ШӘҖӘРӘ
ИКЕ ПӘРДӘЛЕ ДРАМАТИК ХИКӘЯ Катнашучылар: Сәет Шәрәфетдинов—17 яшьтә СӘЛИМӘ Сәетбәкова— 16 яшьтә Халисә Сәетбәкова— 82 яшьтә Артур Сәетбәков—40 яшьтә Эльза Сәетбәкова—Артур яшендә Саетбеков Владимир Васильевич—55 яшьтә Людмила Саетбекова —50 яшьтә Азат Сәетбәков—36 яшьтә Юныс Сәетбәков—70 яшьләрдә Сәлимә Сәетбәкова—65 яшьтә Алимбәк Сәетбәков— 20 яшьтә Гөлгенә Сәетбәкова —19 яшьтә Беренче пәрдә Казан шәһәре. Аның уртасында шәҗәрә агачы үсеп утыра. Юан һәм бнек. Анын яшен инде белүче юк. Шактый гына ботаклары корыган. Яфрак ярып утырганнары да аз түгел. Шул агач тирәсендә фатирлар. Казан урамнары буйлап йорт номерларын карый-карый бер егет атлый. Үтеп баручы бер кызны туктата. Туфан МИННУЛЛИН язучы, dpawamy/v. РСФСРныңК Станиславский. Татарстанның Г 7}кай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты. Россия. Татарстан. Башкортстан театрларында куелган күпсанлы пьесалар, ике дистәдән артык китап авторы Баланда яши Сәет. Ыздраствуйте Сәлимә. Здрасте. Сәет Сурык пиятый дум где? Сәлимә Кырык бишенче йорт диген. Сәет. Син татармыни әле. Кырык бишенче йорт кирәк ие. Сәлимә Нәрсәгә ул сиңа кырык бишенче йорт? Сәет Кирәк иде Сәлимә Әнә ул сурык пиятый дум. Ишек алдында. Сәет. Рәхмәт. Сәлимә Авылдан килдеңме? Сәет Авылдан. Сәлимә. Кайсы авылдан? Сәет. Син кайсы авылны беләсең сон? Сәлимә. Кара, кара сөйләшеп торган була. Сурык пиятыи. Әйт инде, кайсы авылдан? Сәет. Ерыклы. Сәлимә Шундый авыл да бармыни? Сәет. Бар. Сәлимә Кайсы районда? Сәет. Әлки районында. Сәлимә Андый район да бармыни9 Кайда соң ул? Сәет. Саесканның койрык астында. (Китә башлый.) Сәлимә Әй, сурый пиятыи. Әйт инде, кырык бишенче йорт ник кирәк? Сәет Йорт кирәкми мина, квартир кирәк. Сәлимә Ничәнче фатир кирәк9 Сәет. Фатир кирәкми мина, квартир кирәк. Сәлимә Фатир шул квартира була ич иңде Ничәнче квартира кирәк? Сәет. Егерме алтынчы. Сәлимә Әллә безгә киләсеңме? Сәет. Ничек инде сезгә? Сәлимә. Чөнки без егерме алтынчы фатирда торабыз. Сәет. Янгалама. Сәлимә Менә кызык. Ни өчен мин сина ялганларга тиеш әле Сәет Фамилиягез ничек? Сәлимә Сәетбәковалар. Сәет. Сон мина шул кирәк инде. Сәлимә Ни өчен кирәк? Сәет Кирәк инде. Сәлимә. Әйтмәсәң. кертмим Мин дә быел авылда булдым. Дәү әбием белән кайттык Әтнә ягына. Минем дәү әбиемнең әтисе шунда туган. Әйт инде, безгә нигә киләсен? Сәет Акча бирергә. Сәлимә. Н инди акча? Сәет Син тучны шул квартирада торасыңмы? Сәлимә. Ышанмыйсынмы? Сәет. Казан кызларына ышансаң. Сәлимә. Ни дидең9 Их син. мокыт Сурык пиятый. (Китә башлый.) Сәет (куыпҗитеп). Йә инде Нәрсә син. Тучны шул квартирданмы9 Сәетбәковамы9 Сәлимә Әйтеп торалар бит сиңа. Сәет Йә инде, пырлама инде. Синең бабаңның әтисеме, бабасымы бай булганмы? Сәлимә. Сәетбәковлар морза булганнар. Сәет. Миңа морза кирәкми, бай кирәк. Сәлимә. Морза булгач бай була инде ул. Сәет. Тучнымы? Сәлимә. Син авылда торып татарча белмисең мәллә? Сәет. Тучнының татарчасы юк Сәлимә Точно ул нәкъ шулай дигән сүз була. Сәет Өйрәтмә. Өегездә олы кеше бармы? Сәлимә. Менә мин олы кеше. Сәет. Син олы кеше түгел. Сәлимә. Дәү әбием бар. Сәет. Алайса, акчаны аңарга бирәм. Сәлимә. Әйт инде, нинди акча? (Сумкасыннан паспорт чыгарып.) Менә, ышанмасаң кара. Язылганмы? Сәетбәкова Сәлимә Закировна дигәнме? Ә синең исемең ничек? Сәет. Сәет Шәрәфетдинов. Сәлимә. Әйт инде, Сәет Шәрәфетдинов, нинди акча? Сәет Моннан сиксән ел элек минем бабайның бабасы Шәрәфетдинов Гарәфетдин Сәетбәков Хәсәнбәктән бурычка акча алып торган булган. Менә шул бурычны китердем. Сәлимә Ничек, ничек?.. Сәет. Хәсән Сәетбәковны беләсеңме? Сәлимә Мин аны каян белим Сәет. Белмәгәч нигә сорашасың? Өегездә олы кеше бармы дип сорадым ич. Сәлимә Әйдә, алайса, керәбез (Кырык бишенче йортның егерме алтынчы фатирына таба атлыйлар. Ә ул фатирда Халисә Сәетбәкова күзлеген борын өстенә атландырып китап укып утыра. Сәлимәнең кайтып кергәнен дә ишетми.) Сәлимә. Дәү әби... Халисә (күзләрен китаптан алмыйча гына). Мин сиңа күпме әйтәм. кычкырып сөйләшмә. Сәлимә. Ә бездә кунак бар. Халисә (күтәрелепкарап) Кем ул? Сәлимә Сәет Шәрәфетдинов Авылдан килгән. Акча бирергә. Халисә Нинди акча? Сәлимә. Хәсәнбәк Сәетбәков бабасының бабасына акча биреп торган Шул әжәтне китергән Сәет. Халисә Ни сөйлисен син° Сәлимә. Сәет үте әйтте. Әйт, Сәет Сәет. Исәнмесез. Хәл исә Исәнме, исәнме. Сәет Минем бабамның бабасы Халисә. Кунакка урын тәкъдим ит, Сәлимә. Сәлимә (Сәет басып торган ишек төбенә урындык илтеп куеп) Утыр Халисә Сәлимә, күпме әйтергә мөмкин. Кунакның урыны түрдә Төрки халыкларда кунак ин кадерле кеше. Сәлимә (урындыкны түргә күчереп) Рәхим итегез, кадерле кунак (Сәет кыюсыз гына килеп утыра ) Халисә. Чәй куй. Сәлимә. Тыңлыйм инде, дәү әби (Халисәнең алдына килеп утыра.) Халисә Сәлимә, күпме әйтергә мөмкин. Сиңа унҗиде яшь Сәлимә. Унжиде яшь кенә. Халисә. Унжиде яшь кенә түгел, унжиде яшь инде. (Сәлимә күчеп утыргач, Сәеткә.) Тыңлыйм сине, балам Сәлимә. Сәетнен бабасынын бабасы... Халисә. Сәлимә Сәет. Акча алып торган. Шуннан революция булган. Бабайның бабасы бурычын түли алмый калган. Ә-ө-ә... Ни... Минем бабайның бабасы Хәсәнбәк Сәетбәков дигән байда күчер булып эшләгән. Революция байларны бетергәч, ул эшләгән бай да беткән Минем бабайның бабасы ул байны бүтән күрмәгән. Шуннан ул минем бабайның әтисенә әйтеп калдырган, байны табып бурычымны түлә дигән Минем бабайнын әтисе дә минем бабайга әйтеп калдырган Шулай килә- килә минем әти әйтте: Хәсәнбәк Сәет- бәковнын нәселен эзләп тап—бабаңның бабасынын амәнәтен үтә диде Сәлимә (әлеге хикәя аңа бик нык тәэсир иткән). Дәү әби Халисә Сабыр, кызым (Сәеткә.) Әтиең үзе исәнме’ Сәет. Исән булмыйча Ана әле утыз сигез генә яшь Бабай да исән Ул бер тапкыр килеп эзләп караган да тапмаган кемгә бирергә Әти эзләми, мина кушты. Мин менә белештем дә, Сәетбәковларны язып чыктым Менә спискесе. Сәлимә Йә. карыйм әле. (Сәет кулыннан дәфтәр битен тартып ала.) Халисә. Сәлимә, күпме әйтергә мөмкин. Татар кызлары әдәпле булырга тиеш. Сәлимә. Урыс кызлары әдәпсез булса да ярыймыни? Халисә. Сәлимә! Өйдә кунак бар. Сәлимә (дәфтәр битендәге исемлекне укып) У-у-у... моңда ничаклы Сәетбәков. (Сәеткә.) Кайдан жыйдын ’ Сәет Өйрәттеләр инде. Сәлимә У-у-у... (Кинәт күңелсезләнеп.) Дәү әби, монда минем әти белән бабай да бар. (Исемлекне атып бәрә.) Халисә Сәлимә... Кил әле монда (Сәлимәне алдына утыртып.) Йә, йә. булды. Тынычлан. (Сәеткә.) Син гафу ит инде, балам. (Кулъяулык азып Сәлимәнең куз яшьләрен сөртә) Булдымы? Бар инде, чәй куй. кунак ерактан килгәндер. (Сәлимә чыгып киткәч.) Моннан ун ел элек анын әтисе- әнисе белән бабасы, әбисе бер машинада һәлакәткә очрадылар, һаман оныта алмый. Кинәттән генә холкы үзгәреп куя. Игътибар итмә. Димәк, син Хәсәнбәк Сәетбәков нәселен табып, бурычны түләргә килдең? Сәет. Әйе. Халисә Гажәп. Сәет Әти дә әйтә, кешеләрне көлдереп йөрергә кирәкми ди. Үзе миңа кушты. Халисә Мин биредә көләрлек сәбәп тап м ы й м < Кухнядан чыккан Сәли - мәгә.) Булдымы, кызым? Сәлимә Куйдым. Халисә Табын әзерлә. Сәег. Юк. мин ашыгам Акчаны алыгыз да... Халисә Сабыр, балам. Акчаны бирү жинел булмаган кебек, алуы да жинел түгел. Уйларга кирәк. Сәет. Сез шул Хәсәнбәк Сәетбәковның туганымы сон? Халисә. Әйе. Сәетбәковлар нәселеннән. Ләкин мин ул нәселгә килен булып кына төшкән кеше Минем нәсел Галиәхмәт морзаларыннан килә Сәет Барыбер инде ул. Алыгыз Мина тиз кайтып житөргэ кирәк Имтиханнарга да әзерләнергә кирәк Быел Казанга укырга киләсе бар (Кесәсеннән акча чыгарып .) Менә монда өч миллион Санап алыгыз да. Халисә Нигә өч миллион? Сәет Бабай шулай санап чыгарды инде. Николай патша акчасын совет акчасына күчергәч, совет акчасын Ельцин акчасына күчергәч шулай килеп чыгарга тиеш диде. Сәлимә. Ә күпме булган Николай акчасы белән? Сәет Мин каян белим. Күпме бирделәр—шуны алып килдем. Сәлимә. Дәү әби, ә нигә без ул акчаны алырга тиеш? Халисә Әкрен. Алган юк бит әле. Сәлимә Ул безгә тиеш түгел. Сәет. Туганы диде ич инде. Халисә. Әкрен, әкрен... Болай, балам. Әйе, без чыннан да Сәетбәковлар нәселеннән. Әмма Хәсәнбәк Сәетбәков тармагыннан түгел. Хәсәнбәк Сәетбәков минем иремнең абыйсы булган. Аны 1920 елда кулга алалар һәм... Сәлимә, кунакка кул юа торган жирне күрсәт Чиста сөлге бир. Сәет Рәхмәт. Эчәсем килми. Кайтып житәргә кирәк. Халисә. Безнең татарда чәйдән олы булмыйлар, балам. Сәет Алыгыз инде акчаны. Халисә Сина. балам, акчадан котылырга кирәкме? Алайса, син аны ташла да берәр жиргә, бабаңа кайтып әйт—бирдем диген. Сәет. Алай булмый иңде ул. Халисә Булмагач, олыларны тыңла. Монда синең исемлеген зур. Бәлки Хәсәнбәк абый тармагындагы табылыр. Сәет. Сез белмисезме? Халисә Кызганычка каршы, белмим. Оныттырдылар. Рәхмәт Син килеп искә төшердең Бар. Ю кулларыңны. Сәлимә, чиста сөлге бир. Сәет. Юк инде, сау булыгыз. (Чыгып китә. Йорт номерларын карый - карый атлый Аны Сәлимә куып тота.) Сәлимә. Нигә син минем