Логотип Казан Утлары
Роман

БӘХЕТСЕЗЛӘР БӘХЕТЕ

1 лар әле кичә бергә түгел иде. Алар әле бер атна элек сәлам дә бирешмиләр, хәтта бер-берсен күрмәмешкә салыша иделәр. Аралары мәңгегә өзелгән кебек иде... —Яңадан йөз ел буе ачуланышмаска ант итешәбезме, Зәнфирә? —Ә йөз елдан соң? —Аннан сон бер мәртәбә ачуланышабыз. Ни төсле икәнен белү өчен. —Кызык була икән, әйеме? Аларнын сүзләрен бүлеп, әтәч кычкырды. —Ирек, ишетәсеңме, «Кайтырга!» дип кычкыра. —Ялгышасын. «Зәнфирә-ү-ү, кер-мәү-ү-ү!» дип кычкыра ул. Алар рәхәтләнеп көлделәр./Бу караңгы, аясыз, йолдызлы төн алар өчен кояш белән яктыртылгандай нурлы иде) Юк-юк, төннең айлы булуы кирәкми. Ай яктысында Зәнфирәнен матур гәүдәсен болай ачык күрә алмас иде Ирек. Аһ. анын ак күлмәге! Бу ефәк күлмәкне Зәнфирә инде атнадан артык кия Бу күлмәк анын иңбашларын, күкрәкләрен, билләрен, гәүдәсенең һәрбер сыгылмасын, борылышын төнге караңгылыкта Ирекнең йөрәген өттереп алыр дәрәжәдә аермачык, якын, кайнар итеп күрсәтте. Иңбашыннан күкрәк өсләп сузылган юан чәч толымы тезенә житәр-житмәс тора. Күлмәкнең итәге дә шунда туктый. Тан якынлашканын белдереп, тагын берничә әтәч аваз салды. —Ирек, ник әтәчләр генә кычкыра, тавыклар кычкырмый икән? Фоат САДРИЕВ (1941)—язучы, «Таңҗиле»романы, «Шаһзаманов эше», «Авыш басу икмәге» кебек повесть, хикәяләр, «Их сез, егетләр!..» «Ач тәрәзәң », «Кондырлы кодачасы» һ б пьесалар авторы. Мөслимдә яши. А —Шуны да белмисенме?—ди Ирек, анын соравына тапкыррак жавап эзләп —Тавыклар ялкау, әтәчкә аларны уяту өчен ярты төннән «Торыгыз, торыгыз!» дип тамак ертырга кирәк. Тавыклар ялындыра, ялкауланып кунакчаларында месли бирәләр Хатын-кыз затына хас сыйфат инде ул. —Әтәч ни кыра сон? Анын бар белгәне шул кычкыру Тавык ичмасам күкәй сала. — Бер күкәй салса, дөнья кубара. Ә әтәч миһербанлы, кайгыртучан Бер ярма тапса, шуны үзе капмый, кыт-кыт-кыт килеп, тавыкларын чакыра. Зәнфирә юри үпкәләгән булып читкә атлады. Ирек анын беләгеннән тотты. —Җибәр. авырттырасын, беркөн дә күгәреп калган. —Сон, ярын алайса... Ирек тиз генә аны кочып алды, сул кулы белән биленнән, уны белән тез астыннан эләктерде дә югары күтәрде һәм иреннәреннән үпте. Зәнфирә юри чәбәләнә, ләкин башын читкә алмый, ана каракучкыл шомырт агачы да. Ирек тә, йолдызлар да, ул үзе дә салмак кына әйләнә кебек Юк. анын башы гына әйләнә, ул айнып китә, йөзен читкә бора, аякларын селки. Ирекнен кабырга турын чеметеп ала. —Төшер, оятсыз! Бер кулында анын кайнар билен, икенче беләгендә кайнар тез асларын тойган Ирек кызны жиргә бастырырга мәжбүр була. Бөтен бите, тәне ут янган хәлдә. Зәнфирә читкә атлый Ирек нишләптер чүгәли һәм башын кыйгайтып астан ана карый Зәнфирә ап-ак күлмәге белән йолдызлар уртасыннан йөзеп бара Тау өстендә дә йолдызлар, шомыртның ботаксыз буш жирләрендә дә йолдызлар Өи түбәләрен, морҗаларын, бөтен дөньяны йолдызлар чорнап алган Жсм-жем иткән йолдызлар эчендә ап-ак күлмәкле Зәнфирә йөзә һәм капкаларыннан кереп югала. —Иртәгә чыгарсын бит? — Чыкмыйм!—дигән тавышы ишетелеп кала Зәнфирәнен Ирек кайтырга кузгалды. Юри акрын атлады, кабат борылып килеп, капка төпләреннән сызгырып узды һәм тавышсыз гына көлә-көлә үзләренең очына юнәлде. Юк, үпкәләмәде Зәнфирә. юри генә кылана Ә менә үткән атнанын үткәнендә Каһәр төшкән сишәмбе көнне шул сишәмбедә Зәнфирә тәүге мәртәбә әлеге ак күлмәген киеп чыккан иде Ирек күлмәкне мактады да мактады һәм шаярып кына кулын кызнын күкрәгенә салды — Күлмәгеңнең бу төше кабарыбрак тора икән, әиеме’ Шул сүзне әйтүгә Зәнфирә чалт итеп анын янагына чапты —Шиңдеме? Чалт иткән тавыш тынуга Зәнфирә капкаларыннан кереп юк та булды Ирек, күзен челт-челт йомып, авызын ачты да калды Шут төннән сон Зәнфирә өч көн сөйләшмәде. Ирек анын яныннан кәжә бәтие кебек теркелдәп кайтты, гафу үтенде, ялынды-ялварды, яңадан кабатламам, диде Әмма Зәнфирә бер сүз дәшмәде, өйләренә керде дә китте Дүртенче кичтә авыз ачып нибары өч сүз әйтте —Оятсыз икәнсең син! Шул сүзләрдән сон алар талашып аерылыштылар Ирекнен жене котырып ачуы чыкты Харап булган икән, каян килгән хан кызы Әйтерсең, инде алар моңа кадәр кочаклашмаганнар да. үбешмәгәннәр дә. гел бер- берсеннән читтә генә йөргәннәр Борыныңны бик күтәрсәң. шулай кәпрәя бир. авылда кызлар бетмәгән, инде моңа кадәр ялындырган нарын да житәрлек булды, яңадан әйләнеп тә карамыйм дип ант итте Ирек Шушы I.in хи i.n.i'i. анын күнеле гел тынычланып к.иды Карл ә ie ничек рәхәт бит. бүген кич белән чыгам диясе юк. кинога йә вечер! а керергә аны көтеп к У > м кайтып кермәде. Гомерем буе үзем бөтен хуҗалыкны алып бардым. —Тукта сайравыннан!—Хәйринең йодрыгы тагын дөпелдәде. Аннары ничектер тыныч тавыш белән акрын гына сөйләп китте —Менә мин сезгә карап-карап торам да аптырап куям. Инде яшегез дә бар, укыгансыз, белемегез дә җитәрлек. Тик һәркайсыгыз үзе турында гына уйлый. Ничек алай гомер итеп була сон ул? Ник алайса уртак тормыш кордыгыз’’ Хәйри, алардан җавап көткәндәй, тынып калды. Мэлс та, Нәфисә дә башларын аска игәннәр иде. Мэлс нәрсәдер әйтергә теләп авызын ачуга, Хәйри аңа таба кул селтәде дә сүзен дәвам итте: —Ярар, сезнең буын шулай яши торгандыр. Ә оныклар? Аларны ник тудырдыгыз? Менә син, килен, газиз сабыйларыбызны алып китмәкче буласын Балакайларыгызнын ярты йөрәге монда өзелеп калганын беләсенме сон син? Ярты йөрәкле баладан юньле кеше чыгармы? Сезгә рәхмәт әйтерләрме алар? —Әти, миннән түгел бит, миннән түгел!—диде Мэлс, өзгәләнеп. —Кара әле син фәрештәне, ә!—Хәйри Мэлска таба кул селтәп алды — Әниең бая юкка еламады. Син безне дә оныттың. Икебез дә авыру, күпме гомеребез калгандыр. Кайтып бер хәл-әхвәл сорашуын, «әти-әни» дип эндәшүен безнен өчен ни икәнен беләсеңме? —Беләм. әти,—диде Мэлс, карлыккан коры тавыш белән. —Ә-ә-ә!—Хәйри нәрсәнедер аңлагандай тавышын сузып торды.— Син әле белгән килеш кайтмыйсын икән. Безнен янда соңгы мәртәбә кайчан булганыңны хәтерлисенме? Авыр тынлык урнашты. Гөлҗамал тагын тавышсыз гына елый башлады. Алъяпкыч итәге белән күз яшьләрен сөртте. Акрын гына картына ялварды: —Ярар инде, әтисе, ярар. Балаларга каты бәрелмә. —Менә, менә, синен гомер буе әйтә торган сүзләреңнең җимешләрен хәзер татыйбыз. Тәмлеме? —Әти... Мэлс сүзен әйтә алмады, тәрәзәдән күрделәр: капкадан райкомның беренче секретаре Арсланов кереп килә иде Барысы да аптырап киттеләр. —Әти,—диде Мэлс, ярдәм сорагандай тавыш белән —Минзаһит Усманович үзе... Алар икесе дә кабаланып ишеккә таба атладылар, әмма чыгып өлгерә алмадылар, Арсланов ишекне теге яктан ачып: —Мөмкинме?—диде. Өйдәгеләр бердәм җавап бирделәр: —Әйдәгез, рәхим итегез! Тупсадан ин элек, яшен ташыдай «ялт» кына итеп, Алмаз сикерде. Арсланов озын аксыл плаштан, култык астына ниндидер кәгазь төргәге кыстырган иде Бөдрә чәчле башын иеп сәлам биргәннән сон, түргә узды, ин элек Хәйригә, аннары Мэлска кул бирде. Аны озата кереп, хәзер әкрен генә чыгып китмәкче булып ишеккә таба атлаучы Ирекне, озын кулы белән иңбашыннан эләктереп, үзенә тартты. —Тукта, тукта, кая качмакчы буласын?! Ирек, якыннан карагач, анын шактый өлкән булуын, күз төпләренең вак җыерчыклар белән капланганлыгын күрде. — Менә. Хәйри Зәйниевич, бүген төпчегегез дә безнен сафка басты. Сезне шушы шатлыгыгыз белән котларга килдем. —Рәхмәт, Минзаһит Усманович,—диде Хәйри елмаеп —Әйдәгез, утырыгыз. —Килгәч, утырмый булмас,—Арсланов плащын салып Иреккә бирде дә. төргәкне сүтеп, өстәлгә бер тартма конфет, лимон һәм грушалар куйды. Аннары конфет тартмасын ачып, Алмаз каршына чүгәләде: -Ах, без бит исәнләшергә онытканбыз,-диде ул елмаеп һәм Алмазга үзенен кулын сузды. Малай ятсынудан аптырабрак калды һәм нишлим дигән мәгънәдә. күзләрен мөлдерәтеп, әле бабасына, әле әтисенә карады. —Әйдә инде, улым, исәнләш егетләрчә итеп,—диде Мэлс Алмаз, кулын чәпелдәтеп, Арслановнын учына салды, тегесе аны кыскандай итенде. —Үскән егет икәнсен, хәзер менә бу конфетлардан авыз ит инде. Алмаз кыюсыз гына үрелеп, бер конфет алды. —Исемен ничек була инде синен? —Алмаз... —О-о-о, Алмаз! Бигрәк матур икән исемен. Ул арада Гөлҗамал белән Нәфисә чәй ясаганнар, утырырга урындыклар куйганнар, өстәлгә суыткычтан тәм-том ташыйлар иде —Зинһар мәшәкатьләнмәгез, мин озакка түгел,—диде Арсланов —Өйгә кергәч, бер чынаяк чәй эчми китмәссең инде,—диде Хәйри. —Рәхмәт, рәхмәт,—диде Арсланов. Ирләр өстәл янына утырдылар. Мэлс кыяр-кыймас кына кунакка дәште: —Бәлки бераз гына теге, «Чистай малаен» да тотып куербыз, ә? —Тәкъдимегез өчен рәхмәт, анысын ук булдырып булмас. Менә быел игеннәр унса, әйбәт кенә җыйнап ала алсак, бәлкем әле, Мэлс Хәйриевич, сезнен белән «тегесен» дә чемердәтә-чемердәтә гәпләшеп булыр — Мин сезнен бу сүзләрегезне урып-җыюдан сон хәтерегезгә төшерергә тырышырмын,—диде Мэлс елмаеп. —Ләкин бит монын өчен шактый тирләргә туры киләчәк. Мин бая гына сезнен теге урман артындагы басуыгыз яныннан үттем, Мэлс Хәйриевич. Андагы бодайның куелыгы бер дә ошамый мина. Яз көне чәчү нормасы турында кисәткәч, сез кабул итмәдегез. Мэлс чынаягын чыкылдатып тәлинкәсенә куйды, торып басты, кабат утырды. —Миңзаһит Усманович!—диде ул, үпкәләгән тавыш белән —Өстәл янында да бюро оештырмыйк иңде. — Мэлс!—Хәйри улына борчылып, ачу белән карады Үтә дә кыен, күңелсез тынлык урнашты Аретанов иреннәрен кыскан хәлдә чынаяктагы чәен калагы белән челтер-челтер болгатты, әйтерсең лә ул аннан нидер эзли иде. — Мэлс Хәйриевич...—Ул, әйтимме-юкмы дигәндәй, сүзләрен берәмберәм көттереп кенә чыгарды —Мин сездә беренче мәртәбә, ни әйтсәгез дә, мин кунак. — Мин дә кунак, Миңзаһит Усманович,—Мэлс га анын кебек үк акрын гына сүзләрен үлчәп кенә әйтте —Әле менә кайтып кына кердем —Сез бит әле яшь кеше,—диде Арсланов, тавышына бернинди кисәтү билгеләре чыгармыйча.—Тынычрак булырга, тыелырга кирәк —Сез дә артык карт түгел, Миңзаһит Усманович —Мэлс. бераз дәшми торгач, сүзен дәвам итте:—Ә кешегә акыл бирүе шулкадәр жайлы — Мэлс, улым! Ләкин Мэлс әтисенең кисәтүле эндәшүенә игътибар итмәде Арсланов башын күтәрде Бер генә секунд эчендә анын күзләрендә ниндидер усал очкыннар уйнап алды. Жайлы дисезме? Мина да акыл бирегез әле —Ачуланмассызмы сон? -Юк. —Сезгә хуҗалык органнарын алыштырмаска, үз эшегез белән шөгыльләнергә киңәш итәр идем мин —Туктый беләсеңме син, малай актыгы, юкмы’! —Чү. чү! Тыймагыз, туры килгәндә сөйләшеп калыйк әле Сезнен беттеме, Мэлс Хәйриевич? — Бетүен бетмәде, шулай да берлеккә җитеп торыр Әгәр ул хуҗалык органнары үз эшләрен баш кармасалар? —Ник башкармасыннар икән? Менә мин агроном, сездән килгән фәрман буенча фәлән көндә фәлән культураны фәлән җиргә чәчәргә тиеш. Йә, әйтегез әле, каян беләсез сез моны? Турысын гына әйткәндә, аны әле мин дә белеп бетермим, шундагы халык кына белә. —Рәхмәт киңәшегез өчен, искә алырмын. —Ай-Һай, ай-һай... Мэлс «ай-һаен» бетерергә өлгермәде, әтисе, кискен генә борылып, аның яңагына чабып та җибәрде. —Сез нишлисез, Хәйри Зәйниевич?!—диде Арсланов, бу көтелмәгән хәлдән аптырап калып. Мэлс исә янагын кулы белән тотты да бер сүз дә дәшә алмады. — Кем белән сөйләшкәнеңне әз генә чамалап сөйләш, малай актыгы!— диде Хәйри, ана йодрыгын селкеп —Ул сиңа урам малае түгел, райком секретаре! —Их, әти!—Мэлсның ачудан тыны кысылды —Гомерен буе райкомнан куркып яшәдең инде. Хәзер дә куркасын. —Юк, курыкмадым, хөрмәт иттем,—диде әтисе, горур тавыш белән.— Әле мин хәзер дә райком члены. Мэлс культ селтәде дә чыгып китте. —Үз малаена суксан да ярый ул,—диде Хәйри, Арслановнын каршында акланырга теләгәндәй —Әзрәк файдага булмасмы. Алар бераз тын гына утырдылар. Аннары Арсланов торып плащын алды һәм кабат Хәйри янына килде. Анын дулкынланганы йөзенә чыккан иде. —Беләсезме. Хәйри абый. —Анын беркайчан да Хәйригә исеме белән эндәшкәне юк иде —Беләсезме Мин бит сезнен янга бүген махсус килдем Әллә ничә мәртәбә райкомда очраганда бүлмәмә чакырмакчы булдым, кыюлыгым җитмәде. Дөресрәге, рәсми итеп сөйләшергә теләмәдем—Ул бераз тынып торды —Хәйри абый... булдыра алсаң, кичер син мине Мин бик зур гаепле синен каршыда. —Ә нәрсә өчен кичерергә тиеш мин сине?!—диде Хәйри, аңлама- мышка салынып. —Нәрсә өчен икәнен син бик яхшы аңлыйсың. Ашыктым мин, кабаландым һәм шунын аркасында ялгыштым да. Сине терелеп җиткәнгә кадәр председательлектән аласы булмаган икән... —Юкка борчыласыз,—диде Хәйри, үткәндәге рәнҗүләре кузгала башлавын сизеп. Шуны туктату өчен сүзне ул Арсланов ягыннан дәвам итте:— Хирурглар чирне кисеп атканны артык күрә. Әгәр сезнен урында булсам, мин дә шулай эшләгән булыр идем. Хәйри хак әйтәме, әллә болай гына, сүз өчен генә әйтәме икәнен белү өчен Арсланов ана шактый вакыт текәлеп карап торды, карт коммунистның арыган күзләреннән, тирән җыерчыклар сызылган маңгаеннан шуңа җавап эзләде һәм сүзен дәвам итте: —Әгәр мина карата сез шуны эшләгән булсагыз, мин бик нык рәнжер идем. Ә бәлкем, кем белә, сез минем мәңгелек дошманыма әверелер идегез. Аклый торган нәрсә түгел бу... Арсланов ишеккә атлады: —Сыегыз өчен рәхмәт, сау булыгыз,—диде Хәйринең озатырга чыгарга җыенуын күргәч:—Юк. юк, озатып йөрмәгез, мин чаптым,— диде дә. эре-эре атлап, өйдән чыгып китте, тәрәзә турыннан чагылып кына алды һәм шапылдап капка ябылганы ишетелде. . Хәйринен йөрәге чәнчеп куйды һәм ул, хәлсезләнеп, караватка утырды. Аннары акрын гына ятты, күзләрен йомды. Беренче секретарьнын гафу үтенүе йөрәктәге яраны төзәтмәсә дә. ул анын сызлавын киметә торган май сөрткәндәй, җиңеллек бирде Әйе, рәнҗеттеләр аны. Утыз елдан артык колхоз рәисе йөген сөйрәде, нинди генә чорларны үткәрмәде, нинди генә җитәкчеләрнең кул астында эшләмәде, нинди генә әр-хур сүзләре ишетмәде, нинди генә кыен көннәр кичермәде, адәм башы җитмәс нинди генә хәлләрдән исән чыкты, берни белән дә. гаилә бәхете белән дә, саулыгы белән дә исәпләшмәде Ә менә узган ел урак өстендә идарә утырышыннан соң, кешеләр инде бүлмәсеннән чыгып бетеп барганда, анын күз аллары караңгыланып китте, гәүдәсен тоймас булды, ләкин зиһене эшли иде. Ике кулы белән өстәл читен чытырдатып кыскан килеш: «Егетләр, туктагыз!»—дип кычкырды Бүлмәдән чыгып баручы өч-дүрт кеше аптырап ана борылып карадылар. «Туктагыз, әз генә сабыр итегез, мина хәзер нидер булачак»,—диде. Сүзләрен әйтеп тә бетерде, урындыгы белән бергә авып та китте.. Калганын ул хәтерләми Больницада ул бер тәүлектән сон гына аңына килде. Гөлжамалы. Мэлс, Нәфисә аны чиратлап унбиш көн буе сакладылар. Тәүлеге-тәүлеге белән ул бөтенләй ансыз ятты. Чиреннән бераз айныгач, район җитәкчеләре дә, үзе белән бергә эшләүче колхоз рәисләре дә. совхоз директорлары да өзлексез анын хәлен белергә килделәр, тынычландырдылар, савыгуын теләделәр, әле син безгә бик тә кирәк, диделәр. Аннары Хәйрине санаторийга җибәрделәр, ул дәваланып кайтты, инде авыл урамнарында кешеләр белән сөйләшә-сөйләшә йөри башлады, әмма врачлар аны эшли башлаудан катгый рәвештә тыйдылар. Ә Хәйринең йөрәге, ике кулын артка куеп, бернинди максатсыз, ашыкмыйчакабаланмыича. күккә карап йөрүгә түзә торган түгел иде. Күңелен басар өчен агач бакчасына чыкты, әле яна гына яуган җепшек карны алма төпләренә ыргытты, тыгызлап таптады. Ишек алдын көненә өч-дүрт мәртәбә себерде. Әз генә кар яуса да, капка төпләрен көрәде, тик барыбер күнеле басылмады Жәйдән ярылмыйча калган биш-алты каен түмәре бар иде. Жинел балта белән чөй кагып, ул аларны ярырга кереште Гөлжамалы чыгып, анын кулыннан балтасын тартып алмакчы булды, тик Хәйри аны этеп-төргеп дигәндәй, өйгә кертеп җибәрде. Курыкма, диде, мин бит бернинди авырлык китермичә, чөй белән генә ярам, диде. Утынны ул мона кадәр күрелмәгән шатлык-куаныч тоеп ярды, үзенен тәненә көч-куәт кайтуын сизде. Ләкин бу йөрәкнең инде күп мәртәбәләр сыналган алдавы булып чыкты. Төнлә аны ашыгыч ярдәм машинасы белән больницага алып киттеләр Менә шул чакта аны эштән алу буенча беренче хәрәкәт башланган да инде.. Арсланов капканы ябуга, «Волга»сы янында әрле-бирле йөрүче Мэлсны күрде. Ул кызу адымнар белән анын каршына килде —Мин бераз арттырыбрак җибәрдем, зинһар кичерегез. Минзаһит Усманович,—диде ул. Секретарь аның җилкәсеннән какты —Ярый, ярый, булгалый андый хәл —Хатын тәмам бәгырьгә төште. Эштән сон кайтсаң да, командировкага китсәм дә, райкомга бару белән куркыта Ул бит теге бүлмәдә баласын имезгән булып, безнең сөйләшкәнне тынлап утырды Мин. дурак, үземнен курыкмаганымны күрсәтергә теләдем Арсланов шаркылдап көлеп җибәрде —Карагыз әле, сез миңа элек тә ошый идегез, хәзер бигрәк тә нык якын булып кипегез бит әле, Сабитов. Мин туры кешеләрне яратам Әллә берәр хуҗалыкны җитәкләп карыйсызмы9 — Һе, уйларга кирәк, принципта мин каршы түгел — Килештек алайса? — Килештек. Алар кул бирештеләр дә Арсланов, руль артына утырып. кара «Волга»сын әкрен генә кузгатып алып китте һәм йөрәге әрнүдән йөзен чыгып куйды. Секретарь үзе җибәргән хаталарның тагын берсен күрде «Менә бит,— дип уйлады ул,—өлкән Сабитовны эшеннән алганбыз икән, аның урынына ник малаен куймаска иде? Хәйри Зәйниевич тә рәнҗемәс, район халкы да бу ялгышны мен мәртәбә күпертә-күпертә гайбәт сатмас иде,» Хәйрине эштән алуга ул үзе генә тәвәккәлләмәгән иде. Ничектер бервакыт «Авангард» колхозы рәисе, бюро члены Гайсә Батталов янына барып чыккач, анын бүлмәсендә кофе эчә-эчә алар шактый сөйләшеп утырдылар. —Минзаһит Усманович, «Үрнәк» колхозы таралып бара бит, сез шуны сизәсезме?—диде Батталов —Ничек тарала? —Сөт белән тәгәрәделәр, ит планы өзелү алдында, төзелешләре тукталды. Тагын нәрсә кала сон инде?—диде Батталов, ике кулын ике якка жәеп—Хәйри абзыйның каты кулы юклыгы берничә ай эчендә үзен сиздерде. Нәрсәдер эшләргә кирәктер бит. Анын бу сүзләре Арслановны уйга салды. Беренчедән, Батгаловнын «Үрнәк» өчен кайгыруын берничек тә анлап булмый иде. Ник дисән, үрнәклеләр һәрвакыт анын колхозының борынына чиертеп килделәр. Батгаловнын Сабитовтан яшерен көнләшүе районда гына түгел, хәтта республиканың кайбер җитәкчеләренә дә мәгълүм иде. Ни өчен сон әле ул алайса «Үрнәк» турында кайгырта? Ярышта «Үрнәк» жингән саен, Батгаловнын кара коелулары, «Үрнәк»нен уңышларын шик астына алып, чыгыш ясаулары юкка булды микәнни? Монда аңлашылмый торган ниндидер сер ятадыр сыман тоелды Шулай да сорыйсы итте: —Сон син. Гайсә Батталович, нәрсә әйтмәкче буласың?—диде Арсланов, анын кысык күзләренә карап. —Мин нәрсә әйтим? Таралып беткәнче, җыеп алырга кирәк хуҗалыкны Сабитов инде ул барыбер эшли алмаячак. Әле кичә генә баш врач белән сөйләшеп тордык. Ул да шул ук фикердә. Секретарь бер сүз дә дәшмәде. Кофесын эчеп бетерде дә хушлашып чыгып китте. Әмма шул көннән башлап. «Үрнәк» колхозыннан алынган һәр тискәре хәбәр, бу хуҗалыктагы һәр кимчелек ана, анын хәтеренә Батталов белән булган әлеге сөйләшүне искә төшерде. Батталов сүзләре аңа уннан да, сулдан да, район җитәкчеләреннән дә, «Үрнәк» колхозы кешеләреннән дә ишетгерелә башлады. Сонгы тамчыны идеология секретаре Шәвәлиев тамызды. —Колхозчылар канәгать түгел, беркем беркемгә буйсынмый, председатель мәсьәләсен ашыгыч хәл итәргә кирәк,—диде ул. Арсланов бусында да кистереп кенә бер сүз дә әйтмәде. Бер атнадан колхоз партком секретаре райкомга чылтыратты, иртәгә колхозчыларның гомуми җыелышы, председатель мәсьәләсен кузгатсалар, нишләрбез икән, диде. Җыелышка, үзе теләп, Шәвәлиев китте. —Җыелыш бик әйбәт үтте,—диде ул, икенче көнне иртүк Арсланов янына кереп. Тикшерелгән мәсьәләләрне санап күрсәтте Колхозчыларның айга- вайга карамыйча көн тәртибенә председатель сайлауны да кертүләрен һәм бертавыштан Өлфәт Җәлиловны сайлауларын җентекләп сөйләде. Җәлиловнын сайлануы Арслановны гаҗәпләндермәде, ул резервта тора иде. Бераз вакытлар үткәч, Арсланов «Үрнәюжә сайланган яна председательнең Шәвәлиевкә туган тиешлеген белде 3 ер айдан артык барган җәйге сессия Ирек өчен бер көн кебек тә тоелмады. Хәер, үзенен борчу-шатлыклары, сөйләп бетерә алмаслык кичерешләре белән ул бәлки унике айга да тин булгандыр Менә хәзер «кукурузник»та айкала-чайкала очып кайта ул Өстә—зәнгәр күк, аста—ямь-яшел болыннар, басу-кырлар, авыллар, елга-күлләр, юлларда хәрәкәтләнүче машиналар, сыер-сарык көтүләре. Нинди сагындырган алар! Казан тормышыннан сон йөрәккә шундый якын алар! Казанда Ирек берни дә күрмәде дисән дә дөрес булыр. Китаплар, конспектлар, Б уку заллары Ирекне тәмам йоттылар, әйтерсен, ул шулар эченлә эреп юкка чыкты Төненә өч-дүрт сәгать йоклаган чаклары да аз булмады Ул утырып та укыды, чалкан ятып та. капланып та. кырын ятып та. тезләнеп тә укыды, йоклый торган караваты, одеал-мендәрләре чүбеккә әйләнеп, җыерылып, бау кебек ишелеп бетте. Әйткән сүзне аңламас булды, кайчан ашаганын-эчкәнен онытты, дәшсәләр—борылып карамады, һаман шул укыганнары белән женләнеп яшәде Башкача булмый иде Мескен читтән торып укучы бер имтиханын тапшырмаса. ана. сессиядән кайткач, эшендә акчасын түләмиләр, моны көнендә-сәгатендә хезмәттәшләре белә, аннары аның имтиханын бирә алмаганлыгы бөтен авылга тарала, ул инде жуелмаслык кара тап булып маңгаена языла. Мондый тап белән кайтып керү үлемгә тиң. Шуңа күрә мескен читтән торып укучы акылын жуяр дәрәжәгә җитеп тырыша-тырмаша. Ходайга ялвара, нормаль кеше бер елда үзләштерә алмастай белемнәрне өч-дүрт көндә миенә сеңдерә һәм күп вакыт жинеп тә чыга Арыган-талчыккан. ябыккан булса да. бу минутларда самолетта очып кайтканда Ирек чиксез бәхетле иде Артында койрыгы калмау куаныч булса, аны бит әле әйтеп бетергесез тагын зур шатлык көтә. Ул—Зәнфирә Ирек бүген иртән ана аэропорт киоскысыннан бик матур медальон алды. Ирек әти-әнисе белән күрешеп, ашап-эчеп, бераз ял итеп алды да мәктәптән урап кайтырга булды Исәбе—шуннан медпунктка чылтыратып. Зәнфирә белән сөйләшү иде. Ләкин мәктәп бикле булып чыкты. Ул идарәгә сугылды, почтага керде, анда кешеләр бар иде—телефоннан сөйләшергә кыенсынды. Кибеткә сугылды һәм. бераз уйлап торганнан соң, медпунктка юнәлде. Әгәр Зәнфирә каядыр чыккан, кемгәдер укол- мазар кадарга киткән булса? Ул чакта бетте баш. медпункт мөдире Хәлимә Ирекне үртәп оялтып бетерә, төрлечә сөйләндерә, чыгып та китә алмыйсын, углы күмердә таптанган кебек иза чигәсен. Шуна күрә ул Зәнфирә булмаган сурәттә гиз генә чыгып китәргә сәбәп эзли-эзли атлады Медпункт мөдире Хәлимә ялгызы гына иде Ирек, хәл-әхвәл сорашканнан сон. үртәүдән котылу нияте белән, үзенчә үгезне мөгезеннән алды Хәлимә апа, салкын тигергәнгә берәр даруыгыз юкмы9 Шулчакта үзенең алдашуыннан анын чырае бурлаттай кызарып чыкты һәм. әлбәтгә. моны Хәлимә күрми калмады — Кемегезгә салкын тиде’—диде ул. серле елмаеп —Үзем бераз авырып киттем.. —Ә-ә-ә. алай икән Имтиханнарыңны бирә алдынмы сон? —Әйе, барысын да тапшырдым -Котлыйм. Алайса дүртенче курс студенты булгансың инде,—диде Хәлимә, шкафтан дарулар актара-актара.