Логотип Казан Утлары
Публицистика

АККОШ КҮЛЕНЕҢ АК КҮҢЕЛЛЕ ШАГЫЙРЕ

СИБГАТ ХӘКИМНЕН ТУУЫНА 90 Ы ибгат Хәкимне оныта башладык түгелме? Ничектер, исеме дә сонгы араларда сирәгрәк ишетелә шикелле, җырлары да онытканда бер генә янгырый. китаплары да чыкмый диярлек. Әгәр дә шушындый шагыйребезне дә искә алмый башласак, нинди халык булабыз сон инде без9 Әллә киләчәккә Сибгат Хәкимнәрсез генә барырга уйлыйбызмы? Ай-Һай. ерак китә алырбыз микән Кыска хәтерлеләрнсн исләренә төшереп китим. Сибгат Хәким (Сибгат Таҗи улы Хәкимов) күренекле татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе 1911 елнын 4 декабрендә хәзерге Әгнә районынын Күлле-Киме авызында туган. Шунда җидееллык мәктәпне тәмамлый, пионервожатый булып эшли. 1931 елда Татрабфакка укырга керә. Казан дәүләт педагогия институтында белем ала. Аннары Татарстан китап нәшриятында. "Казан утлары" журналында зшли. 1938 елда яшь шагыйрьне СССР Язучылар союзына кабул итәләр 1941 елнын июнь аенда ук ул Кызыл Армия сафларына алына. Бөек Ваган сугышында катнашып, аннан Кызыл Йолдыз ордены һәм сугышчан медальләр белән кайта. Аннары С Хәким яңадан “Казан утларьГнда эшләп ала һәм бөтен гомерен әдәбиятка багышлый, фәкать язучылык эше белән генә шөгыльзәнә. Үзе исән чагында ук төрле геллерда 60 тан артык китабы чыга Әмма, казна эшендә хезмәт хакы алып эшләмәсә дә. ул баш-аягы белән җәмәгатьчелек лиенә чума Менә анын дәрәҗәләре: Россия Федерациясенең М Горький исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Татарстан Республикасының Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Татарстанның халык шагыйре. Ленин ордены кавалеры Ул шулай ук күп тапкырлар Татарстан Югары Советы депутаты. РСФСР Язучылар союзы секретаре, идарә әгъзасы. КПССнын Татарстан өлкә комитеты әгъзасы. Татарстан Язучылар союзы идарәсе әгъзасы булып та сайланды. Озак еллар дәвамында Язучылар союзында кабул итү комиссиясен җитәкләде. Татарстан радиосында художество советында да. "Казан утлары" журналының редколлегиясендә дә әгъза булып торды СССР һәм РСФСР язучылар съездлары да. Мәскәүдә. илебезнең төрле өлкәләрендә, республикаларында уздырылган Татарстан әдәбияты һәм сәнгате көннәре дә С. Хәкимнән башка узмады, делегатлар арасында ин күренекле, ин хөрмәтле аксакалларның берсе булды, Кая гына барса да. кайсы халык алдында чьиыш ясаса да. татар язучы.зары, татар халкы исеменнән үз сүзен саллы итеп, матур итеп әйтә белде Аның шәрык шаг ыйръзәренә генә хас тирән фикерле, образлы шигъри сүзе тыңлаучыларда һәрчак матур тәэсир калдыра иде Җыел кына әйткәндә. Сибгат Хәким әдәбиятыбызның да. халкыбызның да. республикабызның да намусы, йөз аклыгы булды. Ул сәхнәдән үзенең "Бер горурлык хисе" дигән шигырен сөйләргә ярата иде Әлеге шигырь яңгыраганда шагыйрьнең үзенен дә. залдагы тыңлаучыларның ла күңелләре һәрвакыт халкыбыз өчен, республикабыз өчен горурлык хисләре белән тула торган иде Яңа заманнар килде, республикабыз азмы-күпме мөстәкыйльлеккә иреште Татар язучы.