Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖАНЫНДА ДАВЫЛЛАР ИДЕ

1989 ел. Эреле-ваклы китаплары чыккаласа да. ул вакытта Рәшит Әхмәтжановнын учта сизелерлек калын китабы юк иде әле. Юка тышлы китап чыгарып зур шагыйрь саналып була димени! Рәшитнең максаты—ин яхшы әсәрләрен туплап «Шигырь китапханәсе» сериясендә томлык чыгару «Шигырь китапханәсе»ндә чыгу—үзе зур дәрәжә. шигърияттә үз урынын булуын билгеләүче бер күрсәткеч һәрхәлдә, бу сериядә басылу күпләрнен хыялы иде ул елларда. Өстәвенә, шагыйрьнең 50 еллыгы да якынлаша Китап чыгу мәсьәләсе нәшриятта тәгаенләнгәч, ул миннән шушы томлыкка кереш сүз язуымны үтенде Хәзер уйлап куям, озак көтелгән кадерле китабына баш сүз язуны нигә миннән сораган? Холык- фигыль белән дә. язу*стиль ягыннан да шактый аерылабыз, ул вакытта мин ирекле ижатчы. профессионал, түрә-мазар да түгел, дәрәжәле пост га биләмим Дөрес, аның әсәрләренә төрле елларда берничә эчке рецензия (нәшриятта элегрәк шундый тәртип, компетентлы саналган язучы яки шагыйрь, авторлардан кергән кулъязмаларны укып, бәяләмә бирә иде) язганым бар иде Бәлки, шуларны да истә тотып мөрәжәгать иткәндер Ризалык бирелде, «вәгъдә—иман» дигәндәй. 4-5 битлек мәкалә язылды һәм ул 1991 елда Рәшит Әхмәтжановнын «Моңлану» исемле сайланма әсәрләр китабында «Күңел һәм жан сәфәре» исеме белән кереш сүз булып биргән китабына болай дип язган «Равил1 Гомер шулай узды инде Безнең бергә яшәүгә мин бер генә караңгылык та төшермәдем Рәшит Әхмәтжанов 6 май 1991 ел» Бу хәлләрдән соң нәкъ ун ел гомер үткән Әйтелгән, ташка басылган сүзләр әле ул арада гына искерергә тиеш түгелләрдер ласа' Шуна күрә, әлеге кереш сүстән, озынрак булса да. кайбер өземтәләр кигереп узам «Рәшит Әхмәтжановнын шагыйрь, һәм дә зур шагыйрь икәнен кешеләргә раслыйсы юк. Әмма анын шигъриятенең үзенчәлеген, нечкәлекләрен үзебезгә аңлыйсы, күпләребезгә төшендерәсе бар әле Өч дистә елга якын шактый ук актив эшләп килсә дә. анын ижаты турыңда әдәби жәмәгатьчелекнен аерым төпле фикере соңгы биш-алты ел эчендә генә ишетелә башлады Бу халнен сәбәпләре нидә’ Бәлки, тәнкыйтьчеләрнең исемлек кысасына үз вакытында керә атмый калуыңдадыр’ Бәлки, шигъриятебездә берьюлы ике талантлы шагыйрь—ике Әхмәтжанов (Роберт һәм Рәшит) булуның «файдасыдыр»? Бәлки, иҗатының артык үзенчәлекле булуындадыр? Яшермим, укый-өйрәнә торгач, Рәшит Әхмәтҗанов дигән шагыйрь үзем өчен дә шактый ук «каты чикләвек» булып чыкты. Налим балыгы шикелле шома (яхшы мәгънәдә), тиз генә тоттырмый... анын шигъриятен «саңагыннан» эләктереп булмый... Шигырьләре техник яктан, Хәсән Сарьян «юнган агач» шикелле, бик нечкә зәвык белән эшләнгән; өстәвенә, образ, чагыштырулар, эпитетлар һ. б. калфак чигешендәге энҗеләр шикелле бик мул