Әдипнең киңәшләре
зучы кайчан башлана? Нәрсәдән башлана? Күп милләтле совет әдәбиятының кабатланмас бер вәкиле Кави Нәҗмине укучылар аның «Шобага» Миңлебикә кодагыйның кайгысы кебек беренче хикәяләреннән үк үз иттеләр. «Миңлебикә кодагыйның кайгысы-н мин. ихтимал, өченче классларда чакта укыганмындыр. Хикәянең беренче җөмләсе мине таң калдырган иде. «Кышкы давыл, тәбәнәк өйләрне кар көртләренә күмеп, авыл буенча бөтен авырлыгын салып атлаганда, ул кайтты ■ Авторның Ул кайпы»ны аерым урынга, җөмләнең азагына ук китереп куюы күңелдә уй ир. тойгылар, шомнар уята Нәкъ менә «ул кайтты «га. бүтән беркемнең дә түгел, аның кайтуына басым ясый автор «Ул кайтты >ны җөмләнең азагына, удар урынга китереп кую. кайткан кешенең юк-бар кеше генә түгел, аерым Я игътибарга лаек кеше икәнен укучының күңеленә салып кую өчен кирәк икән. Алдагы тасвир моның шулай икәнен раслый. «Төрмәдән качып, полиция күзеннән яшеренеп йөргән улы. крестьяннар белән бергәләп җир өчен, ирек өчен көрәшкән Хисамие кайтты. Исәнләшеп чыгарга гына дип кергән Хисамине күргәч, куркудан, сагыштан мие тонып беткән Миңлебикәнең башы боз астында калгандай булды. Хисами: —Әнкәй. Хәернисаны уятма, йоклый бирсен. Мин бары бер генә кич кунам. Тышта бүген бәйдәге эт тә тормас, шундый салкын» Менә бу төргәкне эчендәге хаты белән Юкә тау тегермәнендә эшләүче Васильев дигән егеткә тапшырырсың, иртәгә үк тапшырырсың... Ә менә бусы сиңа кәшимир яулык. Сагынганда төсем итеп ябынырсың. Бусы Хәернисага чәч бавы. Берәр заводка кереп эшкә тотынсам, зуррак бүләкләр дә җибәрермен. Сезне дә уз яныма алырмын. Ә хәзергә бер дә кайгырмагыз. Мин бераз ятып йоклап алыйм. Бер атнадан бирле йокы күргәнем юк. Берүк таң атканчы уята күр... Мукловкага җәяүләтә, аннан ат белән стансага,— диде дә җылы мич башына менеп ятты». Илдәге хәлләрне, хәсрәт-кайгыларны, моң-сагышны биредә Кави Нәҗми җөмлә сөрешенә, тасвирлау барышына ук сала барган. Ул моңа ничек ирешкән соң? Без, университет студентлары, язучыларның Габдулла Тукай исемендәге клубына әдәби җомгаларга бик теләп йөри торган идек. «Миңлебикә кодагыйның кайгысы» хикәясен язган авторны да мин беренче тапкыр әнә шунда күрдем. Язучылар клубында кырыгынчы елларның азагында, илленче елларның башында «Тукай». «Намус». «Алтын йолдыз», «Язгы җилләр» кебек киң колачлы, социаль яңгырашлы романнар буенча фикер алышулар үткәрелә иде Шундый җыелышларның берсенә Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар» романы буенча фикер алышу куелган иде. Хәтеремдә—халык шыгрым тулы иде. Докладны әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Гали Халит ясады Гали абыйны Арча педучилищесыннан ук белгәнгә күрә (ул безгә әдәбият укыта иде), докладны бик зур игътибар белән, бер генә сүзен дә ычкындырмаска тырышып тыңладым. Романның авторы Ибраһим Газиның портрет остасы, диалоглар остасы, пейзаж остасы булуын җентекләп сөйләде докладчы, образларның социаль җирлегенә аеруча нык басым ясады. Фикер алышуда катнашкан әдипләрдән бер ораторның портреты минем күңелдә уелып калды. Уртача, хәтта тәбәнәк дип әйтерлек буйлы, юантык гәүдәле, кәкре аяклы, шадра битле, кысык күзле иде ул. Утлар чәчеп сөйли, теле телгә йокмый иде аның. Һәм ул роман авторын буржуаз милләтчеләрне фаш итмәүдә гаепләве белән күңелгә шом да салган иде Тик Ибраһим Газиның моңа исе китмәде, трибунага егетләрчә чыгып, күзлек астыннан күзләрен елтыратып: «Куркытма, Кави!