ТАМЧЫ КҮЗЕНДӘГЕ СУРӘТЛӘР
ар идедер Әмәт бистәсенә күтәрелгән юл өстендә алмагач бакчасына күмелеп утырган җыйнак кына бер йорт: бу йортта яшәрләр иде аш-сулы Фәйзуллиннар гаиләсе. Йорт хуҗалары -киң күңелле, ачык чырайлы Әминә апай белән ирләрчә бераз кырку рак холыклы, зирәк акыллы Габлрахман агай безнең ише студент халкын, уллары Рөстәмнең студент дусларын үз балаларыдай якын күреп каршы алырлар иде. һәм бу йортта бар иде бер «хөҗрә» Равил Фәйзуллин тормышның вә әдәбиятның чиксез киңлекләрендә аерым дәүләт булып яши башлагач, анда энесе Ростом—әле ул вакытта шагыйрь Акъегет га түгел. Казан дәүләт университетының гали бер студенты гына—варис вә хаким булып урнашып калган иде. Хөҗрә дигәнебез гади генә бер бүлмә иде (ялгызак студентка ни кирәк тагын) урамга караган тәрәзә каршында язу-эш өстәле, ике-өч урындык, түрдә агач карават, идәннән-түшәмгә хәтле китап-журналлар белән шыгрым тулы шүрлекләр сузылган—бар булган байлык шушылар иде булса кирәк. Аның каруы, биредә рухи байлык хөкем сөрә иде Әйе. менә шушы хөҗрәдә без—«яшь әтәчләр»—киләчәккә матур-матур планнар корып (ул планнарның зурлыгыннан куркып вә өркеп), яңа укылган китаплар, гомумән, әдәбият-сәнгать турында моназара кылып утырырга ярата идек Әмма баштагы мәллә, әле әдәби карашлар берлеге пәйда булганчы, Рөстәм белән мине, икебез ике бүлектә укуга карамастан, француз теле дәресләре якынайтып җибәрде Бу хакта аерым сөйләмичә булмас, ахры Гөнаһ шомлыгына күрә димме, без үзебез теләгән гарәп телен түгел, бөтенләй чит-ят француз телен өйрәнергә тиеш булып чыктык, билгеле, киләчәктә кирәк булмаячагын чамалаганга күрәдер, без моңа күңелебез белән чата-карман каршы илек Өйрәтергә теләүчеләрнең теләкләре белән өйрәнергә тсләмәүчеләрнен теләкләре уртак булгангадыр инде, без дүрт сл дәвамында «Parle vu France?», ягъни «Син французча сөйләшә беләсеңме?» дигән гыйбарәдән ары китә алмадык Шулай беркөнне, семестр башындарак бугай, француз теле укытучыбыз. Амур исемле яһүдә кызы. Рөстәмнән шушы гыйбарәне укып күрсәтергә кушты Әллә укытучыбызның бигрәк яшь булуыннан кыенсыныпмы, әллә башка бер-бер сәбәп бар идеме, бурлаттай кызарып чыккан Рөстәм, мина чират җитмәсә ярар иде дип арткы рәтләрдә посып утырган җиреннән (димәк ки. минем яннан) торып басты да. Тукайның Сабиты кебек «шартлатып», җавап та бирде —Parle vu France? Укытучыбызның исеме җисеменә туры килә иде шул. чибәр иде, чукынчык, бодай ла нур чәчеп торган йо ie rai ын да яктырып китте, урыслар әйтә алмый интеккән франку зча «R» катыш казы «п>« авазының Рөстәм башкаруында бигрәк «французча», бигрәк ятышлы яңгыравына сөенеп булса кирәк (һәрхәлдә, без шулай юрадык), көлемсери төшеп —Странно, у вас истенно парижский акцент,—дип куйды Чират мина җитте Сабый чактан ук «тел кереше» белән интеккәнлектән, минем акцент бөтенләй «татарчалаштырылган французча» килеп чыкты Шушы көннән башлап без франиу » теле дөресләрендә бик сирәк кунак була башладык. Б озакламый Амур җиңгиебез дә бер капитанга кияүгә чыгып китеп барды, кыскасы, без үз иркебездә калдык. Ә уртак бәла-каза кешеләрне якынайта бит ул: дәресләрдән буш арада Казан урамнары буйлап. Казансу тирәсен иңләп, «милләт язмышын хәл итеп» йөргән көннәр, хөҗрәдә—«конспиратив фатирда»—Марсель Галиев, Азат Ганиев кебек шәрикләр белән үткәргән яшерен әдәби кичәләр бу якынлыкны дуслыкка әверелдерде Шөкер, еллар кайбер төзәтмәләр кертсәләр дә. бу дуслык бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Университетны тәмамлауга исә. без икебез дә әйбәт кулларга эләктек: мин Татарстан китап нәшриятында «халык академигы» Рәис абый Даутов канаты астында эшли башладым, ә Татарстан радиосында Рөстәмнең остазы итагатьле, кешелекле кеше, үз эшенең остасы Рим абый Кәримов булды. Менә 27 ел инде Рөстәм радиода эшли Шушы дәвер эчендә ул әдәбиятсәнгатькә багышланган, мөгаен, меңнәрчә булмаса да, йөзләрчә тапшыруны эфирга әзерләгәндер Әмма татар теле базар теленә әйләндерелгән бер мәлдә (мәктәпләр ябыла, рәсми даирәдә татар теле бөтенләй кулланылмый диярлек) Татарстан радиосында «Тел күрке—сүз» тапшыруының башланып китүе үзенә күрә бер революиион күренеш булды һәм бу тапшыру татар җанлы һәрбер кеше тарафыннан тел ачкычы, рухи терәк, аны әзерләүчеләрнең шәхси егетлеге буларак кабул ителде Мәгълүматлы, тирән эчтәлекле булганга да. туган телебезнең чиксез матурлыгын вә байлыгын күрсәтә алганга да. тел каршында торган хәвефле проблемаларны ачып бирүдән курыкмаганга да бу радио-дәресләр дистә еллар инде үзенең рейтингын югары кимәлдә саклап килә, һәрхәлдә, татар теле яшәгәндә, радио аша мондый аралашуның зарурилыгы бәхәссез. Мәгълүм ки. радиожурналистика Рөстәм иҗатында бер сәхифә генә. Ул бит әле шигъриятнең мең тавышлы симфониясендә үз көен тапкан (үз исемен тапкан— Акъегет) шагыйрьдә. Дөрес, аның шигъри байлыгы күләм ягыннан, бәлкем, артык зурда түгелдер, гомер уртасына җиткәндә ул нибары ике җыентык чыгарырга өлгерде («Ак болыт шәүләсе». 1987, «Төнге сулар», 1990). Болай дигәч, шагыйрьнең кыска, тыгыз формалы яшәеш турындагы, табигатькә бәйле күзәтүләргә нигезләнгән шигырьләре хакында Сибгатага Хәким әйткән сүзләрне кабатлап үтү урынлы булыр кебек «Бик күп язып та, үз урынын таба алмыйча буталып йөрүчеләр аз түгел поэзиядә. Акъегет шигырь үзен мен еллар буена сынаган юлны сайлаган» Әйтергә кирәк, авыр юлны Чөнки, фәлсәфи күзәтүләргә корылган кыска формадагы шигырьләр алар, гадәттә, күп язылмыйлар Моның үзенә күрә табигый сәбәпләре дә бар. әлбәттә. Соңгы дәвердә, бигрәк тә 60-70 еллар тирәсендә, күп сүзлелеккә, төссезобразсызлыкка протест йөзеннән булса кирәк, кыска-җыйнак шигырьләргә, ассоциатив сөйләмгә игьтибар-хаҗәт арта төште, яңа формалар, яңа алымнар табу юлында эзләнүләр, башланды Ә ул, эзләнүләр нигездә, ике юнәлештә—Көнбатыш һәм Көнчыгыш (Шәрекъ белән бутамыйк) шигърияте мирасын үзләштерү юнәлешендә барды Бу җәһәттән Кытай һәм Япон поэзиясе үрнәкләре («танка» һәм «хокку» гыйбарәләре нәкъ менә шушы чорда колакка килеп иреште) татар шигъриятенә бәрәкәтле тәэсир ясады: күрәсең, биредә халыкларның чынбарлыкны кабул итүдә борынгыдан ук килгән кайбер уртаклыкларның булуы да билгеле бер роль уйнамый калмагандыр («Көнчыгышта художник табигатьтә