Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ЕЛЛЫК ҖЫЕНЫ 2 мартта Татарстан язучыларынын әдәби ел йомгакларына багышланган жыены булып узды. Анда жиде доклад тыңланды Рифат Сверигин (проза). Нәжибә Сафина (поэзия). Рәдиф Сәгъди (драматургия) Равил Рахмани (балалар әдәбияты). Ркаил Зәйдулла (публицистика). Әлфәт Закиржанов (тәнкыйть). Владимир Корчагин (рус әдәбияты) Җыелышта. шулай ук, Язучылар берлегенә кабул итү коллегиясе рәисе Равил Фәйзул- лин XXIII корылтайдан сон башкарылган эшләр турында исәпхисап чыгышы ясады Тыңланган докладлар һәм чыгышлар буенча фикер алышуларда Чаллы язучылар оешмасы житәкчесе Вахит Имамов. «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары Флүс Лагыйфи. Әлмәт язучылар оешмасы житәкчесе Рәзим Вәлиуллин. язучылар Миргазиян Юныс. Айдар Хәлим. Кыям Миңлебаен. Резеда Әхтәмова. Нияз Акмал, Лена Шагыйрьжан. Бөтентатар • Мәгариф» оешмасы вәкиле Гөлфәния Җәләлова, «Мәгариф» һәм Татарстан китап нәшриятлары директорлары Мөдәррис Вәлиен белән Дамир Шакиров катнашты Алар әдәби жанрлар буенча ясалган докладларда әйтелгән фикерләрне тулыландырдылар. тому мәш не яхшыртуга юнәлтелган эшлекле тәкъдимнәрен әйттеләр Җыелышны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин алып барды НӘҖИП ҖИҺАНОВ ХӨРМӘТЕНӘ 2 мартта М Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында күренекле татар композиторы, җәмәгать эшлеклесе. СССР халык артисты. СССР һәм Татарстанның Дәүләт премияләре лауреаты Нөжип Җиһановка 90 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсе булды. •Нәжип ага бер кеше тормышында мөмкин булмаган эшне башкара алуга иреште, диде кичәдәге чыгышында Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев— Милли традицияләрне файдаланып, ул татар халкы музыкасын яна баскычка күтәрде - аны югары сәнгать дөньясына алып керде Ул Татарстан Композиторлар берлегенә 30 елдан артык җитәкчелек итте Анын мирасы гаять зур -8 опера. 3 балет. 17 симфония, романслар. жырзар һәм сюиталарны уз эченә ала Шушы барлык әсәрләр буыннанбуынга тапшырылачак, аларнын кыйммәте елдан-ел үсә барачак * Юбилей кичәсендә Татарстан вицепремьеры И Хайруллин. мәдәният министры И Тарханов. Россия Композиторлар берлеге рәисе. Россия халык артисты В Казенин катнашты Күренекле композитор истәлеген мәнгеләштерү максатында, анын татар профессиональ музыка сәнгатенә һәм милли мәдәнияте хәзинәләренә, республикада музыкаль белем бирү системасын үстерүгә гаять зур өлеш кертүен билгеләп, җәмгыять һәм дәүләт алдындагы хезмәтләрен искә алып. Татарстан Президенты М 111 Шаймиев Казан дәүләт консерваториясенә Нәжип Җиһанов исемен бирү турында Указ чыгарды ӘДИПНЕҢ ЙӨЗ ЕЛЛЫГЫ Халык язучысы Гомәр Бәшировнын тууына 100 ел тулуны җәмәгатьчелек зурлап билгеләп үтте 27 февраль көнне Г Камал исемендәге татар дәүлет академия театры бинасында классик әдипкә багышланган тантаналы кичә булды «Җидегән чишмә» дип аталган бу кичәдә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Ф Мөхәммәтшин катнашты һәм чыгыш ясады Язучылар берлеге идарәсе рәисе Ф Галимуллин язучы галанты һәм ижатынын зурлыгы турында сөйләде. БАКЫЙ УРМАНЧЕ ПРЕМИЯСЕ ЛАУРЕАТЛАРЫ Татарстан Рәссамнар берлегенен күргәзмәләр залында Бакый Урманче исемендәге бүләккә кандидатлар эшеннән торган күргәзмә-конкурс ачылган иде 23 февральдә Казанның Б Урманче музеенда шушы күргәзмә-конкурска йомгак ясалды һәм җиңүчеләргә аның исемендәге премияләр тапшырылды Бакый Урманче исемендәге премия ләр дүрт номинация-рәсем сәнгате, сынлы сәнгать, графика һәм декоратив-гамәли сәнгать буенча билгеләнде Рәсем сәнгагс буенча рәссам Илдар Зарипов («Күчтәнәч»), графика буенча Григорий Мдпюв («Булга ковча төшләр») һәм Нияз Хажиәхмәтпв Тышлыктагы