Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

СЕЗ КАБЫЗГАН УТЛАР

әсән ага Туфанның чит җирләрдә озак еллар михнәт чигеп, сагынылган Казанына кайткан айлары иде. Әлегә анын көннәре очрашулар, күрешүләр, эчкерсез мәҗлесләрдә үтә Көннәрдән бер көнне ул үзе дә тыйнак кына бер мәҗлес җыеп. Шәрәф белән мин дә анда чакырулы идем Кечерәк кенә бакча артына посып утырган Иске дигән тыкрыктагы таш йортка унайсыхзанып кына кердем мин. Яшь идем әле. андый зур шәхесләр белән аралашырга өйрәнмәгән идем Әмма читенсенүемнен төп сәбәбе башка иде Чөнки бу өйнен хужабикәсе. кунакларны кочак җәеп каршы алырга тиеш кешеиен юклыгын белә идем Шатлык белән хәсрәт бергә йөри диләр бит Хәсән аганын кайтуына икеөч аи гына калды, менә-менә күрешү көннәре килә дигәндә анын гомерлек юлдашы. Татар академия театрынын үзенчәлекле һәм талантлы артисткасы, сөекле Лулуы (шагыйрьаны шулай дип атап йөрткән) Луиза Салигаскәрова авырып дөньядан китә. «Бодай да күпне, күргән шагыйрь йөрәге шул чакларда ничек түзде икән, төсе-бите белән әнисенә ошаган кызы Гөлгенәне кочагына алганда ниләр кичерде икән9» дип уйлап куйган чакларым була иде. Беренче казтагы иркен бүлмәдә утырганда да шул халәттән аерыла алмадым. Мәҗлестә матур-матур тостлар әйтелде, изге теләкләр теләнде, шаян сүзләр сөйләнде. Ләкин кунакларның күңелендә калганы, шагыйрьнең яралы йөрәген асп. әйтми калдырганнары барлыгы да сизелә иде Мине дулкынландырганы тагын шул булды—Хәсән ага үзәкләрне өзәрлек итеп, мандолинада уйнады Аннан кинәт кенә бию көенә күчте. Олыгаеп килгән хатыннарга хас булганча тулырак гәүдәле, кара чәчләрен уртадан аерып, артка төйнәп куйган, мөлаем аксыл чырайлы ханым, янында утырган зифа буйлы кыз белән баһадир гәүдазе яшь егетне кулларыннан алып, биергә чыгып басты Алар өчәүләп, кулъяулыкларын болгыйболгый. Әстерхан татарларының биюен биеделәр Кавказ якларына тартым әкрен, салмак, сыгылмалы бию иде ул Хәсән ага Туфан мәҗлеснең башында ук ханымны олы галим Галимҗан Нигъмәтинең хатыны Жанна ханым, аның кызын Йолдыз, улын Энгель дип таныштырган иле. Ул чакларда мин география факультетын тәмамлаган кеше буларак әдәбият тарихыннан шактый ерак идем Бу серле, сихерле дөньяга әкренләп, еллар буе килдем Галимҗан Нигьмәтинен дә татар әдәбиятында тирән эз калдырган филология фәннәре докторы. Казан педагогия институтында абруйлы профессор булганын шунда белдем Жанна ханымның мулла кушкан исеме Маһижиһан булуы да шул елларда мәгълүм булды. Гасыр башында дөньяга килеп, катлаулы, каршы лыклы, шул ук вакытта яшьлек дәрте белән матур булган ашкынулы еллар кичеп, мадәниятыбызның якты маяклары булган бер төркем кызыклы шәхесләрнең гомере күз алдымнан үтте. Ләбибә ИХСАНОВА (1923)—эдибо. 6a.ia.iap очен ишми •Камеш елга- -//ит- •Робинюююр шгеренда^Саралан малайлары» һ б повесть-хикаямр авторы Татарстан Лучылар берлегенең Л Алиш исеменбоге бү.