Логотип Казан Утлары
Хыялый кыйсса

АЛБАСТЫЛАР

Икенче бүлек I рман—табигатьнең ин серле урыныдыр Тормыш кебек Үзе ымсындыра, үзе шомландыра. Керәсе дә килә, куркыта да. Нинди генә тереклек иясе юк анда! Куркак куяннан алып олпат аюга, явыз бүрегә кадәр яши урманда. Җитмәсә, төрле хәшәрәтләр—албастылар, шүрәлеләр, диюләр, ялмавызлар, убырлар да бар, имеш Шул ук вакытта анда яшәүче изге рухлар— табигать ияләре—урманның саф. илаһи, изге хасиятләрен сакларга булышалар, ди Явы зл ы к та, изгелек тә юлга ияләшүчән була. Чөнки юл—язмышлар очраша торган урын, һәм, ин мөһиме, юлсыз урман, урмансыз юл булмый Алар барыбер очрашалар Алар очрашкан чакта башлана да инде яманлык белән изгелек көрәше Бу көрәш, бу хәтәр яу үзәгендә кеше дә булса, табигать кануннарын тетрәндерерлек дра.ма-язмышларны көт тә тор Мари урманнарын урталай кисеп таш юл чаба. Июль уртасы Челлә күзе Көн кызуыннан бөтен табигать әлсерәгән. Бу хәрәкәтсез яткан һәм дивардагы рәсем кебек катып калган табигать дөньясында тормышка, яшәешкә бердәнбер ишарә—үз язмышына каршы ашыгып китеп баручы юлчы егет Аны бу юлдан күңел тыйгысызлыгы, жан газабы, бертуктаусыз сыкрап-сызлап торган рухы алып бара. Хәлимнең юлы уңды Авылдан чыгып, ике-өч чакрымнар киткәч, аны атлы-арбалы бер юлчы куып житге. Уйлар дәрьясында берьялгызы калган Хәлим башта бу юлчыны бөтенләй искәрмәде "Тр-р-р 1 дигән тавышка сискәнеп читкә тайпылгач кына, исенә-анына килеп, башын күтәрде Пошкырынып басып торган кечкенә йөнтәс ат үзе бер жен- шайтан кыяфәтендә иде. Озын юлданмы, челлә кызуыннанмы тир-күбеккә баткан бу атнын яллары тәртипсез рәвештә як-якка тырпайган. калаклары гадәттән тыш зур, күзләре тышка бәреп, бүлтәеп чыккан, озын сакал- төкләр сырып алган аскы иреннәре килбәтсез рәвештә салынып төшкән, борын тишекләре киң ачылып, эссе тын-сулышы тирә-юньгә бөркелеп тора У Исен җыеп өлгергән Хәлим, пар-бу бөркеп торган атны урап, арба ягына чыкты. Әмма, ике-өч адым атлауга, дертләп китте. Шикләнерлек тә шул Кычкыртып килеп туктаган ат арбасында бер жан әсәре дә юк иде! Хәлим шомланып куйды: ат үзе "тпыру"лап кычкырмагандыр бит'.’ Шунда гына ул атнын икенче ягында кыштырдап йөрүче картны шәйләп алды Иске генә кәжән кигән бу карт чып-чын Хозыр-Ильяс иде сөт кебек ап-ак сакал-мыегы ана илаһилык, серлелек, изгелек төсмере ягып тора. Башына кигән искерәк эшләпәсе астыннан күренеп торган чәчләре дә ак-бүз. Күзләре кечкенә, эчкә баткан, әмма бик тә мөлаем, ачык һәм иманлы иде анын. Аркалык бавын рәтләп булашкан юлчы карт Хәлимгә игътибар да итмәгән кебек. Менә ул атнын алдына чыкты, кәжән кесәсеннән ак чүпрәк чыгарып , атнын дымлы күзләрен сөртте, анын яңагыннан сөеп куйды, шуннан сон гына, йөзеп, шуышып барган кебек кенә атлап, арба янына килде. —Саумы, бабакай!—Кычкырып сәлам бирде Хәлим. —Аллага шөкер, олан, үзен таза-саумы? Кая китеп барыш болай? Сөяк майлары эреп ага торган чак бит... Юлын да ерак икән... —Минем кая барасын ничек белден, бабакай9 Мин бит кая барасымны әйтмәдем әле. —Әйтәсе-нитәсе юк. бу юл бер генә урынга алып бара—алдагы гомеренә Ә синен гомерен озын булачак, әмма дә озын булачак ул. —Бик серле сөйләшәсен син. бабакай. Юраучы-фалчы түгелдерсен лә?.. Яисә берәр пәйгамбәр заты? —Беләсен килсә, жир йөзендә һәр адәм баласы—Алланын бер колы, димәк, изге зат. Ә һәр изге затта пәйгамбәрлек бар. Җир пычрагына буяла барган саен кеше пәйгамбәрлектән ерагая, еш кына Аллаһы тәгалә биргән изге сыйфат-хасиятләрен бөтенләй югалта... Әйдә, олан, утыр, киттек. Сизеп торам, синең белән юл имин булачак. Әйбәт кешегә охшагансың... На-а, малкай!.. Кузгалдылар. Берара сөйләшми бардылар. Әмма Хәлимнең бик тә сөйләшәсе килә Ана аркасын куеп утырган бу юлчы картта ниндидер сер яшерелгән кебек. Тик нидән башларга сон сүзне?.. Орды-бәрде генә сөйләшеп утырып булмый бит инде. Ә! “Гомерен озын булачак",—дидеме әле.’ Каян белә ул9 Пәйгамбәрен пәйгамбәрдер, тик каяндыр белә бит ул бу хакта... —Бабай, ә, бабакай! —Нәрсә, олан? —Бая син минем гомер турында әйттен. Шаярттың гынамы, әллә чынлап та белеп әйтәсеңме9 —Көлеп сөйләшергә, шаярып юрарга ярамаган әйберләр бар, олан. Гомер дә шундыйлардан. Мин сиңа хак дөресен әйттем—гомерең озын булачак. Синдә илаһи тамга бар. Мондый тамга—озын гомер билгесе —Кайда ул. нинди тамга? —Маңгаендагы миңне әйтәм, олан. — Бу минме?—Хәлим, үзе дә сизмәстән, бармак очы белән маңгаендагы миненә кагылды. Карт, кискен борылып. анын кулын тартып алды. Хәлим, хәтта, куркып китте. Картнын шелтәле сүзен ишеткәч тынычланды тагы. —Мингә төртеп күрсәтергә ярамый. Яман күз тия. Синен бармагына карап, шайтани затлар илаһи тамганны таныйлар да, анын аша җанына үтеп керәләр, йөрәк-бәгыренне кимерәләр, күнеленне пычрата башлыйлар Тәүбәтәүбә, Алла сакласын... —Бабакай, кызык бит. минем хакта тагын ниләр әйтә аласын? Әйт әле. менә мин кая барам? Хәлим мәзәкчән генә сорашырга теләгән иде, юлчы картнын жавабын ишеткәч, бөтенләй басылып, уйчанланып, хәтта куркып калды Чөнки бу Хозыр-Ильяс ана чын дөресен сөйләп бара иде. —Син сөйгән ярынны, хатыныңны, гаиләңне эзләп барасын. Әлегә анын кайда икәнен белмисен. Урманнын тап уртасында төшеп каласын да... — Шулай да, минем булачак хатыным кайдан? Каян ул? Кем ул? Нинди? —Ул синен белән бер авылдан. Авылнын тап уртасында үсеп утырган агач ышыгында туган бер бала... —Ә? Нәфисәме? —Исеме-аты минем өчен карангы. Кара чәчле, күк-зәнгәр күзле бу кызнын йөзен генә күрәм. Ул синен өчен жан атып тора, кулында күкрәк баласы да бар. Әмма бу изге жан иясе кара сихер ихтыярында яши... —Нәфисә бит бу, шулаймы? —Әйтәм бит инде, мин анын йөз-кыяфәтен генә кузаллый алам. Калганын Аллаһы тәгалә белә. На-а, малкай!.. Ат тигез генә юыртуында булды. Таш юлдан кетердәп баручы арба тәгәрмәче көенә Хәлим үз тормышы, язмышы, киләчәге хакында уйлады. Чынлап та, бу фалчы картнын юравы Нәфисәгә бик туры килә. Авылнын тап уртасында утырган тупыл агачы аларнын йортларына терәлеп кенә үсә. Нәфисәнен көмәнле булуы да рас килеп тора. Менә хикмәт Ниндидер кара сихер хакында да сүз катты бу сәер карт Ә бит ул хаклы' Нәфисәләр нигезендә кара сихер бар дип сөйлиләр Юк анысы, кычкырып, авыз тутырып әйтмиләр, әмма пышан-пышан гына күп сүз йөртәләр бу тупыл агачы хакында, анын янындагы йорт хакында Ә шулай да карт ялгышты! Хәлимгә Майядан башка беркем дә кирәк түгел Хәтта Нәфисәгә дә суынды инде ул. Нәфисә хәзер кеше хатыны, гаилә иясе Озакламый бәби табачак, тормыш мәшәкатьләренә чумып, Хәлим хакында бөтенләй онытачак Хәлимнен күңелендә дә башка хис, башка гамь. Майя Майя! Бары тик Майя гына анын күңелендә, Майя гына анын уйларында, аның язмышында Барыбер табачак ул аны, бөтен урманны айкап чыгачак, бөтен дөньянын астын- өскә китерәчәк, әмма табачак, үзенеке итәчәк, авылына алып кайтачак, анын белән бәхетле тормыш корачак.. Хәлим, үзе дә сизмәстән, каты итеп кыскан ун учын ачып җибәрде Ж,ан бәһасенә торырлык кендек бөртеге урынында иде Үз-үзенә гажәпләнде: күпме вакыт учында тотып йөри икән ул бу тән бөртеген Кесәсеннән ап-ак кульяулык чыгарып, кендекне сак кына шунын өстенә шудырып төшерде, төреп, түш кесәсенә салды. Ничек куйдым икән дип, кесәсен тыштан сыйпап карады Аннары тагын артка таба йөгерүче урман юлына, дөресрәге, анын борылыш саен киселеп төшә барган ерак очына текәлде. Хәлимнен уй очлары төйнәлеп бетүен генә көткән кебек, карт тагын сүз башлады: —Бу китүең белән ананны рәнҗетмәдеңме сон, олан^ —Белмим, бабакай. Рәнҗегәндер дә инде, мескенкәем Әле кайчан гына бер ел югалып торган идем Менә гагын китеп барам Ул гына түгел, мин үземне үзем дә аңлап бетерә алмыйм шул. Кемдер, нидер мине дөнья буенча кангырайтып йөртә кебек. —Тәкъдир йөртә сине, тәкъдир Тәкъдир сызыгыннан читкә китү кыен шул, ай кыен, олан... — Беләсеңме, бабакай, мин бит Майя исемле бер кызны эзләп барам Урманнын караңгы төпкелендә сихерче карчыклар белән яши ул. Албастылар утарында. Бу да тәкъдирме? —Албастылар, сихерчеләр дисен син Ә бит чынлыкта албастыдыр да. сихерчеләр дә юк, шулай ук фәрештәләр, изге рухлар да риваятьләрдә генә була Барын бар алар Тик, кешенен жан канатлары булып, анын ике язында яшиләр Кешенен асылы менә шушы ак-кара рухлар көрәшеннән тора. Албасты ягы җингән кеше тора-бара чынлап та бер явыз хәшәрәт кыяфәте алырга мөмкин. Фәрештәләр ягы жинсә—ул Ходай тәгаләнең җирдәге рухи илчесенә әверелә Болары илгә, тормышка, инсанияткә иман индереп торалар, ачык, дөрес юл күрсәтәләр. —Ә миндә кайсы як өстенрәк соң, бабакай? —Синен фәрештәләрең көчле, иманың нык, күңелен чиста, саф — Бераз тын торганнан соң, юлчы өстәп әйтеп куйды —Табасың син бәхетеңне Табасын да югалтасын. Синен бөтен гомерен табып югалтудан тора. Шуңа әзер бул, олан. Ә хәзер безгә аерылышырга туры киләчәк. Минем үз юлым, синен үз юлын.. —Кая барасын сон син. бабакай’ Монда бит башка юл юк. . —Бар шул. Юллар күп. Күрә, таный гына белергә кирәк аларны. Тр-р, малкай... Хәлим белән бергә карт та арбадан төште. Утырып килгән киндер түшәген шапылдатып кагып куйды, башка төенчекләрен рәтләштерде. Аннары, ялгыш кына табып алган кебек, каяндыр бер таяк тартып чыгарды Артыш куагынын кәүсәсеннән юнып ясалган таяк иде бу. Карт аны Хәлимгә төртте. —Менә бу таякны ал әле. Ул кулында булса, күңелен тынычланыр. Каршына чыккан яман көчләр дә тукталып калыр. Артыш бу—яман рухлар сөймәгән жан күзәнәгеннән үсә диләр аны. Шуңа да ул безгә якын, үз... —Нишләргә сон бу таяк белән? —Юлчыга таяк кирәк. Синен юл таягың булсын ул. Куркыныч килә башласа, шушы таяк белән тирә-ягына боҗра сызып куй—берни дә булмас. —Рәхмәт, бабакай, мин сине мәңге онытмам. —Хуш иттек. Жаныңны сакла... Ә хәзер бар—үз юлыңда бул. тик артына борылып карама. Юкса юлын уңмас —Киттем, бабакай. Тагын очрашырга язсын! Хәлим, алгарак талпынып, аркасындагы капчыгын рәтләп алды да, артыш таякка таянып, таш юл буйлап китте. Бик борылып карыйсы килсә дә. түзде, карамады, теге Хозыр-Ильяска сүз бирде бит Ул шуңа гына аптырады: хәзер кая барыр сон бу карт? Кире борылырмы9 Урманга кереп китәрме? Алай дисән, як-якта юл-мазар күренмәде кебек.. Шулай да, бераз баргач, Хәлим борылып карамыйча түзә алмады. Артында берничә чакрымга сузылган буш юл күреп, тагын бер гаҗәпләнде. Юл читләрендә дә хәрәкәт күренмәде. “Хәерлегә булсын”,—дип уйлап куйды ул. Һәм кызу-кызу атлап алга—язмышына каршы китте II әлим таныш багананы әллә каян күреп килде. Дөрес, урман эчендәге басу-кырга җиткәч, ул бераз шикләнебрәк калды. Шул басумы сон бу? Чөнки быел бу ачык мәйданга бернинди иген уңышы да чәчелмәгән иде Шыксыз кыяфәттә караеп яткан басу тәнен тигәнәк, алабута, песи борчагы кебек чүп үләне сырып өлгергән, ара-тирә былтыргы салам өемнәре генә, караеп, күңелне шомландырып торалар. Юл читендә үсеп утырган ромашкалар рәте, ап-ак тасма булып, юлны бу ямьсез, күңелсез дөньядан бүлеп, саклап тора кебек. Багана тирәсендә дә үзгәреш. Былтыргы яшел хәтфә келәм—тигез, йомшак чирәмлек урынында ниндидер чокыр чалыш авызын ыржайтып ята Машина яисә трактор батып яткан, ахры, монда. Шактый интеккән булырга тиешләр. Әнә бит—багананың бер чите умырып алынган Әмма нык та утыртылган икән, “эһ” тә итмәгән, үз урынында утырып калган УЛ. Хәлим багана йөзендәге сыр-тамгаларга күз салды Санап чыкты. Артмаган Монысы—хәерле фал Ул кинәт кесәсенә тыгылды, пәке алып, берәр сыр уймакчы булды. Әмма шундук кире уйлады Аның күрәчәк җәфалары шушы уентык-тамгадан торадыр кебек Ул хәтта ашарга Х да утырмады. Капчыгын салып, кулына берничә пәрәмәч белән әйрән шешәсе алды да тагын кузгалды. Бара-бара тамак ялгарга булды Кайсы якка кереп китәргә икән?—дип баш ватып торасы юк. Хәлим теге елда ике зәхмәти карчыкка ияреп кереп киткән урынны яхшы хәтерли. Әнә ул—мәһабәт имән, анын янында кушкаен. Читтән караганда алар серләшеп торган кешеләрне хәтерләтәләр. Чынлап та шулаймы әллә? Кара сихергә эләгеп агачка әверелгән бәхетсез җаннармы алар9 Юк ла... Ниндидер таныш түгел кошнын тонык кына ишетелгән җыры сөйләшү галәмәте китереп чыгара икән Хәлим соңгы тапкыр юлнын баш-башларына карап алды да тәвәккәл адымнар белән таныш имәнгә карап китте Имән белән каеннан “корылган" тылсымлы “капка’ны үтеп, урман ешлыгына барып та керде Күләгәдә рәхәт икән Бөтенләй башка дөнья! Хәлим иркен сулап куйды. Чынлап та. ул карашларының тынычланып калуын, тәненә шифалы жиләс һава бөркелүен тойды. Дөрес, бераз шомландыра, сагайта, күңелне кузгата, хәтта жанны үрти бу урман дөньясы. Шулай да түзәргә, күнегергә була. Хәлим эчтән генә үзүзеннән көлеп куйды, бер ел буе урманда шүрәле кебек яшәгән кеше ләса ул! Менә хәзер шикләнеп, күнелен кысып бара имеш. Бераздан Хәлим тәмам тынычланып житте. Йөрәге урынына утырды, кан йөреше тигезләнде, күңел ярларын каккан дулкыннар салмакланды. Ул урманга җентекләбрәк карап бара башлады. Иң элек аны алга әйдәп бара торган сукмак җәлеп итте. Хәлим шундук анлап алды—моннан бер генә тапкыр үтмәгәннәр Әмма кеше эзе күренми Сынган чыбык-чабык, тапталган балчык, мүк-үлән дә күзгә чалынмый Шулай да, үзенен кайсыдыр җирендәге тоемы беләкдер сизенә бу—чын сукмак. Хәлим ике чукыр тавышына игътибар итте "Клә-клә, клә-клә " Бераз тынып торалар да тагын көйли башлыйлар "Клә-клә, клә-клә, клә-клә. ." Хәлимнең бик тә күрәсе килә иде үзләрен, чөнки юлда чукыр кошын очрагуны халык изгелеккә, әйбәт юлга, уңышлы сәфәргә юрый Бу фал хакында Ак бабайнын такмагы да бар "Чукыр-чукыр, бәхет чакыр",—дип әйтеп куя иде ул малайларча бер самимлек белән Ниһаять. Хәлим чукырларны эзләп тапты Әнә алар—нарат куенында утыралар Уттай янып торган кып-кызылы—әти чукыр, саргылт-яшел төстәгесе—әни чукыр Томшык очлары ике якка аерылып тора Үзара “клә-клә” дип сөйләшәләр Ниндидер иркәлек, назлылык бар бу тавышта. Ә бит алар иң батыр, иң фидакяр жан ияләре дә Нарат, чыршы күркәләре күп елны январь февраль айларында ук бала чыгара башлый бу кошлар. Шуна күрәдерме--алар яз чакыручы кошлар булып исәпләнә Шул яклап та кешеләрнең чукырларга хөрмәте зур. Хәлим чукырлар җырын озак тынлап торды. Аларнын тавышын башка кошлар җыры алыштырды, икенчеләрен өченчеләре, өченчеләрен дүртенчеләре. Ничек кенә хискә бирелеп, иләсләнеп барса да. Хәлим арудан котыла алмады. Жәйге кызу, ярты көнгә сузылган юл. һәр куагы, һәр ботагы белән алып калырга теләп, сырпаланган-сарылган урман нык арыткан иде. Ул, бер ачыклык сайлап, мүкле түмгәк өстен ә утырды, аркасын, башын карт усак кәүсәсенә терәп, күзләрен йомды. Алга сузып җибәргән аяклары рәхәтләнеп китте. Хәлим тагын бераз капкалап алды, әйрән эчеп куйды Биш минут кына утырып алам дисә дә, ярты сәгатьләп утырган икән Бу вакыт эчендә бөтен тәне изрәгән, буыннары йомшарган, ан-зиһене ойый башлаган иде аның. Кара исәп буенча, урман эченнән генә дә өч сәгатьләп килә инде ул. Тагын берничә сәгатыгек юл булырга тиеш. Туры барса инде Ә читкә киткән булса Бу хакта уйларга да курыкты Хәлим Инде болай да кич җитеп килә Ничек тә төнгә калмаска иде' Хәлим куркуыннан сикереп торганын үзе дә сизми калды. Тизрәк китәргә кирәк, тукталмаска, башка бер дә тукталмаска! Инде урманга алып кереп киткән сукмак та югалды. Тагын әллә нинди сукмаклар да очраган кебек булды. Аларнын кайсыдыр өзелеп калды, кайсыдыр урау якка каерылып калды Хәлимнең урап йөрерлек вакыты юк иде, ул, ниндидер күңел тоемы буенча, туп-туры барды да барды Бервакыт аяк асты йомшый башлады. Хәлимнең күңеленә җылы йөгерде—сазлык бит бу, таныш сазлык! Әнә ул—пар-бу чыгарып яткан шомлы дөнья Хәлим белә—сукмак сазлыкка керми, аны читләп кенә үтә, әмма барыбер дә янәшәдәге сазлыктан ишетелеп торган быгырдавык тавыштан тәннәр чымырдап ала, коты да табан астына төшеп китәм- китәм дип кенә бара. Бу быгырдавыкка сызгыру тавышлары кушыла, нидер чыелдап куя, кемдер жан төбе белән уфылдый... Сазлык тавышына күнегеп булмый—бу һәркемгә мәгълүм Сазлык—хәшәрәт жан иясе кебек бит ул—хәзер йотарга тора. Аның сихеренә әләксән... афәткә юлыгуыңны көт тә тор. Ниһаять, сазлык артка табан шуышты. Кичке эңгер-меңгергә дә күп калмады. Черки котыра башлады. Хәлим, читкә тайпылып, сазлык читендәге бер түмгәктән учлап лайлалы ләм алды да йөзенә, жилкә- муен тирәләренә, кул артларына сөртеп куйды. Чебен-черкидән котылу өчен телсез әпәләр шушы балчыкны сөртәләр иде. Онытмаган икән. Бу кечкенә ачышына да сөенеп бетә алмады Хәлим. Инде менә ничәнче мәртәбә, үзенен сөйгәне—Майясы калган урман аланы, албастылар утары турында уйлады ул. Бу бер ел эчендә ниләр генә булды икән анда? Ничек яшәделәр икән? Җитәрлек азык, ит-май, яшелчә, җимеш әзерли алдылар микән? Аты Аксай исәнме? Әпәләр ничек? Ә Майя соң, Майя ни хәлдәдер! Онытмаганмы ул Хәлимен? Анын жан җылысын, тән назларын үз җанында, үз тәнендә саклый микән? Бу җылыны, бу назны сагына микән9 Онытмагандыр. Сагынадыр Көтәдер Әллә көтмиме? Бер ел аз вакыт түгел шул... Күпме көтәргә була . “Килсән, кендегеңне учыңа кысып кил.”—дигән иде ул хушлашканда. Инде көтә-көтә көтек булып беткәндер. Карчыклар гына үзенә берәр әшәкелек кылмасалар ярар иде!.. Ничек тә табарга, табарга кирәк! Тизрәк табарга. Хәлим үҗәтләнеп такмаклый-такмаклый алга баруын дәвам итте. Күкрәген, йөзен чәбәкләргә үрелгән куак ботакларын читкә этеп җибәрергә дә вакыты, хәле юк иде анын Тәмам арылы. Кинәт туктап калса, бер урында басып тора алмыйча, хәлсезлектән жиргә ишелеп төшәр иде, мөгаен Бердәнбер чара— ничек тә туктамаска, хәрәкәтләнергә, алга барырга, Майя белән аерып торган араны ничек тә киметергә, кыскартырга!. Урманга караңгылык инә башлады. Кичке ябалак тавышлары ишетелгәләп кала, димәк, чынлап та, тиздән урман өстен кара пәрдә каплап алачак. Хәлим тәмам тынычлыгын югалтты. Өлгерми бугай ул Югыйсә, утарга чыгарга бик вакыт инде. Ялгышты микәнни9 .. Бу хакта уйламаска тырышты Дөрес бара ул, дөрес бара! Сизгер күңеле аны алдамас.. Мәхәббәте, сагышы алдамас... Йөгерә-атлый килгән җиреннән Хәлим, бер төпкә абынып, акрын гына сөрлегә барып, дымлы урман туфрагына капланды. Ачы итеп сүгенәсе килде анын Хәтта елыйсы килде. Юк, аягынын өзелердәй булып сызлавыннан түгел, чарасызлыктан, мескенлектән, ялгызлыктан, гомумән, язмышынын ачы шаяртуыннан елыйсы килде. Күзләреннән ике тамчы яшь бөртеге бәреп чыкты; бу ике тамчы анын керфекләренә эленеп, жиргә төшергәме-юкмы дигән кебек, калтыранып торганда Хәлимнең анын-зиһенен ачык, иртәнге нур кебек якты уй сызып үтте: “Тукта! Нәрсәгә абынды сон ул? Ә?! Киселгән агач төбенә9 ..” Хәлим ничек торып басканын да искәрми калды Килгән сукмагы буйлап кире китте. Менә ул! Шул! Агач төбе! Берничә ел элек кисеп алынган агач төбе! Урманнын бу төбәгенә аучылар сирәк керә Урманчылар бөтенләй дә күренми. Мондый төпләр күп булса—димәк, утынга кискәннәр. Яисә иорт-кура өчен.. Ә монда бер генә утар бар Албастылар утары гына Әһә! Менә тагын бер төп, менә тагын, тагын, тагын... Ә менә монысын янарак, быел яз гына кискәннәр Телсез, чәнтисез танышы, әй лә. әткәсе кискән бит моны! Ул гына, агачны екканда, балтасын өч яклап чаба... Хәлим сөенеченнән нишләргә дә белмәде. Борчу, зар тамчысы булып туган ике яшь бөртегенә башкалары өстәлде, шулай итеп, кайгы яшен шатлык яшьләре күмеп китте Башында кайнаган уйлардан Хәлим сискәнеп куйды: димәк, “сихер чиге" инде артта калган? Ул ачык хәтерли: урман кискәндә алар бервакытта да “сихер чиге”ннән узмыйлар иде. Нишләп һушыннан язып исермәде, анын, зиһенен, хәтерен жуймады сон әле ул? Әллә. Әллә теге кендек тылсымы ярдәм итте микән? Хәлим, каударланып.түш кесәсен капшый башлады. “Төшеп калмаганмы9 Юк. монда. Менә ул.. Ждн бөртегем Газизем..." Хәлим, кулъяулыкны чишеп, кендек бөртеген учына салды. Егылган җиреннән артыш таягын эзләп тапты да, кендекле йодрыгын түшенә кысып, тагын кузгалды. Күнеленнән дә. ан-зиһене белән дә албасты карчыклар зәхмәтенә әзер иде ул Көн буе йөрүдән арган- талчыккан тәне генә сынатмасын Хәлсезлектән калтырана башлаган бот-балтырлары, күп йөрүдән янып-шешеп чыккан аяк табаннары гына түзсен дә тын-сулышы гына өзелмәсен' Әлбәттә инде, анын килүен урман карчыклары күптән сизгән булырга тиеш. Әзерләнеп, бөтен сихер-зәхмәтләрен җыеп, туплап, ана каршы юлга да чыкканнардыр . Алар инде ерак та түгелдер Менә-менә каршыдагы агачлар артыннан килеп чыгарлар кебек Хәтта, аларнын аяк кыштырдатып килүләрен дә ишеткән кебек була Хәлим Андый чакта ул туктап кала, бераз алга карап тора да тагын кузгала Урманга кичке энгер-менгер кереп тулды Әмма июль яктылыгы тиз генә китәргә теләми иде, ул әле тагын бераз урманны, табигатьне, җир Йөзен иркәләп торачак Язган булса, шул арада Хәлим мари урманнарына кереп югалган утарга барып җитәчәк, Майясын күрәчәк, аны зәһәр тоткынлыктан азат итәчәк.. Ниһаять, Хәлим беренче “тере” сукмакка чыкты Мал-туар эзе буенча, ис буенча, бүген булган хәлләрне күз алдына китерергә тырышты ул. Менә көтү кайта, аны каршы .алырга чыккан Майя, утар капкасын ачып, сыерларны саварга алып кереп китә. Телсезләр көтү артыннан сүлпән генә кайталаркайталар да үзләренен җиргә ингән карангы. тынчу йортларына кереп китәләр Кинәт каршыдагы агачлар ешлыгында ике шәүлә күренеп калды “Ниһаять!. Менә алар Нык торырга кирәк! Ничек тә анны, зиһенне югалтмаска!, "—дип уйлады Хәлим; ул шулай үзен тынычландырды, күнелен ныгытты Күкрәгенә кыскан ун кул учындагы кендек хакында уйлап алды, аннары кайчандыр ат саклаганда Ак бабай өйрәткән дозаны пышылдады “Бисмиллаһир-рахманир рахим. Әлхәм дөлилләһи раббил галәм и н Әррахмәнир рахим Мәлики йәүмид дин Иййәкә нәгьбедө вә иййәкә нәстәгыйн Иһдинә сыйратәл-мөстәкыйм Сыйратәл ләзинә әнгамтә-галәйһим Гайрилмәгьдубигаләйһим вә ләд-даллин Амин" Ниндидер бер илаһи балкыш булып, бу “Әлхәм" сүрәсенен мәгънәсе яшен тизлегендә ялтырап китте "Барча галәмне асраучы Аллаһы тәгаләгә шөкерана кыйлабыз, дөньяда да, ахирәттә дә ул рәхимле Кыямәт көнендә ул хуҗа. Сина гына гыйбадәт кыйлабыз һәм ярдәмне синнән генә сорыйбыз. Безне тугры юлга беркет. Яхшы бәндәләрең затына Үзен ачуланмыш булмаган бәндәләрен юлына һәм азмаган бәндәләрен затына Илаһи кабул ит...’’ • Хәлим тагы әллә нинди догалар укымакчы иде Әмма ул. каушавын нан. бала чакта ятлаган догаларын онытып җибәрде, шулай да, тагын бер бик мөһим доганы исенә төшерә алды ул. Әнисе бу доганы анын күлмәк эченә бөти итеп тегеп йөртә иде. Балачак хәтере—мәңгелек хәтер. Хәлим әлеге доганы да хәтер савытының иң өстенә калкытып куйды: "Коль әгузе бираббил—фәләкый, мин шәрри мә халака вә мин шәрри гасикыйн изә вәкабә. вә мин шәррин-нәффәсәти филгөкади, вә мин шәрри хасидин изә хәсәд”. Мәгънәсен дә хәтерли Хәлим. Хәзерге халәтенә бу доганын бик тә туры килүенә сөенеп бетә алмады ул. Ә мәгънәсе болайрак бугай: “Әйт, сыгынамын таң раббенә. Аллаһы тәгалә яраткан нәрсәләрнең һәрбер явызлыгыннан вә карангы кичәнең явызлыгыннан, тагын төенләргә өрүче сихерче хатыннар явызлыгыннан...” Хәлим ниятләгән догасын пышылдап бетерә алмады, якындагы юан имән артыннан таныш ике шәүлә килеп чыкты. Килеп чыгулары булды, алдан килгәне кулындагы таягын сукмакка ташлавы булды. Хәлим бу сихерне белә иде. Таякны терелтеп, елан итеп җибәрүче сихерчеләр хакында аларнын авылларында да риваятьләр йөри. Сихерче карчык таягы жиргә дә төшеп өлгермәгәндер әле, Хәлим үз кулындагы артыш таягы белән алдына чик сызып өлгерде. Сихерче карчык кулыннан төшкән таяк шул ук мизгелдә кара еланга әверелде дә, боргаланып-шуышып, Хәлимгә таба килә башлады. Хәлим, әллә каушаудан, әллә куркудан, әллә кара елан карашыннан, тораташ булып катып калды. Әмма аның күңел почмагында калган бер якты өмет чаткасы аны агачка яисә ташка әверелүдән саклап тора иде. Бу өмет анын алдына сызылган сызык белән бәйләнгән, ахры. Елан күзенә карарга ярамаганын белә Хәлим. Әмма еланга карап өлгергән иде шул. Үз карашы белән тартып китергәндәй китерде ул еланны. Әмма, Хәлим алдында тырналган эзгә килеп җитү белән, елан туктап калды, икенче мизгелдә бөгәрләнеп, җыерылып килде дә, шул тылсымлы сызыкка борынын төртеп, бөтен буена сузылып ятты. Аннары тагын агач ботагына әверелде... Елан артыннан кулларын алга сузып килүче карчыклар Хәлимне үзләренчә өшкерә башладылар. Хәлим хәйләгә кереште: аларнын сихеренә буйсынган булып кыланды, үзе уң учына кысылган кендеген тоярга тырышты. Менә ул туктап калды, җансыз әйбер кебек бер ноктага карап тора башлады. Карчыклар, үзләренең кара эшләрен төгәлләп, икесе ике яктан Хәлим каршына килеп бастылар. Аннары, аны ике як беләгеннән тотып, күзгә төртеләмтөртеләм дип торган шомлы караңгылык эченә алып кереп киттеләр. III тарга дөм караңгыда кайтып керделәр. Хәлим тәмам хәлсезләнеп, егылыр хәлгә җиткән иде. Ул көч-хәл белән генә олы алачык каршындагы кое ялгашы янына килеп җитте, тезләнде, башын ялгаштагы җылымса суга тыкты. Ана кое янында озак юанырга ирек бирмәделәр, тартып торгызып, этәтөртә алачыкның бер тар бүлмәсенә кертеп җибәрделәр. Хәлим, ярым һушсыз хәлдә, куллары белән капшап, кармап сәке кебек нәрсә эзләп тапты, аннары, аркасындагы капчыгын да салып тормыйча, гөрселдәп әлеге сәкегә ауды, шул мизгелдә тирән йокыга да талды. Төшендә әнкәсен күрде. Сания яр буеннан ике ак каз куып кайтып килә. Тик шунысы: бу казларны ул һич кенә дә алып кайтып җиткерә алмый, җай чыгу белән, алар як-якка таралып китәргә генә торалар Сабыр җанлы Сания мона һич үртәлми, ачуланмый, һаман куа, үгетли... Менә, ниһаять, ул үз теләгенә ирешә: ике казны да җете яшелгә буялган капкаларына алып кереп китә... Капка алды буш кала, әмма каз каңгылдавы У әле бик озак ишетелеп тора. Бу тавыш бер көчәя, бер басыла. тагын көчәя. Төшендәге казларның ачыргаланып кычкыруына уянып китте дә инде Хәлим Кайда ул9 Нинди жирдә? Стенадагы тар тишектән төшкән көн яктысына караганда, тан атып килә Бераздан анын күзләре бүлмә эченә тәмам күнегеп житге, ул инде төрле озынлыктагы чөйләргә эленгән суган бауларын, кипкән үлән бәйләмнәрен дә шәйли Ләкин, бүлмәгә күнексә дә. каяндыр ишетелеп торган яшь каз тавышына һич кенә дә күнегә алмый Йөрәккә үтәрлек шомлы ачыргалану авазын нәрсәгә юрарга да белмәде ул. Юк, каз тавышы түгел бу. ниндидер урман кошы үзенен аһ-зарын жыр итеп көйли, ахры Уй-фаразларынын очына чыга алмыйча яткан Хәлим тагын ойый башлады, бераздан тагын изрәп йокыга китте Йокысы шулкадәр тирән иде ки, анын янына кереп, бөтен тән-шәрифләрен капшап, киемнәрен тентеп йөргән ике карчыкны күрерлек, тоярлык хәлдә түгел иде Карчыклар Хәлим янында шактый маташтылар Күрәсен. алар ниндидер сер барлыгын сизенгәннәр, хәтта төгәл белгәннәр, әмма бх сернен төбенә төшә дә, очына чыга да алмыйлар иде. Үз булдыксыз- лыкларыннан гажиз булып, үртәлеп йөргән ике сихерче заты бу минутта дөньянын ин караңгы почмагыннан чыккан ин явыз жен-шайтаннарнын да явызы булгандыр, мөгаен. Карчыклар эзләгәннәрен таба алмадылар Алар ис-аннарына килгәндә, тышкы дөнья яктырып беткән иде инде Ун йодрыгын күкрәк читлегенә кысып, изрәп йоклап яткан Хәлим бу юлы үзенен кара сихерне жинеп чыгуын сизмичә дә, белмичә дә калды Анын аруы шулкадәр көчле иде ки, өстеннән гыйфрит арбасы узса да уянмас иде Әмма, шул ук вакытта, бернинди сихер-тылсым да, көч-куәт тә анын чытырдатып кысылган һәм таш кебек катып калган йодрыгын ачтыра алмас иде. Ул шулай төшкә кадәр йоклады. Тагын шул ук төш әнкәсе казлар куа. Тик бу юлы башкачарак. Капкадан кереп-чыгып йөргән пар каз артыннан бер бәпкә ияргән Бу сары йомгак шулкадәр дә үзәк өзгеч тавыш белән чыелдап кычкыра, янына барып, учка алып, борын төбенә үк китереп: "Кычкырма инде, әнә бит әнкән, әнә эткән",—дип әйтәсе, юатасы, иркәлисе-назлыйсы килә Хәлим, бөтен төш дөньясын янгыратып торган бу каз бәпкәсе тавышына түзә алмады, борчылып, хәтта куркынып уянып китте Уянуын уянды, әмма барыбер бу тавыштан котыла алмады "Акылдан шашам ахры, әллә тагын зәхмәтле сихергә юлыктыммы9 ”—дип уйлады ул. Хәтерен тикшереп карады Барысы да истә Гомернен һәр дәвере, һәр тарафы, һәр чалымы күз алдында.. Алайса, нинди тавыш сон әле бу9 Нинди бәпкә чыелдый анда? Юк. бәпкә дә түгел бу Кемдер елый ахры Бала елый! Бала тавышы бит бу! Бала9 Хәлим үз ачышыннан егылып китә язды Торып баскан җиреннән кабат сәкегә утырды. Майя Майя9 Майя баласы бит бу' Майя белән Хәлимнен газиз баласы! Хәлим куанырга да. көенергә дә белмәде Нишләп көенсен ди ул Куанырга кирәк! Аларнын газиз балалары бит ул! Майя Майянын хушлашканда әйткән сүзләрен исенә төшерде Хәлим "Миндә синен жан күзәнәгең, кан бөртегең, тән кисәген кала”.—дигән иле ул Бала хакында әйткән бит анын Майясы! Туачак газизләре хакында Аһ. ничек ул моңа башта ук төшенмәгән.. Хәлим, үзен кая куярга белмичә, бүлмә буйлап арлы-бирле йөренә башлады Өзелеп-өзелеп Майяны, баласын күрәсе килде Әмма ул. шул ук вакытта, үз акылы белән берни дә кылырга тиеш түгеллеген андый иде Сихерче карчыклар анын серен белмәскә тиешләр Белсәләр, бөтен хыяллары, ниятләре челпәрәмә киләчәк. Утар хужабикәләренен кереп алуын көтеп утырырга тиеш иде хәзер Хәлим. Ә бала елады да елады Ник елый сон ул? Ник юатмыйлар аны9 Майя үзе кайда? Әллә, юатып та, бу бала, үзенен кечкенә йөрәге белән. атасының якында, янында булуын тоямы.’ Кандаш жаннар бер-берсен тоя ди бит Әнә ничек өзгәләнеп елый ул.. Хәлим бүлмә стенасыннан тишек-мазар эзли башлады. Юк. бернинди тишек-тәрәзә күренми. Урам якка чыга торган стенада гына, түшәм турысындарак. бер уентык шәйләнә Яктылык та шуннан керә икән Хәлим, ишек төбенә куелган ике бүкәннен берсен азып килеп, шуна менеп басты, үрелеп тышка карамакчы булды. Әмма берни күрә алмады.Колагын куеп тынлады— берни дә ишетмәде. Әллә бер жан иясе дә калмаганмы бу утарда? Яшенә төелеп, жан ачысы белән елап яткан сабый баладан башка... Хәлим түзә алмады, кендек итен кысып тоткан йодрыгы белән саман диварны төя-төя, идәнгә сыгылып төште, бөтен йөрәк әрнешен, күнел монын, жан сагышын кушып, сулкылдап елап җибәрде... IV әлимне өч көннән соң гына кереп алдылар. Дөрес, бу көннәрдә карчыкларның берсе аның янына кереп-чыгып йөрде. Сөт. икмәк калдырды, су кертте, ишек төбенә лакан чиләге куйды Өч көннән соң якты аланга килеп чыккач. Хәлимнең күзләре камашып китте. Хәтта, башы әйләнгәндәй булды, бер мәлгә исен югалта язды. Ишек янагына тотынып, карашларын жиргә төшерде. Ничек сагындырган бу яктылык, кояш! Хода бәндәсенә кояш кирәк, ул бит кояш баласы, көн баласы Аннан сон гына төн, караңгылык иярчене Күзләре көн яктылыгына ияләшә барган саен, Хәлим кое янында басып торучы хатын-кызны ачыграк шәйләде, торган саен ныграк күзаллый барды. Кояш чагылышы ул хатыннын йөз-кыяфәтен аерымачык күрергә ирек бирмәсә дә, шундук искәрде Хәлим: бу—Майя! Анын сөйгәне! Хәләле! Кулында нәрсә сон анын?.. Бала? Хәлим белән Майяның газизе! Хәлим, үзен-үзе белештермичә, алга омтылгандай итте. Әмма шунда ук үзен кулга алырга өлгерде. Ярамый! Әлегә ярамый. Карчыклар аны сынамакчы гына булалар бит. Шулай да, Хәлимнең Майяга, Майя кулында утырган сабый балага якынрак барасы килде. Бу якынаюдан нидер үзгәрер, дөресрәге, анын йөрәге урынына утырыр, күнеле тынычланыр, жаны сафланыр кебек иде... Менә ул алга тайпылып китте, коега турылап бара башлады. Майя да. нидер сизенеп, алгарак омтылды бугай. Хәлим моны күрмәде, әмма сизенде Аларга туры карарга курыкты ул. Тупырдап торган баласына караса, түзә алмас, сабырлыгын җуеп, шул якка ташланыр кебек иде Менә ул кое буена барып җитте Майяга җитәргә берничә адым гына калды Майя үзе дә каршы килә башлады. Әмма ул ялгышты. Очраштык, күрештек дигәндә генә Хәлим кырт борылып кое янындагы ялгашка таба китте. Берни булмагандай, учына тутырып су алып эчте, аннары тыныч кына юына башлады. Майя түзмәде, бөтен йөрәге, жаны белән: —Хәлим!..—дип дәште. Хәлим юынган җиреннән кинәт туктап калды. Менә ул, улак өстенә иелгән җиреннән башын борып. Майя ягына карады. Аннары, борчымагыз әле. дигән кебек, йөзен җыерып куйды да тагын юына башлады. Майя бу хәлне көтмәгән иде булса кирәк, бер кулы белән йөзен каплап, үксеп елап җибәрде дә йөгерә-атлый алачыкка кереп китте. Хәлим, пошмас кыяфәттә, күнел күзе белән аны ишеккә кадәр озатып калды. Ишек шапылдап ябылу белән, анын болай да җәрәхәтләнеп, телгәләнеп беткән жан-бәгыре яшәешнен әллә кайсы гына карангы төпкеленә убылып төшеп китте... Хәлимне ашык-пошык кына ашаттылар да кырга алып киттеләр. Ике карчык артыннан ияргән Хәлим утардагы хәлләрне күздән кичереп, үзенен былтыргы тормышы белән чагыштырып, сынап барды Х Беренче карашка әллә ни үзгәреш күренми. Шул ук ике алачык, бура кое, җиргә сенгән алачык келәтләр, мал утарлары, амбарлар, яшелчә бакчалары... Шулвакыт Хәлим ат пошкыруын ишетеп калгандый булды. Әллә Аксаймы? Исәнме ул? Хәлим, карчыклар артыннан барган жайга. тайпылыбрак китте дә лапас, мал утары тирәләрен үрелеп карарга азгерде Менә хикмәт кинәт лапас ишеге шыгырдап ачылып китте дә анын эченнән чаптырып бер ат килеп чыкты Аксай? Аксай! Хәлим бер мәлгә тукталып калды Аксай да Хәлимнен кайтуын сизенгән; әнә бит. койрыгын чәнчеп, утар буйлап чабып йөри, ара-тирә Хәлим ягындагы киртә койма янына якын ук килә лә шул киртәләргә арткы тояклары белән шакылдатып тибеп куя. Чыгарга, элекке хужасы янына килеп иркәләнергә, нахзанырга тели ул. Әмма Хәлим Аксай янына якын бара алмады, чөнки ул бу атны белүен, хәтерләвен карчыкларга сиздерергә тиеш түгел. Шуна күрә, пошкырынып чабып йөргән атка бераз вакыт карап торды да. битараф кыяфәт чыгарып, ары атлап китте Әнә утын әрдәнәләре Былтыргы утын да шактый калган икән. Әмма быел элеккечә күп итеп әзерли алмаганнар Ярылып бетмәгән утын түмгәкләре чүмәлә кебек өелеп ята—аларны ярырга телсехзәрнен көчләре җитмәгән, күрәсен Хәлим булмаган шул. былтыргы кебек, калын- калын утын кисентеләрен “эһ" тә итми ярып ташларга Гомумән, утар бер ел эчендә шактый бирешкән. Түбәләр кылкаланган. күп урында киртә-коймалар авып-ватылып беткән Бакчалар да начар эшкәртелгән “Бераз булышып алмый булмас",—дип уйлады Хәлим Ни дисән дә. теге ике әпә ир дә, ахыр чиктә, сихерче карчыклар да жир бәндазәре бит Әлбәттә, ул монда озак калырга җыенмый Майя белән сөйләшеп-анлашып алгач, беренче җай чыгу белән качып китәчәк Майясы, баласы белән бергә китәчәк. Ин мөһиме, ул үз акылында, үз хәтерендә Калганы анын егетлегеннән тора. Тагын. Теге кендек кисентесе генә янда булсын, төрле сихердән, афәттән саклап торсын Хәлим түш кесәсендәге төргәкне капшап куйды Ул алачыкта ябылып яткан чакта ук кендек бөртеген кулъяулыгының бер очына чияләйләп төйнәп куйган иде Беренче төндә, хәлсез-ансыз ятканда анын артыш таягы да . күлмәк эченә тегелгән бөти язулары да серле рәвештә юкка чыккан, әмма учындагы кендеге ниндидер тылсым ярдәмендә сакланып калган иде Әлбәттә, бу төнге тентүнен сихерче карчыклар зше икәнен белә Хәлим. Әмма бу турыда ныклап уйларга шикләнә “Сихер турында уйласан, шундук килеп таба ул сине",—ди иде Васимә карчык Хәлимнең сүзен җөпләгәндәй, биш-алты адым аллан баручы карчыклар дәррәү борылап карадылар Хәлимнең йөрәге шау итеп китте, бөтен тәненә суык йөгерде. Әллә сизенделәрме'’ Майя әйтә иде бит. “уйлаганны да сизәләр”, дия иде Карчыклар кабат кузгалгач кына тынычланды Хәлим Ул моннан соң сихерчеләр янында Майя хакында, качу хакында, авыл хакында уйламаска үзүзенә сүз бирде, хәтта, ант иткәндәй: “Әгәр уйласам, якты дөньяны күрмим",— дигән хәтәр сүзләр дә пышылдады Ниһаять, алан буйлап үтеп, тар гына аралыктан күршедәге Күкчәчәк болынына чыктылар Карчыклар Хазимне печән чабучы әпәләр янына алып баралар икән Аларны ерактан ук чамалап килде ул Дөресрәге, ишетеп килде Чалгы янаган тавышны танымыймы сон' Бераздан әпәләр үзләре дә күренде Икесе аланның ике башында ашыкмый гына печән чабып йөриләр иде алар Хәлимне башта үшән, бөкре һәм өрәк кебек кыяфәтсез карт ир ягына алып бардылар. Бермәл карашып торгач. Хәлим баш кагып кына исәнләште Теге ир дә ана баш кагып жавап кайтарды Аннары җыйнаулап чәнтисез әпә ир янына киттеләр Якынлашкан саен Хәлимнең йөрәге ешрак тибә, аяк буыннары йомшый, калтырана башлады Аның болай да алҗыган, талчыккан ждны тагын бер кысылып, әрнеп куйды Әтисе бит ул анын* Әнә нинди хәлгә калган ул Тагын да арыкланган, бетәшкән, бөкрәйгән Чалгы тотуынын да рәте юк Арыган. талчыккан кеше генә печәнне шулай килбәтсез рәвештә, бөтен гәүдәсе белән талпынып, алпан-тилпән килеп чаба. Чөнки анын беләк көче, буын көче беткән була. Гәүдә белән ятып, менә-менә капланып төшәм хәзер, дигән кебек, бөкрәеп эшләп яткан әпә ир аларны башта шәйләмәде, уфылдап, ухылдап печән чабуын белде. Пакусын очлап чыккач, чалгысының сап ягын җиргә янтайтыбырак кадап, кесәсеннән агач саплы кайрагын чыгара башлаган иде, якынаеп килүче кешеләр төркемен күреп, туктап калды Хәлим үзен бик тиз кулга алды: әпәне танымаганга салышты Шулай да, баягы ир белән күрешкәндәге кебек, килә-килешкә башын кагып куйды. Әпә ана ачык елмаеп җавап бирде. Биленнән бөгелеп, баш иде. Карчыклар чәнтисез әпә янында озак тормадылар. Нишләптер анын янына бармадылар да: утыз-кырык адымда тукталып, егылган үләнне караштыргандай иттеләр дә кирегә борылдылар. Хәлим дә аларга иярергә мәжбүр булды Тагын баягы ир янына килделәр. Карчыкларның берсе, ир кулыңдагы чалгыны алып Хәлимгә тоттырды да, үзен җитәкләп авыл ягына алып китте. Икенчесе, ымлап-ишарәләп күрсәтә-күрсәтә, Хәлимгә кайсы жирдән чабарга кирәклеген аңлатырга кереште. Аннары анын анлаганынанламаганын да сорап та тормыйча, ашыга-ашыга утарга кайтып китте. Шулай итеп Хәлим тоткынлыктан чыккан беренче көнендә үк үзенең ин яраткан, төшләренә кереп йөдәткән җирендә—Күкчәчәк аланында пәйда булды. Кем белән диген әле! Үзенең әткәсе белән! Әнә ул—күз күреме җирдә; җилдә тирбәлеп утырган гөлҗимеш куагы кебек, салмак кына селкенгәләп печән чаба... Ни хакта уйлый икән ул хәзер? Таныдымы үзенең газиз баласын? Кайчандыр хатыны көмәнендә яралгы хәледә генә калып, соңыннан, егерме елдан соң, бер ел буе үзе белән яшәгән Хәлимен, улын, нәсел дәвамчысын таныдымы9 Танымагандыр шул. Албасты карчыклар аның да бөтен ан-зиһенен, хисхәтерен тартып алганнардыр, мәңгелеккә мескен, гарип, мәхлук язмышына дучар иткәннәрдер. . Хәлимнең бу бәхетсез, бичара адәми затка ничек кенә булса да ярдәм итәсе килде. Тик ничек? Әллә? Әллә, янына барып, барысын да сөйләп бирергәме? Үзе хакында, әнисе, авыллары хакында... Аннары килене Майя, оныгы оныгы... (исеме ничек икән соң аның?) хакында. Нигә бу карчыклардан куркып торырга? Менә хәзер тәвәккәлләп әтисе янына барачак ул. Әнә теге пакусны гына чыгып бетсен дә... Чәнтисез әпә үзенә таба килүче Хәлимне эшеннән туктап көтеп алды. Әмма каршы килмәде. Алар арасында бер кишәрлек ара калгач, әпәгә әллә нәрсә булды: ул, кеше аңламый торган ямьсез авазлар чыгарып, кычкырыпжикереп җибәрде. Тамак төбеннән чыккан кыргый тавышта бу кешенең бөтен җан ачысы төйнәлгән кебек иде Менә шул төен чишелеп киткән кебек булды. Хәлим бермәлгә аптырап, каушап калды. Туктады. Сынап карап тора башлады. Әпәдән бүтән төрле аваз чыкмагач, тагын ике адым атлады Тегесе, ерткыч җәнлек кебек, тагын үкереп куйды һәм кулына үлән өстендә яткан чалгысын алды. Хәлим аңлап тора: “Тагын да якынрак килсәң, шушы чалгы белән башыңны кисеп төшерәм!”—дип яный иде аңа әткәсе. Нигә алай сон ул? Нигә улын үзенә якын җибәрми? Йөрмә монда вакыт уздырып, бар, эшлә, бәласеннән башаяк, диюеме? Үз улын карчыклар сихереннән саклап, йолып калырга тырышуымы? Хәлим һич аңлый алмады. Шулай да әпәне үртәмәде, туктаган урынында багана кебек басып калды. —Саумы, әткәй!..—дип эндәште ул, бераз сулышы тигезләнгәч. Әпә дәшмәде. -Әткәй, бу мин-синен улың. Кампәрледә калган Саниянен малае, синен бердәнбер малаен... Бу мин—Хәлим... Әткәй. Әпә, пыяла күзләре белән Хәлим ягына караган килеш, дәшми- нитми тора бирде, хәтта, керфек таҗдарын да кыймылдатмады —Әткәй, исеңдәме—Кам-пәр-ле9 Са-ни-я 9 Ә?—Ижекләп тә, хәрефләп тә әйтеп карады Хәлим, әмма әткәсенен зиһенен, күнелен уята алмады, ахры, ишеткәнен-ишетмәгәнен, хәтта, анын анлаганын- анламаганын да төшенә алмады ул. Бу хәлдән тәмам гажиз булган Хадим тагын бер мәртәбә алга омтылып карады. Әпә тагын чыгырыннан чыгып ярсыды. Башта үзенчә нидер кычкырырга маташты. Аннары тоткан чалгысын читкә атып бәрде, ике кулын алга таба җилпеп. Хазимне куа башлады. Бодай да аңлата алмагач, бичара жан, кабаланып, каударланып чишенергә кереште, башы аша күлмәген салып атты, керләнеп, ямалып беткән ыштанын төшерде. Хәлим ах итте. Чәнтисез әпәнен бөтен тәне тоташ жәрәхәт иде! Аяк балтырларыннан башлап муен, янак тирәләренә кадәр үлекле шешләр сибелгән, урыны-урыны белән ул шешләрдән эрен яки кан саркып тора... Шунда гына аңлап алды Хәлим. Әпә аны үз янына шул шешләреннән шикләнеп китерми икән. Хәтәр авыру йоктырырмын дип куркадыр инде, мескен Карчыкларның якын килмәүләре дә. икенче әпәнен читгәрәк печән чабып йөрүе дә анлашыла хәзер Димәк, бу хакта барысына да мәгълүм... Хәлим нишләргә дә белмәде. Әткәсе тәнендәге шеш-җәрәхәтләр анын үз тәненә күчкән кебек булды, бөтен җире кызышып чыкты, хәтта, кычыта башлады.. —Әткәй, ни булды сиңа?—дип сорый алды ул бераздан Әпә, каккан казык кебек, шәрә тәнен күрсәтеп басып торуында булды —Әткәй, ник дәшмисең? Ничек ярдәм итим сон сиңа?—дип өзгәләнде Хәлим. Әмма якын барырга кыймады. Шунда, шеш-жәрәхәтләр белән чорналып, өрәк кебек басып каткан әпәнен ун як күз төбендә бер энже ялтырап киткәндәй булды Әйе-әйе, Хәлим аермачык күрде энже бөртеге балкып китте! Юк ла Күз яшедер ул Әйе. күз яше! Жан түреннән тибеп чыккан сынар күз яше Димәк... Димәк, әткәсе аны таныды... Таныды' —Әткәй' Әткәем минем!. —Хәлим, ачыргаланып өзгәләнүен, тетрәнеп ярсуын баса алмыйча, ике учын күкрәгенә кушырып, яна гына әткәсе чабып ташлаган печән өстенә тезләнде Аңардан егерме-утыз адымнарда гына, тезләнеп, башын шешле, җәрәхәтле тезләренә бәрә- бәрә анын әткәсе сулкылдый иде... V у көннәрдә Хәлим бик авыр тойгы белән йөрде анын өчен газиз булган ике җан иясе дә янәшәдә генә яши. әмма аларнын берсе янына да якын барып булмый, дөресрәге, алар анын үзен якын китермиләр Хәлимне күрү белән Майя читкә тайпыла, яисә бөтенләй дә алачыгына кереп китә Әткәсе дә Хәлим күзенә күренмәскә тырыша, ул хәзер утар читендәге куышта ялгызы гына яши. Ашны карчыкларның берсе илтә Шәүлә кебек, шуышып йөргәндәй дәшми-нитми, салмак кына хәрәкәтләнүче бу Хода бәндәсенә хәзер беркем дә игътибар итми, ахры; ул үзе белеп эшли, үзе теләгәнчә йөри, яши Бервакыт Хәлим шул куыш тирәсеннән йөреп килмәкче булды “Хәле ничек.’ Берәр төрле ярдәм кылып булмасмы9 "—дип уйлады Көндезге авыр эштән сон сызланып, ах-ух килеп ыңгырашып яткан әткәсенен хәлен читтән үк тоеп, белеп, ишетеп килде Хәлим Ул эчкә керергә уйламады да. өркетермен, уңайсыз хәлгә куярмын дип курыкты Бераз таптанып торды да китү ягына борылды Шулвакыт куыш эчендәге ыңгырашу авазы анын зиһененә килеп иреште ‘Улы-ы-ым-м! Улы-ы2. .к у. м Б ым-м!" Хәлим, буыннары йомшап, егылып китә язды “Улым” диме'.’ Әллә берәр сер-сихер галәмәтеме бу? Бик теләсә, кеше үзе ишетергә теләгән сүзне ишетә ала. диләр бит Ыңгырашу тагын кабатланды: “Улы-ым-м!..” Хәлим мондый очракта нишләргә кирәклеген белми иде. Шулай да. куышка якынрак килде. Әмма куыш авызы чыбык-чабык белән томаланып куелган иде. —Әткәй , —дип эндәшеп карады Хәлим. Бер мәлгә куыш эчен үле тынлык басты, аннары үзәккә төшәрлек ыңгырашу тагын кабатланды. —Әткәй, хәзер мунча ягам, шунда чабып терелтәм мин сине... Бераз гына түз, яме. Мин хәзер киләм,—дип өзгәләнде Хәлим. Ул утарда мунча ролен үти торган ерак алачыкка—яртылаш җиргә ингән бура йортка йөгерде Ашыга-ашыга утын юнәтеп, ут дөрләтеп җибәрде, су ташып куйды. Аннары, мунча өлгергәнче янында булыйм, юата алган кадәр юатыйм, хәлен җиңеләйтим дип, кабат әткәсе яшәгән куыш янына килде. Әмма ул килгәндә куыш буш иде инде алдындагы чытырманлык юкка чыккан, эчтә дә җан әсәре күренми. Хәлим моны нәрсәгә юрарга да белмәде, яккан мунчасын да онытты, авыр уйлардан тубал булган башын түбән салындырып, үз торагына кайтып китте... Майя белән янәшә яшәү Хәлим өчен тагын да газаплырак иде Карчыклар бу яшь хатынның һәр адымын күзәтеп торалар кебек. Үзләре күзгә күренмиләр Әмма Хәлим төгәл белә: алар кайдадыр шунда гына, якында гына... Һәр агач кәүсәсендә, шайтан таягы чәчәгендә, бура ярыгында күргәндәй була Хәлим аларнын афәт аңкытып торган төпсез, шыксыз күзләрен Майяга табан ялгыш кына бер адым атласа да, хәзер килеп чыгып өстенә ябырылырлар, үзләренен кара сихерләре белән изалап, харап итәрләр, йә булмаса, аждаһага әверелеп, бөтенләй кабып йотарлар кебек иде. Бигрәк тә баласы өчен өзгәләнде Хәлим. Менә атнадан артык яши инде, ә сабыен, йөрәк маен бер генә тапкыр да күргәне юк. Ул анын малаймы, кызмы икәнен дә белми, хәтта. Хәер, кем булуындамыни хикмәт Исән генә булсын, имин генә булсын, үзенеке генә булсын. Шулай да. бер көнне Хәлимгә баласын кулга тотып карарга җай чыкты. Күкчәчәк аланында печән чабып йөргәндә чалгы канатын югалтты ул. Чапканда чабылган үлән коелып, чәчелеп бетмәсен өчен, чалгы өстенә бау белән тарттырылган агач җайланманы шулай диләр Янасын эшләү өчен бау да, агач юну өчен пычак-мазар да юк. Хәлим, ике дә уйлап тормыйча, утарга кайтып килергә булды. Көндезге утар тын. Челлә эссесеннән бозаулар гына түгел, тавык, үрдәк ише кош-кортлар да ышыкка качып беткәннәр. Бер әрсез урман чыпчыгы гына кое янындагы ялгашта су чәпелдәтеп булаша. Ул да эссегә чыдый алмый күрәсең, шулкадәр дә мавыккан, булдыра алса, су төбенә төшеп утырыр иде. билләһи. Хәлим үзләре яшәгән алачык янында өстәл кебек ят бер әйбер күреп алды. Өстәл дисән өстәл түгел, күбрәк ялгашка охшаган, әмма бу ялгаш нишләптер дүрт аяк өстенә утыртылган Кызыксынуын басып кала алмады, Хәлим шул ялгашка табан берничә адым атлады, үрелеп карады. Жаны белеп тартылган икән—бу бишектә бер сабый бала ята иде. Мыш-мыш килеп, изрәп йоклаган балага карап, онытылып, гаҗәпләнеп күпме торгандыр, хәтерләми. Хәлим берзаман алачык эчендәге кеше тавышларына сискәнеп, айнып китте. Әмма ишектә беркем дә күренмәде Әллә бала да үз янында басып торган жаннын туган булуын сиздеме? Баштарак, көләргәме-юкмы дигән кебек, тыйнак кына елмаеп куйды, аннары кин итеп көлеп җибәрде Түзеп тора алмады, Хәлим үзе дә авыз ерды. Сонгы вакытларда беренче мәртәбә елмаюы иде анын Гомумән, бу елларда елмайганын-көлгәнен хәтерләми ул. Менә—көлә белә икән бит! Шатлануның нәрсә икәнен онытмаган ласа! Сәбәпчесе дә кем диген— \зенен йөрәк парәсе, жан бөртеге—газиз баласы Йокы аралаш елмаеп-көлеп яткан бала әтисенең үтә дә төбәп карап горганын сизде, ахрысы, кыймылдап куйды, аннары бөтенләй дә әйләнгәли. |ибенә башлады, ак жәймә астындагы аяклары бер-ике мәртәбә җилпенеп уйнап алдылар да: “Менә, әтием, мин нинди, мә. бөтен җиремне күр. кара",—дигән кебек, җәймәне тибеп аттылар Хәлим алдында, анын бәхет нуры юа башлаган авыр, тирән сагышлы күзләре каршында матур төшләр күреп елмая-елмая бер кыз бала ята иде Бу җанлы курчакнын бөтен жирен дә шундук яратты Хәлим: әнисенеке төсле кап-кара. бераз көдрәләнеп торган йомшак чәч бөртекләрен дә. әтисенекенә охшаган почык борынын да. алсу алма кебек пешеп өлгергән пар битен дә. алга бүлтәеп чыгып, янәшә яткан пар гөлжимешкә тартым иреннәрен дә. мәхәббәтле иякләрен, оялчан тәнен, матур аякларын, хәтта, төймә кебек тезелеп киткән, берсеннән-берсе кечкенә аяк бармакларын да яратты, үз итте Бер генә үкенеч: күзләрен күрмәде Күзләре нинди икән’’ Әнкәсенеке кебек, зур. матур микән, әткәсенеке кебек зәнгәр микән? Шулвакыт бер галәмәт хәл булды: баланын күз кабаклары калтыранып алдылар да кин ачылып киттеләр: алар эченнән күк йөзе кебек саф. ачык якты зәнгәрсу дөнья балкып килеп чыкты Хәлим, үзе дә сизмәстән, әнә шул сихри, тылсымлы дөньяга кереп чумды Әмма, исен-анын җуймады. өстәл-бишеккә үрелеп, сабыйны кулына алды Сонгы өч елда беренче мәртәбә үзен бәхетле, бик бәхетле итеп тойды ул Йомшак бишектә йоклап яткан бала кеше кулын шундук тоеп алды. ахры, йөзен чытты, нәни куллары белән борын тирәләрен ышкып куйды, кулларын, аякларын сузып киерелде дә шыңшып елап җибәрде Хәлим өчен бу көтелмәгән хәл иде Хәзер нишләргә’’ Кире куйса да кыен—бишегендә елатып калдырыргамы, кулда калдыру да куркыныч—күреп, ишетеп калулары бар. Хәлим, үзен-үзе белештермичә, әллә каян гына калкып чыккан инстинкт буенча, баланы үз кулында салмак кына тирбәтергә, селкетергә кереште -Ә-ә-ә-ә-ә... Ә-ә-ә-ә-ә. Бала туктарга уйламады да. киресенчә, һаман ачыргаланып елады, ярсыды, хәтта, буылып-буылып, халык әйтмешли, зәңгәргә катып үкси башлады... — Ы-ы-ы. Ы-ы-ы. Ә-ә-ә-ә-ә... Шулвакыт бала тавышына алачыктан дәррәү Майя, анын артыннан ук теге ике карчык килеп чыктылар. Майя, бала күтәреп йөргән Хәлимне күргәч, ждн тавышы белән кычкырып җибәрде — Гөләш! Нишләттеләр сине.” Балакаем!.. Йөгереп килгән уңайга Майя Хәлим кулыннан баласын йолкып алды, аннары, ана артын куеп, чын аналарча сөйләнә-сөйләнә. һаман елаудан туктый алмаган сабыйны тынычландыра башлады -Кызым минем Тиделәрмени җә инде, җитте, җитте Син бит әнкәң белән.. И җанашым-төләшем минем Жә. тынычлан, тынычлан Майя баласын тынычландырып булашкан арада, карчыкларның берсе йөгерә-атлый Хәлим янына килде, усал күзләре белән бер сөзеп карады да, кискен генә кулыннан эләктереп, мал утарына таба өстерәде Хәлим тагын бер мәртәбә Майяга, инде тынычлана башлаган һәм анасының күкрәгенә борын төртеп, шыңшып яткан сабыена каерылып карады, аннары, нәрсә булса да булыр дигәндәй, башын аска салындырып, карчык ихтыярына буйсынды. Бераздан ул үзалдына усал мыгырданып барган жен карчыгын күрми дә. ишетми дә иде инде. Хәлим бу минутта җир йөзендәге ин бәхетле кешеләрнен берсе булгандыр Ул үз бәгырь итен—газиз баласын табуга иреште, аны кулына алды, күзләрен, йөзен күрде, бу йөздә таныш чалымнар күрде Гөләш! Нинди матур исем биргән ана Майя Гөләш' Башка беркемдә дә юктыр андый исем. Ә бит. чынлап уйласаң. андый бала да, андый язмыш та юктыр бу дөньяда Булмасын да! Кеше кешеләр арасында туарга тиеш, кешеләр арасында яшәргә тиеш, мәңгелек йортына да кешеләр арасыннан китәргә тиеш Гөләш тә кеше баласы, кеше ыруыннан, ул да—кеше бәгыреннән өзелеп төшкән жан бөртеге, тән күзәнәге Юк. монда калдырмаячак аны Хәлим. Бу урман төпкелендә, албастылар утарында, сихерзәхмәт дөньясында ул рухи гарип булып, кешеләргә чит-ят. кыргый бер зат булып үсәчәк. Ниндидер тылсымнар ярдәмендә илаһи табигать Майяны саф килеш саклап кала алган, Гөләшкә дә кара урман зәхмәте тимәс дип кем әйтә алыр'.’ Юк-юк Барыбер алып китәчәк ул үзенен газизләрен! Тизрәк Майя белән очрашу-анлашу чарасын табарга кирәк! Монда озак калырга ярамын Югыйсә, Хәлим үзе дә тиздән шушы урман сихеренә бирелә башлаячак, рухи сазлыкка батачак, зәхмәт чокырына убылып төшеп китәчәк... Бернинди кендек тә. тел очында йөргән догалар да саклап кала алмаячак аны... Хәлим сөенеп куйды: әле ярый догалар хакында исенә төшерде. Сонгы вакытта Ак бабай өйрәткән дога-сүрәләрне бик сирәк кабатлый башлаган икән ул. Бу—күнелсез фал. “Бисмиллаһир-рахмәнир-рахим. Аллаһөммә әнтәссәламә вә мин кәс-сәламө тәбәрәкәтә вә тәгаләйтә йа зәлжаләли вәл-икрам...” VI әлим күңеленнән ничек кенә ашкынса да, баласын, Майясын алып, тиз генә качып китә алмады. Урмандагы бөтен кара һәм изге рухларны тетрәндергән бер фаҗига аны тагын кырык көнгә тоткарлап калды Әмма бу вакыйга ана Майя белән аңлашырга да ярдәм итте. Июль аенын басынкы гына киче иде. Малларны җыеп, утарга кертеп яптылар. Бүген бу эшне карт әпә үзе генә башкарды. Карчыкларның берсе ана булышкалап йөрде. Әткәсенең күзгә чалынмавы Хәлим күңелендә шомлы уйлар уятты. Сонгы көннәрдә болай да өстерәлеп кенә йөри иде, әллә бөтенләй егылдымы? Хәлимнен Аксай белән алып кайткан печәнен абзар артына өеп куясы бар иде, шуңа күрә, бик барасы килсә дә. әткәсе яткан куыш янына бара алмады. “Соныннан урап килермен әле”,—дип уйлады ул. Ләкин Хәлим соңарды. Бу мизгелдә әткәсенең куышына ут капкан иде инде. Аланны сискәндереп, чытыр-чытыр килеп янган коры каен кәүсәләрен әрсезләнеп ялкын ялый башлады, ниһаять әлеге чытырдадык тавыш, тагын да шомлырак янгыраш алып, Хәлимнең колагына, аннары ан-зиһененә килеп иреште. Анын сизгер йөрәге шундук тойды бу бәлане. “Әткәй?! Нәрсә булды?" дип уйларга да өлгерде ул, хәтта. Утар тирәсендә булашкан әпә дә, шунда гына сыер савып йөргән карчык та афәт исен сизделәр, ахры, тышка чыгып, чәнтисез әпә яшәгән куыш ягына карап тора башладылар. Бу авыр халәттән ин беренче Хәлим айныды. Ул, кулындагы сәнәген бер як читкә атып бәрде дә әткәсе янына йөгерде. Әмма барыбер сонга калды. Куышны тулысынча ут-ялкын каплап алган иде инде. Хәлим бара-барышка: “Әткәй!”—дип кычкырып җибәрде, янәшәдә яткан бер таякны алып, куыш киртәләрен таратмакчы, сүтмәкче, ут эченнән әтисен аралап алмакчы булды. Әмма янгын ана караганда күпкә көчлерәк иде. Хәлим ут чүмәләсенә өч-дүрт адымга да якын килә алмады. Дөрләгән ут кызуына күзләре шартлар дәрәҗәгә җитсә дә, кулларындагы, йөзендәге сонгы төкләргә кадәр көеп бетсә дә, Хәлим ут белән көрәшен туктатмады. Ул моны инде әтисен коткарам дип тә түгел, бәлки, бөтен дөньяга, язмышына ачуыннан, эчке ярсуыннан эшли иде. Шулвакыт куыш эченнән куркыныч инрәү авазы ишетелде: —Улы-ы-м-м!... А-а-а!.. Жәй буе кибеп, тимәс борын чыртлап сынып торган каен ботакларыннан корылган куыш сонгы мәртәбә авыр итеп сулыш алды да әлеге ачыргалану авазы өстенә җимерелеп төште. Әпәнен тавышы басылды. Х сулышы кысылды. тәне көйде, күрәсен. башкача ханлылык сизелмәде. Бөтен тирә-юньдә ут. бары тик ут кына тантана итә иде Хәлим, чарасызлыктан нишләргә дә белмичә, эссе бөркеп торган мәһабәт учак алдына тезләнде, аннары, бөтен борчуын йөз җыерчыкларына чыгарып, бераз башын чайкап торды да. авыр кайгысына чыдый алмыйча, чирәм өстенә капланып төште. . Анын артыннан килеп җиткән карчык белән әпә ир. бот чабып, ах-ух килеп, учак тирәсендә таптанып Йөрделәр дә кабат утарга китеп бардылар. Әпә сөтле чиләк күтәреп кире килгәндә ут-ялкын афәте басылган иде инде. Шуна да карамастан, ул анда-монда калкынып алган ут-ялкын дулкыннарына сөт бөрки башлады Кара сыер сөте утны баса, дигән халык юрамышын Хәлимнең дә ишеткәне бар Ләкин сон инде Хет алтын сыер сөте сипсән дә Хәлимнен әткәсе терелеп чыга алмаячак Ул. әнә. төтен төчкереп, каралып-зәнгәрләнеп торган кисәүләр өеме астында җан очырып ята. Хәлим шулай дип уйлап кына бетерде, куыш торган урыннын нәкъ үзәк бер җирендә, ниндидер утлы кисәү шартлап, шул урыннан елан кебек ялкын теле күтәрелде, ана ияреп, зәнгәр пәрдәгә төренә башлаган күк йөзенә эрелеваклы очкын-йолдызлар көймәсе менеп китте Хәлим бөтен йөрәге, җан-бәгыре аша тойды шул очкын- йолдызлар белән анын әткәсенен җаны Күккә—Тәнре катына юнәлде, һәм ул. үзе дә сизмәстән, дога пышылдарга тотынды "Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Йасин. Вәл-Коръән ил-хәким Иннәкә ләминәлмөрсәлин Галә сыйртыйм- мөстәкыйм Тәнзиләл-газизиррахим Литөнзирә каүмәм мә өнзирә әбәэүһөм фәһем гафилүн. " Дога очын югалтмаска тырышып. Хәлим торып басты, аннары акрын гына атлап янгын урынына китте Бая читкә атып бәргән таягын алып, пыскып яткан кисәүләрне актарырга кереште Үзе дога пышылдый, үзе актара. Бу вакытта аны берәрсе күрсә, һичшиксез, тилергән, акылдан шашкан бер тиле бәндә дип уйлар иде “Әләм иарау кәм әһләкнә кабләһөм минәл-коруни әннәһүм иләйһөм лә йарҗигун. Вә ин көллөлләммә жәмигөлләдәйнә мөхдарун ” VII әнтисез әпәнен янып көйгән мәетен Күкчәчәк аланы уртасында үсеп утыручы япанай карама агачы төбенә күмделәр Ләхетне җиргә иңдергәндә утардагы барлык жан иясе килде. Бөтен эшне карт әпә белән Хәлим башкарды Карчыклар бер читгәрәк. үзләренчә өшкеренә- төчкеренә. ниндидер мәҗүси догалар пышылдап тордылар. Ин артта, күкрәк баласын күкрәгенә кысып. Майя тора. Йөзен-күзен сөрткәләп алуына караганда, ул чәнтисез әпәнен фаҗигасен бик авыр кичерә иде Шулай да. хатын бу кайгыны үз күңелендә генә кичерә, кешегә күрсәтми —акырып-бакырып та. үксеп елап та йөрми Мәет җир куенына иңдерелеп, кабер өстенә имән казык кадап куелгач, утар ияләре кайтып китте. Хәлим ялгызы торып калды Ул. кыйбла якны чамалап, кабер читенә чүтәләде дә белгән догаларын укый башлады. Озак укыды Хәтеренә уелып калган Коръән сүзләре беткәч, тагын бер мәртәбә кабатлап укыды, тагын, тагын Күпме күбрәк укыса, әткәсенен җаны ахирәттә шулкадәр әйбәтрәк урнашыр кебек тоелды ана. Үзе дога кабатлый, үзе уйлана Хәлим "Кемгә кирәк булды икән әткәсенен үлеме? Карчыкларгамы’’ Теге карт әпәгәме? Алай дисән. янгын чыкканда әпә дә. карчыклар да абзар тирәсендә булашалар иде Әллә’ Әллә үзенүзе яндырып харап иттеме бу Хода бәндәсе’ Авырту-ынгырашу- ларына түзә алмыйча яисә башкаларга хәтәр афәт, зәхмәтле чир йоктырырга теләмичә үзенә ут төрттеме’" Хәлим өчен болар сер булып калды Ахыр чиктә, бу мөһим дә түгел иде Әткәсе болай да тере мәет кебек яши иде инде Китеп котылуы әйбәтрәктер дә Тик менә болай китмәскә иде ана Бәлки, берәр төрле Ч дәва табарлар иде... Тәкъдирне узып язмыш бавын кисү—ай-һай зур гөнаһ бит... Хәлим, үзен кая куярга белмичә, ары бәрелде, бире сугылды, аннары Күкчәчәк аланы куенында тибеп ятучы чишмә төбенә барып утырды да. башын тез өстенә куеп, уйга калды Уйга калды дип... Аның бу минутта уйларлык хәлеегәре юк иде. Теләге дә юк. Күнел елгасыннан ургылып аккан уй-хис ташкынын әйдәп барырлык, аны бер тәртипкә салырлык ярларнын тәмам ишелеп беткән чагы... Йөрәгенең бер чите генә әрнеп- сыхтап торган кебек. Бу әрнеш бер көчәя, бер басыла, бер көчәя, бер басыла... Хәлимнен күңел офыгында бер-бер артлы әрнүле күренешләр калыкты. Жансыз, телсез бу манзараны төш дип тә, хыял-уйдырма дип тә, хатирә дип тә әйтеп булмас иде. Әнә—анын балачагы. Ат өстеңдәге бу чая малай—ул үзе... Яныннан әткәсе бара... Әнкәсе казлар куа... Нәфисә! Ул елый Әллә көләме? Менә ул кинәт бер карчыкка әверелә дә, күхтәрен акайтып, Хәлимгә килә башлый. Ат өркеп китә, Хәлим җиргә егылып төшә, әткәсе белән әнкәсе анын янына йөгереп киләләр.. Аны торгызалар, җәрәхәтен имлиләр, башыннан, аркасыннан Сөеп-иркәләп юаталар... Хәлим кулбашында кемнеңдер кулын тоеп, сискәнеп китте һәм, алга тайпылып, торып басты. Анын каршында, күк-зәнгәр күзләре белән йотардай булып. Майясы басып тора иде —Майя? —Хәлим... —Майя, әткәй үлде бит... —Беләм, Хәлим... —Майя!.. —Хәлим!.. Шулай берничә сүз белән ымлашып алганнан соң, үз-үзләрен белештермичә, алар, ниһаять, аңнарына килеп, бер-берсенең кочагына ташландылар. Мәнгелеккә береккән кебек, аерылышып китә алмыйча, өзелеп сагынышкан йөрәкләре белән генә аралашып, аңлашып, бик озак тордылар. Майя, дымлы йөзен Хәлимнен кулбашына салган да, күзләрен йомып, сихри, хыялый дөньяга киткән. Хәлим исә уяу, бик уяу. Чөнки ул моның төш кенә булуыннан, күзен йомып алса да бу бәхетле күренешнең юкка чыгуыннан, тагын Майясын югалтудан курка. Бу сихри тынлыкны беренче булып Хәлим бозды: —Әбиләр кайда? Килеп чыксалар... —Тиз генә килмәячәкләр. Алар хәзер үз ояларында өшкеренеп утыралар. Эткәннең рухына үзләренчә дога укыйлар... И Хәлим... Хәлимем минем.. Ничек көттем мин сине!..—Майя, Хәлимгә сарылып, иркәләнеп сырпалана башлады, үзе исә бертуктаусыз аны үпте, назлады... —Менә—килдем бит... —Нигә шулкадәр озак килден, Хәлим? Үлә яздым бит. Балам булмаса, сагынып үлә идем мин... —Бала... Безнен балабыз... Мен-мен рәхмәтләр сина аның өчен, хәләлем минем.—Хәлим дә, Майясын кысып кочып, анын дымлы чигәләреннән, алсу йөзеннән шашып үбә башлады. Үзе һаман сөйләнүендә булды —Беләсенме, син мине бәхетле иттең, минем бит кызым бар, хатыным бар.. Мин шундый бәхетле!.. —Гөләш анын исеме. . —Беләм, беләм, Майя! Гөләш! Нинди матур исем кушкансын син ана! Хәлим кинәт айнып киткәндәй булды, житди генә сорап куйды: —Ник син миннән качып йөрден. Майя9 Мина шундый авыр иде.. —Ә үзен сон. үзен... Беренче көнне үк йөз чөереп киттен... —Шулай кирәк иде, Майя Мине бит әбиләрен гел сынап тордылар. Ул вакытта сине танысам, бүген бу урында басып та тормаган булыр идем. —Ә мин чынлап та сина сихер кагылган дип уйладым Әбиләр башта синен хакта икеләнсәләр дә, соныннан үзләре дә ышандылар бугай Син аларны жинден, Хәлим Ничек булдыра алдын моны9 Көч каян алдын? —Кендектән, Майя. Син үзен минем арттан: “Учына кендегеңне кысып кил”,—дип әйтеп калган идеи бит, хәтерлисенме9 —Әйе шул, артык хикмәтле бу дөнья Рухлар дөньясы, күнел дөньясы тагын да серлерәк, хикмәтлерәк. . Бераз сүзсез тордылар. Сөйләшкән сүзләрен тәртипкә салып бетерәсе бар иде шул аларнын. — Майя!—сүзне тагын Хәлим башлады -Әү... —Әткәм хакында кайдан белдең? —Син киткәч, мин бу кешенең сихерен җиңеләйттем Зиһенен каплап торган сихер пәрдәсен күтәрдем Ул шунда ук сине исенә төшерле һәм: “Улым!”—диде Телен кайтара алмадым, әмма шушы сүзне ул гел әйтә иде. —Ә чире? Каян эләккән ана мондый хәтәр чир9 —Анысы әбиләр эше Сонгы вакытта аларга баш бирмәде. Үзе мескен, үзе горур иде —Майя, ә ничек белдең минем үз акылымда, үз хәтеремдә булуымны9 —Бала янына килүеңнән үк сизенә башлаган идем Бүген инанып җиттем. Сихергә юлыккан кеше болай өзгәләнми —Әбиләрен сизмәдеме сон9 —Сизделәр, Хәлим. Алар хәзер нык шикләнәләр Сина барыбер монда озак калырга ярамый Алар барыбер сине фаш итәчәк Кендек көче—вакытлы гына. Ул көчне синен хисең җинәчәк Ә күнел хисен карчыклар бик тиз сихер белән каплап куячак Хис кешенен Рухын йомшарта, аны көчсез итә —Майя, мин бит сезне алырга килдем —Беләм, Хәлим Әмма бу мөмкин түгел —Мөмкин, Майя, мөмкин' Минем кендек тылсымым белән китәбез, менә үзен күрерсен —И Хәлим һаман шул беркатлы син. Ул бит сине генә саклый Ул бит синен кендек. Безне кем саклар, кем яклар, ә, Хәлим9 —Анысы шулай да Ләкин мин сездән башка беркая да китмим' Мәнгегә шушында калам. —Алай димә, Хәлим Син бит кешеләр арасында яшәү өчен тугансың. —Ә син9 Син сон кем, Майя9 —Белмим, Хәлим —Син дә кеше бит, ке-ше! Кызыбыз да—ке-ше! Без барыбыз да— кеше-ләр! Без монда калырга тиеш түгел! Майя' —Тик нишләргә сон, Хәлим? —Жден табарга кирәк, бәгърем Сихер-зәхмәтне җинәр көч бар ул Мин моңа ышанам. Аллаһы тәгаләгә ышанам Ул безне ташламаячак. Майя... —Сезнен аллагыз әйбәт, Хәлим Ул кешенен рухын сындырмый, анын күнелен богаулап, зиһенен томалап куймый Мин бу карчыклар сихереннән шундый туйдым — Барыбер бер җаен табачакмын, Майя Син белеп тор Көтеп тор Ә хәзер бар, кайт инде, карчыклар югалткандыр —Әйе шул. Алар теләмичә генә аерылыштылар Аерылып киткәч тә. Майя, кабат килеп, бер тән, бер ждн булып Хәлимнен түшенә сарылды Тагын бераз вакыт сыенышып тордылар Аннары икесе ике якка китеп бардылар VIII ке ятим жанның теләген Ходай тәгалә ишетте булса кирәк. Ниһаять, көннәрдән бер көнне бу албастылар утарыннан качу өчен жай чыкты. Ә анынчы. өч атна буе Хәлим, ике карчык ихтыярына буйсынып, тугры кол кебек хезмәт итте—иртәнге таңнан алып кара төнгә кадәр эшләде, бөтен хуҗалыкны үз җилкәсендә сөйрәп барды. Берничә көн утын хәзерләгәннән сон. яландагы печән чүмәләләрен алып кайтып өйде, аннары бакчадагы чөгендер, бәрәңге ише үсентеләрнең төбен йомшартты. Ике-өч көн эчендә басудагы борчакны егып, бераз киптергәннән сон. суктырыр өчен түбә астына ташып куйды Хәлим үзенен серен беркемгә дә сиздермәде Баштарак шикләнебсрәк йөргән карчыклар, ниһаять, тынычландылар, Хәлим дә үз артында җан көйдереп калган утлы карашларны тоймый башлады Майя белән дә башкача күрешеп сөйләшә алмады ул. Ерактан гына күреп кала да күңеле җилкенә башлый. Әмма янына барырга кыймый, карчыклардан шикләнә. Болай да. очрашкан саен, күзләрен акайтып, сөзәрдәй булып карап китәләр. Кичке ашны да карчыклар әзерли Майя үз бүлмәсендә бала карап кына яши. Сирәк кенә урманга җиләккә кереп чыга. Алачыкның аргы башыннан килгән җиләк исе генә (киптерер өчен кин тактага таратып куя аны Майя) шул хакта хәбәр җибәреп тора Менә шулай тыныч кына яшәп яткан көннәрдә, челләнең иң кызган бер мәлендә, уйламаганда-көтмәгәндә. әллә каян яшенле яңгыр килеп чыкты. Югыйсә, яңгыр булыр кебек тә түгел иде. Күк йөзендә болытның әсәре дә юк, һава коры, саф, кошлар биектә—Күк катында ук канат кагына. Күкчәчәк аланлыгындагы чишмә дә агышын үзгәртмәгән— салмак кына талпына-талпына агып ята... Яңгыр көпә-көндез башланды. Әллә каян гына килеп чыкты ул кара болыт Анын янына икенчесе, өченчесе өстәлде. Бераздан тонык кына гөрелте тавышы ишетелде... Каф таулары артыннан, юк, җирнең читеннән үк иңрәп ишетелгән бу тавыш, бик тиз көчәеп, ярты сәгать эчендә шәһәрләр-кальгалар кырылуны, мәһабәт таулар җимерелүне хәтерләтеп якынлаша башлады. Әллә каян гына җил килеп чыкты. Ул да, күктәге гөрелте тавышына тәңгәл рәвештә көчәя барып, урман эченә яшеренгән кечкенә аланлыкта хәтәр давыл уйната башлады, бераздан шомлы, сихри гарасат өермәсе куптарды. Ниһаять янгырга да чират җитте. Беренче тамчы ун як чигәсенә килеп кунуга, Хәлим дертләп, хәтта чирканып куйды. Анын бөтен тәне җыерылып, җаны кысылып киткәндәй булды. Ниндидер хәтәр афәттән качкан кебек, сәнәген лапас эченә атты да алачыкка йөгерде Караңгы бүлмәсенә кайтып кергәндә тышта коеп яңгыр ява башлаган иде инде. "Хәзер Майя кайда икән? Баласы кайда икән’”—Хәлимнең башыннан шул уй китмәде. Урманда гына калмасын иде. Яшь аналарга аеруча ияләшүчән була диләр бит яшенне Әнә ничек ялтырый ул, әнә ничек дер селкетә галәм арбасын; хәтта Җир күчәре дә, менә сынам, менә сынам дип. бөгелеп-сыгылып куя кебек. Бөтен җәйгә бер генә була торган яшенле яңгыр шулай башланды. Андый яңгырлар берничә көн бара, аларда ниндидер үзгә, галәми, илаһи тылсым, хәтта, сихер була. Кешеләр бу хакта бик белмиләр, ә бит күп язмышлар шушы яңгыр вакытында хәл ителә. Чөнки бу яңгыр—Тәңренең Жиргә төшүе, кешеләр тормышына багып, андагы яманлыкның күбәя баруы өчен сыкрануы, үзенең илаһи ихтыяры белән, кешеләргә изге кануннар иңдерүе, гөнаһлы җирдә хакыйкать урнаштыруы Хәлим белә: бу—картлар сүзе генә. Әмма моңа бөтен җаны- күнеле, акылы белән ышанасы, хәтта, инанасы килә анын. "Майя кайда икән сон?”