—дип кенә куйды.—Милләтчеләрне фаш итү— синең эш. Крестьянның революциягә килүен язу—минем эш!» Әнә шул көннән башлап «Миңлебикә кодагыйның кайгысы» хикәясенең авторын мин уз күзем белән күреп белдем. Ә 1951 елны, университетның дүртенче курсыннан ук. «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналында әдәби хезмәткәр булып эшли башлагач, миңа Кави абый белән якыннанрак танышырга, аның яшь язучыларга биргән киңәшләрен ишетергә туры килде Ярым хәрби гимнастеркадан, галифе чалбардан, җиңел хром итектән, кулына зур гына сары саквояж тотып, ул Казанның Бауман урамындагы Матбугат йортына килеп керә, китап нәшриятын, газета-журнал редакцияләрен йөреп чыга, соңыннан, барлык урында да йомышларын йомышлаганнан соң гына безгә. «Совет әдәбияты» редакциясенә керә. Ул әлеге журналның баш редакторы да булган кеше, хәзергесе көндә редколлегия члены иде. Без. ул чагында редакциядә эшләүче яшьләр, аны ихтирам белән каршылыйбыз, кулына берәр авторның әсәрен (кулъязма хәлендә) тоттырмакчы булабыз, кул гына селти Кави абыебыз: —Шту сез, егетләр, вакыт юк! Шуннан соң ул бездә ике-өч сәгать утыра, дөньяның барлык мәзәкләрен сөйләп, безне туйганчы көлдерә, азактан гына: —Ярый, бирегез инде кулъязмагызны, укып карыйм, кем белә, бәлки, мишәр әйтмешли, татар литературасын падбадить итми торган нәмәстәкәй бардыр, _ дип редакциядән чыгып китә. Без күп очракта аның белән әдәби осталык хакында сөйләшәбез. — Кави абый, ул тел дигән каһәр суккан явызны ничек үзебезгә буйсындырырга соң? Ничек җиңәргә аны, ә?—дибез. Кави абыйның беренче киңәше әле һаман истә. —Минем остазым Алексей Максимович Горький. Шобага хикәясен укыгач, язып җибәрде: Чын мәгънәсендәге матурлык һәм акыллылык гади итеп яза белүдә —Ә ул хикәяне каян алган? Үзе эзләп тапканмы? —1 арихы озын аның. Белергә бик теләсәгез, әйтәм. Без. яшьләр. Кави абыйны сырып алабыз. —Егерменче елларны мин. күпчелек татар язучылары белән бергә, ашкыныпярсынып яшәдем. Шигырь йә хикәя, очерк яки публицистик мәкалә бастырмаган көн сирәк иде. Татар классик поэзиясендә урнашкан традиңион шигырь калыбы мине канәгатьләндерми иде. Төрле агымнарга да кушылып киткән чаклар булды. Футуризм белән имажинизмның революция сәнгатенә файда китерәчәген исбатларга тырышып та йөрелде. Булды инде! Алар—узылган этап. Һәрхәлдә мин иҗтимагый - әдәби тормышның уртасында булырга тырыштым Бәлкем. Кызыл Армия мәктәбеннән турыдан-туры әдәбиятка килүем дә моңа ярдәм иткәндер. •Бәлки, аның ярым хәрби форманы гомер буе киеп йөрүе дә шул Кызыл Армия мәктәбеннәндер .