САБЫР ТӨБЕ АЛТЫНЫМ
С. Зыя. Зөлкарнәй әфәнде! Сүзне шигърияттән башлыйк әле. Сез 1988 елда ' Без. бүгенге укучылар, шигърияттән вакыйга булырлык әсәрләр көтәбез Шагыйрьләр үзләре дә.ионы тоеп, аңлап тора, әлбәттә. Әмма, шуңа да карамастан, андый вакыйганы күргәнебез юк әле '-—дип язган идегез. Шигырь ни өчен вакыйга булырга тиеш әле ! Моңа бүгенге аңлатмагыз бармы ? Ф. Зөлкарнәй. 1988. Ул бит татар дөньясында тормышны үзгәртү омтылышлары ниһаять өскә бәреп чыккан вакыт, бу бөекмәмләкәтчел тоталитар илдә иза чиккән халыклар өчен тансык вакыйгалар башланган чак. Шәһәрләрдә халык фронты митинглары гөрли. Татар ижтимагый үзәге узаманнары фикер- ан мәйданына җәмгыятьне үзгәртеп кору турында яңадан-яна тәкъдимнәр ыргыталар, «хәбәрдарлык» дигән нәрсәнен татарга да кагылуын раслап, яна бер басма—«Идел» журналы дөньяга юл ярып ята. Кешеләр, рухи богаулар коелып төшүен, офыклар кинәя баруын чамалап, менә-менә зур бер Янадык килер сыман, бәйрәм алдыннан гына була торган эчке бер куаныч тоеп Сез дикъкать иткән фикерем исә. ялгышмасам. минем «Сабыр төбе алтынмы? (Поэзияне яклау)» дигән язмамнан булырга тиеш. Мин аны татар шигъриятен шул чактагы урынсыз каныгу-яманлаулардан якларга теләп язган идем. Милли кысу-чикләүләре белән тәмам үзәккә үткән торгынлык заманында шигърият татарнын жан саулыгын кайгырткан, милли рухыбыз сүнмәсен дип кайнар сулышын өреп торган фидакяр бер көч булуын исбатлаган идем мин анда. Дөрес түгелмени: татар милли хәяты әдәбиятта гына сакланып калып бара иде ич инде. Тел очында йөреп тә монарчы әйтелмәгән, әйтергә ярамаган сүзләрне әйтә белде, күпме гомерләр буе шуны нәкъ кирәк вакытта жаен табып әйтә килде шигърият Әлеге ислах (реформа) заманы җиткәч тә. гадәт буенча анардан көттеләр. Шундый сүз генә ул чакта вакыйга була ала иде. Гомумән, үз мәнфәгатьләребезгә кагылышлы әйберне генә, күңелнең көткәненә тәңгәл сүзне генә бер вакыйга игеп кабул итәбез шикелле, һәм ул сүзнең тиешле вакытында әйтелүе шарт әле. .Артык көттерсә, вакыйга булмый инде ул. күнел кайтаргыч банальлеккә әйләнә. Шулай бервакыт радиодан И Шакиров «Уян. татар!» җырын җырлый башлады Гасыр башында ук җырланган шәкерт салаларыннан тына сипләп корыштырылуына да карамастан, халык күнеленә сары май булып ятты ул жыр. Татар өчен кем көрәшсен. Көрәшмәсә татар үзе Вакыйга идеме бу? Вакыйга иде. Чалпы-гавам өчен Нәкъ кирәк вакытта яңгыравы белән, иҗтимагый әһәмияткә ия мәгънәләрне белдерүе белән. Үзенең кем икәнен аңламас хәлгә китереп җиткерелгән, гарихи хәтереннән мәхрүм ителгән (гасыр башында чыгарылган җыр анын өчен зур яңалык!), туган халкының мәдәни байлыкларын ятсына башлаган хәзерге заман татары өчен бу. әлбәттә, вакыйга иде Ләкин менә шигъриятнең үзе өчен вакыйга булдымы соң ул? Рәшит Әхмәтҗановның Казанның Ирек мәйданында татарга ирек даулап ач торган чакта язган «Ачлык мәйданы» шәлкемен мин икеләнмичә шул дәвер шигъриятендәге күренекле вакыйга дип әйтә алам. X. Туфаннардан башланып, ничә еллар дәвамында татар шигъриятендә астан җибәрелгән ут сыман пыскып килгән милләтпәрвәрлек рухы шулай гөлтләп өскә бәреп чыкты Чөнки турыдан ярып әйткән ялкынлы шигъри сүзгә көн килгән иде Вакыйганын зурысы. әлбәттә, шушындый вәзгыять үзе иде Кызык заманда яшибез лә!.. Татар өчен җан атып иҗат иткәнгә күрә торгынлык елларында гел дә әдәбиятның Хуҗа Насретдине мисалында йөртелгән М Әгъләмгә бер көн килеп (1992 ел) ин абруйлы саналган Тукай бүләген