ӨМЕТЛӘР УЯТА ТОРГАН ӘСӘР
Гел—кешелек дөньясы тудырган иң зур могҗизаларның берсе ул. Тел— күп гасырлар буена чарланган, һаман камиллеккә омтылган кешелек җәмгыятенең серле һәм тугры юлдашы ул. Кешелек дөньясының яшәеше һаман төрлеләнә барган: тел исә елларга, гасырларга яраклашып һаман камилләшә торган, үскән. Тарих бер урында тормаган кебек, тел дә бертуктаусыз диярлек үзгәргән. Бер телләр үскән, ныгыган, икенчеләре исә тарих кануннарына буйсынып, егылып үлеп калганнар. Татар теленә килсәк, галимнәр аның яшәешен мең елларга җиткерәләр. Шушы соңгы мең ел эчендә халкыбыз күп яктан сыналган, күпне кичергән. Урыс империясе белән янәшә яшәү, урысның аяусыз, дәһшәтле кануннарына буйсынырга мәҗбүр булу, телебезгә һәрчак тәэсирен сеңдереп торган. Ләкин заманында татарлар горур халык булганнар. Ә тел шушы эчке горурлыкның чагылышы. Империя татар халкына тыныч кына яшәргә ирек бирмәгән. Урыс дәүләте мең еллар буена халыкларны күчеп йөрергә мәҗбүр иткән. Татарлар—Урыс дәүләтендә яшәгән халыклар арасында иң күпне татыган милләт. Урыслар Алтын урданы да, Алтын урдага көч өстәгән татарларны да онытмаганнар, җай чыккан саен татар тарихын бозып, аның язмышын каралтып, исән буыннарны куркытып, өркетеп килгәннәр. Соңгы еллар тарихчыларының, ниһаять, авызлары ачылды. Без моңарчы телгә алырга да курыккан бик күп мисалларны көнгә чыгара башладык. Баксаң, татарлар тарих дәвамында бер дә канечкеч вәхшиләр булмаганнар икән! Империя, аның дәвамчысы булган урыс дәүләте, социализм, дип аталган ялган хакимиятләр һәм бүгенге көннең кара урыслары гомер-гомергә Алтын Урда варисларын —Казан татарларын үзләренең килешмәслек дошманнары итеп санаганнар. Бу, кай ара, халыкның язмышын чишкәндә, бик күңелсез нәтиҗәләргә дә китергән. Берәүләр татар тарихын үзләренең шәхси язмышларына бәйле рәвештә борып куярга омтылып, урысның теләген канәгатьләндереп, татарлыкларыннан ваз кичкән. Татар телен изеп-таптап чукынганнар. Бу исә, халыкларның бүлгәләнүенә китергән, татар теленең дәрәҗәсен төшергән. Әле хәзерге көндә дә, йомык телебез әзме-күпме ачыла башлаган чорда да, астан да, өстән дә империягә ярарга тырышалар. Бу хәл бигрәк тә татар әлифбасын латин графикасына күчергәндә, фикерләр чәкәләше вакытында тагын да ачыграк күренде. Гомер буе шовинистларның канлы табан астын ялаган, урыска ярарга тырышкан татарны, аның телен имгәтеп шактый югарыга үрләгән, мактаулы исемнәр алган кара йөзләр, татарны туры, ак мәгърифәт юлыннан каерып алып, тарихны үзләренә кулайрак итәргә тырышалар. Булды! Андый кешеләрнең күбесен социализм чорындагы сынышлар вакытында күп күрдек. Әйтик, татар теленең, татар халкының язмышын хәл итәргә алынган кайбер явызлар «телләр берләшәчәк, дөнья йөзендә бары тик бөек урыс теле генә калачак»,— дип сайраган шәхесләр, соңгы ун елда тәртәләрен кире якка борып, бүтәнчә сөйли башладылар. Әле бит алар исән. Андыйлар—әле көч. Тел—ул үтә нәзберек, үтә назик күренеш. Ул үзенең вәкилләреннән сак булуны таләп итә. Бер генә мисал: телгә үтә сак килгән Ибраһим ага Гази сөйләгән хатирәләрнең берсе күңелдә калган. 