юге лауреаты Коланда вши Х Унтугызынчы гасыр ахырындагы яман ачлыктан качып. Әтнә ягының гайяр ире Җәләлетдин ишле гаиләсе белән Әстерхан шәһәренә килеп төпләнә. Чинар һәм каштан агачларының хуш исле күләгәсендәге урамда Мелькумов дигән әрмән баенын иске һәм кысан флигелендә яшәп китә. Тиз арада уылдык ясау һөнәренә өйрәнә һәм осталыгы белән тирә-якта атаклы кеше була. Уллары да балыкчылар әртилендә үз кеше. Кечкенә балалар да аунап-тәгәрәп үсеп киләләр. Маһижиһанны әнә абыстайга укырга бирер вакыт житеп килә. Ләкин бу чая кызның әлегә укуда кайгысы юк. Әрмән бистәсендәге малайлар, кызлар белән баш бетереп уйнап йөрүе Нинди генә телләрдә сөйләшмиләр алар! Бигрәк тә. бәхәсләшә, кычкырыша башласалар татарча да. русча да, әрмәнчә йә әзәрбайжанча. казахча сиптерәләр генә! Милләт төшенчәсе юк алар өчен Үзләрен дус һәм бик үк дус булмаганнарга гына аералар. Гамьсез балачак тан алдыннан күргән төш кебек, иң кызык жирендә уянасын да китәсен. Маһижиһаннын да гимназиягә керер вакыты житкән лабаса. Әнә ана таныш бай кызларының бер-икесе гимназистка формасын һәм рәсемле китапларын күрсәтеп, мактанып та алдылар инде. Ә Маһижиһан кеше бәхетенә кызыга торганнардан түгел. Абыстайда дүрт ел сабак алып, укуның кызыгын белгән, яңалыкка дәртле уенчан чая кыз көн дә әтисен йөдәтә: гимназиядә укыйсым килә! Җәләлетдин үзе дә кызын укытырга бик тели Ләкин анда мөселман балаларын алмыйлар икән шул. Уйлый торгач, жае табыла тагын. Бай белән кат-кат сөйләшә торгач, тегесе Маһижиһанны үз фамилиясенә яздырырга риза була (балалыкка ала янәсе). Һәм кыз Мелькумова булып гимназиядә укый башлый. Ләкин әрмән баенын киң күңелле булуы түгел бу. Шәһәргә атаклы останы югалтудан куркуы гына. Үтәр берничә ел. байчура үзенекен итәр, эшчән гаиләне бик шәп итеп төпсез чуманга утыртыр әле! Бу эш болай була Җәләлетдиннең балалары исәя башлаган саен флигельнең тарлыгы ныгырак сизелә башлый Яхшырак, зурырак торакка күчү мәсьәләсе алга килеп баса Мелькумов аңар үз йортларының берсен тәкъдим итә. Дөрес, әлегә анда ерак кардәше яши икән. Әгәр Җәләлетдин ай саен акча биреп барса, тиешле хакы жыелгач, туганын чыгарачак һәм өй остага булачак. Бер юлы күп акча чыгарып бирәсе булмагач, Җәләлетдин килешә. Әмма яңа өйгә күчәбез дип торганда гына Мелькумов карарын үзгәртә һәм түләнгән акчаның бары йөз сумын гына кайтарып бирә. Ләкин Маһижиһаннын әнисе, дөнья күргән горур хатын: —Хәрам акчаң үзенә булсын! Ана калмаган әле без,—дип. йөз сумны байның битенә ташлый. Холкы белән әнисенә ошаган, гаделсезлеккә артык сизгер Маһижиһан да шулай итеп тормышның ни икәнен анлыи башлый. Гимназиядә бик тырышып укый, рус әдәбиятын өйрәнә. Алдынгы фикерле яшьләрнең күңел ачу кичәләренә иөри Шуларнын берсендә адвокат Борһан Бадамшин белән таныша. Аның ярдәме белән татар зыялылары арасыннан да күп дуслар таба. Татар әдәбияты белән ныклап кызыксына башлый. Ул бигрәк тә Фатих Әмирхан әсәрләрен яратып укый. Әдипнең «Хәят» дигән хикәясендә кыз үзен күргәндәй була. Әсәрнең төп герое Хәят белән тормыштагы Маһижиһаннын ошашлыгы—аларнын яшьлеге. Патриархаль кысалардан котыла алган яна фикерле яшьләрнең белем алуга, яңалыкка омтылулары, рус һәм европа культурасына тартылулары, күнел ачу кичәләрендәге иркенлек, кызлар, егетләр арасында мәхәббәт уеннары Маһижиһанга да ят түгел. Әмма әсәрнең герое белән ошашлык шунда тәмамлана да инде Хәятның хыялы яшь, чибәр, акыллы һәм бай кияүгә чыгудан ары китә алмый. Ә Маһижиһан башка. Аны мондый тынчу тормыш канәгатьләндермәс иде. Ул әз генә бунтарь йөрәкле дә бит әле. Килер бер вакыт. Галимҗан Нигьмәти дигән галим аның чаялыгын, бәйсез холкын яратып, французларның легендарь герое Жанна д, Аркка тиңләп, «син Маһижиһан түгел, син Жанна!» дип әйтер һәм шуннан башлап галимнең дус - ишләре дә аны Жанна дип атарлар. Ә хәзергә әле ул бар җиһанны кочып алырга теләгәндәй яшәгән