Логотип Казан Утлары
Роман

ӨТЕЛГӘН МӘХӘББӘТ

23 өмешлесу үзенен асыл ирләрен озатты да, фронттан хатлар килүен көтеп, яхшы хәбәрләргә өметләнеп яши. Мифтахлар белән бергә армиягә каралучылар шул китүдән юкка чыктылар. Сугышның беренче сәгатьләреннән алар илне саклаучылар сафында булдылар. Бер көз. бер яздан кавышуларны өмет итеп, сөйгән ярының мәхәббәт тулы хатлары белән яшәгән Камилә дә кош теледәй хатлар көтеп тилмерә башлады. Зиннурларның тиңнәреннән Әхмәдүш эче авыртып ярты елга кадәр Тансылуы куенында иркәләнә алды; савыккач, аны да фронтка озаттылар. Аерылышыр алдыннан ул хатынына нибары: «Ирләр белән азып-тузып йөрмә»,—дип, үтенечен генә белдереп китте. Бригадир Локманга да җитте чират, фронтка китәр алдыннан гына анын Гөлсылуы тупылдап торган ир балалы булды. Шатлыкны кайгы күмеп китте. Сабыр гына хушлаштылар. Алар урынына җитешеп килгән яшүсмерләрне ае- көне белән санап барып, унҗиделәре тулгач ук, сугыш утына җибәрә тордылар. Буыннары ныгып та өлгермәгән кичәге малай-шалайларга, өлкәнрәкләр иярде. Иң соңгылардан булып укытучы Даут абыйларына да юлга чакырып кәгазь килде. Өннәш белән Даутка да аерылышу минутлары җитте. Шул китүе—мәңгелеккә булды. Ике ай тулыр-тулмас кара кәгазе дә килеп төште. Тиленеке—тигәнәдәй, чәчен йолкый-йолкый, башын җиргә ора-ора сыктады Өннәш. Килешмәгәнчә улап-улап, илереп елады. Елады да, сабырланып калды. «Шартына китердем», дигәне булгандыр. Сугышның икенче көзе иләмсез янгырлы килде. Җыеп алынган һәрбер башак, һәр бөртек фронтка багышланды, газизләренә дип аталды. Кибәгенә кадәр җилгәреп, озата тордылар. Күзләр төпкә батты, йөзләр суырылды. Бер кисәк ипигә тилмереп, суык казаннан ризык көткән Дәвамы. Башы 1. 2 саннарда. К балаларга карап, йөрәкләргә кан сауды. Урак өстендә авылга янәдән Кызылбаев ияләште. Рәис белән икесе—әзмәвердәй ике ир-егет—дәүләт планын үтәү эшендә ин «әктивләр» булды. Басу юлында туктатып, хатын- кызларнын кесә төбендәге бөртекләргә кадәр бушаттырды алар Яшәрлек әмәл калмады Янчыкка яисә кесәгә салынган башак яисә бер уч арыш колхоз амбарына бушатылды, сугыш кырларында ирләре, уллары вафат булган хатын-кызларга янаудан, аты-юлы белән сүгенеп калудан түрә кеше ләззәт тапты Сабыйлар ач калды Хәйрүш авыл халкынын күзенә кыргый җанвардан да явызрак булып күренә башлады. Өрлектәй ирләр китә торды, башларын сала торды Хәйрүшне генә фронт кирәксенмәде Сабый балаларның күз яшьләре дә. хатын-кызнын бәгырьләреннән чыккан каргышлары да тотмады шул дәҗҗалны. Сугыш башлануга ике ел тулды Авыл халкынын инде кайчан булса да бу мәхшәр бетеп, ирләрен, якыннарын күрүдән өметләре үк өзелде Жәй көне бер хәл әле юа. кыр суганнары, кычыткан шулпасы ждн асрарга ярдәм итә Урман-су якын гына да бит. анда барырлык әмәл юк шул Колхоз эшеннән читкә адым да атлатмады чабаталы түрә Сабыйлар булып, сабыйларның күз яшьләрен аямады Турнепс кырында ике-өч баланы күреп, «сабак» укытыр!а булды Эш вакыты дип тормыйча, халыкны җыйды. Бу минутларда үзен зур батырлыклар кылучы генерал итеп тойды күрәсен. акырынып халыкны тезде дә. кырны уратып алырга кушты Турнепс кырына «атака» башланды Дүрт-биш яшьлек өч малай ябышкан балчыгы-ние белән турнепс ашап утыра иле Байтактан бирле утырганнар күрәсен. корсаклары күпереп чыккан Яшел чыбык белән ярды Кәрбек шул сабыйларны Капкара битләреннән аккан яшьләре юл-юл булып сузылды. Өзгәләнмичә өсләренә карарлык түгел иде. Аналары, аһ-ваһ килеп сабыйларын үз гәүдәләре белән капладылар Яшел чыбык мәрхәмәт-шәфкать белмәде—корышып калган тиреләрне яндырып, аналарга төште Ачның хәлен тук белмәс, ли. Шул мәшхәрдә дә кешедә тамак кайгысы бит. Ниязбикә апанын куллары ирексездән йолкып ташланган, инде шәлперәеп төшкән турнепска сузылды «Карак» янәдән милиция белән торага озатылды. Бу юлы кайсы мәрхәмәтлесенә эләккәндер карчык, икенче көнне үк тузанлы юл буйлап авылына кайтып ауды —Синен шул карчык-корчыкны күзәтүдән башка эшен юкмы әллә’— дип шелтә белдерделәр телефон трубкасыннан Рәис акланып тормады, фәкать зәһәрләнеп: —Колхозны кычкыртып талыйлар бит!—дип акырды Иген җыю. урак эше озакка сузылды Көчсез куллардан урак- чалгылар төшеп китә, кичкә таба аяк атлап басарлык хәл калмый Яз башында мен бәла белән табыштырып утырткан бәрәнгене генә дә казып алырга мөмкинлек юк. һәр тумыш көн Хәйрүш белән Кызылбаев бәрәңге бакчаларында күренгән һәрбер адәмне, аты-юлы белән сүгенеп, эшкә кудылар. Гомердә булмаганны, төнлә чыра яндырып, буразна өстендә шуышып йөреп, бәрәңгеләрен казыды хатыннар Качып-посып эшләгән печәннәрен түрә күзеннән ничек яшерергә белмәделәр Күзгә-башка чалынган кибәнчекләрне шунда ук тамгалап, колхоз исәбенә кушып китте рәис Жырда да бит «һәркемнең дә үз хәсрәте була торгандыр инде» дип җырлыйлар, моңарчы рәхәт кенә гомер кичергән Өннәшкә дә кагылды сугыш Дөрес, ул башкалар кебек колхоз кырында чиләнмәде. Иренен фронтта вафат булуына да аркаланды, Хәйрүш белән дә мөнәсәбәтләре сакланды. Дауты фронтка киткәч, кинәнде колхоз башы көнме, төнме дип тормалы, нәфесе тартканда, хатын янына сугыла торды Өннәшнс дә буш итмәде, итен-маен дисенме, игенен-утынын дисенме, берсен дә кызганмады. Кара кәгазьләр килгән саен, авылда толлар күбәйде. Кәрбек инде яшьрәкләр янынарак елышты Бер төрле «сый» махмырлага шу з. Кәрбек тә әкрен-әкрен Өннәштән бизде Япа-ялгызы калган азгын хатын ир назына алай озак тилмермәде: яшүсмер егетләрне үзенә ияләштерде. Аларга. үзе әйтмешли, «ирлек сабагы» бирә башлады. Фронтка китәр көннәрен санап, егетләнешеп йөргән яшьләр чират белән Өннәш әбәлә- ренә «сабакка» йөрделәр. «Кунак ашы—кара каршы» бит. монын өчен алар хатынга печән-мазарын китерделәр, ындыр табагыннан иген чәлдерделәр. Кирәксенсәләр. Өннәшнен әче суы да мич юллыгында гына Авыл хатыннары, яу кырында баш салган ирләрен сагынып, салкын түшәкләрендә күз яшьләрен койганда. Өннәшнен дөньясы түгәрәк иле. Азгын хатынга ир бетәмени?! Күзләре чыкмаган лабаса. күршеләре бөтенесен белеп, күреп торалар. Ләкин аның белән талашып йөрер чак түгел, һәркемнең үз хәсрәте хәсрәт... Нуриянең Зиннурны кабат фронтка озатып кайтуына да байтак вакытлар узды. Егете китеп, биш былтыр вакыт узса да. кыз никтер Хәйрүшкә карарга уйламады. Кәрбекнен моңа жен ачулары чыкты. Яхшылык белән аңламаган чибәркәйне хатынкыз өчен ин авыр эшкә— урман кисәргә җибәрде. Көзге бер төндә ишекне шакыган тавышка уянып. Хәмит әкә өйалдына чыкты Караңгыда ачык күренмәсәләр дә. тавышларыннан таныды ул. югары оч егетләре икән. Алдына капчыгы белән иген китереп куйдылар. Саталар икән. Карт калтыраган куллары белән өй тоткасына ябышты Карчыгы белән киңәшләшеп, алып калды болар урланган бодайны. Ичмасам, кызлары урман эшеннән кайтканда авыз тутырып ашарлык ипекәй пешерерләр... Ләкин өметләре юкка гына булган икән. Күп тә үтми, үзе белән Әбделбәр һәм Калканы ияртеп, теге жан алгыч Кәрбек газраил килеп керә. —Син инде, Хәмит әкә, бу ачыгавызлар бернәрсә дә таба алмас, дип авыз ерып утырасыңдыр, ә? Юк, Хәйрүш не алдый алмассың. Бир әле балтаңны. Шома итеп сылап куелган мичне балта очы белән каерып төшерүе булды, идәнгә бодай бөртекләре шыбырдап коелды. Эчке калтырануы әле дә басылмаган картның өстенә түшәм басып төшкәндәй булды, башы әйләнеп, чайкалып торды да идәнгә чүкте. —Зинһар, карт башымны ашама, Хәйрүш энем. —Монын өчен ни булганын беләсеңдер,—диде баш кеше мыскыллы кыяфәттә,—ин кимендә биш ел төрмә! —Балам, мин бит аны урламадым, хәләл акчама сатып алдым. Йортыбызда шуннан гайре бер бөртек нәрсә булмавын үзең дә күрдең ләса. —Алайса әйт. кемнән алдың соң? Карт тынып калды. Исемнәрен әйтсә, үзен әллә нинди әшәке эш кылгандай тоячак иде карт. Иелгән башны кылыч кисми. Хәйрүшкә лә ходай мәрхәмәтен салмасмы?.. —Гаеп миндә. Хәйрүш энем. Ипекәйгә тиенмәбезме, дип өметләнеп, хәләл акчама алып калдым шул, иблис коткысына бирелеп... Олылардан да. хатын-кыздан да тартынмыйча, аты-юлы белән сүгенүне нигә дә санамаган исерекбашка ни сәбәпледер күктән шәфкать инмәде, һәм ул зәһәрен чәчүдән генә ләззәтләнде: —Әйтгерәм мин сине, әйттерми калмыйм! Үз кулың белән урламаган булсаң, үз жилкәнә салып кайтмаган булсаң, барыбер телеңне яздырам! Бер капчык күтәрү түгел, янчыгы да авырга килә инде миңа хәзер, энем. Казалы булып кына калыйм, зинһар, адәм мәсхәрәсе итә күрмә, Хәйрүш энем, авылдаш ласа үзен. Кемнән алганымны тәгаен әйтә алмыйм, кара төндә китерделәр ләса... —Боргаланма, карт тәре! Фронтка озатыласы икмәкне урлап симерергә уйлагансын бит. симертәм әле мин сине! Бу дөньяга ник туганына үкенерлек хәлгә төшерәм әле мин сине! -Кемнән алганы хәзер кемгә кирәк инде, әнә бодай күз аллыңла колхоз амбарына илтеп бушатасы гына —Хәмит абзый, исенә килеп, торырга азапланды, ләкин буылып-буылып, ютәлли башлады Нурия, бусагадан атлап керү белән, әткәсенең идәндә ютәлләп утыруын күреп, ана ярдәмгә ташланды Сәкегә жайлап утырткач кына, чакырылмаган кунакларны күреп алды Кәрбекнен кысык күхзәренә карамаска тырышып: —Хәйрүш әкә. бу ни эшләвегез тагын9—дип сорады — Мич астын үзен сылагансыңдыр әле Инде белмәмешкә салышып, котылырга ниятме9 Җинаятьтә катнашучы буларак, сина да закон буенча ип кименлә өч елны чәпәячәкләр Атнадан артык урман эшендә булып, жеп өзәрлек тә дәрманы калмаган кыз. берни анлый алмыйча, әткәсенә төбәлде Кече яктан әнкәсе дә чыгып, сәке кырыена чөмәште. — Кызым, барысына ла мин гаепле, шайтан коткысына алдандым Ичмасам, син кичерә күр Мин инде яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган Үз гаебемә үзем җавап бирермен —Алай димә. Хәмит абзый Син үзен мич кирпечен алай шома итеп сылап куя алмыйсын. Монда хатын-кыз кулы тиюе әллә каян күренә Бергәләп эшләгән сез бу җинаятьне Тик шуны әйтәсем килә сез мине йөрәксез ерткыч дип уйламагыз. Мин. Нурия, моны сина яхшылык өчен эшлим Прокурор чакырып тормыйм Син дә мина яхшылык белән кайтарырсың дип өмет итәм Шунда гына кыз Калка ягына борылды Классташы үзенен монда эләгүенә кыпкызыл булып, гаепле кешеләп басып тора иде —Ә егетләрдән шикләнмә, сер саклый белә алар.—дип. Кәрбек үзенен юлдашларына күз кысып куйды. Алар, сүзне беткәнгә санап, ишеккә юнәлделәр Инде чыгып киттеләр дигәндә генә, рәис борылып — Нурия, иртәгә кичкә таба идарәгә керерсен,— диде Нурия килгәндә, идарә буш иде инде Хәйрүш күкрәген киереп, әлеге лә баягы тәмәке төпчекләренә күмелеп беткән бүлмәсендә төтен җибәреп утыра. — Инде килеп каптыгыз, чибәркәй! Мин дигәнчә булмаса. бу хәлне яналан кузгатырга да күп кирәкми мина Уйла, кызкай, үз язмышыңны ла. карт атаннын газиз башын ла Минем түземлегем чиксез түгел 25 иннур киткәч, мәктәп Гөлсинә иңнәренә төште Колхозный егәрлерәк атлары, мәктәпнең башбирмәс айгыры да фронтка алынды Утын ташу. Иртешгән су китерүләр Ала үгезгә йөкләнде Бу эшкә Хәмит әкәне үгетләп күндерделәр Үгездәй үҗәт хайванны җигәргә өйрәтү мен бәла Сыйпап та. печән белән алдалап та игә китереп булмагач, үгезен җибәреп, үзе чанага җигелерлек вакытлар аз түгел иле. Салкын кыш көннәрендә үгез белән янәшә җигелеп тарту лар эзсез калмады Көннән көн ютәле арта, хәле кабат авыру вакытына кайта барды Әткәсенең бу хәлен күреп. Нуриясе: —Әллә, әткәй, бу эшеңне куясыңмы9 Бәлки, яшь-җилкенчәкләр табылыр иде.— дип тә карады, ләкин әтисе риза булмады — Юк. кызым, барлык ирләр сугышта кан койганда, мин ничек итеп тыныч кына өйлә ягыйм инде9 Әле бит шунысы да бар. бу эштә аз булса да паек бирә дәүләт Анысы ла шырчайга* умач тугларга ярап куя Хәл барында әзрәк ярдәмем тисен, дим Нуриянең үз эше дә мактанырлык түгел шул Теге вакыйгадан сон да күнеле Йомшарырга охшамаган кызны Хәйрүш явыз ин авыр эшләргә 'Шырчай—тозлы судан гыйбарәт шулпа З тыкты. Бер айга дип кенә билгеләнгән булса да, алар кыш буе урман аудардылар. Айлар буе мунча-фәлән күрмичә тайгадагы зимләнкәләрдә яшәп, утын әзерләделәр. Сталин законнары мәктәпкә дә кагылды: егерме минут кына эшкә сонга калган кешеләрне дә, сәбәбенә карамастан, прогулчылар итеп паек оннан мәхрүм иттеләр, төрмәгә озаттылар. Яшь укытучы Әминә дә чак кына шуңа эләкмичә калды. Көндәгечә мәктәпкә барыр юлга чыккач, әллә ничек кенә күзе Гаян апаларының тәрәзәсенә төшә. Тәрәзә аша кечкенә баланын сулкылдап-сулкылдап елаганы ишетелә. Әминә, юлыннан тукталып, ишеккә бара, тик анда йозак эленгән. Күршеләреннән ачкычны табып алганчы, байтак вакыт уза. Өйдә Гаян апаның ире фронтка киткәндә генә туып калган кече улы үзе генә елап утыра. Әминәнең килеп керүен күргән нарасый, нәзек таяк кебек нечкә беләкләрен сузып, «мәм-мәм» дип такмаклап, ана килеп сыена. Өлкәнрәк ике кызын мәктәпкә озатып, әниләре колхоз эшенә киткән, күрәсең. Баланы күтәреп, күрше Бариса өннәләренә йөгерә укытучы Юл уңаенда үзләренә сугылып, сабыйның кулына бер кисәк ләпәтәи' тоттыра, азрак сөт эчерә. Бар көченә йөгерсә дә, дәресенә өлгерә алмый. Кайсыдыр «уңганы» тиз-тиз генә хәбәрне директорга җиткерә. Шулчак Гөлсинә изге ялганны әйтә. —Ул миннән сораган иде, бөтенләй онытканмын,—дип, аның урынына узе класска юнәлә һәм анда бертуктаусыз борчылып, тәрәзәне күзәтә. Әминәнең йөгереп килүен күргәч, коридорга чыгып ук каршылый, аңлатырга дип ачкан авызын каплап — Әйдә, тизрәк дәресеңә кер. Соңлавыңны берәүгә дә чишмә,—дип кисәтә. Ач баланың мөлдерәп торган яшьле күзләре һәм сәгать угының 30 минутны күрсәткән вакыты яшь укытучының бәгыренә төшеп калды бит: йөгерә-йөгерә дә дәрескә өлгермәвен күреп, әллә ничә тапкыр сискәнеп, төн йокыларыннан уянды Олырак балалар, уку елы башланса да, колхоз эшенә йөрүдән туктамады Дәресләр озак бармый, укытучылары, балалары—барысы бергә ындыр табагында. Олылардан калган бишмәтләрен билләреннән бау белән кысып буган балакайларның күңелендә ни булганын анлау кыен түгел иде. Алар барысы да башы беткере Гитлерны каргый, сугышның тизрәк бетүен тели Җәүһәр апаның Рөстәме молотилкада эшләгәндә йоклап китеп, баштүбән аттан мәтәлеп төшә. Өч көн һушсыз яткан бала яныннан Туктабикә апасы кунарга да кайтып китми. Бәла ялгыз гына йөрми. Рөстәмнән сон Тансылуның энесе Рәчәп бәхетсезлеккә тарый. Молотилка барабанына көлтә салып торганда, сәләмә җиңе эләгеп, сул кулын сөйрәп кереп китә. Үзәк өзгеч тавыш ишетеп, янына килгәндә, балакайның кулы суырылып чыккан, җиңенә генә эләгеп тора, үзе һуштан язып, ауган була. Ындыр табагында көч егәре авыр эшкә җитәрлек кешеләрдән дөм сукыр Хәсән һәм Хөсәен әкәләр генә калды. Нурия дә ике көнгә мунча керергә, өс-башын карарга кайткан арада укытучы кызлар янына, ягъни якын дуслары Камилә, Туктабикәләргә кереп утыра. Сирәк кенә килгән фронт хатларын кабат-кабат укып чыгалар. Әминә иренә язып җибәргән җырын укый: Иртеш буйга бодай чәчтем— Чәчтем каты җирләргә. Язсам, сәламнәрем җитми— Киттен ерак җирләргә. Шул хатны җибәргәннән соң күп тә үтми, ире турында «Билгесез югалды» дигән кәгазь килде. Хатын ана ышанмады. «Бутаганнардыр,— диде,—төшләремдә дә гел әйбәт кенә күрәм, аллам бирсә, исән-сау кайтыр әле,—дип үз-үзсн тынычландырды. Зиннурдан да сирәк кенә булса да хатлар килеп торды Ул һәр хатында җиңүгә, исән кайтуына ышаныч белдереп яза. Нурияне әле бу 'Л ә пәтәй—кабартманың бер төре кайтуында да анын хаты көтеп тора иде Үзе кат-кат укыгач, Ниязбикә карчыкларны да шатландырырга дип. күршегә кереп китте Сугыш сөреме каплады Бәхетемнең ал таңын Сөремле таң искә төшсә, томалана аңнарым Шигырь юлларын укыганда, күз алдына Зиннурын китерде кыз. бәгырьләрен телгәләп, сагыну хисе узды «Ләгънәтләр генә төшсен иде шул дошманга, никадәр кешене бәхетсез кылды бит» Кышкы озын төннәрдә хатын-кызлар бер өйдә җыелып кич утыралар, киемсалымнарын ямыйлар, оекбашлар бәйлиләр Кайгыларын уртага салгач, жинелрәк булып китә сыман Кара кәгазь килүчеләрнең гаиләләрен ялгыз калдырмаска, кара кайгыларын уртаклашырга тырышты лар. Сугышка киткән дүрт улыннан бер-бер артлы үлем хәбәрләрен алган Ымсынай әбинен хәсрәте чиксез иде Узганда-барганда кереп хәлен белешеп йөрделәр. Дәрестән кайтканда кереп чыгарга уйлаган Әминә, аны күреп, тетрәнеп калды. Өрлектәй дүрт улын фронтта югалткан ананын йөрәге түзмәгән, күрәсен. Әминә кергәнгә дә исе китмичә, ястыгына тыш киертүен дәвам иттерде. Үзе бертуктаусыз сөйләнә, ястыкны әле улларынын берсенен исемен, әле икенчесенекен әйтеп, сөйде, күкрәгенә кысты. Алай гына да түгел, ястыкны чәнгелчәккә-бишеккә салып тирбәтә башлады: — Йокла, улым, йом күзен, йом-йом күзен, йолдызым Исәрләнеп киткән корткага ни дияргә дә белмәгән Әминә, иренен чәйнәп, яшенә буылып, ишек төбендә тик басып торды. Ул арада Ымсынай әбисе, бишеген калдырып, ашыга-ашыга казаны тирәсенә китеп, су сала, юк шырпыны эзли башлады — Басыйрым, Шәкирем эштән кайтыр ләса, ашым да әзер түгел, дип сөйләнеп йөрде дә, тагын нигә тотынырга белмәгәндәй беравык аптырап карап торды. Бер минутка гына акылына килгәндәй булып, сәке кырыена килеп чәйнәште дә. үксеп, елап җибәрде — Балакайларым харап кына булдылар бит, Әминәкәем Әминәнен теленә аны юатырдай сүзләр килмәде Ана янадан күкрәгенә мендәрен кысып, «баласын» имезергә итә башлагач, яшь хатыннын мона карап торырга көче җитмәде Үкси-үкси йөгереп барды да Туктабикәне алып килде Уллары кайгысыннан бәгырьләре өзгәләнгән анага даруларнын да шифасы тимәде Җилкәсен басып төшкән кайгы хәсрәтләрен үзе белән алып, фани дөньядан мәнгелеккә китеп барды 26 зга таба тайгада урман кискән җиреннән Нурия нык кына салкын тидереп кайтты Сөтләр кайнатып эчеп, мичкә аркасын сөяп йоклагач, авыруы озакка бармады, яшь кеше бит. тиз аякка басты Инде Хәйрүш тә аны кире урманга җибәрергә кыймадымы, әллә икенче бер этлек беләнме. «Менә алайса, сина җинел эш», диеп, колхозның сарык көтүен көтәргә кушты. Әле карлар да эреп бетмәгән чак Кыш буе ачлы-туклы торган сарыклар хәлсезләнгән Күп урында кар сулары җыелган Нурия белән Гаян апасы көне буе сарыклар артышын Йөреп хәлдән таялар Тишектошык итекләреннән салкын кар суы керә, җаннар ны өшетә Хәлсезлектән ауган сарыкларын күтәреп кайткан көннәре лә булмады түгел. Хәерчегә җил каршы, дигәндәй, бер көнне ин курыккан нәрсәләре булды Урман ышыгыннан аларны сагалап йөргән өч бүре көтүгә ташланды. Күз ачып йомган арада көтү уртасына кереп, симезрәк күренгән сарыкларны будылар да. табышларын сыртларына салып, урманга кереп югалдылар Көтүчеләрнен котлары очты Бүредән дә битәр идарә гә Я Сөрем бетәр, без кайтырбыз Ал нур иңәр таңнарга Уртак бәхет, шатлык килер Өзелеп көткән ярларга. жавап бирүдән курыктылар. Ничекләр генә иләп бетерерләр икән? Әле күптән түгел генә ачлыктан шешенеп үлгән кече баласының кайгысыннан айный алмаган Гаян апасы бөтенләй аяктан калды Икенче көнне үк аларны идарәгә чакырттылар. Эшкә йөрерлек бөтен кеше җыелды. Бу арада авырып киткән Кызылбаевны яна гына сугыштан яраланып кайткан урыс егете Лосев Ларька алыштырган иде Озынга сузмыйча. Хәйрүш җыелышны башлады. — Бүген бер генә мәсьәлә карала, сарык көтүчеләре Нурия белән Гаян әбәнен эше. Алар үз вазифаларына җавапсыз карап, кичә генә колхозный өч сарыгын бүредән будырганнар. Сугыш вакытын да исәпкә алсак, бу бик зур җинаять. Минем уемча, алардан малларның бәясен каерып алырга кирәк, һәммәгез дә үз фикерләрегезне әйтегез. Башка вакытларда бөтен эшне үзе генә хәл иткән башның бүген халыкка мөрәҗәгате күпләрне кызыксындырды. Халык бер-берсенә карашып алганчы, араларыннан әлеге дә баягы Өннәшнен кәҗә тавышы ишетелде: — Нәрсәсен уйлап торырга, түләтергә дә вәссәлам! Югыйсә барысы да шулкадәр зыян китерә башласа, колхозыбыз ыштансыз калыр. —Алар нәрсәсе белән түләсен сон аны?—дип әкрен генә сүз кыстырды Гөлсылу, һәркем бу елларда авызларын исәпләп кенә ачарга өйрәнеп беткән иде. Һәммәсе тагын Сәнәйчеккә борылдылар. —Сыерларын колхозга бирсеннәр. Икенчеләй авызларын ачып йөрмәсләр. —Сыерларын алгач. Гаян әбә калган ике баласына ни ашатыр сон?—Сүзнен иясе яшүсмер Әптелбәр иде.—Нурия апаларнын да карт әткә-инәсе бар Алар нәрсә ашар? — Борын астын кибеп өлгермәгән, син нәрсә беләсен, энем9 Колхозныкы бетсә дә ярыймы?—дип Хәйрүш анын сүзен бүлде. Тегесе бодай да тотлыгыбрак сөйләнә иде, бу сүзләрдән бөтенләй кызарып чыкты Гаеплеләргә сүз бирелде. Әле авыруыннан да арынып бетмәгән Гаян әбә: — Балакайларым ачтан үләләр бит инде.—дип. үксеп елап җибәрде Нурия дә. ачуыннан буылып. Өннәшкә ябышты: —Өннәш әбә. син дә тагы «колхоз, колхоз» дип авыз күпертеп утырган буласын Синең соң үзеңнең ичмасам бер көн колхозда эшләгәнен бармы ’ Кемгә нинди файда китергәнен бар? Шулай булгач, ни дип оезнен эшкә керешеп утырган буласың? Ач бүреләргә каршы мылтыксыз барып караганың бармы әллә? Арагыздан берәрегез барыр идеме икән, уйлап карагыз әле. — Мин дә бит сәвит кешесе, колхозда булмаса. башка эшләрдә бүтәннәрдән ким эшләгәнем юк,—дип. күкрәк какты тегесе дә. җавапсыз калмады —Аннан килеп. Даут абыегыз сугышта кем өчен башын салды? — Мылтык дигәннән. Өннәш әбәнен үзенең секретный коралы бар. ул бик шәп ата,—дип төрттереп куйды Чамакә. тәмәке тартудан саргаеп беткән тешләрен күрсәтеп. Башкалар тыныч кына утырды. Колхозга зур каза килгән, анысы дөрес, ләкин аның өчен кем җавап бирергә тиеш икән сон? Чыннан да. көч-жегәрлекләре беткән ике хатын-кыз ничек итеп өч бүрегә каршы торсыннар’ Бөтен өмет вәкилдә инде, сорауларны ул чишәргә тиеш. Аңлармы колхозчыларның хәлен, әллә үз туксаным— туксан, дип утыра бирерме ’ Бар да игътибарын вәкилгә юнәлтте. Ул исә Кызылбаев кебек үз-үзенә сокланып утырмый, баядан бирле кашларын җыерып, ике чигәсен куллары белән угалап, уйлана иде. — Иптәшләр, уйлап карагыз әле. әнә Нурия сеңелем әйтмешли кайсыгыз сезнен арадан ыжгырып торган ач ерткычларга каршы буш кул белән оара алыр иде икән9 -Вәкил турыдан ярды Сугыш угы эченнән кайткан егет сүзләрен бизәкләп тормады, ничек уйласа шулай әйтте Бераздан жыелыштагыларга туры карап, битендәге тирән ярасын сыпырып алды да тагын дәвам иттерде -Минемчә, бу ике хатын-кыз хәлләреннән килгәнне эшләгәннәр Әтиләре сугыш эчендә булган балаларынын бердәнбер ризыкларын тартып алу үзе үк кичергесез җинаять булыр иде Белгәнемчә, Нурия сенелем дә колхозда эшләп картайган ата-анасынын бердәнбер тамагын кайгыртучы зат. Сыерларын тартып алсак, бүгенге көндә тагын ике гаиләне ач үлемгә этәрәбез дигән сүз бит Минемчә шулай, калганын үзегез хәл итегез инде. Халык арасында гади генә итеп, «Ларька» дип кенә йөртелүче бу егетнең, фронтны кичеп кайткан кешеләрнең күбесенә хас булганча, төпле итеп, акыллы фикер йөртүенә сокланды авыл халкы Аксакаллар, идарә әгъзалары да анын фикерен яратып хупладылар. Хәйрүш ана каршы төшеп, үз фикерен куәтләргә кыймады, эченнән генә: «Бу адәм Кызылбай түгел икән шул. моннан саграк булырга кирәк»,— дип нәтижә ясап куйды. Өннәш, гадәтенчә, тузынып кайтып китте «Ичмасам. Өннәш әбәсенен куен җылысын татырга өлгергән манка малай Әптелбәр дә аны якламады бит. гарьлекләре ни тора!» Ләкин күп тә үтмәде әлеге дә баягы «манка малайга» йомышы төште бит Өннәш әбәгезнен. Сонгы вакытларда самогон аппараты бик тинтерәтә иде аны. Көе китте хәерсезнен. бик тузган иде шул. Каян гына янаракны табыштырасы икән, дип уйланып йөргәндә, жае да чыкты тагын. Күрше урыс авылының берәү яна гына аппаратын сата икән, дип ишеткәч үк, тәгаенләп белеште дә, башкалар күз салганчы дип. җыена да башлады. Хәйрүштән кеше-кара күрмәгәндә генә ат сорап алды, олаучылар итеп. Әптелбәр белән тагын бер яшүсмерне утыртып юлга чыкты Сукыр лампа яктысында Стәпан дәдә белән Өннәш арасында сатулашу булып алды Уртак бәягә килешенгәч, Стәпан дәдә өстәлгә шул аппараттан чыгарган чиста первачны китереп тә утыртты «Сый»дан барысы да авыз иттеләр Капкач ук тамак юлларын ярып төшә торган зәһәр нәрсә тиз арада хатыннын башына бәрде Икенче стакан аны тәмам аяктан екты Кичкә таба көн суытып җибәргән, көндез эрегән юллар кыштырдык боз белән капланырга өлгергән иде. Егетләр аппаратны салам астына яшерделәр. Лаякыл исереп, җебеп төшкән хатынны берсе аягыннан, икенчесе башыннан тотып, чанага чыгарып салдылар. Өстснә зур толыбын яптылар да юлга кузгалдылар. Бу эштә тәҗрибәсе җитәрлек булган Әптелбәр шуып кына толып астына кереп китте дә, Өннәш әбәсе белән гадәттәгечә мәхәббәт уенын уйнап чыкты. Аннан дилбегәне үзе алып, иптәшенә күз кысты. Анысы да салам өстендә бернәрсә дә сизми яткан, каршылык күрсәтмәгән хатын янына, толып астына чумып, гомерендә беренче тапкыр ләззәтләнде Фронтка китү уе белән йөргән яшүсмерләр үзләрен чын егетләр итеп сизделәр, авылга кайтып җиткәнче бер-берсенә гөртешеп. эчләре катып шырыкшырык көлештеләр Бүреләр белән булган вакыйгадан да котылгач. Хәйрүш Нурияне күрә алмаслык дәрәҗәгә җитте. Менә генә каптырам дигәндә, әллә кайсы гына килеп чыга да. тагын котыла шул зәнгәр күз. Аны буйсындырырга дип берсеннән-берсе әйбәтрәк планнар да корып карады югыйсә Ул планнар җимерелеп, теге һаман тыныч кына яши бирде Ниһаять. Кәрбскнен теләге кабул булыр, ахрысы райисполкомнан биш кешене март аеннан алып, ярты елга Кондинскига урман эшенә җибәрергә дигән кәгазь килеп төште Менә шуны сылтау итеп, колхоз башы Нурияне тагын идарәгә чакыртып алды Үзе генә дә барып әйтә алыр иде Кәрбек. юк. ул алай итмәде Бик зур эш булгандай, исәп-хисап эшләрен алып баручы Чәмилә әбәсен чаптырды Кыз килүгә, җитди кыяфәт белән теге әмерне кулына тоттырды — Менә идарә утырышында сине звено башлыгы итеп шунда җибәрергә булдык. Тагын үзен белән чаярак дүрт кызны сайлап ал да юлга әзерлән Колхоздан бер атналык ашау-эчү запасы бирелә, накладной язып, кул куярсын. Эшләгәнегез өчен урман хуҗалыгы түләр, паек та аннан бирелер Тубылга кадәр ат белән озатырбыз, калган юлын Конда каласы үзе оештыра. Районный барлык колхозларыннан килгән звеноларны 2. .