Логотип Казан Утлары
Публицистика

XX ЙӨЗ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

ТЛРИХИ-БИБЛИОГРЛФИК КҮЗӘТҮ

 20 йөз башы татар әдәбиятының, язмышына хәлиткеч үзгәрешләр кертә. Милли мәдәниятнең, йөзе үзгәрә башлый, аның, үсеш .X кыйбласы мәшрикътән мәгърибкә авыша. Әйтик, Төркиянең аурупалашуы француз теле һәм мәдәнияте аркылы барса, безнең, әдәбият, безнең мәдәният Аурупаның әдәби формаларын рус теле, рус мәдәнияте аркылы үзләштерә. Ә инде Төркиядә укып кайткан яки Сорбоннада белем алган әдипләр, әлбәттә, француз телен дә беләләр. XX йөз башында мөселман төркиләрнең үзара мәдәни багланышлары көчле була. Татар язучылары аеруча төрек әдәбияты алдында баш ияләр; Төркиядә чыккан газета-журналларны, ул илнең әдипләре язган яки французчадан тәрҗемә иткән китапларны Казан, Уфа, Әстерхан, Оренбург һ. б. мәдәният үзәкләрендә яратып укыйлар. Төрки халыклар мәнфәгатен кайгырткан «Тәрҗеман» газетасының да файдасын әйтеп бетергесез; ул газета 1883 елдан чыга башлый; наширләре Исмаил бәй Гаспралы (1851- 1914) һәм аның җәмәгате, мәшһүр сәүдәгәрләр нәселеннән чыккан Зөһрә Акчура (1862- 1903) була. Төрки халыкларның аралашуына, бер-берен аңлауга, әлбәттә, уртак гарәп графикасы да, телләрнең тугандаш булуы да нык ярдәм итә. XIX йөздән XX күчкәндә әле фәнни тел сыйфатында гарәп теле сакланып килә. Мәшһүр тарихчы һәм дин белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең (1813-1889) әсәрләре гарәп телендә. Тик инде Каюм Насыйри (1825-1902), гәрчә аның замандашы булса да, фәнни хезмәтләрен дә гарәп яки төрек телендә язмыйча, үз халкының җанлы сөйләм телендә яза, фәнни-популяр календарьларын да саф татар телендә нәшер итә. Авторның бу адымын тарихчы әдип Габделбари Баттал (1883-1969) яклап чыга: аның хезмәтләре татар теленең фән өчен дә яраклы булуын исбатлый, дигән бәя бирә («Йолдыз» газетасы, 1912). Шул заманның алдынгы фикер ияләре (гәрчә аларның күбесе руханилар нәселеннән чыккан булса да), дини хорафатлардан арынмый торып, фән һәм дөньяви белем юлына басмый торып, милләтнең алга китүе һәм аурупалашуы мөмкин булмаганын аңлыйлар. Шуңа күрә төрле буын вәкилләре арасында низаг та килеп чыккалый. Боларның берсен Зәки Вәлиди (1890-1970) үзенең • Хатирәләр»ендә тасвирлый. Юл уңаенда шунысын да әйтергә кирәк, галим буларак Зәки Вәлиди иң әүвәл Казанда таныла: монда укый, аннары укыта, монда ук зур күләмле «Төрки-татар халкының кыскача тарихы» дигән тәүге фәнни хезмәтен дә чыгара (1915, 1917). Вил ГАНИЕВ (1934)—шагыйрь-тәрҗемәче. әдәбият галиме. Тәрҗемә мәсьәләләренә багышланган теоретик мәкаләләр авторы. Мәскәүдә яши. Прогресска омтылган милли хәрәкәтне әйдәп баручыларның берсе, мәшһүр әдибебез Гаяз Исхакый (1878-1954) «Мусульмане России» (1915) дигән русча язган мәкаләсендә татар жәмәгатьчелегендәге үзгәрешләрнең тизлегенә һәм киң күләмдә баруына карата болай дип яза (тәржемә): «XX йөзгә кергәндә без нык укмашкан милли-мәдәни берәмлек хәлендәбез, ә инде жәмгыятьтәге җимерешкорылыш мәйданына үзебезнең рухани һәм матди үзенчәлекләребез, тирән милли үзаңыбыз булган милләт сыйфатында аяк бастык. Соңгы унбиш ел эчендә без ясарга мәҗбүр булган реформалар чын мәгънәсендә тарихи каһарманлык булды». Гаяз Исхакыйның замандашы, мәшһүр педагог һәм журналист Шәриф Сүнчәләй (1885-1959) Парижда рус телендә чыга торган «Мусульманин» дигән журналда бездәге үзгәреш һәм реформаларның асылын болай дип аңлатып бирә (тәржемә): «Рәсәй мөселманнары гаҗәеп дәрәҗәдә алга киттеләр. Ни гомердән бирле мөселманнарны томалап торган караңгылык пәрдәсе, ниһаять, сүрелә башлады, шуннан алар, дәртләнеп, гүя әрәм киткән вакытларын кире кайтарырга керештеләр, һәммә җирдә яңа ысул белән укыту өчен кыз балалар һәм ир балалар мәктәпләренең, уку залларының, басмаханәләрнең ачылуы, яшьләрнең урта һәм югары рус уку йортларына агылуы, спектакль куюлар, әдәби һәм музыкаль кичә уздырулар, яңадан-яңа оригиналь һәм тәрҗемә әсәрләр нәшер итү—болар барысы да мөселманнарның белемгә сусавын, мәгърифәтле халыкларга тиң булырга омтылуын раслый». Татар халкының милли үзаңы үсеп китүенә шәркыят галимнәре Агафангел Крымский (1871-1942) белән Владимир Гордлевский (1876-1956) теләктәшлек күрсәтәләр, ошбу халыкны мөселманнар дөньясын әйдәп баручылар