Маһижиһан гына. Ул елларда Әстерхан шәһәренең. Казан кебек үк, көчле бер мәдәният учагы булып танылган чоры була Татар яшьләреннән күп кенә драма түгәрәкләре оеша. Фатих Әмирханның «Тигезсезләр» пьесасы, Галиәсгар Камал әсәрләре уйнала. Репертуар сайлауда, актерлык осталыгына өйрәнүдә яшьләргә Зәйни Солтан. Сара Баикина. Гаодулла Уральскиилар булыша. (Сонга таба 6v түгәрәкләрдән үсеп чыккан талантлы яшь артистлардан Әстерхан татар театры барлыкка килә). Маһижиһан да драмтүгәрәккә яратып йөри, жырлы-биюле спектакльләрдә гармунчы малай булып сәхнәгә дә чыккалый. Ләкин кызның ин олы хыялы—югары белемле укылчы булу Әдипләр белән очрашуларны, шигърият кичәләрен берсен дә калдырмый Ул елларда шагыйрь Сәгыйть Рәмиев тирәсенә бер төркем шигырь сөючеләр тупланган була. Казаннан. Уральскийдан. Оренбургтан танылган шагыйрь һәм әдипләр килеп йөри Бу очрашулар кызнын хыялын тагын да үстереп җибәрә Ә шундый бер очрак анын тормышында тирән эз калдыра Әстерханга атаклы язучы Фатих Әмирхан килгән чак була ул. Бу көннәр Маһижиһан өчен тоташ бәйрәмгә әйләнә. Әдип белән очрашу жир читендә була дисәләр ул анда бару әмәлен дә табар иде Бу кичәләрнең берсен дә калдырмыйча йөргән, һәр сүзне йотардай булып тыңлап утырган, ара-тирә кызык кына сораулар да биреп куйган кызга Фатыйх Әмирхан да игътибар итә Шәһәр паркында булган шундый бер кичәдә Борһан Бадамшинга - Әнә теге ак күлмәкле кыз белән сөйләшер идем,—дип әйтә. Калын толымнары биленә төшеп торган зифа буйлы ак күлмәкле кыз каушый төшеп, коляскада утырган әдип янына килә. Калын пыялалы күзлек аша сирпелгән тыныч, ягымлы караш белән очрашкач, бу уңайсызлану, жил исеп тараткандай, юкка чыга Шактый озак сөйләшәләр алар. Әдипкә кызнын фикер йөртүе, укымышлы булуы, кыюлыгы, ихлас күңеле ошый. Әңгәмәнең ахырында —Сезгә Казанга барырга кирәк. Анда мәйдан киңрәк.-дигән кинәш бирә. И, Казан, Казан! Кемнәрнең генә хыялында түгел дә син. кемнәрне генә үзенә чакырып тормыйсын. Шагыйрьдә бит синен хакта «И. Казан, нурлы Казан, моңлы Казан», дип жырлаган Кызарып кояш чыккан сәгатьләрдә Әстерхан кызы Маһижиһан утырган пароход та Казанга якынлашып килә Кызнын тан йокысына кинәнеп ятар чагы да бит. ул инде күптән палубада Иртәнге су җиленен салкынлыгын да тоймыйча, йотылып, шәһәр панорамасын күзәтә. Пароход шәһәргә түгел, ә шәһәр үзе анын каршына йөзеп килә дип әйтерсең. Тиздән, бик тиздән алар кавышырлар һәм нурлы Казан аны үзенең җылы, мәрхәмәтле кочагына алыр сыман Буш вагоннарын шалтыратып килеп туктаган трамвайга утырмады ул. Кешеләрдән сорашып, үзенә кирәкле урамнын кайдалыгын белгән иде инде Ашыкмыйча гына җәяү китәргә булды Ярый әле күтәреп барырлык әйбере юк. пароходта килгәндә аферист хатын талап качты Әлләни кызыгырлык нәрсәсе дә юк иде үзе. әнисе биреп җибәргән Оренбур шәле генә кызганыч Урлаттым дип әйтсә әнисе үпкәләр инде, бигрәкләр дә кадерләп тота иде ул аны Шәһәр читендәге ярым җимерек агач йортларга исе китмәде анын Бу җирләр туган шәһәре бистәләрен хәтерләтә иде Ә менә шәһәр уртасына күтәрелгән саен кызнын йөрәге ешрак тибә башлады Икешәр-өчәр катлы таш пулатлар бик борынгыдан калгандыр, әллә ниткән серләрне яшереп яталардыр кебек тоелды Тукай яшәгән шәһәр бит бу! Галиәсгар Камал үтеп йөргән урамнар Фатыйх Әмирхан кайсы йортта яшәде икән? Маһижиһан аны күрә алмас инде, шәһәр тормышына ияләнә төшкәч каберенә чәчәкләр