Логотип Казан Утлары
Хикәя

Сабакташлар

Лифт төймәсенә терәгән бармагын, ток сугудан курыккандай, кире алды Морза. Куркуынкурыкмаса да, күңелен икеләнү, югалып калу галәмәте биләп алы. Әнә бит, үз кадерен белгән сабакташы Казанның үзендә яши. башкаланың тап уртасында тора, дөньяны күкнең җиденче катыннан хозурланып күзәтә, йокыдан торгач, затлы халатын киеп, якты бүлмәләр буйлап йөренә, кофены да алтынланган калак белән болгатып эчә! Ә мин кем?.. Яшәгән йортым ни сала, ни кала диярлек шәһәрчектә, аның да бер сазлы читендә. Каты-этажы да берәү генә. Лнысы да җиргә иңеп бара. Иртән торуга чәчбикәсе караватка терсәге тишелгән телогрейка ыргыта: «Күзләреңне эш беткәч уарсың, театрыңа киткәнче малларга азык сал, Морзакаем. Алар акчаны синең спитәкелеңнән күбрәк бирә.» <■ Маллар» дигәне—алты дуңгыз. Әгәр дә барактай озын ул йортның ишек алдында абзар салырлык урын булса, хатыны кырык чучка симерттерү әмәлен дә табар иде дә бит—урын юк. Ә утын сараена алтыдан артыгы сыймый. Хатынга сүзсез баш иеш яшәүчеләрдән түгел инде анысы Морза. Ләкин нужа абзыкайга буйсынмый хәлең юк—үзе шикелле зур авызлы өч баласы күзенә карап тора. Чучка түгел шайтан да симертерсең бу дөньяда! Тәнгә исләре дә сеңеп бетте бугай инде шул мырыкбайларның... Бармак битен лифтның чучка күзедәй бер янып, бер сүнеп торучы төймәсенә куйган килеш, Морза тагын уйга калды. Керми дә булмый шул сабакташына. Өч көн буе кунакханә бүлмәсендә ятар идең дә бит, айлык хезмәт хакың караватка түләү өчен чыгып бетәчәк. Белә, бик белә ул Альбертның кем икәнен! Театр училищесында укыганда ук башкаларга түбәнсетеп караганын да белә бу күркәнең. Ләкин кемдер уйлап тапкан бу семинар көннәрендә аңа сыенмыйча, һич югы идәнендә йокламыйча булмый. Куып чыгармас әле... Шунысы да бар бит, иншалла, бәләкәй шәһәрдә урнашкан булса да, Морза эшли торган театр да дәүләт театры дип йөртелә. Үзе дә ким-хур түгел—сәхнәгә чыгуы саен, камыт аяклы бу, кылыйрак күзле дип тормыйлар, гөрләтеп кул чабалар. Шәһәрнең бер сылу хатыны хәтта: • Бу тиклем оста уйнаган өчен шул Морзаның бияләй авызын суырып үбәр идем, билләһи!» дигән, имеш. Әйе, төшеп калганнардан саналмый Морза. Телевидениедән дә ул катнашкан спектакльләрне күрсәткәләп торалар. Кайда барып чыкса да, кешеләр карап-карап торалар да: «Туктале, бу бит теге кем... кызыклы артист», дип, танышырга, сүз башларга чамалыйлар. Морза тәвәкәлләде—кызыл төймәне сытардай итеп бармагын терәде. Лифт коесы эчендә нәрсәдер гөпелдәп куйды, ишек ярыгындагы яктылыкка күләгә төште һәм лифт, рәхим ит, дигәндәй, кочагын ачып җибәрде. Капка баганасыдай төз, озын гәүдәле Альбертны күргәч, тагын бер кат кимсенеп куйды Морза. Ник дисәң, моның алдында маймыл да—маймыл, Морза да маймыл Чибәрлеген дә бирә бит әле Ходай шушындый мәһабәт затларга! Алтын җепләр белән чигелгән түбәтәе, укалы башмагы