бирерләр дип кем уйлаган' Дөньялар шулай үзгәрде ки. бүләкнен дәрәҗәсен саклау өчен-киресен сөйли һәм сөйләгәненен киресен эшли (яза) юрган бүгенге көн Насретдине кирәк булып чыкты . һәм монын гыйбрәтле ягы шунда иде вакыйгам әсәр көтеп ятучылар өмет иткән сәнгать ки мәлеңдәге шигырьләр нәкъ менә анын иҗатында икән бит* Шигырьнең. ахыр чиктә иҗатнын. вакыйга булу-булмавы менә шулайрак икән. Бу анын киң катлам укучыга кызыклы булуы, ягъни иҗтимагый әһәмият ягы С. Зыя Ә мәсьәләнең эстетик ягы... Ф. Зөлкарнай. Анысы инде зәвык эше. һәм асылда, бу бездә хәзер әлләни кин булмаган даирәне генә кызыксындыра шикелле. Тәэсирлелек, зәүкый-хисси мәгълүматлылык, шәкли яңалык һәм осталык.. Тәэсир көченә ия булган әсәр генә вакыйга итеп кабул ителә, ягъни тормыш вакыйгаларына тин рәвештә күнелдә. хәтердә эз калдыра, рухи тәҗрибә берәмлегенә әйләнә. Шушы ук фикерне икенче яклап та килеп әйтә алам: шигырь ул укучы күңеленә үтү һәм аңа йогынты ясау өчен вакыйга булырга тиеш. Монысы инде Сезнең «ни өчен?» дигән соравыгызга туры җавап. Бездә бит элек-электән (бигрәк тә хәзер—әдәби тәнкыйть жан тәслим кылып яткан чакта) әсәрнең сәнгатьчелек (поэтика) ягына игътибар аз булды. Теге заманнарда ул хупланмады, хәзер инде бәһа бирердәй әзерлекле кешесен дә табу кыен. Ә баксаң, бу өлкәдә дә вакыйга саналырлык күренешләр булып тора югыйсә. Менә Чаллыда гомер сөрүче гажәеп шагыйрь Габделнур Сәлимов... «Идел»нен 1996 ел 9 нчы санындагы, яки шуннан бер ел тирәсе алдарак «Аргамак»тагы шигырьләрен генә булса да укыгыз! Һичкемнекенә охшамаган затлы шигырь тукымасы, әсәр эченә бөтереп алып кереп китә торган авазлар әйлән-бәйләне, сәерлек чигендәге шигъри күзаллау, сүзгә, кешегә, дөньяга илаһи сак мөнәсәбәт Болар барысы бергә югары кимәл. шигъри бөтенлек тәшкил итәләр Мондый мөнәсәбәт, мондый шигъри халәт— бүгенге әдәбиятның саф алтыны! Менә бу хәзинә инде югалып калмаячак дип өметләнәм мин. Ике дистә еллар элек М. Шабаев американ шагыйре У. Уйтменның ирекле шәкелдә язылган шигырьләрен яңгырашы татар колагы өчен табигый булган дүртәр ижекле буыннардан гыйбарәт тезмәләр белән тәрҗемә кылган иде Гадирәк булса да. ритмны яхшы ук тотрыклы итә торган ышанычлы поэтик чара бу һәм менә ирекле шигырьдә үз сукмагын сабып ятучы Ж,. Сөләйман ижатында мин шуны уңышлы куллану мисалына кабат юлыктым. Иске танышны яхшы сыйфатта очратып куандым, әйбәт шигырьләр укыгач, бөтенләй күңелем булды. Гасыр буйлап кисәк-кисәк өзелеп килә киселгәнен сизмәс хәлдә сагышлы мон—татар теле... Сөләйман соңгы арада ике китап чыгарырга өлгерде, күп яза. һәм һәвәскәрлек кимәленнән Каләм Иясе дәрәжәсенә күтәрелә алды дип саныйм. Әлеге китаплары авторның талантлы икәненә ышандырса да, моңарчы күп әсәрләре эче җыелып бетмичә борынлаган чебешләрне хәтерләтә иде Ә менә соңгылары инде (дөнья күрергә әзерләнгән өченче китабындагыларын укыдым мин)—камил шигырьләр Өсләреннән тәкълид рәшәсе (өлге иткән шагыйрьләр йогынтысы) дә акрынлап таралып бетәр әле, шәт. Ләкин шунысы тәгаен ачык: вакыйга бар инде, Сөләйман дигән шагыйрь килде татар шигъриятенә. Иҗтимагый кимәлдә дә. шигърият кимәлендә дә вакыйга (монысы инде олы мәгънәсендә вакыйга) була алган әсәрләр исә (әйтик. Дәрдмәнднең -Кораб»ы). күрәсең, бик сирәк, гасырга бер генә туадыр ул. С. Зыя. Бугенге татар шигърияте укучысын нинди вакыйгалар куандыра алыр иде? Ф. Зелкарнәй. Куандырсын иде дә бит ул вакыйгалар Ләкин мин пессимист