ШИГЪРИЯТ
ГАТАШНЫҢ «ШИГЫРЬ ШӘРАБЕ» атар шигъриятендә мәнге дә төзәлмәс гашыйк бер зат бар. Ул. әлбәттә. Гаташ! Ничек сыя диген син шул гади генә күңелгә шулкадәр дә ярсу хисләр, гүзәллеккә шулкадәр дә мөкиббәнлек, сәнгать дәрәжәсенә күтәрелгән соклана белү, бер генә минутка да тыелып тормаган ташкын мәхәббәт?! Аны шул мәхәббәт яшәтә дә Мәхәббәтсез аның шигърияте күптән сүнеп, сулып-сулыгып беткән булыр иде. Шуңа күрә дә ул һич кенә дә картая белмәс яшь күңелле шагыйрь. Олыгаю, картаю кебек төшенчәләр анын башына да кереп чыкмый торгандыр. Ул фәкать шигырь белән генә яшәүче, шигырь белән генә көн күрүче бик аз шагыйрьләребезнен берсе. Ул—шигырь колы, мәхәббәт колы, матурлык колы! Шагыйрь Гаташ! Гашыйк Гаташ! Шашкын Гаташ! Япь-яшь Гаташ! Гаташнын мин әнә шул яшь чагын яратам Беренче шигырьләрен, беренче китапларын Алар—минем яшьлегем, яшьлектәге шигъри мавыгуларым. Гаташ дигәч тә аның шигырьләреннән аерым фразалар, мәгълүм шигырь юллары, шигырь исемнәре искә төшә. Алар минем күңелгә яшьтән үк сеңеп калган: Агыйделдә сагынам мин сине. Кояшлы утраулар. Европала—татар шагыйрьләре. Ирләр булыйк* Мин лөресен сөйлим Жирлә күп кешеләрнең ялгышларын күрәм. үземнекен белмим Шыгырдап тора чыгыры, урамда зәнгәр кое Әнкәй, жибәр мине ерак сәяхәткә Дөнья әдәбиятын, дөнья шигъриятен Гаташ кебек белүче бездә тагын берәрсе бар микән? Юктыр, мөгаен Мин әле исемнәрен дә ишетеп белмәгән бер вакытта Байроннарны. Бернслар- ны. Гетеларны ул инде үзенең остазы санарлык, гашыйк булырлык дәрәжәдә тирәнтсн өйрәнгән иле Браунинг. Китс. Валери кебек шагыйрьләр зурында мин беренче булып аннан ишеттем Шагыйрьләр турында гына түгел, башка бик күп бөек прозаиклар. Т Әнкәй белән 1962 ел Марс аныгында философлар турында да ин элек аннан белдем. Аларнын китапларын Гаташтан алып укый торган идем Китаплар арасында ул вакытта катгый тыелган, мин бөтенләй белмәгән исемнәрдә җигәрлек иде Гасыр башында иҗат иткән Гумилев. Цветаева. Мандельштам. Ходасевич кебек рус шагыйрьләрен дә ин башта Гаташтан ишетеп белдем Пастернак белән Ахматованың шигырь җыентыкларын ла аннан алып укыганым истә Ул мина өр-яңа шагыйрьләр ачты Мона кадәр мина ганыш булмаган шигърият дөньясына алып керде. Университет галимнәре биреп бетермәгәнне аннан алып торган китаплардан таптым Ә анын китапханәсе таманында (китап дефицит елларда) Казандагы ин затлы китаплар тупланмасы иде Аларнын шактые вакытлар узу белән минем китапханәмне дә баетты Анын хәтеренә сокланмый мөмкин түгел. Мин үзем бер шигыремне лә яттан белмим Ә ул сәхнәгә чыгып басса, шигырьләрен яттан гына сөйләп җибәрә Уэенекеләрне генә булса, бер хәер иде. башкаларныкын да яттан белә бит Тукайларны. Дәрдмәндләрне, Рәмиевләрне. Бабичларны, Нәҗмиләрне. Атнабайларны су урынына эчә. Пушкин белән Лермонтовны биш бармагы шикелле белә Бүгенге шагыйрьләрнең шигырьләреннән дә үтенә ошаган юлларны яттан кабатлап йөри Бетнен әдәбият тарихын, шигърият тарихын, әдипләребезнен тормыш юлын җентекле итеп белүче берничә кеше арасында Гаташ та бар дисәләр, һич тә хата булмас Белмәгәнеңне аннан гына сора, шунда ук әйтеп бирер Энциклопедист Гаташ! Эстет Гаташ! Эрудит Гаташ! в Биш шп(1ы1‘ -яшь шагыиркмр/нтаиары бе.