Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЛИШЕР НӘВАИ— ТӨРКИ ШИГЪРИЯТ ЙОЛДЫЗЫ

Кешелек җәмгыяте мәдәниятенең югары үсеш дәверендә күтәрелгән бөек һәм кабатланмас затларның берсе Галишер Нәваи турында сүз алып бару җиңелдән түгел. Нинди генә мактау, олылау сүзе дә ана карата аз булыр һәм аның алдынгы кешелек дөньясына күрсәткән хезмәтенең колачын иңли алмас кебек. В Белинский да А. Пушкин алдында шундый хәлдә калып уйлангандыр һәм аны ахырда ике сүз белән рус поэзиясенең кояшы дип атый Бу образлы сүзләр аша Пушкин инде безнең күз алдыбызга иҗатының бөеклеге белән килеп баса, ул кояш һәрвакыт якты, балкып нур биреп, кешелекнең рухи дөньясына зәвык һәм илһам өреп тора. Галишер Нәваи да—үзбәк поэзиясенең мәңге сүнмәс якты йолдызы, үзбәк халкының мактанычы, горурлыгы һәм барлык төрки халыклар шигъриятенең остазы, юл күрсәтүчесе, байрак йөртүчесе ул Нәваи—бүген дә халыкларның күңелендә ул аларны яктылыкка, хөрлектә рәхәт яшәргә, кешене чын кеше санаган, гармонияле сафлык дөньясына чакыра. Ул Гомер. Фирдәүси, Низами. Руставели. Дантелар рәтендә. Нәкъ шушы урында зур җәмәгать эшлеклесе. Көнчыгыш шагыйрьләре әсәрләрен оста тәрҗемә итүче Н Тихонов сүзләрен кабатлыйсы килә. Әйе. Нәваи— • бөтен дөнья поэзия даһиларының иң киң мәҗлесендә үзләренә генә хас булган аерым урын алып торучыларның берсе 1 ». Быел Галижәнаб Галишер Нәваинын килер буыннарга якты көннәр теләп, мәңгелеккә күзен йомуына—500 һәм кешелекне җирдә бәхетле итү өчен дөньяга килүенә—560 ел тула. Юбилей тантаналары ЮНЕСКО комитеты карары нигезендә 2001 елның февраль башында бөек фикер иясенең туган көне уңае белән лөнья күләмендә үткәрелә. Шагыйрь гомерен халык файдасына хезмәт итүгә багышлап, үлемсез иҗат җимешләре калдырып киткәннән сон үткән дәверләр эчендә күп үзгәрешләр булган, җәмгыять тәртипләре берсе икенчесе белән алмашынган, кешелек цивилизациясе тагын да югары үрләргә күтәрелгән, яңа буыннар барлыкка килгән. Әмма Галишер Нәваи иҗат итеп калдырган мирас байлыгы һаман бөтен кешелеккә хезмәт итә, анын якты идеаллары һәркемне канатландыра, җәмгыять шартларын савыктырырга өнди, яшәүнең матурлыгын бәяли белергә, кешенең чиксез акыл көченә ия булган бөек зат икәнлеген аңларга өйрәтә. Дәүләттә югары дәрәҗәләр биләгән Нәваи заманында киң катлау халыкта, җәмгыятьтәге алдынгы көчләр арасында зур ихтирамга ия булган, ул юнен намусы саналган. Аның алдында баш игәннәр, сәҗдә кылганнар. Халыкның Нәваига булган мәхәббәте гасырлар үткән саен тирәнәя барган һәм ул—хәзер дә һәр үзбәк кешесенә иң якын изге зат. Үзбәкстанда булганда моны Ташкентта гына түгел, илнең һәр кышлагындагы һәр гаиләдә сизәсең. Гади саналган мәҗлесләрдә дә анда катнашучылар сүзне Нәваи шигырьләре белән башлыйлар, анын газәлләрен яттан беләләр, көйләп әйтәләр Бу— үзе бер зур куаныч һәм шагыйрьнең халык күңелендә