бөтенләе белән хан иткән Альбертны Мех якалы бизәкле халаты да тәхеткә утыруын сорап тора сыман. Сабакташы Морзага ниндидер кәмитский балага караган акыл ияседәй башын иеп текәлде дә, көлә-көлә кулларын җәйде —Ба-а-а!.. Мырзый әфәнденең үзе түгелме соң бу! Күпме сулар, күпме Л гомерләр аккач бит инде бу, ә! Нинди генә җилләр юк та, кемнәр генә юк бу дөньяда... Аякларыңны паласка ышкып җибәр дә, түргә уз, Мырзый тугая Авылча гадилегеңә авыл һавасын да ияртеп килгәнлегең сизелеп тора. Аның тел төбен аңлап алган Морза да киң итеп елмайган булды. Соңгы атналарда авыллар тарафына чыккан юк-югыя Шулай да «авыл һавасы* өчен зур рәхмәт. Альбертның елмаюы тагын да төчеләнде: —Соңгы вакытта үз ягыңда булмадыңмыни? Әллә берәр зур шәһәрдән кайтып барышыңмы? —Туры үзебезнең шәһәрдән килеш әле болай... һи, малай, сезнең шәһәр үзе авыл инде ул, берничә таш бинасын санамаганда. Екатерина бикәгә рәхмәт инде, жәлләмәгән, өләшкән шәһәр статусын авылларга. Кухняга үткәч, Альберт плитә өстендәге кәстрүл-мискеләргә күз төшереп алды, аннары суыткычтан бер җамыяк карабодай боткасын тартып чыгарды: —Хурлап йөрисең дип әйтимме соң... Хатын иртән антрекот белән манты әзерләгән иде дә бит— беткәннәр. Башкала кешеләренең шул бит инде аларның... Бер ашарлык, песигә дә калмаслык итеп әзерлиләр дә, савыт-сабаларын да юып куялар. Авыл кешесенең гадәте яхшы, ичмасам! Бер пешергәнен хет атна буе ашап куан! Кара уылдык та беткән, ахрысы... Эченә җылытылган карабодай боткасы кереп урнашкач, аны бәллүр стаканга салынган салкын чәй белән бастырыклап куйгач, Морза, кулындагы алтын калакны өстәлгә куеп, урыныннан торды: —Гаҗәп яхшы булды бит бу, рәхмәт. Берне төтәтеп тә җибәрсәк әле!.. —Балконга чыгабызмы, лоджиягәме? —Минем өчен барыбер. Альберт, уйланып алгандай итеп торды да, тагын бер тәкъдим кертте: —Көн кызу, күләгә яктагы лоджиягә чыгыйк әле без. Анда аякка да йомшаграк булыр—хатын үткән атнада гына яңа келәм җәйде. Чыгып киттек кенә дигәндә, Альберт трильяж алдында тукталды һәм, кәнәфи аркасына эленгән галстукны кулына алып, аны ашыкмыйча бәйли-бәйли, көлемсерәп куйды: —Казан халкы танылган шәхесләрен күз уңыннан чыгармый. Лоджиядә яки балконда чакта да күзәтәләр... Галстуксыз килешеп бетмәс. Хәтта күзлеген дә алтын читлесенә алыштырып чыкты Альберт. Чыгуга ук ике кулы белән дә култыксага сөялгән Морзага карап торгач, үз сынының һәйкәлдәй төгәллегенә, төзлегенә әз генә дә хилафлык китермәгән Альберт зажигалкасын кабызды. Аны әкрен генә авызындагы сигаретка якынайтканда лоджиядә Америка гимны яңгырады. Әйтерсең лә шат чикерткәләр биешә, бихисап вак кошчыклар сайраша! Күз алдында көр куаклыклары белән сокландыручы иксез-чиксез болын манзарасы ачылып киткәндәй була. —Да-а, синең зажигалкаң да үзе бер оркестр!—димичә түзмәде Морза. —Шәбен шәп тә бит, кыйбатрак булды түлке,—диде сабакташы сүрән генә.