Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨРКИ-ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕЛЕК ТАРИХЫНДА

ИСМӘГЫЙЛЬ ГАСПРАЛЫ

БЕР ИДЕЯНЕҢ ТАНТАНАСЫ ҺӘМ ФАҖИГАСЕ

Төрки халыкларның яңа заман рухи, мәдәни тормышларында Исмәгыйль бәк' Гаспралынын (1851-1914) эшчәнлеге һәм мирасы үзенә аерым урын биләп тора. Бер яктан бу эшчәнлек халыкларыбызның аң-белемгә, мәгърифәт яктылыгына, башка халыклар һәм милләтләр белән тигезлеккә, эшлекле тату тормышка омтылуларын, ниһаять, милли-иҗтимагый аңнары оеша баруын төрле яклап чагылдыра Икенче тарафтан Исмәгыйль бәкнең искитәрлек бай мирасы язмышында, дөресрәге шул мирасның әһәмиятенә карата булган мөнәсәбәттә, соңгы чорда Русия һәм СССРдагы тугандаш төрки халыкларның кайберләре кичергән тирән иҗтимагый фаҗига дә шактый төгәл гәүдәләнә. Игътибар итик Исмәгыйль Гаспралынын актив җәмәгать эшчәнлеге, матбагачылык һәм мәктәп-мәгариф өлкәләрендәге бәхәссез казанышлары Русиядәге мөселман-төрки халыкларның, җөмләдән без татарларның да, иҗтимагый торгынлыктан, аң-фикердәге сүлпәнлек, йомыклык халәтеннән котыла башлап, кыска гына вакыт эчендә уку-укыту эшләрендә, рухи мәдәниятнең төрле өлкәләрендә һәм, ин мөһиме, аларның милли-азатлык аңы оешып, гөрләп үсүендә чагыштыргысыз уңышларга ирешкән чорына туры килә. Әгәр әлеге халыкларның мондый яңарышка интеллектуаль ихтыяҗлары өлгергәнлеге шул үзгәрешләр өчен бәрәкәтле җирлек тудырган булса, Гаспралынын идея һәм фикерләре элекке таркау омтылышларны оештыручы, дөрес юнәлешкә салучы кодрәтле рухи көчне тәшкил иткән иде Шул ук вакытта Гаспралынын үз чорында да, бераз соңрак та мәгърифәтчелек хәрәкәте җимешләрен кимсетеп бәяләү, аерата Исмәгыйль бәк тәэсирендә ирешелгән зур казанышларның әһәмиятләрен күрмәмешкә салыну, хәтта аларны төрле сәяси гөнаһларда гаепләү фактлары да җитәрлек булды бездә. Әлбәттә, билгеле шартлардагы мәгълүм басымнар тәэсирендә. Һәм бу хурлыклы процесс милли мәктәпләребез елдан-елга азаю, гәзит-журналларыбыз бер-бер артлы ябылу, туган телебезнең тамырларына балта чабылу, милли-мәдәни учакларыбыз сүндерелү, рухыбыз саегып, өмет нурларыбыз тоныклану чорында, ягъни XX гасырдагы 60-70 еллык болганчык гомеребезгә — төрле “экспериментларга" тарыган чорга туры килде. Мәсьәләгә шушы яссылыкта айнык күз белән караганда гына без Исмәгыйль Гаспралы эшчәнлегенен чын иҗтимагый, тарихи әһәмиятен, мәгънәви кыйммәтен, ул эшчәнлекнен безнең язмышлардагы урынын беркадәре дөрес бәяли алачакбыз. Ниһаять, илле елга якын аның адресына юнәлтелгән "өрүләрдән" соң аңа карата фикерләребезнен кискен үзгәрүе, үзгәрергә мәҗбүр ителүе дә гыйбрәтле күренеш Кыскасы, кайсы яктан килеп карасаң да, Исмәгыйль бәк Гаспралы ул безнең узган язмышыбыздан аерып карау, инкяр итү мөмкин булмаган, була алмый торган бөек Зат, бармак белән генә санарлык олы шәхесләребезнең дә Олыларыннан Миркасыйм ГОСМАНОВ (1934)—тарихчы һәм әдәбият галиме, академик; мәдәниятебез һәм әдәбиятыбыз тарихына караган «Үткәннән—киләчәккә». «Ябылмаган китап». «Каурый каләм эзеннән» исемле китаплар, аналитик характердагы бик куп мәкаләләр авторы. Казанда яши 'Бу затнын титулы кырымча һәм төрекчәдә "бәй" рәвешендә әйтелә, ләкин ул асыл төркичә бәк сүзенең диалекталь варианты гына, шәхеснең үз кулы белән язылган, “ташка басылган" текстларда титул гел “бәк" рәвешендә язылган һәм бу вариант Казан татар теленә тугьры килә. Һәр төрки телнен үзенчә эчке кагыйдәсе булуын онытмыйк. Т Кем сон ул Исмәгыйль Гаспралы? Нигә безнен якын тарихыбызны анардан аерып карау мөмкин түгел9 Ниһаять, ничек итеп ул мондый иҗтимагый нәтиҗәләргә, югарылыкка ирешкән? Мәгълүм булганча. Исмәгыйль 1851 елнын 8 (исксчә 21) мартында Хужакөй авылында ярлыланган кырымлы морза, патша армиясе прапорщигы Мостафа Гаспралы гаиләсендә дөньяга килә (нәселнең төп ватаны Ялта шәһәре янындагы Гаспра авылы була, шул авыл исеменнән алынган Гаспралы—Гаспринский нисәбәсе фамилиягә әйләнә; 1853 елда Мостафага поручик дәрәҗәсе биреп, аны дворяннар катламына кертәләр.) Мәшһүр Кырым сугышы елларында (1854-1856) Гаспралылар гаиләсе Бакчасарайга күчеп килә. Башлангыч белемне үсмер Исмәгыйль шундагы атаклы Зынҗырлы мәдрәсәсендә ала Аннары Акмәчет (хәзерге Симферополь) шәһәрендәге рус мәктәбендә укый Моннан сон без Исмәгыйльнең Воронежда һәм аннары Мәскәүдәге хәрби уку йортларында — кадетлар корпусында укуын беләбез. Шулай ук бу елларда русча телне беркадәре үзләштергән Исмәгыйльнең прогрессив рус әдипләреннән А И Герцен, Н Г Чернышевский. Д.И.Писарев әсәрләрен укуы, бөек мәмләкәтчел славянофил М Катков карашлары белән дә танышуы, аның белән аралашуы мәгълүм Күрәсең, шушы каршылыклы, бер үк вакытта Русиядәге ярым колбиләүчелек — крепостнойлык тәртипләре җимерелеп, фикри хәрәкәтләр көчәю нәтиҗәсендә плюралистик сыйфатка бераз ия була башлаган мөхит Исмәгыйльгә уңай тәэсир иткәнгә охшый. Дөресрәге аның мөстәкыйль, тәнкыйди фикер йөртү сәләте, шуңа омтылышы формалаша башлаган булса кирәк, һәрхәлдә аның хәрби укуны ташлап, башка юллар эзләп Кырымга кайтуы очраклы күренеш түгел, бәлки өзлексез эзләнүнең чагылышы — нәтиҗәсе иде. Ләкин егетнен эзләнүләр аркылы дөньяга карашы чын-чынлап формалашуга шул чорда. XV1II-XIX гасырларда, Кырымда барган башка социаль иҗтимагый вакыйгаларның да көчле тәэсир ясаганлыгы бәхәссез Бер сүз белән әйткәндә, бу тәэсир шул чорда Кырым татарлары кичергән дәвамлы фаҗигаләрдән гыйбарәт иле Шул мәсьәләгә лә кыскача тукталып узыйк. Мәгълүм булганча. 1783 елла Кырым ханлыгы Русия империясе тарафыннан басып алына һәм җирле халыкны, әлбәттә, иң элек Кырым татарларын, төрле яклап кысрыклау, җәберләү башлана Моңарчы да эчке кризис, төрле рәвештәге таркау тык бәла-казаларына дучар булган кырымлылар башка төшкән җәбер-золымга (туган җирләреннән сөрүгә, милекләрен, биләмәләрен тартып алуга, төрле репрессияләргә) түзә алмыйча “солтан җиренә" Госманлы дәүләтенә күпләп күченергә, качып китәргә мәҗбүр булалар Бу процесс озак дәвам итә Күренекле ориенталист Александр Бсннигсен, мәсәлән, мондый мәгълүматлар китерә 1784-1787 еллар арасында 8 меңнән артык кеше Төркиягә барып сыеныш габа. 1792 елдан сон 300 мен тирәсе татар, нигездә күчмә тормыштагы нугайлар, туган җирләрен ташлап Төркиягә күченәләр, аларның җирләренә рус колонизаторлары килеп утыралар; 1812 елда тагын кабынган рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә Перекогпагы Нугай урдасы төгәле белән Төркиягә кача. 1860-1863 елларда рус репрессиясеннән курыккан 140 мен тирәсе Кырым татары (җирле халыкның өчтән икс өлеше!) тагын күченергә мәҗбүр була 1874-1875 елларда тагын 80 меңнән артык халык Кырымны ташлап китә; азлапашап күченүләр — туган җирдән качулар моннан сон да дәвам итә Кыскасы, йөз ел чамасы хөкем сөргән туктаусыз һиҗрәт афәте нәтиҗәсендә Кырым ярымутравында нибары 188 мен чамасы гына тагар кала. Ә 1897 елгы җан исәбе буенча халык санын алганда Кырымда барлыгы 525 мен кеще бу I.I ДИМӘК гомум халыкның нибары өчтән бер өлеше генә җирле халык булып, калганнарын яулап алу. колонизацияләү процессында ачылган килмешәкләр тәшкил иткән икән Моның остенә иң яхшы җир биләмәләреннән сөрелгән, башкача икътисади кысуларга дучар ителгән кырымлылар тәмам бөләләр, ярлыланалар, төрле авыр социаль чирләргә сабышалар Мәсәлән. 