зары да парламент трибуналарыннан үз сүзләрен әйтә башладылар Шундый чакларда без еш кына Сибгат аганың шушы шигырен искә алабыз, үз чыгышларыбызны шул шигырь юллары белән башлап җибәрәбез Бер горурлык хисе яна миндә Эчтән бәреп яна битләрдә Сөйләр идем аны дөньядагы Барлык - барлык парламентларда. С Безнен буын әдипләре (шагыйрьләре дә. прозаик-драматурглары да. тәнкыйтьче-тәржемәчеләре дә, татарча, русча язучылары да) Сибгат ага Хәкимнең җылы канаты астында үсте: анын ярдәме белән язарга өйрәндек, аның фатихасы белән олы әдәбиятка аяк бастык, анын игътибарлы карашы астында ныгыдык, чыныктык. Алай лисән, Фәйзуллиннар буыны да. хәтта Ш Галиев белән И Юзеевлар да. Сибгат аганы остаъзары санады, авыр чакларда ана таянды, анардан жылы сүз көтте, кинәш белән ана килде. Зөлфәт белән Мөдәррис Әгъләмне әйтеп тә торасы юк Алай гына да түгел. Сибгат ага янына, яшь каләм ияләре белән бергә, яшь композиторлар да. жырчылар да. рәссамнар да. артистлар да. галим—голәма да тартылды. Бу- рухи тартылу иде. Өлкән шагыйрь аларнын һәммәсенә хәер-хак булды, ижатларына игътибарлы, үзләренә аталарча хәстәрлекле булды, алтындай вакытын да. көчен-энергиясен дә кызганмады. Нинди генә жыелыш булмасын, яшьләр турында ин кирәкле сүзне ин элек ул әйтә торган иде. кайсы гына торган иде. нинди генә радио-телетапшыруны карый башласаң да. яшьләр турында ул сөйли иде. Күңеле кушканга, кирәк булганга, әдәбиятыбызның Сугыштан сонгы еллардан башлап Сибгат Хәким татар шигъриятендә иң абруйлы, иң актив, ин тәэсирле шагыйрьләрнең берсе булды. Үзе дә шигырь остасы иде. башкалардан да шуны таләп итте. Анын матбугатта дөнья күргән һәрбер шигырь бәйләме, һәрбер шигырь циклы, һәр яна поэмасы олы әдәби вакыйгага әйләнде, әдәби жәмәгатьчелек анын һәрбер китабын көтеп алды. Халыкчан. тормышчан, ихлас иде анын лирик шигырьләре йөрәкләрне дә эретерлек, үксеп елатырлык шигырь юлларын укыйсын да шагыйрьнең талантына, анын олылыгына, ихласлыгына сокланасын. Ул бит— гуган җиренең һәр үләнен, һәр бөҗәген. һәр тыкрыгын, һәр чишмәсен, үрен, сукмагын шигырьгә әйләндергән шагыйрь! Н Нәҗми үзенен Сибгат агага язган бер хатында соклануын болай белдергән иде: “Бүген хатын-кыълар көне Ул көн синең шигырьләр белән яктыра башлады—таң алдында синен 2нче сандагы ("Казан утлары") шигырьләреңне укып утырдым. "Уйларыма хаким булды шул чак татарның зур. монлы Хәкиме" дигән сүзләремне тагын да кабатлыйсы кала. Шигырьләрен берсе артыннан берсе күңелгә тама-тама сеңә бара, сеңгән саен күңел тулыша бара. Күп шигырьләр бит хәзер тамалар да. ташка тамган су тамчысы кебек, күңелдән чәчрәп очып китәләр. Салкын шигырьгә, начар шигырьгә күнел таш кебек, ә синекеләр җилеккә җитәләр..." Әйе шул. җилеккә җитә торган шигырьләр. Ул. чыннан да. шигырь остасы иде Шунадыр да, бәлки, анын күпме шигырьләре җырга әйләнеп, халык күңелендә урын алды "Юксыну" (Ш Мэ- җитовкөе). “Фазыл чишмәсе" (татар халык көе). "Әй. язмыш, язмыш" (С Садыйкова көе). "Кайда да йөрәктә" (М Мозаффаров көе). "Бу кырлар, бу үзәннәрдә" (Ж Фәйзи көе). "Сусау" (С Садыйковакөе). "Минем таныш өянкеләр" (Р Яхинкөе). "Үрләренне менгәч" (Р. Еникеев көе), "Башка берни дә кирәкми” газета-журналны ачып карасаң да. яшь каләмдәшләре турында ул язып чыга киләчәге