20 елларда тел язмышына хуҗа булырга омтылган кызыл авызлар, халыкның гасырлар буена аңына сеңеп килгән ир белән хатын сүзләреннән баш тартып «тормыш иптәше* дигән сүзне кертергә маташтылар, дип әйткән иде. Гаилә ныклыгын билгеләгән ир һәм хатын сүзләрен ташлап, соңгы елларда шыксыз, ясалма «тормыш иптәше» дигән сүз бик тиз генә халык авызына кереп оялады. Радио-телевидение дикторлары аерата тәм табып. 9. .к. У • м 12 Т җиңгән бер кыяфәттә, шушы сүзне көн туса кабатлыйлар. Телевизор каршысына утырсам, шушы ямьсез гыйбарәне туктаусыз басым ясап кабатлый башласалар каным суынып китә. Әле бит татар теленә һөҗүмнең, тукталганы юк, аны төрлечә бозарга омтылучылар ишәя генә бара. Ә бездә телне юньләп белмәгән, аның тирәнлеген аңламаган сөрхәнтәйләр телебезгә ясалма гыйбарәләрне тоташтан сеңдерә баралар. Булыр-булмас кулъязмалары белән Язучылар берлегенә үрләгән әрсезләр, «кем әйтмешли» дигән сүз тезмәсен әсәрдән әсәрләргә сөйрәп йөртәләр. Шундый Саламторханнар сүзлектән алган кайбер сүзләрне әрсезләндереп. аны кирәксә-кирәкмәсә дә мәкаләләренә, әдәби әсәрләренә кертеп җибәрәләр. Телебез «Әле генә табадан төшкән», дигән гыйбарә белән җәфа чигә, изалана. «Әйтәсем килә», дип аптыраталар. Гариф Ахунов мәрхүм, шушы сүзләрне ишеткәч: «әйт соң, әйтәсең килгәч», дип үзенең килешмәүчәнлеген гел тыңлап утырганда да сиздереп куя торган иде. Көтек телле, татарның моңлы-сыгылмалы телен белмәгән, булырбулмас язучылар, әнә шундый әсәрдән-әсәргә ансат күчеп йөргән сүзләр кулланып, үзләренең наданлыкларын яшерергә омтылалар, һәм кайвакытта теләкләренә ирешәләр дә. Гомумән, татарча белүче язучылар азайды. Су буе язылган, зур-зур романнарны да хәзер урысча гына тәгәрәтәбез. Әдәбиятка бервакытта да, бер чакта да татарча укымаган, телебезне ярым-йорты гына белгән эшкуарлар килеп тулды. Ярым-йорты әсәрләрне шома гына татарчага әвәләүче әрсезләр пәйда булды. Анар урысча язучы әрсезләр ишәюенә куаналар гына шикелле. Вакыт әрәм итеп, көч түгеп андый әсәрләрне, андый җитез тәрҗемәчеләрне санап торасым килми. Ләкин, яшермичә әйтәм, үзем белән бер чорда иҗат иткән Ә. Еникине, Г. Бәшировны, М. Мәһдиевне, ихлас күңелле, риясыз дустым Г. Ахуновны... сагынам. Башка исемнәр дә бардыр, мөгаен, мин санаганнар белән генә чикләнмидер татар әдипләренең саны. Мин бит әле М. Әмирне, Ф. Хөснине, И. Газины, А. Шамовны күреп калган язучы. Гасыр азагы тирән борчылулы уйларга салды. Асылзатларыбыз, телнең исәнлеге, бөтенлеге сагында сизгер торган бөекләребез берәм-берәм китеп барды. һәр яңа гасыр үзе белән көтелмәгән гамәлләр дә алып килә. XX гасыр башында татар әдәбияты искиткеч зур үзгәрешләр—яңарышлар кичерә: Тукай туа, һәмашыгыпкабаланып бу дөньядан китеп тә бара, Ф. Әмирхан, Г. Исхакый тарихка якты эзләрен салалар. Без хәзер XX гасырда татар әдәбияты, татар теленең кая таба үскәнен, нинди борылышлар ясаганын тулысынча күзаллый алабыз. XX гасыр әдәбияты безнең күз алдында, безнең кулларда. XXI гасыр әдәбиятын кемнәр, нинди талантлар бөртекләп ачып салыр, яңа гасырга эстафетаны кемнәр илтеп тапшырыр. Бик хәвефле уйлар килде башка. Чөнки