1913 елда гаскәри хезмәткә чакырылырга тиешле Кырым татар егетләренең 90 проценты туберкулез белән чирләүләре ачыкланган (мондый чиргә халык эзлекле изү нәтиҗәсендә сабышкан, әлбәттә) Бу хәл Кырым тагар щрынын бөтенләй үлеп бетүгә хөкем ителүе хакында сөйли ндс Бер яктан халык саны катастрофик дәрәҗәдә азайган, икътисади хәлләре начарланган, икенче тарафтан элекке кодрәте кимеп, башкаларга (диндәш һәм тугандаш төрки халыкларга) ярдәм итү мөмкинлегеннән мәхрүм була башлаган Госманлы империясенең көчсезләнүе аркасында Русия мөселманнарына тәмам эреп бетүдән, юкка чыгудан сакланыр өчен бары үз көчләренә, үз мөмкинлекләренә генә таяну чарасы калган иде Ә мондый чара иң элек интеллектуаль җегәрләрне эшкә җигүдән гыйбарәт иде Шуңа күрә XVIII йөзнең ахыры белән XIX гасырның башында мөселман төркиләр, ин элек Казан һәм Кырым татарлары арасында мәгърифәтчелек идеяләренең туа башлавына объектив рәвештә җирлек барлыкка килә. 1861 елгы реформалардан соң бу идеяләр иҗтимагый хәрәкәткә әверелә бара.. Хәрби карьерадан баш тарткан Исмәгыйль бәкнең тагын Зынҗырлы мәдрәсәсенә кайтып укытучылык итүе (рус теле укытуы), бер уңайдан үз белемен күтәрү өстендә дә эшләве, аннары Дәрәкөй мәдрәсәсенә эшкә күчүе, тагын Зынжырлыга кайтуы яшь мөгаллимнең туктаусыз эзләнүе, моңарчы башкарган үз эшләреннән канәгать булып җитмәве нәтиҗәсе иде. Исмәгыйльнең гадәти укытучылыктан канәгать булмавын, эзләнү даирәләрен киңәйтә баруын аның шушы елларда француз теле буенча белемен камилләштерүеннән дә күрергә мөмкин Күп тә узмый аның чит илләргә юл тотуы да шул фикерне куәтли Ул, мәсәлән, 1872 елда Вена, Мюнхен, Штудгартлар аркылы Парижга килеп чыга Анда үзенең элекке танышы мәшһүр рус әдибе Иван Тургенев тирәсендә була, анын хәер-хаһлыгыннан файдалана. Шактый телләрдән, мәсәлән, татарча, торекчә һәм русчадан тыш, гарәпчә белән фарсычадан, французчадан да яхшы хәбәрдар булган Исмәгыйль сәүдә-реклама ширкәтләрендә дә эшләп, көндәлек ипиен аера. Исмәгыйль бәкнең Париждагы бу эшчәнлеге, минемчә, анын басма сүзнең мөмкинлекләрен, көчен тануны, үз ана телендә дә үз халкы өчен вакытлы матбугатның ни дәрәҗәдә зарур икәнлеген аңлауны тәэмин иткән булса кирәк Монда ул, русияле мөселман кешеләреннән беренче буларак, француз либерализмы һәм социализм идеяләре белән дә таныша, немец романтизмы хакында да хәбәрләр алганга охшый Парижда чакта кайбер рус гәзитләренә язмалар җибәрә башлавы очраклы түгел иде Анын “Аурупа мәдәниятенә бер тәнкыйди караш" дигән махсус мәкаләсе дә шунда языла һәрхәлдә, 1875 елда Алжир. Тунис, Мисыр һәм Греция аркылы Төр- киягә килүе, анда ике ел чамасы торуы, "яшь төрекләр" хәрәкәте белән дә танышуы аның үз ана телендә гәзит чыгару ниятен тәмам өлгертеп җиткергән иде. Шул рәвешчә, аз вакыт эчендә булса да, киң дөнья, төрле илләрнең тормышлары, реаль халәтләре белән танышу, ниһаять, Русиядәге төрки-мөселман халыклары төшкән авыр вәзгыятькә шартларны күргән, монын нәрсәгә китерәчәген яхшы аңлаган Исмәгыйль бәк Гаспралыда халыкның милли-ижтимагый үзаңын уятуның, үстерүнең зарурлыгын анлау фикере дә куәтләнгәннән куәтләнә бара Озын сүзнең кыскасы, үз халкың, кардәш кавемнәр өчен тиз араларда берәр мөһим чаралар күрелмәсә, аларнын тәмам коллыкка төшүләре яки башка халыклар арасында бөтенләй эреп юкка чыгулары көн кебек ачык иде. Ә мондый чараларның ин мөһиме итеп, Исмәгыйль бәк барысыннан элек милли матбага булдыру һәм уку-укыту эшләрен реформалау юлларын сайлый. Әмма ниятләр уңышлы башкарылсын өчен тугандаш халыкларның үзара татулыгы, бердәмлеге таләп ителә иде Менә шуннан чыгып, Исмәгыйль морза Гаспралынын киң мәгълүм фикере — “Телдә, фикердә, эштә берлек" дигән ап-ачык мәгънәле мәшһүр шигаре барлыкка килә. Идеяне тормышка ашыру юлын ул ин элек махсус басма сүз һәм мәгариф реформасы аркылы уздыру мөмкинлеген яхшы андый. Бу уңайдан шуны да һәрвакыт истә тотарга кирәк: гәзит чыгаруга, мәктәп реформасына практик рәвештә тотынганчы Исмәгыйль бәк иң элек Казанга килә, шушы юнәлештә төрле чаралар күреп, көчле каршылыкка очраган татар мәгьрифәтчеләреннән Шиһабеддин Мәржани белән кинәшә. Ә Казанда Хөсәен Фәезхан проектлары тикшерелеп яткан. Каюм Насыйриның гамәли эшләре тирәсендә сүз куера башлаган еллар иде Мәржани һәм алдынгы карашлы татар байлары Гаспралынын ниятләренә фатиха бирәләр, матди ярдәм дә вәгъдә итәләр. Ул Кырымга канатланып кайта... Гадәттә. И Гаспралы һәм төрки-татар вакытлы матбугатның башлангычы хакында сүз чыкса, безнең хәтергә иң элек “Тәрҗеман” гәзите килеп төшә Бу - дөрес тә һәм бер үк вакытта бик үк төгәл дә түгел Чынлыкта Исмәгыйль бәк төрки- татар телендә сүзнең чын мәгънәсендәге төпле гәзит чыгару эшенә шактый озакка сузылган әзерлек нәтиҗәсендә ирешә Билгеле ки. патша Русиясендә рус булмаган халыкларга, бигрәк тә христиан динен тотмаучыларга үз ана телләрендә гәзит-журнал чыгару тәмам тыелган иде Бу тыюның асылын, табигатен, максатын һәм никадәр кырыслыгын анлар өчен татар вакытлы матбугатының барлыкка килү тарихына күз салу да җитә Мәсәлән, Казан татарларының үз ана телләрендә гәзит-журнал чыгару өчен көрәшләре йөз елга якын дәвам итеп, бары 1905 елгы патша хөкүмәте кичергән беренче катастрофадан сон гына реаль нәтижәсенә ирешә Шуна күрә Исмәгыйль бәк башкарган фидакяранә эшләрнең дә дәвамлы һәм эзлекле көрәшнең нәтижәсе икәнлеген истән чыгарырга ярамый Чыннан да атаклы “Тәржеман" гәзите чыга башлаганчы Исмәгыйль бәк Гаспралы зур гәзитнең элгәрлеләре — гәжрибә үрнәкләре сыйфатында “Тонгыч" (тәүге, беренче мәгънәсендә, мәсәлән, тонгыч бала" - беренче база) Шәфәкъ” “Камәр” (“Ай”), "Йолдыз", ‘Төнәш’’ (“Кояш”). “Хакыйкать" һ б шулар ише берәр санлы сәхифәләр чыгарып карый (Хәзер бу басмаларнын кайберләреннән аерым нөсхәләр генә сакланып калган “Тонгыч"нын бер нөсхәсен мин. мәсәлән. 60 елларда Мәскәү архивларында күргән идем ) Ул шулай ук жәмәгатьчелекне аң-бслсмгә. мәгърифәткә өндәгән “Миръати жәдид" (“Янадык көзгесе"). “Сальнамәи төрки" (“Төркичә календарь") һәм башка шулар ише эреле-ваклы брошюралар да чыгара Болар арасында 1881 елда рус телендә нәшер ителгән “Русское мусульманство Мысли, заметки и наблюдения мусульманина" исемле программ рухлы китабы әһәмияте вә тәэсире буенча аерым урын биләп тора Анда сүз Русиядәге төрки кавемнәрнең шул чордагы авыр халәте, ижтимагый һәм рухи торгынлыктан чыгу, империядәге башка халыклар белән ни дәрәжәдә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре һәм нинди юллар, чаралар ярдәмендә өмет ителә торган оптималь киләчәкне тәэмин кылу мәсьәләләре карала Ул китаптагы кайбер фикерләр, бүгенге көн күзлегеннән караганда, ихтимал, артык наив, чикләнгән, хәтта кайберләре ялгыш та булырга мөмкин Кычкырып торган фактик хаталарны табу да кыен булмас Үз кендегеннән бервакытта да биек сикерә алмат аның шикелле, ү з чорын, үз заманыңның фикер дәрәж-эсеннән дәалләни ерак китә алмыйсың Авторның билгеле дәрәжәдә консерватив карашларны уздырган булуы да табигый феодаль жәмгыятькә аң кысаларыннан бөтенләй чыгып житмәгән кешенең соңгы чор радикаль демократлары (социалистлары) югарылыгына күтәрелә алмавы да табигый чынбарлык Аннары, “өметсез — шайтан", дигән кебек. Русия хөкүмәтенең “кип күңеллегенә" ихлас өмет багьлаган булуы, иллюзиягә бирелүе дә бик мөмкин Шулай ук бер мөһим мәсьәләне хәл иткәндә, гел каршы якка басым ясап, туктаусыз таләп кенә иткәнче, билгеле күләмдә килешүчәнлеккә компромисска баруның да файдалы икәнлеге бәхәссез хакыйкать Ниһаять, мәнфәгатьләрен яклый торган үз кавеменең ижтимагый аң ягыннан өлгерү дәрәжәсен. казанышлардан файдалану мөмкинлекләрен дә исәпкә алу зарур Кыскасы. “Русское мусу льманство’ дигән хезмәтнең әһәмиятен бүгенге чор ижтимагый аң биеклегеннән торып түгел бәлки XIX йөзнең 70-80 елларында хөкем сөргән реаль шартлардан чыгып бәяләргә кирәк икән. Мәсьәләгә менә шундый эзлекле тарихилык яссылыгында якын килсәк. Кырым морзасы Исмәгыйль бәк Гаспралының үз халкына, шулай ук кардәш һәм диндәш кавемнәргә чын ан-белем. мәгърифәт нуры бирергә һәм Русиядәге барлык халыкларның да тигез хокукта булуын теләвенең ихлас икәнлеге шик тудырмый Димәк, XX гасырның 40-70 еллары дәвамында Исмәгыйль бәк Гаспринскийны әллә нинди гөнаһларда гаепләү, бигрәк тә аны русларның һәм Русиянең биологик дошманы сыйфатында характерлау ул асылда оятсыз тарихи яладан, икейөзлелектән гыйбарәт иде Чынлыкта Исмәгыйль морзаны Рус дәүләте житәкчеләренен “гаделлекләренә" артык өмет баглауда гаепләргә мөмкин булыр иде Һәм әйтергә кирәк китапның нәкъ шушы сыйфаты Гаспралыны Казан татарлары моңарчы әлләничә кат омтылып га ирешә алмаган уңышка китерә дә китап дөньяга чыкканнан соң нәкъ ике ел узуга. 