к v • м з бергә жыйнап китәселәр. ди.—Хәйрүш, зур җитәкчеләргә охшарга тырышып, хәйран житди сөйләште.—Хәерле юл. Борынынны бик чөеп йөрмәгән булсан. мин сине монда да калдыра алган булыр идем. Әле дә сон түгел, уйлап кара. Шәт, килешербез?. —Уйлыйсы-нитәсе юк. Барысы да күптән билгеле. Илебез өчен шулай кирәк икән, китәрбез. —Сау бул алайса!—Хәйрүш. көлемсерәп, кулын сузды. Нурия исә, моңардан тизрәк котылу кирәк дигәндәй, борылып чыгып китү ягын карады. Ике көннән соң кызлар Кондага юл алдылар. Фронт һаман саен усал албастыдай адәмнәрне йота торды. Инде илле яшькә кадәр булган карт-коры да, яшүсмерләр дә китеп бетте. Баш командующий әмере белән, фронтка ярарлык житәкчеләрне дә броньнан азат итеп, сугышка ала башладылар. Шулай итеп. «Урак-чүкеч» колхозы рәисе Хәйрүш Хәйбулловка да чакыру кәгазе килде. Анын белән бергә Әптелбәр да алынды. Колхоз башынын китүенә көенүчеләрдән сөенүчеләр күбрәк булмадымы икән әле? Хәйрүшнен фронтка китүе көтмәгәндәрәк булды. Анын һәр тумыш көн саен идарәгә килеп, сүгенә-сүгенә эшкә кушуларына күнегеп беткән мескен колхозчылар, бермәлне нишләргә белмичә, аптырашта калдылар. Монарчы кушканны гына үтәргә күнеккән халыкка үз белдеге белән йөрергә ирек бирүче юк иде шул. Менә хәзер дә идарәгә жыелган колхозчыларның һәркайсы үз кайгы-хәсрәтләрен сөйли, очы-кырые да күренмәгән сугыштан килгән хәбәрләрне уртаклаша иделәр. Байтак утыргач, әлеге дә баягы сүзгә оста көтүче Чамакә телгә килде: —Агай-эне, нишләп авыз ачып утырабыз соң әле? Кемне көтәбез? Кызылбай килеп, безгә баш буласы кешене утыртып киткәнче, әллә, мәйтәм, үз арабыздан сайлап калыйкмы, дим? Ни уйлыйсыз? —Нурияне рәис иткәндә, хәйран шәп буласы иде дә бит, өйдә юк шул. Кәрбек аларны Кондага олактырды... —Нуриясе булмаса, анын әткәсе Хәмит әкә дә бу эшкә ярамаслык кеше түгел. Үзе рәтле кеше, грамотасы ярарлык,—дип сүзгә кушылды идарә әгъзасы Фәйзулла абзый. —Мин картайдым инде, туганнар. Авыруымны да һәркайсыгыз белә,—дип карады Хәмит әкә. Ләкин аның сүзен тыңлаучы булмады. —Бик дөрес әйтәсең. Фәйзулла әкә,—диештеләр бер төркем хатын- кызлар,— булышырбыз. кушканыңны тыңларбыз, тырышып эшләрбез. Синнән дә кулай кешене табып булмый инде хәзер. Бар булган кеше балачага да хатын-кыз бит, үзен беләсең. Килеш тә. колхозны үз кулыңа ал. Шул җыелыштан Хәмит әкә колхоз рәисе булып калды. Хәйрүш калдырып киткән бердәнбер тылсымлы мирас—мөһер Чәмилә әбәдән анын кулына күчте. Яна рәис, озынга-озакка сузмыйча: —Нишлибез, жәмәгать, мал-туарны ничек туйдырабыз?—дип халыкка мөрәжәгать итәргә тәвәккәлләде. Халык уйга калды. Сарыклар ач. Хәлләре беткән атларны инде ни заманнан бирле юкә баулар белән югарыга асып кына җаннарын асрыйлар. Бу хәлне ничек жайга салырга, нинди юллар табарга? Чамакә күрмәгән нәрсә, ул ишетмәгән хәбәр юк күрәсең. Күзләре очлы көтүче бу юлы да авылдашларын коткарды: —Копланды төптә Хәйрүшнен үз әшнәләренә дип калдырган сигез кибән печәне бар иде. Иясе киткәч, аларны бездән килеп таптыручы булмас шәт,—диде,— Убадагы басуда да ташылып бетмәгән салам эскертләре бар. Эретеп бетсә, байтак кибән төпләре чыгачак ул җирләрдән. —Сарыкларга усак, ылысны молгамырак1 китерү кирәк. Киптерә башласа, Кубаклы күл буендагы камышларны чабарга була, саздагы түмгәк башларын. ’ ’ М о л г а м ы р а к — күбрәк. —Чәүгәндә әле өсте дә ачылмаган биш-алты силос чокыры булырга тиеш, бәлки сыерларга ярап куяр —Хәйрүш әкәнен үзенен хайваннары булмаса да, абзар башында әллә никадәр печәне бар Ул аны бездән өйдергән иде,—дип сүзгә кушылды бер үсмер бала — Ышанмасагыз. менеп карагыз. —Болаи булса, хайваннарны җәйге яшел үләнгә кадәр ничек тә асрап чыга алырбыз, җәмәгать Кинәш-табышларыгызга рәхмәт. Бүгенгә таралышып торыйк, иртәгедән бөтен запасларны исәпкә алып, санап кына ашата башларбыз. Хәмит әкәләренен киңәшләшеп эш итәсен. аларны кешегә саныйсын аңлаган авылдашларының күнелләре күтәрелеп китте Ләкин бу җепшек язларны үткәрүләре җиңел булмаячак иде. Берәр айдан чынлап торып чәчү эшләренә әзерләнүне дә башлыйсы булыр Хәмит әкә тәвәккәлләп эшкә кереште. Үз малы гына түгел, колхоз терлекләре кайгысы да бөтенләе белән аның җилкәсенә төште. Мәгәр үзе карт, үзе авыру кешенен жегәре бик озакка бармады. Ютәл авыртуына аякларынын сынавы өстәлде. 27 айгылы хәбәрләр генә ишетеп, сагаеп калган авыл халкына бик сирәк кенә булса да хәерле хәбәрләр дә килә, шулар халыкнын өзелгән өметләрен ялгагандай була иде. Зиннурнын бер көндә килеп төшкән ике хаты әнә шундый сирәк шатлыкларны китерде Анда егетнен Көнбатыш Украинада барган сугышларда яраланып. Свердлау госпиталендә ятуы, бәлки тиз көннәрдә аякка басып, туган якларына кайгу мөмкинлеге булуы язылган иде Хатнын Нуриягә дип аталганында тагын нинди яңалыклары булгандыр, ата-анасы ачып укырга тартындылар. Әнә бит. «Исән-сау терелсәм, үзем дә кайтырмын», дигән Ике өй картлары иртә-кич аны көтте. Зиннур озакламады Яралары тәмам төзәлеп җиткәнче лип, туган якларына җибәргәннәр икән. Ходайнын рәхмәте, бөтен авыл бер гөрләп алды Юллары хәрбиләр шифаханәсендә кисешкән. Зиннур белән Чаннар әкә дә фронттан кайтты. Дошман пулясы анын үпкәсен үтәли тишеп чыккан икән, дәвалап, кайтарып җибәргәннәр. Кайткан көнендә үк ин беренче эше итеп кулына гармунын алды да авыл көенә әллә нинди моң салып, бәгырьләрне телгәләде. Кайтучыларны күрергә алтыдан алып, алтмышкача, авылдашлары булган ризыгы белән кузайтынга керергә ашыкты Нуриянең авылда булмавы гына Зиннурнын кайту шатлыгына күләгә төшерде Шулкадәр сагынып, ашкынып кайткан иде егет сөеклесе янына. Бәлки, фронтка яңадан киткәнче кушылырбыз, тормыш корырбыз, дип тә өметләнгән иде Ә Нуриясен дүрт-биш йөз чакрымнар ераклыктагы леспромхоз!а җибәргәннәр бит. Кәрбек мәлгунь үзе китсә дә. аларга кылган этлекләре бетмәгән икән Ут эченнән яраланып кайткан сугышчыларның әти-әниләре булган ризыкны бер йортка җыеп кузайтынII үткәрделәр Атар белән күрешергә аксый-туксый Хәмит әкә дә килеп җитте Зиннур инде авылдагы хәлләрне ишеткән иде, Нуриянен әткәсен олы хөрмәт белән каршы алды, хәлләрен сорашты Халык җыелудан файдаланып. Хәмит әкә лә озакка сузмыйча үз гозерен әйтте -Туганнар, күрәсез, аякларым үземне бөтенләй тыңламый башладылар. Колхозның хәле әзрәк җайланган кебек булса да. алдыбызда бик җаваплы чәчү эшләре тора Минем хәлне үзегез күрәсез, аяк атлауларым да бик авырлашты, ютәл дә хәлне бетерә Зиннур энем, бөтен өметем синдә, бу рәислек йөген минем өстән алсаң, мен рәхмәтле булыр идем —Зиннур абыйны мәктәптә үз урыны көтә.—лип әйтергә ашыкты Гөлсинә Күз карасыдай көтеп алдык IIК у з а й т ы н — һәркем үз сые белән килә торган аш мәҗлесе К —Гөлсинә кызым, ул эшне син үзен дә ару гына алып барасын ич. Зиннур колхозга кирәгрәк кеше,—дип каршы төштеләр ана бертавыштан хатын-кызлар, картлар, инвалидлар. Зиннур, бу кадәр төрле яктан килгән тавышларга каршы тора алмасын яхшы сизсә дә: —Рәхмәт зур ышаныч күрсәтүегезгә, ләкин мин бит әле үзем дә рәтләп аякка басмаганмын. Тәндәге җәрәхәтләрем дә ябылып бетмәгән,— дип карады. Колхозный эшләре шәптән түгел. Егет аны әллә кайчан ук сизенде. Яраланып кайттым дип. түшәккә ята алмаячак иде ул. Вакыты ул түгел. Хәмит әкә әдәп белән генә: —Син яшь кеше, иншалла. сихәтләнеп китәрсен. Менә сина колхозның мөһере, менә болар колхозчыларын.—дип. мөһерне анын алдына ук китереп салды. Колхозный бар байлыгы шул иде. Зиннурга килешми чара калмады. Шулай итеп, туган җиренә кайтып баш төртүе булды, ана тау кебек йөк килеп тә атланды. Икенче көнне Иртештә боз кузгалды Бу хәбәрне авылга почык борыннары белән бөтен җиргә керешүче, бөтен урынга беренче булып өлгерүче малай-шалай җиткерде. Элеккегечә бөтен халык су буена ашыкты. Сугыш елларының авырлыкларына карамастан, бу гадәт ел саен үтәлә килә иде Ялтырак козыреклы офицер фуражкасын кынгыр салып, гимнастеркасындагы орден-медальләрен ялтыратып. Зиннур да Иртеш ярына килеп баскан. Сугышка кадәр боз озату зур бәйрәм төсен ала иде. Бөтен авыл халкы ин ыспай киемнәрен киеп, кунакка җыенган кебек су буена төшә, яшьләр түгәрәк уены уйный, картлар дога кыла, яшәү мәгънәсе турында уйланалар иде Ә хәзер бөтенләй башкача. Дөбер-шатыр килеп боз кузгалганда да көч биреп, шаулашып торучылар, учак ягып агызучылар күренми Йөзләренә сары төшкән, ябыккан солдаткалар, тол хатыннар ирләренә иркәләнеп яшәгән елларны, үткәндәге тыныч көннәрне сагынып, монсу карашларын агып китеп барган бозларга төбәгәннәр. Боз кантарлары кебек, аларнын гомерләре, алмасаптай чаклары үтеп китте. Барын да каһәр төшкән сугыш алды. Балакайлар гына үзгәрмәгән. Алар һаман да шул ук. Зиннурларның бала чагындагы кебек үк. алар да «корабларын* агып барган боз кисәгенә салып җибәрәләр лә, кемнеке узып китәр икән дип. яр буйлап чабышып, күзәтеп баралар. Салкын судан чебиләнеп беткән нәни аяклары кызарып чыккан. Бала-чага, аякларына үткән суыкны сизмичәме, әллә, киресенчә, сизгәнгәме, бер мизгелгә дә туктап тормыйча йөгерә дә йөгерә. Әнә тегендәрәк Чаппар әкә кулында гармун сызлана Иртеш өстендә хәзер җырларның монлысы. сагышлысы гына тирбәлә. Әкренләп күңеллерәк җырларга күчә гармун. Әйдә, бер күңелен ачсын әле сугыш афәтләреннән боеккан халык Ниләр генә күрмәде аларнын бу башкайлары өч ел эчендә. Чал Иртешне кузгатып быел да боз ага, җырлар белән бергә күңелләрдән җыр ага. мон ага: ...Боз китә дә. кыш бетә. Сөйгән ярын кыз көтә. Ярсулы яз сулавы. Иртешнең ярсулары. Мәнге истә синен белән бозны озатулары... Табигать терелгән. Баш очында гына яр карлыгачлары канат җилпи, ярнын боздан-кардан арынган урыннарында умырзаялар баш төрткән. Алар белән бергә сабыйлар да бөтен кайгыларын онытып йөгерешәләр уйныйлар Болар һәммәсе Зиннурны бер шатландыра, бер сугышка кадәрге яшьләр уенында кайгысыз йөргән чакларын исенә төшереп' моңсуландыра иде Сонгы хатында Нуриясе бөтен өметләрне өзеп: «Леспромхоз начальнигы договор срогы тулмыйча кайту турында уйламагыз да дип ничәмә- ничә тапкыр кисәтеп куйды.-дип яза -Үзе гел кызларга бәйләнә Үзәклә ребезгә үтте шул капкорсак, яннарына очып кына кайтыр идем дә бит. адәм баласында андый канат юк шул». Нуриясенең өзгәләнүләрен хат юллары аша ук тоеп тора Зиннур Ә Иртештә һаман боз ага. Әнә ерактан зур боз кисәгендә дөрләп учак янып килә. Көмешлесудан югарырак урнашкан авыл халкы агызган, күрәсең. Ялкын телләре ана Нуриясеннән сәлам булып тоелды Бәлки, анар да Иртеш буена төшеп, туган авылларын сагынып торазардыр Елга суына караган хәлдә, үз уйларына чумган Зиннур янына бер төркем картлар килгәч, хатирәләреннән арынып, аларга караты Картларнын гозерләре җитди булырга охшаган, әнә бит сүз башлаганчы тамакларын кырып алдылар. Сүзне арадагы ин өлкән кеше—Алимчан әкә башлады —Зиннур энем, сина зур үтенечебез, киңәшебез бар иде Үзен дә беләсең, фронттагы хәлләр безнен сугышчылар файдасына чишелә башлады бит. Әлсдән-әле безнең гаскәрләрнең төрле шәһәрләребезне кире кайтарулары турында өметле хәбәрләр килеп тора. Аллам теләсә, сугыш дигәненә дә туктау көне килеп җитәр Менә без уйлашып тордык та. борынгы йолаларыбыз буенча корбан чалып, борын заманнарда дин юлында вафат булган шәехләребез, астаналарда яткан әүлияләр, сугыш кырына китеп, туган җирләребез өчен башларын салган улларыбыз рухына дога кылырга килештек. Колхоздан корбанлык сорап килүебез иде Ни диярсең. балам? Картлар Зиннурга текәлде. Мәктәптә дин тарихын өйрәтмәсәләр дә. ул шәехләр, әүлияләр турында кече яшьтән белә иде. Олатасы гомеренен соңгы елларын гел намазлык өстендә үткәрде. Догаларны көйләп, матур итеп укый торган иде ул. Әллә ничә тапкыр ишеткәне булды анын. олатасы догаларын гел «Җиде зиратта, җиде астанада ятучы шәехләрнең рухына багышладым», дип төгәлли иде. Олагасының кырыслыгыннан бераз шүрләсә дә. сорамыйча булдыра алмаган иде Зиннур «Юк белән башымны катырмачы», дип җибәрмәде карт нәбәрәсен. кулыннан җитәкләп, авыл читендәрәк урнашкан каберлеккә алып килде «Менә, балам бу урын астана дип атала, изгеләр, шәехләр күмелгән җир. 1394 елда Бохара якларыннан Баһаутдин хаҗи боерыгы белән бу якларга Ислам диненә өйрәтү, халкыбызны иманга китерү өчен 336 шәех килгән Аларга Шәйбән хан үзенең 1700 атлы гаскәре белән ияргән Алар килгәнче бу җирләрдәге халык потка, курчакка табынган Халыкка дөрес динне аңлату җиңел булмаган Себер якларының сазлары, елгалары, күлләре буенда 300 шәех һәм Шәйбан-хан гаскәрләреннән дә 1448 кеше дин юлында корбан булганнар. Исән калган шәехләрнең утыз өче генә Бохарага әйләнеп кайтканнар, ә өчесе үз теләкләре белән Иртеш буе татар халкына ислам дине нигезләрен өйрәтергә калганнар Менә бу астанада. балам. Муса һәм Даут шәехләр ята. Әнә теге якта. Баеш астанасында—Хәким шәех. Иртешнен теге ягындагы Саускан астанасында Зәнки хуҗалар ята».-дип сөйләгән иде. Бу вакыйгадан соң олагасы Зиннурны ел саен үзе белән астанага алып килә торган булып китте. Икәүләп каберлекне корыган үләннәрдән чистарталар, аннан читкәрәк утырып, олагасы озаклап дога кыла, нәбәрәсе тын да алмыйча тынлап утыра иде Зиннурның хәтеренә астана әллә нинди серле дә. изге дә урын булып сеңеп калган. Астананын алты почмаклы итеп, нык агачлардан корылган чардуганы еллар үтү белән инде чери, таркала башлаган. Бер мизгелдә егетнең күз алдына олатасы. үзенең бала чагы килде «Аллам боерса, гагын фронтка китеп, исән-аман әйләнеп кайтырга насыйп булса, беренче эшем итеп әнә шул астананын бүрәнәләрен алыштырып, төзекләндереп куям әле.—дип уйлады Зиннур зченнән генә. Шәехләр, изгеләр хакына, баласының, оныгының күңеленә яхшылык кына салырга тырышкан олатамныц рухы хакына» Картлар сабыр гына Зиннурның ни әйтерен көттеләр Ана ярдәмгә ашыгып, араларыннан берсе Зиннур улым, хәзер дин рөхсәт ителде бит инде Сталин кордаш үзе дин әһелләрен Кремльгә җыеп алып, киңәш иткән, дип язлы гәҗитләр Дин тотарга ла рөхсәт иткән, ли Әнә бит. урыслар көтүләре белән Тубылга чиркәүгә йөриләр, гыйбадәт кылалар. Безгә ник корбан чалырга ярамый* Әйдә, улым, рөхсәт бир. Халык инде кайчаннан бирле итле шулпа күргәне юк Авыруларга, түшәктә ятучыларга корбан ите шифа булмасмы... Киңәшләшә торгач, бер фикергә килделәр: ак мангайлы үгезне корбанлык иттеләр. «Умачка ун кило он да алырсыз алайса»,—диде Зиннур, олыларның күнелен тагын да күтәрергә тырышып Корбан чалу, уртак аш пешерү турындагы хәбәр боз озату бәйрәменә җыелган кешеләргә шатлык китерде Бер сәгать тә үтмәгәндер, тәкбир әйтеп, корбан чалынды. Хатын-кызлар мәш килеп элек-электән сакланып калган зур казаннарны асып җибәрделәр, итне эшкәрттеләр, юдылар. Кемнәрдер ойдән тәстерханнар. савытсабалар алып килде. Картлар, корткалар Коръән сурәсен укып бетергәч, сый башланды Ботен авыл тын калып, изге теләкләр тели-тели. корбан итеннән, шулпасыннан авыз иттеләр. Елга буена килә алмаган, түшәктә ятучы карпларга, хасталарга корбан ашын өйләренә өләштеләр. Итле кайнар ашны калтыраган куллары белән авызларына китергәндә, аларнын җыерчыклы күзләреннән мөлдермөлдер яшь тама, иреннәре теләк тели иде. Сугыш кайгысы, ачлык, фәкыйрьлектән тәмам интеккән халыкнын сынык күнеле күтәрелеп, күзләрендә яшәргә өмет чаткысы кабынды Ашап-эчкәч. яшьрәкләр уен-мәзәккә тотынды Чаппар әкәнен гармуны да яшьләргә кушылып шаярды, күнелле көйләр сыздырды. Инде онытылып бара торган тыныч вакыт җырлары искә төште, барысы да күнелләре белән үткәннәргә, бәхетле вакытларга әйләнеп кайтты. Картлар башлаган эшнең авылдашларының күңелен ачуына, кайгы-хәсрәтләрен оныттырып торуына Зиннурның күнеле булды. Алар белән бер очтан утырып ул да сыйланды, сүзләренә кушылып, фронт хәлләрен сөйләде. Авылга кайтканнан бирле үзеннән бер адымга да калмаган Актүше дә янында сырпаланды, хуҗасының кулларын ялады, иркәләнде. Табыннан сон олыраклар кайтып китте, тора-бара яшьрәкләр лә таралыша башлады. Елга буенда Зиннур һәм бераз арырак балык тотып утыручы бала-чага гына калган иле. Урыныннан кузгалырга торганда, яр астыннан гына: —Батам, үләм!—дип кычкырган бала тавышы ишетелде. Зиннур, яраларының сызлавын да онытып, шул якка атылды Боз өстеннән шуып тошкән күрәсең, бер малай, кул-аякларын суда болгап, агып китеп бара иде. Зиннур як-ягына каранды, колга-мазар да күзгә чалынмады, имгә дисән—бер көймә дә юк Шунда гына Актүшен искә төшереп: —Әйдә. Актүш, коткар!—дип этенә команда бирде. Хуҗасы әйтсә—утка да. суга да керергә риза булган эт. боз арасына сикерде. Баланы тартып чыгаруга. Зиннур шунда яр башында гына яшәгән Туктабикәләргә ашыкты Малайның өстен чишендереп, коры юрганга төрделәр, авызына бер йотым самогон каптырдылар Өйдәгеләр ашыгыч рәвештә су җылытып, муеныннан суга утырттылар. Шулай итеп малайны үпкә авыруыннан саклап калдылар... Иртеш боздан арынгач, хатын-кызлар, бала-чагалар озын колгаларга беркетелгән җәтмәләрен күтәреп курын утыртырга төште. Боз киткәндә курынга чуртан, курты шәп керә, бик сирәк кенә ак балык та эләккәләп куя Азга булса да тамакларны туйдырырга ярар. Майлы балыкнын ухасы да эчеп туймаслык була бит ул. Көннәр җылына төшкәч, кайбаты белән чабак, аккорт-ләйсән яугач, җәй урталарында кәреш тотарга да мөмкин булачак. Кадерен белгәнгә, файдасын күргәнгә Иртеш зур хәзинә ул... 28 иннурны ин борчыган нәрсә—язгы чәчүне уздыру. Күз карасыдай саклап тотылган чәчүлек орлыкнын бер бөртеген дә әрәм итмичә җир куенына саласы иде бит Ләкин анын өчен дә әле җирен сөреп, тырмаларга кирәк. «Тагын да ачлыктан, кайгыдан алҗыган хатын- кызларны сукага җигеп җир сөрергәме9 Монын башка бер җаен табып З булмасмы?» Уйлана торгач, колхоз рәисе МТС директоры Яруллин иптәш янына чыгып чаты. Вәчириш МТС ына килеп җиткәндә, бәхетенә каршы директор эш урынында булып чыкты. Икәүләп әнгәмә куерттылар —Иптәш Яруллин, «Урак-чүкеч» колхозына чәчүне уздырырга ярдәм күрсәтә алмассызмы дип килгән идем.—сүзне турыдан башлады Директорның күкрәгендәге «Гвардия значогы», өстендәге гимнастеркасы, сул кулынын төптән үк өзелгән булуы анын да фронтовик булуын раслый Зиннур да медальләрен, «Кызыл байрак». «Ватан сугышы» орденнарын тагып килгән иде. —Тракторлар юк шул, иптәш капитан. Кайсы ватык-какшак. йөрер- лекләренә ягулык юк. Әнә, үзен кара, ишек алдында моңаеп, эшсез утыралар. Теләгенне үтәп булмый, туган,—диде директор, ярдәм итә алмавына чын күңеленнән уңайсызланып. —Әнә тегендәрәк газогенераторный трактор нишләп утыра? Бик үк какшаганга да охшамаган. —Анысы да шул ук ягулык юклыктан тутыгып утыра инде —Тайга эчендә торып, агач тумарлары табып булмыймыни? —Әгәр тиз генә ягулык булдыра алсагыз, килеп алырсыз Ул тракторда элек эшләгән егет—Мансур ла сугыштан яраланып кайтып килә, дип ишеттек. Кәрил пристаненә төшкән, ди. —Менә бит. шатлык өстенә—шатлык. Мансуры да кайтып төшсә, тагын да шәп буласы икән. Мөмкин булса, телефоныгыздан чылтыратып, авылга хәбәр итим әле. — Рәхим ит. Зиннур телефонны берничә рәт боруы булды, чыбыкнын теге очында бригадир кыз Камиләнең тавышы ишетелде — Зиннур бу. Менә нәрсә. Камилә. Кәрил пристаненә Мансур кайтып төшкән Туктабикәсенә хәбәр ит Чамакә әкә белән Чаппар әкәләр каршы алырга төшсеннәр Гармун уйнатып, дугага кынгырау тагып барсыннар. Хәзер үк йөгер, яме! —Булдырабыз аны!—дигән шатлыклы тавыш ишетелде трубкадан. Күпмегә бер килгән куанычлы хәбәр кешеләргә канат куя. өзелгән өметләрне ялгый. Колхоз рәисе белән директор арасында тракторны жәй буена «Урак- чүкеч» тә эшләтергә дигән килешенү кәгазе язылды Зиннур җылы саубуллашып, бик зур канәгатьлек белән чыгып китте. Юл уңаеннан сельпо идарәсенә дә сугылды. Сельпоның резерв оны бар икән, ләкин райпотребсоюзнын рөхсәтеннән башка бер килограммны да сатмауларын әйттеләр. Бер башлаган эшне җиренә җиткермичә туктарга өйрәнмәгән Зиннур тагын бәхет сынап карарга булды. Авылга кайтып тормыйча, агын Тубылга таба борды Сатулаша-тартыша торгач, агымдагы счетка акча күчерү вәгъдәсе белән, ике тонна арыш оны алырга сүз куешылды Районо мөдире Марфа Ивановна да шул ук бинада эшли икән, эшләрен төгәлләгәч, Абдуллин ана кереп чыгарга булды Фронговик- укытучы, үзе хөрмәт иткән директорларының берсе— Зиннур Абдуллин кереп сәлам биргәч, анын күзләренә яшь килде Ике-өч ел фронтларда булу яшь директорны нык үзгәрткән, ул олыгаеп калган кебек күренә Ләкин итагатьле, олыларга ихтирамы һич кимемәгән Зиннур, башын иеп. мөдирнең кулын кысты. Утырып, элеккеге чакларны искә алдылар Гостева күбрәк фронт хәлләрен, аннан килеп, мәктәпне сораштырып утырды Зиннур ана мәктәпнең, колхозның хәле, үзен борчыган мәсьәләләр хакында сөйләде Марфа Иванова юк акчаны бар итеп, мәктәпкә утын әзерләү бәрабәренә, теге сөиләшеш әп ике тонна он өчен сельпо счегына иртәгә үк акча күчерер!ә сүт бирде «Зиннур кебек тырыш, халык өчен янып йөри iopi.ni кеше юр фронттан каша баш ыса >ш юр а трак бу на ia җан i.mi.ip иле», дин уйланып калды районо мөдире, анын белән саубуллашканда Көннең бушка үтмәвенә, әллә никадәр файдалы эш башкаруына сөенеп. 