дип кабул итәләр. Мәшһүр җәмәгать эшлеклесе, әдип Садри Максудиның (1880-1957) газетага язган публицистик мәкаләләренә һәм Дәүләт Думасындагы дәртле-дәлилле чыгышларына В. Гордлевский бик югары бәя бирә һәм Рәсәй мөселманнарының таләбе чамадан ашмаганын, бары тик гадел таләп булуын аңлата: «Мөселманнар бит фәкать үзләренә куелган чикләүне бетерергә йөриләр »,—ди. Шуны да әйтергә кирәк, 1913 елның февралендә, Романовларның патшалык итүенә 300 ел тулу уңае белән Петербургта һәм Мәскәүдә тантаналы бәйрәм уздырганда, татар шагыйре Габдулла Тукай (1886- 1913) «Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре» дигән шигырен иҗат итә. Анда автор, үзенең гадел таләп куюына инанган хәлдә, падишаһ хәзрәтләренә: Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? — Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук!— дип, катгый төстә рәнҗүен белдерә. Казанда «университетлар» ны кичергән һәм Идел буенда яшәүче татар халкын якыннан белгән А. М. Горький: «Инородец» (чит-ят) дигән халыкларны рәнҗетү—XIX йөз һәм XX йөз башындагы Рәсәй тарихында аеруча хурлыклы сәхифәләр»,—дип яза. Патша хөкүмәте, барлык татар халкыннан, барча мөселманнардан күпме налог җыеп та, әлеге дә баягы «чит-ят» халыкларга һич югы мәгариф өлкәсендә матди ярдәм күрсәтүне үзенең бурычы санамый, ул халыкларның мәдәниятен үстермәве белән аларның киләчәгенә балта чаба. Әнә шундый шартларда Гаяз Исхакыйның 1915 елда әйткән сүзләре— «тарихи каһарманлык» дигән бәяләмәсе бигрәк тәңгәл килә: үзенең мәдәниятен һәм рухи байлыгын яңадан торгызырга ниятләгән милләт, гасыр белән бердәм рәвештә алдынгы һәм дә мәгърифәтле булырга карар кылган халык ошбу вазифаны үз белдеге белән, хөкүмәтнең рәсми сәясәтенә каршы килеп, аңардан бернинди ярдәм алмыйча, фәкать үз маясына, үз мөмкинлекләренә таянып башкара. Мая дигәне шул заманда тернәкләнеп килгән япьяшь буржуазиядә бар икән ләбаса! Әйтик, җәдитчеләр алга сөргән мәгариф ысулын, уку-укытуны якача корып җибәрүне мәгъкуль күреп, милли буржуазия тормыш итү өчен кирәкле фәннәрне, урыс телен, төрки халыкларның тарихын өйрәтә торган ысул җәдит мәктәпләрен ачарга ярдәм кулы суза; шулай итеп, фәкать мәктәпләрдә реформа үткәрү буларак кына башланып 142 киткән җәдитчелек иҗтимагый хәрәкәткә әверелә. Исемнәре бүгенгәчә халык телендә йөргән иганәчеләр булышлыгы белән китаплар һәм газета-журналлар чыгарыла, яна мәдәни казанышлар булдырыла; әдипләр һәм шагыйрьләр халык мәнфәгатен яклау, халыкның үзаңын үстерүгә йогынты ясау мөмкинлегенә ирешәләр. Әлеге иҗтимагый хәрәкәттән руханилар да читтә калмыйлар; әйтик. Фатих Кәриминең әтисе Гыйльман ахун руханилыктан ваз кичә һәм, сәүдәгәр Гани Хөсәенов иганәсенә таянып, 1900 елны Оренбургта басмаханә сатып ала, китаплар нәшер итү белән шөгыльләнә башлый. Аның бу изге эшен улы— язучы Фатих Кәрими дәвам иттерә. 1905-1907 еллардагы революция тәэсирендә дөрләп киткән милли үзаң, якты өметләр татар халкының рухи-мәдәни үсешенә китерә, моңа хәтта реакция еллары да комачаулык итә алмый. Пушкиннар заманында рус әдәбияты өр-яңадан туган булса, татар әдәбиятында да нәкъ шундый хәл кабатлана. Татар галимнәре аны «алтын чор» (Резеда Ганиева) һәм «ренессанс» (Мансур Хәсәнев) дип бәялиләр. Алтын дәвердә ирешелгән казанышлар яңа әдәбиятның йөзен-дәрәҗәсен билгели, бөтен XX гасырга юл сыза, һәм аның эстетик кыйммәте бүгенгәчә саклана. Шигърият өлкәсендә әйдәп баручы—юл салучылар: Габдулла Тукай (1886-1913), Дәрдмәнд (1859-1921). Мәҗит Гафури (1880-1934), Сәгыйт Рәмиев (1880-1926), Шәехзадә Бабич (1895-1919); прозада: Гаяз Исхакый (1878-1954), Фатих Әмирхан (1886-1938), Шәриф Камал (1884-1942), Фатих Кәрими (1870- 1937), Закир Һади (1863-1933). Шакир Мөхәммәдев (1865- 1923); драматургиядә: Гафур Коләхмәтов (1881-1918), Галиәсгар Камал (1879-1933), Мирхәйдәр Фәйзи (1891-1928), Кәрим Тинчурин (1887-1947), Фәтхи Бурнаш (1896-1946). Алардан бераз калышрак шагыйрьләр дә актив иҗат итә, Нәҗип Думави (1883-1933), Сәгыйт Сүнчәләй (1889-1941), Миргазиз Укмасый (1883-1946), Зариф Бәшири (1888-1962), Зыя Ярмәки (1887-1965), Ибраһим Башмаков (1893-1913), Габдулла Харис (1893-1931), Габдрахман Сөнгати (1893-1917), Фазыл Туйкин (1888-1939); прозада: Риза Фәхретдин (1859-1933), Мөхәммәт Гали (1893 1952), Садри Җәлал (1891- 1943), Фәйзи Вәлиев (1882-1914), Шәһит Әхмәдиев (1888-1930), әдәби тәрҗемә өлкәсендә мәшһүрлек казанган Солтан Рахманкулов (1888-1916) һ. б. Гасыр башындагы әдәбиятта үз сүзләрен шагыйрәләр дә әйтәләр. Менә алар: Маһруй Мозаффария (1873-1945), Заһидә Бурнашева (1895-1977), Мәхмүдә Мозаффария (1893-1969), Галимәтелбәиат Биктимерова (1876-1906), Галимә Рәхмәтуллина (яшәгән еллары билгесез) һ. б. Арада Заһидә Бурнашева дигәне аеруча талантлы була. Шигырьләрен «Гыйффәт туташ» псевдонимы белән чыгаручы бу шагыйрә Рязань губернасында гаять иске карашлы сәүдәгәр гаиләсендә туа, кече яшьтән шигырь яза, Пушкин белән Лермонтовны тәрҗемә итә, шигырьләре Мәскәүдә Гаяз Исхакыйның «Ил» газетасында чыккалый. Әтиләре шигырь язудан туктатырга карар кылгач, Мәскәүгә күчеп китә. 1915- 1917 елларда Мәскәүдә Гыйффәт туташның өч шигырь китабы дөнья күрә. Гаҗәеп дәрәҗәдә тиз һәм кыю рәвештә үзенә юл ярып килгән яңа әдәбиятта Габдулла Тукай белән Гаяз Исхакыйларның иҗаты аеруча зур тәэссоратка ия була. Үткән йөзләрдәге татар шагыйрьләренең казанышын зур осталык белән бергә туплап, Габдулла Тукай чынбарлыкны, милләтебез кичергән бөтен хәлләрне реалистик рухта сурәтләргә, һәртөрле холыкхарактерны күрсәтергә сәләтле, һәркемгә аңлаешлы үз стилен китереп чыгара. Аның шигырь, поэма, әкиятләрен татар халкы яратып укый, төрле даирәләрдә шулчаклы мәшһүрлек казану аңа кадәр бер генә шагыйрьгә дә насыйп булмаган була. Әдәби тел буларак халыкка бик үк аңлашылып бетмәгән борынгы татар-төрки тел генә рәсми рәвештә яшәп килүгә карамастан, Габдулла Тукай, үзеннән алдарак аз-маз телне гадиләштерергә тырышкан әдипләр тәҗрибәсенә таянып, барча халыкка да аңлаешлы яңа әдәби тел китереп чыгара һәм әнә шул яңа телдә иҗат итеп, бу телнең искиткеч шәп үрнәкләрен бирә—әдәби телебезнең мөмкинлекләре чиксез икәнен исбатлый. Шагыйрь үзе әдәбият өлкәсендәге демократик юнәлешне кулай күрә һәм әйдәп баручыга әверелә. Нәкъ менә Тукай йогынтысына бирелеп, бөтен милли мәдәниятебез демократик юл ала: гап-гади авыл кешесе әдәби әсәрләрнең, каһарманына әверелә (Тукай үзе, үтемлерәк булсын өчен, еш кына русның «мужик» сүзен куллана). Фольклорны шагыйрь «халык әдәбияты» дип атый һәм аңа соклануын белдерә. Гаяз Исхакыйның иҗаты да татар халкының иҗтимагый тормышындагы зур үзгәрешләрне чагылдыра. Аның «Зөләйха» пьесасын җәмәгатьчелек патша хөкүмәтен гаепләү акты буларак кабул итә. һәм Фатих Әмирхан шулай бәяли дә. Рәсәйдә татар халкын көчләп чукындыруны тасвирлаган бу пьеса Казанда 1917 елның мартында сәхнәгә куела. Шул заманда язган роман, повесть, хикәя һәм пьесаларында олуг талант иясе милли хәрәкәтнең аеруча кискен якларын, андагы каршылыкларны, характерлар чарпалашуын җәмгыятьнең барлык даирәләре тормышында чагылдыра. Әдипкә милләтебезнең яңадан тууы да, хатынкыз эмансипациясе дә, рухи таркаулык та, халыкның киләчәге дә тынгылык бирми. Кайчандыр булачак дәверләрдә татар халкының язмышы нинди буласын күз алдына китерергә омтылу нәтиҗәсендә язучы «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән повестен иҗат итә (повесть 1904 елны дөнья күрә). Газиз халкының 200 елдан соң булса да һәлакәткә, бетүгә дучар ителү мөмкинлеген хыялында күзаллагач, коты алынган әдип бу хәлне үзенең замандашларына җиткерергә, аларны кисәтеп куярга ниятли. Г. Исхакый милли проблемаларны хәл итәргә талпыну белән генә чикләнми, бәлки әле. шәхси тәҗрибәсеннән файдаланып, 1907 елда «Зиндан» повестендә һәм «Бер тоткынның саташулары» дигән романында укучыны патша төрмәсенең камераларына да алып керә. Гаяз Исхакый үзенең иҗатын XIX йөздә хөкем сөргән мәгърифәтчелек реализмы традицияләренә таянып башлап җибәрә; мәгълүм булганча, мәгърифәтчелек әдәбияты чынбарлыкта акны карадан аерырга өйрәтә, әдәп- инсаф ияләрен хуплап, намуссыз, көнче, ялганчыларны фаш итүе белән укучының игътибарын яулап ала. Тора-бара Гаяз Исхакыйның иҗатында кискен борылыш барлыкка килә: әсәрләрендә киң колачлы тасвирлау, табигатьнең матурлыгын сурәтләү, каһарманнарның образларында эчке каршылык, катлаулы һәм тирән хисләр өстенлек ала. Талантлы әдипнең иҗади казанышлары татар прозасын бер баскычка күтәрә. Язучының йогынтысы драматургия өлкәсендә дә гаять зур була. Чынбарлыкны