— Шушында да миллионны әрәм иткәнсең дип үпкәләмәкче идем дә хатынга, ләкия асылташлар белән бизәлүенә игътибар иткәч, тыелып калдым инде. —Синең хатының шундый әйберләрне дә үзе аламыня*» һәй, минеке шушы «Идел» сигаретын да алып кайта белмя.. —Минем хатын ул яктан бик нәзәкатьле, таләпчән ул Чөнки җәмгыять алдындагы абруемны тирән аңлый. Мин үзем, мәсәләя «Аполлон*. «Монтана* кебек сигаретларга да риза. Ә хатын андый гадилеккә юл куймый. «Син бит тамашачыларның иң сөекле сәнгатьчесе. Зур театр артисты», дип. кисәтеп тора, иртә саен кесәмә «Майльборо» тыга. Хур була күрмә, диюе инде үзенчә.. Бу кадәресенә анализны тиз дә, гадел дә ясады Морза: Зур театрда эшләсә дә, Альбертны сәләтлегә санаучылар ни сәнгать әһелләре арасыятя ни тамашачылар мөхитендә һич тә сизелмя Дөрес, аңа һәрвакыт диярлек йә гөрнадир, йә генерал кебек ыспай рольләрне бирәләр. Ләкин бу «геройлар» күп вакыт сүзсез, хәрәкәтсез була. Режиссерларча әйтсәк, җанлы декорация булып кала сабакташы. Ә менә Морзага андый ял иттерердәй рольләр тәтеми: үкереп еларга да. елый-елый җырларга ля тальянын киерепкиереп уйнарга да туры киля Кайбер персонажлар әле ауната-ауната кыйныйлар да. Идән чүпрәгенә әйләнеп бетә кайбер тамаша 12. .к. »..»» барышында. Кайткач, хатыны янына да ятасы килми кайчак. Дәрт—сүнгән, дәрман беткән була. Хәтта бер спектакльдә үрле-кырлы сикереп, чинап йөрүче маймыл ролен дә уйнарга туры килде. Мактап туймады халык шул көннәрдә, иң уңышлы тудырган образың шушыдыр, мөгаен, дип... Уйларын Альбертның сабыр гына кисәтүе өзде: —Шырпың белән саграк кылан әле син, Мырзый. —Ә-ә-ә... шырпыны әйтәсеңме? Сүндердем мин аны... —Сүндерүен сүндердең дә бит, ләкин аска төшереп җибәрдең. —Юк, ул җиргә—чирәм арасына төште. —Кайда төшүдә түгел хикмәт. Халыкның игътибар итүе бар. Альберт Шаһбаз лоджиясеннән чүпчар коела дип, бөтен Казанга гайбәт таратырлар. Көлеңне дә тышка чирттерәсең. Теге банканы мин нәкъ менә көл төшерү, төпчек ташлау өчен элеп куйдым. Киселеп үк чыкмаган капкачы култыксага уралган котелок хәтле калай банканы күргән иде инде күрүен Морза. Тышындагы матур алма, әфлисун рәсемнәренә дә сокланып торган иде. Ләкин—гадәт, шайтан алгыры—көлне дә уйлап тормыйча аска каккан икән шул. Әле яңа гына кырыс тоелган сабакташы гөлдерәп кенә көлеп җибәрде: —Шулай да кызыгам мин авыл кешеләренә, Мырзый дус Культура хакында да уйлап торасы юк, итагать-тәртип тә саклыйсы юк—рә-хәт! Казан малайларыча җиффәрсәк, лафа!—Кулын Морза җилкәсенә дустанә салгач, өстәп тә куйды.