2£ Зиннур кайтыр юлга чыкты «Бодай булса, яшибез әле...» Ярты юлны үткәндә, инде караңгы төшә башлады. Аты авыл юлын әйбәт белә, хуҗасы печәнгә кырын ятып, уйларына чумды Авылга кайтып җиттем дигәндә генә, юан эрбет агачы артыннан бер кораллы кеше чыгып, үз көенә генә юртып барган атнын башына ябышты. «Дезертир»,— дип уйлап алды Зиннур Тайгада дезертирлар качып ятуы турында хәбәрләр еш кына ишетелеп тора. Нишләргә? Бу карачкының агачлар арасында әшнәләре дә бардыр бит, «ауга» алар да ялгыз гына йөрмәсләр. Ят кулларга эләккән айгыр да. түземсезләнеп, урынында таптана. Хәйрүштән мирас булып калган «Орлик» бик җитез, сабырсыз айгыр иде. Зиннур шуннан файдаланырга булды һәм дөрес тә эшләде. Дилбегәне тартып тоткан килеш, кискен генә хәрәкәт ясап, чыбыркы белән атның сыртына берне генә сызды—«Орлик» кара кош булып очты. Аттан хуҗасына таба борыла башлаган төнге шәүлә бернәрсә дә андарга өлгерми калды. Айгыр аны тәртәсе белән бәреп екты, тонык кына ай яктысында тәртә башында өзелеп калган кием кисәге җилфердәде Айгыр алга ыргылгач ук, Зиннур арбасына сеңде. Шул чак гөрселдәп ау мылтыгының тавышы ишетелде. Вак ядрәләр шыбырдап арбага коелдылар. Йөрәксегән ат шул көйгә авылга ук барып керде һәм хуҗасының капкасына килеп төртелде. Егетнең беләгенә ядрәнен бер бөртеге эләккән күрәсен, бераз кан чыккан иде. Калган әгъзалары сау-сәламәт кебек. Улынын ярасын күреп, Ниязбикә карчык тиз генә Туктабикәне чакырып килде. Яра чыннан да тирән түгел иде. әйбәтләп эшкәртеп, бәйләп куйдылар. Идарәгә барып, хәлне НКВД дежурына хәбәр итте Икенче көнне үк. вакыйганы сораштырырга торадан милиционер килеп җитте. Зиннур хәлне сөйләп, әлеге тәртәгә эләгеп, ертылып калган пинжәк кисәген ана бирде. Көмешлесу тирәсендә дүрт-биш дезертир булуын белсәләр дә, алегә эзләренә төшә алмыйлар икән... Колхоз рәисе икенче көнне үк торадан сөйләшенгән онны кайтару чарасын күрде. Мәктәпкә иркенләп кыш чыгарлык утын әзерләргә, теге газогенераторлы тракторга ягулык өчен утын шакмаклары кисәргә кирәк. Колхозчыларны җыеп, шуларны хәбәр итте. Коры утыннары булган кешеләр шакмаклар ясап китерсәләр, бер кубометрына жиде кило он бирергә дигән карар кабул иттеләр. Бер уч онга тилмергән вакытта бу бик зур байлык иде. Буш эш көне исәбенә язын-көзен хезмәт иткән халык башта аптырап калды, ышанмады. Ләкин угын-шакмак әзерләүчеләрнең һәрберсе тиешле оннарын күтәреп кайта башлагач, хәлле-хәленчә эшкә кереште. Теге трактор өчен ягулык шакмакларны корысын аерым, кибеп өлгермәгәнен аерым әзерләделәр. Авыл тормышы әзрәк җайланып, күңеллеләнеп киткәндәй тоелды, һәркемнең телендә Зиннур алып кайткан он гына булды, һәрберсе I ырышып-тырмашып эшләде. Хәирүш вакытында кача-поса янчык яисә кесәгә салып алып кайткан бер учлап җыйган бөртекләрдән, идән астына төшеп, берәрсе ишетеп калмагае дип. курка-курка, кул тегермәне белән он тартгырып. умач ашаган кешеләр инде арыш ипекәе пешерер көнне дә күрделәр. Хуш исле икмәкнен мичтән чыгуын дөньяларның ин зур тылсымы кебек көтте алар. Күкрәкләргә терәп кисәр икмәген булганда, көн-төн колхозда эшләргә дә риза кеше дигәнен. «Чәчүне җиренә җиткереп башкара алсак, көзгә эш көннәрен бөртек белән дә түләп булмасмы?»—Колхозчылар күңеленә Зиннур шул өметне дә салып куйды. Гомердә булмаганны, яна рәис торадан әллә ниткән орлыклар да алып кайтып, авыл халкына таратты Кишер, чөгендер, суган, шалкан, турнепс орлыклары иде ул Өй артлары бакчаларында гына утыртып’ үстерергә рөхсәт бирелде. Колхозга түгел, үзләренә буласы икән Хатын- кыз бакчаларында әвәрә килде, бала-чага су сибеп, үз бакчаларындагы үз татлы тамырларынын үсеп җитүен түземсезлек белән көтте. Чәчүләр төгәлләнүгә, балык тоту эшен оештырасы иттеләр Әвен- әвен ирләр булганда чүпкә дә саналмаган эш. бөтенләе белән хатын-кыз җилкәсенә калгач, бик үк жинел булып чыкмады. Ләкин сукранып, карганып эшләмәде хатыннар Зиннурның эшне оештыра алуына рәхмәтле булып йөрделәр. Ялгызын гына төшеп кара син Иртешкә. елым1 тартып кара. Ә болай күмәк эшләгәндә эш тә артык авыр тоелмый, нәтиҗәсе дә күзгә күренерлек. Артларында гына Иртеш кадәр Иртеш була торып. Хәйрүш Кәрбек ярты авылны ачка үтерде бит Ә Зиннурның эшләре көннен-көн буена бетәрлек түгел иде. Карт- корыларны, яраланып фронттан кайткан ир-атларны жыеп. арба-чаналарны рәткә китерәсе, орлык киптергечләрне, әвеннәрне җайлыйсы бар. Әткәсе белән Хәмит әкәсе белән кинәшләшеп, хәлсезләнгән атларны неводникта Иртеш аша кичерергә уйлап йөри башлады. Елга уртасында калган утраучыкта үлән әйбәт булырга тиеш Бер рәхәтләнсеннәр мәхлуклар. Үләне аяк астында гына, суы тирәсендә. Көзгә кадәр җәйләп, бәлки игә килерләр. Кабыргалары тырпаен чыккан, мөлдерәгән күзләре белән ярдәм сорап торган атларны утрауга күчерделәр. Аларга күз-колак булырдай кешеләре табылды. Колхоз рәисе бригадиры белән ялгыз калып утырганда. Камилә сер итеп кенә әйтеп куйды: —Зиннур абый, хатын-кыз кырданмы, ындырданмы кайтканда һаман да кесәләренә яшерепме, янчыкларына салыпмы, учлап-учлап игенне ташыйлар бит. Нишлибез?.. Зиннур өчен бу янадык иде, уйга калды. — Нишлибез дип. без дә Хәйрүш кебек солдаткаларның итәкләрен күтәреп, капшап йөрмәбез бит инде. Өйдә балалары ач булмаса, туктарлар Иген уңышы әйбәт күренә, шөкер. Көзгә хезмәт көннәренә дә бүлеп бирербез,—диде. Кыз, икеләнеп: — Берәрсе IOIарыга җиткерсә?—дип куйды. —Күрмәдек, белмәдек, диярбез.—Бу Зиннурның җавабы булды Әнкәсенең һәр хатында зарланып язганын исендә тотып. Зиннур күп итеп энә һәм җепләр алып кайткан иде Халыкның өсте тишек тә ертык кына Ниязбикә карчык улы кайтканга куанып бетә алмыйча һәр йорт саен үзе кереп авылдашларына энә-җеп таратып чыкты Апар улынын исәнлегенә дога кылдылар, ямаулыклар табып, балачаганың ертык ыштан- күлмәкләрен бөтәйттеләр. Зиннур авылга кайтып аяк басканнан бирле анын тирәсендә берәү бөтерелде Үзе солдатка, ирен фронтка озаткан Әлеге дә баягы егетнен беренче хисләрен санга сукмаган Таңсылу иде бу. Зиннур институтны тәмамлап кайткан елны ук сәүдә техникумына читтән торып укырга кергән һәм, шуны сылтау итеп, ягыш мәсәлән математикадан контроль эшен башкарырга ярдәм сорап, сугышка кадәр дә тенкәсенә тигән иде инде. Кияүгә чыгып га бик аз гына ир хатыны булып яшәп калган Таңсылу жае чыккан саен юлына төшәргә тырышты. Карамасан да карарлыгы бар шул хатынның Тулып пешкән чагы Күкрәкләре, аяклары сынга коеп куйгандай матур, тулы Карлыгач канатыдай кыйгач кашлары астыннан җем-кара күзләре ут булып янып торалар, караса—көйдереп алырлык. Улы кайтканнан бирле еш кына Ниязбикә әбәләренә кереп йөри, сәдакага дигән булып, чәй-шикәрен кыстырып керә. Сугышка кадәр үк Таңсылуны өнәп бетермәгән карчык хәзер дә яшь хатынга ачылып китми Ләкин ни хәл итсен, ойгә килгән кешене куып чыгармас бит инде Карчыкның теләге бер генә: улы авылда чакта. Нуриясе кайтып җитсә икән! Калганын яшьләр үзләре хәл итәр иде. кечкенә балалар түгел. Менә хәзер дә Нуриясе турында уйланып кайтып килгән егетне капка төбендә Тансылу каршы алды. Йомышы һаман шул икән: математикадан контроль эш Булышуын үтенеп, өенә чакырды Өенә 'Елым—ятьмә. кадәр сорап килгәч, үтенечен кире бормады Зиннур, барырга булды. Өй аулак. Өстәлдә бай гына сыи-нигъмәт Бер «ярты» да муенын сузып утыра «Алдан әзерләнгән», дигән уй килде анын башына. Хужабикә дә, нигә чакырганын оныткан кебек, Зиннурның янында бөтерелә. Чиста, пөхтә киенгән Очып кына йөри. Үзе бертуктаусыз сөйләнә: —Зиннур, көне-төне колхоз дип, халык дип чабасың. Азрак хәл ал, сыемнан авыз ит Утыр әле, тартынма, утыр. Чит кешеләр түгел бит без синең белән. Кире какма, әзрәк күтәреп куй. Беразга кайгыларын, эшен онтылып торыр —Чибәр хатынның көйләп-көйләп кыставы тәэсир иттеме, көн буе башыннан чыкмаган уйларын онытасы килдеме. Зиннур, хужабикә белән чәкешеп, бер рюмканы күтәреп куйды. Чыннан да. кан тамырлары буйлап йөгергән эссе ут тиз арада аяк аруларын, яраларнын сызлавын баскандай булды. Күңел дә күтәрелгәндәй тоелды Икенчене тотып куйдылар Хәйләкәр Тансылу егетнең инде аяк терәп карышмавын сизеп, лампаны баса төште. Кыюланып, анын алдына ук утырды Хатынның кайнар сулышы Зиннурны бөтенләй ихтыярсыз калдырган. Тансылу шашып үбә башлагач та, үзендә каршы торырлык коч тапмады. Хатын исә бертуктаусыз колагына пышылдады: —Син мине, ирләр юклыктан сагызлана, дип уйлама. Алар буа буарлык Шулай да мина синнән бүтән берәү дә кирәкми. Син бит минем беренче мәхәббәтем. Нигә шунда чак кына кыюрак булмагансын- дыр?. Мин бит синеке булырга атлыгып тордым. Синең өчен җаным да, тәнем дә жәл түгел иде. Нигә шунда кадеремне белмәдең, нигә үзеннеке итмәден. нигә рәнҗеттең?! Ичмаса, хәзер мине рәнҗетмә, бәгърем!. Курыкма, мин сине Нурияңнән тартып алырга җыенмыйм Тик минем дә тәнемдә жаным бар бит Сине генә сөйдем, бәгърем, фәкать сине генә!. Зинһар, бүген мине ялгыз калдырма, бәгърем Зинһар, китмә бүген минем янымнан... Бәхетле ит мине гомергә!.. Калганын Зиннур аңлатып бирерлек хәлдә түгел иде инде. Тансылунын түшәге әзер. Алар икесе бер гәүдә булып, илаһи бер тиңсез ләззәткә чумып, агып киттеләр. Вакыт туктады, сугышы, чәчүе—барысы онытылды... Күпме үткәндер, байтак ятып, башка әкрен-әкрен генә акыл кайта башлагач, ишек шакыдылар Эчтән хәбәр килмәгәч, тагын да катырак дөбердәтә башладылар. Колхоз башлыгы, бурлыкта тотылган угры кебек, калтыранып куйды, ашыга-кабалана чалбарын төймәләде. Бригадир кыз Камилә икән: —Зиннур абый, сине Кондадан телефонга чакыралар! Ашыгып, сулышы кабып йөгергән кыз рәистәге үзгәрешләрне сизмәде дә. Эшнен нидә икәнен аңлап алган егет тә, бар көченә идарәгә чапты. —Алло, алло, Нуриям, синме?—Телефонның теге очыннан кызнын тавышы ишетелде. —Әйе. Зиннур, мин үзем. Көндезен эштән җибәрмиләр, телефон да җитәкчеләрдә генә. Менә хәзер дә көчкә чылтыратып, Камиләне туры китердем. Хәлләрегез ничек? —Уффф. йөрәгемне ярдын. Әллә бер-бер бәхетсезлеккә юлыгып куйдыңмы, дип котым чыкты. Үзең исәнме, жаныкаем? —Эш авырлыгына түзәр идек, сагынуларга чама юк. Авылны, әткәйләрне, ин күбе сине сагындым. Кайтыр көннәрне сәгатьләп, минутлап саныйбыз. Сентябрьсез кайту юк. Ходаем, сине генә яңадан фронтка чакырып куймасалар ярар иде! Яраларың төзәләме? Колхозда эшләрен ничек бара9 Әнкәйләр исән-саулармы?—Нурия әйтеп калырга ашыккандай, сүзләрне тезде дә тезде Зиннурының эчендә уг өермәсе кайнады. «Ходаем, әле генә, яна гына Тансылу белән... Нуриякәем, ник бер генә сәгать алданрак чылтыратмадың икән? » Баш мие икегә бүленгәндәй тоелды ана, үзе берне уйлады, теле икенчене сөйләде: Нуриям. Нуриякәем, тизрәк кайт! Ходаем, син кайтып, кавышыр көнне күрербезме икән? Ник һаман безгә каршы бу язмыш дигәнен"’ Кайт. Нуриям Өзелеп, сагынып келәм. Эш арасында бер хат әле. төннәр буе сине генә уйлап чыгам. Әткән-әнкәнә борчылма, исән-саулар Кереп, хәлләрен белешеп торам —Сау бул. жаныем, үбәм үзенне. Хуш! Көт мине, көт! —Хуш. акыллым. Карап кына йөр. үзенне сакла. Озакламый күрешербез.— Колагында телефон трубкасының «пик. пик* иткән тавышы гына калды Чыбыкнын теге очында анын җаннардан да кадерле кешесе моңаеп торадыр Аны сагынып, өзгәләнеп чылтыраткан Нуриясен күз алдына китергәч, ана бик-бик оят. уңайсыз булып китте Капкара янып TopiaH күзле Тансылу исенә төшкәч, тәне чирканып куйды. Әллә сон Нуриясен уйлый-уйлый шашып барамы ул? Кайткач, кызнын күзләренә ничек карар? Хәзергә җавап юк иде Мансурдан сон. көннәр җәйгә авышкач, бер күзенә мина кыипыл- чыгы тиеп зәгыйфьләнгән ялгызак Алимбай әкә кайтты Кәрәли пристаненнан аны да кара айгыр белән җилдереп кенә алып кайттылар. Чаппар әкә авылны да әйләндереп чыкты Фронтовикны бөтен авыл халкы сәламләде. Ул Даут белән Өннәшләрнен ут күршесе, яуга да бергә алынып, бер частькә эләккән иделәр. Күршесенең вафат булуын да күргән, үз кулы белән кадерләп җир куенына ла салган Үзенең кыйшаеп барган өенә кереп тә тормастан. Өннәшләр йорты каршына тукталды Аягына галошын ла элергә онытып, урамга йөгереп чыккан хатын. Даутын искә алып, бер-ике бөртек күз яшен дә сыгып чыгарды Күршесенен йорты ягына күз төшереп алгач, өенә чакырды: —Әйдә. Алимбай күрше, хәзергә үземә кереп тор. Ис-осыңны җыйсаң, соңыннан үзең карарсың. Фронт хәлләрен сөйләп, өстәл артында байтак утырдылар Өннәшнен самогонын авыз иткәч. Алимбай тиз үк «ис-осын* җыйды. Сынар күзе белән Өннәшнен күпереп торган күкрәген, итләч артын да күреп өлгерде. Авылдашларын күрергә керүчеләр дә байтак булды Салкын землянкаларда, сасы госпитальләрдә ягып, рәтле урын-җир күрмәгән кешегә Өннәшнен йорты оҗмах, үзе хур кызларына тиң булып күренде Килде-китгел әрдән тәмам туйган хатын да Алимбайны үзенә сыендырырга, куенына алырга уйлап куйды. Барысы да аныңча барып чыкты Өйнең хуҗасы булгач, самогон сөючеләргә, «сабак өйрәнергә» килүчеләргә, әлбәттә, юл киселде Сынар күзле булса да Алимбай Өннәш- тән яшьрәк, куәт-егәре дә җитәрлек Ишек шакучыларны урам аша атып ташларлыгы да бар Анын кайтуы Өннәшкә генә түгел, колхоз башы Зиннурга да зур куаныч булды Печән өсте бит. һәркем исәптә торган чак Фронттан кайтучыны һәркем кереп күрә Зиннур да. Камилә белән бергәләп. Өннәшнен бусагасын атлады. Хәл-әхвәл сорашкач, колхоз эшенә чакырырга килүләрен дә белдерде Ни сәбәпледер, хатын сабыр гына тынлап утырды, гадәтенчә күтәрелеп бәрелмәде Алимбае да. тынлап бетергәч, анын ягына борылып — Корткаяк, син нимә дисен?—дип сорап куйды. Ж.ЫЛЫ сүз жан азыгы, хатын да карышмады —Болан ашау-эчүгә кытлык түгел, үзенә кара Авырсынмасан, азрак хәл алыйм, ял итим дип уйламасан. чык эшкә —Ярый, алайса. Сагынып, эшкә сусап кайттым Иртәгә үк чыгармын Зиннур белән Камилә Өннәштәге үзгәрешләргә исләре китеп, колхозга тагын бер көчле ир уртасы өстәлүенә канәгать булып, чыгып киттеләр Шулай изеп, кеше күзенә артык чалынмыйча, мыштым гына көн күрә, тормыш көтә башлады Өннәш белән Алимбай 29 алыкның тырышлыгы аркасында колхозга җитәрлек печән хәзерләнде Печәнчеләргә бер аксак атны суеп, арыш оныннан умач уып. кайнар аш әзерләп тордылар. Хәйрүшнен үзенә дип яшереп саклаган оны. бодае да эшкә ярады. Алланын рәхмәте белән, көннәр дә аяз торды. Колхозчыларга, укытучыларга кыш көне кул тәртнәләре1 белән ташырга җайлы булсын дип, иң якындагы печәнлекләрне бүлеп бирделәр. Куаклык араларында, чишмә буйларында да печән өйчекләре күзгә күренеп артты. Исән булсалар, кыш үзәкләргә үтәрлек булмас. Ниһаять, август ае да килеп җитте, уҗым арышы өлгерде Әлеге трактор. «Коммунар» комбайнын сөйрәп, уракны башлады Авыз тутырып ипекәй ашауны өмет иткән хатыннар, җаннарын биреп уракка ябышты Көн саен эшләренә карата уч тутырып арыш алып кайта башладылар Гаян. Әсма. Нәбүбәһәрләр «Коммунардан» кимен куймадылар. Кәшә икешәр йөз көлтә урды алар. Тирләгән йөзләренә чебенчерки ябышып, кичкә таба күз кабаклары салынып төшәр хәлгә җиттеләр. Тәннәрен тишек-тошык киемнәре белән каплап бетерә алмадылар, чебен-черки җанга тиде. Хезмәт көненә бирелгән ашлык аларга җан өрде, киләсе кышка җан асрарлык ризыклары булуы иртә таннан кичке эңгергә кадәр баш күтәрмичә эшләрлек көч бирде Карты-яше, авыруы-тазасы, сукыры- мокыры ындыр табагында булды. Кайткан игенне атлы молотилка белән суктыра, җилгәрә бардылар. Җаваплылыкны үз өстенә алып булса да. һәрбер хезмәт көненә икешәр килограмм арышны Зиннур ындырдан ук бирә барырга кушты Яз башында халыкны никадәр өметләр белән эшләтте бит ул, менә нәтиҗәсен дә күрсеннәр. Дәүләткә икмәк планын үтәми торып, колхозчыларга бер бөртек иген дә бирмәскә! дигән райком, райисполком карарлары Зиннурның бәгырьләренә төште. Шулай булса да, җиде тонна арышны колхозчыларга таратты. Калганын дәүләткә озатуны башладылар. Солдаткаларның сары иңгән йөзенә куаныч билгеләре кунды. Өйләрдән ипекәй исе чыга башлады. Анын кадерен белеп, бер валчыгын да идәнгә төшермичә, авыз эчендә әвәләп, тәмен озакка сузарга тырышып ашаган балакайларны күрү, карт-корынын ипекәй белән йөзләренә иңгән нурны тою өчен генә дә эшләргә була иде бу изге эшне. Уҗым арышын урып алгач, сабан ашлыгы өлгергәнче бер-ике атна вакыт бушрак калды. Зиннур, бригадирларын, идарә әгъзаларын чакырып, киңәш-табыш итеп алырга ниятләде. —Сабан ашлыгын урырга төшкәнче бераз вакыт бар, Сезнең белән шул хакта гәпләшәсем килгән иде: әллә халыкны үзләренә кышка азык әзерләү эшенә таратып торыйкмы, дим? Кедр чикләвеге, торнакүз өлгерде. Аңа бара алмаучылар бакчаларында бәрәңге казырлар. Ни дип уйлыйсыз?— Артларында урман аварга торса да, Хәйрүш аларны колхоз эшеннән бер адым да читкә атлатмаган иде. Партиянең, райкомнын карары шундый, дип аңлатыр иде. Вәкилләр дә килеп, халыкны бәрәнге бакчаларыннан этеп-төртеп колхоз эшләренә аз кумадылар. — Райком нәрсә дияр? Үзен бәлагә тармассынмы? — Колхоз эшләренә вакытында өлгерсәк, тавыш-тын булмас, дип уйлыйм Вәкил итеп безнең колхозга тагын Лосев Илларионны җибәрергә тиешләр Анын белән үзем сөйләшермен, фронтларны айкап кайткан егет анлар, дип уйлыйм. —Болай булып чыкса, бик шәп бит әле,—дип хуплады Хәмит абзый, ул бераз савыга төшеп, янадан колхоз эшләрендә катнаша башлаган иде.—Балыкчылар бригадасы да эшен дәвам итәр. Халык эрбет чикләвеге сугарга, торнакүз җыярга таралды. Бада- 'Тәртнә—чана. Х чага, олы-кораклар өй тирәсендә кайнашты. Урак эшләренен барышын тикшерергә дип. вәкил Ларька килеп төшкәндә, ындыр табагында тынлык иде. Гаҗәпкә калган вәкил, пошынып: —Синен колхозчыларын кайда сон?—дип сорады Зиннур ана дөресен әйтте һәм. берәр сылтау табып, күздән югалып торуын үтенде Лосев иптәш тә хәлне аңлый, әмма районга бу хәбәр барып җитсә, икесенен дә башыннан сыйпамасларын белә иде. Шулай да. беравык уйланып торгач, риза буллы —Тәвәккәллик, булмаса. Фронтта гына түгел, авылда да шул ук халык бит. алар турында да бераз уйлау кирәк Кырык дүртнең сентябре җитте Беренче сентябрь көне якынлашкан саен Зиннур үзенең укытучы буларак беренче тапкыр мәктәпкә атлавын исенә төшерә, ул вакытларны сагына башлады. Никадәр авыр булса да. ул бер ел онтылмаслык булып күнеленә уелып калды анын Никадәр дәрт, өметләр белән эшкә керешкән иде бит Каһәр төшкән сугыш булмаса. бәлки инде мәктәпне рәтләп, төзекләндереп тә җибәргән булырлар иле Мәктәп яныннан үткән саен. Нуриясе белән беренче кабат аңлашулары исенә төшеп, йөрәге кысылып, бәгыренең әллә кайсы җире сызлап куя. Мәктәп күзгә күренеп чүгә, искерә бара, ир-ат кулы тимәве әллә кайдан күренеп тора Беренче сентябрь барыбер бәйрәм төсен алды. Гөлсинәнең чакыруын искә алып, Зиннур да мәктәпкә килде, тагын үзендә зур дулкынлану сизде. Замана нинди булса да, бала—бала инде Мәктәпкә беренче килүчеләр укытучы апаларыннан күз дә алмыйча, әйткәннәрен төгәл үтәргә тырышып, бер сафка тезелгәннәр Өс-башлары ямау белән чуарланып беткән булса да. күңелләре шат Югары сыйныф укучыларының сафы сирәкләнгән, күбесендә уку кайгысымы? Өлкән сыйныф кызларына сызланмыйча гына карарлык түгел. Өс-башларынын шундый булуыннан тартынып, кыскарып калган күлмәк, кофта җиңнәреннән күренеп торган бирчәеп, тырналып беткән кулларын кая яшерергә белмәгән кебек басып торалар Шулай да Зиннур абыйлары барысын ла котлап, колхоз эшләрендә тырышып катнашканнарга бишәр кило арыш бүләк иткәч, барысының да күңеле күтәрелде. Кыңгырау тавышы янгырагач. үзләре өчен бик кадерле булган классларына юнәлделәр Менә сабан ашлыгы да өлгерде Колхозны гына түгел, үз гаиләләрен дә кайгыртырга мөмкинлек биргән җитәкчене халык бер сүзсез тынлады Билгеләнгән көнне, бәген башлаган эшләрен калдырып, барысы Да колхоз эшенә чыкты. Хезмәт көннәренә инде бодай, арпа да аласыларына ышанган колхозчылар теге еллардагы кебек өзгәләнеп-йолкынып. кесәләрен.» бөртек тутырып кайтуны да куггдылар — Шунын өстенә дә урлашып йөрсәң, оятын кая куярсын?!—диделәр хатыннар бер-берсенә —Болай да Зиннур бирер әле. боерган булса, әле никадәр җирләрне урасы, сугасы бар Веялкада ашлык чистартучыларга, салам өюче яшүсмерләргә орлык киптерүче картлар табада кыздырган курмач' китереп ашаттылар Кып- кызыл бушанчы кыздырылган бодайдан каймак, май тәмнәре килеп тора иде Дәрестән сон укытучылар, укучылар да ындыр табагына агылды, хәллерәк атларны җигеп, элеваторга ашлык ташый башладылар Шундый кызу эш барган көннәрнең берсендә Зиннурны ашыгыч рәвештә райком машинасы белән торага алып киттеләр. Килгән кеше озын-озак анлатып тормаса да. хәлнең хәерлеге түгел икәнлеген сизенде халык. Кырдагылар ут йогып калды Мондагы эшләрне берәрсе җиткергән булыр Зиннурларына бер-бер хәл кылырлар. Гагын аларнын канын эчәргә Кәрбск1әи берәүне китереп куярлар Ходаем, тагын ниләр генә күрәселәре бар икән ’ Дәртләнеп тотынган эшнен көе бетте, яме китте 'Курмач - куырылган орлык Куллары уракта булса да. халыкнын күзләре тора юлында булды. Зиннур бюро утырышы буласы бүлмәгә килеп кергәндә, кызыл бәрхет белән ябылган өстәл башындагы кәнәфидә райком сәркатибе Кузьмичев иптәш ниндидер кәгазь укып утыра иде. Өстәл тирәли бюро әгъзалары тезелгәннәр. «Нәкъ теге еллардагыча, боларга сугыш та комачауламаган күрәсең»,— дип уйлап куйды колхоз рәисе Үзләренең вәкилләре булып торган Кызылбаевны көчкә таныды Зиннур. Симереп калган вәкил, борынына чиртсәң, кан чыгарлык. Ул күзлеген борын очына элгән дә блокнотына нидер язган булып утыра. Аның янында военком Громов. РИК рәисе Сатыев урнашканнар Кабинеттагы үле тынлыкны Кузьмичев бозды: —Иптәшләр, үзегез беләсез, авыр сугыш вакыты, озак ләчтит сатып утырып булмас Авылларда җаваплы эш—урып-җыю вакыты. Күбегезнең авылларга вәкил булып барасыгыз бар. Эшне башлыйбыз. Бүген иптәш Абдуллиннын персональ эше карала. Информация ясау өчен сүз пропаганда бүлеге хезмәткәре иптәш Кызылбаевка бирелә. Ә син. Абдуллин, коверга чыгып бас! Зиннурнын аркасыннан ток йөгереп үткәндәй булды. Авыраеп калган аягын чак үзенә буйсындырып, күрсәтелгән урынга, жәза алырга чыгып басты. Ләкин башын имәде. Теге вакытлардан аермалы буларак, ул үзенә- үзе ышана иде. Фронтларны үз башыннан кичереп кайткан Зиннурга өстәл артына тезелеп утырган түрәләр генә куркыныч түгел иде инде. Ул бөтен эшне халык өчен эшләде, намусы чиста анын. Кызылбаев. тамагын кыргалап. сүзен башлады: —Кадерле бюро әгъзалары. Абдуллин «эше» буенча миңа элек тә сөйләргә туры килгәне бар. Мин һич шикләнмичә аны партия эшенә аяк чалучы, яшерен дошман дип әйтә алам. Хәзер ул безне шаккаттыру өчен, әнә ничек күкрәген киереп, орденнарын тагып килгән Мин анын фронтта да чын патриот булуына ышанмыйм. Монын сәбәпләре дә... —Сүзне кыскарак тот. Кызылбаев.—дип кисәтү ясады Кузьмичев —Әйе. кайсы эшне генә алма, анын кыек эшенә килеп төртеләсең. Исегезгә төшерегез әле анын авылдагы кулак калдыкларын яклап чыгуын, череп таркалган милләтче булуын. Менә бу хатта яңа факт китерелә: боз китүен сылтау итеп, ул колхозның үгезен корбанга бирә Хайваннар санын киметмәскә дигән райком карарына төкереп каравы гына житмәгән. әле ул аны дин юлына багышлый. Үзенә арзан авторитет казанырга теләп, фронтка китәсе икмәкне колхозчыларына таратуы да Үзәк Комитет карарын аяк астына салып таптавы түгелмени? Илдә һәр бөртек өчен көрәш барганда, бу эш җинаять булып саналырлык. Шушы фактлар Абдуллиннын партия эшенә, райком эшенә каршы булуын раслый. Озын сүзнен кыскасы шул: сугыш вакытының кырыс законнары буенча, мин аны партиядән чыгарырга, эшеннән куарга, бүгеннән калмыйча төрмәгә озатырга тәкъдим итәм Менә шул —Кызылбаев, коммунист өчен ин кискен карарны чыгарып, үз урынына барып утырды. Калын иреннәрен ялап, бюро әгъзаларына карады. Зиннурның эчендә ут янды. «Әнә бит. ничек бөтен фактларны оста итеп, үзенә кирәкле якка борып күрсәтте. Кем язар икән мондый хатны? Кемнен кулы барыр икән?» Нәрсә генә булмасын, ул нык булырга, эшнен дөресен тыныч кына аңлатып бирергә тиеш. ' Кемгә сүз бирергә’—диде Кузьмичев, беразга сузылган тынлыкны янадан бозып —Иптәш Кызылбаев дөрес тәкъдим ясады, мин аны яклыйм,- диде комсомол җитәкчесе -Коммунист кеше белән дини эшләр һич уртак булырга тиеш түгел, бу бер рамкага да сыймый. Ә иген таратуына килгәндә. . сугыш елларында, бөтен ил фронт өчен жинү өчен көрәшкәндә., бу инде турыдан-туры җинаять!.. Калганнар тирән уйга чумдылар Бераздан РИК рәисе Сатыев телгә килде: —Минемчә, Абдуллиннын үзен тынлап карарга кирәк. Үзе аңлатсын, нишләп ул бөтен эшен партиябез карарларына каршы куеп башкара? Зиннурның тәнендәге яралары берьюлы үтереп сызлый башлады Йөрәге тилереп тибәргә тотынды. Ул авызын чылатырга бер йотым су сорап алды. — Йә. көтәбез, эш кешеләрен бушка тотма,—дип кисәтү ясады Кузьмичев, гадәттәгечә ана күзлек өстеннән чәнчеп карады. —Иптәшләр, партиябез һәм халкыбыз алдында минем акланып маташырлык бер гаебем дә юк. Минем дәвалану срогым узды. Мине фронтка, үз частемә озатуыгызны үтенәм — Күрәсезме, иптәшләр, монда кылган гөнаһыларыннан фронтка китеп качасы килә,—дип тагын сүзгә кысылды Кызылбаев. —Сезгәме, иптәш Кызылбаев. фронт, фронтовиклар турында сөйләргә! Күптән инде сезгә дә сугышны үз күзләрегез белән күрергә вакыт. — Миңа кагылырга синең хакың юк! Мин тылда үз эшемне җиренә җиткереп барам. Фронтка китәргә мин авыру, справкам бар!. — Шулайдыр шул. справкагыз да бардыр. Кыяфәтегез авыру икәнегезне күрсәтеп тора —Абдуллин анын кызарып чыккан йөзенә мыскыллы карашын ташлады. —Җитәр сезгә!