сибелгән гармониянең асылын аңларга омтылып яши һәм ул шушы гармониянең алыштыргысыз бер өлеше булып тора» —А. Генис). Мондый яңа аһәңне беренчсләрлән булып (эчке тибрәнешләр туры килгәнгәдер, бәлкем), татар шигъриятенең яна дулкын вәкиле Равил Фәйзуллин тоеп алды һәм ачышларга иреште «Бары бер яфрак коелды—көз җитүен бөтен дөнья белде» кебек тулы бер халыкның ничәмә-ничә гасырлар буена тупланган зирәклеген вә тәҗрибәсен чагылдырган борынгы Кытай мәкаленә аһәңдәш күзәтүләр ясап ы • Торналар китеп бара Кош канатлары орынгач. болытларның күңеле тулды Мондый кечкенә формага тулы дөнья кереп утырган Табигать вә Күңел сурәтләрен тиктомалдан гына уйлап чыгарып, ясап булмый, болар-чынбарлыкны танып белүнең, дөньялыкны кабул итүнен үзенчәлекле бер формасы, күнел-хис хәрәкәтенең табигый дәвамы, үзенне табигать-дөнья уртасында итеп тоюның чагылышы. Геннарның уйнавы нәтиҗәседер, күрәсең (туган туганга охшамаска да мөмкин бит. югыйсә). Акъегет үз иҗатында шигъриятнең шушыңарак охшаш өслүбен сайлады. (Хәер, «сайлады» дип әйтү бу очракта бик үк дөрес тә булмастыр әле ул. чын иҗатчы, бигрәк тә шагыйрь кеше, мин тегеләй, мин бодай языйм әле дип. иҗат алымын сайлап утырмый, лабаса; дөресрәге иҗат алымы аны үзе бер билгеле юнәлешкә этәреп кертеп җибәрә Чөнки шигърият—фикер һәм хис уртаклыгыннан туган көтелмәгән ассоциацияләр гамәле ич.) Шигърияте турында сүз чыккач, дөресрәге, шушы мәкаләне язарга алынуымны белгәч. Акъегет миңа кат-кат: «Игътибар ит әле... Чыкбөртекләре Яңгыр тамчылары, һәм... Күз яшьләре, дигән иде нәзер-васыять әйткән кебек эчке бер дулкынлану белән — Күз яшьләре... Яңгыр тамчылары. Чык бөртекләре». Нәрсә бу? Бер тамчы күзендә!—бөтен бер дөньяны күрергә омтылумы? Шулай булса кирәк.. Печән чаптым. яттым пакусларга Жир—бер бишек. ә мин—бер бәби. Күктә—кошлар. Оялары—Кояш— әйләнәләр оя тирәли!. Мәгълүм булганча, японча танкага тартым мондый шигырьләр, татарчалаштырып без аны әйбер-прсдметлар арасындагы беренче карашка эфемер тоелган бәйләнешләргә, шул бәйләнешләрнең тәэссоратына, метонимик стратегиягә корылган кыска шигырьләр дип алыйк, шагыйрьләрдән дөньяга, аны әйләндереп алган мохитка үтәли күз белән карауны, кирәк икән, яшәеш-табигать дигән «электр челтәрендә» кыска тоташтырулар аша экспериментлар ясап алуны таләп итә «Язмыш» шигырендәге кебегрәк Мәһабәт тупил үсә чокырлыкта. манарадан биек диярссн Берәү, әнә. иелеп печән чаба. чалгы очы агач башына менә-менә тияр күк. Үз чиратында, мондый шигырьләрне укыганда, автор артыннан ияреп барып, укучы эзтабарга әверелә. Чөнки эзләр рәсемен—шигырь сюжетын—шагыйрь биредә сөйләп бирми, ә бәлки ана илтүче сурәт-маякларны гына билгели. Шагыйрьнең кая таба алып барганын аңлау өчен, укучы шагыйрь артыннан ияреп барырга, ул туктаган урында туктап фикер туплап торырга мәҗбүр Аннары, укучы да җансыз бүкән түгел шагыйрьнең әйбер-предметлар сөйли алган информацня-тавышынын бер өлешен генә ишетә алганын ул да сизә-тоемлый. . Шагыйрьнең осталыгы да шунда ки. берберсең каплап китмәсен өчен отышлы тасвирый объектны сайлап ала белүдә, артык детальләрне