—Температураң юкмы'* - -Юк. юк. —Алайса Зәнфирән бер үпсә—бер чирен дә калмас!—Хазимә авызын ерды -Ана берәр нәрсә тапшырыргамы сон? Анын исемен ишетүгә. Ирекнен йөрәге урыныннан купты, каушавы юкка чыгып, кыюлык килде, елмаюдан калын иреннәре җәелеп китте - Син ана. Хәлимә апа. бер казан сәлам тапшыр Хәлимә кеткелдәп казеп җибәрде -Казанский сәлам була инде алайса'* - Әйе. Казаннан алып кайттым Ирек саубуллашып чыгып китмәкче булган rue дә. Хазимә анын беләгеннән тотып туктатты —Ә мина ул сәламнән өлеш чыгамы сон?—диде ул. мут елмаеп Ун килограммы сина,—диде Ирек һәм чыгып китте Хәлимә аны тәрәзәдән күзе белән озатып калды һәм авыр итеп көрсенеп куйды Анын Ирек өчен ничек жан атканын бу жир йөзендә беркем дә белми, бу анын гажәеп татлы, кешегә түгел. үзенә әйтергә лә ояла торган бер сере rue Аны кайда гына очратса да. Хазимәгә дөнья яктырып киткән кебек була. Ул Ирекне Зәнфирәгә кадәр үк ярата иде. Шуны сиздермәү өчен һәр хәрәкәтен, күз карашын тыйды, яшерде, бөтенесен эченә йотты. Әгәр аңа булган хисләрен кемдер сизсә, ул, ике дә уйламыйча, авылдан чыгып качар, гыйшык тотучы карт кыз дигән исемне күгәрә алмас иде. Нәкъ менә сөюен яшерүе аркасында ул аны күреп, анын белән сөйләшеп, татлы мизгелләр кичерә дә бит Аның уйлавынча, Ирек бу жир кешесе түгел, ниндидер илаһи зат иде. Шулай булмаса, ялкындай кайнар күзләр ана каян килсен? Анын һәр күзәнәгеннән яшәү көче ташып тора, ул сөйләгәндә, күңелендәге тирбәлешләрне нәкышьләп, иреннәре генә түгел, каш-керфекләре дә, борын, ияк, бит, яңак сызыклары да хәрәкәтләнә, бер рәвештән икенче рәвешкә күчә. Дулкынланган чакларында ул бигрәк тә күркәм, күнел күгендә талпынучы тере җанның үзенә әверелә, сине сокландырып әсир итә. Ирекнең иңбашларыннан биленә таба нечкәреп килгән гәүдәсен кысып кочасы, бәхетсез башкаеңны аның күкрәгенә куясы килә... Иректән сигез яшькә өлкән Хәлимә анын белән бергә булуны, яратышуны уена да китереп карамады, бу нәрсә анын тарафыннан баштук кисеп ташланган, юк иде Шуна күрә ул Ирек белән Зәнфирәнен мәхәббәтеннән әз генә дә көнләшмәде. Алай гына да түгел, ике яшь йөрәкнең бер-берсен сөюе ана шатлык-куаныч, чын ләззәт бирә иде, үз балалары бәхетенә сокланучы ана гына шулай була аладыр. Элегрәк аңа шундый мәхәббәт турында сөйләсәләр, ул ана берничек тә ышанмас, көлеп кенә куяр иде. Нихәл итмәк кирәк, тормыш дигән могҗиза күз күрмәгән, колак ишетмәгән хәлләрне һәрдаим тудырып тора шул. ичен көтү кайткач та Ирек үзенә урын таба алмады. Медальонын, кадерләп кәгазьгә төреп, кесәсенә салды да урамга чыкты Кояш инде баеган, әмма караңгы төшәргә әле вакыт күп иде. Ул элек тауга менеп китте. Анын түбәсенә басып, алсу шәфәкъ нурлары астында изрәп яткан иген басуларына күз салды. Авыл өстеннән карашы белән әле унга, әле сулга үтте, һәр йортны, һәр агачны барлады. Бормаланып килүче Ыктан күзен ала алмыйча торды Авыл сагындырган иде. Үзенен, унынчы классны бетергәч, шәһәргә китү уе белән йөргән чакларын хәтеренә төшерде дә «мин нинди юләр булганмын икән», дип уйлап алды. Кала белән чагыштырып буламы сон аларның Баллы Төбәк авылын! Биредә бәхетле иде Ирек. Янында әти-әнисе. яраткан мәктәбе, укытучылары һәм укучылары, көн саен очраша торган Зәнфирәсе—һәммәсе дә биредә. Клубка бик барасы килсә дә, Ирек бармады. Ык буена төште, яшел бәпкә үләне баскан сөзәк ярга утырды. Зәнфирәнен өе моннан ерак түгел, ул инде анын кайтканын белә. Әз генә башын эшләтсә, ул да бирегә килергә тиеш. Су өсте тып-тын, ара-тирә уйнап балыклар чумып ала, әле һаман кайтасылары килмичә йөргән казлар, яр буендагы сай урынга җыелышып, акрын гына каңгылдашалар, кайбер туймас тамаклары, башларын суга тыгып, артларын күтәреп, ләмнән азык эзлиләр. «Әллә су коенып чыгарга микән?» дип уйлады Ирек, сикереп торып. Кеше- кара күренми, читтәрәк үлән ашап йөрүче ике-өч сыердан башка бер жан иясе дә юк иде. Ул тиз-тиз чишенде дә шопырдап суга кереп китте. Су салкынча да. җылы да, йомшак та иде. Биленнән үткәнче ерып кергәннән сон. ул колач салып йөзеп китте, арыган, талчыккан тәннәренә хәл керде, сулышы кинәйде. Ирек аръякка чыгып комга утырды, комнын әле көндезге кызуы бетмәгән иде. Рәхәтләнеп, тирән итеп сулыш алды, кичке һава белән бөтен тәненә шифалы ширбәт суырылып керде. Аннары ул, кабат йөзеп. Ыкның уртасына кадәр керде, анын комлы төбенә басты, су нәкъ муеннан нае. Бала чактагы кебек чумып, комны капшый- капшыи. бик озак барды. Аннары, тыны тәмам беткәч, пух итеп өскә К калыкты һәм. суны ерып, киемнәре янына китте Яшел чирәмгә басып, сикергәли-сикергәли. әле бер колагыннан, әле икенчесеннән су чыгарды, беләкләрен, тәннәрен сыпырып, су тамчыларын коеп төшерде Тәненен бераз кипшенгәнен көтте дә киенеп куйды. Ул чәчен тараганда, тыкрык башыннан болайга төшеп килүче Зәнфирә күренде Инде карангылык белән болганып баручы шәфәкъ яктысында анын баш шәүләсе, түгәрәк иңбашлары, нечкә биле, ал күлмәк итәге астыннан чыккан тез башлары һәм балтырлары, яр астыннан караганда, әкияти матур булып күренәләр иде. Ирек, шашып кочардай булып, ана таба атлады —Исәнме. Зәнфирә' Алар кул биреп күрештеләр Зәнфирә кызык итеп иреннәрен бөрде дә: —Үзе авыру, ә үзе салкын суда коенып йөри!—диде — һи-и, әллә ышандын? Сон, мин бит медпунктыгызга сине күрим дип кергән идем.—диде Ирек, аны кочакламакчы булып Зәнфирә жинел генә читкә тайпылды. — Нишлисен, тәрбиясез тәрбияче! Әнә казлар, бозаулар карап тора. —«Зәнфирәне кочакла» дип алар әйтте дә инде мина —Казанга сәламне дә шулар тутырып җибәрмәде микән әле —Шулар, шулар!—Ирекнең авызы ерылды —Нигә иртәрәк килмәдең? —Ничек килим ди? Синең сәламнәреңне кышлыкка тозлап куйдым—Зәнфирә рәхәтләнеп көлеп җибәрде —Ярар, андый һөнәрен булгач, мин сина Казаннан тагын берәр казан сәлам алып кайтырмын — Рәхмәт, булган кадәресе дә җитте,—диде Зәнфирә һәм яр буйлап китеп барды. Ирек аны култыклады, иреннәрен анын колагына якын ук китереп — Нигә минем хәлне сорашмыйсың?—диде. — Нәрсә сорашыйм? Хәлеңнең мөшкеллеген Хәлимә апага әйтеп чыккансын бит инде. — Шулай да усал син, Зәнфирә.—диде Ирек аны туктатып —Алар инде бу вакытта өянкенен ябалдашы астында иделәр —Белсән ничек сагынганымны! —Бер кинәш әйтимме. Ирек’—диде Зәнфирә. шыпырт кына —Әйт. әйдә! —Сагынсаң,—диде Зәнфирә тагын да ныграк пышылдап,—аягыңны суга тык. Ирек. —Аягымны гына түгел, инде башымнан ук суга кереп карадым Файдасыз. Ирек аны үзенә таба тартты, иреннәреннән үбеп алмакчы булды, ләкин Зәнфирә башын борды һәм аның кайнар иреннәре кызның казагына гына тиделәр —Алкамны төшерәсен! — Зәнфирә. мин бит сина сәлам генә алып кайтмадым Ирек кесәсеннән медальонын чыгарды Көндез ул Зәнфирәнен комсомол билетына төшкәннән артып калган бер фоторәсемен, түгәрәкләп кисеп, медальон эченә тыгып куйган иде —Ай. нинди матур! —Зәнфирә медальонны кулына алды—Бик кыйммәт тора торгандыр бу. —Ун мең сум гына — Шулайдыр дип уйлаган идем аны үзем дә. Мин бу кадәр кыйммәтле әйберне ала алмыйм Зәнфирә шулай диде дә медальонны җитез генә Ирекнен муенына кигереп куйды —Ә мин аны сиңа бушка бирәм —Ә мин аны түләмичә алмыйм. —Түлә алайса. —Минем ун мең сум акчам юк. —Кирәкми миңа ун мен сум! Бер үптерүең ун медальонга тора Ул Зәнфирәне. муеныннан кочып, үзенә тартты һәм анын иреннәреннән үбәргә кереште Зәнфирә читкә тартылмады, хәтта ике калак сөяге турында Ирек анын кайнар кулларын тойды Шуннан файдаланып, ул медальонын үзенен башыннан чыгарды да Зәнфирәнен муенына төшерде. Аннары ул анын билен ике кулы белән үзенә таба кысты. Кызның күкрәкләре, бөтен гәүдәсе, тезаяклары ана сыланды. Инде күптән көтелгән, күптән йөрәкне ярсыткан, әллә ничә йөз километрлар аерылып торганнан сон булган бу кавышу минуты, әллә татлы булганга, әллә шулай озак көтеп алганга, тәүге үбешү ят та, яңа да, шул ук вакытта үтә таныш та иде. —Әллә ябыккансың инде?—диде Зәнфирә, анын колагына пышылдап. —Сине уйлап киптем,—диде Ирек, анын битенә иреннәрен тигереп.—Ә син мине сагындыңмы'’ Зәнфирә дәшмәде, тик Ирек анын үзенен аркасына салган кулларының ныграк кысылып куюын тойды. Ирекнен мона кадәр булган шик-шөбһәләре сыпырып алгандай юкка чыкты, аларнын урынын шатлык биләде... 4 әвәлиев. кичә кич сәгать дүртләрдән соң Арсланов янына кереп, машинкада басылган зур гына мәкалә биреп чыккан иде. Мәкалә республика журналының махсус заказы буенча язылды. Ул районда мәгариф, медицина, мәдәният эшләренең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында иде. Ана материалны райкомның бөтен идеология бүлеге туплады, ә язуын район гәзите мөхәррире Абдуллинга йөкләделәр. Егерме биш битлек бу мәкаләгә район күрсәткечләренең бер генә саны да керми калмаган иде. Аны укып чыкканчы. Шәвәлиевнен күзләре күгәрде. Мәкаләне кабат эшләтерлек кеше юк иде. Селектордан беренче секретарьның үзенә кереп чыгуын үтенгәч, Шәвәлиев чакыруның әлеге мәкалә буенча икәнлеген шундук сизенде. —Сез моны үзегез укыган идегезме?—дип каршылады аны Арсланов, баскан килеш мәкаләгә кулы белән шап-шоп суккалап. —Укыдым,—диде Шәвәлиев. —Да-а-а,—дип сузды беренче секретарь —Нишлибез сон, жибәрәбезме? Шәвәлиев Беренченең мәкаләдән канәгать түгеллеген ишекне ачу белән сизде, шуна күрә һәр сүзен чамалап чыгарды. —Сон. барысын да эченә ала инде ул үзе болай. Тулы картинаны бирә. —Анысына сүзем юк. Тик моны кем укыр икән? Мине шул сорау борчый. Арсланов өч мәртәбә мәкаләгә каты-каты итеп чиертеп алды. Әйтерсен лә ул мәкаләгә түгел, Шәвәлиевнен маңгаена чиертте. — Минемчә, бераз кыскартып, сан боткасын киметеп, ниндидер җанлырак, кеше күнеленә тәэсир итәрдәй әйберләр кертергә иде бит. Зөфәр Шәрипович. —Үзем тырышып карасам инде,—диде Шәвәлиев. Зөфәр Шәрипович көндез анын белән шөгыльләнә алмады, кич, махсус килеп, бүлмәсендә ярты төнгә кадәр утырды. Тик күпме генә тырышса да, мәкаләгә җан кертерлек бер генә җөмлә дә өсти алмады. Ахырда кулдан язган биш-алты бит хезмәтен вак кисәкләргә ерткалап, үзенен булдыксызлыгына нервысы котырып, бүлмәсендә әрле-бирле йөренде. Күпме кеше материал җыйды. Ничә төннәр Абдуллин тирләп- пешеп утырды Инде менә хәзер Беренчегә мәкалә ошамый. Мәкалә аныкы, тик Арслановнын анда бер генә фикере дә, бер генә сүзе дә Ш кермәгән Анын өчен шушы кадәр зур эшне башкарган өчен Зөфәр Шәриповичны төксе караш, төртмә сүз генә көтә. Ул узенен райкомга килгәнче, секретарь булып сайланганчы район больницасында хирург булып эшләгән чакларын сагынып хәтеренә төшерде. Ул анда үзе патша, ул үзе боера иде. Анын өчен беркем дә тырышмады Әгәр операция ясала икән, аны үз куллары белән ясады һәм үзе жавап та тотты Менә хәзер ул—үлеп баручы күпме авыруны терелткән кеше—егерме биш битле мескен бер мәкаләгә жан өрә алмыйча жәфалана. Әйтерсен лә ун елга якын вакыт эчендә анын баш миен алып, анда кызыл балчык тутырып куйганнар иде. Ул хәлсезләнеп, кәнәфиенә чумды, башын артка ташлап, күзләрен йомды Анын тавык йомыркасы төсле шома ияк асты бер кабарды, бер шинде. авызы чатнап кипте. Бу минутларда ул үзен дөньядагы ин бәхетсез кеше итеп тойды. Урамнан үтүчеләр Шәвәлиев зур эш белән кайнашып, һаман райкомда утыра дип хәйран калып китәләрдер. Әйе, зур эш эшләнде. Ул инде хәзер беркайчан да хирург та була алмый, элекке күнекмәләр бетте, куллар калтырый, нервылар. бер кечкенә ботак черт иткәнгә дерт иткән куян кебек, калтырап кына торалар. Зөфәр Шәрипович, гәүдәсен турайтып, өстәлендә яткан газеталарны бер максатсыз алып-алып карады, тигезләп урыннарына куйды һәм нишләптер район газетасына игътибар итге. Анын дүртенче битендә әдәби сәхифә бирелгән, шунда Ирек Сабитовнын «Укытучы йөрәге» дигән шигыре дә басылган иде. Ул шигырьне Шәвәлиев кабат укып чыкты Матур язылган иде шигырь. Шулчак анын зиһене яктырып киткәндәй булды Туктале. диде ул үз-үзенә. әгәр Сабитовны чакырсак? Бәлкем ни дә булса эшли алыр. Бу секретарьлек дәрәжәсенә суга торган нәрсә булса да. сонгы чара иде. Икенче көнне иртән сәгать тугызда Ирек анын каршында басып тора иде инде. —Утырыгыз.—диде секретарь. Ирек ишек янындагы урындыкка утырды —Юк. юк. менә монда килегез әле Шәвәлиев үзенен зур өстәленә аркылы куелган кечкенә өстәлнен ике ягындагы яшел кәнәфимен берсенә күрсәтте Ирек йомшак һәм артык иркен шул кәнәфигә сакланып кына чүгәләде Ничектер, ике кешелек тарантаска берүзен утырган шикеллерәк иде бу —Мәктәбегездә әзерлек ничек бара.’ —Әзерләнәбез инде, Зәфәр Шәрипович,—диде Ирек —Өлгерербез дип уйлыйм. —Сезгә райкомның ашыгыч поручениесе бар. Сабитов.-Шәвәлиев мәкаләнен икенче данәсен үрелеп Ирек алдына салды —Менә шушыны шагыйрьләрчә матуррак тел белән төзәтеп чыгарга иде. Бу хәлендә ул гади отчетны хәтерләтә. Ә безгә жднлы. кешеләр дулкынланып укырлык мәкалә кирәк һәм белеп торыгыз,—Шәвәлиев тавышын акрынайтты,— ул бер журналда Арсланов имзасы белән басылачак Ирек бөтен тәненен кызышып китүен тойды, чигәсенә кан бәрде Бу бик зур нәрсә ич. Беренче исеменнән мәкалә язу, анын биеклегеннән торып күрү һәм фикерләү дигән сүз. —Булдыра алырсызмы9 Ирек дәшмәде. Әкрен генә кәгазь битләрен актарды, ул инде анын ни турында икәнен чамалый башлаган иде. шулай да кистереп жавап бирергә батырчылык итмәде —Сезгә өч көн вакыт. Сабитов. Ирек бусына да дәшмәде, секретарьга карап кына куйды —Җитәр бит шул вакыт.’—Шәвәлиев жавап көтеп карап торса да. анардан тагын бер сүз дә ала атмады,—Директорына әйтеп куярбыз, бүгеннән син өеңдә шушы эш белән шөгыльләнәсең һәм беркемгә дә ләм-мим Килештекме’ Ирек мәкаләне дипломатына салды да торып басты һәм акрын гына: —Ярар.—диде. Ул очып кайткан кебек кайтты. Ана әле шигырь язганда да бу кадәр көчле дәрт-илһам килгәне юк иде. Чөнки бу коточкыч зур йөкләмә, моны райком тикле райком ана ышанып тапшыра икән, бу инде нәрсәдер анлата иде. Ул үзенә күрелмәгән көч килүен, зиһененең үткенләнүен, фикерләренең кайнавын сизде. Кайту белән верандадагы өстәле янына утырды, мәкаләне жентекләп укып чыкканнан сон, ярты сәгать уйланып утырды да дәртләнеп эшкә кереште. Шактый урыннарын сызып атты, шактый урыннарга лирик чигенешләр, фәлсәфи фикерләүләр өстәде. Ниһаять, көн ярымда эшен төгәлләде, Шәвәлиевкә илтеп тә бирде. Секретарь аны райкомның утырышлар залына алып керде, Ирек мәкаләсен кычкырып укырга кереште, дәртләнеп укудан шыбыр тиргә батты, бит алмалары кызарып чыкты, соңгы жөмләне тәмамлагач. Шәвәлиев, ике кулын чалбар кесәсенә тыгып, залны урап килде. Ул Ирекне кочып алыр хәлдә иде. Секретарь, шул әйберне эшләмәс өчен, кулларын кесәсенә тыкты да инде.Артык мактау сүзе ычкындырмас өчен фикерен әйтүдән дә тоелды. Ике мәртәбә урап-урап килгәннән сон. ул Ирек каршында туктады: —Ярый, ярый, намус белән эшләгәнегез күренеп тора,—диде.— Мин уйлыйм, беренче секретарь канәгать булыр Партия йөкләмәсен сез намус белән үтәдегез, маладис. Ирек, өстеннән авыр йөк төшкәндәй, торып басты һәм, саубуллашып, ишеккә юнәлде. Шәвәлиев тә аның артыннан атлады һәм жинелчә калтыранган кулларын Ирекнен иңбашына салып: —Әле мондый йөкләмәләрнең киләчәктә дә булуы ихтимал, Сабитов,— диде. Арсланов мәкаләне ошатты. Ул аны укып чыгу белән кулына тоткан килеш, үзе Шәвәлиев бүлмәсенә килеп керде —Молодец, Зөфәр Шәрипович! Мин болай ук булыр дип көтмәгән идем. Шәвәлиевкә кыен булып китте. Ул кулъязманы машинкага биргәндә үк Сабитов эшләгәнне әйтергәме-юкмы дип баш ватты. Әйтмәгән сурәттә беренче секретарь каршында анын дәрәжәсе бер баш күтәреләчәк, ә әйткән сурәттә, әлбәттә, күпмедер түбән төшәчәк иде. Ләкин беренче очракнын ике куркыныч ягы бар: кайчан да булса мәкаләне Сабитов эшләгәнлеге билгеле булырга мөмкин. Бусы—бер. Икенчедән, Беренченең Шәвәлиевкә, син бит булдырасын дип, тагын шундый эшләр кушуы бар иде. Болар икесе дә аны куркытты. Күп уйлый торгач, ул дөреслекне яшермәскә булды һәм шуңа күрә Арслановнын күзләренә туп-туры карап: —Мин мәкаләне Сабитовтан эшләттем,—диде. —Нинди Сабитов? —Моннан ике-өч ай элек партиягә кабул иткән идек бит. —Ә-ә-ә, хәтерлим ул егетне. Мондый кадрларны югалтмаска кирәк безгә. Зөфәр Шәрипович,—диде Арсланов. 5 ку елы әйбәт кенә башланып китте. Сентябрь быел гаҗәеп матур, коры торды. Балалар колхозга бәрәңге алуда атнадан артык эшләделәр. Шактый көннәр чөгендер кисәргә һәм төяргә йөрделәр. Инде менә сентябрь азагында бөтен классларда гөрләп укулар башланды. Берничә көн янгыр явып маташты да, кинәт яктырып кояш чыкты, әбиләр чуагы килде. Очсыз-кырыйсыз зәнгәр, җилсез күктә ак тоҗымнар йөзә, алар каивакытларда синен битләренә, муенына килеп уралалар, шулчакта жәинен үтүе, көзнен җитүе күнелгә аеруча сагышлы булып сизелә Агачлардан дөп-дөп алмалар коела, аяк астында сары яфраклар кыштырдый, миләшләр, баланнар кызарышып утыралар. Ирек эре-эре адымнар белән, тыкрыкта калын булып түшәлгән яфракларны кыштырдатаУ кыштырдата атлап килде дә мәктәп ишек алдына керде, йөгереп диярлек баскычтан күтәрелде. Бүген ике укытучы авырып китү сәбәпле, анын кайбер дәресләргә үзгәреш кертәсе бар иде Шуна күрә ишектән кергәндә үк портфелен ача-ача керде. Укытучылар бүлмәсендә әле беркем дә юк. Заһит Фәхруллин ялгызы гына иде. Алар кул биреп күрештеләр Ирек шундук, расписание өстенә иелеп, юк укытучыларның дәресләрен алыштыру әмәлен эзли башлаган иде дә. директор эндәшүгә башын күтәрде —Син расписаниеләреңне ташла әле,—диде ул, кул селтәп.—Райкомга чакыралар. Ашыгыч! — Кемне? —Кемне, кемне!—диде директор, анын аңламавына ачуы килгәндәй — Сине! —Кем чакыра? Ул өйдән бөтенләй башка хыяллар белән чыккан иде. шуңа күрә директорның әйткәннәре анын башына тулылыгы белән барып җитә алмады. —Шәвәлиев. —Ник?—диде Ирек, һаман анын ачуын китерергә теләгәндәй —Ник икәнен белсәм, үзем генә әйтер идем!—директор тавышын шактый нык күтәрде.—Вакыт уздырма инде, тизрәк бул. бар' Турысын әйтергә кирәк, бу хәбәр пошаманга салды Ирекне Райкомнын кабул итү бүлмәсендә кеше шактый иде Ирекне күрү белән, секретарь кыз: «Сез Сабитов бит. әйеме?»—диде «Әйе*.—дип ждвап бирде Ирек, үзенә төбәлгән дистәләрчә күзләрнен карашыннан кызарып. Секретарь кыз. керт-керт басып. Шәвәлиев бүлмәсенә кереп китте Бераздан ул сүзсез генә чыкты да урынына утырды Шактый вакыт узды Менә Шәвәлиев бүлмәсенең ишеге ачылып китте һәм аннан кулларына блокнотлар тоткан биш-алты кеше чыкты. Алар ишекне ябуга, өлкән яшьтәге чал чәчле, мәһабәт гәүдәле бер ир кермәкче булып ишеккә үрелде Ләкин секретарь кыз. кисәтүле эндәшеп, аны урынына утыртты —Сабитов, керегез!—диде ул. Ирек галстугын, костюмын рәтләгән кебек итте дә ишектән эчкә атлады. Шәвәлиев кем беләндер телефоннан сөйләшә иде. ул. кул изәп. Ирекне үзенә таба чакырды һәм өстәл аша күрешергә сузылды Ирек анын симез-йомшак кулын куркып кына кысты да бер адым артка чигенеп куйды. Шәвәлиев телефоннан сөйләшүен дәвам иткән хәлдә, бармагы белән төртеп, теге яшел кәнәфигә күрсәтте. Ирек, кыяр-кыимас кына, барып утырды. —Иә. ни хәлләр’—диде Шәвәлиев. сөйләшеп бетергәч — Рәхмәт. Зөфәр Шәрипович. әлегә ярыйсы Шәвәлиев. кәнәфиенә киерелеп. Иреккә сынаулы караш ташлады Ирек керфек астыннан гына Шәвәлиевнс үз гомерендә беренче мәртәбә җентекләп карап чыкты. Аны ин хәйран калдырганы шул булды секретарьның йөзе түгәрәк, бит очлары алмадай кызарып юра күз төпләрендә дә. маңгаенда да бер генә җыерчык га юк иде Чәчләре куе. чем-кара, бер генә чал чәч тә күренми Зөфәр Шәриповичнын түгәрәк гәүдәсе, үзенә килешле тегелгән кара костюмчалбары, ак күлмәге, кызыл галстугы белән түгәрәк кәнәфигә, күкәй салырга утырган каз кебек, тап таман кереп кенә утырган иде —Менә нәрсә. Сабитов.-Шәвәлиев. күкрәге белән терәлә язып, аңа таба иелде - Мин читләтеп-чатлатып озын-озак сөйләүне яратмыйм Партиянең район комитеты сезгә зур ышаныч күрсәтергә җыена идеология бүлегенә инструктор итеп эшкә чакырабыз Ул. бу тәкъдимне Ирекнең ничек кабул итүен аңларга теләп, ана төбәлде Чынында секретарьның сүзләре Иреккә кайнар су сипкән кебек тәэсир итте Беренче секундларда ул ни уйларга да белмәде чөнки зиһене эшкәртеп, монын нәрсә икәнлеген аңлап җиткерә алмады —Мин сезнен җавабыгызны көтәм,—диде Шәвәлиен. Ирек урыныннан торып басты, аның бармаклары җинелчә калтырый иде. Шуна күрә ул кулларын артына яшерде. —Бу бит —Ирек ни әйтергә дә белмәде. Әле ул хәзергә әти-әнисе турында да. Зәнфирә һәм мәктәп турында да уйларлык хәлдә түгел иде.—Мина вакыт бирегез. Секретарьга анын шундук ризалык бирмәве ошады. Димәк, мәсьәләне төптән, төрле ягын уйлап хәл итәргә ярата, күрү белән барып капланмый, кабаланмый. —Ярый,—диде ул. ничектер сәер генә сузып.