дәү әбиемне үпкәләттең? Сәет Нишләп үпкәләтим мин аны. Сәлимә. Чәен эчмичә чыгып китген. Сәет. Кергән бер җирдә чәй эчеп утыра башласаң... Сәлимә. Кергән бер жиреңдә чәй эчертмәсәләр нишләрсең. Сәет (Сәлимәгә карап торып). Нәрсә син... Сәлимә Мин дә синең белән йөримме? Сәет. Нишләп? Сәлимә Сәетбәковларны эзләп Сәет. Үзем дә йөри беләм мин. Сәлимә Русча белмисең бит. Казанда русча белмәсәң йөрен булмый Сәет Үземә кирәген беләм мин Сәлимә. Беләсең инде... Сурык пиятый... Тучны... Сәет Кит әле моннан. Сәлимә. Син әллә кызлар яратмыйсыңмы? Сәет. Анда синең ни эшен бар. Сәлимә. Мин кызлар бит.. Сәет. Кызлар булсаң бүтән егетләр эзлә. Сәлимә. Миңа син ошадын. (Төбәлеп карап торган Сәеткә.) Нигә шулай карап торасың? (Дәшми генә китеп барган Сәеткә иярә.) Сәет, сина ничә яшь? (Сәет дәшмәгәч.) Әйт инде? Сәет Сиңа ничә кирәк соң? Сәлимә. Егерме. Әгәр дә сиңа егерме яшь булса, мин сиңа абый дип әйтер идем. Сәет. Әллә син чынлап та жүләр- ме? (Йорт номерын карап.) Дивянусты сим (Кесәсеннән исемлекне алып карый.) Сәлимә. (Сәет кулындагы исемлеккә урелеп карап.) Ничәнче фатир? Сәет. Егерме алты... Сәлимә. Боларның да егерме алты. Әйдә, керәбез. (Егерме алтынчы фатирда фатир хуҗалары Артур белән Эльза пыр тузып талашалар.) Эльза. Мин көне-төне ат кебек эшлим, урамга киеп чыгарга күлмәгем дә юк. Артур. Мин эшләмимме? Эльза. Эшләгәч акчан кайда? Артур. Хезмәт хакы бирмәгәнгә мин гаепле түгел бит. Эльза. Син беркайчан да гаепле түгел. Гел мин гаепле. Балаларны әниләргә кайтарып ыргыттын да рәхәтләнеп йөрисен. Артур. Ни сөйлисең син, Эльза? Үзең бит. Эльза. Нәрсә, мин аларны монда ач яткырыйммы? Бүтән ирләр таба бит Син генә һаман, конструктор дигән булып... Нәрсә кырдын конструктор булып. Ике балаңны ашата алмыйсын. Артур. Нишләргә кушасын мина? Кулымны сузыл чатка чыгып утырыйммы? Кеше талыйммы? Эльза. Базарда синең кебек ирләр басып тора. Артур Ю-у-ук, Эльза, матуркаем, мин ул эшне булдыра алмыйм Мин сәүдәгәр түгел. Ул эш минем кулымнан килми, аңа да осталык кирәк Эльза. Алайса, мина ник рөхсәт итмисең? Артур. Сина бигрәк тә ярамый. Эльза. Син болай да холкың белән базар хатыны. Син анда бер чыгып китсәң, кайтмаячаксың. Ә мин сине югалтудан куркам Чөнки мин сине яратам Аңла. Эльза матуркаем, башбаштаклыклар барсы да вакытлы гына. Дөнья рәтләнәчәк Эльза. Мин үлгәч нигә кирәк анын рәтләнүе Бу дөньяда рәхәт күреп каласым килә. Артур. Нәрсә соң ул рәхәт күреп калу? Эльза. Тагын тотынды мораль укырга. Миңа синең морален кирәкми, акча кирәк Артур. Булыр. Эльза. Кайчан? Артур. Абыйдан сорап торырбыз Эльза Алырсың аңардан кыш көне кар. Кесәсе тулы акча Карак, жулик. Артур. Акчалы кеше дә ошамый сиңа. Эльза, акчасызы да канәгатьләндерми. Эльза. Бүген ашарга пешермим Артур Пешермә инде, пешермә, ач ятырбыз. Студент чакта ач килеш кочаклашып ята идек ич әле. Эльза. Дурак булганмын. Артур. Әлбәгтә. дурак булгансың Чыкмаска иде миңа Эльза (елап.) Үртәмә мине. Артур Йә. булды инде, булды. Нигә инде. Без генә түгел бит Безнең кебекләр дөнья тулы. Элек гә булган, хәзер дә күп. киләчәктә дә булачак Бу илдә. Эльза, эшләгән кеше беркайчан да акчалы булмаячак. Әгәр бу илдә эшләгән кеше акчалы булса, миллионлаган чиновник акчасыз кала чак Син аларны ла кызган инде, алар да кеше бит Мәскә\ тулы чинов ник ач утырса, сиңа рәхәт булыр идеме'’ Аннан сон. сиңа Эльза, күп акчалы булу ярамый да Синен халыктагы кешеләрне ачлы-гуклы тотарга кирәк. Әгәр дә син баеп китсәң, иң беренче кылган гамәлең мине өйдән куып чыгару булачак Синен тормозың юк Эльза матуркаем (Хатынының ищ^раикумнкугп) Йә. булды, булды. Эльза (иренең кулларын алып ташлап). Кит!. Артур. Кая9 Эльза. Атаң башына. Артур Ә-ә-ә, анда Анда барып кайтырга кирәк. Анда барырга ярый Пенсия алганнардыр Эльза Теләнеп йөрмә. Артур. Юк. мин теләнмим. Үземә тиешлесен таләп итәм. Тудырмасыннар иде бу дөньяга. Кайсы илдә яшәгәннәрен белмәгәннәрмени Эльза. Йөрмә диләр. Артур. Ашарга юк дисен. Әйдә, булмаса бергә барыйк, ашап кайтырбыз (Ишектә звонок ) Эльза Кайсы йөри инде эч пошырып Артур. Бу. Эльза. Хозыр Ильяс Безгә акча китергән. Ишектән кергәч тә, мә, Эльза ханым, сиңа миллион сум диячәк. Бар, ач ишекне Эльза. Бик кирәге барые синен ач дусларыңның. Җыеласыз да дурак сатасыз. Артур. Сатарлык бүтән әйберебез юк (Звонок кабатлана Артур барып ишекне ача Сәет белән Сәлимәне күреп ) Исәнмесез. Эльза, каршыла, туганнарын килгән. Эльза (килепкарап) Нинди минем туганнарым булсын алар. Артур Кем кирәк сезгә, матурларым Кого вам надо? Сәлимә Исәнмесез. Безгә Сәетбәковлар кирәк. Артур Сәетбәковлар’ Керегез алайса. Сәетбәковлар кирәк булгач Кем дип белик инде үзегезне? Сәлимә Ашыктырмагыз инде Татарларда иң элек утырырга урын тәкъдим итәләр Артур. Тю-тю-тьюю (Урындыклар куеп.) Рәхим итегез. Сәлимә (Сәеткә күрсәтеп) Б> Сәет Шәрәфетдинов, мин—Сәлимә Сәетбәкова. Артур. Эһһе.. (Эльзагакүрсәтеп) Ул - Эльза Сәетбәкова. мин—Артзр Сәегбәков Шуннан'.’ Сәлимә (Эльзага) Исәнмесез Мин Сәетбәкова дигәч, нигә гаҗәплән мәдегез? Артур. Нигә мин гаҗәпләнергә тиеш? Сәлимә. Бәлки мин сезнең туганыгыздыр Артүр. Бик мөмкин. Сәлимә. Бәлки мин сезне гомерем буе эзләгәнмендер. Артур Сезнең гомерегез шулай бик озынмыни инде? Сәлимә Минеке—озын. Ярый, инде йомышны әйтик. Сезнен нәселегездә бай кеше булганмы? Артур. Бай9 Ә нигә ул? Сәлимә. Нигә икәнен сонрак әйтербез. Булганмы? Артур. Ә нәселне кайдан башларга9 Сәлимә. Сезгә ничә яшь? Артур. Әйтик, кырык. Сәлимә Кырык булгач, кырык булгач бабагызның әтисе була инде Артур. Кызык. Эльза, минем бабайның әтисе бай булганмы? (Эльза эндәшмәгәч) Гафу итегез, апагызның тотлыга торган гадәте бар. кеше алдында сөйләшергә ояла. Сәлимә (Эльза янына килеп) Минем дус кызымның әнисе логопед. Мин ана әйтермен, ярыймы9 (Артур янына килеп) Ничек инде сез бабагызның әтисен белмисез? Артур. Сез беләсезме соң? Сәлимә Беләбез. Сәет белә, мин дә беләм Артур. Мин менә белмим шул. Чыннан да әйтегез, нигә кирәк? Сәлимә Сәет бабасының бабасы Шәрәфетдинов... (Сәеткә) Исеме ничек әле? Сәет Гарәфетдин. Сәлимә. Сәетнең бабасының бабасы Гарәфетдин Шәрәфетдинов Хәсәнбәк Сәетбәковтан әжәткә акча алып торган Сәет авылдан шул бурычны түләргә килгән. Артур Ә минем ни катнашым бар? Туктагыз әле. Кайчан алган9 Сәлимә Кайчан алган әле, Сәет? Артур. Унҗиденче елда. Сәлимә. Унҗиденче елда. Алган да түләп өлгерә алмаган Революция булган. Беләсезме9 Артур. Анысын беләм. Әле... Димәк... Әманәт Сәлимә Әйе. Артур. Шәп бит бу Акча юк чак иде. Күпме алган булган? Сәлимә Башта сез әйтегез. Хәсәнбәк Сәетбәков сезнен бабагызның әтисеме? Артур Сәетбәков булгач, шулайдыр инде. Сәлимә Ю-у-ук... Минем дәү әби, мәсәлән, алмады. Мин Хәсәнбәк Сәетбәковның ерак туганы гына диде Артур. Мин якын туганыдыр Эльза. Башларын әйләндермә Каян килсен бай Нәселләре белән ыштансыз. Сез дә йөрмәгез. Әйтегез, нәрсә кирәк? Сәлимә. Без—чынлап. Сәет, күрсәт акчаларны. (Сәет акчаны курсәт кәч). Өч миллион сум. Артур Кызык бит бу, Эльза. Эльза. Бер дә кызык түгел. Барыгыз. бар. байлар түгел алар Булмаган да, барыгыз. Артур Туктале, Эльза. Эльза. Кемгә әйтәм. Барыгыз (Сәет белән Сәлимәне этеп-төртеп диярлек чыгарып җибәрә.) Артур Нәрсә инде син. Дәшми- дәшми торгач та. Эльза Йөрмәсеннәр. Җыен жулик. Кереп карап йөриләр дә. чишен дереп чыгып китәләр. Артур Чишендерерлек ниебез бар Күренеп тора бит инде жулик түгеллекләре. Эльза. Күренеп тора. Күрсәтәләр ди алар сиңа. Бай... Тапканнар бай Артур Ә нигә? Ишеткәнем бар иде бабайдан. Без морза нәселеннән дия иде Эльза. Ялгыш ишеткәнсездер Морза димәгәндер, морҗа дигәндер Артур. Усал син, Эльза матуркаем, усал. Туктале. әтигә шалтыратып карыйм әле. (Телефоннан шалтыратып.) Әтиме9 Нихәлләрдә, әти? Әни исән-саумы9 Вакыт юграк әле. Эльза да әйтә, барып хәлләрен белеп кайтыйк ди Карале, әти. Сәетбәков фамилиясе каян килгән безгә? Борынгыдан? Ә син Хәсәнбәк Сәетбәковны ишетеп беләсеңме9 Күреп беләсең? Эһһе... Әйе.. Нигәме? Берәү монда акча өләшеп йөри. Әманәт ди. Бабасының бабасы Хәсәнбәк Сәетбәковтан акча алып торган. Эльза да жулик, ди. Ләкин алар жуликка охшамаган. Берсенен фамилиясе Сәетбәкова. Ярый, сау бул Әнигә сәлам әйт. (Элызага) Ишеттеңме9 Без Хәсәнбәк Сәетбәков белән туганнар икән. Нәсел агачыбыз бер икән. Эльза. Булса ни булган. Әллә оялмыйча алыр иденме шул акчаны9 Артур. Акчадамыни мәсьәлә. Туктале... (Тиз-тиз киенә башлый.) Эльза Кая барасын? Артур Куып тотыйм әле тегеләрне. Эльза Йөрмә. Артур Эльза... ну, Эльза., ну Син мине белмисенмени9 Ну (Тиз генә чыгып китә Ул куа торсын Без Сәет белән Сәлимә янына ашыгыйк. Алар чираттагы Сәетбәковны эзләп атлыйлар. Сәлимәнең кызуы әле басылмаган ) Сәлимә. Менә син әйт. Сәет, шундый кеше буламы9 Буламы шундый кеше Өенә кешеләр килгән, әйеме9 Ә ул куып чыгара. Сәет Ире аның ишәк. Сәлимә Ничек ишәк9 Сәет. Сон инде. Нишлисең син. хайван, дияргә иде дә алып ыргытырга