Логотип Казан Утлары
Публицистика

XXI ГАСЫР БУСАГАСЫНДА ӘДӘБИЯТЫБЫЗ КАЯ БАРА?

КАЗАН УТЛАРЫ” ЖУРНАЛЫ РЕДКОЛЛЕГИЯСЕНЕҢ 2000 ЕЛНЫҢ 22 ДЕКАБРЕНДӘ ҮТКӘРЕЛГӘН УТЫРЫШЫННАН Равил Фәйзуллин: Хөрмәтле каләмдәшләр, кадерле кунаклар! Үтеп баручы ел. үтеп баручы гасыр ахырында без бүген үтебез өчен олы дип исәпләгән шушы җыелышны уздырырга ниятләдек. Чакыруыбызны кабул итеп күмәкләшеп килгәнегез өчен һәммәгезгә зур рәхмәт Без бүген редакция тарафыннан кылган гамәлләребез, журналы бызда басылган әсәрләр турында сөйләшербез, алдагы эшләребез турында киңәш-табыш итеп, фикер алышырбыз дип уйлыйм Биредә редколлегия әгъзалары, редакция хезмәткәрләре һәм чакырылган кунаклар утыра. Без һәммәбез дә бер-беребезне яхшы беләбез. Шулай да. утырыш- таш буларак яна кешеләр бар. Шуларнын беренчесе—Зилә Рәхимжан кызы Вәлиева— Татарстан республикасы матбугат, телевидение, радиотапшырулар һәм гаммәви коммуникация чаралары министры, журналыбызның редколлегия әгъзасы Шулай ук. безнең утырышта Республика Министрлар Кабинетының культура һәм сәнгать бүлеге башлыгы урынбасары Рәис Гыйныят улы Төхфәтуллин катнаша. Берничә сүз журналыбызның бүгенге эшчәнлеге турында. Алдыгызда— быелгы унике сан. Шөкер, алар барысы да үз вакытында укучыларыбызга барып иреште Сонгысынын исәп саны—938. Шулай игеп, әкренләп 1000 санга якынлашып киләбез Журналның саннары турында әйткәндә шуны да искәртәсе килә: тагын ел ярымнан, ягъни 2002 нын маенда 80 еллыгы житә. Бу дата совет дәвере исәпләгәнчә. Ә|әрдәбез. элгәргеләребез дип санарга хаклы «Шура». «Ан» журналлары, юлбашы— •Әлгасрел-жәдит»ләрдән башласак, безнең басма халкыбызның ин өлкән басмасы. Төптәнрәк уйласак, аның үткәне йөз елга якын Журнал, элеккеге традицияләрне дәвам итеп, татар әдипләренең, гомумән, халкыбыз акыл ияләренең ин яхшы әсәрләрен, язмаларын сайлап алып басарга тырыша Шөкер, сайлап хзырлык әсәрләр житәрлек. Бүгенге көндә, яна кулъязмалар кермәгән очракта да. ике ел буе рәхәтләнеп чыгарырлык әсәрләребез бар Атна саен диярлек саллы-саллы гына зур кулъязмалар кереп тора Еллар үтә. буыннар алышына Әле берничә еллар элек дип әйтсәк, редколлегия ә!ъзалары булып Ә Еники. М Мәһдиев. Г Ахунов кебек классик әдипләребез санала иде Кызганыч, алар бүген безнең арабызда юк инде Ләкин тормыш дәвам итә. Бүген дә редколлегия әгъзалары булсын, редакция хезмәткәрләре булсын,—бездә әдәбиятыбызның төп вәкилләре, актив көчләре эшли Менә бүген биредә утыручы хезмәткәрләрне генә санап китим Флүс Латыйфи Марс Шабаен Мәгьсуы Хужин. Рәдиф Гатауллин. Шамил Маннапов. Наис Гамбәров. Мансур Вәлиев—һәммәсе дә әдәбиятта үз урыннарын тапкан мөхтәрәм язучылар «Казан утлары*—әйткәнемчә, татар интеллигенциясенең гомерлек таянычы, рухи юлдашы булып килде Тулы берничә буын, мәдәни-әләби яктан, нигезлә, шушы басма белән рухи «азыкланып* яшәде Хәзерге вәзгыять, әлбәттә, бүтәнчәрәк Аванпостка телевизор, компьютер, хоккей һәм башка заман атрибутлары белән тәрбияләнгән буын килде Алар инде, дөресен әйтик. «Казан утларын» чират көтеп, кулдан-кулга йөртеп укый торган буын түгел Журналнын таралуы—безнен. шул исәптән шәхсән үзем өчен, ин борчулы проблемаларның берсе Әлбәттә, бераз ваемсыз булып, юанырга да була. Әйтик, заманында бик күп йөз меңнәр белән чыккан «Новый мир». «Дружба народов* һ. б журналларның тиражлары безнекеннән кимрәк Әмма, бу безнен өчен күрсәткеч түгел Фикер, халыкка сеңдерерлек идея житәрлек күләмдә таралырга һәм ирешергә тиеш' Шуна күрә дә. хөрмәтле редколлегия әгьзалары. сезгә дә зур үтенечебез тиражыбызны ничектәсаклыйсы. дөресрәге, күбәйтәсе иде Чөнки. «Казан утлары*— татар хал кынын ин нык рухи тамырларының берсе Дөресен әйтик, кайбер «супсрбасма"лардан аермалы буларак, финанс-матди яктан безнен дә уй-борчулар житәрлек Очсыаты кызыгыр әйбер күп ул бу дөньяда. Безнен дә андый аз-маз мөмкинлекләребез бар Безнен максат—татар әдәбиятына, анынбүгенге көчләренә— каләм ияләренә булышу Г икмәгә генә журнал тышлыгына инде дистә еллар буенча үэсбезнен язучыларыбызнын сурәтләрен, алар чыгарган китапларга аннотация биреп бармыйбыздыр Заман акчасына кызыгып, без ул тышлыкларда әллә нинди рекламалар яки топ - модельләрнең ярымшәрө кыланышларын да бирә алыр идек гә Әмма бу—бе знен юл түгел (Югыйсә, журналыбызнын башлангычы саналган «Безнен юл«дан да тайпылу булыр иде) Андый юл белән тираж жыю безнен максатка ярашлы гүгел Урыннан реплика: Дөрес, һәм алай кирәк тә түгел* Равил Фәйзуллин Рәхмәт* Журналны элеккеге кимәлдә—халыкның әдәбиятка, сәнгатькә, чын мәгънәсендә югары зәвыклы әсәрләргә булан ихтыяжын канәгатьләндерүче басма итеп саклары кирәк Ул ияреп баручы гүгел. ә ү з артыннан ияртеп баручы, фикер тудыручы журнал булыр)а тиеш дип саныйбыз без Киләсе гасырда да журналны саклап, бергәләп эшләргә насыйп бу лсын иде* Сөйләшү дәвамында фикерләребез тагын да тулыланыр әле Безнен бүзен һәр жанр буенча кыска-кыска чыгышлар каралган Хәзер алармы тыңлыйк Факил Сафин: Гасырның сонгы елында журнал битләрендә дөнья күргән әсәрләр уйланыр өчен нинди азык бирәләр ’ Проза үсешендә ниндирәк сыйфат үзгәрешләре күзәтелә9 Каян килеп, кая барабыз’ Шундыйрак сорауларга жавап эзләрго омтылдым Шактый еллар проза идеологик диетада тотылды, буйсындырылган халыкка—буйсынган әдәбият формуласы шактый югары кимәллә чишелеш тазггы Чор таләпләренә жавап бирерлек эчтолек һәм форма берлеге барлыкка килде, социологик эстетика тантанасы булып янадан-яна әсәрләр тулы Әгәр лә торгынлык чорында язылган өсәряөрнен геройлары тоташ буш. төссез иле дип уйласак, дөреслеккә хилафлык китерү булыр иде Язучыларыбыз шундый шартларда да кызыклы гына әдәби образлар тудыра алдылар, әле хәзер дә социализм чоры әсәрләренең мәктәп программа зарына кертелеп килүе шуның белән аңлатыла булса кирәк Ни лисән з> әсәр герой зары читлек эчендә хәрәкәтләнү өчен тулы "ирек "кә ия иде бнт-хәтта кемгәдер нәрсәгәдер каршы чыга алалар, үзенекен раслап юцхэзиә һәм шул юлла нәрсәзилер элгәшәләр дә иде Андый “геройлар" әдәби кысалардан чыгып, халык геройларына әверелделәр Гаяз (“Агыйдел"). Нәфисә ("Намус") һәм башка обрахзар үрнәгендә берничә буын тәрбияләнде. Аларны аннарыбыздан болай гына "сөреп" чыгару, айһай. жинел булыр микән? Бүген шул елларга тәнкыйди караш рухында язылган әсәрләр дөнья күрә, тарихка, асылыбызга кайту юнәлешендә саллы әдәби эзләнүләр алып барыла. Элеккеге "коллектив—оештыручы", коллектив—тәрбияче"не данлаган, аерым кешенең коллектив алдындагы жаваплылыгын тасвирлаган, шуның нэтижәсендә килеп туган ясалмалыктан качып, язучыларыбыз. элгәре тыелып килгән, “яшәеш һәм ялгыз герой" темасына кыю рәвештә мөрәҗәгать итәләр, шул юлда ачышлар ясыйлар. 'Казан утлары" журналын укыгач, редакция коллективы укучыларда әдәби зәвык формалаштыру буенча эзлекле эш алып бара дигән фикер туа. Журналның 2000 елгы саннарында өч роман, роман-нәсер. дүрт повесть, өч хатирә-көндәлек жанрына карый торган күләмле әсәр, унлап хикәя, баллада, эссе дөнья күргән. Жанр мәсьәләсендә шактый чуарлану, ирекле трактовкалау сизелә. Жанр дигән төшенчә бүгенге татар әдәбиятында уен төсмерен ала бара, урыс әдәбиятында. "Новый мир" журналында күзәтелгән эксперимент зилзиләсе татар әдәбиятын да читләтеп үтмәде, ахры. Инде конкрет әсәрләр хакындагы фикерләрем белән уртаклашасым килә. Вахит Имамовнын "Утлы дала" тарихи романы (1-3 саннар) күләме һәм күтәрелгән проблемалары ягыннан вакыйга буларак кабул ителде. Колачлаган географик пронстранство ягыннан булсын, шул дәвердәге геополитик вәзгыятькә анализ ясарга омтылыш ягыннан булсын, әсәрдәге сюжет сызыклары, катнашучы персоножлар саны ягыннан булсын—соңгы ун-унбиш елда татарда мондый роман булдымы икән?! Роман (сүз журнал варианты хакында баруын истән чыгармыйк, белүемчә, әсәр гагын да күләмлерәк) өч яссылыкны үз эченә ала: урыс дәүләте оешу алды еллары; болгар иле. дәүләтчелегенә хас сыйфатлар, бердәмлекнең матур жимеш- ләре. таркаулыкка китергән сәбәпләр; Идел буйларыннан бик еракта, магул. Татар ырулары яшәгән Бөек Даланың эчке вәзгыяте. Ясүгәи баһадир нәселенең Казык йолдызы Тимүчин—булачак Чыңгыз ханның таркау ыруларны берләштереп, дәүләтчелеккә табан ясаган беренче адымнары Авторның мондый күләмле материалны бер әсәр кысасына жыярга тырышуы хуплауга лаек. Әсәрдә романны тотып торырлык аерым бер герой-образ юк. Тарихи вакыйгаларны исә. әсәрне каткатукып чыксаң да, хәтерлә калдырып бетермәде түгел Әмма фикер—эчтәлек бар. форма бар. димәк, әсәр бар дигән сүз. Төп герой—Тарих галижәнапләре дип әйтә алабыз. Төп идея—татар дәүләтчелеге идеясе Автор борынгы дәверләр аша бүгенгегә күз сала, хәтта бүгенге Татар дәүләте ничек булырга тиеш, ул нинди юлдан барырга тиеш дигән сорауларга жавап эзли, нәсихәт бирә, үсеш перспективаларын билгеләргә омтыла Ут күршеләребез—урыслар белән нинди тарихи уртаклык һәм аерымлыклар бар. ике дәүләт арасында гауга-ызгышларга китергән сәбәпләр; үзара мөнәсәбәттә шик. хөсетлек, хыянәт кебек яман сыйфатлар аркасында болгар дәүләте кичергән афәтләр; хакимнәрнең акылга, дипломатиягә игътибарсыз булулары турында бәйнәбәйнә яза автор Ханнар, кенәхтәр арасындагы кан кардәшлеге булуга карамастан, ике кавем, ике дәүләт ызгышып ятканда, бик еракта, аларга күп жәфа-хәсрәтләр китерәчәк өченче көч—магу 1 -татарлар берләшүгә йөз тота. В И мамов әсәрдә дәүләт үсешенең стратегиясен билгеләүдә фиркаләр ролен аерып күрсәтә. Болгарда ике фирка, “ил— дин’ һәм ил һун тарафдарлары булуын ышандыргыч итеп тасвирлый Беренчесе— булган чикләргә риза хәлдә, рухи—рухани яктан камил, бөтен, житеш дәүләтчелекне алга сөрсә, икенчесе—башында төрки кавем—болгарлар торган империя төзүгә ният кора. Мондый тема тарихи әсәр кысасында беренче мәртәбә күтәрелгәнен искә алып, бүгенге