—дип уйлаган идем мин ул чакта. Кави абыйның барлык сүзләре дә төп-төгәл хәтердә калмаган, әмма зур әдәбият, социалистик реализм әдәбияты юлына килеп чыгуының төп ша|тгы итеп әйткән сүзләре хәтердә Мин күп укыдым, шулай итеп пролетариатның бөек язучысы Максим Горькийга килеп тоташтым...—диде ул. Менә шу ларны сөйләде безгә Кави абый. Горький һәм татар әдәбияты» дигән проблема безнең күңелгә нәкъ менә Кави абый аркылы кереп калды. 1928 елның җәендә. А. М. Горький Казанга килгәч. Кави Нәҗми аның белән чынлап торып таныша һәм 'Шобага» хикәясен биреп җибәрә. Озакламый М. Горькийдан хат ала. Горький аңа мөмкин кадәр гади итеп язарга кирәклеген әйтеп менә шул хатында киңәш бирә. Бер башланган дуслык өзелми. Совет язучыларының Беренче Бөтенсоюз съездында Алексей Максимович киңәше белән татар әдәбияты турында доклад ясау көн тәртибенә куела, бу эш Кави Нәҗмигә тапшырыла. Украин, грузин, белорус әдәбиятлары белән янәшә Бөтенсоюз съездында безнең әдәбиятыбыз хакында доклад тыңлау—бу безгә зур ышаныч, әдәбиятыбызның мең еллык тарихына игътибар белән карау дигән сүз. Язучыларның Беренче Бөтенсоюз съездында татар әдәбияты турында доклад ясалуның ихтирамнан тыш җаваплылыгы да зур булган Ник дисәң— әле 1928 елны ук. ягъни язучыларның Бөтенсоюз съездына кадәрле алты ел элек үк. А. М. Горький Казанга мондый хат язып җибәрә: 1 атар поэзиясенең һәм прозасының чәчәк атуын мин җаным-тәнем белән телим, әмма моңа әдәбият алдында торган бурычларны үтә җитди аңлаганда гына иртчиеп була. Максим Горький совет язучылары алдына Җир йөзендә иң кирәкле кешене -------------- яңа геройны иҗат итү проблемасын куйган иде. Әнә шул яңа геройны иҗат итү өчен Кави Нәҗми утызынчы елларда да. Бөек Ватан сугышы елларында да җиң сызганып эшләде—поэмалар, драматик әсәрләр, хикәяләр, повестьлар язды, патриотик җырлары белән дә катнашты Болар, һичшиксез, игътибарга бик тә лаеклы әсәрләр. Әмма яңа героины иҗат игү өлкәсендә аның иң зур хезмәте Язгы җилләр» романы булды 25 ел буена язган бу эпик әсәрне. 1951 елны Дәүләт премиясенә лаек булганнан соң. «Правда» газетасы -татар әдәбиятының гына түгел, барлык тугандаш әдәбият тарның да үсеше өчен принципиаль әһәмияте булган күренекле әсәр».—дип бәяләде -Язгы җилләр якты-куе буяулар белән, көчле характерлар аша. илебез тарихының мөһим бер дәверен—октябрь кораллы восстаниесенә хәзерлек чорын сурәтли. Революцион-азатлык хәрәкәте романда, тарихи дөреслеккә туры китереп, рус. тагар, һәм башка халыкларның, бигрәк тә Идел буе халыкларының туганлык союзы нигезендә тасвирлап бирелә. Романдагы көчле сурәтләү мартлары, образлы, бизәкле тел. вакыйгаларның һәм характерларның ышандыру көче бүгенге яшь язучыларга үрнәк булып, өлге булып хезмәт итәргә гнеш Ачлык е лны романда автор менә нинди дәһшәтле итеп сурәтли Рәшә челтәре җәйрәгән кырлар өстендә ялгыз тилгән оча. Көн шундый кызу: тирән ярыклар белән телгәләнгән туфракка басар хәл дә юк Инеш буендагы талларга хәтле яфракларын коеп, сусызлыктан көйрәп