Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮРЕНЕКЛЕ ӘДИП, ҖӘМӘГАТЬ ЭШЛЕКЛЕСЕ

КАВИ НӘҖМИНЕҢ ТУУЫНА 100 ЕЛ үренекле татар әдибе, җәмәгать эшлеклесе Кави Нәҗми (Нәҗметдинов) 1901 елның 15 декабрендә хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Атау авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләләре бәхет эзләп Казакъстан якларына күченеп киткәч, Кави Актүбәдәге рус-татар мәктәбендә укый. Зиһенле бала буларак, яхшы укый ул, телне дә әйбәт үзләштерә, аң-белемен тирәнәйтә, тормышка карашларын бик иртә формалаштыра. Илдә гражданнар сугышы башланып китә. Унсигез яшьлек Кави 1919 елда үзе теләп Кызыл Армия сафларына языла, шул елда ук коммунистлар партиясе әгъзасы була. Беренче иҗат җимешләре дә матбугат битләрендә күренә башлый Революция идеяләренә чын күңелдән бирелгән Кави Нәҗмине, гражданнар сугышы басыла төшкәч, Мәскәүгә югары хөрби-педагогик мәктәпкә укырга җибәрәләр. Ул аны 1922 елда тәмамлап та чыга Яшьли хәрби кием кигән Кави Нәҗми соңгы елларына кадәр хәрби киемнән йөрде—аягында хром итекләр, билендә киң каеш булыр иде. Әйе, яшьләрнең күңеленә ул кара тут йөзле, куе кара чәчле бер командир кыяфәтендә уелып калды. Кави Нәҗми, чынлап та, командир булды—татар совет әдәбияты командиры. Ул бит Татарстан Язучылар союзы идарәсенең беренче рәисе дә—монысы 1934 елда, СССР Язучыларының беренче съезды үткәрелеп, Язучылар союзы оештырылганнан соң була. Аннары «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының баш мөхәррире вазифасын башкара. Төрле елларда төрле җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Әдип буларак, Кави Нәҗминең иҗаты күпкырлы һәм бик бай иде: ул чәчмә әсәрләр (хикәя-повестьлар, роман) белән беррәттән тезмә әсәрләр (шигырьпоэмалар) да яза. Балаларны да чит итми—алар өчен матур-матур шигырь китапларын бастырьш тора. Бу уңайдан шуны да искәртеп үтү кирәктер, Кави Нәҗминең бай иҗат үрнәкләре мәктәп дәреслекләренә беренче сыйныфтан алып унынчы сыйныфка кадәр күп мәртәбәләр кертелә килде. Без дә үз балаларыбыз белән бергә Кави Нәҗми сүзләренә язылган күңеллематур җырларны яратып башкара идек. Алар әле дә онытылмый, күңелебездә яңгырап тора. Мәсәлән: Яшел чыршы. Басып торчы Өйнең түрендә! Килдек бергә Без биергә Синең тирәңдә.— дип башланган «Чыршы бәйрәме» җырын искә төшерик. Яки башлангыч мәктәпнең дүртенче сыйныфы өчен уку китабында күп тапкырлар басылган «Туган йортыбыз» җырының: Совет иле- туган йортыбыз! Шундый иркен синдә сулавы. Тауларыңнан, бәхет җырыдай. Шаулап ага чишмә сулары.— кебек беренче юлларын кем онытсын?! К шатлыклы хәл иде. Ләкин куанычлар озакка бармады. 1953 елның 5 мартында -Ленинның турылыклы шәкерте һәм иң якын көрәштәше. Маркс. Энгельс. Ленинның тәгълиматларын һәм эшләрен дәвам иттерүче. Коммунистлар партиясе һәм совет халкының укытучысы һәм бөек юлбашчысы- Иосиф Виссарионович Сталин вафат булды. Ил кара кайгыга батты. «Бәхет кояшыбыз—бөек юлбашчыбыз Сталинсыз ничек яшәрбез?...»—Бу сорау дистәләрчә миллион кешеләрне зур хафага салган иде. Турылыклы шәкерте һәм иң якын көрәштәше булган Сталин мәетен Ленин янына—Мавзолейга куйганда Мәскәүдә тапталып та, йөрәкләре ярылып та үлүчеләр күп булган... Әмма... әмма... Тормыш дәвам итә икән, яшәлә икән. Кояш та кире яктан чыкмады. СССР дигән бөек дәүләт таркалырга да дүрт дистә елга якын вакыт бар иде әле. Коммунистлар партиясе җитәкчелеге арасында ул чорда ил-халык күзеннән яшертен, астыртын киеренке көрәш барган. Ул. ниһаять, 1956 елны дөньяга фаш булды, сызлавык тишелде... Мәскәүдә 1956 елның февраль азакларында КПССның тарихи Егерменче съезды булып узды. Отчет доклады белән Н. С. Хрущев чыкты Ул. Сталинның шәхес культын фаш итеп, илдә гаепсезгә корбан булган миллионнарча «халык дошманнарын - искә алды Сталин җәллады Лаврентий Берияның явызлык-рәхимсезлекләре турында ишеткән халык тагын «аһ» итте. Н С. Хрущевның доклады кызыл тышлы ябык хат төсендә безгә—югары уку йортларындагы студентларга да укылды. Хәтерлим: пединститутның актлар залында утыручылар арасында һуштан язучылар да бар иде— аларның да әтиләре яки кайсыдыр туганнары халык дошманы булган икән. Соңгы җырның музыкасын