көндә дә бу хакта бәхәсләр чыгып куйгалавын онытмыйк Төзү һәм жимерү. кан коеп үткәрелгән туйлар, мәхәббәт һәмнәфрәт, тугрылык һәм хыянәт—бу проблемалар белән әсәрнең буеннан буена очрашып торабыз. Әсәр белән килешмәүчеләр дә бар. Андыйларга шуны әйтәсе килә: авторнын максаты ачык, әгәр шулай әйтергә яраса, ул гаять жегәр һәм тырышлык түгеп вакыт сарыф итеп роман-хроника тәкъдим итә Автор җентекләүгә шулкадәрле әһәмият бирә, урыны-урыны белән әсәр битләре обзор лекцияне хәтерләтә башлый "Күрегез белегез тарих шулай булган’"-ди төсле ул. Бу кадәр тырышлыкны, көчне күрми мөмкин түгел. Тел ягыннан әсәр тәнкыйтькә очрый Әлеге җәһәттән әйтәсе килгән нәрсә шул— бүгенге көндә прозага килгән авторларыбызга тел мәсьәләсендә, туры мәгънәсендә, ярдәм кирәк Безнен әдәбият институтыбыз юк Әгәр булса у г әдипләребез—тел осталары булган прозаиклар шул институт кысаларында курслар, семинарлар алып барган булырлар иде Кызганыч, әдипләребез китә тора Атар белән бергә күпме тәҗрибә, байлык китә Гафу ителмәслек битарафлык бу1 Акланучылар табылыр: көнбатыш илләрдә язучылар үзләреннән үзләре үсеп чыгалар, янәсе Сылтау тапкан булып, әдәби генофондыбызны тәрбияләү-үстерү юлында яшь буын язучыларын осталык мәктәбеннән мәхрүм итү кемгә файдалы ’ Икенче роман —Рафаэль Сибатнын 4-5 саннарда дөнья күргән Я тгызак" әсәре Роман без күнеккән әсәрләр рәвешенән нык аерыла Тулы бер гасырны колачлый Үзәктә бер герой—Заһидулла. Таза тормышлы Гибадулла малае, кызылармеец. совет властен урнаштыруда актив катнашкан солдат Окопларда чарланган Заһидулла, коллективлаштыру башлангач, тәртәгә тибә, яшь хатынын, баласын калдырып урманга, аюлар янына кача "Мин үземчә кеше, аерым кеше" Төп герой артыннан шактый йөрергә туры килә укучыга Үткәнне тоталь сүккән хәзерге заманда, билгеле. Заһидулла унай герой саналырга хаклыдыр. Роман милли идеягә, милли иманга хезмәт итәме сон9 Заһидулланың иманы да, инануы да “мин үземчә кеше" булудан артмый шикелле. Ул кем9 Дон Жуанмы. жил тегермәннәре белән сугышып йөрүче буш куыкмы, бер бунтарьмы’ Бу сыйфатларнын өчесе дә бар анда Милли идеягә хезмәт итүе генә шикле Хәер, авторны гаепләргә кирәкмидер Истә калырлык образ тудыра алу үзе мактауга лаек түгелме соң?! Әсәр эмоциональ-экспрессив тел белән язылган, вакыйгаларга бай Кешенен яшәештә үзүзен эзләвен. тапкандай булуын, шул яшәеш рәвешен расларга омтылуын ышандыргыч сурәтли алган автор “Ялгызак" атамасына салынган гсәфә генә сискәндерә: “Аллаһ бар галәмдә “Ялгызак" ул Анын улы ла юк. чагыны ла Аллаһ бар һәм бер " Дөньяны бар иткән Аллаһ һәм җирлә яшәүче гөнаһлы бәндә - Заһидулла параллельлеге килеп чыга түгелме сон9 Гомумән, дин мәсьәләсендә Рафаэль Сибат “иркен" эш игә Көчеккә, песи баласына азан әйтеп исем куюны тасвир кылган урыннар мәсхәрә булып күз алдына килеп баса. Яки "Сүз—Аллаһ ул." дигәнне ничек аңларга? Автор Заһидулладан әүлия ясап та куяр иде Хәмер эчеп, дуңгыз салосы ашап, марҗалар белән типтереп йөргән Заһидуллага Малмыж мулласы “Син ишектән керү белән Ислам нуры чәчел ге ли. Берлә ышанасы килми Сүздә юк. Заһидулла көчле, тәвәккәл, чын мәгънәсендә жир кешесе Кирәгеннән артык дәртле дә. кайбер чакларда түземсез, сабырсыз кылануы өчен оялып та куясын Совет дәүләтеннән күп юлым күргән ул. шуган га сынмаган, сыгылмаган Димәк, көчле рухлы Pyx-мәсләк, юнә rem тигән сү г Заһидулла образы татар укучысын кая әйди, кая алып барып чыгармакчы бута9 Әлбәттә, ирекле, хөр, гадел тормышка Автор шуны әйтергә тели кебек Әсәрне укыгач, татар хакында башка кавемнәрдә гел начар фикер яши икән дип уйларга кала. "Татар сатлык” дип керәшен Мәкчим лә. Бохара үзбәге тә. яһүлә Элеонара ла. майор Кормушкин да (“Мин сине фашистларга сагылгансыңдыр гип уйлаган идем") әйтә Билгеле, мәнле бәндә буларак. Заһидулла андый гаепләүләргә һәрчак каршы төшә, "лаеклы отпор" бирә килә Ул кайчандыр хәтеренә сеңдерел куйган Малмыж мулласы сүзен хәтереннән чыгармый “ Үзеннең Бөек вә көчле халык татар икәненне онытма " Һәм Заһидулла "онытмый' хәтта нәтиҗә г • чыгарып кхм "Тулы бер бөтен халык бервакытта да ахмак була алмый" Хак сүнәр билгеле ӘГпк »ч әйтик инде, хәзерге болганчык чорда татар халкын, анын бөек шәхес юрен сүгеп. ш\ т рәвешчә үзләрен купайтып күрсәтергә маташучы берничә кеме» ггәи га бх , гы \рал ■ берсе бигрәк зәһәр кылана инде Әйтерсең, ул гына акыллы. ул гына <|юһем иясе бонн татар кавеме табигый юл белән дөньяга килгән лә. ул махсус инкубатор га алтын күкәйдән тишелеп чыккан Татар халкы булмаса. синен кемгә кирәген бар бичара Җиткәндер. татарны уятам, дөреслим дигән булып, татарны типкиләүге х »к »рл тәүчс провокаторларга милләт үз сүзен әйтергә тиештер инде Болары РафазльСибатка кагылмый.әлбәттә Роман мавыктыргыч какым» »»р га бай Ни пли кеше дөньяда9 Нәрсә эзләнә ул9 Бу сорауларга җавап ип п И н н хәлфә сүсләрен китереп була "Кеше нәрсә эзләгәнен үзе дә белми" Романны хкып чыккач, әлеге фикер белән килешергә туры килә. Тел ягыннан чатаклыклар күп, ясалмалык, кылану бар. Менә бер генә эпизод Әтисе үлгәч, Заһидулла белән Заһиләнен сарык суйган вакытта сөйләшүләре: — Карале. Заһидәм! Шәп симез бит бу тәкә.ә? — Шәп симез, Заһидулла җаным! Менә яхшылап чистартам, юам да бүген үк эчәгеләреннән тәмле-тәмле бөккәннәр пешерәм. Кара нинди майлы аның эчәгеләре! Мондый ясалмалык кемгә кирәк’ Әсәргә Мансур Вәли тәфсилле рецензия язып бастырды Аның белән мин, нигездә, килешәм. Рауль Мирхәйдәровнын "Иртәләгән сагыш" әсәрен укучылар жылы кабул иттеләр. Башта ук әйтеп куям, Марс ага Шабаев тәрҗемәсе үрнәк дәрәҗәдә зшләнгән. Әсәргә тәрҗемәче тарафыннан татар рухы салынган дип әйтергә нигез бар. "Иртәләгән сагыш" романы герое Рушан холкы белән, илгизәрлеге һәм мәхәббәт герое буларак га “Ялгызак"тагы Заһидуллага тартым Әмма Рушан тормышны аналитик буларак өйрәнә, анда гамь башка, фәлсәфә башка. Ни дисән дә. Заһидуллада татарлык ярылып ята Шуңа күрә дә күңелгә якынрак ул Бу ике әсәр бертөрлерәк тәмамлана: Заһидуллага чит иллә яшәүче Тамарадан хат килеп төшә, безнең герой шунда ашкына башлый; Рушанның Глориясе Германиягә китеп бара. Системага ярашмаучыларга бу илдә яшәү мөмкин түгел. Гаделлек, дөреслек өчен көрәшүчеләр, замандашлары тарафыннан аңлау тапмаган геройлар—Гамлетның рухи туганнары алар. Рауль Мирхәйдәровнын романын тәрҗемәдә бирүне хуплыйм Татарча язмый дип кенә, андый милләттәш әдипләрне читкә кагу дөрес үк юл түгел. Чама хисен югалтмау кирәк, шул гына. Алдагы романнар кебек, "Иртәләгән сагыш" та артык сузынкы, укучыны ялыктыра. Ел дәвамында басылып чыккан повестьлардан иң беренче итеп Адлер Тимергалиннын "Игезәкләр” әсәрен күрсәтәсе килә. Ике система—совет империясе һәм фашист Германиясе китергән газап, хәсрәтләр тәңгәл, игезәк. Репрессия корбаннары Сәйдәшевларнын балалары Азат, Айдар, Роберт язмышларын укып тетрәнми мөмкин түгел. Бер-бер артлы система корбаннары күз алдыннан үтә. Беренче зат исеменнән сөйләүче Илдар үзе дә системага яраклаша алмаучы. Заһидулла белән Рушанны чит ил тартса (Вахит Имамовча әйтсәк: "Мондый илнең миңа кирәге юк!" "Могикан" повесте, "Идел" журналы, 2000ел, 10 сан). Азат чит илдән җирсеп туган якларына кайтып төшә. Татарстанда аны колач җәеп каршы алмасалар да. яшәргә фатир, эш табып бирәләр. Иске автобус төзәтүе, ашкынып Татарстан җире белән танышып йөрүләре мавыктыргыч тасвир кылына. Өр-яңа хәлгә китереп төзәтелгән автобусны Акулов фамилияле урыснын җимереп ташлавы символик мәгънәгә ия Үз илендә эзәрлекләнә башлаган Азат үлеп кенә котыла ала. Шулай да әсәр азмы-күпме яктылык белән тәмамлана—Азатның кызы туып кала, дәвам кала. Повестьта башка җитди проблемалар да күтәрелә. Автор әле безнең күңелдәге иманның нык булмавын, тарихны, мирасны кадерләмәвебезне, сакламавыбызны оста итеп күрсәтә алган. Теле матур, төзек. Әйбәт повесть язган Адлер ага. Гали укучылар кызыксынып укыган тагын бер әсәр—"Тулгак" повесте булды. Авторы—Гөлчәчәк Галиева. Чорыбыз, ил. әдәбият тулгаклаганда "Тулгак” әсәре тууы гаҗәп түгел. Көнкүреш әсәре, бытовая проза Халык ни өчен яратып укый соң? Вакыйгалар җәлеп итә, акыл сату юк. автор үзен оста психолог итеп күрсәткән, мантыйкка ярашлы чишелеш табылган. Шакир белән Зәйтүнә, Самат белән Саимә бер-берсенә охшамаган, әсәр канвасында иркен хәрәкәт итүче, тигез үсештә тасвирланган образлар. Алар истә кала. Радик Фәизов танылган исем. Унберенче санда "Гаделлек иясе" исемле фантастик повесте басылды. Төп герой Нурул күзгә күренмәскә әйләнеп (гаражда янгын чыгып, шунда янып бетсә дә, җаны "исән" кала), гаделлек, тигезлек идеясен тормышка ашырырга керешеп карый, әмма кешеләрнең аңлавына, рәхмәтенә ирешә алмый. Автор ‘Өстәмә мөмкинлекләр, тылсым, сихер кебек нәрсәләрнең бер дә, бер дә кирәге юк икән дигән нәтиҗә чыгара. Дөрес сүзләр, безгә милләтне иҗтиһат итәргә өндәргә кирәк Фантастика буларак та. повесть буларак га әлеге әсәр Радик Фәизовнын башка әсәрләреннән йомшаграк дигән тәэсир туды. Көндәлек, хатирәләрдән ин беренче итеп олуг язучыбыз Аяз Гыиләжевнен “Күңелдәге серләр" әсәрен телгә аласы килә. Игътибарга лаек, җентекле өйрәнүне сорый торган әсәр. Аксакал әдип яшәеш, ил-көн хакында, әдәбият турында уйлана, бәя бирә, хөкем итә. сыкрый, сагышлана, өметләнә. Көндәлекләрне укыганда рух уяна, күнел очына. Тел җәһәтеннән килгәндә исә әсәр соклангыч Менә кайда ул осталык мәктәбе! Журналда басылган унышлы әсәр дип Флүс Латыйфиның "Бәйсез этләрне атарга" роман-нәсерен күрсәтер идем. Әсәр укучылар күңеленә хуш килде. Ангор оста итеп, матур тел. табигыи буяулар кулланып илленче еллар уртасында совет иленең ни рәвешлерәк үзенә яңа буын, яна холык тәрбияләвең сурәтли алган. Бер генә кешенең дә. хәтта балалар, үсмерләрнең юк кына гамәле дә власть