— Бәхетле кеше син. Мырзый, валлаһи. Кем әйтмешли, йоның агара башласа да, бала-чага кебек беркатлы адәм син. Саладагы бәләкәй театрда эшләгәч, сәләт- талант. чын иҗат турында да уйларга туры килмидер сезгә, әйе бит? Тамашачыларыгыз—гыйбатлар. Сезгә гөрләтеп кул чабалардыр. Бәхет! Сабакташының сүзләре күңеленә генә түгел, җанына ук төртелсә дә, хәтере калуын төсенә чыгармады Морза. Киресенчә, үзе башкарган җиңел акыллы бер героеча ихлас күңелдән көлеп җибәрде. —Әйе, интегеп уйнамыйбыз, Альберт әфәнде, көчәнмибез. Гади итеп, үзебезнең тамашачыга охшарлык итеп уйнарга тырышабыз—шул гына. Ләкин безнең дә көзгеләребез, үрнәкләребез бар. Шәүкәтләрдән, Шәрәләрдән, Җәләйләрдән үрнәк алабыз. Шулар биеклегенә менү дәрте белән хыялланабыз. Баһманны алыштырырга хыялланучы җегетебез дә бар... Булдырып бетерә алмыйбыздыр, билгеле, ләкин омтылыш бар. Альбертның учына, әйтерсең лә, өмет ителгән миллион сум урынына сукыр бер тиен салдылар. Ул, гүя, шул кулын сыек кына алга сузып, ниндидер нечкә, мескен тавыш белән пышылдау дәрәҗәсендә мыскыллы ыңгырашты: —Кемнәрдән үрнәк алабыз дисең?! һе-һи... Кем дип беләсең соң син аларны? Алар үткән гасыр әртисләре бит... Вакытында яраганнар инде, бөтенләй үк булмаган ише булмаганнар. Хәзер. Мырзый дус, яңа, заманча буыннан үрнәк алу вакыты җитте. Йоклап кала күрмәгез үзегезнең провинциягездә. Шәрә дип исең китә синең. Әле белмисеңдер, нәсел кушаматы да Тавык бит аның... Артында басып торучы сабакташына борылганда Морза йөзендәге үртәлү галәмәтенең әсәре дә калмаган иде. Әле бер секунд элек кенә аның нинди хисләр утында булганлыгын Альберт түгел, иң тәҗрибәле психологлар да абайлый алмас иде бу мизгелдә. Борылган мәлдә үк диваналарча көлү белән көлеп җибәрде. —Беләм. Тавык аның кушаматы, Тавык! —Син дә беләсеңмени?—дип гаҗәпләнгәндәй итте Альберт. —Беләм. Чөнки ул хакта һәр очрашуда тамашачыларга үзе сөйләп йөри. —Оялмый да микән? —Шулайдыр инде,—дигән булды Морза, тагын да тинтәкләнебрәк көлә- көлә. Ә күңеле белән бала чакта ук укыган шигырь кисәген барлады. Нәрсә дигән әле Смирнов? *В грязь попал кристалл. Однако никакой грязи к нему не пристал», дигәнме? Әйе, мондыйлар күпме генә пычрак чәчмәсеннәр, кабилиятле шәхесләргә тап төшми! Күңелендәге шул тантананы һәр күзәнәге белән тойган, ныгыган Морза урамдагы халык та ишетерлек тавыш белән яңадан шаркылдады. Альберт исә аны үзенә теләктәшлек белән көлә дип, ихлас күңелдән сөенеп торды. «Уйныйм булгач, ахырга кадәр уйныйм, барыбер түзәм!» дип кабатлады эченнән Морза һәм... кытыкланган сыман янә көлеп җибәрде. Ә кытыклануы хак иде. «Тузам! Барыбер дүрт йөз сумны янга калдырам!» дигән шайтани нияте дә кытыклый иде аны хәзер. Башын юләргә салмыйча ярамый иде аңа. Хәзер Альберт белән кылычка-кылыч килсә, барлы-юклы акчасын кунакханә администраторының өстәленә салса, нәрсә ашап яшәргә тиеш ул бу Казанда?! Әле бит монда Морзаны гомере буе гашыйк иткән әлеге талантлар түгел, яхшымы-начармы, сабакташы Альберт Шаһбазетдинов тора. Белә, бик белә: Альберт сөйми аны, элек-электән яратмый. Ләкин Морзаны үртәштереп, сүз җае чыккан саен кыерлаштырып үзенә ямь табу, ләззәт алу, үз «бөеклеген» таныту хакына булса да, ике-өч төн кундырачак, чәен эчертәчәк. Нишләмәк кирәк, хәзер күпләр җайлаша, тормышын рәтләү, капитализм таңында ук баеп калу өчен тәнен дә, намусын да сата. Әнә, япь-яшь сылулар тән сата, заманча сауналарда акчалылар белән «арка ышкыша». Чөнки көн саен тамак әпәй сорый, киләчәктә дә сатылачак тәннәрен каплаштыру, затлы итеп күрсәтү өчен дә матур чүпрәкләр кирәк. Эш урыны таба алмагач, ачтан үлсеннәрмени... Алар әле бер хәл, каләм әһелләре дә, галимнәр дә сатыла хәзер! Бигрәк тә сәләтсезләре. Фани дөньяда адәмчә яшәп калыйк, ичмасам, диләрдер инде. Тик шунысы аяныч, гомербакый михнәт, коллык дәрьясында михнәт чиккән милләтне бу юлы да ярык тагарак янында утыртып калдыру, алдау, талау исәбенә байыйлар... Әнә шундый ямьсез вакыйгалар диңгезенә артык тирән керә баруын аңлаган Морза, йөрәгендәге ачынуларыннан арыну өчен, һәр сулышын барлап-күзәтеп торучы Альбертның хәтерен саклау өчен, тагын көлеп җибәрде. Әйе, артист кеше башын ташка орып елыйсы килгән чакларында да көлә белергә тиеш. Кайчак, кулуарларда, ягъни сәхнә артларында, сәхнәгә кабат чыгу чиратың җиткәнне көткән минутларда, тагын бер кат уйнау түгел, гәүдәңне дә күтәрә алмассыңдыр сыман тоела: мәктәп юлында йөрүче балаларың иске-москыга төренгән, яши торган фатирың салкын, дымлы, ягарга утын чамалы, әлеге дуңгызларга азык төткәзеп булмый—акча җитми... Шул тормышның сизгер барометрыдай хатының еш кына кәефсезләнә, кәҗәли, төртмә сүзләр дә ычкындыра. Алай-болай салып та кайтсаң, чырае кара болытка әверелә. Барысын да йөрәктән үткәреп, үртәлеп утырасың сәхнә артларында. Авыр, бик авыр бу тормыш... Әмма, чиратың җиткәч тә, сәхнәгә очып чыгасың. Гәүдәң мамыктай җиңеләйгән, күңелең һәрвакыт рәхәт вә ләззәт кенә чигеп яшәгәндер сыман: режиссер, әсәр таләп иткәнчә көләсең теркелдисең, җанлы даилогларга керәсең, кайныйсың, кирәк урында мәтәлчек тә атасың әле?.. Морзага кушылып, Альберт та көлеп куйды: —Шулай, Мырзый дус, һәр замана үз талантларын барларга тиеш. Күрәм, син дә килештең бу фикер белән. Безнең буын җилкәсенә күчте хәзер сәнгать... Морзаның сүзендә түгел, йөзендә дә ризасызлык галәмәте сизелмәвенә тәмам инангач, лоджиядән кереп китте һәм, кулына ике банан тотып, әйләнеп тә чыктьс —Бая синең тамак туеп җитмәде сыман. Аксымы күп бу маймыл ризыгының. Урынына кереп урнаша торсын әле. Кабыгын җиргә ташлый күрмә түлке. Хатын кайткач, бифштекс яки пицца әзерләтербез. —Хатының яхшы тәрбияли, ахры, үзеңне?—дип сорап куйды Морза шундук. Аны сәнгать турында гайбәтләр, кинаяле сүзләр, ясалмалыклар шактый туйдырган иде инде. Ләкин ясалмалык дигәне кабат калкып чыкты. —Тәрбияләргә тиеш тә!—дип елмайды Альберт, бердәнбер креслога чумып, һәм, шул ук вакытта, бер аягы аксаган иске табуретканы Морза тарафына шудыра- шудыра.