Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безенең календарь

ОЛУГ ЯКТАШЫМ, АВЫЛДАШЫМ МИФТАХЕТДИН АКМУЛЛАНЫҢ ТУУЫНА 170 ЕЛ ушы елнын 14 декабрендә шагыйрь Мифтахетдин Акмулланың тууына 170 ел тула. Акмулла турында байтак кына мәгълүматлар булса да, аларнын шактые каршылыклы һәм буталчык. Казакъ халкынын бер үк чорда яшәгән Акмулла исемле ике шагыйре булган икән дигән ныклы фикер дә бар Мифтахетдин Акмулланың туган авылы Башкортстаннын көньягында урнашкан Эстәрлебаш авылыдыр Әтисе Мөхәммәдьяр исемле казакъ кешесе. Ул Эстәрлебаш мәдрәсәсендә укуын тәмамлагач, шунда хәлфәлек итә. Мифтахетдиннең әнисе Бибиөммегөлсем исемле татар кызы булган. Өммегөлсем чыгышы белән Эстәрлетамак каласында иман һәм ахун булган атаклы Сәлим хәзрәтнең кызыдыр Аның әнисе Сәлим хәзрәтнең өченчегә алган яшь хатыны булган. Сәлим хәзрәт үзе борынгы, зыялы татарлар нәселеннән килә. Риза Фәхретдин хәзрәтләренең «Асар»ендә анын турында шундый мәгълүмат бар «Сәлим бине Рәхимкол, бине Урман, бине Капкай, бине Юлай, бине Кулай, бине Сөләйман, бине Тимри. бине Рәми, бине Ихсан*. (•Асаръ*. Штом. 149 бит) Тимри бине Рәми Мәскәү каласында урыс дәүләте хезмәтендә толмач (тәрҗемәче) булган. Сәлимнең Исмәгыйль бине Рәхимколый исемле бертуган абыйсы булган. Исмәгыйльнең улы Гәбделкәрим атаклы шагыйрь Дәрдмәнднен бабасы (Дәрдмәнднен әтисе Мөхәммәтсадыйкның әтисе була) Шулай итеп, булачак шагыйрь Мифтахетдин Акмулла әнисе Өммегөлсем ягыннан шагыйрь Дәрдмәндкә туган тиеш 1778 елнын сентябрь аенда Екатерина II фәрманы белән Мөхәммәт дине җәмгыяте идарәсе (Диния нәзарәтенә) ачыла, һәм шул Диния нәзарәте беренче мөфти итеп урыс армиясендә капитан дәрәҗәсендә әфисәр булган Мөхәммәтҗан Хөсәенов куела. Мөфтинең атасы Хөсәен хәзрәт Эстәрлебаш мәчетендә имам булган. Екатерина II үз ирекләре өчен һәм Казан ханлыгын кире торгызу максаты белән фетнә артыннан фетнә күтәреп сугышкан Казан татарларын ислам динен һәм мөселман руханиларын кулланып буйсындыра башлый Урыска буйсынырга өндәп вәгазьләр укыган муллаларга мөфти тарафыннан махсус «указлар» бирелә. «Указной мулла» дигән төшенчә шул 1778 елдан сон барлыкка килә Диния нәзарәте Русиянын эчке эшләр министрлыгына буйсынып, тулысымча Русия хөкүмәтенең сәясәтен уздыра Бу кара эшнен башында беренче мөфти тора. Урыс сәясәтенә каршы чыгып, татар халкынын иреге, ханлыгы өчен көрәшүче муллалар, ахуннар юк ителәләр. Аларны мәчетләрдән куалар, төрмәләргә тыгалар. Сәлим хәзрәт урыс колонизациясенә, православие диненен кысуларына һәм тагар мөселманнарын чукындыруга каршы көрәшүче атаклы шәхес була. Мөфтигә указ алырга бармый һәм мәчет-мәдрәсәләрдә азатлык көрәшенә чакырып чыга Сәлим ахун һәрчак мөфтинең урыслаштыру сәясәтенә каршы төшкән Шунлыктан, юк сәбәпләрне бар итеп, мөфти Сәлим хәзрәтне мәчетеннән кудырып, төрмәгә яптыра. Сәлим хәзрәт фаҗигале хәлдә һәлак була Ул үлгәч, ике олы хатыны өченче яшь хатынын 15 яшьлек кызы Өммегөлсем белән урамга куып чыгаралар Бу кара эштә аларга Сәлимнең шул ике хатыныннан туган 14 малае ярдәм итәләр Сәлим хәзрәтнең дусты Эстәрлебаш мәдрәсәсе мөдәррисе, мәчетнең имамы Нигъмәтулла бине Биктимер, бине Тукай урамда калган абыстайны кызы Өммегөлсем белән .'