иде. Сәлимә. Ничек алып ыргытырга9 Хатын-кызнымы9 Ни сөйлисең син? Сәет Хатын-кыз булса, урынында утырсын, теләсә кая кысылмасын Сәлимә Син үзен шулай булыр идеңме? Сәет Булса ни булган? Сәлимә. Синең әтиең шундыймы9 Сәет. Минем әни беркайчан да әти сүзеннән чыкмый. Мин клубка чыкканда да әтиеңнән сора ди Сәлимә Син сорыйсыңмы? Сәет. Сораса... Әти ич ул. Сәлимә (кинәт күңелсезләнеп) Мин дә әтидән сорар идем. (Сүзсез генә атлыйлар.) Сәет. Синең әбиең укытучы мәллә? Сәлимә. Әбием укытучы түгел иде. дәү әбием укытучы Сәет. Мин дө шуны әйтәм инде Укытучылар кебек сөйләшә. Сез икәү генәме? Сәлимә Әйе Ул инде мине үстерде. Бик күп язучыларны, артистларны белә ул. Сәет Кемнәрне9 Сәлимә Алар картлар инде Сәет. Безнең районнан да артистлар чыккан Артур (Сәет белән Сәлимәне куып җитеп) Гафу итегез Эльза апагыз аңлап җиткермәгән Ул да гафу үтенә Килешегез, чыннан да. сәеррәк хәл бит. Безнең заман кешеләренә хас түгел хәл. Хәтта мин лә ышанып җитмәдем Мин әтидән белештем Без чыннан да Хәсәнбәк Сәетбәковнын туганнары. Сәлимә Без барыбер акчаны сезгә бирмибез Бирмибез бит. Сәет, әйеме? Артур. Гафу итегез, мин акча сорап килмәдем Эльза апагызны ачуланмагыз. Авыл кызы ул. Сәет Авылда начарлар гына яшимени9 Артур Юк. мин алай дип әйтмәдем. Киресенчә Кирәгеннән артык гади. Сез беләсезме, дөньяда барлык нәрсә дә логикага корылган Ике генә нәрсәнен логикасы юк. мәхәббәт һәм хатын-кыз холкынын. Сау булыгыз Сәлимә Сау булыгыз Артур (китә башлаган җиреннән яңадан борылып) Ә сез чынлап та бөтен Сәетбәковларга акча аләшеп йөрисезме? Сәлимә Без өләшмибез Артур. Ә сез ул акчаны кайдан алдыгыз? Сәлимә Урладык. Артур Мин шаяртмыйм Сәлимә Без дә шаяртмыйбыз. Артур Гафу итегез алайса Аңлыйм, без сезне рәнҗеттек Сез чынлап та Сәетбәковамы9 Сәлимә Сәетбәкова булса ни Артур. Гафу итегез. Әгәр дә мөмкин булса. Сез мина шалтыратыгыз Утыз ике туксан алты утыз сигез Утыз ике туксан алты угыз сигез. Сау булыгыз. (Китә) Сәлимә Бәйләнчек. (Атлыйлар) Хәзер кемнәргә барабыз. Сәет? Ничек диде әле телефонын9 Сәет. Утыз ике туксан алты утыз сигез. Сәлимә Шулай шул Хәтерен яхшы синең Урладык дип шәп әйттек, әйеме? Сәет Син нигә гел минем өчен сөйлисен9 Мин әллә үзем сөйләшә белмимме9 И вапшым ияреп йөрмә мина. Сәлимә Син. Сәет, русча белмисен Рус сүзләрен кушып сөйләшмә Минем ләү әби әйтә, телең саф булсын ди Татарлар белән саф татар телендә, руслар белән саф рус телендә сөйләш ди. Син ничәнчедә укыйсың. Сәет? Сәет Укып бетердем инде мин Сәлимә Институтнымы9 Сәет Унынчыны Сәлимә (кыеп) Укып бетердем ди. Әле сиңа укып бетерергә Институт бар. аспирантура бар Әле аннан сон да укырга була. Сәет Мина шунысы җиткән Сәлимә Юк, җитәргә тиеш түгел. Мин гимназияне тәмамлагач, университетка керәм. Аннан аспирантурага. (Сәет көлгәч.) Нигә көләсең9 Сәет. Син Пират кебек. Сәлимә Нинди Пират? Сәет. Минем эт шундый. Син дә шуның кебек Сәлимә Ничек шуның кебек? Сәет Берәр җиргә барсаң, гел янда чуала. Әле уң якка чыга, әле сул якка. Өскә сикерә. Сәлимә. Тупас син. сурык пиятый. Сәет Әгәр тагын шул сүзне әйтсәң... Сәлимә. Нишләтәсең? Сәет. Бар. кит диләр Сәлимә Китмәсәм, нишләтәсең. Син мине бернишләтә алмыйсын. Мин сугыш түгәрәгенә йөрим, беләсеңме? Мина орынып кына кара. Менә шушында җылап ятачаксың. Син беләсеңме минем арттан өч егет ухаживать итә. Менә мондыйлар. Быел гимназияне тәмамладылар. Ухаживатьнын татарчасы ничек аның? Сәет. Мин каян белим. Сәлимә. Үзе укып бетердем дигән була. Сәет Життеме сиңа, юкмы? (Йорт номерын карый.) Сәлимә. Егерме бер. Сәет. Үзем дә күрәм. Мина егерме өч кирәк. Сәлимә Безгә егерме өч кирәк диген. Без-гә... Күпме әйтергә мөмкин Сәет Җиттеме сиңа, юкмы'.’ (Чыгып китәләр. Саетбеков Владимир Васильевич фатиры. Сәлимә белән Сәет тә анда.) Саетбеков И что же вы хотите от меня? Сәлимә. Долг надо вернуть. Саетбеков А причем здесь я? Сәлимә Но вы же Саетбеков Саетбеков Ну и чтож Саетбеков? Ну Саетбеков. Владимир Васильевич. Дальше что? Сәлимә. Вы же родственник Хасанбека Саетбекова. Саетбеков Кто вам сказал? У меня сосед—Козлов. Что, он внук козла что ли? Сәлимә. Саетбеков—татарская же фамилия. Саетбеков Кто вам сказал? Сәлимә. Вот я—Саетбекова. Чистокровная татарка. Саетбеков А я вот чистокровный русский. Сәлимә Не может быть. Вы наверное только забыли. Саетбеков. Нет. ничего не забыл. И отец у меня чистокровный русский Василий Никанорович Саетбеков. дед— Никанор Иванович Саетбеков. Сәлимә. Интересно. Саетбеков А что тут интересного. Вы просто плохо знаете историю, девочка. Сәлимә. По истории у меня отлично. Наверное, ваши предки татары. Саетбеков. Возможно. Сәлимә. А вы не интересовались? Саетбеков. Зачем это нужно? Если бы я копался в родословной, я по учению Дарвина Вы знаете Дарвина? Сәлимә. Знаю. Саетбеков. Так вот, по учению Дарвина я докопался бы до обезьяны Сәлимә Саетбековы не были обезьянами. Саетбеков. Кем же были? Сәлимә Зачем вы оскорбляете моих предков? Саетбеков Разве? А я и не подозревал. Простите, девочка. Сәлимә. Я не девочка. Саетбеков Простите. Девушка. Чтож ваш парень молчит? Сәлимә. Он не мой парень. Он—Сает. Он плохо разговаривает по-русски. Саетбеков Ничего. Научим. Сәлимә Как научите? Саетбеков Так научим. Я же сказал. Я чистокровный русский. Со всеми достоинствами и недостатками. Вы меня поняли, девушка? А теперь прошайте. Сәлимә. До свидания. (Телефон күреп.) Можно позвонить? Саетбеков Звоните. Сәлимә (телефоннан шалтыратып). Дәү әби!.. Мин бу. Курыкма, дәү әби, без Сәет белән... Саетбеков. Положите трубку. Сәлимә Дәү әби! Син күрсән, шундый кызык... Саетбеков (те. 1ефон трубкасын Сәлимә кулыннан алып). В этом доме, девушка, говорят только на человеческом языке. Сәлимә. Как? Саетбеков Вот так. Сәлимә. А вы не русский. Саетбеков Убирайтесь Убирайтесь вон! Сәет Чаво ты кричишь? Саетбеков Убирайтесь говорят Сәлимә (чыга-чыга) Вы не русский. вы не русский... (Чыгыпкитәләр) Людмила (ул Саетбековның хаты ны. Әлегә чаклы сүзсез гена бер читтә оек бәйләп утырган иде) Зачем ты так9 Саетбеков. Надоело. Людмила. Они-то при чем? Саетбеков. При том В России место не осталось. Людмила. Ну уж... Саетбеков. Вчера морда одна горло дерет. Насианаднос надо писать, насионалнос. Свая паспорт надо, свая паспорт Людмила. Ну и что? Ты каким- то раздраженным становишься. Володя Саетбеков. Ладно, хватит Людмила Мне неудобно. Саетбеков. Перед кем? Людмила. Соседи стали сторониться Саетбеков. Эти жиды-то? Людмила. Володя Кстати, ты же соврал. Прадед-то твой не Иван Саетбеков Кто же? Людмила Разве не знаешь? Саетбеков Нет, не знаю. И знать не хочу Людмила Не хочешь копаться в родословной9 Саетбеков. Да. не хочу. Людмила Ну. это твое дело. Только не надо других с толку сбивать. Саетбеков. Что этим хочешь сказать? Людмила А то—что в тебе заговорил комплекс неполноценности. Саетбеков. Ты что? Людмила Сядь и успокойся Полноценные люди не злятся по пустякам. Тем более не кричат на детей Мне стыдно за тебя. Девочка и то оказалась умнее тебя Она точно уловила, кто ты такой (Сәет белән Сәлимә урам буйлап атлыйлар Сәлимәнең әле кызуы басылмаган.) Сәлимә Рус түгел ул. Сәет Менә мин сина әйтәм. әйеме. рус түгел. Безнең күршедә Нина Павловна бар. менә ул чын рус апасы Әйт әле син. Сәетбәков рус була аламы’ Сәет. Булган ич. Сәлимә Юк. булмаган. Убирайтесь дигән була. Син молодец. Сәет. Сугышса, жинә иленме? Сина сукса мин аны. Мин дә молодец, әйеме. Сәет. Ярый әле акчаны атмады, әйеме9 Сәет Кем бирә ана акчаны. Әллә мин жүләрме? Сәлимә Әйттен. ә... Чава ты кричишь. Авылда русча укытмыйлар- мыни? Сәет. Җитте диләр сина. Сәлимә. Әллә бүтән сүз белмисенме9 Мин булмасам. монын белән сөйләшә алмый иден бит Сәет Мин анын белән сөйләшеп гә тормый идем Кем икәне күренеп тора. Сәлимә. Сәет, тагын эзлибезме әллә? . Әйдә, бүген туктыйк, иртәгә эзләрбез. Дәү әби, кайт. ди. Сәет Бар. кайт Сәлимә. Син мине озатып куймыйсынмы? Сәет. Үзен керден бит. Сәлимә. Ә син кайда кунасын. Сәет9 Сәет. Әнинен абыйларында. Сәлимә Иртәгә кайда очрашабыз9 Сәет Ник9 Сәлимә Табылмады бит әле. Сәет Табылыр. Сәлимә Мин кайтам инде. Сәет Сәет Әйттем ич инде, нәрсә син. Сәлимә. Без инде бүтән күрешмибездәме? Сәет Ник? Сәлимә Кызык инде син. ник дисең.. Сау бул. Сәет. Монда трамвай тукталышы. Сәет. Сау бул. (Китә Бераз атлагач артына борылып карый Ялгызы басып калган Сәлимәне күреп.) Ник китмисен ’. (Сәлимә дәшмәгәч) Әйдә . (Сәлимә йәгереп килеп җиткәч ) Тагын бер квартирам зына керәм дә илтеп куярмын. (Атлыйлар.) Сәлимә. Сәет, синең йөри торган кызын бармы? Сәет Юк Кирәге дә юк. Сәлимә. Сәет, син жырлый беләсеңме9 Сәет Юк Син беләсеңме сон9 Сәлимә. Мин дә юк шул. Дәү әби әйтә, музыканы бик нечкә тоясың ди. Тавышын утыргач жырлаячаксын ди. Син кайсы артистны яратасын, Сәет9 7. .