Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАРАТ АБЫЙ

уш дәфтәр бите зурлыгындагы бу кәгазь кисәге минем хәтеремә гомерлеккә уелып калды Казан шәһәренең Горький урамында урнашкан К Тинчурин исемендәге театрның афишалар тактасына ябыштырылган иде ул Кара буяу белән йөрәк сурәте ясалган, аннан тамчы тама, ә аскарак. бала кулы белән язылгандай тигезле тигезсез итеп: -Татарстанның бәйсезлегенө каршы тавыш бирсәң, халкың йөрәгеннән кан тамар!—дип куелган иде Татарстан суверенитеты турындагы референдум якынлашып килгән чак. 1992 елның март ае көннәре иде бу. Хәлиткеч көннәр Урамнар тыныч үзе, әмма йөрәкләрдә ялкын дөрли шикелле Бер укытучы болай дип сөйләде: «Моңарчы без эштә һәммәбез бер иш кебек идек. Ә хәзер урыс милләтеннән булганнар бер почмакка укмашалар да. шу-шу-шу пышылдашалар Берәр татар якынлаш-канны күрүгә, шым булалар Без гел алар телендә сөйләшеп, ата бабаларыбыз- ның кемлеген онытып йөргәнгә генә яраганбыз икән аларга». Ә икенче берәүне хезмәттәше бөтенләй шаккаттырган: -Баскан җиренә аяк тибө- тибә «Россия җире бу! Рус туфрагы!—дип акырды, Татарстанда яшәгәнен Менә шулай Ике милләт арасындагы моңарчы йомылып яткан каршылык менә менә ургылып чыгарга тора, кешеләрнең йөрәге аша ут сызыгы үтә шикелле. Шәһәрдә таралган плакатлар, листовкалар, һәртөрле өндәүләр менә шул утлы йөрәкләргә ике яктан мөрәҗәгать итә -Суверенитетка каршы тавыш бирегез!-, «Суверенитетны яклап тавыш бирегез!- Кибеткә кергән идем, өстәлләрдә өем- өем өндәүләр ята. Ялтырап торган каты кәгазьгә җете төсләр белән сурәтләр ясалган, кандай кызыл -Әйе» сүзенә кара төре сугылган: сайлау бюллетенендәге бу сүзне менә шулай сызыгыз, янәсе, Татарстанның бәйсезлегенө каршы тавыш бирегез. Бер иш кәгазьләргә зур агач ясалган, аңа - Россия- дип язылган, калын бер ботакта -Татария» дигән сүз эленеп тора, аңа бер ямьсез ир белән котсыз хатын менеп атланганнар белән җан-фөрман ышкыйлар. Аскарак «Марат К Vater 1 үәтер Мөлеков белән Фәүзия Бөйрөмова Татарияне менә шушылай юкка чыгармакчылар- ,—дип язып куелган иде Мондый чакыруларны Мәскөүдөн. Горький (Түбән Новгород) каласыннан, вагон-вагон, самолет-самолет ташыганнар ул көннәрдә. Күпме көч. күпме акча— халык акчасын!—исраф итте бу эшкә Россия хөкүмәте! Шундый кәгазьләр кайбер заводларның ишегалларына келәм булып түшәлгән, дип сөйләделәр Мин кибеттән бер кочак әлеге көгазь-мөгазьлөрне алып кайтып ташлыйм да, гади генә итеп басылган: -Татарстанның бөйсезлеге өчен тавыш бирик!—дигән плакатларны ябыштырырга чыгып китөм Күренеп тора боларны чыгарган оешманың—Татар иҗтимагый үзәгенең— кесәсе калын түгел Унөч яшьлек улым Искәндәр белән караңгыгача йөреп, стена-коймалардан Татарстанга каршы язуларны куптарып алабыз да үзебезнекен ябыштырабыз Әйләнеп килүебезгә, безнең плакатларны да ертып аткан булалар Кайберәүләр саф татар телендә тиргәп китәләр: халыкны үзара сугыштырырга йөрисез шунда, диләр Яныбызда туктаган берәүнең үз кешебез икәнен чамалап «Бәйсезлеккә каршылар татарлар арасында да бар —дип зарланып куям - Урысның артын ялап туймаганнар икән әле-.—ди бу офтанып Ә икенче урында бер төркем яшьләр арасыннан берсе урысчалап: «Иң беренче баганага без сезнең ишеләрне асып куячакбыз»,—дип яный. Эңгер-меңгердә яңгыраган бу сүзләрдән чынчынлап куркыныч булып китә Шундый уйлар белән Татар иҗтимагый үзәгенә юнәләм. Ишегалдында да. бина эчендә дә халык тулгана. Казан тирәсенә танклар тупланган, шәһәргә бәреп керергә әмер генә көтәләр, дип сөйлиләр. (Соңыннан бу сүзләрнең хак булганлыгы ачыкланды.) Кемнәрдер. Иҗтимагый үзәктә корал тоталар, дигән ялган хәбәр тараткан имеш. КГБ. кара даны таралган -Черек күл- янәшәдә генә, Мәскәүдән «ым» кагулары да җитә Хәзер бөреп керерләр дә, шундагы бөтен кешене җыеп алып, җир астындагы таш капчыкларга салып бикләп куярлар. Корал турындагы хәбәрләр моңа бик шөп сылтау булачак, аны нәкъ шуның өчен уйлап чыгарганнардыр да. мөгаен Ләкин шүрләп шылучылар күренми, эш бик тыгыз, сайлаучылар белән сөйләшергә, сайлау участокларында җәмәгатьчелек күзәтүе оештырырга Их, Татарстанда яшәүче һәр кеше белән аерым сөйләшеп, бәгырен актарырлык сүзләр әйтергә иде' Мондый вакыйга үз дәүләтчелегеңне яклап гавыш бирү мөмкинлеге, гасырда түгел, меңьеллыкта бер генә була яки бөтенләй булмый кала! Тик моны һәркемгә аңлатырга милләтпөрвәрләр җитми. ...