сибелгән. Шагыйрьлекне аерым юл-строфалардан, исемләнгән шигъри башламнардан да тоеп була («Яшь чагында авыр ташлар— тау астында», «Төшләремә кердең каен булып», «Акка кызыл ачык булып төшәр», «Сандугач керде күнелгә», «Минем өчен дөнья—нәкъ дүрт гамәл». «Кошлар бәйрәменә чакыру», «Салкын кышлар аккош булып кайтыр» һ. б.). Яки менә бу дүртьюллыкны укып узыйк: Муеныма аскан ташын—тау иде. Мине тирән су төбенә салды ул. Бүләк алып чыктым әле мин сиңа: Сине сөйгәч—энжс булып калды ул. Рәшит Әхмәтҗанов—чын мәгънәсендәге татар милли шигъриятенең төп. дөрес юлында торучы шагыйребез. Ул—Р Харис та түгел, Г. Рәхим яки Р Мингалимов та түгел. Ихтимал, аны күпмедер дәрәҗәдә М. Әгьләмов белән параллель куеп буладыр. Икесе дә Хәсән Туфан шигърияте тарафдарлары. Аларнын төп эчкән чишмаләре- халык иҗаты, татар халкының эстетик традицияләре. Биредә сүз иҗатчының юнәлеше, кыйбласы турында бара, «һәр сүз миннән бер матурлык сорый, мин фәкыйрьмен—алыйм кайлардан?..» дисә дә, шагыйрь, әйткәнемчә, сүзне, илһамны, җимне халык иҗатыннан, халык күңеленнән ала. Шуңа күрә дә аның шигырьләрендә безнең фольклорга хас бик күп традицион атрибутлар, образлар, тәгбирләр тулып ята. Беренче карашка гади күренгән шигъри сүзберәмлекләр, шагыйрь күңелендә үзгәртелеп, яңа төсмерләр ала, образ-фикергә әйләнә: Урман эчләрендә урман шаулый, Урын тапмый болан үзенә. И болан... Йә сугарлар балам күзенә дип, Ачык аланнарда төлке уйный, Урманнарга кача яшь болан. Кил болан... Урманнардан берни урламаган Сонгы җан иясе—мин булам. Кызганыч, безнең бүгенге яшьләребезнең күбесе халык иҗаты белән җимләнеп үсмәгәнгә, шагыйрь күңеле тудырган гаҗәеп бай һәм тылсымлы дөньяны тиешенчә тоеп, эстетик ләззәт ала алмый. Шәхес культы һәм торгынлык елларында бер-ике буын милли укучыларыбызны югалттык. Шулай да, үзебезне юатып, үзгәртеп коруларның нәтиҗәсе яңарышларга китерер дип өметләник. Рәшит үзенең шигърият өчен яратылганын сизеп микән, бүтән жанрларга сибелмичә, фәкать поэзиядә генә эшләп килә. Ул бу яктан, күпмедер дәрәжәдә, X. Туфан, С. Хәким. Н. Арслановлар юлы белән китте. Бөтен җегәрен бер ноктага—бу очракта поэзиягә юнәлтү, табигый, аны бу өлкәнен чын остасы итә. Шуңа күрә дә Рәшит Әхмәтҗанов, гармуннарның теләсә нинди төрендә уйнаган Фәйзулла Туишев, Фәйзи Биккининнар шикелле, шигырь жанрының теләсә кайсы биләмәләрендә виртуозларча иркен эш итә: шигырьләрнең озынын яки кыскасын булсын, менә дигән итеп коеп куя. поэмаларны да оста үреп чыга, моңлы яки дәртле җыр текстларын да үзенчәлекле итеп яза. Әйтик, шагыйрьнең «Акчарлаклар»ы классик җырлардан саналырга хаклы дип уйлыйм. Балалар өчен дә җыйнак һәм тәрбияви әһәмиятле итеп яза белә. Бу китапта шагыйрь иҗатының тулы чагылышы: давылларын җанына