кеше-зурга өметем юк. Әйтик, менә болайрак —Р Фәйзуллинның янәдән ижади сулышы киңәеп киткән! дисәләр— — Р Харис, телебезнең үзенә генә хас тәме ләззәтеннән исереп урысчага гәржемә итә алмаслык шигырь язган! дисәләр— — И. Юзеев белән Р Закиров шигырьдә зарланудан туктаганнар! дисәләр —Р Гаташ салмак, моңлы, төзек җөмләләр белән яза башлаган! дисәләр— Зөлфәт, X. Әюп һәм Ш Галиевләр әдәби янәшәлек алымыннан гайре дә шигырь язу мөмкин икәнен ачканнар! дисәләр— —И Гыйләжев шигырьдә, фикер шакмаклары өюдән ниһаять туеп, мантыйкка баш бирәсе килмәгән хисләрен җилбәгәй жибәргән! дисәләр— —Г. Морат кемгәдер, нәрсәгәдер булган ачуын шигырьгә түкми башлаган' дисәләр— —Л. Зөлкарнәйнен шигырь жене биш-алты ел буе авызына су кабып йөреп арган, кабат телгә килгән! дисәләр— —Ф Зөлкарнәй шушы кирәкле-кирәкмәс әңгәмә басылып чыкканнан сон шагыйрьләр арасыннан үзенә яна «дуслар» тапмаган! дисәләр—әйе. әгәр шулай булса, чыннан да куаныр идек. Ләкин юктыр, булмастыр Ә гомумән караганда, безнең шигъриятнең сәнгатьчәнлек, тормышчанлык дәрәжәсе һич кимемәде. Ничәдер ел аптырауны төшенке кыяфәттә йөргән И Юзеевнен сонгы вакытта шигырьдә өр-яна ягы белән ачылып китүе куандырды Бик ихлас һәм нечкә тоемлы шигырьләр язды ул. Шулай ук узган ел мин Роберт Әхмәтжанов, М Әгъләмнәрнең күңелне шигъриятнең ин югары биеклекләренә алып менә торган искиткеч шигырьләрен укып жан ләззәте таптым. Р Харис. Зөлфәт, Р Фәйзуллин, X. Әюпләрнең яна китапларын тотып төн йокыларын калдырган чакларымда безнең татар шигъриятенең дөнья әдәбияты югарылыгында яшәвенә тагын бер кат ышандым С. Зыя Әдәбият туктаусыз хәрәкәттә—аккан су кебек. Ләкин табигатьтә су, әйләнеш ясап, яңгыр булып езгага кабат кайта Әдәбият та шулай тугелме? Бугенге заман хәлләрен гасыр башындагы вакыйгалар белән чагыштырырга яраталар. Әдәбиятта да вакыйгалар әйләнешеме ӘЛЛӘ? Ф. Зөлкарнәй Әдәби хәрәкәт—Гераклит елгасы сыман. Теләсән дә, бер үк суга кабат керә алмыйсың. Агым ияртеп алып китте исә— элеккеге ярга кабат кайту юк. Янгыр сыман кайта алсан да, ул ярда инде бүтән үләннәр үсә. бүтән яфраклар су төбендә ята. судагы чагылышын да үзеннеке түгел хәтта. Ләкин әйләнеп кайтасы килү бар, бигрәк тә—үткәндәге бөеклеккә Соңгы елларда безнең шигърияттә борынгы шәкелләрне кайтару, яңарту омтылышы көчәеп килә Моңа тәүдә ныклап Р Гаташ тотынды бугай, бу юлда аның шәкертләре, юлдашлары да табылды. Шулардан күрепме, халкыбызның әдәби вә мәдәни мирасы белән кызыксыну арткан бүгенге көн таләп иттеме—хәзер һәр шагыйрь, мәсәлән, газәл язуны мәртәбә итеп саный кебек. Элеккечә унбергө-унбер үлчәмен куллану, гомумән шигырьне бәетләп язу үзе бер шаукымга әйләнде Ә менә борынгыларча гаруз (ачыгижек шигырь) белән язу юк әле. һаман да шул бармак вәзене (санижек шигырь) хөкем сөрә Чөнки гаруз—шигырьнең эчке сыйфатын ук үзгәртә торган көч. Аны үзләштерү өчен үзенә дә күпмедер дәрәжәдә үзгәрергә кирәк Шуна да әлега борынгы шәкелләрне кайтару омтылышы күп дигәндә стильләштерү булып кына кала килә Болай катгый фикер йөртүемнең хикмәте шунда бу юнәлештә минем үземнең дә бераз эшләп караганым булды Агмы казгандым—заманнан һич алапа алмадым Хәтта рәтле үз дөньямда мин ярата алмадым Алама булдым үземме, заманамы-аңламыйм Түренә уздым—ләкин зурлый, ярата алмадым Мәнге чалыш көзгеләр һәм чалыш авызлар иле! Монла мин дәрманга дәртне, юк. ярата алмадым Гарузнын мен елдан ашкан тарихы бар. шул гомер дәвамында тупланган, сыналган