генә китереп йөрер Көнчыгыш педагогия институты аны ишекләрен кин ачып көтеп тормый иде инде. Кабул итү сынаулары тәмамланган Киләсе елны ничек көтеп алмак кирәк Үзе бер озын гомер бит ул. Инде ни эшләргә дип аптырап йөргәндә Әстерхандагы танышы Борһан Бадамшин исенә төшә Ул анар үзенең адвокатлык тәҗрибәсеннән бик мавыктыргыч вакыйгалар сөйли иде бит Күрәсең тәэсире аз булмагандыр Маһижиһанга ул читтән торып кинәш биргән кебек була һәм кыз юристлыкка укырга була. Юрист га педагог кебек үк кеше язмышы өчен җавап бирә лабаса Аларнын осталыгына кемнәрнеңдер бәхетле, иә бәхетсез булуы бәйләнгән, дип уйлый ул. 1926 елда кызның язмышына бәйле тагын бер әһәмиятле вакыйга була. Шул елның декабрендә Галимҗан Нигьмәти дигән әдәбият белгече Мәскәүдән кайтып төшә һәм Маһижиһанга күрше фатирга урнаша. Үзәк Башкарма комитетының милли матбугат бүлеге аны «Кызыл Татарстан* гәзигенә баш редактор игеп җибәргән була Маһижиһанны Казанның мәдәни тормышы бөтереп алган чак була бу Лекцияләрдән буш вакыты, нәкъ Әстерхандагыча, шигырь кичәләрендә үтә Ул елларда яшьләрнең табыну дәрәҗәсенә җитеп яраткан шагыйре Һади Такташ була. Сәхнәгә чыгып бастымы - зал тулы яшыгәр гөрләтеп кул чаба башлый Шагыйрь алкышлар гына төшүне көтеп ала һәм башын чөеп, озын сары чәчләрен артка гашлын да шигырьләрен күңелдән бер-бер арТЛЫ сөйли башлый. Ә бер көнне Жзгһан аны университет янындагы арзанлы ашханәдә очрата Студентлар йөри юрган ашханәгә шагыйрьнең узып барышлый гына керүе булдымы, әллә яшьләрнең күңелле рухы тартып китергәнме, әмма бу бәхетле очрак икесе өчен дә гомерлек дуслыкның башы була Шагыйрьнең хатыны Гөлчирәдә Әстерхан кызы, шигырь кичәләрендә Маһиҗи- һан белән очраштыргалыйлар иде. Такташ Сәгыит Рәмиевның хатыны Бану ханымның да Казанда икәнен әйтә. Бу очрашудан алар күптәнге танышлар кебек аерылалар. Такташ «Күмелгән кораллар» драмасын язган чагыңда кайбер киңәшләр алу өчен Галимхан Нигьмәтигә килгәч, алар тагын очрашалар. Татар академия театрында әдәби бүлек мөдиренең урынбасары да булып эшләгән Нигьмәти белән Такташ алларына куе чәй куеп, озак кына эшләп утыралар. Ишек шакыган тавышка баш күтәрсәләр ниндидер йомыш белән кергән кызны күреп бераз уңайсызланып калалар. — Кереп бик яхшы иттегез. Якын дустым белән таныштырыйм әле,—дип Галимхан кызның каршына килеп кулыннан ала. Әмма кыз тыйнак кына елмаеп, башта Такташка кул суза. —Исәнмесез, Һади! —Сез танышлармени?—ди Галимхан исе китеп, һәм шунда ук өстәп куя — Хәер, шигърияткә гашыйк яшьләрнең Такташны белмәве мөмкинме соң?! Әдәби бүлектә эшләгән елларында Нигьмәти Жанна туташны еш кына театрга чакыра торган була. Бигрәк тә премьераларны бергә карыйлар. Шулай итеп, ул кызны театр дөньясына алып керә. Дуслары Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Әсгать Мәхитов. Галия Булатоваларга туташны, кәләшем Жанна, дип тәкъдим итә. Озакламый Пассах йортында аларнын тыйнак кына туйлары була. Жаннаның фатир хуҗасы Самат әби (ирләрчә нык холыклы, гадел карчык Газизә Саматованы күршеләре шулай дип йөртә) туй бүләге итеп шау чәчәкле роза гөле бүләк итә. — Гөлләр кебек яшәгез,—ди тәмле телле карчык. Жанна бу кадерле бүләкне ике тәрәзә арасына куйганда Такташның яраткан урыны буласын белдеме икән? Кайчан гына килмәсен шагыйрь шушы гөл янына утыра, вакыт-вакыт нәрсәдер яза, сыза, төзәтә. Шундый чакта йорт хуҗалары аңар