яшергән ир-егет әдипнең дөньяга түккән күңел байлыгы. кешеләргә әйткән фи кер-хикмәтләре, хис-моннары тупланган. Әйткәнемчә, поэмалар өлкәсендә дә актив эшли Рәшитебез. Бу китапта алар берничә «Язлар быел сонга калды». «Исәннәр моны». «Бишташ». «Аучылар кибетендә». Сонгы икесе, авторның гына түгел, гомумән, поэзиябезнең казанышы саналырлык поэмалар Бер караганда, бу поэмаларның сюжет жепләре өзелеп-өзелеп киткәндәй тоела. Азай түгел икән шул. Ул жепләр үзәк өзгеч моң белән тоташтырылганнар икән. Моң сихеренә ия булган шагыйрьнең үзенчәлеге, ижади табышы итеп кабул итәргә кирәк моны Рәшит Әхмәтжанов—үзендә шагыйрьлек куәсе булган өчен генә ижат итә торган кеше түгел. Ул—ил тарихы, халык язмышы, аның бүгенгесе һәм киләчәге турында борчылып, әрнеп ижат итүче шагыйрь. Шигырьләрендә эчке мон саркып тора. Күңелдә бар булганны ачыктан-ачык әйтергә мөмкинлекләр житмәгән очракта (торгынлык елларында язылган шигырьләрен күздә тотып әйтәм). ижатчы бүтән юлны сайлый—кинаяләр, катлауландырылган образлар аша тасвир итә. Тик шунысы хак Рәшит Әхмәтжанов нәрсә турында гына язмасын—авыр тойгылы уйлармы алар, якты-дәртле хисләрме—Шигъриятнең Матурлыкка һәм Гаделлеккә хезмәт иткәнен бер генә минутка да онытмый Шагыйрь күңеле үз халкының бөтен тарихын хәтердә тотып ижат итә. Хәтерсезләрне уятыр өчен нәкъ менә шундый шагыйрь кирәк булгандыр да әдәбиятыбызга. Югарыда әйтелгәннәр Шагыйрь турында бүгенге уй-тойгыларыма. инануларыма бер дә каршы килми икән Мона бик шөкермен Әлбәттә, хәзер язылса, бераз бүгәнчәрәк. бәлки, тирәнрәк, анализлырак итеп язылыр иде Әмма Шагыйрьгә төп караш, мөнәсәбәт элеккечә калыр иде, дип уйлыйм Табигый хәл, күбрәк яшәгән саен хатирәләргә ешрак биреләсең Шагыйрь әйтмешли, «жир өстендә дуслар сирәгәйде, жир астында дуслар күбәйде* Еллар узган саен гомерен сәхифәләрен—инде дөнья кичкән Танышларыңныкы, дусларыңныкы белән чагыштырасын да. әллә никадәр уртаклыкларга тап буласың. Рәшит—безнең буын шагыйре, бер-ике яшькә аерма булса да. минем буын шагыйре Әдәбиятка бер чорда килдек Беренче китаплар да бер үк елны—1965 елда чыкты. Төрле еллардарак булса да. бер үк шәһәрләрдә яшәдек—Әлмәт, Казан. Янә, еллары бергә туры килмәсә дә. бер үк шәһәрдә (Самара), бер үк частьта, бер үк казармаларда армия хезмәтен үткәнбез (солдаттан ул пеләшләнеп кайтты, минем дә чәчләр хисабына маңгай нык кына «үсә* төште ул елларда Шунлыктан дип беләм. Рәшит күп чак баш киемендә йөрде кышын—бүрек, жәен—берет, бүлмә- биналарда—түбәтәй Күп фотоларда ул шулай сурәтләнеп калган да) Соңрак— бер үк редакциядә шактый еллар бергә эшләү. Әйе. хәтердә казынсаң, үткән гомердәге янәшәлекләрне тагын да санарга була. Болары—тәржемәи хәлгә караган фактлар. Ә максат берлеге'’ Ижаггагы