Котлыйбыз!
Мансур Шаһимәрдәновның прозага ныклап аяк басуы 80 еллар башына туры килә. Бүген ул урта буын прозаикларының кызыклы бер вәкиле. Мансур Шаһимәрдәнов 1951 елда Татарстанның Балык Бистәсе районы Кече Әшнәк авылында туа. Аннары гаиләләре белән Олы Елга авылына күчәләр. Мансур яшьтән үк әдәбият-сәнгатьне үз итә. рәсемнәр ясау белән мавыга, үсә төшкәч шигырьләр яза. соңрак, тәвәккәлләп прозага күчә. Беренче хикәяләре «Идел» альманахында, «Азат хатын» («Сөембикә») журналында басыла. Яшь язучының кечкенә күләмле әсәрләре, шулай ук, «Татарстан яшьләре», «Ватаным Татарстан», «Заман» газеталарында еш күренә. 1992 елда М Шаһимәрдәновның беренче зур күләмле әсәре— «Кеше күңеле—карурман» повесте «Казан утлары»нда басыла һәм берничә елдан шул ук әсәр Татарстан китап нәшриятендә аерым китап булып чыга. 1997 елда «Казан» журналында аның «Яшь шагыйрь мажаралары» исемле трагикомедиясе басыла. Мансхр Шаһимәрдәнов гади кешеләр тормышын, аларның көн күрешен, холык-гадәтләрен яхшы белә. Анын озак еллар сәүдә системасында, хужалыктәэминат өлкәсендә эшләве дә ижатында, тел-стилендә чагылыш тапмый калмаган. Ул, шулай ук, юмор-сатира өлкәсендә дә уңышлы ижат итә Анын ижатын Г. Ахунов. Ә. Гаффар. С. Шәмси кебек күренекле прозаиклар уңай бәялиләр. Мансур Шаһимәрдәнов 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.