—дип тавышын күгәрде бюроны алып баручы Кузьмичев.— Мәсьәләнең асылын сөйлә. Абдуллин —Беләсегез килсә, һәрбер фронтовик үз авызыннан өзеп, ач балаларына соңгы сыныгын бирергә әзер. Ә менә Көмешлесуда фронтовик гаиләләре еллар буена ипи йөзен күрмәгәннәр. Дистәләрчә ятимнәр ачлыктан шешенеп үлгәннәр. Балаларын ач үлемнән саклап калу өчен, кесәгә бер уч иген салып кайту гадәткә әйләнгән. Шунын аркасында ничәмә-ничә солдатканы төрмәгә утыртканнар. Фронтовикларның балалары хәер сорап йөрүгә калганнар. Читтән килгәннәр фермада сыерлар бозау ташлавын, аларнын соңгылыкларын көтеп торып, ашаганнар. Мин сезгә бу фактлар мәгълүмдер дип уйлыйм Фронтта башын салган сугышчыларның гаиләләрен ачка үтерү турында партиянең карары бармы әллә? —Монда фәлсәфә сатып маташма, сөргенгә килүчеләрнең гамагы безгә хаҗәт түгел. Тикмәгә генә аларны Себергә сөрмәгәннәрдер.—дип кырт өзде алып баручы. —Сүз минем язмышым хакында баргач, миңа уйлаганнарымны сөйләргә рөхсәт итегез. Җиде тонна ашлыкны халыкка таратуым дөрес. Ләкин калган бөтен игенне бөртегенә кадәр дәүләткә, фронтка озатуым да ялган түгел Икмәкне тир түгеп үстергән колхозчыларның үз җимешләрен татып карарга хаклары юкмы әллә? Тамагы тук кеше икеләтә, өчләтә артыграк эшли бит. Урлашу кебек начар гадәтеннән ваз кичә. Үземә алмадым Фронт өчен көнне төнгә ялгап эшләгән халыкка тараттым мин ул ашлыкны, шул эш. сезнеңчә, җинаять буламыни? —Елга буенда корбан чалырга рөхсәт бирүең, коммунист башын белән динне яклавын, милләтчелеген ни дигән сүз? —Руслар үз корбаннарын чиркәүләргә барып, шәмнәр куеп искә алалар бит. ни өчен безгә, татар кешеләренә сугыш кырларында ятып калган, корбан булган авылдашларыбызны искә алу тыела? Безнен туганнарыбызга. ата-бабабызга җеназа уку да тыеламы’ Иптәш Сталин үзе аксакаллар белән киңәшеп эш иткәндә, минем дә үз авылым картлары белән киңәшләшеп эшләвем гаепмени? Абдуллиннын болай торуы, курыкмыйча сөйләве күпләрне сагайтып куйды. Иптәш Сталинның исеме барысын да айныткан төсле булды Беренче булып военком Громов сүз алды: —Мин Абдуллинны күптән беләм. Ул үз эшендә җаваплы кеше Кызылбаев. мина калса, бер стакан суда давыл чыгарып маташа Абдуллиннын фронттагы батырлыкларына шигем юк. Анын орден-медальләренең фронттагы батырлыклары өчен бирелгән булуы хакында безнен хәрби бүлектә гулы мәгълүматлар бар Фронтовикларның ач балаларын туйдыру да җинаять түгел, киресенчә, мактауга лаек эш. —Бу башка колхоз җитәкчеләренә яман мисал булып тора, бар да үз белдеге белән эшләсә. —дип мыгырданды Кызылбаев. Громов сүзен төгәлләргә булды: —Абдуллин авылына җәрәхәтләнеп кайткан иде. Хәзер инде ул сихәтләнде Мин аны колхоз җитәкчесе буларак җибәрмичәрәк тордым, сабыр итеп килдем. Тәкъдимем шул: иртәгә үк үз частенә сугышка озатырга Абдуллинга сонгы сүз бирелде. —Сезгә бер генә үтенечем бар,—дип сүз башлады Зиннур.—Аллага табынырга кушсаң, тинтәк башын ярырга әзер, диләр. Кызылбаев ише җансыз бәндәгә сабый балалар ачтан үлде ни дә, солдаткаларның сукага җигелеп, буразнада егылып калуы ни? Кызылбаевнын миңа яккан гаепләрен тулысы белән инкарь итәм Фронтовик буларак, сездән аны безнен авылга җибәрмәвегезне үтенәм. Бу юлы вәкил түзә алмады, урындыгыннан сикереп торды. —Мин райкомның карарын намус белән үтим. Абдуллиннын телен кыскартуыгызны, җавапка тартуыгызны таләп итәм!—диде сулышына буылып. —Ярар, дискуссия ачып, сүз көрәштереп утырырга вакыт юк. Иптәшләр, карар проектын тикшерәбез дә бюроны ябабыз. Абдуллинны кабинеттан чыгарып тордылар. Аларнын киңәшүләре Зиннурга бик тә озак булып тоелды Хәтерендә сугышка кадәр дә шулай ишек артына басып, үз язмышын хәл итүләрен көтүе янарды. Аерма шунда гына: теге юлы аның янында авылдашлары. Нуриясе иде. Бу юлы хөкемне ул ялгызы көтә... Нәтиҗә Зиннур уйлаганча булды: аңа кылган башбаштаклыклары өчен каты шелтә белдереп, иртәгә үк фронтка озатырга, дигән карар кабул иттеләр. Нуриясе белән күрешеп, кавышып өлгерә алмавы гына аның бәгырен өзеп алгандай булды. Колхоз башлары киткәч тә тынычлана алмаган халык, уйлашып торгач, Гөлсинә белән Камиләне хәл белергә, кирәк икән Зиннур абыйларын яклап калырга, аны үз эшендә калдыруларын үтенергә дип җибәрделәр Райкомга кереп, нәфис кызыл паласка пычрак итекләре белән басарга тартынып торганда, бер кабинет ишеге ачылып, аннан әлеге дә баягы Кызылбаев чыкты. —Сезгә монда нәрсә кирәк, Чибәркәйләр?—дип күзләрен мутлан- дырды ул. — Без «Урак-чүкеч» колхозыннан. Абдуллин иптәш эше буенча йөрибез. Колхозчылар исеменнән анын бернинди дә гаебе юк икәнен әйтергә килдек. Монда ниндидер ялгышлык булгандыр.. —Сез яклап йөргән ул фәрештәгез фронтка җибәреләсе игенне әрәм-шәрәм итеп ята. Анын бөтен эше дә безгә билгеле. Бу хатта барысы да язылган —Ул кызларга тагын бер күз төшереп алды да, як-ягына карангалап — Менә нәрсә, сандугачларым Корымлы казан тирәсендә күп чуалсагыз, үзегезгә дә карасы ягылыр Анлы кешеләр менә законный бозылуын хәбәр итәләр, ә сез җинаятьчене яклап йөрисез. Анын эше әллә кайчан хәл ителгән инде, эш кешеләрен юкка бимазалап йөрмәгез,— диде дә, сүзенен беткәнен белдереп, кызларга чыгу юлын күрсәтте. Гарьләнеп, үз көчсезлекләреннән көенеп чыгып китте кызлар. Никадәр баш ватсалар да, әләкнен кем кулы белән язылуын белә алмадылар. Бу бер серле йомгак булып калды. Карарда күрсәтелгәнчә, Зиннур икенче көнне үк китәргә әзерләнде. Әнисе Ниязбикә карчык, улын кочып, озак сулкылдады Кем белә, бу бәлки аларнын сонгы күрешүләредер? Кичнен кич буе өйләреннән кеше өзелмәде Авылдашлары Зиннурны изге теләкләр белән озатты кылган изгелекләре өчен рәхмәтләрен ничек кенә дә әйтеп бетерә алмадылар. Икенче көн иртән аны озатырга бөтен авыл күтәрелде. Барысы бер булып, анын исән-аман әйләнеп кайтуын теләп калдылар Тик Өннәшнен генә бернигә карамыйча үз эшендә булуы, буш чиләкләре белән юлны аркылы кисеп, чишмәгә юл тотуы Зиннурның күнеленә шом салды. Икенче көнне халык җыенында колхоз рәисе итеп. Камиләне сайладылар, бригадир булып Гөлсылу билгеләнде. Авыл әкрен генә яшәвен дәвам итте Нурия Зиннурын күрә алмыйча калды 30 иннур Абдуллиннар полкы Германия чикләрен үтеп керде. Көтмәгәндә һөҗүм итеп. Айзенштат дигән каланы алдылар. Әмма дошман әле көчле, бирешергә теләми иде Кабинасына Зиннур утырган машина елга аша корылган кечкенә күпергә якынлашканда гына, качып баручы немец гаиләләре утырган ике фургон килеп чыкты. Өсте ябылган йөк арбаларына хатын-кызлар, бала-чагалар, картлар төялгән. Атлар ярсып чаба. Совет гаскәрләренең юлын бүлү өчен, дошман танкы фургоннарга атып җибәрде Фургоннар бер якка, атлар икенче якка очты Аяк асты яралылар, үлеләр белән тулды Юл капланды. Алга бару өчен бер генә чара—канга баткан кешеләрне изеп-сытып узу калды Бу көтелмәгән хәлдән алар бер мәлгә югалып калдылар. Кузовта тупчылар расчеты бара. Нишләргә? Зиннур кабина ишеген ачып, югарыда утырганнарга кычкырды: —Батарея! Машина туктагач ук, юлның сул ягына сикерегез. «тигр»ны тончыктырыгыз! Шофер, машинаны туктат! Зиннур, машинадан сикереп төшү белән, фаҗигале хәлне күреп, кабина янында ук катып калды Канга баткан бер малай, канаты сынган коштай, кулларын җилпи, талпына; җәрәхәтләнгән ана исә ничек тә сабыен читкәрәк этәргә, юл кырыена чыгарырга маташа иде. Гвардия капитаны, дөньясын онытып, аларны бу мәхшәрдән коткару нияте белән, тиз генә иелде дә баланы күтәреп алды Шул мизгелдә туп ядрәсе якында гына шартлап, көчле дулкын Зиннурларны канауга ташлады һушсыз яткан гвардия капитаны расчетның күз ачып йомганчы тупны аска тәгәрәткәнен дә. үзләренен җиргә сибелгәннәрен дә. каи арада «тигр»нын свастикасын кара төтен урап алганын да күрмәде Ул инде мәхшәрнең күпмегә сузылганын да. үзенең яралы немецлар белән бергә юл буендагы канауда ятып калганын да аңларлык хәлдә түгел иде 31 у вакыйгадан сон бер ай чамасы узгандыр. Соңгы вакытларда торадан почта кайтаруга җаваплы итеп билгеләнгән Айса карт хатларның берсен кемгә дә бирергә белмәде. Анын тышында -Абдуллина Нуриягә» дип язылган иде Авылларында бер генә Нурия— Хәмит кызы, ләкин бит ул Сәлимова. «Фәтхулла абзыйгадыр, исемен генә бутагандыр», дип фикер йөртте карг. Почта кайтуын дүрт күз белән көткән халык, почта йөртүчене урамга чыгып каршылый Нурия дә көн саен хат көтә Айса әкә икеләнеп кенә ана сузган хатны, тартып диярлек алды Өчпочмаклы хатның үзенә булуына шикләнмәде Нурия, адресы башка кеше кулы белән язылган булуы гына хәвефкә төшерде Тиз-тиз ачып, хәбәрне белергә тырышты Өчпочмак эченнән ике хат төште: берсе Зиннурның үзеннән, икенчесе Күз йөртеп, хатларны укырга кереште Беренче хатта сөйгәненең сагынуы, дошманны куып барулары язылган иде. Нуриянең күңеле тынычлана төште Ләкин икенче кәгазь кисәгендә Гвардия капитаны Зиннур Абдуллиннын билгесез югалуы хәбәр ителгән иде. —Әле генә хат язган кеше ничек югалсын инде’ Айса әкә. нәрсә соң бу? _ Карт га кышың йөзендәге үзгәрешне күреп, сагаеп калды Эшнен З Б нәрсәдә икәнен белгәч, аны юатырга, тынычландырырга тырышты: -Юктыр. Нурия кызым Фронтта андый саташтырулар, буташтырулар була инде. Үлгән хәбәре түгел бит. исәндер, табылыр,—диде. Шулай да Нуриянен бәгыре сызлый, йөрәге өзгәләнә иде «Күрмичә генә калдым бит ичмасам, соңгы тапкыр күзләренә карап, сөюемне генә дә әйтә алмадым...» Таңсылуга да Әхмәдүшеннән хат килгән икән, ул үз хатын укый: — Барлык жегәрен жыеп. аягына басты, инде ана якынлашып килгән фашистларга каршы атлады «Атсыннар иде. атсыннар!-» Юк, атмадылар Күрәсең, фашистларга да батыр иөрәклеләр кирәк булыр Аркасына камчылар белән сыдырдылар да. тагын шул ук лагерьга кайтарып яптылар Яңадан тәннәре әчеттереп сызлады, санитарлар яраларын бәйләде Ашханәгә барганда да, кичке тикшерүгә чыкканда да башы әйләнде. Анын кебек хәлсезләр аз түгел монда. Сафта килеш аумасын өчен иптәшләре терәтеп торалар, атлаулары кыенлашканда култыклап алалар. Башта Зиннур тоймаган икән, баксан. ана азлап булса да өстәмә азыклар эләгә икән Ул, аңламыйча, як-ягына карангалыи Моны күреп, күршесе кабыргасына төртә: «Аша, шулай кирәк Кайдан килүен төпченмә» Әллә нинди күзгә күренмәгән кодрәтле кешеләр аны аякка бастырдылар Ул тагын да башкалар белән эшкә йөри башлады Лагерьдан качучыларга әле чынлап жәза бирелмәгән икән Андыйлар байтак булып чыкты Бер кичне әмер булды: блоклардан бөтен әсирләрне куалап чыгардылар Ә качучыларны аларның алдына тезделәр Ватык рус теле белән берәү хәлне аңлатты. Качучылар бөкрәебрәк басарга һәм кенгурулар кебек ике аяклап сикерергә тиешләр икән Хурлыклырак булсын өчендер, алар сарыклар кебек бәэлдәргә дә тиеш иделәр Егылып төшүчеләргә ун камчы төшәчәк, аягына кабат баса алмаучылар—жәһәннәмгә олактырылачак. Әсирләр хурлыктан тешләрен кысып, иреннәрен тешләп булса да түзделәр. «Мондый хурлыкка төшкәнче, атып үтерсәләр, жинелрәк булыр», дип, урынында кала бирде Зиннур. Сугышның инде очы күренә башлаганда берәүнең дә үләсе килми Һәркемнең яшисе, иленә кайтасы килә. Үз иленә, намусына зарар китермәслек боерыкларны үги әсирләр «Кенгуру булудан ни зарар» дип. башларын иеп сикергәли башладылар. Абдуллин исә йодрыкларын йомарлап торуында дәвам итте Лагерь начальнигы мичкәдәй гәүдәсен ана таба борлы: — 1034—номер... ник боерыкны үтәми? —Аның колаклары начар ишетә, господин начальник.— дип Зиннур урынына якындагы бер тоткын жавап бирде. Зиннур борылып караган иде. зур зәнгәр күзләрнен үзенә төбәп каравын тойды. Ул боерыкны аңлаткан булып. Абдуллиннын колагына пышылдады —Үзеңне киләчәк хакына сакла, киреләнмә, әйткәннәрен үтә! Мондый нык. тәэсирле тавышны Зиннурның олы дәрәжәле командирлардан гына ишеткәне бар «Киләчәк хакына» дигән сүзләр аның миенә каннар ук булып кадалдылар Димәк, монда да хәлләр көтелә, монда ла көрәш булачак. Маңгаенда тирән ярасы булган бу әсирнен кыяфәтен күңелендә калдырырга тырышты Үзенә таба чыбыркысын болгап килгән полицайдан читкәрәк тайпылып, сикереп китте Дистәләгән «кенгуруларнын» бәэлдәшкән тавышлары арасында кемнең ничек бакыруы аңлашылып та бетми Бу мескеннәрнең тавышы сарык бәэлдәвеннән бигрәк, тамак төбеннән чыккан сыктау, гарьлек тавышына охшый иде Әсирләр хәлләреннән килгәнчә аякта калырга тырышалар, кайберләре мәтәлеп тә китәләр. Ул мескеннәр тизрәк торырга, сикерүләрен дәвам итәргә тырыша Анлыйларны карчыга күзле полицайлар күзәтеп тора, ялт итен кенә килеп җигәләр дә чыжылдатып сугып та җибәрәләр «Уен» тәмамланганда ике әсир ауган җирләреннән күтәрелә алмады Аларны шул урыннарында ук атып үтерделәр. Янәсе, калганнарга сабак булсын Кем фюрер боерыгына буйсынмый, аларны шундый үлем көтә Бер чүмеч баланда, йог грамм эрзац ипи ашаган кешеләргә мондый җәзаларны кичерү мораль яктан гына түгел, физик яктан да бик кыен иде. Ни күрсә дә ир белән ат башы күрә, ди халык. Гитлер машинасы менә шулай итеп кешеләрнең анын. тойгысын, җелеген суырып, әсирләрне ариецлар расасына хезмәт итәргә хәзерли. Фашистларга бары тик физик хезмәт күрсәтеп кенә тора торган тынлаучан коллар кирәк булып чыкты. Төрле хәвефле уйлар никадәр генә бимазаламасын, Зиннур әле тагын бер кешенен үзенә әйткән сүзләрен исеннән чыгармады. Ул—теге көнне титаклап сикерешеп йөргән әсирләрнең берсе—көчле тавышлы, зәнгәр күзле кеше иде. Кем булыр ул? Тагын очрашырлармы алар? Ничек кенә булмасын. Зиннурда өмет чаткылары кабынды: димәк, ул ялгызы түгел. Бу мәхшәр эчендә дә аларнын язмышы белән кызыксынучы, киләчәк көннәргә ышаныч баглаучы кешеләр бар. Көндәгечә Зиннур эштән кайтып, хәлдән таеп, топчанына ауган гына иде. үзенә таныш булмаган бер әсир килеп, бәдрәфкә чыгарга чакырып китте. Аның кыл кыймылдатыр хәле дә калмаган иде. Тәннәре сызлый, анын өстенә урын-жирдәге меңнәрчә борча тыныч кына ял итәргә бирмичә, үтереп талый. Көч-хәл белән аякларын сөйрәп, чакырылган урынга юнәлде Якынлашуга ук, танып алды, аны монда теге тамгалы мангай, ачык зәнгәр күзле кеше көтеп тора иде. Исәнләшеп, бер секунд кына сынашып, күзгә-күз карашып тордылар. Абдуллин, күрәсең, күптәннән боларның күз угы астында торгандыр, аның турында мәгълүматлары җитәрлек иде. — Иптәш Абдуллин, сез Себердән, әйе бит? Исемегез Зиннур, сугышка кадәр укытучы булгансыз?—Бер тапкыр гына күреп калган кешенең үзе турында хәбәрдар булуына Зиннурның исе китте, ләкин сиздермәскә тырышып, жавап тотты: — Йә. хуп. шулай да булсын ди. Анысы сезгә ни өчен кирәкте? Абдуллиннын гомерендә инде күп тапкырлар авызы пешкәне бар. Шуңа күрә кинәт жәелеп төшмәде. Ул инде хәзер салкынны да өреп эчәргә өйрәнгән, сабыр акыллы зат. Кем белә, бу шайтан оясында нинди адәмнәр булмас: хаине дә, провокаторы да, ялагай җаннары да, үзенен җанын саклап калу өчен, башкаларны сатучылар да җитәрлек. Каршысында басып торган кешенең эчке уйларын белергә теләгәндәй, күзләренә туп-туры карады. Анын үз-үзен тотышына, күз карашына, йөзкыяфәтенә карап, нинди кеше булуын чамаларга тырышты. Таныш булмаган бу кешенең әйткән һәрбер сүзен акыл иләге аша уздырды. —Вакыт бик кыска, иптәш Абдуллин, качыш уйнауның мәгънәсе юк Яшерен комитет сезне җитәрлек тикшерде. Без сезнен намуслы кеше булуыгызга ышанабыз. Яшерен комитет сезгә зур ышаныч белдерә. Таныш булыйк—мин полковник Силин — Полковник Зиннурга кул сузды, озактан бирле бер-берсен белгән кешеләрдәй, кул кысыштылар. Азрак пауза булып алды. Сүзне Силин дәвам иттерде: —Сезгә миннән башка берәү белән дә бәйләнешкә керергә рөхсәт юк. Белегез, монда гестапо йоклап ятмый. —Ә миңа нинди эш йөкләнә, иптәш полковник?—диде Зиннур да җитди итеп. —Сез балалар укытырга тиешсез. Әйе, әйе, нигә исегез китә? Мин һич ялгышмыйм. Теләсә нинди башка йөкләмә бирелсә дә, Абдуллин бу кадәр гаҗәпләнмәгән булыр иде. Моны ишеткәч, хәйран калудан инде эчкә баткан күзләре түгәрәкләнеп китте. Авызы ярты сүздә ачык торып калды, «әһ-әһ» дигән көлүгә охшаган авазлар чыгарып куйды. Монда эләккәннән бирле пәке күрмәгән сакалы көлү галәмәтен белдереп, дерелдәде. —Сез миннән көләсездер, иптәш Силин. Бу тәмугта балалар укыту кайгысымыни кешедә? —Мин сезгә. Абдуллин, үзәкнен карарын житкерәм. Сезгә тарих һәм әдәбият фәннәрен укыту тапшырыла. Күрше блокта безнең ил балалары Фашистлар аларнын кешелек сыйфатларын бетерү, туган илләрен оныттыру өчен барлык чараларны күрә Сезнен дәресләр аша алар илебез турында дөрес мәгълүматлар алырга тиеш, нарасыйларда туган ватаннарына әйләнеп кайту өмете сүнмәсен Жинү көннәре якынлаша, балалар да әнә шуны сизеп-тоеп торсыннар, шуны көтеп яшәсеннәр. Безнен бала- ларыбызнын жаннары. рухлары өчен көрәш алып бару—яу кырында корал тотып сугышуга тин Менә нинди эш йөкләнә сезгә, иптәш укытучы! Эшне тиз арада башлап җибәрергә кирәк Кәгазь һәм карандаш кисәкләрен минем аша алырсыз. Әйе. тагын бер нәрсә, балалар блогы башлыгы— безнен кеше Антифашист. Хәзергә хушыгыз.—Полковник тәмәкесен сүндерде дә секунды белән югалды Зиннур мәктәпкә беренче адымнар ясаган вакытларны исенә төшереп, тирән дулкынлану кичерде Мондый шартларда да яраткан эшен дәвам иттерә алуына чиксез куанды Икенче яктан, бу тәмуг шартларында балалар укытуны ничек тә күз алдына китерә алмады Ачлыктан скелет хәленә килгән балаларнын башында уку кайгысы булыр микән? Ул ничек сүзен башлар, нарасыйларның күнелендә өмет тудыра алырмы? Балалар белән беренче очрашуына ул шундый каршылыклы уйлар белән әзерләнде Укыту көннәре итеп якшәмбе көннәрен билгеләделәр. Гадәттә, ял көнне сакчылар, полицайлар кәеф-сафа кора Барлык вазыйфалар да блок башлыкларына иөкләтелә Якшәмбе көннәренең берсендә Силин кушуы буенча Абдулл инн ы балалар блогына озатып куйдылар. Ул килеп кергәндә, бер-берсенә охшаган ябык балалар, бит урталарында кимерчәкләре генә кырланып торган борыннарын берьюлы лыштырт итеп тартып куйдылар. Каш асларыннан сөзеп карап, кергән кешеләрнең хәрәкәтләрен күзәтә башладылар Хәлнен болай буласын белеп, тәжрибәле укытучы сакал-мыегын кырып, өс-башын да мөмкин кадәр ипләп-сипләп кергән иде һәрхәлдә, тузган, таушалган киемнәреннән тәне күренеп тормый. Баракның бер очыннан икенчесенә буйлаганда, аның күз алдыннан дистәләрчә нарасыйлар үле. Кайсынын бите кутырлаган, кайсынын ертык киемнәреннән ябык иңбаш сөякләре тырпаеп чыккан, кемдер сулышы кабып, карлыгып йөткерә Кайсылары яткан урыннарында ызгыраша, иреннәре ярылып, күзләре төпкә баткан Күзләрендә курку, өметсезлек. Зиннурнын моннан ла кызганычрак кыяфәттәге балаларны әле күргәне юк иде. Бу балакайларның авыр язмышы укытучы йөрәгенә кара кан булып савылды Алдан әзерләп кергән сүзләрнен мәгънәсе бетте Ул нәрсә дип сүз башларга да белмичә, барак уртасында басып калды, озата керүчеләр чыгып киттеләр — Исәнмесез, балалар,—диде ул мөмкин кадәр дусларча эндәшеп — Исәнмесез.—дип. зәгыйфь кенә тавышлар ана җавап кайтарды Укытучы, руслар әйтмешли, үгезне мөгезеннән эләктереп алырга булды Башка чара юк. Бу мескеннәргә нотык укудан ни файда? Шуна күрә сүзне турыдан-туры башлады: —Балалар, мин сезнең укытучыгыз булам Фамилиям Абдуллин Сугышка кадәр укытучы булып эшләдем. Сез мина укытучы абый дип дәшәрсез. Бүген тарих дәресе булачак. Дәресләр турында ишеткәч, балалар Зиннурнын үзеннән ким гаҗәпләнмәделәр Күзләрен зур ачып, бер-берсенә карашып алдылар Бу нинди сәер кеше булды әле. дигәндәй, тагын ана текәлделәр Зиннур ла башлаган сүзен дәвам иттерде — Кайбсрәүләрегез үз илебездә мәктәпкә дә йөргәндер Мәктәп тәртипләре белән таныш булырсыз Ләкин безнен тәртипләр икенче төрперәк Сез сер саклый беләсезме’—дип сорады укытучы, төрле якка сибелеп утырган балаларнын күзләренә карап. Сүзнең җитди буласын аклаган балалар да анын янынарак елышып утырдылар —Ин беренче таләп—безнен дәресләр алып баруыбызны беркем дә белергә тиеш түгел Сакчылар, гестапо кешеләре һәр адымыбызны тикшереп торуын беләсе иер инде’—лиле Зиннур, ишек ягына таба ишарәләп Гестапо сүзенең мәгънәсен балаларга аңлатып тору кирәкми, алар нарасыйларның йөрәгенә төшкән. Балаларның күбесе сүзне раслап, башларын иделәр, ә олырак, кыюраклары: — Шулай, беләбез.