ИПЛЕ ГАЛИМ, ТӨПЛЕ ТӘНКЫЙТЬЧЕ
ФОАТ ГАЯ И М УЛ.1И Н ГА 60 Я Ш Ь оат Галимуллин исеме укучыларга яхшы таныш. Ул—галим һәм педагог, актив тәнкыйтьче, жәмәгать эшлеклссе Кыскасы, күпкырлы шәхес Башта мин аның әле үзен күрмичә, тик йомшак бәрхет тавышын ишетеп, радио дикторы буларак кына белә идем. Башкортстаннан Казанга кайткач, үзе белән дә очрашырга, утыз ел чамасы якыннан аралашып яшәргә туры килде Ул чакта Ф Галимуллин Казан дәүләт педагогика институтының тагар теле, әдәбияты бүлегендә укый һәм башкалардан нык кына аерылып тора иде. Фоат үз группасын ничектер тартып, ияртеп баргандай тоелды. Әсәрләрне күп укыганлыгы, төгәл белгәнлеге күренә Хәтере яхшы Роман, повестьларны, драма, поэмаларны тәфсилләп шәриктәшләренә сөйли, сюжетын, эчтәлеген исләренә төшерә, четерекле сорауларны төшендереп бирә Без моңа игътибар иттек һәм. дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыргач, аны татар әдәбияты кафедрасында калдыруны мәслихәт күрдек Фоат үзе дә моның белән килеште, институтта укыта башлады Шулай итеп, анын эшчәнлегендә борылыш ясалды, ул гыйльми педагогик юнәлеш алып китте Моннан кафедра да уңды, чөнки яшь галим безгә сәнгатьле уку фәнен алып килде Анын махсус белеме бар. ул тәэсирле, мәгънәле итеп, шул ук вакытта ясалма бизәкләргә урын калдырмыйча укый, сөйли белә. Фоат безнең шәкертләргә ошбу һөнәрнең теоретик нигезләрен төшендерә, әдәби әсәрләрне килешле, тәэсирле итеп, тыңлаучының күңеленә сеңдерерлек дәрәжәдә укырга өйрәтә Шул ук вакытта Ф Галимуллин мәсьәләнең гыйльми аспектларын да яктыртуга кереште Сәнгатьле уку буенча китаплар, программалар, семинар планнары төзеп бастырды Алар инде берничә басмада нәшер ителде. Әйе. югары уку йортында студентларга сабак бирә башлау, әле аспирантур.» да үтмәгән килеш фән дөньясына кереп китү жинел эш түгел Ләкин Ф Галимуллин укытудагы өр-яңа юнәлешләрне зур үжәтлек белән үзләштерде Кафедра ана. әлеге сәнгатьле укудан тыш. борынгы һәм совет чоры әдәбиятын да тапшырды Ул бу фәннәрне яратып, күңел биреп укыта, әсәрләргә, язучылар ижатына төпле анализ ясый, фикерләрен иркен бәян итә. Хәтер ныклыгы ана эшендә бик ярдәм итә Әнә шулай яна фәннәрне үзләштереп йөргәндә өстәмә мәшәкать тә килеп чыкты Ана декан ярдәмчесе вазифасын алырга тәкъдим иттеләр Фоат бу вакытта минем белән киңәште Ул елларда тарих-филологня факутьгегы бик чуар, ишле иде Тора-бара аннан өч мөстәкыйль факультет аерылып чыкты Шуңа күрә мин бу эшнен бик мәшәкатьле булуы турында әйттем, кандидатлык диссертациясен язарга комачауламасмы, шул яклары хакында уйларга киңәш иттем Ләкин икеләнү шикләнүләрем нигезсез булып чыкгы Эшне төгәл, пөхтә башкарырга күнеккән укытучыбыз әлеге административ шөгыльне дә әйбәт үтәде Бу юнәлештә байтак еллар хезмәт иткәннән соң ул факультет деканы да бу лып китте Әдәбият укытырга керешкәч. Ф Галимуллин әдәби тәнкыйть эшенә җигелде Хәзер ул бу жанрда дәртләнеп, бирелеп ижат итә. актив һәм киң карашлы тәнкыйть Ф тхүиЫ1еү!аг Ткубилейлар челәребездән берсе. 350 дән артык мәкалә авторы Тикшерү объектын сайлауда кафедрада урнашкан традициянең дә тәэсир иткән булуы ихтимал. Чөнки бездә күпчелек фәнни хезмәтләр проза буенча языла. Шул тематика буенча ике елга бер мәртәбә җыентыклар да чыгып килде. Мәгълүм булганча, зур күләмле роман, повестьларны язу да. аннары аларны укып анализлау да күп көч түгүне, вакыт сарыф итүне сорый Ләкин, күңелен шуңа тарткач, моның белән исәпләшеп торып булмый Фоат Галимуллин да өйрәнү өлкәсе итеп чәчмә әсәрләрне сайлады, татар прозасының үткән юлы һәм үсеш тенденцияләре хакында, бик күп әдипләр иҗаты турында бер-бер артлы мәкаләләр язып бастырды Соныннан аларнын кайберләрең «Инешләр Иделгә кушыла». «Офыкларны алдан күреп» дигән китапларга туплап чыгарды. Аның йөгерек каләменә иҗатка хөрмәт белән карау, хәерхаһлык. демократизм хас 1980 елда Башкорт дәүләт университетында «Хәзерге татар прозасында индустриаль хезмәт