—Хәлим тагын шул уйга әйләнеп кайтты Бер мәл тәрәзә тишеге янында таптанып торды да, чыгып карап керергә И булды. Ишек төбендә эленеп торган кәжәнен ябынып, тышка ашыкты Бөтен дөнья караңгыланып калган. Ара-тирә балкып алган яшен яктысында тоташ дивар булып янгыр ява Хәлим, башын иеп. шул дивар эченә кереп китте Карчыклар белән Майя яшәгән якка чыгып, тәрәзә тишеге янына килде, колагын куеп тыңлап карады Карчыклар өйдә Аларнын козгын тавышларын берни белән дә бутап булмый. Әһә' Менә бала тавышы. Ә Майя кайда9 Күпме генә тыңлап торса да. Майяның тавышын ишетә алмады Хәлим. Димәк, кайтмаган әле. Ул. ике дә уйлап тормыйча, сукмак буйлап урман авызына табан китте. Карана-карана бара торгач, хәтсез киткән булып чыкты Кирегә юлны югалтып, шактый әйләнгәләп йөрде, киеме сонгы җебенә кадәр чыланды Берничә сәгать янгыр астында йөргән Хәлимне карчыклар табып алмаса, нишләр иде икән ул. Бу юлы да "качкан" дип уйладылар, ахры, этә-төртә алып кайттылар да алачыкнын бер тар бүлмәсенә кертеп бикләделәр Шулай итеп. Хәлим тагы ябулы калды Юеш киемнәрен стена буена сузылган бауга элеп куйгач, такта сәкегә сузылып ятты ул. Тышта яңгыр көчәйгәннән-көчәя бара, күкрәү тавышлары тагын да шомлырак, куркынычрак яңгыраган кебек Төн буе яуды янгыр, икенче көнне көн буе. кич буе яуды Хәлимне чыгармадылар Көндезге якта бер мәртәбә ипи белән су кертеп куйдылар да оныттылар Хәлимгә бөтенләй ямансу булып китте Анын чын-чынлап елыйсы килде Берничә минуттан ул, чарасызлыктан, көчсезлектән гаҗиз булган жан-бәгырен куенына кысып, дымлана башлаган керфекләрен дә сөртмичә, такта сәкегә чалкан яткан килеш, тирән йокыга талды. Төн уртасында ниндидер үтә дә көчле, шомлы күкрәү-шартлау тавышына уянып китте Хәлим. Сикереп торып утырды Алачыкны яшен сукты, дип уйлады башта Юктыр, алачыкка тисә, болай утыра алыр иде микән9 Тик нәрсәдер булды монда Хәлим шулай уйлап кына куйды, тагын ниндидер шартлау тавышы, колагыннан кереп, бөтен жан-бәгырен ярып-янгыратып, табанына кадәр төшеп китте Бу юлы инде төгәл белә: якында гына ниндидер каралты җимерелеп төште Абзарларны гына сукмаса ярар иде Аксае ни хәлдә икән9 Бу янгыр дәрьясында карт әпә малларны җыя алды микән9 Ни хикмәт, баягы каты күкрәү соңгысы булып чыкты Төн уртасында бөтен җир өстен дер селкеткән шартлау авазы—Тәнренен кешеләргә әйтер сонгы сүзе иде, ахры. Хәлим алачыкнын калын стеналары аша да сизеп тора: дөнья, табигать, күк йөзе тынычланып калды, янгыр басыла төште, җил-давыл урман эченә кереп посты . Чыкылдап ачылган келә тавышына уянып китте Хәлим Торып утырды Такта сәкедә ягып, бөтен тәне сызлый. Шулай да сер бирмәде Бөтен тән егәрен, рух ныклыгын туплап, карчыклар белән очрашуга әзерләнде Тиз генә гүш кесәсендәге кендеген алып, учына кысты 11 Ходаем, Тәңрем, әгәр булсан, сакла мине бу явызлардан, балам хакы өчен сакла!, —дип уйлап та өлгерде хәтта Шулвакыт бүлмә ишеге шыгырдап ачылып китте һәм аннан, кем дисезме. Майя килеп керде Бик борчулы иде анын йөзе Бу төндә бер тамчы да күз йоммаганлыгы әллә каян күренеп тора Әллә Майя түгелме бу? Майя кыяфәтенә кереп. Хәлимне юри сынау өчен, теге карчыкларның берсе килгәнме9 Хәлим, үзен-үзе белештермичә, артка табан чигенә башлады Бераздан гына, тын-сулышын көйләп: —Син кем9—дип сорый алды. —Хәлим, әллә мине танымыйсын инде9 — Майя, чынлап га синме бу? Мин, Хадим, мин булмый кем булсын Уф' Әбиләр бер-бер хәл кылдымы дип котым очты. —Майя, курыкмыйча ничек керә алдын монда9 Күреп калсалар — Күрә алмыйлар инде алар Бик хәтәр авыру—зәхмәт чире екты аларны. Яшен зәхмәте. Сихер-догалары да коткара алмады. —Ничек инде9 Сихерчеләрне дә сихер ега аламы? —Алмыйча ни! Күктәге баш Алла иң хәтәр сихердән дә көчлерәк бит Менә шул Күк алласының ачуы килеп иреште әбиләргә. Ин элек кырдагы тупыл агачын бәрде, аннары сихер алачыгын яндырды. —Ә? Теге зәхмәт оясынмы? —Әйе, утарга бүген Күк каргышы төште. Ярый әле йортыбызны сукмады... — Әбиләр ни хәлдә соң? Исәнме алар? —Исәнлеккә исән дә... Әмма тиз генә аякка баса алмаслар, ахры. Икесе дә түшәктә. Ан-зиһеннәре таза, телләре дә бар, әмма буыннары юк. Тәннәре ут кебек, төн буе янып-кызышып чыктылар. . Шулвакыт Хәлимнең уянып кына килгән зиһенендә бер уй яктырып китте: “Качарга җай чыкты бит!” —Майя, әйдә качабыз! —Ә? Нәрсә сөйлисең син, Хәлим? Әбиләрне түшәктә калдырып ничек китим инде мин? —Әллә шуларны кызганасыңмы? Күпме явызлык кылдылар бит алар безгә. —Явызлыкка каршы явызлык дөрес түгел, Хәлим. Үзең бар, кит. Ә мин китә алмыйм. Күрә торып әбиләрне ачы газапка, аянычлы үлемгә дучар итә алмыйм. Алар бит мине табып алганнар, үстергәннәр, үзләренчә тәрбияләргә тырышканнар... —Шул албастылар әткәмне харап иттеләр, мине бәхетемнән аерырга теләделәр... Юк, мин аларны бер тамчы да кызганмыйм, теләсәм дә кызгана алмыйм!.. —Кайчакта мин дә аларны күрәлмыйм. Әмма без бит кешеләр Сихерзәхмәт ияләре түгел. Без акыллырак, мәрхәмәтлерәк булырга тиештер. Ә, Хәлим?.. — Бәлки, син хаклыдыр да. . Майя, кил әле, бер кочаклап сөйим әле үзеңне. Беркемнән курыкмыйча, шикләнмичә сөйим әле. Ничек сагындым мин сине!.. —Хәлим бер әйбер хакында сорасам, ачуланмыйсыңмы? —Сора, Майя, сора... Нишләп ачуланыйм ди мин... —Хәлим... Минем синең белән йоклыйсым килә. Ир белән хатын кебек... —И Майя, бу хакта сорыйлар димени?! Бу бит Ходай тәгалә ихтыяры. Кил монда, мин дә сине өзелеп яратырга телим... —Хәлим... IX ихерче карчыкларның авыруы көчле иде. Алар буынсыз-егәрсез булып бер атна чамасы яттылар. Бу атна эчендә Хәлим аеруча тырышып, бөтен көч-куәтен салып эшләде. Чөнки вакыт бик тар иде Карчыклар аз-маз йөри башлауга, Майясы белән Гөләшен алып, авылга кайтып китәчәк. Аңа кадәр утарда кыш чыгарлык утын, азык- төлек, ит-мазар әзерләп калдырырга кирәк. Җыелган борчакны суктырып, ашлык абзарына салгач та ауга чыгып китте ул Юлы уңды: капкынга берничә кабан дуңгызы эләккән иде Соңыннан итләрен, тозлап, какларга элде. Сыер суйдылар. Бер сыер, бер бозау гына калдырып, әпәгә эшне җиңеләйттеләр. Бу әпәнен үзенә алачыктан бүлмә бирделәр Анынчы Хәлим аны әйбәтләп мунчада юындырды. Яшен суккан агач кыр уртасында ыржаеп тора иде. Хәлим шунда ук чокыр казып, анын кара корымга буялган кәүсәсен турап күмеп куйды. Зәхмәт оясын да, күңелгә шом салып тормасын өчен, жир астына яшерергә булды ул. Янган алачык кисәүләрен дә жир куенына индерде. С Өстенә угын әрдәнәләре өяргә дә иренмәде Шушы бер атна эчендә Хәлим утарга чын хуҗа булып алган иде Майя, тугры хатын кебек, ире тирәсендә бөтерелде, анын һәр әйткәнен җиренә җиткезеп үтәп торды. Тегесен, монысын китерде, анда-монда йөгерде. Алар хәзер өчесе бергә торалар Бергә йоклыйлар, бергә ашыйлар. Чын гаилә кебек, чөкер-чөкер килеп, кич утыралар, газиз балалары тирәсендә мәш киләләр.. Бер атнадан авыру карчыклар стенага тотынып йөри башладылар Әмма алар әлегә бик хәлсез иде. Зәхмәти сихерләрен җибәрерлек кенә түгел, керфекләрен күтәреп карарлык, авызларын ачып сүз әйтерлек тә хәл-егәрләре кайтмаган иде әле аларнын Ә күзләрендәге усаллык, явызлык—шул килеш! Әгәр булдыра алсалар—сикереп торырлар иде дә Хәлимне, Майяны төпсез зәхмәт чокырына ташларлар иде Моны Хәлим дә. Майя да сизенә. Хәтта, төгәл беләләр карчыклар үзләренә хәл керү белән, сөяк-санакларын җыеп йөри башлау белән, рухи егәрләрен кайтару белән, ин элек Хәлимгә ташланачаклар Шуна күрә монда озак калырга ярамый. Тагын бер көн генә торыйк, тагын бер төн генә куныйк дип яши торгач, тагын өч көн үтеп киткән әнә. Карчыклар да үз-үзләрен белерлек хәлгә килделәр, тирә-якка мут карап йөри башладылар Тизрәк ычкынырга кирәк моннан! Бүген үк китәргә! Хәлим китү сәгате сукканын анлады. Бу хакта Майяга әйтте. Майя бер сүз дә эндәшмәде. Димәк, риза. Ана кыен икәнен андый Хәлим Ул бит шушы аланнан, шушы утардан башка һични күрмәгән бер гөнаһсыз адәм баласы. Бөтен төбен-тамырын белән берегеп, озак еллар яшәгән төбәгеннән, Ак бабай әйтмешли, үткән гомереннән кубарылу рәхәт түгелдер шул. Өчәүләп әткәләренең каберен карап килделәр. Хәлим, бер почмакка чүгеп, дога укый башлады. Майя, гомерендә беренче мәртәбә, кулын кушырып, үзалдына теләкләр теләп утырды Янда гына, чирәм өстенә түшәлгән җәймәдә, балалары ята. Ул да нидер мыгырдана, сөйләнә, башын калкыткандай итә. торып китмәкче була. Әйе. нәсел дәвам итә Анын бер очы җир куенында калган, икенче очы, әнә. тормышка яна калкып килә Хәлим, Коръән телендәге догаларын укып бетереп, әтисенә үз телендә эндәште —Әткәй, без китәбез инде. Ачуланма, кырыгынны көтә алмалык Тыныч йокла. Гомер буе тынгысыз тормышта, зәхмәт чокырында иза чиктен, хәзер булса да тыныч яшә. җәннәт дөньясының бөтен рәхәтләрен күр. Рухынны кайтарып тор, без ана мәрхәмәт күрсәтербез, игелекләр кылырбыз... Хуш. әткәй —Хуш, әткәй,—монысын Майя әйтте. —Онытма безне —Онытма.. —Ходай кушса, бер күрешербез.. — Күрешербез.. Шунда гына алар янәшәдә пәйда булган карт әпәне күреп алдылар Тегесе, гаепле кеше кебек, алар артында бер мескен кыяфәттә басып тора иде Ин гаҗәбе шул: анын монсыз. җансыз күзләрендә мөлдерәмә яшь Гомер буе сихер тоткынлыгында яшәгән бу бичара жан әллә берәр нәрсә сизенәме? Хәлим, салмак кына кузгалып, әпә янына барды, ин якын кешесен сөйгән кебек итеп, аркасыннан кагып куйды. Аннары алачыкка төбәп китте Ана баласын күкрәгенә кыскан Майя иярде Әпә кузгалмады Хәлимнәр үр артына төшеп югалганда да шунда басып тора rue әле ул Ниһаять, җыенын беттеләр Юлга икмәк-сөт төйнәделәр, алмаш киемнәр алдылар Баланы аркага асып бару өчен, баулы әрҗә әмәлләделәр Юлнын озын, авыр буласын белә Хәлим. Шуна күрә дә җентекләп, бөртекләп әзерләнде Майя, карчыклар белән саубуллашу өчен, сонгы тапкыр алачыкка кереп китте Озак торды ул анда Хәлим күнеленә шик керде: әллә тагын карчыклар сихеренә юлыктымы? Нигә болай озак тора? Ник чыкмый? Әнә бит—Гөләш тә тынгысызлана башлады Әллә ул да берәр нәрсә сизенәме? Их. Майя.. Үзе керергә уйлаган иде, анын каршына йөгерә-атлый Майя килеп чыкты. —Нәрсә булды. Майя9 Ник озак тордын? —Әбиләр пыр тузына. Әмма берни эшли алмыйлар—көчләре азрак. Шулай да, тизрәк китәргә кирәк, югыйсә аларнын сихере безне куып җитәчәк. Сонгы мәртәбә аланга, утарга күтәрелеп карадылар да юлга кузгалдылар. Урманга керә-керә Хәлим иркен сулап куйды—ниһаять, котылдылар! Ул кинәт Майяга күтәрелеп карады: анын күзләре яшьле иде. Хәлим дәшмәде. Юатмады да. Әйдә, еласын. Ачы яшьләрен шушы зәхмәтле урманда калдырсын, яшь бөртеге белән бергә бөтен күңел ачысы, җан сагышы, йөрәк әрнеше тамып төшә диләр бит Майя—урман кызы. Аны урман сәфәре белән аптырата алмыйсын. Шулай да. берничә сәгать барганнан сон, утырып хәл алырга булдылар Майя, Гөләшне имезеп алгач, куак ботакларыннан бишек ясап, бер агач төбенә салды, үзе. яфраклардан җилпуч әмәлләп, чебен-черки куып тора башлады. Хәлим дә, бер усакка аркасын терәп, аягын алга сузып җибәрде Күзләрен йомды Урман тавышына колак салды Бигрәк тә бер кош анын игътибарын җәлеп итте. Бу бит урман тургае! Табигатьтәге иң серле кошларның берсе. Ин уңган, ин түземле, ин монлы кош ул... Ә бит бу кош җылы яклардан ин беренчеләрдән булып кайта Кыш әле калын тунын салмаган, ә урман тургаеның тавышы чишмәдәй челтери башлый инде. Ул үзе сабан тургаена охшаган, әмма аннан кечерәк, ә башында конгырт түбәтәе була “Анысы илаһилык билгесе”,—ди иде Ак бабай. Ин кызыгы: җәйге төннәрдә урман тургаен, урман кошы булса да, агач башында күрә алмассың. Ул бу вакытта ак болытлар янында. Табигатькә мәдхия җырлап оча. Ә көндезен җыр өчен вакытлары калмый бу кошларның. Көн буе алар бала тәрбияләү белән мәшгульләр Шуна күрә күк йөзенә кичкә табан гына күтәреләләр. Аларнын җырлары да бишек җырын хәтерләтә. Әнә бит: “Әллү—лү—лү... Лү—лү—ли— ли...” Татарда да нәкъ шулай : “Әллү—бәллү—лү...” Гөләш тә ишетә бу жырны.Әнә ничек изрәп йоклый ул. Майя да оеп киткән Башын каен кәүсәсенә терәп, онытылып йоклап утыра. Тукта! Күпме утырганнар сон алар монда? Кузгалырга кирәк. Урман тургае күккә менгән, димәк, тиздән караңгы төшәчәк. Хәлим торып басмакчы булды Тик ниндидер көч, янындагы усак агачына бәйләп куйган кебек, җибәрми тотып тора иде аны. Әллә?.. Әллә тагын сихер үтә башлаганмы аларга? Ничек тә ычкынырга кирәк бу каргалган урманнан! Түш кесәсендәге кендеге урынында иде. Хәлим аны учына алып, сак кына кыскалап карады Кабат урынына салып куйды. Аннары Майяны уятырга кереште Әмма Майя тиз генә уянмады Хәлимнен куркынып эндәшкән тавышына ин элек Гөләш уянды. Елый башлады. Хәлим нишләргә дә белмәде. Баланы юатыргамы, әллә Майяны уятыргамы? Тезендә йөреп, анда омтылды, моңда омтылды, ни кызын тынычландыра алмады, ни Майяны аңына китерә алмады Шулай да, кызынын үксеп елавын ишетеп. Майя күзләрен ачты, тирәягына каранды, башын тотты —Ни бу, Хәлим? Башым әйләнә? Нигә елый бу бала? Кем баласы ул? —Майя, әйдә, тор тизрәк. Киттек. Югыйсә харап булабыз.. Тиз-тиз генә җыендылар да тагын кузгалдылар. Исерек кеше кебек айкалып-чайкалып барган Майяга Гөләшне бирергә курыкты Хәлим Бөтен булган төенчекләрен дә, баланы да берүзе күтәреп алга ашыкты Майя чак-чак ияреп бара. Ул һаман анына кайтып җитмәгән, хәле-егәре дә сонгы көрчегендә Ләкин туктарга ярамый Майя моны гына аңларлык Бу зәхмәтле урыннан ничек тә читкәрәк китәргә кирәк. Юлга, тормышка, кешеләргә якынаерга кирәк! X лар юлга килеп чыкканда, күк йөзен төн пәрдәсе томалап бетерә язган иде инде. Ниндидер хәвеф-хәтәрдән качкан кебек, йөгерә- атлый килеп менделәр алар юл өстенә. Майя урман зәхмәте шаукымыннан шактый айнып өлгергән, ә Хәлим, киресенчә, ару-талудан бераз мингерәүләнә башлаган иде Ул юл өстенә менгәч тә як-ягына каранып алды, басып торган урынында ук такыр асфальт өстенә тезләнде, шул тезләнгән килеш, төенчекләрен куйды, аркасындагы әрҗәсен чишеп ташлады. Чирәмлектә йомшаграк та. унайрак та иде. әмма Хәлимгә, юл читенә чыга калса, бу урман кабат суырып-тартып алыр кебек тоелды Майя белән дә сәер хәл. Ул. гомерендә беренче мәртәбә таш юл күргән кеше кебек, исе-акылы китеп аяк астына карап торды, аннары, баласын кочаклап тоткан килеш, йөгереп килеп, юл иөхтегенә сак кына ун учын куйды, әмма шундук кире тартып алды: асфальт өстеннән көндезге кояш җылысы китмәгән иде әле. Шул җылы асфальт куркытты, ахры, аны Ә Майя, чынлап та. мондый юлны беренче мәртәбә күрә иде Үткән гомерен кара урман эчендә яшәгән бу Хода бәндәсе инде килеп кешелек дөньясында өр-янадан туарга һәм яши башларга тиеш иде. Ә бу җинсл түгел. Хәтта, мөмкин булмаган хәл. Майя менә шушы мөмкин булмаган хәл-әхвәлне кабул итәргә, акылын һәм зиһенен югалтмыйча, үгкән белән киләчәк арасында яткан сихри чикне кичеп чыгарга тиеш иде. Хәлим аңлый: туктап хәл алмыйча торып, авылга кайтып җитү хакында уйларга да ярамый Ә хәл алу—төн уздыру дигән сүз. Әнә— Майя да талчыккан, телдән язган Урмандагы шаукым да эзсез калмаган, ахры—күзләрендәге элекке нур сүнгән. Шулай да. алар исән-сау килеш олы юлга чыга алдылар. Бу сөендерә. Калганы вак мәсьәлә Тормыш акрынлап үз урынына урнашыр, авылга, әниләре янына кайтып җитсеннәр генә әле. . Хәлим, сонгы көчен туплап, чыбык җыярга кереште Юлның тап уртасын чамалап, җыйган чыбык-чабыгын өйле дә ут төртте, учак тергезеп җибәрде Шул учак янына бөтен булган кием-салымны түшәп, урын- җир әзерләде Аннары юл читендә баласын кочаклап, оеп утырган Майя янына китте. Култык астыннан тотып, ипләп кенә торгызды, баланы үзенә аллы, учак янына алып килеп, түшаагән киемнәр өстенә ятарга булышты Газизләренең өстенә әрҗә төбенә түшәлгән иске генә япманы алып япты, ә үзе. аякларын чалыштырып, учак каршына утырды Әмма иркенләп утырырга мөмкинлек булмады Бармак калынлыгындагы коры-сары ботак-чатакны учак шундук ялап куйды Хәлим бу гуҗ учакка тагын азык эзләргә китте Урманга керергә курыкты Юл читендә генә йөрде Берничә юан усак ботагы табып алды, сонгы яшенле яңгыр гарасаты сындырган, ахры, кайрыларында суты да кибеп бетмәгән Бу учак туймас тамак булды Хәлим якын-тирәдәге бөтен ягардай әйберне ягып бетерде, әмма, утын юк дип кенә учакны сүндерәсе килмәде анын. Шушы учак сүнсә, әллә нинди афәткә юлыгырлар төсле тоела иде. Хәлим юл буенча алгарак барып килергә булды Тагын бер мәртәбә Майяга, анын кочагында мыш мыш килеп йоклап яткан сабыена карап аллы да китеп барды. Арыган, буынсыз-хәлсез калган аякларын өстерәп хәтсез йөрде ул. шактый гына чыбык-чабык ҖЫЙДЫ Мавыгып китеп, ут турында да оныткан бервакыт. Исенә килеп. Майя калган якка караса йөрәге җу итеп китте Учак сүнгән, юлны дөм караңгылык чорнап алган' А Хәлим кулындагы нарат теркесен бер читкә атып бәрде дә туктаган урыннарына йөгерде. Каян гына табылгандыр ул көч дигәнен, күз ачып йомганчы элеккеге учак урынына килеп тә җитте. Дөресрәге, килә-килә аптырап килде Хәлим! Нинди чүмәлә караеп тора сон юл уртасында? Ат бит бу! Арбалы ат! Кайдадыр күргәне бар анын бу йөнтәс атны, бу тылсымлы арбаны.. Ә кешесе кайда? Учак сүнмәгән икән Шушы ат-арба гына каплап торган. Әнә— Майя тирәсендә кемдер иөри—ат ияседер инде. Нинди мәрхәмәтле юлчы куып җитте икән аларны? Алай дисән, атнын торышына караганда, ул нәкъ Хәлим йөргән яктан килгән булырга тиеш. Ә ничек күрми калды сон аны Хәлим? Сәер бу. бик сәер... Юлчы карт Хәлимне аяк өсте каршы алды. —Ә-ә, сезмени бу, олан? Юл уртасында нинди адәм баласы мәрткә китеп ята дисәм, синекеләр икән... Әйдәгез, мин дә шул якка, алып кайта алган кадәр ияртәм. Жайлап утырт хатыныңны. Икегез дә иләс- миләс күренәсез. Менә шулай... Хәлим ләм-мим эндәшмәде. Ул, хатынын, баласын арбага урнаш- тыраурнаштыра. бер сөенде, бер сагайды. Кем бу? Нинди әкият карты9 Нинди сихер иясе? Килгәндә дә шушы картка утырып килде бит ул. Әйе-әйе. каядыр юкка чыкты ул соныннан. Бик тә. бик тә сәер зат. Саграк булырга кирәк... Ничек кенә шомланса да, сагайса да, бу юлчы картка иярүдән башка чара калмады Хәлимгә. Күңелендәге җирсүе, хатынын, баласын авылга исән-имин кайтарып җиткерү теләге җинде Арбага урнашып, кузгалып киттеләр. Майя белән Гөләш һаман йоклыйлар. Хәлим үзе уяулы-йокылы бара. Бөтенләй йоклап китүдән курка. Кем белә.. Нинди затка ияреп китмәссең төн уртасында... Хәлимнен уйларын укып баргандай, юлчы карт әйтеп куйды: —Бер дә борчылма, олан, барысы да әйбәт булыр. Мона кадәрен кичергәнсен. инде җиңелрәге килер... "Нәрсә хакында сөйли ул, минем урман тормышымны, урман тарихымны белгән кебек сөйли бит бу!.. Менә әкәмәт...”—Хәлимнен уйлары төйнәлеп бетә алмады, картнын йомшак тавышы бүлде: —Теләгәнеңне таптынмы инде, Хәлим балам? Хәлимгә тагы да сәеррәк тоелды бу сорау. Каян белә ул анын исемен? Әкәмәт!.. —Каян беләсен минем исемне, бабакай? — һи, белми ни... Сине бу урманда һәр агач, һәр үлән белә бит һи-һи-һи... Көлүендә дә нидер бар анын. Кеше көлүе түгел бу. Әмма тавышы йомшак, хәтта, рәхәт, шифалы Күнелгә ниндидер тынычлык бирә торган тавыш Әллә әллә берәр изге рухмы бу? Шул ук Хозыр-Ильясмы'’ Теге вакытта да шикләндергән иде. . Әнә бит—актан киенгән, чәч-сакал- лары да ап-ак.. Озынча йөзе дә серле-матур, ниндидер нур, яктылык сирпеп торган кебек... Хәлим анын хакында уйламаска тырышты. Күбрәк уйлаган саен күнелне күбрәк шикләндерә. Хәтта, куркыта Өйләре, әнкәсе хакында уйларга кереште ул Ничек кенә яшәп ятадыр инде ана бәгырь? Улын югалтудан йөрәге телгәләнеп беткәндер, күнеле яшәү дәртен, жаны тынычлыгын югалткандыр Чыгып китүе дә әллә ничек кенә булды шул. Әллә нинди бер көч сөйрәп диярлек өеннән алып чыгып китте ул вакытта. Майясы, кызы өчен купкандыр шул туган нигезеннән.. Жан— җанны, кан—канны, тән—тәнне тарта, диләр бит.. Шушы бер ай эчендә Хәлим үзе дә өзелеп сагынды Кампәрлене. Хәтта, Ак бабай белән Васимә карчыкка кадәр сагындырды Әллә ничек җирсеп сагынды ул бу юлы Кызык тойгы—җирсү Сагыну гына түгел, ә җирсү Жир-Су дигән сүздәндер инде. Ә! Менә хәзер төшенде ул: бервакыт каз өмәсе вакытында Мәймүнә әби сөйләп утырган иде: һәр жир-урынның, төбәкнен Жир-Су раббысе була. Бу алла рухы балага ана карынында чакта ук—эчкән суы, капкан ризыгы белән керә Кендек каны тамгач, бала белән Жир-Су тагын да якынаялар, дөресрәге. Жир- Су яна туган имчәк баласын тулысынча үз яклавы астына ала, ә кеше, үз чиратында, бу илаһи көчнен чисталыгын, көрлеген, изгелеген сакларга тиеш була. Кешеләре көчле булса. Жир-Су да көчле була, имеш Читкә киткәндә кеше үзе белән бер уч туфрак алса, Жир-Су мәрхәмәте озатып йөрер, юлы унар дип тә сөйләгән иде Мәймүнә карчык . Илен саклап яуда үлгән батырлар каберенә туган жир туфрагы салганнар, туган төбәк чишмәсенен суын бөркегәннәр,—тыныч ятсын, үз Жир—Суы янында булсын, ана теге дөнья тормышында ярдәмче булсын, дигәннәр. . Ә менә Хәлим үзе бу хакта оныткан. Кесә төбендә бер уч туфрак йөртсә—шулкадәр жәфага тарымас иде, мөгаен Кем генә белеп бетерә язмышны... Күрәсе булгангадыр Ин мөһиме—аның тормышы түгәрәкләнде хәзер: өйдә әнкәсе көтә, хатыны, кызы янында, кайту белән өй салып җибәрер, акылы да аек, кул-аягы, бавыр-йөрәге дә таз-сау... Тагын ни кирәк бу дөньяда9 . Тагын ни кирәк ни кирәк Арба читенә аягын салындырып утырган Хәлим оеп киткәнен сизми дә калды. Аруы, талчыгуы шулкадәр көчле иде ки, ул салмак кына юыртучы атнын пошкырынуын да, юлчы картнын. ара-тирә, авыр сулап "Йа Хода, ярлыка балаларыңны "—дип, үпкәдән чыккан уфтанулы тавыш белән әйтеп куюын да ишетми инде XI үктәге кояш та. көне буе галәмне яктыртып, җылытып торганнан соң, хәл алыр өчен төнгелеккә офык артына кереп китә Үз улларын өзелеп көтүче аналарнын күзләре генә бер минутка да йомылмый. Саниянен дә, улы чыгып киткәннән бирле, юньләп-рәтләп йоклаганы, тынычлап яшәгәне юк Күңелендә гел бер гамь—Хазим гаме Шуның белән тора, шуның белән ята. Ана кешегә күп кирәкмени? Баласының исән-сау булуы, имин, бөтен тормыш коруы, бәхетле булуы шул да житә! Ә... Аз түгел икән шул бу... Күп икән шул. хәтта бик күп икән. Дөнья, тереклек, яшәеш дигәнен кешегә күрсәткән һәр игелеге саен әллә күпме борчу, кайгы, сагыш, югалтулар, күнел әрнешләре сорый, сорап кына калмый, таләп итә, яисә бәхетен күрсәтеп ымсындыра да. үксез-ятим итеп, кайчакта гарип-горәбә кыяфәтендә, ярты юлда ташлап калдыра... Бөтен ышаныч—Ходайда. Сания соңгы көннәрдә дингә бирелде, кайчандыр теленә, жан-рухына кергән иман догаларын янарпы. хәтта. Васимә карчыктан өйрәнеп, намазга утыра башлады Шүрлегендә һәрвакыт Коръән тотты, бөтен тишек-тошыкка бөти яздырып тыкты Бер җомгада, карт-корыны жыеп, Коръән укылып алды, авылнын ак әбиләренә, хәергә дип. исле сабын таратып чыкты. Ә беркөнне Әллә нинди сәер хәлләр булды беркөнне Әлеге дә баягы Хәлим-Хәлим дип инде Ул көнне кеше үз гомерендә бер-ике генә күрә торган яшенле янгыр яуды Давыл-гарасат кап-кара болытларны авыл өстенә куып китергәндә Сания бакчада булаша иде Ниндидер хәтәр афәт булып. Алла каргышы булып килде бу янгыр. Әле янгыр тамчылары тама да башламаган чакта. Нәфисәләр йорты каршында үсеп утырган тупылны яшен бәрде. Кара көя-көя сынып төшкән бу мәһабәт агачнын инрәү тавышын бөтен авыл ишетте "Өйләрен генә сукмаса ярар иде",—дип уйлап өлгерде Сания Шул якка табан барып килмәкче дә булган иде, күк Тәңре утлы камчыларын шарт-шорт шартлата башлагач, кире уйлады, күкрәкчәсенә тегелгән дога-бөтнен капшый-капшый, ашыгып өенә кереп китте К Тәрәз пәрдәләрен, өске чыбылдыкларын тартып куйгач га тынычлана алмады Сания Ниндидер сәер янгыр иде бу. Анын өчен. Сания өчен генә явадыр төсле ул. Хәлиме хакында ниндидер әйбәт хәбәр-ым бирер кебек Юк. алай гына да түгел. Хәлимнең язмышы хәл ителә кебек бу яшенле, күкрәүле янгыр вакытында. Кайдадыр Хәлим кыен хәлдә калган да. ана ярдәм кирәк кебек... Сания Коръән теле белән Ходай тәгаләгә ялвара башлады: "Сөбханәкә Атлаһөммә вә бихамдикә вә тәбәрәкәс-мөкә вә тәгалә жәддөкә вә лә иләһә гайрөк.. Йа Раббым! Сакла минем газиз улымны, йөрәк парәмне, төрле сихерзәхмәтләрдән, афәт-бәлаләрдән, анын-зиһенен уяу ит, күңелен сафландыр, яшәешенә шәфкать кыл. аны үзенә сыендыр... Йа Раббым! Ни генә теләсән дә. Сиңа багышлыйм. Сина бирәм, улымны гына исән калдыр, иленә, йортына кайтар. Менә гомерем, менә кулларым— улым өчен гомерем дә, кулларым да жәл түгел, телисенме, менә— күзләрем Якты дөньяны күрүдән мәхрүм итсән ит. тик улымны гына саклый күр берүк, и Раббым...” Менә бит хикмәт нидә: өченче көнгә чыккач янгыр туктады. Әмма шул көндә үк Саниянен күз алдында кара боҗралар уйный башлады. Ул үзенен сукырая башлавын тойды Ходайга илереп ялварган дога-теләкләре хакында уйлыйсы килмәде анын. “Күп елаудан күз алмаларым томалана башлады бугай инде”, —дип котылмакчы булды. Әмма хәтеренең ерак почмагында сакланган теге янгырлы көнне ничек кенә онытырга теләсә дә, оныта алмады Сания. Әллә Ходай тәгалә ишетте микән? Улы хакында, күзләре хакында9 Күзләре бәрабәренә улын саклап калырга теләдеме? Шулай гына булса ярар иде! Хәлиме генә исән булсын иде! Исән-имин кайтсын иде “Әнкәй, мин кайттым, китмәскә кайттым, ничек яшәдең?”