бай шигъри алымнар хәзинәсе бар. Алымнары белән бергә гаруз бербөтен Шул алымнарын белмичә, үзләштермичә, бүгенге көннең жинел холыклы жөмләсе белән гаруз дөньясына барып керү, ул дөньяда табигый урын табу—ай-һай. Бер үк суга кабат кереп булмаган сыман, борынгы гарузга да кайту юктыр инде ул. Аны хәзерге телебезгә, хәзерге ритмнарга ярашлы рәвештә яңарту гына мөмкнндер С. Зыя Форма борынгылыгы сүзләрнең дә борынгыларын тартып китерәме әнә ’ Шигырегездәге «алапа» сүзен ничек аңларга ? Һәм андый сирәк очрый торган сүзләрне куману нигә кирәк? Сез борынгылар өчен түгел, хәзерге укучылар өчен язасыз ич. Ф. Зөлкарнай. «Алапа» дип татар теленең кайбер шивәләрендә сабантуй батырына тигән бүләкне атыйлар. Борынгы заманнарда бу сүз яу батырына бирелә торган хезмәт хакын, мөлкәтне, өстенлекне аңлаткан Аның «алып» (батыр, рыцарь) сүзеннән ясалганы күренеп тора. Тау ягы авылларында халык сабан туенда көрәшчеләрне әле дә «алпа! алпа!» дип дәртләндерә икән. Хоккей уенын караганда урысларның «шайбу!» дип кычкыруы сыман инде бу «Егетлегеңне, батырлыгыңны күрсәт», янәсе.. Каманың дала ягында Алпар авылы бар «Алып ир», «батыр», «рыцарь» мәгънәсен белдерә бу авыл исеме Моннан мең еллар элек көнбатыш кыпчакларның урыс елъязмаларына теркәлгән «олперуовичи» ыруы билгеле. Бу сүзне ишеткәч, үзе дә, аты да корычка төренгән, кулына булат кылыч тоткан алпарлар күз алдына килеп баса («алпар үе»—алпар өе. ыруы) Халык тарихы шулай сүзләрдә сакланган. Чабатасыннан каккан тузаннан курганнар өелеп калган әзмәвердәй алып гәүдәле әкият каһарманнары түгел, безнең батыр бабаларыбыз булган ул алып ирләр, алпарлар. Дошман өстенә яу чапканнар, сауга (трофей), тотсак (әсир) . кырнак (ару кыз) алып кайтканнар, жиңү белән кайткан өчен патша алапасына лаек булганнар. Мин кешене бер бүгенге көн белән генә яши дип уйламыйм. Менә мәрхүм әбием исемә төште. Без. оныкларын, аркадан кагып сөйгәндә «Аллага шөкер мөселманбыз әле. татарбыз әле» дияргә ярата иде ул. Белүемчә, әби авылыбыздан һичкая чыкмыйча гомер кичергән. Ләкин ул күрше авыллардан да ары авыллар барын, аларда да үзе кебек үк мөселман һәм татар булуы белән горурлана торган кешеләр дөнья көтүен белеп яшәде. Шулар белән бергә үзенең бөтен бер татар халкын тәшкил итүен аңлап яшәде Алай гына да түгел, ул үзенә кадәр дөньядан кичкән жиде бабасын белә һәм атар да, аларнын бабалары да мөселман һәм татар булганлыгына иманы камил иде Булдыра азганча без. оныкларын, тәрбияләп, бездән дә шундый ук мөселманнар вә татарлар туып үсәр дип өметләнә иде Кешеләрнең бергәлеге, милләтнең бөтенлеге бер бүгенге көн белән генә чикләнми, ул бөтенлек үткән белән киләчәкне дә колачлый. Шуны тоеп яшәсә генә, милләт чыннан да бөтен, камил һәм озын гомерле була. Мин үзебезнең татар милләтенең менә шундый бербөтен булуын телим. Бу теләк бер минеке генә түгел, асылда бөтен милли мәдәниятебезнең төп теләге, төп вазифасы ул. Моны аңлаучылар бар, аңламаучылар бар. Ләкин аңа карап без. әдипләр алдында торган бу вазифа үзгәрми. Без бүгенге байлыкларыбызны гына түгел, үткәндәге байлыкларыбызны да барлап, туплап, югалтмыйча яшәргә тиеш Сез дикъкать иткән сүз әнә шул олуг хәзинәнең бер бөртеге генә Онытып, ниндидер килмешәкләр, әрсез алабайлар кулына калдырмаска иде андый жәүһәрләребезне Болаи да күп югалттык инде Шуңа күрә дә мин аны. күз уңында торсын дип. шигырьдә укучы игътибарын жәлеп итәрлек тәхеткә утырттым, астөшермәдә