Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

АК ҺӘМ КАРА КӨРӘШЕ

Укыгач та онытылган әсәрләр була, еллар үткәч тә һаман онытылмыйча, кайтакайта уйландырган әсәрләр дә бар... Айдар Хәлимнен «Өч аяклы ат* повестен мин сонгылар рәтенә кертер идем—бу әсәрне берничә ел элек укып чыксам да анын хакында кайта-кайта уйланам, күнелемә шулай кечле тәэсир иткән әсәр турындагы фикерләрем башкалар белән дә уртаклашуны көтә.. Дөресрәге, «Өч аяклы ат* повесте, инде менә ничә ел хаксызга онытылып, үзе турында фикер әйтүне көтә, гадел бәя көтә... Айдар Хәлимнен «Өч аяклы ат» повесте башта 1993 елда «Казан утлары» журналында, аннан 1998 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты Укучыларның хәтеренә төшерү өчен башта әсәрнең кыскача гына эчтәлеген биреп үтик. Вакыйга сугыштан соңгы елларда, Ырынбур чикләрендә урнашкан татар авылында бара. Әсәрнең төп герое—унике-унөч яшьләрдәге Кәбир исемле малай Һәм Бамбук дигән байтал Малай шушы атны жигеп әнисе белән ерактагы туганнарының хәлен белергә бара һәм килгән төнне үк мал абзарына бүре төшеп, бияне яралый Ат өч аякка кала һәм ана белән бала туган авылларына үзләре генә кайтып китәләр. Сугыштан соңгы кырыс еллар законы белән малайның әнисен, атка зыян салганы өчен дип, утыртып та куялар. Малай ничек кенә булса да атны исән-имин туган авылына алып кайтып күрсәтергә, шулай итеп, әнисен төрмәдән коткарып калырга ниятли Өч аяклы ат һәм атасыз ятим бала, зур газаплар һәм мажаралар күреп, 50 чакрым араны өч көндә үтәләр. Юлдагы вакыйгалар повестьта символика дәрәжәсенә күтәрелеп тасвирланган, әсәрнең үзәк линиясен дә алар тәшкил итә. Ат һәм малайлыктан чыгып килгән яшүсмер шушы юлда бер тәнгә, бер жанга, бер образга әйләнәләр—ир-атка! Әсәрнең азагы тетрәндергеч һәм фажигале бетә: мең газап белән өч аягында авылына кайтып егылган буаз бияне шунда ук иткә суялар Колынкаеның мәетен исә котырган этләр бүлешә Гадәттә, әсәрне беренче кат укыганда, аны жанрларга да бүлмисен, балалар әдәбиятымы, олыларныкымы—ана да игътибар итмисен, әсәр сина ошый икән, күңеленә тәэсир итә алган икән, аны тулысынча—ничек бар. шулай кабул итәсен Ә менә бәя бирергә алынганда, әсәргә анализ ясаганда, күңелгә андый уйлар килә. Тукта, бу—балалар әдәбиятымы соң. әллә апкәннәр өчен классик әдәбиятның бер үрнәгеме'’ Бер караганда, бу әсәрне балалар әдәбияты кысаларына кертергә бөтен шартлар бар: язманың төп герое—үсмер малай, әсәр үзе дә анын аша тасвирлана. Вакыйгаларның бирелешендә, агышында да балаларча беркатлылык, чисталык күренә. Әмма шул ук вакытта аңга У туктаусыз кырыс һәм рәхимсез тормыш сулышы да бәреп тора. Әсәргә, бик нечкә генә чорналып, сиздермичә генә малайның әнисе—Сания образы, аның бөтен нәсел фаҗигасе килеп керә Шушы затлы нәселдән үч алырга, аларны төрмәдә черетергә тешләрен шыгырдатып торган Бөкебаш Галләметдиннәр, участковый Сәйфуллиннар, депутат Саҗидәләр, явыз бүре кебек, әсәрнең буеннан-буена бу нәселне куа баралар . һәм әсәрнең ахыры: аксак килеш туган нигезенә кайтып егылган буаз бияне авыл халкы иткә суя. Балалар әдәбияты, бала күңеле күгәрә аламы шушы хәтле фаҗигане, шушы хәтле рәхимсеалекне? Әсәрдә