әдәбиятыбыз вакланды, кечерәйде. Әдәби көрәш мәйданында Шәйхи ага Маннур куркып көткән «лилипутлар» калкып чыкты. Бу очраклы хәл түгел иде. Татар халкының әдәби зәвыгы үзгәрде. Бүгенге укучылар бик ансат кына арыш саламын да күши башладылар. Тәнкыйтьчеләрнең дә ориентир лары үзгәреп, әдәби тәнкыйть мәйданында да шул ук әрсез лилипутлар үрчи башлады. һәм, шул чакта инде, өметсезлеккә бирелгәндә, гасыр башында, әдәби тормышыбызда бер яңарыш абайладым. Татар теленең бүгенге көнге язмышын һәм киләчәген билгеләгәндә, без кайчак бик ансат фикер йөртәбез. Бигрәк тә радио-телевидениеләр бу җәһәттән өлгерлек күрсәтәләр. Татар теле онытылып барган төбәкләрдә ♦ якшәмбе мәктәпләре» ачыла,—дисәләр, без дәррәү куптарылып кул чабабыз. Әһә, дибез, телебез исән, телебез яши. Тел яшәсен булсын өчен аның җанлы әдәбияты, тел сихерен үзенең эченә алган әдәбият казанышлары да кирәк. «Якшәмбе мәктәпләре»нә йөреп телебезне аннан-моннан өйрәнергә маташкан бәндәләр бер чакта да телнең сихри бөеклегенә ирешкән әсәрләр бирә алмыйлар, һәр чорның серләрен эченә алган әдәби казанышларыннан башка тел тулы хәлдә какшамас көчкә ия булып яши алмый. Мең, хәтта миллион кешеләр мәхәббәттә аңлашкан, туган илен, туган җирен сөю дәрәҗәсенә ирешә алган кешеләр генә татар теленең сагында булалар. Һәр күренекле әдип, тылсым көченә ия булган язучы гына халыкның ышанычын, буыннан- буынга какшамас дәрәҗәдә тапшыра тора. Телнең язмышын билгеләүдә ышанычлы көчләр кирәк. Ул көчләр үзләренең барлыкларын, үзләре яшәгән чорда раслап үтәргә дә тиешле. Флүс Латыйфиның исеме шыксызрак булса да («Бәйсез этләрне атарга». «Казан утлары», № 12, 2000), татар теленең җегәренә таянып, аның көчле рухына буйсынып язылган бу әсәре халык язмышы өчен борчылган һәр укучыга көч чыганагы, рухи терәк булып хезмәт итәргә тиеш. Чөнки бу татар тормышын югарыга менгереп татар күңеленә ятышлы, гыйбрәтле персонажларга нигезләнеп язылган әсәр. Әсәрнең кыйммәте шунда ки, ул бүгенге заман татар балаларының язмышын ача. Нәкъ менә бүгенге татар балаларының! Яшерен-батырын түгел, милләтебезнең иң какшатылган буыны— үсмерләр! Бүгенге көн балаларының уй-фикерләрен, яшәешләре төрлелеген чынлап торып өйрәнергә керешкән һәм бу җәһәттән сизелерлек уңышларга ирешкән әсәр юк иде моңарчы. Автор беренче сүзеннән үк үзе өстенә зур бурычлар ала. Әсәрен сугыш елларында дөнья мәшәкатьләре суырып алып үзе артыннан иярткән чордашларына багышлый. Әйе, бу хакта инде байтак әсәрләр язылган. Әдипләр ул дәһшәтле елларны аркылыга да, буйга да сөреп чыкканнар. Флүс Латыйфиның яңалыгы шунда, ул татар балалары турында, татар авылы тормышы мисалларында мәсьәләне хәл итә. Мин үзем дә сугыш еллары һәм сугыштан соңгы еллар малае. Без шул елларны язып, әдәбиятка дәррәү төркем булып килеп кердек. Без бу еллардагы хәлләрне, әллә кайда еракта барган сугыш хәлләрен каләмебезне аркылыга-буйга йөртеп, язып карадык инде. Татар әдипләре сугышта катнашкан, шунда батырларча һәлак булган татар егетләренең якты истәлегенә багышлап кайта-кайта яңадан-яңа әсәрләр иҗат итте. Инде бетте, бусы соңгысы