тәнкыйтьләү аның иҗатында төп юнәлешкә әйләнә. Мәгәр мондый шәхесләр көтмәгәндә килеп чыккандай тоелса да, алар кисәктән һәм бөтенләй буш урында барлыкка килми, бәлки гасырлар буена, бигрәк тә XIX йөздә әзерләнгән әдәби җирлектә барлыкка килә. (Рус әдәбиятында шундый ук вазифаны XVIII йөз үти.) Димәк ки, татар әдәбиятындагы «алтын гасыр» алдыннан килгән дәвергә дә күз салып үтү зарур. Татар мәдәнияте XIX йөздә басмаханәле булып ала һәм европалашу ягына борыла. Әмма шул ук вакытта гарәп хәрефләрен матурлап сырлаучы хәттатлар әле кулдан күчереп язу һөнәреннән дә ваз кичмиләр. Патша хөкүмәте нинди генә киртәләр куймасын, цензорлар ничек кенә тыярга тырышмасын, XIX йөздә милли китапларыбызны чыгару эше ярыйсы ук тернәкләнеп китә. Галимебез Әбрар Кәримуллин мәгълүматларына караганда, XIX йөз урталарына ел саен 50-60 исемдәге, ә инде гасырның азагына таба 160-170 исемдәге китап дөнья күрә. Шуларның өчтән бер өлеше халык иҗаты белән матур әдәбиятка туры килә. Беренче басмаханәне Казан каласында 1801 елда Габделгазиз Бурашев ачып җибәрә. 1804 елда Казанда университет эшли башлый (аны ачу тантанасы 10 елга соңгара). Бу хәл рус мәдәнияте һәм фәненең Шәрык дөньясына үтеп керүе буларак бәяләнә. Шундый зур уку йортының галимнәре Идел Чулман төбәгендә яшәгән халыкларның тарихын, этнографиясен, мәдәниятен һәм гореф гадәтләрен ныклап өйрәнергә керешәләр. Мәдәниятне һәм телләрне өйрәнү эшенә мәшһүр Шәрык факультеты аеруча зур өлеш кертә (1854 елда аны Санкт-Петербург университетына күчерәләр); XIX йөз уртасында Казан университетының китапханәсендә искиткеч зур кыйммәткә ия булган борынгы кулъязмалар һәм әдәбият ядкарьләре тупланып өлгерә. Тик шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Рәсәйдә «чит-ят халыкның* мәдәни-тарихи үсешенә тоткарлык ясауга юнәлдерелгән рәсми сәясәт аркасында Октябрь революциясенә чаклы бу мактаулы уку йортына безнең милләт вәкилләренә ишекләр, нигездә, ябык була. Шуңа да карамастан, Казан университеты XIX йөздәге татар әдәбиятына зур файда китерә: аның Азия типографиясе дип йөртелгән басмаханәсендә билгеле бер түләү бәрабәренә шактый гына китап басыла. Ә инде мәшһүр ♦Кыйссаи Йосыф» поэмасы ел саен диярлек чыгып тора (XII йөзнең ахыры — XIII йөзнең башында иҗат иткән шагыйрь Кол Галинең туган-үлгән еллары билгесез, фәкать аның әлеге поэманы 1223 елда тәмамлаганы мәгълүм). XIX йөзнең азагына таба бездә инде басмаханәләр саны хәтсез була, гарәп шрифтының матурлапбизәп ясалган үрнәкләре ишәя, китапны күпләп чыгару белән бергә аны сату эше дә җайга салына. Әйтик, Мәкәрҗә ярминкәсенә китапны күпләп илтү гадәткә әйләнә. Гарәп хәрефләре белән татарча язылган әдәби китапларны һәм дәреслекләрне Урта Азиядә һәм бүтән төбәкләрдә яшәүче төрки халыклар да бик яратып алалар. Бездә китап басуның гөрләп алга баруына әйләнә-тирәдәге бүтән халыклар да кызыгалар һәм, чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, үзләрендә дә бу эшне акрынлап кына кузгатып җибәрәләр. Чуаш халкының атаклы мәгърифәтчесе И. Я. Яковлев (1848-1930) Казан университетында укуын 1879 елда тәмамлаганнан соң үз халкына китаплар бүләк итү дәрте белән яши башлый: рус хәрефләренә таянып яңа алфавит булдыра, чуаш халкының авыз иҗатын җыеп, шуны китап итеп чыгара. Казандагы басмаха- нәләрдә башка телләрдәге китаплар да шактый басыла. XIX йөздә Казан. Санкт-Петербург һ. б. шәһәрләрдәге басмаханәләрдә үз телебездә басылып чыккан матур әдәбият әсәрләренең күпчелеген шигырь китаплары тәшкил итә. Бу безнең халыкның борынборыннан шигърияткә хирыслыгыннан килә. Габдерәхим Утыз Имәнинең (1756-1834) үзе үлгәннән соң да, 1840-1900 елларда 5 китабы дөнья күрә. Үткән йөздәге мәшһүр шагыйрьләрдән Гали Чокрыйга да шундый ук хөрмәт күрсәтелә. Әхмәт Кормашиның (1855-1883) «Кыйссаи Таһир илә Зөһрә» поэма-дастаны да күп тапкырлар басылып чыга, халык аны яратып укый. Ә инде Яков Емельянов (1848 93, керәшен татары, дьякон), Ибәтулла Салихов (1794-1867), Габделжаббар Кандалый (1797-1860), Акмулла (1831-95) кебек, шул заманда яшәгән шагыйрьләрнең берәр китабы чыга, яки инде әсәрләре җыентыкларда дөнья күрә. XIX йөз башындагы поэзиягә дини (суфичылык) белән дөньяви карашларның үзара чарпалашуы хас. Шагыйрьләрнең күбесендә әле ачыктан- ачык