БУЛАТ ҺӘМ КЫЗЫЛ КАНАТ
абасы, көндәлек гадәти эшне искәрткән кебек кенә: —Булат, улым, иртәгә күлгә барырбыз,—диде. Сабыр гына әйтелгән бу сүзләр Булатның иңнәренә канатлар үстергәндәй булды, ул хәзер очып кына йөри шикелле. Әбисенең: «Каз бәбкәләрен ашатыр вакыт җитте бугай»,—дип үзалдына сөйләнүен ишетүгә, тураган ипи салынган иске табакны алып инеш буена йөгерде. Анда ерак барасы түгел: аларнын бакча башы ярга терәлеп тора Яр буенда—яшел чирәмлек. Әбисе иртүк казларны шушында китерә Казлар каңгылдаша, бәбкәләр пип-пип дип аларга кушыла. И, сөенешәләр инде! Су салкын түгел микән, дигәндәй берсен-берсе уздыра-уздыра пипелдәшәләр. Шулай «сөйләшә-сөйләшә» ярдан тәгәрәшәләр. Суга кергәч, бергә җыйналып, тагын бер тапкыр гәпләшеп алалар. Аннары чумып-чумып уйныйлар. Су коенып чыккач, томшыклары белән каурыйларын рәтләргә керешәләр. Бүген яр буена килеп җитәр-җитмәс үк Булат туктап калды. Анын исеакылы китте чирәмлек өстенә кемдер бер ат йөге чүп түгеп киткән иде. Анда нәрсә генә юк. каз оясынын мамыклы саламы, түбән өйдән чыгарылган черек бәрәңгеле балчык, ишегалдыннан себереп алган чүп- чар Чүпнең беразы яр астына ишелгән, беразы чирәмлеккә таралган Кылт итеп бабасының сүзләре исенә төште. —Су буена юньле кеше чүп түкми! Суны пычратырга ярамый,—ди ул —Үз ишегаллары чиста булса да, андыйлар шапшак, пычрак. Үзе чүп түккән суны ук эчә бит ул! Шунда коена! Мондагы хәлне кайтып бабасына әйтсә, аның кәефе кырылачак инде. Ярар, әйтми торыр. Әнә, бәбкәләр дә чирәмне чүп-чардан читкәрәк китеп ашый. Ачуы чыккан ата каз ысылдап килә тагын. Муенын сузган, күзләре кызарган Әйтерсен, ана Булат берәр яманлык кылган! —Килеп кенә кара! Менә сиңа... Сыгылмалы нечкә тал чыбыгы борыны төбендә үк уйнап торгач, ата каз «көч кулланырга» базмады, муенын сузып Булатка таба килгән җиреннән ана каз ягына борылды. Бүксәсен киереп бара-бара туктаусыз сөйләнә тагын үзе: —Га-га-га-га... Чыбыктан шүрләвен ана казга белдерәсе килмәгәне әллә каян аңлашылып тора. «Хужа малае бит. Чыбык күтәрмәсә дә тими идем мин аңа»,—дип аклануы да аермачык сизелә. Ата казның бу кыланышына исе дә китмәде Булатның. Иртәгә күлгә барасы булгач, өйдәге эшләрне тизрәк бетерергә, бабасына ярдәм итәргә кирәк—бары шул гына. Күлгә уптым-ордым гына чыгып китеп булмый ул Кирәк-яракны алдан барлап-хәстәрләп куясы. Акъяр авылы янында күл бар Бик борынгы заманнарда ук, урман янәшәсендәге басуны урталай бүлеп, тирән елга барлыкка килгән. Бик тирән ул, анын төбенә төшәргә дә куркыныч булган. Әллә шуңа инде, халык аны «Аю елгасы» дип атаган. Кем белә, бәлки, шул тирәдә аюлар да яшәгәндер... Урман эчендә типкән көмеш чишмәләрнең суы шушы елгага агып төшкән. Б Авыл агайлары, шул елганы