Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЪРИЯТ

БУСТАНАЙДАН БАШЛАНГАН ҖЫР Мөхәррәм Каюмов—минем якташым Әйе. Башкортстанның Борай районыннан, миңа бик шигъри, матур тоелган Бустанай исемле авылдан (мөгаен. Бостанайдыр ул Лй бостаны, бакчасы, дигән суздәндер!) Бу авылдан чыккан башка шагыйрьләр дә барын беләм Ә инде аннан ерак тугел Чалкак авылы—композитор Солтан Габәшиебезнең газиз сөякләре соңгы төяк тапкан җир. Атаклы -Кәккукҗыры шул якта—гузәл табигатьтә дә яңгырап, куп йөрәкләрне— шагыйрьләрне олы иҗатка кузгаткандыр Илдар Юзеевны. Саҗидә Сөләйма нованы, яшьлек кумирым Әнгам Атнабаевны яшьрәк ләрне. Гали Чокрыйларның изге эзләре. догалары калган төбәк бу! Жыр-моңга да бай ул: Хәмдунәләр. Хәнияләр. Нәфкатьләр Салаватлар туган як' -Ярсу Танып буйларым», дип язды аны усмер чагында ук Мөхәррәм дустым Ләкин, яшьтән ук шигырьгә гашыйк Мөхәррәм Казанга ир-егет булгач кына килде, соңлап танылды ахры Әмма шигырьгә соңлады дигән суз ту гел бу! Көндәлек матбугатта басылган шигырьләре белән ук купләрнең хөрмәтен казанды ул Бер генә мисал -Казан утларында 80 еллар башында басылган «Казанымда шундый чатлар бардигән шигыренә чит илләрдә дә игътибар иткәннәр икән Гайшә ханым Азадә-Рорлихның мәгълум китабында бу шигырь тулысынча китерелгән Юкка тугелдер Мөхәррәмгә милли рух, тарихилык хас иде Ул чакта да, диюем Бу бабта ул каләмдәш дусты якташы Эдуард Мостафинга охшаш табигый, гади чаралар белән шигърилек, милли колорит, сурәт һәм халыкчан фикергә ирешу Мөхәррәмнең, әле китабы чыкмастан элек ук. Язучылар берлегенә алынуы да аңа ныклы ышанычны сөйли иде бит' Ә инде озак көттереп дөнья кургән -Торналар чылбырыисемле шигырь җыйнамасы-тиз онытыла торган китаплардан тугел дип уйлыйм—иманым камил моңа' Үзенчәлекле, төпле, акыллы шигырьләр мәҗмугасе ул Әйе. шагыйрьләрнең, шигырьләрнең язмышы төрле-төрле Мөхәррәм дус та җиңел язмышлы булмады—язганнарында ул бу турыда кат-кат уйлана, фикерли, нәтиҗәләр ясый Әмма, тормышындагы төрле сынаулар, авырулар, авырлыклар—аның өчен шәхси кичерешләр генә кебек Соңгы язган шигырьләрендә дә аның гамендә-Идел йорт, халык язмышы уе. киләчәгебез турында борчылу-әрнуләр бит Алтмыш яшьлек моң иясе ирнең эчендә куп утлар яна шул. әлеге дә баягы—иярле-йөгәнле ат ятачын егетләр йөрәгендә' Яшьтәшемнең шигъри моңына сез дә битараф калмассыз дип уйлыйм хөрмәтле укучыларыбыз! Ралнф ГАТАШ Мөхәррәм Каюмов ДастанБуыннардан күркәм буыннарга— Бабайлардан калган бу дастан. Бүген аны бөтен дөнья укый, Ә исеме аның— Татарстан. Шул дастанның һәр битендә—Тарих. Канлы алыш. Мәхшәр. Зилзилә. Яу чабалар болгар яугирләре— Кемдер җиңә. Кемдер җиңелә. Тирә якта—кара хәрабәләр. Әйтерсең җир киткән ишелеп, Байрак булып Кояш күтәрелә, Исән әле, димәк, кешелек. Ялкын йоткан халык. Җанын һәрчак Тырнап торган әрсез шөбһә-корт. Йөрәгенә иман терәк булгач. Исән-имин калган Идел-йорт. Күрелмәгән матур бәйрәм кебек Тыныч торса тормыш аз гына. Дастан ләкин ук һәм кылыч белән. Язмышларга манып языла. ...Дөрли Казан. Ялкын җитмеш телле. Җәһәннәм ул менә шул була. Кала уртасында тәре калка,— Буйсынмыйча халык кол була... Татарстан!.. Укып туймас дастан— Җиңеп чыккан хаклык. Дөреслек. Кемгәдер ул— мавыктыргыч кыйсса. Безнең өчен исә— Дәреслек.