барысы да бергә—ат һәм малай күзләрендәге илаһи яктылык та. Бөкебашлар һәм бүреләр күзләрендәге үлем караңгылыгы да... Шушы сорауларга җавап эзләгәндә, хәтергә Чыңгыз Айтматовның «Ак пароход» әсәре килеп төште. Анда да шушы ук хәл: формасы белән—балалар әдәбияты, эчтәлеге, идеясе белән—дөнья әдәбиятының классик үрнәге. Биредә дә әсәрнең төп герое—малай, повесть аның күзаллавы аша тасвирлана. Малайның янында ата-анасы юк. ул бабасы белән яши Малайның яраткан ак боланын— матурлык һәм мәңгелек символын—бабасы үзе үк атып үтерергә мәҗбүр була. Әсәр үзе дә малайның, хыялындагы ак пароходы артыннан барып, суга батып үлүе белән тәмамлана... Бу ике әсәрдә дә саф бала күңеленең, үсмер ир баланың япа-ялгыз башына тормыштагы рәхимсезлекләр белән очрашуы, аларга мөнәсәбәте һәм җавабы тасвирлана «Ак пароход»та ул җавап—эчкерсез җанның үлеме, саф бер кыргыз баласының бу караңгы дөньядан китүе, көрәшә алмыйча, сынуы булса. «Өч аяклы ат»та. киресенчә: татар малаеның үҗәтләнеп тормышка ябышуы, елый-елый тырмашуы. кечкенә генә шатлыгына да куана- куана яшәргә омтылуы, ат урынына үзе тәртәгә җигелеп булса да. бу тормышны алып барырга тырышуы, һәм—көрәшүе, көрәшүе, үлгәнче Бөкебашлар белән, соры бүреләр, явызлык белән көрәшүе! «Өч аяклы ат» повестеның кыйммәте, бик сирәк үзенчәлеге тагы шунда— монда кеше булмаган ЖАН ИЯСЕ, бу очракта ат малкае әдәби образ дәрәҗәсенә күтәрелгән Әйткәнебезчә, дөнья әдәбиятында бу сирәк очрый торган, язучыдан гаять дәрәҗәдә осталык, нечкәлек һәм талант таләп итә торган күренеш Әле кеше хәтле кешене образ дәрәҗәсенә күтәрү гаять авыр һәмкатлаулы эш. ә монда телсез жан иясе турында жан тетрәндерерлек, җан жылатырлык образ тудырырга кирәк! Бу эшне бары тик зур талант иясе генә булдыра ала. Тагын Чынгыз Айтматовның үлемсез «Бәхил бул. Гөлсары!» әсәре искә төшә. Бу повестьта да. нигездә, ике генә герой бар—кыргыз карты һәм Ат Үлеп бара торган ат һәм гомере үтеп киткән ир-ат Әсәр менә шушы ике жан иясенең мен газап белән сонгы үрләренә менүләре, соңгы сәфәрләре, соңгы сөйләшүбәхилләшүләре турында... Шушындый ук сонгы сөйләшү һәм бәхилләшү Эрнест Хемингуэйның «Карт һәм диңгез» әсәрендә Карт һәм балык арасында бара. Татар әдәбиятында да тереклек иясен образ дәрәҗәсенә күтәрә алган талантлы әсәрләр бар Галимҗан Ибраһимовнын «Алмачуар»ын. Һади Такташнын •Караборыннын дусты» әсәрен. Ринат Мөхәммәдиевнең «Ак кыялар турында хыял» повестен шундыйлар рәтенә кертергә мөмкин һәм менә «Өч аяклы ат» .. Исемендә үк—символик ишарә, исемендә үк—фаҗигале мәгънә. Тарих төпкелендә үк буыны сындырылган, гарипләндерелгән милләтнең өч аяклы гарип аты... Үтеп кара шуның белән 500 еллык коллык юлын, ат урынына үзең җигелеп, килеп егыл бүгенге көнгә! Ә анда сине, кулларына СУГЫМ пычаклары тотып, яңа заманның яна Бөкебашлары, Илбашлары. Жднбашлары көтеп торсын... Айдар Хәлим—символлар теле белән эш итә белгән нечкә тоемлы язучы Ә бу тел бары тик талант ияләренә генә буйсына һәм аларга гынан үзенен серләрен ача. Символлар белән язунын ин бөек үрнәген безгә тагын шул Чынгыз Айтматов күрсәтте. Анын «Гасырларга тин көн» романы. «Ахырзаман» («Плаха») әсәре һәм сонгы «Тәкъдир