—Күпме вакыт кирәк сон сезгә? Бер атнамы, ун көнме, бер аймы? —Минем бит әле әти-әнием бар. йортта мин—төпчек малай,—диде Ирек, гаепле кеше кебегрәк итеп —Мин сезгә иртәгә җавап бирермен. Телефоннан гына әйтсәм, ярармы? Шәвәлиев ана карап елмайды: —Җавабыгыз унай булса, телефоннан да ярый. Ирек авылга кайтып җиткәнче үк наратлыкта төшеп калды. Ана башында бөтерелгән уйларны, күңелендәге давылны тәртипкә китерергә, булганынбулмаганын барларга, урынына куярга һәм ин элек үзе бер анык карарга килергә кирәк иде. Унбиш-егерме метр киңлектәге наратлыкны үтеп, ул авыл ягына чыкты. Авыл моннан тулысынча күренеп бетми, анын яртысын тау каплап тора. Әмма бу төштән күрше авылларга кадәр җәйрәп ята. Көзнен чатнап торган һавасы шулкадәр чиста, саф. җылы һәм коры иде. Кояш нәкъ ана карап үзенең алтын нурларын коя. яшел хәтфә уҗымнар, алар яныннан сузылган сап-сары агач полосалары, ун як болын буендагы әрәмәдә алсуланып, йә шәмәхә-кызгылт төскә кереп, йә сап-сары булып утыручы агачлар— һәммәсе, бер сагышлы мон булып, күзләр аша күңелгә тулалар иде. Табигатьтә көз булса да. инде җир өстенә тиздән кар ятачак көннәр килсә дә. Ирекнен күңелендә яз җинеп килә иде. Уйлый, һәр ягын да бизмәнгә сала торгач, ул үзенә әйтелгән бүгенге тәкъдимнең очраклы түгеллеген аңлады. Барлык кешеләрне тан калдырырлык, аларнын язмышларында борылыш ясарлык әсәр язу хыялы анын күңелендә көчәйгәннән-көчәя бара иде. -Менә укуымны гына бетерим дә бөтен вакытымны, бөтен сәләтемне шуна багышлыйм» дигән чаклары аның иң кадерле, берни белән алыштыргысыз илаһи мизгелләре була иде. Ләкин бит мона ирешү өчен зур омтылышлар белән яшәргә, зур вакыйгаларның уртасында кайнарга кирәк. Мәктәп стеналары, сүз дә юк. аны мондый вакыйгалардан аералар иде. Ул бер нәрсәне яхшы белә: андый әсәр тудыру өчен яна фикерләр, кайнар тойгылар, зур рухи омтылышлар кирәк. Әсәргә аларны зур эшләр белән шөгыльләнгән шәхес кенә кертә ала. Әгәр райкомга килсә. Ирек дөньянын агышында, тормыш пульсында торачак, бүгенге киеренке тормыш вакыйгалары эчендә кайнаячак Шул чакта гына халыкны, кешеләрне ничек яшәргә өйрәтерлек әсәр туачак. Ул әсәрнең исемен Ирек «Яна Коръән» дип куячак Ул Коръән һәркемнең өстәл китабына әвереләчәк. Аны язу өчен ул югарыдан торып та. гади кешеләр арасында кайнап та тормышны өйрәнәчәк. Райком нәкъ әнә шундый урын. Анда хәят елгасына юнәлеш бирелә, анын агышы тизләтелә, төрле чүп-чарлар, киртәләр алып атыла. Тормышнын төбендә кайнап, ун ел буе андый алмаган нәрсәләрне син монда бер елда, бәлкем тизрәк тә анлаячаксын. Ирек, кулларын баш астына куеп, чирәмгә ятты. Зәп-зәнгәр күк шулкадәр дә төпсез, очсыз- кырыйсыз. Әнә бер ак тоҗым очып китте. Бәлкем ул мәнге төшмәс, шушы галәмгә, шушы зәнгәр биеклекнең ин ерактагы чоңгылына очып китәр Төнлә йолдызлар барында күк тәбәнәгрәк күренә икән. Ә менә хәзер Ирек анын очсыз-кырыйсыз икәненә хәйран калды Үзе күтәрелеп очасы тормыш күге дә шушылай ук очсызкырыйсыз зәнгәр һәм саф булып тоелды ана. Шундый биеклеккә күтәрелгәндә генә кешеләргә пәйгамбәр сүзенә тин сүз әйтеп буладыр. Аннары кинәт ул сискәнеп киткән кебек булды. Әбиләр чуагы бит мәңгелек түгел, ул бик кыска гомерле, үтеп тә китәр, менә бу зәңгәр күкне кургашыңдай авыр кара болытлар каплар, карлы-бозлы янгыр сибәләр, шыксыз көз, һәркөн жаннарны өшетеп, көйсез кияү кебек, үзенең төрле якларын күрсәтер. Тормышта да шулай булмасмы9 Ирек бу уйларыннан көлемсерәп куйды. Символлар, чагыштырулар, фараз кылулар... Яза торган кешенен хыялы эшләргә тиеш. Наратлык буенда уздырган сәгатьтән артык вакыт эчендә ул гүяки икенче кешегә әверелде Хәзер инде аның карары катгый, үзе өчен анык иде. бернинди икеләнүсез китәргә. Хәтта әти-әниләре каршы килсә дә, аларны инандырып булса да, бу адымны ясарга кирәк. Әгәр ул үзенең ин изге хыялын, илаһи биеклектә күп еллардан бирле саклап йөрткән өметләрен тормышка ашырыйм дисә, ана шушыннан да дөресрәк юлны табу мөмкин түгел иде. Ул өйләренә канатланып кайтып керде. Әтисе белән әнисе аның район үзәгенә барганлыгы хакында әле берни дә белмиләр, аны мәктәптән кайтты дип уйлыйлар иде. —Улым, ачыктыңмы9—диде әнисе. —Юк, әни, әлегә ашыйсым килми,—диде Ирек һәм. сүзне нәрсәдән башларга белмичә, бераз уйланып торды —Мин бүген Болынкырда булдым,— диде ул, мич янында мәшәләнгән әнисенә һәм караватта утырган әтисенә карап —Райкомга эшкә чакыралар. Әнисенең йөзенә курку галәмәтләре чыкты, анын күзләре түгәрәкләнде, ни әйтә бу малай дигәндәй, аптырап картына төбәлде. Хәйринең исә йөзеннән сизелер-сизелмәс якты шәүлә йөгереп үтте. Улына ягымлы карашын төбәде: —Кем итеп чакыралар? —Инструктор... Идеология бүлегенә. Әтисе, җитез генә торып, нәрсәдер эзләгәндәй, мич яныннан урап килде дә кулын Ирекнең башына куйды, кытыклагандай чәчләрен аралады — Ничек уйлыйсың соң, улым, башкара алырсыңмы? —И, атасы,—диде Гөлжамал, анын янына килеп.—Сон төпчегебезне районга жибәрсп... Ничек яшәрбез? — Бар әле, ашыңны кара,—диде Хәйри, кырыс кына. Аннары аңа борылып, тавышын күтәреп әйтте —Ничек яшәрбез, имеш! Әнә авылда күпме карт-коры. Баласы да, чурты да юк. Яшиләр бит —Сон, аларнын юк. безнеке бит яныбызда,—диде Гөлжамал. бирешергә теләмичә. —Ә аларныкы булмаганмыни?! һе Безнең малайны райком тикле райкомга эшкә чакыралар! Горурланырга кирәк моның белән! Ә син Тьфү! —Туктале, ә синең мәктәбен? Хәйри бу юлы карчыгына чын-чынлап рәнжеп карады —Сон, әнисе, райкомга эшкә алгач... нинди мәктәп кайгысы ди монда!— Ул карчыгына таба, бөтенләй өметсез бу дигәндәй, кулын селтәде дә кабат урынына барып утырды Анын күзе гел Иректә генә иде — Кайчаннан сон, улым?—диде ул түземсезләнеп. — Иртәгә жавап бирергә куштылар: ризам ы-түгелме — Риза диген, риза! Шундук әйтеп кайтасын калган. —Сон, әти. ничек инде —Сездән башка Шулай итеп мәсьәлә хәл ителде Кичен Мэлс абыйсы кайткан иде Ул. бу хәбәрне ишеткәч, бер сүз дә әйтмәде. Китеп барганда гына капка төбендә Иреккә болай диде: — Энекәш, синең кирпеч заводында булганын бармы9 —Юк —Син анда барып кара әле. —Нигә? —Кирпеч заводында эш коточкыч авыр, теләсә кем түзә дә алмый Тагын шунысы бар, кая карасан да кирпеч чие. яндырырга кертелгәне. мичтән яндырып чыгарганнары. Бөтенесе бер зурлыкта, бер формада. Аяк асты тулы кирпеч ватыгы... Кайсылары урталай сынган, кайсылары буйга, кайберләре гел чәрдәкләнеп беткән... —Абый, сүзен булса, туп-туры гына әйт әле,—диде Ирек түземсезләнеп. —Туп-турысы шул: сине эшкә чакыра торган җир дә кирпеч заводы инде ул. Тик анда...—абыйсы сүз таба алмыйча тукталып торды,—Тик анда калыпка кызыл балчык урынына икенче әйбер салалар. —Абый, миңа тормышның уртасында кайнап, андап, язарга ин кулай урын түгелмени ул? —Белмим... Мин «барма!» диярмен, ә син, «юлыма абый гына аркылы төште» дип, гомерен буе мина рәнҗерсең. Абыйсы, олы перчаткаларын киеп, мотоциклы янына килгәч, тагын туктап калды. —Мин инде анладым: сез хәл иткәнсез. Әтинең дә башы күккә тигән. Син шулай да шушы капка төбен, шушы кичне, әнә теге кызарып чыгып килүче айны, минем әйткән сүзләрне хәтереңә ешрак төшер әле. Яме? —Ярар,—диде Ирек, ихлас күңелдән. Абыйсы мотоциклын кабызды да китеп барды. Ул һәрвакыт нәрсәгә дә булса каршы. Гомере буе шулай. Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Авылга кайтырга, төп ихатада тегенди-мондый эш эшләргә абыйсы һич тә вакыт таба алмый иде. Ирек тә район үзәгенә китеп барса, абыйсына үзенен моңа кадәрге булган яшәешенә шактый гына төзәтмәләр кертергә туры киләчәк. Шушыларны уйлагач, Ирек елмаеп куйды. Ул әйткәнчә, шушы кич, капка төбе, кызыл ай белән ант итте: кайда гына, нинди генә эштә эшләсә дә, һичберкайчан әти-әниләрен, төп нигезне Ирек ташламас, пәйгамбәр булып күкләргә ашса да, аларга барлык эшләрендә ярдәм итәр, бары тик рәхмәтләрен генә алыр!.. Кич мәдәният йортында көзге бал оештырганнар, яшьләр күп иде. Фойе белән сәхнә сары, ал, кызгылт яфраклар белән бизәлгән. Күңелле музыка, җыр, бию, уен-көлке белән кичәнең үткәне сизелмәде дә. Ирек белән Зәнфирә фойедан ук җитәкләшеп чыктылар, тирләгән муеннарына, битләренә салкынча көзге һаваның сарылуыннан рәхәтлек кичерделәр, бернинди сәбәпсез шаркылдап көлделәр. Ай бөтен урамны, күк йөзен, өй түбәләрен ялт итеп балкыткан, җирдән энә табарлык иде. Алар, бер әкияти дөньядан чыгып, тагын икенчесенә чумдылар. —Минем сиңа әйтәсе бер серем бар. —О-о-о,—диде Зәнфирә, басынкы гына көлеп.—Кайсы төштән таптың син аны? —Беләсеңме... Мине райкомга эшкә кодалыйлар. —Кодалар килдемени? —Бүген Шәвәлиев чакыртты. Шулчак Зәнфирәнен елмайган иреннәре җыела алмыйча катып калды. Анын күзләре киерелеп ачылдылар, сулышы ишетелмәс булды. Гәүдәсе, ничектер коелып төшкәндәй, кечерәеп калды, бөтен йөзе җитди кыяфәткә керде. Ирек аңа райкомда эшләүнең өстенлекләре, анын иҗатына күрелмәгән этәргеч бирәчәге турында дәртләнеп сөйләде, Зәнфирә аны сүзсез генә тынлады. Аның йөзе ай яктысында усак көле төсле аксыл булып күренә иде. Ирек, аны үзенә таба борып, иреннәре белән Зәнфирәнен битләренә, күзләренә, иягенә кагылды. —Зәнфирә, китимме соң? Зәнфирә, башын сулга борып, күз карашын еракка төбәгән хәлдә: —Син бит инде күптән анда, Ирек,—диде. —Зәнфирә! Ник алай дисен?!—Ирек аны үзенә тартып, кысып- кысып кочаклады. Зәнфирәнен нәфис кечкенә колагына кайнар сүзләрен пышылдады:—Синен бер сүзен җитә... Менә хәзер китмә дисән, китмим... Анын бу сүзләре, ничек кенә кайнар әйтелмәсеннәр, Зәнфирәгә рашкы бөртекләре кебек килеп бәрелделәр. — Юк. Ирек,—диде ул —Мин сина беркайчан да андый сүз әйтмәячәкмен. . Зәнфирә арыган, талчыккан күзләре белән Иреккә матдерәп карады Бу караш, ай яктысында булгангамы, нәрсә беләндер хушлашу, аерылышу һәм үкенү төсмерен анлата иде. Ирек анын яраланган күңелен төзәтмәкче булып: —Киләчәктә фатир да бирәчәкбез, диләр Болынкырга күчәрбез,— диде. Әйтүен әйтте, шундук тагын дөрес әйтмәгәнлеген аңлады. Зәнфирә- нен әнисе ике ел инде икенче группа инвалид, үз хажәтенә дә көч-хәл белән генә йөри иде. Бер-берсенә әйтмәсәләр дә. аларнын фикерләре нәкъ шул бер тирәдә бөтерелгән булып чыкты —Рәхмәт. Ирек,—диде Зәнфирә. зәгыйфь тавыш белән —Синен ниятләрен изге. Алар барып та чыгар Минем бит әле әнием дә бар —Тәзкирә апа да. —Ирек ни дип әйтергә белми аптырап калды — Ул да безнен белән яшәр Алар күптән инде Зәнфирәләр турында басып торалар икән. Кызнын йөзе ачылмады, тавышы югалды, күзләре ничектер зураеп, дымланып киттеләр Алар шактый вакыт сүзсез тордылар. Хәзер үртәшеп тә. юк-бар сөйләшеп тә. чеметешеп тә. шаярышып та. көлешеп тә булмый иде Ул нәрсәләр, таш стена белән аергандай, каядыр еракта калган иде Ә төн. бәлкем көзнен сонгы төне, бөтен дөньяны нурлаган, матурлаган, алар икесе күнел ачсыннар, куансыннар өчен әзерләнгән иде Элек мондый айлы төн алар өчен бәйрәм генә түгел, оҗмахта үткәрелгән бер ләззәтле көнгә тин була иде. Зәнфирә ничектер шәүләдәй, тавышсыз-тынсыз гына өенә керде дә китте Ирек, йөрәгенә салкын таш бастыргандай, башын аска иеп. акрын гына үзләренә таба атлады Әйтерсен лә алар мәнгегә аерылдылар. Зәнфирә карангыда ялгызы басып калды, ә Ирек ана хыянәт итеп китеп барды сыман Ләкин бу бит дөрес түгел! Сон. алай булгач, нигә сон ул Ирекне гаепләгән кебек сөйли һәм Ирек чыннан да үзен гаепле итеп тоя?.. 6 на коллективта эшли башлау Ирек өчен әллә ни кыен булмады Аны Әминә исемле инструктор белән бер бүлмәгә утырттылар. Аларнын өстәлләре кара-каршы, тик Әминәнеке тәрәзәгә якын, түрдәрәк. Ирекнеке ишеккә табарак иде Икесенә ике телефон, уртак ыгы-зыгылар, киңәш-табыш итүләр Ут борчасыдай житез Әминә Иректән ике-өч яшькә өлкәнрәк булса да. аны берничек тә андый яшьтә дип уйларлык түгел Ару-тал чыгу лар Әминәгә бөтенләй ят Ул күбесенчә костюм-чалбар, водолазка кия. чәчләрен егетләрчә кыска итеп йөртә Үзенең «Иж® мотоциклына утыртып, атна-ун көн эчендә Ирекне районный барлык авыллары, идеология эшенең торышы белән таныштырып чыкты Ирек хыялланганына иреште Өермәнен ул нәкъ уртасына килеп эләкте, һәм ул аны шундый итеп бөтерә башлады, артына борылып карарга да вакыты калмады Менә ул чын тормыш! Менә ул яну! Ирек очынып, илһамланып эшләде Партия һәм комсомол бюросы утырышлары, җыелышлар, пленумнар, партактивлар әзерләшеп уздырышу, йөзләрчә кешеләр белән аралашу, бәхәсләшү, кушу һәм мәҗбүр иту Боларнын һәммәсен дә йөрәгенә сенлереп. зиһенең белән эшкәртеп кенә өлгер' Инде аны бөтен районда беләләр Әгәр шулай кушылса, ул теләсә кайсы җитәкчене көннен йә төннең теләсә кайсы вакытыңда хәтта җир читеннән лә эзләтеп таптыра, кирәк булса теләсә нинди хәлендә зырылдатып райкомга китереп җиткерә Шуна күрә сина әллә каян елмаеп сатам бирәләр, баш Я ияләр, хәл-әхвәл сорашалар, килеп чыгыгыз, диләр, кирәк әйберләрегез юкмы, диләр. Ирек ябыкты, суырылды, күз төпләре күгәрде. Төннәрен, әгәр фатирына кайтып элгәшергә туры килсә, конспектларына тотынды, әмма кагаеп-кагаеп китеп, башы йә стенага, йә өстәлгә бәрелде. Ул елны Ирек кышкы сессиягә бара алмады. Аны ин нык борчыганы—авылга кайта алмау иде. Зәнфирә белән очрашулар сирәгәйде, салкынайды. Әтисе белән әнисенең хәлләрен дә ул күп вакытта кеше аркылы гына белеште. Мэлс абыйсы райкомда, йә урамда аны очратса, «нихәл, райком күсесе» дип күреште. Иөзенен җитди булуы бу сүзләрне шаярып түгел, чынлап әйтүе турында сөйли иде. Ирекнең көндәлегеннән «Мин нинди көчле икәнмен! Әгәр үзеңә иң югары таләпләр куйсаң, әлбәттә. Ә биредә башкача мөмкин дә түгел. Ныклы тәртип! Кушылган—үтә! Куш һәм үтәт! Өлгерә алмадым, булдыра алмадым дигән акланулар беркем тарафыннан да кабул ителми. Ләкин бүген язасы нәрсәм ул турыда түгел. Мин бер хакыйкатьне теркәп куярга телим. Ул түбәндәгедән гыйбарәт. Партия работнигының эш урыны бар җирдә—урамда, һәрбер өйдә, басуда, фермада, урманда, суда, күктә икән! Кешеләрнең тормышы матур булырга тиеш. Моның шулай булуы өчен мин һәркайда һәм һәркайчан җаваплы. Шуңа күрә эш сәгатьләре, ял һәм эш көннәре дигән бүленеш юк дәрәҗәсендә. Бүген минем шатлыклы көнем. Сәгать телләре инде төнге уникегә якынлашып килсә дә, язмыйча кала алмыйм. Иртәнге якта «Җиңүче» колхозының ике бригадасында терлекчеләр җыелышлары уздырдык, йөкләмәләрнең үтәлешен тикшердек. Район үзәгенә кайткач, ашханә каршындагы кибеткә сугылмакчы булдым. Керсәм—гауга, тавыш! Очсызлы балык консервлары саталар икән. Кемдер карыйсы иткән—срогы күптән чыккан. Бер хатын биредә алган тары ярмасын, күрше кибеттә үлчәтеп, кабат китергән. Ике йөз граммга өткәннәр, гомергә шушы хәл, үлчәү белән бер, сдача биргәндә икенче алдыйлар ди. Кибеттән үк санэпидстанциянең баш врачына чылтыраттым. Халык контроле комитетында беркем дә туры килмәде. Эчке эшләр бүлегеннән сәүдә мәсьәләләре белән шөгыльләнүче сотрудникны чакырттым, нәтиҗәсен хәбәр итәргә куштым. Райкомга кайту белән хәлне Шәвәлиевкә сөйләдем. Зөфәр Шәрипович Беренчегә чылтыратты да алдагы айда сәүдә хезмәте күрсәтү мәсьәләсен бюрога куярга булдык. Аны хәзерләүне миңа йөкләделәр. Унбер кешелек комиссия төзедек. Барлык авыллардагы сәүдә нокталарын тикшереп чыгачакбыз. Хәзер теге шатлыгыма күчәм. Яз көне Әминә белән партҗыелышта катнашып кайтканда мотоциклыбыз ватылып юлда калдык. XX партсъезд исемендәге колхоз үзәге Имәнгә җитәргә әле өч чакрым ара бар. Җәяүләп авылга киттем. Соң иде инде. Клубта ут бар, керәм. Фойеның уртасына озын өстәл куйганнар да шуның тирәсенә яшьләр тезелеп утырган. Авызларында тәмәке, рәхәтләнеп кәрт сугып яталар. Почмакта буш аракы шешәсе ауный. Стена буенда биш-алты кыз көнбагыш ярып утыра. Мин кызлардан клуб мөдиренең кайда икәнен сорыйм. «Таифә апа ул клубны ачып кына бирә, үзебез биклибез»,— диләр. Егетләр янына барам, исәнләшәм. Кемдер сынап карый, кемдер игътибар да итми. Хәлне аңлатам, мотоциклны сөйрәп алып кайтырга иде дим. «Рәтең булса момент!» ди берсе. Калганнары күтәрелеп көләләр. Шул чак бөдрә чәчле бер егет «әйдәгез» дип, мине уз артыннан ияртте. Бу егет «Запорожец»ы белән безне Болынкырга кадәр илтеп куйды. Клубта бер ватык хромкадан башка берни дә юк икән. Икенче көнне үк райкомолдан Әхнәф, мәдәният бүлеге мөдире Азат белән колхозга юл тоттык. Мәсьәлә райком каршындагы идеология комиссиясендә тикшерелде. Хуҗалык җитәкчеләренә дә, үзебезгә дә ару эләкте. Андагы авылларны күз уңыннан ычкындырмадык. Бүген кич Әминә белән шунда бардык. Иа Хода! Күпме үзгәреш! Дүрт авылында да мәдәният учаклары гөрләп эшли. Шахмат-шашка, бильярд уйныйлар. Колхоз үзәге Имәндә штанга, гер күтәрү, көрәш буенча ярыш үткәреп яталар. Кызлар-егетләр безне төреп алдылар, рәхмәт укыйлар, китапханәгә алып кереп, кыстыи-кыстый чәй эчерделәр. Шул яшьләрнең якты йөзләрен күрү, рәхмәт сүзләрен ишетү ничек рәхәт! Ә бит мондый халәт кичергән көннәрем шактый җыйналды минем Димәк, мин кешеләргә кирәк'Димәк, мин башкаларның тормышын ямьләү өчен әз генә булса да уз өлешемне кертә алам...» Шатлыклы көннәре дә. уңышсызлары да булгандыр инде Әмма Ирек бер нәрсәне төгәл әйтә ала—гамьсез көннәре берәү дә булмады. Аптырашта калдырганнары да җыела торды. Районда халыклар дуслыгына багышланган республика семинары үтәчәге билгеле булгач, шунда катнашучыларга күрсәтү өчен театральләштерелгән сценарий язуны Иреккә йөкләделәр. Бу эш анын төн йокыларын качырды. Ниһаять, сценарий Шәвәлиевкә тапшырылды Икенче көнне ул Ирекне үз бүлмәсенә чакырып. —Искиткеч әйбәт булган,—диде —Синен бу сценариенны бастырып тарату өчен Республика Халык ижат йортына тәкъдим итәчәкбез — Ул бераз гына уйланып торды да, кәнәфиен калдырып чыгып. Ирекмен каршына килеп утырды —Тик син анда өч урында «Сарман» көен яңгыратасын. Алып атыйк без аны Ирек, әллә ялгыш анладыммы дигәндәй, секретарьга аптыраулы караш ташлады. —Ничек инде. Зөфәр Шәрипович?!—диде ул кулларын як-якка җәеп — Ул көй бит бөтен сценарийны кояш нуры кебек җылытып, яктыртып тора, бүгенге тормышка, Татарстан җиренә дан жырлый. милли хисләребезне уята. Шәвәлиевнен йөзе караңгыланды —Син мин кушканны үтә әле. Сабитов,—диде ул, шыпырт кына. —Сон, анлатыгыз, андагыгыз!—диде Ирек кызып —Анлатам, тик үзен генә бел Арсланов «Сарман» көен яратмый —Сон... ни -Ирек сүзен әйтә алмыйча ык-мык килде Анын гаҗәпләнүенең чиге юк иде —Сценарий бит анын ни катышы бар —А-алып ат! Аялыйсынмы: алып ат! Минзаһит Усманович аларнын бездән алда баруларына, макталып торуларына котыра. Мин бит беләм барыбер алдырып ташлатачак! Яңадан андый нәрсәләр язганда, Актанышка бәйле җырларны да кертә күрмә —Анысы ни белән бәйле инде9—дип сорады Ирек, тавышына юри кызыксыну билгеләре чыгарып —Ни булсын—шул ук сәбәп Бу хәл Ирекнең күнелендә берничек тә аңлата алмастаи авыр юшкын калдырды рек Хәйриевич. тиз генә кереп чыгыгыз әле Килеп керүгә, Шәватиев анын кулына бер кочак кәгазь тоттырды — Биредә партиянең комсомолга җитәкчелеге буенча әйберләр Элеккеге пленум, бюро материаллары, аткә комитетына җибәрелгән информацияләр — Нәрсәгә сон болар9 — Бер атнадан өлкә комитеты пленумы булачак. Яшьләрне комму нистик тәрбияләү мәсьәләсе каралачак. Безнен Беренче шунда чыгыш ясарга тиеш Без анын белән киңәштек тә (Шәвәлиев бусын ашады, әле Арсланов белән бу хакта бернинди сөйләшү булмаган иде), аны язуны сиңа йөкләргә булдык Ирек кәгазьләрне чаштыр-чоштыр актарды да бер сүз дә әйтмәде -Күп түгел инде ул. машинкада дүрт-биш бит әйбер.-диде Шәвә лиев, сүзен дәвам итеп —Син элекке комсомол оешмасы секретаре, яшьләр белән эшләүдә безгә нәрсә җитми, нинди яна алымнар кулланырга И кирәк—курыкмыйча үз фикерләренме яз. Райкомның эшләгән эшен дә күрсәтергә онытма, бик шапырынма да, проблемаларга күбрәк басым яса BJ1KCM үзәк Комитетының беренче секретаре белән ҮК аппаратыннан зур гына кеше килә, диләр. Шулай булгач, чыгышның нинди дәрәжәдә булырга тиешлеген син яхшы аңлыйсың. Күп дигәндә өч көн вакыт. Ерып чыгарсын бит? Ирек, кәгазьләрдән башын күтәреп, Шәвәлиевкә карады Аның өчен бу баш бетәрлек нәрсә түгел иде, үзенең дә күптән күңелен сызлаткан, их шушыларны әйтергә, дип йөргән фикерләре күп иде. —Зөфәр Шәрипович, еруын ерып чыгып булыр, тик мин бит әле бу көннәрдә сөт буенча Карамалы фермасына вәкил итеп беркетелгән. Анысыннан азат итәрсез инде. Шәвәлиев утырган урынында боргаланып куйды. — Ирек, фермага кем беркеткәнен яхшы беләсең бит. Беренченең кушуыннан башка синең өстеннән беркем дә, хәтта Алла да, ул вазифаны төшерә алмый. —Сон бит, Зөфәр Шәрипович —Ирек гаҗизлектән берни әйтә алмады, тотлыгып, әйтәсе сүзләре тамагына тыгылып калды Бераздан гына тын алып, ул, якасыннан әжәл алган кеше кебек, көч-хәл белән телен әйләндерде—Мин бит көне буе фермада булырга тиеш, һәркөн иртәнге биштә Минзаһит Усмановичның үзенә нинди чаралар күргәнлеге- без турында хәбәр итәргә тиеш. Мин кайчан языйм? Ул чакта аның белән мин үзем сөйләшәм. —Тссс!—диде Шәвәлиев, имән бармагын тырпайтып.—Син, Сабитов, бер әйберне онытма: бездә бу эш кушылды дип, тегесен җилкәдән төшерү юк. Әгәр андый тәртип булса, райком бик начар җитәкчелек итәр иде Әнә кара Әминәгә, Нуриевка, Гомәровка, мина һәрберебезнен иңенә мен төрле вазифа йөкләнгән. Шуңа күрә киңәшем шул сиңа: көндез яз, фатирында утырсаң, бигрәк тә әйбәт булыр. Беренченең күзенә күренмәскә тырыш. Ә иртән дүрттән йөрүчеләр бар бит, шуларга утырып китәсен дә тиз генә чылтыратып кайтасың. Башкача булмый. Ирек икенче секретарь бүлмәсеннән күңеле айкалып чыкты. Алай алдашуны, төлкеләнүне яратмый да, булдыра да алмый иде ул. Ә менә хәзер хәйләләргә, алдарга кирәк. Әле бит оештыру бүлеге инструкторлары көннең теләсә кайсы вакытында, фермадамы син, юкмы, тикшереп торалар, бармаганнардан аңлатма алалар. Беренче кушканнан авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы да, район Советы башкарма комитеты председателе дә. хәтта аның кул астындагы ике секретарь да баш тарта алмый. Шәвәлиев әйткәнчә йөреп, Ирек чыгышны фатирында язды. Ләкин өч көндә бетерә алмады. Дүртенче көнне иртүк, алдан сөйләшеп куйганча, район Советы башкарма комитеты председателе урынбасары Галиев машинасында (ул Карамалы фермасыннан арырак хуҗалыкка вәкил булып йөри) фермага барып җитеп, андагы хәлләрне ачыклады. Фуражы да артгырылган. силосы, яшел массасы да мул бирелә, әмма ферма буенча сөт йөз килограммга кимегән иде Монын сәбәбен беркем дә әйтә алмады: баш зоотехник та. ферма мөдире дә аптырап җилкәләрен генә сикерттеләр Ә бит сөтне киметү түгел, ике атна эчендә һәр сыер башына йөз иллешәр грамм арттыру бурычы куелды. Ирек иртәнге биш тулганчы ук телефоннан номер җыйды. Трубкадан ишетелгән кыска сигналлар беренченең кем беләндер инде элемтәгә кергәнлеге турында сөйли иде. Ярты минут көткәннән соң, ул кабат номер җыйды. Шул ук хәл кабатланды Чылтырата торгач, сәгать алты тула язды. Ахырда беренченең «да» дигән калын тавышы ишетелде —Карамалы фермасыннан Сабитов әле бу,—диде Ирек, саннар язылган кәгазен алдына куеп. —Вообше-то. Сабитов, бу вакытта чылтыратмаска да була иде,— диде беренче кырыс кына,—Әллә сез безнең ничәдә сөйләшергә тиешлекне оныттыгызмы9 —Мин сезгә биш тулганчы ук чылтырата башлаган идем инде. Минзаһит Усманович,—диде Ирек, тирләп чыккан мангаен кул аркасы белән сыпырып. —Ну что ж Мин сезгә ышанам Ничек анда хәл? — Менә ике көн инде фуражны арттырдык, сыер башына җитмешәр килограмм яшел масса бирелә... —Сабитов, слушай’—Беренченең шулай кинәт бүлдерүе Ирекне әхтә нишләтеп җибәрде —Син мина сөтнен күпмегә артканын гына әйт. Ирек бераз тынсыз-өнсез калып эндәшә алмый торды. —Сөтме. Сөт артмады. Минзаһит Усманович. — Мин сезне анда ни өчен җибәрдем'.”