1883 елда, “Тәржеман" гэзитенә рөхсәт бирелүе (игътибар итегез кырымлыларга кадәр 260 ел элек Русиягә кушылган Казан татарларының гәзит чыгару хакында дистәгә якын “прошеииеләре" кире кагылу фонында') очраклы хәл түгел иде Монда, минемчә, “Русское мусульманство” китабында Исмәгыйль бәк уздырган дипломатиянең тиешле роль уйнаганлыгы бәхәссез Ниһаять гәзитнен ике телдә чыгарылуы да рөхсәт алуны жинеләйткән иде "Тәрҗеман" гәзитенең беренче саны, мәгълүм булганча, 1883 елның 10 апрелендә Бакчасарайда дөнья күрә Басманың исеменнән күренгәнчә, ул ике телдә: төркичә һәм шул ук материалның кыскача русча тәрҗемәсендә дә чыга Башта айга ике мәртәбә чыккан басма тора-бара атналыкка, 1912 елдан исә көндәлек гәзиткә әверелә. Элек мең данә чамасында, соңрак биш мен тираж белән нәшер ителгән "Тэржеман'нын таралыш даирәсе дә гаять кин була. Анын әбүнәчеләре арасында, Русиянен төрле төбәкләрендәге күпсанлы төрки кавемнәрдән тыш. Мисыр, Төркия. Иран, һиндстан. Кытай, Шәркый Төркестаны, хәтта Африканың Мәгърибендәге укучыларда була. Исмәгыйль бәкнең бер хыялы — гәзитне “Босфор кимәчеләреннән алып. Кашгар ягындагы кәрван куучылар да" укысын иде дигән теләге тормышка аша яза. Гәзитнең мондый кин таралышына аның теленең шул чор өчен шактый жиңел булуы да өлеш керткәнгә охшый. Басманың нигезенә гарәп-фарсы алынмаларыннан беркадәре арындырылган, гадиләштерелгән, башка төрки диалектлардан да сүзләр алынган кырымтатар шивәсе, Исмәгыйль бәй уйлаганча, “уртак төрки тел" салынган була. Чын-чынлап килгәндә, аның "уртаклыгы" да чамалы иде. Шулай да төркичә милли матбугат телләре әле формалашып, халык тарафыннан үзләштерелеп җитмәгән чорда "ит югында балык та ярый”, дип руслар әйтмешли, “Тәржеман"ның “корама" теле дә үз бурычын беркадәре үтәгән иде Моның әһәмиятен танымаска тырышу тарихи гаделсезлек кенә. һәрхәлдә. И. Гаспралынын мәшһүр шигарендәге “телдә берлек" дигән тезис киң җәмәгатьчелектән булмаса. төрле төрки кавемнәрнең зыялы катламнары тарафыннан, әгәр ялган сатарга теләмәсәк, тулаем кабул ителә язган иде. Әбүнәчеләр харитасының гаҗәеп киңлеге (“Балканнан алып Бөек Кытай диварларына кадәр”), гәзиткә исә төрле төбәк һәм кавем вәкилләренең дә актив язышуы шуны раслый. Шуна да игътибар итик: 1883 елдан 1918 елга кадәр өзлексез рәвештә чыгып килгән “Тәржеман"ның тоткан юлы, төп юнәлеше һәрвакытта диярлек бер калыпта, бер генә “төп-төз" сызык буенча бармаган Хәтта гәзитнең бер үк санында төрле рухтагы материаллар янәшә урнашканнар Плюрализм рухына ия булган басма сүзнең табигый сыйфаты шундый. Димәк, аерым мәкаләләрнең эчтәлегеннән, юнәлешеннән генә чыгып, басмага, яисә аның мөхәрриренә тулаем бәя бирү, бигрәк тә гаепләр тагу бик үк дөрес булмаган кебек, катлаулы күренешне гел ал да гөл итеп тасвирлау да олы хакыйкатькә туры килеп бетмәс иде Кызганычка каршы, моңарчы совет чорында “Тәржеман”га. бигрәк гә анын нашире, баш мөхәррире Исмәгыйль бәк Гаспралыга адресланган бәяләрдә әлеге тарихилык таләпләренчә объектив мөнәсәбәт күрсәтелмәде. 1891 елда Мулла Габбас Франсави псевдонимы белән нәшер ителгән “Дар- уррәхәт мөселманлары” исемле фантастик-хыялый романында Гаспралынын үз дөньясы киләчәген ничегрәк күзаллавы (дөресрәге өмет итүе) тасвирлана. Әсәр җәмәгатьчелектә киң популярлык таба (фарсы теленә дә тәрҗемә ителә.) Соңгы вакытта табылган кайбер яңа архив документларына караганда, 1885 елны Бакчасараи шәһәренең мэры булып сайланып, үзенең административижтимагый позипиясен ныгытып өлгергән И.Гаспралы хатын-кыз тәрбиясен үзәккә куйган яңа басма чыгару хыялы белән дә яши башлый. Мәсәлән, 1891 елның башында ул “Тәржсман"га кушымта рәвешендә айга ике мәртәбә чыга торган “Кадын” ("Хатынкыз”) исемле махсус сәхифә булдыру өчен рөхсәт сорап, хөкүмәткә мөрәҗәгать итә Аның фикеренчә, гаилә эчендәге тынчу йомыклыкта яшәргә мәҗбүр ителгән, наданлыкта калган мөселман хатын-кызларынында беркадәре күзләрен ачу, аларны тышкы дөнья, җөмләдән рус мөхите, рус теле белән дә таныштыру юлында эш башлау бик мөһим Бер битле "прошение” мәгълүм цензор В.Д.Смирнов кулына эләгә Ул исә үзенең 1891 елның 20 июлендә язылган өч битле “заключениесендә” ин элек моңарчы чыгып килә торган “Тәржеман”нын үзенә төрле яктан бәйләнеп, тетмәсен тетеп, аннары мөселман хатын-кызларының авыр хәлендә кемнәрнең гаепле икәнлеген “ачыклый-ачыклый”, мондый махсус кушымта чыгаруның “с государственной точки зрения кирәкле булмавын, ә “господин" Гаспралы дәлилләрен исә совершенно не состоятельный дип тамгалый 1892 елнын 10 декабрендә язылган гугыз битле донесениесендә исә, “Кадын"га һөжүмен тагын дәвам итеп, “Тәрҗеман ның кин төрки дөньяга чыгуы ул “дәүләт өчен” зур хәвеф-хәтәр дип исбатларга маташа. Кыскасы, надан икәнсең, надан булып кала бир!. Патша хөкүмәте идеологлары, мәсәлән, шул ук В Д.Смирнов йөзендә, Русия мөселманнарының дөньяви тәрәккыятенә никадәре каршылык күрсәтсәләр дә. И.Гаспралы үзенең бер ышанычыннан кире чигенми. Ул ышаныч чын "көнбатыш” (гьәрб). Англия, Франция һәм Алмания колонизаторларыннан гыйбарәт булып, ә үзенчәлекле тарихка ия вә халыкларының зур өлеше азиялеләрдән торган Русия исә башкача язмышлы ил. дигән караштан тора иде Шуна күрә Исмәгыйль бәк империядәге рус булмаган халыклар, жөмләдән төркиләрдә, һәм хужа милләт булган руслар да үзара уртак тел табып, бәрәкә-берлектә. тигез хезмәттәшлектә яши алачаклар, дип ышана иде Чынлыкта исә бу караш 1917 елдан сон кенәз Трубецкой һәм башкалар "уйлап чыгарган'. дип исәпләнә торган, безнең көннәрдә исә русияле неоколонизаторлар күтәреп маташкан, шуна кайбер төрки әһелләр дә кушылган “ауразия" теориясенең нигез ташларын тәшкил итә иде “Русское мусульманство" китабында өлешчә яктыртылган шушы мәсьәлә 1895 елда Бакчасарайла басылып чыккан "Русско-восточное соглашение Мысли, заметки и пожелания" исемле китабында тагын да киңрәк планда һәм махсус карала Ләкин Гаспралынын төрле компромисс юллар белән тәкъдим иткән килешүчәнлек фикерләре хөкүмәт тарафыннан бер дә анлау тапмый Рөхсәт бирмәү, һәр яңа адымга киртә кую гел дәвам итеп тора Бер үк вакытта шуны да онытмыйк: Исмәгыйль бәкнең патша Русиясе җитәкчеләре белән компромисска омтылуы шул чорларда өлгерә башлаган радикал рухлы татар яшьләренә дә бик үк ошап бетми иде Дөрес. Исмәгыйль морза Гаспралы да "төшеп калганнардан” булмый, яна басмалар чыгару идеясеннән ул һич чигенми Ләкин сүз-фикерне үлчәнгән микъдарда әйтә белгән, айнык консерватизм белән сакчыллык, дипломатия алымнарыннан да баш тартмаган Гаспралыга бераз сонрак икс юнәлештә дә көрәш алып барырга туры килә. Бер яктан патша цензурасының басымы “сөялләрне сыкратса”, икенче тарафтан шул ук Гаспралы мәктәбендә тәрбияләнгән, үсеп чыккан радикалрак рухлы яшьләрдә "үкчәгә" баса башлыйлар Шуңа күрә Исмәгыйль бәккә. “Тәржеман "ның төп юнәлешен — абруйлы салмаклылыгын саклаган хәлдә — яна басмалар да чыгару мөмкинлеге туа. Әлбәттә. 1905 елгы үзгәрешләрдән соң. Мәсәлән. 1906 елла милли радикальлеге белән “ТәржематГга караганда сулрак позициядә торган атналык “Милләт" гәзите барлыкка килә. Ниһаять, күптәнге хыялы булган хатын-кызлар журналы и Галәм-и нисван" (“Хатыннар дөньясы") да чыга башлый 1910 елга кадәр чыккан бу кырымча беренче иллюстрацияле журналның баш мөхәррире аксакал журналистның кызы Шәфика ханым була 1915 елга кадәр “Галәм-и сыбйан" исемеңдә балалар журналы да чыга Шулай ук “Ха-Ха-Ха" дигән иллюстрацияле сатирик журналда патша Русиясендә, Госманлы империясе белән Иран дәүләтендә дә хөкем сөргән искелекләр, тискәре күренешләр тәнкыйть ителә Ләкин, гәзит өстенә яңа басмалар өстәлеп торса да. заман да бик нык үзгәргән 1905 елгы инкыйлабтан сон башка горки төбәкләрдә до миллилеккә якын телләрдә яңа гөзит-журналлар чыга башлап, басма сүзгә булган элекке кытлыкка чик куелган иде Әмма аерым төрки кавемнәрдә милли матбага барлыкка килүеннән чыгып, без Исмәгыйль бәк Гаспралы башлаган бөек эшнең, бигрәк га "Тәржеман" гәзитенең гомумтөрки (Русиядоге мөселман төркиләре күләмендә булса да) әһәмиятеннән күз йомарга тиеш түгелбез. Гәзитнең гомумтөркилек әһәмиятенә килгәндә. Исмәгыйль бәкнең һәм гомумән кырымлы татар зыялыларының бу басманы тудыруда, озак һәм эхтсклс яшәтүдә күрсәткән искитәрлек зур хезмәтен тулаем һәм бәхәссез таныган хәлдә тагын бер мәсьәләгә игътибар игү зарур Ул башка төрки халык вәкилләренең дә гәзитне чыгаруга, аның эчтәлеген баетуга хәл кадәри матди һәм мәгънәви өлеш кертү мәсьәләсе Югарыда гәзит чыгарыр алдыннан И.