хакына эшли иде ул әлеге изге эшләрен Сибгат Хжим һли Роберт Миннуллин 80 еллар һәр татарны Н Күңел КЫЛЛЭрын чиртерлек образлар, гыйбарәләр таба белә иде шагыйрь. Тагарнын бәгыренә үтеп керерлек, таш (М. Мошффаров кое). "Өзелгәнсең сиреньнән” (Н. Җиһанов көе). "Тан атканда" (татархалык кое).. Нинди гүзәл җырлар’ Халкыбызның үлемсез жырлары' Нинди асыл композиторларыбыз язган бит аларны' Белгәннәр бит кем шигыренә язарга! Гомумән, татар жыр сәнгатендә үзенен камиллеге, шигъри нечкәлеге, нәфислеге, образлылыгы ягыннан Сибгат Хәкимгә житкән. аны уздырган жырчы-шагыйрьләр күренми әле һаман да аннан үрнәк алабыз, аннан өйрәнәбез, ана иярәбез Йә. әйтегез, кайсыбыз шушылай нечкә, нәфис итеп, таш җаннар да сусарлык итеп яза ала: Ник болай гомерем буена Бетмәгән сусау икән"’ Сусаудан янган күнелгә Су салып торсан икән Билгеле инде. Сибгат Хәким туган ягынын гына җырчысы түгел. Ул халык күңеленә барыбызга караганда да якынрак, әмма анын шигъри колачы тагын ла киңрәк, анын үз җирен, үз халкын яратуы шигырьләренә бәреп, ургылып чыкса да. шигъри фикерләве, барыбер, тирәнләрәк ята Шагыйрьнең үз халкына мәхәббәте арткан саен, анын шигъри даирәләре тагын да ныграк кинәя бара, ул инде туган жир кысаларына гына сыя алмый башлый Ана яна киңлекләр, яна офыклар кирәк! Жан әрнүләрен, күнел сыкрауларын, иксез-чиксез уй дәрьяларын ничек тыймак кирәк” Нәтиҗәдә, бербер артлы “Дуга”. “Дәверләр капкасы", “Эзлиләр Европа буйлап". “КүпГ поэмалары. “Немец дәфтәрләре" "Карловы Вары шигырьләре" туа. Анын Мәскәүдә китаплары чыга тора, исеме телгә керә, иҗатына рус тәнкыйтьчеләре тарафыннан да игътибар арта Үзәк матбугатта анын исеме Р Гамзатов. К. Кулиев. М Кәрим. Д Көгелгдинев. Н Нажми. Я Ухсаи кебек күренекле шагыйрьләр рәтеннән атала башлый Сибгат Хәким хаклы рәвештә Россиянен, элекке Советлар Союзының иң зур шагыйрьләре рәтенә күтәрелә. Шулай итеп, ул үзенен иҗатын гына түгел, гомумән, тагар шигъриятенең дә ил күләмендә мәртәбәсен арттыра, данын күтәрә Бөтен илгә, дөньяга мәгълүм Тукай белән Жалил янына Сибгат Хәким лә килеп өстәлә. Сибгат Хәким безнең искиткеч зур милли шагыйребез rue. чын мәгънәсендә. халык шагыйребез иде Ул бер вакытта да бернигә дә битараф булмады Ул гомер буе татар дип жан атты, әдәби-мәдәни тормышыбызның, республика тормышының уртасында кайнап яшәде Аны партия өлкә комитеты пленумнарында да, ижат союзлары уздырган һәртөрле җыелышларда да. юбилей кичәләрендә лә. язучыларның ижат секцияләре эшендә дә еш күрергә була rue һәм. һичшиксез, чыгыш ясап, үзенен төпле фикерен әйтә, теге яки бу мәсьәләгә үзенен мөнәсәбәтен белдерә rue Тормыштагы, җәмгыятьтәге һәртөрле гаделсезлекләр, бәхет сезлеклөр. һәртөрле ялганнар, ялгышлар анын җанын бертуктаусыз телгәләп торды Шуңа күрә дә ул барысын да кайгыртырга тырышты. Ә бит ул татар шигъриятен генә түгел, милләтебез кайгысын да кайгыртып гомер сөрде Иҗатында да, тормышында да газиз халкы өчен, газиз республикасы өчен ут йотып яшәде Анын еш кына Тукай. Жалил образларына мөрәҗәгать итүе дә бер лә юкка гына гүгел иде Милли хисләрен, мктлэтпөрвэрлек mill галарын ул бөек әдәбиятыбыз, анын Тукайлары. Җәлилләре, Туфаннары. Бабичлары аша. аларнын бөеклекләре аша да җиткерергә омтылды Килергә дә ярый леньяга. Ташлап читкә бар эшне. Тик укыр эчен генә лә Шәехзадә Бабичны Сибгат Хәким җәйге гомеренең Татар шагыйрьләренең Мәккәсе' Тагар күпчелеген Аккош күлендә үткәрде шигъриятенең г кысымлы бер төбәге Биредә—X. Туфан. Ә. Фәйзи. Г Бәширов. А. Әхмәт. А. Шамов. И. Гази. Н. Дәүли. 