уртаклыклар1 Үзе әйтмешли, бергә-бергә үткәргән «Күңел бәйрәмнәре»'’ Исәпләп китсән Бу очракта әле бер кешене, бер шагыйрьне хәтерләп искә алганда туган уйлар Ә андый затлар аз түгел бит! Дистәләгән, хәтта күп дистәләгән Хәтерләр хал-вакыйгалар күп. яшьрәк буыннарга әйтерлекләре дә житарлек Кыскасы, безнең буынга да мемуарлар язарга вакыт житкән икән' Рәшигнен фаныйлыктан бакый дөньяга күчүенә дә жиде ел үтеп китте Хәтер офыгыннан китеп Онытылу рәшәсендә эреп югалыр өчен ярыйсы гына вакыт Юк. бу шәхес онытыла торганнардан түгел. Еш искә төшә, юксындыра Бездә кайчак киткән затлар турында, гәүбәгә килгәндәй булып, ярымрия. ярымриясыз сөйләнүчеләр табыча Янәсе, вакытында кадерен белмәдек, бәяләмәдек (дөресрәге, белмәделәр, бәяләмәделәр). Вакытында фәлән исем бирелмәде, төгән премия алмады Гадәттә, андый соңарып «гаделлек урнаштыручылар* хаклы булмый һәр конкрет очрак-фактның—үз вакыты, үз сәбәбе һәр төеннең—үз чишелеше Тормыш логик юрауларга караганда күпкә катлаулырак Әйе. чыннан да. соңарулар булгалый Шулап да. премияләрдән, мактаулы исемнәрдән фетиш ясарга да ярамын Тарихта Вакыттан кристаллашкан Исем генә када Тукай. Такташ. Жвлил Премияләре юк шикелле Бүгенге замангарак күчсәк. «Әни килде*нең авторы, драматург Шәриф Хөсәенов—Тукай премиясе лауреаты Диас Вәлиевтән ким санала мыни? Яки Сажидә Сөләйманова шигърияте Гөлшат Зәйнашеваныкыннан түбән мени? Рәшит Әхмәтжанов ижаты да кайбер исемле лауреатларныкыннан бер дә ким түгел: хәтта өстенрәк тә әле Шагыйрь гомеренең байтак еллары «Казан утлары» журналы белән бәйле. 15 еллап эшләде ул бездә. 1991 елда ана Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде. Соңгы елларда редакция вазифаларын күбрәк өендә утырып эшләде. Бергә эшләгәндә кешене шактый ук яхшы беләсең. Төрле яктан. Юк, фәрештә түгел иде шагыйрь Рәшит. Кешегә хас бөтен сыйфатларга ия иде ул. Кирәк чакта кыю һәм усал, кирәк чакта «сабыйларча» хәйләкәр.. Тар иңнәргә утыртылган бу «якты башка» Ходай кинаяле, гажәп сыгылмалы төртмә тел биргән... Әмма, башкалардан аермалы буларак, бер үзгә сыйфаты бар иде, ул— нечкәлек, һәрнәрсәдә: шигърияттә дә. мәхәббәттә дә, жор-мәзәк сүздә дә... Ә суверенитет өчен кискен көрәш көннәрендә. Азатлык мәйданында ачлык тотучылар белән бер рәткә басып, халкыбыз киләчәге өчен жанын фида кылырга да әзер көрәшче, милләтпәрвәр икәнен раслады. Рәшит Әхмәтжановнын рухи яшәве ләвам игә. Әсәрләре чыгып тора Берничә ел элек «Рухият» нәшриятында затлы китап рәвешендә аның янә бертомлыгы дөнья күрде. Ижатын зурлаган мәкалә-очерклар басыла. Туган авылы мәктәбендә 1996 елда ачылган музей бүлмәсенә яңа буыннар аны яд итәргә килә. Казан зиратында Тукай белән янәшә үк диярлек күмелгән каберендә чәчәкләр өзелми...