Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАТЛАРДАН ЮЛЛАР

Хөрмәтле Равил әфәнде! Кулыбызга «Казан утларымның унынчы саны килеп эләккәч, бик куандык. Зур рәхмәт Сезгә Рафаэль Мостафинның «Татар Зоргесы» исемле очеркын баскан өчен. Укыгач та, Шамил Хәмзиннын тол калган хатыны Бибииран ханымга шалтыраттым. Ул журналны алдырмый, укымаган булган икән. Бибииран да танышып чыкты, бик сөенде. Ул да Рафаэль Мостафинга зур рәхмәт әйтергә кушты Ул бик күп эшләде, халкыбызга Муса Җәлил исемен гайбәтләрдән чистартып кайтарган иде Хәзер инде бөтенләй яна каһарманны—татар Зоргесын күтәреп чыкты. Бибииран ханым әлегә исән-сау. Өлкән яшьтә булуына карамастан язучылар, журналистлар белән очраша. Хәмзиннын нинди зур шәхес булуы турында сөйли. Рафаэль Мостафин да анын сөйләгәннәренә таяна. Югыйсә, кайдан белер идек татар халкынын күрсәткән батырлыклары турында. Хәзер менә яңа татар исемнәре—Алсу, Марат Сафиннар күренә башлады. Алар турында да журнал битләрендә укыйсыбыз килә. Күптән түгел Әбрар Кәримуллин үлеме турында зур кайгы белән укыдык. Ул да халкыбызның бер каһарманы. Күп сәлам белән, Мәскәүдә яшәүче өлкән яшьтәге укучыгыз. Разия Габдрахман кызы ХӘСӘНОВА «Казан утлары» журналының 2000 елгы 8,9,10 нчы саннарында шагыйрь Марс Шабаев тәржемәсендә минем «Иртәләгән сагыш» исемле романым татар укучыларына барып иреште. Тәржемә тулысыңча яхшы, бик яхшы эшләнгән. Мине бигрәк тә куандырганы һәм гаҗәпләндергәне—роман эчендәге шигъри текстларның искиткеч матур тәрже- мәсе булды—аларны укыгач, күземә яшьләр килде. Рәхмәт, рәхмәт! Мине шулай сөендергәнегез өчен гомергә бурычлымын. Равил Фәйзуллинга, Флүс Латыйфига, романымны дөньяга чыгарышкан барлык хезмәткәрләргә рәхмәтлемен. Ышанам, романны татар укучылары да яратып кабул итәр. Тәрҗемә күңелгә якын, аһәңле— әсәрнен ритмы да, интонациясе дә төгәл сакланган, заман рухы, шул чорнын нсе-тәме. төсе-буяулары аңкып тора. Рәхмәт! Рауль МИРХӘЙДӘРОВ. Мәскәү