к. У.» м I» Сәет. Үзебезнең районнан чыкканнарны. Сәлимә. Син патриот, әйеме? Сәет Әйе. Сәлимә. Сәет, син бии беләсеңме? Сәет. Юк. Сәлимә. Мин беләм. Әгнәгә кайткач. сабан туенда да биедем. Бүләк тә алдым әле. Сәет Анда бөтен кешегә бирәләр. Сәлимә. Сәет, син усалмы? Сәет Юаш булсан бу дөньяда.. Сәлимә. Усал булсан ярый. Сәет, явыз булма, ярыймы? Сәет (кесәсеннән исемлекне алып карап) Сиксән алты. Син кермә. Сәлимә. Алайса, мин кайтып китәм. Сәет Китмәгәең (Китеп бара. Азат Сәетбәков фатиры Анда Азат Сәетбәков диванга җәелеп утырган да каршыда сы.зу гына ике кызның ярымшәрә килеш биегәнен карап кәефләнеп утыра «Стоп!» дип биючеләрне туктата ) Азат (биючеләрнең берсенә). Син чыгып тор (Икенчесенә.) Ә син бие. (Кызның биюен сокланып карап тора да. үзе дә торып биючегә кушыла. Әйтергә кирәк, ритмны тоюы, хәрәкәтләренең нәфислеге күренеп тора. Кул чабып биюне туктата Икенче бүлмә ягына карап.) Татарчаны уйнат. (Татарчагаохшаган «көй» ишетелгәч туктата.) Татарчаны. болван. (Татарча көй ишетелгәч, биючегә.) Өстенә киеп чык. (Кыз кереп киткәч кәнәфигә чумып көйне тыңлый. Өстенә киеп чыккан биючегә.) Бие (Кыз биегәндә аны туктатып.) Көйне тыңла. Татар көе бу. (Хискә бирелеп балет хәрәкәтләре ясап салмак кына бии. Кызга.) Кабатла (Кызның кабатлавын кәефе килеп күзәтә. Кыз биюдән туктагач.) Жыр! (Биюче кереп китә Ж.ырчы кыз чыккач) Кармен ариясен. Кыз Мин аны белмим. Азат Белмәгәч, нигә килдең? Кыз. Мина әйтмәделәр. Азат (кәнәфи култыксасында торган микрофонга) Рашит болван, кемне китердең син? (Кызга.) Татарча җырлый беләсеңме9 Кыз. Беләм. Азат «Озата барма»ны беләсеңме? Кыз. Җырлап карыйм. Азат Жырлап карама син мина, җырла Жырлап караучылар сәхнә тулы. (Кызның җырлаганын тыңлаганнан соң.) Синнән ярыйсы гына жырчы чыгачак. Өйрән (Азатның баш очындагы тавыш көчәйткечтән тавыш ишетелә.) Сезне сорыйлар. Азат (микрофонга). Кем? Тавыш Бер малай Азат. Нишләп йөри? Тавыш (паузадан соң). Авылдан килгән. Акча бирәсем бар ди Азат Акча? Карап керт. (Көтелмәгән кунакны каршыларга әзерләнә. Кергән Сәеткә карап тора.) Нинди акча? Сәет Сез Сәетбәковмы? Азат Йомышыңны сөйлә. Сәет Минем бабамның бабасы Хәсәнбәк Сәетбәковтан акча алып торган. Кучер булып эшләгән чагында алып торган Хәсәнбәк байдан. Унҗиденче елда. Бурычын кайтарып өлгермәгән Бабай әйтте Хәсәнбәк Сәетбәковнын нәселен эзләп табып, бурычны бирергә... Азат Нинди бурыч? Сәет Әйттем ич инде. Алып торган. Азат Ә ни өчен монда килдең? Сәет. Сез бит Сәетбәков. Азат. Каян белдең? Сәет Белдем инде. Азат Адресны кем бирде? Сәет. Бирделәр инде. Менә миндә исемлек бар. Азат Йәле. бир әле (исемлекне карап) Син боларнын барсында да булдыңмы? Сәет. Юк әле. Икесендә генә. Азат Алар алмадылармы? Сәет Юк. Якын туганнары түгел, диделәр. Азат Күпме инде ул бурыч? Сәет. Өч миллион. Азат. Шулай да. кем бирде адресны? Сәет Бирделәр инде. Азат Юк инде, син әйт. Сәет Әнинең абыйсы. Азат Ә ул ничек белгән? Сәет. Белмим. Азат. Акчаң бик күпмени? Сәет. Юк. Әти белән бабай җыйдылар. Азат Коньяк эчәсеңме? Сәет Мин бернәрсә дә эчмим. Азат Концерт карыйсын киләме? Сәет Нинди концерт? Азат Студент кызлар концерты. Сәет Мина кайтып җитәргә кирәк. Ерак. Азат Кай якка? Сеет. Чистай ягына. Азат Чистай? Ә син беләсеңме Хәсәнбәк Сәетбәковның Чистай ягыннан икәнлеген? Сәет Белмим. Мин Чистайдан түгел. Әлкидән. Азат (кәнәфигә күрсәтеп) Утыр Сәет Мин ашыгам. Азат. Утыр. (Сәет утыргач микрофонга ) Дәвам игәбез! Че1ән биюе' (Бию көе яңгырый. Кызларның берсе чыгып бии. Бию тәмамлангач кул чаба. Сәеткә) Нигә син кул чапмыйсың, әллә ошамадымы? Сәет. Ошады. Азат Кочаклыйсың киләме шул кызны? Сәет. Юк. Азат. Чибәрме ул кыз? Әйт инде, оялма Сәет. Чибәр. Азат (кызга). Кочакла шул авыл малаен. Сәет (урыныннанторып) Кирәкми. Азат. Утыр. (Кызга.) Ярый, бар. (Кыз киткәч ) Ул да авыл кызы. Димәк, акча? Китер Сәет. Расписка языгыз. Бабай алып кайтыр! а кушты. Азат Расписка? Була ул Башта акчаңны күрик. (Сәет кулыннан акчаны алып әйләндереп-әйләндереп карый.) Өч миллион дисенме? Сәет. Әйе Азат (өстәл өстеннән акча алып. Сәет акчаларына куша). Менә хәзер өч миллион да илле доллар булды. Алып кайтып бабаңа бир Тагын сиксән елдан сон түләрсез. Бабана һәм әтиеңә әйт, Хәсәнбәк Сәетбәковның энесенең оныгының малае бирде диген Сәет. Кирәкми. Азат Ал дидем. Ә хәзер бар Йөрмә Казанда буталып Шул өч тиен акчаң өчен кыйнап үтерүләре бар. Монда шпана житәрлек Сәетбәков дигәннәре дә бардыр. Бар. бар. юлыңда бул Ишеткәнкүргөннәреннс сөйләп йөрмә (Мондый очрашудан миңгерәбрәк калган Сәет урамга чыга Анда Салимв елап утыра.) Сәет Әйдә (Сәлимә эндәш мәгәч янына килә.) Нишлисен син. ә9 Ник ж ы л ы й с ы н ? (Сәли мәнең янәшәсенә утыра) Ярый әле. кермәдең (Сәшжә эндәшмәгәч) Нишлисен сон син ’ (Сүзсез генә шактый озак утыралар ) Сәлимә Алдылармы? Сәет Юк. Сәлимә Нәрсә диләр9 Сәет Кирәкми диләр. Сәлимә. Бөтенесе дә акча юк ди Берсенә дә акча кирәкми. Сәет. Син ник жыладын сон? Сәлимә. Ир бала булып туган булсам... Сәет Нишләриен сон? Сәлимә. Белер идем әле Хәсәнбәк Сәетбәков туганы түгел диләрме? Сәет. Туганы... Сәлимә Татарча сөйләшәләрме9 Сәет Татарча. Сәлимә. Ә мин сине сагындым. Сәет Курыктым да Чыкмассын кебек тоелды. Сәет Чыкмый кая барыйм. Сәлимә һәй. белмисен әле син Казанны. Әйдә, кайтабыз (Урыннарыннан торалар да урам буйлап атлыйлар Сәлимә бик борынгы бер көйне сызгырып кайта) Дәү әби әйтә, сызгырма, малайлар гына сызгыра ди. Күпме әйтергә мөмкин, ди. Син сызгыра беләсеңме, Сәет? Сәет Юк Сәлимә. Үзе егет, үзе сызгыра белми. Өйрәтимме? Сәет Кирәкми. Сәлимә Сәет, син әллә нинди, әйеме. Юк. белмим, кирәкми, дип кенә сөйләшәсен. Елмайганыңны да күргәнем юк. Сәет Жүләр мәллә мин Сәлимә Жүләрләр генә елмаямыни9 Йәле. бер елмаеп күрсәт әле. Сәет Нәрсә бәйләнәсең сон син миңа? Сезнең кебек шарык-шорык килеп йөрергә вакыт юк безнең Сәлимә Нишлисез соң сез? Сәет Тире җыеп күн эшлибез. Әнә трамвай килә. Сәлимә Жәяү генә кайтыйк ате. Сәет Ерак түгел моннан (Китеп югалалар, һәм Сәлимә өенә кайтып керә Китап укып утырган Халисә янына әкрен генә килеп ) Вау. вау. вау Халисә Уф. котымны алдын Күпме әйтергә мөмкин Сәлимә Күпме әйтергә мөмкин, дип күпме әйтергә мөмкин Халисә Җиткән кыз бит инде син. кызым һаман бала-чага кебек Сәлимә Ә мин гашыйк булдым, ләү әби Халисә Ничәнче тапкыр9 Сәлимә Монысы чынлап, дәү әби. Уф. арыдым. Алдыңа утырып торыйм, дәү әби. Халисә Кулыңны юып кил башта. (Сәлимәнең сызгыра-сызгыра юынганын ишетеп.) Сәлимә! Күпме әйтергә мөмкин? (Сәлимә чыгып алдына утыргач.) Авырайдың инде. Сәлимә Дәү әби. гашыйк булган кыз нишләргә тиеш? Халисә Нишли идең сон элек? Сәлимә. Дәү әби. мин чынлап... Халисә Гашыйк булган кызлар житди булалар. Сызгырынып теләсә ни сөйләп йөрмиләр. Егет муенына асылынмыйлар. Сәлимә Ә мин асылынмадым. Халисә Шул егеткә гашыйк булдыңмы? Сәлимә Әйе. Сәеткә. Халисә Бик тиз түгелме сон? Бер көн эчендә Сәлимә Бер көн түгел, дәү әби. Ул безгә килеп керүгә гашыйк булдым мин Халисә. Миңа да өйрәт инде, ничек була икән алай Сәлимә. Аны күрдем, әйеме. шунда кемдер колагыма пышылдаган кебек булды. Сәлимә, син ана гашыйк булдың, ди. Халисә Кара син аны. Үзенә әйтгенме сон? Сәлимә Юк әле. Синнән сорагач кына әйтем. Иртәгә күрәм ич әле. Вәт күрдем мин. дәү әби. Сәетбәковларны. Син дә күрсәң.. Халисә Мин аларны күп күрдем инде, кызым Сәлимә Юк. дәү әби. базарын син белмисең. Әле Сәетнең исемлегендә беләсеңме күпме. Берсе дә акчаны алмый, дәү әби. Нигә мин егет булып тумаганмын икән, дәү әби? Халисә Сәетбәковлар нәселенә бик матур кыз кирәк дип сине Ходай кыз итеп яраткан. Сәлимә Юк. дәү әби. Әгәр мин егет булсам, бөтен Сәетбәковларны бергә җыеп очраштырыр идем, таныштырыр идем Менә кызык булыр иде Халисә. Соң. җыеп йөрисең юк инде. Туена чакырырбыз. Сәлимә (куанычыннан сикереп үк торып) Чакырабыз, дәү әби!.. Хәзер, дәү әби... (Искә төшерергә тырышып) Утыз ике... Утыз ике. Утыз ике туксан алты... утыз сигез (Телефон шалтыратып) Алло. Сәетбәковлар фатирымы1 Артур Сәетбәковмы? Бу Сәлимә Сәетбәкова. Ничек инде?.. Бүген күрештек ич. Хәзер сезнең белән минем дәү әбием сөйләшә. Дәү әби. кил. Кил инде тизрәк. Халисә. Куй... Сәлимә Кил инде, дәү әби... Дәү әби... Халисә (трубканыалып). Исәнмесез... Әйе. онык... Әйе. гафу итегез. Әйе. шулай, юк. белмим шул. Аны белом, әйе. Әйе. Галиәкбәр Сәетбоков. әйе. (Сәлимә Халисә сөйләшкәндә шаты - гыннан янәшәдә биеп тора. Трубкага колагын куеп тыңлый да. Ниһаять, түзми, трубканы Халисә кулыннан ала.) Сәлимә. Артур абый!.. Сез тагын кайсы Сәетбәковларны беләсез? Хәзер, хәзер, кәгазь белән ручка алам. Икенче пәрдә Урам чатында Сәет басып тора. Сәлимә йөгереп керә. Сәетне күрә дә туктап каза. Сәетнен килгәнен көтә. Сәет күрмәгәч, тамак кырып, үзенең барлыгын белдерә. Сәет (борылыпкарап). Ник килмисен? Сәлимә Исәнмесез. Сәет Нихәл. Әйдә... (Сәлимә ялындырган булып кына әкрен килгәч.) Әйдә инде, тизрәк. (Сүзсез генә атлыйлар. Сәлимәнең такылдавына күнеккән Сәет, аптырап, Сәлимәгә карап.) Әллә әбиең сүктеме? Сәлимә