яшәү көче Мин мондый хәлләрне үз күзләрем белән күреп, күңелем белән сизеп һәм йөрәгем белән кабул итеп сөендем. ‘Тихонов Н Низами һәм Нәваи • Совет әдәбияты» — 1947 — № 9 108 К Мина Галишер Нәваинынтууына 525 (1966) һәм 550 (1991) ел тулуга багышланган халыкара тантаналарда шагыйрьнең тагар әдәбияты үсеше юлындагы роле һәм урыны турында чыгышлар ясарга насыйп булды. Татар әдәбият белгечләре Нәван турында татар, үзбәк һәм рус телләрендә дистәләгән мәкаләләр бастырды, фәнни конференцияләрдә чыгыш ясалды. Хәзер Нәваи татар халкына яхшы таныш икән, ул элек тә аңа шулай якын, үз кеше булган. Ул татар әдәбияты, шигърияте үсешенә гасырлар буена тәэсир итә килгән Монын бик ераклардан килә торган тарихи нигезе бар Нәваины дөньяга биргән һәм кешелекнең югары мәдәниятенә ия булган бөек үзбәк халкы белән Идел буе төрки-татар халкы бик борынгыдан үзара якын икътисади, сәүдә һәм мәдәни мөнәсәбәтләрдә яшәгән. Хәтта Идел буенда рәсми кабул ителгәнчегә кадәр үк ислам дине Урта Азиянен Бохара. ХарәземҮргәнеч кебек цивилизация үзәкләре аша үтеп кергән Югары ислам мәдәнияте тәртипләре халыкка юл алган. Ә Алтын Урда заманына килсәк, бәйләнешләр тагын да дустанә булган. Харәзем, Сыр-Дәрья төбәкләре Идел буе Болгар иле жирләре белән бер дәүләт тәшкил итеп, Жучи улусында яши. һәм биредә гомум бер тел, әдәбият барлыкка килә. Бу мохиттә Насреддин Рабгузиның «Кыйссасел-әнбийа»сы (1304— 1305), Харәзминең «Мәхәббәтнамә*се (1353) кебек уртак әдәби ядкарьләр ижат ителә. Хәйдәр Харәзминен «Мәхзанел-әсрар» поэмасы (XV йөз башы). Мәжлисинең «Кыйссаи Сәйфелмөлек» дастаны (XVI йөз башы) шулай ук ике халыкнын уртак әдәби мирасы санала. Шуна да бу әсәрләр кулъязмаларының татар халкы арасында яшәп килүләре һәм аларнын башлап Казанда нәшер ителүләре очраклы күренеш түгел. Үзбәк һәм татар әдәби бәйләнешләренең тарихы бик ерактан килә. Казан ханлыгы яшәгән вакытта—XV йөздә Урта Азиядә зур Яңарыш-Ренессанс чәчәк ата. Габдрахман Ждми (1414—1492) һәм Галишер Нәваи (1441 — 1501) югары гуманлы, кешелеклелек идеяләре, дөньяга алдынгы карашлары белән сугарылган ижатлары бу Янарышнын нигез ташы һәм аның байрак йөртүчеләре булалар. Нәкъ шул вакытта Урта Азиядә мәдәният үсешенең Мәвараэннәһер үзәге—Сәмәркандта һәм Хорасан- ныкы— һиратта фән, сәнгать, архитектура, музыка, рәсем-нәкыш, художест-во кин мәгънәдә күрелмәгән дәрәжәдә чәчәк ата. Бу үзәкләрдә яна сарайлар, мәчетләр төзелә, бай китапханәләр барлыкка килә. Олугбек үзенең ачышлары, галимлеге, акыллы дәүләт җитәкчесе булу белән үзбәк халкының таянычына, горурлыгына әверелә. Урта Азиянең Рафаэле саналган Кямаледдин Беһзад үзенең бизәкле рәсемнәре, нәкышләре белән дөньяны таң калдыра Үзбәк ханлыкларында барлыкка килгән бу мәдәни яңарыш Казан ханлыгындагы мәдәният үсешенә дә көчле йогынты ясаган. Бу бигрәк тә XVI йөзнен беренче яртысында