Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯКТЫ МОҢНАР ИЯСЕ

Минем туган ягымда—Мөслим районының Башкортстан белән чиктәш җирендә гаҗәеп соклангыч. бай табигатькә сыенып утырган Баек авылы бар Байтак вакытлар әлеге Баек та. безнең авыл да күрше-тирәдәге бүтән авыллар белән бергә бер колхоз тәшкил итеп яшәделәр. Шуңа күрә Баек халкын беркадәр беләм. аның кайбер сыйфатлары миңа таныш Бераз кайнаррак, ләкин киң күңелле һәм олы җанлы, өлгер-эшчән һәм бер үк вакытта күңелләрендә нечкә моң йөрткән кешеләр яши анда. Менә шушы кайнарлык, тирән моң кайчан да булса бер ни рәвешледер түгелергә тиеш иде. ул гомергә эчкә йомылып, күмелеп кала алмый иде. һәм ул чыннан да түгелде Танылган шагыйрәбез Шәмсия Жиһангирова иҗатына килеп орынсам, аның җырларын тыңласам, шул хакта уйланам. Аның иҗатын Шәмсия Гарипова чагыннан—Мөслимдә чыга торган «Авыл утлары» газетасында басылган беренче шигырьләреннән үк беләм. « бу бәллүр храмны ялгыш җимермәм микән» дигән сыман сагаеп-сакланып кына шигърияткә килеп кергән чакларын хәтерлим Шул кыюсыз беренче адымнарында ук ниндидер бүтәннәргә охшамаган яктылык, җылылык, ихласлык бар иде Шәмсиянең. Республика матбугатында басыла башлагач, аның иҗаты турында өлкән әдипләребезнең җылы-җылы гына сүзләре әйтелде, әдәби җәмәгатьчелек аны шагыйрә буларак таныган, кабул иткән иде инде Әмма Нәшриятта эшли башлагач, миңа Рәис абый Даутов белән бер бүлмәдә утырырга туры килде Шул чорда аңа бер кулъязма редакцияләүне тапшырдылар. «Яшел гармун» исемле повесть Авторы—Шәмсия Жиһангирова Әлеге повестьны мин редакцияләү барышында ук укып чыктым һәм ул барыбыз өчен дә көтелмәгән ачыш булды. Чәчмә әсәрләр язарга да кулы ята икән ләбаса Шәмсиянең! Проза белән язылган шигырь кебек тоелды миңа ул повесть Дөрес. Шәмсия бүтән бастырмады прозаны, шулай да «Яшел гармун»—аның бу жанрдагы соңгы әсәредер дип уйламыйм Күргәннәрекичергәннәре. тормышындагы борылыш-сикәлтәләр шигырьләргә-җырларга гына сыеп бетмәстер. алар әлегә авторның җанында җылынып-бөреләнеп ята торганнардыр, мөгаен Еллар узган саен гаҗәпләндерүдән туктамады Шәмсия Көтмәгәндә ул матур- матур җырлар авторы буларак ачылып китте. Хәзер аның сүзләренә язылган җыр яңгырамаган концерт бу.гмый да торгандыр Тышкы яктан гади генә тоелган, әмма эчтәлеге белән тирән мәгънәгә ия булган, халыкның күп кырлы күңел тибрәнешләрен сыйдырган бу җырларны тиз арада уз иттеләр, яратып өлгерделәр Жырчылар да һәм җыр яратучылар да. Безнең бу катлаулы-кырыс, рәхимсез заманда шулай җанга шифа булып ятуларының сере бардыр аларның тирәннән, күңел түреннән, бәгырьдән сыгылып чыгып тамганнардыр ул җырлар, чәчәк таҗларына тамган энҗе чык бөртекләре шикелле... Эзләнүдән, иҗат дәрте белән янудан туктап тормый Шәмсия Жиһангирова. Әле аның балалар өчен язылган, һәрберсе үзенә күрә бер сер сандыгын хәтерләткән матур- матур шигырьләре барлыгын да укучылар онытмаганнардыр дип беләм Шуның өстенэ ул Татарстан радиосында редактор буларак та тыңлаучы күңеленә уз сукмагын салды, бәйрәм булырдай тапшырулар бүләк итте Кыскасы, сүземнең башында искә алган Баек авылы кешеләренең, мәслимле1әрнең күңел матурлыгын, җан җылысын халкыбызның уртак рухи байлыгына куша алды Шәмсия Жиһангирова. Шуның белән бәхетледер дә ул Яңадан-яңа иҗат уңышлары, сүрелмәс илһам шулай гомерлек юлдаш булсын аңа