Нигә? Сәет Сөйләшмисен ич. (Сүзсез генә атлыйлар.) Сәлимә. Сәет, мә. Сәет. Нәрсә? Сәлимә (учындагы кәгазен Сәеткә сузып). Исемлек. Сәетбәковлар. Сәет (исемлекне карап) Каян алдың'’ Сәлимә Артур абый бирде Ул әйбәт кеше булып чыкты Сәет (үз исемлеге белән чагыштырып) Болары бар. болары юк Адресларын ник сорамадың'’ Сәлимә. Менә боларынын телефоннары бар Мин инде сөйләштем Ышанмыйлар Монысы кунакка чакырды. Монысы тагын русча гына сөйләште. Сәет Адарына бүтән кермибез Сәлимә. Ул бик кызыксынды Анысы иртәгә чакырды. Бик әйбәт сөйләште Сәет Иртәгә миңа кайтырга кирәк (Китә. Аңа Сәлимә иярә Сәет сызгыра-сызгыра атлый ) Сәлимә. Сызгыра белмим дигән идеи. Сәет Бүген өйрәндем Бер анекдот сөйлимме? Сәлимә Сөйлә. Сәет Әби. сызгыра беләсеңме дигән ди бер әбигә бер егет Белмим, улым, дигән ди әби. Кызынны урлап киткәннәр дигән ди егет Әби сызгырып җибәргән ди. Сәлимә (рәхәтләнеп көлә). Тагын сөйлә әле. Сәет, тагын, тагын (Көлә- көлә Сәет тирәсендә сикеренгәли дә гашыйк булган кыз нишләргә тиешлеген исенә төшереп, әйбәт кенә, сүзсез генә атлый Сәеттә дә үзгәреш сизелә, ул инде Сәлимәгә ияләшә төшкән Шуңадыр, күрәсең, кирәгеннән күбрәк сөйләшә.) Сәет Сезгә килгәндә астановканы узып киткәнмен Кальсаны күрми калганмын Сәлимә Хәзер кольио түгел инде. Тукай мәйданы Сәет Ыһы Кире килдем Абый ларга кайткач кино карадым Бер кыз бер егетне яратып йөри Егет ул кызның апасына өйләнгән була Бу барыбер ярата. Апасынын ире моны яратып ук бетерми Ул барыбер ярата Аннан апасынын ире сугышка китә Сугышлы кино ул Сәлимә «Унесенные ветром. Сәет Ыһы Шундый исемле Бүген икенче сериясе була. Син карадыңмы? Сәлимә Мин аны әллә кайчан каралым инде Видеосы да бар миндә Сәет Саталармы’ Сәлимә Бөтен җирдә тулып ята Сәет. Күрсәтерсен әле мина Сәетбәковлар бик күп икән, әйеме Шәрәфетдиновлар да күп. Авылның яртысы безнен нәсел. Авыл зур безнен. Тарих укытучысы Хәйруллин абый әйтә, болгар заманындагы авыл ди Баз казыганда чүлмәк ватыклары да күп чыга. Өченче ел Хәмит акча да тапты Казанга илтеп бирделәр Тә- ә-әк Сорок восьмой Әйдә. Аллага тапшырдык. (Китәләр Нәсел агачы, әйләнеп, бер фатирның каршында туктый Аның эчендә ниләр барын һәм ниләр эшләгәне күренми, пәрдә капланган Пәрдә артында шәүләләр һәм хатын-кызның чытлыкланып, кытыкланып көлгәне ишетелә.) Хатын-кыз тавышы Син чынлап яратасынмы мине’’ Ирләр тавышы Юри генә' (Хатын-кыз көлә Ишектә звонок шалтырый) Хатын-кыз тавышы Кем булуы мөмкин9 Ирләр тавышы Анысын син беләсен инде Хатын-кыз Прошу без намеков Сәетбәкованын кем икәнен беләсен Ирләр тавышы Гафу үтенәм. (Звонок кабатлангач.) Ачыйммы9 Хатын-кыз. Үз ишегемне мин үзем генә ачам (Ишек янына барганы күренә Аннан яңадан элеккеге урынга килә.) Ниндидер малай белән кыз Ирләр тавышы Безнен кебекме9 (Көлә) Хатын-кыз Әкрен (Сәет белән Сәлимә урамга чыгалар) Сәет Монысы булмады Эшкә киткәннәрдер Киттек дәлше (Китәләр Сәет сызгырына-сызгырына атлый Сәлимәгә борылып карап ) Синен долларны күргәнен бармы9 Сәлимә Бар. Сәет Күпмелекне9 Сәлимә Илле сумлыкны. Йөз сумлыкны. Сәет Мин дә илле сумлыкны күрдем Безнең авыл бик усал булган Кара баганалы авыл булган. Син кара багананы беләсеңме9 Сәлимә. Юк Сәет Элекке заманда усал авыллар янына кара багана утыртып куйганнар Бу авыл яныннан узганда күзенне ачыбрак бар дигәнне анлаткан ул. Без усал булсак та юкка-барга сугыш мыйбыз Безгә тимәсән. без дә тимибез Әгәр дә инде безгә тисәң, утыз ике тешенне кырып төшерәбез. Сәлимә. Ә нигә тешләрне кырасыз? Сәет Ашый азмасын өчен. (Сәлимә көлә. Сәлимәгә кушылып Сәет тә көлә. Хәтта арттырып та җибәрә бугай әле.) Сәлимә Синең белән йөрергә куркыныч икән. Сәет Әйттем бит. без тимәгәнгә тимибез. Безнең тарих укытучысы Хәйруллин абый да әйтә, без тимәгәнгә тимибез, тияләр икән, ачуыбызны чыгаразар икән, иманнарын укытабыз ди Ул инде безнен авыл турында гына әйтми, вапшы татарлар турында әйтә. Татар бар жирдә хәтәр бар дигән сүз шуннан чыккан ди. Сәлимә (каршыга килеп туктаган йортка күрсәтеп). Менә. Алтмыш атты Сәет. Ыһы. Йәле. карап җибәрик әле спискене. (Кәгазьдән карап.) Шул Әйдә. (Звонок бирәләр. Ләкин фатирда җавап бирүче юк. Җитмәсә a не караңгы да һични күренми Звонок кабатлана. Бүлмә эчендә ниндидер шәүлә селкенгән сыман Тавышы да ишетелә Исерек икән.) Шәүлә. Кем ул анда? Синме, сука'.... (Сәет белән Сәлимә чыгалар) Сәет Монысында да булмады. Сәлимә. Нидер ишетелгән кебек булды анда. Сәет Ярар, бүтәннәр табылмаса. яңадан килербез әле Ә син кайсы көрәшкә йөрисең? Сәлимә Каратэ. Сәет. Мин дә быел район сабантуенда зурлар белән көрәштем Үз авырлыгымда батыр асты калдым. Киләсе елга чәпим мин аны. Быел алдады гына Йәле, күрсәт әле каратэне. Ничек? Сәлимә. Мондамы? Монда келәм юк ич. Сәет. Ә син кул белән генә күрсәт. (Сәлимә көрәш алымы күрсәтә. Сәет аны җыештырып күтәреп ала.) Сәлимә. Җибәр. Җибәр, диләр. Сәет. Көрәшәм дигән була. Хәйруллин абый әйтә, татар көрәше дөньяда иң чистный көрәш ди. Шулай шул. Аяк чалырга ярамый, кулны каерырга ярамый. (Күңелсезләнеп калган Сәлимәгә.) Әллә авырттымы? Сәлимә Билне кыстың. Сәет. Бетә ул. Сабан туенда болай гына кысалармы әле. Билне бирмәскә кирәк Билне бирсән. бетәсең. Сразы жиргә сылыйлар. Сәлимә. Авырга... Сәет. Үзең бит. Хатын-кыз башын белән. Нәрсә, каратэдә авыртмыймыни'* Сәлимә. Анда да авырткалый инде. Сәет. Билләреңне боргала. (Сәлимә боргаланганда сокланып карап тора. Бәлки аның беренче тапкыр кызлар гәүдәсенең матурлыгын, сылулыгын күреп соклануыдыр. Сәлимә бу карашны хатын- кыз буларак инстинктив рәвештә тоя. Туктап кала. Пауза.) Сәлимә. Әйдә. Сәет. Авыртмыймы? Сәлимә Юк. (Сүзсез генә атлыйлар һәм Юныс Сәетбәковларга керәләр.) Юныс (аларны очынып каршылый) Түрдән узыгыз, минем яшь дусларым. (Бүлмә буйлап очып йөреп урын әзерли.) Рәхим итегез, рәхим итегез. Сез миңа, яшь дусларым, шалтыратмыйча гына килегез. Килегез дә керегез. Ишек һәрвакыт ачык. Танышыйк. Юныс Хәербәк улы Сәетбәков. Сәлимә Сәлимә. Юныс. О-о-о... Нинди күркәм исем. Сәлам бирдек, сәлам бирдек дигән сыман яңгырый. Без еш кына исемнәребез турында уйланмыйбыз. Исем бит ул философик төшенчә. Кеше дөньяга туганнан элек аның исеме туа. Әйе, әйе. Моны, әлбәттә, күпләр инкарь итәргә жысналар. Гажәп нәрсә бит. сез игътибар итегез. Кеше этләргә һәм башка хайваннарга исемне төгәл куша. Әгәр дә этнең тәпи очлары ак икән, актырнак ди. әгәр дә атның маңгаенда ак төс бар икән, кашка ди. Ә бит кешенен дә үз исеме үзенә тәңгәл килергә тиеш. Борын заманда бит шулай булган. Кеше, димәк, үз асылын югалта бара. Сезнең исем, туташ, нәкъ үзегезнеке. Дөньяга сәлам биреп матурлык туган. (Сәеткә.) Инде сезнекен ишетик, яшь дустым. Сәет. Сәет. Юныс. Сәет?! О-о-о. Бу инде чын ирләр исеме. Сәет! Ә сез Сәетнең ни аңлатканын беләсезме? Мөхәммәт пәйгамбәр нәселен дәвам итүчеләргә кушалар ул исемне. Мин үз фамилиямнең Сәетбәков булуы белән горурланам. Ах. гафу итегез, яшь дусларым, сандугачны мәсәл белән сыйламыйлар, ди руслар Хәзер мин сезне чәй белән сыйлыйм. Юк. юк. юк... Үзем Сез утырып кына торыгыз. (Очып кухняга кереп китә.) Сәет. Әйдә, китәбез. Сәлимә Нигә? Сәет Күрм исеңмени? Сәлимә. Күрәм Сәет. Күргәч. Сәлимә. Кызык бит. Сәет. Нигә килгәнне дә сорамый Карале китапларын. Укый-укыи ычкынган инде бу. Сәлимә Юк. шундый кешеләр дә бар Безнен рус теле укытучысы Пушкин булып та уйнап күрсәтә. Лермонтов булып та дуэльдә егыла Син анын шигырь укыганын күрсән Сәет Бездә дә бар андый кеше дә Ул бит җүләр. Шулай сөйләнә- сөйләнә дә жылый башлый, аннары егыла. Ю н ы с (очып чыгып). Хәзер, яшь дусларым Шулай. Сез. әлбәттә, минем лекцияләргә йөрмисез. Зачет куярга кирәк булгач кына миңа мөрәҗәгать итәсез Юк. мин сезне һич тә ачуланмыйм. Сез әле яшьләр. Ә яшьлек ул бөтен нәрсәгә дә көлеп карый, һәмдөрес эшли. Чөнки кешегә көлеп калырга кирәк. Чөнки аны алда җылыйсы көннәр сагалап тора Бу дөньяның үлчәве гажәеп төгәл. Күз яше дә, көлү дә кешегә типтигез бүлеп бирелгән. Фифпг-фифти. (Өстәлгә чәй ризыклары куя-куя.) Кайберәүләр дөньяга бары тик көлер өчен килдем дип уйлыйлар. Кайсыларын исә җыларга гына хөкем иткәннәр. Ярамый! Ярамый, яшь дусларым! Сәнгатьтә дә шулай булырга тиеш Жылау һәм көлү аралашып барырга тиеш. Әгәр дә театрда туктаусыз комедия генә уйналса тамашачы көлүдән арып, ялыгып театрдан китәчәк. Әгәр дә трагедияләр генә уйналса, тамашачы шулай ук ул театрга йөрүдән туктаячак Әюр лә сез язмышыгызны театр белән бәйләргә җыенгансыз икән, сез аны белергә тиешсез. Ах. гафу итегез, безнең чәйнегебез сызгыра. (Кухняга чыгып китә Сәет белән Сәлимә пырхылдап көлеп җибәрәләр Тыела алмыйча көләләр. Юныс ике ку /ына ике касә тотып чыккан да көчкә тыелалар Юныс касә /әрне өстәлгә куя да кулларын җәеп. башын иеп. яшьләрне өстәл янына чакыра ) Рәхим итегез, яшь дусларым. Юк юк. баш тартмагыз, студентның хәлен аңлыйм Сөнгать, яшь дусларым, һәрвакыт югарыга омтылырга тиеш Бары тик