кешеләренең характерлары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклады, доцент булып расланды. Ф Галимуллин эшчәнлегенең мөһим бер тармагын фәнни-методик хезмәтләр тәшкил итә. Ул югары уку йортлары һәм урта мәктәпләр өчен программалар, дәреслекләр, методик әсбаплар язды. Хәзер татар һәм рус мәктәпләрендәге жәмгысе җиде сыйныф укучысы татар әдәбиятын Ф Галимуллин катнашында төзелгән дәреслекләр буенча укый. Аның әле бу көнгәчә радио белән дә аерылышканы юк. даими рәвештә «Тел күрке—сүз» тапшыруларын алып бара. Телевидениедән «Яңа китаплар», радиодан «Сезнсн китап киштәләрегезгә» дигән тапшыруларда автор буларак катнаша, яңа чыккан басмаларга даими күзәтү ясап бара. Совет чоры—әдәбиятның үтә катлаулы, шул ук вакытта иң баи дәвере. Бу елларда талантлы татар әдипләре сәнгатьчә камиллек җәһәтеннән дөнья классикасы дәрәҗәсендә иҗат иттеләр. Чөнки алар моңарчы ирешелгән казанышларга таяндылар, югары сәнгатьлелеккә омтылышта әдипләр арасындагы эчке бер ярышны да шәйләп була иде Шул ук вакытта бер яклы идеология басымы сүз сәнгатенең тынын да бик нык кыса иде. Туксанынчы елларда Ф Галимуллин татар совет әдәбиятының аеруча четерекле якларын өйрәнүгә кереште. 20-30 нчы еллар әдәбиятында эстетика кануннарының һәм социологизм таләпләренең үзара мөнәсәбәтен тикшерде, бу чорның бихисап зур материалын бөртекләп өйрәнде, сүз сәнгате яшәешенә идеологик басым йогынтысының әдәбиятны гарипләтүен күрсәтте, мөһим гомумиләштерүләр ясады Шушы эзләнүләрнең йомгагы рәвешендә Ф Галимуллин 1999 елда докторлык диссертациясе яклады, Казан дәүләт университетының диссертация советында анын бик җитди хезмәт икәнлеге билгеләп үтелде. Күренекле галимнәр М. X. Хәсәнов, Н. Ш Хисамов. Р. К. Эмиров, Й Г Нигъмәтуллина, М. 3 Зәкиев һәм башкалар әлеге гыйльми тикшеренүне югары бәяләделәр. Бу елларда Ф Галимуллин Казан дәүләт педагогика университетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире булып эшләде, Татарстан Язучылар берлегенең рәисе итеп сайланды, үзе туып-үскән Кукмара районыннан Татарстан Дәүләт Советына депутат булып узды. Кукмарада Фоат үз кеше. Ул шушы төбәктәге Арпаяз авылында 1941 елның 21 мартында дөньяга килә Өч айдан соң сугыш башлана. Әтисе Сәмигуллин Галимулла— тирә-якта ин оста тимерче, атаклы гармунчы—яу кырында вафат була. Әнисе Нурхәят исә өч ир баланы тәрбияләп үстерә. Фоат кечкенәдән үк матур җырлый торган була Шунын аркасында аңа 15 яшьтә чагында ук М Фәйзинең «Галиябану» драмасында Хәлил ролен уйнарга да туры килә. Моннан соң ул бик күп концертларда катнаша, мәдәни-агарту учреждениеләрендә, комсомол, партия оешмаларында эшли—клуб мөдире дә була, район культура йортында театр коллективын да житәкли, мәдәният йорты директоры һәм колхоз комсомол оешмасы секретаре вазифаларын да башкара. ВЛКСМ, КПСС район комитетларында эшли, шул юнәлештә белем ала. Армиядә хезмәт иткәндә читтән торып урта мәктәп тәмамлый, бер еллык партия мәктәбенең тулы курсын үтә. Моннан тыш тагын читтән торып Алабуга мәдәни-агарту училищесының театр бүлеген тәмамлый. РСФСР Мәдәният министрлыгының Үзәк халык ижаты йорты каршындагы халык сәнгате университетының «Режиссура нигезләре» бүлегендә укый. 1969 елда, радиода эшли башлагач. Бөтенсоюз радиосында дикторлык осталыгын камилләштерү буенча өч айлык курста укый, Ю Б Левитан, О. С. Высоцкая, Л. М. Кайгородовалардан дәресләр ала Хэзер инле ул татар халкына оста ликтор буларак та яхшы билгеле Әдәби тәнкыйтькә, фәнгә Ф Галимуллин әнә шундый әзерлек белән килде, һәр лине жиренә житкереп башкарды, күнел биреп белемен арттыра барды Фән юлында анын уңышлары аеруча күзгә күренерлек булды Кафедрада анын сабыр-ипле характеры, кешеләр белән килешеп эшли белүе, тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге. фәлсәфи фикерләү сәләте ачылды Фоатның әле төпкә жигелеп тарта торган чаклары Фән. ижат. дәүләт эшендә зур уңышларга ирешү насыйп булсын ана