Коридор буйлап узам да түр ишекне ачам Зур бүлмәнең гүреннән Марат абый Мөлеков миңа кул изи кер, ди Өстәлендә кәгазь өемнәре, урындыгы артындагы диварга яшел-кызыллы зур байрак эленгән Ул башын гадәтенчә арткарак чөеп утыра. Күзлек пыялалары ялтырый, түгәрәк йөзе кызарынып чыккан. Өстәлнең икенче ягында, ишеккә аркасы белән таныш түгел бер ир-ат утыра, ул Марат абыйга таба микрофон сузган Инглизчә сөйли, янәшәсендә бер ханым тәрҗемә итеп тора Америкадан килгән журналист Марат Мөлековтан—Татар иҗтимагый үзәге президентыннан—интервью ала икән Стена буендагы утыргычларга тагын берничә кеше утырган—болары да чит ил журналистлары Алар өчен моңарчы дөньяда барлыгы билгесез булган татар халкының милли юлбашчысы белән сөйләшеп алырга чират көтәләр. Англиядән. Германиядән Бельгиядән, тагын әллә кайлардан махсус килгәннәр Андыйлар көннәр буе диярлек бу бүлмәдән өзелми Мин ян стена буена урнашам да тыңлап күзәтеп утырам Чит ил журналистларына ничектер, әмма Марат абый бүлмәсендәге сөйләшү, татар кешесе буларак, мине хәйран калдырды - Россиянең бер югары җитәкчесе. Шөймиевне тимер читлеккә утыртып. Мәскәүгә китерергә һәм каты җавапка тартырга кирәк, диде Һәм моны эшләүләре дә бик мөмкин армия Россиянеке. КГБ Мәскәүгә буйсына, милиция дә шулай ук Сөз. җирегезгә гаскәр басып керер, канкоеш башланыр, дип курыкмыйсызмы? —Татарлар Татарстандагы халыкның яртысыннан кимрәк Суверенитетка каршы тавышларның күбрәк булуы бик ихтимал Җиңелсәгез нишләрсез 9 Әйе. журналистлар биргән сораулар арасында шундыйлары да бар Баку каласының урамнарына танклар бәреп кергәне искә төшә андагы йөзләрчә мәет хәтерне кисеп уза Йөрәк «жу» итә Әлеге сораулардан соң Марат абый сынын тагын да турайтыбрак куйды да - Юк. бездә андый хәл булмас, чөнки без җиңәчәкбез»—диде - Ничекме? Тыныч юл белән, тавыш бирү юлы белән җиңәчәкбез Татарстанның мөстәкыйльлеге биредә яшәүче һәркем өчен файдалы моны без республикабызның һәр гражданына аңлатабыз Татарлар—борынгыдан үз дәүләтчелеге булган, мәдәниятле, зур тарихлы халык Ул. әлбәттә үзенең дәүләтчелеген торгызачак һәм моны тыныч юл белән эшләячәк Без сездән шушы фикерне үз халкыгызга ирештерүне көтәбез» Журналистлар Марат абыйның дулкынланган йөзенә сәерсенеп карыйлар Бөтен кыяфәтләрендә ышанмау ярылып ята Россия уртасында ничә гасырлар буе йомылып яшәгән бер -нацмен» халык ничек инде шундый көчле дәүләт җитәкчеләренә. Президент Ельцинның үзенә каршы чыга алсын9 Изелгән халыкка шул кыска вакыт эчендә кем милли горурлык хисе сеңдерә алсын да кем аны берләштерсен, оештырсын? Өч-дүрт ел элек кенә барлыкка килгән шушы оешмамы? Аның җитәкчесе булган шушы фанатик адәмме? Моңа читләр генә түгел, мин дә шиклөнөм! Икенче көнне халык сайлауларга, элек, совет чорында, демонстрацияләргә чыккан кебек, тоташ агылды Төне буе Иҗтимагый үзәккә килеп торган хәбәрләрнең күбесе куанычлы иде бәйсезлекне яклап бирелгән тавышларның саны арта торды, арта торды1 Әйе. чын мәгънәсендә җиңү иде бу! Гадел, тыныч юл белән ил язмышын хәл итү иде! Бу референдумның нәтиҗәләрен танк тәгәрмәчләре дә изеп юкка чыгара алмый иде инде Аңа кадәр урыс матбугатында Татарстанны Чеченстан белән гел янәшә куеп талкыйлар иде Шул көннән бу ике республиканың, ике халыкның киләчәге күрәчәге аерылды Президент Дудаевның киңәшчеләре, андагы милли хәрәкәтнең җитәкчеләре кемнәр булгандыр, белмим, әгәр алар арасында Марат Мөлеков кебекләр булса, чечен халкы да бу хәтле зур фаҗигаләргә дучар ителмәгән булыр иде. мөгаен. Минем—шәхсән үземнең сәясәт өлкәсендә нидер эшләргә сәләтем дә. дәртем дә юк. Бар булдыра алганым—сайлауларда уйлап, дөрес тавыш бирүне оештыруда ярдәм итү, бу мәсьәләдә ирем белән киңәшү һәм үз карашымны ике улыма аңлату Монысы да аз түгел, дип уйлыйм. Аһ. без. барча сайлаучылар тирәннән уйлап, гадел, дөрес тавыш бирсәк иде дә. без сайлаган кешеләр дә дөреслеккә, гаделлеккә тугры калсалар иде! Бу эштә күпме халыкларның аяныч хаталары күз алдында! Бер генә мисал: Германиядә халык, күпчелек тавыш биреп, Гитлерны хакимияткә китергән Гитлерны! Бер гәзитәдә Сталинград чолганышына эләккән немец солдатының өенә язган хатын басып чыгарганнар иде... -Сайлауларда мин Гитлерга тавыш биргән идем,—дип язган ул—Дөрес, минем тавышым күп миллионнарның берсенеке генә иде. Ләкин менә шул күп миллионнарның берсе булып биргән тавышым өчен, мин хәзер гомерем белән түлим» Аһ. бу ачы хакыйкатьне кулына бюллетень алган һәр гражданин аңласа иде! Ә без совет чорында, клубка яисә мәктәпкә барып, кәгазь кисәген тартмага салуны бер җилләнеп кайту дип кенә санарга күнеккән кешеләр идек. Бездән генә