыктан коткара алмый Бернинди чара коткара алмый бюрократлык куркынычыннан Бәлки җитсә дә. үлемнең генә көче җитә торгандыр шушы бөек фаҗигагә? Бюрократ ул уйлый алмый Уйлый, фикер йөртә башласа, эшли алмый ул. Аның төп вазифасы югарыдан агылган боерыкларны аска таба үткәреп җибәрү. Өстәгеләргә тез чүгү, аскы яктагыларны баш идертү, тез чүктерү. Шушы эштә Аллаһы Тәгалә Атабыз Адәмне бар кылганда кулланган кызыл балчык кибеп ташка әверелә, хисләр, тойгылар юкка чыга һәм кеше буйсыну- буйсындыру машинасы—роботка әверелә. Роботка әверелеп беткәннән соң аның теле дә «... сөйләм белән читкә юнәлдертмө»гө өйләнә. Менә кем җимерә, беренче чиратта, мең еллар дәвамында дастаннар, мөнәҗәтләр, бишек җырлары, сугыш гыйлеменең затлы терминнарын тудырган бөек телне. Ул аны аяусыз, варварларча җимерә. Үз иркеннән түгел, билгеле, бюрократлыкның кануны шундый Җимерү аның иминлегенә, аның югарыга күтәрелүенә бәйле. Югары уку йортларында диплом алу өчен көрәштә күпләр уйларга, фикер йөртергә өлгерә алмый калалар. Берәүләр уйларга өйрәтмиләр, икенчеләр өйрәнергә теләмиләр. Башкача безнең наданлыгыбыз ничек шушы дәрәҗәдә камилләшә алыр иде? Дүрт йөз кырык сигез ел татар теленә каршы аяусыз һөҗүм бара Кимсетү, мыскыллау, ваемсызлык аша. Нинди генә ысуллар кулланмаганнар ОрханЕнисей руник язмалар чорында ук теләсә кайсы классик тел белән мәйдан тотарга сәләтле бөек телне имгәтүдә, әкренләп аның умыртка сөяген сындыруда. Совет чорына кадәр әле баш бирмәгән татар теле вазифасын фидакярлек белән үти килгән. «Агыла да болыт агыла, туган-үскән илләр ягына. Тәрәзәмә чиртер дә яңгыр, нәрсә әйтер туганнарыма? Агыла да болыт агыла...» Музыкага тиң, өшкергәндә дәва бирерлек әлеге тылсымлы сүзләр, Хәсән Туфан күкрәгеннән бөреп чыгып, әле күптән түгел, совет чорында барлыкка килгәннәр. Ә инде бүгенге көндә без: «... йөртүчене сөйләм белән читкә юнәлдертмәгез» шикелле куркыныч өрәкне күрәбез, ишетәбез. Күргән чаралар телебезне үлемнән коткара алырмы соң? КАЯН, нәрсәдән башлана күмәк, рәсми томаналык? Туган телкәебезне фикердән аерудан. Күптән күзәтеп йөрим, мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында укучылар һәм студентлар сорауларга кәгазьдән укып җавап бирәләр. Алар гына түгел, укытучылар, фән докторлары үзләре дә шәкертләренә кәгазьдән укып аңлаталар. Бу очракта остаз бары тик магнитофон ролен генә уйный. Аудиториягә тапшырылган сүзләр дәрес бирүченең күңелендә фикер булып барлыкка килми. Күп очракта ул әле текстны юньләп аңлап та бетерми. Үзе аңламаганны ул ничек аңлата алсын? Надан остаз шәкертен наданлыкка өйрәтә. Көндәлек тормышта уйлау, мөстәкыйль фикер йөртү сирәк очрый башлады. Көнкүрештә генә түгел, вакытлы матбугатны, телевизион тапшыруларны әкренләп фикерсезлек, буш сүз баса бара. Бер генә мисал. «Тоташ философия, укырга авыр»,—дип, минем «Без—коллар» исемле әсәремне