комачауламаска, сүз әйтеп игътибарын алмаска тырышалар. Нигьмәти үзе дә эш белән мәшгуль була, илаһи тынлыкны саклап Жанна чыгып ук китә. Өйдә ачык йөзле хухабикә булгач, дус-ишләрдән килеп йөрүчеләр күбәя. Тукай һәм Фатыйх Әмирхан белән якыннан таныш булган адвокат Гани Абызов, «Атака» хурналынын редакторы Кави Нәҗми, Гомәр Гали, Сәләх Атнагулов та еш була биредә. Каи төннәрне театрдан ук җыелып кайталар. Жанна зур таба тутырып, тиз генә тәбә куырып ала. Барсы да өйләрендәге кебек үзләрен иркен хис итәләр. —Эх, егетләр, белмисез бит ат урлауның тәмен!—дип, учын учка ышкып. Сәлимханов хатыны Галия Нигьмәтуллина янына килеп утыра. —Аның каравы, Жанна ханым чәенен тәмен әйбәт тоябыз,—дип, калын иреннәрен хәеп Камай елмая. Кәрим Тинчуринның «Зәнгәр шәл» драмасы гөрләп барган чак була ул. Тамашачы телендә шул гына. Әсәрдәге үткен сүзләрне әйтеп көлешүме, андагы типлар булып кыланумы, барсын да күрергә, ишетергә була. Дөрес булса, хөкүмәт җитәкчеләре төнге утырышларын бүлеп, спектакльнең ат караклары хыелып утырган урман күренешен генә булса да карау өчен театрга килә торган булганнар. Ата карак ролендә Шакир Шамильскийнын осталыгына исләр китәрлек була. Ә Салих Сәйдә- шевнын пьесага язган унлап көе инде сәхнәдә генә түгел, радиода, концертларда, мәҗлесләрдә яңгырый. Ал яулык, зәңгәр шәл. Узган гомерем бигрәк жәл... Кызганыч, Галимханнарда пианино юк. Сәйдәшев шул көйләрнең берсен генә дә дусларына уйнап күрсәтә алмый. Шул чакларда Нигьмәти ярым шаярып: —Тукай турында монографиямне язып бетерим әле, иң элек пианино алырмын, аннан сон Жаннага манто,—дип әйтә торган була. Шундый чакта Хәсән Туфан коткара. Аның җитез бармаклары мандолинада былбыл тавышлары чыгара башлый. Кайчагында алар хухабикә белән парлап уйныйлар Жанна тальян гармунда, Туфан мандолинада. Салих Сәйдәшев Жанна ханымның тальянда үзе уйнап, үзе җырлавын тыңларга ярата. Әстерхан кызлары гомумән җырга биюгә оста булалар. Шаян холыклы Жанна исә көлке җырларга маһир Иренен эшләпәсен башына кыек салып кия дә, гармун күреген беткәнче тартып, кар.тыкканрак тавыш белән никрут булып җырлый башлый. Алай да булмый, бер жырның башына икенчесенең ахырын, анысына өченчесен, дүртенчесен ялгап җибәрә Монысы Сәйдәшкә тагын да ошый төшә. Тыйнак кына елмаеп —Жанна ханым, шул өч этажлы җырыгызны җырлагыз әле,—дип үтенә Шулай да бу очрашуларда сүз күбрәк әдәбият турында бара. Такташ, йә Туфан шигырь укыса бәхәс тагын да куера төшә. Биредә, һәркем үз фикерен тартынмыйча әйтә ала. Ләкин үпкәләшү дигән нәрсә кабул ителми. Хәсән Туфан «Урал эскизлары» дигән поэмасын укыгач, бәхәс төн уртасына кадәр бара Урал заводларында эшләп, андагы тормышны үз күзләре белән күреп кайткан шагыйрьнең беренче зур әсәре була ул Аның турында матбугатта да күп язалар Мәжлестәгеләрдән берәүләр поэманың кыю язылган заман әсәре икәнен әйтәләр. Характерларны бирү өчен уңышлы алым сайланган диләр Икенчеләре исә әсәрнен артык гади, урам теле белән язылуын яратмыйлар Поэзия юк. лирик җылылык җитми, диләр Барсы да кайнарланып, бсрсен-берсе бүлә-бүлә сөйләгән арада хужабикә телгә килә: — Бар нәрсәгә дә Хуҗа Бәдигый күзлегеннән карамагыз әле,—ди шаярып, һәм чәй тәкъдим итә,— рәхим итегез, күңелләрегез йомшап китәр Шулай ел арты ел үтә Дуслар да ишәя Жанна ханым да инде университет тәмамлап, юристэкономист булып эшли башлый Көнчыгыш педагогика институты