дини дидактизм өстенлек итә, кайчагында ул караш дөньяви хәлләрне сурәтләү белән үрелеп бара. Тик инде Г. Кандалый, Акмулла, Я. Емельянов һ. б. шагыйрьләрнең иҗади эзләнүләре безнең поэзиягә дөньяви юнәлеш бирә, яңача фикер йөртүгә һәм бөтен әдәбиятны җәмгыятькә хезмәт итүгә китерә. XIX йөзнең икенче яртысында прозаның үсеп китүенә дә шартлар тудырыла. Муса Акъегетзадә (1864-1923) Казан университеты басмаханәсендә 1886 елда «Хисаметдин менла» дигән романын чыгара (бер елдан китап янә дөнья күрә). Татар әдәбиятында бу әсәр шул жанрда беренче карлыгач булып санала. Автор үзе аны «милли роман» дип атый һәм шуның белән үз милләтенең яшәешен-көнкүрешен күрсәтү өчен Европада нык таралган роман формасын куллануына ишарә ясый. Бу романда автор феодализмнан һәм мәгънәсез сүз куертудан арынырга омтылган җәмгыятьтә барган, шул заман өчен аеруча кискен, бәхәсле мәсьәләләрне, зур конфликтларны тасвирлап бирүгә ирешә. Хисаметдин мулла үзенең мәгъшукасына: —... Безем ихтыяр вә хөрриятемезне ала алмаслар. Җаным! Инсан мәгыйшәтендә (кешенең яшәешендә.—В. Г.) бер баһалы вә яхшы шәй хөррияттер»,—дигән фикер әйтә. Ул заман өчен андый сүзләр гаять кыю булып яңгырый. Китапның бер елдан кабат басылуы тикмәгә түгелдер, күрәсең... Икенче мәшһүр прозаигыбыз Заһир Бигиев (1870-1902) иҗади эзләнүләрендә тагын да тирәнгәрәк үтеп керә һәм «Меңнәр, яхуд гүзәл кыз Хәдичә» һәм «Гөнаһе кәбаир» дигән романнарында гасыр азагында халкыбызның тормыш-көнкүрешен реалистик буяулар белән сурәтләп бирә. Ул иҗат иткән образларга укучы ышана, аларга мөкиббән китә, аларны тормышчан дип кабул итә. Бу ике әдипкә гасыр очланганда Гаяз Исхакый килеп кушыла. Шунда инде безнең әдәбиятыбызда Аурупа халыклары әдәбиятларына хас зур күләмле чәчмә әсәрләр ижат итүгә сәләтле көчләр пәйда булуы тәгаенләнә. Бу елларда драматургиябез дә канат җилпергә әзерләнә. Габдрахман Ильяси (1856 95) Казанда 1887 елда «Бичара кыз» дигән пьеса чыгара. Тәүге драма әсәрен халкыбыз хуплап каршылый, 1888 елда аны өйдәге театрда гына уйнап та карыйлар, соңра ул һөнәри театр труппаларының репертуарында да урын ала. Яңа гасырга аяк басканда проза жанры шактый гына тернәкләнеп өлгерә: Шакир Мөхәммәдевнең (1865-1923) «Җәһаләт, яхуд Галиәкбәр агай» (1901), «Яфрак асты, яхуд Мәкәрҗә ярминкәсе» (1902), «Яңа бәдәвам» (1903) повестьлары. Закир Һадиның «Бәхетле кыз» (1904) повесте, Галиәсгар Камалның (1879- 1933) «Сабир хәзрәт» (1903) хикәясе, Мәҗит Гафуриның (1880-1934) прозада көч сынап каравы («Фәкыйрьлек белән үткән тереклек», 1903) һ. б. авторларның чәчмә әсәрләре дөнья күрә. Чәчмә әсәрләрне яратып укучылар да табыла: милләтнең хәл-әхвәлен дөрес чагылдырган һәм укучыга җитди караган өчен алар авторларны олылыйлар, хөрмәт итәләр. Әдәбият, гомумән, тормыш китабына әверелә. Чөнки әдәбият милли кимчелекләрне рәхимсез рәвештә сурәтләп күрсәтә һәм бүтән халыклар белән аралашуда үз урыныбызны катгый рәвештә билгеләргә өнди. Хәер, тәнкыйть уклары катып калган, хорафатны алга сөргән дин әһелләренә дә каршы юнөлтелә XX йөз башындагы янә дә бер күренеш игътибарны үзенә җәлеп итә. Зыялы яшьләрнең билгеле бер өлеше төркичелек белән мавыга башлый. Бу әдәби-иҗтимагый юнәлешкә искелекне яклау, гомумтөрки тарих бәрабәренә үз тарихыбызны борынгырак итеп күрсәтү, ислам динен алга сөрүчеләр вәхшилек дип күрсәтергә маташкан заманнарга, ягъни ислам динен кабул иткәнче булган дәвергә йөз тоту, шундагы мәдәниятебезне кире кайтарырга омтылу хас. Төркичелек яклылар төрки халыкларның мәдәни бердәмлеген яклыйлар, үз телләрендәге фарсы һәм гарәп сүзләреннән баш тартып, төркиләрнең үзләрендә элек-электән яшәп килгән сүзләрнең мәгънәсен ачыкларга, төрки телләр байлыгына таянып, яңа сүзләр ясарга тәкъдим итәләр. Төркичелекнең аеруча актив тарафдарларыннан берсе—әдип, җәмәгать эшлеклесе һәм галим Йосыф Акчура (1876 1936) була. Бу өлкәдә шулай ук Зәки Вәлиди (1890-1970). Садри Максуди (1878 1957) кебек күренекле шәхесләр дә активлык күрсәтәләр. Әмма татар һ. б. милләт зыялыларының төрки мәдәният һәм әдәбиятларны берләштерү нияте белән оешкан төркичелекне тора-бара сәяси агым дип бәялиләр һәм «пантюркизм», • пантуранизм» дигән ярлыклар да тагалар; шулай ук төркичелек идеяләрен үз мәнфәгатьләренә