басмадылар. Бүгенге көндә татар язучысының төп бурычы—укучыны уйланырга, фикер йөртергә өйрәтү, күнектерү түгелмени? Без бит әле һаман туган телне югалту гамәлен милләтне югалтуга тигез икәнлеген аңлый алмый интегәбез. Татарның милли идеясе— милләтебезне саклап калу булырга тиеш. Телебезне саклап кала алмасак, милләтне берничек тә коткара алмаячакбыз. Дөрес, коллык шартларында, милексез, ялланып эшләп, татар үзенең телен дә. дәүләтчелеген дә коткара алмаячак. Исән калу өчен татар милекле булырга, милләтнең мөстәкыйль финанс системасы булырга тиеш. Фикер йөртә белмәгән бәндәгә шушы хакыйкатьне аңлату мөмкинме? Юк, билгеле. Без бит әле шушы көнгә кадәр Икенче бөтендөнья сугышында бары тик урыс дәүләтен генә коткарып калуыбызны аңлый алмыйбыз һәм аңларга теләмибез. Татар шушы көнгә кадәр урыс мәнфәгатен үз мәнфәгате дип алданып йөри Әнә, 1992 елның февралендә Татарстанда Референдум үткәрә башлагач, Урта урыс калкулыгы ягыннан кораллы көчләр чигебез янына килеп туктады. Ә без шул кораллы көчләрдә хезмәт итәбез, сугыш вакытында кан коябыз һәм коелган каннарыбыз белән горурланып йөрибез.. Моны ничек аңламак кирәк: безнең үз армиябез үзебезне үтерергә килгән9 Ялганга ышанырга өйрәнгәнгә шулай ул. Ялганны табигый дип кабул иткәннән соң, адәм баласы дөреслектән бизә һәм курка башлый Бөек немец философы Мартин Хайдеггер «Время иные» исемле китабында телне «Язык есть вечно обновляющаяся работа духа, направленная на то, чтобы сделать артикулированный звук выражением мысли»,—(262 б.) дип аңлата Икенче урында мысль дает бытию слово Язык есть дом бития. В жилище языка обитает человек Мыслители и поэты—хранители этого җил ища»,—(192 б) дип яза Тәрҗемә итеп тормыйм Бу сүзләрне без татарлар яши торган һәр йортның, һәр мәктәпнең, һәр югары уку йортының, һәр учреждениенең ишеге төбенә язып куярга тиешбез Адәм баласы тел йортында яшәгәч, без, татарлар, кем йортында яшибез соң? Фатирда торучы белән үз йортында яшәүчене чагыштырып карагыз Шушы чагыштыру безнең мескенлекне, үшәнлекне, томаналыкны аңларга ярдәм итәр иде Җиребездән 3 миллиард тонна нефть суырып алып, -яшел акчага» сатканнар. Ә без ярым ач, ярым ялангач Кая соң шул нефть сатудан кергән доллар көшелләре? Әгәр без туган телебез йортында яшәсәк, туган туфрагыбыздан суырылган кара канның триллион долларлары Баренц диңгезенең төбендә, Вьетнам саллыкларында, Чечня хәрабәләрендә күмелеп калуын аңлар идек шикелле Японнар җирендә йөргәндә, миңа бер нәрсә сәер тоелды Икенче бөтендөнья сугышында японнарны АКШ гаскәрләре яулап алды Алар әле дә шунда. Ләкин японнарның төрҗемәчелөреннөн һәм америкалылар белән эш итүчеләреннөн тыш инглиз телен белүче японны очратмадым диярлек. Японнар безнең шикелле чит телдә сөйләшеп яшәсәләр, бүгенге уңышларына ирешә алырлар идеме икән? Башкалабызда Салих Сөйдәшевкө һәйкәл куярга җыенабыз Тик урын гына таба алмыйбыз Җирле түрәләр «Башта хуждларга (Шаляпинга), әби патшаның арбасына һәйкәл» куйыйк әле. әгәр хуҗалар рөхсәт итсә, үзебезнекөлөргө дә куярбыз, дип уйлыйлар, ахры Һәр эштә шулай Һәр вакыйгада Фатирда торган кеше ничек инде үз телендә сөйләшә алсын. Хуҗаның шикләнүе бар ич, «бу нәрсә сөйли, миңа каршы сөйләшмиме икән?»