булыр, дип уйлыйсың, уйлап та бетермисең, кемдер калкып чыга да, яңа сүзе, яңа фикере белән сине сискәндереп җибәрә. Хәзер беләм, әле гасырны тетрәткән, миллионнарның гомерен вакытсыз тартып алган сугыш турында соңгы сүз әйтелмәгән. Әле соңгы хак сүзне әйтә алганыбыз юк. Сугыш дип аталган канлы еллардан күпме ялган, ничаклы мәкер тарих төпкелләрендә посып, дәшми-тынмый гына качып ята. Килер буыннарда татарча язучылар булса, алар һичшиксез бу якка борылып карарлар. Татар тарихын бозу әле һаман дәвам итә. Шовинистлар безнең халыкның сугышта күрсәткән батырлыкларын дәвамлы рәвештә киметеп, кимсетеп киләләр. Рейхстагка җиңү байрагын кадаган татар егете һаман урыс вә грузин күләгәсендә кала килә. Флүс Латыйфи бу хакта яңа сүз әйтә алган. Коры һәм буш сүз генә түгел, чын хакыйкатьне әйтеп биргән. Вакыйгалар беренче карашка гапгади генә булып узсалар да, автор хәзерге укучыга уйланырга, сугыш заманы хәлләрен аңлап, дөрес нәтиҗәләр чыгарырга ярдәм итә. Әсәрдә сүз Харис исемле малай авызыннан сөйләтелә. Совет мәктәбе кануннары сизгер һәм тапкыр малайны изеп, таптап аның хаклыкны аңлау дәрәҗәсен, сәләтен имгәтеп, аны дөньяны аңлауда коммунистик кысаларга көчләп тыгарга омтылалар. Моның өчен Мәскәүдән яки Казаннан шовинистик карачкыларны китереп тә азапланмыйлар. Харислар имгәтергә сайлап алынган беренче буын түгел. Сугыш елларында татарның үз палачлары, шомлы кара күләгәләре инде туып ныгыган һәм алар халык рухын имгәтергә җайлы урыннарны, беренче чиратта мәктәпне сайлап алганнар. Күрегез инде сез Мила Әхмәтовнаны, ул һич тайчынмыйча үзенең кемлеген балалар алдында ярып сала. Ул болай ди: «Мин—бөек рус культурасы традицияләрендә тәрбияләнгән кеше. Миннән үрнәк алыгыз. Өйрәнегез. Шул тәрбиянең кайбер элементларын тырнак очы хәтле генә булса да сезгә дә йоктырырга телим...» Иң кызыгы шунда, бу рухи үзгәреш кичергән, совет властеның җылысына сыенган бәндәләр үз телләрендә түгел, күбесенчә урысча сөйләшәләр. Урысча сөйләгәндә күнегелгән стандарт фикерләр, канун көченә кереп, балаларны буйсынырга мәҗбүр итә. Заман куркыныч, сүз буйсынырга тиешле яңа буын кешеләре, киләчәкнең ышанычы булырга тиешле вәкилләре турында бара. Харис исемле малай бәхетсез һәм кимсетелгән нәселнең бер нәни генә вәкиле. Әти-әниләре дөньяның караңгылы якларын аңа үз авызларыннан белдермәскә тырышалар. Ләкин Харис аңлы бала, ул үзенең нәсел вәкилләре булмавын, аларның кайдадыр качып йөрергә мәҗбүр ителгәнен төшенеп ала. Аларның гаиләсе дә урыннан- урынга күчеп йөрергә дучар ителгән. Шушы гади генә булып күренгән татар гаиләсе дә кемнәрнедер куркыта, сагайта. Харислар көннәрнең берсендә Вәрәш авылы тирәсендә урнашкан МТС утарына килеп урнашалар. Ходаның ни хикмәтедер, әле алар халык тормышына катнашып китә алмыйлар. Корама йортларын да авылның иң читендә корып куялар. Вәрәш авылы малайлары белән МТСка килеп эшкә кергәннәрнең балалары арасында еш кына тарткалашлар да булып ала. Автор бу вакыйгаларны һәм анда катнашучы малайларны аз сүзгә зур мәгънә салып зур ышандыру көче белән тасвирлый. Харисның әти-әниләре заман имгәткән