Мөхәммәд Әмин ханнын дәүләт эшчәнлегендәге акыллылыгы, кешелеклелек идеяләре, дөньяга айнык карашлары белән бәйләнгән. Югары интеллектуаль көчкә ия, үзе әдип һәм шагыйрь бу хөкемдар илнен эчке һәм тышкы яктан бик катлаулы, каршылыклы көннәрендә дә әдәбият, сәнгать үсешенә аеруча ярдәм иткән Хан сарае каршында музыкантлар, җырчылар, рәссамнәр-нәкъкашлар сәнгатьнен төрле юнәлешләре буенча шөгыльләнгән. Шундыйларның берсе нәкъкаш Оста Насыйр эшләгән гарәп язуындагы кувшин-чәйнек—хәзергә кадәр сакланган кыйммәтле хәзинәләрнең берсе. «XVI йөздәге патша архивы тасвирламасы» дигән китапта шундый рәссамнәрдән Оста Касыйм исемле нәкъкаш та телгә алына. «Казан тарихы» авторы (1560 нчы еллар) татарларның шәһәр якынындагы тугайларга чыгып төрле музыка коралларында уйнап-жырлап күңел ачу җыеннары турында яза. Ул вакыттагы Казан Кремлендә мәчет, мәдрәсә һәм бай китапханәләрнең булганлыгын да әйтергә кирәк. Шундый җанланыш алган социаль шартларда Мөхәммәд Әмин хан үзбәк ханлыклары белән тыгыз бәйләнештә була, алар белән дустанә якын мөнәсәбәтләр урнаштыра. Бу турыдан-туры үзара ярдәм итешүләрдә ачык күренә. Заһиреддин Мөхәммәд Бабур (1483-1530) үзенең истәлекләрендә кызыклы тарихи фактларны теркәгән. Анда мондый юллар бар: «Шәйбани ханнын яхшы саутлары—яхшы тавышлы жырчы-башкаручы вә хуб нәкъкашлары бар Ул заманда анчә саут вә нәкъкаш баглар юк иде Ахыр Шәйбани хан Казан ханы Мөхәммәд Әмин ханга йибәрде»1 . '«Бабер-намэ» или записки Султана Бабера - Изд. Н Ильминского - Казань. 1857 - С 230. ГАЛИШИР НӘВАИ ТӘРКИ ШИГЪРИЯТ ЙОЛДЫЗЫ 167 Татар әдәбияты тарихында бу сүзләргә беренче булып Каюм Насыйри игътибар итә һәм аларны «Фәвакиһел-Жөласа фил әдәбият» (1880)—«Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимешләре» дигән билгеле әсәрендә китерә *Бабурнамә»нен сонгы басмаларының берсендә' Казанга җибәрелгән сәнгать осталарыннан Голәм Шади турында сөйләнә Ул музыка иҗатчысы, хәзерге тел белән әйткәндә, композитор, оста башкаручы һәм рәссам-нәкъкаш. Бабур үзе аны Жырчы Шадиның улы2 , дип атый Биредә телгә алынган җырчы Шади, яисә Устал—Остаз Шади белән без йәнә Нәваига килеп терәләбез. Бабур язуынча. Нәваи үзе музыка коралларында оста уйнау белән бергә, күп җырлар язган, көйләр чыгарган Анын җитәкчелегендә һәм ярдәмендә сәнгатьнең төрле белгечләре—музыкантлар, җырчылар, оста башкаручылар тәрбияләнгән, шулар арасында Остаз Шади да булган’ Әгәр дә Казанга үзбәк халкының оста музыкантлары, жырчы-башкаручылары. рәссамнәкъкашлары килгән икән, алар белән бергә Нәваи көйләре, җырлары, әсәрләре дә килгән дип шикләнмичә әйтә алабыз. Шушы мәсьәләгә якынрак килсәк, без Казан ханлыгының авыр, бик катлаулы чорында яшәп ижат иткән бөек шагыйрь, гуманист, философ-утопист Мөхәммәдьярга булган Нәваи тәэсиренең мәгънәви тирәнлеген тагын да яхшырак аңларбыз Русның күренекле