ин берго Уңнан суяги Р Гаташ. Р Харис. Сибгат Хаким. Р. Фийзуиин. Р Минга.шм. / Рахим 1470 e.i Башкорт әдәбиятын да. анын тарихын һәм бүгенгесен дә тирәнтен белә ул Башкорт (Ьольклорына. башкорт җырларына, шигъриятенә, шагыйрьләрен • анын аерым мәхәббәте Башкорт әдипләре белән Гаташ гомере буена аралашып iyc 6\ тып яшәде Аның үзендә Уфада сагынып торалар, хөрмәт итәләр Вазыйх Исхаков. Палар Нәҗми, Әнгам Атнабай. Диние Бүләковлар белән дуслыгын әйтеп тә тормыйм Хлар инде м.пур бер ис i > гек игеп сөй гәргә генә кал 1Ы Күне « анын бүгвН Ю ЯКЫН дусларына—Мостай абзый Кәримгә. Сафуан Әлибайга. Рави i Бикбаига Ка HIM Аралбайга, Хәсән Нагарга. Рим Илияту тлинга. Рәмил Иәнбәккә тартылып юра Гаташ аларнын да иҗатлары. шатлык-куанычлары белән, уңыш-дәрәл • i зре бе ин горурланып-сөенсп. кашы борчу лары белән көенеп яшәп яга Башкортсганда чыккан китапларның берсен дә калдырмый укып-өйрәнеп бара 1әки Вәлилинең яисә Шәех гадә Бабичның ижагына-тормышына кагылышлы берәр факт, берәр китап кирәк икән, син аны мотлак Гаташтан таба аласын •Агыйлел* белән -Кы зыт тан* га ниләр басылганын беләсең килсә, аннан гына сора. Ул жиле төн уртасында: «Башкорт жырларын сагындым. «Кәрвансарай»ны жырла әле»,—дип. Уфадагы Сафуан Әлибайны телефоннан жырлатырга да күп алмас. Татар шигъриятенең сонгы романтигы ул. Рәдиф Гатауллиннан алып Рәдиф Гаташка кадәр озын, катлаулы шигырь юлы узган шагыйрь һәрвакыт романтик булып калды Дөньялар да. шигърият тә шактый үзгәрешләр кичерде Алтмышынчы еллардагы рухи күтәренкелек тормышыбызда күптән юк инде, шигырьдәге романтик ашкынулар да күптән жилгә очты Анын шигырьләре дә. алтмышынчы еллар шагыйрьләренең һәммәсенеке шикелле үк. һәм форма ягыннан, һәм эчтәлек ягыннан үзгәрә торды Чордашлары кебек үк туктаусыз эзләнү, экспериментатор.зык. шулардан чарасызлык мизгелләре анада хас иде. Заман тәэсирендәдерме, күктә! е Гаташ вакыт- вакыт үзенең шигырьләрендә жиргә дә төшеп алгалады Кырыс, мәрхәмәтсез реализм шартларында шагыйрьнең югалып калган, нишләргә белмәгән чаклары да аз булмады Әмма ни генә булмасын, ул—шигырьдә дә. тормышта да әле һаман романтик. Ә романтикларга, бигрәк тә гашыйк романтикларга, берчакта да жинел булмаган. Джек Лондонның яшьлегендә үзе мөкиббән киткән Мартин Иденына яисә Байронга жиңел булганмы?.. Замандашлары аларны аңламаганнар, аңларга теләмәгәннәр. Гаташ белән дә шулаирак булды шикелле. Ул болай да артык ихлас шагыйрь, туры сүзле, гаделсезлекне авыр кичерә торган кеше Эчендәге—тышында. Беркатлылыгы да житәрлек Әдәби тәнкыйтьтә, әдәби мохитебездә. хәтта бергә эшләгән, гомер кичергән каләмдәшләр