Замандаш турында берничә сүз
Кави Нәҗми белән безнең тормыш сукмакларыбыз байтак еллар дәвамында янәшә барды. Кави минем яшьтәшем иде. Әмма яшьрәк чагында Кави мина караганда җитезрәк, өлгеррәк булып чыкты. Мин беренче әсәремне язарга батырчылык иткәндә. Кави Нәҗми танылган язучы, татар-башкорт хәрби мәктәбенең комиссары. Кызылармеец газетасының редакторы. Татарстан Язучылар союзының рәисе, күренекле җәмәгать эшлеклесе һ. б. булып өлгергән иде инде. Кави Нәҗми татар совет әдәбиятын башлап җибәрүчеләрнең берсе булды СССР Язучылар съездында татар әдәбияты хакында беренче булып ул доклад ясады. Татарстан Язучылар союзының беренче председателе. -Совет әдәбияты журналының беренче редакторы, һәм. ниһаять, татар совет әдәбиятына беренче булып СССР дәүләт премиясе алып бирүчеләрнең дә берсе Кави Нәҗми иде. Кави белән мин беренче мәртәбә утызынчы еллар башында очраштым. Бу вакытта ул «Совет әдәбияты журналының редакторы, ә минем Татарстан районнарының берсендә халык тикшерүчесе булып эшләгән вакытым иде Кави минем "Кызыл Татарстан" газетасында басылган -Сиваш ■ исемле очеркымны бик ошаткан. Казанга килгәндә редакциягә кереп чыгуымны үтенгән иде. Мин Казанга хезмәт эшләре белән килгәндә редакциягә дә кереп чыгарга булдым. Хәзерге Ленин исемендәге китапханә урнашкан йортның икенче катындагы җыйнак кына бүлмәдә мине ярым хәрбиләрчә—аягына күн итек, өстенә яшел френч кигән таза гына бер кеше каршы алды. Хәрби кием мине башта сагайта төшкән иде Ләкин Кави минем белән мәсьәләне хәрбиләрчә кыска тотып, өзек-өзек кенә итеп түгел, бәлки иркенләп, ягымлы тел белән сөйләште. Әлеге очеркымны илне саклауга багышланган махсус җыентыкка кертергә уйлый икән, аны тагын да киңәйтебрәк язып бирүемне үтенде Сораштыра торгач, шушы очеркны язу белән туктап калуыма бик гаҗәпләнүен белдерде. Дөресен генә әйткәндә, ул вакытта мин әдәби әсәрләр язарга көчем җитүгә бик үк ышанып та җитмидер идем әле. Ләкин мин аңа моны әйтмәдем, авыл хуҗалыгын күмәкләштерү уңае белән чамасыз эшем күплеген, язарга вакыт юклыгын сылтау итеп күрсәттем Кави башын чайкап торды да —Алай ярамый, әдәбиятка яшь көчләр бик кирәк. Сездә язу сәләте бар. Бу мәшһүр Сиваш сугышлары турында сез зур әсәр дә яза аласыз, язу алымыгыз шуны күрсәтә.—диде Билгеле. Кави кебек танылган язучының яхшы киңәше нәтиҗәсез калмады Ул миндә язарга сәләтем барлыгына ышаныч тудырды. Мин әдәби иҗат мәсьәләсенә җитдирәк карый башладым. Берничә елдан ул әйткән зур әсәрне—«Сиваш повестен— язып та чыктым. Бу беренче очрашуны соңыннан без бик рәхәтләнеп көлә-көлә искә төшерә торган булдык. Бөек Ватан сугышы елларында Кави Нәҗми белән без Татарстан радиокомитетында берничә ел бергә эшләдек. Бик авыр еллар иде ул. Гадел Кутуй кебек талантлы язучылар сугышка китте, бик күп бүлекләрдә нибары берәр генә кеше эшли. Иртәнге сигездән кичке тугызларга кадәр