тамгасы» («Тавро Кассандры») романы— фәлсәфи-психологик эзләнүләрнең, уйлануларның, өзгәләнүләрнең иң галәми югарылыгына күтәрелеп җиткән, бөтен кешелекнен һәм дөньяның фаҗигасен илаһи символлар аша ачып бирә алган бөек әсәрләр Татар әдәбияты әле үзенен мондый әсәрләрен көтә генә ала Үзенен «Кыйбла» әсәре белән Айдар Хәлим бу юлга аяк атлады инде Биредә ул гади генә тоелган бер татар гаиләсе язмышына жиһани биеклектән карый алды, язучы фатыйхасы белән башкорт- ырынбур далаларыннан җәяүләп чыгып киткән бу Ир-Ат белән Хатын-Кыз хәзер Киек Каз юлыннан мәңгелеккә китеп баралар. Безнен тарихыбыз, безнен газапларыбыз һәм өметләребез турында дөреслекне җиткерү өчен алар Мәңгелекнең Үзенә таба китеп баралар. •Өч аяклы ат» повесте дә—тоташы белән символ-мәгънәләрдән торган әсәр. Әмма алар ясалма тудырылган символлар түгел, әсәрнең тукымасыннан тырпаеп, төртеп чыгып тормыйлар, аларны бары тик күңел күзе белән генә эзләп табарга мөмкин Чөнки бу символлар сүз, идея символына гына кайтып калмыйча, әсәргә вакыйгавакыйга булып салына барган Абзарга явыз бүре төшеп, нәселле бияне гарипләндерүеннән башлап, шушы атның өч аякта да туган нигезенә кайтып егылуы һәм суелуы—барысы да зур мәгънәгә ишарә Әйткәнебезчә, сүз ат турында гына бармый бит. сүз шушы атның элеккеге хуҗалары булган затлы нәсел фаҗигасе турында гына да бармый, сүз МИЛЛӘТ турында бара. Гарипләнлерелгән. имгәтелгән, әмма шул хәлендә дә яшәргә омтылган, ынгыраша-ынгыраша булса да алга ыргылган татар милләте турында сүз бара! Милләтнең баш очында һаман пычак кайраулары турында сүз бара! Бу хәтле тирән фаҗигане балалыгы белән аңлап бетермәгән, аңламавы белән бәхетле, аңламавы белән куркусыз, аңламавы һәм аңларга да теләмәве белән өметле булган ИР БАЛА. ТАТАР БАЛАСЫ—КИЛӘЧӘК турында сүз бара! Әсәрдә Кәбирне бер генә мизгелгә дә өметсез итеп күрмисен Инде әтисе сугышта үлгән, өйләрендәге бөтен мал-мөлкәтне салым җыючылар талап алып чыгып киткән, кайчандыр бай, укымышлы нәсел булган бу гаилә ачлыктан интегә. Инде менә, атны сәбәп итеп, малайның әнисен дә утыртып куйдылар.. Автор язганча, «бер башак өчен—бер ел, ике башак өчен ике елга утырта торган» вакытлар бит Әгәр атка берәр нәрсә булса, ул юкка чыкса, малайның үзен дә төрмәдә черетәчәкләр. Бер караганда, бөтен дөнья бу балага каршы кебек. Әмма—юк. Малай дөньяны алай күрми, малай, явыхтыкны күрсә дә. анын җинәсенә ышанмый Күңеле чиста, иманы саф, таза бу бала гел яхшылыкка ышанып, шуңа омтылып яши, һәм дөнья ана яхшылык белән җавап бирә дә Дөньяга яна күхтәрен ачып, ат ялына ябышып өлгергән бу малайның өстенә, бер яктан, ятимлек, ачлык, төрмә куркынычы ябырылса, икенче яктан, изгелек, рәхимшәфкать дип аталган зур илаһи көч гөнаһсыз баланы фәрештәләренең канатлары белән гел саклап бара. СыныЙ-сыный саклый, авырлыклар белән сыный-сыныи чыныктыра, бу ир баладан киләчәктә гаделлек өчен, милләт өчен көрәшерлек каһарман әзерли Әсәрдә тылсымлы әкият алымнарын да очратырга була Шушы 50 чакрым арада малай белән ат өч зур вакыйга-сынау аша үтәләр. Беренче вакыйга— чегәннәр белән очрашу күренеше Атны исән-имин авылга алып кайтып күрсәтим, дип юлга чыккан