Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

ГАСЫР УЛЫН ОЛЫЛАУ Татарстан Республикасының Дәүләт Зур концерт залында боек композиторыбыз Салих Сәйдәшсвнен тууына 100 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе булды Президент М Шаймиев кичәне ачканда бүгенге көндә Русиядә генә түгел, ә бәлки чит илләрдә дә танылган Дәүләт Зур концерт залына Салих Сәйдәшев исеме бирелүе турындагы Указны игълан итте Ул композиторга нинди һәйкәл куелачагы турындагы соңгы карарның әлегә кабул ителмәгәнлеген һәм монын борчу тудыруын, әмма бүгенге көндә анын Кабан күле буендагы мәйданда. Г Камал исемендәге театр бинасы каршына куелачагы мәгълүм булуын әйтте Күл буенда бер якта—Тукай, ә икенче якта Сәйдәш һәйкәле торачак Татарстан Фәннәр академиясе президенты М Хәсөнов композиторның шәхесе, ижаты турында сөйләде Ул Тукай кебек үк. XX гасырның ренессанс мәдәнияте үзәген гәүдәләндерә Сәйдәш татар музыкасын профессиональ дәрәжәгә күтәрде, диде ул С Сәйдәшев язган һәм анын хөрмәте нә ижат ителгән әсәрләрне Татарстан Дәүләт симфоник оркссгры. Татарстанның танылган җырчылары 3 Сөнгатуллина. В Ганиева. Г Ибушсв. яшь башкаручылар 2000 елда С. Сәйдәшев исемендәге вокалчылар конкурсы лауреатлары Р Талипова һәм А Шаһимо- ратова һ. б башкарды ТУФАН ТАНТАНАСЫ Камал театрында шагыйрь Хәсән Туфаннын тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы кичә булды Президент М Шәй миен үз чыгышында шундый бөек затлар тудыра алган халык һәм. XX гасырнын бөтен авырлыкларын кичереп та. йөзен, намусын ак килеш саклап калган Хәсән Туфан белән горурлануын зур дулкынлану белән әйтте Мондый шагыйрьләр тудырган халыкның киләчәге ышанычлы Зур намуслы, халкына хыянәт итә алмый торган кеше ул Хәсән Туфан. Ул үз юлыннан беркайчан да тайпыл малы Анын кешелек батырлыгы Җәлилләр батырлы! ы белән тиңләшерлек, диде ул Язучылар берлеге рәисе Ф Гали муллин шагыйрь X Туфанның тормыш һәм ижат биографиясе турында сөйләде X Туфан турындагы уй фикерләре белән драматург Т Мнннуллин һ б уртаклашты Кичәне күренекле әдип Р Батулла алып барды ТАКТАШ ВАТАНЫҢДА Декабрь аенын сонгы көннәрендә Мордовия республикасында татар әдәбияты классигы Һади Такташның тууына 100 сл тулуга багышланган юбилеи тантаналары булып үтте Анда Татарстан Я зучылар берлеге идарәсе рәисе Ф Галимуллин җитәкчелеген дәге Татарстан делегациясе дә катнашты Делегация составында язучылар Р Харис. Г Зәйнашсва. А Хәлим, Ш Мостафин һәм журналист Э Кудре икая бар иде. Татарстан кунаклары шагыйрьнең туган авылы Сыркыдыда булдылар. Такташ исемен йөртүче авыл хуҗалыгы кооперативында эшләүчеләр, мәктәп балалары һәм мөгаллимнәр белән очраштылар Шул ук көнне язучылар Мордовия республикасы башкаласында. А Пушкин исемендәге республика китапханәсендә һ Такташның 100 еллык юбилеена багышланган тантаналы җыелышта катнаштылар Биредә Мордовия республикасы җитәкчесе Н Меркушкиннын һәм Русия Президентының Идел буе федераль округы буенча вәкаләтле вәкиле С Кириенконың һ Такташның юбилее унаеннан котлаулары игълан ителде һ Такташ юбилее унаеннан үткәрелгән тантаналарда Мордовия республикасы җитәкчесе киңәшчесе Ш Бикмаев. мәдәният министры Ю Юшкин. Язучылар берлеге идарәсе рәисе А Доронин, матбугат һәм мәгълүмат министры А Лузгин һ б катнашты 2001 ЕЛ -ЯШЬЛӘР ЕЛЫ Президент М Шаймиев Татарстан республикасында 2001 елны Яшьләр елы дип игълан итү турында Указ чыгарды Анда •Татарстан дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру бурычларыннан чыгып, республиканың күпсанлы җәмәгать берләшмәләре башлангычын хуплап, яшьләрнең җәмгыять тормышындагы ролен күтәрү, буыннар арасында элемтәләрне һәм рухи кыйммәтләр алышуны ныгыту максатында 2001 елны Яшьләр елы дип игълан итәргә» - диелә Бу унайдан шәһәр һәм район хакимиятләренә Яшьләр елын уздыру өчен оештыру комитетлары төзергә, тиешле чара тормышыоы здан лар планын эшләп расларга, аларны жирле бюджетлар һәм бюджеттан тыш чыганаклар исәбенә финанслауны тәэмин итү бурычы куела. БӘЙГЕ ДӘВАМ ИТӘ 1552 елда Казанны саклап һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл урыны һәм анын гәүдәләнешен билгеләү буенча бәйгенең өченче туры башланды Мәдәният министрлыгы. Казан шәһәре