кызыксынучыларның исендә калырлык итеп аңлатма бирдем. Сонгы вакытларда татар шигыренә гарузны кайтарырга омтылу да Вакыт дәрьясы өстенә сибелеп калган милли мәдәниятебез байлыкларын янәдән жыеп алырга тырышуның бер чагылышы ул. Тирбәләбез, бу жир безгә бишек Юк. ул көймә.. Без барабыз ишеп Кеше кулы койган матурлыклар Безнен белән бара тирбәлешеп Мен елларча гомере дәвамында халкыбыз коеп куйган матурлыклар М Әгъләм әйткәнчә, шулай безнең белән бергә барсын иде. ' ’ С. Зыя. КалмыкД Көгезтдинев, балкар К. Кулиев, авар Р. Гамзатов ише шагыйрьләр үз заманында урыс дөньясында шаулап яңгырады Алардан һич тә кайтыш булмаган X. Туфан. С. Хәким, И Юзеев. Зөлфәт. М. Әгъләмнәр андый яңгыраш ала алмадылар кебек. Сәбәп нәрсәдә? Ф. Зөлкарнай. Бу сорау бүгенге көнлә динозавр сыман сәер, моннан егерме еллар элек шундыйрак сораулар бирү гадәттә иде Рәхмәт, динозавр тунап карау кем бәхетенә тигән әле. Ул елларда татарнын кимсенүчәнлеге (урыс аны «комплекс неполноценности* ди) шушы сорау рәвешендә калкып чыга иде «Урысча яңгыраш алуны* югары бәя алуга тиңлиләр иде Зур-зур гына абзыйлар әлеге сорауга җавап бирергә тырышып карады, хәтта мин— кичәге студент та шул тирәдә буталдым (• Казан утлары». 1983..Ч? 4). Төрле кеше төрле сәбәпне әйтте. Ләкин ин төгәл җавапны Вакыт галижәнапләре бирде Әсәрнен. иҗатның чын әһәмиятен урысчада янгырау-яңгырамау билгеләми икән, болар арасында туры бәйләнеш юк. Була да алмый Мәнфәгатьләр туры килүкилмәүне генә чагылдыра ул урысчага тәрҗемә ителү һәм урысча «яңгыраш алу*. Кол белән хужанын мәнфәгатьләре кайчан туры килгәне бар1 Сез исемнәрен атаган шагыйрьләр бу илдә кол кавеменнән саналмаганнардыр. күрәсең. Ә безнең татар бит. Тукай әйтмешли, урыс белән «вакытлар алмашып шаярышкан» халык, бу мәмләкәт биләмәләрендә урыстан алдарак дәүләт төзегән халык. Ә моны сәясәттә дә. әдәбиятта да һәм. гомумән, бер җирдә дә, беркайчанда онытмыйлар, гафу итмиләр Чөнки җиңүчеләрнең үз комплекслары була. Тин күрерләр дип өметләнү—артык садәлек. Монда талант түгел, сәясәт төп хаким. Урыс армиясендә ин югары дәрәҗәләрнең берсенә күтәрелә алган армия генералы М Гәрәев әйткән сүнәр бар: «.. Татар егетләренә, генерал яки адмирал дәрәҗәсе алу өчен, башкалардан ике-өч баш өстен булу кирәк», ди ул. Урыска хезмәт итеп урыс арасында танылу өчен шулхәтле талант һәм тырышлык кирәк булганда татарга хезмәт итеп урыс арасында танылу өчен ни-нәрсә һәм күпме микъдарда кирәк икән сон1 ' Түрәләр, битәрләп, татар язучылары битенә сез биргән сорауны еш ыргыта торган 70 нче елларда, мин X Сарьянга. «Бер ананын биш улы* повестең тел. сүз. интоноиия кимәлендәге мәгънәләргә гаять бай. хәтта бүтән телгә тәрҗемә итеп булмас дәрәжәдә артык татарча, дигәч, ул: «Мин татар өчен язам, татар укыса, бәһаләсә. шул бик Җ1ггкән». дип кырт кискән иде Аңладым хәзер: акыллы булган Сарьян абый •Урыс дөньясында шаулап яңгыраган* шагыйрьләребез әле ярый булмаган, дип куанырга кирәк безгә Димәк, алар чын-чынлап милли әдипләр икән. Казанны Явыз Иванга яулап биргән ниндидер «йомышлы татарлар* кавеме түгел. С. Зыя. « Бездә әдәбият әнкәсе гомердән шигърият». ди Р. Фәизу мин. Прозаны исә әдәбиятның алтын баганасы диясе к тә. Кызганыч, бу жанр соңгы е. нарда көпшәкләнә төште шикелле. Сезгә ул хәзер үзенә күрә кризис кичерә сыман тоелмыймы ‘ Ф. Зөлкарнәй Тоела Прозаның дөрт-дәрманы (тонусы) сүрелә төште, татар әдәбиятының бу тармагы шактый сыекланды, дип