Харрас ӘЮП

Шәмсия Җиһангирова

ИДЕЛЕМӘ ТӨШЕП СУЛАР АЛАМ
Син түзәсең»,—димәгез лә, Килми түзәселәрем. Килә шатлык диңгезләрен Иңләп йөзәселәрем. Килә барып сыенасым Иңнәренә ир-атның. Түзә-түзә хатын-кызлык Горефләрен югалттым. Көнләшмәгез: ир-ат кебек Җиңә, дип, авыр эшне.— Хатын-кыз ул көчсез була Алганы өчен көчле. Сөйләп йөрмәгез кешегә: «Ул бит бераз юләр», дип, «Еламас жнрдә дә елар, Көлмәс жнрдә көләр», дип. Аптырамагыз сүземнең Онытылса азагы,— Сез белгәне агы гына, Җанда барлык газабы... Күргән төшләрем сөйләсәм. Начарга юрамагыз. ...Авыр булмасын дисәгез— Хәлемне сорамагыз...Моңа кадәр белмәгәнмен генә— Төннәр о-о-з-з-ы-ы-н икән. Шатлык белән кайгы арасы да Бер кул сузым икән. Белмәгәнмен: мамык юрганның да Җылысы юк икән. Ялгызларның сабыр коелары Тум-тулы ук икән. Гел елыйсы гына килеп тора Кич тә иртән икән... Җаның саклап сине бер чеметем Өмет йөртә икән. Кешеләрнең яхшы сүзләре дә Җанга агу икән. ...Иң читене—гомер уртасында Ялгыз калу икән... Иң кайгылы чакларымда Сыендым барып сиңа. Беркем аңламаганда да Аңладың мине. Шуңа: Кайгылы чакларың булса, Үземә кил—көтәрмен; Кайгыларыңның барысын Үземнеке итәрмен. Йөз чөермәм—бөтен кеше Синнән йөз чөерсә дә, Мәхәббәтеңнән җаныма Сагышлар бөялсә дә. Ышан миңа—үз-үзеңә Ышанмаслык булсаң да. Яратырмын сине—тоташ Кайгылардан торсаң да... Бар исемнәр арасында Исемең тансык булыр. Көннең кайсында килсәң дә, Ишегем ачык булыр. Сине көткәндә һәрвакыт Күзләрем дүртәү булыр. Башкаем ялгыз булса да. Мендәрем икәү булыр... Эшен күп шул— Тын алырга Вакытын тардыр кебек. Ә мин сагыш тәлгәшемне Китердем сиңа өзеп. Китердем дә— Көтеп торам Миңа күз салганыңны. Тәлгәшемнең бер бөртеген Үрелеп алганыңны... Сикереп кенә атланыр да идең... Атлары шул ап-ак бүз түгел.— Кем беләкдер бергә булу әле Ялгыз булмау дигән сүз түгел... Булса булсын атның тик акбүзе— Башка атлар безгә үз түгел... Кем беләндер бергә булмау әле Ялгыз булу дигән сүз түгел... Чыгыйк та без япан кырларга. Тергезик икәүләп бер учак.— Кайгырма, ягарбыз кайгыны— Миндә бит Шатлыклар бер бөртек. Кайгылар бер кочак... мең кочак... Китик тә исемсез илләргә. Тергезик икәүләп бер шәһәр.— Миндә бит бер бөртек Шатлык бар— Нигезгә салырга шул җитәр... Меник тә иң биек тауларга. —Кил!—диеп дәшик без Бәхеткә... Тормышта аерым булсак та. Салырбыз башны бер ләхеткә... Аһ! Ник икән адәми затларга Акыллар керә би-и-н-нк соңарып?!— Юк шул ул безгә тиң юлдашлар. Исемсез юлларга чыгарлык!.. Иделемә төшеп сулар алам, Иделләрдән чиста сулар юк. Җан сөйгәнне көтеп яшим һаман. Күңелемдә башка уйлар юк. Иделкәйнең биек ярларында Карлыгачлар гына оясы. Язмышлардан узмыш булмаса да. Җан сөйгәнне килми җуясы. Иделемә карап хәйран калам,— Кайгыданмы суы болганган. Язмышлардан узмыш булса булыр. Мин барыбер сиңа булалмам. Мөслимдә сабантуйда Томырылып килә чабышкылар. Тоякта—ут. күзләрендә—ярсу! Мин дә кайныйм кеше диңгезендә. Кычкырышам: «Әйдә, әйдә. Мансу-уррр!» Кайсы җайдак исемедер. Белмим. Тик барыбер дәшәм өзелеп-өзелеп. Җайдаккамы, әллә хыялгамы: —Әйдә, Мансур! Әйдә! Әйдә!— диеп. Аптырашып тора ят агайлар Алар белән бергә кычкырганга. ...Күпме генә өзелеп сөрән салма, Мин чакырган кеше юк шул анда. «Әйдә, Мансур!»—диеп, мин шул аңа Хыялымда гына дәшә алам... Сабантуйда кычкырсаң да килешә.— ...Барыбер ишеттерми гөжле мәйдан.