Логотип Казан Утлары
Шигърият

БАРЫСЫ ДА—ЯРАТУДАН!..

Күкрәгеңдә моңнар шавын тоям: Йөрәк ярлары да тардыр сыман. Кабырчыктан ишетелгән көй күк Сихерләрлек көче бардыр сыман... Күкрәгеңдә моңнар шавын тоям. Луиза ЯНСУАР (198!) —шагыйрә. -Күзен ана умырзая» исемле китап авторы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Казанда яши Күкрәгеңдә еллар шавын тоям: Мәңге тынгы тапмас давыл сыман. Хәтер упкыннарын актарыр да, Җаның кабат йолкып алыр сыман... Күкрәгендә еллар шавын тоям. Күкрәгеңдә... чорлар шавын тоям: Учак җыры. хәнҗәр чыңы сыман... Далаларга җәелеп, иңри-нңри Җанга күчкән сорнай моңы сыман Күкрәгеңдә чорлар шавын тоям! Сиңа түгел, язмышыма рәнҗим Очраштырган өчен артык соң. Мин бит синең бәгырь түрләреңә Үкенечкә кергән актык моң. Сиңа түгел, язларыма рәнҗим: Әверелсә алар көз булып. Без кавыша алыр идек, бәлки. Яфрак дулкынына кушылып. Сиңа түгел, мәхәббәткә рәнҗим. Таба алмаган өчен шундый көч: Таулар күчеп, сулар үргә аксын, Тик калмасын булып үкенеч! Яратудан «Нигә шулай газаплыйсың?» Күзләреңдә сорау туган. Күкрәгеңә сарылам, елап: -Яратудан! Яратудан! -Нидән кинәт читләшүең? Йөрәк— гүя кыргый болан. Аһ. аңлата алсам икән(!) Яратудан! Яратудан! Елауларым, шашуларым. Рәнҗүләрем хәтта булган: Аңла гына, бердәнберем. Барысы да яратудан!..Китәсеңме беләм... иртәрәк... Аһ, соң ничек Сннсез калырмын?! Йөрәгемне ал Син үзең белән! Бәлки... Мин йөрәксез яши алырмын?! Монда Ә кайдадыр үргә aia сулар. Күкләр тигез бага һәркемгә. Монда... ярым тере күләгәләр Кулын суза ярты телемгә. Монда ятим, үксез җаннар йөри. Учларына салып йөрәген. ...Сусап кипкән иреннәргә тамар Мәрхәмәтен көтеп Күкләрнең...Кирәк Эткә—оя. Бөркеткә—таш кыя. Юлчыга—юл. һәм наз—үксезгә. ...Синнән—миңа, синнән миңа җитә Җан җылытыр өчен бер сүз дә!.. & Син Сөюдән өлкән булалмасаң, Мин яшьрәк була алмам аннан. ...Безгә кадәр яшәү булмагандай. Бар дөньяны ялкын биләп алган. Күкләрнеңме иңгән мәрхәмәте. Тууымы Җирнең өр-яңадан?! ...Сине сабый иткән икән Сөю. Мин дә аннан өстен була алмам! Эзләреңә Синең тезләндем дә. Мин ант иттем. Шаһитларым— Җир, Күк. Бүгеннән, дип, минеке дә булыр Аның юлы. һәм кыйблабыз бер үк. Таулар кичәр сәйяр дәрвиш гүя— Йөземә нур иңде, җаныма—гамь. Сәфәр—озын, һәм төбәлгән миңа Синең күзләр аша бөтен Галәм!.. Яраларын ялыйм җанның, Кача-поса ят күзләрдән, һәр күзәнәк саен бер уй: Аһ. тапсалар... Бу эзләрдән?! Аһ, тапсалар... Яңа хөкем. Яңа җәза. Яңа газап... Чытырманнар күкрәгенә Яшеренәм. җанны каплап. Яраларны ялыйм. Ялгыз Айга карыйм күтәрелеп. Яшьле күзләр белән багып: —Бу—Тәкъдирең! ди Мәңгелек.