тормый, бер кеше бернишли алмый, дигән караш нык сеңдерелгән иде безгә. Марат абый безгә зурлыгыбызны, көчебезне, ил язмышын хәл кылганда сүзебезнең мөһимлеген аңлатырга кереште. Бәхетебезгә күрә, ул ялгыз түгел иде. Һәм без халык өчен янып-көеп йөрүче татар улларын һәм кызларын күреп, куанып туя алмадык. Нәкъ шул чорда Мәскәү телевидениесендә -телемостлар- үткәрү гадәткә кереп китте Бу безнең өчен гомер буе сукыр булып яшәгән кешенең кинәт күрә башлавы кебегрәк бер хәл булды, күзләребез камашты Чит илләр өчен дә зур яңалык иде бу. чөнки дистә еллар дәвамында тимер чаршау артында яшәгән совет кешеләре белән күзгө- күз карап, ачыктан-ачык сөйләшү мөмкинлеге туды. Америка белән Мәскәү арасында турыдан-туры сөйләшү хәтергә уелып калган, һәм. Мәскәү белән Казан арасында уздырылган телевизион күпер, ягъни турыдан-туры әңгәмә, дөресрәге, ачыктан-ачык бәхәс таң калдырды. Хәзерге күзлектән караганда, моны аңлау да кыен түгел кебек. Әмма ул чакта кем идек соң әле без? Олы халык каршында баш иеп. югарыдан килгән һәр сүзгә ләббәйкә дип яшәргә өйрәтелгән бәндәләр идек ич Мәскәү безнең өчен күктә, ә андагы түрәләр Аллага тиң иде. Мәскәүләр үзләре дә моңа күнегеп беткәннәр иде инде һәм менә кинәт, һич көтмәгән җирдән аларга каршы әйтүчеләр, алар сүзен юкка чыгаручылар калкып чыкты. Бөтен дөнья каршында, телевизор аша бит әле! Гасырлар буе -нацмен»нарның баш очындагы чыбыркыны да уйнатып булмый хәзер! Сөйләшү барган саен, Мәскәү әтәчләренең кикрикләре шиңә сүзләре бутала, тавышлары чәрелди, йөзләре кызара барды. Күз карашларында ризасызлык, гаҗәпләнү, аптырау галәмәтләре чагыла. Чөнки безнең егетләрнең һәр сүзе төпле, һәр әйткәне фәлсәфи һәм тарихи дәлилләргә нык нигезләнгән Күренеп тора алар белемлерәк, акыллырак, миңа калса, хәтта чибәррәк, кыюрак та төсле Бөтен дөнья күрә менә нинди ул татар халкы, менә кемнәр аның уллары' Шәп иде татар егетләре, үзләре шәп булу өстенә. арка терәкләре дә нык иде— калаларны, урамнарны тутырган, даны еракларга яңгыраган татар милли хәрәкәте көчгайрөт бирә иде аларга Бу язмамда мин шул шаулаган хәрәкәтнең башында торган бер генә кеше— Марат Мелехов хакында гына сөйләргә ниятләгән идем Әмма аның шәхесен шул чорда милләтебез хокукларын даулап көрәшкә чыккан башка шәхесләрдән аерып алып күрсәтү мөмкин түгел икән Халкыбызны кузгаткан, аякка бастырган, үстергән вакыйгалардан аерып алып булмый икән аны Шундый вакыйгаларның берсе—Бөтендөнья татарларының беренче съезды иде Аңа кадәр Казанда, Камал театрының гүзәл бинасында андый халыкның җыелганы, андый хисләрнең кайнаганы, андый сүзләрнең сөйләнгәне юк иде әле. Менә трибунага Финляндиядән килгән делегат күтәрелә—татарча сөйли, әмма безнең өчен сәер акцент белән Менә Кытайдан килгән милләттәшебез—аның дә һәр сүзе аңлаешлы, тик чыңлап яңгырый. Әнә Япониядән килгән делегат. Америкадан, Төркиядән килгәне Инде СССРның төрле тарафларыннан килгәннәрен санап та бетергесез Зур, зиннәтле залны шыгрым тутырган халыкка карыйлар да. куанычларыннан тынсыз калгандай булалар Менә без нинди зур халыкның газиз балалары икәнбез ләбаса! Менә нинди җөмһүриятебез, мәркәзебез, дөньядагы иң атаклы театр биналарына тиң мәдәният үзәкләребез бар икән безнең! Һәм аларның биек мөнбәренә күтәрелеп, өйдә генә, газиз ата-аналарыбыздан гына ишеткән телдә сөйләп һәм сөйләшеп була икән' Ул көнне шәхсән мин үзем дә бик нык үсеп киткәнемне тойдым Анда кичергән милли горурлык хисе, халкымның бөеклеген аңлау һәм аның белән бердәмлекне тою миңа нык рухи терәк бирде һәм бу нигезне миннән инде беркем дә тартып ала алмас Ул чакта җәмгыятьнең яшәеше, безнең фикер сөрешебез коммунистик идеологиянең тимер кыршавыннан чыкмаган иде бит әле Аерым бер милләт кешеләрен дөньяның төрле тарафларыннан җыеп, ул милләтнең киләчәге турында сүз алып бару үзе генә дә башка килмәслек хәл кебек иде Югарыдан күрсәтмә, рөхсәт алып башкарылган эш түгел иде бу, аны Татар иҗтимагый үзәге башлады, оештырды, уздырды Шуңа күрә съезд трибунасыннан, беренче чиратта. Иҗтимагый үзәкнең президенты Марат Мөлековка мең мең рәхмәтләр укыдылар Бу уңайдан Марат абый үзе башкалардан бер башка калкып күренсә һәр очракта күзгә кереп сикереп чыкса, бик табигый булыр иде Әмма ул көрәштәшләрен, фикердәшләрен алгарак чыгарырга тырышты Максаты зур иде аның—милләтне үстерүдә, аның куәтен арттыруда кем нәрсәгә сәләтле, нинди яхшы эш башкара ала. шуны эшләсен Аның тәкъдиме, чакыруы, тырышлыгы белән Үзәк янында куп төрле комитетлар җәмгыятьләр төзелде. Үз белдегең белән ниндидер җәмәгать оешмалары төзү аңарчы күрелмәгән мөмкин булмаган эш иде Моңа рөхсәт бирелү генә аз. фикер рәвешеңне ахыр чиктә, иманыңны үзгәртү кирәк иде Шунысы гаҗәп шактый өлкән яшьтәге Марат абый үзе бу кискен борылышны ничек шулай тиз узган да ничек шундый ирекле рухлы, кыю җитәкче булып җитлегә алган9 Без—утызынчы елларда туган кешелөр- репрөссия ачысын кичергән, тоталитар режим басымы астында гомер кичергән буын балалары курку хисе безгә ана карынында ук сеңгән диләр Марат абый менә шундыйларга да иркен сулыш өрергә тырышты «Килегез! Эшләгез1 Сүзегезне әйтегез!