—дип уйлавы бар Хуҗаның күңелен күрер өчен без, билгеле, аның телендә сөйләшәбез Тел бит «яшәеш йорты», нинди телдә сөйләшәсең, шул телдә яшисең Димәк, без инде Казан ханлыгын яулап алып, безне үзләренә буйсындыручыларча яшибез Дөрес, үзебезчө яшисе килгән чаклар да өш була Яшәргә тырышып карыйбыз, анда барып бәреләбез, монда килеп сугылабыз, әмма берни эшли алмыйбыз, чөнки йорт өлкән абзыкайларныкы, йорт хуҗасы нәрсә теләсә, шуны эшләргә мөҗбүрбез Укучының минем белән килешмәве бар Урыс теле—бөек тел бит, урысча сөйләшеп без берни оттырмыйбыз, киресенчә, отабыз гына»,—дип дәлилләве бар хөрмәтле укучының Урыс теле, чыннан да, бөек тел. «Прощай немытая Россия, страна господь, страна рабов»,— дигән урыс шагыйре Михаил Юрьевич Лермонтов Һәм шушы бер җөмләгә тарихчылар Карамзин. Соловьев, Ключевскийның дистәләгән томнарына сыя алмаган империя тарихын сыйдырып бетергән Лев Толстойның һәр җөмләсендә колач җитмәслек бөек фикерләр, Пушкинның һәр сүзендә музыкага төрелгән акыл һәм хакыйкать ята Бәлки, чыннан да татар теленнән тизрәк ваз кичеп. Лермонтов. Толстой, Пушкин телендә, бары тик шушы бөек телдә генә сөйләшә башларга кирәктер? Нигә юкка өзгәләнергә? Инде баш биргәнбез, барыбер империянең корыч йодрыгына каршы тора алмаячакбыз? Шулай дип уйладым да, үз уемнан үзем куркып куйдым. Чөнки без «Рәсәйдә яшибез». Халыкара ПЕН-клубның соңгы конгрессында мине бер нәрсә хәйран калдырды: Татарстанның яртысы зурлыгы Швейцариядә язучыларның мәнфәгатьләрен якларга тиешле өч Пен-үзөк яшәп килә икән. Җир йөзендәге иң тыныч, иң бай илдә. Швейцария студентлары аена 1000 доллар стипендия алып укыйлар. Укытучының тәҗрибәсенә һәм осталыгына карап, 3000 доллардан 5000 долларга кадәр эш хакы тәгаенләнә. Инде ничә гасыр бу ил бер генә сугышта да катнашмый. Җир шарының бай кешеләре акчаларын Швейцария банкларында саклыйлар. Шул акчаларның процентлары, илнең данлыклы курортлары, тау үләне ашап үрчегән сыерларның тәмле сөтләре һәм ышанычлы тынычлык—менә каян агыла швейцариялеләрнең керемнәре. Бу илдә французча, немецчө һәм итальянча сөйләшеп яшиләр. Өч тел дө дәүләт теле санала. Мәктәпләрдә аларның өчесен дө өйрәнәләр Телләр арасында бернинди кыерсыту юк. Аңлашыла ки, милләтләрнең үзара тигезлеген, татулыгын телләр тигезлегендә, телләр тигезлеген бары тик тынычлык шартларында гына саклап була Гомер-гомергө зур, көчле армия тоткан, туктаусыз сугышып торган илдә нинди тигезлек, нинди хокук саклап булсын! Армия кайсы милләт кулында—шул милләт өстенлек итә һәм башка милләтләрне