—Утырып җибәр... Әйе, тиеш тә! Үзең күреп торасың, фатирның бүхмәләре генә дә дүртәү. Ике кешегә бит ул! Рәхәтләнеп сәйран кыл. соклан, куан, кадерен бел, дигәндәй... Сәрия шуларның кадерен белми түгел. Димәк, минем кадерне дә белә дигән сүз. Әгәр минем кебек сәләт иясенә чыкмаган булса, мондый җәннәттә яши алыр иде микән әле ул! Мебельне күр тагын. Бүлмә саен, хәтта кухняда да. гарнитур. Келәмнән генә йөрибез... һай, күзгә карап алдый бит сабакташы! Нәрсәне-нәрсәне, бу кадәресен, дөресрәге, бөтенләй киресен яхшы белә Морза. Фатирны Сәриянең обкомда эшләгән абыйсы алып биргән коммунизм төзегән елларда. Хак булса, ордеры да Сәрия исемендә. Әле Морза йомыш белән бер килүендә кала артистлары белән сөйләшеп торган иде. Сүз фатир, аңа чират тору темасына кергәч, җор телле берсе —Альберт кебекләр күбрәк булса, безгә дә чират тизрәк җитәр иде,—дип көлеп куйган иде. —Нәрсә, ярдәме, йогынтысы зурмы ӘЛЛӘ? —Ул әзер фатирлы кәләшкә йортка керде, дип әйтүем инде. Чират бер кешегә булса да кыскарды бит... ... Банан кабыкларын шактый җыелган төпчекләр янына салгач, хатынының совхозда директорлык итүче атасы алып биргән мебельнең дә «үз хәләл көче белән» алынуын исбатлап утырды әле Альберт. Анысын да үзенең «кемлегенә» китереп бәйләргә онытмады: —Әле бит аның заманасы нинди иде! Акчаң булган сурәттә дә мебеле юк иде бит аның. Ярый әле сәүдәгәрләр арасында да чын сәнгатьне танучылар бар. Таныш түрәгә үтенеч белән баргач, «синең кебек сәхнә йолдызлары да ялангач фатирда яшимени соң», дип гаҗәпләнде. Хәер, үпкәләрлек урын калдырмады— ни кирәк, барысын да төяп китерде... Морза, бөтенләй сүзсез калуның ярап бетмәвен абайлап: —Хәзер рәхәт инде, җаның нәрсә тели—шул бар. Тик акчаң гына бер капчык булсын,—дип, сабакташының сүзен җөпләгәндәй итте.—Дөресен әйткәндә, синдәге гарнитурларның берсе дә кирәкми миңа... —Нәрсә, ошамыймыни?—дип гаҗәпләнде Альберт, бераз хәтере калгандай. —Минем сәләмә фатирга берсе дә сыймый аларның. Сыйса да алмас идек. Ни өчен дигәндә, сәләмә хәерчегә патша таҗы кидергән кебек булыр иде алар. Тагын икәүләп көлделәр. Морза—үз тормышының фәкыйрьлегеннән (елаудан ни файда!) көлде, ә Альберт бу җәһәттән дә өстен булуын тоеп, шул хистән ләззәт алып көлде. Аннары ул, бераз моңсу чырай ясап: —Нишлисең инде. Мырзый дус, Ходай адәм балаларын тигез итеп яратмаган шул.»—дип куйды Бу сүзләрнең төбенә дә: «Кешеләрнең барысы да зур талантлы булмый, лаеклык та тигез түгел» дигән мәгънә җәелгәнлеген Морза аңламый калмады. Әйтер иде бер сүз!.. Юк, ярамый—әлеге дә баягы, кесә сай, кунар урын кирәк. Ләкин бу салмак кыйссаның авторы алдан ук әйтеп куюны кирәк тапты: кунарга насыйп булмады Морзага бу фатирда. Үзе гаепле, кабат ярты сәгатьтән нинди яңалык булачагын алдан белмәде. Алдан чамаларлык хәлдә түгел иде шул ул... Телен тыйган булсачы, Альбертның сафсаталарын, фальшларын ипле генә тыңлап утырган