ТОРМЫШ КИРПЕЧЛӘРЕ
ЯЗУЧЫ НУРИСЛАМ ХӘСӘНОВКА 60 ЯШЬ
Борын-борыннан көмешчеләре белән дан тоткан Саба ягы кавеменнән ул Габдулла утлы Нурислам Хәсәнов. Тынгысыз үсмер хәлендә Казан каласына килеп чыккан һәм эшчеләр мохитендә кайный-каиный инженерлык дәрәжәсснә күтәрелгән Бүген инде «Энҗеләр балкышы» (1982). -Бәхилләрме йөрәк’» (1985), «Язмышын сыналганда» (1988) һәм янә дә «Бәхилләрме йөрәк?» (1991) дигән җыентыклар авторы хакында профессиональ кимәлдә сөйләшә алабыз Язучының -Ак балык». «Тәкъдир* «Иңрәү». «Җан авазы» әсәрләрен дә әдәби әйләнешкә кертеп әйтергә җаебыз бар. Язганнары—язмышларны тасвир кылу өчен тормышның үзеннән кисеп алган кирпечләр Нурислам Хәсәнов-ике гасыр чигендә иҗат итүче рдип Аның ижат җимешләре XX гасыр а загында пеште Минем хәтеремдә әле. Нурислам Хөсәновнын каләменә аксакалыбыз Гомер Бәширов игътибар иткән иде «Инешсмдә-гомер агышы» хикәясе турында язып. Г Бөширов мондый фикер әйткән иде «Укый торгач, хикәядән күңел түренә үтеп кереп, рухи дөньяның нечкә кылларын чиртә торган ниндидер бер ягымлы, йомшак жылылык сирпелә башлавын сизәсең... Нурислам Хәсәнов әсәренең тәжрибә житеп бетмәүдән килә торган кайбер житешсезлекләре янында уңышлы яклары да аз түгел. Мәсәлән, миңа аның башта әйткәннәрдән тыш тагын ягымлы, йомшак тел белән язуы ошый. Ул сүзгә дә саран түгел Яшьавтор моңарчы халык телендә сакланып килгән, хәзергә әле еш кулланудан шомарырга өлгермәгән аерым сүз һәм гыйбарәләрне дә тәмен, кадерен белеп нәкъ үз урыныңда куллана, тормыш детальләрен күрә белә, аларны укучы күңеленә үтеп керердәй итеп әйтеп тә бирә* (’Казан утлары» № 7, 1985). Олы әдипнең югары бәясенә аваздаш фикерләрне Аяз Гыйләжев тә әйтте. • Бәхилләрме йөрәк?» исемле икенче китабында (1991) Нурислам беренче хаталарыннан тәмам арынып бетмәсә дә, хак юлны эзләп кискен борылыш ясады Авторның проза әсәрләрен шагыйрьлектән килеп яза башлавы самими лиризмны саклый, үзенә генә хас серле гамьлелек тудыра, психологик тирәнлеккә омтылышын күрсәтә Бу сыйфатлары анын «Ак балык», «Тәкъдир» повестьларында да уңай чагылыш тапкан. Гаделсезлек белән килешә алмаган геройлары әхлакый дөреслек законнарын алга сөреп, үз укучыларын уйланырга, гыйбрәт алырга мәжбүр итә». Мәхмүт Хәсәнов исә 1985 елның ноябрендә «Татарстан яшьләре» газетынла болай язган иде: «Менә минем кулда авторның «Бәхилләрме йөрәк9» дип аталган китабы Китапка кергән ике повесть белән танышып чыкканнан сон, авторның кеше, бигрәк тә балалар психологиясен яхшы белүе, аларнын шактый авыр тормышларын якты итеп тасвирлый алуы сизелә Нурислам Хәсәновның әлеге әсәрләрендәге ин күркәм, ин унай сыйфатлары итеп, авторның табигыйлеккә, гадилеккә омтылуын билгеләп үтәргә мөмкин Авторның теле халыкчан, образлы, тапкыр, кирәк урыннарда үткен. Сүзләр зәвык белән сайланып алынганнар, жөмләләре сәнгати нәфис эшләнгән. Нурисламның укучыга әйтер сүзе бар Шунлыктан мин аның заманыбыз куйган мөһимрәк проблемаларны, социаль-ижтимагый күренешләрне тирәнтенрәк күтәргән масштаблырак әсәргә алынуын теләр идем. Моның өчен авторның бөтен мөмкинчелекләре бар.» Соңгы дистә ел дәвамында Нурислам Хәсәнов ижатында күзгә күренерлек уңышка иреште «Җан авазы» повестын ижат итеп («Идел» журналы Ns 5, 6, 7, 8, 2000 ел) татар әдәбиятында әлегәчә кул тимәгән диярлек теманы—бүгенге армиябез тормышын күрсәтте, тәнкыйть күзлегеннән карап тасвирлады. Әлеге житди әсәр тиешле бәясен алмады әле. Ана текәлеп карау зарур Янә берсе саллысы—«Иңрәү» повести Аны кабат укыдым, янә иманыма куәт өстәдем: Нурислам—күркәм мәгънәсендә сүз рәссамы