галиме. Көнчыгыш Азия һәм Көнбатыш цивилизацияләре тарихының зур белгече академик Н Конрад фикерләренә таянып әйткәндә. XV йөздә Урта Азиядә колач җәеп чәчәк аткан Яңарыш Г Җами һәм Г Нәваи вафатларыннан сон гасыр ахырында сүнүгә бара, торгынлык башлана Нәкъ шул дәверләрдә Казан ханлыгы җирлегендә XVI йөзнен башларыннан рухи җанлану, мәдәни күтәрелеш үсүгә юл ала. үзенә бер Яңарыш—ренессанс барлыкка килә Бу гаделсез социаль тәртипләргә каршы чыгу, күпчелек хезмәт халкынын авыр тормышын җиңеләйтергә тырышу, һәм гомумән, җәмгыятьне савыктырырга теләү карашлары белән бәйләнгән Мондый таләпләрне алга куйган заман кирәк шәхесләрне һәрчак вакытында мәйданга чыгара. Азәрбайҗанда—Низами. Гөржестанда—Руставели. Италиядә—Данте. Урта Азиядә—Ждми һәм Нәваи. Ә Казан ханлыгында—үзенен элгәрләре—әнә шул титан гуманистларның эшләрен лаеклы дәвам иттерүчеләрдән Мөхәммәдьяр була. Ул Урта Азиядәге Янарыш чорының рухын Казан ханлыгы җирлегендә җанландырып, анын таләпләрен тормышта чынлыкка ашыру өчен көрәшүче. Казанда барлыкка килгән Янарышнын байрак йөртүчесе, анын жаны була Теләсә кайсы чордагы Янарышнын үзәгендә Кеше ин югары яратылыш хисаплана һәм аның җир тормышын яхшы якка үзгәртеп корырга сәләтле акыл көченә ия булганлыгы мактала Шунлыктан илгә, халыкка хезмәт итү алга сөрелә һәм ул чын ир-егетнен төп вазифасы санала Нәваи «Мәхмубел-колүб» («Күңелләрнең сөйгәне») әсәрендә Ирәнләр хеэмәтедин чикмәгел баш. Әгәр гардундин башынга нагар таш,— Ягъни башына күктән—гәрдундин таш яуса ла. илгә-халыкка ир-егетләрчә хезмәт итүдән баш тартмаска дисә. Мөхәммәдьяр «Төхфәи Мәрдан» («Егетләргә бүләк») поэмасында Мән тәкый фәрман биләдер һәр эшем Куймагам ил күнле чон гәрдешем һәм: Бу эшдә (сан) йөрәкенни даглагыл. Мәрданәләр дик биленни баглагыл. дип, илгә хезмәт күрсәтүдә нәкь Нәваича килә ил күңеле өчен ул эшчәнлеген (гәрдешен) куймаячак, ягъни туктатмаячак, тик мәрданәләрчә—ир-егетләрчә йөрәгеңне дагларга—яндырырга кирәк 'Бабур 2 кн Ташкент 1982 -Бабур-наме С 139 Л 182 а ’Сонгы мәгълүматларга караганда Голәм Шади Көнчыгышта атаклы музыкант. башкаручы Дәрвиш Шади (Хәбәши^нын улы Бабурда ул-«Жырчы Шадинын улы» Әмма бу мәсьәләмен кайбер яклары әле ачыклауны сораганлыктан, автор бу хакта сүзне хәзергә озайтмаска булды ’История узбекской литературы т I С древнейших времен до XVI в Ташкент. 1987 С 219 Пәйгамбәрләр кебек дөньяны төзәтергә, җирдә кеше яшәешен матурларга, рәхәтлек урнаштырырга, иминлек тәэмин итәргә чакырылган бөек шагыйрьләрнең халык мәнфәгатьләрен яклаудагы фикерләре һәрвакыт бер-берсенә якын, охшаш һәм аларнын бөеклеге дә гуманлылык идеяләренең уртаклыгында. Нәваи «Вәкъфия» әсәрендә үзенең яшәү мәгънәсен икеюллык бәеттә әйтеп бирә. Колларга үземне Һәмдәм иттем. Коллыкта билемне мәхкәм иттем.