—дип тә куйдылар. Араларыннан берсе—үзе бик ябык булса да, күзләре тере уйнаклап торган бала—барысы исеменнән дә сорап куйды: —Тик безгә нәрсә укытырсыз икән сон. абый, китап-дәфтәрләр дә. карандаш кисәкләре генә дә юк бит безнең. Шуның өстенә корсакларда да бүре улый. —Беләм, беләм. балалар. Без барыбыз да шундый хәлдә. Ләкин нинди генә шартларда да без укырга, белем алырга, туган телебезне, туган якларыбызны онытмаска тиешбез. Сугыш беткәч, рәхәтләнеп үз мәктәпләребездә укырлык булсын. Ә китап-дәфтәрләр урынына күбрәк үзем сөйләрмен. Тикшерүчеләр, сораучылар булса: «Ул абый безгә әкиятләр сөйли»,—диярсез. Мона балалар шатланышып риза булдылар. —Абый, бүгенге дәрестә үк әкият сөйләмәссезме икән? Без бел тәннәребезне үзара сөйләп бетердек. —Ярый алайса, мин икенче килүемә бу хакта уйлап килермен, ә хәзергә бер риваять тыңлагыз. Балалар жайлабрак утырдылар. Авырулар да абыйларына елышыбрак яттылар. Барысы да тынычланып, бөтен игътибарларын абыйларына юнәлткәч, Зиннур сүзне башлады: —Элек заманда бер ир-егет яшәгән. Әле ул кече вакытында әнкәсе аны сөепяратып үстергән. Инде хәзер улы олыгайган, әнкәсе картайган икән. Картайгач, бер эшкә дә ярамый башлаган бу. Тешләре төшеп беткән әнисенең ничек ашавын да баласы яратмый башлаган, ди. Озак уйлап тормаган бу егет, әнкәсен кышкы бер суык көнне чанага утырткан да, карурманга алып киткән. Эчкәрәк кереп, аны ташлап калдырырга булган. Шулай иткән дә. Әнисен ташлап, китеп барганда әлегә кадәр тавыш-тыны чыкмаган әнкәсе: «Балам, чанаңны алырга онытма, кирәге чыгар, картайсаң, сине дә үз балаларың шул чанага утыртып, бүреләр арасына китереп ташларлар»,—дигән. Бу сүзләрне ишетеп, баласы бик нык оялган, әнкәсенең алдында башын иеп, гафу сораган. Алып кайтып, бик әйбәтләп тәрбияләгән, ди. Мин сөйләгән риваятьнең мәгънәсе шунда: әниләрне бер дә рәнҗетергә, ачуландырырга ярамый һәрбер кеше үз әнисен кадерләп, картлык көненә кадәр тәрбияләп яшәргә тиеш. Балалар тынып калды. Алар һәммәсе дә үз әнкәләрен, туганнарын искә ала иде, күрәсең. Укытучы сүзен дәвам иттерде: —Ссзнен барыгызның да әнкәләре, туганнары бардыр. Сез дә тиздән туган якларыгызга кайтырсыз, сугыш инде озак бармас. Мин уйлыйм, сез бервакытта да әниләрегезне, олыларны, үзегездән көчсезләрне рәнҗетмәссез... Инде сүзне туган яклары, туган җирләренә таба борырга була, аның төп максаты да бит балаларның онытыла башлаган туган якларын исләренә төшерү, аларда үз илләренә кайту өметен уяту, кайгы-хәсрәтләрен җиңеләйтү. Ул балаларның терәге булырга тиеш. —Укучылар, сезнең барыгызның да туган авылы, туган шәһәре бар. Туган ил ул—туган ана кебек, бер генә була. Без кайда гына булсак та. үзебезнең туган якларыбызны онытмаска, аның турында уйларга тиешбез. Безнен илебез бик зур. Аның бер очында кояш чыкса, икенче ягында ай калка. Без барыбыз да шундый матур һәм батыр илнең балалары. Тиздән барыгыз да туган якларыгызга кайтырсыз, туган авылыгыз, шәһәрләрегез исемен онытмадыгызмы, балалар? Анда нинди елгалар, күлләр бар иде? Икенче очрашканчы барыгыз да үзегез яшәгән яклар турында сөйләргә әзерләнегез. Сугыштан сон бер-беребезгә кунакка барырбыз, әйеме, балалар? Ә хәзер мин сезгә безнен туган ягыбыз турында сөйлисем килә. Минем туган ягымны салкын Себер яклары дип йөртәләр Ләкин анда да бик жылы. матур яз. жәй көннәре бар Сезнен әле 1убыл елгасын ишеткәнегез дә юктыр Шундый матур, олы елга ул. Авылыбыз тирәсендә кара урман Әкиятләрдәге бөтен хайваннар яши анда. Сезнен кебек кечкенә вакыттан ук мин ул урманда йөрергә ярата идем. Андагы кошлар сайравы әле дә колак төбендә янгырап тора кебек. Аю. болан кебек урман җанварларын күргәнегез бармы сезнен? Ә алар безнен авыл артына гына терәлеп торган тайгада яшиләр —Зиннур үзе сөйли, үзе күз алдыннан туган якларын үткәрә, урман юлларыннан баргандай була, әнкәсенең җылы күз карашын тоя Үзен әйләндереп алган балаларның да күңелләре белән әллә нинди әкият дөньясында, серле дә. күңелләренә якын да булган сугыш алды дөньясында йөрүләрен тоя Үзенен шулкадәр авылын, әнкәсен-әткәсен. дустуганнарын сагынуны, төшләрендә алар белән саташып ятуны әйтәсе килә Тик сабыиларнын бодай да яралы йөрәгенә җәрәхәтләр өстәүдән тыелырга кирәклеген андый. Аларнын яшьләре болай ла күз төпләрендә генә бит. Кайтуларына, сугышның тиздән бетүенә ышансын сабыйлар. Бу балалар түгел, олы- олы ирләр дә үксеп еларлык хәлдә шул монда. Эх. бер генә йотым үзләренең Себер һавасын сулыйсы, чишмә суларында битне чылатасы иде! Газиз әнкәләренә, туганнарына очкан кошлар, янгыр болытлары, искән җилләр аша кемнәр генә сәлам юлламаган?! Зиннурнын әнкәсе дә йөрәге белән улынын шушы газапларын тоядыр, төшләрендә аны күреп сискәнеп уянадыр Көт. әнкәем, көт мине! Әсирлек газапларын кичереп, фашистларның аяк астында тапталып яшәргә мәҗбүр булган йөрәк җимешенне изге догаңнан ташлама! Беренче «дәрес* шулай үтте Үзләре алдында сиздермәсә дә. бу барактан Зиннур тетрәнеп чыкты. Сабыйлар ана беренче көннән үк үз булып китте, аларнын ышанычлы карашы Абдуллинда әлеге эшнен дөрес булуына ышаныч тудырды. Болай булганда, сабыйлар үзләрен яклаучы, кайгыртучы бар дип ышанып яшәячәк, әсирлек тормышына ниндидер бер мәгънә өстәләчәк иде. Балаларның коточкыч авыр хәлдә яшәвен ул Силинга да җиткерде Аның ярдәмендә бик хәлсезләнгән дүрт-биш баланы ашханәгә эшкә урнаштырдылар Укучылары да аңа тиз ияләште, үз итеп хәтта әле «әти» дип тә эндәшә башладылар «Әти* икән, шулай булсын. Зиннур ана каршы килмәде. Түземсезлек белән укытучы әтиләрен көтеп алган балалар анын әсирлектә яшәвен лә мәгънәле итте, авыр уйлардан аерды Олырак балалардан ана аеруча яшүсмер малай Айвар Мусин бик якын булды Элек Киев шәһәрендә яшәгән комиссар улы Айвар ятим калган иде Шунадырмы ул беренче көннән үк абыйсын якын итте, анын ярдәмчесе булып китте Какча гәүдәле, бик ябык бу балага инде уналты яшь булуын белеп. Зиннур тан калды. Малайнын акыллы күзләре төпкә киткән, авызы зураеп, бите озынчаланып калган иде Ничек җан асрый бичара’ Зиннур йөри башлаганга бер-ике атна да үтмәде, балакай тора алмас булды. Дистрофия башлануы күренеп тора иде Кулга алсан, кош канатыдай җинел бу яшүсмернең торып утырырлык та дәрманы калмаган Өстенә борча сырып алган. кашыган урыннар кызарып, суелып беткән Кутырлары көннән-көн арта барып, хәлне тагын да авырайта иделәр. Әллә нинди юллар белән балалар блогына ризыкны күбрәк бирә башладылар Авырып түшәккә ауганнарын үзе карады Зиннур Кайдандыр мазьлар, майлар табып, кутыр, яраларына сөртте Ничек итсә итте, әмма Айварны аякка бастырды Башка балаларга да азрак хәл кергән кебек булды Абдуллиннын гадәттәгечә балалар барагына керәсе көне иде. шунда юнәлде Дәресе лә гадәттәгечә булды Тик менә һич көтмәгәндә ишек төбенә сакка баскан малайнын «Хамль Гитлер*.—дип кычкырып исәнләшүе Зиннурны сискәндереп җибәрде Бу шартлы билге иде гестапочылар килеп керсә, шунда торучы малай хәбәр бирергә тиеш Тавыш ишетелүгә, икенче бала швабрасы белән идән юарга кереште Башкалар да төрлесе горле якка сибелеп китеп, кайсы карта суга, кайсы домино уйный башлады Янәсе, аларнын абыйларына төшкән эшләре дә юк. Зиннур үзе бер авыру малай янына барып утырды. Озак та үтмәде, баракка гестапочылар кереп тулды, тентү башланды Матраиларны айкап бетерделәр, селки- селки балаларның үзләрен дә баштанаяк карап чыктылар. Баракта сулыш алырлык түгел, тузан купты. Барлык тапканнары да балаларның төрле кәгазь кисәкләренә язган үз авыллары, туган яклары турындагы мәгълүмат булды Тентү барган вакытта күбәүләр үз язмаларын, кәгазь кисәкләрен чәйнәп йотарга өлгерделәр. Феликс исемле малай: «Минем туган илем бар»,—дигән темага язган сочинениесен авызына тыгарга өлгермичә калды. Полицай ул язманы малай кулыннан тартып алды. Өлкән фашистка тәржемәче сочинениенең эчтәлеген укып бирде: «...Туган илем, әнкәем мине өзелеп көтә Бик сагындым сине, гүзәл җирем! Идел һәм Каманың. Днепрның. Тубыл һәм Иртешнен татлы ширбәттәй суларын эчәсем килә минем Ата-бабам яткан зиратка барып баш иясем килә. Нарат, чыршы һәм кедр сагызы исе анкыган урманнарында күкрәк тутырып сулыйсым, болындагы хуш чәчәкләр исенә исерәсем килә минем Әрәмәлектәге кошлар сайравына кушылып, мона кадәр жырланмаган бер жыр җырлыйсым килә. Әнкәем пешергән әчкелтемтөчкелтем арыш ипиен авыз тутырып ашыйсым килә. Әнкәемнең күкрәгенә капланып ятып, бер кычкырып жылыйсым килә. Бишек жырын янадан тыңлыйсым килә. Карлар эреп, сулар чылтырап акса, көнбатышка таба сузылган юлларга карап көт мине, әнкәем! Туган җиремә таба искән җилләр белән, күктә очкан аккошлар белән сәламемне озатам мин сина, әнкәем, йөрәк маем! Баш очыннан торналар кычкырып үтсә, ерак-ерак җирдәге бәхетсез улыннын сәламе итеп аны кабул ит, әнкәем. Инәм, бәгърем, көт мине, әсирлектә көне-төне сине уйлап уздырган наныеңны, йөрәк җимешеңне көт! Изге догаңнан ташлама, калерлем! Көн саен, сәгать саен көт мине Бик сагындым сине, әнкәем, күз нурым!!!» Фашист:—«Русиш шваен!»—дип сүгенде дә Феликска ун камчы бирергә кушты Аны акыртып ярдылар. Абдуллиннын кулларын балалар алдында ук каерып бәйләделәр. —Абдуллин, сез балалар арасында коткы таратканыгыз, фюрергә каршы эш алып барганыгыз өчен кулга алынасыз—Аны этеп-төртеп алып чыга башладылар. Кечерәк балалар еларга кереште. Айвар фашистларның каршысына төште: —Абыйнын гаебе юк, ул безгә әкиятләр сөйләде... — Күрсәтермен мин сина әкиятне, малай актыгы!—диде фашистларның берсе һәм Айварны тибеп очырды. Тегесе тәгәрәп барып төште. _ Абыйлары үзен эткәләп-төрткәләп баручыларга каршылык күрсәтә башлады һәм балаларга таба борылды да сонгы сүзләрен кычкырды: — Балалар, онытмагыз, туган илебез көтә безне. Мин Төмән ягыннан, Себердән. әткәй-әнкәемә. сөйгәнем Нуриягә сәламемне җиткерегез. Онытмагыз!.. Ана сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәделәр, авызына чүпрәк тыктылар һәм. кыйный-кыйный, алып чыгып киттеләр. Абыйларының кулга алынуын балалар бик тә авыр кичерделәр. Ул бит аларнын сонгы өметләре, ышанычлары иде. Инде аларга ни булыр? Кем аларны яклар7 Айвар үзенен көчсезлегеннән гарьләнеп, күз яшьләрен жин очына сөртте «Барыбер, барыбер ул туган иленә кайтачак. Абыйсы сөйләгән тайгалы якны эзләп табачак. Абый-әтисенен соңгы үтенечен ул үз урынына җиткереп үтәячәк!» Күз яшьләренә төелгән яшүсмер егет үз-үзенә әнә шулай ант итте. Блокнын астын-өскә айкап тентү үткәргәндә Айвар Мусиннын яшереп куелган рәсемнәрен тапкан булсалар, аның үзен дә исән калдырмаслар иде Айвар рәсем ясарга оста иде Кәгазь кисәге тапса яшереп кенә саклый торган карандаш очы белән берәрсенен сурәтен ясарга керешә. Рәсем ясаганда бөтен дөньясын оныта. Сугышка кадәр улларының сәләтен күреп, әти-әнисе аны рәссамнар студиясенә биргәннәр иде шуннан бирле бу эшкә битараф кала алмый ул. Зиннур абыйсы белән якыннан танышкач, беркем дә күрмәгән рәсемнәрен күрсәтте малай матрацы эчендә сакланган рәсемнәрдән ябык кына йөзле дуслары, эшкә оаручы әсирләр, ишек төбендәге сакчылар карап тора иде. Кәгазьләрнен оерсендә ялан аяклы кечкенә генә баланы камчы белән кыйнап торучы полицайны күреп, шаккаткан иде абыйсы —Айвар, син бүген үк бу рәсемнәренне яндыр, йә булмаса. бик еракка яшер Юкса үзенне харап итәрсең. Дошман үзен фаш итә торган эзләрне тизрәк юк итәргә маташа. - “Минем бик ышанычлы урыным бар. абый, шунда яшереп сакласам, ярыймы Мин аларны беркемгә дә күрсәтмәмен —Алайса, хәзер үк боларны шунда салып куй Илебезгә кайтканчыга кадәр янадан кагыласы булма, яме?! Шул көннән Зиннур Абдуллин турында балалар бер хәбәр дә ишетмәделәр. Шулай да анын рухы, аның өметле сүзләре аларнын жанына сенеп калды. 35 окман абыйсы сугышка алынгач, Әптелбәр әледән-әле җаен табып, аларга сугылгалады, Гөлсылу җиңгәсенә гел ярдәм итеп торды суын да китерде, утынын-печәнен әзерләгәндә дә үзләре белән бер очтан җиңгәсен дә кайгыртты Чи чавылны1 урманнан китереп, өйалдыңдагы утын сараенда чабып кына калмый, бәлки яргалап. тимер мич өстендәге утын киптерү өчен эшләнгән таскакка кертеп тезеп тә куя Еш кына бер өстәлгә утырып чәй эчкән яшүсмер егет, тиздән җиңгәсенә җинги итеп кенә түгел, күз салырлык хатын-кыз итеп тә карый башлады Җинги дигәне дә әле анардан биш-алты яшькә генә олырак хатын лабаса, абыйсы белән дә озак яшәп кала алмадылар, шуна чибәрлеге шинеп өлгермәгән, кызларына бирешкесез иде Торган саен егеткәйнең хисләре, туганлык тойгыларыннан арынып, икенче юнәлештә үсә, ныгый барды Гөлсылуның егеткә булган мөнәсәбәтләре дә күзгә күренеп үзгәрде Элеккегечә, Әптелбәр килгәндә кызарынып, тартынып йөрмәде. Әптелбәр сугышка алынып байтак вакыт үткәч, солдатка Гөлсылу кысык күзле, елак бер кыз табып куйды Киленнәре белән икенче уллары арасындагы мөнәсәбәтләрнең тирәнгә кереп киткәнен сизенгән кайната белән кайнана телләрен тешләделәр. Авыл хатыннары, исләре китеп, берәр атна авыз чайкадылар да туктадылар Локманы киткәндә туып калган Айсасы ла. инде хәзер дөньяга килгән Айсылу да әкрен генә үсә торды Әптелбәре сөяркә-жингәсен кыен тормышта калдырмады Китәр алдыннан үзе әзерләгән печәнне кырдан ташып, лапаска ук кертеп өйле Колхозның ындыр табагында эшләгәндә урлап кайткан биш капчык бодай да ярап куйды. Туярлык ипи, ботка ашагач, бала имезерлек сөте дә бар хатынның Сыеры үзләренә генә түгел, күрше хатыны Барисә әбигә чәйгә арттырырлык та сот бирә. Аерым авырлык, нужа чикмәде яшь хатын Сугышка китеп күп тә үтмәде, Әптелбәрнен үлеме турында кара кәгазь дә килеп төште. Әллә күрәчәге, әллә бәхетенә, бу хәбәрдән сон көннәрнен берсендә Гөлсылуның ире Локман кайтып төште Ирен чак таныды хатын Бомба кыйпылчыгы тишеп, бөтенләй гарипләндергән, тирән-тирән яра эзләре аны кеше танымаслык иткән Иренең тавышын таныса да, ишекне ачкач, Гөлсылу имәнеп китә язды, артка чигенеп куйды Моны сизгән ир-ат аны тынычландырырга тырышып — Курыкма, хатын, бу мин, синен Локманын,—диде дә бусаганы атлап керде Көтмәгәндә кайтып кергән ир-ат өйдәге хәлләрне ишетмәгән иде *4 авыл— нәзек яшь каен Л әле. Куркынып торган Гөлсылуын күкрәгенә кысып исәнләште. Түргә уздылар. Ир кеше үзе киткәндә туып кына калган, хәзер инде яше бишенчегә борылган улын тизрәк күрәсе килде. Ләкин идән уртасында утырган ир бала янында кечкенә кызчыкнын да булуын күреп, туктал калды. Балалар икесе дә ят кешегә карап уеннарыннан туктадылар. Нарасый кызчык ятсынып, арты белән тиз-тиз шуышып, әнкәсенә барып ябышты, кычкырып елап га жибәрде. Гөлсылу аны кулына алып, баланын авызына имиен каптырды. Башта кызчыкнын кем булуына артык исе китмәгән ир-ат. моны күреп, шаклар катты. «Берәр күрше-күләннен баласыдыр» дигән уе әллә нинди шикле фикерләр белән алышынды. Шулай да карашын хатыныннан баласына күчерде. Айсасы, билгеле, әткәсен танымады Баласын куркытмас өчен. Локман тиз генә биштәрен актара башлады. Баядан бирле капчыктан күзен алмаган бала әкрен генә ана якынлашты. Гөлсылу «Балам, бу әткән бит синен».—диде һәм баласын иренә таба этәрде Капчыктан күзләрне кыздырып кәнфитләр, күз күрмәгән уенчыклар чыкты. Малай үзе үк әтисенә табан атлады. Лычкылдатып кәнфит суырып торган абыйсына күз кырые белән карап торган кызчык, авызыннан буш имине ычкындырып: —Мәм-мәм, мәм-мәм...—дип Айсага үрелде. Сабыйны жәлләп, Локман ана да кып-кызыл кәнфит сузды. Тәмле ризыкка алданып, кызчык анын кулына күчте. Төбәлеп карап торган ир- ат кызның йөзендә таныш сызыклар күрде Сабый да. жан тартмаса, кан тарта, дигәндәй, тиз үк Локманга ияләште Кәнфитне авызына озаткач, нәни кулларын сузып, тагын мәм-мәм сорый башлады. Локман янадан биштәрендә казынып, резина уенчык песине тартып чыгарды һәм кызчыкка тоттырды —Бу мөлаем кыз безгә кем була соң инде. Гөлсылу?—дип сорады аптыраган ир. Улы Айса әнисеннән уздырды: —Әткәү, ул минеке кечегәм Айсылу гуй. Мин ана тагын лампасый биләенмә. ә? Хатын, кызны кулына алып, почмактарак торган төплән кәгә илтеп утыртты Агач төбеннән чокып ясаган бәләкәйләр өчен бик уңайлы урындык нәни баласы булган һәр йортта диярлек бар Бу төпләнкәне Локман, улы тугач, үз кулы белән ясап калдырган иде. Менә тагын кирәге чыккан үзенен. Уйларыннан арынып, тагын улына борылды. — Бир. улым. бир. Айсылу да ашасын —Локман биштәреннән алып шикәр шакмакларын улына сузды. Ләкин Айса кулларын аркасына яшерде. —Киләкмәйте, ул кал гуй. кулымны өсетәте. Сугыш елларында шикәр күрмәгән малай, ак шикәр кисәген кар дип кабул итте Әтисе үз авызына кабып, тәмле икәнен аңлатканнан сон гына, улы монын да ашый торган нәрсә икәненә төшенеп, кулын сузды. Абыйсы төпләнкәдә ждйлап утырган сенелесенә дә «татлы кардан» өлеш чыгарды. Локманнан сугышның баштагы айларында хатлар килгәләсә дә, сонга таба бик озак хәбәр килми торды Арада бәйләнешләр өзелде. Өзгәләнеп-сөеп кияүгә чыкмаган хатын ирен ничектер оныта да башлаган иде инде. Энесе абыйсыннан итәгатьлерәк. ягымлырак булганга, ана хәзер Әптелбәре якынрак та тоелды әле. Шуңа күрә иренен тавыш чыгарып, үзен ташлап китүеннән дә артык курыкмады. Аңарда инде үзен-үзе якларлык көч тә бар. ике сабые—ике канаты иде. Айсылу минем кызым,—диде ул иренә туры карап. Ничек кызын була? Мин кан коеп йөргәндә сип монда уйнаш кылып яттыңмы?!—диде Локман, жикеренеп. Балалар куркынган күзләрен олыларга төбәде. -һичбер уйнаш-муйнаш түгел. Энен Әптелбәр-кызнын атасы. атвлгән мәхәввәт 55 Үзеннән хәбәр алмаганыма да биш былтыр вакыт узды. Хатын гайрәт белән йодрыкларын төйнәп килгән иреннән качарга уйламады да. Ире чәченнән каптырып алып селкергә җыенганда, кулына кисәү таягы алды. —Әгәр минем белән яшисен килми икән, әнә ишек ачык. Авылда буитаклар буа буарлык. Әйдә, үзеңә ошаганын сайлап алырсын. Баламнын атасы булып яшим дисән, мина башка бу турыда сүз әйтмә, кул күтәрмә! Яшисен икән, рәтләп яшә. Локман, бомба кыйпылчыкларыннан яраланып беткән башын ике кулы белән кысып, сәке кырыена барып утырды. Кесәсеннән тәмәкесен алып, көйрәтеп җибәрде. Олыларның тынычланып калуын күргәч, улы әкрен генә килеп, әткәсенең алдына үрмәләде. —Әткәү, тагы да лампасыен юкмы? Баликмәк1 әпкилмәденме9— Улының гөнаһысыз сүзләре ирне акылына китерде. Кызган башы суынып киткәндәй тоелды. Бу бит анын жан җимеше Окопларда яткан чагында да иптәшләренә ничәмә-ничә тапкыр малае турында сөйләгәне бар иде анын Шунда сүз унаенда хатынының искиткеч бер чибәр кыз булганын, хәзер әнә сабыр гына, берәүгә дә карамыйча, ире кайтканны көтеп торганын өстәп тә куяр иде Башын күтәреп, Гөлсылуына карады Ул әле дә сылулыгын җуймаган, каһәр! —Кыз кемнеке диден әле?—диде ул, сабырлана төшеп —Энең Әптелбәрнеке Ул фронтка киткәч үк, кара кәгазе килде. Кызымның әткәсе анын буласын да белмичә китте Шул китүе мәңгегә булган икән... Энесенең вафатын ишеткәч, күнеле сыкранды Локманнын. «Мина этлек кылып китмәсән, нәрсә булды, энекәшем?»—дип тешләрен шыкырдатып алды. Кабаттан кызчык ягына текәлебрәк карагач, анда энесенен йөз чалымнарын аермачык күрде Сызык кына күзле кап-кара кызчык ана үтә якын кебек тоелды «Жиде ятларны да үстерә әле кайберәүләр, ә Айсылу—энесенең баласы бит Нарасыйны кагып-сугып кына, барыбер бәхетле булып булмас, күнелне үкенеч тырнар Аннан килеп, кыз көе алмаган хатыныңны көнләүдән дә мәгънә чыкмас».— дигән фикергә килде ир-ат —Сугышлар булмаса, мондый хәлләр дә булмас иде Кил. янкәм Гөлсылу. Кешеләрчә исәнләшик, ичмасам. Бәлки, җәһәннәм эченнән үз аякларым белән кайта алуым да шул сабыйлар хакына булгандыр. Мондый җылы сүз хатынның да күңеленә хуш килде, гәмам йомшартты Бүтән кыстатып тормады, елмаеп та балкып, иренен алдына ук килеп утырды Агасы үлсә—җингиенә, энесе үлсә—яшь киленчәккә өйләнү бу якларда борынборыннан килгән гадәт. Ләкин Локман белән Әптелбәр бу кагыйдәне үзләренчә үзгәрттеләр. Абыйсы сугышка китеп югалгач, энесенә булган җингә. энесе сугышта үлгәч, янадан абыйсына калды Локманнын сугыштан кайту хәбәре авылдашлары телендә озак әвәләнмәде Гөлсылу белән ике араларында нәрсә булуын төрлечә томанлап караган күршеләре, артык зур тавыш-гауга ишетмәгәч, әкренләп тындылар. Тиздән вакыйгаларнын зурысы купты Гадәти генә башланган бер яз иртәсе бөтен халыкнын тормышын тагын бер кат шау-шуга күмде. Очсыз-кырыйсыз булып күренгән сугышнын да бетәр көннәре бар икән Исәннәр әкрен-әкрен кайта башладылар Беренчеләр арасында Хәйрүш тә бар иде. Зиннурдан хәбәр-хәтәр килмәде Хәйрүшие борчыган нәрсә—Локманнын исән калып, авылга кайткан булуы иде Сугышка кадәр анын авызына гына карап торган дустынын элеккеге уртак «гөнаһ»ларын сөйләп хәзер ин зур хәвеф китерүе ихтимал иле. _ Хәйрүш. кайткач та, элеккеге дусты белән очрашуга әзерләнде 'Бал и к мәкпряник. Бер тарыдан ботка булмый. Кәрбеккә әшнәләрен бергә җыярга, ышанычлырак егетләрдән ныклы бер команда тупларга кирәк иде. Ышанычлырак булсын өчен, яртыны алып тыкты, пиджагы астына тегеннән алып кайткан парабеллумын яшерде Башта аларнын сүзләре берекмәде, икесе дә сынаулы караш белән бер-берсен тикшерделәр Сәке өстендәге кыска аяклы өстәлгә ипи-чәй килеп кунаклады. Консерва ачарга дип Гөлсылу иренә пычак сузды. Пычакны күргәч. Кәрбек кырыйгарак шуып утырды Тимер кружкаларны тутырып аракы койдылар «Эссе су» борынгы дусларнын телен ачты. — Мин бит янадан бригадир булып алдым,—диде Хәйрүш,—уртак белешебез Кызылбай килеп билгеләп китте. Тизлән рәис итеп тә куярлар, аллам боерса. Камилә ирләр эшен эшләп чамадан тыш арыган. Бер Төмән егете үзен сорап килгән икән, анын Мифтахы сугышта үлгән бит Синен дә гаиләң ишәйгән, эшкә чыкмыйча булмассың. Рәис эшен үз кулыма алсам, сине элеккегечә бригадир итеп куярмын... «Дуслар» шулай саубуллаштылар. Кәрбек сизде: егетне сугыш нык үзгәрткән Әле кайчан гына анын сүзеннән чыкмаган, авызына карап кына торган Локман түгел иде инде ул. «Сугышта дөмеккән булса нинди шәп буласы икән, хәзер шунын көен көйләргә туры килә»,—дип сүгенде ул. кайтыр юлга чыккач. 36 ешене иң борчыганы, иң изгәне билгесезлек икән Җиңү язын берәүләр зур өметләр, шатлыклар белән каршыласа. Нурия өчен сугыш әле дә дәвам итте. Тора юлыннан кайтучылар да. пристаньнан төшүчеләр дә анын сөйгәне турында хәбәр китермәделәр. Ләкин ул көтте дә көтте. Сугыш беткән язнын нужасы да һаман хатын-кыз һәм сыер җилкәсендә булды. Чунай утравы дип аталган бер кисәк җирдә үз сыерларын җигеп. Нурия солы чәчеп йөри. Бер кыш мәктәптә укып чыккан, укытучы апасын беренче сентябрь көнне үзенең җырлары белән шак капырган Тимербай сыерны сүгә-ялвара башыннан җитәкләп бара. Ә ул мәхлук -бу минем эшем түгел бит» дигәндәй, киреләнә, хәле бетеп, мышмыш килә. Нурия, тубалын асып, басумын урман як читенә килеп АИ.КӘНДӘ, каенлык арасыннан чытырманлыкны шатыр-шотыр ерып, аю килеп чыкты Ул Нуриянең алдында гына, икс арткы аягына басып, үкереп җибәрде. Кыз артка тайпылды. Ләкин ерткычның күз угында кыз түгел, ә аз гына тегендәрәк торган сыер иде. Болай булса, ул күз ачып йомганчы теге мәхлукны егып салачак, эч-карынын ботарлаячак! Тимербай, коты очып, сыер артына яшеренде, сыер исә баскан урынында, корт чаккандай, котырына башлады Тайга хуҗасы малай белән сыер ягына омтылгач. Нурия ерткычның юлын бүлде: тубалын дан-дон кагып, бар өненә кычкыра башлады. Ләкин көрән аю бик усал, ул хатын-кыз тавышыннан гына курка торган ерткыч түгел Ул явызга ит кирәк Тагын бер сикерсә, ул үз теләгенә ирешәчәк тә иде. Нурия, үз-үзен белештермичә, ана ташланырга әзерләнде: бу бит бөтен сугыш буенча икс йортны ач үлемнән саклап калган Кызылкайлары. аны да ерткыч ботарласа, ничек яшәрләр’ Бу бәрелешнең ахыры нинди фаҗигаләр китерер иде. билгесез. Сыернын да. «җырчы» малайнын да. Нуриянен дә бәхеткәйләре бар иде, күрәсең Әллә кайдан гына Хәйрүш пәйда булды. Урман кырыендагы басуларга аю-бүре чыгуы искитмәле хәл түгел. Шуңа күрә саграк кыланырга, ул-бу булса, күбрәк тавыш чыгарырга тырыша кешеләр. Нуриянен бар көченә акыруы да шул тирәдә генә җирләрне карап йөргән Хәйрүшкә ишетелгән икән. Ул. тиз генә атыннан төшеп, ау мылтыгыннан ерткычның корсагына атып җибәрде. Хәйрүш һәрчак үзе белән ау мылтыгын йөртә, шунын файдасы тиде Тайгада торучылар белә: яраланган аю бик хәтәр, куркыныч була. К Күзе ак-караны күрми башлый, кем туры килсә, шуна ташлана. Жанвар котырынып үкереп җибәргәндә, Хәйрүш икенче тапкыр мылтыктан гөрселдәтге Шунда гына тайга хужасы җәелеп төште. Әле генә үзе аю белән алышырга җыенган кыз инде ни үле, ни тере бер халәттә иде. кул-аяк буыннары изрәп, артына чүкте. Хәйрүш кызны биленнән кысып, ипләбрәк удыртты. Коты очып, күзләре зурайган малайга Хәйрүш әкәсе Кызылкайны алып авылга кайтырга кушты. Азрак торып һушын җыйгач. Нурия бригадирга рәхмәтләрен әйтте, үзе уңайсызланып, гаепле кеше сыман, аңа карады, үзен тоткан куллардан ычкынырга дип тартылды. Хәйрүш Tv) юаш кына кыланып, аны ычкындырды. Итек кунычыннан пычагын чыгарып, аюны тунарга кереште. Чишмә буенда берничә усак үсеп утыра иде Нурия шул якка атлады Килеп җиткәч, бер усак агачын кочаклады да, үксеп-үксеп елый башлады Кон булуга карамастан, агачның әле ачык яшел төстәге кеп- кечкенә яфраклары лепер-лепер килеп шыбырдаша иде Бу яктагы картлар усакны хатын-кызларның кайгысын уртаклашучы агач дип саныйлар Шуна күрә, имеш, аларнын кайры кабыгы күз яшьләредәй ачы икән Нуриянең инде кайчаннан бирле аулак урында калып, рәхәтләнеп елаганы юк иде. Күз яшьләре акты да акты Үзенен, Зиннурының. әткәәнкәсенсн. сыерларының бәхетсезлеге барысы бергә укмашып, ачы күз яшенә әверелде. Аюдан курку галәмәте әлегә кадәр тыеп килгән кичерешләрне тышка чыгарды Хәле бетеп. Көмешсу чишмәсеннән хасил булган кечкенә күл кырыена килеп чүкте Язгы кояш нурында ялтырап торган күл өстендә үз кыяфәтен күреп, уйга калды. Ана таба йөзе суырылган, өстендәге иске-москы киемнәре арык тәнен.) сыланган боек кына бер кыз карап тора иде. «Әй. Нуриякәи. исән булып Зиннурын кайтса, сине танымас та әле. Ныгырга тырыш»,—дип лепердәште баш очындагы яфраклар Көмеш күлгә кызның саф күз яшьләре тамды. Су өстендә вак кына җыерчыклар барлыкка килде Бу дүрт ел зченлә кызның маңгаенда да бер-бер артлы кайгы җыерчыклары арта барды Сугыш бетсә дә. алар язылырга уйламый әле Маңгаендагы һәрбер тирән сызык язмыш сынавының чагылышы ул. Нурия шулай үз күләгәсе белән сөйләшеп утырды да. учларына салкынча күл суын алып, битен, нечкәреп калган беләкләрен, муеннарын юды. Яулык аегында сүтелеп, туза башлаган чәчләрен таратты. Сап-сары чәчләре арасындагы ак җепләр дә йокысыз төннәрнең, башка сыймаслык хәбәрләрнең эзе иде. Бер мизгелгә генә булса да Зиннурын онытып тора алды микән ул? Юктыр. Әле дә менә, күзләрен кысып, кояшка карады, уйлары һаман сөйгәненә эндәшә, аны дәшә, өзгәләнеп чакыра иде «Исәнме икән бәгърем, әллә вафат микән, әйтегезче миңа, усаклар!.» Усаклар да, бөтен табигать тә дәшмәде 37 иннур Абдуллинны Америка гаскәрләре ялгыз камерада утырган чагында азат иттеләр Гестапога эләккәч, аны психологик «эшкәртү» өчен көнбатыштарак урнашкан лагерьга күчергәннәр иде Исәнаман котылуына бөтенләй өметләре өзелгән тоткынның куанычларын кем генә анлый. аңлата алыр икән.’1 Репатриация пунктында ятканда анын ин зур куанычы да. өмете дә бер генә иде тизрәк туган якларга кайтасы, туган җиргә ялан тәпи басасы, үзенне сагынып көтүче газизләреңне күрәсе иде! Ул үзенең авылын күз алдына китерде. Менә ул Көмешлесуга кайтып гөшәр, яңадан үзенең яраткан хезмәтенә тотыныр Нуриясе белән кавышып, бәхетле гомер итәр. Монда күргәннәр, монда кичергәннәр барысы да онытылыр, аллам боерса, онытылыр Тыныч тормышныи. мәхәббәтнең кадерен белеп яшәрләр, бер-берсенен кадерен белеп гомер итәрләр. Нуриясенең үзен көтәчәгенә, ана тугры булуына З иманы камил янын. «Нуриям, Нурия-ә-әм»,—дип кабатлады ул һәр сулышында. Репатриацияләнергә тиешле кешеләрнең һәркайсын аерым-аерым чакырып, әнгәмә уздыра башладылар. Чират аңа да җитте. Кечкенәрәк кенә бүлмәгә керттеләр. Өстенә кара костюм кигән, чуар галстуклы кеше, Абдуллинны каршына утыртып, ипләп кенә сүз башлады. Урта яшьләрдәге бу кеше аны аптырашта калдырып саф татар телендә: -Рәхим итеп утыруыгызны сорыйм,—дигәч тә. Зиннурның күңелендә тирән ышаныч туды. —Рәхмәт,—диде ул һәм җайлап утырды. —Фамилиягез? —Абдуллин, капитан Абдуллин булам мин,—дип тә өстәп куйды. —Исемегез? —Зиннур. -Ярый, хуп Утны-суны кичтек, дисез инде, капитан Абдуллин Хуп, хуп Әйе, җинел булмаган шул сезнең язмыш...