—дип кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәде ул Килүчеләр дә күп иде Ул чакларда Татар иҗтимагый үзәгенең Лобачевский белән Дзержинский урамнары чатындагы бинасы кайнап тора иде Бүлмә саен бер генә түгел, икешәр оешма утыра Арадан минем хәтердә иң нык уелып калганы-армиядән «качкан» егетләрне яклау комитеты булды. Шулай беркөнне мин ул комитетның журналын актарып утырган идем Арада урыс фамилияләренең күплеге гаҗәпләндерде Хәер, нигә гаҗәпләнергә. Иҗтимагый үзәк—татарларны гына түгел, җөмһүриятебезнең бөтен гражданнары мәнфәгатен чын күңелдән кайгыртучы оешма иде Уллары армиядәге җәбер-золымга чыдый алмыйча качып кайткан марҗа түтәйләр, югары кабинетларда бернинди рәхим-шәфкать таба алмагач. Татар иҗтимагый үзәгенә килеп кайнар яшьләрен түгәләр, һәм фәкать биредә генә чын күңелдән аларның хәленә керәләр, җиң сызганып ярдәм итү чарасына керешәләр иде. Бер мәлне шулай комитет егетләре дәррәү кузгалып, вокзалга чаптылар. Карасак, анда берничә -дезертирны» тотып алганнар да. кулларына богау салып, поездга утыртып, кире армиягә алып китеп баралар икән. Егетләр өлгергәннәр, теге бичараларны хәрбиләр кулыннан йолкып алып кайтканнар иде Качакларны яклау комитетында да күп язмышларны күрергә, күп гыйбрәтле хәлләрне ишетергә туры килде Читтән күчеп килгәннәрнең бердәнбер киңәшчесе һәм ярдәмчесе шактый еллар буе шушы комитет булды, чөнки хөкүмәт аларга атабабалары туфрагында тиешенчә урнашуда ярдәм итә алмады Бу комитет хәзер дә эшләп килә. Мәгариф комитеты да бик актив иде. мәктәпләрдә татар телен укытуны яхшырту, татар гимназияләре ачу. татар университетын булдыру мәсьәләләрен иң элек ул күтәреп чыкты. Аңлашылса кирәк, бу оешмалар, асылда, Марат Мөлековның кул астында эшлиләр иде Мин Марат абыйның сабакташы да. хезмәттәше дә. көрәштәше дә түгел. Әмма инанып әйтә алам, бу кешенең шундый кодрәте бар иде ки. ул үз орбитасына эләккән һәркемне үз дөньясына, дөресрәге, халык мәнфәгатьләрен кайгыртуга омтылдыра иде. Башкаларга рухи йогынтысы бик көчле булса да. ул беркем белән дә өстән карап сөйләшми, гомумән, бик гади, тыйнак кеше иде. Беренче тапкыр кара-каршы очрашуыбыз менә болайрак булып хәтердә сакланган: минем Язучылар союзында председатель урынбасары булып эшләгән чагым иде. Башкорстаннан бер төркем язучылар килде, без шулар белән очрашу оештырдык. Мин кунакларны каршы алырга коридорга чыккан идем, читтөрөк кыенсынган кыяфәттә басып торучы Мөлековны күреп алдым. Ул язучы түгел, очрашуга чакырылмаган иде. ләкин милли хәрәкәтнең җитәкчесе буларак, тугандаш халык вәкилләре белән очрашып, халыклар язмышы хакында фикер алышуны үзенең вазифасы дип саный иде. күрәсең. Мин. —Рәхим итегез. Марат әфәнде!—дип түрдән урын күрсәттем. Бу сөйләшүгә ул җитди юнәлеш бирде, әлбәттә Берничә айдан мине Иҗтимагый үзәкнең бер җыелышына чакырып алдылар да. Җәмгыяте хәйрия оештырырга тәкъдим ясадылар Ни өчен миңа9 Башта минем күп еллар буе «Азат хатын» журналында эшләгән чорымда әхлак һәм шәфкать турында еш язуымны, романнарымның берсе «Шәфкать- дип аталуын искә төшерде Марат абый Аннары. Октябрь революциясенә кадәр татарларда хәер җәмгыятьләре күп булган, совет чорында алар ябылганнар, хәзер мондый оешманы өр-яңадан торгызу өчен нәкъ менә Сезнең кебек кеше бик кирәк, дип бу эшкә алынырга тәмам инандырды. Бу вакытта мин, казна эшеннән бушап, иҗат белән ныклап шөгыльләнә идем. Шушы сөйләшү каләмемне куеп торырга һәм бар көчемне җәмәгать эшенә багышларга мәҗбүр итәр, дип кем уйлаган! Шул рәвешле Марат абый миңа да язмышымда кискен борылыш ясарга этәргеч бирде Шулай итеп. Иҗтимагый үзәктә тагын бер оешма барлыкка килде, минем өчен гомуми бүлмәгә тагын бер өстәл белән урындык куелды. Менә шунда инде мин референдум хәлләрен төшендем, шунда бу Үзәкнең мәшәкатьләрен эчтән күрел белдем. Бу оешманың халыкка, җитәкчеләргә