югарыга гына Үзе белән бергә кешене дә үстерергә тиеш. Сез беләсезме, кеше җиргә күктән төшкән. Әйе. әйе. космостан Кеше маймылдан килеп чыккан диючеләр тирән ялгышалар. Атай була алмый Чөнки кеше илаһи зат. Кеше маймылдан түгел, киресенчә, маймыл кешедән килеп чыккан Үзенең асылын югалткан кешеләрдән эволюция нигезендә маймыл барлыкка килгән Игътибар иткәнегез бармы, маймыл һәрвакыт кеше кыланышларын кабатлый. Нигә9 Я надан кеше булырга омтыла ул. Ләкин инде соң. Әгәр дә кешелек дөньясы шушы юл белән баруын дәвам итсә, җир өстендә бары тик маймыллар гына калачак. Кешелек дөньясын бу афәттән бары тик театр гына саклап кала алачак. Югарыга, бөек идеалга хезмәт итүче театр, дигән Гамлет. Бу сүзләр бүген аеруча актуаль. Йә булабыз, йә булмыйбыз Башка юл юк. Кызганычка каршы, сез боларны анларга теләмисез. Ләкин зарар юк. аңларсыз. Мин сезне көттем, яшь дусларым Озак еллар көттем Сез килергә тиеш идегез. Мин әйттем, ялгышасыз, дидем Агар мине китәргә мәҗбүр иттеләр. Чөнки мин өченче курс студенты гына булсам да алардан өстен идем. Мин әйттем, сезнең урынга кайтам дидем һәм менә килде ул көн Әлбәттә, мин әле академик ук түгел Ләкин аңларлар Кешелек дөньясын миннән дә тирәнрәк белгән галим юк. Сез аңлап килгәнсез, яшь дусларым Китерегез зачеткаларыгызны, мин студентның юлына киртә булучы профессор түгел, һәм мин. гомумән, студентлардан имтихан алу тарафдары да түгел Кеше бит белемгә ниндидер бишле яки дүртле алу өчен омтылмый Ана камилләшергә кирәк Кешенең вөҗданы, намусы бар. Нигә кешене һәрвакыт сынап торырга’ Кешегә ышанырга гына кирәк Телисезме, мин сезгә шигырь укыйм Абагалар, абагалар. абагалар— Чәчәк атмый торган гөлләр алар Шуңа күрә дә шул алар оялудан Урман ышыгына сыеналар Абагалар, абагалар, абагалар— Вазаларга сезне утыртмыйлар Әмма сезнен чәчәк яткан тонне көтеп Күпме асыл затлар картаялар Килер бер көн. күктәге Тәңребез безне бу мәрхәмәтсез жирдән алып китәр. Минем кешеләремнең кадерен белмәде бу жир. мин үземнең кешеләремне кире күккә алып китәм дияр, һәм космоста кеше үзенең бөеклегенә янадан кайтыр Жир ул маймыллар өчен, кешеләр өчен түгел. (Машина гудогы ишетелә. Юныс тәрәзәгә таииана. Кул болгый. Очып ишек янына бара. Аны ачып тора. Ишектән Азат керә. Юныс аны честь биреп каршы ала.) Азат Здравия желаю, товарищ генерал. Юныс. Здравия желаю, товарищ маршал. В армии все в порядке. Азат. Вол ьно. (Кочаклап күрешә.) Юныс. Ә миндә кунаклар. Искиткеч кешеләр. Минем яшь дусларым. Беләсеңме, алар минем белән килешәләр. Әйе. әйе. Без жирне анабыз дип атыйбыз. Ләкин жир безне уллары итеп санамый. Азат. Әлбәттә, шулай. Син мина берәр чашка кофе эчер инде. Юныс. Хәзер, хәзер, улым. Ләкин чашка түгел —касә. (Кухняга үтеп барышлый. Сәет белән Сәлимәгә.) Минем улым килгән. Ул һәрвакыт минем белән килешә. Ул минем ачышымны хуплый. Азат Мин ашыгам. Юныс Хәербәкович. Юныс Хәзер, хәзер... (Кухняга кереп китә.) Азат (Сәет белән Сәлимә каршына килеп). Исәнмесез. (Торып баскан Сәеткә.) Утыр. Әле син кайтып китмәдеңмени? Сәет Юк Азат Акчаны бирдеңме? Сәет Юк Азат (Сәлимәгәкарап). Бусы кем? Сәет. Сәлимә ул. Азат (Сәлимәгә). Син дә акча таратып йөрисеңме? Сәетбәковлар хәер алмыйлар. (Сәеткә) Мин сиңа әйттем бит. Сәет. Миңа бабай кушты. Азат. Барыгыз, юлыгызда булыгыз. Сәлимә. Сез Сәетбәковмы? Азат. (Сәлимәгә төбәлеп карап). Авылдагы бөтен кызлар шулай чибәрме? Сәлимә Мин авылдан да түгел, чибәр дә түгел Сәет Сәет^әкова ул. Азат Сәетбәкова9 Менә монысы кызык. Сәетбәковлар авылда да яшимени? Сәлимә Мин—Казанныкы. Азат Бәлки, без туганнардыр (Сәлимәгә якын ук килеп карап.) Әлбәттә, туганнар Менә инде күптән үземә сеңел эзли идем. Сәлимә (кухня янына ымлап.) Ул сезнең әтиегезме? Азат. Ул—Юныс Хәербәкович. Ул— минем әтиемнең абыйсы. Миңа улым ди. Сәер кешеме? Нигә дәшмисез? Философ ул. (Касә күтәреп чыккан Юныска.) Ләкин, абзый, син бигүк хаклы түгел. Жир бит кешене ашата. Әгәр дә жир кешенең дошманы булса, ул аны ашатмас иде. Киресенчә, үзен ашаткан жиргә кеше рәхмәт әйтә белми, жирне кыерсыта. Юныс Ә кеше ашарга тиеш түгел. Ашарга аны жир өйрәткән. Фәрештәләр ашамыйлар. Чөнки алар күктә калган, жиргә төшмәгәннәр. Кешенең иң зур дошманы—корсак, улым. Шул корсак аркасында йөрәкне май баса. Йөрәкләрен май баскан кешеләр күбәйде жирдә. Азат. Шулай, шулай, абзый. Юныс Син дә минем белән килешәсең. Азат. Килешәм, килешәм. (Сәлимәгә күрсәтеп.) Менә бу туташ, абзый. Сәетбәковлар токымыннан ди. Юныс. Бик мөмкин. Чөнки ул фәрештәгә охшаган. Азат. Диссертацияне язып бетерәсеңме әле? Юныс (зур телевизор тартмасы сөйрәп килеп). Менә беренче бүлеге. Азат. Давай, давай, дәвам ит. Дәфтәрләрен бармы? Юныс. Бар. Рәхмәт, улым. Азат Булды бу. абзый. Мин киттем. Кунакларыңны да алып китәм. До свидания, товарищ генерал. Юныс. До свидания, товариш маршал. (Азат, Сәет, Сәлимә чыгып китәләр Алар белән урамда янә очрашабыз.) Азат Аны ардырырга ярамый. (Визит карточкасын Сәлимәгә бирә.) Шалтырат (Сәеткә.) Бабана сәлам әйт. Кызның чибәрен очраткансың, югалтма. (Китә.) Сәет (кесәсеннән долларын чыгарып). Менә ул бирле. Кичә. Мафия микән ул? Сәлимә. Мафия булса, безнен белән сөйләшеп тә тормый. Теге абзый чыннан да шундый микән ул. (Визит карточкасына карап ) Азат Шаяхмето- вич Сает5еков. Шалтыратырга микән9 Дәү әбигә шалтыраттырам Хәзер кемнәргә барабыз7 Сәет Мина әйтте ул. Казанда буталып йөрмә, диде. Сәлимә Юк инде. Эзлибез. Бөтенесен йөреп чыгабыз. Киттек. (Ашыйлар.) Сәет, фәрештәләр чыннан да бар микән ул? Сәет. Белмим. Сәлимә. Әгәр дә күктән килеп безне алып китәбез дисәләр, син китәр иденме? Сәет. Кем килсен Сәлимә. Килсәләр?. Сәет Карап кайтырга була инде анысы Сәлимә. Әгәр дә кайтмаска алып китсәләр? Сәет Әллә ышандынмы шунын сүзләренә? Сәлимә. Кызык бит. Юк. мин китмәс идем. Казанны сагынып үләрсең Сәет. Фәрештәләр үлми инде ул Сәлимә Без бит фәрештәләр түгел (Атлыйлар.) Сәет, әгәр дә жир өстендәге бөтен кешеләр дә бу абзый кебек булса, ничек булыр иде икән9 Сәет Кем белгән инде аны Сәлимә. Син уйлап кара әле, ничек булыр иде икән? Сәет Кем белгән инде аны9 Сәлимә. Син уйлап кара әле. ничек булыр иде икән9 Сәет. һәй. ул турыда уйлап баш ватарга. Сәлимә Уйламагач та баш ни өчен соң ул. Сәет Уйлар өчен инде, билгеле Тик разный жүләр уйларны уйлар өчен түгел инде Сәлимә. Уйнын жүләре дә буламы9 Сәет Күрдең бит инде үзен дә Сәлимә Бәлки әле жүләр түгелдер Кызык бит Сәет Жүләр кеше гел кызык була инде. Сәлимә Бәлки кызык кешене жүләр дип уйлыйбыздыр Син кызык кешеме. Сәет9 Сәет Театр уйнаганда кызык диләр Көлдереп үтерәсең лиләр Сәлимә Син артистмыни Сәет Авылда гына инде Укытучылар уйнаттыралар Сәлимә Сәет, әгәр дә мин хәзер абынып егылып аягымны сындырсам, нишләр иден9 Сәет Нигә син әллә нинди жүләр сораулар бирәсен? Сәлимә Бәлки мин жүләрмендер. Сәет Итәрсең сине жүләр Мине сынап барганынны әллә мин белмимме9 Дурак микән бу Сәет, юк микән дип тикшереп барасын Авылда дурак булсан яшәп булмый, белденме9 Авылда әле акыллы булып та яшәве авыр. белденме9 Менә син яшәп кара авылда, белерсен аннары Иртән сәгать өчтә торасын, кояш баегач эт булып кайтып егыласын Сәлимә Атлашма, күрдем инде, күрдем Сәет Нәрсә күрдең, нәрсә күрден Син бит пиянчукларны гына күрден Эшләгән кешене күрмәден Эшләгән кеше Казаннан кайтканнарга күренеп йөрми ул. Авылга кайтып обидка хәтле йоклыйсыз да. Күрдем дигән була. Сәлимә Усал икәнсен син. Сәет Ачуны китерәсен ич (атлыйлар) Сәлимә. Син мине ачуланма. Сәет, ярыймы Сәет Ярар Сәлимә Беркайчан. беркайчан да ачуланмыйм, диген Сәет Ярар Сәлимә Син мине бүгеннән башка бүтән күрмисен дә инде Ачулана да атмыйсын Сәет. Ну син минем әтинең хатыны булсан. әйтер иде ул сина. Сәлимә. Нәрсә дип9 Сәет Хватит балтагь ерунду, дип Тәк. Ничәнче йорт була әле монысы9 (Без Сәет белән Сәлимә керәсе фатирда Ике Сәлимәне бутамас очен әлеге фатир хуҗасын Сәлимә карчык дип язарбыз Ул кыйшаеп беткән өстәл янындагы кыйшайган табуреткага утырган да мандолина чиртә Авыз читендә сигарета Ишектә звонок ) Сәлимә карчык (керүчебулмагач). Чево звониш (Звонок кабатлана Сәлимә урыннан торып ишеккә бара, ишекне тибеп ача ) Чево надо ’ Сәлимә Исәнмесе з Сәлимә карчык Нәрсә кирәк9 У меня ничего нет Сама беженка Сәлимә Без качаклар түгел, әйбер сорамыйбыз кова. Сәлимә Сәетбәкова булса да ярый. Сәлимә карчык. Сөйләгез. Сәлимә .