—Әлеге кеше, үз алдындагы картотека кәгазьләренә күз салып, сүзен дәвам иттерде —Монда үткән тормыш юлыгыз барысы да язылган. Киләчәккә планнарыгыз ничегрәк. Зиннур туган? —Илгә, туган якларыма кайту уе белән яшим. —Анда сезне көтәләрме сон? —Шулай булмый ни! —Шулай да нинди беркатлы кеше икән сез, капитан Абдуллин. Ә мин башкачарак уйлый идем. Сезнең ак флаг күтәреп немецлар ягына чыгуыгызны, илегезнең дошманнарына хезмәт итүегезне Сталин кичерер дип беләсезме9 Иртәгә булмаса, берсекөнгә илләренә җибәрерләр дип өмет итә башлаган Зиннурны бу сүзләр сискәндереп җибәрде —Болар барысы да уйдырма. Минем илемә бер тамчы да хыянәт иткәнем юк.— Коточкыч ялган аны аяктан ега язды. —Үзегез шулай дисез дә бит, документлар бөтенләй башканы сөйли. Менә тынлап карагыз әле. Сезне үз илегездә «халык дошманы» дип игълан иткәннәр Әткәәнкәгезне йортыгыздан куып чыгарганнар. Сыерыгызга кадәр конфискацияләгәннәр Абдуллиннын бит мускуллары тартышып куйды, йөзе кырысланды теге кеше исә, үз туксан ым-туксан, дигәндәй, сүзен дәвам иттерде: —Безгә билгеле булганча, сезнен авылдагы бөтен имаратыгыз1 һәммәсе дә дәүләт исәбенә күчкән. Менә монда сезнен патриягә, дәүләтегезгә каршы эш алып баруыгыз да язылган. Дәүләткә икмәк тапшыру планын да өзгәнсез икән. Илегезгә кайтып, сез сон нинди мәрхәмәт күрергә уйлыйсыз9 Абдуллин түзмәде, бу кадәресен ул, әлбәттә, көтмәгән иде. Сикереп торып, каршысындагы кешенен күзләренә туп-туры карады: —Юк-юк. боларнын берсе дә дөрес нәрсә түгел. Бер сүзегезгә дә ышанмыйм һәммәсе дә фальсификацияләнгән нәрсәләр, чеп-чи ялган!— Инде азатлыкка чыктым дигәндә генә мондый борылышны көтмәгән иде Зиннур. —Ялган димиләр шул. Юкса, без ул ваклыкларны кайдан белгән булыр идек9 Кызмагыз әле, утырыгыз урыныгызга, акылыгызга салып, уйлап карагыз Илегезгә кайтып, башыгызны бәлагә салганчы, бәлки монда калырсыз? —Сез мина нинди тузга язмаган эш тәкъдим итәсез? Хәлем булганда тырнашып булса да туган якларыма кайтачакмын мин Коммунист кеше илен сатмый ул. —Ай-Һай, чиктән тыш сәер кеше икәнсез сез, Абдуллин агай —Әңгәмә оештыручы кеткелдәп көлеп куйды —Пленда булган кеше коммунист буламыни? Уйлап карагыз әле, без сезгә бик табышлы Һәм әйбәт эш И марат—хуҗалык тәкъдим итәбез. Табышы зур. сез ул кадәр байлыкны төшегездә дә күрмәгәнсездер. Типтереп гомер сөрер идегез. Чибәр кызлар да бетәсе түгел Тагын бер кабат ныклап уйлап карагыз әле. Зиннур гарьлегеннән шартларга житте Ничек аңлатырга сон бу адәм актыгына? Ул үлсә дә монда калачак түгел, аларнын кушканын эшләячәк түгел! Йодрыкларын кысып, теш арасыннан гына жавабын кабатлады —Уйлыйсы-нитәсе юк. Эшегез дә. байлыгыгыз да кирәкми Мин уз илемә кайтам Туган илем өчен шушы лагерьларны үттем, кимсетүләре- гезгә түздем Үлсәм лә. кайтып, туган илемдә үләм Теге кеше дә бирешергә теләмәде: —Авылда сезнен барыбер ни гаиләгез, ни йорт-җирегез юк Иле тарафыннан каргалган зат нигә ышанып кайтыр икән, аңламыйм —Анламасагыз шул: анда минем туып-үскән авылым, атам-анам. сөйгән ярым, яраткан эшем бар —Әткә-әнкәгез дә. сөйгән ярыгыз да сездән баш тарткан «Халык дошманы» белән алыш-биреше булганнарга кыенга туры килә шул. Сезне анда берәү дә көтми хәзер. Исемегезне дә әйтергә курка халык Так што. калганын үзегез уйлагыз, капитан Абдуллин. Зиннурның башы әйләнеп, күнеле болганды, косасылары килә башлады, фикерләре чуалды Әмма сүзе бер иде — Мин сезгә ышанмыйм, ни булса да мин үз күзләрем белән күрергә тиешмен. Илем минем эчкерсез хезмәтләремне онытмас Юк сүзгә ышанып, бу тоткынлыкта мәнгегә каласым юк. — Күрәм. кире үгездәй үзсүзле кеше икәнсез. Абдуллин. Мин аңлаша алуыбызга өметләнгән идем Бәхет кошыгызны ычкындырдыгыз Мөгаен, әле күреп бетермәгән күрәчәкләрегез бардыр Бик кызганыч Жаны теләгән— елан итен ашаган, ди Алайса, ярар, сез теләгәнчә булсын Үзенең ризалыгы булмаган затларны без тоткарламыйбыз Киләсе төркем белән юлга чыгарга әзерләнегез. Зиннур тирән сулап, тирләгән учлары белән маңгаен сөртеп, чыгып китте «Боларнын максаты бер,—дип уйлады ул.—төрле юк-барны сөйләп, илгә хыянәт иттерәсе килә боларнын Бирешмәскә, нык булырга кирәк» Шулай ла күнел төбенә шомлы бер юшкын утырып калды Кайтыр көннәр якынлашкан саен, борчулары, дулкынланулары арта гына барды Чикләрне үтеп, үз илләренә аяк баскач, әсирлектән кайтучыларны тагын да тикшерү, төрле якларга аерып озатулар башланды Мен газаплар кичергән, концлагерьлар җәһәннәмен үткән совет сугышчылары рәхәтләнеп бер туган илләренең һавасын суларга, җиргә ятып, туган туфракларында аунарга ла өлгерә алмый калдылар. Тагын этеш-төртеш башланды Дошманнарны каршылаган кебек, этләр, автоматлар белән каршы алды аларны туган илләре Абдуллинны НКВД карамагына тапшырдылар Монда да нәкъ фашист лагерындагы кебек үк сүзләр яңгырады Ләкин тегендә әйтелгән сүзләрне ул кире кага, ышанмый иде Монда сүз бик кырыс һәм җитди булды НКВД кешесе анын ак флаг күтәреп дошман ягына чыгуын, ана кадәр дә партиябез, илебез өчен никадәр начарлыклар зшләвен бәхәсләшә алмаслык, кире кагып булмаслык итеп укыды Бер бүлмәдә утырган өч кеше анын язмышын минуты белән хәл итте Авыз ачып, сүз әйтергә рөхсәт бирелмәде Ул 12 елга ирегеннән мәхрүм ителде Хат язу хокукын да өзеп, хыялланган Комешлесу урынына, турыдан-туры Колыма лагерьларына озатылды Фашист концлагеренда булганда Зиннур, аннан да зур түбәнлек, мыскыл итүләр юктыр, дип уйлаган иде Ин авыры туган җирләренә кайтып егылгач буласын күз алдына да китерә алмады Әгәр хәзер Абдуллиннан. ин авыр жәза нәрсә, дип сорасалар «Жднын-тәненнән дә кадерлерәк күргән илен нахактан сина халык дошманы дигән яман ат тагудан да газаплырак җәза юктыр бу дөньяда'- -дияр иде Абдуллиннын үз солдатларыбыз мылтыгы астында, үз этләребездән талана-талана. Колымага сөрелү юлы чамасыз хурлыклы, кичерешләре чиксез ачы. күтәргесез авыр иде Үз-үзенә кул салырлык хәлгә җитсә дә, Зиннур бирешмәскә, карт ата-анасы, Нуриясе хакына түзәргә, сабыр итәргә, үзенең гаепсез икәнлеген раслау өчен соңгы сулышына кадәр көрәшергә ниятләде. Ул тешен кысып түзде. Янадан концлагерь исенә төште. Анда, ичмасам, ни өчен, кем белән көрәшүен күз алдында иде. Үз кешеләрең сине мыскылламый, сине кимсетми- көлми Монда Монда бар да болганып беткән, бөтен нәрсә буталган. Сина кем дә ышанмый, сине бар да дошман итеп саный. «Эх, булсын иде монда Силин иптәш Анарга ул барын да анлатыр, анын саф күңелле, иленә тугрылыклы кеше икәнен раслар иде Юк шул... Ләкин ул барыбер көрәшергә, үзенен гаепсез икәнен расларга тиеш. Гаделлек бардыр бит кайда булса да. Ул аны табарга тиеш!» 38 урияне аюдан коткарып калгач, Кәрбекнең авыл халкы арасында тагын абруе үсте. Авыл халкында эше юк аның, иң әһәмиятлесе— кызнын хәзер аннан качмавы иде. Кызга таба сукмакны әкренлек белән салырга ниятләде Кире какмаслык, этеп җибәрмәслек булсын. Әүвәле башлап кайта-кайтышка ук бер чиләк майны аларга кертте. Нуриянен өйлә юк икәнен белә торып шулай эшләде. Аю мае бик кыйммәтле нәрсә, Хәмит әкәнен аннан башка яши алмавын белә егет. Бәясен үз исәбеннән түләтәчәк Кәрбек, элеккеге беркатлы кеше түгел инде. Хәйрүш өйләренә килеп кергәч, нәрсә дияргә дә белмәде картлар. Кызларын коткарган өчен икәвесе беравыздан рәхмәт укырга керештеләр. Бер чиләк кыйммәтле майны да күргәч, эшнен кая таба борыласын сизенә дә башладылар Ләкин бүләк кертүчене борып чыгару гадәте булмаганлыктан, аны да алдылар. — Рәхмәт, Хәйрүш энем,—диде чын күңелдән Хәмит әкә,—кызыбызны үлем тырнагыннан коткарып калгансың. Аны гына түгел, сыерыбызны да аюга ботарларга бирмәгәнсең. Аллам үзеңә сәламәтлек бирсен. Без, картлардан башка файда тимәс инде сина. — Минем яхшылыгымны аңлавыгыз өчен үзегезгә рәхмәт,—диде Хәйрүш тә.— Күпчелек кешеләр хәзер яхшылыкны да аңламый бит Ит изгелек, көт яманлык, дигәндәй. Ярый, мин китим инде, авырмагыз, исән- сау торыгыз,—дип, чыгып китү ягын карады. Уңай вакытын гына туры китереп, Хәйрүш яна адымын ясарга әзерләнде. Теге көрән аюнын тиресен ин оста тире иләүче Кадыйр әкәсенә биреп, иләтеп алды. Тире мамыктай булып йомшарган иде. Кышкы суыкларда аяк астына салып куисан. карт сөякләр рәхәтләнеп китәрлек. Кичкырын, Нуриянен өйдә чагын туры китереп, бүләген илтергә әзерләнде. Ыспайлап киенде, авыл җирендә бик сирәкләрдә генә очрый торган пиджагына күп итеп одеколон сипте Серле бүләкне төреп, култык астына кыстырды. Ул барып кергәндә, Нурия өстәл артында чәй эчеп утыра иде Авызын ерып Кәрбек килеп кергәч, ул үзе дә сизмәстән торып китте. Ике-өч еллар элек кенә аларнын кан дошманы булган кеше әкрен-әкренләп кенә анын тормышына кереп бара. Аю вакыйгасыннан сон ул аны элеккегечә читкә тибәрә алмый башлады Нурия үзенен дә, сыерларынын да исән калуы өчен Кәрбек алдында үзен бурычлы санады. Әти-әнисе алдында булса да егет белән дорфа сөйләшмәскә тырышты. Анын күз алдында ике вакыйга янәшә яши башлады Хәйрүлннен үзен аюдан коткаруын уйласа, ни сәбәпледер теге чакны шул ук бәндәнен кулыннан Актүшләре генә коткарып калуы исенә төшә иде. —Исәнмесез, күршеләр,—диде кунак, бик тә шат күнелле булырга тырышып. Өй хужалары да җавапсыз калмады. Егетне узып, өстәл тирәсенә утырырга кыстадылар Кунак исә култык астындагы төргәкне серле итеп Нуриянен алдына китереп салды. Н —Хәйрүш әкә. бу нәрсә тагын?—диде кыз. гаҗәпләнүен яшермичә. —Үзен ачып кара, күрерсен.— диде кунак тагын да серлерәк итеп Хәлимә карчык белән Хәмит карт та бу табышмакның тизрәк чишелүен көтеп, ул якка таба муеннарын суздылар. Төенчектән теге аюнын тиресе чыкты Хәйрүш бик эшлекле кыяфәт белән аны сәкегә жәеп салды да. йон уңаена сыйпап куйды: —Моны. Нурия, сина истәлек өчен керттем Теге вакыйгаларны искәртеп торыр Аяк астына жәеп куйсагыз, бик жылы булыр Менә шул,— диде дә. бик горур кыяфәттә күтәрелеп, тагын бер кабат хуҗаларга карады Аның бите жәелеп киткәндәй тоелды —Безне зурлавын, ярдәмен өчен зур рәхмәт, улым,—диде Хәмит абзый, кунакның аркасыннан кагып Карт Хәйрүшнен бу кыланмышларының сәбәбе нәрсәдә икәнлеген дә сизенә, күңелендә әллә нинди өметләр дә кабынам- кабынам дип тора иде. Кызы да инде буйга житте. гомер буе ата-ана йортында яшәмәс Бәлки —Карт хәзергә бу мәсьәләдә шул «бәлки» тирәсендәрәк торып торырга булды Дөнья хәлен белеп булмый Хәлимә әби дә малнын кыйммәтен белә торган кеше, тирене алып, иснәп тә карады, өстенә шәл итеп тә бөркәнде Сүз дә юк. тире шәп эшләнгән, җиренә җиткерелгән иле. — Мондый кыйммәтле бүләкнең әҗерен ни белән түләрбез икән сон?— диде карчык Хәйрүшкә карап —Бик кыйммәтле бүләк бит Теге көнге майны да исәпләсәң —Аюны урманнан Нурия чыгарды, мин аны атып кына үтердем,— дип шаярды егет, картларны тагын да шаккаттырып Тегеләр исә Кәрбек үзләренә ияләшкәннән бирле баш ваталар иде: «Бу явызга нидер булган. Сугышта күргәннәре аны шундый кешелекле иткән, күрәсең. Элеккеге кешегә кычкыру-акыруларынын эзе дә калмаган. Хәерлегә була күрсен Бәлки, кызыбызның бәхетенәдер. • — Кызым, бүләкне кадерләп югарыга, үз бүлмәңә менгереп жәярсен,— диде әнисе кызга кинәш биргәндәй итеп. Моны ишеткән Хәйрүш тиз генә аннан файдаланып калырга чамалады —Әйе. әйе. Нурия, үз кулларым белән идәненә җәйим әле,—дип. тирене җыеп, югарыга менә торган баскычларга таба атлый ук башлады. Нуриягә анын артына тагылырга гына калды. Картлар, бер-берсенә карашып, янә дә ниләр буласын көттеләр. Югарыга менгәч, егет бик эшлекле кыяфәт белән тирене кая җәяргә икәнлеген чамалап, бүлмәне күзеннән кичерде дә. зур-зур атлап. Нуриянең караватына юнәлде Тезләнеп, тирене кызның иртән торып аяк баса торган урынына жәйде Кыз аны өстәл янына утырырга чакырды — Нурия,—дип сүз башлады егет, әзрәк тын утыргач,—белмим, без нәрсәгә дип үпкәләшеп пәрибездер Әйдә, элеккеге булган ачуларны онытып, янадан дуслашып яшик. Мин. Аллага шөкер, сугыш утларын кичеп исән- сау кайттым Сине уйламаган бер генә сәгатем дә булмады Ялгыз яшәү бигрәк тә читен бит Син дә олыгайдың инде, әллә бергәләп тормыш корыйкмы дим9 Хәйрүш бик юаш. сабыр акыллы ир-егетләрчә сөйләде бу сүхләрен Уйланырлык нәрсә бар иде анын сүзләрендә Ләкин Нурия анын алдында эреп төшәргә уйламады, каты бәрелмәскә тырышыбрак, жавап бирде: —Хәйрүш әкә. мин дә элеккегеләргә ачу тотмыйм Аннан сон инде күпме сулар акты Ләкин беләсен бит. минем сөйгән кешем бар Мин аны көтәм —Зиннурын әллә кайчан илгә хыянәте өчен атылды дигән хәбәр килю» бит Үлгән-беткән кешене көтеп яшәп, картаерсыңмы инде? Карт көнендә бала-чагасыз, ялгыз калудан да курыкмыйсынмы? Авылда күпләр инде Зиннурның үлеме белән килешкән иделәр Алаймыболаимы. барыбер үлгән булыр ул. Исәннәр бер кайта, кош теледәй хат кисәге килмәгәнгә дә ни гомерләр узды бит Әмма шулай да бүгенге көнгә кадәр бу ачы хакыйкатьне Нуриягә шулай, бик гади хәлне сөйләгәндәй. ачыкган-ачык әйткәннәре юк пае әле. Кыз сискәнеп куйды, күз яннарында тагын бер җыерчык өстәлгәндәй булды. Моны Кәрбек тә аңлады, тизрәк хатасын төзәтергә тырышты: —Исәннәр кайтты бит инде, диюем генә иде. Сугыш булгач, төрле хәл була. Әнә. Камилә дустыңның да Мифтахы һәлак булган. Ул тиз көндә бер Төмән егетенә кияүгә чыгарга йөри икән. Үлгән артыннан үлеп булмый- Хәйрүш беразга туктап, тынып торды, аннары инде, бер башлаганын әйтеп бетерәсе килгәндәй, дәвам иттерде:— Камилә китсә, мине рәис итәчәкләр. Мина да өйләнеп, тормыш корып яши башларга вакыт. Синен белән шул хакта сөйләшергә дип килдем, Нурия кәй. Хәйрүшнен сүзе кая таба барачагы билгеле иде инде. Шулай да аңламаганга салышты Элеккеге вакыт булса, бу кеше белән болай гәпләшеп утыру түгел, үз янына килергә дә рөхсәт итмәс иде. Аю вакыйгасы аны кул-аяклары белән егеткә бәйләде. Үзен үлем тырнагыннан коткарып калган кеше белән тупас сөйләшүне яхшысынмады. Шуңа күрә аңламаганга сабышып: —Өйлән соң, авылда хәзер кызлар да, тол калган хатыннар да исәпсез. Теләсә кайсысы чыгарга риза булыр,—диде. — Нурия, миңа син генә кирәк бит, шуны һаманнан бирле аңламадыңмы әле? Без синең белән пар күгәрченнәрдәй тормыш кора алыр идек. Уллар, кызлар үстерер идек. Уйла, нәнәвем. Мин сиңа уйларга бер ай вакыт бирәм. Әгәр риза булсаң, иртәгә үк шаулатып туйлар ясарбыз. Йорт-җирем дә, көнкүрешем дә яман түгел, рәхәтләнеп яшәрсең. Теге дөньядагы «халык дошманын» көтеп утырудан да зур җүләрлек булмас, уйла әле, яме? Хәйрүш никадәр генә сак кыланырга тырышмасын, тагын кызның ин әрнегән җиренә кагылды. Нурия кунагына зәңгәр күзләрен тутырып бер карады да. сыкрап, еларга тотынды. Кәрбек исә, нишләргә белмичә, аның башыннан сыйпады, кулларын үпте. Иреннәренә таба үрелгән иде, кыз яшь болан баласыдай атылып, сәкегә күчеп утырды. —Ярый. Нурия, мин җавап көтәм. Ешрак очрашыйк. Аралаша-аралаша кеше үз була, китә-китә ят була, ди картлар. Көн саен күрешеп торсак, бәлки бер-беребезгә тартылу да сизелерлек булыр. Хәзергә сау бул. Өметсез шайтан диләр, мин өметемне өзмим,—дип саубуллашып, чыгып китте Атна-ун көн үтте микән, Хәйрүш тагын Нурияләргә килеп керде. Бу юлы да берәр нәрсә уйлап тапкандыр, авызы колагына җиткән иде егетнен. —Торадан кайтып барышым әле, әшкәрә шәп хәбәр алып кайттым. Күршеләрегезнен хәле начар дип зарланып торган идең. Хәзер минем торада дусларым бик күп. Синең үтенечеңне үтим дип. анда Фәтхулла әкәләрнен авыр хәлен, картайган көннәрендә кара мунчада яшәп, күзләре сукырая башлаганын, барысын да сөйләп бирдем. Хыянәтче уллары өчен картлар иза чигәргә тиеш түгел, дидем. Анладылар бит. Райком аша, дөресрәге дустым Кызылбай ярдәмендә, Фәтхулла әкәләрнен өен үзләренә кайтарып бирергә дигән кәгазь алып кайттым. Ышанмасаң, менә үзен укып кара. Нурия, ышанмыйчарак кына, кәгазьне кулына алды. Мөһер сугылган кәгазьдә чыннан да Абдуллиннарга йортларын, бөтен хуҗалыкларын кире кайтарырга дип язылган иде. Кыз, куанычыннан нишләргә белмичә, егетне үбеп алды, кадерле документны әти-әнисенә дә күрсәтеп, аларны да шатландырды. Атар да олы якка чыгып, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә, Хәйрүшкә сораулар яудырдылар, рәхмәтләр укыдылар. —Ярар, картлар өйләренә күчсеннәр дә ди, сыерларын колхоздан кайтарып бирерләрме? Ә төрле якка таралып беткән түшәк-ястыклары, кием-салымнары? Чыннан да. картларның йорт-җир кирәк-яракларын авыл активлары эләктереп киткән. Ул таралган әйберләрне кайдан табасын инде, кем аларны кайтарып бирсен? «Әшрәп алды—аю алды», диләр Көмешлесуда, очын- башын табып кара син анын. Әнә, Зиннурның яхшы пальтосын налог җыю агенты Тәтәк киеп йөри. Тиеп кара син аңарга, җанынны алып, кулына тоттырыр. Чулак Зариф Фәтхулла абзыйның үз кулы белән яхшы күннән теккән итекләрен, кышка чыкса, сугышка чаклы гына бастырып алган пималарын киеп, ничек купшыланып йөри. Бусы турында картлар эчтән генә уйладылар. Бу егеттә дә артык ышаныч юк бит. элеккегечә, катлы-катлы сүгенеп куйса, ни хәл итәрсен? Тик. алар көткәнчә булмады. Хәйрүш үзенен фәрештәдәй изге кеше булуын тагын бер кат расларга тырышкандай, дәвам иттерде: —Сыерларын колхоздан кире алу турында үзем кайгыртырмын, бу минем эш,— диде ул. үзенен кодрәтле кеше икәнен тагын бер кат күрсәтеп. Хәйрүш Нуриядән бер нәрсәне генә яшерде. Фронтта илгә хыянәте өчен хәрби трибуналга бирелгән кешенен Зиннур булмавы НКВД кешеләренә билгеле булган икән Ул кеше әле яшүсмер чакларында ук Зиннурның документларын урлап качкан егет булып чыккан Шуна күрә элеккеге карарны алыштырып, картларга кире өйләренә кереп яшәргә рөхсәт ителгән. Ләкин Хәйрүшкә эшнен дөресен авыл халкына белдермәскә дип. кул куйдырдылар. Хәйрүшкә шул гына кирәк тә иде. «Сарык та бөтен, буре дә тук» Авыл халкы анын исемен кушып тагын бер шаулап алды. Нурия алдында да абруе үсте Киңәшеп алгач, кыз тиз генә авыл советына йөгерде Хәбәргә ышанмадылар, торадагы түрәләрнең моңа ничек риза булуын анлап җиткермәделәр. Ләкин мөһерле кәгазь бик кодрәтле нәрсә иде шул. Авыл советыннан вәкил килеп, ишектәге ат башы кадәрле йозакны ачты Әлеге дә баягы картларны мунчага күчергәндәге кызлар тузанга баткан өйне юып чыгардылар Ип авыры бу хәбәрне Зиннурның әти-әнисенә җиткерү булды Кайвакыт көтелмәгән шатлык кара кайгыдан да ныграк тәэсир итә бит Нурия дә аларның йөрәге сикереп китүдән куркып, хәбәрне әкрен-әкрен. ждйлап кына җиткерде Кәгазьне торадан барып Хәйрүшнен алып кайтуын аңлатты. Фәтхулла белән Ниязбикәнен уенда бер генә нәрсә шул. икесе бер авыздан: —Әллә Зиннур улыбыз исән микән, ул кайта микән әллә? Әй. яраткан Ходабыз, бу көннәрне дә күрсәттең,—дип, күз яшьләрен сөрттеләр —Анысы әлегә билгесез Өметебезне өзмик,—дип юатты аларны Нурия, үз сүзләренә үзе үк ышанырга теләп Мунча-йорттан җитәкләп чыга башлагач, Ниязбикә әбинен аяклары атламас булды. Фәтхулла әкәнен күзләре кояшта чагылды. Икесен дә кызлар җитәкләп өйләренә алып керделәр. Картның култык астында намазлыгы иде. үз нигезенә аягын атлауга ук, ул намазын башлап җибәрде Ниязбикә әби үкси-үкси эскәмиягә барып чөмәште Башын кыегайтып, тирә-юнен сыпыргалады. Стенадагы кадакка эленгән табагачын алып, дерелдәвек бармаклары белән сыйпады. Кызлар тыныч кына аларның ниләр кылганын гаҗәпсенеп күзәтеп утырды Бераздан ферма чылбырыннан ычкынган сыерлары, акны-караны күрмичә, капкадан каитып керде Сөтлекәенен тавышын ишеткән карчык, аяклары әле генә атлый алмыйча катып калганны да онытып, сикереп торды Йөгереп өйалдына чыкты. Хуҗабикәсен танып алган хайван кытыршы теле белән анын кулларын, киемнәрен ялады Ниязбикә әби дә, газиз баласын сөйгәндәй, сыернын муеннарын коча, сыйпый, күз яшьләре аралаш елмая иде Намазын бетергән карты да ана килеп кушылды Кызларның кесә төбендә сөтлебикәгә бер кисәк икмәк тә табылды, тиз арада Нурия үзләреннән көрпә алып кереп, җылы суга бутап бирде Камилә колхоз рәисе буларак, сыерга печән дә юнәтеп җибәрде Колхоз фермасында такы- токы гына тамак асраган хайванга да бүгенге көн бер бәйрәм кебек тоелды Кызлар сыерны урнаштырыр!а ярдәм иттеләр Тагын көзләр якынлашты Картлар көннәр буе сыерлары янында әвәрә килделәр Кызылкайлары да сөтне мулдан бирде, налог түләргә дә. үзләренә гамакларын йомшартып сөтле чәй эчәргә дә җитте Фәтхулла абзый белән Ниязбикә әби дә яшәреп киткәндәй күренделәр Аларда улларынын кайчан да булса бер кайтуына өметләре сүнмәде Зиннурларын- 6£ нан үлем кәгазе килгәне юк ласа, бер кайтыр аларнын балакайлары да. бер каптыр Әнә бит. Нурия кызлары да өметләрен өзми. Көн дә аларга кереп ярдәм итеп тора, көн дә Зиннурларын көтә. «И. бер Ходаем, шул балакаиларнын кавышу көннәрен күрергә насыйп итсәң, башка бер генә үкенечебез дә калмас иде. үләргә дә риза булыр идек»,—дип ялвардылар намаз укыган саен. Аларнын да нәбәрәләрен сөяр көннәре бар микән? Нуриянен өендә дә кызнын язмышы хакында еш кына сүзләр була башлады. Анын яше дә җитте инде, күзле-башлы булып торырга вакыт югыйсә Ә Нурия үзе бу хакта ишетергә дә теләми. Сугышка кадәр башлаган укуларын дәвам итәм дип, төннәр буе укып-язып утыра. Әткәсе ана чыра телеп куя. Керосин, шырпы дигәннәрен һаман да алтын бәясе тора бит Бүген дә әнә, эшеннән кайтып, үзенә күтәрелде, кыштыркыштыр яза да яза. Хәлимә инде ничә көн үз-үзенә генә уйланып йөри. Бәлки, кызларын әнә шул Хәйрүшкә бирергә кирәктер’! Егет бала-чага түгел. иөреп-Иөреп игә килгәнгә дә охшый. —Сина әйтәм. кызыбыз коргаксыган агачтай ялгыз утырып калмас микән ’—дип ипләп кенә сүз башлый,—Ничә көннән бирле гел шуны гына уйлап йөрим. Ни дисен, әй?