өндәмәләре, дөнья халыкларына мөрәҗәгатьләре гәзитләре. листовкалары чыгып тора, ул митинглар, пикетлар. съездлар үткәрә, аерым шәхесләрне җәбер-золымнан яклап тавыш күгәрә Боларын һөммәбез күреп торабыз. Ләкин бу эшчәнлекнең икенче ягы да бар икән бит әле зур оешманы тотарга зур бина кирәк, элемтә булдырырга—телефон, гөзитәлистовкаларга кәгазь һәм аларны басу өчен компьютерлар, күпмедер кешене даими эшкә җигеп, аларга хезмәт хакы түләү өчен даими чыганаклар Бинаны бик яхшы урыннан алганнар— Ирек мәйданына да, театрларга да. дәүләт органнарына да бик якын Тик менә газ ягып җылытыла иде ул. ә бу күп акча сорый икән Җәмгыятьнең төрле районнардагы бүлекләре белән даими элемтә тоту өчен. Җир шарының ерак тарафларында яшәүче милләттәшләребез белән сөйләшү өчөн телефонга гына да күпме түләргә кирәк иде1 Чынлыкта, мондый оешма хөкүмәтнең ярдәменнән, зур җитәкчеләрнең булышлыгыннан башка яши алмый Әмма дә ләкин Иҗтимагый үзәк хөкүмәткә кулай, түрәләргә ярый торган оешма түгел иде шул. Аның вазифасы—хакимият кешеләренең ярамаган эшләрен кимчелекләрен күрү, халык мәнфәгатен онытасыз, мөстәкыйльлек өчен җитәрлек тырышмыйсыз һаман Мөскөү кубызына биисез, дип тәнкыйтьләп тору иде Дәүләт башлыкларыннан Мәскөүгә баш бирмәүне таләп иткән, юкса халыкны күтәрәбез, сезне алып атабыз, дип куркытып торган оешманы кайсы түрә яратсын да нинди власть андыйны асрауга акча бирсен! Үзләре ярдәм итмәү генә түгел. Татар иҗтимагый үзәгенә ярдәм итсәгез, бездән рәхим шәфкать көтмәгез, дип башкаларга да янап торалар иде Ләкин милләтнең асыл егетләре бар—алар Марат абыйга акчаны яшереп бирәләр иде Мең рәхмәт аларга! Инде менә акча түләмәгән өчен телефонны өзәләр, газ бирүне туктаталар, эшләгән кешеләрне өйләренә кайтарып җибәрергә туры киләчәк, дип торганда, кош тоткандай балкып Марат абый килеп керер иде: акча талкан! Шул тапкан акчаларыннан ул хәтта безнең Җәмгыяте хәйриягә дә бик нык ярдәм күрсәтте. Акча дигәннән, тагын бер вакыйга искә төште Безнең Җәмгыяте хәйрия «башка чыккач», Язучылар союзы бинасына күчкәч булды бу Безнең оешмабыз инде исемен дә үзгәрткән—Бөтентатар Кызыл Ай җәмгыяте» дип атала иде. ө Марат абый, аны оештыручыларның берсе һәм үзәк шурасы әгъзасы буларак, безгә гел ярдәмләшеп, хәл белешеп тора иде. Беркөнне ул үзе үтенеч белән килеп керде зур бер сәяси вакыйга уңаеннан листовкалар чыгарырга кирәк икән дә акча вәгъдә иткән миллөтпөрвөр кеше чак кына сабыр итәргә куша икән Марат абый бурычка акча эзли икән Яшереп биргән акчаларны алып кайтуга, ул аны бухгалтерга тапшыра, -исемен әйтергә теләмәгән кеше бирде- дип. язып куярга куша иде. Аның шул гадәтен бөлгәнгә күрә мин. —Зинһар, бу акчаны бухгалтериягә тапшырмагыз, юкса, бөтенесе салымга, телефонга түләү өчен китеп бетәр, листовкаларыгызга калмас та,—дидем —Мин сезгә шәхсән үз акчамны бирем, үз арабызда гына торып торсын хәзергә. ... Шулай җир җимертеп эшләп йөргән чакта Марат абыйсыз калдык Бервакыт йомышым төшеп. Иҗтимагый үзәк күчкән яңа бинага барып кергән идем, Үзәкнең алыштыргысыз секретаре Нәби абый Нуриев белән күзгө-күз караштык та. икебезнең дә эчебездәге ачы сагышның уртак икәнлеген аңлап алдык Марат абыйны сагынып, озак кына сөйләшеп утырдык Соңрак Нәби абый —Теге чакта ул синнән акча алып торган иде бит—диде Мин хәйран калдым Марат абый шул акчаны алганын да яшереп торырга теләмәгән Инде бухгалтерга әйтмә дигәч, секретарь Нәби абый каршында бу сумма өчен үзен җаваплы итеп куйган. Их. Марат абый! Марат абый' Мондый чисталыкны, сафлыкны кемдә табарсың тагын! Җаның тыныч булсын сиңа вәгъдә биргән кеше түләде ул бурычны Аңа да өйтөп куйган булгансың икән Мәрхәмәтле берәү Үзәккә җиңөл машина биргән иде —Марат абый, ничек инде сөз җәяү йөрисез, бик зур кеше бит сез,—ди икән. Кызганыч, машина өш ватыла иде шоферы пешмәгән булып чыкты Алыштырырга иде дө бит. Марат абый кызгана иде тегене: хатыны эшсез яшь баласы бар. бу да эшсез калса, ничек яшәрләр, ди иде Әйткәнемчә. Иҗтимагый үзәк һәрвакыт гөрләп тора иде. ә андый җирдә төрле кеше була. Бәгъзесенең «милләт-миллөт- дип авыз суы корытуыннан гайре мактаныр җире дә юк иде кебек Кайчакта без Марат абыйны гаепләп тә ала идек: килгән һәркемгә ишекне шар ачып куйган, кайбер әтрәк-әләмне бик якын җибәрмәскә иде. ди торган идек. Әмма ул кешеләрнең гел яхшы ягын гына күрә иде шул. Милләткә күпмедер файдасы тиярлек һәркем безгә бик кадерле, дип саный иде Кылган яхшылыклары, милләтне яклап әйткән һәр сүзе