малай сәяхәтенең башында ук ат каракларына очрый Чегәннәр, сөйләшеп тә тормыйча, анын атын галап алалар Бу исә—малайның әнисе гомерен төрмәдә үткәрә, дигән сүз. нәселләре өстенә кара ran төшә, малайның ү-зен дә төрмә көтә, дигән сүз. Әмма иң куркынычы—чегәннәр бу өч аяклы атны суеп ашарга мөмкиннәр. чөнки алар өчен ул башкага ярамый. Менә шушы зур фаҗигане, өстенә килгән афәтне, бөтен йөрәге белән сизгән малай, үлгәнен- калганын белмичә, пәке белән чегәннәр өстенә ташлана Әмма—кая ул! Үзе—бер якка, пәкесе икенче якка очып барыл төшә. Шулчак малай: «Мә. алыгыз, барысын да алыгыз! Тик атка гына кагылмагыз!» дип. өстендәге күлмәк-ыштанын салып, чегәннәргә ыргыта. Урман уртасында анадан-тума калган ир баланың, сугыш инде бодай да галап коры сөяккә калдырган ятим баланын, ат өчен. дин. мал хакына дип шулай өзгәләнүе дөнья күргән чегәннәрне дә айнытып җибәрә. Гөнаһсыз баланы алдарга, таларга ярамавын алар да аңлый. —Без ятимнәргә тимибез,—диләр чегәннәр, һәм малайның кулына атын тоттырып, ялан тәпиләренә шыгырдап торган чүәкләр кидереп, урманнан чыгарып җибәрәләр Кыргый чегәннәр малайга тими, ә Бүләк авылыннан «үз тагарларымыз». инде атка утырып, малайны куа чыгалар Агарга үз сүзләрен өстә катырырга кирәк, атны юк итеп күрсәтергә кирәк, башбирмәс бу нәселне төрмәдә черетеп, үзләренә гомер буе хакимлек итәргә кирәк Бүре булып бүре ат һәм малайны эзәрлекләвеннән туктап кала. котырган этләр дә урман башына кадәр генә куа баралар, ат караклары чегәннәр дә .парга тимиләр—әмма авылдаш татарлар арттан куа чыгалар! 50 чакрым буе куа киләләр. 500 ел буе. кяфер кулына тотып бирү өчен, «үз тагарларымыз» куа килә, бүгенгә кадәр куа киләләр Бүреләрдән дә, ач этләрдән, чегәннәрдән дә котылган ат һәм малай инде кешеләрдән кача башлый. Юлда авылларны әйләнеп үгә-үтә. төн кунарга да алар татар авылларына түгел, чуашларнын ат алачыгына барып керәләр Повестьта икенче зур вакыйга менә шушы ат атачыгында бара Кәбир инде ат атырга барышлый биредә кунган була, хәзер дә бу атачык аңа дөньяның ин тыныч, иң ямьле урыны булып күренә Биредә табигатьнең үзе кебек чиста һәм эчкерсез чуаш кызы Нәстүк һәм Хозыр Ильяс кебек гади, ярдәмчел Чтапан дәдәй яши. Бу изге кешеләрнең дә үз фаҗигаләре— Чтапан дәдәй сугышта вакытта хатыны анын өстеннән йөргән, өенә ирләр керткән. Яраты Чтапан дәдәй сугыштан атарның өсләренә кайтып керә, бу хәлләрне күргәч, балаларын алып, ат атачыгына чыгып китә. Хыянәт кергән туган йортын, туган нигезен үз куллары белән яндырып, көлгә әйләндерә. Исерек хатыны хәзер көн саен ат алачыгына килеп, елый-елый Чтапан дәдәйнең чабата киндерәләрен үбә. әмма ир хыянәтне кичерә алмый. Ат алачыгында көн саен Шекспир трагедияләренә тиң фаҗигаләр бара, мәхәббәт һәм нәфрәт, хыял һәм хыянәт бәрелешә.. Үз кайгысы да түбәсеннән ашкан Кәбир-малай ат алачыгында менә шушы фаҗигаләрнең шаһиты була. Әмма малайлыгыннан инде яшьлегенә кереп барган үсмер ир бала тормышның бу кара якларына озак тукталып тормый, анын күңеле барыбер яктылык, матурлык эзли һәм ат алачыгында да илаһи матурлыкны таба үсмер егет күңеле, ул—буй җитеп килгән чуаш кызы Нәстүк. Яшьлек беркайчан да авырлык, каралык, өметсезлек