Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫРЛЫЙК ТӨМӘН КӨЙЛӘРЕНӘ

иш ел инде мин Төмән өлкәсе авылларына экспедициягә йөрим Шул төбәктә яши торган татарларнын музыкаль фольклорын җыям. өйрәнэм Казан дәүләт консерваториясенен татар музыка сәнгате факультетын тәмамладым, музыка белгече—фольклорчы исеменә лаек булдым Себер татарларынын традицион мәдәниятенә игътибарым тиккә түгел—чыгышым Төмән өлкәсенен Яркәү районындагы Тархан авылыннан Шунда ук унъеллык мәктәпне тәмамладым Аннары Казанга укырга килдем Татар халкынын мәдәниятенә, туган жиремэ булган мәхәббәт шушы һөнәрне сайлауда сәбәпче булды Консерваториядә укыган чакта ук мина Төмән өлкәсенен унөч авылында булырга туры килгән иде Менә алар—Яркәү районының Карбан, Кортъегэн, Тархан. Кала. Карагай авыллары. Ялугор районынын Яна Атъял авылы Томан районынын Шыкча. Явыспы. Талмы. Турай. Ямбай Талымхан һәм Каскара авыллары Бу төбәктәге татар авыллары тарихы унҗиденче гасырдан башлана Минем туган авылым Тархан тарихыннан кайбер мәгълүматлар китерик Халыкнын яшәү рәвешен белү анын музыкаль фольклорын анларга ярдәм итәр Авыл турында беренче искә алулар -Ревиз әкиятләре»ндә («Ревизские сказки*) XVII гасырның икенче яртысына карый—1685 ел Суяр исемле кечкенә генә авыл турында сүз бара, ул урман эчендә. Суяр елгасы буенда, хәзерге Тархан авылы урыныннан ерак түгел урнашкан булган Шушы төшләр авылнын беренче урыны булып санала Авыл исеме турында күп кенә легендалар бар Менә шуларнын берсе «Элек-элек заманда Калмаклар (Ялугор районы) авылында усал бер хан яшәгән Ул үсмер кызларның барысын да харап иткән Анда яшәүче Чичека исемле картнын тирә-якка матурлыгы белән даны таралган кызы була Ул. кызын кызганып, безнең якка качырып алып килә һәм Суяр суы буена урнаша » Чечкино авылы исеме шушы Чичекэ карт белән бәйле Тархан—XVII гасыр очен зур гына авыл. «Ревиз әкиятләре«ндэ ул Ялугор округындагы ике татар авылының берсе булып искә алына; авылда 20 йорт булган. 109 кеше яшәгән 1782 елдагы исәп буенча, инде монда 152 кеше яшәгән (74 ир кеше һәм 78 хатын-кыз, бер болгар кызыннан башкалары барысы да татарлар) 1852 елда авыл халкынын саны 295 кеше була (145 ир кеше һәм 150 хатын-кыз) 1842 елдан Тархан авылына зыряннар (коми халкы) килеп урнаша башлый Ике халык арасында жир очен тарткалашу чыга Шул чакта безнен авыл ягы татарлары патшага прошение яза Ул Тобол губернаторына җибәрелә VI Ләкин зырян халкы патша аларнын китүләрен таләп итсә дә. бу җирләрдән китми ? XIX гасырның ахырында авыл зурая һәм халкы шактый ишәя Узган гасырнын сиксәненче еллары ахырында авылда мәчет тоэелә Ton авыл кешесе Уразаев Ризагетдин абый (1917—1998) «Урам як кыекчасында 188 дигән чукылган язу бар иде-.