Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖӘЛИЛНЕҢ БИЛГЕСЕЗ РӘСЕМЕ

Бу фотосуратнен кулыма ничек килеп кергәнен анык кына хәтерләмим Ул композитор Җәүдәт Фәйзи кәгазьләре арасында сакланган Шуна күрә, рәсемне лә йә Җәүдәт ага үзе. йә аның туганнары тапшырган булса кирәк Сурәтнең артына Җәлил кулы белән дүртьюллык шигырь язылган: Җәүдәт! Һәр вакытта үзгәрәдер Тормышнын картинасы. Тик шушы рәсемдә калыр Ял итү хатирәсе «Башкорт кызы* Башта бу юллар Җәлилнең шул исемдәге шигыреннән алынган дип уйлаган идем Ләкин. Мусаның андый исемдәге шигыре юк Һәрхәлдә, андый шигырь анын иң гулы дүрггомлыгына кермәгән Димәк, бу үзенә күрә экспромт мана, ягъни бер селтәнүдә язып ташланган шигъри юллар Почмакларына шул ук кул белән «Башкорт стан. 17 X I930 ел» лип язып куелган Ләкин бу- рәсемгә төшү датасы түгел — фотоны бүләк игү дагасы булса кирәк, чөнки рәсем жәй көне төшерелгән, рәсемдәге кешеләр дә жәйгечә киенгән Иңаста икенче кул белән (Җ Фәи ги булса кирәк) «Кара Якуп. 1930. режиссер Арсланов» дип ягылган Хәзер инде Җ. Фәйзинең үз хатирәләренә мөрәҗәгать итик. Атаклы композитор Җәүдәт Харис улы Фәйзи (1910-1973) Муса белән утызынчы еллар башында Казанда таныша Бу вакытта Җәлил Маскәү. Җ Фәйзи Кд мн университетында укыйлар Муса шактый еш Казанда була. Тагар мәдәнияте йортында (хәзерге ТЮЗ) оештырылган әдәби кичәләрдә актив катнаша. «Шундый кичәләрнең берсендә,— дип яза Ж. Фәйзи,—миңа беренче тапкыр Муса Жәлилне күрергә туры килде. Соры костюм кигән һәм ул вакытта модада булган ботинкалары өстеннән гетрлар каплаган кечерәк буйлы Муса Жәлил сәхнәгә чыгып үзенең шигырьләрен укыган иде». Аларны Гадел Кутуй таныштыра. Алар ара-тирә очраштыргалап торалар һәм шактый якынаялар. Хәтта алдагы каникул вакытында бергәләшеп ял итәргә дә сүз куешалар. • 1930 елны,—дип дәвам итә Ж Фәйзи,—без Муса белән алдан сөйләшү буенча Башкортстанның Чишмә районы Кара Якуб авылындагы ял йортында очраштык. Айга якын бергә тордык. Урманда йөрдек, волейбол уйнадык, кичләрен танцыларга йөрдек Безнең ин яраткан эшебез, кичләрен үз тирәбезгә яшьләрне жыеп, әдәбият турында сөйләшү, бергәләшеп жырлап утыру иде. Клубта пианино бар. Мин уйныйм, Муса жыр башлап тора, ә яшьләр аңа кушылалар» Шуны да искә төшерик: Мусага ул вакытта 24, Җәүдәткә—20 яшь. Икесенең дә өйләнмәгән, студент чаклары... Шул ук ял йортында ул чорның данлыклы артисткасы Зәйтүнә Илбаева да була. Ул да 1930 елны ире һәм кызы белән ял итеп, кымыз эчеп йөри, шунда Муса белән очраша. «Муса һәрвакыт төскә яшь күренгәнлектән, ана ничә яшь булуын дөрес кенә белә алмадым. Мина ул япь-яшь кенә бер егет кебек күренде». Жәлил исә аңа чын күңелдән гашыйк булып йөргән—бу турыда ул соңыннан Зәйтүнәгә үзе яза. Менә анын 3 Илбаевага язган хатыннан бер өзек. •Зәйтунә! Мин тормышта тирән һәм ялкынлы сөя беләм. Мин табигатьне дә, кошны да, чәчәкне дә, музыканы да, һәм намуслы хезмәтне дә, ялкынлы иҗатны да, тиңдәшсез илемне дә шулай ук янып, кайнарланып сөям. Бу минем эчке тирән бер сыйфатым инде. Мин хатын-кызга да шундый ук саф, кайнар сөю буләк иттем» Хат берничә ел үткәч, 1935 елнын мартында язылган. Әлеге рәсемдә дә Жәлил белән янәшә утырган кыз—Зәйтүнә Илбаева булса кирәк Икенче ягында утырганы анын ире (режиссер Арсланов?) булуы ихтимал. Ләкин шулаймы-юкмы—төгәл итеп әйтүе кыен Мусанын альбомын әзерләгәндә без бу мәсьәләгә ачыклык кертерлек кеше тапмадык Шуңа күрә бу рәсем дә альбомга кертелми калды. Бәлки журнал укучылары арасында рәсемдәге кешеләрне белүчеләр табылыр? Редакция исеменә хат язуыгызны көтеп калабыз