органнарының очлы күзеннән читтә калмый Балалар рәхәтләнеп уйнаудан, әти-әниләр гаиләдә ил. тормыш хакында иркенләп сөйләшүдән мәхрүм булган жәмгыятьтә. хужалы. ләкин вакытлыча гына бәйдән ычкындырылган этләргә дә яшәү хокукы бирелмәгән Чор үзенең геройлары белән характерлы Шушы зур булмаган роман- нәсерлә Флүс Латыйфи күп проблемалар колачлый, әмма алар әсәр канвасына шул кадәрле табигый үрелеп баралар ки. этеп-төргеп. бүселеп чыгып тормыйлар Флүс Латыйфинынтеле хәрәкәттән, мул сулы якты Ык елгасын хәтерләтә. Кыскасы. Мөслим туфрагы әдәбиятыбызга зур прозаикны бирүе белән бүгеннән үк горурлана ала. Жинүнең 55 еллыгына журнал ике матур әсәр тәкъдим итте. Кави Латыйпның “Үр арты үр” әсәре сугыш хатирәләреннән гыйбарәт. Сугыш чорында НКВД гаскәрләре, “смерш” дигән моңа кадәр сср-табышмак булып килгән отрядның ни гамәлләр кылуы, ниндирәк бурыч-вазыйфалар үтәвен ачык итеп сөйләп бирә автор Кави аганын: “Сугыш кырында һәлак булган яудашларга багышланган кыйссадагы күп урыннар— юллар, каләм белән түгел, гүяки пулялар белән язылган дигән сүзләрен тетрәнмичә уку мөмкин түгел Автор ихлас, шуңа күрә дә хатирәләр әдәби генә түгел, тарихи кыйммәткә дә ия “Ялгызак"тагы Заһидулла да. НКВД солдаты Латыйпов та ул заманда уртак ватаныбыз саналган совет иле өчен батырларча көрәшәләр. Алар һичшиксез ихтирамга лаек һәм мин моны чын күңелемнән әйтем Рахмай Хисмәтуллинның "Оныкларым, сез бәхетлеме1 ’" исемле лирикдокументаль повесте сугыш кырында һәлак булган шагыйрь Нур Баян хакында шактый күп мәгълүмат бирүе белән әһәмиятле. Автор Нур Баяннын туганнарын, гаиләсен эзләп еллар, юллар кичә, нәтижәләргә ирешә. “Ни булса шул. солдат Нур Баян язмышы изге кеше язмышыдыр ул, васыятьләрен дә әйтеп китә алмаган безнең әтиләр, бабайлар һәм меңләгән билгесезләр язмышыдыр" Ачык әйтергә мөмкин, тынгысыз җанлы Рахмай Хисмәтуллин авылдашы, шагыйрь Нур Баянны билгесезлектән алып чыга аллы Гариф ага Ахуновның "Күз нурым" исемле хастаханә көндәлеген укыгач, төшенәсең игелек җирдә ятмый икән Гариф ага язучы буларак та. кеше буларак та күпләргә ярдәм кулы сузарга өлгерде Үзе авыргач, өлкән әдипнең игелеген тойган кешеләрнең балаларыннан, туганнарыннан, үзләреннән игътибар, ярдәм күрергә язган Сөенеч, әлбәттә. Жәл. Гариф ага безнең арадан иргә китте, ана ишеттерәсе рәхмәтләрнең меңнән бере дә әйтелмәгәндер Хикәя жанрына килсәк, аерып Мәгъсум Хужин әсәрләренә тукталыр идем Хикәя остасы Мәгъсум Хужинның “Ак төенчек”. “Әманәт” хикәяләре вакыйгаларның тыгызлыгы, сюжетның оста үрелүе белән кызыклы Автор: “Хикәя менә шулай языла ул. егетләр".-дия төсле Иң мөһиме, сүзне исраф игү юк. ясалмалык юк Яшьләрдән Айгөл Әхмәтгалиена. Нурзидә. Сөмбел Гаффарова. Нурулла Гариф хикәяләре матур тәэсир калдырды Аеруча Нурулла Гарифның фәлсәфи жирлекгә язылган тормышчан хикәяләре игътибарга лаек Шунысын дә әйтел китү урынлы булыр, поэзиядәге кебек үк. сонгы елларда прозага да. нигездә, кызлар килә. Рифә Рахман. Нурзидә. Сөмбел Гаффарова. Фәридә Шакирова. Сәмига Сәүбанова исемнәрен әдәбият сөючеләр исләрендә калдырганнардыр инде. Тик проза ишеген шакырга егетләр генә ашыкмый Журнал өчен гасыр тәмам Яна гасырда туып, балигъ булган буын бездән аермалы булыр Инде хәзер үк мәктәп сониальләшүгә йөз тота Белем, тәрбия сферасына яна технологияләр үтеп керә Боларны яхшы у зләштергән яна гасыр укучысы чорга адекват әсәрләр кете. Фән ныклап халыкның менталитетын өйрәнә, жәм! ыя! ьнсн холык халәтен белми торып, аның асылын аңламаган хәлдә язз анынны укучыга тәкъдим игү авыр булачак Киләчәктә туачак әсәрләрдә яна әдәби герой образлар нинди төсмерләр белән баер, аларның эш-гамәлләре, холык-фигыльләре ничек булыр? Үтеп барган гасырда проза әле чын-чынлап бу сорауларга җавап биреп бетерә алмады. Журналга яна әсәрләр сайлап алганда шушы үзенчәлекләргә дә игътибар итәсе иде Зиннур Мансуров: * Минем бу күзәтү егерменче гасырның соңгы Л елына туры килде. Шуңа күрә "Казан утларьГндагы шигырьләрне укыганда мин бу гасырны шагыйрьләребез ничек тәмамлый икән дигән уй белән укыдым. Беләбез, татар шагыйрьләре гасырны бик тә лаеклы рәвештә башлап җибәргәннәр иде Боларнын бөтенесе дә мәгълүм һәм әйтәсем килә, без егерменче гасырның соңгы елын да шактый уңышлы төгәллибез. Болар күзәтүдән дә ачык күренер мөгаен Иң беренче, "Казан утларьГның поэзия үсешендәге ролен ассызыклап күрсәтү урынлы булыр. Әллә нишләп кенә мәрхүм шагыйрь Фәннур Сафин искә төште. Анын белән төрле очрашуларда еш катнаша идек. Ул һәрвакытта чыгышын "Менә бу шигырьләр “Казан утлары"нда басылды яисә басылачак" дип башлый торган иде. Алай дип әйтеп кую шигырьләрнең дәрәҗәсен билгеләргә тиеш иде, күрәсең Элек тә “Казан утларьГнын дәрәҗәсе зур иде. хәзер дә ул нәкъ шулай. Хәзер гәзитләр. журналлар бик күп. Аларның күбесен язучылар, шагыйрьләр җитәкли “Мәдәни җомга", "Идел", шулай ук “Салават күпере"нең дә шигырьләр бастырасы килә. Ләкин аларның редакторларының да ин беренче чиратта "Казан утларьГнда басыласы килә, һәм бу бик табигый. Чөнки ул безнең бердәнбер мәртәбәле журнал. Тема ягыннан килгәндә, ул төрледән-төрле. Татарның башка халыклар арасындагы урыны турында уйланулар, яшәеш турында фикер йөртүләр, бүгенге вәзгыять һәм. әлбәттә инде, мәхәббәт Арада сәяси рухта язылган шигырьләр дә шактый Авторлар арасында төп урынны даими эшләп килүче шагыйрьләребез тота. Яна исемнәр юк дәрәҗәсендә. Алар санаулы гына. Күренгәннәре дә бик үк яна исемнәр түгел. Луиза Янсуарның шигырьләре җиденче санда басылып чыккан. Луиза әле бик яшь Талантлы, әзерлекле шагыйрә Күптән түгел Язучылар берлегенә дә кабул ителде. Ләкин бу санда анын ин әйбәт шигырьләре сайланмаган кебек күренде миңа Анын "Мәдәни жомга’да ике публикациясе булган иде. Андагы әсәрләре отышлырак иде кебек. Яна исемнәрдән тагын Георгий Ибушев күренеп алды. Дөрес, артык яна түгел инде ул. Өченче санда ул журнал укучыларга бөтенләй яна яклары белән ачыла. Әйбәт шигырьләр. Шушы ук санда жыр турында шулкадәр мәгълүматлы, шулкадәр бай мәкалә белән чыгыш ясый Мин Г. Ибушев тупланмасын бу елдагы иң унышлылардан берсе дип әйтер идем. Агымдагы елда җәмгысе иллеләп, төгәлрәге кырык тугыз автор чыгыш ясый Сәйдәш турындагы шигырьләр белән катнашучылар бар. Шул кырык тугыз авторның уникесе хатын-кыпар Соңгы елларда шигърияттә хатын-кыз шагыйрәләребез бик актив иҗат итә. Бу яктан караганда нисбәт әйбәт кенә дип әйтергә була. Поэма жанрына аерым тукталу зарур. Ул татар әдәбиятының зурлыгын, перспективасын күрсәтә торган жанр Ул шулай ук шагыйрьнең зурлыгын да. әдәбиятның тирәнлеген дә күрсәтә. Әгәр чынлап карасаң, татар әдәбияты борынгы заманнарда ук поэмалардан башланган. Чорны, заманны ничек кенә катлаулы дип әйтмик, поэма жанры шактый унышка да ирешкән диясе килә. Агымдагы елда журналда ике-өч поэма дөнья күргән. Дүртенче санда Марс Шабаевнын поэмасы. Ярты төн бәйрәме дип атала ул. Кыскача эчтәлеге болай: унсигезяшьлек кыз сөйгән егетен сугышка озата. Сөйгәнен көтеп тол калган кыз. Менә шунын авызыннан сөйләнә Тема яна түгел. Фәнзаман Баттал булса әйтер иле. нишләп әле ул кулга да тимәгән унсигез яшьлек кыз тол калган, нишләп ул кияүгә чыкмаган, уллар-кызлар үстермәгән дип. Хәер, андый сорауларны бирүчеләр болай да бар. Ләкин ничек кенә булмасын, татар хатын-кызларының әхлакый сафлыгына багышланган поэма ул. Әхлакый сафлык үрнәгенә соклану поэмасы Шул ягы белән уйландыра да Беләбез, сонгы унбиш-егерме елда авылда әхлак күзгә күренеп какшады Ниндидер мутация бара, гореф-гадәтләребез төссезләнде, уңа башлады Әле менә без үскәндә генә дә чит кавемгә, хәтта милләггәшләребездән керәшенгә кияүгә чыгу да оят бер нәрсә сыман санала иде. Хәзер әнә Актаныш кызлары негрга да кияүгә чыгалар, әллә нинди мутант балалар үстерәләр. Хәзер әнә гарәпләргә чыгу башланды студент кызлар арасында Менә бу яктан караганда, поэма сафлыкка чакыра торган әсәр Бүген безнен ярты төн бәйрәме Менә шул сүзләр метафора булып поэманын буеннан-буена кабатланып бара Әсәр бик лирик язылган. Моны Марс абый язды микән дип уйлап та куясын. Шул лириклыгы, әхлак сафлыгына чакыруы белән поэма унышлы. кирәкле. Бишенче санда Әхмәт Рәшитнең "Эзли-эзли ул борынгы эзне" дигән поэмага охшашлы әйберсе килеп чыкты Укып карасаң, ул поэмага да охшаган. Ләкин ул “Хәтер фрагментлары" дип аталган. Бу инде бик ансат юл алай дип атау. Бер жанр ачыклыгы кирәк иде Поэмамы, поэма-хроникамы шунда Ул татарның ерак тамырлары хакында уйлану рәвешендә язылган. Көн иленнән төн иленә күченү Тамырларыбыз кайда, без кая барабыз? Шушы яктан караганда, кызыклы гына шигъри әсәр килеп чыккан Ләкин искәрмәләр, астөшермәләр бик күп. Без инде фәнни әсәрләрдә мондый нәрсәгә күнеккән Хәтта кайбер китапларда шушы искәрмәләрне уку кызыйлырак китапнын үзенә караганда Ләкин шигърияттә мондый искәрмәләр күбәеп китсә, ул укучының күңелен кайтара. Унынчы санда Ренат Харисның “һарут белән Марут" поэмасы дөнья күрде Поэма жанрында Р Харис бик актив эшли, хәзер бездә аның кебек актив эшләгән бүтән шаз ыйрь юктыр да. Аның инде ике дистәләп поэмасы бар. Аларның эчтәлеге дә. форма ягы да төрле Заманында аның һәр поэмасы үзенә күрә шау-шу уятты, фикер кузгатты “Һарут белән Марут" ислам әдәбияты нигезенә корылган әсәр Гөнаһлары өчен җиргә сөрелгән фәрештәләр... Гаять кызыклы сюжет Ул бүгенге заман өчен бик тә актуаль проблема күтәрергә ярдәм итә Сюжетны тирәнрәк ачар өчен рефрен булып менә шундый метафора кабатланып килә. Ник кешенең бер эше һәм гөнаһ та. һәм савап та”. Поэма күп планлы, күп катламлы, масштаблы Тема югары сәнгать дәрәҗәсендә стильләштерелгән, дип әйтер идем мин Катнашучылар саны гына да поэманың масштаблыгын күрсәтеп тора. Әйтик анда шагыйрь катнаша, генераль