композитор Ренат Еникеев иҗат иткәне дә хәтердә калган. Ул ноталары белән - Пионер сәхнәсе, җыентыгының 1971 елгы дүртенче китабына да кертелгән иде. Кави Нәҗминең иҗат эшчәнлеге татар әдәбиятының үсеш тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Аның <Иң соңгысы- (1925), Шобага- (1926). «Яр буендагы учаклар- (1929) исемле китапларына тупланган әсәрләрендә гражданнар сугышы еллары җанлы итен, чын сәнгатьчә сурәтләнде Якты сукмак - (1930) һәм Беренче яз (1930) повестьлары татар прозасында колхозлашу чорын як тырткан тәүге әсәрләрдән булды. Бөек Ватан сугышы елларында исә Кави Нәҗми күпсанлы ялкынлы публицистик мәкаләләрен, Хәят апа (1941), -Фәридә- (1944) кебек популяр.\ык казанган поэмаларын иҗат итә. Әдипнең иҗатында яуланган иң югары биеклек—-Язгы җилләр (1948) романы. Монысы тарихи-рево,моцион әсәр иде. Ул Кави Нәҗмигә зур уңыш китерде. Татар әдәбияты өчен дә күренекле вакыйгага әверелде. Гомәр Бәшировның Намус романы белән Кави Нәҗминең -Язгы җилләр» романына 1951 елда Сталин премияләре бирелде. Бу—безнең әдәбият тарихында күрелмәгән Сулдан уңга: Гадел Ку туй. Кави//сммш. Фәхри Әсгать, 30 еллар имеш. Илнең каймагы—зыялыларны аеруча күп кырганнар... Сталинның яраткан сүзләре: «Нет человека—нет проблемы булган, диләр Инде язучыларыбыэ язмышына әйләнеп кайтыйк. Сталинга дан җырламаган, мәдхия укымаган берәр әдип калдымы икән ул заманнарда? Булса да—алар юк ителгән. Безнең татар әдипләренең дә иң асыллары шул ачы язмышка дучар булды. Соңыннан аларның бик азы—бер унлабы гына исән- сау әйләнеп кайта алды. Һәлак булганнарының исемнәре кире кайтарылды. Сталин исеме кергән китаплар типографияләрдән олау-олау җыеп макулатурага озатылды. Алар урынына < халык дошманы» саналганнарның әсәрләре басылып чыга башлады 1956 елның май аенда, тарихи Егерменче съездан соң берничә ай үткәч, күренекле рус язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе атаклы «Тар-мар», -Яшь гвардия» һәм башка роман-повестьлар авторы, 1934 елдан бирле СССР Язучылар союзында җитәкче урыннарда эшләгән Александр Фадеев, рухи төшенкелекөметсезлеккә бирелеп, үзен атып үтерде. Сәбәбе—ул озак еллар дәвамында Сталин заказы буенча «Кара металлургия» дигән роман язып азапланган. Һәм, менә, барысы да җимерелеп төшкән... Сүзебез озынга китте. Инде Кави Нәҗми бу елларда нишләгән соң? Шунысы кызык: алар Александр Фадеев белән бер елгылар—1901 елның декабрь аенда туганнар. Гомәр Бәширов та шул ук елның башында туган шәхес. Өчесенең дә яшьлек язмышлары бер төрлерәк— гражданнар сугышында катнашканнар, аннары җитәкче оешмаларда эшләгәннәр. Өчесе дә Сталин премиясе лауреатлары. Хәер, ул премиянең исеме соңыннан Дәүләт премиясе дип үзгәртелде. Сталинның мәете ничек бер төндә Мавзолейга иңдерелсә, шулай ук тын гына Кремль дивары буена чыгарып җирләнде. Бу хакта Евг. Евтушенконың «Сталин варислары» дигән тетрәндергеч шигыре бар. Мин аны тәрҗемәләп бастырдым да. Кави Нәҗми дә, Гомәр Бәширов та романнарының төзәтелгән яңа басмаларын әзерләргә мәҗбүр булды. Янә бер кызык чагыштыру—мәкаләмә материаллар туплаганда шуңа тап булдым: Кави Нәҗми Сталинга охшаш киенеп йөргән икән! Фоторәсемнәрендә икесе дә хәрби киемнән, икесенең дә куе кара чәчләре артка тарап куелган. Кави Нәҗминең бары тик мыегы гына юк... Кызу канлы, кырыс холыклы кызыл командир, үзенең иң югары иҗади җимеше - Язгы җилләр» романына кырын караучылар була башлагач, нишләргә тиеш иде соң? Җитмәсә. Язучылар оешмасының җитәкчесе булып эшләгән елларында һәм аннан соң да «халык дошманнарын» фаш итүдә дә катнашканлыгы турында хакмы-нахакмы сүзләр ишетелгәләгән. Менә шушы фаҗига аның да иртә үлеменә китергән дип фараз кылырга ярый. Ул Александр Фадеев атылып үлгәннән соң бер ел тулыр-тулмастан—1957 елның 27 мартында Казанда вафат Аның йөрәге үзенә ишелеп төшкән кайгы- хәсрәтләрне күтәрә алмый... Кави Нәҗминең әдәби иҗаты мул булды. Ул биш-алты дистә китап авторы. Аның «Язгы җилләр» романы үз вакытында бик күп СССР халыклары һәм чит ил телләренә тәрҗемәләнеп дөнья күрде. Әдәбият галиме Нур Гыйззәтуллин аның тормыш юлы һәм иҗаты турында «Кави Нәҗми» дигән монографиясен бастырып чыгарды.