3. Нури. Н Юзиевларнын рухы, биредә—Ш. Галиев. Р. Харис. Р Гаташ. Г. Рәхим. М Әгъләм шигърияте.. Сибгат Хәкимнәрдән сон монда башка язучылар, шагыйрьләр күчеп килде. Традицияләр дәвам итә. Күпме татар шигыре беренче тапкыр шушында туган, беренче тапкыр ак кәгазь битенә шушында төшкән, беренче тапкыр шушында янгыраган. Шул исәптән. Сибгат аганың да күпме асыл шигырьләре шушы Аккош күлендә язылган, Аккош күленә багышланган... Сонгы елларында минем үземә дә Сибгат ага белән Аккош күлендә күршеләр булып яшәргә насыйп булды. Йортларыбыз кара-каршы гына иде. Үзеннән-үзе якынаеп киттек. Сөйләшеп сүзебез бетмәде. Әлбәттә инде, күбрәк ул сөйли иде. Мин бераздан телевидениегә эшкә күчтем. Яна эштә яна уй-планнар да җитәрлек. Күп очракта өлкән шагыйрь белән кинәш- табыш итәм. анын сүзенә колак салырга тырышам. Үзен дә телевидениегә чакырыштырам Безнен тапшыруларда бик теләп катнашты ул. Әгәр дә берәр тапшыруга чакыра башласаң, һичшиксез, килми калмас иде. Сибгат аганың зәвыгын, әдәбиятка, язучыларга таләпчән булуын яхшы белгәнгә күрә, без үзебез дә аны теләсә кайсы тапшыруга чакырмый идек. Дөресрәге, аны кайсы тапшыруга чакырырга-чакырмаска икәнен чамалый идек. Мин телевидениегә күчкәч, ул X.Туфан. Ә.Еники турындагы тапшыруларда чыгыш ясады. С.Садыйковага. Б.Урманчега, Н.Нәҗмига. Т.Хаҗиәхмәтовка багышланган тапшыруларда бик теләп катнашты. Сонгы чыгышы М.Мәһдиев хакында булды Без аны кинооператор В.Миронов белән шагыйрьнең өенә барып яздырдык. 1986 елның 9 апреле иде ул. Бер төркем язучылар Сулдан уңга Ф Хөсни. С Викулов. Г. Ахунов. 3. Нури. К. Кулиев. С. Хәким. Я Мостафин. Г Кашшаф. 1971 ел. Сибгат ага белән тагын бер изге эш эшләгәнбез икән әле. Хәсән Туфанның вафатыннан сон бер төркем язучылар (С. Хәким. Г Бәширов. Ш Галиев. Н Юзиев, И. Юзеев. Р Гаташ...) Аккош күленә җыела торган булдык. Туфанның туган көнендә! Салкын декабрь аенда! Гадәттә. Сибгат агаларның өенә кереп тулабыз. Мичкә ягып җибәрәбез, чәй куябыз, бәрәңге пешерәбез. Казаннан килгән күчтәнәчләр чыга Аннары Туфан дачасына сугылабыз. Түгәрәк өстәл янында истәлекләр сөйләнә, шигырьләр укыла. Сибгат ага—мәжлеснен уртасында. Аның телендә-Туфан гына. Улканәгать. ул-бәхетле, уя—моңсу... Берничә ел рәттән шулай җыелдык. Телевидение архивында ул кинокадрлар эле дә саклана торгандыр Тик менә Сибгат ага үзе арабыздан китеп баргачтын, җыелулар бетте .. Ә шагыйрьнең үлеме турында хәбәр килгәндә без режиссер Әхтәм Зарипов белән күпсерияле “Тукай” телевизион спектакленең просмотрында утыра идек. Мин телсез калдым. Әхтәм абый “Эх. “Тукай"ны тәки карый алмады”,—дип кенә әйтә алды Хикмәт шунда иде ки. Сибгат ага телеспектальнен сценариен укып, ана уңай рецензия дә язган кеше. Анын күптән иңде шундый бер сериал күрәсе килеп йөри иде. Гомумән, сонгы елларын. Тукайның 100 еллыгы алдыннан, шагыйрь фәкать Тукай рухы белән генә яшәде шикелле Аккош күлендәге сәгатьләр буенча сузылган бихисап әңгәмәләр, сөйләшеп утырулар һәрчак Тукайга килеп тоташа иде. Бөек шагыйрь турында сүз чыгуга ук: “О-о-о. Тукай бит ул!”