өчен күтәреп мактады, гаеп-кыекны күрмәде Бүгенге көндә милли хәрәкәттә мәгълүм кешеләрнең һәммәсе диярлек Марат абый канаты астында җитлегеп, аннан көч һәм үрнәк алып үстеләр. Ул зур гаиләдә ата урынына калган өлкән ир бала кебек иде, шуңа күрә һәммәбезнең аңа -Марат абый» дип дәшүе дә бик табигый яңгырый иде “Ил агасы» дип нәкъ шундыйларны атыйлардыр да, мөгаен Ләкин Марат абый хакында алай дип әйтү генә аз. чөнки ил агалары һәркайда бар. ә ул бердәнбер иде Яшермим, баштарак мин аңарга ничек дәшәргә белмичә аптырабрак йөрдем - Марат әфәнде» дип тә карадым. «Марат Абдрәсүлевич» дип тә. —Ә син миңа Марат абый дип эндәш,—диде ул гади генә итеп — Званием - Марат абый» минем Хәзер менә шуны уйлап утырам: һәр илдә, һәр халыкта күренекле шәхесләргә мактаулы исемнәр бирелә Хәрбиләргә—маршал, галимнәргә— академик, язучыларга—халык язучысы һәм башкалар. Ә кайбер очракларда махсус исем яисә звание бирүнең кирәге дә юк. кешенең үз фамилиясен атау да җитә Әйтик, менә Сахаров Бу фамилияне ишетүгә. Россиянең бөек шәхесе хакында сүз барганын аңлыйсың, күңелдә шундук тирән ихтирам, зурлау хисе туа Уйлап карасаң, татар халкы өчен -Марат абый» да шундый исем бит Ишетүгә, йөрәктә мең-мең рәхмәт, соклану, олылау уята торган исем Халкыбыз язмышы өчен бик кискен, мөһим чорда күрсәткән искиткеч зур хезмәтләре өчен бердәнбер шәхескә бирелгән бу мактаулы исемне аннан беркем дә тартып ала алмас. Аерма шунда гына: Сахаров турында урыс матбугатында күп язалар, радиодан, телевидениедән күп сөйлиләр Ә Марат абый хакында—бик аз. бик сирәк. Марат абыйны академик Сахаров белән чагыштырып каравым очраклы гына түгел. Алар икесе дә депутатлар иде: Сахаров—СССР Югары Советында. Мөлеков— Татарстан Югары Советында Бу Советларның утырышларын телевидение еш күрсәтә иде. халык аларны шуннан таный торган булып калды Депутат Сахаров, мең рәхмәт аңа. СССРны кешелекле. демократик, гадел кануннар белән яши торган дәүләт итү өчен тырышты Депутат Мөлеков исә. үз халкының дәрәҗәсен башка халыклар белән бертигез итү өчен, аның үз дәүләтчелеген торгызу өчен көрәште Биредә минем - көрәште- сүзенә басым ясап үтәсем килә. Депутат Мөлеков ялгыз түгел, алар Югары Советта бер төркем иделәр. Мөлеков Татар иҗтимагый үзәгенең президенты да иде бит әле Аның таянычы нык иде Татарстанның суверенитеты турында Декларация кабул ителгән көнне генә искә төшерик: Югары Совет каршындагы Ирек мәйданы халык белән шыгрым тулган, шаулап-гөрләп, кайнап тора иде Көн төнгә тоташты, халык таралмады Югары Советның декларацияне кабул итүен көтте, таләп итте Әгәр халык шушылай күтәрелмәгән булса, депутатлар Декларацияне яклап бердәм тавыш бирерләр иде микән әле? Ә бит мәйданга Татар иҗтимагый үзәге оештырган митингларда, пикетларда, демонстрацияләрдә сәяси чыныгу алып, милли аңын шунда үстергән халык җыелган иде Һәм шул төндә ул үзенең зур җиңүен бәйрәм итте. Депутат Сахаров СССРның Югары Советында нинди кануннар кабул иттерүгә ирешкәндер, анысы хәтергә кереп калмаган. Ә менә депутат Мөлеков белән аның миллөтпәрвөр фикердәшләре Татарстан Югары Советында халык файдасына күп нәрсә эшләделәр. Алар тырышмаса һәм милли хәрәкәт көчле булмаса. Татарстанның яхшы даны-милли азатлык өчен кан коюсыз, нәтиҗәле көрәш һәм акыллы сәясәт мисалы буларак даны—дөньяга тарала алмас иде. Депутат Сахаровны да. депутат Мөлековны да президиумда утырган җитәкчеләр өнәмәде Хәл итү өчен авыр, катлаулы зур тәвәккәллек таләп итә торган, хәтта президиумдагы урыныңнан колак кагу куркынычы тудыра торган адымнарга этәрәләр иде алар Сахаровны югары трибунадан куып төшергәннәрен яхшы хәтерлибез. Карап торуга үзе дә бик шәп. гайяр ир булып күренми иде. кыяфәте бик гадәти, буталыбрак тотлыгыбрак сөйли Хәер, бу нисбәттән Мөлеков белән уртаклыклары зур иде аларның Марат абыебыз—базыграк гәүдәле, түгәрәк битле, гади кыяфәтле кеше иде Сүзләрне дә ашыгыбрак әйтеп җибәрә, трибун дип әйтеп булмый, кыскасы Ә менә тормыш юллары бөтенләй чагыштыргысыз иде бу ике шәхеснең Сахаров гомеренең алтын чагын иң дәһшәтле җимерү коралы—водород бомбасы уйлап чыгаруга багышлаган Аны ясаганда, сынаганда, камилләштергәндә күпме җаннар кыелгандыр, бер Хода үзе белә. Шуларны күргәч кенә кылганнарының чын асылын аңлый академик һәм тәүбәгә килә Мөлеков исә гомере буе балаларны, яшьләрне тәрбияли, укытучы, мәктәп директоры университет доценты була Марат Мөлеков депутат итеп Казан каласының Савин бистәсеннән сайланган иде. Сазламык җирдә, үз