аз сүзле, саран хәрәкәтле авыл кешеләре. Алар шул үзара аңлашуларны төнгә, караңгы тынлыкка калдыралар. Балалык елларына багышланган кысан сәндерә Харисны әнә шул шомлы төннәргә якынайта. Малайның җаны тере. Ул нидер эзли, нидер көтә, әтиәнисенең ни өчен урыннан урынга куылып йөрүенең сәбәпләрен ачыкларга омтыла. Әти-әнисенең төнге әңгәмәләреннән өлешчә ачыклый да ала. Бу әсәрдә кешеләр гомумән аз сөйләшәләр. Харисның унынчы сыйныфта укучы абыйсы да бар әле, без аны да ярым сүзсез уйчан егет итеп кенә күрәбез. Ул нидер белә, Харис аңламаганны аңлый, ул да заманның зирәк улы. Харис мәктәптәге тарих дәресеннән кабынып, дәртсенеп Дмитрий Донской гаскәрләренә кушылып сугышканнан соң: «Без татарны җиңдек»,— дип авызы колагына җитеп кайткач, абый кеше Харисның: «Мамай белән сугыштым»,—диюенә: «Син үзең кем соң? Дурак! Татарны җиңгәнгә сөенеп кайттыңмы?»—ди. Абый кеше Харисның маңгаена чиртеп тавык күкәе хәтле шеш ясап, аны сискәндереп аңына килергә мәҗбүр итә. Артына типми, җилкә чокырына кундырмый, уй-хәтер чыганагы булган маңгаена чиртә. Татар балалары, мәктәпкә йөреп тарих белән таныша башлагач, тоташтан шовинист урыс галимнәре тарафыннан язылган тарихны укып, үзләренең «поганый татар» балалары булуын беренче тапкыр искәргән классташ урыс малайлары сүз белән, йодрык белән тегеләрне җиңгәч, өйләренә җылап кайтып: «Мин татар булмыйм, мин татар түгел»,—диюләре искә төшә. Мәктәпләр Харис укыганда татарны изүгә, татарны кимсетүгә корылган иде. Әнә шул явыз хаксызлык еллар буена татар аңына да сеңдерелгән. Урысның бөеклеге, аның гына ил белән, көн белән идарә итәргә тиешлеген раслаган фән үзенең кара миссиясен үтәде. Мин быел «Казан» санаториясендә дәваланып ятканда, гүзәл, сылу татар шәфкать туташлары сүз берләштергәндәй балаларыннан зарландылар. Минем: «Балаларыгыз татарча беләме?»—дип соравыма: «Белә, ләкин сөйләшми, ояла»,— дип җавап бирделәр. Инде ике буын арасында шундый каршылыклар яшәп килгәч, өченче, дүртенче буын дөньяга яралган чорда татар башы ниләр күрер! Автор мәсьәләләрне үзәккә үтәрлек итеп күтәрә. Харис: «Маңгайны тотып карадым. Тавык күкәе хәтле шеш чыккан. Башка вакыт булса, күземдәге яшьләрне тыя алмас идем. Әмма бу юлы түздем, тешләремне кыстым... Без кемнәр соң? Нигә без иң изге урын дип санап йөргән йортта—мәктәптә безне үз авызыбыз белән үзебезне үк сүгәргә өйрәтәләр? Дәресләрдә ерак бабаларыбызны хурлап, сүгеп утыргач, үскәч бездән кемнәр чыгар?»—ди. «Үземчә фикер йөртәм инде, ә алар белергә тиеш бит! Үзенең кем икәнен белмәгәннәрнең маңгаена, абый шикелле итеп күзләреннән ут чәчрәтеп, чиртеп торучылары да кирәктер...» Флүс Латыйфи гаилә, балалар тәрбиясе мәсьәләсендә саран штрихлар белән бик күп мәгънәләрне әйтә ала. Харисның әтисе юаш, акыллы, белемле, тормышта инде бик күп кыенны ашап өлгергән хисапчы һич тә якты көнгә чыга алмый. Ул тәлинкә тота, ялагайлана белми, аның бәләкәй генә хезмәт хакын заем дигән аждаһа йотып бетереп бара. Харис укый башлаганнан бирле гаиләнең кулы арасына керергә, әнисенә ярдәм итәргә тырыша. Гаиләнең бердәнбер ризык чыганагы