—дип. картына карый. — Ни диясен инде аны. Күреп торасын, кызыбызның бәхетенә дип өметләнеп торган егете кайтмады. Сугыштан кайтканнары да гарип-гораба Кызны үзе теләмәгән кешегә көчләп бирә торган заманнар түгел инде, үзе ни дисә, шул булыр — Карт, чын күңеленнән борчылып, авыр сулап куйды. —Ә Хәйрүш сон? Күреп торасың ласа, кызыбыз артыннан җан атып йөри, безгә бертуктаусыз яхшылыклар кыла. Камилә кияүгә киткәч, башлык булып та калыр сыман. Аллам теләсә, кызыбызны ач-ялангач итмәс. —Кияүгә Нурия чыгасы бит. үзе ни әйтер бит әле? Риза булырмы, юкмы? —Ана карасан, мин дә сина чыгарга атлыгып тормадым. Аллага шөкер, яратышып гомер кичердек. Алар да ияләшерләр әле әкренләп. — Белмим, белмим, корткаяк. Син дустайнай егеткә, ягъни мәсәлән мина, гармунчыга чыктын. Минем нәсел-нәсәбем дә данлыклы затлар. Хәйрүшнен токымы койты гуй. —Аттан ала да туа, кола да туа. Үзен күрәсен, Хәйрүш хәзер бик мәрхәмәтле булып китте. Әнә, Фәтхулла муллакәмнен ятлар талап алган йортларын, сыерларын югарыдагы түрәләрдән сорап алып, үзләренә кире кайтарды. Көмешлесуда кемнен кешегә мондый зур яхшылык кылганы бар әле? — Ни генә дисән дә, мин ике-өч еллар элек кенә бөтен авыл халкын аты-юлы белән сүгеп яткан, кеше өчен аркылыны буйга да алып салмаган кешегә ышана алмыйм. Зиннур белән ничә тапкыр судлашып йөргәнен оныттын дамы әллә, карчык? Хәзер әйләнгәләп-тулгангалап йөрүе дә синен белән минем күнелне йомшартып, кызыбызны үзенә карату өчен генә икәне күренеп тора ласа?! —Нурия өчен нәрсә теләсәң, шуңа риза булып тора икән, күңеленә шәфкать төшкәннән булыр. Кызыбыз да инде гомере буе кайтмаган кешене көтеп утырмас. Насыйбы, бәлки, улдыр? Сайлаган—сазга, дигәндәй, берәр аксак-туксакка чыгар, алайса... —Бәхете булса, чын егете дә табылыр. Аксак булса да, кеше булсын иде дип әйт, карчык. Тик менә карчыгы бу сүзләр белән барыбер килешергә теләмәде. —Күктә очкан казны вәгъдә иткәнче, песнәкне кулыма тоттыр, ди халык. Әнә. Хәйрүш бик тә ярап торыр иде әле,—дип. үпкәсен дә белдереп куйды. —Теләсән ни әйт, минем ул егеткә бер дә күнелем ятмый. —Ярар, алайса, кызыбызның үзе белән сөйләшеп карарбыз. Егерме икесе тулды бит инде, бәлки үзе дә уйлана булыр. Шушы зур афәт-сугыш аркасында егетләргә зур кытлык булуын ул да шәйлидер шәт Үзенә ошаганны тапсын да. чыксын алайса. Мин кызыбызның сазап, коргаксып калуын теләмим Пәкрәйни мирә мин үзем сина унжидедә чыктым.—дип кызып та алды карчыгы. Халимәсенен кызу холыклы икәнен белә карт Шырпы кебек «пышш- итеп кабына да. икенче минутта ук сүнә. Бу юлы да шулай булды. Хәлимә иренә бөтен уйлаганнарын әйтеп бетерде дә тынычланып калды. Нурия үзе дә бу хакта еш уйлана. Көннән-көн Зиннуры анардан ераклашкандай тоела бара. Сонгы вакытларда әнкәсенен аны Хәйрүш белән бергә итәсе килүен дә сизенә кыз. Ләкин ни дип әйтсен. Әни кеше аны башлы-күзле, бәхетле итеп күрәсе киләдер Хәйрүшне жае туры килгән саен мактый, яхшылыкларын саный, кызына тормыш корырга бик вакыт җиткәнлеген исенә төшереп тора. Юк. Нурия Хәйрүшне якын итә алмын Ул якын килсә дә. Зиннуры рәнжеп ана карап торадыр кебек тоела башлый Сөйгәненен бөтен күз карашлары, дәртле үбүләре, көчле куллары һаман исендә анын. бер генә мизгелгә дә күнеленнән чыкмыйлар Үзе генә калып, уйланып утырганда, бик сагынган чакларында тилергән йөрәген басар өчен әкрен генә җырлап ала: Тылсымлы әкият иленә Алып киткән иде ул. Күнелемә яз. жаныма наз Бүләк иткән иде ул... Шушы җыры гына истәлеккә калгандыр инде. Юктыр, дөньяда булса, хәбәр бирер, исәнлеген белдерер иде сөеклесе Бәлки, аны онытырга кирәктер Япа-ялгыз сыкрап гомер уздырганчы, әллә чыннан ла шул Хәйрүшкә генә чыгарга микән’’ һич югында балалар табып үстерер, шулар белән юаныр иде. Зиннуры булмагач, кемгә чыкса да барыбер түгелмени’’ Хәйрүше дә бер адым артыннан калмыйча, йөрәккә тия башлады Шулай көн артыннан көн үтә торды. Хәйрүшнен дә түземлелеге төкәнә башлады Чиста-пөхтә киенеп, тагын Нурияләрнең бусагасын атлады Гадәтенчә, әзрәк төшереп алган, авызыннан сарымсак исе килеп тора Бу йортта үзен бик үз кеше кебек тотып, түргә үк узды. Мин әйтәм. безгә дә дөнья мәшәкатьләрен онытып торып, күнел ачарга ярыйдыр бит’’ Әйдә. киен. Кыз бик үк атлыгып тормаса да. үз хисләрен тагын бер кат сынап карамакчы булды. Киенеп-ясанып тормады, жинел пальтосын гына киле Аны Хәйрүш өйдән култыклап алып чыгып китте Нуриянен аулак өйгә аягы тартмады —Андагы яшь-җилкенчәк арасында без нишләрбез икән’.’—дип барасы килмәвен белдерде. —Алайса, ниләр генә эшлик сон'.’ Әйдә, безгә кереп утырыйк. Өйнен хужасы ялгы зак ир-ат икәне әллә кайдан беленеп тора Шулай да хәленнән килгәнчә тәртип урнаштырган иде. Тәрәзәләренә челтәрле пәрдәләр лә эленгән. Тик эчке бүлмәгә үтеп, ут кабызгач, жәеп куелган әзер түшәкне күргәч. Нуриянен йөрәге жу-у итеп китте Ул үзен капкынга эләккән җәнлек кебек сизде. Хәйрүш тә жаззлап кына анын пальтосын салдыра башлады, биленнән кочып, үбәргә үрелде Кыз тиз генә авызын кулы белән капларга өлгерде, егеттән ычкынырга тырышты Ләкин Хәйрүш тә тиз генә бирешмәде, аны түшәккә утыртырга итте Нуриям, мин бит сине яшьтән сөеп йөрим, әйдә кушылып, ир белән хатын булып яши башлыйк Нурия, җилпен кай якка исүен сизеп, хәйләгә күчәргә мәжбүр булды Ярын. Хәйрүш әкә. башларбыз Тик мин әти-әниемнен ризалыгын алып, никах укытып чыгасым килә кияүгә Башкача мин риза түгел Мин әнкән белән сөйләштем, ул риза булачак — Кияүгә чыгу булса, кешечә булсын инде ул Згкәйнен ризалыгын да аласыбыз бар Син яучылар җибәр, туй көнен билгеләсеннәр Күбен түзгәнне, азына гына түз инде. Хәйрүш әкә. —Алламассынмы сон’’ Кире чигермәссеңме’’ —Әгәр минем ризалыгымнан башка көчләргә теләсән, кире чигерү генә түгел, мине мәсхәрә итүен дип санаячакмын Мин сине әлегә кадәр рәтле, намуслы кеше дип уйладым. Шуңа ышанып монда килергә риза булдым да. Син менә шуны мина исбатлап күрсәт инде Нурия шул мәлдә үзенен билендәге тимер кыршауның йомшаруын һәм бераздан ычкынуын сизде. Нурия, што син. мине ерткыч дип белденме әллә?! Мина синен мәхәббәтен барысыннан да кыйммәтрәк! Үзен күрәсен, мин бала-чага түгел, ышанычлы кеше. Колхозный башлыгы булам тиздән Мин сина ышанам, югыйсә синнән бер чакрым читтә йөрер идем. Инде менә үзебезгә илтеп, озатып куй. — Нуриякәй. вәгъдә билгесе итеп бер тапкыр гына үбим үзеңне. —Өлгерерсең. Хәйрүш әкә. вакыты җиткәч, бер түгел, теләсәң мен тапкыр үбәрсең, теләсән ни эшләрсең. Хәзергә сабыр итик, яме? Бу очрашу үзара килешенү белән тәмамланды. Егет өйалдыңда кул биреп саубуллашканда кызның кулы аша бөтен тәненә боздай салкынлык йөгерде Аны калтыравык алды «Ничек итеп мондый адәм белән гомер кичерәсең, бака кебек суык әйберне ничек итеп җылы куеныңа аласын?» Хәйрүш Зиннур түгел инде. Әнкәсе һаман тукып торгач, бәлки яши башлагач, күнегеп китәрмен, дигән уйлары челпәрәмә килде. Бүлмәсенә менгәч тә. байтак уйланып, ничек кенә булса да бу хәлдән котылу әмәлен эзли башлады. Күз яшьләренә тыгылып, озак утырды. Әнкәләре янына төшеп, соң булуга да карамастан, үзе сүз башлады: Әнкәй, әткәй, мин бик озак уйланып утырдым. Хәйрүш әкә мине кияүгә чыгарга димли Ләкин мин үлсәм дә ана чыга алмыйм. Ул тиз арада яучылар җибәрер, ничек булса да җавапны сузарга тырышыгыз. Ачыктан- ачык әйтсәм. ул мине иректә калдырмас. Туй вакытын сузыгыз, төрле сәбәпләр табыгыз. Кызыбызның әле укып бетерәсе бар. кияүгә чыкса, укый алмас, лиегез Көтәргә кушыгыз. Әгәр ризалык бирсәгез, мин чит-ят җирләргә качып китәчәкмен. Кондинскида эшләгәндә үк бер егет артымнан йөргән иде. Ул мине көтә, шунда китәм. Кызларының бодай соңгарып төшүләрен, елый-елыи шешенеп беткәй күзләрен күрү, анын гаҗизләнеп әйткән сүзләрен ишетү карт белән карчыкка хәйран ла нык тәэсир итте, бәгырьләрен телгәләде. Әнкәсе, шундук дымланып өлгергән күз төпләрен яулык чите белән сөрткәләп: Кызым, йөрәк маем, нинди тузга язмаганны сөйлисең син? Без синсез ачка үликмени? -Бердәнбер кызымны теләмәгән кешегә кияүгә биреп, өстемә зур гөнаһ аласым килми. Бәхетсез буласын аллан белгәч, кияүгә чыгуының ни хаҗәте бар?—диде әткәсе, мескен хәлгә төшкән балакаен, кечкенә вакытындагы кебек, алдына утыртып, сөясе, иркәлисе килде. Сәке кырыена килеп утырган Нуриясен иңнәреннән кочып алды, аркасыннан какты. Нуриягә шулкадәр рәхәт булып китте, әткәсенең күкрәгенә башын салып, бер мизгелгә тынып калды. Иренен икенче ягына, мыш-мыш күз яшьләрен сөртеп. Хәлимәсе килеп төртелде. Шулай озак кына утырдылар Һәрберсе үзенекен уйлады. Әмма бер фикердә аларнын уе уртак иде. бөтен кайгы-хәсрәтләрне шул ләгънәт төшкән сугыш китерде Сугыш бетеп, ничәмә-ничә еллар узса да. ятимнәрнең, тол калганнарның, сугышта улларын, сөйгәннәрен югалтканнарның күз яшьләре кипмәс, йөрәк әрнүләре бетмәс. Әткәсенең җылы канаты астында утырганда Нуриянең күңелендә тагын Зиннуры гына булды Ул да аны саклар, авыр сүзләр дә әйтмичә, бөтен кыен хәлләрдән дә яклар иде Әткәсе белән әнкәсеннән лә бәхетлерәк кеше юк кебек тоелды кызга бу мизгелдә «Гомер буена бер-береңне яратып, бер-беренә терәк булып яшәүгә ни җитә! Нуриягә ул язмаган күрәсен». Үз бүлмәсенә менеп, урынына яткач, анын күз алдына тагын бүгенге аңлашулары килде Тагын эчен калтыравык алды Бу кешенен исемен ишетү дә анын күңелен суыта, җанын өшетә иде. Ни өчендер Хәйрүшне ул карангыда тайгада йөргәндә очрый торган черек агачка охшатты Айсыз төннәрдә уд да әллә ничек ялтырап, янып торгандай күренә, ә чынлыкта эче куыш, черек, файдасыз бер агач булып чыга... Урманда андый кызыклы нәрсәләр байтак. Сугышка кадәр алар ерактагы сазлыкка торнакүз жыярга дүрт-биш көнгә куна баралар иде. Менә шул вакытларда аяк астындагы утлы кузга охшап ялтырап яткан коңгызларны күргәне бар кызнын. Ин беренчесен очраткач, кулына да алып карады Гап-гали конгыз икәнен күргәч, йөгереп барып әтисенә күрсәткән иде Әтисенен шунда әйткән сүзләре бүгенге көнгәчә исендә: «һәр ялтыраган алтын түгел, кызым, ялгышма».—дигән иде шулчак әткәсе. Нурия хәзер мәктәптә эшли Башлангыч сыйныф балаларын укытучы Фәридә белән еш кына монаешып утыралар. Икесенен дә язмышлары уртак, икесенен дә сөйгәннәре хәбәрсез югалды. Алар бер-берсен чын күнелдән анлап, хәсрәтләрен уртаклашалар. Бу вакыйгалардан сон да Нурия ин беренче булып. Фәридәсе белән серен уртаклашты —Фәридә, син ни әйтерсен икән, мине Хәйрүш кияүгә чыгарга димләп йөри бит,—дип сүз башлады ул дустына —Син жүләрләнленме әллә'.’ Ана чыгып шәрмәндә буласын киләме? Ул бик усал, бик астыртын бәндә. Мина да кармак салып караган иде Беренче очратуында ук оятсызланып күкрәкләремә үрелә башлады, келәшчә кебек кулларыннан көчкә котылдым Андый кешене ир иткәнче, бер ялгызын гомер кичерүен мен артык. Түмгәк саен тамызып йөрүче ул ата этне ир итү кайдан башына килде9—Фәридә телгә усал, үз-үзен яклый белә торган кыз. Уйлаганын ачыктан-ачык әйтә дә бирә Теләсә кем килеп, аны рәнжетә алмый. Ә чынында исә Фәридәдән дә йомшак күнелле. ярдәмчел кеше юк. Сугыш кызларны да үз-үзләрен сакларга, нык булырга өйрәтте шул - Башларым каткан инде, дустым Черки урынына күзгә керә бит шул. Үзәкләремә үгте инде. Әни дә. картаеп каласын, дип көн дә искәртә башлады Нишлим сон инде'’ Зиннурым дөньяда булса, бер хәбәр бирер иде —Кызлар тынып калды— Конлинскида эшләгәндә леспромхозный башы Сәлим гел артымнан йөрде Хәзер дә хатлар язгалап тора. Тик ана да нигәдер күнелем төшми Фәридә, әйдә анын белән сине таныштырыйм, бәлки бер-берегезгә ошап та китәрсез. —Күреп сөйләшмичә кешене ничек анлыйсын инде Ана син кирәктер бит? — Шуласн шулайдыр да. мина берәү дә кирәк түгел шул Фәридә бераз уйланып торды да. Нуриягә карап сер әйткәндәй сүз башлады: — Нурия, син ногытчы Наилә әбәгә барганын юкмы9 Барып кара, бәлки күнеленне тынычландырырлык сүз әйтер Аны бик оста диләр, ана бармаган кеше авылда ла юктыр инде,—диде Фәридә белән аерылышканнан сон Нурия чыннан да Наилә әбәләренә барырга була Ул авылдагы ин оста ногыт бүлүче Әнкәсенә генә әйтеп, кыз аларга юл тотты. Күптән күренмәгән кызнын кичкырын үхләренә килеп керүенә Наилә әбәсе сагаеп калды Мөгаен, берәр гозере бардыр, дип уйлап иске самавырына барып ябышты Исәнләшкәч, ничек сүз башларга аптырап торган Нурия, әбинен бу кыланышына каршы төште — Наилә эбэк.к’м. әгәр минем өчен генә булса, чәй куеп мәшәкатьләнмә. зинһар Озак утырырга вакытым юк. өйлә әнкәм көтеп калды Кич белән сонлап йөрсәм у i бик пошына, тынычсызланып, тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп көтә башлый Бертуктаусыз куркып, шикләнеп яшәгәннән инде ул. —диде —Шулай, кызым, шулай. Бу сугыш кешеләрнең желеген тәмам суырып алды Ишек тавышыннан да куркып яшәдек бит ничә кышны. Үзара йөрешүләр. кич утырулар ла бетте. һәркемнең үз кайгысы үзенә житә Әнкәң кинчәбигәм' белән без бит яшьтәшләр Аулак өйләргә, каз өмәләренә 1К и н ч ә б ит ә - иренен өченче апасы. дә бергәләп йөри идек. Әй ул Иртеш буйларында. Кызлар убасында күңел ачуларыбызны сөйләп китсәң, төннәр-көннәр җитмәс .—Бераз тынып торгач, дәвам иттерде:—Йомышын нәрсәдә иде сон, Нурия кызым? —Синен кулын бик җинел диләр, Наилә әбә Ишетеп беләсең булыр, минем ярәшкән егетем Зиннур турында халык арасында яман сүзләр йөри. Кайсы, үлгән дип. кайсы, теге якка бирелгән икән, дип сөйлиләр. Шул хакта уйлыи-уйлый төн йокыларым качты. Менә өметләнеп синең янга килдем Шул хакта ногыт бүлеп карамассың микән? Исәнлеген белсәм, мәнге көтәргә риза булыр идем Исән-саумы, кайчан булса да кайтырмы икән Зиннурым9—Кыз төргәген сузды —Ә бусын әнкәй җибәрде, атланмай, дога кылырсын. Карчык җайлап кына утырды да озаклап дога кылды. — Кинчәбигәмә рәхмәтемне һәм сәламемне җиткер, кызым. Яме? Хәзер инде ногыт нәрсә әйтер, шуны белеп карыйк... Карчык сәкегә түгәрәк, кыска аяклы өстәлен утыртты. Сандыгын ачып, анын төбеннән киндер янчеккә салынган ногытларын алды. Ногыт дигәне Иртеш ярыннан җыеп алынган вак кына шома ташлар. Ногытларын шылтырдатып өстәлгә салгач, санап чыкты. Нигәдер бер ташы ким иде. Ташлар 41 булырга тиеш, ә монда кырык кына. Сандык төбен яңадан актарып чыкты—юк та юк бит. —Гөнаһ шомлыгы, берсе югалып киткән, ахрысы. Анын урынына кечкенә төймә дә ярап торыр иде дә бит. анысына да кытлык. Нурия, озак уйлап тормастан, күлмәк изүендәге бер зәңгәр төймәсен йолкып алып бирде. Әбинен йөзе яктырып китте. —Бәхетен өзелмәгән икән әле. наныем. Менә хәзер. Аллам боерса, барын да беләбез...—дип сөйләнә-сөйләнә, эшкә кереште. Башта Наилә әби, ташларын кулына алып, ниндидер дога укып, өшкерде, аннан соң яңадан өстәлгә салды. Ногытларны, исәпләмичә генә, өчкә бүлде Аннан һәр өемнән дүртәрне исәпләп, кире кайтара торды. Соңгы бүлемне ногыт бүлү законына буйсындырып, арткан берен ногыт башына куя барды Калганын җыйнап бер өемгә салды. Тагын иң баштагы кебек өчәр өемгә бүлде. Барысы тугыз кечкенә өем хасыйл булды. Шулай бүленеп беткәч.әби ногытларның ничек төшүенә текәлеп карап утырды да юрарга кереште: —Кызым. Зиннурын исән. Ногыт юлы урталарына өчесендә дә так ногытлар төште беренчесендә—бер. уртада—өч. соңгысы янә дә бер. Бу— Зиннурыңның сөенече. Ә менә читләрендә жөп саннар—дүртәр, икешәр Монысы әлегә юлы ачык булмавын искәртә. Тиздән яхшы хәбәрләр дә килергә тиеш,—дип. Наилә әбәсе кызга күтәрелеп карады. Ногытларны йотып алырдай булып карап торган кыз, үз-үзен белештермичә, әбәсен кочаклап, үбеп алды Шатлыгыннан бөтен дөньясын онытып: -Зиннурым исән. Аллага шөкер, исән!..—дип кычкырып, урамга да чыгып йөгерде. Шәле дә салып куйган җирендә калды, Наилә әбәсе белән дә саубуллашырга онытты. Бераздан, тынычлана төшкәч, Нурия кире керде. Әбигә зур рәхмәтләр әйтеп, исәнлек-саулыклар теләп, шәлен башына бөркәнде дә сабыр гына кайтырга чыкты. Әнкәсенә әйткән беренче сүзләре дә шул булды анын: —Әнкәй, Наилә әбә әйтте, Зиннурым исән икән, тиздән хәбәр дә алырсың, диде! _ Каршы алырга чыккан әнкәсен кочаклап, озак үкседе. Кем белә, бәлки Наилә әбәсе— изге күнелле карчык—эчендә мәхәббәт уты дөрләп янган кыз баланын өметен өзмәс өчен генә, ногытны шулай яхшыга юрагандыр Нәрсә булса да булды. Нуриянен күңеле хәзер өмет тулы, йөрәге татлы сулкылдый иде... 39 угыш беткәч, Ирма ханым яшәгән Нойхов авылы янына, урман буена рус гаскәрләренең бер дивизиясе килеп урнашты. Төмән якларыннан сугышның сонгы айларында гына алынган кеше—Али әкә дә нәкъ шул дивизиягә эләккән иде Олыгая башлаган солдатларның күбесе кебек, ул да тиз көннәрдә туган якларына кайтуны, демо- билизацияләнүне көтә иде. Ә хәзергә аны ипле, тәртипле кеше булганлыктан, немец авылына барып, сөт, ит. йомырка кебек нәрсәләрне сатып алып кайту, солдатларны туендыру эшенә җаваплы кеше итеп куйдылар Башына төшсә, башмакчы будырсын, диләрме, русчаны да су урынына эчмәгән ир уртасы үзенә кирәкле сүзләрне немецча сукалый башлады бит' «Дакке шен», «эссен», «ауфидерзеен». «гутен таг» сүзләрен кирәкле урынында бик оста әйтеп куя иде. Тик бер вакытны «гутен таг» урынына «хенде хох» дип кенә оятлы булды. Үз йомышын немецларга анлатырлык хәлдә ул. геле җитмәгән урында кул ишарәләре, ымнар ярдәмгә килә Бсзнен гаскәрләрдән чумадан курыккан кебек өреккән немец картлары, фраулар да мондый мөлаем, ачык йөзле кешедән бик тартынмыйлар. Нәрсә алса да, акчасын җиренә җиткереп түли, рәхмәт сүлләрен дә кат-кат әйтә Али. Ирма ханымның өендә дә берничә тапкыр булды ул. Хатынның ышанычын да тиз арада яулады. Бер көнне фрау Ирма өендә тагын бер кешене күрде Али әкә. Хатынның абзасы икән Бу кеше аз-мазлап русча да сукалый икән, Али белән гәпләшергә кереште. Сугыш елларында үзләрендә бер рус офицсрынын булуын әйтте Вакыйганы сөйләп бетергәч, ул офицер коткарган улларын да күрсәттеләр Ләкин рус капитанының исән-саумы икәнен белмиләр, чөнки гестапочылар килеп, аны алып киткәннәр икән. Шуларны әйткәч, хуҗалар тиз генә нәрсәдер үз телләрендә сөйләшеп алдылар. Соңыннан Ирма ханым торып. «Айн момент» дип. каядыр чыгып китте. Бераздан кулына бер банка тотып керле Абзый кеше банканың ныклап япкан капкачын ачын, чүпрәккә төргән нәрсәне алды. Саклык белән генә төргәкне өстәлгә салып, ача башлады. Бу документлар бу гып чыкты —Теге офицерның документларын сеңлем саклап калган,—диде карт. Ирмага күрсәтеп,—гестапочыларга бирмәгән Али әкрен генә сузылып кулына документларны алды. Партбилет, командир кенәгәсе, каты тышлы кул яссуы хәтле генә гарәп язуы белән язылган догалык, тиредән тегелгән бер бөти Догалыкның калын тышы үтә тишелеп, бер ягы канга буялган иде. Бәлки, шушы китапчык бу мөселман баласын үлемнән коткарып та калгандыр? Али партбилетны кулына алды Ул Абдуллин Зиннур исеменә бирелгән. Ашны ин гаҗәпләндергәне документларның Төмән өлкәсе Тубыл шәһәрендә бирелгән булуы иде Ул кат-кат документларны укып чыкты, тегеләргә эшнең нәрсәдә икәнен аңлатты. Али үзе дә Төмәннән ерак га түгел бер авылда яшәвен. рөхсәт итсәләр, документларны үзе белән илебезгә .егып кайтырга теләген белдерде. Тегеләр тагын киңәшләшеп алдылар, бер фикергә килеп, җавап бирделәр Агиның икенче килүенә Ирма ханым абысыннан русча хат яздырып, улы белән төшкән фотосын да әзерләп куйган иде — Исән булып, кайткан булса, бездән зур рәхмәтләребезне җиткерегез, алай булмаганда туганнарын булса да табып, әманәтне тапшырыгыз,—дип калды немец гаиләсе, Агине озатканда * Аш чыннан да беренче кайтучылар рәтендә иде. озак г ормас тан демобилизацияләнде Әманәт—ждн саклый, диләр халыкта Ул исән-аман туган якларына кайтып иреште. Төмәнгә кайтып, гаиләсе белән күрешкәннән сон әманәтне иясенә тапшыру хакында уйлана башлады Солдат тире сеңеп, каешланып беткән гимнастеркалар ла юып-үгүклән те Бер атна дигәндә юлга чыгарга уйлады Пассажир пароходына утырып. Али документларда күрсәтелгән адрес белән Көмешлесу авылын эзләп юлга чыкты Хатыны һәм балалары озагын калды Али. йөрәккенәм. әманәтеңне урынына җиткергәч үк. исән-сау С әйләнеп кайт Үзеңне әле күреп тә туймадык ласа,—дип. гадәт буенча күз яшьләрен сөртте. Хатын Тура елгасын айкап агым унаена таба кузгалып киткән пароходка карап, иренең сугышка киткән вакытларын исенә төшереп торды Ыктымат гәүдәле иренен разведкага барып, берүзе ике таза, аттай фриины тотып алып кайтканын танышбелешләренә горурланып сөйли иде ул Иренен исән-сау әйләнеп кайтуына сөенүенең чиге булмады. Али Көмешлесуга өч көннән сон гына килеп җитте. Авыл читендә үк ана бригадир Хәйрүш очрады. Ул юлаучы солдатның нинди йомыш белән йөрүен сорашты һәм үз өенә чакырды. Хуҗа бик кунакчыл иде. чәй. самогон утыртты. Закускага чи кәреш куйды. Кунакның, кечтик кенә бер йомышым бар иде. дип котылырга теләве Хәйрүшкә бер дә ошамады, һәм ул тагын-тагын төпченде. Карт разведчик Али әкә сер саклый белә торган кеше булып кала белде. «Ә» дигәнгә «мә» дип чишелеп китмәде. Йөз граммнан артык эчмәде. Чөнки әле әманәтен иясенә, эзләп табып, тапшырасы бар иде. —Сез безнен авылдан кемнедер эзлисез бугай?—дип сүзне дәвам иттерде Хәйрүш.—Күптәнме сугыштан кайттыгыз? —Юк. кайтуыма нибары ун гына көн үтте әле. —Үзегез Төмәннеке дисез, якыннарыгыз ничек итеп тиз генә үз яннарыннан җибәрделәр сон? Сагынып көткәннәрдер бит? —Йомыш булгач, җибәрделәр инде. энем. Мин озакка түгел, әманәтне үтим дә кайтам. Сезнен авылда Абдуллин фамилияле кешеләр булырга тиеш. Шулар кайда тора, күрсәтсәгез иде миңа.—Ашка амин тотып, Али әкә урыныннан ук тора башлады. —Менә мин аларның туганы булам, йомышыгызны мина әйтә аласыз— Хәйрүш агарып китте, кунагының юлын бүлде. —Юк. бу Зиннур Абдуллиннын үз кулына тапшырылырга тиешле әманәт, башка бер кешегә дә бирмим. Үзе булмаса, Нурия исемле кызга тапшырылырга тиешле нәрсә ул. —Анын Нуриясе башка кешегә кияүгә чыгып китте инде. Ул хәзер урманда чикләвек суга. Аны эзләп азапланып йөрмәссең бит инде. Бир үземә алып килгән нәрсәләреңне, кайткач, аңа тапшырырмын. —Юк. энем, мин китим инде, синдә бик озак тоткарландым. Хәйрүш. котырынган кебек, кунакка килеп ябышты: —Китмисен, утыр диләр бит сина. Бир. нәрсәң бар? Син. мөгаен, бер шпиондыр, җибәрмим мин сине. Хәзер НКВД га хәбәр итәм. —Син. дус кеше, тегеләйрәкме әллә?—дип. чигәсенә бармагын куеп, борып күрсәтте Али егетнен жүләрлегенә ишарә ясап Разведчик-кунак хуҗа егеттән калкурак та. җилкәгә дә кинрәк иде. Үзенә сузылган Хәйрүшнен кулын артка каерып тотты да. аяк чалып екты. Ул чыгарга гына җыенганда: —Тукта, атам!—дип. тегесе артыннан пистолетын китереп төрәде. —Ут белән шаярма, егет!—диде Али һәм кискен хәрәкәт белән Хәйрүшнен пистолет тоткан кулын стенага таба борды. Мылтык тавышына Камилә белән Нурия бәреп керделәр. Алар урамнан үтеп баралар икән Шуннан сон Алимбай әкә белән Локман ашыгып килеп җиттеләр. Өй эче кеше белән тулды. —Нәрсә булды? Кем атты9 —Әнә сезнен авыл егете корал белән шаярырга ярата икән. —Ха-ха-ха.— дип көлгән булды Хәйрүш.—ул уенчык кына ласә. Кеше куркыту өчен пүләсез корылган нәмәстәкәй. Бу кеше бик шикле күренә. Шпион булмагае дип. кулга алырга уйлаган идем. Ул халык дошманы Зиннур Абдуллин белән кызыксына. Кулымны борып тотканда, бармагым курокка басылып китте дә. порох кабынды. Менә карагыз, чынлап та уенчык пистолет бу Кирәксә, үзегезгә алыгыз,—дип. коралны Камиләгә сузды.—Сез минем белән булашып бу шпионны кулдан ычкындырмагыз. —Ярын, анысын да карарбыз. Нурия, ал шул әйберне. Тикшереп карагыз әле. чыннан да уенчык кынамы бу?—дип Локман белән Алимбай әкәнен икесенә бергә мөрәҗәгать итте Камилә. Алар коралны сүтеп карадылар һәм пистолетный чыннан да уенчык кына икәнен әйттеләр. Али исә. Нурия исемен ишеткәч, кызга таба борылып, игътибар белән ана текәлде Баштанаяк күздән кичерде Кыз чыннан да сылу, матур иде Андыйлар турында халыкта «бер кашык су белән йотарлык-» диләр Ләкин үзе бик тыйнак, гади киенгән Али абзый күз алдына китергән авыл укытучысы образы иде бу, койган да куйган —Кызым, синме укытучы Нурия буласың? Мин сине эзләп килдем бит, акыллым —Әйе, абзый кеше, Нурия исемле укытучы мин булам.