сәркәтип. мулла, депутат, яна урыс, иске татар, сул фәрештә, уң фәрештә, спикер урынбасары, министр, доцент, судья, профессор, фәрештәләр, аспирантка һарут белән Марут бүгенге җәмгыятьнең фикерләрен ачып бирергә ярдәм итә Поэмада бик күп параллельләр, ишарә-ымнар. подтекстлар. Бик күп алар Хәтта аларның кайберләрең автор үзе дә белеп бетермидер Бик күп кешеләрне танып алырга була бу поэмада Поэма, әлбәттә, серле. Примитивтүгсл. Конкрет күзалланмый торган урыннар бик куп. Кемнәрдер аны аңлап та бетермәскә мөмкин Әйтик. Ренат Харисның "Өч үбешү" дигән поэмасы бар. Монда картина ачык Ләкин менә бу “һарут белән Марут” шактый серле поэма Аны Мансур Валиев “Ренат Харисның сәер табышмагы " дип гә язды бугай инде. Ләкин сәнгатьлелекнен нигезендә сер ята Әйтик Блокның “Двенадцать" поэмасы бар Шундый сер дә булырга мөмкин Ләкин бу поэмада прозаик урыннар шактый Шшъри үлчәме халыкчан, темповой булса да. кайбер урыннары прозага кереп китә, артык озынга сузыла. Менә, әйтик. Аккош күле Монда инде кемнәр генә юк. хәтта мин дә бар Ләкин мин үземне мондый зур поэмага керергә лаек дип санамыйм (Көлешү) Аны бераз кыскартырга мөмкинлекләр бар. Шулай да “һарут белән Марут" Р Харисның үсешен күрсәтә торган кызыклы әсәр. Тәнкыйтьчеләр өчен менә дигән объект инде Шигърияттә төрле тема, төрле почерк. Ул төрле гөлләргә бай бакчаны хәтерләтә Аларның барысына да тукталып ки гү мөмкин дә булмас, һәркайсынын үз укучысы бар Мин шундый күзлектән чыгып укыдым Чөнки без кайчагында Дәрдмәндтән Такташны эзләп. Такташта Дәрлмәндне күрергә азапланабыз. Ләкин һәр шагыйрьнең. һәр иҗатчының үз укучысы бар. Шигырьләрне соңгы вакытта күп укырга туры килә Бу гәзштә эшләвем белән до. шигъри остаханә җитәкчесе булуым белән дә бәйле. Кайчагында хәтта авы элар тәмсезләнеп китә Критерийлар бозыла, әллә нинди тискәре энергияләр күчә башлый Шул чагыңда профессиональ шагыйрьләрне укыгач күңелләр хушланып китә. “Казан утларьГнда чыккан бик күп шигырьләр әнә шулай күңелдә якты хисләр уята. Менә беренче санда Гамил Афзал шалкеме. Кемгәдер анын шигырьләре дә ошамаска мөмкин, юморлы булмаса. Артык гади булып, ахыры юк сыман булып тоелырга мөмкин. Амбар кенәгәсенә яза бит инде ул Гамил абзый Әмма бит барысы да бар Картларча, аксакалларча язылган шигырьләр алар Менә тагын Әхсән Баянов шигырьләре. Яшәешнең олы категорияләре белән эш йөртә торган шагыйрь. Тәжрибә туплаган шагыйрь Темасы яна. Безнен гасырның бөеклеге, безнең гасырның фажигасе чагыла шигырьләрендә. Шулай ук беренче санда Рәдиф Гаташнын робагыйлары булды. Уңышлы циклдан дип әйтәсе килә. Менә бездә шундый жанрлар бар. алар аерым шагыйрьнең инициативасына бәйле рәвештә яшәп киләләр Мисал өчен сонетлар жанры Шушы жанрда бит безнең берничә кеше генә эшләде Робагыйлар өлкәсендә хәзер Рәдиф Гаташ актив эшли. Әлбәттә, ана тәнкыйть тә эләгә. Әмма ул бүгенге көндә шушы жанрны яшәтеп килүчеләрнең берсе. Урыннан реплика: Туфан Миннуллин да эшләп килә бит Туфан Миннуллин Гомәр Хәйямга үч итеп кенә язам мин. (Көлешү). Зиннур Мансуров Гаташта тема төрле: яшәеш, мәхәббәт Язылышлары кайбер урыннарда катлауланып китә, әлбәттә. Ләкин аның циклын нигездә уңышлы дип әйтәсем килә. Нурия Измайлова шигырьләре. Нурия талантлы шагыйрә, ләкин Америкага китте дә шунда яшәп калды Безнен белән аралашып яши алмый. Шигырьләре моңсу. Зөлфәтнең икенче санда шигырьләре чыккан, үз югарылыгында, дәртле Кайчагында ашыга да кебек. Кайчак шигырьләрен конвейерга куйган кебек тә тоела. Кызык кына хәл. безнен кайбер шагыйрьләребездә яше олыгая барган саен фикере саега кебек тоела. Ә менә Илдар Юзеев яше олыгая барган саен тирәнәя бара Тәжрибә. зирәклек... Анын һәрбер шигыре жиренә житкереп эшләнгән. Шигырьләре мина бик ошады Рөстәм Мингалим һәрвакытгагыча кызыклы. Фикерләүдә кискен борылышлар ясый Форма төрлелеге, сарказм көчле. Укырга кызыклы. Анын унберенче санда тагын бер шигырьләр төркеме басылган. Котлаулар, багыш-лаулар. Төрләндерү өчен, әлбәттә, әйбәт. Арада шаблон буенча язылганнары да бар. Шамил Маннапов моңсу парчалары белән чыгыш ясый. Менә ничә еллар инде күзгә ташланып килә, тигез яза Шигырьләре хикмәтле. Үзенең шәхси тормышыннан алып, шәхси тәжрибәсеннән чыгып яза. Шуңа күрә тормышчан. Телне камил белә. Аның инде күп еллар редактор булып эшләве сизелә. Флера Гыиззәтулл ина жиденче санда. Соңгы елларда ул бик активлашып ки пе Ачылып китте. Әйберләрен кондициягә житкерә башлады. Агымдагы елда ’ Казан утлары" Европаның ике шагыйрен тәржемәдә биргән Әйбәт публикацияләр. Кирәкле эш. Чөнки гел Г. Афзал. Р Мингалим шигырьләрен генә укып утырып булмый. Европа шагыйрьләрен лә укып гажәпләнәсе килә. Алам Мицкевич шигырьләре Әдхәт Синугыл тәржемәсендә. Бик солидный бирелгән, лөресен генә әйткәндә. Һәм ни гажәп. әйбәт тәржемәләр. (Көлешү). Алтынчы санда Бертольт Брехт шигырьләре безнен талантлы шагыйрәбез Лена Шагыйрьжан тарафыннан тәржемә ителгән. Бик кызыклы һәм. мин әйтер идем, дөнья поэзиясе, югары поэзия белән кызыксынучылар өчен менә дигән әйбәт тәржемәләр. Фәнис Яруллин алтынчы санда. Соңгы вакытта Фәнис абый бик тирәнәйде. Я зган бөтен әйберсе түгел, әлбәттә, ләкин бер тирәнәю сизелә. Кайбер шигырьләрендә хәтта аны танып та булмый. Нәжибә Сафина Шигырьләрендә ярсу, кискен, каршылыклы, контрастлы фикерләр. Әмма күләме акланып бетми. Артык күп. Әйтик, менә Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевка караганда ике тапкырга күбрәк бирелгән Мөдәррис Әгъләм шигырьләре агымдагы елның иң яхшы бәйләме рәтенә керә. Рифгать Закиров үзенен шигырьләрен сигезенче санда тәкъдим иткән. Ул да соңгы елларда бик нык үсте. Камилләште Шәп шигырьләре чыккан. Күңелгә якын әйберләр Моңсу алар Ләкин моңсу булса да, барыбер үз укучысы була. Бөтен кеше дә елмаеп кына иөрми бит Шигырьләренең форма үлчәме дә төрле. Теле дә халыкчан Менә бер генә мисал: Әле һаман ала каргадан Алачагын ала алмаган Татар халкын алла каргаган Нинди тирә мәгънә шушы өч кенә юлда! Шәмсия Жиһангирова сигезенче санда Шулай ук әйбәт бәйләмнәр рәтенә кертәсе килә. Әмма төртелеп калган урыннар да бар Әйтик, бу юлларны ничек анларга: Казып алам жисеменне Күңелем зиратыннан Сөеп була, үлеп булмый Икән үлгән артыннан Күз алдына китереп карагыз әле Казып алам жисеменне күңелем зиратыннан Бу өлеше поэзия түгел. Күңел зиратын күз алдына китерәсе килми, китереп тә булмый Клара Булатова тугызынчы санла X Туфан турында мәкалә истәлекләр белән башлап, ана катыштырып менә дигән бер публикация биргән Роберт Әхмәтхан Ин әйбәт бәйләмнәрнең берсе унберенче санда. Елның ин әйбәт шигырьләре дип әйтәсе килә Чын шагыйрьләрчә Алладан бирелгән шагыйрьлек таланты белән язылган алар. Бигрәк тәӘ Еники. С. Батгалга багышланган шигырьләре уңышлы Шундый зур метафора, образлар таба белә шагыйрь. Шәүкәт Галиевнын уникенче санда шигырьләре чыккан Ул сонгы биш-алты елда өлкәннәр өчен шигырь язуда ачылып китте Элек гел балалар өчен яза иде. өлкәннәр өчен аз бирә иле Димәк, ул шушы елларда түл жыеп яткан Димәк, булган анын темалары өлкәннәр өчен дә. Элек өлкәннәр өчен язылган шигырьләре наиврак күренә иде Әйткәнемчә, соңгы елларда Шәүкәт абый житди поэзия үрнәкләре тудыра башлады Олпатланды. Югары исем югары жаваплылык та тудырадыр бәлки Шул ук уникенче санла Гәрәй Рәхим. Соңгы елларда поэзиядән читләшебрәк торган иде Ул инде егерменче гасырда “Болгар жилләре”н кино итеп күрсәтмәкче иле. Кызганычка каршы, барып чыкмады. Егерме беренче гасырда насыйп булсын Гәрәй Рәхим поэзиянең нечкә серләрен белүче шагыйрь Тәжрибәтуплаган, хикмәтле шагыйрь. Яна темалар алып килә торган шагыйрь Язу рәвеше бу шигырьләрендә дә яна булып тоела Аларны уку кызык һәм киләчәктә күбрәк тә укыйсы килә Шулай ук Нур Әхмәдиевнен шигырьләрен дә әдәбият сөючеләр яратып кабул иткәндер Йомгаклау рәвешендә шуны әйтим әле Сынлы сәнгатьтә примитивизм дигән термин бар Примитивизм тармагы хәтта. Бу юнәлештә эшләүчеләрне түбәнсетеп әйтәсе килүем түгел. Ләкин шундый примитивзмның кире мәгьнәдәгесе безнең поэзиядә чагыла башлады. Поэзиядә генә түгел, гомумән, әдәбиятта Шактый төзек тоелса ла. сәнгатьчә йөкләнеше булмаган, яшәешне туры сызык белән генә сурәтләүче бер катлы, сыңар каптырмалы әсәрләр күбәйде Бу прозада да бар. поэзиядә лә бар Алар, бер карасаң, бик то зек кебек, ләкин бик примитив, бик наив әйберләр Андый әсәрләр "Казан утларьГнда ла очраштыргалый Ләкин нишлисен бит"’ Туфан абый әйтмешли. “Халкы нинди, депутаты шундый'" (Көлешү) Шулай булгач, язучысы нинди, журналы ла шундый була, һәр күргән әйбер, юлда очраган һәр нәрсә турында язу күбәеп кипе Профессиональлек турында бервакытта да истән чыгармаска, әсәрләргә чын сәнгатьлелек күзлегеннән чыгып бәя бирергә кирәк Сәяси шигырьләр, сәяси элементлар кергән шигырьләр шактый Алар элек тә булган, бүген лә бар. киләчәктә дә булачак Демократик шартларда яши башлагач, буа ерылып киткәч, шагыйрьләрдә элек йокымсырап яткан политиклык уянды Бу табигый хәлдер Әмма коры сәяси фикергә корылган күп кенә «көрләрне укыганда күңел болгана башлый Күбесе шигырь булудан ерак Эзоп теле белән язылган элекке шигырьләрне уку жан рәхәте Сәясәт белән шөгыльләнү хупланмаган заманда шигырьнең мондый вазифасын акларга мөмкин иле Хәзер сүз иреге Теләсә нәрсә хакында язарга була. Ләкин бөтен фикереңне лә шигырь итеп язу кирәк түгелдер Рәхәтләнеп мәкалә яз әгәр дә шундый сәяси фикерләр туа икән Нәрсәгә аны шигырь калыбына кертергә азаплану! Хәзер шигърият үзенең төп на зифасына, эстетик тирәнәю ягына күчә барырга тиеш Таләпчәнлек зур булырга тиеш. Тагып Кайбер кешеләр икешәр тапкыр чыга, кайберәүзәр бер тапкыр ла күренми Мисал өчен. Лена Шагыйрьжанның әйберләрен күрмәдем. Рави I Фөйзуллин. Роберт Миннуллин, Ркаил Зәйдулла. Газинур