булсачы! Теленә шайтан төкерүе булгандыр, мактанып утыручы сабакташына тәкъдим иңдерүне кирәк тапты бит, юләр! —Карале. Альберт, монда килгәндә йортыгыз артындагы бер матур бакча аркылы үттем. Шундый җиләс, рәхәт анда!.. Әллә, Сәрияң кайтканчы, шунда чыгып утырабызмы соң? Альберт та сөенеп риза булды: —Бу фатирга ризалыгымны биргәндә, шул бакчаның барлыгын да истә тоттым шул мин! Чын иҗаттан, зур мәшәкатьләр, гамьнәр сорый торган биниһая сәнгатьтән бушанып тору өчен аның да кирәк булачагын алдан уйладым. ... Бакчага чыккач, әз генә гапләшеп утыргач, Альберт каршы яктагы эскәмиягә, дөресрәге, шул эскәмиядә утыручы фырт кына киенгән, карашы тирә- яктан бигрәк күккә юнәлгән бер адәмгә карап, берничә мәртәбә төче елмаеп куйды. Аннары, тирән генә сулыш алып: —Син. Мырзый дус, утыра тор. Мин теге шәхес янына барып килим әле. Үпкәли торган гадәте бар. Күрмәмешкә салынды, дип, тәки бөтен Казанны тутырып йөрер. Бик тә зур галим ул... —Бергә барсак та ярыйдыр, бәлки. —Юк-юк, үз дәрәҗәсен белә торган зат ул, гадиләр белән утырудан кыенсына. Альберт теге адәм янына барып, ике-өч минут та сөйләшмәде сыман, Морзаның колагына үз исеме керде: —Морза түгелме соң бу! Үзем барам, үзем икеләнәм. Тавыш килгән якка борылып караса, исәнләшү өчен кулын алга сузып, ниндидер чал чәчле ир килә. Кем соң әле бу?.. Әһә, Татарстан телевидениесенең хуҗасы түгелме соң? Шул. Акбашев үзе ләбаса! Ул һәрвакыт сүз уйнатырга, нияте изге чакта да төрттереп сөйләшергә, кинаяләр кыстырып алырга ярата. Монысы—бер-ике очрашудан калган фикер... Акбашев, исәнләшүгә үк, янына утырды Морзаның. Уч төпләрен тез башына ышкып алгандай итте дә. Морзага текәлде. Бу арада ашыга-ашыга килүче Альбертны да шәйләде Морза. Акбашев аның биргән кулын, ничектер, тәкәллефсез генә, сузган кулны кире борырга ярамый инде, дигән кебегрәк кенә итеп кысты, карашын Морзадан аермады. —Димәк, Морза әфәнде, Указ чыкканчы ук килим әле Казанга, дидең инде, ә? Сизгер икәнсең, сизгерр!—Ул, үз кинаясенә үзе соклангандай, гөлдерәп көлде.— Ярый әле килеп җиткәнсең, барыбер китерергә туры килер иде үзеңне. Нинди Указ? Нинди сизгерлек? Морза Акбашевның ни әйтергә теләвен аңламады. Шуңа күрә зиһенендә туган сорауларын теле белән дә кабатлады Акбашев тагын көлде. Мыскыл итә дияр идең, карашы якты, шат. —Әллә, чыннан да, белмичә килдеңме? Көн үтеп, Указны да укымадыңмы3 Сиңа бит Халык артисты дигән исем биргәннәр! Вәт, юләр, бөтен кеше белә, үзе белми! Каяле, беренче булып үзем кысыйм әле кулыңны, болай булгач. Исеңдә калдыр, онытма. Хәер, оныта калсаң, менә бу иптәшең шаһит, исеңә төшергәләп торыр. Бергә килдегезме әллә, якташыңмы? Район хакимиятендә эшләмидер бит алай-болай, бик ыспай күренә?.. —Ул да минем кебек үк артист. Танылган артист,—дияргә ашыкты Морза. Ләкин икенче җөмләсен Акбашевның хозурланып гөлдерәве күмеп китте: —Яхшы, артист булуы шәп анысы. Танылу дәрәҗәсенә ирешсә, халык таныса, без дә танырга тырышырбыз. Үссен, синең кебек үк милләткә файда китерсен. Үтерде, бөтенләй бетерде бу Альбертны, дип нәтиҗә ясарга өлгермәде Морза, Акбашев капыл гына урыныннан калыкты: —Давай, иртәгә үк студиягә! Редакторга да, режиссерга да бүген үк әйтеп куям, синең белән әңгәмә оештыру өчен бөтен шартларны тудырсыннар. Бер-ике спектакльдән фрагментлар да ялгап җибәрсәк, ярты сәгатьлек менә дигән тапшыру килеп чыгар. Шәп уйныйсың бит син, сабакы! *Сабакы»га үпкәләмә тагы, мин аны иң яраткан кешеләрне мактаганда гына әйтәм. Сокланганда әйтәм... Альбертның да, нәрсәдер әйтәсе килеп, авызы берничә мәртәбә ачылып ябылды, Морза да берике сүз булса да кыстырырга, Альбертка игътибар иттерергә талпынып карады, ләкин ТРТ хуҗасы үз сүзен сөйләп бетерде дә, капыл гына борылып, тырт кына китеп тә барды. Хәтта: —Иртәгә тугызда көтәбез!—дигән сүзен дә ун-унбиш адым ераклашкач кына борылып кычкырды. Акбашев китеп баргач, сөенеч белән көенеч икесе берьюлы кереп урнашты Морзаның эченә. Артист халкы юләр бит ул, беркатлы аз-маз акчага да чегән кебек дөнья буйлап гастрольдә йөри— туңа,чылана, пешә, сазлы юлларда машина этеп җәфалана, кайчак, тамагын да ялгамаган килеш, сәхнәгә чыга, атналар буе йөреп, ерак юлдан кайтканда игәр этенә охшап кала... һәрхәлдә, Морза үзе хакында шулай уйлый. Артистның тагын да зуррак юләрлеге бар тагын: кул чабуларга, мактап сөйләүләргә, чәчәк бәйләме биргәнгә дә, нинди дә булса «атказанган» исемнәргә хирес була. Морза да шулай. Сөенеч зур инде, зур! Әмма кабыргаң белән Альбертның хәлен аңлап утыруы бик кыен бит әле... Бөтенләй тынып калды бу, тын да алмый сыман. Димәк, беренче сүзне Морза башларга тиеш. ' —Да-а-а,— дип сузды Морза, Акбашев киткән якка күз төшереп,—үз сүзенең һичшиксез үтәлергә тиешлегенә инанып яшәүче кеше бу. Хәтта вакытны да килешеп торуны кирәк тапмады—әйтте дә, китте дә... —Көнчелегеннән мине танымаганга салынды бит әле...—Бу юлы Альбертның тавышы хәлсез дә, мескен дә иде. —Шундый алар Казан кешеләре, хөсетлеләр. Фатирга кайтып керү белән Альберт туп-Tvpw әлеге лоджиягә юнәлде, кайсыдыр төштән «Астра» сигареты чыгарып кабызды, гасабиланып, төпчек, банан, кыяр кабыгы, шырпы төпләре һәм тагын әллә нинди чүпләр белән түбәләмә тулган әлеге консерв савытын каерып алды да, ике кулы белән дә учлап тотып, аска томырды. Тагын телен тыеп кала алмады Морза. Провинциядәге ихласлык белән: —Кеше өстенә төшә күрмәсен тагын. Культурасызлыкта гаепләр өчен менеп җитмәгәйләре... —Кайгырма, хәзер караңгы инде, күрмиләр,—диде Альберт, тешен кысып, аннары, Морзаны тәүге мәртәбә күргәндәй, борылып, йөзенә текәлде.—Бар әле. син ыслушай, юлыңда бух. Яратмый минем хатын синең кебек вак-төякләр, әтрәгәләмнәр белән аралашканымны! Тизрәк тай. әмма бер сүз дә әйтәсе булма!