—Зиннурның исеме чыгуга, кыз түземсезләнеп хәбәрне көтте, ләкин абзый бик ашыкмады —Бу авылдашыгыз ни өчендер миннән сорау алды, өеннән чыгармаска теләде. Минем исемем Али, сеңелем. Минем килүемнең сәбәбе дә сез идегез. Бик ерактан, бик якын кешегездән әманәт тапшырырга дип килдем Зиннур Абдуллин дигән кешедән ул, аның туганнары, әти-әниләре исәндер бит? Бу егетнең аңлатуы буенча, ул үзе авылда юк дип беләм —Зиннур үзе сугыштан кайтмады, ләкин әти-әнисе таза-саулар. Анардан барыбыз да хәбәр көтәбез. Әйдәгез безгә, әйдәгез. Тынычлап сөйләшеп утырырбыз. —Шулай итик, сеңлем, бу йорт бер дә кунакларны яратып каршы алганга охшамаган, әйдәгез. Нурияләрнең өенә барып җиткәнче абзый үзенен әле генә фрон1 юлларыннан кайтуын сөйләде Өйгә керүгә, кыз әткә-әнкәсен кунак белән таныштырды, тиз генә самавыр куеп, өстәл әзерләргә керештеләр Кунак юынгач, кыз чигелгән сөлгесен тотып, көтеп торды Камилә чакырырга киткән иде, тиз арада Фәтхулла әкә белән Ниязбикә карчык та кереп җиттеләр. Барысы да түземсезлек белән кунакка текәлде. Алар кергәч, кунак аягүрә басып, Фәтхулла әкәгә кулларын сузды Куәтле куллары белән картның ябык бармакларын авырттырмаска тырышып, әкрен генә кысты — Әссәләмәгаләйкүм. —Вәгаләйкүм әссәлам, юлчы. Ерак юлларны ничек үпегез, нинди хәбәрләр җиткерәсез? —Монда Зиннур Абдуллин дигән кешенең ин якын кешеләре җыелган, дип беләм. Мин сезгә зур әманәт алып килдем. Улыгызны күреп белмәсәм дә, яхшы кеше булуына шикләнмим Аны белүчеләр шундый фикердә калганнар.—Али саклык белән генә күкрәк кесәсеннән бер төргәк алды Монда сезнең улыгызның документлары, ә бусы—бер немец гаиләсенең хаты Бу сүзләрне ишеткәч, өстәл тирәсендәгеләр шаккатты Али бер-ике сүз белән генә бу гаилә белән ничек танышуын, документларның ана ничек эләгүен сөйләп бирде —Балагыз исән-сау булырга тиеш. Әнә, хатларын укып карагыз әле Нурия хатны кычкырып укырга кереште Бөкләп салган хат эченнән бер хатын белән бала фоторәсеме дә чыкты Ирма исемле немец хатыны Зиннурның баланы коткарып калуын, беркүпме үзләрендә дәвалануын язган иде «Аны һушсыз килеш гестапочылар алып китте, соңрак берәүләр якындагы концлагерьда күреп тә кайттылар», дигән хатын Хат ихлас күңелдән рәхмәт әйтеп язылган иде «Баламны саклап калганы өчен, мин аны да үтемнән йолып алырга тырыштым. Кеше сүзе аркасында, аны бездән килеп алып киттеләр»,—дип язылган. Хат укылып беткәч, тагын тынлык урнашты Хәбәр ал арны шатландырган да, яраларын кабаттан яңарткан да иде Шунда гына исенә төшкәндәй. Али тагын икенче кесәсенә тыгылды Андагы әйбер кесәгә тегеп куелган иде кунак Нуриянен ярдәмен сорады Саклык белән генә җепләрне кисеп, кесәдәге нәрсәне алдылар Бу-Ниязбикә әбинең үз куллары белән тегеп, улына биргән бөтие иде Моны күргәч, карчык тагын күз яшьләрен 1ыя алмады Калтыраган куллары белән бөтине бөрешеп калган иреннәренә тидерде, күзләренә сөртте Кат-кат әйләндереп карады —Сина әйтәм, бөти минем кул белән тегелмәгән бит. әллә ничек зураеп киткән кебек тә күренә Эчендә бер-бер нәрсә юкмы икән моның’ Бөти Фәтхулла карт кулына күчте. —Нурия кызым, синен күзен үткенрәк, кара әле. Нурия саклык белән генә өчпочмаклап тегелгән бөтине пычак белән сүтте. Эчтән чыннан да догалык язуы һәм тагын бер кәгазь кисәге чыкты Ул гел саннардан гына тора иде. Нурия шатлыгыннан кычкырып җибәрде -Хат. Зиннурның үзе язган хаты! Хәзер укыйм.—дип. йөгереп кенә югарыгы бүлмәгә менеп, теге тартма төбендә сакланган «ачкыч» язуын табып төште дә. кабаланып, хатны укый башлады: —«Нуриям, иөрәккенәм. мин илебезгә хыянәт итмәдем. Ышан миңа, көт Язмышым мине кай якка илтер, билгесез Ләкин мин барыбер кайтачакмын Искән җилләр, ул якларга очкан кошлар белән сагынычлы сәламнәремне юллыйм Әткәемәнкәемә миннән сәламнәр җиткер, аларга хәленнән килгәнчә ярдәм итәсенә ышанам Хуш. акыллым. Үбеп Зиннурын». Кыз никадәр ныгырга тырышса да. хатны укыгач, үзен тыя алмады. Сөйгәненен жан җылысын саклап ераклардан килгән хатны күкрәгенә кысып, озак үкседе. Али әкәне мунча ягып керттеләр, бу хәбәрләре өчен хәлләреннән килгәнчә хөрмәт иттеләр Кызлар өс-башын юдылар Ике көннән сон кадерле кунакны Чаппар әкә Тубыл шәһәренә кадәр озатып куйды. Алинын хатынына дип бер төес торнакүз, балаларына бер бәтрә косыкбаш1 . әйбәтләп табада кыздырылган эрбет чикләвеген салдылар Алинын үзенә юлга дип Кызылкайнын каймагын, бер-ике тозланган кәреш тә табып җибәрделәр, тимер мич өстендә биш-алты ләпәтәи дә пешереп, юл капчыгына салдылар. Али бик риза булып, туганнары белән аерылышкандай саубуллашты, улларының тиз көндә кайтуын теләде. Камилә белән Нурия дә аны авыл читенә кадәр озата бардылар Али әкәнен әманәте бөтен авыл халкын шаулатты Төрлечә юрап карасалар да. Зиннурнын нинди язмышларга таруын белә алмадылар. Анын турында әллә кайчан бит инде «трибунал карары нигезендә атылды» дигән кәгазь килгән иде. Шунын аркасында әткә-әнкәсе дә карангы мунчада яшәп нужа чиктеләр. Ничек була сон бу? Атып үтерелгән кеше ничек итеп немецлар кулына эләкте икән сон? Сораулар артканнан-арта барса да, җаваплар юк иле Нурия дә. дуслары белән җыелып, озак баш ватты Шунда гына азрак дөреслеккә охшаган бер фикергә килделәр: теге кеше, димәк. Зиннурнын документларын урлап качкан бәндә булгандыр —Зиннурнын үзенен күнеленә лә берничә мәртәбә андый уй килгән иле —лиле Нурия, сүзләрен суза төшеп —Чыннан да шулай булып чыга түгелме сон? Кеше документларына ия булып алгач, теләсә нинди каслык-’ кылып йөргән булыр ул бәндә... Барысы да шунын белән килештеләр: Болай булса. Зиннур исән-сау булыр,—дип тагын да күңелләрендәге ышанычны ныгытып куйдылар. —Алла язган булса, кайтыр Кайтыр, —диештеләр —Фәтхулла абзыйларны шул сәбәп аркылы өйләреннән кудылар бит. главнокомандующий иптәш Сталин приказы диделәр Әйдәгез. НКВДга барып Ирма ханымнын хатын күрсәтеп карыйк Бәлки, берәр яна хәбәр ишетербез.-диде Гөлсинә, бик борчылып —Син. Нурия, минем белән бергә барырсың. Алар шулай килешенделәр дә. Икенче көнне иртә таннан. шул фикерләре белән канатланып, кызлар торага юл тоттылар НКВД бинасының жан өшеткеч коридорына кергәч, кызлар югалып калдылар. Шулай да үз гозерләрен әйтергә көч таптылар. _ Ярын карарбыз гаризагызны,—дип. чыгарып җибәрде аркасына бөкре үскән, кешегә чәнчеп карый торган усал бер бәндә Шуннан ары бер сүз дә ала алмадылар. Косыкбаш —эрбет күркәләре. 'Каслык—зыян, зарар. 40 ентябрь урталарында Төмән егете—лейтенант Солтан Вәлиев вәгъдәләшкән Камиләсен килеп алырга тиеш иде Сугышта бер кулын югалтып кайткан бу егет мөлаем гына икән, кызнын күңеленә хуш килердәй зат булды Мифтахыннан өметләре өзелгәч. Камилә ана чыгарга ризалык бирде. Кияүгә чыгуын сәбәп итеп, җаваплы эшеннән алуларын сорап, райкомга гариза язды Солтанның үзен тизрәк килеп алуын теләгән вакытлары да булды анын. Идарәдә ялгыз калганда. Камиләнең бәгырьләренә төшә башлады Хәйрүш: оятсыз сүзләр әйтү дисенме, кулларын озайту дисеңме. Бу турыда якын дусты Нуриягә дә сөйләмәде, гарьләнде кыз. Моннан тизрәк ычкыну ягын карады. Гаризаны карарга әлеге дә баягы Кызылбаев килде. Бер-ике көн Хәйрүштә кунак булып, әшнәсен рәис итеп билгеләп тә китте. Эшлекле, йомшак күңелле, мәрхәмәтле Камиләне колхозчылар бик хөрмәт итә иделәр, күбесе моңсуланып калды. Тагын шул Кәрбекнең үзләренә баш буласын уйлап, кызны җибәрмәскә теләүчеләр дә булды Ләкин Хәйрүштән бүтән кешене уйлап та карамадылар. Җыелышка чакырылган колхозчылар, теләсә-теләмәсәләр дә кул күтәреп, «сайлаган» булдылар. Райком әйткән сүз закон, аны үзгәртү яки кире кагу мөмкин эш түгел. Икенче көнне үк Хәйрүш, ыспайланып киенеп, чуар галстугын тагып, идарә түренә менеп утырды. Әле моңа кадәр шыпырт кына йөргән егет, тәхеткә утырып алгач, бөердән алып боерыклар бирә дә башлады Тагын шул ук ‘-корыч дисциплина», шул ук «любой ценой» дигән сүзләр лозунгка әйләнде. Дәүләткә икмәк планын тугыру эше тагын аяусыз көрәшкә әверелде Олау артыннан олау. Иртеш буйлап көймә артыннан көймә көне-төне иген ташыды. Икмәк тапшыру буенча процентлар саны күтәрелгәч. Хәйрүш Хәибулловның дәрәҗәсе лә. чүпрәсе яхшы булган камырдай, күтәрелә- күперә башлады Анын. рәсеме тагын гәзит битләренә менде. Камилә вакытында азрак кадерләре күтәрелгән колхозчыларның исеме тагын анын даны астында изелеп, сыгылып калды. Алдынгы колхозчыларны кырдан утыртып кайта торган чәнгелчек арбада да хәзер Хәйрүш үзе генә тирбәлә Әледән-әле аның янында районнан килгән берәр вәкил була. Түрәләр килде исә. Таңсылудан «гөнаһ дәфтәренә» генә яздырып, соңыннан түләрмен дин, аракы, азык-төлек ала. Сыйлап кына калмый әле. капчыкларына салып җибәрү хәстәрен дә күрә. Таңсылуның кибетендә эчемлек булмаганда. Өннәшнен самогоны да ярап гора. Анын урынына колхоз амбарыннан бодан капчыклары Өннәш курасына кайтып утыра. Ирләре сугышта үлгән, балалары күп булган гаиләләр тагын ачыга, ипекәйгә дә тилмерә башлады Әлегә кадәр «сугыштан үзгәреп кайткан» Кәрбек хәзер котырыш аннанкотырына барды Нурияне барып сораганнан соң бирелгән җавапның аны кире кагуга бер сәбәп кенә булуын анлады ул. Җүләр түгел егет. Шуннан соң бөтен авыл халкыннан үч ала башлады. Нуриясен күрә алмас булды. Теге көнне йомшарып, кызнын сүзен тыңлавына һич үкенеп бетә алмады. Менә хәзер карышып карасын иде чибәркәи. үзе ялынып килеп, өйләнүен үтенер иде Юк бит. ычкындырды кызны, шундый форсаттан файдалана алмады. «Җебегән ».—дип үзенә-үзе сүгенде Янадан Өннәшен исенә төшерде. Алимбай кашып портына аяк баскач. Хәйрүшнен алар бусагасын узганы юк иде әле Бер көнне рәис аларга килеп керде Хужабикә симез артын биетеп кенә кунакны сыйлар өчен өстәл кора башлады. Алимбай да яна рәисне ачык йөз белән каршылан, түргә узарга кыстады. Өстәлдә каклаган кәреш ю. тогы да. майлы ризыклар да җитәрлек иде Күпләрнең бу ризыкларны төшләрендә дә күргәннәре юктыр, бәлки Самогонны стаканга салын кына йотты tap. Ге тләр ачыла, хәбәрләр арта барды Алимбай кыйшая башлаганны гына көткән Хәйрүш. хатынның ботларын кармалый, имиләрен капшый башлады Өннәшс дә ана сыланыбрак утырды Алимбаига тагын берне тутырып салдылар Кире какмады ир. ләкин, хәлне сизенеп, авыз тутырып сүгенде дә рәискә килеп ябышты Сау чагында Кәрбеккә бирешеп С тормаса да. эчеп мәлҗерәгән ирне Хәйрүш чөеп кенә җибәрде. Сынар күз барып төште, ләкин сүгенүеннән туктамады, торырга тырмашты. —Син әле алаймы, тынычланмадыңмы әле?—диде рәис һәм, тегенең өстенә менеп атланып, кулларын артка каерып бәйләде. Өннәш белән икәүләп хуҗа абзыйны икенче бүлмәгә кертеп, идәнгә тәгәрәттеләр дә сәке өстендә генә сөешмәк уйнап алдылар. Акырып-үкереп, аты-юлы белән сүгенеп яткан иргә игътибар итүче булмады. Кунак бүлмәсендә «эш» тәмам булгач кына. Хәйрүш аны теге бүлмәдән чыгарды. Тагын бугазыннан тотып селеккәләде дә өзеп әйтте: —Әгәр бүгенге өчен Өннәшкә тырнак очын белән генә тисәң дә. мин сине колхоздан куу гына түгел, теге дөньяга ук олактырырмын. Әнә, эч самогоныңны, бодай кирәксә—килеп алырсың. Ләкин кабатлап әйтәм. тынын чыкмасын!—дип. нык басып ишеккә юнәлде. Чыга-чыгышлый Өннәшкә карап, күз кысып куйды. «Кирәк чакта мин тагы керермен»,—ди иде анын хәйләкәр елмайган күзләре. Хатын да бәлеш бите белән балкып, кунакны озатып калды. Локман гына Хәйрүшнең татлы ашына төшкән таракан булды. Ул идарәгә бик еш килә торган булып китге. Килгән саен күз дә йоммыйча йә ит, йә бодай, йә тагын башка кирәк-яракларны таләп итте, тегесе тешен шыгырдатса да, «дустының» гозерен кире кага алмады. Бер көнне Хәйрүш ялгызы гына утырган вакытны туры китереп, тагын идарәгә керде Локман. Ул керсә, нәрсә булса да сорарга булуына күнеккән хуҗа кысык күзләрен ана төбәде Аз да түгел, күп тә түгел—ун мең сум акча сорап кергән иде «дускае» Кысык күзләр маңгайга менде. Кайдан тапсын ул андый акчаны? — Рәис булып тыныч кына яшисен килсә, табарсың,—диде сабыр гына Локман, ямьсез ергаланып беткән йөзеннән тирен сөртеп.—Мин уйнап сөйләмим Бөтен хәйләмәкерләрен, авыл халкына кылган этлекләрең күз алдында Берсен лә онытмадым. Гамәл дәфтәрен менә монда,—дип, башына суккалап аллы —Кирәк урынына җиткерсәм, сине моннан өреп кенә очырачаклар Так што, уйла, ин күбе биш көннән акча минем кесәдә булырга тиеш Югыйсә, үзен беләсең,..—дип янап, чыгу ягына атлады. -Локман дус. теге чакта икегезне дә дәваларга мин кирәк булдым. Яхшылыкны бик тиз онытасын икән син. Үзең белеп торасың бит, ул кадәр акча колхозда да юк. Ичмасам, бер-ике ай вакыт бир. Иген, ит-сөт планын тапшырыйк. Колхоз исәбенә акча керүгә үк, әйткән суммаң синең кулында булыр,—дип. каршысына төште Хәйрүш. Локман алдында ялыныр көнгә калыр дип уйламаган иде ул. «Дөнья күләсә икән, малай, чыннан да»,—дип уйлады ул. йодрыгын кысып — Мина кышка кергәнче яна йорт салырга кирәк. Үзең күреп торасың, йортым күптән сәҗдәгә киткән, өскә җимерелергә тора Ике баланы ачка үтереп булмас. Дусәшнәләрең күп бит синең, шулардай бурычка алып тор. Теләсәң нишлә, ярты ай дигәндә акча табып бирмәсәң, үзеңә үпкәлә!— дип. ишекне каты ябып, чыгып китте. Бу вакыйгадан сон Хәйрүшнең башына чын-чынлап кайгы төште. «Ай-Һай агынды. чамасын югалтты. Унны табып бирсәң, егермене сорый торган оятсызга әйләнгән бу. Очы-башы күренмәсә, бу «дус»ны дөмектермичә котылып булмас ахры,— дип тә уйлап куйды. Күзләрен кан басты.— Шул аләм актыгыннан куркып яшә инде » Эчке күкрәк кесәсендәге парабеллумы узен белдереп, кыймылдап куйгандай тоелды. Тәненә металлның боз суыгы йөгерде Үзе дә уйламаганда Хәйрүшне калтыравык алды. Ул идарәдән чыгып, туп-туры Таңсылу кибетенә юл тотты. Төшке аш вакытына туры килде, ишек эчтән бикле. «Бу яхшыга да булачак, бимазалап йөрүче булмас».— дип, тәрәзәгә шакыды. Таңсылу кибет эчендә генә тамак ялгап утыра икән, келәне ачып, колхоз башын кертте. Хәйрүш хәлләрен белеште. Аннан үз йомышына күчте Эчкерсез хатын соңгы көннәрендә җыелган барлык керемен санады. Шулай да әйтелгән сумманың яртысы гына килеп чыкты -Ярар, шунысын булса да биреп тор,—диде. Рәис кеше еш кына кирәк-яракларын алып тора, әледән-әле кергәләп иөри иде Тансылунын башына яман уйлар кереп тә карамады, әлеге «гөнаһлар дәфтәренә» бу санны да теркәп куйды. Шулай да рәисне озатканда: —Хәйрүш. колхозный бурычлары бик күбәеп китте бит Ревизия килеп куймагае,—диде. Тегесе, шаярткандай итеп кенә: —Беләсен бит, Тансылукай. бу авылда мин үзем рәис, үзем ревизия, юкка куркып утырма, яме,—дип. күз кысып, чыгып китте Таңсылу барыбер шиккә калды, дәфтәрдәге эреле-ваклы саннарны тагын бер кат кушып карады Сигез менгә якын бурычлы булып чыкты Әлеге биш мен сумнан тыш та, соңыннан түләргә дип, өч менлек товарны таратып ташлаган икән ич! Локман Хәйрүш керткән акчаны санап алды —Монда мин сораганнын яртысы гына бит, дускай,—диде хужа. дускаеның бик үк дус булмаганына басым ясап. —Йортыйны нигезләү өчен житеп торыр, калганын бер-ике айдан соң бирермен —Кара, аллашудан булмасын Мин хәзер элеккеге Локман түгел инде, шәт аңлагансың. Сугыш мина зур сабак булды Әйткәнемне үтәмәсен, үземнекен мин үтәячәкмен' Бу сүзләрне ул шундый нәфрәт белән әйтте ки, монын шулай булачагына ышанмаска мөмкин түгел иле. Гүя сугыш өчен дә. йөзе- кыяфәтенен кеше куркытырлык булып ергаланып бетүе, хатынының үзенә хыянәте өчен дә ул Хәйрүштән үч алырга җыена иде. Бәхетләренә, шулвакыт өйгә Гөлсылу кайтып керде Әнисен күргәч, Айсылу шыншырга кереште Локман да сүзне икенчегә борды —Карале, Хәйрүш туган,—бу минутта Локманнан да йомшак телле, дустанә мөнәсәбәтле кеше авылда да юк булуына ышанырга мөмкин иде,— мина дүрт-биш көнгә ауга чыгып кайтырга рөхсәт итсән иде Күсерәйдәге аучылар алачыгыннан ерак түгел ата поши йөри, диләр Шуны барып атып кайтсам, гаиләбезгә байтакка нәфка1 булыр иде Берочтан йорт салу өчен агачлар да карап кайтыр идем. Тегесе дә, әлегә кадәр булган янауларны бөтенләй ишетмәгәндәй, йомшак кына дәвам иттерде —Колхоз эшебез бик тыгыз бит, Локман, дәүләткә иген тапшырып бетерәсебез бар.. —Колхоз эше беткәнче ул поши мине көтеп торыр дисен, алайса? Юк. эш качмас Дүрт-биш көннән дә артык йөрмәм —Ярар, алайса,—дип биреште рәис,—унышлы юл үзенә. Локманның китүенә ике көн үткәч. Убадагы печән кибәннәрен карап кайтуны сылтау итеп, Хәйрүш, атына атланып, чыгып китте Авылдан ераклашкач, ул печәнлекләр ягына түгел, ә Күсерәйдәге алачыкка илтә юргам сукмакка төште. Урман тын иде Кичкә таба кош-корт тавышы да ишетелми. Тик вакыт-вакыт мәче башлы ябалакның сыкранулы аһылдавы гына яңгырап кала. Җайдак алачыкка арт яктан килеп, атын каен агачына бәйләде Тавыш чыгармаска тырышып, саклык белән генә аучылар йортына якынлашты Аучыларның гадәте буенча, алачыкка мылтык алып кермиләр Тышкы стенадагы кадакта Локманнын мылтыгын күргәч. Кәрбекнсн эченә җылы йөгерде «Бик вакытлы киленгән, димәк ул монда. Урман эченнән эзләп мәшәкатьләнергә туры килмәячәк Хәзер кем батыраер, күрербез, молокосос!» һич көтмәгәндә Кәрбек бәреп кергәч, Локман сагая калды —Әллә бер-бер хәл булдымы. Хәйрүш туган.’—дип сорады у т. шүрләвен сиздермәскә тырышып —Алай-болай бер нәрсә дә булганы юк Сине бик кирәксенеп килүем иде Авылда эшкә ирләр җитешми Алимбай әкә дә күзен каратырга лил 'Нәфка—ризык, жим 76. торага киткән икән Сугышта сытылган күзе бик сызлый, ли Үзең беләсең, теге Иртеш буендагы ындыр табагында өелгән дәү бодай һәм арыш эскертләрен. запас астында калган көшелләрне каравыллый иде бит ул. Хатыннар андый эшкә алынмыйлар. Менә шул эшкә кеше кирәккәнгә сине чакырып килүем иде. Мин әйтәм. дус кешегә җайлырак эш тә булыр, бала-чагана ләпәтәйлек. боткалык иген салып кайтырга да була.—Килеп керә-керешкә пистолетын кешегә төбәргә кулы бармады Кәрбекнен. Әзрәк сабырлангач, у найлырак вакытны чамалады Локман исә. «дустының» бу сүзләрен сәерсенебрәк кабул итсә дә. тынычлана төште, поши итен пешерергә аскан казаны янындагы эшен дәвам иттерде. —Теге дәү пошины тәки аттым бит Үзем дә кайтырга йөри идем инде Ярар, килгәнсең икән, кунак бул Хәзер ит тә пешеп чыга, сан итен кисеп салган паем Бер төес самогоным да бар... Кунак рәис, кабаланмыйча гына, беләк юанлыгы агачлардан кисеп эшләнгән сәкегә барып утырды Кесәсеннән «Беломор» папиросын алып. Локманга да сузды. Аучы ла. бөтенләй тынычланып, папирос кабызды. Шулвакыт ялкын телләре югарырак күтәрелеп, казан ныграк кайный, шулпа чажлап ташый башлады. Локманның үзенә арты белән борылуын көтеп утырган Хәирүш пистолетына ябышкан гына иде. урамда бер тавыш ишетелде. Ул. кабаланып, коралны кире куенына йөздерде. Ишектән әле генә ул сөйләгән кеше—Алимбаи килеп керде. Аның кулында ау пычагы иде Түрдә Хәирүшне күреп, телсез калды Теге көнге хәлләрдән сон аларнын болан күзгә-күз очрашканы юк иде әле. Эшнен болайга китүен һич көтмәгән Хәйрүшнең эченә суыклар йөгерде. Әле ярый, тынлыкны Локман бозды: — Ну ничек. Алимбай әкә. пошиның тиресен сыдырып бетердеңме? Симезме’’ —Симез, симез, —диде тегесе. Хәйрүштән күзен алмыйча. Рәис, белмәмешкә салышып, сүзне үзенә борды: —Сез монда икәүмени’’ Алимбай әкә. сине торага врачка китте, диделәр бит Ә мин тагы синең урыныңа кеше эзләп йөрим. Үзенә тапшырылган бик җаваплы эшне ташлап китүеңне башкалар зур дошманлык дип кабул итәрләр иде Ярый, миннән булсын яхшылык, чыннан да барып карат күзенне Фронтовик кеше бит. сәламәтләнсәң, бүтән эш бирербез Мин менә синен урынына Локманны эзләп килгән идем.—Сүз дөреслеккә охшап чыкты. Хәирүш. ярар, шулай итәрбез. Хәзер бу итне алып кайту өчен безгә жигуле ат кирәк булачак Ярар. Чамакә әкәгә әйтерсез. Мин әйтте дисәгез, ул бирер Шул арада ит тә пешеп чыкты. Өчәүләп Локманның төесендәге самогонны бер кружкадан чиратлашып чөмереп куйдылар. Закуска мулдан буллы Поши итеннән бераз ылыс тәме килсә дә. аны самогон әчесе басты. Планлаштырган эшенең челпәрәмә килүенә эчтән көенеп. Хәйрүш юлга алданрак чыкты Күңеленең бер читендә «Алай-болай була калса, бу бик җайлы сукмак икән» дигән уй да туды. Сугыш елларында дезертирлар да шул аучылар алачыгында яшәгән, имеш, дип сөйли халык. «Үзе тыныч, кереп чумсан. чуртым да таба алачак түгел бу тайгадан» Шундый уйларга батып кайтып килгәндә, маңгаен эрбет ботагы сыдырып алды Чак күзләренә эләкмәле Мангае кызышып, канап чыкты Ачуыннан бахбаенын кабыргасына икегә аерып үргән камчысы белән сыдырды Моны һич көтмәгән ат кискен хәрәкәт белән хуҗасын күтәреп үк атты. Кадеремне белмәсән. менә сиңа, дигәндәй, айгыр кушаяклап авылга элдерде. Ярый әле. авылдан ерак түгел иде. мышнап кайтып җиткәндә, басу капкасы янында бер төркем укучыларны очратты Нурия апалары белән өлкән сыйныф укучылары, иген тапшырып, глубинкадан кайтып киләләр икән Кыз. көндәгечә идарәгә кереп, квитанциясен тапшырырга тиеш иле Балалар белән саубуллашып, идарәгә кагылдылар Чутладылар Бүгенге көнгә план туксан проценттан артык өтелгән мэхәвват үтәлгән булып чыкты Бу—райондагы ин югары күрсәткеч булуын Хәйрүш белеп тора иде. — Нуриякәй, жанкисәк,—дип дәвам итте Кәрбек,—Хәбир келәтендәге игенне тапшырып бетерсәк, планыбыз артыгы белән тула икән Колхозыбызга зур ярдәмен өчен сине туй күлмәге белән бүләклим — Миндә хәзер туй күлмәге кайгысы түгел,—диде Нурия кырыс кына Бу кешегә кире жавап биргәннән сон ул саграк булырга, Кәрбекнен кулына тагын эләкмәскә тырыша иде. —Өйләнешәбез дип үзен сүз биргән иден бит. һаман сузасын, кызый,— диде Хәйрүш тә. уен-көлкене туктатып. Анын чырае кырысланып китте — Синен хәтерен бик кыска, ахрысы —Али әкәгә мине күптәннән бирле кияүдә дигәнсен ич. бер «чыккан» кешегә, тагын нинди туй күлмәге кирәк инде?—Кыз тузанга буялган битен яулыгы белән сөртеп алды Көне буе балалар белән иген капчыклары ташып, анын жеп өзәрлек тә хәле калмаган иде Тизрәк сүзне бетереп, кайтып ял итәргә теләде. Ләкин тегесе сузды да сузды —Тәки белгән идем шул шпионнын тикмәгә йөрмәгәнен. Юк сүз сөйләп синен башынны әйләндереп, инсәннән чукындырып киткән икән алайса Андый сүз булганы да юк —Син үзеңне Зиннурның туганы дип тә әйтмәдеңме"’ Гаепсез кешене корал белән куркытып таларга маташуынны да юк сүз дип әйтергә телисенме?—Нурия, арыганлыгын да онытып, тезде дә тезде Чыннан да Али әкәсе ана ышанып, әманәтне Хәйрүшкә тапшырса, бу көнгә чаклы аларга бернәрсә дә билгеле булмасын ул әллә кайчан аңлаган иде инде «Шул хәшәрәткә ышанып, кияүгә чыгарга да уйлап йөргәнмен бит'»—дип үз-үзен тагын бер кат тиргәп тә куйды, «Үзгәргән, имеш, көтеп тор. бөкрене кабер генә төзәтә аны Агулы елан, телен өзсән дә. ысылдавын куймый, ди» Көне буе корган планнары җимерелеп җен ачуларын чыгарса да, Хәйрүш чибәркәйне ничек тә юмалау ягын карады — Нурия, синен белән без кызык кешеләр инде, юктан гына ыгы- зыгы чыгарабыз. Районда беренчедән булып планны үтәп киләбез Шуңа шатланасы урынга, күтәрелеп бәрелә башлыйбыз. Сугыш бетеп, тынычлыклар урнашты, көзләр бай килде Яшьләр өчен нәкъ туйлар вакыты Сөйләшенеп куйган буенча, безгә дә туйга әзерләнә башларга вакыт Сиңа идарә утырышы биш центнер бодай, бер савым танасы бүләк итәргә дигән карар чыгарды Кызылбаев иптәш үзе кул куйды. Шуңа өстәп туй күлмәге дә бирелә икән, рәхмәт әйтеп, ала бир Нурия бу юмартлыкның сәбәбе нидә икәнен бик яхшы төшенде •Атам тапкан мал түгел, колхозныкы жәл түгел» дигәндәй, ник бүләкләмәскә үзенә каләш буласы кешене' — Еллар буенча колхозда ачлы-туклы эшләп, быел бер генә грамм икмәк тә алмаган колхозчыларга, ударникларга нәрсә бүләк итәсең? —Анысын, планны үтәгәч, күз күрер — Менә миңа дип аталган бүләкләреңне дә шунда берочтан бирерсең, яме!— Кыз тиз-тиз чыгып, өенә йөгерде Нуриянең болай каты кылануы Хәйрүшнен күңеленә дә шөбһә салды Ниндидер хәвеф янавын егет күңеле белән сизенә иде Авыз ачып ятмаска, фәкать сак эш итәргә кирәк. Локманның ачык авызын да вакытында томалый алмады, ичмасам! Аны бит ни булса да эшләтергә кирәк Тел сөяксез, белгәннәрен ычкындыра күрмәгәе. Авызын мәңгегә япмасан. аннан котылып булмаячак Ахыры бар