бөяп, маймычлар җибәргәннәр. Хәзер андагы сазан, кызыл канат, алабуга, кәрәкә балыкларынын исәбе-хисабы юк. Балыкчылар да әллә-ә-ә кайлардан килә. Алла кушса, иртәгә бабасы белән Булат та *Аю»га (күл исемен кыскартып, шулай да атыйлар) барачак. Оныгынын куанып өй эшләренә ярдәм итеп йөрүен мыек астыннан гына күзәткән бабасы, әнә, балыкка бару әзерлегенә кереште дә инде. Ин элек кармакларны барлады—калкавычлар көйлеме, җепләре өзелмәгәнме, кармаклар очлымы... Әйе инде, Булат та бабасы янында кайнашты. —Улым,—диде бабасы,—Нәбиулла абыен янына барып кайт әле. —Нәрсәгә? —«Аю»га куна барырга сөйләшкән идек. Әзерләнсен. Аннары ферма артындагы тиреслектән кызыл суалчан казырсын Нәбиуллалар Казанда яшиләр. Җәйне Акъярда үткәрәләр. Монда аларнын бакчалары бар. Нәбиулла абыйсы да нәкъ инде Булатнын бабасы кебек, балыкка, дисән, дөньясын оныта Менә бәхет' Иртәгә «Аю*га өчәүләп куна барачаклар Булатнын аяклары җиргә тимәде дә, Нәбиулла абыйларынын бакчасына очып диярлек килеп керде. —Нәбиулла абый!—диде дә сулышы кабып туктап калды ул. Суган түтәлләре чүбен утаучы Нәбиулла абыйсы балкып күтәрелде. —О-о, Булат! Кура җиләге белән сыйлыйм әле үзенне. Әйдә әле Башына иске салам эшләпә кигән, кыска җинле ак күлмәген җилбәгәй җибәргән Нәбиулла абыйсы куралык ягына бара башлады. Башка вакыт булсамы! Башка вакытта чиләге белән ашар иде лә Булат кура җиләген! Шикәр белән болгатып ашар иде Бүген булмый Бүген Булатнын вакыты тар. җиләк кайгысы юк бүген! Иртәгә балыкка барасы бит! —Нәбиулла абый, ни., —дип тирләп чыккан мангаен кул аркасы белән сөртте ул.—Бабай әйтте, иртәгә «Аю»га барабыз, диде Кунача барабыз, диде —һай, рәхмәт төшкере! Мондый күңелле хәбәр китергәнен өчен, җиләксез җибәрмим инде сине, үзем җыеп бирәм —Ашыгам ич мин. әле эшем күп. Кызыл суалчан казыйсым бар. Син суалчан җыеп торма, Нәбиулла абый. яме. Икенче көнне төш авышкач, Булатның Кәрим җизнәсе «КамАЗ»ы белән аларны күл буена илтеп куйды Биш чакрымны җәяүләве бабайларга авыр ич. Әйбәт тә инде аның Кәрим җизнәсе. Нинди гозерен булса да, тыңлый Рәхмәт яугыры Машинага төялгән кирәк-яракны тиз бушаттылар Иң элек кармакларны җиргә алып куйдылар. Бабасының үзенә генә дә алты кармак! Вак балыклар өчен кечкенәләре һәм кыска саллылары, эреләренә—дәп-дәүләре Балык шулпасы пешерер өчен чиләк, ипи, тоз, бәрәңге, суган салынган кәстрүл, чәйнек Нәбиулла абыйсынын резин көймәсе һәм ишкәкләр Иң соңыннан утын бушатылды Төнгә алар учак ягачак. һәркайсы эшкә кереште Нәбиулла абыйсы көймәгә тын тутыра башлады Шушы резин көймә Булатнын күңелен күптән кытыклый инде Күлнең иң тирән төшенә ярдан кармак салып булмый, зур балык исә тирәндә яшеренеп ята. Сай суда күмелми дә ич ул Боларны гына Булат