кыерсыта. Менә каян башлана икән Рөсөйдөге тигезсезлек, бу илдәге гасырларга сузылган колониаль буйсынуга дучар ителгән халыкларны урыслаштыру процессы... Ассимиляция астыртын рәвештә, яшертен юл белән эшләнә. Бер генә мисал. Узган елда Рәсәйдә яшәүче халыкларга Милли мәдәни мохтарият (Културно-национальная автономия) ачарга рөхсәт иттеләр. Кул чабып каршы алдык империя ыргыткан сөякне Татарлар нөкь Алтын Урда чорындагыча Татар бугазы ярларыннан алып, Карпат таулары итәкләренә кадәр таралып яшиләр. Димәк, татар яшәгән җирдә туган телебездә белем биргән мәктәпләр, театрлар, һ. б. ачу мөмкинлеге туды. Ләкин акчасыз рөхсәт, кысыр рәхмәт ул. Урыс телен, урыс культурасын, гореф-гадәтләрен саклау, үстерү өчен без, вак милләтләр, кесәбездән чыгарып салым түлибез Урыс теле, урыс мәдәнияте бюджет акчасы белән тукланып симерә, шуңа күрә ул беркайчан да юкка чыкмаячак. Ә без телебезне, культурабызны саклау өчен акчаны каян алырга тиешбез? «Суверенитетны күпме йота аласыз, шул кадәр алыгыз»,—диде Президент Ельцин. Гасырлар буе урыс солдатлары аткан пуля, снарядлар астында яшәгән, туган туфракларыннан сөрелгән чеченнөр Ельцин тәкъдим иткән мөстәкыйльлекне йөз процентка алырга ниятләделәр. Нәтиҗәне күрәсез, Ичкериядә бер генә исән калган йорт, улын, ирен, әтисен, туганнарын югалтмаган бер генә гаилә дө юк бүгенге көндә. Татарстандагы телләр тигезлеге дө нәкъ шуңа охшашлы. Республикада ике дәүләт теле, шуларның теләсә кайсысын сайлагыз. Нишләптер, татар телен сайлаучы урысны, гомер буе эзләп йөрсәң дө, таба алмассың. Ә без, татарлар, телебезне югалтуның финалы ничек булачак, бу турыда уйларга теләмибез. Чара күрүче булмагач, уйланудан ни файда? Мин бик озак нигә без уйламыйбыз, дип аптырап йөрдем Чынбарлыкның асылын аңлый алган бәндәнең язмышы фаҗигале шул. ХАЛЫКАРА ПЕН-клуб конгрессы барганда озак еллар мине тынгысызлап торган тагын бер сорауга җавап таптым. Америка Кушма Штатларының аборигеннары—индианнар бары тик резервацияләрдә генә сакланып калганнар, ә американнар шул кырылып беткән халык биргән тау. елга, күл һәм башка табигать исемнәрен үзгәртмичә саклап тоталар: Кентукки. Арканзас, Огайо штатлары. Аппалач таулары Энемнең дусты булган Америка язучысына мин шушы сорауны бирдем: —Индианнар кушкан исемнәрне сез нигә үзгәртмичә саклыйсыз? Ул менә ничек җавап бирде: —Алар бит шул исемне йөрткән җирләрнең җанына тиң Гомумән, тарихи исемнәрне үзгәртү—искиткеч зур варварлык ул. Тарихка тияргә ярамый Исем ул—шул ук археология Казымыйча алырлык археология байлыгы. Чыннан да. Америка экологлары индианнарның табигатьне саклау кануннарын җентекләп өйрәнәләр -Тарихка тияргә ярамый» Тарих үзен-үзе ясый Аны вакыйгалар агымы, шәхесләр майтарган гамәлләр тудыра. Бу инде күпләргә мәгълүм хакыйкать. Бәлки бу хакта урыс сәясәтчеләре. Рөсөй хакимияте генә белми торгандыр? Бәлки белергә