— дип кайтып керсен иде... Әмма Хәлиме кайтмады да кайтмады. Авыл башына чыгып сәгатьләр буе юл офыгына багып, мөлдерәмә карашлары белән суырып алырдай чаклары күп булды Саниянен. Юл тамагыннан көнгә ике-өч машина, яисә берәр мотоцикл шуышып чыга чыгуын. Ул шуларга каршы бара. Берәр мәрхәмәтле жан утыртып кайтмыймы аның Хәлимен?.. Әлеге дә баягы күршеләр бар. Шул ук Ак бабай кереп тора, Васимә карчык та юлны суытмый. Эш белән үтешли Нәфисә сугылып чыга. Анысы озак утыра. Кеше күзеннән дә курыкмый тагы. Ике-өч мәртәбә чәй эчмичә китми. Анын да бушаныр чагы җитеп килә. Күп булса, ике айлап вакыты калгандыр. Кыз тели Шул кыз, кыз дип хыялланып беткән. Исемен дә уйлап куйган— Гөләндәм. Исән-сау гына котылсын инде берүк. Кергән саен сүзен Хәлим хакында сорашудан башлый: "Кайтмадымы? Берәрсе күрмәгәнме? Хәбәр-хәтер юкмы?" Оныта алмый, мескен. Күнеленә нык кереп калган шул тегесе дә. “Кайтсын гына, мин аны тагын үземә каратам, без барыбер бергә булачакбыз”,—ди, юләр хатын Сания тирги башласа: “Шаярттым ла...”—дигән булып кылана. Аңлап бетерә алмассын үзен: әллә дөресен сөйли, әллә шаярта... Хәлим кайткач, дуамалланып, берәр мөгез чыгарып куймаса ярар иде, Ярабби Ходаем Сания тәрәзә төбендә төне буе уйланып утырды. Бу кадәр сонга калганы юк иде әле анын. Ятыр иде дә—тәмам йокысы качкан. Югыйсә, кичә көндезен дә йоклап ятмады үзе... Күңел бит—нидер сизенә, ахры. Бәлки Хәлиме кайтып киләдер шушы тан бусагасында9 Тәрәзәдән тәрәзәгә йөренгән Сания күзенә хәрәкәт-мазар шәйлән- мәде. Ул бу юлы да: “Бүген дә кайтмады, ятып алырга кирәк, Ходай кушкан булса, иртәгә кайтыр”,—дип. сөйләнә-сөйләнә утын сүндереп килде дә үзенен юка гына гәүдәсен калын юрган астына яшерде. Бөгәрләнеп яткан килеш, ничек тә йокларга тырышып, көчләп диярлек күзләрен йомды, дога пышылдады... Шулвакыт тәрәзә артында ниндидер чит-ят тавыш ишетелеп китте -Трр!.. Сания сискәнеп торып утырды. Әллә өнендә төш күреп, саташып ята инде? Тәрәзә янына барып, өске пәрдә итәген күгәрде, ут кабызырга яисә тышка чыгарга шикләнде, каймакта жен-шайтаннар үзләренен яратмаган кешеләрен шулай чакырып, дәшеп чыгаралар, ди. Шулчак “келт!” итеп капка келәсе күтәрелде Анын артыннан ук шыгырдавык аваз капка ачылуын хәбәр итте Саниянен йөрәге кысылды, жаны күнеленен ин ерак төпкеленә төшеп ятты Ниндидер сихер галәмәтеме—капка ачылды, ләкин беркем кермәде Ә' Әнә. керәләр икән Ниндидер бала күгәргән хатын кереп килә. Кем ул? Андый- мондый туганнары да юк шикелле. Кем булса да барыбер түгелмени9 Жен генә булмасын Сания тәрәзә яныннан китәргә булды. Женнәрне котыртып, үртәп тормасын әле Белгән догаларын укый-укый, ишек катына барды, казагын куеп тынлый башлады. Әгәр чын булса, хәзер килеп шакый башлаячаклар. Шулай дип уйлап бетерүе булды, теге яктан ишек кага башладылар һәм шул шомлы дөбердәү артыннан ук таныш, газиз тавыш яңгырады —Әнкәй, бу без, ач ишегеңне. Курыкма, Хәлим бу.. Сания, буыннары хәлсезләнеп, идәнгә утыра язды Анын кинәт күңеле йомшап китте, күңеле генә түгел, буыннары йомшап, гәүдәсе сыгылып төште, егылмас өчен, ишек янагына тотынды. Ул шулкадәр дулкынлана иде. калтыранган куллары белән ишек келәсен күтәрә-күтәрә үпкәсеннән бер генә сүз кысып чыгыра алды: —Хәли-и-и-м. ..Ана белән бала бик озак кочаклашып тордылар Инде мәнгегә аерылмаска кушылган кебек иде алар. Хәлим әнкәсенен кулбашына маңгаен салып, тып-тын калган, ә Сания дәшми-нитми генә баласын сөя: әле чәчен сыйпый, әле аркасыннан шапылдатып кагып куя . Дәшәм дисә дә дәшә алмас иде, мөгаен, анын бөтен шатлык-куанычы күңел бусагасына килеп төялгән дә, элгәре җыелып каткан сагыш кантарларын куптара алмый газаплана иде бу минутта —Әнкәй, мин кайттым, ничек тордын? —Хәл имкәем... Бәпкәччәем' И балакаем, тору дип әйтеп буламыни аны. Тормадым да, яшәмәдем дә, гел сине көттем Күрергә генә булган икән бу өзелеп көтүләрем.. —Әнкәй, йә, елама инде Насыйп иткәч, кайтасын икән ул. —И-и, ишек төбендә тотам икән үзеңне Әйдә, улым, кер эчкә, хәзер утны көчәйтеп жибәрәм Кайту шатлыгыннан чәйләр эчәрбез.— Сөйләнә-сөйләнә өйгә кереп китәргә җыенган Сания шунда кырт туктап калды —Улым, син үзен генәме? Бая тәрәзәдә күзем ялгышты, ахры, тагын кемнәрдер кергән кебек булды Шунда Хәлим лә тәмам айнып җитте. Чолан караңгылыгында керергә кыенсынып торган Маяны үрелеп, капшап табып алды да, бераз алгарак этеп, каушабрак сөйләп китте —Әнкәй, без монда күп әле. Менә—Майяны алып кайттым Мин сиңа сөйләгән идем бит Майя хакында Шикләнмә, син аны беләсең, ул минем хатыным хәзер Майя, әйдә инде өйгә... Әнкәй әйбәт ул минем Сания чоланга чыкты —Әйдүк, кер балам, төкле аягын белән, димме Бәй. балан да бар ласа. Бир монда, үзем апкерәм, тупсаны шәйләп атла, абына күрмә берүк... XII ания, баланы түр түшәккә кертеп салгач га озак кына тынычлана алмалы Юк. бу тынгысызлык кинәт өйдә пәйда булган килене яисә сәләмә чүпрәкләргә төрелгән сабый база белән тамчы да бәйләнмәгән; бу минутта аның сөенече бөтен борчу-мәшәкатьләрен дә басып, күмеп киткән иде Өйгә кергәч, ул тагын бер мәртәбә кочаклап сөйде Хәлимен, аның з. .К У •»> С житү чәчләрен, күперә башлаган сакал-.мыегын сыйпады... Үзе һаман сөйләнде: —Кайттыңмы, улым?.. Кайтуын хакмы? Инде китмәскә кайттыңмы? —Бу мин, әнкәй. Менә, ышанмасан, чеметеп кара. Ярый, утырыйк инде. Нык арытты, әнкәй, аяклар тотмый... Юл мәшәкатьлерәк булды шул...—Хәлим шунда күзләре белән генә Майяны эзләп табып, әнисенә дәште:—Әнкәй, бик тели идең, хәзер киленле дә булдың инде.. Баласы янында аптырап утыручы Майя, Хәлим сүзләрен ишетү белән, тагын да ныграк кыенсынды, нишләргә дә белмичә, идәннән карашын алмыйча, торып басты. —И-и, менә бит ничек килә бәхет. Бер килсә өелеп килә диләр шул аны. Рас икән Бер төн эчендә дөньям бөтенәйде дә куйды. Улым да, киленем дә үзем белән... —Оныгың да, әнкәй... —Ә? Әйе шул, бөтенләй баш миңгерәүләнгән, улым. Оныгым да бар бит әле минем —Сания Гөләш йоклап яткан карават янына килде. —Утыр, балам, кил, и-и, бигрәк талчыккансыз, җир читеннән кайттыгызмы әллә?—Сөйләнә-сөйләнә, сөя-сөя Майяны түшәккә утырткач, бала өстенә иелде: —Сабый сабый инде. Ике дөнья бер моржа... Әнә ничек изрәп йоклый. Бәй-бәй, Хәлим улым, тач син бит бу? Кем дип дәшим сон үзенә?.. —Гөләш, әнкәй, Гөләш... —Ә? Гөләш? Матур исем, тик... малаймы, кызмы? —Кыз, кыз... Син бит, әнкәй, гомерен буе кызларга кызыгып яшәден. Менә кызлы да булдың. —И-и. бәпкәччәем! Ничек матур йоклый бит, сабый... Үз өенә кайтты шул. Үз нигезеңдә йокы тәмле була бит ул... —Әнкәй, без шундый нык арыдык, ятырбыз инде, яме. Калганын иртәгә сөйләшеп бетерербез. Әнә, Майяның да күзләре йомылган, урман сихереннән әле яңа котылып килә... —Ә? Урман сихереннән?.. Ни дигән сүз ул, балам?.. —Озын тарих бу. әнкәй. Бер сөйләрмен әле. Ә хәзер ятыйк. —Юк-юк, балам Бер йотым чәй эчертмичә яткырмыйм. Әле дога кылырга да онытканбыз. Кайтуыгызны белдереп, өй нигезен бәхилләп куйыйк... Сания, каршы урындыкка утырып, алдына учларын кушарып, дога пышылдый башлады, Хәлим дә, Хәлимнән күрмәк Майя да, дога укыган булып, учларын алларына жәеп куйдылар. Әнкәләре: “Амин!”—дип әйтүгә, битләрен сыпырып алдылар да Гөләш яткан караватка урын җайлый башладыдыр. —Юк-юк, өчегезне дә бер караватка яткыраммы соң?! Баланы изепнитеп бетерер идегез бугай. Хәлим, бар, чоланнан үзеңнең бишегеңне алып кер. әнә теге кадакка элеп куй, менә бу җәймәне түшәп, бәллү әзерлә Бар, тиз бул Ии, Мәйя кызым, чак-чак утырасын бит... Тизрәк ятыгыз, алайса, качмас, чәен иртән эчәрбез... . - Иртән сон уянды Хәлим. Күзен ачкач, берни анламыйчарак торды: “Кайда ул? Кем түшәгендә?” Ә! Карават тирәсенә эленгән чаршауны төшергән икән әнкәсе. Эре чәчәкле чаршауга карап, бераз уйланып ятты да янында ятучы, матур елмаеп, төш дөньясында йөзүче Майяның өстенә япкалады. аннары мыштым гына торып утырды, чаршауны аралап, өй эченә күз салды. Ә анда! Анда чып-чын бәйрәм иде! Ин элек Хәлимнең күз карашларын өй эчендәге аклык җәлеп итте. Өйләренең бу кадәр акка күмелгәнен хәтерләми ул. Тәрәзәләргә ак пәрдәләр, чыбылдыклар тартылган, каршы яктагы карават өстенә ап-ак җәймә җәелгән, түшәмгә кадәр ап-ак ястык-мендәрләр өелгән. Агартылган мич өстендә—буйдан буйга—тагын ак чыбылдык. Ишек чаршавы да ак киндердән Өстәлдәге ашъяулык та, ризык өстенә капланган сөлгеләр дә ап-ак... Ара-тирә генә чигүләр шәйләнә. Ин кызыгы бу түгел әле Өйнен тап урта бер җирендә бишек эленеп тора. Анын өстенә дә ак япма ябылган; япмада чигү бер- берсенә сыенышып ике пар күгәрчен утыра, берсенен томшыгында—күк чәчәк, икенчесендә—ал чәчәк . Әнкәсе өйдә юк. Тышта, бакчада йә кош-корт тирәсендәдер инде Хәлим бүлмәгә узды. Өстәл өстендәге япманын бер читен ачып, бер бөртек бавырсак алды, аны аз-аз гына кабып, тәмләп ашап куйды Бишек янына килеп, чыбылдыгын күтәреп карады. Ул Гөләшен чак таныды: элекке сәләмәләре юкка чыккан, үзе исә күзне камаштырырлык ап-ак бүз чүпрәкләргә төрелгән... Хәлим берара сокланып карап торды да: “Күз тидерәм бугай инде ..’’—дип чыбылдыкны ябып куйды Кинәт анын колагына мыш-мыш елаган тавыш ишетелде. Ул, үзе дә сизмәстән, тагын бишек чыбылдыгына барып ябышты: юк, бала тыныч ята, җитмәсә, көлгән кебегрәк тә әле.. Әллә Майя уянганмы9 Хәлим, түргәрәк үтеп, караватларын кеше күзеннән яшереп торган чаршауны тартыбрак куйды. Шунда ук йөрәге "жу” итеп китте. Янындагы мендәрне кочаклап, Майя үксеп елап ята иде. —Нәрсә булды, Майя, мин монда гына бит, югалттыңмы әллә? Майя һаман тукталмады, чишмәдәй аккан күз яшьләрен юрган почмагына сөртә-сөртә, үзенен калтыравык иреннәре арасыннан берничә сүз кысып чыгарды: —Хәлим... мин... мин . курка-а-м!.. —И-и, юләрем минем Син бит үз өеңдә. Минем өй—синең өй була инде Беркем дә рәнҗетә алмаячак сине монда Әнкәй бик тә яхшы кеше ул минем. Менә үзен күрерсең... —Хәлим... Гөл-гөл-гөләш кайда-а?.. —һи, син аны хәзер танымыйсын да. Күрсәтимме? Йәле, күзләреңне йомып тор. Хәлим бишектәге ак төргәкне тынычлана башлаган хатыны янына илтеп салды да, чын хуҗаларча сөйләнә-сөйләнә, мунча ягарга чыгып китте... XIII әлимнең гаиләсе белән кайтып төшүе хакындагы хәбәр тыныч кына яшәп яткан Кампәрле авылын чыгырыннан чыгарды "Килен" дип тә әйтмәделәр, “гаилә" дип тә... “Хәлим сихер ияртеп кайткан”, диделәр. Менә шуңа түзеп кара инде' Йөрәген-жанын булса, ничек түзмәк кирәк9 ! Саниягә дә сүз күп ишеттерделәр Гайбәт сөйләп йөргән Хатирә карчык янына ул үзе китте Тегесен барыбер иманга китереп булмады "Малаен сихерчеләр белән бәйләнгән, сихер йортыннан кайткан, хәзер бөтен авылны мур кырыр инде”,—дип чәпчеде дә чәпчеде. Түбән очта яшәүче Оркыя карчык та: "Хәлим туганда ук сихер белән туган ие, шуңа да хәзер җеннәр белән сөешкән ."—дигән сүз җибәргән Сания анын янына барып та тормады Йөрәгенә тагын бер тиргәш, каргыш аласы килмәде. Ә беркөнне аларнын калкасына дегет буяп киттеләр Иртән, көтүгә сыер куып, урамга килеп чыкса, егылыплар китә язды Сания: олы капкаларына аркылыга-буйга иләмсез зур тәре сызылган! Яшенә тыгылып өйгә килеп кергәндә Хәлим аяк чабуын кыстырып тора иде Әнкәсенең, ниндидер бәлагә очрап, кәефсез килеп кергәнен ул шундук төшенде. Чөнки, күңеле урынында чакта, өйгә керә-керешкә, улына берәр җылы сүз әйтеп куя торган гадәте бар аның. — И-и, улым-улкаем!.. Йөзебезгә кара ягарга маташалар бит хәерсезләр. Капкабызга дегет буяп киткәннәр. —Ә? Нәрсә-ә? Кем буяган? Нигә9 з* Х —Нигә булсын, шул сихер-зәхмәт диптер инде. Сүз йөртеп, Мәйянең урамга чыгарын калдырмадылар, инде өебезгә дә рәт бетте. Хет егылыплар гына үл!.. Каян, кемнән киләдер бу кадәр явызлык кешегә?! Хәлим ни әйтергә дә белмәде. Нәрсә әйтсен ул? Әйтерлектән узган шул инде. Әле ярый Майя чоланда ята. Төнлә Гөләш елап-җәфалап чыкты. Майя, борчылып, бер тамчы йоклый алмады, менә әле генә икәүләп йокыга киттеләр. Авыр уфтана-уфтана урамга килеп чыкканда Хәлимнәр турысыннан көтү узып бара иде. Көтүче Мәннән карт шунда ук анлап алды: бу йортка афәт кагылган, кара гайбәт ягылган... Дегетле капкага төбәлгән килеш, нишләргә белми торган Хәлимне ул тыныч кына узып китә алмады. —Олан, бер дә борчылма, синен капканны буйыйбыз дип, үз җаннарын буяп киткәннәр алар кара дегеткә. Капканы чистартып та, алыштырып та була, ә менә пычранган күнелне юып, алыштырып булмый... Бер дә борчылма... Ходай тәгалә үзе хәл итәр, барысын да урынына куяр— хагын да, нахагын да... Хәлим, әлбәттә, дегетне шундук кырып атты. Кырылган пычракны, чокыр казып, күмеп тә куйды әле. Ләкин анын күнеле кузгалган иде инде. Көн саен колак итен ашап торган ямьсез-шомлы сүзләр дә, бүгенге хәтәр вакыйга да тәмам тынычлыгын алды анын. Ул үзен кая куярга белмәде, ары барды, бире килде, эшенен дә рәте-чираты булмады, әле берсенә, икенчесенә тотынды— берсен дә ахырына кадәр башкарып чыгара алмады Ниһаять, бөтен дөньясына кулын селтәп, Ак бабай янына кереп китте Бары тик ул гына нидер әйтер, Хәлимнең ярсу йөрәген, урыныннан купкан дуамал җанын ул гына тынычландырыр кебек иде. Хәлимнең кайтуын тыныч кабул итүче бердәнбер кеше булгандыр бу дөнья карты. Васимә карчыкны исәпләмәгәндә. Бөтен авыл, пышан- пышан гайбәт сөйләп, Хәлим белән авыз чайкаганда, шушы мәрхәмәтле ике жан иясе генә алардан йөз чөермәде, бу Хода бәндәләрен язмыш төпкелендә ташлап калдырмады. Сания йортына төшкән тагын бер сынау итеп кабул итте Ак бабай Хәлимнең хатын, бала ияртеп кайтуын. Шуңа күрә, бернидән тайчанмыйча, вакыт тигән саен, Хәлимнәргә кереп йөрде, аларнын юанычы, таянычы булды. Кайтканнарынын икенче көнендә үк никах укыттылар. Әлбәттә инде, Васимә карчыктан башка кеше кермәде Укалап һәм сәйлән ташы тезеп чигелгән түбәтәен киеп кергән Ак бабай күз тидерерлек дәрәҗәдә ягымлы, мөлаем, якты иде. Ул инде иртән Хәлим белән күрешеп, сүз алмашып чыккан иде, кичкә табан никах ашына махсус ниятләп керде. Яшьләр кече якта—такта белән бүлеп алынган мич алды бүлмәсендә утырдылар. Өлкәннәр түр якта үз йолаларын башкардылар. Бер очтан баланын исемен дә, мөселман йоласы кушканча, иманга. Ходай тәгалә ихтыярына бәйләп куйдылар. Хәлим баштарак Ак бабасына күңелен бик ачмады. Мулла кеше бит, дин әһеле, мәхәллә башлыгы Урмандагы албастылар тормышы, мәҗүси гыйбрәтләр, сихер-зәхмәт хакында сөйләсенме ул аңа? Үзләреннән гайрәт чиктереп, соңгы таянычтан да мәхрүм каласы килмәде Хәлимнең. ...Бу юлы Хәлим барысын да сөйләп бирергә булды. Капкаларына сыланган дегетне ул үзенен күнелендә, жанында тойды. Чирканып, укшый ук башлады. Ак бабайнын капкасына таянып бераз хәл алды да эчкә үтте. Карт, ишек төбе тулып яткан юкә тасмаларны тезенә җәеп, бау ишеп утыра иде. Хәлимнең агарып киткән йөзенә карап, шунда ук аңлады ул: нидер булган болар белән. Шулай да, тормады, Хәлимне тыныч кына көтеп алды. Тегесе, сәлам дә бирмичә, ухылдап күтәрмә баскычына килеп утырды, тагын бер мәртәбә авыр сулап куйды да ачудан, әрнүдән зәңгәрләнеп кысылган иреннәре арасыннан беренче сүзне өреп чыгарды: —Булмы-ы-ый!.. —Нәрсә булмый, олан, ник семсерен коелды9 Нишләп болай ачы тан белән фәрештәләр куркытып йөрисен9 —Булмый. Ак бабай Булмый!. Яши алмыйм мин болай!.. Сүзләренә дә түзәр идем, нахагына да.. Әнә бит. капкага дегет буяп киткәннәр “Кара йөзле” булдык бит Каргышлы булдык. Ничек яшәргә инде хәзер? Дөреслек кайда? Хаклык кайда? —И-и, олан, олан. Дөреслек, хаклык дисен син. Дөреслек юк ул. Бары тик шәфкатьлелек кенә бар —Ничек инде—хаклык юкмы? Хаклык, дөреслек булмагач, иман, мәсләк, кыйбла да булмый бит... —Юк, олан, хакыйкать—шул шәфкатьлелек ул. Кешеләр бер-берсенә шәфкатьле булсалар, изгелек кылсалар, бер-берсен кичерсәләр—иман шул инде Ходай тәгалә барысын да күреп, сынап тора, барысын да үз урынына куя Менә синен капкана дегет буяп киткәннәр Син шуна үртәлеп, ачуланып, тузынып яисә үпкәләп йөрисен, шунын белән үзенә авырлык аласын Чын күнелен, ихлас жанын белән ул мәнсез бәндәләрне кичер Үз явызлыкларына үзләре абынып, җәфа, борчу кичерсеннәр, иманга килсеннәр.. Син кичер аларны, Аллаһы тәгалә ихтыярына куй. Тынып калдылар Хәлим дә бераз тынычланды Шулай да. буй-буй дегеткә буялган капкалары күз алдыннан китмәде, афәт галәмәте булып, болай да теткәләнеп-җәрәхәтләнеп беткән бәгырен тырнап торды Шунда Ак бабай, Хәлимнең күнел бавын чишеп җибәргәндәй итеп, дустанә, йомшак-ягымлы гына сорап куйды: —Ниндирәк зат, каян сон ул—килен тиешле кешене әйтәм... Исеме... Маймы әле? Хәлим андады. Ана шушы сорау гына кирәк булган икән Бөтен күңел ачыгысын түгеп, чәчеп ташлар өчен, менә шулай ачы тан белән Ак бабай янына йөгереп керү кирәк булган икән Тел ачкычы дигән нәрсә шулдыр инде Ак бабай таба белде Хәлимнен күнеленә бу ачкычны. Ул баштарак кыенсынып, уйланыпсайлап кына, аннары бөтенләй туарылып, иркенәеп китеп, үзенен ике еллык тарихын сөйләп бирде Бу— анын ике елга беренче мәртәбә онытылып, әле хыялыйланып. әле ачынып, өзгәләнеп, күнел дөньясының ин ерак офыкларын айкый-айкый, ин тирән төпкелләренә төшә-төшә хәтер юлларын барлавы иде Шунысы кызык: нәрсә хакында гына сөйләсә дә, анын уй очы бер тарафка— сөйгәне, хатыны, хәләле Майя ягына алып китә, ул үзенен һәр сүзен— борчусагышмы ул, яисә өмет-шатлыкмы—шушы табигать кызы белән, сихерче карчыклар кулында тәрбияләнеп тә, сафлыгын, серлелеген югалтмаган илаһи зат белән тәмамлый иде XIV еләм, укучы түземсезләнеп көтә инде: Майя белән ничек сон? Кайсы дөньяда ул хәзер9 Нинди уйлар, кичерешләр белән яши9 Авылга күнегә алдымы9 Кешеләргә9 Мин бу хакта язмадым Әйе, мин аны борчырга кыенсыныбрак тордым, ахры Майянын күнеле бу минутта тынгысызлана, борчыла, үз урынын таба алмыйча бәргәләнә төсле тоелды миңа Ялгышмаганмын икән Майя авылга кайтуны бик авыр кичерде Авылга килеп кергәндә үк, анда-монда җемелдәгән электр утларыннан өркеп калтыранган гәүдәсе белән Хәлимгә сыенып, куркынып килгән иде Өйгә керүләр, Сания белән очрашулар, беренче төн—барысы да төштәге кебек кенә. Аруы җиткән булгандыр—төнлә ул үле кебек йоклады Иртән Саниянен йөрүенә уянып китте Дөресрәге, уянып бетмәде, ярым йоклаган килеш, төш аралаш ниндидер ят-сәер, әмма искиткеч ягымлы тавыш ишетте. Кичәге тавыш бит бу Шушы тавыш каршы алган иде аларны Кем ул9 Кичәге Б очрашуны күз алдына китерергә тырышты Майя. Әллә ни майтара алмады. Ниндидер атлы-арбалы картка утырып кайттылар, түбәле капкага керделәр, кемдер каршы алды... Ә-ә... Шушы тавыш иясе иде ул. Серле тавыш... — И-и, сабыем минем Оныгым минем Кызым минем. Йоклыйсынмы... Йокла-йокла, ерак юлда талчыккансыңдыр шул... Хәзер мин сиңа кәжә сөте җылытып бирермен... Йокла, кызым, йом күзеңне, Әлли итим үзеңне Кояш күзләрен ачканчы. Ай балкытсын йөзеңне... Әлли—бәлли. Әлли—бәлли Әлли—бәлли, бәү.бәү, Дәү әбием дип торырсың, Үсеп җиткәч дәү-дәү Майяның зиһененә дә тәэсир итте, ахры, бу бишек җыры. Ул, уянып та җитмәгән килеш, кабат йоклап китте. Бу минутта анын изрәп йоклавы хәерлерәктер дә. Кинәт уянып, айнып китеп, торып утырса, болай да куркынып беткән йөрәге, күз алдында пәйда булган өр-яна дөньяны күреп, шартлар дәрәҗәгә җитәр иде, мөгаен. Мунча миченә уг дөрләтеп кергән Хәлим Майянын кояшта янган зифа яңагыннан сөеп уятканда кояш шактый күтәрелгән иде инде. Бер сөенгән, бер куркынган Майя шунда ук иренең муенына сарылды. Хәлим дә аны кысып кочаклап алды һәм, күтәреп тора алмыйча, шулай кочаклаган килеш түшәккә авып төште. Алар, ниндидер сәер ымсыну белән берберенә табан тартылдылар, чәчләр-чәчкә ялганды, иреннәр иренгә кушылды... Шул мәлдә Гөләш шыгырдый башлады. “Кхи-кхи-кхи...” дип ыңгырашырга керешкән кызларын шундук ишетеп-тоеп алдылар алар! Майя сикереп тормакчы булды. Әмма Хәлим аны үз кочагыннан ычкындырмады —Үзем...