саныйм мин. Уртакулдан түбән кимэллэте әйберләр күбәйде. Моның берничә сәбәбен күрәм Ин хәтәре шул бүгенге заман—татар прозасында буыннар алмашу вакытына туры килде Алмашка басучылар арасында Ә. Еники. М Мәһдиен. А. Гыйләҗевләр дәрәҗәсендә ижат итә торган язучылар юк булып чыкты Бу аеруча прозанын бездәге төп жанрлары роман белән повестьта нык сизелә Дөрес, аерым яклары белән уңышлы саналырлык кызыклы гына әсәрләр языла тора Ләкин тел-өслүб. сәнгатьчәнлек җәһәтеннән Еникиләр буыны белән дә. Мәһдиевләр буыны белән дә ярыша алырдайлары юк Каләм хакының бик аз түләнүе яисә кайчакта бөтенләй түләнмәве дә язучыларның кәефенә тәэсир итте, әлбәттә Дөньялар гел шулай барса, озакламый бездә югары мәдәният кимәлендә ижат ителгән роман-повестьларның бөтенләй югалу ихтималы да юк түгел Янә дә бер сәбәп. Элек әдәбиятның санитары вазифасын үтеп килгән әдәби тәнкыйтьнең вакытсыз үлеме дә уртакуттар баскынчаклыгына юл ачты Прозада сан үсеше күзәтеләдер дим мин Жанрлар арта (яна жанрлар тарихи хикәя, фентези, бәян-пародия), элек сирәк языла торганнары ишәя (сатирик бәян, детектив, юмористик һәм сатирик хикәяләр). Бәлки әле бу сан үсеше тора-бара сыйфат сикерешенә дә китерер. Проза жанры турында • Казан утлары» журналы зур сөйләшү алып бара. Шуңа күрә мин. кабатланырга теләмичә, сезнен сорауга кыскама гына жавап бирдем. С. Зыя. Әдәби тәнкыйтькә килсәк. чын. эстетик таләпләр яктылыгында әдәбиятны анализлый торганы шактый кимеде сыман. Тәнкыйть жанры үзара макташуга гына кайтып калмыймы? Ф. Зөлкарнай. Чын әдәби тәнкыйть үлгәч, әдәбият мәйданында кайбер мәсьүли затларга хезмәт күрсәтү тәртибендә язылган язмалар гына торып калды шул. Боларны һәм язучыларнын юбилейлары уңаеннан дөнья күргән язмаларны әдәби тәнкыйть дияргә тел бармый. Ялган шәраб сыман суррогат болар: башны дивана итә. ахырдан махмыры газаплый. Ярый әле үхтәрен авторлары һәм дә багышлап язылган төп каһарманнарыннан гайре кеше укымый. Әдәби тәнкыйть гомер-гомергә әдәбиятның «кара эше» булып килде. Аны кайвакыт күтәреп -әдәбиятның үзаңы», -әдәбиятның көзгесе- дисәләр дә. тулысы белән ул «кара эш-, -неблагодарный труд». Тәнкыйть белән исәпләшергә була, әмма аны яратып булмый. Ә бит кулына каләм алган кеше—прозаикмы ул. тәнкыйтьчеме— барыннан элек ярату өмет итә. Соңгы елларда аеруча көчәйгән менә шул яхшы мөгамәлә кытлыгы әдәби тәнкыйтьчеләрнең кулыннан каләмен төшерде. Ярату мөмкин түгел икән инде, -кара эш» өчен һичьюгы яхшы түләргә кирәк Ләкин түләү дә юк. Хәзерге газит-журналларнын фәкыйрьлеге бөтенесеннән дә алда нәкъ менә әдәби тәнкыйтькә китереп сукты. Таләпчән, фикерле, аналитик әдәби тәнкыйть мәкаләләре гәзит-журнал битләреннән ялап алган кебек юкка чыктылар. Үзендәге яхшы, яман якларны даими ачыклап бармаса, үз бәясен үзе белмәсә. әдәбият яши алмый. Әдәби тәнкыйтьнең ни дәрәжәдә кирәк икәнен язучылар аңлый башладылар бугай инде. Язучылар берлегендәге жыелышларда күренә бу. Җитди әдәби тәнкыйть, мәсәлән. Көнбатыш илләрендә университет галимнәре кулында. Дөнья үзенекен итәр, бездә дә ул шулай булыр дип уйларга кирәк. Әлегә безнең әдәбиятчы галимнәр татар әдәбиятының тарихын эшләү, дәреслекләр язу белән мәшгуль. Бүгенге көн әдәбиятына да нәүбәт житәр дип ышаныйк. 