Гаспралынын Казанга махсус килүе. Шиһабеддин Мәржани һәм башкалар белән очрашу, яңа башлангычка фатиха алу фактлары телгә алынган иде Чынлыкта бу тарихи визит гадәти фикер алышу. теләктәшлекне ачыклау белән генә чикләнми Анда мәсьәләнең матди яклары да жентекләп тикшерелгәнлеге бәхәссез Гәзит тарихын төпченеп өйрәнгән галимнәр күрсәткәнчә күренекле татар байларыннан оренбурглы бертуган Хөсәенсвләр Рөмиевләр Баку тан Зәйнелгабидин Тагисвлар яңа басмага даими ярдәм күрсәтеп торалар Бу исемнәргә. ниһаять, беренче хатыны ү тгәч Исмәгыйльбәкнен фабрикант Акчуриннарга кияү булуын да өстәргә кирәк Кайбер өстәмә мәгълүмат тарта караганда "Тәржеман" исеменә финанс ярдәмнәре мөселман төркиләре яшәгән башка төбәкләрдән, илләрдән дә килгаләп торган һәрхәлдә. А Бенннгсен махсус билгеләгәнчә “Тәржеман" гәзите матди кыенлыклар кичермичә чыгуын дәвам итә Гәзитне эчтәлекле материаллар белән тәэмин итүдә дә төрле төрки кавемнәрнең вәкилләре актив катнашалар. Мәсәлән. Идел буе татарларыннан Йосыф Акчура. Әхмәтһади Максуди, Ризаэддин Фәхреддин. Фатыйх Кәрими, ерак Шәркый Төркестаннан Корбангали Халиди, Әзәрбайжаннан Фәридүнбәй Күчәрле. Галиәкбәр Рәфибәйле. Нәриман Нәриманов һаман язып торалар Төп йөкне тартып баручы кырымлылардан Хәсән Сабри Айвазов. Усман Акчукраклы. Әхмәт Үзән башлы, Төркиядән исә Ибраһим Фәһми, Фуал Күпреле. Әхмәт Мидхәт паша һ б атарга мөмкин Димәк, җыеп әйткәндә, Исмәгыйль бәк Гаспралы үзенен мәшһүр шигарендәгс фикердә берлек ' дигән тезисның өлешчә булса да. тормышка аша баруын күрә язган бәхетле, шул ук вакытта әлеге хыялның челпәрәмә килә башлавына да шаһит булган фаҗигале шәхес тә иде Исмәгыйль морза Гаспралы үзенең мәгърифәтчелек идеяләрен теоретик рәвештә публицистика һәм басма сүздә — гәзит материалларында, китапларда гына пропагандалау белән чикләнмәгән гажәеп гамәли эшлекле шәхес тә иде. Ул беренче нәүбәттә үз идеяләрен мәктәп-мәдрәсәләрдәге практик педагогик эшчәнлегендә тәҗрибә белән сынады һәм эзлекле рәвештә тормышка ашырды Балаларны язуга өйрәтүдә элеккедән килә торган традицион иске ысулдан — хәрефләрне сүз-тамыр һәм морфем-кушымчаларны белдерә торган "калыптан" — хәрефләр комбинациясен ятлату ысулыннан баш тартты, язуга хәреф-аваз системасы аркылы өйрәтүнең өстенлеген раслады. Бу — зур методик, педагогик, график һәм лингвистик ачыш иде Мәгърифәтче үзенең бу яна методына "ысулы саутия", ягъни “аваз (тавыш) ысулы" дигән исем бирде Шуннан чыгып, ысулы саугия методын, аның методик яңалыгын исәпкә алып, “ысулы җәдидия" дип атау барлыкка килде. Ул традицион иске методка — кадимчелеккә каршы куелды, шуңа күрә "ысулы кадимия” дигән төшенчә дә гамәлгә кереп, укыту, белем бирүдәге һәр яңалыкка каршы торучылар хәрәкәтен аңлата башлады Тора-бара атамалар гадиләшеп, жәдитчә укыту, кадимчә укыту рәвешенә үзгәртелеп, шулардан нык гомумиләштерелгән җәдитчелек һәм кадимчелек дигән махсус атамалар формалашты (рус-аурупа әдәбиятындагы джадидизм. кадимизм төшенчәләре). Исмәгыйль бәк Гаспралы тәкъдим иткән яңа метод, консерватив руханиларның һәм аларга ияргән надан кешеләрнең каршылык күрсәтүләренә карамыйча. НьюОрлсан университеты профессоры Эдвард Лаззеринын аныклавы күрсәткәнчә, тиз арада кырымлылар арасында да. башка төрки төбәкләрдә дә киң таралып өлгерә Җәдитчелек тарихын җентекләп өйрәнгән А.Беннигсеннын нәтиҗәле тикшеренү буенча, 1916 елда Русия империясенең төркиләр яшәгән төрле төбәкләрендә — Урта Идел-Урал буйларында, Кавказда, Себердә, Төркестанда, Казакъ сахраларында — биш меңнән артык жәдитләшкән, ягъни яңа методка күчкән мәктәпләр гөрләп эшли башлаган иде Шуны гына өстәргә мөмкин: Русиядә чын жәдитчә беренче кызлар гимназиясе оештыруы өчен жандармерия эзәрлекләвеннән чит илгә качып китәргә мәҗбүр булган Габдулла Бубый тырышлыгы белән Шәркый Төркестандагы Голҗа шәһәрендә дә 1913-1914 елларда жәдитчә беренче кызлар мәктәбе эшли башлады. Шуны да әйтергә кирәк, бу бөтен Үзәк Азия регионы өчен элегрәк күз алдына китерүе мөмкин булмаган зур яңалык, хәтта куркынычлы ■бидъгатьтә" иде Күп тә узмый Чүгүчәк, Әремче шәһәрләрендә дә шундый мәктәпләр ачыла Тагын бераздан янача мәктәпләр Шәркый Төркестандагы уйгырлар, казакълар арасына да керә башлый Шуңа да игътибар итик: әгәр без бүген XX гасыр башындагы Ижбубый, Мөхәммәдия. Галия. Хөсәения вә тагын бик күп зур дәрәҗәле мәдрәсәләребез белән хаклы рәвештә горурланабыз икән, шул мактаулы уку йортлары да җәдитчелек хәрәкәте нәтиҗәсендә оешкан яки искеләреннән яңарып үзгәргән белем учаклары икәнлеген онытмаска тиешбез. Мәгърифәтчелек хәрәкәтен яңа этапка менгергән, аңа милләтләрара киңлек, көч биргән җәдитчелекнең бездә нигездә егерменче елларга кадәр хөкем сөрүен, совет чоры башындагы позитив үзгәрешләргә дә зур өлеш керткән ох зуын да онытмыйк. Кыскасы, моның һәммәсе 80 елларда Исмәгыйль бәк Гаспралы күтәреп чыккан җәдитчелек идеясенең бәхәссез тантанасы иде Җәдитчелек хакында сүз барганда, тагын бер мөһим мәсьәләгә тукталып узу зарур Соңгы елларда җәдитчелеккә карата төрлечә билгеләмәләр бирү барлыкка килде: гддәти мәгърифәтчелек дигән мәдәни омтылыштан алып, башка халыкларга, бигрәк тә аерым дәүләтләргә (дөресрәге конкрет империяләргә!) каршы оештырылган куркыныч агрессив сәяси хәрәкәт сыйфатында аңлатуга кадәр Мондый төрле карашлар, берьяклы аңлатулар, хәтта дөрес булмаган раслаулар барлыкка килүнең билгеле бер сәбәпләре дә бар иде, әлбәттә Шундый сәбәпләрнен берсе сыйфатында мин ин элек рәсми рус-христиан идеологлары тарафыннан язылган (Н.И.Ильминский белән В.Д.Смирновтан алып, жандарм чиновникларына, эреле-ваклы гәзитчеләргә кадәр), ■Тэржеман ’нан. гомумән җәдитчелектән "дәүләт интереслары' өчен хәвеф-хәтәр, куркыныч эзләү белән тулы “анализларны, донесениеләрне”. хәтта ачыктан-ачык провокацион чыгышларны атар идем. Боларта карагруһ мөселман руханиларының жәднтчелек “билъгатьләре" белән алып барган көрәшләрен, ялагай доносларын да өстәргә кирәк. Электән үк киң мәгълүм һәм архив киштәләрендә мул сакланып калган шундый материаллар билгеле шартларда, мәгълүм идеологик күрсәтмә һәм басымнар астында башкарылган “гыйльми хезмәтләргә" дә көчле тәэсир ясадылар Хәтта күп очракта “бәхәссез" дәлил һәм “юл күрсәтүче маяк" ролен дә үтәделәр (Элекке патша Русиясе белән аның үзенчәлекле дәвамы булган СССРда, ниһаять, соңгысының варисына әверелгән бүгенге Русиядә “дәүләт интересы" каршында кеше һәм халык хокукы, аларның мәнфәгатьләре дигән нәрсәләрнең чүп бәясенә дә тормавы хакында монда махсус сөйләп торуның кирәге юктыр шәт...). Бездә берара И Гаспралыга, “Тәржеман”га һәм гомумән җәдитчелеккә каршы хөкем сөргән кискен рәвештәге тискәре мөнәсәбәтләрнең беренче һәм төп чыганагы менә тулардан гыйбарәт иде Җәдитчелеккә карата дөрес үк булып җитмәгән, төгәлрәк әйткәндә, берьяклырак карашның икенче чыганагы төрки телле матбугатта яңгыраган кайбер фикерләргә дә барып тоташа Мин бу урында 1914 елда. Исмәгыйль морза Гаспралы вафат булгач, төрки телле кайбер характердагы матбугатта - көндәлек, атналык гә ип - лөрдән, журналлардан алып, календарьларга кадәрге басмаларда - чыккан тәгьзиянскролог рухындагы материалларны күз уңында тогам Аларда, бер сүз белән әйткәндә мәрхүмнең хезмәтләрен чын-чынлап олылап гәкъдир итү белән бергә, бу очрак өчен кайбер төгәлсезлекләр дә җибәрелгән иде Ул төгәлсезлекләр мәгърифәтчелек дигән гаять зур тарихлы, үзенчә эчтәлекле күренеш белән соңрак туган җәдитчелек арасына тигезлек билгесе куюдан, мәгърифәтчелекнең башы ла. төп эчтәлеге лә. ниһаять ахыры да шул җәдитчелек кенә дип раслаудан, яки шуңа басым ясаудан гыйбарәт иде һәм. әйтергә кирәк. 