йортларында яши иде анда халык Яшәү шартлары ифрат авыр кешеләр иде болар Марат абый аларның көнкүреше турында, язын-көзен идәннәре өстене су чыгу турында әрнеп сөйли иде Ул үз сайлаучыларының хәлен яхшырту хакында Югары Советта кат-кат чыгышлар ясады, аерым кешеләргә күп ярдәм күрсәтте Шәһәр җитәкчеләре бу бистәгә нык игътибар бирә башладылар, монда Мөлековның йогынтысы да булды, әлбәттә Хәзер ул бистәдә зур төзелеш бара, анда яшәгәннәрне яңа йортларга күчерәләр Кайберләре Казанның Азино дигән яңа районындагы өр-яңа урамда—Сахаров урамында калкып чыккан мәһабәт йорттан квартир алу бәхетенә ирешә Ә Мөлеков урамына күчүчеләр бармы соң? Юк, әлбәттә, чөнки андый урам юк Татарстанның башкаласындагы традицияләрне, җитәкчеләрнең гадәтен уйласаң, киләчәктә дә, ай-һай. булыр микән, дип куясың Хәер, Марат абый үзенең тарихи борылыш чорында тоткан урыны, уйнаган роле хакында уйламады да кебек Киресенчә, ул башкаларны күтәрергә, өстен итеп куярга тырыша иде. Шул ук Иҗтимагый үзәктә рәистөш дигән эш урыны уйлап чыгардылар Янәсе, җитәкче булып ай саен яңа бер кеше утыра Әмма рәистөш кем генә булмасын, акча табу да. зур эшләрне башкарып чыгу да Марат абыйсыз булмый иде Бөтендөнья татарларының Икенче сьездындагы докладын Марат абый үзен президент вазифаларыннан бушатуны сорап тәмамлады Миңа алтмыш дүрт тулды инде, яшьрәк, җегөрлерөк кешене сайлыйк, диде Ул чакта мин. сәхнәгә йөгереп менеп, аның авызын учым белән каплардай булган идем Яшьләр дә. җөгөрлелөр дә җитәрлек, тик Марат абыйны алыштырыр кеше юк иде' Менә шуннан, яңа президент сайлаганнан соң милли хәрәкәттә таркаулык галәмәтләре сизелә башлады Бу таркаулык шуңа барып җитте ки. аерым бер төркем дөнья татарларының чираттан тыш корылтаен җыю турында игълан итте Марат абый канаты астыннан чыгып, инде милләт күген үткен канатлары белән сызып-сызып узучылар нәкъ референдум алдыннан Татарстанның -күләгә- (теневой) министрлар кабинеты төзүне кичектергесез бурыч дип санадылар Мөлеков, бу мәсьәләне бераз соңрак хәл итәргә кирәк, хәзер исә бөтен көчне референдум үткәрүгә юнәлтү зарур, дип саный иде Корылтай шул ук Камал театры бинасында узды Җыелдылар Шаулаштылар, милли мәҗлесне сайладылар Миңа калса, читтән килгән делегатларның күпчелеге монда—Казанда барган бәхәсләрнең асылын аңлап бетерми көчле тавыш белән биек трибунадан сөйләүчеләрнең шаукымына бирелә иде Мине иң тетрәндергәне шул булды съезд Марат Мөлековны каты гаепләп, шелтәләп махсус карар чыгарды Председатель -Кем бу карарны хуплый кулларыгызны күтәрегез'—диде Мин алдарак утыра идем борылып карамадым Нишләптер тавышларны санап тормадылар «Кем каршы?»—дип сорады председатель Һөм бераз тынып торгач: “Каршы бер тавыш-,—дип өстәде. Мине яшен суккандай булды Ничек! Каршы— бер тавыш? Бер мин генә9 .. Әле кайчан гына шушы залда, шушындый ук съездда баш иеп рәхмәт укыганнар иде, бертавыштан аны җитәкче итеп сайлаганнар иде бит Монда бит шул беренче съездда булганнар да күпмедер! Бу вакыйга Марат абыйны аяктан егар, аның кешеләргә ышанычын бетерер, дип уйлаган идем. Әгәр мин булсаммы... Минме.. Мине трибунадан каһәрләгән адәмнәрне мәңге гафу итмәс идем! Җае туры килгән саен аларның чын йөзен фаш итәргә тырышыр идем!.. Бу хәлләрдән соң шактый вакыт аның белән иркенләп сөйләшергә җай чыкмады Тик сөйләшәсе килә, күңелнең бер почмагында, Марат абый минем теге бердәнбер тавышым турында да беләдер, аны да әйтер әле. дигән уй яши иде. Ләкин... Марат абый мин түгел шул ул. Берзаман сөйләшеп утырганда (сүз Югары Советта бер мөһим карарны үткәрү турында иде), ипләп кенә теге корылтайны искә төшердем Һәм хәйран калдым: ул беркемгә, бернинди үпкә сакламый икән! Ул гына да түгел, хатаны үзеннән эзли башлады! Әйе, халык нинди булса, шундый, кешеләр дө нинди булсалар шундыйлар, Марат абый шул халыкка хезмәт итә, менә шул кешеләр белән—милләт файдасына хәрәкәт итәргә теләге булган кешеләр белән бер юлдан бара. Алар белән уртак тел табу—аның иң беренче вазифасы. Фикерләве шундый иде аның. Әмма. Кая соң ул Милли мәҗлес? Милләтебезнең язмышын яхшы якка үзгәрткәндә нишләде9 Белмим Белгәннәр әйтер. Ә менә Иҗтимагый үзәкнең эше күз алдында Һәм Мөлековны биек трибунадан каһәрләгән кешеләр тагын Иҗтимагый үзәк тирәсенә, Марат абый янына елыштылар. Мин аларның исемнәрен дә атар идем, тик Марат абыйны рәнҗетүдән сакланам. Ул моны теләмәс иде. Соңгы вакытта Марат абыйга аяк астыннан чыккан казалар килә торды Аягын сындырып бик озак җәфаланды