—дип башлый торган иде ул сүзен. Аннар тезеп китә: “Тукай турында әле өстән генә язалар бездә. Әнә, Пушкиннын. Лермонтовның шигырьләре янына ясалган рәсемнәре турында гына да том-том әйберләр язалар Тукайның “Уклар" кебек газеталардагы рәсемнәре гурында яза башласаң да әллә күпме әйберләр язып булыр иде. Р Нәфыйков Тукай турында яңа китап язган Тукайның даирәсе турында. 300 битле. Менә шунда күренәчәк инде Тукайның зурлыгы. Нәфыйков бит үзе дә Уральскидан Аннары ул Әхмәт Фәйзиләрдә торды. Тукай белән кызыксынуы шуннан башлангандыр да ате анын Тукай милли шагыйрь ул. Интернационалист та. Зур шагыйрь бер чакта да чикләнми. Милли шагыйрь булмаса. интернационалист та булмас rue Ике мәкалә язып бетердем Ленинградта Тукай "Библиотека поэта “да чыгачак Шуна кереш. “Художественная литература" Җәлилнең сайланмаларын әзерли Шуңа 12 битлек мәкалә бетердем. Рафаил (улы) машинкада баса Машинистка эзләп торасы юк. Аннары кыска гына бер әйбер язып куйдым. “Кем ул шагыйрь" дип атала Тукайны укыганда туган уйлар, хисләр Тукайның иске тәрҗемәләре әйбәтрәк. Стиле, рухы сакланган Тәрҗемәчеләре дә тегенди- мондый гына түгел. Ахматова, Маршак, Петровых, Звягинцева, Линкин Ә Шубин Тукайны берүзе тәрҗемә итәргә теләгән иде Үзе китеп барды Хөзергенекеләрдә Тукай юк. Җыйсаң, бөтенесе 20 ләп бардыр. Әйбәтләре Хәзерге калыпка салып гәржемә итәләр. Тукайны алай ярамый Тукай турында күпсерияле хроникаль фильм эшләргә кирәк. Балачагыннан алып үлеменә чаклы. Әнә үзбәкләр Хәмзә турында төшергән кебек Мәскәүдән күрсәтерлек итеп. Башка халыклар белерлек итеп. Ә Хәмзә безнең Тукай янында бик бәләкәй ул... Туфан театрга яза дип ишеттем Тукайнын Акчуриннарда булуы турында Ну мин бераз куркам Социаль якка басым ясап, ялгыш якка китмәсә дип Ә бит Тукай Акчуриннарга да барган. Петербургка Бигиевларга да. Мәһдиевкә күпме әйттем Яз, синен тема ул дип Юк. язмый..." Тукайга табынганын, Тукай аны һәрчак борчып торганын яхшы белгәнгә, беркөнне мин ана телевидениедән Тукай турында чыгыш ясарга тәкъдим иттем. Телестудиядә түгел, ә Кырлайда, Тукай туган жирләрдә Ул уйлап карарга булды. Аннары Аккош күлендә очрашкан саен “Тукай нишли. Сибгат абый’"—дип сорый торган идем "Оешып килә”,—дип җавап кайтара иде. Ә беркөнне урманнан ял итеп кайтып килгәндә: “Менә каеннарга Тукан гурында сөйләп кайтып килом әле",—дип үзе сүз башлады Аның бу сүзләре мина бик нык тәэсир итге Баксаң, Сибгат абыебыз ничә атна инде телевидениедән сөйлисе сүзләрен урманда кабатлап, шомаргып. репетиция ясап йөри икән. Бу анын Тукайга, әдәбиятка, үз-үзснә һәм. ниһаять, безнең телевидениегә булган җитди мөнәсәбәтен чагылдыручы бер мисал иде Тапшыруны халык яратып карады Редакциягә дә. шагыйрьнең үзенә дә бик күп хатлар килде Шагыйрь Г Афзал шушы тапшыру тәэсиреннән