1914 елда, аксакал мәгърифәтченең бөтен төрки дөнья өчен беренче мөхәррир-әдипнен. ниһаять, бөек фикер иясе гуманистның вафаты мөнәсәбәте белән бирелгән мондый бәяләрне бүген аңлап булса да. 20-30 елларда шундый ук бәяләмәләрнең дәвам итүе, кабатланып торуы тарихи төгәллекне һәм эхзеклелекне чагылдырмый иде инде. Мин бу очракта Габдрахман Сәгъди, Жәмал Вәлиди һәм Газиз Гобәйдуллин хезмәтләрендәге артык категорик рәвештә әйтелгән, шуңа күрә соңгырак чор авторларына да бераз тәэсир иткән фикерләрне күз унында тотам Чөнки мондый тар кысалы раслаулар җәдитчелекне Русиянен, руслыкның дошманы итеп күрергә теләүчеләр өчен өстәмә дәлил булып, татар мәгърифәтчелеге тарихын тарайтып, өтекләп күрсәтүгә нигез тудырган иде Мәсәлән, озак еллар дәвамында Шиһабеддин Мәржани, Хөсәен Фәезхан мирасларыннан "күз йомулар", бөтен хикмәтнең башы-аягы рәвешендә бары Каюм Насыйриның гына гамәли эшчәнлеген күрсәтү белән генә чикләнүләр дә шунын нәтиҗәсе иде Муса Биги Жарулла. Риза Фәхреддин, Габдулла Бубый. Галимжан Баруди. Закир Кадыйри, Зыя Камалиларнын хезмәтләрен тәкъдир итмәү турында әйтеп тә торасы юк. Совет чорының зур өлешендә безнең матбугатта Исмәгыйль бәк Гаспралы мирасына карата әйтелгән тискәре бәяләрнең тагын бер үзенчәлекле чыганагы бар Һәм. кызганычка каршы, ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайның кайбер фикерләреннән гадел булмаган рәвештә берьяклы файдалануга кайтып кала. Мәсәлән, татар әдәби теле яңару чорында җәдитчелекне, “Тәржеман”ны, бигрәк тә пантюркист тамгасы сугылган Гаспралыны кире кагарга, сүгәргә теләсәк, Тукайның: “Без "Тәрҗеман” бабай артыннан калмыйбыз”, — дип маташкан ( .) мөхәррирләребез татарларны төрекләштерергә аз тырышмадылар Ләкин булдыра алмаслыкларына тәмам күзләре җиткәч кенә туктадылар (...); без татарлар һаман да татарлар булып калдык. Төрекләр — Истанбулда. без — монда “Хәерле юлга!” — дигән мәгълүм сүзләрен китереп, соңгы хөкемне чыгарган кебек, шап иттереп өстәлгә сугып куя идек һәм шундый кырыс, бәхәссез булып тыелган хөкем бер хезмәттән икенчесенә күчеп озак еллар яшәде. Тарихи процессның шул рәвешчә принципиаль үзгәрүен архив материалларында теркәлгән рус цензорларының икърар итүләреннән дә күрергә мөмкин Әгәр 1910 еллардан башлап, интеллектуаль дәрәҗәсе, саллы эчтәлеге буенча төрки телле гәзитләр арасында, "Тәржеман”ны узып, беренче урынга "Вакыт" чыккан булса, теленең гадилеге, киң катламнарга аңлаешлылыгы ягыннан "Кояш" гәзите аерылып торган Мондый хәл Идел буе татарлары, Кавказ һәм Урта Азия төркиләре (азәриләр, казакълар, үзбәкләр) өчен дә тулаем хас һәм уртак күренеш иде Димәк, күпчелек төркиләр өчен “уртак тел" дип исәпләнгән “Тәрҗеман" теле белән Г.Тукайныңболай үзенчәлекле "хушлашуы" тарихи чынбарлыкның, реаль тормышның кире каккысыз кырыс чагылышы иде Ягъни бу хәл XIX йөз ахыры белән XX гасыр башында этникдиалекталь җирлекләрдә аерым төрки милләтләр оешып җитә язу процессын раслый торган бәхәссез күренеш иде Александр Беннигсен дөрес билгеләгәнчә, бу процесс Исмәгыйль морза башлаган зур эшнең (анын "бер өлешенең", дип аныклар идем) уңышсыз тәмамлануы да. фикер иясенең соңгы көннәрендә кичергән олы фаҗигасе дә иде Чөнки ул өмет иткәнчә, “телдә, фикердә, эштә берлек", дигән, ягъни гугандаш бер халык (этнос) оешу хакындагы хыялы урынына телләре бер-берсеннән аерылып өлгергән өч-дүрт милләт оешып җиткән иде Шул ук вакытта Г Тукайның кискен хөкемендә тарихи эзлеклелеккә, булып узган чынбарлыкка туры килеп үк җитми торган раслауда беркадәре урын алган иде. Моның шулай икәнлеген аңлар өчен яңа чор татар әдәби теленеп (Алтын Урда дәвереннән калган, аннары төрле тәэсирләрдә нык чуарланган иске татар язма теленә алмашка килгән тел-стильнен) үзгәрү, үсү үзенчәлегенә күз салу да җитә. Мәсәлән, беренче реалистик әдәби әсәрләрдән булган Муса Акъегетнең “Хисамеддин менла”сы. Заһир Бигиев романнары ниндирәк тел-стильдә язылган иде? Ниһаять, Габдулла Тукайның беренче чор үз иҗатында язылган шигырьләрен, мәкаләләрен ни өчен бүген хәзерге әдәби телгә күчереп бастырырга мәжбүрбез9 ' Чөнки 1905-1907 елларга кадәр, кайбер очракта хәтта аннан бераз соңрак та, Идел буе татар авторлары язган әсәрләрнең күпчелеге (элегрәк чорларда яшәгән Габделҗәббар Кандалый, Мифтахетдин Акмулла, Каюм Насыйри һәм тагын ике-өч кешене исәпкә алмаганда), каләм сәнгатенә, язма һәм басма сүз осталыгына шул ук "Тәрҗеман” оештырган тәҗрибәдән өйрәиә-өйрәнә үз аякларына басу процессында барлыкка килгән иде Әгәр беренче гәзитжурналларыбызнын башлангыч чорындагы тел-стиленә. аларда басылган материалның жанр үзенчәлекләренә, ниһаять, Фатыйх Кәрими, Ризаэддин Фәхреддин, Әхмәдһади Максудый һ.б. шулар кебек заманының әйдәп баручы әдипжурналистларының башлангыч чор мирасына мөрәҗәгать итсәк тә, әле генә билгеләнгән тәэсир эзләрен шактый мул табарга мөмкин Чөнки аларның һәм тагын бик күп безнең татар авторларының — булачак гәзит мөхәррирләренең каләмнәре беренче мәртәбә “Тәрҗеман" битләрендә чарланган иде Бу - бәхәссез факт Моннан күз йому тарихи гаделсезлек кенә булыр иде Әйс. үрнәк рәвешендә "Тәржеман” тәкъдим иткән “уртак тел” идеясе бөтенләй жиңеп чыгу шәрәфенә ирешмәсә дә, тиешле бер мәктәп, узылуы файдалы, хәтта зарури тәжрибә бурычын үтәп өлгергән иде (Яшьбаланын үз аякларына басып киткәнгә кадәр мүкәләп йөрүенең дә. аннары бер олырак кешенең бармагына ябышып тәпи-тәпи атлап йөрергә өйрәнүе дә узылуы табигый күренеш бит') Тарихи гаделлек өчен, димәк, мондый күренешнең дә әһәмиятен кире кагу дөрес үк булып житмәстер. шәт Кыскасы. Исмәгыйль морза Гаспралы башлаган эш нәтижәсез генә тәмамланмады. эзсез генә узып китмәле. Анын “ысулы жәлиде” менләгән-меңләгән яңа уку йортлары оешып, халыкка дөньяви белемнәр бирүгә искитәрлек дәрәжәдә зур өлеш керткән булса. "Тәржеман" гәзитенең тәҗрибәсе дә Русиядәге төрле төрки халыкларда милли матбугат барлыкка килүгә зур этәргеч, үрнәк булды. Күрәсең. мәсьәләнең нәкъ шушы ягын истә тотып, заманында Жәмал Вәлиди хаклы рәвештә "Тәрҗеманның гомум әһәмияте һәм тәэсире, инглизчә атаклы "Таймс” белән русча ин популяр“Новое время” гәзитләренекенә караганда, "мен мәртәбә" көчлерәк тирәнрәк булды, дип язган иде. Фикернең хаклылыгы шуннан гыйбарәт әгәр соңгы ике мәшһүр гәзит күп тән ирешелгән бай традицияләрнең бер этаптагы көчле дәвамы гына булсалар. Исмәгыйль морзаның кечкенә генә “Тәржеман”ы исә нульдан. ягъни буш җирдән башлап, төгәл бер хәрәкәт, көчле күтәрелеш, күптармаклы юнәлешләр тудыра алган уникаль күренеш иде. Монда тагын бер гыйбрәтле күренеш бар: "Тәржеман” теленең нигездә укымышлырак катламнар өчен аңлаешлы булуы, ә гомум халыкка — “гавамга”исәанын үз сөйләшендәге басма сүзнең кирәклеге конкрет тәжрибәдә расланды Бу да зур мәгънәви казаныш иде! 1911 елда "Шура” журналы битләрендә мәгълүм "Тел ярышьГнын уздырылуы (аны да әче телле Тукай урынсызрак рәвештә "тиле ярыш" дип атаган иде), шул ярышта беренчелек саф казан татарчасында язган Мәҗит Гафурига бирелүе менә шул идеатист мәгърифәтче аңында туган хыял белән реаль тормыш ихтыяҗы арасында барган олы иҗтимагый бәхәснең табигый нәтиҗәсе, кырыс чынбарлыкның тантаналы жинүе иле Димәк. Г.