Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан
МӘСКӘҮДӘ МАТБУГАТ КҮРГӘЗМӘСЕ Бөтенроссия күргәзмә үзәгендә «Матбугат-2001» күргәзмәсе булып узды Анда республикабыздан 65 газета, журнал һәм китап нәшриятлары катнашты Оештыру комитеты рәисе М. Ненашев республика журналистларының хезмәтен югары бәяләде МӘШҺҮР ЯКТАШЫБЫЗ ФЕСТИВАЛЕ 20-22 октябрьдә Казанда дөньякүләм данлыклы композитор София Гобәй- ду длина иҗатына багышланган халыкара фестиваль узды Фестивальдә Татар дәүләт филармониясенен симфоник оркестры. Казан консерваториясе һәм музыка училише сының җыелма хоры. Татарстан Республикасының кыллы квартеты, солистлар Р Абдуллин. Г Мөхәммәт динова. Ю Сокольская. Мәскәү коллективлары катнашкан—М Пскарскийнын бәрмә инструментлар ансамбле һәм Санкт-Петербург хоры. И Гергиев җитәкчелегендәге Мариински театры оркестры катнашты. 22 октябрьдә композиторның яшь леге үткән Тельман урамының 29 нчы йортында София Гобөйдуллина исемен дөге заман Музыкасы Үзәге ачылды Күренекле композиторга «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде Шулай ук. Татарстан башкаласында София Гобөйдуллина исемендәге конкурс үткәрергә дигән карарга киленде. ЖАЕККА ҺӘЙКӘЛ БУЛЫП КАЙТТЫ 30 октябрьдә Казакъстаннын Җаек (Уральск) шәһәрендә тагар халкының боек шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды Һәйкәлнен авторлары скульптор Мәхмүт Гасыймов. яшь архитектор ^Ьюсг Казандагы «ВКНИИВОЛТ» эксперименталь-житештерү заводында бронзадан коелды Ул Ждек катасында Габдулла Тукай яшәгән йорт һәм булачак шагыйрь укыган мәдрәсә янындагы урында үзәктәге Дуслык урамында урнаштырылды Һәйкәл бюстны ачу тантанасында Көнбатыш Казакъстан аткәсе хакиме Кырымбәк Кушарбаев катнашты һәм чыгыш ясады Казаннан килгән кунаклар—Татарстан Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин. Татарстан Республикасының Г Тукай исемендәге дәүләт премиясе .лауреаты шагыйрь Ренат Харис, олуг әдибебезгә күрсәтелгән зур хөрмәт өчен. Казакъстан җитәкчеләренә һәм халкына рәхмәт әйтеп чыгыш ясадылар. Г Тукайның дөнья әдәбиятына керткән өлеше турында сөйләделәр Татарстан вәкилләре биредәге уни верситет галимнәре белән дә очраш ты. татар җәмәгать оешмасында булды. Г Тукайга багышланган рәсемнәр күргәзмәсен карады, бу тантанага олуг казах язучысы Әбжәмил Нурпенсов җитәкчелегендәге Алматы каласыннан килгән бер төркем әдипләр белән аралаштылар Зиратка барып. Г Ту кайнын остазы Мотыйгулла хәзрәт кабере янында дога кылдылар, телеви дениедән чыгыш ясадылар ГАСПРАЛЫГА БАГЫШЛАП Мәскәүдә төрки халыкларның бөек мәгърифәтчесе Исмәгыйль Гаспралынын (Гаспринский) тууына 150 ел тулу у нае белән халыкара фәнни конференция булды Ул Рәсәй сынлы сәнгать Ака демиясендә башланып. Мәскәүнен Карнеги Үзәгендә дәвам игеп. «Мемо риал» халыкара кеше хокукларын яклау җәмгыяте бинасында тәмамланды Конференциядә илледән артык кеше доклад белән чыгыш ясады Үз рефератларын Татарстан галимнәре дә тәкъдим итте Э. Аетдинов «Гаспринский идеяләре яктылыгында хәзерге Рәсәйдә этникара мөнәсәбәтләрФ Солганов «Исмәгыйль Гаспринский һәм татар милли хәрәкәте». А Мәхмү гова «Габдулла Бубый- И Гаспринский нын дәвамчысы». Ш Мөхәммәдъяров «Җәдитчелекнең татар историографнясе язмышына карата» һәм Д Госманова •XX гасыр башында Рәсәйдә мөселман басмалары тиражы мәсьәләсенә карата» исемле докладларын укыдылар ТОЛЬЯТТИДА КИТАП БӘЙГӘМЕ Тольяттида татар мәдәнияте көннәре булып үтте Аны Тольятти татарла рынын милли-мәдәнн мохтәрияте оештырды. Танылган