профессоры Нигьмәти башы-аягы белән Тукай турындагы монографиясенә чумган Алма кебек кыз белән уллары үсеп килә Өйлә тынычлык, бәхетсәгадәт. Әмма тормыш җилләре җылы яктан гына исми икән шул Күп вакыт анын кай якка борылганын ла сизми каласын. Дуслар кичергән беренче зур кайгы— Такташнын үлеме була. Зәнгәр күзле дуслары, суга төшеп югалгандай, дөнья белән хушлаша. Бу афәтне барысы да бик озак, бик авыр кичерәләр Шул еллардан башлана да инде төрле борчулар, эреле-ваклы мәшәкатьләр, күнелсезлекләр Әйтерсең лә Такташ аларның жан тынычлыгын үзе белән мәңгелеккә алып киткән. Җыелып утырулар сирәкләнә, кайнар бәхәсләр сүрелә. Бер төркем талант ияләренен шулай берләшеп, кинәшеп яшәүләре кайберәүләрнен эчен пошырган икән, бу да сизелә башлый Кемдер шәһәрдән китеп үк бара, кемнәрнедер мәҗбүри алып китәләр 1936 елны Нигьмәтине партиядән чыгаралар Жанна да эшсез кала Шушы авыр көннәрдә Галимжан Нигьмәти хатынына —Син көчле кеше, югалмассың. Мин сина ышанам, бу мине тынычландыра,— дип әйтә торган була. Ниһаять, алар алдына дәһшәтле сынау көннәре килеп баса. Кызы Йолдыз һәм улы Энгель белән яшь хатын ялгыз кала. Законнарны яхшы белгән, тәҗрибәле юрист янына ирләре кулга алынган хатыннар киңәшкә, төрле оешмаларга гариза яздырып алырга килеп йөриләр. Жанна ханым үзе дә алар хәлендә Кайгылары, борчулары уртак Ләкин өмет дигән нәрсә дә барбитөле Шул хәрәкәт иттерә кешене «Никаларга булышасын. ник гариза язасын, халык дошманнарының хатыннары бит алар», дип әйтүчеләр табыла. Андыйларга Жанна ханым кырыс кына - Мин үзем дә халык дошманының хатыны,—дип җавап бирә Халык дошманының хатыны буларак аңар Казанда яшәргә ярамый булып чыга Бик авыр чакларында Жанна ханым ире Нигьмәти сүзләрен дога урнына кабатлый торган була син көчле хатын, югалмассың, бу мина юаныч бирә Андый чаклары күп була анын Сугыш һәм аннан сонгы елларда ил белән бергә күргәннәре өстенә «халык дошманы хатыны» дигән тамганы йөртүнен ни икәнен ул үзе генә белә Башны ташка орып еларлык чакта да сынатмаска, балаларына сиздермәскә тырыша Аларнын гына өмете өзелмәсен дә күңелләре катмасын, яшәү уты сүрелмәсен Йокысыз озын төннәрдә, күзләрен билгесезлеккә төбәп, бакый дөньядагы ире белән күңеленнән сөйләшеп ятканда шулай дип теләк тели ул. һәм җиңеп чыга Еллар үтә гора Тормыш га әкренләп җайга салына Йолдыз белән Энгель инде югары белемгә ия. Икесе дә әтиләре юлыннан китә, әдәбият белгечләре Галимҗан нын тормышка ашмый калган хыялын хәтерләтеп, яна фатирдагы бүлмәләрнең берсендә пианино гора Яше җитмешкә якынлашып килгән Жанна ханым, музыка укытучысы яллап, нота белән пианинода уйнарга өйрәнә Тормыш дилбегәсен бик теләп, кызы белән улына тапшырган инде ул. Шулай тыныч кына яшәп яткан көннәрнең берендә элекке дуслары Гани Абызов белән урамда очрашалар. Аяк өсте генә сөйләшкәндә дә күп кенә дусларны искә алалар, ләкин сөйләшеп сүзләре бетмәгәнне тоялар. —Мәхмүдә белән килеп чыгыгыз әле. Гани,—ди Жанна ханым.