—Беренче секретарь анын җавап бирүен көтеп торды —Әллә ишетмисез? —Ишетәм. Минзаһит Усманович Сөт арттырырга —Йә, күпмегә артты? —Артмады, кимеде шул... —Кимеде?!—Арслановнын тавышы ачулы төс алды —Күпмегә’’ Ничек кенә тырышса да. «йөз килограмм» дигән сүзне әйтергә анын теле әйләнмәде һәм ул ничек алдашканын сизми дә калды: —Житмеш килограмм чамасы Бу санны әйткәндә, анын теле ут янды. Әйтерсен, ул авызыннан утлы күмер төкерде, күз аллары әлҗе-мөлҗе килде —Нәрсә, сез анда сөт киметер өчен бардыгызмыни’”—Арсланов әшәке итеп сүгенеп куйды. Анын сүгенүе Ирекнен мангаена күсәк белән китереп орган кебек тәэсир итте —Ну. отвечай же' Куда пропало молоко ” Ирек коелды ла төште. Әйтерсен лә ул җинаять өстендә тотылган иде. — Ну?!—секретарь тагын сүгенде,—Син әллә телеңне йоттыңмы?’ —Хәлне төзәтербез. Минзаһит Усманович,—диде ул. ишетелеришетелмәс тавыш белән —Кайчан? — Шушы бер-ике көндә,—диде Ирек, сөтнен артасы-кимүе турында уйлаудан бигрәк, бу авыр сөйләшүдән котылу өчен —Хорошо, доложишь,—беренче трубкасын куйды Ирек җидегә бөкләнеп сөйләшкән җиреннән, телефон трубкасын да куярга онытып, урындыкка утырды Ул эченнән колхоз председателен, партком секретарен, баш белгечләрне, ферма мөдирен, ялкау савымчыларны, эчкече скотникларны эт итеп сүкте. Хәзер үк бөтенесен җыеп, эссе табага бастырырга ниятләде, чөнки аңа беренче тарафыннан барлык хокуклар бирелгән, ул аларны сөт арттырмаган өчен ин начар сүзләр белән сүгә ала, мыскыллый ала. кирәк булса, җинаять эше ачтыра, җитәкчеләрен өерләре белән райком бюросына сөйрәп китерә, эштән алдыра Хәзер анын өчен бердәнбер юл булып шушыларны куллану калды Ләкин, уйланып утыра торгач, бераз суына төшкәч. Ирек үзенең бу уйлаган гамәлләренең берсен дә кыла аямаганлыгын аңлады. Анын күңеле моңа каршы килә, ничек кенә үзен мәҗбүр итәргә теләсә дә, ул боларнын берсен генә лә эшли алмый иде Ирек авыр сулады һәм. кәгазьләрен кесәсенә тыгып, ферма йортыннан чыгып китәргә әзерләнде Шулчак телефон чылтырады Трубкада Шәвәлиев иде —Сабитов, синме’’—диде ул. исәнләшеп-нитеп тормыйча —Әйе. — Мин сине көтеп утырам - Бсзнен монда эш хана бит әле. Зөфәр Шәрипович Сөт кимегән Аның сүзләрен, әйтерсең. Шәвәлиев бөтенләй ишетмәде —Син чыгышны язып бетердеңме’’—анын тавышы кисәтүле яңгырады. — Бетерә алмадым шул... Ничек бетерә алмадың?! Нигездә төгәлләдем инде мин аны Шәвәлиев аны кискен бүлде: —Давай, слушай, без нигездә дигән сүзне ташлыйк әле. Чыгыш әзерме? —Төгәлләп бетерәсе бар. —Күпме ул төгәлләп бетерәсе дигәне? —Ну...—Ирек бераз уйланып торды.—Бит ярым, күп дигәндә ике биттер. —Хәзер аны беренчегә алып керергә кирәк. Давай, немедленно кайтып җит. —Юк, Зөфәр Шәрипович, мин кайта алмыйм. Минзаһит Усманович- ка фермада хәлне төзәтергә вәгъдә бирдем. Ике көн эчендә. Хәзер бөтенесен җыеп алам... —Хәзер син берни дә эшли алмыйсын, синең урынга икенче кеше җибәрербез. Чыгышны шушы минутта машинкага бирергә кирәк. Кайда анын язылган өлеше? —Минем фатирда. —Гәрдиева барса, табып кайта аламы аны? Ирек язуларының кайда, ничек ятканын күз алдына китерде дә: — Өстәлдә инде алар, табар,—диде. —Болай итәбез,—диде Шәвәлиев.—Син беркая да чыкма. Кәгазь алып, чыгышыңны уйлый тор. Сине алып кайтырга мин үземнен машинаны жибәрәм. —Минзаһит Усмановичтан сүз булмасмы сон? —Әллә син чыгыш синең сөтеңнән әһәмиятсезрәк дип уйлыйсынмы? Ирекнең башында мең төрле уй бөтерелде. Төптән уйлап караганда, беренче белән икенченең сүзләре мантыйкка сыймый. Әйтерсең лә алар, зур бер кайчының ике чаты кебек, Ирекнең гәүдәсен, йөрәкләрен-миләрен дә кертеп, урталай кисәләр иде. Әгәр алар чыннан да бу чыгышны язуны Иреккә тапшыру турында килешенгән булсалар, ни өчен сон Минзаһит Усманович ана шул дәрәҗәдә каты бәрелде? Дөрес, анын бюроларда, пленумнарда, башка зур җыелышларда «хатын-кызлар, сез ишетми торыгыз» дип, сүгенгәләп ала торган гадәте бар иде. Ләкин аның бүген Иреккә юллаган сүгенү сүзләре тел белән дә әйтерлек, язарлык та түгел иде. Ярты сәгать үтүгә, ферма тәрәзәсеннән Шәвәлиевнең сары «УАЗигы» күренде. Ул шундый кызу, килә иде, ферма тирәсендәге катканакларда әллә тагы яртышар метр сикерде, ава язып, әле бер якка, әле икенче якка түнтәйде, ферма йортын буфеты белән этеп аударырлык булып килеп туктады. Ирек ашыгып чыкты, анын урынына сөт арттырырга килгән Әминә төшеп калды. Чыгышны көндезге унберләргә басып бетерделәр. Хәреф хаталарын төзәткәләгәч, Шәвәлиев аны беренчегә алып кереп китте. Иреккә бүлмәсеннән беркая да чыкмаска кушты. Иртән чәй дә эчмәгән килеш, ул көндезге уникегә кадәр утырды. Арсланов кәефсез иде, чыгышка ул күз дә төшермәде, өстәленең бер ягына алып куйды да телефоннан сөйләшергә кереште. Аннары өлкә комитеты секретаре белән тоташтырдылар, Шәвәлиев чыгып китәргә мәҗбүр булды Шул килеш алар, Беренченең хөкемен көтеп, төшке ашка кадәр утырдылар. —Булмаса мин төштән сон фермага китим әле, Зөфәр Шәрипович,— диде Ирек, ана ялварып. —Син нәрсә, слушай! Ә хәзер чыгышыңны браковать итсә? Юк инде, хәзер моннан котылмыйча, безгә беркая да китү юк. Аяк та, кул да богаулы. Тик шулай да Минзаһит Усмановичның күзенә чалынырга тырышма әле. Беренче киткәч, тиз генә аша да, ул эшкә килгәнче, бүлмәнә кереп биклән. Ирек, ашханәгә барып, каптыр-коптыр капкалады да тизрәк райкомга йөгерде. Бүлмәсенә кереп, өстәл артына утырды һәм беренче мәртәбә, нишләптер, үз-үзенә нәфрәтләнеп карады Анын яшәгән тормышы дөрес түгел иде бугай. Ул дәртләнгән хыяллар һаман да чынга ашмыйлар иде. Тормыш казаны кайнавын туктаусыз кайный, әмма ләкин тын алырга, уйланырга, вакыйгаларга бәя бирергә вакыт юк иде. Шәвәлиев белән Ирек төштән сон бер сәгать тә, ике сәгать тә. өч сәгать тә көттеләр Ирек бер эш тә эшли алмады Йөрәге урынында түгел, нервылары сонгы чиккәчә киерелгән иде. «Әгәр чыгыш ошамаса9 » дип, коты очып уйлады ул. Инде аны төзәтергә анын көче дә. мөмкинлеге дә калмаган иде Ул ана барлык тормыш тәҗрибәсен, өч ел университетта укып алган белем хәзинәсен—һәммәсен дә салган иде Ә Беренче һаман дәшмәде Сәгать кичке биш тулгач, Шәвәлиев түзмәде. Беренчегә үзе чылтыратты. «Ярый, бара»,— диде Арсланов бик канәгать булмаган кебек кенә Шәвәлиевкә шушы җавап җиткән иде инде Анын кем язды дип сорамавы да икенче секретарь файдасына иде. Арсланов секретарь кызга беркемне дә кертмәскә, беркем белән дә телефоннан тоташтырмаска кушып, чыгышны укырга кереште Чыгыш беренче юлларыннан ук кыю фикерләре, фәлсәфи тирәнлек белән чын тормыш проблемаларын оста куюы белән Арслановны тан калдырды Аны ул бер йотым су эчкәндәй укып чыкты. Шактый вакыт айный алмый утырды Эченнән бу чыгышны язучыдан көнләште һәм ул. әлбәттә, беренче юлларыннан ук монын Сабитов кулы икәнлеген ачык тойды. Чыгыш үзенен фикерләү ягыннан бик югары торуы белән бергә чамасыз биеклекләргә дә очмаган, райком эшчәнлегенен җанлы фактларына таянган иде. Ул шундук катгый карарга килде: әле пленумга кадәр өч көнгә якын вакыт бар, чыгышын сүзен сүзгә ятларга. Әгәр кәгазьдән укыса, һичшиксез, пленумда катнашучылар моны кем язып бирде микән дип утырачаклар иде Чөнки ул да, башкалар да пленумнарда, партия активларында беркемнең дә, бигрәк тә райком, өлкә комитеты секретарьларының чыгыш язып мәшәкатьләнмәгәннәрен, аны яза да алмаганнарын беләләр иде Минзаһит Усманович өч көн буе бүлмәсенә юньләп кеше кертгер- мәде, телефоннан сөйләшүләрне киметте, фермалардагы вәкилләр иртәнге биштә Шәвәлиев белән телефоннан элемтәгә керделәр Күп тырыша торгач, чыгышны ул ятлап бетерде. Партия мәктәбендә өйрәткәнчә, ул аны ин элек үз куллары белән күчереп язып чыкты, шул язганын зәнгәр, кызыл карандашлар белән төрле кисәкләргә бүлгәләде, блоклап хәтерендә калдырды. Инде ничә еллар буе анын ручка тотып шушы кадәр әйбер язганы юк иде Чыгышны күчергәндә, ул тирләп-пешеп чыкты, авызларын ачып, иреннәре, иякләре белән хәрәкәтләнәхәрәкәтләнә, ручкасын йөртүче кулына ярдәм итте Бармаклары арыгач, ял итү бүлмәсенә чыгып, ятып торды Аны күчереп бетергән көнне, телевизор да карамыйча, түшәгенә ауды һәм бер мәртәбә дә кыймшанмынча. иртәнгә кадәр йоклады. Ятлавы да җиңел булмады Минзаһит Усманович үзен мона гомуми эш өчен, кирәк булганга гына мәҗбүр итте Ике көн ярым эчендә ул шул чыгыштан башка берни турында да уйламады Эшкә барып кайтканда да тексттагы сүзләр анын баш миендә бөтерелделәр Пленумда ана тәнәфестән сон сүз бирделәр Ул трибунага бик нык дулкынланып, онытмагаем, ялгышмагаем дип курка-курка күтәрелде Шулай да кесәсеннән кәгазен чыгармады, әкрен генә башлап китте Тора-бара ул үзенең ашыгуын анлады һәм ниндидер көйләү тоны белән сәйләнен сизде Аннары ул туктап калды, җөмләләрен уйлап төзегән кебек, өзек-өзек сөйли башлады Зал аны авызын ачып тыңлады, чыгышы берничә мәртәбә көчле алкышларга күмелде. Трибунадан төшеп, урынына барганда, ул үз артыннан хуплау сүзләре ишетеп калды. Утыргач, янәшәсендәге кешеләр үрелеп кулын кыстылар, котладылар Ләкин болары әле чүп кенә иде Өлкә комитетының беренче секретаре үзенен йомгаклау сүзен нәкъ менә Минзаһит Усманович чыгышыннан башлап китте Ул җитәкләгән партия райкомын яшьләрне коммунистик тәрбияләүдә барысына да үрнәк итеп куйды, райкомның эш тәҗрибәсен җентекләп өйрәнү кирәклегенә басым ясады. Киләчәктә безгә, диде ул, бу район җирлегендә республика семинары да үткәрергә туры килер Минзаһит Усмановичнын башы шатлыктан күккә тиде. Пленумга килгәндә, ул үзенен чыгышының яхшылар рәтендә буласын белсә дә, мондый ук резонанс алыр дип көтмәгән иде. Ләкин әле бу да, кем әйтмешли, чәчәкләре генә иде Пленум бетеп, инде киенергә чыккач, анын янына үзләренен районына курьерлык итүче өлкә комитеты инструкторы килеп. Минзаһит Усмановичны читкә алып китте. —Сезне беренче үзенә чакыра, хәзер үк,—диде. Арслановнын бөтен тәненнән ток үткәндәй булды. «Нәрсәгә булыр? Сөт белән районный хәле авыр, шунадыр». Беренче аны аягүрә басып каршылады. «Яхшы чыгышыгыз белән котлыйм!»—диде ул анын кулын кысып. —Вообше-то сез мине, Минзаһит Усманович, сегодня приятно удивили,—диде ул елмаеп —Выступлениегыз отлично, я бы даже сказал великолепно! —Сездән мондый сүзне ишетү минем өчен зур бәхет,—диде Арсланов, бераз каушап. —Между прочим, сез фикерли белүегезне күрсәттегез. Как һомо сапиенус думающий,—ул кеткелдәп көлеп җибәрде, аннары кинәт җитди кыяфәткә керде —ЦК инструкторы берәр журналга тәкъдим итү өчен алып та китәм, диде Мин сезгә, беләсезме, ни әйтер идем. Бу нәрсәгә сез инде вникли, давайте бер капитально нәрсә язып карагыз. Пусть будет брошюра. Или китап. А я обещаю, бик тиз вакыт эчендә без аны чыгартырбыз. А то без яшьләр белән эшләү мәсьәләсендә соңгы вакытта ЦКдан замечание арты замечание алабыз. Пора, наверно, на это поставить точку. Секретарь сөт турында да, башкасын да сорашмады, сүз шунын белән тәмамланды. Моннан Минзаһит Усманович бер нәрсәне ачык анлады: әгәр секретарь, аны махсус чакырып кертеп, брошюра йә китап язарга агитацияләп утыра икән, бу инде анын вакыты күплектән яисә эше беткәнлектән түгел иде. Димәк, анын әйткәннәре Арслановка бирелгән олы йөкләмә һәм ул һичшиксез тиешле югарылыкта үтәлергә тиеш иде Самолетта очканда, ул*моны ничек эшләү турында уйланып кайтты. Сүз дә юк, моны үтәрдәй кеше районда бар, ул—Сабитов иде. Шул ук вакытта Сабитовнын ана китап язганын беркем дә белмәскә тиеш. «Ләкин моны Шәвәлиевкә әйтмичә башкарып чыгып булырмы сон?»—дип уйлады ул. Сабитов турыдан-туры анын кулы астында, көн саен идеология секретареннан да берничә эш ала. Шушыларны уйлап кайтканда, беркөн Сабитовка каты бәрелүе өчен үкенеп куйды ул. Чөнки сөт бөтен район буенча кимегән иде. Егет аның бик кәефсез чагына туры килде. Әле ул шул көннәрдә анын өчен чыгыш та язып йөргән икән. Хәзер менә китап язарга кушарга кирәк. Әлбәттә, үзе яза алса, Минзаһит аны беркемгә дә кушып маташмас, язар да ыргытыр иде... Бөгелмә аэропортыннан аны каршыларга килгән кара «Волга»сында. ияген костюм якасы эченә яшереп, күзләрен йомган хәлдә, йокымсыраган кыяфәт чыгарып кайтса да, зиһене һаман шул китап тирәсендә яшен кебек эшләде. Ничек кенә итсән дә, Шәвәлиевкә әйтмичә булмый иде. Ул бусын ачыклап бетерде. Чөнки китап өчен бик күп материал да тупларга кирәк Боларнын барысын да Сабитов берүзе башкара алмаячак. Башкарган сурәттә, өлкә комитеты секретаре кушкан эш соңарачак иде Ә мондый ышанычны алай итеп ямьсезлисе килмәде Арслановнын. Ул, Казаннан чылтыратканда ук, чыгышның әйбәт бәяләнүе турында Шәвәлиевкә әйткән иде. Хәтта анын кем язганын сиздерүен дә көткән иде. Ләкин икенче ул хакта ләм-мим. Минзаһит эченнән генә елмаеп куйды Үзен күрсәтәсе килә, дәрәҗәне нык тотасы килә, дип уйлады ул шул чакта. Кайткач, чыгышны кем язды дип тә сорамады, Шәвәлиевкә чылтыратты да: —Сабитов белән минем янга керегез әле,—диде. Ике минуттан Шәвәлиев белән Ирек беренче каршында утыралар иде инде —Ну. Сабитов, фермада хәлләр ничек0—диде ул елмаеп. Ирек секретарьнын үзенә ягымлы тавыш белән болай дустанә дәшүен көтмәгән иде Кергән чакта ул тагын сүгеп ташлар, ниләр дип акланырмын, сөтнен һаман да артмавын ничекләр аңлатырмын дип. коты алынып кергән иде Шуна күрә ничек жавап бирергә дә белмәде, җитәкчеләр мондый очракларда әйтә торган таныш фразадан башка әйбер таба алмады — Кулдан килгәннен барысын да эшлибез, Минзаһит Усманович Ул нәрсәләр эшләвен санамакчы булган иде. беренче, жинелчә кул селтәп, ана туктарга кушты —Син беркөн анда под горячую руку попал Лина Бераз катырак та эләкте үзенә. Ну. ярый, түзәргә кирәк Ничек диләр әле әти суккан урын тәмугта янмый, ди.—Ул көлеп җибәрүгә, кеткелдәп Шәвәлиев кушылды «Ну. әйттегез дә. Минзаһит Усманович!»—дип баш селкеде. Аннары беренче җитди кыяфәткә керде һәм сүзен дәвам итте —Менә монда безнен өчен яна эш туды әле,—диде ул. юл буе уйлап кайткан планын тормышка ашыра башлап — Партия өлкә комитеты яшьләрне коммунистик тәрбияләү буенча безнен эшебезне гомумиләштерүне сорый Аерым брошюра, йә китап дәрәҗәсендә —Төрле кешеләрнең чыгышлары рәвешендәмени0—диде Шәвәлиев Арслановнын йөзе чытылды, икенченең бу сүзе ана һич тә ошамады —Түгел!— диде ул ачулангандай кискен рәвештә —Райкомның эш тәҗрибәсе турында сүз бара. Бары тик райкомның! Бәлкем ул безнен пропаганда һәм агитация бүлеге исеменнән чыгар,—дип алдашты ул —Ә бәлкем беренче секретарь исеменнән. Ирек белән Шәвәлиев. бер сүз дә әйтмичә, ана карап утыра бирделәр. —Яшьләр тормышын, яшь кеше буларак, безнен Сабитовтан да яхшырак белүче юк дип уйлыйм мин. Точно, дөрес, хак әйтәсез. Минзаһит Усманович,—диде Шәвәлиев. кабалана-кабалана беренченең тел төбенен кая таба баруын сиземләп Анын өчен инде бу. Йә. Сабитов, алынырсын бит?—диде Арсланов, анын күзләренә туптуры карап. Хәзер бу күзләрдә боеру да. усаллык га юк. ниндидер ягымлылык, хәтта ялваруга охшаш нәрсә сизелә иде. Ирек, үзе дә сизмәстән, командиры каршында үрә баскан солдат кебек, урындыгыннан күтәрелде —Утыр, утыр, Сабитов.—диде беренче, без бит синен белән бертигез дигәндәй... Ирек урынына утырды һәм -Кушасыз икән, тырышырмын.—диде Вот молодец! Иначе не может быть. Район өчен, республика өчен кирәк Ну инде сез, Зөфәр Шәрипович, ана бу зур эшне башкарырга мөмкинлек бирегез Материаллар белән тәэмин итегез -Итәрбез. Минзаһит Усманович, итәрбез,—диде Шәвәлиев. шулай ук урындыгыннан бераз күтәрелеп —Барысын да үзем табып бирермен И надеюсь, пока моны өчебездән башка беркем дә белмәскә тиеш Ни одна живая душа! Шәвәлиев белән Ирек анын сүзен хуплап баш селкеделәр Бу кадәр эшнен Сабитовка йөкләнүенә, үзенең котылуына Шәвәлиев шатланып туймады. Әгәр хәзер беренче Сабитов язган чакта син анын табан аегын кашып торырсың дисә. ул. ике дә уйламыйча, ризалашачак иде. —Сабитов, анда кыенлыклар килеп чыкса, давай, туры үземә кер Бергәләп поможем Шулай бит? Шулай. Минзаһит Усманович, шулай Бик дөрес әйтәсез.—диде Шәвәлиев, автоматтан аткандай—Тик инде ул сезне борчып йөрергә тырышмас. —Эчтәлегенә килгәндә... ул инде билгеле,—диде Арсланов —Төшен минем чыгыш тәшкил итәчәк. Ничегрәк үстерергә—үзегез карагыз-Ул шулай диде дә торып басты.—Ну, добро! Беренче элгәре Сабитовнын. аннары Шәвәлиевнен кулын кысты да. алар бүлмәдән чыгып киттеләр. Шулай итеп, Ирек өстенә бөтенләй уйланмаган тау кадәр эш йөкләнде... Берничә көннән Арсланов Иреккә чылтыратты. —Ну, ничек, Сабитов?—диде ул. —Менә материаллар туплыйм,—диде Ирек. —Син, Сабитов, имей в виду, и үзен генә бел. Наверня-ка, под этим делом будет стоять подпись первого секретаря Ирек барысын да анлады. 7 рыш» колхозында идеология эшенен торышын тикшерү райкомнын перспектив планында бар иде. Ә колхоздагы эшләр ташка үлчим. Зөфәр Шәрипович моңа бик нык сызланды. Караны ак итеп күрсәтү ансат түгел, ләкин моны эшләргә кирәк иде. Чөнки аларны бу хуҗалыкның партком секретаре Кәбиров белән беркем дә белми торган һәм белмәскә тиеш күренмәс җепләр бәйли иде Ул җепләрнең кайчан барлыкка килгәнен Зөфәр Шәрипович инде онытып та бара бугай. Кайсыдыр елны күрше районнан кайтканда, аның машинасының арткы күчәре кырылып чыкты. Кара буран эчендә шофер белән икәү алар аптырашта калдылар. Җитмәсә, ягулык та бетеп килә. Шул чак бер ат күренде, ул аларнын машинасы турына тукталды, хәләхвәлләрен сорашты Атнын хуҗасы районның ин читтәге авыл Советы председателе Кәбиров булып чыкты. Ул чакта аны Шәвәлиев юньләп белми дә иде — Моннан беркем дә үтмәячәк хәзер, вакыт унынчы ярты, әйдәгез авылга төшеп куныйк,—диде ул аларга. Шофер машинанын суларын агызды да, Кәбиров чанасына утырып, авылга юл тоттылар. Шәвәлиевнен беркайчан да мондый хәлгә төшкәне булмаганга, калын киенеп йөргәне юк иде. Юка гына кышкы пальто, көзге носки белән ботинка, юка күн перчатка, ул хәтта шарф та бәйләмәгән иде Кәбиров аны толыпка төреп утыртты Шулай да бер сәгатьләп кайткан арада ул теше тешкә тимәслек булып туңды. Шоферны колхоз автомеханигының өенә кертеп калдырдылар. Ул шунда кунарга, иртәнгә машинаны сөйрәтеп кайтарту хәстәрен күрергә тиеш иде Шәвәлиевне Кәбиров кунак йортына алып кайтты. Каян ачкычы булгандыр, үзе ачып керде, утларны яндырды, нәрсәдер җылытырга куйды һәм, телефоннан номер җыеп, кемнедер чакырды. Шуннан сон бер ярты чыгарды, стаканны тутырып аракы салды. —Әйдәгез, Зөфәр Шәрипович, сез бик туңгансыз, коткарса, шушы гына коткара,—дип. мөлдерәп торган стаканны аның кулына тоттырды. Чәкештерделәр дә эчеп куйдылар. Тозлы кыяр кабып, шытыр- шытыр чәйнәгәннән сон гына, Шәвәлиев Кәбировның йөзенә ныклап карады. Кечкенә гәүдәле, түм-түгәрәк йөзле, чем-кара күзле, керпедәй тырпаеп торган чәчле кеше иде ул. Яше белән дә Шәвәлиевтән биш- алты яшькә кечерәктер. Менә ул кайнарланган ит чыгарды, шулпа куйды һәм тагын бер стакан тутырып салды. Инде баягы аракы Зөфәр Шәри- повичнын тунган табаннарын ут итеп кызыштыра башлаган иде. Бусын да эчеп куйдылар Кара борыч сибеп, шулпа, ит ашагач, алар икесе дә кып-кызыл булдылар. Тәндә кан уйный башлады. Ул арада тышта аяк тавышлары ишетелде һәм бер яшь кенә кыз килеп керде —Соня, безгә әзрәк капкаларга китерерсең әле,—диде Кәбиров. Кыз кухня ягына кереп китте. Кәбиров, оста фокусчы кебек. «Я урыныннан да кузгалып тормастан. каяндыр тагын бер ярты тартып чыгарды Шәвәлиен инде, үзенен шактый изрәвен сизсә дә. каршы бер сүз дә әйтә алмады Менә кыз чыжылдап торган табада кайнар бәлеш чыгарды Кәбиров. шешәне ачып, тагын стаканнарга аракы койды. Инде чәкештерергә генә үрелгәч, кире куйды да артындагы шкафтан бер хрусталь рюмка алды. —Соня, чык әле монда,—диде ул. Ап-ак халат кигән кыз аларнын каршына чыгып басты. Анын битләре алсуланып яна. зур зәңгәр күзләре, озын керфекләре сине суырып алырга теләгән кебек карыйлар иде. Кәбиров рюмкага аракы салып, ана да тоттырды. —Син бу абыенны таныйсынмы9—диде Кәбиров. күзе белән Шәвәлиевкә күрсәтеп. —Танымаска,—диде Соня. керфекләрен аска төшереп —Танысан, бик әйбәт Ул бүген безнен кунак, бу якларга бик сирәк килеп чыга. Шуна күрә тәмле теленке. якты йөзенне кызганма,— диде.—Әйдә әле. кадерле кунагыбыз хөрмәтенә берне тотып җибәрик Соня алар белән чәкештерде, чәкештергән вакытта зур зәнгәр күзләре белән Шәвәлиевкә туп-туры карады һәм рюмкасындагы аракысын тамчысын да калдырмыйча эчеп бетерде Ниләрдер сөйләшә-сөйләшә, алар икенче яртыны да төпләп куйдылар, өченчесен дә башладылар, Соняны җырлатып та алдылар Ул. калган рюмкаларын бетереп эчмәсә дә. барыбер алар белән бергә кабыпкабып куйды. Шәвәлиев белән Кәбиров тартырга чыктылар —Ярый. Зөфәр Шәрипович. гаеп итмәгез, мина инде китәргә туры килә. Сез биредә кунарсыз Ишекне эчтән элеп керегез. —Сон. әле бит анда . —Шәвәлиев башка сүз әйтә алмады —Ныгытып элеп керегез.—диде Кәбиров һәм саубуллашып китеп барды. Шәвәлиев ишекнен ике келәсен дә элде, оялдындагы утны сүндерде һәм эчкә керде Өстәл инде җыештырылган Соня кухняда савыт-саба юып маташа иде Шәвәлиев анын янына керде Йөрәге ярсып типте Бер яктан ул тавыш чыгудан курка, икенче яктан бөтен җаны тәне белән кызга тартыла, инде бу тартылуны йөгәнләрлек көч юк иде Ул анын иңбашына кулын салды Кыз елмаеп ана борылды —Нәрсә. Зөфәр Шәрипович9—диде ул. Анын ачуланмавын, читкә тартылмавын сизгән Шәвәлиев кулын кызнын биленә шудырып төшерде, аны үзенә табарак тартты — Рәхмәт,—диде Соня. тагын да ягымлырак елмаеп —Савытларны юып бетерим инде — Юк, Соня. юып бетермә син аларны,—диде Шәвәлиев һәм анын кулындагы савытны читкә алып куйды Ул кызны кочаклап диярлек кухнядан алып чыкты, серванттан ике рюмка һәм башланган яртыны алып, өстәлдәге итле савытны якынрак тартып китерде Рюмкаларга тутырып салды да Соняны урындыкка утыртты, үзе дә аның янына елышты Рюмкаларны чәкештергәч, анын күзләренә карады. —Соня. син бик кунакчыл кыз икәнсең, йөзең якты, телен тәмле.— диде. Мин сина һәрвакыт рәхмәтле булырмын һәм кулымнан килгән яхшылыкны эшләрмен. Әйдә безнен дуслык өчен' Ләкин бетереп эчеш. килештекме9 Мина күп була бит. Зөфәр Шәрипович.