—диде дә, ялт кына торып, бишектәге сабый янына китте. Майя ул арада, стена ягына елышып, урын әзерләргә өлгерде. Хәлим Гөләшне алып килгәндә, ул, юрганын күгәреп, ире белән кызын үзенен җылы кочагына чакырып тора иде инде. Хәлим үз кочагындагы төргәккә хилафлык китермәс өчен, сакланып кына, терсәкләренә таянган килеш, шул ояга кереп чумды. Аннары кармаланып Майянын изүен ачты, анын тулышып торган күкрәген эзләп тапты, Гөләшнен мамык кебек йомшак йөзен, әнисенен исен сизеп, көпшәкләндереп эзләнә башлаган иреннәрен шул күкрәкләргә таба этте... Өчәүләп мунча кереп чыктылар. Сания һаман күренмәде. Бик сорыйсы килсә дә, Майя анын хакында авыз ачып сүз катырга кыймады. Бу киеренкелек үзеннән-үзе хәл ителде. Алар чәй өстәле артына утыруга, Сания үзе кайтып керде... —И-и, балакайларым, югалткансыздыр инде... —Кайда булдың, әнкәй? Инде шүрли дә башлаган идек... —Бәй, көтү кугач, мич булдырып кына йөри идем, урамда ыгы- зыгы башланмасынмы9 Берәрсенә ут капканмы дип йөгереп чыксам, кем таба, кем чиләк кага-кага, пыр тузып авыл башына чабалар. Имеш, урман буенда ниндидер сихерче карчыкларны күреп калганнар. Ә сихер кырыктан гына курка. Кеше саны булып мин дә йөгердем... Сания өстендәге сырмасын почмакка элде дә түргә узды. Кулын алъяпкычына сөртә-сөртә, Майяга табан килә башлады. Күрешергә кулларын сузды: —Сөйләнеп торган булам тагы... Киленемне юньләп күргән дә юк бит әле. Төнлә төштәге кебек кенә күземә чалынып калган иде... Менә нинди икән син, Мәйя... Алар—килен белән биянай—кулга-кул тотынышып, озак кына аерыла алмый тордылар. Сания Майянын аркасыннан сөеп сүзен дәвам итте: —Хәлим син дип акылдан кала язды бит, кызым. Менә—насыйп иткәч, бергә дә булдыгыз.. Майя бу минутта нишләргә кирәген белми иде. Ул, башын аска иеп, кыенсынып басып торуында булды. Аны бу хәлдән Хәлим коткарды Әнкәй, теге сихерчеләрне үзен күрденме сон? — Күрүен күрмәдем Ниндидер ике карчык диделәр Хәлим белән Майя, сискәнеп, бөтен тәннәре-жаннары тетрәнеп, берберсенә карадылар. Карашларында бер генә шомлы уй-сорау бар иде аларнын: “Әллә шулармы?” Җәелеп китеп сөйләшмичә генә чәй эчтеләр. Яшьләрнен күңеленнән теге сихерчеләр чыкмады Сания дә уйчан, басынкы тотты үзен Ул да нидер сизенә, улы белән килененен нидер сизенгәнен сизенә иде Анын пошаманга калып йөрүе дә шуннан ахры Бераздан Сания ачылып киткәндәй булды Бигрәк тә Майя тирәсендә күп бөтерелде. Әле бер төрле, әле икенче төрле ризык алып бирде, үзе туктаусыз кыстады —һи, бер дә ашамыйсын икән син, кызым Сиңа ашарга кирәк Балаңа көчле сөт төшсен дисәң, көчле ризык кабарга кирәк диләр бит Менә— бавырсагыннан житеш, бәрәңге төрмәсен дә тәмле пешерәм мин Әнис сибеп Майя һаман ачылып китә алмады Анын уяна башлаган күңелен сихерчеләр хакындагы хәбәр шыплап ябып-томалап куйган, ахры Аннары, бу дөнья аңа шулкадәр ят иде ки, ни генә эшләсә дә, ни генә әйтсә дә, бер-бер хәл булыр да бу сихри тормыш, челпәрәмә килеп, җимерелеп төшәр кебек Ул әле дә түзем Гомерендә беренче мәртәбә урманнан чыгып, кешеләр арасында калуы ласа анын Әнә бит—стенадагы тишекләр урынында якты тәрәзәләр, сәкеләре дә йомшак, утырсан чумып китәсең, бүкәннәре дә, бәрән кебек, дүрт аяклы, менә-менә сикергәлән йөгереп китәр төсле. Стенада эленеп торган сәгать аеруча нык аптыратты Майяны Бертуктаусыз текелдәп торган сәгатьне, анын арлы-бирле йөренгән телен озак күзәтте ул. Сәгать эленгән стена ягына барырга да курыкты, хәтта. Менә аның игътибарын каршы якта эленеп торган алы рам җәлеп итте Дөресрәге, андагы сурәтләр Дәшмичә-сорашмыйча, хәтсез карап торды ул андагы фотоларга Хәлимнең хәрби киемдә төшкән сурәтен озаклап карады, күз карашлары Сания белән төшкән ир затына күчкәч, сискәнеп киткәндәй булды, күптәнге танышын очраткан кебек, карашлары белән сурәтнең эченә кереп чумды Кайдадыр күргәне бар кебек бу кешене Анын бит беренче мәртәбә кешеләр арасына чыгуы Урманда күрде дисәң инде. Ә9 ! Шул бит бу! Чәнтисез әпә! Хәлимнең атасы' Менә тагын бер фото Шул ук ир-егет Шат, бәхетле Ә болары кемнәр9 Майя күз-керфекләрен рам пыяласына терәп үк куйды. Нинди шәүләләр сон болар? Теге ир-егет артыннан мут елмаеп карап торучы кара адәмнәр дә таныш тоелды ана. Тукта! Әбиләр бит болар' Урмандагы әби-карчыклар! Нишләп монда йөриләр соң алар9 Кинәт Майяның күзаллары караңгыланып, башы әйләнеп киткәндәй булды, буыннары йомшады Өстәл артында һаман чәй чөмереп утырган Хәлим булмаса, гөрселдәп идәнгә килеп төшәр иде, мөгаен Хәлим аны сак кына түшәккә яткырды — Нәрсә булды икән9 И Аллам' Хараплар гына иттек бит үзен — дип сөйләнә-сөйләнә, Сания дару үләннәреннән төрле дәвалар әзерләргә тотынды —Майя, ни булды9 Йә, ач инде күзеңне Майя' Иң элек Майяның хәлсез керфекләре ачылып китте Анын ачы моң, шомлы гамь кунган күз алмалары Халим күңеленә авыр таш булып төштеләр Майя хәлсез куллары белән стенадагы рамга төртеп күрсәтте —Әнә анда—әбиләр Алар мине үтермәкче булалар .Алып ат син ал арны. Хәлим шундук стенадагы рамга барып ябышты. Пыяласын салдырып, теге фотоны алды, каплап, матчага кыстырып куйды Бераздан Майяга хәл керде. Гөләш тә уянды Тагын берәр чынаяк чәй эчтеләр. Баланын йокысы тәмам ачылган иде Ул елмаеп ук җибәрде. Хәлим кызы белән уйный башлады. Сания белән Майя табынны җыештырырга керештеләр. Бераздан Сания, сөйләнә-сөйләнә, Майяны хуҗалык белән таныштырырга алып чыгып китте. Хәлим дә, бөтен борчуларын онытып, бармак очы белән кызынын алсу бит мендәрләренә баса-баса, такмакларга кереште: Карга килер—казан асыр. Торна килер—тоз салыр, Саескан килер—салма салыр, Песнәк килер—пешерер. Чыпчык килер—төшерер. Мона бирмәс, ана бирер. Кечкенә тутый тумый калыр. Кетер, кетер, кетер итеп Казан төбен кимерер... XV әхәббәттән нәфрәткә бер адым, диләр. Дөрес икән. Бөтен жаны- тәне белән Хәлимне яратып яшәгән Нәфисә танымаслык булып үзгәрде. Каяндыр хатыны, гаиләсе белән кайтып төшүен ишеткәч, бөтен авылны Хәлимгә каршы котырта башлады. Очраган бер кешегә әллә нинди кирәкмәгән сүзләр сөйләп, үзе кеше көлкесенә калып бетте Өен, гаиләсен, ирен онытты, алга бүлтәеп чыккан олы көмәнен өстерәп, өй борынча гайбәт таратып йөрде. . Нәрсә генә сөйләсә дә, сүзе бер нәрсәгә килеп төенләнә иде—сихергә. Имеш, Хәлимне кайдадыр сихерләп тотканнар, аннары, ниндидер жен баласы белән пәри кызын ияртеп җибәргәннәр. Бу пәри кызы авылга зәхмәт, кара каргыш китерәчәк, тагын әллә нәрсәләр, әллә нәрсәләр... Әлбәттә, Нәфисә Хәлимне яратмаудан йөрми. Хәлим аныкы, юк ла, үзе Хәлимнеке булмаганга үртәлеп шулай кылана ул. Нәфисә үзе дә моны анлый. Анлый, әмма берни дә эшли алмый. Бөтен бәла дә шунда: Хәлимнең каяндыр хатын алып кайтуын алар арасындагы олы мәхәббәткә хыянәт кебек кабул итте ул. Өзгәләнде, көйде, үз-үзен эчтән кимерде Менә-менә якты дөньяга аваз салам дип торган баласы ничек түзгәндер бу изалануларга—Ходай гына белсен! Сүз дә юк, монын бер ахыры булырга тиеш инде. Әмма ул көнгә ерак, бик ерак иде әле. Ә бер көнне Нәфисә кинәт үзгәрде, берәр сәгать урамда “чәйнәшеп” йөргәннән сон, туган йортына кереп, әнкәсенең күкрәгенә капланып, сулкылдап-сулкылдап еларга кереште. Тәскирә орылмады-бәрелмәде, кызынын башыннан сыйпый-сыйпый, авыр сулап, әмма тыныч кына әйтеп куйды: —И, кызым, мин бит сине анлыйм. Шуңа күрә тиргәмим дә. Түзәргә кирәк. Күрәчәгебез шулдыр... • Яшенә тыгылып елаган Нәфисә, башын калкыта төшеп, ждн тавышы белән сөйли, юк, ачыргаланып-үрсәләнеп ыңгыраша иде. —Мин бит аны шундый яраттым, шундый көттем! Без бит бергә булырга тиеш идек! Нигә болай булды соң, әнкәй?! Нигә мин шулкадәр бәхетсез?.. Ходай тәгалә кайда сон? Юктыр ул! Булса, минем яратуымны күрер иде! И, әнкәй. Хәлим ялгыз йөргәндә тынычрак идем әле... Бәлки мине үзенә алыр, хатыны итәр, дип яши идем Ә хәзер.. Хәзер минем ул өметем дә сүнде... Нишләргә инде, ә, әнкәй?.. Кая барыйм, ниләр эшлим?.. Әллә үләргә микән?.. М — Ни сөйлисен син, кызым, тәүбә диген! Авызыннан жил алсын, кайгы чыгарып утырма. Токымын туарга тора, ә син үлем турында сөйлисен... —Яшәвем дә шул балам өчен генә минем, авырлы булмасам, күптән үзем белән бер-бер хәл кылган булыр идем, билләһи!.. Яшәве бигрәкләр дә авыр бит мина, әнкәй, беләсенме шуны?!. Озак юандылар алар Бер-берсенен күнелен күрергә, җаннарын тынычландырырга тырышып, матур, якты сүзләр эзләделәр, тапсалар, сөенәсөенә. шундый ук матур, якты хискә төреп дөньяга чыгарырга ашыктылар Ана белән бала арасында гына була торган хисләр дөньясында яшәделәр алар бу минутта. Күп сөйләшмәделәр дә Күзгә күз карау да, бармак очы белән кагылу, яисә уч төбе белән сыйпап-назлап кую да аларнын кешелек асылына төшә, ин тирәндә яткан серләрен кузгата, басылыбрак калган хисләрен уята, әллә нинди тирән мәгънәләрне, дөньяви уй-ниятләрне калкытып куя, күнелләрен яшәешкә дәртләндерә иде. Башын әнкәсенен күкрәгенә салган килеш, монаеп утырган Нәфисә йоклап китте. Тәскирә, акрын гына кузгалып, сак кына тотып, кызынын башын тау кебек өелеп торган мендәрләр өстенә күчереп куйды, өстенә шәльяулыгын япты. Аннары бер адым артка чикте дә, бик күп еллар буе бөтен тормыш гамен, яшәү ачысын, югалтулар сагышын үзенә җыеп барган күзләрен мөлдерәтеп, мәче баласы кебек бөгәрләнеп йоклап яткан кызына озак кына карап торды Бераздан айнып-сискәһеп киткәндәй булды, ярым пышылдап: “Ходай үзе ташламасын!”—диде дә ашыгып чыгып китте. Ул бу минутта шулкадәр ышанычлы, ныклы адымнар белән атлады ки, тау-кыяларны ишеп каршысына килгән гарасат-давыл да аны туктата алмас кебек иде. Ул жил-жил атлап урамга чыкты, капкасын ябарга да онытып, кызу адымнар белән югары очка табан китте. Сизгер укучы анлап алгандыр, Тәскирәнен бүгенге юлы туп-туры Санияләр капкасына барып төртеләчәк иде Сания Тәскирәне сагаебрак каршылады. Ул инде Нәфисәнен галәмәтләре хакында ишеткән иде. Тәскирәнен бу килүе анын кызы белән бәйле булуын бик тиз сизенеп алды. Шуна күрә бик ачылып китмәде ул Коры гына “Әйдә, уз",— диде дә урындык куйды. Үзе. юеш кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә мич янына барып, тәбәнәк кенә эскәмиягә чүкте. Бер тын тик утырдылар. Тәскирә өй эчен күзәтте Өй уртасында түшәмгә беркетелгән сиртмәдә асылынып торган бишеккә аеруча озак карап торды ул. Ниһаять “теле ачылды”: —Хәлим кайда сон? Сания анын Хәлим янына килүен чамалаган иде инде Димәк, Нәфисә җибәргән? Тагын янарыр микәни бу күнел газаплары"7 Инде тынычлана башлагач кына. —Юк шул, өйдә юк шул әле... Саниянен сүзе шунда өзелеп калды. Сүзен генә түгел, бөтен күнел кылларын өзгәләп, ишек шыгырдап ачылып китте дә аннан олы-олы атлап Хәлим килеп керде. Тәскирәне күрүгә, ул да, басылып, сагаеп калды. Хәтта исәнләшергә дә онытты. Сания, урыныннан торып, кунакка ымлады: —Тәскирә апаң белән исәнләш. — Исәнме-саумы. Тәскирә апа... — Исән, бик исән, Хәлим... Шунда Тәскирәгә әллә нәрсә булды. Ул, учлары белән Йөзен каплап, елап җибәрде —И-и, улым.. Хәлләребез бер дә әйбәт түгел шул. Нәфисәне жен алыштырды Якты дөньядан гайрәте чикте.. Сез кайтканнан бирле телендә гел бер сүз: "Хәлим" дә “Хәлим". . Акылга жинеләймәсен дип тә курка башладым инде. Хинеләймәсә, өй саен кереп, чи гайбәт сөйләп йөрмәс иде Килүем дә шуна. Хәл имкәем Сөйләшеп карыйсынмы әллә үзе белән"7 Аңлатсаң, төшендерсәң, бәлки, бераз басылыр иде Аптыраганнан әйтәм инде. Ачуланма, яме... Теләмәсән, йөрмә... —Ярар, сөйләшеп карармын, Тәскирә апа. Борчылмагыз, барысы да әйбәт булыр... Шунда сүзгә Сания кушылды: —Кирәк микән, балам? Күнелен генә үртәрсең бит?.. —Кирәк, әнкәй, кирәк. Башта ук сөйләшергә, аңлашырга кирәк иде безгә.—Хәлим бу сүзләрне нык итеп, бәхәскә, шик-шөбһәгә урын калдырмаслык итеп әйтте. —Рәхмәт, балам.—Тәскирә китәргә кузгалды. Сания аны чәйгә калырга димләсә дә, Тәскирә ниятеннән кайтмады, ишеккә юнәлде. Әмма ишек тоткасына кагыла алмый калды, аның каршына кипкән керләр күтәреп кереп килүче Майя очрады. Шунда Тәскирәгә әллә нәрсә булды. Ул, Майяны күрүгә, күзләрен шар ачып катып калды, аннары акрын гына артка чүгә башлады. Ул шулай чүгәчүгә егылып та киткән булыр иде, мөгаен, аны ике ягыннан Сания белән Хәлим генә тотып калды —Си-и-н? Тәскирә тәмам йомшап төште. Әмма аның басып торырлык кына, Майяга таба ике-өч адым атларлык кына хәле булган икән. Менә ул, Сания белән Хәлимнән аерылып ишеккә омтылды, керләрен күкрәгенә кыскан килеш ишек төбендә аптырап калган Майяны кочаклап алды: —Кызым минем!.. Нәрсә? “Кызым" диме? Сания белән Хәлим берни дә аңламадылар. Майяны әйтәсе дә юк. Ул да чак-чак кына басып тора иде булса кирәк, артка чигеп, аркасы белән ишек янагына сөялде. Үзе мөлдерәмә күзләре белән: “Коткарыгыз мине бу хәлдән”,—дип ялваргандай, әле Саниягә, әле Хәлимгә карады. —Ни сөйлисен син, Тәскирә, нинди кызын булсын ул синен? Бу бит Мәйя. минем киленем, Хәлимнең хатыны... Ә синең Нәфисәң авылда, үзен белән... Шунда Сания тотлыгып калды, хәтта, бермәлгә аңын югалта язды. Бу төш кенә түгелме, дигән кебек, ул күзләрен йомып алды да тагын Майяга тутырып карады: Сания каршында башка беркем дә түгел, Тәскирә белән Фәнил кызы—Нәфисә үзе басып тора иде! Ничек килеп чыккан сон монда Нәфисә? Әнә бит—чәчләре дә аныкы—озын, кара, дулкынла- нып-уйнап тора, күзләре, йөз чалымнары да, хәтта караш-ымнары да шуныкы! Хәлим дә шундыйрак тойгылар кичерә иде булса кирәк. Баскан җирендә кадакланган кебек, бик озак һәм бик текәлеп, хәтта аны танымаган кебек, Майяга карап торды Нишләп элек шәйләмәгән сон ул моны9 Анын Майясы бик тә, бик тә Нәфисәгә охшаган лабаса! Әллә тагын берәр сихер галәмәтеме бу? Юк, шул ук Майя! Анын сөйгәне, бердәнбере. Тик. ничек күрмәгән соң ул бу охшашлыкны? Майяны кочаклап торган Тәскирә, ниһаять, исенә-анына килде. Артка тайпылып, аска караган килеш: “Ходаем, барлык гөнаһларым өчен кичер мине”,—дип үрсәләнде дә ашыгып чыгып китте. Өй эчендә, һәрберсе үз уй-хисләренә күмелеп, өч жан калды. Дүртенчесенең—Нәфисәнең шәүләсе дә кайдадыр шушында гына йөри кебек, әмма аны беркем дә күрми. Шулай да, Майянын үткәненә Нәфисәнең ниндидер катнашы булуын Хәлим дә. Сания дә чамалап алганнар иде инде. Бу олы сернен ачкычы Тәскирә кулында булуы да шик уятмый. Киләчәктә тормышларының тагын да катлауланачагын, көтелмәгән борылмаларга кереп китәчәген, шактый изалап интектерәчәген сизенеп, сагаеп-шомланып торган ана белән балага, бигрәк тә гөнаһсыз урман кызына карап, ин каты бәгырьле адәмнен дә үзәге өзелер, жаны сыкрар иде бу минутта. XVI әскирә ничек өенә кайтып җиткәнен дә хәтерләми Өенә килеп кергәндә түшәктә йоклап калган Нәфисә юк иде инде. Ишек- капкалар шар ачык, ишегалды тулып йөргән чебешләр бөтен урамга таралган... Уйланырлык, күнел кузгатырлык гамьнәр, уйлар төште шул анын башына. Күпме еллар буе күнел төпкелендә яткан хәтер ташы белән бастырылып торган һәм һәр ягыннан кан саркыган олы сергә кагылды ул бүген. Ул көннәрдән сон күп сулар акты, әмма Тәскирә бүгенгедәй ачык хәтерли: Фәниле белән яратышып өйләнештеләр. Бик тиз балага узды. Күрше әби-апалар башта ук юрап куйдылар: корсагы аска төртеп тора— игезәк булачак. Ул елны сыерлары да игезәк бозау китерде, Бөдрә дигән олы сарыклары да игезәк бәрән бүләк итте. Мәймүнә карчыкны чакырып китап ачтырганда да берничә мәртәбә “пар әлиф” кә чыкты. Игезәкләр туасына Тәскирә үзе дә тәмам ышанып бетте, ирен дә ышандырды Котылыр вакытка да күп калмаган иде инде, көзге янгырлар чоры башланды. Ул вакытта таш юллар юк иде. Янгырлар чорында Кампәрлегә кереп тә, аннан чыгып та булмый Хәтта, урамдагы ут күршеләр дә бер-берсе белән сирәк аралашалар. Атна буе коеп торган шундый бер кара яңгыр вакытында, төн генә кунып чыгырга дип, аларга ике юлчы карчык килеп керде. Сонгы җепләренә кадәр чыланган карчыкларны Тәскирә кызганды, төнгә үзләрендә калдырды. Фәнил дә каршы килмәде, бала тавышы яңгыраячак нигезгә дога кылып, Алла сүзе иңдереп чыгарлар, дип сөенеп тә куйды әле. Төнлә Тәскирәне тулгак тота башлады Юк, башта алар чөкердәшеп сөйләшә-сөйләшә урын-жир түшәделәр, аннары, тәмле төшләр теләшеп, йокларга яттылар Әбиләргә идәнгә җәйделәр Төн урталарында Тәскирә басылып уянып китте. Үзе бертуктаусыз укшый, эчендәге жан бөртекләре, тизрәк якты дөньяга чыгаруны сорап, тибенә башладылар. Фәнил: —Хәзер күршеләргә кереп чыгам, Рәхимә абыстайны алып киләм, аз гына көт...—дип чыгарга гына җыенган иде, Тәскирә тирәсендә бөтерелгән карчыкларның берсе аны туктатып калды: —Хатыныңны ташлама, ярамый, ә тулгагында үзебез булышырбыз, безнең бала алганыбыз бар, тизрәк кайнар су әзерлә, ак җәймәләреңне китер,— диде дә, җиңнәрен сызганып, Тәскирә үрсәләнеп яткан түр караватка табан китте. Калганы төш кебек кенә Тәскирә куе томан үтәли чагылып киткән җыерчыклы йөзләрне ачык хәтерли Аннары бик хәтәр авырту жаны өзелдемени! Бала тавышы... Бераздан тагын җан тамыры тартылгандай булды, тагын бала тавышы... Әйе-әйе, Тәскирә ап-ачык хәтерли: ике мәртәбә бушанды ул. "Игезәкләр дип дөрес әйткәннәр икән”, дип уйлап та куйды әле Әмма, зиһенен туплап, исенә-аңына килгәндә, менә бит нинди хикмәтле хәлләр, янында иреннәрен чәпелдәтеп бер бала гына ята иде Ире янында утыра. Теге карчыклар күренмиләр... Күрше Рәхимә карчыкны чакырып керткәннәр—мич артыннан анын таныш тавышы ишетелә Фәнилнен авыл башында торган Зәйтүнә исемле апасы да шунда гына бөтерелә Тәскирәнен күңеленә шундук шом йөгерде Исән-сау котылуына, баласы янында булуына сөенеп кенә ятасы да сон, юк, төнге гыйбрәтләр һич кенә дә анын хәтереннән китми җәфаладылар .. Бу эчке бәгырь сызланулары бик озакка барды, дөресрәге, гомерлеккә калды Әмма Тәскирә үзенең шик-шөбһәләре хакында иренә дә, туганнарына да әйтмәде, бөтен мәхәббәтен, күңел җылысын Нәфисәсенә биреп, эченнән генә сызып гомер кичерде Фәниленең кинәт кенә авырып китүе, жир Т куенына керүе дә шушы сер белән бәйләнмәгән микән, дип бер уйлана башлаган иде дә, бераздан бу уйлар тибеп чыккан күнел чишмәсен томалап куя алды, аннары хәтер савытынын капкачын бөтенләй каплап куйды. Тәскирә ул кадәр жүләр түгел лә, бик аңлый: Хәлим ияртеп кайткан хатын-кыз ничек Нәфисәсенең игезәк туганы булсын ди?! Бу мөмкин түгел хәл. Бәй... Нигә соң, алайса, аны күрү белән, Тәскирәнен күңеле җилкенеп, жаны тетрәп китте, күз алдында Нәфисәсенең сурәте пәйда булды? Юк, бу ниндидер тышкы охшашлык кына түгел иде, Тәскирә үзенең бөтен эчке җан һәм кан тамырлары белән тойды: ишектән килеп кергән кыз-хатын— аның хәләле, газизе... Тәскирәнен күңеленә ургылып ике хис килеп керде. Берсе—сөенеч хисе, хәтта, өмет тойгысы. Күп еллар элек югалткан кызын табар кебек иле ул. Икенчедән, аның күңелендә шомлы уйлар гарасаты купты Йөрәгендәге иң авыр җәрәхәтләр ачылды, әрнүле хатирәләр яңарды Юк, игезәкләрнең берсе югалу белән, ике серле карчык белән, иренен үлеме белән бәйле хатирәләр генә түгел, тагын да элгәрерәк булган вакыйгалар хәтеренә төшеп, ул әллә нинди караңгы, ямьсез уйлар дәрьясына кереп чумды.. ...Биатай булган кеше—Казык Мәмәт карт— үләр алдыннан улы Фәнил белән килене Тәскирәне чакырып китерде дә, тәрәз каршындагы тупыл агачына ымлап: —Кисеп атыгыз моны. Ул бу нигезгә афәт китерәчәк,—дигән иде. Картның сүзенә игътибар итмәделәр. Саташа, ахры, агачның ни гаебе бар инде?—диделәр. Чынлап та, үләр алдыннан Казык Мәмәт бик мәзәк тотты үзен Ниндидер җен-шайтаннар белән тарткалашып, албастылар белән алышып ятты. “Бу минем жир... Үзегез китегез...” - дип, ниндидер жир, нигез өчен көрәшеп, үзен дә, башкаларны да йокыдан мәхрүм итте. “Казык” дигәннән, Фәнил сөйли иде: бу кушамат шушы авылга килеп утырган иң борынгы бабасыннан калган. Шушы тупыл төбендәге алачыкта яшәп яткан бер дивана карттан күчкән аңа бу нигез. Дивана булса да, аның янына оныклары килеп йөргән. Көннәрдән бер көнне әлеге дивана жан тәслим кылган, аны күмәргә әллә кайлардан бөтен туган-тумачасы җыелган. Барысы да кара җиләннән, өскә очлаеп киткән башлыктан икән. Үзләре сәер догалар пышылдыйлар, ниндидер агач курчаклар, таш тылсымнар тотып сөйләшәләр, сихри-зәхмәти йолалар башкаралар, имеш. Фәнилнең нәсел бабасы түзеп торган-торган да, бер көнне теге алачыкка ут төрткән. Шулай итеп кара сихердән, яман зәхмәттән котылмакчы булган ул. Дивана картны күмеп кайтып, үзләренең зәхмәти догаларын башкаручы сихерчеләрнең җидесе шунда янып үлгән, калганнары бу урынны ташлап киткән. Сихер кагылмасын өчен, Фәнилнен ерак бабасы исә шушы янган алачык урынына усак казык кага да анын башына әлеге алачык урыныннан табылган баш сөяген элеп куя... Бер күкрәүле-яшенле яңгыр вакытында ул баш сөяге юкка чыга, әмма Фәнилләр нәселе кешеләренә “Казык” кушаматы мәңгелеккә тагылып кала. Шундый сүзләр дә йөри: бу нигездә яшәгән иратларнын берсе дә үз үлеме белән үлми, имеш. һәркемгә мәгълүм: Тәскирәләр урыны—авылның тап үзәге. Төбәккә нигез салучы урман кешеләренең беренче алачыгы да шушында салынган, диләр, дөрес булса. Шул вакыттагы кара урманнарга шомлы ишарә булып, көне-төне шыбырдап утыручы ялгыз тупыл агачы гына калган Картлар анын хакында “жанлы”, “рухлы” дип тә сөйләнәләр Шул тупыл агачын кисәргә кушкан да инде Мәмәт карт. Менә шундый шомлы хатирәләр янарлы Тәскирәнен изаланып беткән күңелендә. Ул бу дөньяда япа-ялгыз калганын тойды Монаочы кызы белән аңлашып яши иде әле. Бүген анысы да башка 6op4joiap белән йөри, Хәлимгә булган мәхәббәте ан-зиһенен томалаган, анын яшәү гамен алган, хәтта, туачак сабыен да онытырлык хәлгә җиткергән Хәзер ничек яшәргә инде9 Бер Ходайга сыенырга да бертуктаусыз авыртып торган жан-бәгырьгә таянырга кала. “Әмәнтә билләһи вә мәләпкәтиһи вә көтөбиһи вә рөсилиһи вәлйәүмиләхири вәлкадәри хайриһи вә бәгьдәл-мәүти Инандым Аллаһы тәгаләгә, анын фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә дәхи ахирәт көненә һәм тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһы тәгаләдән булуына һәм үлгәннән сон янә терелүгә...” XVII аниягә тормыш көннән-көн кыенлашты. Күзе тәмам күрмәс булып, җир йөзендә яшәү анын өчен олы газапка әверелде. Бәрелеп- сугылып йөри торгач, йорт-кура тирәсен өйрәнсә дә, ул инде урамга, авыл арасына чыгып йөрми, күп вакытын өйдә, тәрәз каршында утырып үткәрә Хәлим белән Майяны ин гаҗәпләндергәне шул әнкәләре әллә ни борчылган, кайгырган кебек тә түгел. Тыныч, сабыр гына бер урында утыра да утыра, кайчакта белгән догаларын пышылдый, кайчакта, бигрәк тә кеше юклыгын сизсә, ниндидер монлы көйләр көйли. Елга буйларында сары чәчәк, Сары чәчәк саен күбәләк. Әллә күзләремнән яшьләр ага Әллә болытлары тәбәнәк9 Анысы дөрес: Саниянен фаҗигасен күреп, Хәлим белән Майядан да ныграк өзгәләнгән кеше булмагандыр. Әмма авыл кешеләре дә авыр кичерделәр бу хәлне, Санияне жәлләп-кызганып сөйләшмәгән кеше калмагандыр Шулай да, кереп хәл белүче, җылы сүз әйтүче күп булмады Бу нигездәге сихер аларга да йогар. Сания янына керсәләр, авыруы күчәр, иярер, дип шикләнделәр ахры. Хәлимнен ниндидер хатын-кыз һәм сабый бала ияртеп кайтуы тынгылык бирмәде авыл кешеләренә Нәфисәнен коткы таратып йөрүе дә үзенекен эшләми калмагандыр Ничек кенә булмасын, авыл Санияләрдән читләште Әмма бер вакыйга халыкны уятып җибәрде һәм Хәлимнәргә мөнәсәбәтне үзгәртергә мәҗбүр итте Бу вакыйга да Саниянен авыруы белән бәйләнгән иде Баштарак Хәлим, әнисен дәвалау өчен, район үзәгеннән табиблар чакыртып карады Килгән белгечләр исә: ‘Күзләре үлеп бара, берни дә эшләп булмый",— дип сөйләнделәр дә ашык-пошык җыенып китеп бардылар Мәймүнә карчык га өшкереп карады. Ул төтәсләгән йорт атна буе сасы ис анкытып утырды, әмма Саниянен күз алдында эленеп торган кара пәрдә гаиб булмады. Көннәрдән