хакимиятенең архитектура һәм шәһәр төзелеше баш идарәсе бу тур киләсе елның 6 мартына хәтле дәвам итәчәген белдерде ЖУРНАЛ ЮБИЛЕЕ Камал театры бинасында «Татарстан» журналынын 80 еллыгына багышланган тантаналы кичә узды Редакция коллективын һәм журналистика ветераннарын юбилей белән тәбрик итеп. Дәүләт Советы рәисе Ф Мөхәммәтшин журнал алдына житди бурычлар һәм игелекле максатлар куелуын билгеләп узды Ул Ә Фәйзрахманов һәм Л. Әхмәтованы Татарстанның мактау грамотасы белән бүләкләү, ә журналның баш мөхәррире Р Фәттаховка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирү турындагы Указны игълан итте. Редакция коллективын Татарстан матбугат, телерадио тапшырулар һәм массакүләм коммуникация чаралары министры 3 Вәлиева. Фәннәр академиясе президенты М Хәсәнов. Язучылар берлеге рәисе Ф Галимуллин һ. б тәбрик итте ОЛУГ ШӘХЕСЛӘРНЕ ЗУРЛАУ Бөек композитор Салих Сәйдәшев һәм мәшһүр шагыйрь Хәсән Туфаннын тууларына 100 ел тулу уңаеннан Магнитогорск шәһәрендә әдәбимузыкаль кичә үткәрелде Анда үзешчән артистлар, музыкантлар, театр актерлары, жырчылар. биючеләр. Лөлә Идрисова житәкләгән «Тамчылар» бию ансамбле дә катнашты Бу кичәдә ике олуг шәхеснен әсәрләре башкарылды Тормышлары. ижади казанышлары турында сөйләнде ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ I декабрьдә Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең утырышы булды Анда Абдулла Алиш исемендәге бүләкнең быелгы лауреатлары Рәшит Бәшәр һәм Ләбиб Леронга дипломнар тапшырылды 19 яшьлек шагыйрә Луиза Янсуар. прозаик Сәмига Сәүбәнова. тәржемәче Нияз Әхмәровлар берлекнең әгъзалары итеп кабул ителде Шушы елның август аенда язучылар белән очрашу вакытында Татарстан Президенты Аппараты житәкчесе Ә. Гобәйдуллин китап чыгарган өчен гонорар түләүне үз күзәтүе астына алырга вәгъдә биргән иде Бу вәгъдәнең үтәлүе, бүгенге көндә Татарстан китап нәшриятының авторлар белән исәп-хисапны тулысынча диярлек ясавы турындагы хәбәрне утырышта катнашучылар зур канәгатьлек белән каршылады 20 декабрьдә әдәби тәнкыйть һәм проза остаханәләренен (житәкчеләре Мансур Вәли һәм Солтан Шәмси) берләштерелгән утырышы үткәрелде. Анда язучы Вахит Имамовнын «Могикан» исемле повесте турында («Идел». 2000. 10 сан) эшлекле сөйләшү булды Яна әсәрне тикшерү уңаеннан, гомумән, повесть жанрының бүгенге хәле һәм перспективалары турында кызыклы фикерләр әйтелде Утырышта тәнкыйтьче Р Сверигин доклад белән чыкты Фикер алышуларда М Хужин. 3 Зайнуллин. А Әхмәдул- лин. М Хәбибуллин. Ә Баянов. Н Сафина, Р Рахман. Р Кэрами. К Кәримов катнашты •ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ» ШАГЫЙРЬЛӘРНЕ ҖЫЙДЫ Түбән Кама «Җидегән чишмә» ижат берләшмәсенең 19 нчы яна сезоны Башкортстаннын халык шагыйре Мостай Кәрим белән очрашудан башланды Ижат кичәсендә шагыйрьнен әсәрләре буенча куелган аерым спектакльләрдән өзекләр, жырлар тәкъдим ителде, һәм әдәбият сөючеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга әдипнен жавапларын да ишеттеләр Күренекле шагыйрь һәм жәмәгать эшлеклесе Мостай Кәрим белән очрашу кичәсендә Татарстан вәкилләре—шагыйрьләр И Юзеев. М Әгьләмов. Р Миңнуллиннар катнашты. «АЛТЫН БИТЛЕК» ИЯСЕ Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Марсель Сәлимжанов «Намуслылык һәм абруй өчен» номинациясендә «Алтын битлек» премиясенә лаек булды. Узган ел йомгаклары буенча әлеге номинациядәге премияне анын белән бергә танылган актриса Алиса Фрейндлих та алды Лауреатларга бүләкләр Мәскәүдә 2001 елның март аенда тапшырылачак. Мәгълүм булганча. Татарстанда «Алтын битлек»нең беренче иясе— Президент Минтимер Шаймиев ӘДИП ИСЕМЕНДӘГЕ БҮЛӘК Мамадыш районының Тулбай авылында ел саен 15 гыйнварда Шәйхи Маннур бүләген тапшыру тантанасы уза. Быел да бер төркем язучылар әдипнен туган авылында булып, анын каберенә зиярәт кылдылар, музей-китапханәдә булдылар һәм яңа мәдәният йортында шигырь бәйрәме үткәрделәр Ш Маннур исемендәге бүләккә быел • Чулпан» күмәк хужалыгы комбайнчысы Илгизәр Хисмәтов, «Янарыш» хужалыгы рәисе Фәрит Ситдыйков. Тулбай башлангыч мәктәбе укытучысы Фирдия Диярова. «Казан утлары» журналының жаваплы секретаре Алмаз Гыймадиев. Мамадыштагы «Агымсу» ижат берлеге әгъзасы Вахит Галиев лаек булды.