белән килешми, тормышның бу ягын кабул итми, ана буйсынмый, ул һәрвакыт үз тирәсендә мәхәббәттән хасил булган саклану һәм соклану боҗрасын кора. Шулай итеп караңгы ат алачыгында да бу ике бала, ике үсмер, ике яшь йөрәк бер мизгел эчендә үзләре өчен әкият дөньясы корып өлгерәләр. Юк. бу әле ярату да түгелдер, әмма яратырга омтылу, ул яратуны эзләү, ана каршы йөгерү генә дә түгел, канатланып очу Күнел белән, күзләр белән, бөтен җанын һәм тәнен белән. Чөнки бу хәтле авыр тормышны оныттырырлык, аннан бастырмаслык татлы өмет, якты хыял кирәк. Һәм адәм баласы аны үзе тудыра, үзе яшәтә, үзе саклый Инде шушы сонгы хыялын да тартып алсалар, адәм баласы күзгә күренеп җимерелә, җиңелә башлый... Бу ике үсмернең ат алачыгындагы эчкерсез хисләрен автор үзенә күрә бер сагыш һәм сагыну белән, бу сафлыкка биниһая соклану белән, шул ук вакытта бу кара заманның ак күңелле балаларын яшерен кызгану белән дә тасвирлый. Бүгенге 13 яшьлек наркоманнар һәм төнге урам чатларында ир-атлар көтеп басып торган фахишә кыз балалар бу бөек бәхетне—эчкерсез ярата алу бәхетен— татый алмыйча тере мәетләргә әйләнгәннәр. Гүя автор, еллар аша, адәм балаларына менә шушындый бәхетсез, өметсез, кара яшьлек киләсен дә күрә, шуна күрә, үз җанын яндырып, бу караңгылыкны, өметсезлекне таратырга тырыша, үзенең эчкерсез геройлары аша. алар мисалында булса да, сафлыкның һәм яктылыкның үрнәген бирә, явызлыкны яхшылык белән җиңәргә өйрәтә.. Чуаш Чтапан дәдәй Кәбирнен атын бала караган кебек карый, яраларын бәйли, азык һәм даруларын биреп, ат һәм малайны тагы юлга озата Әмма Бөкебашлар да тик ятмый, алар козгын кебек шушы ятимнәр өстендә бөтереләләр, авыл саен кереп, аларны эзлиләр, үзләренең мәкерләрен коралар. Әмма Кәбир дә инде курка-курка качып юлга чыккан малай түгел, ул үзендә яна бер көч- гайрәт сизә. Ул инде юлның күп өлешен үтте, котырган этләрдән дә. чегәннәрдән дә исән калды Ул гынамы, кем генә очраса да аңа ярдәм итте, көч бирде Ә чуаш кызы Нәстүк ана гомерендә беренче тапкыр ир-ат итеп, үзенең сыендыручысы, яклаучысы итеп каралы һәм хатын-кызның шушы бөек ышанычы, өмете Кәбир малайны күз алдында курку белмәс гайрәтле иратка әйләндерә, тормышка карата да дәртен, ыргылышын, омтылышын арттыра Кәбирнен бу мизгелдәге уй- фикерләрен. кичерешләрен автор менә ничек тасвирлый: •Кәбирдә курку дигән нәрсә бетте. Бөкебашларнын алда түгел, артта булуы ана нишләптер тынычлану китерде. Бамбукның үз жае белән генә сикеренгәләп баруы аңа һәрнәрсәгә фәлсәфи нәтиҗә ясау мөмкинлеген бирде. Юлга чыксаң, анда тан калырлык тормыш ыгы-зыгысы икән; кырмыска түмгәгендә дә. агач ботагындагы карга оясында да, сарут төбендәге тычкан өнендә дә. күзен кичерә, зиһенен сыйдыра алган һәр төштә, һәр адымда яшәү өчен көрәш бара икән, бөтенләй таныш түгел кешеләр туганыңнан да якын туганга әверелә икән; юл ач итми, ул ашата һәм эчертә, чөнки ул кешеләр һәм язмышлар кайнашкан чиксехтеккә алып бара...» Әмма тормыш гел шушындый бөеклектән, илаһи биеклектән генә торамы соң?! Инде туган авылына кайтып життем дигәндә генә, урман уртасында авызларын ыржайтып, бу бичара баланы төпсез сахтык көтеп торган икән