файдаланырга маташучылар да табыла. Тик инде төрки нигезләргә омтылуның файдасы да тимичә калмый: борынгы язма ядкарьләребез һәм тарихыбыз белән кызыксыну уяна, шулай ук төрки телләрнең сафлыгы өчен көрәш башлана, төрки сүзләр тамырыннан шактый гына яңа сүзләр ясала һ. б. Төркичелек юнәлешендә җиңүгә ирешүнең бер эстетик дәлиле моннан гыйбарәт: ислам динен кабул иткәнче яшәп килгән, төрки телләрнең яңгырашына якын торган силлабик шигырь төзелешен гарәпнең гарузы (дин белән бергә кергән мәдәни йогынты бар бит әле) кысып чыгарган булса, XX йөз башында ул ныграк кулланыла Гәрчә халык авыз иҗатында төрки телләрнең табигатенә якын силлабик шигырь төзелеше тулысынча сакланса да, ислам динен кабул иткәннән соң язма шигъриятебездә гаруз (квантитатив үлчәм) хакимлек итә. Шагыйрь ләребез читтән кергән әлеге алымны үз телебезгә яраклаштыру юлында бик күп көч куялар һәм еш кына гаҗәеп камил әсәрләр иҗат итүгә ирешәләр. Тик инде XIX йөзнең азагында шигъриятебезнең яңаруы, шигъри алымнарның күбәюе таләп ителә башлый. Шигырь төзелешендә басымны һәм рифманы игътибар үзәгенә куйган гаруз таләпләрен үтәү йөзеннән шагыйрьләр еш кына рифма белән мавыгып, эчтәлекне бирүдән ваз кичәргә мәҗбүр булсалар, яңа шигъри формалар исә төрки телләрнең музыкаль яңгырашыннан оста файдалану мөмкинлекләрен бирә. Шул ук вакытта гарузның казанышлары поэзиябездән бөтенләй үк чыгарып ташланмый, әле бүгенгәчә (мәсәлән, архаикага охшатып язган очракларда) кулланыла. XX йөзнең башында милли тәрҗемә мәктәбенә нигез салына. 1899 елда А. С. Пушкинның тууына 100 ел тулу уңае белән даһи юбилярның китапларын үзебезнең укучыларга саф ана телендә уку мөмкинлеген булдыру зарурияте көн тәртибенә килеп баса. Аның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү эшенә С. Рахманкулов (1888-1916) һәм М. Өметбаев (1841-1907) шикелле зур тәҗрибә туплаган шагыйрьләр алына, һәм аларның хезмәтләре гасыр башында ук дөнья күрә. Әдәби тәрҗемәнең искиткеч зур вә камил үрнәкләрен поэзиядә Г. Тукай, С. Сүнчәләй, С. Рәмиев, проза өлкәсендә Г. Исхакый, драматургиядә Г. Камал белән Ш. Камал бирәләр. 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң татар әдәбиятының кыйбласы үзгәрә: совет чоры башлана... Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Рәсәйдә булган революцияләрнең өчесе дә татар халкының язмышына да, мәдәниятенә дә бик нык тәэсир итә. 1905-07 еллардагы революция вакытында безнең әдәбият бик тиз үсеп китә: поэзиядә Г. Т\кай белән М. Гафури, прозада һәм публицистикада Г. Исхакый, Г. Ибра-һимов, Ф. Әмирхан революция ачкан мөмкинлекләрне әдәбиятның үсешенә файдалануга өмет баглыйлар. Милли юнәлештәге вакытлы матбугатка да юл ачыла: ана телендә шактый газета-журнал чыга башлый. 1917 елның Февраль революциясе татар зыялыларының күңелендә милләтебез язмышын нигездән үк үзгәртүгә өмет уята, мөстәкыйльлек яулап алу мөмкин булачагына ышанычын тагы да ныгыта. 1917 елның 1-11 маенда Мәскәү каласында Бөтен- россия мөселманнарының I корылтае уза. Анда татар, башкорт һ. б. төрки халыклардан 800 ләп вәкил җыела; депутатлар милли мәсьәләне хәл итүдә бердәм программа эшләп чыгаруны күздә тоталар. Мәгәр аны булдыра алмыйлар: моңа фикер каршылыгы комачаулык итә. «Федераллар» (Г. Исхакый, М. Бигиев һ. б.), татар халкының төрле төбәкләргә таралып, таркау яшәгәнен, мәдәният үзәкләренең төрле җирдә булуын күздә тотып, милли- мәдәни автономияләрне ил күләмендә төзүне яклап чыгалар. «Автономия- леләр» исә (3. Вәлиди җитәкчелегендә) милли автономияләрне татарлар, башкортлар һ. б. халыклар яшәгән төбәкләрдә төзү фикерен куәтлиләр. Корылтайдагы капмакаршы фикерләр 1917 елның җәендә Санкт-Петербургта аерым китап булып татар телендә басылып та чыга. Г. Исхакый белән 3. Вәлидинең әнә шул фикер каршылыгы бөтен гомерләре буена сузыла: әүвәл үз теләкләрен Рәсәйдә гамәлгә ашырмакчы булып талпынып карыйлар, берни дә майтара алмагач, һәр икесе чит җирләргә китәләр (ә бу инде сөрген белән бер), анда да татулаша алмыйча, ике даһи Төркиядә дөнья куя... Октябрь революциясе татар халкының язмышында кискен борылыш хасил итә: 1920 елда Совет хакимияте барча милләтләргә дә автономия биргән булып, бөтен дөньяны таң калдыра; ә инде автономия белән генә милли мәдәниятне алга этәреп булмаганы еллар узгач кына аңлашыла. Союздаш республикалардан аермалы буларак, автономиялесенең бөтен мәдәнияте бердәнбер нәшрияткә сыеп бетәргә тиеш, ә инде кинематография ише нәрсә хыялда гына кала икән... Рәсәйдә яшәгән, әле кайчан гына татар мәдәниятеннән белем алган, рухи азык алган төрки халыклар (казакъ, төрекмән, үзбәк, кыргыз) союздаш республика статусы алганнан соң тиз арада китап басу эшен дә, кинематографияне дә һ. б. җайга салалар. 