Эстәрлебаш ка алып кайта һәм үз йортыңда сыендыра Өммегөлсемне, буй җиткәч, казакътан булган Мөхәммәдьяр хәлфәгә кияүгә Ш биргәннәр Шул никахтан булачак шагыйрь Акмулла Мифтахетдин туган. Халыкта бер күзәтү бар: кеше туганда ук бәхетсез булса, гомере буена бәхетсез була. Акмулланың язмышы да туганнан алып үлгәнче фажигале Мифтахетдингә биш яшьлек чагыңда әтисе Мөхәммәдьяр вафат була. Әнисен, биш яшьлек Мифтахетдинне ияртеп. Дим буендагы Туксанбай авылына Камалетдин исемле башкортка өченче хатынлыкка бирәләр. Өч ел чамасы яшәгәч, сигез яшьлек Мифтахетдиннең әнисе Туксанбайда дөньядан китә. Малай үги әти һәм ике үги әни кулында кала . һәм качып Эстәрлебашка кайтып китә. Димнән алып Эстәрлебашка кадәр 70-75 километр. Сигез яшьлек малай шул юлны үткәнче ниләр генә кичермәгәндер... Эстәрлебашка кайткач. Мифтахетдин мәдрәсәдә көн күрә һәм шунда унбер ел торып укый. Эстәрлебашка кайтуы 1839 елның иртә көзе булырга тиеш Өс-башын карауны, тамак туйдыруны Мифтахетдиннең үзенә кайгыртырга туры килә. Ул баерак шәкертләргә аш пешерә, керләрен юа. йомышка йөри Ә Эстәрлебаш—мәдрәсәмәчетләре белән Көньяк Уралда. Урта Азиядә. Әстерхан. Ырынбур далаларында дан тоткан авыл. Авыл—галимнәре, китапханәсе, шагыйрьләре, чишмәдән уздырылган суханәләре белән (авыл халкы аны «Фонтал» дип йөрткән), ташчылары, балта осталары, тимерчеләре, итекчеләре белән дан тоткан. Хатын-кызлар тегүгә, чигүгә, асалы һәм чүпрәк паласлар сугуга бик маһир булганнар. Акмулла да тимер, балта эшенә остарган, итек-читек. киемне дә үзе теккән. •Фонтал» турында. 1835 елның җәендә (авыл тау астында утырган) тау итәгеннән чыккан алты чишмәгә чаннар төшереп, шунда бик зурдан сужыйгычлар ясаганнар, һәм озынлыгы 85 сантиметр имән һәм нарат агачларын махсус станокта тишеп, торбалар ясаганнар. Шул торбалардан агызып, авылның сигез урнына су үткәргәннәр Икесе мин үскәндә дә бар иде Жирге казып, диаметры алты (!) метрлы, биеклеге өч метрлы чаннар күмелгән Өсләре матур итеп тимер белән түгәрәкләп ябылганнар. Уртадан куелган 3-4 метрлы сырлап ясалган агач башына ярымай куелган Суны шул «фонтал» эченнән агачтан ясалган пешкәк белән алалар иде. Элекке байлар, ишаннар бакчасында тагы торбадан агып ята торган урыннар булган. Урамдагы ике «фонтал» 1955 елга кадәр эшләделәр Суы искиткеч салкын һәм тәмле иде. Минем уемча Эстәрлебаш •фонталы» бөтен Русиядә беренче төзелгән булырга тиеш. Эстәрлебаш мәдрәсәсе 1720 елда эшли башлап. 1923 елга кадәр шәкертләр укыткан 203 ел буена. Андый озын гомерле мәдрәсәләр Русиядә тагын бар микән? Акмулланың бәхетенә анда ике атаклы шагыйрь укытканнар: Шәмсетдин Зәки һәм Гали Чокрый Яшь, сәләтле Мифтахетдин, бигрәк тә. тумыштан сукыр Шәмсетдин Зәки белән дуслашып киткән. Эстәрлебаштан өч чакрым чамасында көньяк-көнчыгышка таба Бакыр Чагыл исемле тау бар. Биеклеге 150 метр чамасы, ә текәлеге 70-75 градуслар булыр. Таудан бакыр ташы чыгарып тау астындагы мичтә бакыр эреткәннәр. Тау авыл ягына һәм көнбатышка текә булып карап тора Сул ягы бүген дә куе каенлык белән капланган, каенлыкның көнчыгышында миләш бик күп. Тауның текә якларын, башын биек ак кылганнар каплаган Тау башында һәрвакыт тымызык кына булып жил исә. Әллә кайлардан дала, тау исләрен алып килә ул жил. Менә шул тау башына менеп Шәмсетдин Зәки, Гали Чокрый белән Мифтахетдин жил тавышын тыңлаганнар, исен иснәгәннәр һәм... бер-берсенә үзләренең шигырьләрен сөйләгәннәр Ә табигать анда искитмәле матур, гүзәл, саф. Таудан