"АЧЛЫК МӘЙДАНЫ" КИТАБЫННАН ШИГЫРЬЛӘР
Яшәргә! Яшәргә! Азатлык алмыйча Кузгалып китү юк быелгы җәемнән. Башкае киселгән нәселем Агачы Тамырдан таралып, дөньяга җәелгән. Рәшит Әхмәтҗан Җәелгән җиремә—үлемсез агачым. Иелмәс иңнәре биеккә үрелгән. Яшәргә! Яшәргә! Яшәүләр—кешегә Мең кабат газаплы булса да үлемнән. Коллыкны яндырып каныбыз дөрләсен. Дөрләсен, сүнмәсен—ант итик. Ватанчы: Йә бозлы йортыма азатлык ялларбыз. Йә янып бетәрбез—кол булып калганчы! Илемә багышлап үземне, сүземне Ачлыкта утырам шул газиз нигездә. Яшәүне соям мин!.. Сөяем белән. Ил, Иреккә илтүче юлларны тигезлә! Соңгы чолганыш Җирнең быелгы Тәңредән иңгән Азатлык дигән Боек бүләге Бүген дә исән булганы өчен. Татарларыма бирелер әле. Аз калдык шулай—илбасарларга Яуда тереләй бирелмәгәнгә. Зурла. Җир, безне без үлмәгәнгә! Азатлык биреп зурлый алмасаң, Хәбәр ит хәлне бөтен Галәмгә. Хәлләребезне күреп торасың. Ничек тә безгә чыгар юл табыш.- Боҗрада тота! Йота да йота... Чыгармый тора соңгы чолганыш. Чыгармый тора! Ялган булып су төбенә батасы бар. Әгәр хаклык оек.) калкып чыкмаса. Дошман таптар каберләрдә ятасы бар Халкым болай бернке ел йокласа. Ир-атны кем тыя ята соң Яклаучы булудан үз халкын? Беркем дә тыялмый, берни дә!— Синең дә. шовинист, юк хакың. Юк. боза ятмыйсың бу канны- Агулап маташма син аны. Кояштай... миллион чакрымнан Микробны үтерә Иманы! Булмый ул! Таныдым. Теге давыл бу. Нигезгә бәрә! Димәк, Ул тынсын өчен упкынга Корбан бирергә кирәк... Төн җитте. Чират—минеке. Суырып алыр агым... һәм булыр упкыннан чыгып Башны калкыткан чагым. «Ай-Һай, дөнья, туйдым синнән»,— Дип әйтер өчен түгел. Ымлаган иде йолдызлар: «Ни булса— безгә үрел!» Соңгы күренү булыр ул, Соңгы үрелүләрем,—Озатып гомерләрен. Кешедән туйган дөньяга— Шул булыр минем бүләк. (Салган бөтен ясакларын Бетергән идем түләп.) Мине кызганамы әллә, Офыклар кызыл төстә. Су астында да әйтермен: Бу дөнья безнең өстә бит. Бу дөнья безнең өстә. Ә син, дус. кызганма мине. Без—үлми торган халык! Булмагач булмый икән ул. Халыкның җанын алып!Сандугач 1 Без дә бит бер сандугачның Таллары идек элек. Ул кунса—тирбәлә идек Сихри сиртмәләр кебек. Хәзер инде санламыйча, һавада гына оча... Сандугач кына үтерде, Диярсез, сайрамыйча! 2 Яшәр генә чагым иде Сандугач кебек сайрап. Булмады! Бабамнар кебек Утырам кылыч кайрап... Минем кылычка—куркыныч Булмастыр калганнары,— Бары тик сандугач сайрап Сындыра алыр Аны! 3 И сандугач, сандугач. Анда түгел, монда кач... Синең—илең, минем өем. Иелми торган Агач! Рәшит Ягъфәровка Батармын туганнарымның Озатып гомерләрен. Кешедән туйган дөньяга— Шул булыр минем бүләк. (Салган бөтен ясакларын Бетергән идем түләп.) Мине кызганамы әллә, Офыклар кызыл төстә. Су астында да әйтермен: Бу дөнья безнең өстә бит. Бу дөнья безнең өстә. Ә син, дус. кызганма мине. Без—үлми торган халык! Булмагач булмый икән ул. Халыкның җанын алып! Кемдер монда ирек даулый. Кулында милләт байрагы. Кемдер безгә коллык яулый Аның да бар үз байрагы... Ә иртәгә, китеп. Нинди байрак эләр тагы? Көн буена яннарымнан китми. Изгелегең белән издең мине: Кыл өстендә торам син мактыйсың. Шуңа күрә синнән биздем инде. Бу көрәшнең ни икәнен аңлау Юк икән ул синдә сиздем инде. Кыл өстендә торам - сокланасын. Өмегемне шу на өздем инде! Кеше барыбер кошлар нәселеннән.’ Сажидә Сөләйманова Шагыйрәмә бер нур иңсен миннән!.. Күлмәгенә генә яшеренгән Кеше барыбер коллар нәселеннән. «Кол» дигәндә кылыч чыгармыйча. Оясында ята чыгалмыйча. Соңгы сулышкача чыдар, чыдар. Хурлык кочагында җаны чыгар! һәрбер бөҗәк азат, һәрбер үлән— Кеше барыбер коллар нәселеннән. Иле елый йоклый төне буе. Торса җан асрау бөтен уе. Алай түгел дисәң бер сорау бар: Уйсыз калган башны асраулар Авырдыр ла... Жаваи бир син. Кеше— Ил коллыкта -бу соң кемнең эше?! Батыршаның йөрәге ярылып үлгән. Бәхгиярнең башын кылыч өзгән Мизгелләрдә җаның ничек түзгән?! Тамак туйса сиңа такмак кирәк. Кайчан җуйдың. кайда синен йөрәк? «Кол» дисәләр кылыч чыгармыйсың; Өеңнән дә хәтта чыгалмыйсың; Очкан кошлардан да оялмыйсың. Шагыйрәмне минем ник алдыйсың?!! Сәфәр ае—моңлы ай. Сал салладым—сулар сай. Сагыш салдым—сал авыр. Сай сулардан ал, давыл! Сагыш авыр—китәлмәм, Сагыш ташы икән мин. Ышаныч юк давылга— Көтәм. Килми алырга. Сөю, синдә бар өмет— Ташны эзләп тап, эрет! Калган гомер—шушы ай. Сал кузгалмый—сулар сай... ... Дарга китерәләр. Сакчыларның Кырыгында—кырык кылыч бар. Ә кешеләр, мине соңгы кабат Күрсәләр дә, барсы тынычлар. Болай итеп хәтта Батыршаны Озатмаганнардыр ләбаса! Бар гаебем—яшәү. Әйтер идем, Хөкемдарлар әгәр сораса. Яши-яши дарга мендем. Үлдем. Хәзер яклап беркем дәшмәсен. Тавышыңнан мин уянып киттем: —Үзем үләм, ә ул яшәсен! Яшәсен!!. Тавышыңның кайтавазы белән Шигыремнең ахырын язгансың: «Икебез дә һәр көн бер үләбез, Кавышалмый калган яздан соң». Куйды илтеп аузын әчкән бүрәнәгә барлагын- Пәйгамбәр була алмассың Исемен генә алып,— Мөхәммәт заманыннан ук Җисемне сыный халык. Казанында кычкыралар: «Камыр булма—тимер бул!» Шик-шөбһә бар: үз йөрәген Халкынамы бирер ул? Мәңге алданган халыкта Икеләнү бар тагын: Г. Тукай. «Шүрәле" Куймас микән аузын ачкан Бүрәнәгә бармагын? Мәскәүдән бит ыжгыралар: «... булма камыр—бул тимер!» Шүрәле хәлендә калса— Коткарырга кем килер? Тугры баласын пәйгамбәр Итәргә әзер тора, Ә угры булса—баланнан Үзеңә нәрсә сора? Бел, әгәр алданса синнән Тугрылык көткән халык,— Дуңгыз көтүе көтәрсең Халкың хәлендә калып! Ура! Урыс башлы малай килде. Бар Мәйданга «акыл» бөркелде. Хәлне белде (көлде), алга юггте Күчмә Кызыл Байрак шикелле. Синме? Өстә калганмы дөньяның вак-төяге,— Тамырларның кочагында кем сөяге— Беләсеңме? Агачларның нигә соң ул асты икән. Әллә үзе кискән агач басты микән— Белмисеңме? Бар кешегә бәхет даулап яшәгәнме, һәм бар кеше—бер кешегә таш бәргәнме Белмәдеңме? Безнең дә бит чак-чак исән калды башлар,— Таш бәрүдә мәргән булды замандашлар— Беләсеңме? Кочар икән безне кайда, кайсы тамыр. Безне яшел ярфаклардан кемнәр таныр— Улым, синме? Кешеләрне яклаганда кыйнадылар, Кыядан ук ыргытырга кыймадылар. Уйладылар: «Кыйнаганда безне ятлар— Бәлки әле шушы адәм килеп яклар...» Мин дә уйлыйм йөздән канны сөртә-сөртә: Батар белән мине алда ниләр көтә? һәр терене яклап җирдә яшәдем мин. Балкып тордым, юк-бар өчен дәшмәдем мин. Хәзер инде әйтергә дә кыенсынам: Гомер үткән даладагы кое сыман. Сусаганга су биргәнмен... Үткән көннәр... Көннәремне гомер иткән әнә кемнәр! Затсызларны үз урнына кую кирәк,— Уйларына хәнҗәр булып уел, йөрәк! Каршы сук та—батмасыннар билдән генә, Басарлык ит җәһәннәмнең идәненә!Кайтып җиттем бу дөньяның Бер яфраксыз ягыннан. Таптым, кактым—сезнең өйнең Капкалары ябылган. Шакыйм, шакыйм,—юк, ачылмый. Ник ачылмый капкагыз? Иксез-чиксез бу дөньяга Ялгызымны япмагыз! Дуслар, сезгә ниләр булды?— Капка кагам. Бикләнгән. Mini юиптым. мин! Кайгалмас дип. Кайсыгыздыр шикләнгән. Йөрде мине яклый-яклый, Саклый-саклый Сөюем... Кертмәсәгез. китәм инде, Сөюем бар—үз Өем! Минем Өем бу дөньяның Бер яфраксыз ягында. Сугылыгыз— сулышыгыз Бик кысылган чагында.Күңелемдә барны барлап яшим, Саклап яшим—үлмәм! Күңелемдә юкны мин барыбер Беркайчан да күрмәм. Күңелемдә юкны беркайда да Мин барыбер тапмам. Күңелдәге дөньям, китмә миннән— Үлемнәрдән саклан! Үлемнәрдән саклан, халкым, телем— Сакла, туган илем! Сау булсагыз, үзем... күзегезгә Күренмәс тә идем. Көрәшләрдә һәлак булган изге җаннар. Кертәм сезне исәннәрнең исәбенә. Кеше бары кеше булып кала җирдә, Бу дөньяны сезнең кебек сөйсә генә. Җирдән киткән изге җаннар—оҗмахта ла, Җирдә калган изге җаннар—тәмугта. Тәмуглардан кемнәр тартып алыр сезне. Сез нишләрсез икән, дуслар, без юкта?.