теләмидер? Татарстаныбызда исән килеш сакланган исем бармы икән? Бар! Урыс исемнәре. Явыз Иван җиребезне басып алгач, шул ганимәт җирне саклар өчен урысларны куып китереп ныгытмалар кора башлаганнар Алар XVI гасырда, һичшиксез, үзләрен бүгенге көндә Чечнядагы урыс гаскәрләре шикелле сизгәннәр булса кирәк Ят җирләр Тирө-яктагы авылларда татарлар яши Тоткан диннәре—ислам, горефгадәтләре—чит. телләре—аңлашылмый Урысларга шундый шартларда яшәү чиктән тыш авыр булгандыр? Дөресен әйткәндә, кулыңнан коралны төшермичә, көне-төне куркып, сагаеп яшәүне яшәү дип тә булмый инде Кирәкярак, азык-төлек белән тәэмин итү урыс армиясендә гомер-гомергө начар булды Урыслар арасындагы урлашу, кеше өлешенә керү гадәте—ул бит бүгенге көндә генә барлыкка килмәгән Димәк, яулап алынган җирләргә урнашкан гарнизоннарда яшәүчеләрнең җирле халык белән аралашырга теләве табигый гамәл Әби патша заманында, ягъни колониализмның башлангыч чорында яндырылган, җимереп бетерелгән мәчетләрне торгызырга рөхсәт итүне. Казанда Шөрекъне өйрәнү эшләрен оештырып җибәрүне җирле халыкка урыс телен өйрәнү дип түгел, киресенчә, җирле халыкның телен өйрәнүне оештыру дип аңларга кирәк Мөрҗанинең урыс телен өйрәнергә өндәве нәкъ шушы фикерне раслый Бүгенге көндә бөек татар галимен урыс телен өйрәнергә чакырганы өчен гаепләүчеләр дә күренә башлады Мәрҗани бит колонизаторларның телен өйрәнергә кирәк дип татарның зыялыларына мөрәҗәгать итә Минемчә. Мәрҗани урыс телен өйрәнүне башлау белән татарларның үз телләреннән ваз кичүгә барып җитәчәген күз алдына да китәрә алмагандыр Әле бит бүген дә туган телебезне югалтуның фаҗигасен тулысынча аңлаучылар, хәтта галимнәребез арасында да. күп түгел Чиновниклар арасында андыйлар бөтенләй юк диярлек Ә инде хезмәт ияләренә килгәндә, аларның уенда бары тик исән калу кайгысы гына. Урысларның татар теленә җирәнеп караулары турында мин мунча кергәндә сөйләшергә яратам. Беренчедән, мунчада урыслык әллә кайдан күзгә ташланып тора. Икенчедән, юынганда адәм баласының феодаллык чорыннан бирле үзгәрмичә сакланган өстендәге киеме аша үзенең түрәлеген, байлыгын, элитага якын икәнлеген исбатлау юкка чыга Адәм баласы мунчада ихласрак сөйләшә Берчак шулай шәрә урыс белән шәрә татар әңгәмә куертабыз —Без урысларны яратуыбызны исбатлау өчен телләрен өйрәндек, культураларын үзләштердек Ә урыслар безне яратмыйлар булса кирәк— телебезне өйрәнергә теләмиләр.—дим әңгәмәдәшемә —Сезгә җиңөл, урыс төлөн өйрәндегез—шул җитә Ә мин бит татарстанлылар телен чуашныкын. мариныкын, мордваныкын, удмуртныкын Һәм. шуңа өстәп, татарныкын да өйрәнергә тиеш,—дип аңлата акыллы урыс. “Татар» сүзе урынына сәясәтчеләребез дә -татарстанлы» гыйбарәсен куллана башладылар. Бу инде, үзенә күрә, «без милләтче түгел, республикабызда яшәгән барлык милләтләрне дә тигез күрәбез, хәтта үз милләтебезнең исемен дә кулланырга теләмибез» дигәнне