булган ике кәжәгә бәйле ситуацияләрне автор көлке катыш тирән моңсулык белән бәян итә. Кәҗәләр татар әдәбиятында әз чагылмады, Сталин сыерларын һәр буын үзенчә язып тарихка беркетте. Флүс Латыйфи да кәҗәләргә багышлаган сәхифәләрен зур осталык белән бәян иткән. Тормышның ачы кануннарын хәтеребездә яңарткан. Мин дә, безне бик еш елаткан, малларыбызны тотып ябып интектергән Югары Баграж пләвәе Чулак Питерне әле дә каным калтырап искә алам. Чулак Питер дә совет чынбарлыгының дәһшәтле бер вәкиле, ышанычлы терәге булган икән бит. Совет чынбарлыгы нәни генә татар авылларында да үзенең өстенлеген төрле юллар белән халык аңына сеңдерергә тырышкан. МТСларга, политбүлекләргә урысның иң ялкау, иң эшлексез бәндәләрен китереп утыртканнар. Нинди гадиләр, яхшылыкка омтылучы авыл малайлары. Харисның күршесе, яшьтәше Гыйльфан образын авторның зур уңышы дип саныйм. Аның һәр кылган гамәле әле көлке, әле уйчан сагыш уята. Ике дусның сәхнәгә чыгып «Комсомолка Гөлсара» җырын башкарулары дисеңме, болын чәчәкләрен җыеп. Мила Әхмәтовнаның туган көнендә бүләк итүләре дисеңме, иске-москы җыючы Бата Калка кушаматлы Гаделшә-үтилчегә барып йөрүләре дисеңме... Оста кул белән, татарча юмор белән язылган. Саф күңелле, әле бозылмаган холыклы малайларга каршы көчләр дә бар. Мила Әхмәтовналар ни өчен кыю, ни теләсәләләр шуны башкаралар, телләренә ни килсә шуны сөйли алалар? Чөнки алар һәрдаим яклаучы, кирәк чагында таяныч була алырлык көчләре барлыгына ышаналар. Автор шул көчләрнең берсен, күп вакыйгаларда күренмәсә дә, авылны тетрәтеп яши ала торган бер кешене— милиционерны бик урынлы китереп кертә. Милиционерның әсәргә килеп керүе гади генә түгел, әле яшьрәк чагында ул Харисның әнисенә—Хөррия апага сыенып яшәгән. Тамагы ачса да, нәни генә чирләп китсә дә, ул шушы гаиләгә килеп сыенган. Черек бәрәңге кәлҗемәсеннән пешкән ризык ашап булса да тамагын үткәргән. Килә бер көн, совет власте аның сүзсез буйсынучан холкын ачыклый. Милиционер үсеп җитә, Харислар шикелле үк пионер баскычын да уза. Әсәрдә күренмәсә дә без аның актив комсомол булуын да чамалыйбыз. Берзаман ач тамагын кешеләрдә үткәреп үскән милиционер гайрәтле, куркыныч көчкә әйләнә. Автор хаклы, ул авылның тере җанлы малайларына милиционерны—совет власте канаты астында пешеп чыккан кара көчне каршы куя. Харис МТС янында яши һәм аның башка малайлар шикелле үк йөрткеч арба ясыйсы килә. Бәхетсезлегенә каршы, малай энесе белән ат тизәге җыярга баргач, Харис күптән эзләгән тәгәрмәчне табып ала. Тәгәрмәч аңа шул йөрткечне ясап бетерергә кирәк иде бит. Без үскәндә авылларда андый йөрткечләр бик популяр нәрсә иде. Чишмәдән су да ташый идек без аның белән, атлар кардасыннан ат тизәге дә алып кайта идек. Автор тема таләп итә дип анда-монда сугылмый, ул хаклыкны ярата. Әле шундый чикләнгән гамәлләрен үтәгәндә дә, аларны кансыз, явыз көчләр сагалап тора. Бу әсәрдә әнә шул сагалап торулар, юньсез, ашаган табагына кәкәй иткән милиционер образына йөкләнгән. Әсәрнең милиционер белән Харис мөнәсәбәтләренә багышланган сәхифәләре зур тәэсир көченә ия. Милиционер, тәгәрмәч караклыгында