—әвәлгечә, чәй янында сөйләшеп утырырбыз. Шунда ук вакытын билгеләп, сүздә куешалар. Нигьмәтиләр бу очрашуга Хәсән Туфанны да чакыралар. Хәсән ага яшь чагындагы танышы. Галимҗан дустында күп тапкырлар әнгәмә корып утырган, чын зыялы адвокат Гани Абызовны элек тә хөрмәт итә иде. Анын белән очрашуга шатланып ризалашты. —Ба! Гани белән күрешәбезме! Хәсән Туфан Жанна ханым гаиләсендә үз кеше. Себердән кайткач, аралары тагын да якынаеп китә. Элекке дуслардан санаулы гына калган кешеләрнең берсе бит ул. Шагыйрь биредә күңеленә ял таба. Дөрес, дуслары аны ялгыз калдырмыйлар. Туфанның көннәре Язучылар союзында, редакцияләрдә, шигырь кичәләрендә үтә Әмма өендә аны салкын бушлык каршы ала. Аның сөекле хатыны. Лулуы юк инде Монсу карашлы талчыккан йөзе генә күз алдыннан китми. Бердән-бер якын кешесе кызы Гөлгенәгә караган саен хатынын күргәндәй була. Тик Гөлгенә башка шул. Озак еллар әтисеннән башка үскән, заманча яшь кеше. Кайбер мәсьәләләрдә аңлашып та җитмиләр. Луизаны өзелеп сагынган чакларында шагыйрь төннәр буе утырып шигырь яза: Синсез үтә. тиңсез үтә Иртәләрем, кичләрем.. Айлар буе, еллар буе Сагындырсаң нишләрем?! Нигъмәтиләргә тартылуы да аның элекке дуслык хакына гына түгел, гаилә җылылыгын тансыклаудан күрәсең Аларга килсә үткән гомеренең бәхетле мизгелләре белән очрашкандай була. Кайвакытларда, иркенләп килгән чакларында күңелендәге шигырьләрен кәгазьгә төшерә Шуларнын берсен Йолдыз белән Энгельгә укып күрсәтә Әмма яшьләргә ул ошап бетми: фикер ачылып җитмәгән, ди Йолдыз. Энгель исә. артык интим, кысасы тар дигән фикерне әйтә. Туфан бу шигырьнең берничә вариантын яза. Атларымның тезләрендә Иске яра эзләре: Без шуларда гизгән идек Сездә, дала җилләре. Без шуларда кичкән идек Сезне, бәла җирләре... Атларымның тезләрендә Иске яра җөйләре дигән вариантын почта белән Нигъмәтиләргә җибәрә. «Нәфрәтем һәм мәхәббәтем» дигән бу шигырь Йолдыз Нигьмәтуллинада кадерле истәлек булып саклана. Төрле сәбәпләр белән читтә яшәгән әдәбият-сәнгать әһелләренең, туган якларына әйләнеп кайткан кошлар кебек, Казанга омтылган еллар була бу. Туфан гына түгел, Бакый Урманче кайта. Гомәр Гали күзгә күренеп китә. Ул бичара гаиләсе янында санаулы көннәр генә яшәп кала. Хезмәт иткән җирендәге эшләрен төгәлләп кайтырга дип. кире киткәндә, әҗәле тартып юлга чыгарган дип әйтерсең, бандит пычагыннан һәлак була. Бакый Урманче һәм Жанна ханымның яшь чагындагы танышы Борһан Бадамшин белән бергә Соловкида урман кискән Бөдәйле дә инде Казанда. Ләкин ни генә әйтсәң дә Тельман урамындагы 7 йортның Галимҗан Нигъмәти белән Жанна ханым яшәгән фатирдагы тормышны инде сагынып сөйләргә генә кала. Тик мәңгелек ут дигән нәрсә дә бар бит әле дөньяда.һәм ул батырлар кабере өстендә генә түгел, фидакарьләрнең йөрәгендә дә саклана. Мирас булып, буыннан буынга күчә Озын-озак еллардан соң Жанна ханымның яна фатирында җыелып утырулар, сүнә башлаган учакның яңадан кабынып китүе сыман була. Бу елларда ул инде олыгайган, үзе дә кадерле кунак булып утыра. Мәжлеснен хуҗалары инде Йолдыз белән Энгель. Кунакларның да күбрәге аларнын хезмәттәшләре. Мөхәммәт Мәһдиев. Альберт Яхин, Азат Әхмәдуллин кебек яшьрәк галимнәр. Ике буын кешеләре бу мәҗлестә бер-берләрен тулыландырып. Хәсән ага һәм Бакый Урманченын аксакалларга хас хикмәтле сүзләрен тыңлап. Бөдәиленен шаян мәзәкләренә күңелләре булып, яшьләрнең бүгенге әдәбият һәм сәнгать турындагы фикерләренә кушылып. Нигьмәтиләр вакытындагыча утыралар Әлбәттә, мондый кичәләрне Жанна ханымның тальянда уйнап җырлавыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Техләренә гармунны китереп куюлары була, каешларын җайлап иңнәренә сала да ул, күрүген беткәнче тартып, карлыкканрак тавышны тамак төбеннән чыгарып, борынгы никрут җырларын җырлый. Кешеләрне тыңлап күбрәк