Тукайнын югарыла китерелгән кискен рәвештәге хөкемендә катлаулы, каршылыклы процессның тулаем тарихы түгел, бәлки анын соңгы нәтиҗәсе генә дөрес чагылган икән. Нигезенә төрек әдәби теле салынган (беркадәре җиңеләйтелгән) госманлычарак "уртак телнең" киләчәксез булуын Төркия җөмһүрияте оешкач, анда үткәрелгән тел реформасы тарихы да артыгы белән раслый Шулай булгач. И Гаспралы кичергән фаҗиганең тамырларын бик тирәннән эзләргә кирәк икән Минем фикеремчә, күпчелек төрки халыклар өчен бер уртак әдәби тел булдыру форсаты XV-XVI гасырларда - Алтын Урда империясе таркалып, мөстәкыйль чанлыклар оешу дәверендә юкка чыга башлаган иде Тагын бер принципиаль мәсьәләгә, ул күптән мәгълүм кебек булса да. махсус тукталу зарур Сүз Исмәгыйль бәк Гаспралы исеме телгә алынган саен милләтче, панисламист, пантюркист шгән ише тискәре "титуллар"ның гел тагылып йөрүе хакында Гәрчә бу мәсьәлә йөзләгән документларны, алләничә дистә саллы гыйльми хезмәтләрне уртага куеп (публицистикадагы эпигонлык фактлары белән вакланып тормыйча да), әтрафлы һәм күләмле тикшеренү алып барырга лаек булса да. мин бу юлы аңа кыскача гына тукталу белән канәгатьләнәм Ип элек әле аталган термин нарның эчтәлегенә, төрле фән өлкәләреңдә һәм илләрдә кулланылу үзенчәлекләренә тукталып узу кирәк булыр, дип уйлыйм Милләтчелек (национализм). Бу сүзнен беренчел гали һәм тон мәгънәсе \> кавемен-үз милләтен яратуны, анын мәнфәгатьләрен, бигрәк тә хокукларын азатлыгын яклауны белдерә торган омтылыштан гыйбарәт икәнлеге артык шик тудырмаса кирәк Төрки-татар телендәге аның элекке асыл мәгънәсе дә шуңа туры килә иле Инглиз телендәге фәнни әдәбиятта ла ул шунлыйрак сыгылмалы төшенчә ксбегрәк кугтаныла Әмма немец телендә һәм заманында шул тешен тәэсирен нык татыган русчала атаманың эчтәлегенә икенчерәк һәм тискәрерәк мәгънә салынды үз милләтен генә яратып, башка халыкларга дошманлык хисе саклау күренеше сыйфаты ндарак Чама һәм акыл хисен югалткан чакта мондый сыйфат башка халыкларга карата чын агрессиягә, рәхимсезлеккә. ягъни шовинизмга әверелергә мөмкин. Күп кенә дәүләтләрара конфликтларның, сугыш һәм яулап алуларның сәбәбе дә була ул (мисал эзләп әллә канларга барасы юк) Шуннан чыгып, ''националист" дип аталган шәхесләр башка халыкларның, гомумән кешелекнең явыз дошманы рәвешендә дә билгеләнә башлады Совет чорында сүзнең шушы икенчел мәгънәсе, бигрәк тә "буржуаз милләтче" дигәне өстен чыгу күренеше хөкем сөрде Рус теле, рус милли менталитеты тәэсирендә булган сонгы заман татар телендә дә шулай килеп чыкты. Дөрес, ара-тирә генә "шовинизм" дигән милләтчелекнең кәттәрәк, хәтта аерылгысыз "агасы” булуы да телгә алынгаланды. Вакыт-вакыт изелгән кавемнәрнең милләтчелеге белән изүче (хаким — хужа) халыкларның милләтчелеге арасына чик кую омтылышлары да булмады түгел. Ләкин күп очракта кечкенә халыкларның үз-үзен саклауга, үстерүгә юнәлгән табигый омтылышларына чын шовинизм гаепләре тагылды һәм төп "карачкы" булып, нигездә "вак" халыкларның милләтчелеге исәпләнде. Боларның һәммәсенә "интернационализм" (бәйнәлмиләлчелек) төшенчәсе каршы куелды. Ягъни дөньядагы барлык халыкларның үзара тигезлеге, татулыгы, дуслыгы, хезмәттәшлеге дигән яхшы мәгънәдә. Аның да иң әйбәте сыйфатында "пролетар” интернационализмы аталды. Совет чынбарлыгында гагын бер гажәеп күренеш хасил булган иде: табигате белән милли интересларны бөтенләй инкяр итү һич тә мөмкин булмаганлыктан, "милли патриотизм” дигән ясалма, ләкин без тиз күнеккән сүз тезмәсе барлыкка килде. Әгәр теге яки бу күләмдә зуррак хокукка ия. әйтик "союздаш республикалы" халык вәкилләре үз кавеменең хокукларын, мәнфәгатьләрен якласа, моның башкаларга "зарарсыхтыгын расласа", бу — "милли патриотизм". Ә инде моңа жавап. яки иярү рәвешендә кечерәк хокуклылары (өченче, дүртенче сортлы "дәүләтчеккә" ияләре) хококу-мокук дия башласалар, бу инде, җанкисәгем, кычкырып тора торган "буржуаз милләтчелек" — хәтта шовинизм! .. Күренә ки. милләтчелек дигән күренешне иң элек шовинизм үзе тудыра; миллиазатлык хәрәкәтләренең империалистик тәртипләр урнашкан, ягъни милли изү хөкем сөргән илләрдә барлыкка килүе шуны тулысы белән раслый. Чөнки милләтчелек ул шовинизмның үз жимеше. Бу — иске, ләкин, кызганычка каршы, хәзергә кадәр гомум танылмаган, хәтта “хужа" халыклар тарафыннан инкяр ителә торган элементар хакыйкать Әмма милли ихтыяҗларын үтәлмәгән килеш тә үзеңнең мескен хәлеңнән канәгать, хәтта "бәхетле" дә икәнлегеңне раслап торсаң, монысы шовинистлар өчен иң мактаулы "интернационализм” булыр. Мәсәлән, мәгълүм ФикрәтТабеевнең "Безгә союздаш республика статусы кирәкми, без үзебезнең хәлдән бик канәгать!" — дип. Брежнев белән Сусловлар тарафына иелә-бәгелә төче елмаю фактларын тарих яхшы хәтерли... Шуны да онытмыйк: 1956 елда үзенә элементар хокук теләгән Венгриягә, аннары демократик шартларга омтылган Чехославакиягә бәреп керүләр, ниһаять, үзенчә яшәргә маташкан Әфганстандагы сугышларда шул "интернационализм" (шовинистик агрессия!) байрагы астында барган явызлык иде Олы гаделлек хакына дип милләтчелеккә каршы куелган интернационализм шул рәвешчә үзенең киресенә — бөек гаделсезлеккә әверелде. Хәтта дәүләтнең үз эчендә дә. Моның шулай икәнлеген күрер өчен 1987 елгы Алматы шәһәрендәге канлы бәрелешләрне. Ош. Карабах вакыйгаларын. 1989 ел апрелендә Тбилисидәге вәхшиләрчә кан коюларны, аннары Приднестровье. Абхазия, Осетия хәлләрен, Ингушетия, ниһаять. 1991 елгы Вильнюс һәм 1994 елда башланган Чечня фаҗигаләрен искә төшерү дә житеп торыр Интернациональ “үсү" хакына дип. милли телләрне кысу, гәзит- журналларны ябу. "ата-аналар соравы буенча" дип. рус булмаган мәктәпләрне эзлекле рәвештә бетерә бару, ниһаять, ничә кат язу алмаштыру кебек "вак-төякләрне" санап та тормыйм. Озын сүзнең кыскасы, ачыклык, гадилек һәм гаделлек урынына буталчыклык, мәгънәсезлек һәм ачыктан-ачык явызлык барлыкка килде Мондый хәлне саклап калырга теләүчеләр бүген дә җитәрлек... Пантюркизм белән панисламизм дигән төшенчәләргә килсәк, мондагы буталчыклар белән эчке каршылыкларда баштан ашарлык. Болардан төшенчә буларак элегрәк туганы һәм киңрәк таралганы, әлбәттә, панисламизм иде Төшенчәнең билгеле бер күренешне, дөресрәге идеяне аңлатуы да мәгълүм. XIX гасырның ахыры һәм XX йөзнең башында барлыкка килгән бу идеянең эчтәлеге төрле сәбәпләр һәм шартларда мәдәни һәм икътисади яктан артта калган, шунын нәтиҗәсендә алга киткән Аурупа илләренең колонияләренә әверелгән мөселманнарга алар дөньясында хөкем сөргән торгынлыктан чыгу, чорный мәдәни казанышларына ирешү өчен берләшергә, үзара ярдәмләшергә, бары шулай гына алга китеп була дигән караштан гыйбарәт иде Мондый фикернең беренчел авторлары сыйфатында, гадәттә, ин элек мәгълүм мөселман мәгьрифәтчеләреннән Жәмаледдин Әл-Әфгани белән Мөхәммәд Гьәбүһ һәм башкаларны атыйлар Идея баштагы абст ракт чорында кайберәүләр өчен чыннан да бик мавыктыргыч булып тоела Бигрәк тә яна идеяне Ислам динен сонгы гасырларда өстәлгән хорафатлардан, зарарлы катламнардан арындыру, аны Мөхәммәд пәйгамбәр һәм ана тугьрылыклы сахабәләр чорына хас “сафлыгына" кайтару омтылышы белән дә көчәйткәч ул кин яклау таба. Идеяне таратырга, пропагандаларга теләүчеләр дә табылгалыи Ләкин анын чын-чынлап тормышка ашуын — реаль гамәлгә, димәк, коллектив көрәш фронтына әверелүен (хәтта чикләнгән бертөркем мөселман илләренең дә антиколониаль көрәштә үзара чын-чынлап берләшә алуын) раслый торган саллы бер дәлилне дә тарих белми XIX гасыр ахырыннан алып, бүгенге көн вакыйгаларына кадәр. (Анын каравы бер хәлдәге, бер ише вәзгыятьтәге мөселман дәүләтләренең үзара ызгышып, сугышып яту фактлары буа буарлык ) Кайбер хәбәрләргә караганда, мөселманнар арасындагы дини, мәдәни хезмәттәшлек, татулык дигән идеянең христиан дөньясына дошман оешма сыйфатында каршы куелуы. Көнбатыш илләрен “юк итү" максатыннан тудырылган агрессив берләшмә, дип күрсәтелүе ул XX гасыр башында Лондон-Парижларда ижат ителгән провокация, дигән ишарәләр дә юк гүгел Бу мәсьәлә киләчәктә махсус тикшерүне сорый, әлбәттә. Әмма Русия хөкүмәтенең 1910-1912 елларда татарлар арасында панисламизм хәрәкәтен, шуна җитәкчелек иткән махсус оешмаларны җентекләп эзләвенең, һәрбер мәдрәсәләрдә казынуларының, кайбер зыялыларны кулга алуларның, мәхкәмәгә тартуларының чын-чынлап провокация булганлыгы хәзер тулысымча