хәтгө шигырь дә язып бастырды Анда шундый юллар да бар Шагыйрь эзе буйлап шагыйрь йөри. Эстафета алган икс куллап Күңел тулып, шагыйрь жаны эри. Ак каеннар тыңлый башын болгап Сибгат Хәким минем күңелемдә зыялы бер зат булып, ифрат та сабыр холыклы шәхес булып калды. Хак мөселман тәрбиясе, чын татар тәрбиясе иде анда Гомерендә күпне күргән, сугыш яткыннарын узган солдат булса да башка фронтовиклардан аерылып торды. Ул үзеннән өлкәнрәкләргә тартылды, алардан үрнәк алып яшәде Анын зыялылыгы әнә шул өлкәннәргә булган игътибарлы, ихтирамлы мөнәсәбәтеннән дә ачык күренде. Тукайларга. Җәлилләргә табынуы шигырьләрендә, поэмаларында чагылса. Исәнбәт, Туфан кебек өлкән каләмдәшләре белән дусларча аралашулары кеше арасында, җыелышларда, мәҗлесләрдә аеруча күзгә ташланды Ул булганда тупас кылану, ямьсез е. Кайбер әрсезрәге урынсыз мәзәк-мазар Сибгат ага бер генә карап куяр иде ә дә ул һәрвакыт "сез” дип кенә дәште. Сибгат ага гади укучылар белән дә. җитәкчеләр белән дә уртак тел таба белде. Анын белән киңәш-табыш иттеләр, анын сүзенә колак салдылар. Шунысы кызык, ул яшәгән йорт партия өлкә комитеты бинасы белән янәшә генә иде "Обком секретаре Вәлиев белән безнең тәрәзәләр каракаршы гына Тәрәзәләрне ачабыз да сөйләшеп алабыз Обкомга барып та торасы юк”.—дип шаяртканы истә калган. Ә татар шигърияте өчен Сибгат Хәким үзе "обком” иде. Беренчедән, ул үзе яшьләргә дә, өлкәннәргә дә ярдәм итәргә тырышты Икенчедән, шигырь чыгарулар, китап бастырулар. со?зга керүләр, исемдәрәҗәләр. премия-ләр бирү, нигездә, анын ризалыгы, фатихасы белән эшләнде Шигырь мәсьәләсендә ул һәрчак принципиальлек күрсәтте. Халтураны җене сөймәде, начар шигырьгә, начар шагыйрьгә ничек тә юл куймаска тырышты. Тик шунысы: ул артык кин күнелле иде Анын шул кин күнеллелегеннән шактый гына урта кул шагыйрьләр дә еш файдаланды. Аларсыз булмыйдыр да инде, күрәсең. Сибгат Хәким дусларга бай иде Үз татарыбызны гына түгел, чувашларны да. башкортларны да яратты ул. Мари халкына булган олы мәхәббәте үзе генә дә ни тора! Шагыйрьнең мәхәббәте соңыннан шигырьләргә, поэмаларга да күчте Гомер буе Я Ухсай, К. Кулиев. М Дудин. М Львов, Д. Кугуль- динов, Р Моран белән аралашып яшәде. Наҗар Нәҗми белән дуслыклары гомер азакларына кадәр дәвам итте. Әйе. шагыйрьнең офыклары кин иде. шигъри күңеле бернинди чикләрне дә белмәде Ул татар дөньясы белән генә канәгатьләнмәде, татар шигъриятен дөнья әдәбиятыннан аерып карамады: бөек Кол Гали белән Тукайны да, Дәрдмәнд белән Туфанны да. Пушкин белән Лермонтовны да. Гете белән Шиллерны да үзенең остазлары итеп санады. Әлеге бөекләрнең шигърияте, дөньяга карашлары, фәлсәфәләре, тормыш юллары аңа һәрвакыт үрнәк булды. Шагыйрь һәрвакыт остазларының бөеклегенә, аларнын шигъри биеклегенә омтылды. Татар шигъриятенең бәхетенә. Совет чоры шартларында да шагыйрь бик тә югары шигъри биеклекләргә ирешә алды. XX гасыр татар шигъриятенең биеклеге, бөеклеге Сибгат Хәким иҗаты белән дә үлчәнә... Аккош күленен ак күңелле шагыйре иде Сибгат Хәким. Андый шагыйрьләр онытылмый, андый шагыйрьләр халык күңелендә, гасырлар хәтерендә, тарих хәтерендә саклана!