арасында да аны санга сукмау, кимсетебрәк карау, үзен дә. иҗатын да җитдигә алмаска тырышу сизелмәде түгел. Нишләмәк кирәк, аның ихлас күңелле икәнен беләләр: ул усаллык эшли алмый, ул «югары урын»нар биләми. Гаташка чордашларындагы әрсезлек, усаллык, «деловойлык» житмәде. Югыйсә, ул үзе дә белә бит әгәр дә тәнкыйтьтә, әдәби жәмәгатьчелектә үзеңә лаек бәяне алыйм дисәң, синең ижатына гадел, объектив бәя бирсеннәр дисәң, аны каерып ала белергә дә кирәк. Әлбәттә, бер генә шагыйрьне дә илаһи уптым кабул итү. массакүләм ярату була алмый. Киресенчә, күпме бөек шагыйрьләр үз вакытында замандашлары тарафыннан кире кагылган. Ул гына да түгел, хәтта Пушкин белән Тукайга да төрле мөнәсәбәт булган Әтөптәнрәк уйлап карасаң. Бөек Шигърият янында боларның һәммәсе дә чүп кенә булып кала... Яшь Гаташтагы шигъри дәрт, хисләр ташкыны, шигырьгә сусаган күңеле, билгеле. традицион шигырь кысаларына гына сыя алмый иде. Шуңа күрә дә ул башта ук. шигъри чордашлары-каләмдәшләре белән беррәттән. татар күңеленә, татар шигыренә чит-ятрак булган формаларга мөрәжәгать итте. Чоры-заманы шундый булды микән, чире-моласы шундый иде микән? Әллә инде алтмышынчы елларның шигъри бунтарьлыгы булды микән бу’’ Гаташны яратучылар да. өнәп бетермәүчеләр дә табылды. Шигъри алымнары авыррак, янәсе Ә кемнеке жиңел иде сон9 Равил Фәйзуллин белән Ренат Харисныкымы? Яисә Белла Ахмадуллина белән Иосиф Бродскийныкымы? Яисә Поль Элюар белән ГиЙом Аполлинерныкымы9 Аларнын һәркайсынын үзенчәлекле язу алымы, шигъри фикер сөреше, сурәтләү чаралары Алар кайчакта шигырьне махсус та катлауландырдылар шикелле Берәүнекенә дә охшамаган, бер шагыйрьне дә кабатламаган шигырь кысасы Гаташка да хас Кыса микән әле ул? Булган очракта да. бер-берсен һич тә кабатламый торган, ниндидер бер сурәтләргә тартым формалар-фигуралар... Алар балалар калейдоскобы шикелле шигырьдән-шигырьгә туктаусыз үзгәреп тора. Гаташ үзен-үзе. бик тырышса да. кабатлый алмас иле. Гомумән, ирекле һәм ак шигырьләрнең, верлибрларның үз өстенлекләре, үз матурлыклары. Әгәр дә югары сәнгать дәрәжәсенә житкереп яза алсан, аларнын «ирекле» шигырь булулары да сизелми. Моннан бик күп еллар элек мин Гаташка багышлап язган бер шигыремдә болай дигән идем: Ташыйсын син. түгеләсен— Бер дә тынып тормас иден Ә бит күпме ташыса да. Ярларына кайта Идел Ни гажәп. юраганым юш килде Уиламаганла-нитмәгәндә Европа шагыйре дип йөргән Гаташыбыз ирекле шигырьләрдән ваз кичте Һәм Шәреюь шагыйренә әйләнде. Татар шигыренен үз ярларына әйләнеп кайтты. Хәтта, әйтер идем, бүгенге ярлардан да узып китте, традицион тарихи төрки-шәркыи поэзия ярларына барып юлыкты Экзотик газәлләр, сагындырган робагыйлар ярына Бу—газиз шигъриятебезнең асылына кайтырга тырышу, югалтканнарыбызны янадан табарга омтылу Гаташның сонгы еллардагы шигърияте—үзебезнен шәрекъ шигъриятенә якынаюы Шагыирьнен үзенен генә түгел, гомумән, татар шигыренен