бит' Кешеләрдән качакача бара торгач, кара урман уртасында, кара төндә табигать куйган капкынга очрады бит бу бала! Менә ул инде упкынга тездән батты, менә билдән батты, аты, аннан читтә нишләргә белмичә, адәм тавышлары белән ынгыраша. адәм тавышлары белән өзгәләнә. . Кара урманнар никадәр кара булса да, заманалар никадәр авыр булса да, сазлыклар никадәр төпсез булса да, ярдәмгә, коткарырга, таянырга барыбер кешеләр кирәк шул, кешеләр кирәк Менә бу инде малай үтәсе юлда көтеп торган өченче вакыйга—сынау Монда кемнәр килер, кемнәр ярдәмендә чыгар ул бу төпсез сазлыктан? Чыга алырмы1 ’ Әсәр дә. малайнын гомере дә шушында бетәргә мөмкин иде бит Айтматовның «Ак пароход»ындагы кебек. Юк, Айдар Хәлимнең геройлары сазлыкка батып үлә алмый. Бигрәк гә—бала кеше, әле бөтен тормышы, бөтен көрәш юлы, бөтен бәхете алда кебек тоелган ир бала, татар баласы... һәм ана бу юлы «үз татарларыбыз» ук ярдәмгә китертә тиеш. Милләт бит Бөкебашлардан һәм депутат Сажидәләрдән генә тормый. Иң авыр, иң чарасыз чакларда ярдәмгә барыбер үзеңнең канкардәшләрен—үз милләттәшләрең килә, кан чакыруы, жан чакыруы буенча киләләр алар Кара урманнарны, төпсең сазлыкларны ерып киләләр.. Барыбер киләләр Кәбирне ат караучы Нәби агай коткара. Кәбир бу урман аланында тагы балалыгына кайта—ул малайлар белән учак яга, печән чаба, такмак әйтә, узыша, шаяра—бөтен дөньясын онытып, тагы бала булып кала. Югыйсә, балалыкка кайту өчен күп тә кирәк түгел икән бит—яныңда таянырга терәк булсын да (ул—Нәби агай), үзен кебек томырылып торган малай-шалай булсын икән! Әй ул иргә картайган сугыш елы балалары! Аякка басуга кара эшкә жигелгән, башын жирдән күтәрмәгән, чамасыз авыр эштән билсез-буынсыз калган авыл балалары Аз гына буш вакытлары булуга, жирләргә ятып ауный белгән, һаваларга ыргылып оча алган, хыялдан, сөенечтән, өметтән мөлдерәп торган саф, эчкерсез, бәхетле татар балалары Автор сезне кызгана да, сезгә кызыга да... Шуңа күрә ул артык мавыгып та китә, кайвакытта сюжет жебен дә кулдан ычкындыра, һаман болынлыкта балалар белән мәш килә, алар белән бергә уха пешерә, су керә, гакмак әйтә, бил биреп көрәшә. Гаепләмик аны Бәлки ул үзенең героен шушы урман аланында, яхшы кешеләр янында озаграк тотарга телидер, аны алда үзен көтеп торган явызлыклардан, гаделсезлекләрдән азга гына булса да тоткарларга, балалыгында тотарга уйлыйдыр.. Гаепләмик аларны уйнасыннар балачакларының соңгы уеннарын, алда аларны башка төрле уеннар—кырыс һәм рәхимсез уеннар көтеп тора бит Моны автор белә, моны Кәбир малай да бала йөрәге белән сизенә инде. Бала йөрәге дөрес сизгән икән Инде авылларына кайтып життем дигәндә, соңгы урман авызында, ул үзен куа килгән Бөкебаш Галләметдине һәм участковый Сайфуллин белән маңгайга-мангай очраша язып кала. Бәхете: малай алдан сизенеп, атын урман эченә яшереп өлгергән була. Куа килүчеләрнең салмыш булулары, урман авызында да ашап-эчүдән һәм сүгенү-мактанышудан ерак китә алмаулары малайны һәм атны коткарып кала. Аларның сөйләтүләреннән малай үзе өчен сөенечле дә, көенечле дә хәбәрләр ишетә. Сөенечлесе шул— авыл халкы, имза жыеп. малайның әнисен коткаруны сораган, иртәгә ул авылга кайтырга гиеш