Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕШЕ КИТӘ-ҖЫРЫ КАЛА

Никадәр генә тыныч, басынкы табигатьле кебек тоелмасын, безнен I I татар әдәбиятында да шаулы-даулы вакыйгалар булгалап тора. А А Мин аларны юл буенда янып калган учакларга тиңләр идем Кәрван инде киткән, учактагы ялкын сүрелгән, сүнгән. Тик көл катламы астындагы кузлар әле һаман көйрәп ята: жил генә исеп куйсын-жемелдәп ачылачак алар! Сонга калган берәр юлчы килеп җылы көл өстенә коры-сары ташлауга, учак дөрләп кабыначак та, җылысы, яктысы белән сөендерәчәк әле...” Заманында Фәиз Зөлкарнәй “Әверелеш" исемле китабын (Тат. кит нэшр. 1988) әнә шундый юллар белән башлап җибәргән иде Сиксәненче- гуксанынчы еллар әдәби хәрәкәтендә һәм иҗтимагый фикер үсешендә тирән эз калдырган күренекле тәнкыйтьче һәм шагыйрь дустыма багышланган бу язманы әзерләгәндә шул китапны кулыма алдым һәм сискәнеп киттем. Әйтерсең лә Фәиз аны үзенең ижаты хакында, китапларында һәм төрле гәзит- журналларда таралып калган үз мирасы хакында язган' Акыл казанында дөнья барышының, гомумяшәешнен серләрен кайната алган гали затлар шундый була торгандыр инде ул. Укыган саен аларнын әсәрләреннән яна мәгънә табасын, кайчандыр игътибар ителмәгән фикер агышында нәкъ менә бүгенге дөньяны андатырлык, бүгенге халәтебезне анык күз алдына китерерлек мәгънәгә һәм анализга тап буласың. Танылган әдибебез Мөхәммәт Мәһдиев нәкъ менә шундый кешеләр хакында “Кеше китә—җыры кала" дип язгандыр да... Фәиз энциклопедик дәрәжәдә белемле, гажәеп дәрәҗәдә кин карашлы иде. дөнья әдәбиятын тирәннән өйрәнгән кеше буларак, ул татар әдәбиятының да шундый үрләре барлыгын белә һәм раслый иде. аны дөнья халыкларына һчкарнли (алгы рыпт». уртадаI иыншминрг арасында IW5 ел таныту якты хыялы һәм максаты иде Нәшриятта китапларын ул редакцияләгән язучыларны мин бәхетле саныйм. Чөнки Фәиз китапка бөтен жанын. белемен һәм тәжрибәсен сала торган сирәк редакторлардан иде. Ул баш редактор булып эшләгән елларда “Идел” журналы татар яшьләрен генә түгел, гомумән татар зыялыларын, фикер ияләрен үз янына туплаган мәдәни һәм ижтимагый-сәяси үзәккә әйләнде. Еллары нинди иде бит! Татарстанның бәйсезлеге өчен милли-азатлык хәрәкәте гөрләгән. Казан мәйданнары һәм урамнары митинглардан ярсыган, әдәбиятка һәм мәдәнияткә Гаяз Исхакыйлар. Садри Максуди һәм Йосыф Акчура кебек бөек затлар әйләнеп кайткан чорлар һәм Фәиз һәрвакыт әнә шул вакыйгаларның уртасында кайнады. Үзенең мәкаләләренең берсендә ул “Чиксезлекне колачлый алмамдыр, әмма дөньянын кечкенә моделе булган күңелемдәгене жентекләргә һәм язарга кодрәтем җитәр Тик менә гомерем җитәрме9 Шунысы куркыта" дип язган иде Якты дөньяда санаулы гына көннәре калганын белгән кебек ул ялкынланып язды, ижат итте, татар матбугатын бугазыннан алган “капитализмга күчеш" чорында “Идел”не саклап калу өчен кулыннан килгәнен дә. килмәгәнен дә эшләргә тырышты. “Идел" дип янды, “Идел” дип яшәде һәм ни кызганыч, үз язмалары, монысын анык беләм. бәгырендә кайнаган, инде өлгереп җиткән байтак мәкалә-эсселары кәгазь битенә төшәргә өлгерми калды Менә шуңа күрә дә аның басылып чыккан һәр китабы, һәр язмасы безнен өчен кадерле, затлы бер истәлек кенә дә түгел, алар татар ижтимагый фикер үсеше хәзинәсендә заман тутыгына бирешмәүче асыл жәүһәрләр дә Форсаттан файдаланып, Язучылар берлеге һәм Татарстан китап нәшрияты житәкчеләренә, Тел. әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренә бер фикеремне дә житкерәсем килә: Фәиз Зөлкарнәйнен бар ижатын (әдәби тәнкыйть, фәнни мәкаләләр, ижат портретлары, публицистик язмалар, шигырьләр һ. б.) туплап бастырып чыгару турында уйларга вакыт җитмәде микән9 ! Яна буыннарга егерменче гасыр азагы әдәби тәнкыйтен, эстетик фикерләү тарихын өйрәнү өчен менә дигән кулланма-дәреслек булыр иде алар Бик иртә, артык иртә китте Фәиз Зөлкарнәй безнен арабыздан Талантлы замандашыбызның гомере 1997 елның июлендә туган ягы-Бакалы районының Саскүл авылыннан кайтып килгәндә автомобиль һәлакәтендә өзелде. Быел декабрь аенда аңа нибары илле яшь тулган булыр иде.