Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Казан утлары» Уфага Таганрог аша килә

Нәкъ шулай. Ничәнче ел шулай дәвам итә. Дөрес, уку чираты минем гаиләгә сонлабрак «тәти». Быелгы өч сан нибары август башында алынды. Беләм. Таганрогта аларны берничә кеше укыган, журнал төпләре шактый тузган. Ул гына да түгел, һәр журналда «Коръән алынды», гафу ит» дигән искәртү язылган Монысы эчне кырса да. түзәргә туры килә Чөнки язылу хакы да. почта чыгымнары да миннән түгел Бертуганым Марат туган-үскән төбәгебезне 1963 елда ташлап киткән иде. Гаиләсе белән Уңышлы төпләнеп, югары белем алды. «Прибой» исемле заводта цех начальнигы, бүлек начальнигы булып эшләп абруй казанды. «Безгә биредә үз исемеңне югары тоту өчен икеләтә-өчләтә артык көч салып эшләргә туры килә» дияр иде. Хәзер пенсияла. Кызы, кияве белән берлектә зур йорт салып керделәр, мул яшиләр Марат туганым үз туган телен һич онытмый, классик язучыларның китапларын да укып яши. «Казан утлары»ындагы әсәрләрне икешәр кат укып чыга. Язучыларыбызның әдәби осталыгына, телебезнең байлыгына, журнал эшләнешенең югары камиллегенә сокланып туя атмый, һәр бандерольдә миңа ике-өч журнал килә. Әсәрләрнең барысы да диярлек укылганлыгын карандаш белән тамгаланган ассызыклардан. искәртүле язулардан күреп торам. Башка укучыларның тырышлыкларын журналның таушалуыннан күреп була. Укыйлар «Казан утлары»н Азау диңгезе яр буендагы Таганрогта да. Журналда нәрсәләр йөрәкне тетрәндерә, бәгырьне телгәли дигән сорау тууы ихтималын күздә тотып, шуны әйтәсе килә. Беренче чирагга Равил Фәйзуллин, Әгьдәс Борһанов, Фәүзия Бәйрәмова. Нәжнбә Сафина. Факил Сафин. Рәшит Галләмов. Мирза Мәхмүтов. Туфан Миннуллин кебек фикер ияләренең публицистик чыгышлары Гомумән, татарлык проблемалары, тарихи романнар, жан атып язылган шигырьләр күңелдә тирән эз калдыра «Агыйделнен аръягында». «Ялгызак». «Иртәләгән сагыш». «Күңелем серләре». «Утлы дала» (авторларын язып торсам, сүз озынга китә) роман һәм повестьлары белән яраткан журналыбыз күңелләрдә гүзәл чәчәкләр үсәчәк буразналар сала. Шигъри шәлкемнәр. хикәяләр үрнәкләре турында да шуны әйтеп булыр иде Кулдан килгәнчә мин дә журналдан мул сирпеп алган гамәли һәм фикри байлыгым белән бүлешеп яшәргә тырышам. Аерым кешеләр белән булган әңгәмәләр белән беррәпән мәктәпләрдә, гимназияларда чыгышлар ясыйм һәм тагарлык проблемаларын яктыртып, аңлатып барырга тырышам Укучылар алдында гына түгел, укытучылар арасында да «Казан утлары»на мәхәббәт бүген-кичә туган нәрсә түгел Без аны— журналны—иртә балачактан беләбез, даими укып киләбез, еллык бәйләмнәр (барысы да булмаса да), шөкер, саклана килә Хәтеремдә. Ватан сугышыннан соң без. мәктәп балалары кич утырып «Совет әдәбияты»нда басылган заманча повесть һәм хикәяләрне тыңлый идек. «Ак төннәр» аеруча күңелдә тирән эз калдырган иде Без үскән Котлыгужага (Гафури районы) бу журнал нинди юллар үтеп юлыга торган булгандыр, әйтүе кыен. Пионервожатыебыз Әкълимә апа Вахитова безгә аны бик теләп укып ишеттерә иде. Сүземне тәмамлап, төп темага кайтам Без киләчәктә дә «Казан утлары»нын аерылгысыз дуслары булып. Казан Таганрог —Уфа арасын тоташтырып яшәргә ниятлибез Журналыбызның якты йөзе, тирән мөгьналелеге, актуальлеге сакланачагына шигебез юк Тик шунысы бераз эчне пошыра тиражы һаман артмый Шушы асыл белем, хис. гүзәллек чыганагыннан читтә калып яшәгән татар үзен ничек милләт вәкиле дип саный икән?