— Ягъни: колларга—барлык кешеләргә, халыкка дуст саный һәм аларга хезмәт итәр өчен—коллыкка билен ныгытып бәйли Бу юллар Нәваинын «Фәрһад вә Ширин» дастанында да урын алган. Шагыйрь Әхмәт Исхак аны болай биргән: Мин колларның ихласлы дусты булдым— Аларнын хезмәтенә билем будым. Пушкинда «Мин үземә һәйкәл торгыздым шигырендә: Кара елларны мин ирек мактап. Изелгәнне яклап кырладым,—дип горурланды. Мөхәммәдьяр' Кем егылганда кулын тот бер монлынын. Ул тәкый тотай кулың бер көн сәнең.— дип. түбән катлау халыкка ярдәм итәргә чакырды. Борынгы төрки телдә «моңлы» сүзе изелгән күпчелек халыкны аңлата. Мөхәммәдьяр иҗатындагы гаделлек, гадел хөкемдар, гадел идеаль дәүләтнең булган кебек итеп сурәтләнүләре нәкъ Нәваи яисә Низамида тасвирланган картиналар кебек. Нәваидагы гаделлек идеяләренең Мөхәммәдьяр аша Тукайга кадәр килүе хакында әдәбиятыбыз белемендә моңа чаклы басылган хезмәтләрдә шактый тәфсилләп сөйләнелде инде. Шик юк ки, татар әдәбияты үсеше тарихында Галишер Нәваинын роле зур булды Аның әсәрләре безгә Казан ханлыгы вакытында ук килеп керде һәм аларнын XVI йөзләргә караган кулъязмалары Казан китапханәләрендә бүгенгә кадәр саклана, ә кулъязма әсәрләр фондларында Нәваи шигырьләренең, газәлләре һәм җыентыкларының урын алуын да әйтергә кирәк. Алар татар укымышлылары тарафыннан кадерләп күчерелгән һәм буыннан-буынга саклана килгән. Нәваи иҗаты татарның күп шагыйрьләренә һәм шулардан Дәрдмәнд. Хәсән Туфан кебек бөек илһам ияләренә дә үрнәк булган Шуңа да татарның күренекле әдәбиятчылары, фикер ияләре Нәваи иҗатына һәрвакыт югары бәя бирделәр. Нәваи заманының бөек шагыйрь, фикер ияләреннән булган, һәм ул шулай булып кала да. Шиһаб Мәрҗани аңа гаять зур бәя биргән. «Вәфииятел-әсляф вәтәхийятел-әхляф- әсәрендә (IVm.—Б. 212-213) Нәваига махсус мәкалә багышланган, һәм андагы сүзләрне биредә Хәй ага Хисмәтуллин тәрҗемәсендә китерәм « ..Галишер Хорасан илендәге галимнәрнең иң бөекләреннән—мәшһүрләреннән, үз заманындагы әдипләрнең иң югары илеалы-үрнәге иде Мохтаҗларга булышуны, олуг галимнәрнең таянычы, атаклы әдипләрнең ярдәмчесе иде... Галишер Нәваи үтә юмарт, кешеләр өчен һиммәтле, тырыш, сохбәте. утырышы татлы. Мәҗлесләре әдипләр, галимнәр, шагыйрьләр белән тулы булып торган...» һәм Нәваи турында сүзне Г. Ибраһимов фикерләре белән тәмамлыйсы килә. Ул: «...Үзбәк әдәбияты Урта Азиядәге бер мәдәниятнең җимеше булып, безгә дә. госманлыларга да. азәрбайҗан әдәбиятына да зур тәэсир ясады Моның алтын дәверендә җитешкән шагыйрьләреннән Нәваи кебекләре Төркестанда ничаклы кадерле булса. Анатолиядә дә шул кадәр мәшһүр иде», диюе белән хаклы иде. Нәваи иҗаты—бик киң. ул тулы бер диңгезне хәтерләтә. Шагыйрьнең төрки телне зурлавы, шигъри осталыгы, образларның гаять канатлы булулары, гомумән, әсәрләре турында биредә сөйләнмәде. Сүз билгеле бер дәрәҗәдә Нәваи ижатынын татар әдәбиятына йогынтысы, бәйләнеше турында гына барды.