белә. Нәбиулла абыйсы рөхсәт итсә, бүген ул да көймәгә утырыр иде —Нәбиулла абый, көймә ничә кешене күтәрә9 Нәбиулла абыйсы пешкәккә баса-баса елмайды, шаян күзләре кысылды Үзенен дә. Булатнын да ябык һәм кечкенә гәүдәле булуларына ишарәләп: —Безне күтәрә! Икебез бергә биш пот та тартмый торганбыз,—дип көлде —Мин дә синен белән көймәгә утырыр идем —Көймәдән балык каптырасың килә инде алайса. -Әйе —Бабаң рөхсәт итсә, әйдә. Булатның бабасы яр буена чүгәләгән иде инде Як-ягына кармакларын тезеп куйган да күзләре белән әле бер калкавычка, әле икенчесенә текәлә Әнә. теге озын саплы кармакны борчак белән салды Аның янәшәсендәге ике кармакка суалчан кидергән, тирәнлекләре төрлечә Ун ягында тагын ике кармак тора. Анын берсендә—чикерткә, икенчесендә—камыр Калкавычларның әле берсе, әле икенчесе «пелт» итеп батып ала. Бабасының куллары уйнап кына тора. Балык тотканда яшәреп китә ул, маңгай җыерчыклары тарала, йөзенә алсулык йөгерә. Дөньяда шушы калкавычлар да, Булатның бабасы гына калган бугай... Ул арада суалчанлы кармакның калкавычы сузылып суга ятты Бабасы кармак сабын ипләп кенә тартып куйды да балыкны ярга таба өстери башлады. Бабасы туры тарта, балык читкә каера. Ниһаять, кармак сабын күтәреп җибәргән иде, канатларын киереп, зур гына алабуга килеп тә чыкты. —О-о! Ярты кило бар инде бу, әйеме, бабай? — Шулаймы, улым? Чиләккә су ал да шунда җибәр. Йөзсен. Кинәт кенә борчаклы кармакнын да калкавычы селкенгәләде. —Вак балыктыр,—диде бабасы,—Эре балык хоп итеп каба да йота кармакны. —Бабай, мин Нәбиулла абый белән көймәгә утырыйм әле. —Кызыкмыйсыңмы соң? —Юк. бабай! Нәбиулла абый әйтә, бишәр потлы ике кеше утыра ала. ди. —һе. Алайса бар инде Түлке ярдан ераклашмагыз. Күл тирән. Астан салкын чишмәләр тибә. Нәбиулла абыйсы көймәгә башта Булатны утыртты. Аннары кармакларны, чиләкне, суалчан савытын куйды. Әкрен генә йөзеп киттеләр. Су өсте тып-тын, тип-тигез. Кояш нурларында җем-җем итеп күзләрне камаштыра. —Кайсы урынга туктыйбыз?—диде Нәбиулла абыйсы. —Ә-ә-нә. теге яктагы текә яр буенда,—дип бармагы белән төртеп күрсәтте Булат. Яры текә һәм биек, көймә белән генә тотарлык анда. Көймәне текә ярга яны белән куйдылар да ике башка ике якорь төшерделәр. Утыргычларына атланып утырдылар. Булатның йөрәге сикерүгә чик- чама юк! Су төбендәге исәпсез күп балыклар анын кармак салуын көтеп кенә торалардыр... Салды Булат кармагын. Каурый калкавычтан су өстенә дулкынчыклар таралды Бераздан ул «пелт» итеп суга чумып та алды Тагын тынды Тагын чумды Булат түзмәде, кармак сабын кинәт кенә күтәрде һәм текә ярга шап итеп балык бәрелде Әйбәтләп эләгеп җитмәгәндер шул, кармактан ычкынган балык ипле генә итеп суга чумды —Их-х. ычкынды... —Алай кинәт тартма син кармак сабынны,—дип киңәш итте Нәбиулла абыйсы.