төшереп калдырып, көтелмәгән чишелеш тәкъдим итүдә Акъегетнең бик күп шигырьләрендә гадәттән тыш кыскалык, текстның сутын соңгы чиккәчә сыгу стилистик алым булу белән бергә, конструктив стратегия хезмәтен дә үти И ашкына бу күңел' Беренче aaioHia утырдым, тизрәк кашырмын кебек Күренә ки. шифрга ачкыч авторның үзендә түгел, шигырь өчен алынган материалда, безне һәм аны чолгап алган тирәлектә. Шигырь-поэтик уйлануларның нәтиҗәсен саклаган хәлдә, беренчел импульслардан да еракка китми, шуның белән укучыларын да билгеле бер киеренкелектә тота Биредә ин мөһим нәрсә шул бер мизгелдәге жан тирбәлешләрен бөтен тулылыгында чагылдырып калу Мина калса, Акъегет андый мизгелләрне гомере буена эзли кебек, ялгызы гына эзли. дөнья белән күзгә-күз калып. Дөнья уртасында яшәгән хәлдә, үз эченә бикләнгән андый шагыйрьләр, әлбәттә, уйсыз, борчусыз була алмыйлар. Гөрләгән сулар туктаган. жаиым аша ага тоташ. Ага Киек Каз Юлы. Күп йөгәнләдем йөрәкне, чыдап булмас бу юлы. «■минем хәлне анлап кына була, минем хәлне булмый анлатып» дисәң дә. Шагыйрь, •аркылы гына үтәсе дөньяны буйлап йөрисе» бар әле Чөнки бу Олы Дөньядагы тамчылар күзендә шигъри сурәтләрнең бетәсе юк. Күз яше генә кипмәсен.. —Өстәп тагын шуны әйтәсем килә: Күрер күздән яшь кипмәс. Йөз житсән дә—яшь житмәс Наис ГАМБӘР Акъегет МОҢСУ ГЫНА КҮҢЕЛ БЕР ҖЫР КӨЙЛӘР Туган җир Офыклардан торна тавышы килер, кояш батып сүнәр суларда... Болытларны тишеп ай күренер, гүя чыгар һава суларга... Тып-тын, салмак кына яфрак явар, йомшак кына җилләр исәрләр. Толымнарын сыйпап елмаермын, ак каеннар башын исәләр. Моңсу гына күңел бер җыр көйләр. Ә ул җырның булмас сүзләре... Ашыгасы юк, күңел тулганда бер телгә килер әле үзләре... Алар барсы синең хакта булыр, синең хакта булыр, туган җир. Син бит бары туфрак кына түгел, син бит— шул ук яңгыр, шул ук каен, шул ук искән җил... Көзге хәтере Әни сөртә иртән көзгеләрне, уйчанланып кала күзләре. Еллар инде узган, хәтер офыгыннан йөгереп үтә яшьлек э&чәре. Барсы истә көзге хәтерендә, барсын истә тота көзгеләр: гомеренең жәүһәр вакытлары мәржән булып алга тезелә. Илгә иминлекләр тели-тели кереп бара әни көзенә. Көзгеләрдән иртән күз яшьләрен сөртә, елмаюы чыга йөзенә. Төш Чиксез диңгез— зәңгәр әсирлек Бата кораб! Бата кораб! Бата! Йота дулкыннар! Туктар урын кая, туктар урын?! Ал шәфәкъгә дөрли упкыннар! Туктар урын! Юк ул туктар урын, кораб бата, кораб батачак! Әнә! Әнә! Дулкын өстендәге ярым айга тәре булып кунган акчарлак!.. Бөят кирәк! Кая бөят? Ни була аңа төяп?! ... Уянып киттем. Каюта... Чайкала безнең кораб. Барам... дулкын чәрдәкләгән судагы айны карап... Зиратта •Бу дөньяның ваклыгына ваксынасым килмәде. Тар ләхетне кабул иттем, тарсынасым килмәде. . Кабер ташындагы язудан Бик ешладым әле зиратларга, бик ешладым әле нигәдер. Кайчак шулай кешеләрдән качып, ялгыз уйланасы киләдер. Танышларым шактый ишәйгәннәр, алар белән сүзсез кинәшәм. Алар җаны хәзер күбәләктә, алар җаны булып яна шәм. Тып-тын 1ына атлыйм сукмаклардан, ашыгырга монда ярамый. Вакыт һәм Юл монда туктап калган: Вакыт акмый. Юллар юк ары. Ваклыклардан