баш күтәрмичә тырышсак та, өлгерүе бик кыен иде Фронтта хәлләр бик тиз үзгәреп тора, фронтка ярдәмне көчәйтү өчен партия һәм хөкүмәт тарафыннан тылда күп төрле җитди чаралар үткәрелә. Безгә исә шул уңайдан көне-сәгате белән эфирга чыгарга кирәк була Әйтик. Ленинград камалышта калганнан соң, казакъ халкының мәшһүр акыны Җамбул Ленинград халкына шигъри мөрәҗәгать белән чыкты Безнең гаскәрләр Мәскәү тирәсенә килеп җиткән фашистларны тар-мар итеп үзләре һөҗүмгә күчтеләр Белоруссия партизаннары искиткеч батырлыклары белән дан казаначар Шундый очракларда тылдагы халыкның рухын күтәрерлек ялкынлы чыгышлар оештырырга кирәк була Андый чакта мин. раднокомитетның баш редакторы буларак, әдәбн- 10. .к у К • м w драматик тапшыруларның редакторы, танылган язучы Мирсәй Әмиргә яисә агитацияпропаганда бүлеге мөдире Кави Нәҗмигә мөрәҗәгать итә идем. —Кави, ялкынлы публицистик чыгыш кирәк!—дим мин аца. Кави яза торган урыныннан башын күтәреп: —Кайчанга?—дип сорый. —Бүгенгә. — Ничә минуттан? —10 минутка сыйсаң, менә дигән була инде! Кави урыныннан торып тәмәке төрә дә бүлмәсендә йөри-йөри уйлана башлый Аннары баш кагып: —Сәгать ярымнан!—дип әйтеп куя. Мин аңа ышанам. Сәгать ярымнан ул кәгазьләрен кыштырдатып машинистка янына барып утырачак. Кыскасы, шундый киеренке вакытларда һәркайчан Кавиның өлгергәнлегенә, аның публицистик осталыгына таяндык Аның җитәкче эшләрдә сыналган зур стажлы коммунист булуы, комиссарлык тәҗрибәсе дә ярап куйды. Дөньякүләм әһәмияте булган зур әдәби-политик вакыйгаларны җиңел аңлардай йөгерек телдә, көчле дәлил белән баетып, публицистик мәкаләләрендә күбесенчә ул аңлатып чыга иде Бу урында минем татар халкының фронттагы сугышчыларга хатын да Кави Нәҗми язуын аеруча ихтирам белән әйтеп узасым килә. Вакытында ул хат һәм фронтта, һәм тылда зур политик вакыйга булып яңгырады, русча, татарча Бөтенсоюз радиосыннан укылды, татар телендә чыга торган II фронт газетасында басылды, аерым брошюра булып чыкты, гомумән, сугыш чоры тарихында якты сәхифә булып истә калды. Революциянең беренче еллар әдәбияты хакында сүз барганда, кайберәүләр Кави Нәҗминең имажинизмны яклап чыгуына, шулай итеп реалистик әдәбият алымнарына хилаф юлдан китүенә кирәгеннән артык басым ясыйлар. Хәлбуки бу мәсьәләне күпертергә бер нигез дә юк. Яшь шагыйрьнең бу мавыгуына, үзе әйтмешли, фәкать «Октябрь революциясе, гражданнар сугышы тудырган темаларны яңа әдәби калыпка салып язу өчен әлләничә төрле тәҗрибәләр эшләп...» каравы гына сәбәп булган. Ул караштан Кави тиз үк баш тарта. Димәк, бу мавыгу аның өстенә күләгә төшерерлек сәбәп тә була алмый. Кави Нәҗминең бу тырышып эзләнүләре исә, әдәбиятта яңалыкка, иҗатта үзенчәлеккә омтылулары һич тә бушка китмәде. Ул безнең проза теленә бик кирәкле яңалыклар өстәде. Әмма сүлпән тормышка өермәдәй ярсып килеп кергән революция, гражданнар сугышы, билгеле, җитез