1917 елның Октябреннән соң татар әдәбиятының үсешен аның эчке закончалыгы (тел, традицияләр, образлар системасы, дөньяны күреп аңлауда милли вә эстетик үзенчәлекләр) һәм ул яшәгән объектив шартлар (мәдәниятнең идеологии кысалардан, билгеле бер сыйнфый юнәлештән читкә тайпылмаска тиешлеге һ. б.) билгели. Октябрьдән соңгы әдәбиятыбыз өчен шунысы характерлы, аның үсешеннән иң олуг әдибебез Гаяз Исхакый читтә кала: 1918 елда үз-үзен читкә сөргәннән соң ул ничек тә булса әдәби хәрәкәткә тәэсир итүдән мәхрүм була, аның иҗаты мәктәптә дә, югары уку йортларында да өйрәнелми, гомумән, ул XX йөз әдәбиятыннан сызып ташлана... Сыйнфый яктан пролетариат жырын жырламаган Р. Фәхретдин, Ф. Карими, Г. Баруди, М. Бигиев, 3. Вәлид и, Й. Акчура һ. б. мәшһүр әдипләребез, мәдәният әһелләребез дә шундый ук язмышка дучар ителә. Проза һәм драматургиядә бәйге тоткан олуг талант иясе Ф. Әмирханга да сан бетә, һәр шәхескә сыйнфый күзлектән чыгып, ягъни пролетариат кавеменә файдалы булу-булмавына карап бәя бирелә. Әмма әдәбиятны авызлыклап алу артык зур нәтижә бирми. Идеологик чаралар нинди генә каты булмасын, ижатның табигый һәм мәдәни агылышын тоткарлый алмый. Кызык бер хәл: 20 нче елларда шагыйрьләр шагыйре, миниатюраларны коеп кына куючы (элегрәк алтын приискалары тоткан) Дәрдмөнднең иҗаты дан казана. 1928 елда чыккан шигырьләр жыентыгы тиз арада таралып бетә. Октябрь революциясенә кадәр милли зыялыларыбыз өчен дә үрнәк булган язучыларыбыз халыкның язмышын хәл итүгә актив катнашып та. демократлыктан ваз кичмиләр. Милләтебезне мәгърифәтле Аурупа халыклары дәрәҗәсенә күтәрү ниятеннән чыгып, ижтимагый прогрессны алга сөрсәләр һәм җәдитчелекне якласалар да, ислам диненә каршы килмиләр, фәкать дин әһелләрен тәнкыйтьләү белән чикләнәләр. Бу хәл Октябрьгәчә шулай дәвам итә. Габдулла Тукай вафат булганнан соң (1913) прогрессив язучылар үзләренең әйдәп баручылары дип Мәжит Гафурины таныйлар. Шунысы кызык, большевикларга уңай караштагы мәшһүр язучы «Дин вә әдәб» журналында ислам диненә мәдхия җырлаган шигырен бастыра. Чөнки ул, милләтнең алга баруына диннең дә, әдәпле булуның да йогынтысы зур, дигән фикердә тора. Язучыларның күбесе революцияне яңа эраның башлануы дип кабул кыла һәм ничәмә-ничә гасыр дәвамында изелгән милләтебезнең рухи яңарыш кичерүенә өметләнә. Октябрьне хуплап Г. Камал. М. Гафури. С. Рәмиев, Ш. Бабич һ. б. шигырь язалар. Бу елларда Г. Ибраһимов күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе булып таныла (юл уңаенда шунысын да әйтү кирәктер, ул В. И. Ленин белән кабинетына кереп сөйләшкән бердәнбер татар әдибе). 1919 елда ул Октябрьнең икенче елы уңае белән: «...милли тел. милли әдәбият, милли мәдәният өчен, боларның үсүе өчен дөнья кадәрле киңлек, азатлык һәм мадди чаралар алдык»,—дип язып чыга. Эмиграциягә киткән әдипләрне искә алмаганда, илдә яшәп калган барлык татар язучылары да яңа хөкүмәткә ризалык белдерәләр. Фатих Кәрими, Мәскәүгә күчеп, Коммунистик университетта (КУТВ—Шәрык хезмәт ияләренең коммунистик университеты) укыта. Риза Фәхретдин Уфада Диния нәзарәте мөфтие вазифаларын үтәү өстенә әдип вә галим буларак та ижатын дәвам иттерә. Фәкать Дәрдмәнд кенә соңгы елларын Орскида ялгызлыкта уздыра. Ихтимал, бу аның ил эчендә «эмиграцияләнүе» булгандыр... Элекләре мәшһүр ике шагыйрьнең генә поэзиядә эзләре суына: С. Рәмиев Совет хакимиятенең Уралдагы бер оешмасында чиновник хезмәтен үти һәм әдәби тәрҗемә (проза) белән мавыга: Н. Думави исә мулла булып китә, 1926 елда • Хәзерге татар руханилары һәм аларның эшләре» дигән китап чыгара. Тарихның бормалы юлларыннан барганда иртәгә үзеңне нинди язмыш көткәнен әйтүләре кыен шул!.. Ватандашлар сугышы дәверендәге әдәбиятта гүя төрле буын вәкилләре үзара фикер алышалар, гәп куерталар. Бер яктан алганда. XX йөз