ул, аннары кайдадыр башын ярдылар Җәрәхәте төзәлеп бетмичә озак интектерде. Үзе һаман Үзәккә килә, анда кайный иде Вафаты хакында ишеткәч тә, иң беренче уй шул булды башындагы яраданмы, әллә тагын берәр афәткә юлыкканмы... Йөрәктән булып чыкты... Радиодан, җеназасы иртәнге сәгать сигездә була, дип игълан иттеләр Бу гаҗәп тоелды—җеназа өчен иртәрәк иде. Әллә туган ягына кайтарып җирлиләр микән, дигән сорау туды. Юктыр, дибез, Себер якларыннан ук бит ул. Соңыннан ачыкланды: игъланны уйлап җиткермичәрөк бирел ташлаганнар икән Ул яшәгән Һади Такташ урамы, шәһәр үзәгенә якын булса да, каралмаган, юллары чокыр-чакыр. Билгеләнгән вакытка чәчәкләр күтәреп килдек тә, "Хрущевка» йортның өске катларына менә торган тар баскычына тезелеп бастык Марат Мөлеков менә шушы күрексез йортның кысан фатирында хатыны белән гомер кичергән, шунда ике яхшы ул үстергәннәр икән. Халык әллә ни күп булмаса да, җыела торды, бер-беребезгә кысылыбрак басарга туры килде. Йола буенча, без мәрхүм янына кереп, соңгы сәламебезне биреп, хушлашып чыгуны өмет итә идек. Менә президент аппаратыннан килделәр— ярдәмчесен җибәргән. Министрлар кабинетыннан да вәкил килде. Алар да басты чиратка кысылып. Безнең яннан өскә таба, чапаннарын җилпеп, муллалар узгалады. Иҗтимагый үзәкнең берничә кешесе менеп төште. Көтәбез... Тордык шулай уникеләргә кадәр Аннары безгә урамга чыгарга куштылар, җеназа шунда булачак, диделәр. Ишегалдын Казанда матурлардан димәс идем. Шунда урындыклар тезеп, мәрхүмне урнаштырдылар. Шыбырдап яңгыр ява башлады, мәрхүмнең ачык йөзен салкын тамчылар юды “Алып чыгыгыз берәр нәрсә!»— диделәр Полиэтилен япма пәйда булды, мәетнең башын яңгырдан ышыкладылар Кыюрак кешеләр, зонтикларын ачып баскан хәлдә, хушлашу- бәхилләшү сүзләре әйттеләр. Бик сәер иде бу. Әйтерсең лә, без университет доцентын, халык депутатын, милли хәрәкәтнең җитәкчесен түгел, ә бәлки бу фани дөньяда артык зур эш майтара алмаган гап-гади бер бәндәне соңгы юлга озатабыз... Күңел риза түгел иде моңа. Безнең татармы үзенең кадерле улларын яд итә белми9 Хәтердә, совет заманында өлкә комитетының беренче секретаре—хәзерге президент дәрәҗәсендәге кеше вафат булгач, аның җеназасы опера театрында булган иде Хушлашырга килгән халык ике урамда чакрымнарга сузылды Бер-берләрен таптый яздылар Мусин иде ул секретарьның фамилиясе Аның исемендәге урам да бар Казанда Халык өчен зур хезмәтләре билгесез, әмма республикадагы иң биек урындыкта утырган кеше Соңыннан болай дип аңлаттылар имештер ки, Марат абыйның гаиләсе зурлап җеназа уздыруга каршы булган, аны үз өеннән генә озатырга теләгән. Гафу итегез. Марат Мөлеков кебек шәхесләр алар гаиләнеке генә түгел Алар милләтнеке, халыкныкы да Мондый очракта халык ихтыярын гамәлгә ашырырга тиешле хөкүмәт мәрхүмне зур хөрмәт күрсәтеп озатырга кирәклеген белдерсә, гаилә моңа, мөгаен, каршы килмәс иде Кыскасы, Марат Мөлековка хакимиятнең игътибары җитмәде Гомерләр уза тора Хәзер инде бөтен дөнья татарларының җыены Конгресс дип атала, аны Татарстан Президенты үзе җыя Төп чыгышны да Президент ясый. Икенче конгресста ясаган чыгышында ул бик җылы итеп Марат Мөлековны искә алды Аның хакында: -Милләт өчен җан атып йөргән кеше иде»,—диде. Нигәдер миңа ул Марат абыйны сагынадыр кебек тоелды Сагынадыр. Дөрес, милли хәрәкәт җитәкчесе, депутат Марат Мөлеков. Президентка бер дә тынгылык бирми иде Бүлмәсендәге яшел-кызыл байрак астына утырып, гадәтенчә башын арткарак чөйгән Марат абыйның болай дип сөйләгәне әле хәзер дә күз алдымда «Президентка әйттем әле, әгәр мөстәкыйльлек мәсьәләсендә нык тормасаң, син безнең малай түгел, дидем Бу мәсьәләдә тайпылыш ясасаң, алып ташлыйбыз без сине, дип кисәттем» Һәм аның болай сөйләргә нигезе дә, көче дә бар иде! Мәгълүм ки. Президент Шаймиевкә—урталыкта торган җитәкчегә— урыс шовинистларының каты басымына бирешмәс өчен һәм Мөскәү белән аяк терәп сөйләшү өчен, анда үз сүзен үткәрү өчен милли хәрәкәт нык таяныч булды Андый терәк таяныч хәзер дә бик кирәк Чөнки барасы юлның очы күренми, чын мөстәкыйльлеккә ирешү—татар халкының дәүләтчелеген торгызу—татлы хыял булып кала бирә. Тик милли хәрәкәт элекке куәтендә түгел шул инде Шактый еллар узса да, аңа җитәкчелек итәргә Марат Мөлеков кебек кеше табылмады Ул искә төшкән саен нигәдер хәтеремдә Референдум чорында күргән бер өндәү кәгазе яңара мөстәкыйльлеккә каршы тавыш бирсәң, халкың йөрәгеннән кара кан тамар Марат абыйның исемен ишеткән саен минем йөрәгемнән кайнар яшь тама..