Алай килешми инде. Сезгә кунак килгән, сез... Сәлимә карчык Ә? (Сәлимә каршына килеп.) Кунак9 Нинди кунак? Кто вы такие? Сәлимә. Урын тәкъдим итәр идегез. Сәлимә карчык. Да? Сәлимә Да. Сәлимә карчык. Ну. ну... (Сәеткә ишек күрсәтеп.) Алып чык шуннан (Сәет кыйшайган табуретка алып чыккач.) Берәү генә. Кавалер басып торыр. Сәлимә (утырып.) Ә сез нигә тәмәке тартасыз? Сәлимә карчык. Нәрсә—ә? Сәлимә. Сез бит татар карчыгы. Сәлимә карчык. А ну-ка вон отсюда Ычкыныгыз. мегезне әйтмәдегез. Сәлимә карчык. Мин дә Сәлимә. Алдашмыйсызмы? Сәлимә Менә паспортым. Карагыз. Сәлимә карчык. Вот так дела. Вперед сказал комбат и пошел назад. Постойте (Кайдандыр фотоаппарат тартып чыгара.) Бу тарихи вакыйганы тарихка калдырырга кирәк. Сәлимә Сәетбәкова яшьлеге белән очраша Пой. пока молодой. (Сәлимәне берничә ракурстан фотога төшерә.) Ә син чибәр. Сәлимә. Сез дә чибәр булгансыз. Сәлимә карчык. Да? Сәлимә. Да. Сәлимә карчык. Сәетбәков яки Сәетбәкова сезгә нигә кирәк1 Сәлимә Сез Хәсәнбәк йә Шаһибәк Сәетбәковны белмисезме? Сәлимә карчык. Юк. белмим. Мин беркемне дә белмим. Сәлимә. Ничек инде белмисез. Үзегез Сәетбәкова. Сәлимә карчык. Булса ни. (Сәеткә күрсәтеп.) Ул синең кемең? Сәлимә. Ул да Сәетбәковларны эзләп йөри. Без Сәетбәковларның шәҗәрәсен төзибез. Сәлимә карчык. Нәрсә ул шәҗәрә? Сәлимә. Родословное дерево Сәлимә карчык. Вот как. Ә нигә ул бер сүз дә дәшми? Сәлимә. Ирләр алар иң кирәкле сүзне генә әйтә. Сәлимә карчык. Да? Сәлимә Да. Сәлимә карчык. Син Сәетбәковларга охшагансың. Сәлимә Димәк, сез аларны беләсез? Сәлимә карчык. Юк. белмим. Сәетбәковлар юк. Аларның тамырларын корыттылар Сәлимә. Менә ич—сез исән, мин исән. Сәлимә карчык. Алар юк. Мин дә юк. Бетерделәр. Сәлимә. Ничек бетерделәр? Сәлимә карчык Син нәрсә төпченәсең? Әйттеләр бит—бетерделәр. Гулагны беләсезме? Сәлимә. Беләм. Совет төрмәсе Сәлимә карчык. Вот мин шул лагерьның кызы. Шунда туган Әтине атканнар, әни үлгән. Аңладыңмы? Мин беркемне белмим. Аңладыңмы? Родословное дерево да? Срубили его. Кистеләр Мин син эзләгән агачтан түгел Сәлимә. Әтиегезнең исемен дә белмисезме? Сәлимә карчык. Язганнар Мартазовна Вот так милая девочка. (Ишек ачыла, анда таушалып беткән бер бәндә күренә. Сәлимә карчык аның кырына килә.) А ну-ка вон отсюда Или. иди. у меня гости. Кому говорят Пузырек оставь (Бәндәнең сәләмәсе Сәлимә карчык. Сорамаучылар да бармыни әле бу илдә? (Көйләп урынына барып утыра.) Вперед сказал комбат, сам пошел назад. Ой-ой-ой, ой-ой-ой. пой пока молодой. (Мандолинада чиртүен дәвам итә. Сәет белән Сәлимә нишләргә белми торалар.) Сәлимә Безгә Сәетбәков кирәк. Сәлимә карчык. Монда Сәетбәков юк. Сәлимә. Ә сез? Сәлимә карчык. Мин—СәетбәСәлимә Ычкынмыйбыз Сәлимә Сәлимә, мин—Сәлимә Сәлимә Сәл и мә Сәл и мә Сәл и мә. Сәл имә Сәлимә. карчык. Сез кем? Ул—Сәет Шәрәфетдинов. Сәетбәкова карчык. Сәлимә? Сәлимә. карчык. Сәетбәкова? Сәетбәкова. карчык Ә мин кем? Сәетбәкова дидегез. Исе арасыннан шешә тартып алып, тегене төрткәләп чыгара Үзе көйләп өстәл янына килә) Вперед сказал комбат, сам пошел назад. Пой. пока молодой. Сәлимә Сез аракы да эчәсезмени9 Сәлимә карчык Эчәм. Сәлимә Эчмәгез. Минем дәү әбием әйтә, ин начар хатын-кызлар гына аракы эчә ди. Сәлимә карчык Әбиенә сәлам әйт. ярыймы. Сәлимә Эчмәгез. Сез бит Сәетбәкова. Сез бит морзалар нәселеннән. Сез бит татар әбисе. Сәлимә карчык Да? Сәлимә Да, да.. Әйе. әйе, әйе Эчмәгез, үтенеп сорыйм. Сәлимә карчык Сез мине тәрбияләргә килдегезме9 Сәлимә. Юк. юк Мин үтенеп сорыйм. Сәет, син дә үтен Үтен инде. Сәет Сәлимә карчык Үтен инде. Сәет. үтен. (Сәет аның кулыннан шешәсен алгач.) А ну-ка отдай, сопляк Кому говорят Кемгә әйтәләр. (Кинәт Сәетнең күзенә карап ) Постой (Кабалана- кабалана Сәетне төрле яктан фотога төшерә.) Смотри какой он. (Сәлимәгә) Бас әле анын янына (Сәлимәне Сәет янына бастырып икесен фотога төшерә) Синең иреңме ул? Сәлимә. Юк. Сәлимә карчык Яратасың что ли? Сәлимә Без кичә генә таныштык Сәлимә карчык (Сәеткә) Бир Эчмим Сәлимә. Бир. Сәет Сәлимә карчык (Сәет биргән шешәне алып куеп. Сәлимәгә) Ярат син аны Сәлимә Сез фотографмы? Сәлимә карчык Идем В Магадане Ә монда Вперед сказал комбат, сам пошел назад Сәлимә Балалайкада уйныйсызмы9 Сәлимә карчык Балалайка түгел ул— мандолина Сәлимә. Уйнап күрсәтегез Сәлимә карчык Да ’ Сәлимә. Да Сәлимә карчык Что ж pAu- җамал»ны уйный Уйнаудан туктап ) Беләсезме бу көйне’ Сәлимә Әйе Сәлимә карчык Мин аны монда кайткач өйрәндем. (Карлыккан, ләкин әле монын югалтмаган тавыш белән җырлый.) Шәмдәлләрдә генә утлар яна. Гелжамал. Җиткән кызлар киндер жеп эрлиләр Энже-мәржән кызларның кулбавы. Авыр жан сөйгәннәрнең булмавы (Жырлап туктагач, тын гына, селкенмичә елап утыра.) Сәлимә (ул да кушылып елый) Эчмәгез сез. тәмәке дә тартмагыз Балаларыгыз бармы9 Сәлимә карчык Юк Бер кемем дә юк минем (Тәмәке алып кабыза.) Сәлимә. Тартмагыз Сәлимә карчык Замолчи Бер сорау да бирмә Бер сорауга да жавап бирәсем, бер кем белән дә сөйләшәсем килми Аңладыңмы9 һәм яшисем дә килми дөньягызда Пычрак ит. пычрак бәндәләр Гулагган. Тоткыннар һәм аларны саклаучылар Бүтән беркем дә юк бу илдә Кил әле яныма Кил. жирәнмә Мин сезнен бөтенегездән дә чиста Мин ике сәгать саен юынып илегезнен пычрагыннан арынам (Сигаретасын тәмәке савытына куеп, янына килгән Сәлимәне кочаклый) Сәлимә . Салима Рәхмәт мине эзләп килүенә Сәлимә Сәет белән икәү Сәлимә карчык Ана да рәхмәт Язмыш безне бу пычрак илдә туарга мәжбүр иткәнгә син дә. мин дә гаепле түгел Алла сине ни көткәнне берәү дә белми Пычратырлар, сине дә пычратырлар Чүп базыннан чиста чыгып булмый Сәлимә Нигә инде алай лисез? Сәлимә карчык Дәшмә Ачуланма мине Мин берни дә онытмадым Телемнән биздергәннәр иде— өйрәндем, бабайларымның моңыннан биздергәннәр иде өйрәндем Яшим әле мин Оныттырырга телиләр, берсен дә онытмыйм Бу пычрак тарихның шаһиты мин (Сәлимәнең буй-сынына сокланып карап торып ) Сакла үзеңне (Сәеткә) Кил әле монда (Сәет селкенмәгәч) Кил диләр (Теләртеләмәс кенә килгән Сәеткә ) Сакла аны Карашың ышанычлы синең (Сәлимәгә) Сыен ана Барыгыз. Сө л имә Сәлимә апа Сәлимә карчык Ничек, ничек9 Сәлимә Сәлимә апа... Сәлимә апа, без Сәет белән... Сәлимә карчык. Барыгыз... Барыгыз, диләр Сәлимә Сәлимә апа, сезнең янга тагын килергә... Сәлимә карчык Юк. Юк!.. Юк! (Сәет белән Сәлимә чыгып киткән ишекне каты итеп ябып бикләп куя да өстәл янына килеп кулына шешәне ала.) Вперед сказал комбат, сам пошел назад. Пой, пока молодой. (Урамда Сәет белән Сәлимә ) Сәлимә Кайтыйк, Сәет, минем берәүне дә эзлисем килми. Мин куркам, Сәет Сәет Нәрсәдән? Сәлимә Күрдең ич. Сәет Исерек күргән саен курка башласаң. Сәлимә Сәет! Ни сөйлисең син?! Исерек түгел иде ул. Исерек түгел иде, түгел иде! Сәет Нишлисең син? Сәлимә Кит. кит! Синнән дә куркам Бар. кайтып кит авылына. Кирәкми синең акчаң. Нәрсә син өч миллион акчаң белән мактанып йөрисең. Туң йөрәк син. Сәет. Нишлисең син, ә? Сәлимә Яратмыйм мин сине. Сәет Нәрсә кычкырасың9 Әллә мин сине ияртеп чыктыммы? Үзен иярдең. Нәрсә пырлыйсын? Нәрсә әйттем ул кадәрле. Сәлимә. Син шундый тыныч. Берни булмаган кебек. Берни ишетмәгән кебек, берни күрмәгән кебек. Сәет. Мин күрмәгәнме, мин ишетмәгәнме? Авыл тулы пиянчук. Эчәләр дә акчалары беткәч жылап йөриләр Әйтерсең бүтәннәр гаепле. Минем әти дә жыламый, әни дә жыламый. бабай белән әби дә җыламыйлар Әти бер салып кайткан иде, бабай янак төбенә утыртты да вәссәләм булды. Мина дә әти әйтте, әгәр кулында шешә күрсәм, башыңны бот ара на кыстырып куям диде Малайлар миннән көләләр, мин барыбер эчмим. Эчмәячәкмен дә. Хатыныма да, балаларыма да эчертмәячәкмен. Эчкән кешене кызганмыйм да—үлсен, бетсен, дөнья сасытып йөрмәсен Нәрсә миңа кычкырасын9 Сәлимә Аңламыйсын син... Сәет Аңламаска, дурак мәллә мин... Сәлимә. Бәхетсез ул. Әтисен үтергәннәр, әнисе үлгән. Сәет Синең дәү әниеңнең дә улы, оныгы үлгән, эчми бит. Син дә эчмисен. Сәлимә Әйдә, эзлибез. Сәет Миңа кычкырмасан гына йөр. Бабай әйтте: йөри торган кызың бер генә тапкыр сиңа кычкырса да. аңа өйләнмә, диде. Өйләнгәч, көненә мең тапкыр кычкырачак ул диде. Гөлсинә бер генә кычкырган иде. киттем дә бардым, янына бүтән бармадым да. (Ашыйлар.) Сәлимә (паузадан соң). Нәрсә дип кычкырды Гөлсинә? Сәет Ялгыш аягына баскан идем, сыер дип кычкырды. Сәлимә Алай ук ярамый инде (Паузадан соң.) Сәет, син Сәлимә апаны кызганмадыңмы? Сәет Кызганмаска, жырлаган чагында күздән яшьләр килде.. Бергә төшкән карточканы алып булмый инде анардан, әйеме? Сәлимә Килмәскә кушты. Сәет (паузадансоң.) Дөнья куласа шул. Сәлимә Нәрсә дисең, Сәет? Сәет Куласа дим. Җырлата да. жылата да. Сәлимә Сәет, Гөлсинә чибәр идеме? Сәет. Ыһы. Сәлимә. Ә мин чибәрме? Сәет Ыһы. Сәлимә Юри генә әйтәсең инде Сәет Син тавык кебек, гел кирегә генә тырмалыйсын. Әйткәнәр бит инде сиңа чибәр дип. Сәлимә Яратмыйм мин сине дип, мин ялгыш кына әйттем. Сәет. Беләм инде. Сәлимә. Син бөтен нәрсәне беләсең, әйеме, Сәет? Сәет Дурак түгел ич мин. Сәлимә Сәет, мин арыдым. Сәет. Әйдә, утырып ял итәбез Сәлимә (сузсез генә утырганнан соң). Беләсеңме. Сәет, гашыйк булыр өчен унбиш секунд вакыт житә икән. Яратыр өчен бөтен гомер дә житми икән. Сәет Унбиш секунд?.. Бер, ике. өч... Күп ич ул. Бер карап алуга ничә секунд кирәк. Сәлимә. Сәет, син миңа гашыйк булыр иденме? Сәет. Юк. ярамый. Сәлимә. Нигә? Сәет. Гашыйк булгач өйләнергә кирәк. Безгә өйләнешергә ярамый. Сәлимә Ник? Сәет. Мин Казанга килмим, син авылга кайтмыйсың. Сәлимә. Каян беләсең? Сәет