80 нче елларда әдәби тәнкыйть, жанр буларак. Көнбатыш әдәбиятлары үрнәгендә эссе жанрына тартылу кичергән иде. Аны нәфис әдәбият төренә әйләндерергә омтылу иде бу. Мин үзем шул юнәлештә эшләдем. С. Маннапов шундый әсәрләрдән гыйбарәт бер-ике китап чыгарды Н. Гамбәр шунын кызыкты мисалларын бирде Кызганыч, бу омтылышлар ул чакта әдәби күренеш буларак ныгып, канунлашып бетә алмадылар. Ләкин ничек кенә булмасын, киләчәктә бу юнәлеш әдәби тәнкыйть үсешенең төп тармакларыннан булыр дип ышанам мин. аны язучылар үзләре эшләргә мәжбүр булачаклар. Икенче шундый тармак академик өслүбтәге тәнкыйть булып, анысын әдәбиятчы галимнәр үстерәчәк. С. Зыя. Соңгы елларда татар гәзитләренең. журналларының исемнәре ишәйде, тиражлары кимеде. Сәбәп ни? Ф. Зөлкарнай. Җәмгыятьтә коточкыч бер үзгәреш булды. Күреп тордык юкса, ләкин аның ничек шулай килеп чыгуын һаман аңлый алмыйбыз. Элек ничек иде? һәр гаилә берничә гәзит һәм берничә журнал алдыра иде. Юк. акча күп булганнан түгел— уку. бигрәк тә матур әдәбиятны уку абруй санала иде. Укыган әйберләр турында сөйләшү, фикер алышу зыялылык, өстенлек билгесе иде Ә кешемен дигән кеше өстен булып күренергә тырыша, шуңа да матбугатка акча кызганмыйлар иде һәм менә соңгы биш-алты ел эчендә укымышлылыкның. мәдәнилекнең, тәрбиялелекнең— гомумән, зыялылыкның капылт абруе төште. Чөнки зыялылар катламы жәмгыятьнең ин фәкыйрь өлешенә әйләнде. Урам себерүчеләр, идән юучылар, сатучылар, «челноклар* алардан хәллерәк хәзер. Тормыш көтү, акча эшләү өчен элек гәгьбирләнгән рәвештә белемле, тәрбияле вә мәдәни булу мәҗбүри түгел икән Инде хәзер зыялылык өстенлек саналмый, ана зыялылар үзләре дә язмыш казасы сыман карыйлар бугай. Җитмәсә, жәмгыятьнен әле бер. әле икенче катламы фәкыйрьлек упкынына төшеп-төшеп алды Анда булып менгән кеше инде фәкыйрьлектән оялмый башлый. Куркыныч хәл! Акча җитмәүдән зарлану—хәзер күнегелгән гадәт. Бу гадәт барысын да аклый Кеше хәзер елтырап торган күн кием генә киеп йөри, базардан гуклана. фатирын, мебелен янарга, машинасын ала, шәһәр читендә коттедж торгызу хыялы белән яши. Ләкин акча җитми, акча! Кичен кайткач «Санта- Барбара»ны карап. Петросян белән Сорокинаны тынлый да матди һәм рухи тормышыннан бик мәмнүн булып йокыга тала. Китап уку. гәзит-журнал актару кебек совет дәвере йоласыннан ул бизгән инде Чөнки абруй саналган йолаларны гына үтәргә өйрәткәннәр иде аны. Көндәлек матбугатны даими укып бару, мәдәният, сәнгать аналыкларыннан хәбәрдар булу абруй өстәми хәзер. Акча җитми дигән сүз барысын да каплый Аннары анын матбугаты ла нинди бит' Сәяси дә иҗтимагый-сәяси... Сәясилекләре дә нинди диген, һаман шул Ельцин белән Шәймиевне мактауга һәм Жироновский белән Бәйрәмованы сүгүгә генә кайтып кала. Биш ел элек тә шул иде. бүген дә— шул. Бернинди үз1әреш юк. Яңалык юк! Янадык дигәннәре яңа булма!ач. пычагымамы ул матбугат? Гавам кешесе шулайрак уйлый дип беләм мин һәм ул хаклы. Артык сәясиләшү үтерәчәк безнен матбугатны Гади кешегә югыйсә сәясәтнен телевидение бирә торган микъдары да бик житкән. Безнен татарда барысы да аягыннан башына куелган: телевидение көне-төне сыер саву, урам чистарту турында сөйләп, бетмәс-төкәнмәс һәвәскәр жырчылар кәмитен күрсәтсә. 1әзит-журналлар исә барысы да бер балык башын чәйни—сәясәт, сәясәт, сәясәт... Дөрес, соңгы биш-алты ел эчендә матбугат, күмәк көч белән тотынып, ижтимагый фикерне үстерүдә, яна сәяси, жәмгыяви фикерләр шәкелләштерүдә бик зур эшләр майтарды Өмәгә җыелып күмәк эш эшләү сыман булды бу Инде ул күмәк эшне төгәлләндегә саныйк, гәзит-журналларга, өмәдән таралып, һәркайсына үзенеке генә булган эшенә кайтыр вакыт җиткәндер Югыйсә шуны көтеп арыган укучыларының урыс матбугаты канаты астына китеп бетүләре бик ихтимал. С. Зыя. Без кайчакта «Соң/ШП тугансың син. Сиңа злегрәк яшәргә иде-.