татар язучылары, ша H гыйрьләре, нәшрият җитәкчеләре һәм артистлары Тольяттидагы татар диаспорасы белән очрашты Мәдәният көннәре кысаларында китап күргәзмәләре уздырылды. «Татар хикәясе антологиясе», «Такташ* альбомы, Гаяз Исхакыйнын җыелма әсәрләре, Гомәр Бәшировның «Гыйбрәт* романы аеруча кызыксыну уятты Мәдәният көннәрендә концертлар, татар тезендә аудио һәм видеопродукция ярминкәләре оештырылды. ТӨРКИ ДӨНЬЯ ХАНЫМНАРЫ ҖЫЕНЫ Октябрь уртасында Анкара шәһәрендә беренче мәртәбә төрки дөнья хатын-кызларынын дуслык һәм хезмәттәшлек корылтае үтте. Төркия башкаласына «Төрек учаклары» исемле оешма чакыруы буенча 33 илдән 300 гә якын делегат килгән иде. Корылтайда катнашучылар 4 комиссиягә бүленеп эшләде, әдәп-әхлак, мәдәни чыганаклар, гореф-гадәтләрне саклау, жәмгыятьне пакьләндерү мәсьәләләрен тикшерделәр Татарстаннан корылтайда танылган язучы Фәүзия Бәйрәмова. Чаллының «Нур» гәзите журналисты Наилә Хөрмәтова. «Сөембикә» журналының җаваплы сәркәтибе Фил исә Хәкимова һәм «Мөслимә» гәзитенен баш мөхәррире Әлмира Әдиатуллина катнашты. Киләсе корылтай 2003 елда Кипрда үткәреләчәк. АКЫШ АРХИВЫ КАЙТАРЫЛДЫ Республикабыз Милли архивына Азманиянен Мюнхен каласында яшәүче милләттәшебез Гали Акышнын шәхси архивы кайтарылды Заманында «Азатлык» радиосында эшләгән һәм Алман илендәге татар жәмгыятен җитәкләгән бу күренекле шәхеснен архивы тарихи һәм библиографик яктан зур әһәмияткә ия Ватаныбызга кайткан ядкарьләр арасында татар халкынын мәшһүр шәхесләре Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура. Садри Максуди. Фатих Кәрими. Габделбарый Батталга кагылышлы материаллар һәм документлар. Гали Акышнын үз хезмәтләре һәм көндәлекләре. сирәк китаплар, чит илләрдә чыккан татар газета һәм журналлары төпләмәләре һ. б. бар. ТАТАРЛАР ТУРЫНДА КИТАП Мәскәүнен «Наука» нәшрияты «Халыклар һәм мәдәниятләр» дигән китаплар сериясен бастырып чыгара Ул «Татарлар» («Татары») дигән яңа китап белән тулыланды. Бу китап «Руслар». «Белоруслар», «Украиннар». «Идел буе һәм Урал яны халыклары» дигән китаплардан сон бишенче китап булып тора. Н Н Миклухо-Маклай исемендәге Этнология һәм антропология институты әзерләгән жыентык татар халкының көнкүреше, хуҗалыгы, матди һәм рухи культурасы, шул исәптән, халык шигърияте һәм музыка иҗаты, горефгадәтләре турында сөйли. Урта Идел һәм Урал буенда, шулай ук Көнбатыш Себер. Әстерхан өлкәсе, Үзәк Россия, Төньяк Кавказда һәм башка төбәкләрдә яшәүче татарлар да китапта кин тасвирланган. ЛОНДОНДАГЫ КАЛӘМДӘШЕБЕЗ Лондонда яшәп иҗат итүче каләмдәшебез Равил Бохараевка 50 яшь тулды. Ул—Россия һәм Венгрия язучылар берлекләре, халыкара ПЕН- клуб әгъзасы. Хәзер Лондондагы Биби-си радиосында эшли Октябрь ахырында Р Бохараев Казанга кайтты Юбилей кичәсе Казан университетында узды Кичәдә юбилей уңаеннан «Мәгариф» нәшрияты тарафыннан чыгарылган «Бесконечный поезд» исемле китап та тәкъдир ителде. Шагыйрь Шәриф Камал музеенда булды, яңа әсәрләрен укыды. УЛ БЕЗНЕҢ МОҢСАР ИДЕ Салих Сәйдәшев музеенда олуг татар композиторы (милләте буенча рус кешесе) Александр Ключаревның тууына 95 ел тулу уңаеннан «Туган җирем— Татарстан» дигән музыкаль кичә үткәрелде. Анда Россиянен атказанган. Татарстанның халык артисты Э. Жәләлетдинов, Татарстанның халык артистлары Ф Хәсәнова, М. Әхмәтов, М Галиев. Татарстан республикасы дәүләт квартеты, Татарстанның жыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады, хор. вокал әсәрләре. А. Ключарев эшкәрткән татар халык җырлары янгырады.