Белмәскә Дурак түгел ич мин. Мине син Казанга кыйнап та китерә алмыйсың. Бабай әйтә. Казанга сыймыйм мин ди. Сулышым кысыла ди. Таш базга бикләп куйган кебек ди. Мин дә шулай. Казан кызлары авылдан курка. Анда эшлисе бар Иртән иртүк торасы бар. Ирен буяп йөрергә вакыт юк. Сәлимә. Син әллә нинди, Сәет. Сәет. Син дә әллә нинди инде Сәлимә. Нинди? Менә әйт әле. мин нинди? Сәет. Әйтмим. Сәлимә. Әйт инде Сәет. Әйтмим диделәр бит инде сиңа. Сәлимә. Әгәр дә мин авылда булсам, мина гашыйк булыр идеңме. Сәет? Сәет. Ну башны әйләндерәсең син, ә? Дәү әбиең ничек түзә синен Әйттеләр бит инде сиңа Анда булсам, монда булсам. Булмагансың бит инде Нәрсә аны. Минем бер дус малай бар. Хәмит. Шул тотына Мин Америкада булсам, мин Япониядә булсам. Триллион тәңкә акчам булса Хыялый. Сәлимә. Син хыялланмыйсыңмы? Сәет. Була инде ул. Ну Хәмит кебек түгел инде Менә өй саласы бар. Машина аласы бар. Сәлимә Өегез юкмыни.' Сәет. Ну кызык син, ә. Ничек инде булмасын. Анысы бит анын әти өе Минем үз өем булырга тиеш Төп йортга энекәш кала. Ир кеше үз гомерендә бер өй салырга тиеш, белдеңме? Сезнең Казанда гына бит ул. квартир бир. квартир бир дип жылап яталар. Мина үз өем кирәк Шул өйне тотарлык хатын кирәк. Белдеңме инде'’ Сәлимә. Белдем. Сәет. Белсәң-шул. Разный чнпуха сораулар бирмә Сәлимә Син картлар кебек сөйләшәсен. Сәет Авылда да миңа әйтәләр Дурак түгел ич мин балалар кебек сөйләшергә. Сәлимә. Кызык та түгел синен белән сөйләшергә Сәет. Кызык булмаса сөйләшмә. Кызык кеше белән сөйләш. Сәлимә. Сау бул. Сәет. Хуш. (Китә. Сәлимә басып кала, Ләкин •Сәет.'» дип. Сәет артыннан чыгып йөгерә.) Тагын бер Сәетбәковлар фатиры. Анда яна гына өйләнешкән пар— Алимбәк белән Гөлгенә. Азар туй күлмәкләреннән. Бүлмә буйлап бөтереләләр, кочаклашалар, сөешәләр. Гомерләренен нн бәхетле мизгеле. Менә алар бүлмә уртасындагы затлы итеп җыештырылган затлы карават янына туктыйлар да көлешә башлыйлар. Алимбәк. Низә көләсен? Гөлгенә Ә син нигә көләсең? Алимбәк. Мин туктадым. Гөлгенә. Мин дә. Алимбәк. Бу безнең караватыбыз. Гөлгенә. Гөлгенә. Белом. Синен әниең әйтте. Алимбәк. Ул инде хәзер синең дә әниең. Гөлгенә. Мин ана әнкәй дидем Минем әнием синең әниеңә шулай дәшәргә кушты. (Караватка карап) Чыннан да ике йөз ел микән бу караватка'’ Бер жире дә тырналмаган. Алимбәк. Аны гел янартып торалар. Менә без дә. Гөлгенә, үзебезнең улыбызга аны шул килеш калдырырга тиешбез. Гөлгенә. Кызларга калдырырга ярамыймы? Алимбәк Юк Сәетбәковлар нәселе дәвам итәр(ә тиеш. Шуңа күрә дә яна өйләнгән Сәетбәковлар беренче төнне шушы караватта үткәрәләр. Нигә безне монда ябып куйганнарын аңладыңмы инде ’ СәезЪәковлар нәселе дәвам итәр өчен. Бу тылсымлы карават Аны Хәсәнбәк Сәетковнын бабасы Париждан алып кайткан Махсус эшләткән. Бу каравагга йокласаң, бары тик егетләр генә туа, Гөлгенә. Мин инде туачак улыбызга исем дә сайлап куйдым Рәимбәк Алимбәк улы Рәимбәк Сәетбәков. Гөлгенә Ә ул исем миңа ошамаса? Алимбәк Ошарга тиеш. Мине ошаткач минем сүзем дә ошарга тиеш Кызыбыз туса, исемен дә син табарсың Гөлгенә Рәхмәт инде (Көлешәләр.) Алимбәк. Өйләнгәнче мин сина әйтмәдем. Гөлгенә Мин бик явыз ир булачакмын. Әгәр дә син минем сүземә каршы чыксаң, беләсеңме мин сине нишләтәчәкмен? Гөлгенә. Нишләтәчәксең? Алимбәк. Әйдә, сүземә каршы чыгып кара әле. Гөлгенә. Ничек9 Алимбәк. Мин синеңчә эшләргә теләмим. Алимбәк Сәетбәков диген. Гөлгенә Мин синеңчә эшләргә теләмим. Алимбәк Сәетбәков. Алимбәк. Әһә. әле син шулаймы9 Син минем сүземә каршы чыгасыңмы? Хәзер, хәзер, эләгәчәк сиңа Нинди жәза уйлап табыйм икән? Кил әле монда, бас әле шунда. Җырла. Гөлгенә Җырламыйм Алимбәк Әһә. тагын тыңламыйсынмы9 Алайса өч җыр кырлыйсын. Гөлгенә. Җырламыйм. Алимбәк Алай итмә инде. Гөлгенә Минем авторитетны төшермә инде Сәетбәковлар нәселендә ирләр сүзен хатыннары тыңлаган. Гөлгенә Якушевлар нәселендә кызлар бер кайчан да кол булмаганнар. Алимбәк. Җырламыйсыңмы? Гөлгенә Җырлыйм Ләкин үзем теләгән жырны, үзем теләгән вакытта. Алимбәк. Алай булмый. Гөлгенә Була. Алимбәк. Талашабызмы? Гөлгенә. Юк. Алимбәк. Нишлибез? Гөлгенә. Белмим. Алимбәк. Кызык икән син. Син минем хатыным ич инде Ир белән хатын нәрсәдер эшләргә тиеш ич инде Гөлгенә Белмәгәч, өйләнмәскә иде. Алимбәк Белмәгәч, кияүгә чыкмаска иде Әйдә үбешәбез. Г ө л г е н ә Әйдә (Ишектә звонок.) Алимбәк Кем булырга тиеш бу? Әйдә әле. карыйк әле. кем безнең тынычлыкны бозып йөри9 Ачабызмы9 Гөлгенә Кемнәр икәнен белик. (Чыгып керәләр дә Сәет белән Сәлимәне ияртеп керәләр.) Алимбәк. Әйе. без Сәетбәковлар булабыз. Мин Алимбәк Сәетбәков. ә минем хатыным—Гөлгенә Сәетбәкова Безнең кичә туебыз үтте, бүген безне монда бикләп куйдылар Сезнең кем икәнлегегезне, ни өчен килгәнегезне әлегә сорамыйбыз. Безнең бу фатирыбызга без барында килгән беренче чит кешеләр—сез. Без сезгә ачык күңел белән ишек ачтык. Сез безгә үзегезнең безгә теләгән теләкләрегезне әйтегез Сәлимә. Ничек? Алимбәк. Безгә ничек булса да ярый. Сүзегезгә карап үзегезнең кем икәнлегегезне белербез. Сәлимә. Сәет... Сәет Ә нигә мин? Сәлимә Син эзлисең бит Сәетбәковларны. Сәет Ә син үзең Сәетбәкова Сәлимә Син егет кеше. Сәет. Син телгә оста. Сәлимә Яхшы. яхшы. Әйтәм (Алимбәк белән Гөлгенәгә.) Ә сез чынлапмы? Алимбәк. Без бик җитди кешеләр. Сәлимә. Яхшы. Болай... мөм- кинме, мин сезгә җырлыйм. Алимбәк Монысы да бигрәк яхшы. Сәлимә Тик сез көлмәгез. Юк. җырламыйм, шигырь генә сөйлим. Галибанә яктырып әкрен генә ал тан ата. Моңланып, хәсрәтләнеп ялкау гына ак ай бата. Бу—Тукай шигыре. Мин аны бик яратам. Шуңа күрә сезгә багышладым. (Алимбәк белән Гөлгенә, рәхмәт әйтеп. Сәлимәне кочаклыйлар.) Алимбәк (Сәеткә) Синең чират Сәет Минем сүзем юк. Мин бабайның абый туенда әйткәннәрен генә әйтә алам Ярыймы сон шулай? Сәлимә Әйт. Сәет. әйт. Сәет. Өйләндеңме—ахылдама. Кияүгә чыктыңмы—уфылдама. Иреннен кәефе юк чакта хыйхылдама. Хатынын кәефсез булса, хахылдама. Иреннен колак төбендә тырылдама. Хатынын кыек сүз әйтсә.пырылдама. Чит хатыннарга сүз салып ихылдама. Чит ирләрнең каршысында михылдама Хатынын яратам дисә, гырылдама. Ирен яратам дигәндә шырылдама. Акча җитми дип иренә мырылдама. Хатынын акча сораса, ырылдама. Өйдә булганны урамга бакылдама. Өлкәннәр алдында туктаусыз Чырылдама, тырылдама, пысылдама. Чупырдама, тыпырдама, чыелдама... Җиттеме шулар? (Көлешәләр.) Ал им бәк. Бетерде бу безне, Гөлгенә. Исемең Сәет бит. әйеме'* Сәет. Сәет. Ал им бәк. Сез дә ирле-хатын- лымы? Сәет. Юк А л и м б ә к. Кемнәр сез? Сәлимә Без Хәсәнбәк Сәетбәков дигән кешемен туганнарын эзлибез. А л и м б ә к. Сез дөрес кергәнсез. Сезнен каршыгызда Хәсәнбәк Сәетбәковнын оныгының оныгы Алимбәк Сәетбәков һәм аны хәләл жефете Гөлгенә Сәегбәкова. Сәет (акча чыгарып. Алимбәккә бирә). Бу сиңа инде алайса. Алимбәк. Нәрсә бу? Сәлимә. Акча ул. Хәсәнбәк Сәегбәковтан Сәетнең бабасы акча алып торган булган (Ул арада Сәет чыгып китә. Сәлимә аның артыннан иярә Ул Сәетне урам чатында гына куып тота) Сәет! Сәет! Нишлисен син ә? Нигә качасын? Сәет Йөри-йөри арылым инде мин. Ату монысын да алмыйм дип ялындыралар Болай да инде ике көн йөрим Тырай тибеп Йөрергә авылда эш бетмәгән Сәлимә Син шундый да матур итеп әйттең, Сәет Минем әле андый сүзләрне ишеткәнем дә юк иле Сәет Минеке түгел ич ул сүзләр— бабайныкы Салих абыйларның туенда әйтте дә, кодагый әби әйтә кайдан уйлап чыгардың боларны. кода, ди. Син дә әйбәт әйттен Мин Тукайнын андый шигыре барлыгын да белми идем Сәлимә. Бәхетле булсыннар иде инде. Сәет Кемнәр? Сәлимә Алимбәк белән Гөлгенә Сәет Син тикшереп тор. Тутан- нарын ич Сәлимә. Сәет, кочакла ате мине, ә? Сәет Ярамый. Сәлимә Әз генә Кочагына гына сыенып торыйм. Әз генә. Минем кемнеңдер кочагына сыенасым килә. Дәү әбием янымда булса, анын кочагына сыеныр идем Сыенасым килә. Сәет. Мине яклаучы булсын иде Минем кызым дип әйтүче булсын иде. минем сеңелем дип әйтүче булсын иде Сәет Шулай инде анысы Абыен булса яхшы. Минем дә Салих абый булгач яхшы иде Өйләнде дә мина күнелсез калды (Кочагына кереп сыенган Сәлимәгә.) Кара, син бәләкәй икән Минем әни дә бәләкәй. Әти әйтә, сандугач зур булмый ул ди Сәлимә Сәет, гашыйк бул инде мина. Сәет Мин гашыйк булдым инде ул. Әллә кайчан инде. Урамда беренче очратканда ук. Ярамый гына Менә бүген авылга кайтып китәм дә. каласын Сәлимә Калмыйм Сәет Ничек инде калмыйсын’’ Сәлимә Мин сине көтәрмен Сәет Килеп алганымнымы** Алай жинел генә түгел ул. Сәлимә Мин сине көтәрмен Сәет Килмәсәмдәмс’’ Сәлимә Минем дәү әби дәү бабайны һаман да көтә. Сугышта үлгән ләү бабай Сәет Мин кайтып кигкәч оны тырсын да әле Казанда егетләр күп Сәлимә Синдәе юк Сәет Син инде бигрәк. Ике көн эчендә Сәлимә Гашыйк булу өчен өч секунд га вакыт житә Үзен әйттен Сәет. Мин әйтмәдем аны. син әйттең. Сәлимә Мин унбиш секунд дидем. Сәет, син елмаясың, әйеме* Сәет Каян күрәсен’ Сәлимә Сизәм. Син елмаясын. Сәет, елмаясын Димәк, мине яратасын, яратасын. Пәрдә