—Кинәт тартканда балыкнын ирене ертыла. Нәбиулла абыйсы сала да ала, сала да ала. Чүпли генә балыкны. Яна суалчан кидереп, Булат кармагын тагын салды. Калкавычтан күзен дә алмый Әмма калкавыч тик тора, бөтенләй селкенми Шактый утыргач, әллә суалчанын алыштырыйм микән, дип савытка үрелгән генә иде, калкавыч—полт! —Тарт, тарт!—дип пышылдады Нәбиулла абыйсы. Тарта инде Булат Ике куллап тарта кармак сабын. Әмма каптырган балыгы бирешми Тартыша торгач, балык көймәгә якынлашты. Нибары бер метр чамасы ара калгандыр. Булат анын каракучкыл башын, түгәрәк күзләрен күрде. Башы, билләһи, Нәбиулла абыйсынын куш йодрыгы хәтле бар иде Их, бер унмасан, гел уңмыйсын шул, инде ялтырап килеп чыга, дигәндә... шырт—өзелде кармак җебе! Китте балык.' Тагын китте... Балык артыннан үзе чумарлык булды Булат. Нинди зур иде бит! Эләккән иде бит!.. Кечкенәрәк балыкларны әллә ничәне тотты инде Булат. Әм.ма теге зур балык күнеленнән һаман китмәде, үкенү йөрәген тырнап торды. Тын гына уйланып утыргач: —Минем кармакны өзеп качкан балык үләр микән инде, Нәбиулла абый?—дип сорады ул. —Белмим шул. —Үлсә, жәл инде. Үлмәсен иде... Егермеләп балык тоткач, Булат көймәнен алгы өлешенә башын куеп, аякларын янга сузды. Резин көймә мендәр кебек, ятар өчен жайлы икән. Нәбиулла абыйсы кармагын ыргыткан саен көймә чайкалып китә дә әкрен генә тирбәлә. Булат шул тирбәлүнең ләззәтен тоеп, изрәп ята. орыннарны кытыклый-кытыклый төн кочагына балык шулпасы исе таралды. Зур ашъяулык өстенә тәлинкәләр-кашыклар тезелде. Ипи уртадан урын алды. Их-х. ул шулпанын тәме! Булатнын бу тиклем тәмле шулпа ашаганы юк иде әле. Булат, тамагы туйгач, учактан читгәрәк җәелгән бишмәте өстенә сузылып ятты. Бабасы: —Улым, кабинага кереп ят, анда җайлырак та, жылырак та булыр,— дигән иде дә Булат монда каласы итте. Төнге салмак җил чәчләрне сыйпап иркәли. Җилнен кая юл тотуын күреп калырга теләгәндәй, учак ялкыннары әле сузылып өскә күтәрелә, әле як-якка авыша. Булат чалкан ятты да күккә карады. Йолдызлар, йолдызлар. Алар берберләренә күз кысышалар. Бер йолдыз, әнә. башкалардан аерыла да, каядыр атыла. Булат күзләрен кыса. Алтынсу төстәге ерак йолдыз нуры Булатның күзләрен кытыклый Анын күзләре әле бер, әле икенче йолдызнын нурлары белән тоташа. Шушы нурлар буйлап йөгереп йолдызга менсән иде... Тирә-юнь төннең караңгы юрганын ябынган. Бабасы, Нәбиулла абыйсы, Кәрим жизнәсе әкрен генә гәпләшәләр. Булат күзләрен йома Күз алдында— тирән су, каурый калкавыч. Ул шул калкавычка карап ята Бераздан калкавыч зәңгәр төскә керә, аннары яшелләнә. Кармакны өзеп качкан теге балык Булатнын йокыга китүен генә көтеп торган икән, килеп тә җиткән! Зу-ур кызыл канат икән ул. Өске ирененә кармак кадалган Авырга икән, ашый алмыйча интегә икән «Әйдә, миннән калма, йөз,— ди кызыл канат Булатка —Мин сина бер әйбер күрсәтәм». Булат ышанырга да. ышанмаска да белми «Нәрсә күрсәтәсең?»