Морат. Харрас Әюп. Шәүкәт Гаделша шигырьләре очрамады Сүз. әлбәттә, көчләп яздыру турында түгел Ләкин планга кертсәң, кеше үзеннән-үзе алынып эшли башлый Яза. активлаша Журналда ниндидер бер оештыру моменты булырга тиеш дип уйлыйм Аннары Юбилеи мәкаләләре күп чыга, алары да кирәктер, ләкин шагыйрь иҗатына багышланган бүтән мәкаләләрне дә күрәсе килә. Фәрит Хатипов: Тәнкыйть тирәсендә гәп кузгалуга мин әдәбият мәйданында Фатих ага Хөсниләр ат уйнаткан заманнарны искә төшерәм. Ул чагында инде ТАПП ише оешмаларның холыксызлыгы сүрелгән, талантлы әдипләргә карата хөкем оештыру күренешләре басылган иде Тик идеологик сизгерлек кенә үз көчендә иде Шунын белән бергә, рөхсәт ителгән кысаларда, әсәрләрнең сәнгатьлелек дәрәҗәсенә карата таләп шактый каты, кырыс иде. Язучылар, әдәбиятның уңышларына ихлас сөенү белән бергә, кимчелекләрне дә тел яшермичә, турылан ярып салалар иде. Моңа үпкәләү, кинә саклау ла әллә ни сизелмәде. Тәнкыйтькә юлыккан әдип бәлки эчтән сызгандыр да. Ләкин үзен яклап, тәнкыйтьчене яманлап матбугатта чыкканнарын хәтерләмим. Мона югары художестволылык турында кайгыртучанлык дигән сорауга әдипләрнең, тәнкыйтьчеләрнең—жәмгысе сигез авторның җыйнак җаваплары басылды Журнал редколлегиясенең киңәйтелгән утырышында ла тәнкыйть турында доклад тыңланды. Ләкин шулай да башка чыгышларда бу тармак буенча сүз әйтүче булмады. -Казан утлары» тарафыннан рецензияләргә конкурс игълан итүне һәм анын яргы юлда туктап калмавын, нәтиҗәле булуын, йомгак ясалуын да конкрет бер уңай гамәл дип санарга кирәк Ел буена һәр санда бер иә ике рецензия басылып килде Болардан тыш журналда саллы гына җиде тәнкыйть мәкаләсе урын алган. Тугызынчы санда поэма турында сөйләшүчеләрнең фикерләре бирелгән Ул нигездә шагыйрьләрнең үзләре тарафыннан оештырылган. Шулардан биш авторның өчесе— шагыйрәләр: Лена Шагыирьҗан. Эльмира Шәрифуллина. Нәҗибә Сафина. Журнал тәнкыйте өлкәсендә Казан педуниверситеты кешеләре активлык күрсәткән. Бу уку йортыннан алты автор үзләренең хезмәтләре белән катнашкан. Рецензияләрнең бер әһәмиятле ягы шунда ки. алар конкрет әсәр тирәсенә игътибар туплый, анын хакында эстетик мәгълүмат бирә. Тикшерелгән әсәрләр арасында прозага әле яңарак кына килеп кергән Рафаил Газизов хикәяләре белән бер рәттән инде танылып өлгергән, үз тавышын ишеттергән мөхтәрәм сүз осталарының китаплары бар Рецензияләрдә, мәсәлән. Айдар Хәлим, Мәгьсум Хужин, Туфан Минну глин. Тәлгат Галиуллин, Саҗидә Сөләйманова, Илдар Юзеев. Фәүзия Бәйрәмова. Рафис Корбан. Рафаэль Сибат, Марат Әмирханов, Фәнис Яруллин әсәрләре анализлана Шу.тарның дүртесе шушы арада «Казан утлары»нда басылып чыккан Болардан тыш мәкаләләрдә Зиннур Мансуров. Ренат Харис. Гариф Ахунов иҗатлары яктыртыла атмосферасы юл куймады кебек Рөхсәт ителгән темаларда күренекле әдипләребез. әитик. прозаикларыбыз сәнгатьлелек җәһәтеннән югары камиллеккә ирештеләр, дөнья классикасы дәрәҗәсендә әсәрләр иҗат иттеләр. Бу биеклеккә күтәрелүдә тәнкыйтьнең дә күпмедер өлеше бардыр дип уйлыйм. Сонгы вакытта чикләүләр бетте, иҗади хөрлеккә киң юл ачылды. Шул шартларда тәнкыйть аптырап, каушап калды, шактый зәгыйфьләнде, хәлсезләнде, гөп вазифасын, бурычын үтәми башлады. Язучылар оешмасында тәнкыйть секциясе эшләүдән туктады, әдәби ел йомгакларында докладлар билгеләнмәде Кайбер каләм әһелләренә җай чыккан саен тәнкыйтькә тибеп узу үзенә күрә бер егетлек галәмәге кебек тоела башлады. Бу хәл сонгы вакытларда табигый борчылу хисләре тудырды, монын нормаль булмавы, әдәби үсешкә зыян китерүе аңлашылды. Союз тарафыннан ла. -Казан утлары» ягыннан да тәнкыйтьне тернәкләндерү юнәлешендә кайбер чаралар күрелә башлады. Мансур Вәлиев җитәкчелегендә остаханә эшләп китте, 1999 елның 10 нчы санында «Казан утлары»нда «әдәби тәнкыйтьне ничек терелтергә?» Профессиональ тәнкыйтьчеләр әсәрнең үзәгенә үтеп керергә, анын мөһим сыйфатларын ачарга омтылалар Мансур Вәли «Ир-ат турында» дигән хезмәтендә әүвәл хәзерге проза үсешенә кин караш ташлый да Рафаэль Сибатнын «Ялгызакроманын җентекләп анализлауга күчә, аның сюжетын, эстетик мәгънәсен, баш герои Заһидулла образының үзенчәлекләрен чагылдыра, кайбер кимчелекләрен күрсәтеп уза. Элеккерәк дәверләрдә житешсезлекләр күп вакыт идеология таләбенә туры килүкилмәү ноктасыннан карап күрсәтелә иде Хәзер исә Ләйлә Минһажева. Сәлах Шарипов. Мансур Вәли язмаларында төп нигез булып сәнгатьлелек дәрәжәсе хезмәт итә. шул яссылыкта йомшак яклар билгеләп үтелә. Рәфыик Шәрәфиев быелгы саннарда ике рецензия белән катнаша. Берсе— Тәлгат Галиуллиннын «Гомер тәлгәшләре», икенчесе—Илдар Юзеевнын «Калдыр, аккош, каурыеңны» китаплары турында Бу автор фикерләрен бик образлы, халыкчанпоэтик тел белән, кайнарланып бәян итә. җыентыкларны анализлау белән бүгенге вәзгыятькә кискен, кырыс бәясе аралашып бара Әдипләрнең хезмәтләренә көчле эмоциональлек хас Кояш Тимбикова үзенен рецензиясендә Сажидә Сөләйманованың «Тормыш, исәнме9» дигән шигъри китабын анализлый. Сажидәне якыннан белгән кеше буларак, шагыйрә шәхесе, аның холыкфигыле, хыяллары турында бик жылы итеп яза. Сажидәнен ире Әдип Маликовнын шагыйрә мирасын кадерләп саклавы, китаплар чыгарып, ул мирасны халыкка җиткерүе турында ихлас хөрмәт белән сөйли. Рецензияләр конкурсын «Бәхетле мескенлек» мәкаләсе белән Миргазиян Юныс ачып җибәрде Автор монда Айдар Хәлимнең «Татар вакыты» дигән әсәрен анализлый. А. Хәлим үзе аны «Кечкенә роман* дип атаган. Ләкин без анда кин планлылыкны. сюжет тармаклануын, катлаулы бәйләнешләрне, ягъни роман жанрының йөзен билгеләүче мөһим сыйфатларны очратмыйбыз Шуна күрә аны жыйнак повесть дип билгеләү төгәлрәк булыр Ул шушы типик жанр табигатенә җайлаштырып төзелгән. Әгәр дә аны роман дип әйтсәк, ул чагында повесть өлешенә нәрсә кала сон? «Сызгыра торган уклар». «Тын Дон» кебек әсәрләрме9 М. Юныс «Татар вакыты»н бик югары бәяли, анда кузгатылган проблема ларны иркенләп бәян итә Мәгълүм булганча, әсәр баш герой Мотаһар картның күңел дөньясы позициясеннән карап тасвирлана Анын уй-хисләрендә исә социаль әхлакый мәсьәләләр зур урын били Шунлыктан булса кирәк. М Юныс рецензиясе публицистик рухта язылган. Рецензент әлеге әдәби әсәрне үзенен ялкынлы публицистик карашларына иллюстрация, дәлил рәвешендәрәк файдалана кебек тоела, һәм гомумән ижтимагый-әхлакый мәсьәләләрне яктырткан әсәрләргә (әйтик Туфан Миңнуллин, Тәлгат Галиуллин. Айдар Хәлим китапларына) тәнкыйтьнең игътибары арткан Чорның ваем-гамьнәре Иллар Юзеевнын «Калдыр, аккош, каурыеңны». Рафис Корбановнын «Уян. татар» дигән шигырь китапларын анализлау барышында да үзәктә тора Берничә мәкалә әдипләрнең иҗатын яктыртуга багышланган Рәдиф Гаташ каләмдәше Зиннур Мансуров поэзиясе турында. Фәридә Хәсәнова Ренат Харис шигърияте хакында. Рафаэль Сибат Гариф Ахунов ижаты турында бик жылы итеп яза Ф. Хәсәнона мәкаләсе—ул зур тикшеренүнең бер сөземтәсе Телбизәк чараларын күздән кичерү аркылы ангор монда Р Харис поэзиясенең философиясен ачарга омтыла Р Сибатнын «Прозабыз Ахуны» дигән мәкаләсе тоташы белән соклану хисләреннән үрелгән Гәрчә ул әдәби тәнкыйть рубрикасында бирелсә дә һәм шактый күп сүзле булса да (журнал форматы белән 17 бит). Р Сибат әсәрләрнең әдәби тукымасы эченә үтеп керүне үзенә максат итеп куймаган. Ул аларнынтирә-ягындарак йөри кебек. Анын каравы иҗатка карата кайнар тойгыларын ул бик ачык белдерә Аның өчен ин мөһиме—әнә шул Болардан тыш журналда аерым әдәби төр. жанр әсәрләренә күзәтүләр, алар буенча бәхәсләр бирелгән Поэма турындагы сөйләшүдә фикер башлыча сюжетлы поэма әйбәтрәкме, әллә сюжетсызымы? дигән сорау тирәсендә бөтерелә Сюжетлы дигәндә авторларның күбесе тоташ вакыйгалар хәрәкәтен күздә тоталар Уй-хисләр агымы нишләптер сюжетсызлык дип карала Миңа калса, дөнья әдәбиятыннан сюжетлы поэмаларга да. сюжетсы з дип йөртелгәннәренә дә күпләгән мисал китерергә була Хикмәт анда түгел, ә бәлки әсәрнең эстетик йогынтылы булуында, укучыны дулкынландыра алуында Рифат Сверигин мәкаләсе 1999 елдагы роман, повестьларны, ягъни иң зур күләмле һәм күп санлы әсәрләрне күзәтүгә багышланган. Алар иҗатчыдан да, өйрәнүчедән дә күп вакыт сарыф кылуны таләп итәләр. Гәрчә тикшерү объекты бик зур булса да, Р. Сверигин әсәрләр турында бик конкрет, профессиональ фикер йөртә, төгәл бәясен биреп бара, бәхәсле якларга туктала, әсәрләрнең шәкелен, стиль үзенчәлекләрен билгели. Әхәт Гаффар теле турында ул болай яза: « Язучы Әхәт Гаффар үз иҗат стихиясен бер-берсенә үзара ярашып бетмәгән, хәтта капма-каршы куелырлык ике төрле хасияте белән гаҗәпләндерә. Шуларның берсе—әйтергә теләгәннәреңне халкыбызның үз телендә, бу телнең, сөйләмнең иң нечкә нюансларын, борылышларын саклап, кадерләп, оста эшләнгән аңлаешлы әдәби образлар ярдәмендә укучыга җиткерү. Ә икенчесе— әйтәсе фикереңнең очын, эзләрен булдыра алган кадәр яшереп, буталчыкландырып, күз күрмәгән, колак ишетмәгән яңа сурәтләр уйлап чыгарып, яисә шуларның үрнәкләрен дөнья әдәбиятыннан үзләштереп, җыеп, үзгәрткәләп. шуларның бөтенесен болардан бигүк хәбәрдар булмаган укучы алдына кинәт кенә китереп аударып, тегене шаккатырып, зиһенен бер мәлгә томалап, өнсез итү» (№ 7, 135 б ). Мондый нәтиҗәгә стильне бик нечкә сиземли торган белгеч кенә килә ала. Мәкаләдә әле алга таба әтрафлы өйрәнүне көтеп ята торган әсәрләргә дә игътибар юнәлтелә. Драма әсәрләре турында журналда өч әйбер басылган. Әлфәт Закиржанов Фәүзия Бәйрәмованың «Безне онытмагыз» исемле пьесалар җыентыгын анализлый, Азат Әхмәдуллин, Юныс Сафиуллин ике съезд арасында дөнья күргән сәхнә әсәрләренә күзәтү ясыйлар Тикшерү предметының уртаклыгына карап, бу соңгы икесендә аваздашлык сизелмиме? дигән сорау да туарга мөмкин. Әмма алар арасында охшашлык күренми. Ю. Сафиуллин, драматургия