сурәтләр ------ ---------------------------------------s Тышлыкның беренче битендә: «Яз*—фотоэтюд. Тышлыкның дүртенче битендә: Әдәбият галиме Вил Ганиев («Чынгыз хан»). Декоратив-гамәли сәнгать буенча Софья Кузминых лауреат исеменә лаек булдылар Ә сынлы сәнгать номинациясе буенча бүләк бирерлек эш табылмады. ТӨРКИЯДӘ ОЧРАШУЛАР Февраль ахырында Төркиянен Истанбул шәһәрендә терки дөньяның хәзерге әдәбияты мәсьәләләренә багышланган конференция булды. Анын эшендә Татарстаннан да делегатлар катнашты Делегация составында Фоат Галимуллин. Мөсәгыйт Хәбибуллин һәм Харрас Әюпов бар иде. Төрки илләрдән килгән язучылар әдәбиятның хәзерге торышы, аны үстерү һәм үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу мәсьәләләре хакында сөйләштеләр. Татарстан делегациясе Казакъстан, Төркия, Кыргызстан һәм башка илләр вәкилләре белән очрашты, үзара хезмәттәшлек итү юллары турында фикер алышты. Форумда Фоат Галимуллин чыгыш ясады. ТӘНКЫЙТЬ ҖАНЛАНМАСМЫ ДИП 14 февральдә әдәби тәнкыйть остаханә- сенен күчмә утырышы «Ватаным Татарстан* газетасы редакциясендә уздырылды «Вакытлы матбугат һәм әдәби тәнкыйть» дигән темага багышланган «Түгәрәк өстәл» сөйләшүендә А. Әхмәдуллин, К. Тимбикова, Рифә Рахман, Н. Сафина, М Хужин, Ә. Рәшитов. Ә Закиржанов, Н. Гамбәр, Г. Гомәр һ. б. лар кызыклы һәм эчтәлекле чыгышлар ясадылар. «Түгәрәк өстәл* сөйләшүен остаханә житәкчесе Мансур Вәли алып барды. КЫЮ ОЧ, «.АКЧАРЛАК»! Башкортстанда яшәүче татар язучыла- рынын Башкортстан «Китап» нәшриятында •Акчарлак» исемле татарча альманахы басылып чыкты. Җыентыкка жәмгысе 42 авторнын ин яхшы әсәрләре сайлап алынган. ИЛҺАМЛЫ ҖЫР 15 февраль көнне «Җыен» фонды һәм Татар дәүләт филармониясе Г. Камал театрының кече залында халык жырчысы Илһам Шакировнын 66 яшьлегенә багышлап «Илһамлы жыр» дигән кичә үткәрде. Җырчы иҗат юлындагы истәлекле вакыйгаларны искә төшерде һәм, тамашачы ларны ялыктырмыйча, армый-талмый җырлады. Ижатгашлары-дуслары жырчыны һәм тамашачыларны жанга якын җырлар белән сәламләделәр. ГАЛИМ ЮБИЛЕЕ Язучы һәм әдәби тәнкыйтьче, профессор, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, ТР халык депутаты Фоат Галнмуллннга 60 яшь тулды. Юбилей уңаеннан котлаулар юбилярның Язучылар берлегендәге бүлмәсендә яңгырады. Юбилярга Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев исеменнән котлауларны ТР Президенты Аппараты житәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин җиткерде Ул Фоат Галимул- линга Татарстан Республикасының Мактау Грамотасын тапшырды Юбилярны котларга ТР Премьер-министр урынбасары Илгиз Хәйруллин, министрлыклар вәкилләре, республиканың ижади берлекләре җитәкчеләре, хезмәттәшләре килде. БҮЛӘК ИТЕЛГӘН БҮЛӘК Бөгелмә татар җәмәгатьчелеге быел үзенен Һади Атласи исемендәге премиясен танылган язучы, жәмәгать эшлеклесе. техник фәннәр докторы Зәки Зәйнуллннга тапшырды. Әлеге бүләк ана милли мәдәниятне һәм татар халкынын үзанын үстерүдә күрсәткән фидакарьлеге өчен бирелде Язучы исә премия акчасын районный Карабаш бистәсендәге татар мәктәбенә тапшырды Ул акча мәктәптә яхшы укыган, татар әдәбиятын җитди үзләштергән укучыларга махсус премия итеп биреп барылачак. НӘҖИП НӘКЪКАШ ДӨНЬЯСЫ I мартта Казаннын Халыклар дуслыгы йортында танылган рәссам-хатгат, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәкъкаш әсәрләреннән торган күргәзмә ачылды Бу күргәзмәнең үзенчәлеге шунда: автор соңгы 80 ел эчендә онытылган борынгы сәнгатебезнең аерым бер төре булган гарәби каллиграфияне, шәмаил, ләүхә, туграны тергезеп, янартып җибәрүче. Күргәзмәдә 100 гә якын хезмәт урын алган Биредә традицион шәмаилләр, шәхесләргә багышланган тугралар, шәмаил-миниа- тюралар һәм китап бизәлеше үрнәкләре куелган.