дә үзен эзләве, үз нигезтамырларына тартылуы Борынгы төрки-шәрекъ шигърияте белгече Хатыйп Миннегулов Гаташнын сонгы чор ижатына олы бәя биргән икән, димәк, юкка гына түгел Әмма, ни генә булмасын. Гаташ—Евразия шагыйре Чын татар шагыйре шунсыз була да алмый Күпме генә «игътибар житмәле» дисәк тә. Гаташ жәмәгатьчелекнен. өлкән әдипләребсзнсн һәрчак күз унында булды, бигрәк тә студент һәм укучы яшьләрнен. гашыйкларның кумирына әйләнде Ул катнашкан шигырь кичәләре һәрчак югары поэтик накалда уза Аны гынлаган яшь күңелләрдә ирексездән шигырь уты кабына Сәхнәдә ул бөтенләй башка Гаташ Бөтенләй башка эффект' Шигырьне яшьләрчә дәрт белән, бөтен дөньясын онытып, экстазга бирелеп Гаташ кына укый ала! Ходай ана ораторлык сәләтен дә биргән Кч шн/la Ә Атнабай китабы чы Күрәм җайны дәшкән бөек коч итеп Синең таңны! Минем... килә кич жнтеп. Шуңа ачу белән ахры язам күп... Син дә яз—языңда—козгә үч итеп! Йә. кил әле, укыйк икәү Пушкинны. Чәчрәр, бәлки, жанга уты. очкыны... Бөекләр белән сөйләшү—Җиһанны Ныграк аңлау... Шул—шагыйрьнең эш көне! Күзаллый хыял бүген дә бүлмәңне. Гыйбадәт урының—мәгарә, хөжрәңне. һичшиксез хак дингә кайтам—көтәм тик Тизрәк яңа вәхи сиңа иңгәнне! Өзә җанны: «Әүмәле дә тәүмәле...» Дәшәм сиңа: —Исәнме әле. саумы әле?! Мннсм өчен, хисем, шигырем өчен Шул җыр—җанның тоташ тетрәү, шау мәле. Әнкәсенең каберен яд итеп, елап. Искә алган пәйгамбәр хәлен уйлап. Авылымдагы нәни тауга кайтыйм, дим... Гөнаһым зурдыр... Форсат юк. юл—ерак... *£>• Әнкәм күмелгән Марсымда, зиратта Инде шагыйрь агам Рәшит тә ята. Югалтулар... Пәйгамбәрдәй ятим мин. Җыр касәмдә шуңа, бәлки, гамь арта?! Рәфит, Рәфит! Сөйләшик, сау туганым! Яшәүдән, дөньядан юктыр туйганын?! Безне—фәкыйрь, ятимнәрне Хак бит шаһ Иткән рухта—ул биргән шагыйрь жанын... «Шигырьдә бар Марс атлы йолдызлык!» Диде башкорт Әлибай (Яшә, дуслык!). Яңа йөздә ул янармы, сүнмәсме? ... Без бусында бергә—бәхетле булдык! Алтынмы, көмешме касәц, алтмышым? Кайнап тора һаман да, диләр, хисең! Гамь шәрабың оләшсен җан, ул—сакый, Калдыр, гомер, ихлас сүздә шат исмең! Ничек уйланмыйсың? Тере затың. Кеше дигән атың булсын да— һәр күзәнәгең уй, ә ул уйда Донья булып атом тулсын да! Тамырыңда һәр тибешең сорый: —Яшәү асылып син таптыңмы? Әйләнә җир—һәм һәр әйләнеше Үлчи, саный синең вакытыңны... Уза гомер... Галәм белән тоташ һәрбер коне, хәтта мизгеле... Ничек уйланмыйсың? ШуЛ КИ11ЛСКТӘИ Эзләрләрме синең эзеңне? Нәтиҗәләр кирәк... (Тәҗрибәләр Чоры үткән...) Кайда ахыры?! Лампада май кебек кими мәллә, Йә артамы кеше акылы?.. Акыл арта микән? Хәвеф арта. Кыл өстендә бу җир язмышы...— Ничек уйланмыйсың? Афәт килеп, Харап итсәк аны ялгышып?.. Без Галәмдә—бөртек. Ләкин нинди? Гади тузанмы, йә алтынмы? Барыбер, син алтын яшәү өчен Җаваплы бит. Адәм акылы... Уйный торган түгел, уйлый торган Атом белән җаның тулсын да, Уйланмассыңмыни? Тере затың, Кеше дигән атың булсын да!