бер көнне Майя Хәлимгә әйтеп куйды: “Сания әнкәнен күзләрен үзем камлап карыйм әле. Мин монын серен беләм. Әбиләрнен күз имен искә төшерәм дә." Хәлим шаклар катып торды Ничек башта ук бу хакта уйламаган ул? Майя күп имнәр, тылсымнар, әфсеннәр белә бит Сихер кайтарулар, өшкерүтөчкерүләр анын өчен гадәти хат Чынлап та, бәлки ул әнкәсенең күзен каплаган кара пәрдәне юып ташлый алыр, яман сихерне кайтарыр9 Саниягә ипләп, җайлап кына ачылдылар Әнкәләре шунда ук кырт кисте —Бала имезгән хатын сихердән, әфсен-төфсеннән ерак йөрергә тиеш Явыз көчләрнен ана сөте белән балага кереп кала торган гадәте бар, юк-юк, өшкертәмме сон' Нишлисен, тәкъдиремә шулай язылгандыр Менә бит— янымда сез бар, сез булганда бернинди кыенлык га тоймыйм мин, балалар, бер дә борчылмагыз С Ахырдан килеште тагы. “Бу бер дә кара им-том түгел, ин гадәти дәва гына”,—дип ышандырдылар аны. “Ярый, алайса, тик I өләш өйдә булмасын”,— дигән шарт белән яшьләр ихтыярына буйсынды Сания Төрле табиблардан, имче карчыклардан ялыккан әнкәләрен озак тилмертмәделәр, якын көннәрнен берсендә тәвәккәлләделәр. Берничә көн әзерләнеп үтте. Икәүләп урманга барып килделәр. Иртәнге сәгать биштән торып, Гөләшне ашатып йокыга салгач чыгып киткәннәр иде, бер кочак үлән, куак ботагы, агач гөмбәсе, кыргый җимеш күгәреп, арып-алжып кайтып егылдылар Шул көнне үк Майя төрле үлән, кайры, гөмбә, җимеш оннары ясарга кереште. Һәр танда торып, ялан үләненнән тан суы җыеп алдылар. Дәва өчен тартылган оннарны Тәнре юынган чакта җиргә чәчрәп калган шушы чык тамчыларына изәргә кирәк, имеш... Ниһаять, изге сәгать сукты Гөләшне Васимә карчыкка кертеп куйдылар. Ак бабай Саниягә дә, Майяга да Коръән телендә фатихасын биреп чыкты. Менә өй эчендә өчесе генә торып калдылар Хәлим алар ягында булырга теләсә дә, Майя ана чыгып китәргә кушты, аны әнкәсе белән ялгыз кадыруны сорады. Хәлимнен күңелендә хатынына карата үпкә хисе кузгалды. Ничек инде, малае була торып, әнкәсе янында торырга ярамасын ди?! Шулай да, каршы килмәде, өйдә газизләрен калдырып, тышка чыгып китте, чынлыкта, үз эченә кереп бикләнде. Ә уйлыйсы уйлар уй янчыгында шактый җыелып өлгергән икән... Чынлап та, Майя белән Гөләшне авылга алып кайтканнан бирле Хәлимнең ныклап уйланганы, хәтта ялгыз калганы да булмаган икән. Ә бит уйланыр уйлар, борчылыр борчулар житәрлек. Иң элек теге урман карчыклары тынгы бирми Хәлим йөрәгенә. Алар хәзер ни хәлдә икән? Исән-саулармы? Исән-сау булсалар, ник Майяны эзләп килмиләр? Нигә эзәрлекләмиләр? Карчыклар, мөгаен, аларның кайда икәнлеген дә беләләрдер... Бу бик сәер... Икенче борчыган нәрсә—Нәфисәнең кыланмышлары. Ул үзенен гайбәте белән бөтен авылны Хәлимгә каршы куйды. Аларның өен урап узалар, аралашмаска тырышалар, төрле коткы сүзләр тараталар. . Инде менә әнкәсенең авырып китүе. Кычкырып әйтмәсәләр дә, кешеләр Саниянең сукыраюын Хәлимгә ияреп кайткан зәхмәттән күрәләр Майяга да, Гөләшкә дә шикләнеп карыйлар. Хәлим белә: болай озак яшәп булмаячак. Майяга да кыен, Хәлимнен үзенә дә. Хәлим үзе белән булган хәлләрне батырларча кичерсә дә, инде әнкәсенең дөм сукыр булып калуына ничек чыдар? Көн яктысы күрмичә яшәү—ин зур газапларның берседер ул... Их, Майясы гына, Аллаһы тәгаләнең язганы белән, үзе белгән урман рухлары ярдәме белән, әнкәсенең күзен кайтара алсын иде!.. Нинди зур шатлык булыр иде! Кешеләрнең шик-шөбһәләре шундук юкка чыгар иде, ин мөһиме, әнкәсенә якты дөнья кайтыр иде... Майя Сания янында ике сәгать торып чыкты. Чыкты да томаланган тәрәз капкачларын ачып җибәрде, тир бөрчекләре бәреп чыккан, бераз алсуланыбрак киткән йөзен үлән исләре аңкытып торган куллары белән сыпырып алды, аннары Хәлим янәшәсенә утырды, башын аның кулбашына куеп, күзләрен йомды, бераздан йомшак кына итеп. “Әнкәйнең күзләре күрәчәк,”—диде. Хәлим бер сүз дә әйтмәде, олы авыр куллары белән хатынын кочаклап алды, күкрәгенә кысып, баш түбәсеннән үпте... Сания янына кичкә табан гына керделәр Керер алдыннан Майя Хәлимгә Ак бабайны, Васимә карчыкны чакырырга кушты. Бер төркем кеше өй эченә килеп кергәндә Сания йоклый иде әле. Түр түшәктә яткан әнкәсен Хәлим баштарак танымый торды. Аяк өстенә кадәр ап-ак күлмәк киеп яткан Сания бу минутта изгеләрнең изгесе булып күренде аның күзенә. Йөзе дә ап-ак, күзләренә капланган тасма да ак төстә иде. һәркем әнә шул ак тасмага төбәлеп, тукталып калды. Гүя Саниянең язмышы, юк, бу өй эчендәге һәркемнең язмышы шушы тасмадан торгандай тоелды. Бу тасмада сер бар кебек: анын астында йә бәхет, йә бәхетсезлек' йә яктылык, йә дөм караңгылык... Бу минутта дөньяга Майя хуҗа иде. Ул имләде, ул барысын жыеп алып керде, ул беренче булып әнкәсенә эндәште —Әнкәй, торасынмы инде, вакыт житте. күзләреңне ач Саниягә шул да җитте Ул уянды. Бераз сискәнебрәк куйды Әмма сер бирмәде, сикереп торып та утырды, тыныч кына —Әү, кызым... Булды дамыни9—дип сорады —Булды, әнкәй... Хәзер күзләреңне ачарсын, яме —Майя Саниянен күзләрен каплап торган ак тасманы читкә алып куйды —Әйдә, ач инде Әнкәй, күзеңне ач —И кызым, ачарга куркам бит —Барысы да әйбәт булыр, ач күзләреңне, әнкәй, курыкма —Ачыйм микән9 —Ул, күзләрен йомган килеш, уң кулын алга сузды — Улым, бир әле кулынны Синен кулынны, кан тибешенне тоясым килә... Хәлим, үрелеп, сак кына әнкәсенен кулын үз учына алды. Атлы да: —Ач, әнкәй, күзләреңне, күңелем сизә—барысы да әйбәт булыр Майя да шулай ди. —Хәзер, хәзер, балам... Хәзер ачам Шулвакыт Саниянең йомык күхтәре дертләп-калтыранып киттеләр. Тагы бер мизгелдән чем кара матур, нурлы-балкышлы. дөньяга тутырып, йотылып карап тора торган күз алмалары якты дөньга томырылып чыктылар... Бөтенесе дә “ах” итте Чөнки өй эчендәгеләр Саниянен күргәнен күрделәр Моны күрми, сизми мөмкин түгел иде Сания үзе исә күзләре ачылуга әзер үк түгел иде булса кирәк, берара ярымһушсыз хәлендә ятты әле. Ниһаять, ул тагын торып утырды, кискен борылып тәрәзәгә карады, аннары янында басып торган кешеләрнең һәрберсен аерым-аерым карый башлады. Менә аның соңгы көрчегенә җитеп ачылган күзләре Майяга килеп җиттеләр. Җиттеләр дә озакка туктап калдылар Бераздан ул исенә- аңына килде, әмма карашын читкә алмады, шулай төбәлеп торган килеш Майяга омтылды Үзе елый-елый тәкърарларга кереште —И-и, кызым минем, җдным-бәгърем минем, мен рәхмәтләр сина, изге бәндә икәнсең, Алла кешесе икәнсең, ничек кенә кайтарырмын икән бу изгелегеңне. Саниянең кинәт кенә күрә башлавы башкаларга да нык тәэсир иткән: Ак бабай бармак очларында дисбесен йөгертә-йөгертә, догаларын пышылдый, Васимә карчык үзалдына мен төрле теләк тели, ә Хәлим, әнкәсе янына тезләнеп, аның кулларын үбә. Ниндидер серле-илаһи мизгел иде бу Җир тормышы түгел, башка төрле дөнья, төш дөньясы кебек һәрхәлдә, читтән берәрсе күреп калса, йә болар күмәкләшеп акылдан шашканнар, йә җыелышып сәер бер йола башкаралар, дип уйлар иде, мөгаен. Санияләр өендә булган галәмәт хәлләр хакында хәбәр авылга бик тиз таралды Башта ышанмадылар. Сания урамга, кибеткә, авыл арасына чыгып йөри башлагач кына кешеләр тау башындагы алтынсу- сары йортка берәмләп тә, төркем-төркем дә агыла бышладылар Бу тылсымлы галәмәткә үз күзләре белән күреп ышану өчен килгәннәрнең исәбе-хисабы булмас кебек иде Кемдер Сания янына, икенчеләр Майяны күрергә, ана гомер буе җәфалап интектергән хәтәр авырулары хакында сөйләргә, шифа-дәва сорарга керде Сания дә. Майя да килгәннәрне ачык йөз, такта чәй белән каршы алдылар, озаклап сөйләшеп утырудан да тайчанмадылар Майя кайбер авыруларга шундук ярдәм күрсәтте, киңәшләр бирде, кайберәүләренен өйләренә үк барырга, чирләрен шунда дәваларга риза булды. Чынлап та, бер атна үтмәгәндер, Майяның шифалы кулы авылдагы тагын берничә авыруны аякка бастырды, хәтта, үлем авыруы тигән Мөсәллим карт та, таягына таянып булса да, капка төбендәге эскәмиягә чыгып утыра башлады. Хәл үзгәрде. Моңа кадәр сагаеп, читләшеп яшәгән авыл халкы өчен Санияләр йорты берничә көн эчендә Дөньяның үзәгенә, Галәм кендеге урнашкан изге урынга әверелде. Бу хәл бер шатландырды, бер сагайтты Хәлимне. Шатлануы аңлашыла, ә менә сагаюы Майя хакындагы хәбәрләрнең тирә-якка бик тиз таралу белән бәйләнгән иде. Шомланырга, сагаерга сәбәп тә бар: Майяның тылсымлы шифасын эзләп күрше-тирә авыллардан ук килә башлаганнар иде шул. Авылда Майяга мөкиббән китмәгән бер генә кеше калгандыр. Нәфисә генә. Ул Майяның тылсымлы шифасын да каршы юнәлешкә борып җибәрергә тырышты. Өй борынча кереп: “Ул сезне шулай үзенә карата да соңыннан хәтәр афәткә юлыктыра, сак булыгыз!..”—дип кисәтеп тә йөргән, диләр. Хәлим урынлы шомланган икән. Майяның халык арасындагы даны буйлап, таныш урман карчыклары Кампәрлегә бик тиз килеп җиттеләр. Життеләр дә, бөтен авылны афәт шаукымы белән өркетеп, ничек килгән булсалар шулай китеп тә бардылар. XVIII лар авылга көтмәгәндә, бөтен кеше басуда, урманда чакта, кызу эш өстендә килеп керделәр. Шул ук кара киемдә, башларына очлаеп торган кара башлык кигәннәр, аркаларында юл капчыгы, кулларында кара таяк. Урман авызыннан килеп чыккан бу сәер затлар туп-туры Санияләр йортына юнәлделәр, әмма эчкә кермәделәр, йорт каршындагы яшел чирәмгә җәелеп утырдылар. Баштарак аларны беркем дә шәйләмәде. Югыйсә барысы да өйдә иде: Сания мендәр тышлыгы алыштырып йөри, Хәлим балта үткерли, ә Майя бала имезеп утыра... Беренче булып Майя сизенде. Аңа кинәт әллә нәрсә булды: ул баласын көчләп диярлек күкрәгеннән аерып, читкә алып куйды, тораташ булып каткан килеш, урыныннан торды, туп-туры түр тәрәзәгә карап китте. Ак-бүз пәрдәнең читен күтәреп карады. Бу юлы да сәер тотты ул үзен. Пәрдәне күтәрә башлавы булды, шундук ябып та куйды. Ул бик хисләнгән, дулкынланган иде. Шул иләс-миләс хәлендә ул өй эченә карап басты да, юка матур иреннәре арасыннан: “Килделәр...”— дигән бердәнбер сүзне кысып чыгарды. Барысы да аңлады: ниһаять, көткән кунаклар килде. Алда нәрсә буласын, белсә дә, Аллаһы тәгалә үзе генә беләдер... Сания, йөгереп барып, ишекнең келәсен төшерде, тәрәзәләрне томалап куйды. Аннары гына үз алдына сөйләнгәндәй: “Беркая да чыкмыйбыз, торырлар-торырлар да китеп барырлар”,—диде. Аның сүзләре белән килешкәндәй, Хәлим дә, Майя да, бер сүз эндәшмичә, күкрәк балаларын күтәреп, мич янындагы тар сәкегә барып утырдылар. Сания ялгышты. Карчыклар китмәделәр. Бер сәгать узды, ике, өч сәгать... Майя борчыла башлады. Хәлим дә бертуктаусыз ишекле-түрле йөренде. Баланы үз кулына алган Сания дә күңеленнән белгән догаларын ярдәмгә чакырды. Нидер сизенгән кебек, кинәт Гөләш елый башлады. Шул бала тавышы барысын да хәл итте ахры. Майя, җәһәт кенә торып, чыгарга җыена башлады. Хәлим берничә мәртәбә җан тавышы белән: —Майя! Майя! —дип караса да, хатын үзенекен итте, беренче төнне Сания биргән бөтиләрен күкрәкчәсе эченә урнаштырып, яулыгына җиде төен төйнәп (шайтан шуны чишеп интеккәнче, зәхмәт кагылмый, янәсе), ишек катына юнәлде. Хәлим дә анын артыннан омтылган иде, Майя шып туктатты: —Юк, сиңа ярамый. Әбиләр минем белән сөйләшергә телиләр. А Борчылма, берни булмас, алар элеккеге түгел инде, теге янгыр шаукымы көчләрен нык бетергән. Мин моны сизәм Шулай җилләнеп чыгып китте ул. Артыннан ишек кенә ухылдап калды. Сания дә, Хәлим дә дәррәү тәрәзәгә ябырылдылар. Юкка борчылганнар икән Урамда куркырлык берни дә булмады Карчыклар Майяны үтә дә тыныч каршы алдылар Читкәрәк китеп торган танышларын кабат очраткандай, әллә ни исләре китмичә генә, сабыр гына сүз башладылар. Башта берсе сөйләде, аннары икенчесе Урман ягына төртеп күрсәтә-күрсәтә, нидер аңлатырга кереште Майя баштарак берни дәшмәде, сөйләшмәде. Икенче карчык түбән оч ягына күрсәтә башлагач кына, кулларын кискен жилпи-жилпи сөйләп китте Хәлим анын сүзләрен ишетмәде Әмма төгәл анлады: сүз урман хакында бара Кабат алып китмәкче булалармы әллә? Тагын нинди бәлаләр юрап йөриләр икән бу албастылар Хәлим кызу-кызу киенә башлады. Сания анын юлын бүлде: —Ярамый диде бит Түз, балам Хәзер китәрләр алар Күнелем сизә, китәрләр. Чыгып, бөтенесен дә бозып куюын бар Чынлап та, теге урман затлары, тагын бераз таптанып торганнан соң, Майя белән тиз-тиз генә хушлашып, китү ягына кузгалдылар Майя исә, урман авызына кереп югалганчы, аларнын артыннан карап торды, аннары ашыгаашыга капкага юнәлде. Кергәч Майя барысын да җентекләп сөйләр дип уйлаганнар иле. нык ялгыштылар. Хатын борчулы йөзен яшереп булашмады —Әбиләр минем белән хушлаштылар, калганын сөйләмим, вакыт җиткәч сөйләрмен әле —диде дә өзде, кабатлап сорарлыкны калдырмады Хәлим дә, Сания дә башка төпченмәделәр Ин мөһиме, барысы да исәнсау, бергә. Тагын ни кирәк адәм баласына Афәт ияләре бер зыян салмыйча китеп барганнар икән, димәк, Аллаһы тәгалә бүген үз бәндәләрен саклап кала алды, шул гына. Ә, юк.. Алай тиз генә котыла алмадылар алар бу зәхмәти карчыклардан. Майяның күнеленә ниндидер шом салып киттеләр алар Шул көннән сон хатынының нык үзгәргәнен тойды Хәлим Әллә ничек кенә, үз эченә кереп бикләнде Майя Авыл тормышына күнегеп, дәртләнеп яши генә башлаган иде, тагын нидер булды—сирәк келә, озак уйланып утыра, берничә мәртәбә, онытылып китеп, баласын да кулыннан төшереп җибәрә язды Хәлим тәмам аптырады, нишләргә белмәде, жаны үрсәләнүенә түзә алмыйча, ялгыз башын алып, урманга чыгып китә торган булды Берничә мәртәбә эчеп-исереп кайтты Ә беркөнне.. Ә беркөнне ул Нәфисә янына барды Кыюлык өчен бераз "төшерде" дә авылның тап уртасындагы үзәнлектә урнашкан таныш йортка китте. Яшь чагында бу йорт юлын ул күп таптады Сигезенче сыйныфтан башлап һәр кич Нәфисәсен озата төшә иде Башта авыл читенә чыгалар, берәр нарат яисә каен төбендә сыенышып, серләшеп утыралар да акрын гына авыл уртасына төшатәр Унынчыда укый башлагач, көзге җылы көннәрнен берсендә беренче мәртәбә у'бештелэр Мәхәббәтеннән, сөю хисе шаукымыннан тәмам исереп кайтты Хәтим. Танга кадәр йокламыйча, уйланып, әсәрләнеп ятты Киләчәген күз алдына китереп елмаеп-көлеп ятканын әле дә хәтерли ул Нәрсә булды сон ул чактагы Нәфисә белән9 Нигә болай булды бу? Нәрсә өчен төште сон ана бу газаплар’ Бу урман афәте’ Нәфисәнен кияүгә чыгуы9 Майяны очратуы ’ Гөләш9 Нәрсә, ни өчен? Хәлимнен аракы томаныннан әйләнебрәк торган башында барысы да буталды Карангы төн пәрдәсен ертып. Нәфисәләр капкасына килеп төртелгәч кенә айнып киткәндәй булды ул "Керергәме, юкмы9 Кабул итәрме9 Теләсә нәрсә әйтеп куып чыгарса?" Инде, бикне күтәреп, капка рәшәткәсен эчкә тәртәм дигәндә 4. «к. У • М 2 генә зиһененнән бер уй сызып үтте: “Ә бит Нәфисә монда яшәми... Ул бит—ир хатыны, анын йорты бүтән!” Уттан өреккәндәй, кулларын капка тактасыннан тартып алуын сизми дә калды Хәлим. Шунда ниндидер эчке бер тойгы Хәлимгә: “Нәфисә монда, монда. Кире китмә, бар. кер! Ул монда!"—дип әйткән кебек булды Һәм Хәлим бу тойгыга ышанды. “Хәзер керәм, бераз гына, бер мизгелгә генә тукталып хәл җыеп торам да...”—дип, күңеленнән генә җавап та бирде әле. Менә ул ишегалдына үтте. Ян тәрәзәгә якын килеп, үрелеп эчкә карады. Пәрдә читеннән өй эче күренеп тора. Әнә Тәскирә апасы йөреп ята—урын-җир түши. Нәфисә күренми... Ә! Әнә ул Карават өстенә асып куелган чаршауга чорналып тын калган. Буш өстәл өстенә караган да тораташ кебек катып тора. Нәрсә хакында уйлый икән ул бу минутта? Ә бәлки... Хәлимгә мәхәббәте хакындадыр?.. Әллә туасы баласы хакындамы? Шулвакыт чаршау селкенеп китте, аннары, сүтелеп, өй эченә Нәфисәне чыгарып җибәрде. Кызык булды шулкадәр—артында торган Хәлимне сизгән кебек, Нәфисә кинәт сикереп торды да тәрәзәгә якыная башлады. Хәлим чак кына читкә тайпылып өлгерде. Нәфисә тышка бик озак карап торды. Хәлим, хәтта, анын йөрәк тибешен дә ишеткән кебек булды. Үзе исә бераз вакытка сулышын буып торды Нәфисә бик сәер иде бу мәлдә. Ул бертуктаусыз: “Хәлим, Хәлим...”—дип пышылдап тора иде. Менә ул тәрәзәдән кубарылып китте дә ишеккә юнәлде, аннары, ашыгып- кабаланып, веранда аша ишегалдына чыгып китте... Хәлим исенә килгәндә Нәфисә тышкы ишекнең келәсен күтәреп булаша иде инде. Караңгыда тиз генә таба алмадымы—шактый озак булашты ул. Хәлим шушы берничә мизгел эчендә урынын алыштырып өлгерде—тәрәзә яныннан тайпылып китте дә, ике-өч сикерүдә, якындагы утын өеме артына посты. Ул килеп кенә чүгәләде, ишек келәсе яңгырап ачылып китте дә аннан атылып Нәфисә килеп чыкты: —Хәлим!.. Хәлим тәмам айнып җитте. Тукта, Нәфисә аны эзли түгелме соң? Тик каян белеп алды сон әле ул Хәлимнең монда булуын? Каян сизенде? Чынлап та, күңел сизенә микән әллә? Әнә бит ничек өзгәләнеп эзләп йөри Нәфисә Хәлимне: —Хәлим!.. Хәлим.. Нәфисә артыннан әнкәсе килеп чыкты: —И кызым, тилеләнәсең бугай инде шул Хәлим дип. . Бөтен авыл көлә бит үзеннән!.. Әйдә, кер, йә берәрсе ишетеп калыр... —Әнкәй! Моңда ул... Якында гына... Белеп торам, сизеп торам аны... Хәлим!.. Хәлим!.. Хәлим, кайда син? Хәлим... —Каян килеп монда булсын ул. Хатыны, баласы, әнкәсе янындадыр...— Монысы Тәскирә тавышы. —Юк-юк-юк!.. Ул монда бүген, минем янда!.. Мин аны тойдым, йөрәгем, жаным белән тойдым —Бераз тын торгач өстәп куйды: —Ә теге сихерче хатыны баласы-ние белән дөмегәчәк әле бер... Дөмекмәсә, үзем дөмектерәчәкмен! —Нәрсә сөйлисен син, кызым! Авызыңнан җил алсын. Алай димә... Язмыш, тәкъдир дип тик тор, шулай дисәң, җиңелрәк була ул... —Их, әнкәй, берни аңламыйсын син! Берни тоймыйсын! Мин бит Хәлимсез яши алмыйм, беләсеңме шуны! Мин барыбер үземнеке итәм аны, кеше жаны кыеп булса да үземнеке итәм! —Тәүбә диген, кызым, әстәгьфирулла, диген Бар, юньсез бала, афәт чакырып торма, өйгә кер, карынындагы балаңнан оялыр идең^ ичмаса... Хәлим ничек кайтып җиткәнен дә белми. Аның зиһен тубалында бердәнбер аек уй чәбәләнде: “Майясын, баласын, мен газаплар белән яуланган мәхәббәтен мәнге ташламаячак ул, шул мәхәббәтен яклап утка, суга керәчәк, жанын да, гомерен дә кызганмаячак...” XIX азаплы тормышта тагын бер атна узды. Майя һаман ачылып китә алмады, карчыклар киткәндә ничек уйчан булып калган булса, шул ямансулыктан айнымады, киресенчә, үз күнеленә ныграк кереп бикләнде, елмаю-көлү, рәхәтләнеп гәпләшү-сөйләшү дигән нәрсәне онытты, башка дөнья кешесе булып яши бирде Хәлим хатынынын бу халәтен карчыклар сихеренә юрады. Әмма ул шуны да ачык чамалый: бу—сихер генә дә түгел иде. Урман албастылары Майя күнеленә ниндидер шомлы хәбәр салып киттеләр, ахры. Әлегә Хәлим сорарга кыймый. Болай да үз жанын йөдәтеп, үрсәләнеп яшәгән Майяны борчырга теләми. Әллә нык кына бер сөйләшеп, анлашып караргамы? Юк ла, бераз көтәргә кирәк. Майянын ачылганын, дөньяга йөз белән борылган чагын көтәргә кирәк Шулай борчылып, эчтән сызып яшәгән бер вакытта Санияләргә Ак бабай килеп керде Ул бик мөһим хәбәр китергән. Дөресрәге, ике хәбәр. —Сания балам, авылга хәтәр сүз таралган, керми булдыра алмадым,— дип сөйләп китте карт керә-керешкә. —И-и, Ак бабай, нәрсә сөйлисен син9 Нинди хәбәр ул? —Нинди дип, бик начар хәбәр шул —Үзе өй эчен күзләпме күзли — Яшьләр өйдә юкмы? —Юк иде шул, бакча тирәсендә булашалар.. —Сания кызым, халык телендә шундый сүз йөри Имеш. Тәскирә Нәфисәсе Майяны үтерергә тели. Хәтта Хөрәсән Чулагын яллап та карамакчы булган. Тегесе бу хакта салмыш баштан ычкындырган. Кеше ышанмаслык хәл бит "Үтерәм, дөмектерәм, Хәлимне үземә кайтарам",— дип әйтеп әйтә, ди... —Тәүбә диген, Ак бабай... Нинди көфер сүзләр сөйлисен син? Нәфисә булып Нәфисә ничек итеп кеше үтерсен ди Дошман сүзе, шайтан шаяруыдыр бу...