һәм театр мәгыйшәтендә кайнаган иҗатчы буларак, пьесаларны сәхнә белән бәйләнештә карый, кайсы авторларның әсәрләре нинди театрларда куелуын төгәл саннар белән күрсәтә, драманың үзенчәлекләренә, сәхнә мөмкинлекләренә, тарихына, теориясенә туктала, дөнья классикасына күз төшереп ала, бу төр әсәрләре турындагы бай мәгълүматын бер ноктага җыеп бирә. А. Әхмәдуллин исә конкрет әсәрләрне анализлый, тема-мәүзугларнын төрләнә баруын, милләт язмышына илтифат артуын, катнаш гаиләләр, чечен сугышы хакында трагедияләр пәйда булуын хәбәр итә, аларның рухын укучыга тойдырырга тырыша, комедиянең активлыгын, мелодраманың җанлануын билгеләп үтә, кайбер мәгънәсез көлүгә корылган буш комедияләрне тәнкыйтьләп ала, бәгъзе өлкән буын артистлары тарафыннан урта кул пьесалар язылуын әйтеп китә. Тәнкыйтьченең ахыргы нәтиҗәсе дә бик җитди «Соңгы елларда драматурглар ирешкән уңышларны һич тә кире какмаган хәлдә, драматургиябезнең үсеш дәрәҗәсе бүгенге укучыны вә тамашачыны канәгатьләндереп бетерә алмавын да танырга тиешбез»,—ди ул. Әдәби тәнкыйть турында сүз чыкканда, иң әүвәл аның пассивлыгына басым ясала. Шуның белән бергә анын таләпчәнлеген дә арттырасы бар әле. Мин монда барыннан да бигрәк сәнгатьлелек дәрәҗәсенә игътибар итүне күздә тотам. Соңгы еллар прозасында әйбәт кенә әсәрләр язылды. Ләкин үз әдәбиятыбыздагы классика биеклегенә күтәрелгәннәрен әле укырга туры килмәде. Эстетик энергия классик әсәрләрнекеннән кайтышрак, куәте йомшаграк. Тәнкыйть исә бар булганы белән канәгать булып яши, әсәрләрне элегрәк ирешелгән казанышлар яктылыгына куеп тикшерми, әдипләрдә югарыгарак омтылыш дәрте уятмый. Шул ук вакытта йомшак әсәрләргә уңай бәя бирелә Әйтик, Вахит Имамовнын «Утлы дала» әсәре турында мактау сүзе ишетелеп киткәли. В Имамов актив яза, каләме йөгерек. Тик шулай да «Утлы дала» роман булудан бигрәк, тарихи язманы хәтерләтә. Андыйлар да кирәк, әлбәттә. Ләкин аларның әдәби журналда түгел, фәннипублицистик басмада дөнья күрүе табигыйрак булыр иде. Инде әдәби журналда басыла икән, аны тарихи-публииистик язма дип билгеләү мәгъкуль булыр. Кайчак тәнкыйть ачыктан-ачык эстетик хилафлыкларны да күрмәмешкә салыша «Илчегә үлем юк» әсәрендә баш вәзир ханга үз оныгын үтереп яңа шәһәр салынасы жиргә күмәргә кинәш итә. Нормаль кеше, бигрәк та хан дәрәҗәсендәге зат, мондый очракта вәзирнең үзен җәзага тартыр иде. Әсәрдә исә хан бу киңәшне нигезле таба һәм оныгын—житкән егетне—үтерергә дип фәрман бирә. Шулай итеп, бер гөнаһсыз егет тик торганда дәү әтисе тарафыннан кыргый җәзага хөкем ителә. Тәнкыйть тә бола и сурәтләүдә эстетик чатаклык күрми. Кайбер иптәшләр журналда теоретик материаллар бирүне өнәп бетермиләр Югыйсә тәнкыйть белән теория һич тә бер-берсенә каршы өлкәләр түгел бит Киресенчә, тормышта алар, якын кардәшләр кебек, кулга-кул тотынышып баралар, берсе икенчесенә терәк булып хезмәт итә. Тик теория әдәби күренешләрне дөрес гомумиләштерсен генә. Ә менә бу хакта уйланасы бар әле. Кайвакыт кечтеки генә НӘТИЖ.Ә дә нигезле булып чыкмый Әйтик, инде калын романнар чоры үтте, укучы тик юка әсәрләрне генә хуп күрә, дигән фараз очраштыргалыи. Ләкин бит хикмәт әсәрнен калынлыгында, юкалыгында түгел, бәлки анын сәнгатьчә камиллегендә, мавыктыру көчендә, эстетик энергиясендә Кечкенә хикәя дә көпшәк булырга, калын роман да тыгыз тәнле булырга мөмкин Шуна күрә, кайчак бәләкәй генә хикәя дә ялыктыра, яхшы әсәргә юлыксан. ике-өч китаптан торган романны укып чыкканыңны да сизми каласын. Быелгы саннарда юмор-сатира. балалар әдәбияты турында тәнкыйть хезмәтләре күренмәде Безгә тәнкыйтьнең активлыгын арттыру, абруен күтәрү, теоретик сыйфатын яхшырту юнәлешендә бергәләп байтак эшлисе бар әле Зилә Вәлиева: Чыгыш ясаган иптәшләргә бик зур рәхмәт, яхшы әзерләнеп килгәннәр. Төпле итеп, тирәннән анлизлап сөйлиләр. Мина инде вакыт та бик аз гына калды Шуна күрә бер- ике генә жөмлә әйтеп китәсем килә. Иң әүвәл. Марс Шабаен поэмасы турында. Ул өлкән буын кешеләренә шул хәтле тәэсир ясаган ки. районнарга чыгып өлкән яшьтәге хатын-кыътар белән очрашканда гел аны искә алалар. Сугыш елларында тол калып, ялгыз гомер иткән хатын-кызлар бик күп бит Алар гомер буе эштә. Сезнең ирегез юк. балаларыгыз юк. дип аларны икеләтә жиккәннәр Быел Апае районында булырга гуры килгән иде Андый хатыннарның күплегенә хәйран калдым Аларнын барысы да орденга лаек би г. бер уйлап карасаң. Сугыш чорының укылмаган бер бите кебек ул. Ветераннарга никадәр игътибар күрсәтсәк гә. хатын диясем килә Тагын шунысын да әйтәсем килә, сезне тыңлап утырганда мин әдәбият, сәнгать, халык әхлагы, рухи чисталык хакында никадәр тирән фикерләр, мәгънәле сүзләр ишеттем. Бу бик зур тәэсир ясады Шушындый дәрәжәдәге фикер алышулар нишләп безнең вакытлы матбугатта да юк икән дип борчылып кундым Еш кына төпле фикер алышулар сай бәхәсләр белән алыштырыла. Ямьсез ыгы-зыгылар да булгалый Үзара үч алышулар, жәберләү. төкереп китү гадәти күренешкә әйләнә башлады Халык аны укын Алар зәвыкны пычрата, ямьсезли бит Мондагы олы шәхесләр үз фикерләре белән вакытлы матбугат битләрендә дә ешрак чыксыннар иде Ул вак ыгы-зыгыга урын калдырмас иде Республикада барган сәяси вакыйгаларга да битараф калып булмый Чөнки, телибезме-теләмибезме, без шул вакыйгалар эчендә яшибез Атар яшәешебезгә, әдәбняг-сәнгатькә дә йогынты ясамый калмый Халыкка олы әсәрләр, талантлы әсәрләр кирәк булган кебек, бүгенге вәзгыятькә карата да акыллы сүз. язучы сүзе кирәк кызларга ул жигеп бетмәгән Хәзер республика журналистлары, аерым алганда. "Татарстан яшьләре" журналистлары белән шушындый хатын-кызлар хакында материалллар туплыйбыз. Алла боерса, сугыш башлануга алтмыш ел тулган көннәрдә бер китап та чыгарырга жыенабыз. Ул. һичшиксез, шушы поэма белән башланачак Бу инде әдәби әсәрнең жәмәгатьчелек фикеренә ничек тәэсир ясавына бер мисал Флүс Аатыйфн: Журналда басылып чыккан публицистик язмалар хакында икенче бер иптәш сөйләргә тиеш иде Әмма анын башка мәшәкатьләре килеп чыгу сәбәпле, бик үк әзерләнмәгән булсам да. бу йөкне үземә алырга туры килде Чөнки публицистика хакында киңәйтелгән редколлегия утырышында сүз әйтмәү дөрес булмас иде. Журналда публицистика дигән рубрика астында ел дәвамында жиде язма дөнья күргән Күп түгел Ләкин бу беренче карашка гына. Чөнки фән. сәнгать, әдәби тәнкыйть рубрикаларында чыккан язмаларда да публицистик рух ярылып ята. заманга, чорыбызга аваздаш материаллар байтак булды Моннан тыш. Җиңүнең 55 еллыгына багышланган цикл да шул ук вазифаны үз өстенә алды дияргә мөмкин Ләкин, шулай да. язучылар арасында күләмле, тирән мәйданнан китеп бара кебек тоела мина. Заманыбыз гажәп заман Иртәгә ни буласын хәзер беркем дә ачык кына әйтеп тә бирә алмый Ләкин бу журнал укучыларны, язучыларны борчыган зур проблемалар бетте дигән сүз түгел бит Алыйк менә тел мәсьәләсен. Әдәби журнал әдәби телнең сакчысы, калканы булырга тиеш Радиолар, телевидение турында әйтеп тормыйм. Кайчагында татар газеталарын аласын да андагы төгәлсезлекләрне, сүзнең мәгънәсен белмичә, бозып кулланганнарын күргәч, ул газетаны хәтта ертып атасы килә башлый Телдәге шапшаклыкның чиге-чамасы калмады бит Газеталар, радиолар күбәйде, ә телнен нюансларын, нечкәлеген, тәмен тоеп эшләүче журналистлар саны артмады. Әдәбиятка килүче яшьләр дә тел жәһәтеннән шактый надан. Ул тәкъдир, тәгъбир, тәкбир сүзләрен бутап, бер казанга салып болгатып нишләтеп кенә бетермәделәр инде, танымаслык хәлгә китереп житкерделәр бит Еш кына авторның хәтта ни әйтергә теләгәнен аңлап га булмый Аптырагач, мин ул жөмләне сүзмә-сүз урысчага тәржемә итеп карыйм һәм шуннан сон гына ул аңлаешлы хәлгә килә Авторларның күбесе урысча уйлап татарча яза Бу мәгьнәсехлекләр шуның галәмәте. Дини терминнар белән аңлашылмаучылык тагын да күбрәк Хаталар, сүзнең мәгънәсен аңламыйча куллану очраклары "Ватаным"да да, “Шәһри~дә дә бар. ваграк газеталарны әйткән дә юк.. “Мәдәни" генә бераз мәдәнирәк Флүс Латыйфи. Әйткәнемчә, бу өлкәдә журнал юл ярып баручы булырга тиеш иде Тел сагында торучы булып. Ләкин, кызганычка каршы, бу мәсьәләгә өлкән язучыларның, галимнәрнең игътибарын юнәлтә алмадык Планнарыбыз да бар иде, ләкин алар шул теләк көйгә калды Саный китсәң үткен публицистика өчен темалар житәрлек. Хәтта артык күптер дә әле. Әхлак проблемалары. . Татар әхлагының, татар йолаларының йотылып баруы беркемне дә битараф калдырмыйдыр Тормышыбызга Көнбатыш культурасы. Американын масскультурасы ясаган тискәре йогынты Чын сәнгать, чын әләбиятнын кадерен киметү күренешләре Наркомания Узган ел нефть якларында йөреп кайткан идек. Ис китте. Хәтта тулаем татарлар һәм колачлы проблемаларны күтәргән публицистикага игътибар кимегән кебек тоела Бу фикернең хаклыгын журналга керүче һәм басылып чыгучы язмаларда раслый. Чөнки журнал әдәбият көзгесе. Әдәбиятта хәлләр ничек булса, журналда да шулай. Элегрәк үткен публицистик каләмгә ия Марсель Зарипов, Илдар Низамов кебек язучылар актив эшли иде Хәзер алар да инде олыгаеп бара. Аларга алмаш юк Икенчедән, татар дөньясында газеталар күбәйде һәр үткен теманы алар эләктереп кенә алырга торалар Производство процессы шактый салмак, артык катлаулы булган саллы һәм калын журнал, табигый ки. алар артыннан иярә алмый. Әйтик менә ‘ Мәдәни жомга" газетасы. Алар атна саен нинди дә булса актуаль теманы эләктереп ала да әйләндереп тә чыгара Мәкалә бүген редакциягә килде, иртәгә инде дөнья күрә Журнал исә мондый мөмкинлеккә ия түгел Менә хәзер декабрь ае гына әле. ә без инде апрель санын әзерләү белән мәшгуль. Оператив публицистика дигән нәрсәбез шулай итеп акрын гына әдәби Урыннан реплика: Хаталар анда да житәрлек яши торган авылларда наркомания бар Эчкечелек чамадан ашкан Азнакай районында