аңлата булса кирәк. Сүзгә генә түгел, гамәлдә дә Татарстан Рәсәй империясендә иң интернациональ, иң толерант мөнәсәбәтле республика. Чынбарлыкта ул шулай, ә менә «татарстанлы» сүзен урыс шовинисты үзенчә аңлаган. Ул аны теге Брежнев чорындагы «историческая общность—советский народмәгънәсендә кабул иткән. Билгеле, «ул» үзен кертмәгән милләтсез бердәмлеккә. Без, милләт булудан туктап. «татарстанлы»га әверелгәнбез... «Когда в душе воистину пробуждается чувство, что язык есть не просто разменное средтво для взаимопонимания, но подлинный мир, который дух внутренней работой своей силы призван воздвигнуть между собою и предметами»,—дип аңлата Мартин Хайдеггер һөм тагын менә нәрсә дип өсти: «Путь к языку обусловлен не столько языком как языком, сколько стремлением в единой картине представить совокупность духовноисторического развития человечества в его цельности, но одновременно также и в его всегдашней индувидуальности» (263 б). Әгәр Мартин Хайдеггерның «Телгә бару юлы» («Путь к языку» исемле фәнни эшенең эчтәлеге турында сөйли башласам, мәкаләм китапка әйләнер иде Бәлки безнең галимнәребез тиздән Хайдеггерның бу әсәрен туган телгә тәрҗемә итәрләр? Телгә багышланган эшен тәрҗемә иткәндә аның -гуманизм турындагы язма» («Письмо о гуманизме») исемле фәнни эшендә татарчага әйләндерергә кирәк булачак, чөнки шушы ике язма үзара тыгыз бәйләнештә торалар. Бу хакта мин шуңа күрә озаклап сөйләп торам: әгәр без бөек немец философының телгә һәм тел аша рухияткә һәм, гомумән, галәмгә, яшәешкә тоташуны исбатлаган фәнни эшләре белән таныша алсак, туган телебезне югалтуның безгә нинди афәтләр китергәнлеген аңлый алыр идек. Хәтерлисезме икән, Брежнев чорындагы торгынлыкта яшәгән совет кешесенең сәясәткә карата философиясе менә болайрак иде: - Тоталитарлыкмы, демократияме—нинди аерма, сугыш кына чыга күрмәсен». Ә сугыш дигән нәрсәнең туктаганы юк иде, совет кешесе тынычлыкта яшим дип алданганда, сугыш туктап тормады Татар кешесе үзенең туган теле юкка чыгуга да шулайрак карый. Янәсе: -Әйбәт кеше нинди телдә сөйләшсә дә әйбәт кеше инде ул. Татарча сөйләшкәнгә карап кына начар кеше әйбәтләнә алмый бит. Татар экстримистлары -телебез бетә», дип шыңшып, кеше көлдереп йөриләр» Икенче зур дәлил болай яңгырый: «Гел татарча сөйләшеп йөргәнгә карап минем тамагым туярмыни?» Укучы, бәлки, бу сүзләрне мин үзем уйлап чыгарган дип хөкем чыгарыр? Мин аларны туган ягым Баулыда ишеттем. Тагын кабатлыйм: -Тамак тук, өс бөтен, дөньялар тыныч булганда, нинди телдә сөйләшсәң дә барыбер түгелмени?»