— дин шаяртабыз Сезнең теләктән торса, гомер итәр өчен кайсы гасырны сайлар идегез7 Ни өчен? Ф. Зөлкарнәй. Марсель Галинең студент чакларыннан ук килә торган бер гадәтен беләм. Теге торгынлык иманнарында ул гадәт аеруча эффектлы, кәттә тоела иле Кибеттә прилавка алдындамы, вокзалда билет кассасы янындамы, сыраханә төбендәме чират торганда ул. бу илдә ялгыш туганмын мин. берәр юньлерәк, кеше кадерен белә торганрак илдә туарга иле мина, дип кычкырып сукранырга ярата Туу. яшәү урынын һәм вакытын сайлау кешенең үз ихтыярында булмагач, минем ничектер бу хакта уйлаганым булмады, Марсельнең дә андый гасабилануларын әле дә көлеп кенә тыңлыйм Ләкин, уйласан. ул хаклы бит Кеше болай ук кадерсез булган тагын нинди ил бар икән? Русияне начар юллары һәм ахмак җитәкчеләре харап итәчәк, дигән бер акыл иясе. Кадерсезлек, кеше мәнфәгатьләрен санламау харап итәчәк, дияргә кирәк иде Бу илдә бөтен нәрсә кешегә каршы эшләнә, интексен әле дип эшләнә бит Дәүләт кешеләр өчен түгел, кешеләр дәүләт өчен булган иллә шулай инде ул. Минем төп кагыйдәм теләкнең үгалерлеген генә телим мин (исемемә хилафлык китерергә ярамый ла) Шуңадырмы, дөньяга моннан 45 ел элек гуып дөрес эшләгәнмен дип уйлыйм Әнә бит безнен гомер нинди дәвергә туры килде Кулда көч тоя горган җитлеккән мәлебез хәзер Кытайларда, имеш. «Сиңа үзгәреш-күчешләр заманында яшәргә язсын» дигән каргыш бар. ди. Без бодай да инде каргалган халык балалары бугай. Куркасы түгел. Нинди кызык һәм мәгънәле вә гыйбрәтле чорда яшибез. Мөһиме: ин хыялый теләкләр дә тормышка ашар сыман тоелган заман бу Ничек инде шундый заманнан ваз кичәсен9 С. Зыя. Сез ни турында яза алмыйча калудан куркасыз? Ф. Зөлкарнәй. Соңгы вакытта шигырьләр язам. Шагыйрь гомер буе. әллә нинди тирәнлекләргә төшеп, үз күңелендә казына. Тапкан мәгънә мәгъдәннәре шигырь булып дөньяга чыга тора. Яшәве дә аның үз күңелен яхшырак аңлау өчен түгел микән әле? Гомумән, без бер-беребезгә—үзебезне анлау өчен түгелме9 Шигърият ул—уйлый китсәң, халыкның, җәмгыятьнең үз күңелендә казынуы. Самоанализ, урыс әйтмешли Шуңа күрә минем бу казынуым табигый Тамчыда диңгез чагыла, чөнки дингез—үзе биниһая зур тамчы Дөнья турында да шулайрак әйтергә ярый. Кеше күңеле—үзе бер дөнья, диләрме9 «Кин күңел» дигән гыйбарә дә бар. Чиксез киң күңел дисәк, хәзерге фән тасвирлаганча чиксез киңәеп бара торган дөнья була инде. Чиксезлекне колачлый алмамдыр, әмма дөньяның кечкенә моделе булган күнелемдәгене җентекләргә һәм язарга кодрәтем җитәр. Тик моңа гомерем җитәрме? Шунысы куркыта. Хәер, тагын бер куркуым бар икән: мин сабырлыгым югалтудан куркам Минем сабырлык—ул туган халкыма, аның киләчәгенә ышанычым. Безнең татар, урыс империясендә гасырлар буе изелеп яши-яши, «сабырлык» төшенчәсен фәлсәфи категория дәрәҗәсенә күтәргән. Сабырлык ул. кемнәрдер уйлаганча, түземлек тә. чыдамлык та һәм. әлбәттә, күндәмлек тә түгел, ә бәлки көчләреңне кирәкле вакытка кадәр җуймыйча саклау Әнә Тукай әйтә ич: Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым. Көннәремнен һичберен дә чөнки ак ди алмадым Кыямәт көндә бәндәләрнең кубарылып чыгу вакыты җиткәнен сур мөгезе кычкыртып хәбәр итәргә тиешле фәрештә бар безнең мифологиядә Татар әдәбияты шул фәрештә хәлендә. Вакыт инде җиткән. Империядә- кыямәт...