яшүсмерләр арасында наркомания бер чиргә әйләнгән бүгенге көндә Боларны безгә рәсми төстә район башлыклары әйтте. Әллә каян түшәмнән алган фактлар түгел Мәскәүнсн Татарстанга карата сәясәте. Мондый авыр заманнарда безнен әдәбиятнын тоткан урыны, әдипләр сүзе нинди булырга тиеш ’ Болар барысы да публинистларнын үткен каләмен сорый торган проблемалар Бүген монда әдәбиятыбызның ин югары потенциалын туплаган кешеләр утыра. Бу мәсьәләләр сезне дә борчымый калмый торгандыр Шулай да эшләнгән кадәресен күрми калу гөнаһ булыр иде Журналда байтак кына һәм матур гына язмалар чыкты Мәсәлән. Туфан Миннуллинның "Бетте көч. сынды кылыч" дигән мәкаләсен рәхәтләнеп укыдым. Чөнки ил язмышы, халык язмышы гурында уйлану бар Без белмәгән, без барып күрә алмаган югары даирәдә. Югары Советта, Дәүләт Думасында булсын. Россия хөкүмәтендә булсын, язучы сурәтләгән нюанслар шул хәтле матур килеп кергәннәр, атар бер генә укучыны да битараф калдырмагандыр. Ул безнен журналда елның ин унышлы язмаларыннан берсе Аннан сон Рафаэль Мостафиннын "Татар Зоргесы" дигән очеркы. Бер караганда, бу теманы ул бит урыс шпионы булган, татар өчен ни эшләгән дип тә бәяләргә мөмкин Кайберәүләр шулай фикер йөртә дә. Ләкин бу язма кешеләр күнелендә горурлык уята, безнен менә шундый батырларыбызда бар бит дип. Очерк чыкканнан сон шактый гына реакция дә булды Мин тагын үрнәк итеп куяр идем Факил Сафиннын "Жаек буе—яу жире" юлъязмасын. Ул чын фәнни югарылыкта язылган. Оренбург татарларының бүгенге язмышы гурында тирән борчылу белән язылган Аларнын һәм үткәнен, һәм бүгенгесен танып белү җәһәтеннән бик файдалы язма Шулай ук Нәҗибә Сафинанын "Фидакарьләр вөҗдансыз булмый" дигән язмасы да журналны бизәп тора Фәннилек белән публицистик яңгырашны оста куша белү үрнәген олы галимебез Мирза Мәхмүтов күрсәтге. Анын фәнни мәкаләләрендә чын публицистик яңгыраш бар Дин һәм тормыш, дин һәм фән.. Без авторларыбыздан шундый кимәлдәгс язмалар көтәбез Ф. Хатипов Бер сорау бирергә мөмкинме? Мине татар матбугатында пунктуация мәсьәләсе бик борчый Классик мисалны беләбез, бер өтер белән кеше үтереп була Хәзер өтерне бөтенләй санга сукмыйлар Журнал битләрендә татар пунктуациясе хакында уйланулар дип әйтимме, шундыйрак темага мәкалә бастыру кирәк түгелме икән ’ Р. Фәйзуллин Бу мәсьәлә безне дә борчый Хәзер кем ничек тели, шулай яза Элеккеге вакытта таләпчәнлек бик югары, белемле редакторлар, корректорлар бар иде һәр өтер өчен зур бәхәсләр булгалый торган иде Сүз иреге белән бергә "наданлык иреге” дә килде Мисал өчен. Оренбург шәһәре генә лә матбугатта дүрт горле языла Оренбург. Ырынбур. Оренбур. Ырымбур Ул өтерләрне әйткән дә юк инде Безнен бер тәкъдим бар. дөүлөти күләмдә дип әйтимме, редакция хезмәткәрләре, корректорлар өчен бер курслар үткәреп алырга иде Шунсыз буямый торгандыр Дөрес, журналда мәкалә биреп тә була анысы. Ләкин моның белән генә аяныч хәлдән чыгып булмастыр Урыннан реплика: Белемле корректорлар бетзе. дибез Ул гына түгел Аларга таләпчәнлек тә бетте Миркасыйм Госманов: Әйе. акча, финанс кына түгел, әдәп-әхлак та. фән һәм белемгә омтылу да инфляциягә дучар булды Фән дип нәрсә генә тәкъдим итмиләр, тарих дип нәрсә генә тәкъдим итмиләр Барысы да бар Әле генә менә яңгырап китте бер әсәр турында ике төрле караш. Тарихи роман дип. тарихи роман түгел дип Икесендә дә хаклык бар Чөнки нигез итеп кайбер тарихи исемнәр, тарихи шәхесләр алынган. Ләкин исемнәрдән файдаланудан гына тарихилык барлыкка килми Тарихилык ул дөньяга карашның концепциясе "Казан утларьГнда фәнгә кагылышлы ни-нәрсәләр басылды дигән сорау куеп, мин еллык саннарны күздән кичереп чыктым һәм күңелдә бер канәгатьлек хисе калды Вак-төяк сенсацион сюжетларга бирелмичә, нормаль язылган фәнни әйберләр өстенлек ала Гомумән, фәнни мәкаләләр журналда күп түгел, фән рубрикасы белән бирелгәннәре биш-алтыдан артмас. Шул ук вакытта персоналияләргә. әдәби мираска, тарихи мираска караган әйберләрне дә фәнни дип исәпләп, нәрсә әйтим? Гомумән начар түгел. Әйбәт бара. Үзебезнең әдәбият, сәнгать тарихында аерым эз калдырган шәхесләр турында озынлы-кыскхты мәкаләләр, һичшиксез, кирәк. Мәсәлән. Касыйм Биккол турында мәкалә чыкты өченче санда Ул шәхес белән мин инде алтмышынчы еллар башыннан кызыксынып киләм. Бик кызыклы шәхес. Әдип булмаса да. үз заманасында мәгърифәтчелек юлында татар авылы яшьләренә искиткеч тәэсир ясаган кешеләрнең берсе. Анын турында, ниһаять, кызыклы гына материал килеп чыкты. Заһир Бигиевнын тууына 130 ел тулу унаеннан X. Миңнегулов күләмле язма белән катнашты Мәсгут Гаинетдиннен “Яңа мәдәниятебезнең баш конструкторы" дигән язмасы шулай ук игътибарга лаек Исеме кытыршы булса да. бик кирәкле мәкалә. Чөнки Фатих Кәримн. безнең татар культурасында бармак белән санарлык ун кешене аерып алсак, шуларның берсе һичшиксез ул. Элекке елларда аның исеме сызылып ташланган, шәхесе онытылуга дучар ителгән, начар исемлеккә кертелгән кеше иде. Тагын бер кызыклы язма Таһир Гыйләжевнын Тукай һәм Вәлиди турындагы мәкаләсе. Вәлиди дә әнә шул ун шәхеснен. революциягә кадәрге югары интеллектуаль зыялыларыбызнын берсе Мәкалә файдалы Персоналияләрдән тагын бу санда Халиди турында мәкалә бар. Андый әйберләр, һичшиксез, кирәк. Ләкин аларны зур проблемалар күтәргән, зур бәхәсләр гудырган мәкаләләр дип әйтеп булмый. Алар беркадәр дәрәжәдә календарьга буйсынган әйберләр. Журналда Надир Дәүләтнең кечкенәрәк күләмле бер мәкаләсе басылды. Келәүле дигән шагыйрь турында Шигырьләре дә бирелде. Әлбәттә, шагыйрь буларак анын сыйфаты билгеле. Ләкин тарихи факт буларак кызык. Халык тарихына аерым юллар булып керерлек кайбер сәхифәләр бар. Шул унайдан минем журнал таратуга бәйле бер фикерем бар. Халкыбызның Россия төбәкләренә сибелгән төркемнәре турында язып, аларны да кызыксындыру юлларын эзләргә кирәктер. Чөнки татар мәдәнияте ныклап үскән вакытта бөтен лиаспоралар катнашты. Казанга килеп китап язган, артист булган шәхссләрнсн 70-80 проценты Казаннан читтәгеләр. Татарстаннан чиггәгеләр Шул ук Мишәрстанны алып карыйк, шул ук Башкортстанны. шул ук Оренбургны. Шәхесләр агылып килгән. Татар мәдәнияте гөрләп чәчәк аткан Совет чорында уздырылган билгеле сәясәт нәтижәсендә дисапоралар өзелеп, киселеп, ташланып барды. Аларда мәктәпләр бетте Ләкин бит халык бетмәде Алар турында тәфсилле язмалар биреп, күңелләрен кытыкларга кирәк гүгел микән9 Минемчә, пассив рәвештә көтеп ятып без читтән яна кан ала алмаячакбыз. Ә яна кан килмичә торып, мәдәният, рухи культура—чын мәгънәсендә гомум татарның культурасы булып үсә алмый. Персоналияләр жәһәтеннән, бүгенге көндә дә эшләп килүче галимнәребез, әдипләребез һәм сәнгатькәрләребез хакында байтак мәкаләләр чыкты. Дамир Гарифуллиннын Илһам Шакиров шәжәрәсенәбәйле язмасы бик кызыклы. Автор Илһам туган төбәктәге шактый кызык шәхесләрнең әллә ничә буын аркылы тамырлары тоташуын күрсәтә, авылдашларын, нәселдәшләрен таба. Алар хәтта үзләренен ботак очы булса да. туган икәнлекләрен белмиләр. Шәжәрә дигәннән, минем монда әйтеп китәсе бер фикерем бар. Кайчагында нинди дә булса урыс эшлеклесенең шәжәрәсендә берәр татар фамилиясе күрәләр дә. о ул вот бездән, татардан икән, дип шау-шу кубарырга яраталар Бу миндә елмаю гына тудыра. Татар булу өчен фамилияннен татарча тамырлы булуы җитми. Кемгә ничек, нинди телдә хезмәт итү билгели культураны Шул күзлектән караганда, ул Борис Годуновларны да. Тургеневларны да. Державиннарны да әйтеп торунын кирәге юк Менә минем ике әбием, ике бабаем бар. Дүртәү булды. Дүртесенең каны катнашкан Икенче буынга күчсән. сигез, аннары уналты, аннары утыз ике... Унбиш буынга инде ике мен дә биш йөзгә җитә. Минем нәселгә кан катнаштырган кешеләр саны бу. Ун-унбиш буын узган кешеләрне татар икән дип әйтү, мәсәлән. Борис Годунов турында, урынлымы9 Чын фәнни максат куеп язылган берничә әйбер бар Шулардан мин Мирза ага Мәхмүтовнын "Коръән сүзе татар телендә” дигән хезмәте турында әйтер идем. Бүген Коръәнне тәрҗемә иттем дигән кешеләр әллә каян килеп чыккан хикмәтле фикер ияләре түгел, алар гаять зур традициянен бер читеннән тартып караучылар гына. Коръәнне тәрҗемә итүдә бик зур традиция бар дөнья күләмендә. Әле Мирза ага инглиз, француз һәм башка телләрдә күпме гәржемә булганлыгына кереп тормый. Атап кына уза. Күбрәк русча тәрҗемәләр турында мәгълүмат бирә Аның анысы да җиткән. Татар телендәге тәфсирләр турында да мәгълүмат әйбәт кенә Шуларны белгәннән соң. бүген кайбер кешеләрнең минем тәрҗемәм иң дөрес дигән дәгъвалары никадәр дөрес икәнен күз алдына китереп була. Популяр булса да. мондый фундаменталь рухтагы әйбернең басылуы, һичшиксез, унай күренеш. Аннары фольклорга караган ике хезмәт чыкты Беренче санда Зәрия Хәбипованың "Идегәй узган юл" һәм Лилия Ибраһимованың "Дастаннарыбызда халык язмышы” дигән мәкаләсе Кечерәк күләмдә булса да. Чура батырга караган фәнни кимәлдәге мәкалә. Беркадәр дәрәжәдә Чура батыр дастаннарының башка төрки телләрдәгесе белән чагыштыру бар. Ләкин җитәрлек дип әйтмәс идем Автор шушы юнәлештә киләчәктә эшләвен дәвам иттерсә. Чура батыр турында җитди генә бер хезмәт барлыкка килүгә өмет бар Урыннан реплика Кандидатлык диссертациясе яклады инде ул. М. Госманов. Кандидатлык кына әле мәсьәләне хәл итми Сүз Чура батырның чын фәнни басмасын әзерләү, аның популяр басмасын халыкка җиткерү турында бара. Диссертацияләрне без күп эшлибез һәм аларнын ни дәрәжәдә икәнен мин сезнең барыгызга караганда ла начаррак белмим Чурабатырның мин әйткән шул ике басмасы булса, шул вакытта гына әсәр халыкка барып җитәр иле Диссертация нәрсә сон ул? Берсе аның Мәскәүдә ята. икенчесе авторның үзендә, өченчесе әллә кайда. "Идегәй үткән юл". Бу мәкалә авторының математик булуы игътибарымны жэлеп итте. Әсәргә