җан арынып кала, мәшәкатьләр тоела чүп булып. Биләп ала мине илаһи моң, күзләремә зәңгәр Күк тулып... Ап-ак мамык оча һаваларда, ап-ак минем ботен янәшәм. Ак мамыкка кушыла күбәләкләр, ак каеннар тора гүя шәм. Бик ешладым әле зиратларга, бик ешладым әле нигәдер... Башкалар да, бәлки, минем кебек кешеләрдән качып киләдер... Йокысыз төн Зиннур Насыйбуллин истәлегенә Ике күзем тәрәзәдә. Тамчылар тама: там. там! Офыкны болыт каплаган... Болыт артында ал таң. Гөл-чәчәкләр таҗын йомган, сәгатьләр дә туктаган. Төн юрганына төренеп, дөнья йокыга талган... Еракларда бер ут яна, кемдер кабызган аны. Аңласа, аңлар шул гына тәнгә сыймаган җанны. Ике күзем тәрәзәдә, тамчылар тама: там. там!.. ... Ник атмый икән бу таң?.. ... Ник атмый икән бу тан?.. Шомырт чәчәк аткан чакта гына Башкорт ягы. Анда каеннар да Кырын ятып кына үсәләр. Баш очымнан йозс ялкау болыт— Сәлам кебек миңа Дүсәннән. Күз алдыма килә: Яз айлары. Алкын суга талын манып Днм буйлары шашып яшәрә. Дүсән авылы... Гүя янәшәдә йөзеп бара, Тирбәләнсп яшел рәшәдә. Май айлары. айлы кичләр. Су буенда ялгыз пар... Берни кире кайтмый— Шомырт чәчәк аткан чакта гына Төшкә керә торган... төшләр бар... Төнге күбәләк • Как бывало во юроде, во Казани • Рус халык жыры Казан... Казан... Матур шәһәр, күк астында шундый түгәрәк... Рестораннан аккан неон яктысында бәргәләнә төнге күбәләк. Күбәләктәй бер кыз йөри. Ул. мөгаен, туган болыттан. Зәңгәр күк астында фанн җиргә иңеп, кире кайтыр юлын оныткан. Оныткан ул үткәннәрен, оныткан ул туган телен дә. Нигә кирәк аңа ата-баба моңы, ул модада түгел биредә. Монда кирәк сихер һәм наз... көлүләрен торсын чылтырап... Югыйсә бит инде төшкә кермәс булып саф чаклары калды бик ерак. Затлы шәраб касәләрдә... Тук җаннарның майлы карашы уза аны капшап. ә аңа соң нәрсә, ә ул аңа һич тә карышмый... Кыза мәҗлес, көй агыла, нәҗес теләк канда кузгатып... Берәү әнә җылын. әмма кызны түгел, чибәрлеген аның кызганып... Казан... Казан... матур шәһәр, күк астында шундый түгәрәк... Рестораннан аккан неон яктысында дөрләп янды төнге күбәләк... Таң атканны көттек, ал таң атты, каршы алдык аны куанып... Күк йөзендә бар йолдызлар сүнде кояш нурларында югалып... Кайгы киеме киеп, шатлык килде һәм... чишенеп атты бер мәлне. Аптырап калдым, шатлык күтәрергә әзер түгел идем мин әле... ЮЛ өстендәге чәчәк Чәчәк булган очен өзделәр дә, ташладылар соңыннан кире.. Безнең соклану рәвеше— Матурлыкны үтерү... Язмыш Мәһабәт тупыл үсә чокырлыкта, манарадан биек диярсең... Берәү әнә иелеп печән чаба, чалгы очы агач башына менә-менә тияр күк... Бәхилләшү Мин бу җәйлә бераз тоткарланам— туктап калды күңел сәгате... Көзгә миннән алдан барып җитсәң, очар кошка сәлам әйт әле... Туган як көзе Болытлар. Чиксез офык. Буш болын. Ялгыз бер ат... Ике төпсез күзе калган— тутырырга дөнья бушлыгын... Ак бәхетләр теләдек без, теләдек гөлен генә!.. Тик белмәдек: Ак бәхете—без булганбыз, һәм гөле дә—без генә... Без нәрсәдер югалтканбыз— бәлки, кичә, бәлки, ун ел элек, бәлки, йөз... Бу язларны юксындырыр өчен алда көтә безне яңа көз. Татар хикәяләре хәзинәсеннән