—дип исенә төшерә Мәчет очен агачны Бурбардан. Осиновкадан ташыганнар (Яркәү районы авыллары) Мәчетне авыл халкы үзе төзегән. Ямбай тимерчесе Нигъмәтулла Хажи килеп кинәшләр биргән 1892 елда авылда беренче мәдрәсә ачыла 1921-22 елларда иске мәдрәсә совет мәктәбенә әйләнә Анын беренче укытучысы Камалов Таштимер Чамалетдин улы була. Ул 1923 елда авылда беренче Октябрь революциясе демонстрациясе оештыра, трибуна ясата Укучыларны икмәк, прәннек белән сыйлаганнар иде. дип искә төшерә өлкән авылдашлар ’ Билгеләп үтик. «Борынгы бәет» вакыйганың датасын күрсәтеп башлана. Белгечләр фикереңчә, мондый башлаулар жанрның борынгы икәнлеген күрсәтә. Б Тарханда совет власте тиз генә урнаша алмый Халык аерым хужалык булып яшәгән итен-сотен саткан, бала-чагаларын яшьтән эшкә өйрәткән. Тәүлеккә житмеш потлап сөт җыелган. Сөт җыю урынын русча "Молоканка- дип йөрткәннәр. Ул башта Тарханда булган, аннары Молоканканы бездән ерак түгел Карагай авылына күчерәләр, ә Карбан авылында сөт заводы ачалар. Авылыбыз гражданнар сугышында «аклар» кулына да. -кызыллар» кулына да элэгэ. авылдан егермеләп кеше сугышка китә, шуларнын дүртесе кире кайтмый Блюхер күрсәтмәсе буенча, авыл халкы Тобол елгасы буйлап окоп казыган Безнен авылга зыряннар да булышкан икән. Окоп эзләре хәзер дә саклана 1922-23 елларда Тарханның үзендә авыл советы һәм ликбез ачыла, сонрак кулакларга каршы көрәш кампаниясе башлана, аларнын әйберләре, торак йортлары алына һәм сатыла. Хәрәкәтнең җитәкчесе Корбанов Хәбибулла абый була, ул гражданнар сугышы герое, коммунист, заманасына күрә Хәбибулла абый сәясәтне дөрес алып бара, ләкин халык телендә ул -яман- булып кала бүленә Фермада йөздән артык сыер һәм мен сарык асралган Кул белән чәчкәннәр, урганнар, сукканнар ындыр табагыннан, капчыкларга салып, атка төяп югарыга чыгарып киптергәннәр Орлыкны, өйдә утырган балалы хатыннарга таратып, чүбеннән чистарттырганнар Еллык хезмәтләре өчен, ашлыкны яулыкка гына салып биргәннәр Ләкин, бөтен Себер авылларындагы кебек, тормыш үз юлы белән барган: балаларны мәктәптә укытканнар’ радио тыңлаганнар (1931 елда районда 34 радио-нокта була), авыл советына беренче булып телефон кертәләр 1930 елда 25 меңчеләрне каршы алалар (бу якка алар бишәү килгән) стахановчылык хәрәкәтендә катнашалар, үзлэренен стахановчылары да була мәсәлән. Хисаметдинова Сәгыйрә апа. 1940 елда бригадалар ярышында жинүчелэр Авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә баралар. Садыйкова Куйшан апага һәм Бәширов Уразмөхэммэт абыйга Мәскәүдэ бирелгән дипломнар эле дә мәктәп музеенда саклана Боек Ватан сугышы алдыннан колхозда балык тоту артеле оештырыла. Бу артель сугыш вакытында күп кешене ачлык үлеменнән алып калган, колхоз казнасына акча китергән Көндез балык кермәсә. төнге суыкларда да балыкка чыкканнар Бозлы авыр елымны хатын-кызлар ялан куллары белән өстерәп йөргәннәр, дип искә төшерә Шәяхмэтова Закирә апа 1942 елда -Хәрби иптәшләр- дигән танк колоннасын. "Омск комсомолы- дигән авиаэскадрилиясен төзергә акча жыялар, 1943 елда -Омск колхозчысы» дигән танк колоннасына акча җыюда ярдәм итәләр. Колхоз 1965 елда совхоз итеп үзгәртелде. 