—диде Соня. ана ялварулы карап —Юк. Соня. ташлама ясый алмыйм, үтенмә дә. чөнки бит бу дуслык өчен эчелә Ул үзенен рюмкасын ялт итеп бушатып куйды, ә Соняныкын кулы белән күторә-күтәрә эчертеп бетерде Соня бер кисәк ит капты, аны ашыга ашыга чәйнәп йоткач, икенчесенә үрелде Ләкин Шәвәлиев анын чәнечкеле кулын үзенен учы белән каплады. Икенче кулы анын инде әллә кайчан Сонянын иңбашында иде. —Соня,—диде ул пышылдап,—дуслык өчен эчкәч, ит капмыйлар бит. „ Сонянын маңгаена, мин анламадым дигәндәи, аптыраулы җыерчыклар чыкты. —Ә нәрсә кабалар сон? —Капмыйлар. Дуслыкны менә болай беркетәләр. Шәвәлиев анын бераз гына күпереп торучы чиядәй иреннәреннән комсызланып үбәргә тотынды. Ахырда кыз башын читкә алды, аягына басып: —Мина кайтырга кирәк,—диде. —Кайтырсың, Соня. кайтырсың... Ул кызны күкрәгенә кысып алды, тагын шашып иреннәреннән, муеныннан үбәргә тотынды, үрелеп утны да сүндерергә өлгерде. — Зөфәр Шәрипович. . Зөфәр Шәрипович. Кирәкми... Сез нишлисез?.. Шәвәлиев кызны, әллә сөйрәп, әллә күтәреп, киң тахтага алып барды һәм алар йомшак урын өстенә аудылар. Ул, анын өстенә ятып, авызын үзенен авызы белән томалады. Кулы белән халатын ычкындырырга, өстендә нәрсәсе бар, сыдырырга, салдырырга, төшерергә кереште. Соня артык карышмады, ничектер ыңгырашуга охшаш авазлар гына чыгарды Берничә минуттан алар анадан тума хәлдә бер-берсенен кайнар кочагында, тышта җир җимертеп буран улаганын онытып, әллә кайда очалар иде инде... Кәбиров белән Шәвәлиевнен дуслыгы әнә шулай башланды. Анын карамагындагы авыл Советында биш-алты авыл, кызлар күп иде. Шәвәлиевкә янадан Сонялар да, Санияләр дә, Хәлимәләр дә, Кәримәләр дә кадер-хөрмәт күрсәттеләр. Кәбиров, карап торуга бернинди игътибарны җәлеп итми торган юк кына кеше булып күренсә дә. барлык авыллардагы хатын-кызларга җитешә торган, бик елгыр кеше булып чыкты. Ул Шәвәлиевне урман эчендәге шалашларда да, умарталык йортларында да, елга буендагы палаткаларда да хур кызлары белән йоклатты. Һәм шунысы гаҗәп, Шәвәлиев, вакыт-вакыт берәр нәрсә ишетелсә, башым бетәчәк, дип. котлары очып уйлап куйса да, анын маҗараларын шул кызлардан һәм Кәбировтан башка беркем дә белмәде. Ләкин бит хатын-кызның авызында сүз тормый. Кайсыдыр кемгәдер серен чишәргә мөмкин. Күрәсең, Кәбиров башта ук кемнең кем икәнен күреп, кем белән эш итәргә мөмкин икәнлеген анлап тотына һәм чыннан да ялгышмый иде. Әлбәттә, Шәвәлиев тә хайван түгел, кайсын Кәбиров ярдәме белән, кайсын үзе төрле урыннарга урнаштыра, кайберсен укырга җибәрә барды. Укып кайтканнарына тагын әйбәт кенә хезмәт хаклы эш урыны табылды. Әлбәттә, ул боларнын берсен дә үз кулы белән башкармады, ләкин теге кызлар моның кем кулы белән эшләнгән изгелек икәнлеген бик яхшы аңладылар. Шәвәлиев Кәбировны да онытмады. Ул аны иң элек, төрле юлларын табып,—Кәбировнын белем ягы ифрат та сай иде— югары партия мәктәбенә читтән торып укырга кертте. Аннары, бер ел укырукымаган килеш. «Ярыш»ка партком секретаре итеп билгеләделәр. Менә хәзер ничә еллар шунда эшләп ята Кәбиров. Халык белән дә. кызлар белән дә уртак тел тапты. Берәү дә эшләми дип тә зарланмый, яхшы эшли дип тә мактамыйлар. Кәбировнын «Ярыш»ка куелуының Шәвәлиев үзе генә белгән тагын бер сере бар. Бу колхозның өченче бригадасында анын әти-әнисе яши. Яшьләре инде җитмешнең өстендә, ә районга килергә ниятләре юк. Сарык, кош-корт асрыйлар, бәрәнге утырталар. Хуҗалыкта эш күп, ә Зөфәрнен кайтырга вакыты юк. Хәер, турысын гына әйткәндә, вакытын да табар иде. ул анда кайтып, койма коеп, утын ярып йөрми инде. Райком секретаре башы белән алай йөрсә, анардан көләрләр иде. Шуңа күрә анын телефоннан бер сиздерүе житә. Нәрсә кирәк. Кәбиров барысын да ялт итеп эшләп куя. Дөресрәге, йә өлкән класс укучыларыннан. йә шунда авыл Советы активыннан эшләтә. Печән-салам. фураж, утын кебек нәрсәләрне дә ул кайтарта, ул тиешле урынына урнаштыра. Шул ук вакытта алар элекке шалашларны, елга буйларын, умарталык йортларын да онытмыйлар. Бу райком дигән тәмугтан ычкынып, оҗмахтагы кебек бәхетле мизгелләр кичерә икән. Зөфәр Шәрипович алар өчен Кәбировка бурычлы. Шул ук вакытта югары партия мәктәбе бетергән дигән диплом алуы, бүген, партком секретаре булып, машинада җилдереп йөрүе өчен Кәбиров ана рәхмәтле иде. Менә ни өчен бу бюрода «Ярыш» колхозының партия комитеты, анын секретаре эшчәнлегенә югары бәя куелырга тиеш Гөнаһ шомлыгына каршы, соңгы көннәрдә анын бүлегендә Сабитовтан башка беркем дә калмады. Миннуллинны бер айга укырга җибәрделәр, анын урынбасары авырып больницага керде. Башкалар сөт буенча фермаларга беркетелгән Үзе бер-ике мәртәбә «Ярыш»та булганнан сон. Шәвәлиев анда Сабитовны да җибәрде. Бюро карарын язуны Сабитовка кушарга курыкты, чөнки колхозда идеология эше мактанырлык түгел иде. Кәбировны ул икәүдән- икәү генә чакта, хәтта салып утырганда, күп мәртәбәләр кисәтте. Син әзрәк идеология эше белән дә шөгыльлән әле, диде, үзеңне генә түгел, мине дә яндырасын бит. диде Кәбиров. ярар, диде Тик икенче көнне үк онытты. Күрәсең, анын уе башка өлкәдә иде. Ул өлкәдә Кәбиров чип-чиста унга бәрә, әллә ничә Шерлок Холмс килеп эзләсә дә. бер генә эз дә калдырмый. Шәвәлиев бюро карарын үзе язды Кайсы гына тармагын алса да. мактарлык нәрсә юк иде Шулай да сүзен тапты, җаен китерде Парткомның эшен шактый зурайтып күрсәтте. Соныннан. әлбәттә, кайбер вак төяк кимчелекләрен дә атады. Гомумән алганда, идеология эшчәнлеген «канәгатьләнерлек дип табарга » дигән пунктны язды Бюро утырышына Кәбиров белән агитколлектив җитәкчесе чакырылды. Алар белән бергә Ирек тә керде. Арсланов көн тәртибен укып чыкты да: — Кем әзерләде?—дип сорады. — Безнең бүлектә Сабитов белән без икәү инде хәзер.—диде Шәвәлиев, ирен чите белән елмайгандай итеп —Давай. Кәбиров. доложи,—диде Аретанов —Биш минут сиңа. Кәбиров төгәл биш минутка сыешты. Аннары агитколлектив җитәкчесен бастырдылар. Ана берничә сорау бирделәр, утырырга куштылар — Кемнәр сөйләргә тели’—диде Арсланов. — Мин берничә сүз әйтим әле,—диде Шәвәлиев һәм блокнотын тотып торып басты —Мин бу хуҗалыкта еш булам.-дип башлап китте ул —Элекке еллар белән чагыштырганда, идеология эшенә игътибар сизелерлек артты Кәбировның уңай бәяләнергә тиешле сыйфатларыннан берсе—анын халык белән тыгыз элемтәдә эшләвендә. Кешеләр аны яраталар, ул кемнең нәрсә белән сулаганын белеп тора Гомумән, партия комитеты анын җитәкчелегендә кешеләр белән индивидуаль эшләүгә юнәлеш тота. Бу бик яхшы. Барлык төр тәрбия чаралары парткомда расланган план нигезендә алып барыла. Күргәзмә материалларның янартылуын унай яктан бәяләп үтми мөмкин түгел Кашта гына карама, партия сүзе, партия чакыруын гәүдәләндерүче лозунглар, өндәмәләр Стена газеталары вакытында чыга, редколлегияләр яхшы кадрлар белән ныгытылган. Шәвәлиев тагын шактый гына унай якларны күрсәтеп үтте һәм сүзен: Мин барысын да әйтеп бетермим, үз алдыма андый максат га куймадым, бюро утырышы барышында алар әле әйтелер.—диде Шуннан сон шактый кимчелекләрне дә санап үтте Тагын кем сөйли'* Сүз сораучы булмады. -Сабитов! Сезнен нәрсә дә булса өстисегез бармы? Ирек кулындагы кәгазьләрен тоткан килеш торып басты. —Зөфәр Шәриповичнын әйткәннәренә мин түбәндәгеләрне өсти алам. Дөрес, эш планнары бар Мин ике елныкын карап чыктым. Планнарның үтәлеше бик начар. Аларнын дүрттән бере дә үтәлми. Шәвәлиев, кызарып, башын аска иде. Кайбер бюро членнарының йөзендә елмаю билгеләре чалынды. Моны Ирек тә күрми калмады. Шушында ул туктамакчы да булган иде, ләкин бит Шәвәлиев: «Мин барысын да әйтеп бетермим»,—диде. Бәлкем ул аны сыныйдыр9 Идеология өлкәсендәге кимчелекләрне күрә аламы дип, мәсьәләне шулай бер яклы гына яктырткандыр? Шуна күрә Ирек күңелендәге фикерләрен әйтми булдыра алмады: —Әйе. йөз алтмыш лекция укылган. Бу бик күп кебек. Әмма тикшерә башлагач, хәйран каласың. Әйтик, укытучы Сәлимова ата-аналар алдында интернациональ тәрбия темасына чыгыш ясаган. Мин тикшердем, ул бернинди дә лекция түгел, гади әңгәмә. Шуны лекторлар группасы җитәкчесе, бер лекция укылды дип, исәпкә ала Ата-аналар җыелышы культура йортында үткән булган. Анын директоры үзенең көндәлегенә шулай ук бер лекция укылды дип билге ясаса, китапханәче дә шуны иҗтимагый-политик темага бер лекция дип теркәп куя. Бюро членнарыннан кемдер тыелып кына көлеп куйды. Шәвәлиев күзе белән Сабитовка төбәлде, аның авызын йөгереп барып учы белән томалардай булды. Ләкин Ирек аңа карамады. Әгәр караса, Шәвәлиев, һичшиксез, күз кысып булса да, ана туктарга кирәклеген сиздерер иде. —Мин ике бригаданың политукуында катнаштым. Алар колхоз җыелышыннан бик аз аерылалар. Шул ук хуҗалык мәсьәләләре, бернинди теоретик фикерләү юк. Мәдәният йортларында халыкны җәлеп итәрлек, кешеләр күңеленә йогынты ясарлык тематик кичәләр, конференцияләр уздырылмый...—Ирек шунда Шәвәлиевнен шартлардай булып утыруын күрде дә. —Минем бетте...—дип урынына утырды. Башка чыгыш ясаучы булмады. —Карарга карата кемдә нинди фикерләр бар?—диде Арсланов. Бюро членнарының һәркайсы үз алдына куелган карар проектын укырга кереште. —.Монда барысы да дөрес констатацияләнгән,—Арсланов проекттан карашын алмыйча гына сүзен дәвам итте.—Минемчә, Сабитов сөйләгәннәрне кертергә кирәк,—Ул бераз туктап торды һәм башын күтәрде дә, елмаеп. Шәвәлиевкә карады —Яшьләр үсә бит, Зөфәр Шәрипович. Шәвәлиев «ә» дә димәде, «жә» дә димәде, башын игән хәлдә кызарып утыра бирде. Беренченең: «Синен урынга да кадрлар үсеп килә, син үз эшенә болай өстән-өстән генә карама әле»,—диюе иде бу Арсланов, тикшерелгән мәсьәлә буенча йомгак ясаганнан сон, райкомның идеология бүлеге алдына бурычлар куйды. «Ярыш»тагы кимчелекләрнең башка хуҗалыкларда да күзәтелүен, моның Шәвәлиев командасының йомшак эшләве нәтиҗәсе икәнлеген әйтте. Тикшерү күрсәткәнчә, диде ул, парткомның идеология - өлкәсендәге эшчәнлеге берничек тә канәгатьләнерлек дип бәяләнә алмый. Карарны үзгәртеп язарга кирәк булачак. —Кем шушы төзәтмәләре белән карар проектын кабул итәргә ди, шулармын кул күтәрүен сорыйм. Барысы да бердәм кул күтәрделәр. —Утырыш тәмам,—диде Арсланов. Кәбиров белән агитколлектив җитәкчесе инде чыгып китәбез дип кузгалгач, беренченең кискен тавышы яңгырады: -Кәбиров! Бер генә минутка туктап тор әле. Син анлалынмы безнен нинди карар кабул иткәнне? —Анладым. Минзаһит Усманович,—диде Кәбиров. —Анласан. үзгәр. Мин сине күптән күзәтеп йөрим Не тем ты занимаешься Бу сина житди кисәтү. Хуҗалыкта бернинди үзгәреш тә юк бит. Хәзер ничә еллар. Пора за ум взяться Барыгыз, кайтыгыз, эшләгез. Бюродан сон Шәвәлиев Ирекне үз бүлмәсенә чакырып кертте Анын чырае кара коелган иде —Мә. кабат эшлә!—ул Ирекнен алдына карар проектын ыргытты — Син. Сабитов, чама дигән нәрсәне онытып җибәрәсен Әллә син мине «Ярыш»тагы кимчелекләрне күрмәскә сукыр дип белдеңме? Ә син беренче каршында мине камчылап утырасын — Нишләп инде алай булсын. Зөфәр Шәрипович! Сез бит үзегез. «Барысын да әйтеп бетермим*.—дидегез. —Давай, син башынны юләргә салма әле! Мин дә юләр түгел. Син инде мин барлык кимчелекләрне яшереп ята икән дип уйлыйсың Ә без нишли алабыз? Күпме семинар, күпме җыелыш, күпме бюро—барысында да партоешма секретарьларына, агитколлектив җитәкчеләренә, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләренә тәрбия эшен көчәйтү буенча күрсәтмәләр бирәбез, барып кабат-кабат тикшерәбез, партия җәзасына тартабыз, эшеннән алабыз. Ә берәр үзгәреш бармы сон? Ну. нишләргә тиеш без? Бәлкем җавабын син табарсын9 Шушы бюродан сон кешеләр ана икенче күз белән карый башладылар Бюро утырышы бетү белән. Әхнәф телефоннан чылтыратып, аны үз бүлмәсенә чакырды, керә-керешкә кулын кысты, шапылдатып инбашына сукты. — Шәвәлиевне сыртына салуын белән!—диде ул. шаркылдап көлә көлә. — Мин нишләгән сон ул кадәр? — Күпме эшләп, бюро карарынын шулай кискен үзгәртелгәнлеген мин белмим Шәвәли өчен үтергеч кисәтү бу! Мондый нәрсә бик тиз тарала бит һич уйламаган кешеләр Ирекнен кулын кыстылар, котладылар. Беркөнне анын бүлмәсенә абыйсы килеп керде лә шул ук әйберне кузгатты — Ну. молодец. Шәвәлиевне яндыргансын бит. Ирек анын болай кылануын ошатмады — Нәрсәгә сон сез барыгыз да Зөфәр Шәриповичны күрә алмыйсыз?— диде ул. ачуы килеп.—Анын сезгә нинди зарар салганы бар? Мэлс кычкырып көлде. —Әле син берни дә белмисен, энекәш Ул сина тыштан берни дә сиздермәс, елмаер-көлер. тик син ана ышанма. Бик сак бул. һәр адымыңны үлчәп атла. Абыйсының сүзләренә Ирекнен ышанасы килмәсә дә. күңеленә шом төште. . 8 рек эш бүлмәсендә бал-маскарадка сценарий язып утыра иде Кинәт райкомолнын икенче секретаре Гөлнара белән китапханәче Сөембикә күренде Гөлнара озын төз гәүдәле, түгәрәк йөзле, дулкынланып торучы кара чәчләре иңбашларына ук төшеп торган бер кыз иде Иреккә ул артык җитди күренә, сөйләшкәндә дә бик сирәк елмая, күп чакта шаяртканны да анламый Ана Сөембикә күбрәк ошый Ул җитендәй сары чәчле, зәп-зәнгәр түгәрәк күзле, бит очлары алсуланып тора, ә үзе. алсу иреннәре арасыннан ак тешләрен күрсәтеп, гел елмаер, гел көләр Сөембикәнең Иреккә тагын шунысы ошый, анын тавышы ничектер балаларныкы кебек нәфис, саф һәм нечкә Шүна күрә Сөембикә үзеннән бер-ике яшькә зур булса да. Ирек ана үскәнем дип дәшә иле Кызлар аш ы г.1-кабалана китеп керделәр дә. икесе берьюлы анын каршына утырдылар. Ирек. аларнын керүенә чын күнелдән шатланып, каләмен И өстәлгә куйды. Ул кызларга карап елмайды, кызлар ана карап елмайдылар. Сөембикә пырхылдап көлеп үк җибәрде. —Кызлар, сезнең ниндидер шатлыгыгыз бар бугай. Болай гына белә алмыйм Каяле, уч төпләрегезне күрсәтегез. Ул шулай дип Гөлнарага үрелде, ләкин тегесе кулларын артка яшерде Сөембикә ике кулын да, учларын югары каратып, ана сузды. Ирек, чәнчә бармагы белән анын уч төбен кытыклап, юри нидер укыган булып кыланды: —Бу төштә тормыш сызыгы, шатлык күренә, көлү күренә, байлык күренә. Монда бөтенләй аңлаешсыз... Ә менә бу сызыкта бер егет «Сөембикә» дип дәшә. Сөембикә көлеп җибәрде һәм аның имән бармагын учына кысып алды. Ирек юри аны тартып ала алмаган булып кыланды, Сөембикә бармакны һаман ныграк кысты. —Тавышланмагыз, кеше килеп керсә,—диде Гөлнара. ишеккә таба атлап. Турысын гына әйткәндә, ул аларнын шаяруларыннан көнләште —Ә барыбер белә алмадың,—диде Сөембикә, анын бармагын җибәреп. —Белмәгәннең беләге авыртмый. —Син Яна елны кайда каршыларга җыенасын?—дип сорады Гөлнара. Егет дәшмәде. —Ирек абый,—Сөембикә ялварулы күзләре белән ана карады.— Әйдә бергәләп каршылыйк, ә? —Безнең әниләр кунакка китә,—диде Гөлнара —Унлап кеше җыела. Әхнәф. Әминә... —Ярар, мин каршы түгел,—диде Ирек. Кызлар ишеккә юнәлделәр. Чыгып киткәндә. Сөембикә борылып, Иреккә телен күрсәтте. Ирек аңа әйбер аткан төсле кизәнде... Хәзер авылга кайтып, Зәнфирәне бал-маскарадка чакыру һәм Яна елны биредә каршыларга күндерү калды. Сценарий белән, башка мәшәкатьләр белән вакыт үтте дә китте, авылга кайта алмады Ирек. Ахырда ул медпунктка чылтыратты Трубканы Хәлимә алды, Зәнфирәнең аптекага даруга киткәнлеген әйтте. Ирек тиз генә аптекага йөгерде һәм урамда ашыга-кабалана кайтып баручы Зәнфирәне куып җитте. Зәнфирә нишләптер кәефсез иде. Артык кычкырып та көлмәде, шаяртмады да. Ирек аны юлга кадәр әйберләрен күтәрешеп озата чыкты, авыл хәлләрен сорашты. Аннары сүзне Яна ел каршылау мәсьәләсенә борды. —Юк, мин килә алмам,—диде Зәнфирә, район үзәгендәге балмаскарадны бик күрәсе килсә дә Ирек беренче гыйнварда ук сессиягә китеп барачагын әйтте. Комиссиядә булганлыктан, авылга кайту түгел, мәдәният йортыннан бер минут та китә алмаячагын аңлатты. Ахырда Зәнфирәдән «Ярар, карарбыз әле», дигән өметле сүзне алуга иреште. 9 үген иске елнын соңгы көне. Берничә сәгатьтән яна ел Нәрсәләр алып килә ул безгә? Юк, әле ул турыда уйлыйсы килми, әле аңа кадәр бик күп шатлыклар, куанычлар белән тулы сәгатьләр бар. Ирек белән Зәнфирә инде икенче мәртәбә район үзәге урамнарын әйләнәләр Мамык карлар ява, бөтен җиһан шушы өстән инүче ак бөрчекле чуар пәрдә артында калган. Мәдәният йорты каршындагы мен төрле бизәкләре белән балкучы биек чыршы да, анын янәшәсенә өелгән озын кар тавын сырып алып чана шуучы бала-чагалар да, төрле-төрле нигъмәтләр, тәмле кәрчә-мәрчә тулы өстәлләрдә ялтырап утыручы самавырлардан, табаларда чыжылдап пешүче кайнар коймаклардан күтәрелүче булар да, шашлык асларында пыскыган күмер төтеннәре дә, кар кунган бүрекләр, шәлләр, шарфлар эченнән елмаючы йөзләр дә, Б борыннарыннан пар бөркүче, ялларын туздырган пар атларда гармун уйнап, жырлар җырлап әйләнүче егет-кызлар да—бөтенесе, бөтенесе сихри төстә берберсенә якынайган, үзара кушылып куерган, бөтенесе бергә буталып бөтерелә. Әмма шушы мәхшәр эчендә һәрбер кар бөртегенен һавадан ак мон булып төшкәне, ак мон булып җиргә кунганы ишетелә, шау-шу эчендәге мондый сәер тынлык Яңа ел кичендә—үткән еллар офыгына бәрелеп, киләчәккә кайтаваз булып яңгырый торган Яна ел төнендә генә була: болар бөтенесе, күңелгә тулып, сине әллә кайларга күтәрәләр, очсыз-кырыйсыз буш киңлекләргә чөяләр, син шушы тылсымлы әкият эчендә эреп юкка чыгасын, бары тик соклану, шатлык тойгысы гына сине үзен итеп тота, ак моннан исерәсен. әмма исергән саен дәртен, гайрәтен арта бара. Бөтенесе изрәтә, бөтенесе айныта' Бөтенесе серле! Бөтенесе хыялый! Сәгатьләрне-минугларны саный торган, әмма чиксез вакыт бусагасы төбенә килеп җитүенә куанган чак Бусага аша атла һәм ул—синеке, ул әле башланмаган, ул. ак кояш, көмеш нурлар белән өретелеп. синең алдында тора, сина бары тик шатлык-бәхетләр генә вәгъдә итә... Ирек, кулларын сузып, кар бөртекләрен тота, ылыс ботагыннан кар алып авызына каба. —Салкын тигерәсең, юләр!—дип Зәнфирә аны тиргәгәндәй итә —Кем белә, бәлкем мин иске елнын сонгы кар бөртекләрен беренче булып үбүче кешедер?!—ди Ирек елмаеп —Син дә мина кушыласынмы9 -Юк! —Ул чакта мин сине карлы авызым белән үзем үбәм! һәм ул тиз генә анын бит очыннан үбеп ала. —Кеше алдында.. Әллә эчтеңме син?! —Эчмичә исердем, син килгән шатлыктан. Зәнфирә' Сәгать җидедә мәдәният йортында маскарад башланды. Гөлнара белән Сөембикә. Әхнәф, мәдәният бүлеге мөдире Азат Ирекне әле бер якка, әле икенче якка тарткаладылар Зәнфирә зәнгәр күлмәк киеп, зәнгәр шәл бәйләп килгән иде Ирекне алар алып киткәндә, ул берүзе утырып калды, йөзе җитдиләнде Ләкин бал-маскарад Иректән башка бармый иде. сценарийга шунда ук төзәтмәләр кертергә, нәрсәдер өстәргә, нәрсәнедер кыскартырга туры килде Менә беренче вальс башланды. Ирек Зәнфирәне биергә чакырды, алар әллә ничә төрле утлар белән балкып торган чыршы тирәсендә әйләнә башладылар —Әллә син килгәненә үкенеп утырасан инде?—диде Ирек. Зәнфирәнен колагына пышылдап — Юк. мина бик күңелле Алар яңадан сүзләрен дәвам итә алмадылар. Сөембикә китеп «Сине комиссия председателе чакыра»,—диде Ирек, гафу үтенеп. Зәнфирәне урынына утыртты да сәхнәгә менеп китте Шулчак кара костюм чалбар кигән, кара галстук гаккан. чегәннекедәй бөдрә чәчле бер егет Зәнфирәне танцыга чакырды Зәнфирә чакыруны кабул итте, ләкин егетнен каршына басу белән ул укшып җибәрә язды Анардан аракы исе бөркелә иде — Мин сезне беренче мәртәбә күрәм. чибәркәй,—диде егет, исерек телен көч-хәл белән әйләндереп. — Мин үземнен чибәркәй икәнемне сездән башка да беләм. бөдрәкәй.— диде Зәнфирә. анардан тизрәк котылу теләге белән Ләкин егет үпкәләргә уйламады да. авызын күтәреп хихылдап көлеп җибәрде — Кыю икәнсез үзегез. —Әйдәгез минем турыда сөйләшмик әле —Ә минем сөйләшәсем килә,—диде егет —Ләкин тормыш бит сезнен теләкләрегез белән генә бармый —О-о-о, аңладым. Сез ни турында сөйләшер идегез сон? — Минем кем белән танцы иткәнемне беләсем килә — Рәхим итегез,—диде егет, башын иеп һәм Зәнфирәнен борынына аракы исе бөркеп.—Мин беренче секретарьның яраткан улы булам. Шушы сүзне әйтүе белән егет «Минем белән биегәнгә горурлан», дигәндәй тоелды. Зәнфирә анын мактанчыклыгын ошатмады. —Мин сезнен атагыз кем дип сорамыйм бит әле.