ҮЗ ҖЫРЫМ БАР
Төннәр буе утырып җырлар яздым. Җырларымны кемнәр гаепләр? Гаепләрләр, бәлкем, туң йөрәкле. Рухи сукыр, рухи гарипләр... Күп йөрәкләр ахры күгәргәннәр. Шигъриятне, моңны сизмиләр. Тик шулай да һаман ярсый-ярсый, Җырларымнан ертык эзлиләр. Сандугачлар җырлар, һай, сузамы? Гомерләр соң җырсыз узамы? һәр күңелнең җирдә үз моңы бар. Тыңламыйбыз гына без аны. Җыр—милләтнең асыл хәзинәсе. Күпме йөрәк шуңа табынган. Аерылалмый кеше, аерылалмый, Бу табигый сихри агымнан. Җырчы дигән даным булмаса да. Моңсыз түгел минем йөрәгем. Ләкин. Ятлар арбасына утырмадым. Ятлар җырын җырлап йөрмәдем. Тоя белсәң әгәр, дөнья безне Илаһи бер моңга ураган. Әле дә шөкер җирдә үз моңым бар. Үз җырым бар, шуңа куанам. Ак хыял Ак хыялым ал таңнарда Тирбәлә рәшә кебек. Ул мине чиксез-кырыйсыз Җирләргә дәшә кебек. Чыңгыз МУСИН (1934) шагыйрь, «Тамырлар», «Язмышым—үзәннәрдә»,«Кадер кичендә* исеме китаплар авторы Әгерҗе районында яши. Диңгездә кораб тирбәлә, Ак хыялдай ак җилкән. Җилкәнне җил ега, диләр. Хыялны ега микән? Ак хыялым, ак канатым. Давылларга тиң көче, Ак хыялын юрга итеп, Дөнья гизә ир кеше. Нәваига Белмим, бармы дәвам итүчеләр Шагыйрь Нәваилар токымын? Мин бит аның шигырь-газәлләрен Ничәнче кат инде укыймын. Нәваины кат-кат укыймын да, Күңелемә тула изгелек. Әйтерсең дә бөтен тарафымда Аның рухы тора сиздереп. Бу заманда аны кемнәр белә? Газәлләрен кемнәр ятлаган? Безнең бит бу рухи дөньябызны Тоташ кара болыт каплаган. Ул заманнар инде узган диләр, Узмаган ул әле, узмаган. Үзгәрер дә дөнья һәм яңадан Нәваилар калкыр бер заман. Нәваича минем таңым ата, Нәваича йөзә болытлар... Без кайнаган чорлар узып бара, Укырлармы аны оныклар? Мин бит аны кат-кат укыймын да, Дөньяларым кала үзгәреп... Кабере аның кайсы тарафларда? Дога кылыр идем тезләнеп. Кадер кичендә Кайвакытта рухың белән үсәсең дә, Сихри дөнья тарафына күчәсең дә. Фәрештәләр Җиргә иңгән бер заманда Шигырь яздым изге кадер кичәсендә. Шигырь туса минем күңелем үсә кебек, Нурланамын, гүя назлы бичә кебек. Шигърият ул ходай биргән олы тәхет, һәркемгә дә тәтемидер мондый бәхет. Бу гамәлем дөньябызны җайлар кебек. Җырларымны кошлар отып сайрар кебек. Фикер кылу тынмас җанга бер сәбәптер, һәр ялгышны ярлыкарлык мең саваптыр. Бу могҗиза һәр гамәлдән югарырак. Ни кызганыч, күпләр аннан ераграк. Шигърият ул яңа туган бер таң кебек. Бу бәхетемне җуярмын дип куркам кебек. Сәясәттә зиһеннәре какшаганда, Укып аны илһамлана патшалар да. Шигырьне мин түшәк итеп җәямен дә. Юрган итеп ябынамын өсләремә. II Ходаем, тагын бер зур бәхетем артты, Илһам бирдең изге кадер кичләрендә!Күп ишеттек инде гайбәт сүзне. Ишетәсе килә әйбәт сүзне. Кемдер, бәлкем, яманатны сатып. Төгәллеккә чакырадыр безне? Акылың кыска, күңелең бозык. Гомер иттең азып-тузып. Диндар булып карт көнеңдә Үзгәрүең кызык. Күңел елдам, өмет—зурдан. Ымсынып гомер үтә. Әйтерсең лә туасы көн Ал таңнар вәгъдә итә. Алданганны белә-белә, Алданып гомер үтә. Телең бетсә, динең бетсә. Кайда соң кыйммәтең? Чукынасың гына кала. И, газиз милләтем! Юлларыма гөлләр үреп барам. Юлларымны гөлләр бизәсен. Мин тормышта кемгә кирәк булсам- Гөлләр арасыннан эзләсен.