—бу сүзләрне мин көн саен диярлек ишетеп торам. Егерменче гасырның иң бөек философы Хайдеггер бөтенләй башкача уйлый Телне ул болай аңлый: -Төрөккыять юлында кешеләрнең тарихи һәм рухани омтылышларын үзара тел механизмы уртаклаштыра. » Урыс теленә күчү үзеннән-үзе безнең мөстәкыйльлеккә, иреккә, үз җиребезгә үзебез хуҗа булып яшәүне мәңгегә юкка чыгарып, единая недилимая Россия» өчен көрәшүчеләргә әверелүебезне немец философы шул кадәр ачык һәм төгәл исбатлый алган. БҮГЕНГЕ көндә татар халкы ике юл чатында кая барырга белмичә аптырап карап тора. Сулга китсәң, йөз процентка урыслашасың. Бу очракта без тарихтагы иң кыргый, иң аяусыз империянең барлык әшәкелекләре өчен өлкән абзыкайларыбыз белән тигез җавап бирәчәкбез Җир шарының иң бай. иң уңдырышлы җирендә халкын ачлы-туклы яшәтеп тотканы өчен дә. туктаусыз сугышып торып, хатын-кызны тол. балаларны ятим, ирләрне гарип яшәткәне өчен дә без җавап бирергә тиеш булачакбыз Гасырларга сузыла Рөсөй оештырган сугыш Чит дәүләт белән сугышудан туктап торган чакларда Явыз Иванның опричнинасы, революция, гражданнар сугышы. 37 еллардагы геноцидтагыча үз халкын юкка чыгара Рәсәй Без. урыслашкан татарлар, бу җинаятьләр өчен тарих хөкеме каршында тулысынча җавап бирәчәкбез Ә инде бүгенге көн җинаятьләре, чечен халкын тулысынча юкка чыгарып. Ичкерия җирен «Град», -Ураган- снарядлары артыннан калган вулкан көленә өйләндергәнебез өчен тарих хөкеме алдында, һичшиксез, җавап бирәчәкбез, чөнки без ул җинаятьләрне бергәләп эшләдек Чатлыктагы юлның икенчесе—татарның телен торгызуга һәм, Мартин Хайдеггер әйткәнчә -туган тел йортында яшәүгә- алып бара Бу чиктән тыш авыр, сикәлтәле юл Көрәш юлы беркайчан да җиңел булмый, без бу хакыйкатьне белеп торырга тиешбез Бүгенге көндә без -Туган телне мәктәпләрдә өйрәнәләр. Аллага шөкер»,—дип тынычланып яшибез Бер генә мисал марксизм-ленинизмны без беренче класстан ук диярлек башлап, вузны бетергәнче укып өйрәндек һәм шуннан соң атна саен политдөреслөрдө тукран шикелле тукып тордык Бүгенге көндә шул тәгълиматны белгән кешәне таба аласызмы сез? Юк. билгеле Татар теле дөресләрендә инде менә дүрт ел даими катнашып, тыңлап утырам. Нәкъ марксизм- ленинизмны өйрәнгәндәгечә, тоташ формализм ысулында бара туган телне өйрәнү дөресләре Туган телдә язылган китапларның күпчелеге социалистик ярышка, социализм төзүгә багышланган Татар язучылары арасында бер төркем урыс һәм дөнья әдәбиятыннан сюжет-коллизия урлап тамак туйдыра Татар китабының сатылмавы, мәктәпләрдә татар әдәбиятының абруйсызлыгы. бәлки, татар китабында милләтнең язмышы чагылмавы, әсәр эчтәлегенең безгә чит. ят булуыннан киләдер9 Ә инде туган тел коралы белән тамак туйдыручы журналистларның •кәрәзле телефон-, -сөйләм белән читкә юнөлдертмөскө- шикелле шедеврлар тудыруы хакында баш ватып торуның кирәге дә юк Бу мисалда тәрҗемәченең мәктәп елларында туган телнең шифалы сулышын аның җанын тоя алудан мәхрүм калуы ярылып ята. лабаса МӘКТӘПЛӘРДӘ туган тел дәресләре кертү генә телкәебезне коткара алмаячагын аңладык шикелле Телне һәм шуның аша үзебезне коткару өчен нинди чаралар күрергә тиеш икәнбез соң? Телебезнең язмышы бүгенге көндә хакимият сарайларында, дәүләт