хәрәкәт, динамика таләп итә иде. Сизгер талант буларак. Кави Нәҗми моны яхшы аңлаган, ул үзенең әсәрләрендә, бигрәк тә, публицистикада озынга сузылган салкын канлы ваемсыз җөмләләр кулланмый. Аның әсәрләренә хәрәкәт тизлеге, җанлылык, конкретлык, образлылык хас иде. Мәсәлән. Кави «Кырлар буенча» дигән хикәясен болай башлап җибәрә: «Үткән елларның эзен капшап нәрсәдер табасы килә. Менә фронтлар. Полк артыннан полк. Һәрберсендә иске тормышның җанын алырга баручы егетләр Барысының да исемнәре бертөсле—кызылармеец... Ул—авыр ботинкалар белән Урал тауларына үрмәләде. Ул—обмоткасын туздыра-туздыра Варшауга чапты. Ул—диңгез күршесендәге төннәрнең томанын ертып. Сиваш сазлыгы аша, Кырымга үкчә тидерде...» Яисә, менә аның «Җир шарына рапорт» исемле шигыренең башлангычы: Шаркылда, җил! Ике бармак куеп Сузып сызгырт! Җырлап үт тагын... Кыскасы, Кави Нәҗминең эзләнүләре нәтиҗәсез калмады. Ул үз заманының иң гади укучылары да аңларлык җиңел, әмма образларга бай тел белән яза башлады Бу әдиптә хәтта һич көтелмәгән урында да, иң гади тормыш детале ярдәмендә бик матур итеп көлү сәләте бар. Мәсәлән, аның бер әсәрендәге карт үзе белән янәшә кайтучы карчыгына: —Әйдә, тизрәк атла, трамвай булдыңмы әллә!—ди. Гади генә күренеш, әмма көлке һәм мәгънәле. Аның әсәрләреннән, шул рәвешчә, куп вакыт шаян юмор яки усал сатира бөркелеп тора. Кави Нәҗми әсәрләрендәге менә шушы алым безнең прозабызга үз вакытында бик кирәкле һәм көтелгән яңалык булып килеп керде. Кави Нәҗми шәхес буларак та теләсә кем белән тиз аралашырга, уртак тел табарга сәләтле күркәм холыклы, шаян телле, юморист кеше иде. Ул булган мәҗлестә көлке мәзәк, шаян сүз беркайчан да өзелеп тормады. Кави шулай ук докладлар, нотыклар сөйләргә дә бик һәвәс кеше, анда күпләрдә булмый торган ораторлык маһирлеге дә мулдан иде Замандашымның шәхси сыйфатлары хакында сүз кузгалу уңае белән, мин Кавинең артык беркатлы, йомшак холыклы һәм чамадан тыш мавыгучан булуын әйтер идем. Чөнки аның бу сыйфатлары тормыш юлында аңа шактый авырлыкчар китерде. Иҗатын башка бик күпләр кебек ук шигырь язудан башлаган булса да. Кави Нәҗми ахырда барысыннан да бигрәк күренекле проза остасы булып танылды. Революция елларында ук барлыкка килгән үз алымын, үз телен торган саен камилләштерә барып, ул әдәбиятыбызга чын реалистик алым белән язылган байтак кына яхшы әсәрләр бүләк итте. Сугыштан соң язган иң талантлы әсәре --------- Язгы җилләр» романы белән Кави Нәҗми татар совет әдәбиятын Бөтенсоюз аренасына һәм күпчелек Европа илләренә танытучыларның берсе булды. Татарстан китап нәшриятында Кави Нәҗминең дүрт томлык әсәрләр җыентыгы чыгуын укучылар җәмәгатьчелеге хуп күреп каршы алды. Бу күренекле язучының әсәрләре әдәбият сөючеләрнең, бигрәк тә яшь буынның китап шүрлекләрендә, һичшиксез, урын алыр һәм укучыда рәхмәт хисләре уятыр дип ышанасы килә. 1981