гаепләп, малайны кулга ала. Харисны һәм аның энесен чын мәгънәсендә төрмәгә ябып куя. Әйе. әйе МТС утары тирәсендә тәрәзәләре рәшәткәләнгән төрмә дә бар икән. Милиционер җәза законнарын уйлап та тормыйча, бары тик үз ихтыяры белән генә малайларны ябып та куя. Аңа төрмәче булу бик ошый. Харисның энесе бәләкәйрәк малай, караңгы камерага эләккәч үрсәләнеп җылый. Әле ярый малайларның сизгер әнкәләре бар. Ул улларын эзләп милиция бүлмәсенә бастырып килеп җитә. Ана кеше дөнья күргән, ире белән бергә бик күп сынауларны узган чая хатын. Ул милиционерга баш биреп буйсынып тормый, аны урыс сүгенү сүзләре белән коендыра. Ике улын караңгы камерадан йолып ала. Мила Әхмәтовнаның совет илендәге балалар хакында әйткән купшы сүзләрен хәтерлисезме? Ул сүзләр Харисның күңеленә килеп җитә. Ул чынбарлыкның нәрсә икәнен яхшы аңлый. Язмышына кем хуҗа булуына да төшенә башлый. Тормышта аңа үрнәк булырлык якын кешеләр дә бар. Вәрәшне ташлап чыгып киткән апасына эчтән генә рәнҗегән малай, хаксызлык канатлары үзенә кагылгач, бүтәнчәрәк уйлый башлый. Апасы: ♦Бу Вәрәштә ачка койрык чәнчеп ятканчы»,—дигән иде ич әрнеп. Ире военкоматта киерелеп утырган урыс теле укытучысы Мила Әхмәтовна: »Мин бөек халыкның бөек әдәбиятын, бөек телен укытам»,— дип көн саен, сәгать саен туглап торган укытучы хаклымы? Дөрес, урыс теле төшеп калган телләрдән түгел. Ул дөньяга Пушкиннарны, Лермонтов, Толстойларны биргән тел. Бер үк вакытта урыс теле дөньяны басып алырга омтылган генералларны, купшы адмиралларны гасырлар буена ныгытып килгән басып алучылар теле дә. Вәрәш авылында туып үскән тере җанлы Харис, Гыйльфаннарны изеп тәртә арасына кертергә, телләрен, гореф-гадәтләрен изәргә ялланган тел дә ул урыс теле. Татар теле! Татар телендә күпме адәмнәр мәхәббәттә аңлашалар, сабыйларын иркәлиләр, өлкәннәргә, апа-абыйларга яшәү мәгънәсе өстәп торалар. Укытучы Мила Әхмәтовнага да, урыс сүгенүләренә ябышып яшәгән милиционерга да бу телнең кирәге юк. Алар буйсындыру әмәлләрен шушы урыс теле ярдәмендә дә башкара алалар. Автор тормышның куркыныч кара еллары турында язса да, аның эш алымнары якты, өметле. Күрегез әсәрдәге Лилия образын! Үсмерчак еллары мәхәббәте кешенең аңын тәрбияли, якты хисләрен ныгыта. Лилия әсәрдә күп күренми. Ләкин без Харисның шушы тыйнак татар кызына булган изге хисләрен берчакта да хәтердән чыгармыйбыз. Кызганыч, татарның борынгыдан килгән хатынкыз сафлыгын күңелләрендә төйнәгән кызлар хәзер кимеп бара. Безнең аңыбызны, кызларыбызның яшәү принципларын үзгәрткән, аларның гыйффәтләренә пычрак аткан телевизор тартмасы күңелләрнең патшасы булып ныгып бара. Шуңа да мондый әсәрләр безгә бик кирәк, без аларны берөзлексез пропагандаларга тиеш. Татар балалары: кызлары вә егетләре акны карадан аерып әби-бабаларыбыз мең еллар буена салган якты сукмаклардан тайпылмаска өйрәнсеннәр. Дөрес, мин күпне татыган өлкән кеше Флүс Латыйфиның җыйнак кына повестен укып, кемнәрдер рухи борылыш ясар дип уйламыйм, ләкин әдәбияттан, сәнгатьтән читкә тибәрелмәгән егетләр, туташлар әз булса да уйланырлар, дөрес юлга төшәрләр дип ышанам.