—дип төпченеп карый Шушы карангыда күл төбеннән балык артыннан бару бераз шүрләтә Шомлы монда Озын кыяклы үләннәр куе зәнгәр төстәге дулкыннар чыгарып чайкала Үләннәр арасыннан чишмәләрнең үксүе ишетелә Кызыл канат алдан, анын артыннан Булат йөзә. Артта калмадыңмы, дигәндәй, балык борылгалап карап ала... Алар шактый озак йөзделәр. Ниһаять, балык туктады. —Күрәсеңме?—дип сорады кызыл канат. —Нәрсәне? —Җентекләп кара әле! Балыкның тавышында үпкәләү катыш боеру да бар иде -Кая карасаң да. су гына ич монда. —Калкулыкны капшап кара! Б Түтәл актаргандай итеп, Булат калкулык итәген тырмаштыра башлады. Өзелгән кармаклар икән ич бу! Зурлары, кечкенәләре, өч жәплеләре... Нинди генә кармак юк монда! —Безнен хастаханә чүплеге бу. Синең ише балыкчылар җәрәхәтләгән балыкларны шушында дәвалыйбыз. Булатның исе-акылы китте, кармаклардан тыш, монда тагын буш шешәләр, консерв банкалары, төрле чүп-чар өелгән. —Әйдә, мин сине тауга алып менәм,—диде балык. —Нинди тау? Елга ич бу,—дип карышты Булат. —Әйдә, әйдә... Алар тагын йөзделәр. Кайнап торган янар тау тавышы чыгаручы куе каракучкыл томанлы урынга җиттеләр. Томан киртләч-киртләч булып күтәрелгән дә кыя рәвешенә кергән. —Монда сасы ис килә,—дип борынын томалады Булат. —Төтен тавы итәгендә без,—дип аңлатты кызыл канат —Бу тау агу белән тулы. Кешеләрнең әшәкелеге, шәфкатьсезлеге җыелган урын бу һавадагы бар әшәкелек суга сеңә. Кара-пычрак уйларны су үзенә йота Аннары монда кайный шул әшәкелек. Кайный-кайный да агу булып тарала. —Сез... Сез... Шушы агуны сулап яшисезме? —Кешеләр безне үлемгә хөкем иттеләр. Мондый агу эчендә ничек яшисен? Чишмәләрнең ничек үксүен ишеттеңме? Алар сукырайды —Алай булмасын, булмасын!—дип кычкырып җибәрде Булат. —Без балыклар гына,—дип яшьле күзләрен сөртте кызыл канат — Кешелек үзе һәлакәт алдында. Кешеләр үз агулары белән үзләре агуланачак! —Ничек? —Хәзер күрерсен. Булатның күзләре кинәт әчетә башлады. Йөткертәсен китереп әллә ниткән әче нәрсә тамак төбен кытыкларга тотынды. Кулъяулыгы белән борынын томалаган иде, тыны кысылды. Ярдәм сорап кычкырмакчы булды, тавышы чыкмады. Кычкырырга азапланып ыңгырашуыннан уянып китте Булат Таң аткан, кояш чыккан. Чыклы чирәмнәр өстендә күлгә таба аяк эзләре сузыла. Шул эзләрдән Булат та су буена төште. Күл өстеннән аксыл пар күтәрелә «Төтен тавы өстендәге болытлар шикелле*. Булатның тәне кинәт эсселесуыклы булды. Ул куркуыннан калтырана ук башлады. Күп хафалы, хәвефле томан эчендә калгандай тойды ул үзен...