1928 елда шул тирәдәге татар халкы арасында3 дүрт ячейка оеша, яна алфавитны үзләштерә торган шул ячейкаларның берсенә Тархан авылы халкы да керә 1929 ел. Коллектив хужалык төзү безнен авылга да житэ һәм беренче коммуна төзелә Анда башта унике гаилә була, аннары, җидегә кала, соңыннан коммуна таркала Озакламыйча колхоз оеша, төбәктә ин беренчесе ул була. Исемен «Путь Ленина» дип кушалар, рәисе—Карбан авылыннан килгән Сәгыйтов Айзэт. Колхозный чәчү мәйданы—420 гектар Авыл өч бригадага Яркәу районының Тархан авылы мәчете. Хэзер Тархан авылында 179 хужалык5 Авылда күбесенчә өлкәннәр яши яшьләр шәһәргә китә. Рәсэй Федерациясе президенты әмереннән сон. 1992 елда совхоз -Төзүче» исемле ярдәмче хуҗалыкка һәм оч фермер хуҗалыгына таркалды6 Авылда тулы булмаган урта мәктәп эшли. 1997 елнын 1 январена мәктәптә 120 укучы. 15 укытучы санала иде Монда татар теле һәм әдәбияты укытыла Авылда балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, китапханә бар Халык тырыш, хуҗалык көчле, терлекне күп асрыйлар, җиткелекле яшиләр Сонгы ун елда милли азчылыкны тәшкил итүче Себер татарларынын яшәү рәвеше тамырдан үзгәрде. Традицион тормышнын күп кенә үзенчәлекләре бары тик картларнын хәтерләрендә генә саклана Бүген Томэн ягындагы татар авыллары хәзерге чорнын алга киткән, заманча авылларыннан һич тә калышмый һәр хуҗалыкта машина яки мотоцикл, гараж бар. өй эчен кыйммәтле җиһазлар бизи Ә традицион музыкаль поэтик культура. Себер татарларынын бүгенге яшәү рәвеше белән чагыштырганда, күпкә тотрыклырак Бүгенге көндә заманча электрон коммуникация чараларынын өстенлек итүенә карамастан, халык ижаты үэенен йөзен югалтмаган Төмән өлкэсенен татар авылларында яздырып алынган фольклор материаллары бай һәм төрле Монда бәетләр, мөнәҗәтләр, лирик көйләр, такмаклар һәм бию көйләре җыелды Бу як татарлары арасында популяр кайбер көйләр Идел буе татарларында да кин таралган Мондый көйләр, жанры буенча, лирик озын көйләр Мәсәлән «Кара урман- -Зиләйлүк-. «Тэфтилэү»; «Сарман». Шунысы кызыклы, бу әсәрләр музыкаль теле ягыннан катлаулы һәм җырчыдан үзенчә осталык талап итә. алар Идел буе татарларынын көнкүрешендә бөтенләй җырланмый диярлек Андыйлар профессиональ жырчыларнын репертуарына кереп, концерт эшкәртелүендә төрлечә башкарыла э аларнын фольклор вариантлары Татарстан территориясендә уздырылган экспедицияләрдә елдан ел сирәгрәк табыла Төмән өлкәсендә яздырып алынган лирик жырларнын үрнәкләре шактый күп. аларнын башкару осталыгын югары культура аерып тора көйләр бай орнаментлашалар, кин сулышта һәм зур күләмле строфалар белән җырлана саны бастырылган вариантлардан еш кына артып китә Озын көйләрне, гадәттәгечә, өлкән яшьтәге кешеләр генә түгел, ә урта яшьтәгеләр дә башкара, күп очракта бу көйләр оригиналь текстка җырлана Мәсәлән, танылган -Тэфтилэү» көенә җырлана торган поэтик текст Ялутор районынын Яна Атьял авылында Күчәхмэтова Мәрхәбә ападан (1927 елда туган) яздырып алынды' Болар исә Себер татарлары арасында озын көйләрнен башкарылу осталыгынын югары дәрәжэдә сакланып калуы турында нәтижә ясарга момкинлек бирә Сантугач паласы кара. Сәхрәтәге комлык(ы)та Минем әнкәм, әй йәзәр инде лә. Дәрь(е)я кебек(е) мон(ы)лыкта Минем әнкәм, әй йөзәр инде лә. Дәрь(е)я ксбек(е) мон(ы)лыкта Ничә еллар пу пинала, Ялгыс утыра пашым Пер(е) телем икмәк(с). пер йотым суМинем аш(а)кан ашым Пер(е) телем икмәк(е). пер йотым су— Минем аш(а)кан ашым Ат(ы)лап парам, ерлап парам. Ер(ы)ласам, елап парам Ер(ы)ласам(ы), сламасам ла. Ут(ы)ларга янып парам Ер(ы)ласам(ы). еламасам