шактый яна позициядән анализ ясала. Башкача күреп Безнең галим фольклорчыларыбызнын примитив социологизмы белән түгел Фольклорчы лардан үзгә буларак, монда сүз көче, сүз хикмәте дигән төшенчә кулланыла. Аны бөтен нечкәлеге белән ачып бетергән дип әйтергә җыенмыйм, ләкин мәсьәләнең куелышы, беркадәре икенче яссылыктан карарга теләве чын фәннилек бирә дә инде, һәм фәнни эчтәлек тә бирә. Математик кешенең саф гуманитар фәннен тар бер өлкәсенә кереп сүз әйтергә омтылуы, һичшиксез, хуплауга лаек. Фәндә еш кына ачышларны шул фәндә эшләүчеләр түгел, икенче өлкәдәге кешеләр ясый Бу күзлектән караганда, мәкалә чын игътибарга лаек Тарих буенча Рәшит Галләмовнын "Татар халкы оешуга яңа караш" дигән мәкаләсе чыкты Дамир Исхаков китабы чыгу мөнәсәбәте белән Мәкалә кызыклы. Автор үзе тар болгарчылык хөкем сөргән даирәдә үсеп аякка баса башлаган кеше һәм ул менә шушы тарлыктан чыгу юлын эзли Инде кайбер сукмакларын да билгели үзе өчен Китап чыгу мөнәсәбәте белән башланса ла, мәкалә шактый киң колачлы Китап дигәннән Хәзерге вакытта китап бик күп чыга Нәшриятлар күп. Китаплар да кайсы бер мен. кайсы биш йөз данә тираж белән чыга Алар каядыр таралып та бетә. Хәтта фәнни китапханәләр кыен хәлдә калды Кайда нинди китап чыкканын белү мөмкин дә түгел Шуңа минем мондый тәкъдимем бар шул китаплар хакында журналда кыска-кыска гына реиен зияләр биреп барасы иде һичьюгы яртышар битле Аннотация формасында. Теркәп бару өчен Урыннан реплика: Укы моны, надан, дип. әйеме М. Госманов Укымасан да белеп тор. дин Без хәзер белеп тә бетерә алмыйбыз Рәсми дәүләт китапханәләре бу эшне башкара алмый. Элек мәҗбүри нөсхә бирү дигән нәрсә бар иде. Китап елъязмасына барысы да керә, шуннан таба идек. Хәзер андый әйбер бетте Тагар культурасына, әдәбиятына, тарихына кагылышлы китапларны булса да барлап барырга үзебез тырышмасак. безнең өчен беркем лә тырышмаячак. Фәнни мәкаләләр дигәннән. "Казан утлары" кайбер башка басмалардан аермалы буларак, шау-шулы, мәгънәсез шапырынулы. ray Iалы мәкаләләрне бас гыру - дан ерак тора. Хәзерге девальвация чорында ирек бирсәң, әллә нәрсәләр тәкъдим итүчеләр бар. Оятсызлыкнын чиге юк. Киләчәктә дә журнал үз дәрәҗәсен сакласын Редакция үз алдындагы бурычын дөрес күзаллый Тиражны күбәйтү өчен генә сенсацияләр белән мавыкмау, минемчә, бердәнбер дөрес юл Р. Мостафин. Кайвакытны сенсация чыгару да кирәкгер ул. иптәшләр Журналыбы з артык җитди, үзебсз язабыз. ү зебез укыйбыз. үзебсз чыгарабыз дип кенә. бер тар даирә өчен генә чыккан кебек була. Журналны кулына алган кеше бераз елмаеп алырга да тиештер, карале, ни язганнар дип. күршесенә, иптәшенә дә күрсәтеп алырга тиештер Шуна күрә мин журналда мөгез чыгарып алсаң да. каты гына бәхәсләшеп алсан да ярыйдыр, дип уйлыйм Зарары булмас иде. Журналга, һичшиксез, сатира- юмор бүлеге кирәк Матур-матур карикатуралар булса да комачауламас иде Зур романнар, повестьларны алгач та укый башламый кеше. Ул аны соныннан укырмын дип куеп тора Елмаерлык, көлерлек бер җиңел нәрсәдә кирәк. Урыннан реплика Журналга маймыл кирәк инде кытыклап торырга Р. Мостафнн. Табарга була аны теләсәң, һәр бүлектән табып була. (Көлешү). А. Гыйләжев. Мәзәге бармы-юкмы. анысы мина караңгы, әмма журнал яши, димәк, татар әдәбияты яши Журнал татар әдәбиятын яшәтә, һәм моңа мин бик куанам Караңгы, томанлы бер урмандагы якты утрау, татарның асыл дөньясын саклап калган сафлык утравы ул Шунысын онытмыйк. Туфан Миңнуллин: лияле кешеләрнең журналына әверелмәбезме? Минем фикерем татар журналы саф татар телендә язучыларның журналы булырга тиеш. Начар икәнбез, начар булсын журналыбыз да Бетәбез икән, безнең белән бетсен журнал да. Ә инде татар фамилияле язучыларга хәерхаһлык күрсәтәбез дибез икән, яна журнал ачыйк. Урыс телендә Татарлар чыгарсын. Андый мөмкинлек тә бар бит. Минем шагыйрьләргә сүзем юк. Әнә Роза Кожевникова чыккан, Рөстәм Кутуй чыга Чыксыннар Ә инде прога ул журналның төп әйбере Әйткәнемчә, принцип булырга тиеш Без үзебезгә ясалма рәвештә ясалма орлыкландыру ясап, үзебезне үзебез юату юлына басыйкмы9 Талантлы яшьләребез урыска китә икән, үзебезне юату өчен генә алардан татар ясап булмый инде ул Аларга ниндидер тамгалар тагып та маташырга кирәкми Эшләсеннәр. Әмма безнең үз юлыбыз булырга тиеш Татар журналы буларак. Бу мине бик күптән борчып килгән мәсьәлә Әле жәй көне журналны укып яттым. Егетләр, үз-үзебезне хурламыйк Бүгенге татар шигърияте моннан кырык-илле. алтмыш ел элек булганнан бер дә ким түгел. Бүгенге шагыйрьләрнең уйланулары, язу техникасы, шагыйранә әйтә белүләре бер дә ким түгел Прозада да шулай Көтелмәгән исемнәр бар Шаккаттым әле Нурулла Гарифны укып Гажәеп хикәяләр Әле тагын әйберләре бар. ди Дөньяны селкетерлек роман ул бөтен дөньяда да сирәк туа Алар күп түгел. Урыс әдәбиятын бүген карап чыксагыз, бер ике-өч исем булыр Үзебезгә бәя биргәндә артык мескенләнеп беттек, башка әйбер юк дигән паникага бирелеп үзебезнең көчебезне әрәм итмик Журнал ул теләсә кем укып, ихахай да михахай килеп ята торган бер нәрсә түгел “Казан утлары үзенең академиклыгы белән аерылып торырга тиеш Аның тиражының йөз мең булуы да мәжбүри түгел. Әнә бит гыйльми хезмәтләр кайвакытта йөз экземплярда басылып чыга, ана карап кына дәрәжәсе кимеми Бар тарих, бар әдәбият Әлбәттә, үстерү, тарату хакында уйларга, борчылырга кирәк. Әмма теләсә кем укый торган Минем бер бәхәсле әйбер кузгатасым килә шушы уңай белән. Үткән ел журналның өч санында Р Мирхәйдәровның романы басылды. Мин һич кенә дә язучы буларак Мирхәйдәров турында да. романы турында да бер сүздә әйтмим Мине бу очракта тенденция борчый Хәзер көннән-көн татар фамилияле язучылар күбәя. Алар арасында талантлылары бик күп. Саный китсән, аларнын саны ике дистәдән артыктыр инде. Прозаиклар. шагыйрьләр. Әдәби журналыбызда аларны тәржемә итеп бастыру кирәкме икән, дигән сорау туа миндә. Әгәр без шушы юл белән барсак, аларнын уңышлы әсәрләрен табып, гәрчә аларнын татарга кагылышы булмаса да. ул романнар татарча язучыларныкына караганда остарак. техник яктан камилрәк дип чыгып бастырсак, бервакытны урыс телле, татар фами журнал чыгарабыз лип. сайлап алуда талымсызлык юлына басып та булмый. Әсәрләр дөрес сайлана. Тоткан позициягездән чигенмәскә кирәк М. Госманов. Революциягә кадәрге "Шура" Аң" журналларының тиражы ике-өч меннән артмаган Ә халыкның тарихында нинди тирән эз калдырган Тираж түгел, сыйфат хәл итә аны М. Мәхмүтов Интернетта журналга үзенә бер сайт ачасы иде. Урысча һәм инглизчә бер генә бит иттереп, һәрбер номерга аннотация бирәсе иде. Интернетны бик күп кеше карый. Татарча белмәсә дә карый Аннотациядән шундый журналда шундый әйберләр бар икәнен белеп, бәлки кызыксынырлар rue Т. Миңнуллин Мирза абый, шушы уңайдан бер сүз. Интернетта республика газетасы чыга башлаячак Инде мәсьәлә хәл ителгән Менә шунда аерым бер урын "Катан утлары" өчен кирәктер, бәлки Бик уңышлы әйбер булачак ул. Т. Галиуллин. Сөйләшү бик мәгънәле, акыллы булды Тәнкыйть турында да сөйләштек. Кы31 аныч. безнең тәнкыйтьче кадрларыбыз бетеп бара Тәнкыйтьчеләрне әзерләү, үстерү турында уйлыйсы бар. жәмәгать Сөйләшүдән күренде, поэзия дә, проза да билгеле бер дәрәжәләрен саклап киләләр. Тәнкыйтьне дә шул биеклеккә тарттырасы иде. Әнә Туфанның йөз еллыгына багышланган бик матур чыгышлар булды. Ә менә поэмалар турындагы сөйләшү ничектер миндә канәгатьсезлек тудырды Ни өчен? Күпчелек сөйләүчеләр, тәнкыйтьчеләр сүзне бик борынгыдан башлыйлар һәркаисы шуны кабатлый Янәсе, әнә безнең Кол Гали булган. Сәйф Сарай булган. Мөхәммәдьяр булган Дүрт-биш чыгыш шуннан башлана Бәлки үзләренең борынгыны белгәннәрен күрсәтәсе киләдер Ләкин үткән белән генә, үткәннәрне кабатлап кына яшәп булмый Хәлвә, хәлвә дип кабатлаганнан гына авызын балланмас дигәндәй, хәзерге халәтне анализларга кирәк иде. Гел үткән белән яшәгән халыкмын киләчәге булмаска мөмкин Әйе. элек булган ул. әбиләр төннәр буе "Кыиссаи Йосыф**ны укып утырган Хәзер заман башка Поэзияне кем укый Студентлар укый Мәктәптә өйрәнәләр Поэма гурында сөйләшкәндә анализ юк бит Дөрес. Сәгыит Хафизовнын бераз әтәчләнеп алуы бар инде Бәйләнеп, поэма ничек булырга тиеш дип. Анда да бик зур ЯЛГЫШЛар жибәрә Ләкин поэмада бары тик сюжет кына булырга тиеш түгел бит әле Поэмада булырга тиеш тирән хис. кичереш. Кешенең тойгысы Шул вакытта гына поэма яши ала Зиннур бик дөрес әйтте, поэмада халыкның язмышы чагыла. Рецензияләр конкурсын оештырып зур эш эшләдегез. Кызыклы рецензияләр чыклы Шуны искәртергә телим: әгәр син бер урын биләсәң, кирәкле кеше булсан. синең хакта әйбәт рецензия чыгарырлар. "Казан утлары "нда димим Гомумән, шулай Ә инде андый урыннарын булмаса. синең хакта беркайчан да рецензия язмаячаклар Tai ын. Диаспорага күбрәк чыгарга кирәк. Бу фикер белән килешәм, хуплыйм Көнбатыш Себердә нефть промышленносте татарлар кулында диярлек Аларнын ярдәменә таянырга мөмкин булыр иле Акча алар кулында бит Милли идея, милли идеология нәрсә ул? Без бит аны төгәл генә белмибез хәзер Буталып калдык Күп нәрсә Мәскәүгө бәйле Бәлки шул мәсьәлаләр буенча да бер бәхәс ачып жибәрергә кирәктер Философларны тартып. Киләсе елга планыгыз бик әйбәт Журналны шушы дәрәжадә тотканыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә, егетләр I’. Файзуллин Фикер алышуда барысы унсигез кеше чыгыш ясады Барысы да журнал өчен чын күңеллән борчылып сөйләде. Алга таба бу очрашуларны ешрак ясарга, вакыт табарга кирәк дигән фикер туды әле Дүртәр сәгать утыру мәжбүри түгел. Берәр икешәр сәгать сөйләшеп утырсак та никадәр файда бу ласы. Сезнең һәммәгезгә дә бик зур рәхмәт Киләсе ел һәммәбезгә ижат уңышлары саулык-сәламәтлек алып килсен Редколлегия утырышыннан беркетмәне журнал өчен Флүс Латыйфи «зерлэде