—диде ул. —Алайса рәхим итегез: буем бер дә җитмеш. авырлыгым җитмеш биш килограмм, бер елдан аттестат алам. Мәскәү инженерлык институтына керергә җыенам. Тагын нинди мәгълүматлар кирәк? —Рәхмәт,— диде Зәнфирә —Сез мине башка кызыксындырмыйсыз Ул егетнең кулларыннан ычкынды да «гафу итегез» дип урынына барып утырды. Ирек һаман юк иде. Менә уртада уеннар башланды Алып баручы чыршы янына бер кыз белән бер егетне чакырды. Баягы егет йөгереп килде дә Зәнфирәне кулыннан сөйри башлады. Ул карышты, урындыгына ябышып, егеткә: —Мин уйнамыйм, зинһар кыстамагыз,—диде. Шулчак алар янына Ирек килеп җитте. Теге егет белән кул биреп күреште дә: —Зәнфирә. нигә чыкмыйсын. Рашат чакырганда карышмыйлар,— диде. Зәнфирә аңа бер сүз дә дәшмәде, ачулы карашын төбәп алды да кулларын артына яшерде, егет китеп барды. Ирек аларнын тарткалашканын Арсланов белән хатыны карап утыруын күрде. Уеннардан сон тагын танцы башланды. Ирек инде Зәнфирәне танцыга алып чыгыйм гына дигәндә. Сөембикә килде дә: —Ирек абый, бу Яна елда без бер мәртәбә дә синен белән биемәбез микәнни9—диде һәм, кулыннан эләктереп, уртага сөйрәде Ирек, Зәнфирәгә борылып карый-карый. аңа ияреп атларга мәҗбүр булды. Шуны гына көткәндәй, Рашат тагын килеп Зәнфирәне биергә чакырды Ләкин ул «юк» дигән мәгънәдә баш чайкады Беренче секретарь малае өчен болай борылып китү зур оят иде, ул. ачуына түзә алмыйча, залдан бөтенләй үк чыгып китте. Зәнфирә исә менә елап җибәрәм, менә елап җибәрәм дип утыра иде. Сөембикәнең, кызыл иреннәрен уйната- уйната, Ирекнең авызына керә язып нидер сөйләве, аларнын бер-берсенә сыланып бетеп танцы итүләре анын җенен котыртты. «Ичмасам килмәгән булсам, күрмәс идем, хәзер авылда рәхәтләнеп яшьләр белән бергә чыршы тирәсендә күнел ачар идем», дип уйлады. Ирекнен инде монда яңа дуслары бар, ул аны юри генә, күңелен сындырмас өчен, кыенсынганнан гына чакыргандыр кебек тоелды. Әгәр хәзер берәр машина булса, ул, ике дә уйламыйча, авылга кайтып китәр иде. Я надан Ирек үзен танцыга алып чыккач, ул бер сүз сөйләшмәде, минем ачуланганымны, рәнҗегәнемне белсен дип, бер генә мәртәбә дә елмаймады. Яна ел кичәсе үзенең ахырына якынлашты. Бер-бер артлы маскалар керде, аларны күргәч, Зәнфирәнен күңеле кабат ачылып китте Ин кызыгы эт белән мәче маскасы иде. Алар җитәкләшеп йөриләр, мәчесе сап-сары. эте кап-кара. үзе күзлектән, туктаусыз мәчесен сыпырып тора, иркәли, тегесе анын иркәләвенә мияулап җавап бирә Менә маскалар биюе башланды. Ирек Зәнфирәне уртага чакырды һәм алар рәхәтләнеп, дөньяларын онытып танцы итә башладылар. Ирек анын кәефе күтәрелгәнгә шатланып туя алмады, ләкин бу шатлык озакка булмаган икән. Эт белән мәче, икесе ике яктан килеп, аларны аердылар. Мәче Ирек белән, эт Зәнфирә белән бии башлады Зәнфирәгә әле башта кызык иде. зур гәүдәле кара эт белән бию бу залда беренче ана тәтеде, бөтен кешенен күзе аларда иде. Кызып-кызып биегәндә, алар вальс моңнарына әйләнеп киттеләр һәм шул чакта эт бик каты итеп анын аягына басты. Зәнфирә чак кычкырып җибәрмәде, авыртудан иреннәрен тешләде, ләкин берни сиздермәде, әйләнүен дәвам итте. Алар тагын кемгәдер килеп бәрелделәр, эт анын икенче аягына китереп басты, бусында анын күзләреннән атылып яшь чыкты. Әйтерсең, анын аягына бетоннан коелган күсәк белән китереп суктылар. Ул. эттән ычкынып, урынына барып утырды, сызланудан аякларын селкеп алды. Ә Ирек мәче белән рәхәтләнеп бии, хәтта анын озын койрык очын үзенен костюм кесәсенә дә кыстырып куйган иде. Соныннан маскаларны бүләкләү башланды. Жюри беренче урынны эт белән мәчегә бирде. Атарга бүләк тапшыргач, маскалар салынды, һәм Зәнфирә чак кычкырып җибәрмәде: песи булып киенгәне Сөембикә, ә анын аягын шештереп чыгарганы беренче секретарь малае иде Шулчак ул үзенен аягына Рашатның юри ачу белән басканын анлады Анысы тагын ник кирәк булгандыр, халык алкышлаган вакытта, инде хәзер тиресен салган эт анын алдына килеп баш иеп китте Уеннар әле дәвам итә иде Жюри комиссиясе председателе Миннул- лин лотерея уенында катнашучыларга отышларны атый башлады Балмаскараднын иң югары бүләге, билетлардагы иң югары отыш Арсланов хатынына чыкты Ул бер шешә шампанский иде Халык гөрләтеп кул чапты Балмаскарад беткәннән сон, Гөлнара. Сөембикә. Әхнәф һәм тагын берничә егет Яна ел каршыларга киттеләр Ирек белән Зәнфирә алардан арттарак калып атладылар Адым саен Зәнфирә аягынын авыртуыннан кычкырып җибәрердәй булды. Бигрәк тә ун аякнын баш бармагы сызлауга түзәрлек түгел иде. Әйбәт кенә кайтканда, кинәт аларнын каршына тагын Рашат килеп чыкты — Ирек, может быть, уступишь9—диде ул, боларнын каршында аякларын аерып баскан килеш —Син башта татарча сөйләшергә өйрән'-диде Зәнфирә. ачуын тыя алмыйча —Ә русча сүзләреңне Мәскәү марҗаларына калдыр Зәнфирә Ирекне култыклады да, читтән урап, аны сөйрәп диярлек алып китеп барды Егет, аягын аерып баскан килеш, урынында калды Ә бераздан башын алар ягына борып — Колхоз!—дип кычкырды Алар шактый вакыт сөйләшмичә бардылар —Сез беренче секретарь малаен муеныгызга атландыргансыз икән.— диде Зәнфирә. Ирекнен күзенә туры карарга тырышып —Үзеннән аракы исе килә, үзе сагыз кебек сылана Кара, нинли сүз әйтеп калды —Зәнфирә, әйдә бүген күңелсез нәрсәләр хакында сөйләшмик әле Яңа елнын соңгы минутлары. Бу мизгелләр сагынып сөйләргә калсын Менә алар Гөлнараларга кайтып җиттеләр Алты почмаклы зур агач өйнен түр ягында, аллы-гөлле нурлар чәчеп, чыршы балкый, ике өстәл бергә терәп, табын әзерләнгән иде Чишенеп, төзәтенеп өстәл янына утыруга, телевизорда совет халкына Яна ел котлавы яңгырады. Барысы да басып, шампан шәрабе авыз иттеләр Аннары Әхнәф Иреккә тост әйтергә кушты —Мин сезне Яңа ел белән котлап, тормышта өчәү бергә атлау өчен тост тәкъдим итәм Табындагылар канәгатьсезлек билгесе белдереп шаулашып алдылар -Өчәү9 ' —Кемнәр соң ул? —Сер булмаса. әйт әле! —Сер түгел,—дип дәвам итте Ирек —Берсе—үзем, икенчесе—хыялым, өченчесе күңел бакчасында һәркөн сайраучы былбылым Соңгы сүзләрне әйткәндә, ул Зәнфирәгә карап куйды, ул исә керфекләрен аска төшерде —Аныкы шагыйрьләрчә булыр инде! — Бүлдермәгез зинһар! — Кызганыч, тормышта шушы изге нияткә аяк чалучы бик хәтәр көлүче бар Анын чыбыркысын күрсәгез! Ул көтүче үзе генә булса, бер хәл иде әле Анын кырыкмаса кырык баласы. бабасы, оныклары, туганнары сине сырып ала да. хыялын бер якка, үзен икенче якка салулыйсын, былбылын еракта ук торып кала. Ирек сүзен юри бераз бү леп торды Табын тагын шаулады —Ул нинди мәрхәмәтсез көтүче икән9 —Без аны куып җибәрербез! —Сез аны куа алмыйсыз шул,—диде Ирек һәм имән бармагын югары күгәрде.—Ул көтүченең исеме—Эш. Әлеге сүзне ишетүгә һәммәсе көлеп җибәрде. —Касмагын кырып бир инде тизрәк! —Касмагы шул: безнен бүгенге бәйрәмне каршылавыбыз яшьлек елларыбызнын иң гүзәл бер сәхифәсе булып калсын иде. Өчебезнең гомергә аерылмавыбыз өчен! Бөтенесе дә гөрләтеп кул чаптылар, шампан шәрабе салынган бокаллар, чеңгел-чеңгел килеп, бер-берсенә чәкелде... Мәҗлес бик озак дәвам итте. Алар рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, күнел ачтылар. Иртәнге өч тулганда Сөембикә: —Егетләр, кызлар! Әйдәгез бакчага тау шуарга барабыз!—диде. Анын сүзен барысы да дәррәү хупладылар. Бакчада халык шактый иде. Кайберләре тау шуа. кайберләре гармун белән җырлап йөри, кайберләре тамаша кыла. Ирекләр, Зәнфирәләр кар тавының иң биегенә менделәр, пальтоларына утырып, чажлап аска шуып төшеп киттеләр. Тагын йөгереп менделәр, тагын шудылар, баш-аякларыннан ап-ак карга батып беттеләр. Аларга күңелле, рәхәт, дөнья иркен, берни дә кирәкми иде. Сөембикә әллә ничә мәртәбә Ирекне кочаклап алды да анын белән бергә таудан тәгәрәп төште. Зәнфирәнен тагын кәефе кырыла башлады. Әминә дә. Гөлнара да гел Ирек тирәсендә чуалалар иде. Бервакыт ул тау башында ялгызы гына басып калды. Еш-еш сулап, Ирек аның янына менде һәм, Зәнфирәне кочаклап, тәгәри-шуа бергә төшеп китте Тау итәгенә җитүгә. Зәнфирәнен болай да авырткан ун аягы, җайсыз килеп, тубыгыннан каерылды. Ул ыңгырашып җибәрде, авыртудан шактый вакыт тора алмыйча ятты. Яшьләр чыр-чу киләләр иде, беркем берни сизмәде Ирек аны култыгыннан тотып торгызды, тагын тау башына алып менмәкче булды. Зәнфирә аягым авырта, булмый димәде, әле генә үзләре белән күнел ачып утырган бу кызлар, егетләр каршында анын кәефсез дә, рәнҗетелгән булып та күренәсе килмәде. Шуна күрә ул Иреккә пышылдап кына: —Әйдә кайтыйк,—диде. Ирек ана каршы килмәде, саубуллаштылар да култыклашып китеп бардылар. Зәнфирә үкчәсенәрәк басып атласа да, аягының авыртуы нык сиздерә иде. —Син ныклап аксыйсын бит,—диде Ирек, аңа карап. —Бая синен белән шуып төшкәч, аягым каерылды —Сон, аны ник шундук әйтмәдең? Их син! Кайсысы? —Уны. Ирек анын ун ягына чыкты, иелеп, бармаклары белән аягына баскалап карады. —Сынган-тайган булырга тиеш түгел. Безнен фатирга кадәр кайтып җитәрбездер бит? —Житәрмен,—диде Зәнфирә, кәефсез генә. Ирекнең фатир хуҗасы аларнын икесенә ике караватка түр якка урын җәеп куйган иде инде, үзе ул кече якта йоклый. Хуҗа хатын анарны ачып кертте дә, утны да яндырып тормыйча, урынына ауды. Ирек белән Зәнфирә, тавыштынсыз гына чишенеп, түр якка үттеләр. Өйдә шактый якты иде. —Мин чишенгәнче чыгып тор әле,—диде Зәнфирә. Ирек аның караватына аркасын куеп басты. —Әйдә, мин карамыйча гына торам. Ул анын чишенгәнен тынлап торды, кием кыштырдавыннан кайсын салганын, кайда куйганына кадәр аермачык сизде. —Булды,—диде Зәнфирә, караватына менеп одеал астына чумгач. Ирек күлмәген салды, чалбарын элеп куйды, юка кара трикодан, майкадан калды. Аны үзе дә теләмәгән ниндидер көч өзлексез Зәнфирәгә габа тарта иде. Ул бетен барлыгы белән карышты, ул якка хәтта борылып карамаска тырышты, ләкин карышкан саен, күзләре шунда төбәлделәр, аяклары Зәнфирә ягына таба атладылар. Менә ул карават янында Зәнфирәнен кап-кара чәчләре ак мендәр өстенә таралган, кара кашы, матур булып күпереп торучы иреннәре аермачык күренә Ирек анын иреннәренә үрелде, Зәнфирә карышмады. Ирек, одеалын күтәреп, анын янына мен.мәкче булды, ләкин Зәнфирә кинәт иреннәрен читкә алды да: — Ирек, кирәкми...—диде. —Без бит барыбер бергә булачакбыз. . Ирек, шашып, анын муеннарыннан үбә башлады. Зәнфирә үзенен бармаклары белән анын чәчләрен аралады, битләрен, колактарын иркәләде. Ирек кабат гәүдәсен караватка менгермәкче булды. Инде сул аягы Зәнфирәнен аяклары янында иде Ләкин Зәнфирә аны йомшак кына этеп җибәрде. Ирек анын йөзенә игътибар белән карады. Урамнан төшкән яктылыкта анын күзләренең яшьләнгәнен күрде. Ул арада Зәнфирә әкрен генә сулкылдый да башлады —Зәнфирә, ни булды сина? — Юк, берни дә юк Ирек мәче тизлеге белән одеал астына керде дә аны биленнән кысып алды һәм кайнар тәнен үзенә тартып китерде —Ирек, кит!—диде Зәнфирә сулкылдап. Ирек, еш-еш сулаган хәлдә, анын кайнар гәүдәсен үзенә кысты, колагына баягы сүзләрен пышылдады —Без бит барыбер бергә булачакбыз, Зәнфирә Зәнфирә аны ике кулы белән күкрәгеннән этте, һәм Ирек, караваттан төшеп, идәнгә басарга мәҗбүр булды —Юк, Ирек Без беркайчан да бергә булмаячакбыз -Ничек инде, ни сөйлисен син?! Зәнфирә җавап бирмәде, күз яшьләре анын керфекләреннән, битләреннән тәгәрәп төште. Ул тавышсыз гына сулкылдый иде — Ничек без бергә була алмыйбыз?! Ничек инде бергә була алмыйбыз?! Ирек өзгәләнүдән нишләргә белмәде. — Шулай, Ирек Мин сизәм, без беркайчан да бергә була алмаячакбыз. Бар урынына ят Шушы минутта ук кит Югыйсә, мин синен турыда начар уйлаячакмын Йрск, аякларын көч-хәл белән сөйрәп, үзенен караватына барып ауды. Ул яктырганга кадәр керфек тә какмады, Зәнфирә дә нәкъ анын хәлендә иде... Бүгенге көнне, бал-маскарадны, үзләренен Гөлнараларда утыруларын, аннары бакчага чыгуларын—һәммәсен дә хәтереннән үткәрде һәм, хәтерләгән саен, күнел түрендә ниндидер ачу кузгала баруын, ул ачуның башка беркемгә дә түгел, ә бәлки үзенә карата икәнлеген анлады. Тора-бара ул ачу күрә алмауга әйләнде. Ирек үзен бөтен кешедән дә түбән, җирәнгеч итеп тойды. Анын шулай икәнлеген бүген Зәнфирә күрде, анлады һәм мәңгегә анын белән булмаска карар бирде Ин элек, җирәнгеч булып. Шәвәлиев күз алдына килеп басты Балмаскарадный буеннан-буена аның беренче секретарьга ярарга тырышып бөтерелүе Ирекне таң калдырды Шәвәлиев мәдәният йорты директоры бүлмәсенә эчемлекләр, тәм-том китерткән иде Әледән-әле ул шунда Арслановны алып кереп чыкты Бал-маскарад беткәндә, аларнын чырайлары бурлат кебек иле инде Беренче секретарьның хатынына шампанскийны да ул үзе китереп бирде, башын тезләренә тигерә язып иде Шәвәлиев шулай йөрсен дә ди. Ә сон Ирек үзе'.’ Нәрсә эшләде? Анардан кап ягы белән өстен? Шәвәлиев бармагы белән ана бер ишарә ясауга. Ирек, иөгерә- атлый сәхнәгә менеп җитеп, ул әйткән һәрбер сүзне үтәмәдемени? Арслановнын малае Рашат Зәнфирәне танцыга тарткалаганда. ана ярдәм игеп, Зәнфирәне кыстап тормадымыни ’ Урамнан кайткан чакта. Рашатын әйткән сүзләренә Зәнфирә түгел, ул жавап бирергә тиеш түгел идемени.’ Нишләп сон мин шул дәрәҗәдә түбән төштем? дип. коты очып уйлады Ирек Нәрсә булды9 Ярый. Шәвәлиевкә кәнәфиен сакларга кирәк. Ул ялагайлансын да. алдашсын да. этләшсен дә. Ә сон Иреккә ни кирәк9 Бу урын өчен ул жан атамы? Һич тә юк. Әйе. ул тормышны күрде. Әйе, ул зур эшләрнен уртасында кайный. Ләкин, халыкка әйтер сүзе булса да. ЯЗУНЫ ташлады, университеттагы курсташларыннан ел ярымга артта калды. Сон алай булгач, нигә ул Шәвәлиев кырында анын хезмәтчесе кебек бөтерелә9 Кол үзенен хужасына караган кебек, түбәнчелек белән баш ия9 Ирек шунда, кара еланга китереп баскандай, бер коточкыч фикергә тап булды. Аны беркем дә мәжбүр итми, ул бу хурлыклы эшне үз теләге белән башкара икән. Хыялыннан читләшеп, мәнгелек өчен кыласы бөек һәм илаһи гамәленнән качып, Арслановлар каршына үзе барып тезләнә икән ул. Бу— акылга сыя торган хәл түгел, әмма ни аяныч!—бу шулай иде. Анын уйлавынча, әлеге изге эшкә болаи гына тотынып булмый, ана пакьланып. үзенне тормыш вак-төякләреннән арындырып, тулаем багышларга кирәк. Ә башкалар? Юлларындагы барлык киртәләрне җимереп, үз хыяллары артыннан мәңгелеккә омтылучылар аз түгел ләбаса! Димәк, мөмкин. Димәк, хикмәт Ирекнен үзендә. Әлеге олы илаһи гамәл япа-ялгызын зур җаваплылык алу. карарлар кабул итү. барысын да берүзен күтәрү дигән сүз. Монда өстән кушучы юк. Бөтенесе үз йөрәгендә, үз зиһененә, үз ихтыяр көченә бәйле. Ирек шушылардан курка булып чыга түгелме сон? Шуна күрә кем куша—шуна елыша. Арслановлар җаваплылык алудан курыкмый. Ирекләр кебек әзер көчне ничек телиләр, шулай файдаланалар. Син, жанынны шайтанга саткан кебек, көн саен, аз-азлап үзенне аларга бүлгәләп бирәсең. Хыялына барасы юлыңда үскән шайтан таякларын йолкып атасы урында, син аларга су сибеп йөрисен, аларнын тамырларына ашлама буласын. Бу—коточкыч иде. Моннан һичшиксез котылырга кирәк иде... Атар, яктырылу белән торып, берни ашамыйча, берәр чынаяк чәй эчтеләр дә өйдән чыгып киттеләр Зәнфирәнен аягынын авыртуы бетеп җитмәгән, ул жинелчә генә аксый иде әле. Икесе дә кәефсез, йокысызлыктан һәм авыр уйлардан икесенен дә күз төпләре күгәргән, йөпәрендә элеккеге нур юк. Хужа хатын моны үзенчә шомланып, үзенчә юрап калды, гөнаһлы булдым шай дип. эченнән генә уфтанды... Ирек белән Зәнфирә. авыл башына кадәр баргач, икесе ике якка аерылдылар Ирекнен алдагы көнне тутырып куелган чемоданы кулында иде. ул аэропортка юл тотты Ә Зәнфирә авылга кайтып китте. —Исән йөр.—диде ул, сагышлы тавыш белән.—Имтиханнарыңны яхшы тапшыр—Аннары ничектер саран гына елмаеп куйды:—Ә мин сина көн саен теләк теләрмен,—диде. —Рәхмәт. Зәнфирә. Мин сине Казаннан кайту белән күрермен. Азар кул бирешмәделәр, ике якка китеп бардылар. Ирек аэропорт бинасына җитеп кенә килгәндә, каршысына аэропорт начальнигы Минһаҗев чыгып кул изәде: —Сезне икенче секретарь телефонга чакыра. Ирек, анын бүлмәсенә кереп, трубканы алды. —Нихәл. Сабитов,—диде Шәвәлиев. анын тавышы бик нык карлыккан, танырлык та түгел иде —Әйбәт. Менә китәргә җыенам,—диде Ирек. —Сина борылып кайтырга туры килер.—Шәвәлиевнен ютәлләгәне, шаулатып сулыш алганы ишетелде.—Бүген бюро булды, хәзер бөтен активны җыябыз, отпусктагыларны да чакырабыз. —Тагын кайсы төш яна. Зөфәр LUэрипович?—диде Ирек, ачуын тыя алмыйча. —Өлкә комитетынын идеология секретаре килә. Һаман синен белән минем башка Шушы атна эчендә барлык урыннарда йөкләмәләрне кабул иттереп бетерергә кирәк. Ярыш оештыру буенча килә. Давай син срочно кайтып җит әле. Ирекнен карары катгый иде. —Минем имтиханнарны сез бирерсезме сон? —Слушай, Сабитов, сессиягә җибәрү-җибәрмәү ул эштәге мөмкинлектән чыгып хәл ителә Ж,әиге сессиягә эштән ун көн алдан бушатырбыз — Юк инде, Зөфәр Шәрипович. мин китәм Бодай да курсташларымнан күпкә артта калдым — Китмисен! — Китәм' Ирек трубканы шапылдатып куйды Телефон шундук кабат чылтырарга кереш ге Минһажев. шикләнеп кенә, трубкага үрелде. —Әйе, Зөфәр Шәрипович әйе., сон бу бит сез мине Анын әйтергә теләп тә әйтелә алмаган сүзләре эчендә калды. — Мина Казанга билет бирегез,—диде Ирек Минһажев ишек катыннан урап килде, урынына утырды һәм күзләрен аска яшереп —Билет юк. иптәш Сабитов,—диде. — Ничек юк9 Сез бит әле кергәндә генә райком броне буш дидегез —Әйе. Тик мин аны сезгә бирә алмыйм — Нишләп? Минһажев Иреккә «мине кызганыгыз, зинһар» дигән төсле итеп карады. —Төпченмәгез инде Әгәр сезгә билет бирсәм, иртәгә мин бу урында булмаячакмын Гафу итегез Минһажев бүлмәсеннән чыгып ук китте, күрәсен. ул үзенен көчсезлегеннән ояла иде Ирек Шәвәлиевнен телефон номерын жыя башлады да туктап калды Ана чылтыратып нәрсәне үзгәртә аласын сон'* Ул. ачуыннан шартлардай булып, райкомга юнәлде Эченнән елап-сыкрап жил-жил атлады, хәтта китаплар белән шыплап тутырылган зур чемоданының да авырлыгын сизмәде. Райком бинасына килеп җиткәндә генә ул пальтосының эләктерелмәгәнлсген. шарфынын. муеныннан шуып, бер якка асылынып төшкәнлеген абайлады Кулына перчаткалары да киелмәгән иде Ул ашыга-кабалана бүлмәсенә керде -Яна ел белән!—дип каршылады аны Әминә —Минем өчен яна ryiei. кара ел әле бх Әминә -Мин анын бүлмәсендә чакта чылтыратты бит ул аэропортка Ник кайттың сон син? Китәргә дә барырга илен —Эштән азат итүләрен сорап гариза бирәм - Анысын үзен беләсеңдер, Ирек —Әминә, анын хәленә кереп, авыр сулап куйды — Үзем дә берничә мәртәбә китмәкче булып карадым Котыла алмшым Анын соңгы сүзләреннән Ирек әллә нишләп китте —Котыла алмадым’! — Ни әйтим сон? Биредә нипель системасы Ачуланышып киткән сурәттә син эшсез каласың. Гадәттә кешене куып чыгарганда шулай була. Ябышып ятудан башка юл калмый Ирек райком бюросы исеменә, үзен эштән азат итүләрен сорап, гариза язды да икенче катка менеп китте Беренче гыйнвар ял көне булуга карамастан, кабул итү бүлмәсендә халык кайнап юра иле Сәгать унга Арсланов районның барлык җитәкчеләрен жыя икән Бу анын һәр бәйрәмнән сон эштә эленкесалынкылык китмәсен, салып йөрмәсеннәр, дип җыя торган киңәшмәсе Бу— анын үзенә йөкләнгән олы җаваплы лыкны хәтта шушындый бәйрәм вакытларында да онытмавын барлык җитәкчеләргә күрсәтә торган, махмырлары йөзенә чыкканнарга төрттереп ләззәтләнә торган киңәшмәсе Ирекне Шавалиев май кояшы кебек елмаеп каршылады — Молодец. Сабитов?—диде ул. куануын яшер»» алмыйча Ирек гаризасын ана бирде —Бу ни? —Язу таныйсыздыр бит. Гаризаны укып чыккач, Шәвәлиевнен йөзе сүрелеп китте. —Ни булды? —Оялмыйча ничек шундый сорау бирә аласыз?! —Син чамалап! —Сессиягә китеп барганда, билет бирдермичә борып кайтару сезненчә гадәти хәл алайса? —Сон, дөрләп янабыз бит, Сабитов! Ничек син шуны аңламыйсын9 ! —Мин монда пожарныйда эшләргә килмәдем. Көн саен янгын! Чиратта өлкә комитеты секретаре дигәне дәртләп кабынган. —Әйдә, шагыйрьләрчә сөйләшүне ташлыйк әле, Сабитов! —Яхшы. Гаризамны бюрога кертегез. Шәвәлиев. узган ел Ирекнен шушындый бер гаризасын алып калып, акрын гына җайлап-майлап, аны оныттырган иде. Бусын ни эшләтергә сон әле дип баш ватты ул һәм бу юлы башка юл сайлады. —Син партия солдаты икәнеңне онытасын, Сабитов. Шулай дип. Шәвәлиев гаризаны ерткалады да чүп савытына ыргытты. —Аңлашылды. Сез мине эштән җибәрергә теләмисез. —Бу мәсьәләне мин генә хәл итә алмыйм. —Алайса ни өчен гаризамны ертып аттыгыз? — Мин синен турыдан-туры җитәкчең, син ин элек минем боерыкка буйсынырга тиешсен. —Бюроны да, Минзаһит Усмановичны да исәпкә алмыйсыз, ә? Мин хәзер үк ана керәм! Ирек, Беренченең исемен әйтүгә, Шәвәлиевнен кан калтыравын белә иде. Менә хәзер дә ул өстәл артыннан атылып чыкты да, Ирек янына килеп, аны юмаларга кереште: — Ирек, Ирек Хәйриевич... моңа кадәр килешеп, матур гына эшләдек бит әле. Мин бит... Ирек аның сүзен кискен бүлде: —Юк! Без беркайчан да килешеп эшләмәдек. Сез мине таладыгыз. —Ничек була ул талау? —Кешенең гомерен талап алу була. Кисәкләп-кисәкләп. Көн саен, сәгать саен —Ул үзенен йөзен аныкына шулкадәр якын китерде ки. Шәвәлиев куркудан башын хәтта артка ташлады.—Минем гомерем үземә дә кирәк, аңлыйсызмы? —Ә без нәрсә?—диде Шәвәлиев, чигенә-чигенә барып, кәнәфиенә утыргач —Без дә үзебезне халыкка бирәбез. Тулаем бирәбез. Ирек аңа усал елмаеп карады. —Халык алырга теләр микән сон? Шәвәлиевнен күзләре түгәрәкләнде, иреннәре калтырап куйды. —Менә нинди икәнсең син! —Мин шундый. Авызга бармак тыксалар, шартлатып өзеп тә алам! Ирек аңардан чыкты да, кабат гариза язып, Арсланов бүлмәсенә кереп тә китте. Секретарь кыз аның артыннан: —Ирек Хәйриевич, линиядә өлкә комитеты, сабыр итегез!—дип кычкырып калды. Һәрвакыт урыныннан торып, кул биреп исәнләшә торган беренче секретарь бүген урыныннан купмады, Ирекнен хәерле иртә теләвенә мыгырданып кына җавап бирде. —Тынлыйм сезне. Арслановнын өлкә комитеты секретаре белән булган авыр сөйләшүдән ушына килә алмаган чагы иде. Иреккә нидер булды, ул ничек башларга белмичә аптырап калды. Әгәр беренченең кызыксынучан, игътибарлы карашын тойса, ул каушамаган да булыр иде. Теленнән бөтенләй уйламаган сүзләр ычкынды: —Мин ашалып беткәнмен, ахрысы... Арсланов йокысыннан уянгандай сискәнеп КУЙДЫ. кашлары югары күтәрелде. мангаена ике тирән җыерчык чыкты ‘ —Ни дидегез? —Сезнен өчен мин бөтенләй юк. ахрысы... —Гозерегезне әйтегез. —Мин райкомда бүтән эшли алмыйм. Ирек гаризасын анын алдына салды. Арсланов, кагылудан курыккандай. гаризаны кулына алмады, иелеп кенә укып чыкты Аннары, башын күтәреп, сөзәргә җыенган үгезнекедәй кызарган күзләре белән Иреккә төбәлде. —Сәбәп? —Минем эш түгел бу. Үземне ваклап-ваклап өләшеп бетердем мин. — Катлаулы сөйлисез. —Аңламаслык берни дә юк. Минем шәхси тормышым бетте Укырга да. язарга да вакытым юк. әтиләр-әниләр янына кайта алмыйм, абыйны күргән юк. Мин кеше буларак нуль. Сезнен өчен, райком өчен генә бар Кичә бал-маскарадта Арсланов анын зал белән сәхнәне бер итеп йөрүенә, бөтен тантананы оештыруына сокланып, ә үзенен исерек малаеның буталып йөрүенә нәфрәтләнеп утырган иде. Бүген ул Иреккә коты очып карады. Анын элеккеге якты, ышанычлы күз карашы нишләп сүнгән сон? Сабый баланыкы төсле берниен дә яшерә алмый торган йөзенә, бөтен эчке халәте, сөенеченнән башлап кечкенә борчуына кадәр, чатнап язылып бара торган соклангыч йөзенә ни булган7 Күзләрендә ачу-каргыш. әле кичә генә уйнап торучы якты йөз чалымнарын гүя коточкыч авыр, газаплаучы нәрсә баскан, әйтерсен лә алар сонгы мәртәбә бәргәләнәләр, тартышалар. Димәк, анын бәгырен өзәрлек нидер булган Нәрсә икән сон ул? Шуны ачыклау максаты белән Арсланов —Ни өчен бу адымыгызны нәкъ менә бүген ясыйсы иттегез?