татар әдәбиятына нигез салучылар әле иҗат итә: прозада Ф Әмирхан, Ш. Камал, Г. Ибраһимов, М. Гали. Г. Газиз. Ш. Әхмәдиев, С. Җәлал, Г. Рәхим. Я. Кәрим; шагыйрьләр М. Гафури, Ф. Бурнаш. С. Сүнчәләй, Д. Гобөйди, С. Рәмиев, М. Укмасый; драматурглар М. Фәйзи. Г. Камал (шагыйрь дә). К. Тинчурин һ. б. Икенче яктан, әле яңа иҗат юлына аяк баскан, озакламый татар совет әдәбиятын җигелеп тартачак яшь язучылар: шагыйрьләр М. Җәлил (1906 44), М. Максуд (1900 62). Ш. Фидаи (1902 20), И Йосфи (1896 1921), Б. Рәхмәт (1897 1957). К. Әмири (1893 1962; драматург та). Н. Исәнбәт (1899 10* 1993; драматург та), Т. Ченэкэй (1893-1959), Ә. Сэгыйди (1895-1939); прозаиклар К. Нажми (1901-57; шагыйрь дә), А. Шамов (1901 90), Д. Юлтый (1893-1938), А. Таһиров (1890-1938); драматурглар Ш. Усманов (1898 1937; прозаик та) һ. б. Әдәбиятка әле кереп кенә килә торган язучыларның күбесе яуларда катнаша, ә кайсыберләренең гомере һәм иҗат юлы артык кыска булып чыга... 1918 елның гыйнварында «Олуг Төркестан» газетында (Ташкент) бөек шагыйрь һәм новатор Һади Такташның (1901-31) исеме күренә. Яшь шагыйрь Казан каласына күчеп килгәч, аның беренче китабы чыга (1923). Авторның ул жыентыгына дингә (һәм Аллага) каршы тезмә юллар белән язылган «Җир уллары» трагедиясеннән тыш әле тагын үзенең иҗади программасы да урын ала. Дәртләнеп язган бу программада автор поэзияне яңартырга, заманча язарга кирәклеген исбатлый, барча шагыйрьләр белән бергә үз алдына да куйган новаторлык таләпләрен аерымачык билгели. Шул ук 20 нче елларда япь-яшь шагыйрь Гадел Кутуй (1903-45) үзен татарның футуристы дип игълан итә: аның «Көннәр йөгергәндә» (1924) дигән тәүге җыентыгында футуристларга ияреп язган шигырьләре урын ала. Эксперимент ясау белән генә берни майтара алмаганын аңлагач, шагыйрь үзе үк ул юлдан ваз кичә. Татар әдәбиятында 20 нче елларда, Гаяз Исхакый булмагач (1918 елда эмиграциягә китә), икенче бер олуг талант иясе—Галимҗан Ибраһимов алга калкып чыга. Бу әдипнең 20-30 нчы еллардагы иҗаты мәдәни һәм иҗтимагый тормышыбызда әйтеп бетергесез зур роль уйный. Ул иң беренчеләрдән булып яңа кешене тәрбияләү, димәк ки әдәбиятта да яңа каһарман образын иҗат итү зарурлыгын «Яңа кешеләр» драмасы (1921) белән раслый. Ә инде мәшһүр «Безнең көннәр» романы (1919) ачыктан-ачык революцион эпопея булып яңгырый, фетнә һәм фетнәчеләрне китереп чыгарган сәбәпләрне фәнни дөрес, сәнгати ышандырырлык итеп исбатлый. Г. Ибраһимовның иҗади эзләнүләрен әдәби тәнкыйть замана таләпләренә җавап бирә торган новаторлык дип бәяли. Әйтик, Фатыйх Сәйфи-Казанлы (1888-1937) «Яңа кешеләр» пьесасына карата, автор үзенең каһарманы сәяси яктан ни рәвешле үскәнне тамашачының күз алдында алып бара, дип яза. Мондый «тәти» сүзләр әдәби әсәргә турыдан- туры сәяси күзлектән чыгып, социологик бәя бирү буларак яңгырый. Әдәбият дөньясындагы әлеге күренеш 20 нче елларда башлана һәм аннан соңгы елларда бик нык чәчәк ата. 20 нче елларда, пролетар әдәбияты әле туып кына килгәндә, Г. Ибраһимов яңа сәнгатьнең нинди юнәлештә барырга һәм ниләр эшләргә тиешлеген билгеләүче идеологка әверелә. Революциядән соң аеруча актив рәвештә әдәбият теоретигы һәм галим сыйфатында чыгышлар ясый: филология һәм тарих мәсьәләләрен (аерым алганда, татар халкының революцион хәрәкәте тарихын) өйрәнә. 1926 елның 25 феврале—6 мартында Бакуда барган Беренче Тюркология корылтаенда төрки халыкларның яңалифкә (латин графикасына) күчүенә багышланган доклад белән чыга. Үзенең сыйнфый дошманнары дип караган кешеләргә ул һич тә рәхим-шәфкать күрсәтми: 1924 елда Мәскәүдә чыккан «Кара маяклар, яки Ак әдәбиятлар» дигән китабында элегрәк үзенең көрәштәшләре булган, соңрак сәяси эмиграциягә китеп, баррикаданың аргы ягында калган шәхесләрне гаять нык тәнкыйтьләп чыга. 20 нче елларда бер Г. Ибраһимов кына түгел, бүтән галимнәр дә үз әдәбиятыбызның үткәнен һәм үсеш юлын ачыклау юнәлешендә баш ваталар. Кайсыбер эзләнүләр әле бүген дә әһәмиятен югалтмаган. Җамал Вәлидинең (1887-1932) Петроград дәүләт нәшриятында 1923 елда рус телендә чыккан ♦ Очерк истории образованности и литературы поволжских татар» һәм Габдрахман Сәгъдинең (1889-1956) Казанда 1^2,6 елны дөнья күргән «Татар әдәбияты тарихы» дигән хезмәтләре әнә шундыйлардан. Дәвамы киләсе санда