—Сания ах-ух килеп ишекле-түрле йөренә башлады Үзе туктаусыз сөйләнүендә булды —Әгәр бу сүз дөрес икән—үз башына җилкенә ул хатын . Бала табыр вакыты җиткән, ә тәкъдиргә каршы сүз сөйләп йөри Болай булса, барыбер баласы аркылы килер. —Менә шул шул.. Икенче хәбәрем нәкъ шул хакта. Нәфисәне тулгак тота башлаган, ә баласы туарга теләми, ди Аркылы килгән имеш Нәкъ өстенә бастын, кызым Ходай каргышы төшкән ана, башка бер нәрсә дә түгел... Күрше карты чыгып киткәч тә Сания шактый вакыт исен-анын жуеп утырды Анын башына сыймый иде ничек инде алай9 Кеше үтерү хакында бара бит сүз! Юктыр, шайтан коткысы гынадыр Алай дисән Нык үзгәрде сонгы вакытта Нәфисә. Тәскирәнен килүе дә юкка түгелдер Аптыраганнан кергән инде ул, мескен . Ак бабай китергән шомлы хәбәр хакында Хәлимгә әйтмәскә булды Сания Барыбер дә ышанып бетә алмады ул ана. Гайбәткә, дошман сүзенә кайтарып калдырырга тырышты Шулай да, бер жаен китереп. Хәлим белән икесе генә калган сәгатьтә, әлеге шом пәрдәсенен бер читен күтәреп куйды: —Улым, Мәйя кая китте ул. иртәннән бирле күренгәне юк. бербер хәл булмагандыр бит9 —Юк, әнкәй, юк. Иртән үк астурамнан Мәдинә апа килеп алды. Малайлары төне буе кызышып, саташып чыккан—шуны имләргә китте Нишләптер озак торды бүген Бик каты авыру булды, ахры —Халимкәем. моннан сон үзен генә җибәрмә Ул бит әле ныклап Г күнегеп тә бетмәгән авылга. Аннары... төрле кеше бар. Юри дә бер-бер хәл кылып куярлар... —Әнкәй, нигә әле син бүген сәер сөйләшәсен? Кем тисен ана9 Майя— дөньянын бәгыреннән өзелеп төшкән бер Хода бәндәсе. Күреп торасын бит— кешеләр хәзер үз итә аны, чакырып кына торалар... —Шуннан куркам да инде, балам, гел ялгызы йөри бит Урман тамагына кереп торган авыл урамында кем очрамас! —Житге инде, әнкәй! Юк нәрсә сөйләп башны катырма әле Бәла чакырып, вакыт уздырып утырмыйк, эшләр болай да баштан ашкан... Хәлим сүзен тәмамлый алмады, ишектән Майя килеп керде. Бик сәер иде ул. Чырае мич йөзе кебек ап-ак. Күзләрендә шом, хәтта, курку. Ул, артыннан ишекне дә ябып тормыйча, йөгереп килеп Хәлимнең киң күкрәгенә капланды: —Үтерәбез диде бит... Көннәрен санаулы калды... Урманыңа олак, диде... —Кем әйтте? Кем үтерә? Нәрсә сөйлисең син, Майя? —Мәдинә апалардан кайтканда бер исерек юлыма аркылы төште.. Шул әйтте... —Кем соң ул? —Белмим.. Беренче күрәм... Хәлим аңлый башлады. Әнкәсенең шомлы хәбәрен Майя белән булган хәлгә янәшә куеп карады. Әйе, алар өстендә ниндидер кара болыт куера башлаган, ахры Ниндидер афәт якынлаша иде нигезләренә... Моңа кадәр дә мен газаплар кичергән, инде бөтенесе дә артта калды, дип куанып яши башлаган өч жан тагын бер сорау каршында аптырап калды: “Инде ниләр генә язгандыр алар башына?” XX ояш офык артына төшеп китмәгән иде әле, капкадан ашыгып Тәскирә килеп керде Өйгә кереп-нитеп тормады, тәрәзә алдына барып, ярсыпярсып кычкырырга тотынды —Майя! Майя кызым! Сания дим, Сания... Сез кайда? Ник чыкмыйсыз берегез дә? Майя!.. Түшәктә изрәп йоклап яткан баласы янында мендәргә тыйнак кына башын төртеп черемгә талган Майя, ниһаять, торып утырды. Кем бу9 Нәрсә бу? Ул аңына килгән арада ишегалдындагы тавыш тагын кабатланды: —Майя! Кызым! Нәфисәм үлә бит... Сине чакыра... Кайда соң сез? Дөмектегезме әллә?.. Майя тәрәзәгә капланды. Эңгер-меңгер төшә башлаган ишегалдында жан әсәре күренмәде Ә, бар икән. Әнә бит кемдер кыштырдый. Чаштыр- чоштыр килеп, тәрәзәдән тәрәзәгә йөренә Кинәт Майя карап торган тәрәзә артында да борчулы чырай пәйда булды. Тәрәзәдән төшкән ут яктысында бу чырайның иң сай, иң нәзек җыерчыклары да аерымачык күренеп, күнелне өркетеп тора иле... Майяның жаны-коты табанына төшсә дә, түзде, шул баскан урынында тора бирде —Майя кызым!.. Нәфисәнен хәле начар. Баласын китерә алмый бит бәгырькәем. Икенче тәүлек китте. Фельдшер да, имче карчыклар да берни эшли алмыйлар... Алсан да син генә алырсың ул баланы. Кулыңны шифалы диләр бит синең... Ниһаять Майя анлады. Кеше телендә күп чайкалып йөргән Нәфисә бүген авыр хәлдә ята. Ничек бармасын, барыр, үзе нинди генә ачы, усал телле булмасын, анын якты дөньяга чыгарга омтылган баласы—бәгырь ите хакына барыр... Майя, түшәктә чалкан төшеп йоклап яткан баласын уятмаска теләп, аяк очларына гына басып ишеккә таба китте. Ишегалдына чыгып кына К җитте, бакчанын ян як капкасында Сания күренде — Нинди тавыш монда9 Баядан бирле кем чәр-чәр килә дисәм, син икәнсен әлә, ахирәт Нәрсә булды? Нәфисә ни хәлдә9 —Шунын өчен дөнья бетереп йөрим дә инде. Саниякәем Китерә алмый бит баласын. Әйттем мин ана. артыгын кыланасын, артыгын сөйләнәсен, дидем. Бер әйләнеп кайта шул ул. үз башына кайта —Үз балан турында алай димәле. ахирәт Барысы да әйбәт булыр, теләп тор. бөтен нәрсә Хода кулында, нишлисен бит —Бер сөйләнмәс, бер чәпчемәс идем Үзәкләремә үтте шул сонгы вакытта. Хәзер менә шунын әҗерен күрәбез... Киттекме, кызым9 —Әнкәй, Гөләш берүзе калды, тизрәк кер инде, бигрәк яраттырып йоклый, женнәр килмәсен тагын —Бар. кызым, бар, бар... Хәзер керәм. бер дә борчылма. —Керә башлаган җиреннән капыл туктап, сорап куйды —Ә Хәлим кайда сон? —Хәлим9 . Хәлимме? Белмим шул. Төшке аштан сон. чыгып йөреп кайта торган гадәте бар бит. Келәт бурасына агач белешәсе бар. дип тә сөйләнгән иде Сания өйгә кереп китте. Тәскирә белән Майя кызу адымнар белән урамга чыктылар да авыл уртасына алып төшә торган тар урамга кереп югалдылар Хәлим бу вакытта, чынлап та, келәт бурасы хакында кайгыртып йөри иде. Ул инде эшен бетергән, Торна Хәниф белән сөйләшеп, бер атнадан бураны үзләренен ындырларына күчереп куярга килешкән Кул сугышып, кайтырга кузгалган гына иде. кинәт йөрәге чәнчеп куйды Ул хәтта сискәнеп китте Нәрсә булыр бу9 Бер дә йөрәгенә зарланмый иде бит Әнә хәзер ничек сулкылдап тибә, ничек ярсый Хәлим шундук анлап алды. Мона кадәр дә күнел тоемына ышана иде ул—алдамый иде аны күнеле Чәнчеп сулкылдый икән—димәк, нидер булачак Урманда чакта әтисенен афәтен тоеп та шундый халәт кичергән иде ул. Кайтып кергәндә Сания Гөләшне ашатып утыра иде. Хәлим көчкә- көчкә сулышын җыеп —Майя кайда9—дип сорый алды —И, балам. Нәфисә һаман бала табалмый икән бит Тәскирә ахирәт, имләп-камлап. хәлен җинеләйтмәсме дип. киленне үзләренә алып китте —Ә син җибәрдеңме? —Ничек тотыйм инде мин аны? Үзе барырга чыккан иде. тотып калырга кыенсындым. Хәле авыр ди бит —Әллә ничек шунда, күңелем тынычсызлана. Майя өчен куркам, гомердә булмаганны, йөрәгем җилкенә Нидер сизәм мин. әнкәй, тоям —Йәле. улым, күңелгә шом кертмә Болай да утлы күмер өстендә яшибез. Баскан саен җанга шеш-яра чыга Хәлим, торып, стенага эленгән олы рам янына килде, андагы сурәтләрне җентекләп карый башлады. Әткәсен шундук танып алды Әнә пинжәген җилкә аша гына тотып, кунак озатырга чыккан ул. Ә менә бу фотода әнкәсе белән бергә утыра Бәхетле йөътәр Шунда Хәлим капыл гына бик авыр уйга юлыкты Әнкәсе белми бит әле теге әпә язмышын' Ничек кенә әйтергә икән сон? Ничек җай табасы9 Үзе дә сизми калды. Хәлим тыныч кына —Әнкәй, мин әткәйне күрдем бит,—дип әйтеп куйды Баштарак бу сүзләргә Сания игътибар итмәде, аннары гына, мәгънәсенә төшенә башлагач кына, йөрәге чәбәләнеп —Ә? Нәрсә сөйлисен син. улым9 Ул әллә кайчан жир кхенында инде, мәрхүм Нишләп алай сөйләшәсен әле син9 Бер-бер хәл булмагандыр бит?— Сания, тамагын туйдырып, ике мендәр арасында мыгырданып яткан Гөләш яныннан торып. Хәлим каршына килде — Кая, карыйм әле күзләреңне Күз агың чиста түгел, балам, ниндидер борчу кергән сина. хәерлегә генә булсын инде —Әнкәй дим! Мин әткәйне күрдем... —Ни дигән сүз бу, улым? Һаман бер нәрсәне тукыйсын.. Хәлим нишләргә дә белмәде. Әйтә башлагач, әйтеп бетерергәме әллә? Юк ла, әлегә әйтергә ярамый, тынычлана башлаган ана күңеле тагын борчугамьгә чорналсынмы? Тагын жан сызу, өзгәләнү, бәргәләнү, күз яше түгү башлансынмы? —Күрдем шул, төшемдә күрдем мин әткәйне,—дип әйткәнен сизми дә калды Хәлим. Сания балкып елмаеп җибәрде; шул елмаю аның йөзенә куна башлаган шом пәрдәсен юып та төшерде Өстәлгә кайнар аш килде. Ана белән ул, чөкердәшә-чөкердәшә, кичке ашны ашадылар, алдагы эшләр хакында гәпләшеп алдылар, олыларча, авыр сулап йоклап яткан Гөләшне уятмас өчен, ярым пышылдап кына сөйләштеләр. Ә Гөләш барыбер уянды Бер дә булмаганча тынгысыз, борчулы иде ул бу минутта. Бала йөрәге—ин сизгер йөрәк, диләр бит Ул, мөгаен, ниндидер бәла, афәт якынлашуын тоеп борчылгандыр. Әлбәттә, Сания дә, Хәлим дә хафага калдылар. Әмма бу хакта бер- берсенә сиздермәскә тырыштылар. Сания дәшми-нитми генә өстәлен җыештырып куйды да маллар арасына чыгып китте. Хәлим, Гөләшне көрәк куллары белән күкрәгенә кысып, ярсып көйли башлады: —Ы-ы-ы!.. Ы-ы-ы!.. Бала һаман тынычланмады, киресенчә, тагын да ныграк ярсыды. Хәлимнен түземлеге чигеннән чыкты. Аның бу балага ачуы килә башлады. Нигә елый ул? Ни җитми ана? Өсте коры, тамагы тук, ятканы йомшак. Әнкәсе юкка елыймы? Кала иде бит әле башка вакытта.. Менә—әткәсе аның янында ич... Ник болый ярсый ул?.. Хәлим теге хәтәр уйны ничек тә якын җибәрмәскә тырышты. Юк, Майяга берни дә булмагандыр, нәрсә булсын ди, ул бит Нәфисәләрдә.. Ә? Нәфисәләрдә? Шунда гына Хәлимнен “башына сукты”. Нәфисәләрдә бит ул! Ә Нәфисә Майяны күралмый, күралмый гына түгел, ул аны талап, буып, йолкып үтерергә дә әзер. Бу хакта теге исерек төндә Нәфисә үзе әйтеп торды бит. Их, нигә бу хакта башта ук уйламады сон ул?!. Нигә артыннан китмәде?!. Хәлим тәмам каушап төште, нишләргә дә белмәде. Ичмасам, әнкәсе дә әллә кая чыгып киткән. Шундый вакытта!.. Һәр минут,һәр мизгел кадерле бит... Хәлим башкача түзеп тора алмады, зәңгәрләнеп елаган Гөләшне күгәреп, тышка чыгып китте. Ана әнкәсен эзләп торасы калмады, Сания үзе кереп килә иде Хәлим, буыла-буыла елаган баланы анын кулына атып бәргәндәй бирде дә урамга чыгып йөгерде. Тышкы яктан, энгер- менгердә күзләре томаланып, капка төбенә укмашкан казларнын каңгылдашуы гына шактый вакыт ишетелеп торды. Хәлимнең үз кайгысы кайгы иде. Бу минутта анын күзенә капка төбендәге казлар да, койма буенда җыелып торган сарыклар да күренерлек түгел иде Күпме йөгергәндер, ничә мәртәбә сөрлегеп егыла язгандыр, хәтерләми, әмма ул һәр адымын: “Майя!”—дип атлады, анын йөрәге дә һәр типкәндә: “Майя!”—дип типте, хәтта, күктәге йолдызларның ара- тирә ухылдап куюы да “Май-й-а-а...” булып ишетелә иде Шунда йолдызлар ухылдавына бер ыңгырашу авазы килеп кушылды. Астурам тыкрыгына борылган вакытта, карт каен яныннан узганда ишетте ул бу ыңгырашу тавышын. Тукта! Нинди тавыш булды соң әле бу? Таныш тавыш... Майя? Майя! Май-а-а-а! XXI әскирә белән Майя ашыгып килеп кергәндә Нәфисә тирәсендә өч карчык кайнаша иде: кем анын маңгаен сөртә, кем түшәген рәтли, кем шифалы үлән сулары әзерләп тора.. Шунда ук яшь кенә табибә өстәл артында нидер язып утыра Күрәсен, ул инде Нәфисәдән өметен өзгән, карчыклар да әллә ни борчылмыйлар кебек. Майя анлап алды: өйдәгеләр дә, табибә хатын да, имче карчыклар да аны көткәннәр Әнә бит ничек яктырып, ачылып китте йөзләре! Ләкин өйдәгеләрнен шатлыгы озакка бармады, Майя аларнын барысына да чыгып китәргә, өйдә Нәфисә белән икесен генә калдырырга кушты. Менә ул хәлсез, ярым һушсыз яткан Нәфисәгә күзен генә төшереп алды да кулындагы төенчеген чишеп жибәрде. Кашемир яулык эченнән төрледән-төрле им- том әйберләре, камчы-сихерче әсбаплары коелды. Ул үз янында бер генә кешене—Тәскирәне генә калдырды; әмма анысы да, мичкә ут үрләтеп жибәргәч, казанга су тутыргач, чыгып китәргә тиеш булды. Майя үзенен бөтен сихере, тылсым-кодрәте, кыскасы, жаны-тәне белән Нәфисәгә ябырылды Галижанәп Табигать каршында, Хода, Тәнре, Алла, Раббы (укучы күнеленә ничек якын, шулай кабул итсен) каршында Майя кулының тылсымлы көче хакында язып тормыйм, анысы яшерен эш, илаһи кодрәт эше, шулай да, ике сәгатьтән сон Тәскирәләр өенең, бала елавына түзә алмыйча, чүгеп-сагаеп, басылып калганлыгы хакында дәшми калу мөмкин түгел. Бала тавышына сискәнеп, Нәфисә үзе дә исенә-аңына килде, тәмам уянды. Әмма ул әле бик хәлсез иде Тыштан Тәскирә, ана ияреп имче карчыклар килеп керделәр. Килеп керделәр дә Майяга булышырга тотындылар. Калган бөтен эшне карчыкларга калдырып, Майя ихатага һава суларга чыкмакчы булды. Юк, тиз генә чыгып китә алмады әле ул. Нәфисәнең йөрәккә үтәрлек итеп, жан авазы белән ыңгырашуы Майянын юлына аркылы киртә булып ятты. — Ы-ы-һ!.. М-м-а-й-а-а!. —Майя кирәкмени, кызым? Хәзер чакырам, хәзер . Мен рәхмәтләр аңа, үз телләрен белән рәхмәтеңне әйт, яме Майя Нәфисәнең баш очына килеп басты. —Май—йа. Кайт-ма. Си-на кай-тыр-га яра-мый... Тәскирә бу сүзләрне начарга юрады —И бала, тагын саташа башлады бугай инде Майя тынычрак иде. —Кайтыйм инде мин Минем дә өйдә балам бар бит. Син борчылма, монда сине карап бетерерләр, әнә бит, туп шикелле балан туды, сөенеп кенә ят —Кит-мә. Май-Й-а —Ни сөйлисең син, Нәфисә9 Мина кайтмыйча ярамый —Я-ра-мый Я-ра-мый —Нәфисә тагын хәлсезләнде Бер үк сүзне кабатлый-кабатлый башын читкә алды, йөзен чытып, башын чайкый башлады. — Йә, тынычлан инде, кызым Менә, тәгәрәп торган малай таптың, әнә бит ул ничек имеп ята... Нәфисәне тынычландырып калдылар, Майя, әйберләрен төйнәп, ашыгып чыгып китте Өйалды тәрәзәсе ягыннан үткәндә дә әле Нәфисәнең: “Кит-мә, МаЙ-й-а, я-ра-мый. ха-рап бу-ла-сын "—дигән сүзләре ишетелә иле Майяга кайтмыйча ярамый Өйдә аны гаиләсе, Гөләше көтә Инде югалтып га бетергәннәрдер Ашыгырга кирәк. Әллә ничек, төне дә шомлы, караш ы Йолдызлар да сирәк Әнә бит, бүген алар бөтенләй күк йөзендәге кара болытлар хөкемендә калганнар Майянын уйлары кабат Нәфисәгә әйләнеп кайтты. “Китмә”, диме9 Т Һаман үз туксаны туксан бу хатынның. Шушы авыр хәлендә дә Хәлимнән көнләп ята. Әнә, кайтма, дип күз дә ачырмый бит... Тагын нәрсә диде сон әле ул?.. Майяның хәтерендә ишегалдында чагында тәрәзә аша ишетелгән тавыш яңгырады: “Харап буласын!.." Нигә алай дип әйтте икән Нәфисә? Нигә харап булырга тиеш әле ул? Кинәт Майяның күңелендә вакыт тузаны куна башлаган хатирәләр янарып-ачылып китте. Әле күптән түгел генә йорт каршындагы чирәмлектә әбиләр белән булган сөйләшү яңарды. “Авыл уртасындагы йорттан чыккан хатын сине харап итәчәк. Тик аңынчы бу хатынның гомере синең кулда булачак, кара аны...” Әлеге хатынның Нәфисә булуын шунда ук аңлап алды Майя. Тик бу минутта нинди зыян сала алсын ул? Әнә—хәлсез, буынсыз килеш ятып калды, бичара жан... Исән-сау гына булсын инде, бәлки, бала тапкач, акылга утырыр, теләсә нәрсә дә сөйләп йөрмәс... Майя уйлый башлаган уйларын тәмамлап, төйнәп бетерә алмады, якындагы тыкрык караңгылыгыннан бер олы таш очып чыкты да нәкъ чигә турысына килеп тиде. Анын: “Ах!”—итеп, гөрселдәп җиргә ауганын беркем ишетмәде дә, күрмәде дә. Тыкрык авызыннан тагын авыр-авыр ташлар очып чыга башлады; алары да жирдә боргаланып-сыргаланып яткан гәүдәнең әле кул-аякларына, әлә сөткә тулышкан күкрәгенә тиеп, үзләренең кара эшләрен башкардылар. Баштарак Майя йөз-битен капларга тырышып карады, эчен, күкрәкләрен яшерергә маташты. Әмма ниндидер зәхмәти көч ярдәме белән тыкрык артыннан очып килеп торучы ташлар артык зур иде шул. Майя бик тиз аңын югалта башлады, хәлсезләнеп, кулларын йөзеннән шудырып төшерде, чалкан ятып, тынсыз-хәрәкәтсез калды. Әмма жаны чыгып житмәгән иде әле аның. Ул кай төше беләндер теге караңгы тыкрык авызыннан пәйда булган ике исерек бәндәнең янына килүен, аны әйләндереп-әйләндереп каравын, хәтта аларнын сөйләшүен дә аерымачык тойды һәм ишетте: —Дөмеккән бу... Хәзер Нәфисә безне бер ай буе сыйлаячак инде... XXII өләш елаудан туктамады. Сания ниләр генә эшләмәде: сөт җылытып китерде, манный боткасын марляга салып, имезлек итеп биреп карады, уенчыклар шалтыратып, өйдә пәри туе кузгатты... Әмма Гөләш боларның берсенә дә әллә ни игътибар итмәде, бер кызарып- бүртенеп, бер күгәреп-зәңгәрләнеп тамак яруында булды. Бала тавышына күршедән Васимә карчык керде. —Әллә баланын үзен генә калдырганнармы дип торам. Бигрәк каты елый, күгәне чыкмасын, тотып карале—эче катмаганмы? —Юк-юк, бер дә авырганга охшамаган. Анасын юксынып елый ул. Майя Нәфисәнең тулгагын алырга киткән иде. Тәскирә үзе килеп алды... —Мескенкәем. Тәскирәнең ул кызы авылга бер бәла булды инде. Бөтен тирә-юньне сасытты, хәзер үзе шуның жәфасын күрә. . —Баласы жәл, ире жәл, бигрәк тә Тәскирә жәл. Аларнын бер гаебе дә юк бит. —Анысы шулай инде. Җиңел генә котыла алсын иде дә бит. Бала китергән хатын яхшы якка үзгәрүчән була. Нәфисә дә үзгәрер әле, гел болай чыгымчылап йөрмәс... Майяны әйтәм, бер дә үч сакламаган, киткән тагы... —Тәскирә бик ялынып сорады шул, нык үтенде... —И-й, балам, иртәме-соңмы, адәм баласы үз насыйбына тиенә ул. Васимә абыстай әйтте диярсең. Майя да үз изгелекләре өчен игелек күрәчәк әле... Шулвакыт урам капкасы шыгырдап ачылды. Кем булыр? - Гөләш бер мәлгә елаудан туктады, хәтта, сулый торган сулышын буып куйды. Г Икенче мизгелдә ул тагын ачыргаланып еларга тотынды Сания, Гөләшне Васимә карчыкка тоттырып, ишеккә юнәлде, әмма ул, ишекне ачып чыгып, ике адым да атлый алмады, “аһ-ваһ” итеп, кире килеп керде Анын артыннан ике беләгенә жансыз. тынсыз Майяны салган Хәлим күренде. Гөләш кайгысы бетте, Васимә карчык та, Сания дә Хәлимгә, анын кулында канга батып яткан Майяга ябырылдылар Китте елаш, китте аһ-зар Хәлим Майяны ипләп кенә түшәккә салды. Анын күзләреннән хатынынын жансыз гәүдәсенә, ап-ак булып катып калган йөзенә бертуктаусыз яшь ага.. Шунда Майя ыңгырашып куйды. Кергәннән бирле бер сүз дәшмәгән Хәлим, ниһаять, исенә-анына килеп, дивана кеше шикелле, башын түшәккә бәрә-бәрә, сөйләнергә кереште —Майя! Майя' Нәрсә эшләттеләр сине9 Кем тиде, йә әйт! Кемгә ярамадын, кемнен юлына аркылы төштен син. ә? —Ы-һ-һ!.. —Кай жирләрен авырта сон. бәгырем? Ни генә эшлик сон? Әнкәй, бар инде, йөгер фельдшер артыннан!.. —И балакаем, Васимәтгәй чыгып китте инде Әйдә, врач килгәнче, өсләрен салдырып, яраларын юа торыйк. Әнә бит күпме кан аккан Хәлсезлеге дә әнә шул кан күп югалтудан анын. Мескенкәемне нишләткәннәр бит. —Ы-һ-һ!.. —Әнкәй дим, йомшаграк мендәрләр бир әле. Җайсыз ятмасын Ну монын кем икәнен белсәм! —Ы-һ-һ!.. Хә-лим-м!.. —Әү. Майя Ничек хәлен? Нәрсә булды сина бүген9 Хәзер врач килеп житә, чак кына түз, яме . —Хә-лим-м!.. Мин үләм инде.. —Үлмисен әле син, Майя Озак яшибез әле без синен белән, Гөләшне үстерәбез, аны кеше итәбез.. —Үләм... мин. . Гөләшне ташлама... —Ни сөйлисен син. Майя?! Нинди үлем ул? Ни дигән сүз бу?.. —Теге вакытта., әбиләр... дөрес әйткәннәр Хәлим, алар мина.. үлем юрап киттеләр Рас килде —Ә? Кемнәр9 Теге албастылармы9 Шуларга ышанып, үләргә җыендыңмы? Юк. үтермим әле мин сине! Әнә, Гөләш елый, әнкәй үлмәсен дип елый ул. белдеңме9 Хәлим үзе сөйләнә, үзе Майянын кулларыннан, йөзеннән сыйпый, күзләреннән бертуктаусыз яшь ага. —Хәлим Хәлимем минем Үләргә кайтканмын икән авылга Күпме тырышсам да кешеләрдән яраттыра алмадым Битәрләмә мине... Бәхил бул... Гөләшне сакла... үстер, әбиләргә бел аер Майя шул сүзләрдән сон ияген сикертеп куйды да җаныннан бушап, тәслим кылды Иөзе тынычлангандай булды, керфекләре дә йомшак кына йомылып, фотосурәттәге кебек, хәрәкәтсез калдылар Хәлим инде тавыштынсыз гына сулкылдый. Сания. Гөләшне күкрәгенә кысып, аһ- ваһ килеп, ишек төбендәге сандык өстендә утыра Ә Гатәш Гатәш һаман елый да елый Гомерлек күз яшен берьюлы елап беререргә теләгәндәй, ачы яшьләрен агызып, бөтен ждны-тәне белән ярсып елый Әллә каян гына Ак бабай кереп баскан. Ул бер сүз эндәшми Җыйнак сакалын учлап тоткан да, тынсыз яткан Майяга төбәлеп, катып калган Фельдшерны ияртеп кайтып кергән Васимә карчык та шундук анлап алды Бер сүз дәшми-нитми, авызын яулык чите белән каплап. Сания янәшәсенә барып утырды Кулларын алга сузып, догага кереште “Бисмиллаһир Вәл-Көръәни Хәким Тәнзилләл—газизиррахман " Ә Гөләш елады да елады, анасынын үлемен сизенеп, ятимлектәге ачы язмышын тоеп елады ул, бу тавыш—бала тавышы гына булмыйча, бәла, кайгы тавышы да иде XXIII әфисә малай тапты. Әмма ул баласын кабул итмәде. Юк әле, башта ул аны имиенә авызлыкландырды, тик, менә хикмәт. Майяның үлгәнен ишеткәч, баласын якын җибәрмәде, тәмам акылдан язган кыяфәттә, мендәр-түшәген кыйный-кыйный, хәлдән тайганчы чәбәләнде. Аны хәтта бәйләп куярга мәҗбүр булдылар. Майяны бөтен авыл күмде. Нәфисә генә үз түшәгендә саташып, бәргәләнеп ятты Тәскирә анын янында калды. Ә! Тагын ике җан көеге бармаган икән каберстанга. Бу ике бәндә авылның каршы як ягына урнашкан дуңгыз абзары артында, сасы тирес базында менә икенче көн инде аракы чөмерәләр Айнып бетә алмыйлар, шушы чебен оясында бераз туңкаеп яткач, айный башлагач, тагын шешәләренә ябышалар.. Каберстандагы кешеләр үзләрен бик сәер тоттылар—бер-берсенең күзләренә туры карый алмый изаландылар, һәркем үзендә ниндидер гаеп, кичереп булмый торган гөнаһ тойды. Кешеләрнең җаны таш булып катты, күңелләре, гүя, асыл хакыйкать каршында мәңгелеккә ябылган кебек булды. Күпләргә Кампәрле авылы якты дөньяның калган өлешеннән аерылып кителеп төшкәндәй, әйе-әйе, заман кыясыннан кителеп, вакьп упкынына очкандай тоелды. Гомердә булмаганны, зиратка хатын-кызларны да керттеләр. Хәлим каберне үзе казыды, ләхетне үзе куйды. Еламады. Мышкылдаша башлаган хатыннар ягына бер генә карап алды, тегеләр шундук шым булды. Ак бабай, дин кушканның барысын да башкаргач, хатынының җансыз гәүдәсе каршыңда басып торган Хәлим янына килде. Тыныч кына: —Йә, хушлаш инде,—диде. Хәлим кызыл балчык өеме алдына тезләнеп, маңгаен шул салкынча таучыкка терәде, аннары, кинәт кенә башын калкытты да кабер өстенә бармагы белән тырнап албастылар тамгасын төшереп куйды: башта аркылы чалыштырып ике сызык сызды, аннары бу аркылы-торкылы сызыкларны боҗра белән әйләндереп алды. Шул тамгага бераз карап торды да, үзалдына, теш арасыннан гына: —Сонгы тамга...—дип, авыр сулыш белән әйтеп куйды. Гөләшне күтәргән Сания белән Хәлим зираттан иң соңгы булып чыктылар. Сания ара-тирә күзләрен сөрткәләп ала. Гөләш тыныч. Саниядән күрмәк, ул да Дәү әнисенең күзләренә үрелмәкче. . Юлда баланы Хәлим үзенә алды. Ул инде тәмам тынычланган, хәтта, артык тыныч. Бөтенләй эченә кереп бикләнгән. Әйтерсең, дөнья белән тоташтырган ишекне ябып, бикләп куйганнар, ә ачкычын Майя үзе белән алып киткән... Өйгә килеп керү белән Хәлим сөт сорады. Әнкәсе: —Әнә шунда, мич куенындагы чүлмәктә бар. Шуннан алып эч,— дисә дә, Хәлим һаман үз сүзен тукыды: —Әнкәй, яна сауган сөт эчерик әле Гөләшкә. Аңа хәзер сыер сөтенә күнегергә туры киләчәк... Сания шундук, кабаланып-каударланып, көтүдән калдырылган, көне буе абзарда мөгрәп басып торган сыеры янына чыгып китте. Хәлимгә шул гына кирәк иде. Ул тиз-тиз генә җыенды да, кулына беренче эләккән киемне төенчеккә төйнәп, бераз ризык алып, аларнын барысын да тузып, ямалып беткән юл капчыгына тутырып, аркасына киде, аннары Гөләшне кулына алып, урамга чыгып китте. Капкадан килеп чыгуга, угры-карак кебек, як-ягына каранып алды, тирә-юньдә кеше юклыгына ышангач, эре адымнар белән урман ягына китте. Сания зур чүлмәктә күбекләнеп торган яна сөт алып кергәндә Хәлим урман тамагына төшеп бара иде инде. Ул әнкәсенең: “Ул-ы-ы-м!”—дип ачыргаланып, көяләнеп кычкыруын да, шушы инрәүле тавыш белән бергә күзләреннән якты дөнья сурәтенен юыла баруын да белерлек түгел иде... Н XXIV рман юлыннан берәү бара. Дөресрәге, икәү баралар. Берсе— әзмәвердәй ир-ат, икенчесе—сабый бала. Ул әле сөйләшә белми, шатлана, кайгыра да белми Ул елый гына белә. Тагын, елмая- көлә белә. Менә әле дә ул йокы аралаш елмаеп бара. Әткәсенә елмая, урманга, бөтен дөньяга елмая. Елмаеп калсын, алда анын елыйсылары күп әле. Әнә—әткәсе, киресенчә, көлә Юк ла, шулай елый икән ул. Үзе көлгән кебек, ә үзе елый. Күзләреннән тамган яшь бөртекләре, баланын битенә тамып, татлы йокысыннан уяталар Бала мыгырдана-мыгырдана боргаланып ала да тагын йокыга тала. Бераздан тагын елмая башлый Урман юлы озын, хәвефле. Урман дөньясы үзе тагын да куркынычрак Анда кара көчләр, убырлар, албастылар, шүрәлеләр яши. кара рухлар гомер сөрә. Ә кешеләр дөньясы0 Кешеләр дөньясы хәвефле түгелмени?! Кешеләр дөньясы тагы да хәвефлерәк әле Шулай булмаса, сабый бала күтәреп барган бу ир авылдан кара урманга качмас иде. Кешеләр дөньясында албастылар юк, алар үзләре албасты, убыр, шүрәле, угры... Тик алар бу хакта белмиләр генә Белсәләр. .. үзләреннән-үзләре гайрәтләре чигеп, йөрәкләре ярылып үләр иде Шулай да, күте йөзендә Кояш бар. Урман куенында чишмә бар Чишмә буендагы таллыкта кошлар сайрый. Талгын җилдә аланлыктагы кыңгырау чәчәкләре дулкынлана- дулкынлана үз биюләрен бии. Күбәләкләр оча... Димәк, бу дөнья бөтенләй үк өметсез түгел әле. Кешене олы афәттән шушы Кояш, чишмә, кошлар, чәчәкләр, күбәләкләр саклап калачак. Аллаһы тәгалә кешелек дөньясын урманнан гына мәхрүм итмәсен! Ярабби! Урман юлы буйлап берәү бара. Дөресрәге, икәү баралар—әзмәвердәй ират һәм сабый бала. Әнә инде алар күздән дә югалалар. Бераздан талгын юл тасмасыннан аргы якка шуып төшеп китәчәкләр Туктале- туктале. Бу юлда тагын кемдер бар безгә үтә дә таныш карт Хәтерлисезме, теге вакытта Хәлимгә берничә мәртәбә ярдәм иткән иде ул Безнен заманнын Хозыр-Ильясы ахры ул Әнә ул тагын теге ике жан иясе артыннан бара Белеп торам ярдәм итәргә тели ул аларга Урман юлы озын, барыбер бер куып җитәр аларны, яктылыкка, өметкә, тормышка чыгарга булышыр Амин, шулай булсын!