ла. Ут(ы)ларга янып парам Лирик озын көйләрдән тыш. Төмән өлкәсендә бүтән жанрдагы көйләр дә киң таралган Әйтик, лирик кыска жырлар ("Күбәләк»), бәетләр («Сак-Сок -Кирпечләр». «Ямщик бәете*) һ. б Әмма, һичшиксез, төмән татарларынын музыкаль традициясе Идел-Кама татарлары бәйләнешләре нэтижәсенен үрнәкләре белән генә чикләнми Бу регионда оригиналь, төп. шушы төбәккә генә хас көйләр яши. шундый көйләр өстенлек итә. Төп Себер музыкаль традицияләре ин элек «сөйләмә текст» жанрында—бәетләрдә һәм такмакларда чагылыш таба. Шулай, экспедиция вакытында язып алынган бәетләр жирле халык тарафыннан ижат ителгәннәр. Чөнки аларда авыл халкынын үз башыннан узган вакыйгалар сурәтләнә Мәсәлән. -Катинабәете Яркәү районындагы Карагай авылыннан Катина исемле кызга багышланган Ул иптәш кызлары белән урманга жилэк жыярга бара Кайтканда, урманнан чыгып килгәндә, аларнын каршысына бүре очрый Ул куркудан авырый башлый, соныннан үлә. Бәет Катиианын авылдашлары тарафыннан ижат ителгән, моны һәм куркудан үлгән кызның тарихы турында күрше авылларда белмиләр Бу күптәнге бәетне сиксән өч яшьлек әби башкарган, аны яздырып алуны зур уныш итеп санарга кирәк. Башкаручының әйтүе буенча, бәетнең поэтик тексты күп куплетлы булган Кызганычка каршы, башкаручы барлык куплетларны да хәтерләми. Сүзнең унсигез яшьтә үлгән кыз турында баруы гына ачык: Катицакай тиңтәшләре Сөяркә ашларынта. Кара туфраклар япывды. Унсигез яшьләрентә. Бәетнен сюжет үзенчәлекләрен информатор белән сөйләшкәндә ачыклап булды. Яркәү районының Кала авылында Әлмәтова Алимә ападан (1914 елда туган) язып алынды. «Талымкан бәете- Төмән районының Талымхан исемле авылында булган хәл—анда Хәлбижамал исемле кызны урлау турында сөйләнә Башкаручының әйтүенчә, бәетне Хәлбижамалнын авылдашлары ижат иткән Яркәү районының Тархан авылында Шәрэпова Мөршидә ападан (1917 елда туган) язып алынды -Борынгы бәет» (беренче заттан сойләнә)—егерме тугыз яшендә вакытсыз үлеп китеп, ике кечкенә баласы һәм карт әнисе калган ират турында монолог9 . Иртә пуран. кич тә пуран. Талымкайның урамы Кәлпицамалны урлап кацты. Талымканнын пурлары. Талымканнын урамынта Каслар гакылташаты. Каслар гакылташкан саен. Пурлар якынлашаты. 69 02. Яркәү районынын Тархан авылында Шарапова Зобара ападан (1930 елда туган) язып алынды Төмән татарларынын такмаклары Идел буе такмакларына охшамаган Анын интонацион үзенчәлекләре рус частушкаларына якын Әлбәттә, бу көйләрне. аларнын жанр функциясенә һәм шигырьнен слогоритмик структурасына карап, такмак дип әйтергә мөмкин Такмакларның текстлары торле һәм заманча Берсендә, әйтик, авыл тормышының унайсыз якларыннан көлү һәм колхоз фермасындагы начар эш шартлары турында бара Савымчы гыслар эшлиләр. Кара галатлар белән Төшләрента йөриләр, имеш. Ап-ак калатлар белән Яркәү районынын Тархан авылында Юнысова Гайния ападан (1935 елда туган) язып алынды Икенче такмакта ике гашыйк арасында мәзәк сәхнә уйнала ударница кыз уңмаган егетне яратмый башлый. Синме чибәр, минме чибәр. Көсксгә карап жибәр Мине кыслар арасынта. Бик чибәр егет, тиләр Егетем ударник тигәнгә. Син чыктын унмаганка Хәзер инте элеккечә