—дип сорады. — Минем элегрәк тә гариза биргәнем бар иде Шәвәлиевкә. Ул сезгә әйтмәдемени? Арсланов анын соравын җавапсыз калдырды. — Мина кергәнче анын белән сөйләштегезме? —Ул минем бюро исеменә язган гаризамны ертып атты. Ул сездән дә, бюродан да югары куя үзен. Арсланов йөзен ике учы белән сыпырды, шифалы су эчте, ун кул бармакларын чирттерә-чирттерә өстәл өстендә шыкы-шыкы биетә башлады Иреккә бик озак вакыт үткән шикелле тоелды Беренче кинәт торып басты һәм кискен генә сорау бирде: — Ирек Хәйриевич. сез анын эшен ничек бәяләр идегез9 Коммунист буларак, берни яшермичә, үз фикерегезне әйтегез әле Ирек, йөзенә берни чыгармыйча, күкрәк тавышы белән генә көлгәндәй итте. —Ул бер генә уй белән яши сездән кисәтүле сүз. әрләү ишетмәскә «Бу нәрсә чыннан да кирәк бит. без моны эшлик әле», дигән уй анын башына да кереп карамый Ул райкомда, көне-төне эш эчендә кайный дөрләп яна. җан ата. Ләкин, ышаныгыз, боларнын берсе дә юк Ул беренче чиратта сезнен күз алдыгызда уйный, аннары бүтәннәр каршында кылана Җир шарынын атказанган артисты ул. Арсланов аны бүлдермичә тыңлады. Ул үзе күптән чамаласа- гөманласа да. шик-шөбһә томаны астында әйле-шәйле торган нәрсәләр. Ирекнең сүзләреннән сон. үтә дә аңлаешлы булып ачылып киттеләр Шәвәлиевнен кушылганнан тыш энә очы кадәр дә артык эш эшләмәвен үз өстенә җаваплылык алып, бер генә мәсьәләне дә хәл итмәгәнен, ана йомыш белән килгән кешеләрне әвеш-тәвеш китереп, майлап лайлап чыгарганын Арсланов белеп бетергән иде инде Беренченең башыннан кызыктыргыч бер уй йөгереп узды «Әгәр Шәвалиев урынына Сабитовны куйсан?» Фикерли белә, инициативалы, тынгысыз, намуслы Анысы шулаен шулай, тик тора-бара Арслановнын үзенә генә эш калмавы мөмкин. Ул инде Шәвәлиев кебек «моны болай итикме, тегеләй итикме?» дип сорап тормаячак Хәер, икенче секретарьнын ни өчен алай кыланганын да андый Арсланов. Имеш, ул беренчене Алла урынына күрә, һәммәсе дә ул дигәнчә генә булырга тиеш. Арсланов шушыны акылы белән андый, әмма Шәвәлиевнен шулай йөрүе ана ниндидер рәхәтлек бирә, һәм ул үзендә әлеге уенны туктатырлык көч таба алмый Яшермичә әйткәндә, икенче секретарь, әнә шул ин нечкә кылларына басып, аны биетә икән, кем беренче була сон? Арслановка башын ныграк игән саен, Шәвәлиев аңардан югарырак күтәрелә һәм теге яки бу мәсьәлә еш кына хәлләрдә нәкъ икенче теләгәнчә хәл ителә. Ахырда гаҗәпләнүдән Арсланов үзе дә тел шартлатып куя. Шайтан белсен, нәрсә бу! Мона бернинди философия китабыннан да җавап таба алмыйсын. Сабитовны үзенә каршы бүлмәгә утыртуның тагын бер хәтәр ягы бар икән бит әле Халык Арслановка керәсе урында ана мөрәжәгать итә башлаячак. Чөнки ул менә хәзер дә үзенен гөнаһсызлыгы. турылыгы, гаделлеге белән аларнын бөтенесеннән дә өстен тора. Ул пычракка кермәячәк. Ә Шәвәлиев— Беренченен ау эте. Берәрсенә өстереп кенә жибәр—ул анын оясын туздыра, бугазын чәйни, эшеннән алырга дисәң— алырлык гөнаһларын таба. Ә Сабитов күпме генә «өс, өс!» дисәң дә, өсмәячәк. Шулай булгач, Арсланов аны, Шәвәлиевтән әллә ничә башка өстен санаса да. берничек тә икенче секретарь итә алмаячак. Шул ук вакытта менә дигән ун кеше инструктор урынына килергә тезелешеп торса да. Сабитовны үз кул астыннан ычкындырырга ярамый иде. Ни өчен дисән, Арслановнын муенында бит өлкә комитетының беренче секретаре элмәк итеп салган хәтәр бурыч—китап асылынып тора. Ул әле язылмаган, һәм моны Сабитовтан башка беркем дә эшли алмый Ул хәзер һәрнәрсәгә барачак. Бөгелеп төшмәгән икән бит Сабитов. Күзләрендә яшендәй уйнап алучы нәфрәт, тартышып-тартышып куючы яңак мускуллары, чабышта томырылган атныкы кебек хәтәр киерелгән борын яфраклары Арслановнын баштагы уйларын юкка чыгарды. Ул инде райком белән араны өзгән, алдынартын абайламыйча, алга ыргыла... Анын коточкыч көче дә хәзер шушы беркатлы турылыкта, бернине дә яшерә белмәвендә иде. Ничек кенә булса да, туктатырга кирәк иде аны. Куркулы карашы белән егетне капшый-капшый. Арсланов шушыларны уйлады. Баядан бирле борчыган соравын ул тагын кабатларга мәҗбүр булды: —Шулай да әйтегез әле, ни өчен сез нәкъ менә бүген бирергә уйладыгыз гаризагызны? —Мин кышкы сессиягә китәргә тиеш идем. Өлкә комитеты секретаре килә дип. Шәвәлиев җибәрмәде. —Әйе. без отпусктагыларны да чакырдык. Ну что ж... Мин сезгә рөхсәт итәм. Икенче рейс белән китегез. Сез ризамы? Ирек үз колакларына үзе ышанмады. —Ничек кенә риза! Арсланов телефоннан номер жыйды. —Исәнме, Минһажев. Икенче рейска урыннар белән ничек анда синен? Ә безнен бронь? Әхмәтов иртәгә китәр. Мин кушты диегез. Анын урынына Сабитовны җибәрегез. —Рәхмәт. Минзаһит Усманович. Ирек, чыгарга ниятләп, урыныннан торды —Бер генә минут сабыр итегез әле. Мин сезнең теләгегезне истә тотармын. Быел райком работниклары өчен төзелә торган йортны бетерергә ниятлибез. Ике бүлмәле бер фатир сезгә булыр. Өйләнеп тә җибәрерсез. Ижат өчен дә вакыт калдырырга тырышырбыз. Ә гаризагызны алып торыгыз. Ирек Хәйриевич Эшләп карыйк әле. Аны бирергә беркайчан да сон түгел — Арсланов, анын янына килеп, гаризаны кулына тоттырды — Сезнен өчен тагын бер яналык бар. Үзегез генә белеп торыгыз. Абыегызны «Биектау»га директор итәргә жыенабыз. Берсекөнгә җыелыш. Шулчак кәгазьләр тоткан Шәвәлиев килеп керде. —Зөфәр Шәрипович, Сабитовны укырга җибәрәбез,—диде Арсланов, анын алдында исәп-хисап тоткандай Шәвәлиев дәшмәде, чөнки тамак төбенә кайнар төер килеп утырды. —Барыгыз, Ирек Хәйриевич. Зачет-и.мтиханнарыгызны уңышлы тапшырыгыз. Ирек исерек кеше төсле чыгып китте. Шәвәлиев күз яше арасыннан сыгылып чыккан тавыш белән —Инструкторым каршында мине шундый хәлгә куйгач, рәхмәт инде, Миңзаһит Усманович.—диде ул.—Аны авызлыклап торсан да, таманга туры килә иде. Хәзер инде, тиле-тиле дигән саен, тигәнәк буе сикерер —Ярый алайса, эштән азат итәрбез. Кемегез бар сон аны алыштырырга?—диде Арсланов, юри генә. —Ни өчен без аның кубызына биергә тиеш? Устав барыбыз өчен дә бер. — Без сезнен кул астындагы теләсә кемне алыштыра алабыз. Бернинди проблемасыз. Шулаймы? -Әйе. —Ә Сабитовны?—Шәвәлиев дәшмәде —Юк. Чөнки ул егет—талант. Ә талантлар белән сак кыланырга кирәк. Алар эшне генә түгел, илне дә ташлап китә торган халык. Шуна күрә сезнен мина үпкәләргә хакыгыз юк. Беренчедән чыккач. Шәвәлиев секретарь кызга беркемне дә бүлмәсенә кертмәскә кушты. Кәнәфиенә әллә ничек алга таба бөкрәеп утырды да күзләрен йомды, керфекләре арасыннан яшь бөртеге сытылып чыкты. Беренче үзенә карата шушы кадәр гаделсез кыланыр дип. башына да китергәне юк иде анын. Инде бит Сабитов анын кулында. Арсланов каршы килсә, шыкырдап та карамаячак, элеккедән дә ныграк буйсынып, аяк астында бөтереләчәк иде. Хәзер ул Казанда ун көн буе лекцияләр тыңлап, театрлар карап рәхәт чиккәндә, биредә көне-төне үрсәләнеп чабарга, тиреннән чыга язып, өлкә комитеты секретарен каршылау һәм озату хәстәрен күрергә туры киләчәк. Асылда, барлык әзерлек мәшәкать ләре Шәвәлиев җилкәсенә төшә. Их. Арслановнын үзен менә шушылай күз яшьләрен йотарлык хәлгә төшерергә! Дөрләтеп яндырырга иде! Мондый әзерлек вакытларында ул элегрәк, тиешле урыннарга яшереп, «миналар» куеп калдыргалады, алар, олы кунак килгәч, берәм-берәм шартлап. Беренченең йөрәген яраладылар Әйтик, берсендә ул кунак белән бер түшәктә кунарга тиешле кызнын үлсә дә бу эшкә бармый торганын әзерләде Икенчесендә искергән иттән табын әзерләтге, өченчесендә кунакның эче башкалага җитәрлек булып шүредән атты Түрә кайтып киткәч, Арсланов ана эт кебек ташлана, үрле-кырлы сикерә, ачуыннан буыла. Тыштан Шәвәлиев үтә дә борчылган кыяфәт чыгарса да. әлеге миналарның шартлавына әллә кемнәрне гаепле итеп күрсәтеп, юри акланып маташса да, эченнән чын мәгънәсендә тантана итә. Беренче ныграк котырган саен, ләйсән яңгырына рәхәтләнеп торган мал сыман, туйганчы ләззәтләнә иде. Ләкин бу юлы андый нәрсәне эшләп булмый, чөнки килүче түрә өлкә комитеты секретаре, тикшерә торганы да идеология эше. Бер генә кимчелек килеп чыксын—Арслановка кадәр ул үзе яначак Шушы чарасызлык анын йөрәген әрнетте, бөтен ихтыяр көчен параличлады. Монда аның йөрәген сызлаткан тагын бер нечкә нәрсә бар иде Шәвәлиев кемнеңдер үзенә буйсынмавын бик авырлык белән булса ла гафу итәргә мөмкин Әйтик, бүген Сабитов, анын тыюына карамастан. Казанга китеп барса, ул аны бәлкем кичерер дә иде Әмма инде кемдер аны буйсындырырга, үзе боерганны Шәвәлиев теләгенә каршы Kitien үтәргә куша икән—бусын ул берничек тә гафу итә алмый Кушканны үтәү, кемнеңдер әйдәкләвенә буйсыну—балачактан ук анын өчен у лем белән бер вде. Шуңа күрә өйдә дә. мәктәптә дә. урамда да анын кушаматы «Тискәре кәжә» булды. Гомере буе беркемгә дә «ярар» димәгән Шәвәлиев, райкомга эшкә күчкәч, әлеге сүзне Арслановка көн саен, сәгать саен кабатларга тиеш булып чыкты. Төптән уйлап караганда, анын өчен бу әжәл белән бер иде Бүген исә беренче секретарь аны ин хурлыклы үлем белән үтерде... Бүгенге күз яшьләре аңа балачактагы бер сәер хәлне исенә төшерде Ул вакытта Зөфәргә ничә яшь булды икән? Үзен яңа гына белә башлаган чагы иде бугай. Барысы да—әти-әнисе, абыйлары, апалары, Зөфәр өстәл янында җыелып утыралар Олы абыйсы нидер сөйли, бөтенесе шуннан егылып көләләр. Зөфәргә дә кызык, ул да шырык-шырык көлә Шулай әйбәт кенә утырганда, ул кинәт елый башлый Мона бөтенесе хәйран кала, ул үзе дә аптырашта, ә менә елавыннан туктый алмый, чөнки аларнын көлүләренә ачуы килә. Мондый хәл өйләрендә генә түгел, бүтән урыннарда да күп мәртәбәләр кабатланды. Башлап көлсәләр, Зөфәр аларга иярмәскә, баш бирмәскә тырыша, кызыкка түзә алмыйча иярсә, үзенен шушы йомшаклыгын күгәрә алмыйча елый башлый иде. Үсә төшкәч, ул җитдиләнде, тыелырга өйрәнде, юкка-барга авыз ерып яшәүчеләрне өнәмәде Анын рәхәтләнеп, дөньясын онытып чын көлүе бик сирәк була, ләкин андый чакта ул кычкырып көлми, ә берүзе, эченнән генә көлеп ләззәтләнә. Дөрес, ул хәзер кеше белән бергә көлә, тик бу теш күрсәтү, бүтәннәрдән аерылып тормас өчен ясалган мускул хәрәкәте генә... 10 әнфирәгә төштән соң бик ашыгыч район үзәгенә барып кайтырга кирәк булды. Тукталышта машиналар көтеп торганда, партком секретаре Ганиев, пакет тотып, анын янына килде. —Әллә район үзәгенәме?—диде ул, исәнлек-саулык сорашкач. —Әйе, тиз генә урап кайтасым бар иде. —Ай, әйбәт тә булды!—диде Ганиев куанып —Шушы пакетны райкомга кертеп чыгарсын әле. —И. Ганиев абый, өлгерә алмыйм, аптекадан дарулар да аласым, больница бухгалтериясенә дә сугыласым бар Ремонтчыларны йөртүче вахта машинасына өлгермәсәм, мин бит төнгә калам! Ганиев анын терсәгенә кагылып алды да пышылдауга күчте: —Син кырт кисәргә ашыкма әле. Иреген, бүлмәсеннән дә чыкмыйча, шушы йөкләмәләрне көтеп утыра. Ганиев күз кысты да конвертны Зәнфирәнен сумкасына төшереп җибәрде. Шундук машина килеп чыгып, ул утырып та китте. Кайчан кайтты икән Ирек? Чылтыратмады да. Ә бит бересе көнне аерылышканда, кайту белән очрашабыз дигән иде. Ирек бүлмәсенең калын пыялалы ишеге каршысына килеп баскач, ул туктап калды. Бүлмәдә ут яна, кычкырып көлгән хатын-кыз тавышы ишетелә иде. Зәнфирә ике шәүләнен кара-каршы торуын шәйләде. Менә ул шәүләләр бергә кушылдылар, эчтә Ирек тавышы ишетелде, тагын хатын-кыз көлүе янгырады, нәрсәдер шапылдады Зәнфирә шакып-нитеп тормады, ишекне ачты да җибәрде Ирек кемнедер почмакка кыскан. Зәнфирәгә кара калын дәфтәр тоткан бер кул гына күренә иде. Өстәл янында урындык авып ята. Ишек тавышына Ирек ялт итеп карады. Ул, күзләрен киереп ачкан хәлдә, тураеп туктап калды. Почмакта урындыкка утырган, кулына дәфтәр тотканы— Сөембикә иде Ул ничектер каш астыннан Зәнфирәгә мыскыллап көлеп караган сыман тоелды Анын иреннәренә җәелгән елмаюы: «Нәрсә, безне тоттыңмыни, канәгатьләндеңме?»—ди кебек иде. Ул аягүрә басты да дәфтәрне Ирекнен өстәленә ыргытты: —Мә. Ирек абый, көндәлегеңне эш өстәлендә тотма,—диде дә Зәнфирә яныннан ишеккә таба атлады. Аннары борылып килеп: —Ах. гафу итегез, исәнмесез һәм сау булыгыз!—диде. З Болар һәммәсе дә бер мизгел эчендә булдылар Ирек, ни әйтергә белмичә, авызын ачты да катты. —Сессиядән сон күрешербез дигән иден. Ирек кинәт ана омтылды. —Беләсеңме. Зәнфирә. мин әле кичә кич кенә кайттым да. —Менә сина пакет Исән бул. Зәнфирә кырт борылды да чыгып китте Ирек анын артыннан ташланды. —Туктале, бер генә минутка, аңлашыйк, сөйләшик!—дип ялварды. Яланбаш, яланөс килеш ул анын артыннан урамга чыккач та шактый барды. Ләкин Зәнфирә ана таба борылмады, сынар сүз дә дәшмәде Чөнки борылса, Ирек анын яшь тулы күзләрен күрәчәк, эндәшим дип авыз ачса, ул кычкырып елап җибәрәчәк иде Шуңа күрә ул. аскы иренен канатканчы тешләп, җил-җил больница ягына атлады Әлеге пакетны биргән Ганиевне, үзенен ник шунда керүен каргады Ирек артта калгач кына, буасы киткән елга кебек, күз яшьләре бәреп чыктылар. Кешеләргә елаганын күрсәтмәс өчен, ниндидер бер ихатага кереп китте, анын биек капкасы артына ышыкланып, тавыш-тынсыз гына туйганчы елады Күпмедер вакыттан сон тынычланды һәм, ничек кенә сәер тоелмасын, ул Иреккә ачуланмады, ә бәлки үзен кызганды Үзен кызгануга, тагын күз яшьләре бәреп чыкты. Ул инде, кулъяулыгы белән сөртә-сөртә. күзләрен генә түгел, битләрен дә кызартып бетергән иде Кечкенә көзгесен чыгарып, үзенә күз төшерүгә, шаккатты Мондый хәлдә больницага да. аптекага да кермәскә булды һәм авылга юл тотты Гадәттәгечә, машина көтә торган чатта туктамады, юлга җәяүләп чыкты Ул бик юка киенгән иде, каршылан салкынча җил исә, шуңа да карамастан. Зәнфирә акылсыз бер үҗәтлек белән кызу-кызу авылга таба атлады Инде ярты юлга җиткәндә, ул үзен куып җитүче машина тавышы ишетте Зәнфирә артына борылып карамады, утыртсын иде димәде, һаман атлый бирде Машина бозлавыкта уйнаклый-уйнаклый анын турында туктады Бу «Нива* машинасы иде. Зәнфирә бер генә мизгелгә шикләнеп куйды, утырыргамы—юкмы дип икеләнеп торды, аннары ниндидер битарафлык белән ишекне ачты. Руль артында Ирекнен абыйсы Мэлс иде — Исәнмесез, Мэлс абый,—диде ул, кереп утыргач —Исәнме. Зәнфирә сеңлем, нишләп жәяү кайтасын'* —Транспорт көтеп тормадым шул. Әллә машина алгансыз инде. Мэлс абый? Мэлс кычкырып көлеп җибәрде: — Каян тисен ди ул безгә! Совхозныкы бу. —Ишеткән идек шул Котлыйм сезне, Мэлс абый,— диде Зәнфирә — Нәрсәсен котлыйсын инде анын** Хуҗалык зур. тәмам таралып беткән, аны аякка бастыру өчен хәзер җенен өзелгәнче чабарга кирәк Мэлс, әй, моны нигә сөйләп торам сон әле дигәндәй, кул селтәп куйды Үзегезнең хәлләр ничек сон? —Әйбәт. . —Тәзкирә апа сихәтләнәме? — Шул бер килеш инде Мэлснын, әлбәттә, «Ирек белән араларыгыз ничегрәк сон’» дип сорыйсы килде, ләкин тыелып калды Ә бәлки бу сорауны бирүнен урынлы түгеллеген сизенгәндер, чөнки ул беренче күз ташлау белән Зәнфирәнен кәефсез икәнен күрде һәм бу хакта сүз кузгатмады Нәкъ шул турыда сүз кузгатыр дип көткән Зәнфирә ана эндәшмичә калуы өчен рәхмәт укыды. Ирек турында уйлыйсы да, сөйләшәсе дә килми иде. Мэлс аны капка төпләренә үк китереп төшерде Ике көннән сон Зәнфирәнен Иреккә карата булган мөнәсәбәтен үзгәрткән тагын бер вакыйга булды Розаны район үзәгендә очратып. Ирек анын артыннан «Бүген кайтам, кич клубка чыгыгыз*.—дип әйтеп җибәргән иде. Роза әле аларның арасына кара мәче кергәнне белми иде. Зәнфирә моны сиздерергә теләмәде. Ул күңеленең кайсыдыр почмагы белән Иреккә рәнжесә дә. бу кичне бәйрәм көткән кебек көтте. Ирекне бер караганда. Сөембикәләр. Гөлнаралар белән буталадыр дип шикләнсә дә. икенче караганда, әлеге шикләнүләрен кире кагарга тырыша, аны барыбер элеккечә, саф күңелле, кешелекле, вөҗданлы итеп күрәсе килә иде Ничек кенә булмасын, ул аңардан башка яшәүне күз алдына китерә алмый, Ирек ана әнисеннән кала жир йөзендә бердәндер якын кеше иде. Бу якынлык мәктәп елларында бер парта артында утырып укудан ук башланды. Зәнфирә әле барысы да элекке хәленә кайтыр, аларның бәхетле очрашулары, кабатланмас татлы кичләре дәвам итәр, дип өметләнде. Роза белән мәдәният йортына чыкканда, шушы тойгылары Иреккә булган ачу-үпкәләрен, рәнҗешләрен юып та бетерә язган иде Алар башта китапханәдә утырдылар. Ул көнне танцы булмады, кино башлангач, анда кермичә, фойеда көттеләр. Кино да бетте, ләкин Ирек күренмәде. Алар клубтан чыкканда, Роза борчылып: —И. малай, синен каршыда ялганчы булып калдым бит,— диде.- Берәр ашыгыч эше килеп чыккандыр. Бүген кайтмаса, иртәгә кайтыр әле. Зәнфирә бер сүз дә әйтмәде, тамагына тыгылган күз яше сулышын буды. Ирек икенче көнне иртүк медпунктка чылтыратты, ул гафу үтенде, райкомның икенче секретаре ашыгыч карар язарга кушты, төне буе шуны эшләп утырдым, диде. Зәнфирә анын сүзләрен калтыранып тынлады. —Алдама, Ирек, кирәкми, мин бит сиңа тагылмыйм,—диде ул, елый язып. Телефон трубкасында Ирекнең өзгәләнгән тавышы ишетелде: —Син мине белмисенмени, Зәнфирә?! —Белмәгәнмен, күрәсен. Ирек. Белмәгәнмен... Ул шулай диде дә трубканы куйды. Хәлимә аларның сөйләшүен тынлап утыра иде. Зәнфирә сикереп торды, пальтосын эләктереп, урамга чыгып йөгермәкче булды, әмма сонарды. Жднынын үртәлүенә түзә алмаган Хәлимә аны, куллары белән ике җилкәсенә басып, утыртты да каршысына иелде Зәнфирә, һава җитмәгәндәй, еш-еш сулыш ала, елап җибәрмәс өчен аскы иренен тешләгән иде. —Матурым, тынычлан...—Хәлимә иркәләп анын чәчләрен сыпырды.— Сөйлә, зинһар, ни булды соң сезгә? —Бер әйбер дә булмады —Үзенен бу сүзләреннән оялгандай, Зәнфирә башын читкә борды,—Анын күңелендә мина урын калмады... —Ышанмыйм, ялгышасындыр! —Райкомга эшкә китәсен әйткәч тә, сизендем...—Ул дымланган күзләрен кул аркасы белән сыпырып алды —Йөрәгемә шул чакта әллә ни булган иде Бер атна авыртып йөрде... Мине кисәткән ул... Анын газаплы кичерешләре Хәлимәнең бәгырен яшен уты шикелле көйдереп үтте. Алар бергә булсалар—ул да бергә, аерылсалар—ул да аерылачак иде. Зәнфирә тынычлангач, ул: «Иртәдән бирле башым авырта, өйгә кайтып ятыйм әле»,—дип, чыгып китте. Ләкин өйләренә кайтмады, райкомга барырга карар кылды. Бер сәгать үтгеме-юкмы, ул шунда иде инде. Ирекнен бүлмәсендә үзе генә чагы туры килде. Хәлимәне күргәч, ул гаҗәпләнеп калды, нидер сизенүдән йөзенә сагаю билгеләре чыкты —Әйдә уз, Хәлимә апа, утыр... —Утырмыйм,—диде Хәлимә ана, сәер карап. Бу карашта Ирек әллә кызгану, әллә ярату, әллә рәнҗеш күрде— нәрсә икәнен һич тә аера алмады. Хәлимәнең күзләре яшь белән тулды һәм ул Ирекнен өстәле янына ук килеп басты. —Ирек...—анын тавышы күкрәгенең иң түреннән пышылдаудан зәгыйфьрәк булып чыкты —Ирек үскәнем.. Нишлисен син?! Ирек бу сорауның ни өчен, кем турында, нинди максат белән бирелүен бик яхшы анлады һәм моны ишетүе, мона җавап бирүе чиксез кыен иде. —Минем бит бер гаебем дә юк. Хәлимә апа.. —Белмим, мин берни дә белмим! Анардан сораганым юк. үзе ләм- мим берни дә сөйләми Нишләп сон ул кипте-корыды. сүнде?' Ул бит минем якты кояшым иде. Ник син кайтмый башладын’ Хәлимә ярсып әнә шуларны тезде. — Их, Хәлимә апа1 Сез мондагы хәлне күз алдына да китерә алмыйсыз. Ипи тотып ант итә алам минем юньле-башлы йокы да күргәнем юк... —Ялгышмыйсынмы сон син? Икегезне дә бәхетсез итсән? Шул хакта уйлап караганын бармы9 —Ныклап торып уйлаган да юк бугай, Хәлимә апа. Мин бөтереп җибәргән бөтергеч шикелле бөтереләм дә бөтереләм. Биредә бер мин генә түгел, барыбыз да шулай Хәлимә анын сүзләренә ышанды. Зәнфирәгә ышанмаска да хакы юк иде анын. Ә дөреслек кайсында? Хәер, алар бер үк әйберне әйтәләр ләбаса. Ләкин Зәнфирәнен тел төбен икенчерәк мәгънәдә—Ирекнен күнелен башкалар биләгән, дип анлаган иде. «Әллә сон күнелен чибәррәкләргә төштеме?» дип сорыйсы килде анын, әмма кыюлыгы җитмәде Җитәр дә иде. күңеле моны кире какты, ул аларны берберсеннән аерып карый алмый иде —Ирек... Күзләре яшьле анын... Зәнфирәне рәнжетсән. бәхет таба алмассын син... Үпкәләмә мина.. —Нишләп үпкәлим.. Хәлимә, ишеккә баргач, туктап ана борылды һәм кыюсыз адымнар белән аның янына килде. —Мин бит сине яратам, Ирек Үскәнем Йә, бер Аллам! Бу сүзләрне әйтүе ничек татлы һәм газаплы иде! Үзенен яратуын сөйгән кешесенә ул гомерендә тәүге мәртәбә кычкырып әйтте. Бу вакытта бит алмаларынын ничек алсулануын, күзләренең ничек елтыравын, каш-керфекләренең дулкынланудан ничек тибрәнүләрен ул сизмәде, боларны Ирек кенә күрде Әлеге ачыктан-ачык әйтелгән дөрестек. әлбәттә, бөтенләй икенче мәгънәдә яңгырый. Иреккә бүтән мәгънәдә барып җитә һәм тәэсир итә иде. Ләкин шушы яшерен хакыйкатьне кычкырып әйтә алуы белән, Ирекнен аны аңламавы, анардан көлә һәм йөз чөерә алмавы сәбәпле бәхетле иде Хәлимә! Ул әйткәнне асыл мәгънәсендә аңлагандай, Ирек сүзсез генә башын аска иде. —Әйе. яратам! Сине дә. аны да! Яратмасам. болай итеп йөрмәс тә идем... Ирекнен башы һаман түбәнрәк иелде. —Хуш. Ирек Мин әйткәнне онытма! Ирек анын чыгып киткәнен абайламый да калды. Башын күтәргәндә, бүлмәдә ул үзе генә иде. II ыел яз бик сәер килде. Мартның беренче көннәре җылытып җибәрде Кар. кояшның кайнар нурлары астында, табада эрегән май кебек, күзгә күренеп йомшады, шикәрләнде. Урамнарда кар кештерли. чана юлларында, тар сукмакларда ул гөпердәп бага, ялтырап тора башлады Сигезенче мартта Болынкырнын асфальт урамнарында гөрләвекләр акты Тау битләре, калку басулар каралып, уҗымнар яшелләнеп, кар астыннан чыктылар. Мартнын беренче яртысында басулар ачылып бетә яиы. аннары кинәт суытып җибәрде, юка гына кар яуды, биш-ун градус салкыннар Б килде. Апрель башында кояш тагын мәрхәмәтен күрсәтте, өч-дүрт көн тышта костюм белән йөрерлек җылы булды, шаулап гөрләвекләр акты, су кинәт күтәрелеп, Ыкта боз кузгалды. Инде бераз жилләсә, тырмага чыгарлык була дип торганда, кабат суытты. Апрельнең соңгы ункөнлегендә генә чын матур, җылы көннәр башланды. Җиргә ятып искән жылы жил туфракны көне-сәгате белән киптерде, хужалар дәррәү тырмага төштеләр. Колхоз-совхоз җитәкчеләрен җыйгач, Миңзаһит Усманович дым каплауны өч көндә, иртә культуралар чәчүне бер атнада төгәлләү бурычын куйды. Шушы сөйләшүдән сон ике көн үтүгә, аның кәефен җибәргән бер вакыйга булды. Бюро члены Гайсә Батталов бер колхозчыны кыйнаган, дип хәбәр иттеләр район эчке эшләр бүлегеннән. Кыйналучыны ашыгыч ярдәм машинасы белән больницага китергәннәр, төне буе операция ясаганнар, хәле авыр ди. Иң элек Арсланов баш врачка чылтыратты, әлеге кешенең хәле турында сөйләвен үтенде. Чыннан да хәле авыр икән, өч кабыргасы сынган, бавыры ярылган, баш мие селкенгән. —Зинһар, ничек кенә булса да, исән калдырыгыз,—диде Миңзаһит Усманович, баш врачка ялварып.—Әгәр ул кеше үлсә, сез моның район өчен нинди зур ЧП икәнен аңлыйсыздыр. —Безнең уйлавыбызча, ул исән калырга тиеш,—диде баш врач.— Ләкин алдан барысын да күреп бетереп булмый, өзлегеп китәргә дә мөмкин. Яшь организм булса, бер хәл иде. Ул абзый алтмышны куып бара бит. Баш врач белән сөйләшкәннән соң, Арсланов, бөтен эшен ташлап, «Авангард»ка юл тотты. Батталовка аның ачуы килмәде, ул ана бары тик ярдәм итәргә, бу авыр хәлдән котылу юлын эзләшергә теләде. Чөнки анын өчен Гайсә Батталов председатель генә түгел, ин якын киңәшче дә иде. Болынкырга эшкә килер алдыннан булган әңгәмәдә КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Арслановка: —Мин сездән көнләшәм, Арсланов,— диде.