утыралар. Канчан гына әле йомшак каз үләне белән капланган яр буйлары да хәзер тап-такыр. Ерак чүлләрнең эссе сулышын алып килгән коры җилләр, әкияттәге пәри туен хәтерләтеп, иләмсез чиныйлар. Җиде юл чатларында, тузан баганалары күтәреп, өермәләр бөтерелә. Кырлар буенча йомарланып бүре уты тәгәри . Аз һәм төгәл сүзле, тирән мәгънәле картина! Кави Нәҗминең хикәяләү алымы, персонажларының сөйләше мине әле студент чакта ук мавыктыра, мин аның әсәрләренең телен кулга каләм алып өйрәнә идем. Бәлки, шул мавыгуларымның нәтиҗәсе булгандыр. Язгы җилләр» Дәүләт премиясенә лаек булгач, мин ул хакта 1951 елны яшьләр газетасында мәкалә дә бастырдым. Әлләни зур мәкалә түгел иде. тирәнлеге дә. бәлки, чамалы булгандыр, әмма ил күләмендә танылган язучының миңа, журналның гади бер әдәби хезмәткәренә, шуның өчен редакциядә иптәшләрем алдында рәхмәт әйтүе мине Татарстанның күренекле шәхесләре. Сулдан уңга мәшһүр табиб Г Терегу.юв. академик А Арбузов. К Нәҗми. 1951 ел. някны арендага алды Хуҗалар берничә елга акчаны алдан түләүне таләп иттеләр. Ун мең сум (хәзерге белән санаганда бер мең сум) акча түләргә кирәк иде Давыдовка. Шул акчаны аңа. гонорарны күп итеп эшли башлагач кайтарырсың, дигән шарт белән Кави абый Нәҗми һәм аның хатыны, язучы Сәрвәр апа Әдһәмова биреп тордылар. Бу изгелектән канатланган Әнвәр Давыдов җан-фәрманга иҗат итәргә тотынды һәм нибарысы биш-алты ел эчендә барыбызны да сокландырган күп кенә поэмалар язарга өлгерде. Әйе. сугыштан соң әдәбият мәйданына килгән яшьләргә Кави Нәҗми белән аралашу, аның киңәшләрен ишетү бәхете эләкте. Без аның татар әдәбияты тарихында зур урын тотканын аңлый идек. Иҗатының беренче чорларында ук ул ялкынлы трибун, пролетар революциясенең идеяләрен ашкынып пропагандалаучы, эшчеләр сыйныфының революцион көрәшен һәм илебез халыкларының дуслыгын армыйталмый җырлаучы булып күтәрелә. Иҗатында шушы сыйфатларны гомере буе саклый. Бераздан мин бу рәхмәтнең чын күңелдән әйтелгән икәнен аңладым. Беренчедән. Кави абый миңа, син телне беләсең дип. җыелышларда русча сөйләгән берничә чыгышын тәрҗемә иттерде, икенчедән, мин аның яшьләргә карата үтә дә ярдәмчел икәнен белдем. Илленче елларда Казанга Куй- бышевтан талантлы яшь шагыйрь Әнвәр Давыдов килде. Ул чагында квартир табып урнашу яшьләр өчен ифрат авыр иде. Давыдов гаиләсе белән бер хуҗадан үзләре тормый торган особшатландырган да, бераз гына гаҗәпләндергән дә иде. Кабатлап әйтәм: тормышта ул бик тиз аралашучан, сөйләсә авызына каратып тотучан. шат күңелле кеше иде Дөнья хәлләрен, төрле мәзәкләрне аңардан да күбрәк белгән, аңардан да матуррак сөйләгән икенче берәү юктыр дисәм дә ялгыш булмастыр төсле Шундый гадилеге, ягымлылыгы, халыкчанлыгы өстенә ул тормышны биш бармагы кебек белгән, җилкәсендә тау кадәрле энциклопедик белемнәр йөрткән зур галим дә иде. Безнең күңелгә ул әнә шундый зур сыйфатлары белән кереп калды һәм шулай саклана. Аның иҗаты әле киләчәк буын яшьләргә дә ярдәм итәчәгенә мин бик нык ышанам. 1986