Логотип Казан Утлары
Шигърият

КЕМ ШАКЫЙ ЗАМАН ИШЕГЕН?

Авырган чакта... Галәмнән коела йолдызлар тузаны, Сау чакта сизелми гомерләр узганы. Чорналды тәнемә сырхаулык пәрдәсе. Айларым, елларым Гарешкә очтылар һәммәсе. Ерып, атлап барамын Вакыт урманын. Типтем дә очырдым язмышым юрганын! Тау чаклы гамәлләр башкарган дигәнем Очына да тормый икән ич энәнең. Уйландым: доньяда мин ниләр майтарган, Үземме, әллә соң еллармы картайган? Көтелгән шатлыклар киләдер кичегеп... Нн көчләр шакый соң замана ишеген? һич теләмим үземне кызгануларын. Барлык чирдән хәтәр Милләт өчен сызлануларым: Халкым чирле—югалткан шанлы дәүләтен, Нн көчләр белән кайтарыйк сон шәүкәтен? Еллар һәм көннәрем артымнан ияргән. Тезгенне тот, егет, егылма иярдән Ай барыбер Нинди өннәр килә Туфрактан һәм таштан? Чиркәү тәреләре Аягүрә баскан. Килмешәкләр килеп Чиркәү салдырганнар. Ватанымның күген Айсыз калдырганнар. «Тавык тәпиләре» Күкне чукындырган. Ялгызак бер болыт— Чираттагы корбан. Күңел бәргәләнә: Чынмы, әллә ялган?Ай сурәтен тәре Аска егып салган. Бәхәсләшә алам— Юк, тутыкмый алмаз! Ислам мәгыйшәте Аста ятып калмас. Иман нуры безгә Кайта яңабаштан,— Күпме манаралар Зәңгәр күккә ашкан. Син кизәнмә, кяфер, Татар дигән көчкә... Төнге күккә кара— Ай барыбер өстә Борчулы төн Көлә-көлә, Тәкъдир мине эзәрлекләп килә, Тартып ега кайчак итәктән. Шундый чакларымда ярый әле Өмет бара мине җитәкләп. Төн карасын ертып, мыштым гына Эзәрлекли мине фаҗига. Фал ачарга барьшм микән әллә Күрәзәче Әхмәтхаҗига. Өскә япса, тибеп очырмадым Бу тормышның ертык юрганын. Гамәл дәфтәренә язылгандыр Кайчан, кайда ниләр кылганым. Гөнаһ-фәлән җыйганым юк болай. Кызыкмадым кеше малына. Тик нигә соң котылгысыз төстә Салкын җилләр бәрә җаныма? Син, кояшым, иң биектә чакта Бигрәк иртә, нртә баедың. Мин тормышны ныграк яраттым Шулдыр, ахры, бөтен гаебем. Давылларда көймәм чәрдәкләнсә. Яки сынса очар канатым, Минем кебек итеп җирне-күкне Кем сөяр соң, кемнәр яратыр? Тәкъдир мине эзәрлекләп килә, Офыкларны тагын ут алды. Кара атта кемдер үтеп киткәч, Шомлы шәүлә күздән югалды... өстә! Ай сурәтен тәре Аска егып салган. Бәхәсләшә алам— Юк, тутыкмый алмаз! Ислам мәгыйшәте Аста ятып калмас. Иман нуры безгә Кайта яңабаштан,— Күпме манаралар Зәңгәр күккә ашкан. Син кизәнмә, кяфер, Татар дигән көчкә... Төнге күккә кара— Ай барыбер өстә! шул— КЕМ ШАКЫЙ ЗАМАНА ИШЕГЕН’ Зиратта килгән уй ҮЛГӘЧ ТӘ адәмгә башлар иелә. Яхшы кеше иде мәрхүм, диелә. Сызлана җан. әрни-сыктый исәннәр Күкләрдән агылган матәм көенә. Баласынмы, әллә парын югалткан Бер кош аваз биреп куя таллыктан. Кеше гомерләре булып зиратта Күпме әнә каберташлар калыккан. Кыска да соң адәмнәрнең гомере! Дөрли, сүнә—гүя утын күмере. Туган елы, үлгән елы—бер сызык. Бар гомере сыйган шунда «чүкелеп*. Яши-яши талмасын куз карасы. Безгә фәкать алга таба барасы. Туган елың, үлгән елың язылыр. Безнең гомер шушы сызык арасы. Печәнче карт Чалгы эленеп тора келәттә. Дәрман посып ята йөрәктә. Вакыт, ахры, шактый «каклаган* Чалгы сабын тузан каплаган. Башакларга дип сөт тошсенгә. Бии рәшә кырлар өстендә. Урманнарда алсу бөрлегән. Болыннарда печән өлгергән... Чү. ни хикмәт булды соң бүген? Өзде чалгы пәрәвез җебен! Печәнчебез киерде түшен. Кырын салды ак кәләпүшен. Комлы кайрак тәмам очынган Сибелә йолдыз чалгы очыннан. Гүя. скрипка кыллары Чеңли җирдә чалгы чыңнары. Кояшны да хәтта тирләтеп. Печән чаба бабай гөрләтеп... Иделдә көз Икәү йөргән яр буйларын Юксынып килгән идем. Гаҗәпләнеп карап торам: Көзләргә кергән Идел. Каракучкыл дулкыннарда— Арыганлык билгесе. Үзгәрешсез калган бугай Комнарның гына төсе. Сыңар акчарлак талпына, Канатларын уйната. Ике канат асларында Идел җәелеп ята. Акчарлак та авырайган, Каерып ишә җилне,— Аның канат кагышлары Элекке түгел инде. Кояш белән су арасын Җәй буена гизгән ул. Акчарлакның төсе уңган— Китеп барыр тиздән ул. Ике канат асларында Иделне тоеп кара! Ямансу, гүя акчарлак Мәңгегә китеп бара. Көзнең бу югалтуларын Син нигә кызганасың? Китерер безгә Табигать Язларның өряңасын! Кошлар китә, яфрак китә— Кем гаепле, эзләмик. Китмәсен сөю! Аңарга Сәҗдә кылып тезләник! Берәү генә Күк гөмбәзе күпме йолдызларны Кысып-кысып тоткан күкрәгенә. Бу галәмнең төпсез коесында Йолдызлар күп, Кояш берәү генә. Сине күрдем, диванадай йөрдем— Дөрләп утлар капты йөрәгемә. Аллы-гөлле сөю бакчасында Чибәрләр күп, ә Син берәү генә! Юлаучы Тәгәри китте йомгагым, Ул бит язмыш йомгагы. Күңелемнән, кояш эзләп. Карурман кичкән чагы. Үлем бар дип сөйләнмәгез, Ышанмыйм үләремә. Җыр белән ялгыйм гомерне Алдагы көннәремә. Тәгәри китте йомгагым— Өзелмәсен җепләре. Идел кичәм... Чәчри биткә Чал дулкын күбекләре. Ярый әле Ышанычым Сөеп калды аркамнан, Ирек бирсәң, бу дулкыннар Куячак бит арканлап! Әле чорныйм, әле сүтәм Язмышымның йомгагын. Эндәшегез, минем кебек Сәфәр чыкты кем тагы?