структураларында хәл ителә Идарә итүдә ике дәүләт теленең бары тик берсе генә өстенлек тотуын кабатлап торуның кирәге дә юктыр? Бу турыда тукып тору туйдырып бетерде инде Туктаусыз кабатлап торуга карап. бу мәсьәлә барыбер халкыбызның, бигрәк тә җитөкчелөрөбезнең аңына барып җитә алмаячак Әнә. Латвиядә мөстәкыйльлек яулаганнан соң икьтисади һәм сәяси проблемаларны тулысынча диярлек хәл итә алдылар, ө урыс теле мәсьәләсен бернәрсә эшләтә алмыйча интегәләр Ике дәүләт теле үзара тигез булсын өчен, беренче чиратта, һәр дәүләт чиновнигы ике телне дә белергә тиеш Ә инде югары о. «к. у. м 4 звенога килгәндә, әгәр без Президент итеп Татарстанның титуллы телен белмәүчене сайлап куйсак, бу инде мәсьәләсе көн тәртибеннән алып ыргытыла дигән сүз Минемчә, һәр депутат та ике дәүләт телен белергә тиеш. Әгәр депутатлыкка дәгьва кылган урыс депутаты икенче дәүләт телен, ягъни татар телен белми икән, аның мондый үз кимчелеген рәсми рәвештә күтәреп чыгарга батырлыгы җиткән кеше Татарстанда бармы соң? Совет чоры безне милләтчелектән куркырга, шовинистлык белән горурланырга өйрәтте Без әле һаман совет чоры күзаллавын дәвам итәбез Депутатларның ике дәүләт телен дә белергә тиеш булуын тормышка ашырасыбыз килсә, без эшне туган телен белмәгән татар депутатларыннан башларга тиешбез. Бу мәсьәләне тормышка ашырырга безнең көчебез җитәргә тиештер. Май аенда Мәскәүдә узган 67 Бөтендөнья ПЕН-клубы конгрессында кыерсытылган телләргә багышланган фикер алышуда мин Татарстандагы вәзгыятьне болай аңлаттым. Тел—аралашу күпере Тел өйрәнү, телсезлек елгасы өстенә салынган күпергә тиң. Татарлар, урыс белән толерантлыкта яшәү теләгенә буйсынып, үз ярларыннан урыслар ягына таба күпер салдылар Мин үземнең милләтем белән горурлана алам Татарлар арасында урысча белмәгән кешене ни кадәр эзләсәгез дә очрата алмассыз. Ә урыслар күпернең икенче яртысын— татарлар ягына юнәлдерелгәнен салдылармы соң? Алар күпер саласы ярга пушкалар танклар китереп урнаштырдылар да, -күпернең саласы өлешен салып бетереп», безнең тулысынча урыслашып бетүне көтеп тора башладылар. ТУГАН телнең фаҗигале язмышына җаным сыкрау хакында яза башласам, зарларымның очына чыга алмыйм. Менә хәзер дө нокта куяр алдыннан уйга калдым. Кем укыр бу мәкаләмне? Авылда яшәүчеме9 Аларның үз зарлары муеннан. Производствода эшләүче слесарь, металл кыручымы? Алар арасында «Казан утлары»н алучы чиктән тыш аз. Татар галимнәреме? Белмим, бәлки миңа гына шулай тоела торгандыр, фән докторлары, академиклар саны күбәйгән саен, милләт язмышына бәйләнешле мәсьәләләр белән кызыксынучылар саны азая бара шикелле. Бәлки минем каләмдәшләрем укыр бу мәкаләмне һәм минем ялгышлыкларымны табып, тәнкыйтьләп чыгарлар? Әйтмим бу турыда, үземдә калдырам. Болай да зарым чиктән ашты. Көлеп-елмаеп, бер-беребезгә комплиментлар гына әйтешеп яшәр чак килерме икән безгә? Декабрь. 2000 ел