сүзсез утырырга яраткан Энгель шулай бер вакыт чәч төпләренә кадәр кызарып — Шундый булуын өчен рәхмәт, әнием. Йөрәгендәге яшәү утын сүндермәвенә рәхмәт, -дип. әйтмичә түзалмый Аның сүзен Йолдыз дәвам итә Әйтерсетә ул да шул фикерне әйтергә уйлап торган Күңеле белән яшь чакларына киткән. Нигъмә- тиләрне, Сәйдәшләрне уйлап утырган Хәсән Туфанга карап — Хәсән абый. Сез кабызган утлар бит алар —дип өсти Шагыйрь исә чал башын иеп. елмаеп кына куя Ул дәшми Бу мизгелдә сүзләр артык, күңелдә туган манзараны төссезләндерү генә булыр иде ул Ә үткәннәр аның күңелендә һәркайчан сагышлы мон тудыра Бөтен дөньясын онытып шул мон иркенә биреләсе, барлык вөҗүде белән шул серле дулкында тирбәләсе килә анын Ул дулкыннар бере арты бере тәгәрәп киләләр дә яшьлекнең әле бер. әле икенче сәхифәләренә алып китәләр Жанна ханымның җырын тыңлаганда Аксакалның шундый дулкыннар кочагында йөзгән чагы иде күрәсең Ул дәшмәде Бер генә минутка тын калган мәҗлескә кайдандыр күкләрдән ингән кебек, әкрен генә жыр авазы килеп керде. Ире Наил Курамшинга сыенып утырган жырчы Хәдичә Гыйниятова Кәрим Тинчуриннын «Кандыр буе* спектакленә язылган мәгълүм җырнын көен әкрен генә, үз алдына гына көйләп куйгач, барсы ла анын җырлавын үгенәбашлады. Азат пианинога барып утырды, бүлмәдә Салих Сәйдәшев музыкасының көчле аккорды яңгырады Хәдичә ханым җырның беренче сүзен генә үзгәртеп Сез кабызган утлар сүнми алар. Сүнми алар хәтәр җилләрдә. дип җырлап җибәрде Кунаклар анар кушылды Жыр озак дәвам итте Еллар уза тора Шул гомердән бирле күпме сулар акты, ничәмә буын ллышыи- ды. 2000 елнын декабрь аенда Салих Сәйдәшев. Хәсән Туфан һәм Галимҗан Нигьмә- тинен сөекле хатыны, замандашларының дусы, фикердәше Жанна ханымның тууына 100 ел тулды Бер үк елнын бер үк аена туры килүен кара син анын’Дустанә мөнәсәбәтләре язмыш дәфтәренә алдан ук язылып куелган дип әйтерсең Димәк, юллары кисешү очраклы гына булмаган. Алардан килгән матур традицияләр, иҗади дуслык, эчкерсез сөйләшүләр әле булса дәвам итә Мәҗлеснең хуҗалары инде Нигьмәтиләрнен варислары Йолдыз белән Энгель Табындашлары да күбесе хуҗаларның шәкертләре, яшь галимнәр Заманында Жанна ханымның кадерле кунаклары булган Альберт Яхин. Азат Әхмәдуллин. журналистлар Әминә Сафиуллина. Венера Ихсанова. Асия Гыйниятуллиналарда мәҗлеснең күрке булып утыралар Ихлас дуслык булган җирдә. Туфан Миннуллин әйтмешли, дуслар җыелган җирдә, җитди сүзләр дә, уен-көлке дә күп була Сәбәбе лә табылып тора бит анын Менә мәсәлән. 1997 елла «Фән* нәшриятында Йолдыз Нигьмәтуллинанын «Татар һәм рус әдәбиятларының үсеш тарихында культуралар һәм цивилизацияләр нен типлары* дигән зур күләмле фәнни хезмәте аерым китап булып басылып чыкты Күп еллык эзләнүләрдән туган бу хезмәтен галимә әтисе Галимҗан белән әнисе Маһижиһан Нигьмәтиләрнен якты истәлегенә багышлый Татар әдәбиятының үсеш баскычларын янача ачкан бу хезмәт 1999 елда Татарстан хөкүмәтенең етлык бү тәгенә лаек була Анын белән рус галимнәре генә түгел. Франция һәм Кытайда да кызыксыналар Бу зур шатлыкны ничек итеп дуслар белән уртаклашмыйсын ди иңле' Шушы мәҗлеснең тагын бер күркәм ягы булды, анда тын гына, тыйнак кына булып. Энгельнең УЛЫ, тарих фәннәре кандидаты Искәндәр белән филология фәннәре кандидаты Депи за да утырды Гал имнәр династиясенең яшь вәкилләре бабалары һәм аларнын фикердәшләре кабызган дуслык утын сүндермәсләр әле