Сөймисен мени инте * Чибәрлекне, матурлыкны. Үлчәмиләр төс пелән Егетләрнен чибәрләре. Мактау ала эш белән. Элеккечә матур итеп. Карачы күзләремә Пес сөяпес егетләрнен, Эш пелган. унканнарын Сантугачым. күгәрченем. Сөям, тигән итен бит Синен өчен генә янам. Көям, тиган итен бит Заданияны артык утап. Ударник пулганнарын Пир кулыңны, мин тә пирәм. һич прогул ясамам Сөйгән итем, көйгән итем. Прогулчы пулмаганта Пир(е)ган вәгъдәнта торсан. Мин тә сине ташламам. Тарих мента тугыс(ы) йөс(е)та Егерме етение елта Кэсис(е) пашым вабат пулты Егер(е)мэ тугыс яшемта Әчәл вакыт(ы) йета. тилэр. Сәхәр, тиеп уяттылар. Егерме тугыс(ы) яшемта Ләгет эченә салтылар Паш өстәге күккә чите. Фермамын кайгылары Ямасыннан үтә алмый. Районның түрәләре Тархан авылыңда Ваһапова Мөршидә ападан (1930 елда туган) язып алынды, Төмән өлкәсендә яздырып алынган музыкаль-поэтик фольклор материалларының жанр рәсеме. «Авыл көйләре» турында әйтмәсәк. тулы булмас иде Авыл көйләрен күпләр беләләр һәм теләп җырлыйлар, экспедициядә яздырылган язмаларнын яртысы диярлек— авыл көйләре Менә "(Лүгэй көе» Нүгәй—кушамат Төмән районынын Талымхан авылында элек-элек заманда бер гаилә яшәгән, һәм авыл кешеләре бу гаиләне нигәдер «Нугайләр» дип йөрткән Бернинди авырлыкларга карамастан. Нугайләр һәрвакыт күңелле, җырлап яшәгәннәр Бераздан аларнын көйләрен—«(Түтәй көйләре» дип атый башлаганнар. Тимәтеммә(тей) мин сиңа шул. Тимәтеммә(тей) мин сиңа. Өселеп сөймә(в), айрылар(ы)быс. Тейммәтеммә мин сиңа. Сары сантык тей нигә кирәк. Сабын салырга кирәк Ней күрсән, ней ишетсәң тә. Сабыр итәргә кирәк. Төмән районынын Каскара авылында Баширова Мәгьсумә ападан (1909 елда туган) язып алынды Экспедицияләрдә мин алты йөздән артык көй яздырып алдым Бу—тулаем Себер буенча түгел, э Төмән өлкәсе буенча тупланган музыкаль-этнографик материал фонды Әлбәттә, монын өчен мин бу кешеләргә чиксез рәхмәтлемен Шулай ук мине яхшы каршы алулары ярдәм кулларын сузулары, кырык эшләрен кырык якка ташлап, элекке җырларны белүче кешеләр янына алып барулары өчен чын күнелдән рәхмәтлемен Сөенечле хәл— гади авыл кешесе, бу эшнен кирәклеген яхшы анлап, халык мәдәниятенең һәйкәлләрен үзендә саклый алган. Мина авылларда инде вафат кешеләрнең кассеталарын бүләк иттеләр Бер ханым хәтта Казанга хат язып салган һәм анда ул әтисенен кассетага язылган җырлары барлыгын әйткән Мин теге яки бу авылга барып төшкәч, бик шатланып каршы алалар иде, әйтерсен лә мине көтеп торганнар Консерваториядә укыганымны бу авылларда беләләр икән инде Минем эшемдә ярдәм иткән кешеләргә зур рәхмәтем кабат ирешсен, бигрәк тә Шарапова Зөбәрэ. Уразаева Хәлбичамал, Усманова Фәрхичамал, Юнысова Гайния. Бәширова Мәгьсумә. Фастуллина Халила. Усманова Сачитә һәм башка күп апаларга1 Себер ягы татарларының музыкаль поэтика фольклоры үзенен өйрәнүен көтә. Аларнын көйләрен тикшерү, интонацион үзенчәлекләргә анализ ясау—алдагы эш Шулай ук Төмән татарлары белән якыннан аралашып яшәүче күрше халыкларнын да фольклор традицияләрен өйрәнү кирәклеге ачыкланды Себер татарлары көйләреннән җыентык төзергә вакыт җитте Минем хезмәтем—шушы юнәлештә тик беренче адым