—Чын татар районы, кешеләр бозылмаган, намуслы, эшчән халык. Аннары анда минем якын дустым Батталов эшли. Гомере буе председатель, чын крестьян, акыл иясе. Колхозы республикада гел беренче урында, син аңа таян. Ул барлык кадрларны яхшы белә. Батталов белән киңәшеп эшләсәң, барысы да нормаль булыр. Аның сүзләрен тотты Миңзаһит Усманович. Тәүге очрашудан ук Батталов белән уртак тел тапты, алар якын дусларга әверелделәр. Атна саен булмаса, унбиш көн саен ул Батгаловларга хатыны белән мунчага йөрде. Райондагы бердәнбер якын кешесе итеп, аның белән иң яшерен серләрен уртаклашты. Өлкә комитетының беренче секретаре районга килсә, кунарга Батталовка барды. Колхозның нарат урманы эчендә югары кунаклар өчен мәһабәт йорты бар. Мунчасы—җәннәтнең үзе. Чабынып чыгасың да Ыкка сикерәсең. Арсланов өлкә комитеты секретаре белән берлектә шунда ике мәртәбә Батталовның сый-хөрмәтен күрде... Гайсә Батталовның җиде класс белеменнән тыш, үзе әйткәнчә, ит белән бал биреп сатып алган техникум дипломы гына бар. Ләкин анардагы тормыш тәҗрибәсе теләсә нинди дәрәҗәдәге кеше белән тигез торып сөйләшергә мөмкинлек бирә иде. Аны шуның өчен Арсланов аеруча хөрмәт итте. Ул председатель бүлмәсенә шакып-нитеп тормыйча гына барып керде. Исәнме, димәде, Батталовка кул гына бирде. Әйдә, утыр, Миңзаһит Усманович. Чәй йә кофе эчәбезме? —Юк, берни дә кирәкми, зинһар өчен кеше генә кермәсен. Батталов кабул итү бүлмәсендәге секретарен беркемне дә кертмәскә кисәтеп куйды. —Сезнен ник килгәнегезне мин беләм инде,—диде Батталов, калтыранган бармаклары белән алдындагы мәрмәр кара савытын, кәгазьләрне читкә әткәләп. Сөйлә, ни булды?—диде Арсланов, анын йөзенен агарып китүенә игътибар итеп —Аңлыйсыздыр, Минзаһит Усманович, мин үземнен коба бозау өчен кул күтәрмәдем Мин председатель булып эшли башлаганнан бирле, ул кешенен күрсәткәннәрен язып барсам, инде шунын кадәр том булыр иде,—ул кулын өстәл йөзлегеннән ярты метр чамасы күтәреп күрсәтте — Әгәр жир йөзендә ике тискәре, явыз кеше булса, анын берсе, һичшиксез, шушы Шакир булыр Соңгы вакытта бер атна баш күтәрмичә эчте Үгезләр ачка көне-төне үтсерәләр. әле зоотехник, әле ферма мөдире, әле үзем шуларны ашатабыз Чакыртып та, өенә барып та. әйбәтләп тә. ачуланып та сөйләшеп карадым. Ярар, дип кала, эшендә юк. исерек. Кичә якасыннан сөйрәп машинага утырттым да фермага алып бардым Әгәр кайтып китәсе булсаң, малларның атна буе кимегән авырлыгын үз өстеннән түләтәм. судка бирәм. дидем. Кич жаным түзмәде, рульгә үзем утырып, фермага киттем. Бу эшли торган торакка барып кердем Тып- тын. Эндәшәм. жавап бирүче юк Түргә таба киттем Анда лампочка сүнгән, шактый караңгы иде Шулчак, сәнәк япьләрен мина төбәп, каршыма Шакир килеп чыкмасынмы! «Эчәгеңне актарам, кабәхәт'»—ди Инде чәнчедем дигәндә, тайпылып калдым. Ул мина кабат укталганда. сәнәген эләктереп алдым, тарткалаша башладык Башы белән б>ер мәртәбә ияккә бәреп алды. Тезенә китереп типкән идем, сәнәге кулыннан ычкынды Шунда, үзүземне белештермичә, мин аны типкеләп ташла дым.—Багталов туктап калды —Әле дә ярый Ходай саклады, ничек сәнәк белән кадамадым Ул сикереп торып мина кизәнә башлады. Шунда ишектән килеп кергән бер терлекче белән ферма мөдире безне аралады Алар шактый вакыт, икесе дә карашларын аска төбәгән хәлдә, авыр сулап сүзсез утырдылар — Шулай да тыелып калырга кирәк иде сиңа. Гайсә Батгалович Багталов сикереп торды Кулын аркасына куеп, бүлмә буйлап йөрергә кереште —Әйтүе ансат ул. Минзаһит Усманович. Ничә ел халык белән эшләп, нервы ничек түзсен Ул бит бер генә көн түгел, һәркөн шушындый хәл. — Мәсьәлә бик җитди, Гайсә Батгалович Ифрат җитди —Үзем дә анлыйм. Ну. терсәкне тешләп булмый. —Ичмасам якыннары тавыш-тын чыгармасыннар иде. хәзер шул турыда уйларга кирәк —Аларны күрдем инде мин —Сон? —Хатыны бер сүз дә дәшми, кызлары ни әйтсән дә риза, ә олы малае Чаллыда эшли. —Сина анын янына Чаллыга барып кайтырга кирәк.-диде Арсланов - Бүген анда партком секретаре җитәкчелегендә дүрт кешелек делегация китте инде, аракысын, башкасын алып —Монда бит әле анын. болай да талкынган җанны талкып, милициясе килеп җиткән Арсланов телефоннан үзенен кабул итү бүлмәсен җыйды -Кырык минуттан милиция начальнигы белән прокурорны мина чакырыгыз,—диде дә ишеккә юнәлде, әйберсен оныткандай туктап, үпкәсен белдерде — Ну. таптын да сон вакытын' Батталов аны озата чыкмакчы булды, ләкин Арсланов, ишеккә яны белән баскан килеш, кулларын өскә күтәрде — Кирәкми, күрмәүләре әйбәтрәк булыр Беренче секретарьның килүе аны тынычландырмады, хәгга борчый рак та төште бугай. Ул фермаларга сугылды, мастерскойда бүлды. тагын идарәгә кайтты, әмма җанына урын тапмады Төш турында хатынына «ашарга кайта алмыйм», дип. телефоннан хәбәр итте дә. Ык борылмасына юл тотты Елганын комаяклы ин аулак ллеге урынын үтеп ярата иле Гайсә. Бу яклап ямь-яшел болын сөзәкләп кенә елгага кереп китә, кереп киткән җире тип-тигез комлы, чуерташлы. Ә каршыда теп-текә кара яр. 6. >К. У • М 4 анын өстендә, биек яшел стена булып, наратлык күтәрелә. Борылмага чакрым ярымнар калганда, комырыкта ниндидер ят нәрсә чамаланды. Бераз якынайгач. Гайсә аның бик юан бер каен икәнлеген күрде. Бу кыска бушы, бөкре агач, чатлы-чотлы ботаклары сынып, урыны-урыны белән кабыклары сыдырылып, кызганыч хәлгә төшкән иде. Фаҗигага боз киткәндә тарыган ул. ахрысы. Каен яр читенә эләгеп үскән булырга тиеш. Чөнки тамырлары әллә кайчан кибеп, каралып беткән. Аны аудармыйча тоткан һәм җирдән яшәү сүле суырган ике тере тамыр әле күптән түгел генә шартлап сынган. Терсәкләнеп үскән ботакларына су агымы белән төрле чүп-чар җыелган. Шушы кызганыч хәлдә дә яфрак ярып ята үзе бичаракаем... Гайсә каеннын ботаксызрак җиренә барып утырды. Шушы ике тамырда яшәү өчен ничә ел тартышты икән инде бу агач? Ул каеннын кәүсәсен сыпырып карады. Картайган, яргаланган кайрысының бүртмәчләнеп каткан кара урыннары уч төбен һәм бармак битләрен, очлы калайга тигәндәй, чәнчештерде. авырттырып сыдырды... Каршы яктан салкынча җил исә. болганчык су өстен шадралатып дулкыннар йөгерешә, алар күбекләнеп аяк очына кадәр килеп җитә язалар да хәлсезләнеп комга сеңәләр. Гайсәнең чал чәчләрен җил төрле якка йолыккалады. туйганчы туздырды. Тик ул моңа игътибар итмәде, кара костюм-чалбардан гранит сын төсле хәрәкәтсез утыра бирде. Су өстендә акчарлаклар, керәшәләр уйныйлар, атылып төшеп балык эләктерәләр, аратирә гасабиланып чыйкылдаганнары ишетелеп ала. Көчәйгәннән-көчәя баручы җил каршыдагы наратлык артыннан болытларны кузгатып чыгара һәм болайга таба куалый, болытлар белән бергә күләгәләре йөгерә. Менә бер кара болытның күләгәсе, наратлыкка ышкылып, акрын гына елга өстенә килеп керде. «Минем өскә килерме, юкмы?» дип уйлап куйды Гайсә.— Әгәр килсә, барысы да бетәчәк.» Күләгә читләтте. Ул аны, янәшәсеннән ерткыч җанвар үткәргәндәй, курка-курка күзе белән озатып калды. Нәкъ шул чакта колак төбеннән генә фырылдап пар керәшә очып узды, ул хәтта сискәнеп үк куйды. Арслановнын -Ну, таптың да сон вакытын!» дигән сүзләре күңелен кабат кузгатты, кузгатырлык та шул. Юри уйлап чыгарсын да, болай була алмас. Ул ике кулы белән башын учлап, терсәкләре белән тезенә таянды. Анлый торган түгел бу дөньяны. Әгәр анын барышы гаделлек кануннарына буйсынса. Гайсә бүгенге хәлгә һич тә төшәргә тиеш түгел иде югыйсә. Ник дисән. гомер буе үзе өчен тырышуның ни икәнен дә белмәде ул. Курск сугышында аяклары чәрдәкләнеп, ярты елга якын госпитальдә аунагач, авылына кайтып төште. Күпме генә эшләгәндер, колхоз өчен җан атуын күреп, башта бригадир, аннары председатель иттеләр. Көне-төне титаклап чапты Гайсә. беркемгә дә тынгы бирмәде. Артында ана -Аксак шайтан» дигән кушамат тагылды, мулла кушкан исемен үз алдында гына әйтәләр иде. Инде хуҗалыкны аякка бастырдым, тынычлабрак эшләрмен, дигән уй туа гына башлаганда, райком аңа урман эчендәге ике урыс авылын берләштерүче «Кызыл» юл»ны җитәкләүне тапшырды. Ни чәчүен чәчә алмаучы, ни урагын ура алмаучы бер өтәләү хуҗалык иде бу. Гомер-бакый көмешкә эчеп, исерешеп яткан урыслар, бер ел сугышып, Батталовны җиңә алмагач. «Безгә кабат татар-монгол игосы килде», дип күнделәр, сөзелеп эшләргә керештеләр. Биредә аңа «Батый» кушаматы ябышты. Инде «Кызыл юл- алдынгы урыннарны дәгъвалый башлаганда. Гайсәне өченче урынга күчерделәр. «Батый»ның тимер кулыннан ычкынуга, урыслар таудан түбән тәгәрәтелгән коргаксу мичкә шикелле, таралдылар да беттеләр. Хәтта ике авылнын берсе бөтенләй юкка чыкты. Ниһаять, язмыш «Авангард«ка китереп туктатты. Өч хәерче колхозны берләштереп ясалган, җиде авылны үз эченә алган, сигез мең гектардан артык сөрүлек җире булган бу хуҗалыкны адәм рәтенә кертү өчен Гайсә үз гомеренең күкрәп торган елларын бирде. Салам түбәләр дәвере иде әле ул чаклар. Гайсә вагонлап шифер ташырга тотынды Аны илнен кайсы почмакларыннан ничекләр итеп табуын, нинди алдау-йолдаулар белән алуын һәм кайтартуын ул үзе белә дә, бер Ходай гына белә. Анын колхозына керүче авылларда барлык салам түбәләр, районда беренче булып, шиферга алыштырылды. Гайсә халыктан төзелеш материалын, машинасын-тракторын тотмады. Яшьләр өчен йортлар салды, әмма каралтыкура тергезүне юри үзләренә калдырды. Председательнен күзенә карап, буйсынып эшләсеннәр, төзелеш һәм тормыш алып барунын кыенлыгын анласыннар өчен шулай итте. Гайсә колхоздагы эш нормаларын экономистлар белән жентекләп күздән кичерде, кайсын кисте, кайсына өстәде, шәләи- вәләй йөреп акча алуларнын тамырына балта чапты. Мона күпләр атылып бәрелде, утлы күмергә баскандай бәргәләнде Ләкин Гайсә нык торып, дәлилләп күрсәтте, үзенен хаклы икәнлеген исбатлады. Мәскәүгә кадәр жалоба яздылар, тикшерделәр, ул хаклы булып чыкты Гайсә эшләгән кешене күтәрде, әрәмтамакларга, ялкауларга көн күрсәтмәде, адәм мәсхәрәсе итеп сүкте. Авылда хулиганлык, урлашу кебек хәлләр булса, анын рөхсәтеннән башка милициягә хәбәр итү юк. Ә анын хөкеме бик гади әгәр эш сөючән икән— аклана, әгәр эчкече, хөрәсән ялкавы икән—милициягә. Иген басуыннан терлекләре тотылучылар белән дә шул ук хәл. эшчәннәрнен малы болай гына бирелә, ә тегеләренә закон нигезендә акт төзелеп, штраф салына Ә шулай да үзгәрә кешеләр, яхшылыкның кадерен белмиләр Гайсә торгызган йортларда яшәп ятучылар да артык ватылмыйча, тыныч кына көн күрергә, ә акчаны көрәп алырга ниятлиләр Бу хәлгә анын эче дөрләпләр яна! Ул йортларның һәркайсы Гайсәнен җанына уеп салынган, һәрберсе йөрәгеннән һаман да кан саркытып, ачытып тора. Чөнки аларны төзегәндә, ниләр генә кыланырга туры килмәде. Әгәр төптән уйлап карасан. Гайсә Батгаловнын үз йортлары ул! Шәхси йортыннан да кадерлерәк Сине өйлеҗирле иткән колхозына хәләл көченне кызгангач, син кем'* Шуны йөзләренә бәреп әйткәч, «битәрләргә булгач, салдырмаска илен», дип авызынны томаларга чамалаучылары табыла. Алай гына булса бер хат иде Телгә баткан, серкәсе су күтәрми торган андый яшьләр авылдан качып ук китәләр. Менә сиңа океан артыннан кыздырып-куырып кертелгән кеше хокуклары Ә элек Гайсә рөхсәтеннән башка кош та очып чыга алмый иде колхоздан Кәҗә койрыгын күтәрә дип. сарык та күтәргән кебек булды да куйды Качып та пычагым да кыра алмыйлар. «Авангард«тан күпкә начаррак бер ярдәмче хуҗалыкка яисә бүтән җиргә барып урнашалар, эт яшәмәслек шартларда җан асрыйлар, әллә нигә бер авылларына кайтсалар, халыкны котыртып китәләр. Имеш тә. анда хөррият, имеш, ни эшләсәң дә ирек, имеш, бөтенесе ал да гөл. Качучыларның өчесен Хәйри үзенә тартты Икесенә тешен кысып түзгән иде Гайсә. Әмма өченче гаилә ана барып урнашкач, ачуыннан шартларга җитеп. «үрнәк»кә чылтыратты. —Хәйри абзый, ник син минем колхозчыларны, тәтәй белән алдап, үзенә аласын?—диде ул. хәл-әхвәл дә сорашып тормастан Хәйри акланып-нитеп маташмады, сөйләшүгә бер генә җөмлә белән нокта куйды: — Ник җибәрәсең соң син аларны ’ Гайсә аны элек тә өнәми иде. шуннан сон аралары бөтенләй өзелде «Исәнме—исән»нән бүтән берни сөйләшмәс, кинәш-табыш итешмәс булдылар. . Җәннәт эзләп, авылдан китүче яшьләр саны арта бара Пенсионерлар белән генә ерак барып булмый. Җитмәсә. элек төзегән ферма тораклары, мастерскойлар да искерделәр, үсмер балага теккән кием кураяланган кебек, замана таләпләрен күтәрә алмый башладылар Атар урынына янасын салырга Гайсагә инде соң. ә моңа җин сызганып торучы яшьләр юк. Тагын шунысы аңлашылмый, колхоз-совхозларга соңгы елларда куелган җитәкчеләр Гайсаләр буыны шикелле чапмыйлар, рәхәтләнеп ялын да итәләр, киңәшмәгәмазар җыелганда, авызлары ерык, телләрендә уен-көлке, үзара үртәшү һәм эшләре дә гөрләп бара! Нишләп алай икән сон ул? Гайсә. уйларыннан аиныр-айнымас. каенны тагын бер мәртәбә җентекләп каралы Биредәге матурлыкны бозып, ямьсезләп тора икән ләбаса 5» бу. Сөйрәтеп ташларга кирәк булыр. Ә кая? Кеше үлсә, күмәләр. Моны күмеп тә булмый Яшелләнергә маташып ята бит әле ул, яфракларының тиздән корып, коелып бетәсен белми. Турап алып кайтырга кушар идең— берәү дә якын килмәячәк: шыр ботак, ботаклары кәкре-бөкре, ярып утын ясамалы түгел. Юк, хәзергә торсын әле бу бичара... Карале нинди зур кара болыт! Күләгәсе туп-туры бирегә якынлаша. Гайсә, сикереп торып, машинасына ташланды, битенә, баягы уйлары өчен ачулангандай, каен ботагы зәһәр сыдырып калды. Машинасын «ә» дигәнче кабызды. «Волга» үрле-кырлы сикерә-сикерә, яр буйлап читкә элдерде. Гайсә, каен сыдырган яңагыннан костюмына кан тамгач кына, машинасын туктатты Күләгәнең бу юлы да аңа кагылмыйча узып киткәнлеген күргәч, уфылдап тирән сулыш алды... 12 әхетләре бар икән, кыйналган кеше терелеп аягына басты Инде бәла үтте, дип шатланганда, өлкә комитетыннан чылтыраттылар. Колхоздан бик зур шикаять язганнар, тикшермәсәгез, Үзәк Комитетка кадәр мөрәҗәгать итәчәкбез, дигәннәр. «Зинһар үзебезгә җибәрегез, барысы да нормаль булыр», дип үтенде Арсланов. Хәзер Батталовнын персональ эшен башлангыч партоешмада карарга кирәк. Моны тикшерүне кемгә кушарга икәнен Арсланов шактый озак хәл итә алмады. Ахырда, Шәвәлиевтән дә яхшысы булмас, дигән нәтиҗәгә килде. Мондый катлаулы хәлләрдә ул ни дәрәҗәдә оста эш итүен бер генә мәртәбә расламаган иде Алар сөзешкәләшеп торалар торуын. Менә хәзер дуслашсыннар. Бүтән чаралары юк. Зөфәр Шәрипович беренчегә «Ярар, оештырырбыз» дип чыкса да, күңелендә мен төрле уй бөтерелде. Шәвәлиев райкомга килгәннән бирле, Батгалов, аны санга сукмады. Хәтта шуңа барып җитте ки, бервакыт урак өстендә иртән, Шәвәлиев партком бүлмәсенә колхозның идеология активын җыйгач, Батталов ишекне тибеп килеп керде. — Бусы тагын нәрсә?!—дип җикерде ул партком секретарена.—Урак бармый, ипи тапшырырга кирәк, ындыр табагында эшләргә кеше юк, ә сез монда аулак өй оештырып ятасыз. Хәзер үк ындыр табагына! Шул чакта Шәвәлиев кыерсытылган малай хәлендә калды. Ана бүлмәдәгеләр алдында оят иде Ул бер сүз әйтмичә чыгып китте дә, машинасына утырып,* район үзәгенә элдерде. Батталов үзенә чылтыратыр, кызып киткәнмен дип гафу үтенер, дип көтте ул. Ләкин андый нәрсә булмады. Ул бит, яхшымы-яманмы, икенче секретарь, әлегә районда беркемнең дә аны мондый хурлыклы хәлгә төшергәне юк иде. Берничә көннән Арсланов янына бюро членнары җыелгач, ул торып әлеге хәл турында сөйләде. Батталов, керфеген дә селкетмичә, күзләрен кыса төшеп, ана туп-туры карап торды. —Сез нәрсә,—диде ул, Шәвәлиевне сүзен бетерер-бетермәстән бүлдереп —Кинәшми-нитми безнен кешеләрне җыеп накачка ясап ятасыз? Ындыр табагында ашлык яна, дәүләткә икмәк төяргә кеше юк. — Мин аларны унбиш минутка җыйдым. —Сез аларны биш минутка да җыярга тиеш түгел идегез, беләсегез килсә! Шәвәлиев утырырга мәҗбүр булды. Чөнки ул беренче секретарьның үзен якларга җыенмаганын инде аңлаган иде. һәм чыннан да Арсланов: —Әйдәгез, вакланмыйк,—дигән сүз белән аларнын бәрелешен туктатты. Моннан сон да «Авангард» председателе Зөфәр Шәриповичнын күп мәртәбәләр канына тоз салды. Ничек, каян, кемнән җыядыр, анарда районный бөтен информациясе бар һәм ул аларнын бөтенесен җайлап кына беренче секретарьга җиткереп тора иде. Узган ел Арслановнын икәү генә сөйләшеп утырган чакта әйткән бер кисәтүен Шәвәлиев мәңге онытмас. —Сезне «Ярыш» урманнарына җиләккә йөрергә яратасыз, диләр. Хакмы?—диде ул. ярым елмаеп. Б Зөфәр Шәрипович эсселе-суыклы булып китте Шулай да узен кулга алды, көлгән кебек итте дә —Кем әйтә аны. Минзаһит Усманович9 Җиләккә йөрү түгел, әтиләр янына кайтып килергә дә вакыт юк әле,—диде —Җиләге бар икән, җыярга кирәк, тик халык теленә чыгарлык булмасын,—диде ул, ничектер мәгънәле итеп Шәвәлиев шул көнне үк. төнлә кайтып. Кәбировны күрде һәм Беренченен сүзләрен кабатлады. Кәбиров исә. моны көткәндәй —Гайсә эше бу,—диде. —Каян беләсен9 —Анын һәр авылда үз кешесе бар. Лесник күреп калган иде. шул җиткергәндер —Нинди лесник? —Лесник Талыйп. Шуның яныннан китми ул. Алар моннан сон бик сак булырга сүз куештылар Батталов үзе очрашкан чакларда берни сиздерми, шулкадәр ихлас сөйләшкән булып кылана, хуҗалыгына барсан. аш-су әзерләтә. көчләп диярлек кунак йортына алып керә. Чәен-мәен куйдыра, мәгәр беркайчан да анын белән утырмый, кырык сәбәп табып, чыгып китә иде. Шәвәлиев. анын хәйләсен бик яхшы белгәнгә күрә, беркайчан да эчемлекләрне ачтырмады, капкаласа ризыгын капкалады. капкаламаса. бер стакан чәй белән чикләнде Чөнки ул. әгәр шунда бер генә мәртәбә аракы йотса да. киләчәктә монын Батталов авызыннан Арслановка шыр исереп кайтып киткән рәвешендә җиткереләсен белә иде. Аннан сон акланып кара син. Кыскасы, тыштан сөйләшкәндә. Шәвәлиев тә Батталовка бик хөрмәт белән караган кебек үтә итагатьле сөйләшсә дә. эченнән бу кешене җен урынына күрә иде Ә инде бу персональ эшкә килгәндә. Батгаловнын кешеләргә кул күгәрүе күптән килә, ул турыда хәбәрләр райкомга да ишетелә Әмма аны судка бирүче дә юк. милиция дә белми, халык телендә йөри дә шунын белән онытыла. Бусы инде алай калмаска. Батталов. ниһаять, тиешле җәзасын алырга тиеш! Зөфәр Шәрипович ин әүвәле теге кешенен үлүен теләде Ул чакта Батталовка котылмак юк. Арслановнын да түбәсенә ару гына күсәк төшәчәк иде. Әллә инде врачлар артык тырышты, әллә теге әлкәшнен гомере бетмәгән—анын теләге кабул булмады Вакыйганы элекке эзенә кабат илтеп кертү өчен бер генә юл калды—шикаять язу Колхозчылар исеменнән, алар теле белән ул шикаятьне Зөфәр Шәрипович үзе язды Казанга баргач, бер танышыннан күчереп яздырды да почта тартмасына салды Үч иткәндәй, ул көткәннен киресе чыкты Беренчедән, өлкә комитетыннан тикшерергә килмәделәр, икенчедән. Аретанов бу персональ эшне, Батталов белән Зөфәр Шәриповичнын арасы киеренке икәнлеген белгән килеш, ана тапшырды да куйды Шулай итеп, ул үзе корган капкынга шапылдап үзе эләкте. Арсланов ре-эре карп балыклары кайнар иде. Бикле өй эчендә әле генә әзерләнгән мондый нигъмәтләрнең тезелеп торуы һәм бер генә жан иясенен дә булмавы Нәжмиевне хәйран калдырды. Эшли дә, оештыра да. очын да яшерә белә шул Гайсә Батгалов. Председатель зур хрусталь бокалларны тутырып диярлек ак аракы салды Алар икесе генә чакта беркайчан да рюмка белән эчмиләр иде Бигрәк гә башлаган чакта Сүзсез генә чәкештереп, эчеп җибәрделәр һәм карп ашарга керештеләр. Шактый кызышкач. Нәжмиев -Йә, Гайсә. берәр уйлаган планын бармы9—диде -Колхозда нинди план инде9 Без бит сез кушканны үтәү-челәр генә — Йә-йә, мескенләнмә әле. Вакыты ул түгел Нәрсә эшләден ~ — Хатынын, туганнарын күреп чыктым, гафу үтендем Тегесен вәгъдә иттем, бусын вәгъдә иттем. —Ә үзен күрдеңме? —Сөйләшергә дә теләми. —Менә бусы начар,—диде Нәжмиев сузып.—Ә аерым коммунистлар, партком членнары? —Күбесе минем яклы. Каршыларын командировкага-мазар җибәрермен Әле икәү бергәләп күрәсе кешеләр дә бар. Машинаны мин шуна тотам да. Йә өйләренә кагылып чыгарбыз, йә монда китертербез. —Өйләренә керергә ярамый. Бирегә китертәбез. Шакир яклы кешеләрнең маңгаена бәрердәй чыгышлар булырга тиеш. —Бергәләп әзерләрбез инде. Батгалов. томалап пешерелгән тавык шулпасы китереп, аны савытларга салды, тавыгын дүрт кенә кисәккә сындырып, уртага куйды. Алар, чәкештереп. тагын берәр бокал эчтеләр. —Гадәти партия җыелышы түгел бу,—диде Нәжмиев, кулына алган тавык ботын Батталовка таба селки-селки.—Коммунистлар сине гаепләмәсләр дип кем гарантия бирә ала? Ичмасам үзе сине гафу итеп чыгыш ясасын иде ул. Алар сүзсез генә шактый вакыт мыш-мыш килеп, тавык ите кимерделәр. Бокалларны тутырганнан сон, башын Нәҗмиевкә таба иеп, Батталов болай диде: —Кәрәм Нәжмиевич, бәлки сез аның белән үзегез сөйләшеп карарсыз, ә? Нәжмиев, авызына умырып капкан итен чәйнәүдән туктап, каш астыннан Батталовка төбәлде. Анын аракы эчүдән һәм кайнар ризык ашаудан тирләгән йөзе хәтәр елтырый иде. —Син нәрсә?! Бөтен райкомны под удар куярга телисенмени9 ! Анын бит Нәжмиев кереп, миңа шундый тәкъдим ясады, дигән бер сүзе җитәчәк. —Әйе шул, сез хаклы,—диде Батталов. Нәжмиев. кара-каршы утырган җиреннән анын янына чыгып, колагына иелде: —Дошман бирелмәсә, аны юк итәләр... Батгалов, анламыйча башын кыйгайтып, кырын күзе белән карады —Ничек инде... юк итәләр? —Компрометировать итәргә кирәк аны. Җыелышта авыз ачып әйтерлек рәте калмасын. —Ничек? Ничек?!—диде Батталов, өзгәләнеп. Нәжмиев ана жавап бирмәде, акрын гына бер почмактан икенче почмакка йөри башлады. —Минем бер план бар-барын,—диде ул. Батталов, ашыга-кабалана аракы салып, анын кулына тоттырды, тәлинкә белән тавык ите алып килде. —Беләсеңме нәрсә,—диде Нәжмиев, тавык итен кабып йоткач.—Эчәме ул? —Эчә,—диде Батталов. —Әле хәзер больницадан кайтканнан сон да саламы? —Шөперә. Булсын гына. —Безгә хәзер анын шушы йомшаклыгын файдаланырга кирәк тә инде. Партҗыелышка кадәр аны ләх итеп исертергә кирәк. Шул хәлендә коммунистлар алдына бассын ул. Шушыны эшләрдәй ышанычлы кешен бармы синен? —Бар, ник булмасын. —Кем ул? —Лесник Талыйп Ул аннан как раз такталык нарат сорап йөри иде. — Бу кандидатурага мин кушылам,—диде Нәжмиев.—Үлгәндә дә беркемгә әйтәчәк түгел. —Безгә җыелышны бик оператив оештыру шарт,—диде Нәжмиев. Дәвамы киләсе санда игьри