ун якта куе урман жәелеп китә. Еракта, урман эченнән икенче таунын. Ак Чагылнын шихан ташлы ак башы күренә. Тау астында Эстәрлебаш авылы урнашкан. Авылдан унгарак карасаң еракта-еракта Кайраклы таулары күгелжем томан эченнән күренәләр Ун яктарак ике тау тезелмәләре уртасыннан. Ашказар елгасын эзләп. Эстәрле ага. Ана сул яктан Кайракы елгасы килеп кушыла ә ун яктан Каенлы елга. Бакый Баткан һәм Гөмбәз елгалары. Ә Бакыр Чагыл тавы телән сул яктарак урнашкан Сәхәп тавы өсләрендә канатларын селкетмичә генә бөркет әйләнгәли-үзенә азык өчен корбан эзли, һәм шул табигать кочагында өч атаклы шагыйрьнең шигырьләре янгырыи. Әлеге Шәмсетдин Зәкинен билгесез шигырьләрен мина табарга насыйп булмады Ә Гали Чокрыйнын бер шигырен таптым Эстәрлебаш «фонталына» багышланган Менә ул Агар чишмәне таулардан ничә һөнәр ярдәмендә Китерде йортына, һәрчак саф, тонык су килеп тора. Фәкыйрь мескен, гарип, мохтаж дусиш. Бары аннан саф су ала. күнелләрен сафландыра. Мифтахетдин Акмулла 1850 елда Эстәрлебаш мәдрәсәсен тәмамлап китә Ул чакта анарга 19 яшь була. Туксанбайга үги әтисе Камалетдингә әнисенен мирас малын сорап кайтканы мәгълүм. Тик үги әтисе ана бернәрсә дә бирмичә чыгарып җибәрә Эстәрлебашта туганнары юк. Бабасы Сәлим хәзрәт нәселенә дә кайтып сыеныр кешесе булмый, һәм Акмулла Мифтахетдин үз әтисе Мөхәммәдьярның нәселен эзләп, казакъ далаларына чыгып китә Шагыйрь Акмулла үзенең шигырьләрен өч тел кулланып язган татар, казакъ һәм башкорт Өч телне дә яхшы белгән. Акмулланы табигать биргән зур сәләте аркасында аның шигырьләрендә фәлсәфи уйлар, төрле хәлләргә, кешеләргә зирәк бәя бирүләр бик күп. Мәсәлән, ялган «дуска» бәя: Саклансын данешмәнд ир жаман дустан. Надан дуст—бер айлык дуст, төбе—дошман Тагын: •Жаман дуст—кара жылан!»—дигән мәсәл. Жар булып, юха жылан жулдас булмас! Жаманды күп үстерсен—өмид кисәр. Хызырдын калрен белмәс тинтәк исәр. Залимден зольме күп. күп симертсәнез. Табактан эттең башы чурчып1 төсәр; Жаманды түрә кылсан—йортын бозар. Гакылсызны үстерсәң—ботын сузар! «Иң әүвәл кирәк нәрсә...» дигән шигырендә Акмулла асыл затлар өчен алты иң кирәк әйберне шигырь итеп санап чыга иман күңел, гакыл шөкер, әдәб һәм сабыр. Минем уйлавымча Мифтахетдин Акмулла иҗатын жентекләп. ныклап без татарга бик нык өйрәнү фарыздыр Акмулла 1895 елның 26 октябреннән 27 октябрьгә каршы төндә урман кырында шигырь язып утырган чагында арттан пычак белән чәнечеп үтерелә Үтерүчеләр- Надиршаһ улы Дәүләтшаһ һәм Байморат улы Гафиятулла исемле башкортлар. Чиләбе янындагы Миас каласы зиратында җирләнгән. Дусты. Тропик каласы мәчете ишаны Зәйнулла хәзрәт анын каберенә гаш куйдырган булган (ул таш урынында хәзер бүтән ташбилге) Бу язмада ташның фотосы һәм язуын бирүне тиеш таптык (Акад М. Госманов фотосы) • Къәтле шәһидән сәнәти 1313 нчс фи сәманийәти Жөмади—ел—уля фи ләйләтнул—жомга мелла Мифтахетдин әлмәгъруф би Акмулла ибне Мөхәммәдьяр хәлфә нәсәбән вә ибне мелла Камалетдин тәрбнятөн Тәммә. тәммә» Бүгенгечә тәрҗемәсе •Шәһидләрчә үтерелгән, 1313 (һиҗри) елда сигезенче жемадиел уляпә. жомга көнне кичен. Акмулла исеме белән билгеле. Мифтахетдин, нәсел буенча атасы Мөхәммәдьяр хәлфә, тәрбия буенча Ъжн ЗӘЙНУЛЛИН М Акмулла премиясе лауреаты 'Данешмәнд -укымышлы ’Чурчып ыргынып. сикереп төшү атасы мелла Камалетдин Тәмам, бепе» Урыны оҗмахта булсын!