расланган факт Хәтта хөкүмәт акчасына шул елларда Парижда “Мусульманин" исемле махсус провокацион журнал чыгартылуы да билгеле Безнең тарихтагы моның ин характерлы мисалы ул “Бубыйлар процессы" - Ижбубый кызлар мәдрәсәсенең туздырылуы иле Аның да кара провокаторларның катып калган карагруһ мөселман руханилары белән татарларның дөньяви бетемнән, чын тәрәккыяттан мәхрүм калуларын, шул рәвешчә мескенлек, коллык дәрәҗәсендә тора бирүләрен геләгән миссионерларның ялалары, донослары нәтиҗәсендә оештырылуы күптән мәгълүм Әлеге процессның колониаль дәүләт провокациясе икәнлеге дә бүген бәхәссез нәрсә Анлы кешегә, әлбәттә Җыеп әйткәндә, панисламизмны оешкан сәяси хәрәкәт рәвешендә аңлату, куркыныч дошман итеп күрсәтү ул XIX йөз ахыры белән XX гасыр башында колониаль изүләргә каршы уяна башлаган милли-азатлык көрәшенә каршы көч сыйфатында уйлап чыгарылган империалист лар сәясәте — спекулятив уйдырма җимеше иде Ин элек ул колонизатор Аурупа дәүләтләрендәге халыкларда мөселманнарга каршы дошманлык тәрбияләүне, аннары Рим империясе чорыннан кала килгән бүлгәләү һәм идарә игү” принцибын яна чорга яраклаштыруны максат итеп кушан сәясәтең маташуы гына иде (Юл уңаенда шуны да билгеләп үтик “панисламизм бүкиләре" белән уйнауның мәгънәсе глеге тәмам ачылгач, хәзерге сәясәтчеләр белән аларга кушылып өрүче үзәк матбугат журналистлары "ваһһабилык куркынычын уйлап таптылар Аларга ияреп кайбер руханиларыбызда - татар дөньясыннан читкә чыгып тормыйк хәзергә икенчеләрен ваһһабичылыкта гаепли башлады тар Нәкъ И Гаспралыга һәм җәдит ‘ бидъгагьләренә бәйләнеп донос язучылар кебек Ирексезләп классикның кабатланган тарихи күренешләр фарс кыяфәтен ала дигән мәгълүм сүзләре искә ки ю Өстенлек, таерлык “бәлеше” тирәсендә барган бу әк .мәт һәм кызганыч ызгыш тар Мәскәү сәясәтче тәре "табышының бәясен генә төшер.. Чынлыкта сүзәл тәнинди измнар" һәм "чылыклар" турында гүгел. бәлки ran гади фанатизм тирәсендә барырга мөмкин Бернинди диннәрнең иярченнәренә лә бернинди сәяси агымнарның вәкилләренә дә. әгәр алар чама хисләрен сакламасалар. фанатизм чиренә сабышхдан гарантия бирелмәгән Хәтта "демократларга ла > Пантюркизм гигәи нәрсә тә торге яклап тикшерсәң шундый ук нәтиҗәгә кигепә Монытг .чгә теге, панисламизмга караганда, күпкә таррак әлбәттә Утла мөселманнар кебек ук арпа калган, яисә колониаль кодлыкка төшкән кавемнәрдән бапы төрки телле халыкларның тәрәккый, азатлык өчен кулга кул тотышын, берпзләп еи гамәл кылулары һәм эшләүләре файдалы, хәтта зарур дигон карашны алга сөрә торган идеядән гыйбарәт Ягъни ул да ахыр чиктә колониаль жәбер-золымга каршы юнәлгән идеяләрнең берсе Анын белән мавыккан шәхесләр элек тә булгалаган, хәзер дә очраштыргалый Тик бер халык вәкиленең, хәтта тугандаш милләтләр вәкилләренең дә үз кавемнәрен яратулары, аларга яхшы тормыш, мәдәни казаныш, хөрлек, азатлык, һәм. ниһаять, үзара дуслык, хезмәттәшлек теләүләре берничек тә гаеп, криминаль омтылыш рәвешендә бәяләнә алмый, алай бәяләнергә тиеш тә түгел Тормыш чынбарлыгына гадәти, нормаль күз белән караганда, бу шулай, әлбәттә. Ләкин күп колонияләргә ия империалистик илләрдә, бигрәк тә составында төрки халыкларнын күпчелеге булган патша Русиясендә төрки халыклар арасындагы дуслык, хезмәттәшлек идеясе — пантюркизм — "дәүләт бердәмлеге өчен" иң куркыныч хәрәкәтләрнең берсе сыйфатында кабул ителде һәм шулай бәяләнә башлады Тулысынча туып җитмәгән, чын-чынлап оеша алмаган идеягә реаль хәрәкәт кыяфәте бирер өчен анын "лидеры" сыйфатында мөстәкыйльлеге һәм нормаль яшәве болай да шик астында калган (череп таркала башлаган) Госманлы дәүләтенә төртеп күрсәттеләр. Мондый алым совет чорының беренче елларында — бигрәк тә хакимияткә Сталин килгәч — аерата активлашты. Хәтта Мирсәет Солтангалиевне эзәрлекләгән елларда туранчылык (пантуранизм) дип исемләнгән пантюркизмнан да зуррак, хәтәррәк "бүки" төшенчәсе хәрәкәткә китерелгән иде. Патша чорында гамәлгә кергән пантюркизм төшенчәсенең шулай совет чорында пантуранизмга әверелүнең, дөресрәге шундый “оешма" һәм аның "идеологы” табылуның чеп-чи уйдырма икәнлеге соңгы елларда, махсус комиссия тикшерүе нәтиҗәсендә, тулысынча расланды ("Права ", 1990.01. VI). Исмәгыйль бәк Гаспралыга карата, әгәр совет чорында бездә чыккан гыйльми һәм публицистик әдәбиятны җентекләп актара башласак, бер үк вакытта анын пантюркист та. панисламист та дип сүгелүен күрер идек. Ләкин мондый раслауларда да тирән эчке каршылык барлыгын онытмаска кирәк. Чөнки пантюркизм дигән нәрсә иң элек милли менталитет, бары “тел |тамыры| берлеге" нигезендә генә барлыкка килгән, була ала торган, азмы-күпме дәрәҗәдә "яшәүгә сәләтле" этно-лингвистик нигезле чагыштырмача “тар" карашлы юнәлеш булса, панисламизм исә бернинди этник-милли чикләрне танымый торган күпкә киң, хәтта глобаль сыйфатка ия интернациональ, ягъни халыкара идеядән гыйбарәт. Димәк. И.Гаспралы кебек интеллектуаль дәрәҗәсе бик югары, белеме тирән, аңы айнык кешене бер үк вакытта пантюркист та, панисламист та. дип гаепләү ул гаепләүчеләрнең үзләре белемлелек һәм фәлсәфи аң җәһәтеннән чикләнгән, буталган булуына ачык күрсәтә. Ә инде фикер иясенең бер үк вакытта төрки халыкларнын мәгърифәтләрен күтәрергә теләве белән төрки булмаган мөселманнарга карата да симпатия саклавына килсәк, мондый күренешнең нигезендә бик аңлаешлы сәбәпләр ята — колониаль изүгә карата гомум протест белән, наданлыкка карата ran-гади нәфрәт хисе. Димәк, социаль гаделлеккә омтылган гумайлылык сыйфаты. Пантюркизмга бәя биргәндә, гадәттә, аны төрки булмаган башка халыкларга, бигрәк тә русларга, христианнарга карата дошманлык хисе белән сугарылган тар караш, \ зенә күрә шовинистик, хәтта ырыкчы (расистик) тәгълимат рәвешендә тасвирладылар. Яки һичшиксез шулай, дип уйлап, мондый фикерне аксиома рәвешендә кабул иттеләр Төрки телле кешеләрнең кайберләрендә андый сыйфатлар очрагандыр һәм очрыйдыр да, бәлкем, алар арасыннан чыккан чын төрки шовинист рухлы "лидер" кисәкләренең очраштыргалавы да артык гаҗәп түгел: кешелексез, рухи гарип бәндәләр башка милләтләр, бүтән халыклар арасында бүген дә җитәрлек Мисаллары муеннан ашкан. Бу — ачы. реаль чынбарлык. Ләкин Исмәгыйль бәк Гаспралыны шундый явыз ниятләргә ия. дип туктаусыз гаепләүләр белән һич тә килешеп булмый Иң элек шуңа игътибар итик И.Гаспралыны пантюркизмда гаепләүчеләр аның югарыда китерелгән мәшһүр шигарен — “телдә, фикердә, эштә берлек”не күз уңында тоттылар һәм тоталар. Мондый алымга каршы шундый сорауларны куярга мөмкин, моннан кемгә файда ла. кемгә зыян9 Әллә бу сүзләрдә башка халыкларның телләренә, ирекләренә куркыныч яна> бармы1 Гомумән Исмәгыйль морзаның берәр хезмәтендә башка илләрне, бүтән халыкларны яулап алу. буйсындыру идеяләрен кемнең, кайда күргәне бар?! Юк атар, юк андыйлар Фикерне раслар өчен тагын берничә фактка мөрәҗәгать итүне кирәк табам. Беренчесе 1905 елның 6-12 февральләрендә Бакуда шул чорда “татар-әрмән суешлары дигән исемдә яманаты чыккан мәгълүм әрмән-азәрбаижан бәрелешләре була Бу канлы вакыйгага карата Исмәгыйль морза бер тарафны гына яклау, икенчесен гаепләү позициясенә басмый Конфликтнын төп сәбәпләрен белеп җиткермәвен әйтү белән бергә ул . “монда ниндидер жүнсез кеше ләрнең котыртуы һәм явыз провокаш _е булуында шик юк . — дигән нәтижәне чыгара вә азәриләрне дә. әрмәннәрне тә сабырлыкка, салкын канлылыкка чакыра Игътибар итегез “кан кардәшләре" тарафына басуның эзе дә юк монда. Аның каравы коткы салучылыкка ишарә ап-ачык (“Тәрҗеман". 1905. № 14) Икенчесе. 