Әнкәй •Анам. Аннары анам Аннары—тагын анам. Соңыннан гына—атам. • Хәдисләрдән Беренчесе—Тәңре, аннан әнкәй, Камил моңа минем иманым. Әнкәемнең бөеклегенә мин Инандым да, чиксез куандым. Ул ерактан гел күзәтә мине. Кыек басмый, калам тыелып. Кыенлыкка очрап, җебеп төшсәм. Кинәт арта миндә кыюлык. Үз-үземне аямыйча яшим. Мең сыгылсын язмыш, мең сынсын! Тик мин аңа түгел, бу тормышның Кагыйдәсе миңа буйсынсын! Шатлыкларым әле канат ярыр. Кайгыларым җанны яралар. Күпме кушса Ходай, шулкадәрле Афәтләрдән әнкәм аралар... Буыннардан күркәм буыннарга— Бабайлардан калган бу дастан. Бүген аны бөтен дөнья укый, Ә исеме аның— Татарстан. Шул дастанның һәр битендә—Тарих. Канлы алыш. Мәхшәр. Зилзилә. Яу чабалар болгар яугирләре— Кемдер җиңә. Кемдер җиңелә. Тирә якта—кара хәрабәләр. Әйтерсең җир киткән ишелеп, Байрак булып Кояш күтәрелә, Исән әле, димәк, кешелек. Ялкын йоткан халык. Җанын һәрчак Тырнап торган әрсез шөбһә-корт. Йөрәгенә иман терәк булгач. Исән-имин калган Идел-йорт. Күрелмәгән матур бәйрәм кебек Тыныч торса тормыш аз гына. Дастан ләкин ук һәм кылыч белән. Язмышларга манып языла. ...Дөрли Казан. Ялкын җитмеш телле. Җәһәннәм ул менә шул була. Кала уртасында тәре калка,— Буйсынмыйча халык кол була... Татарстан!.. Укып туймас дастан— Җиңеп чыккан хаклык. Дөреслек. Кемгәдер ул— мавыктыргыч кыйсса. Безнең өчен исә— Дәреслек. Печәнче Ничәмә ел үткәч, табып алдым Иске чалгымны мин чормадан. Киерелеп менә печән чабам Пакус булып яшел җыр ага. Болыннарда быел печән уңган. Димәк, яңгыр яуган җитәрлек. Уйнап-уйнап күбәләкләр оча Канатында җәйне күтәреп. Нинди генә чәчәк юк соң монда,— Болын гүя матур рәсем. Зур сәнгатьнең мәңге тынмас җаны Безнең табигатьтер, күрәсең... Әйтерсең лә усал җил исмәгән. Котырынып давыл узмаган. Вакыт җитәр: бу гүзәллек сүнәр. Әнә шуңа эчтән сызланам... ...Сабанчы да булдым, печәнче дә, Тынычланыр идем мин-бәндә. Җирдәге бар кайгыларны чабып Өеп куйсам әгәр кибәнгә... Ашыгам Бу дөньяның һәрнәрсәсе якын. Кайгысын да аның олылыйм. Яхшылык һәм гүзәл яктылыкның Күпне күргән үксез улы мин. Юлда үтте гомер... Каршы җилләр Усал булды. Булды юаш та. Сәлам бирдем кичен мин яшь Айга, Башым идем иртән Кояшка. Йолдызларга чишмә серен чиште. Кошлар җыры нурга кушылды. Яшел җәем эреп җанга сеңде. Акшарлады карлар кышымны... Ашыгам мин килер көннәремә. Юк. чалынмый күзгә ак-кара. Үткән юлым һаман озыная. Барачагы, снзәм. кыскара... Горур тотып башны атлый бнрәм. Әйтерсең мин дөнья тоткасы. Чабам... Гүя. кирәк өлгерергә— Ябылганчы оҗмах капкасы... Быдбыл-кош Язлар, җәйләр үтте. Көзләр җитте. Сәлам бирде менә салкын кыш. Сискәндереп сулган чәчәкләрне Тәрәзәмә кунды былбыл-кош. Ул җанымда минем туган иде Яшәү көче биреп торырга. Канатларын ныгытты да очты Үзенә бер оя корырга. Мәхәббәт, дип атаганнар аны, Асылында һич юк үч. ялган; Яшьлек белән бергә ярала да, Кеше белән китә дөньядан, һәркемдә дә ул үзенчә була: Кемдә кыю. кемдә бик юаш. Чәчәкләргә барып табына да, Кояш нурларына куя баш. ...Чиртте кошым күңел тәрәзәсен. Йөрәк капкаларын шакыды. Тик гомерлек урын табалмады. Кемгә барса, шуңа ят булды. Бүген менә очып кире кайтты. Эй үзгәргән—Вакыт аяусыз. Тәңре биргән гомер үтеп бара, Былбыл-кошым һаман оясыз. Янды Синең белән очрашуым—хата. Яратам, дип юкка җан ордым... Синнән башка үткән елларымны Өем-өем итеп яндырдым. Янды, янды очкынланып, балкый Елларымның иң-иң затлысы: Бүләр иде татлы төшләреңнән— Төшмәгәндер төнлә яктысыГомер Яшәрмен дип шушы яшькә кадәр Кем уйлаган инде, кем белгән?.. Йөрәгемдә һаман вулкан ата, Гейзер бәреп тора күңелдән. Алар тынар, беләм... Кояшта да Сүнеп кала кинәт активлык. Буйга үстем әллә кыя хәтле?— Чәчләремә кунды ак болыт. Дөнья миңа кырынрак бакты, Буш итмәде ләкин назыннан. Нектар җыйган бал кортлары кебек. Акыл җыйдым еллар таҗыннан... Мин мәңгелек түгел. Бер китәрмен... Шушы хакыйкатьне белгәнгә, Йолдыз белән исемемне язып Калдырасы килә галәмгә