1909 елда. Төркиядә хакимияткә “яшь төрекләр" килгәч, күптән пыскып торган төрек-әрмән конфликтларының көчәеп китүе, бигрәк тә илнен берара Русия оккупациясе астында булган төньяк-көнчыгыш өлкәләрендә үзара кан коюларның гаять кискенләшүе, хәтта вәхшәтлек дәрәжәсенә җитүе яхшы мәгълүм Моннан соң 1913 елда прогрессив җәмәгатьчелек әрмән халкы тарихындагы бер зур мәдәни вакыйганың юбилеен билгели Шул мөнәсәбәт белән Исмәгыйль морза "Тәрҗеман"нын 13 октябрь (№ 228) санында русча һәмКырым татарча Әрмән халкына сәлам" исемле махсус мәкаләсен бастыра Шуның русча вариантыннан (тәрҗемәдән кәлҗемә килеп чыкмасын өчен) бер өзек китерик Приветствуем тебя, скромный трудовой народ! Прими наше искреннее поздравление с 1500-летием твоей письменности и 400-летнем твоей печати! Ты празднуешь не память кровавых побед, не память насилии нал другими; ты радуешься своим культурным просветительным начинаниям. Привет тебе за 15-вековую письменность, за 4-вековую печатную книгу! Ты ими жил и сохранился: ими же ты будешь счастлив... Небольшой народ, ты послужил немало для культуры тех народов, с которыми ты живешь рядом или вперемежку Өзекне тагын бер кат. авторның нәрсәләргә басым ясавына игътибар итеп, һәр җөмләсе турында уйланып укып чыгыйк. Чорны, күптән түгел булып узган канлы вакыйгаларны искә төшерик Кем әйтмешли, комментарийлар артык кирәкми монда Өченче факт. Рус теле, рус әдәби культурасының даһи вәкиле И С.Турге в Парижда вафат булу хәбәре алынгач И.Гаспралы үз гәзитендә (I88J..\':I7). ике re зл.» дә. ихлас кайгы белдергән тәгьзиянамә— некролог бастыра Дүртенче һәм башка фактлар Югарыда Исмәгыйль бәк Гаспралынын “Русское мусульманство" һәм “Русско-восточное соглашение дигән хезмәтләре телгә алынган иде инде. Шулардан ул әсәрләрнең төп фикерләрен чагылдыра торган өзекләрне, кайбер аңлатмалар белән, оригиналда күчереп чыгыйк һәм. бәхәс төгәлрәк чишел н өчен, аңа бераз киңрәк тукталыйк. И.Гаспралы. һәр мәсьәләне яктырткан чакта, узган тарихка да. үз чорында хокем сөргән реши, чынбарлыкка ла киңнән туктала Аның фикереңчә, ныне в руках Росс ни находится до десяти миллионов тюрко-татарского племени, исповедующих одну и зу же религию, говорящих наречиями одного и того же языка и имеющих один и тог же социально-общественный быт. одни и тс же традиции ( ) Однако, имея особые и прочные религиозно-бытовые условия жизни, оно представляется нам довольно крупной единицей среди народностей нашего обширного отечества и судьбы ее заслуживают, мне кажется серье зного внимания общества и государства Г монда һәм алга таба аерым сүзләргә махсус ишарәләр минеке W / ) Ләкин Русия хокүм с мөселманнарга карата моңарчы "Мин - хужа. сез исә салым ту ләге > до. теләгәнеге зч < яши бирегез". — дигән рәвештә мөнәсәбәт күрсәтә килде Шуңа күрә русияле мөселманнарның күпчелеге ярлылыкка, хәерчелеккә һәм иҗтимагый җәһәттән йомыклыкка - рус жәмәгатьчелегеннән читләшүгә дучар ителде Мондый нормаль булмаган хәлдән чыгу юлын И Гаспралы татарларны ассимиляцияләү. көчләп христианлаштыру, ягъни этник һәм мәдәни яктан йогу аркылы түге з бәлки аларга чын дөньяви белем бирү — мәгърифәт нурын кабызуга бутыш\да кү|>.» Белем бирү исә иң элек халыкның үз ана телендә булырга тиеш Ана телендә бе гсм нигезләре алган кеше генә башка телләрдә югары уку йорт зарында нәтиҗәле укый алачак (МОНДЫЙ фикернең Каюм Насыйри тарафыннан кабатлануын да искә төшерик) һәм шунда ук мәгърифәтче Русиядөгс милли сәясәтнең искитәрлек берьяклы булуыннан үзенең гаҗәпләнүен дә яшерми Я решительно нс понимаю, что мо.» i мешать введению татарского языка в шкале Разве русский язык и наука нзетаң к<> слабы и нс окрепли, что их нужно охранять за счет других языков империи Кабыргасы белән куелган шушы сорауның ү зенчәлекзе ачкычын Исмәгыи н. морза үзе үк текмим итә надо позволить и помогать писан., читать и учигия на родном языке ВСЯКОМУ нерусскому народу, не забывая, что наука одна дп всей, че.нзве- честна что она побеждает предрассудки невежества и только на ее почве последует единение татар с русским славянством" Ничек аңларга һәм аңлатырга моны? Гел руслыкка. Русиягә каршы дип исәпләнгән “панисламист, пантюркист" Гаспралынын саташуымы, әллә ялганлавы гына дипме?! Минемчә, икесе дә дөрес түгел. Чынлыкта Исмәгыйль морза Гаспралы халкының шактый өлеше төркиләрдән, мөселманнардан һәм башка рус булмаган милләтләрдән торган Русия империясендә, акыл, айнык аң һәм киң күңеллелек белән эш иткәндә, төрле милләтләр, төрле конфессияләр ара паритетлы башлангычта, ягъни әхлакый, хокукый бәрабәрлек һәм тигезлек, рухи-мәдәни хезмәттәшлек нигезендә тыныч һәм тату яшәп була, дип ихлас күңелдән ышанган идеалист иде. Ягъни эзлекле, кырыс реалист түгел Моның шулай икәнлеген аның үз сүзләреннән үк күрергә мөмкин: “ В частной же жизни и деятельности мы сплошь и рядом видим прекрасные отношения между мусульманами и христианами. Это и нужно развивать, расширять и укреплять, отнюдь не касаясь дорогих каждому религиозных чувств" Чөнки аның инануынча, мөселманнар яши торган жирләрнен Русия кул астында булуы “делает Россию естественной посредницей между Европой и Азией, наукой и невежеством, движением и застоем " Шуна күрә Көнбатыш Аурупа колонизаторларыннан, бигрәк тә Англиядән курыккан Төркия һәм Иран мөселманнарының да Русия химаясенә керүләре ихтимал, хәтта бу файдалы да булыр иде дигән фикерләр дә ычкынгалый. Димәк, аерым сүзләргә жентекләп бәйләнә башласак. Исмәгыйль морза Гаспралыны пантюркизмда түгел, бәлки “панрусизмда” да гаепләргә мөмкин икән. Ләкин ашыкмыйк. Чөнки гөрләп торган зур империяләр чорында яшәгән, күпмилләтле дәүләтләрнең кайберләрендә дини, мәдәни кысуларның булмавын да күргән фикер иясенен Русиядән дә яхшыны өмет итүе артык гажәп түгел иде. Шулай ук империя дигән нәрсәләрнең ахыр чиктә таркалып бетергә тиешлеген дә ул заманда аның белмәве, белә алмавы табигый иде Чынлыкта әле китерелгән раслауларда И Гаспралынын рационалист һәм реалист буларак көчсезлеге дә, идеалист-романтик сыйфатында көче дә берьюлы чагылган иде Чөнки миссионерлык рухы белән сугарылган Русия шартларында һич тә “ал да гөл” булмады һәм булмый да. Әмма мөнәсәбәтләр бераз яхшырсын өчен, ичмасам, һәр халыкның иманына кагылмау, аны рухи яктан кысмау, кимсетмәү шарт иде. Ә Русиядә мондый кешелекле вәзгыятьнең булган чорын табуы шактый авыр Шуна күрә анын “Русско-восточное соглашение” дигән хезмәтендә Рус империясенең “якты киләчәге" хакына тәкъдим иткән төрле милләтләр, диннәр арасындагы тигез хокуклы хезмәттәшлек, татулык турындагы “килешү” шартлары эзләве, шуның төрле юлларын тәкъдим итүе Русия җәмәгатьчелеге тарафыннан фикер иясенен үз вакытында да. аннан соң да аңлау, аңларга теләү тапмады. Исмәгыйль бәк Гаспралы һәм башка татар, азәрбәйжан зыялыларының "Иттифакы мөслимин” дигән фирка төзеп, чынлыкта кадетлар позициясендә торган. Русиянен бердәмлегенә һич тә хилафлык итмәгән, бары мөселманнар өчен нормаль автономия генә сораган партия эшчәнлеге дә империя шартларында гамәлгә аша алмады, һәрьяклап кыерсыту көчендә кала бирде... Кырым татарлары кичергән соңгы язмыш, башка мөселман халыкларының СССР чорындагы милли мәдәният җәһәтеннән чикләнүләре, зәгыйфьләнүләре фонында Гаспралынын “рус-мөселман килешүе” (паритетлы хезмәттәшлек) һәм башкалар турындагы хыяллары, дөресрәге иллюзияләре, А.Беннигсен сүзләре белән әйткәндә, “язмышның ачы ирониясе генә булып калды”. Ләкин Исмәгыйль бәк Гаспралынын кодрәтле интеллекты, ихлас изге теләкләре белән башланган, үз чорында тантаналы рәвештә тормышка ашкан эшләре—“уртак телдә дисә дә. халыкның үз ана телендә вакытлы матбугат булдыруы, мәгърифәтчелекне җәдитчелек дигән күпкә тирән эчтәлекле, гажәп киң колачлы мәдәни, ижтимагый- сәяси хәрәкәткә әверелдерүе — күпчелек төрки халыкларның тарихында, безнең якын узганыбызда да. тирән эз калдырды. “Тәржеман” белән “ысулы саутия"дән алып, XX гасырның 20 елларына кадәр рухи, мәдәни дөньябызда барлыкка килгән, үскән һәм дәвам иткән катлаулы күренешләрне, вакыйгаларны—ин мөһиме шул дәвердә баштан кичкән төрле хәлләрнең һәммәсен дә—жентекләп өйрәнмичә, яхшылап белмичә торып, без үзебезнең якын тарихыбыздан хәбәрсез калу гына түгел, бәлки бүгенгебезнен нинди сыйфатта икәнлеге белән киләчәгебезнең дә кайсы юллардан китәчәген дөрес аңлый алмаячакбыз.