икән Хәбәрнең көенечлесе дә бар—әнисе белән ул өйдә югында, бу бандитлар кереп, сандыктан әнисенең сонгы алка-беләзекләрен урлаганнар. Җитмәсә, әтисенең «похоронка»сын ертып ташлаганнар. Әле Кәбирнен үзен төрмәдә черетергә дә ант итешәләр. Болар урыс авылыннан, «ат бүредән түгел, ә ялланып бүрәнә ташыганда жәрәхәтләнгән», дигән язу алып кайтып киләләр икән. Алар өчен хәзер иң мөһиме—атның авылга кайтып житмәве. Ул вакытта боларнын сүзе өскә чыга, ә «халык дошманы» нәселе булган ана белән бала төрмәдә чериячөкләр. Ә ат барыбер кайта* Өч аягында булса да өстерәлеп, дүртенчегә малайнын ябык гәүдәсен терәү итеп, ат барыбер авылга кайтып егыла Авылдан бала булып чыгып киткән Кәбир бу кадәр явыхпыкларны күргәч, олыгайган ир-ат кебек, үзенә сорау бирә: •Салкын кышларда әгәр таудан тауга түбәне япсаң, бар авыл халкы бер өйдә яшәп, бер самавыр чәйдән җылына алыр кебек Әмма нигә алай түгел’’ Нигә бертугандай яшәргә тиешле кешеләр бер-берсенен бугазыннан буып бара9 Юклык шулай иттерәме? Гомеренең башында туган шушы бик гади сорау Кәбирне шулай ук гомере буе җәфалар: нигә? Җир шары әйләнүдән туктагач кына туктармы мондый аһзар һәм рәнҗеш?» Шушы сорауга җавап бирү өчен, инде өч аягында да басып тора алмаган аягүрә хырылдап җан бирә башлаган байталны малай үз йөрәгенә күтәреп диярлек авылга алып кайтып җиткерә Бер авыл халкы каршында булса да дөреслекне исбат итү өчен, бер карыш җирдә булса да явызлыкны җиңү өчен Образлар системасы ягыннан караганда, малай образы әсәрдә—әлбәттә, ин камил эшләнгән, ин тере, әдәбият өчен ин яна образларның берсе Дөрес, татар әдәбиятында батыр малайлар да. хыялый балалар ла. куркак, сатлыклары да булды Әмма Кәбир башка төрлерәк. Табигать тарафыннан ихлас жан бирелгән бу бала, сугыш, ятимлек, ачлык һәм зур гаделсезлекләр сәбәпле, акылы белән вакытыннан элек олыгая. Бу кечкенә бала җанында эчкерсез сабый күнеле белән хәстәрле, чама белән эш йөртүче агай акылы бергә сыешкан Балалыгы белән авыр хәлләргә калса да (чегәннәр белән очрашу, сазлыкка бату һ б ), авыл агайларына хас зирәклеге, төптән күрә белүе, кирәк икән, төп башына да утырта алуы белән ул бу хәлләрдән чыгу җаен да таба Юк, малайда хәйлә-мәкер юк, чөнки ихласлык белән хәйлә-мәкер бер жанга сыеша алмыйлар, әмма малайда, вакыты-вакыты белән исәп-хисапка корылган салкын акыл да сизелеп китә. Әйтик, бала күнеле белән ул гарип атны мондый озын юлга алып чыгарга жәлли, атны кызганып, аны муеныннан кочып елый Шул ук вакытта малай бик яхшы аңлый: әгәр ат янында елап кына утырса, анын әнисе мәңге төрмәдән чыкмаячак, дөреслек аста калачак Атны һәм үзен тиңсез газапларга салып булса да. җаны белән моның гарип атка карата рәхимсезлек икәнен аңласа да. малай бу юлны үтә. үзенекен исбатлау өчен үз жаны аша да атлап уза Юк, бу—мона кадәр әдәбиятта тасвирланган «урра патриотизм» яки әкияти батырлык түгел, ә вакытыннан алда өлгергән баланын мәкергә һәм явызлыкка каршы һәр күзәнәгендә үз-үзен саклау тойгысы барлыкка килүен күрсәтә торган күренеш Малай «мин көрәшче булам», дип үсми, әмма малайның һәр күзәнәге үз-үзен сакларга һәм якларга әзер тора, куркыныч заманга каршы тору өчен малай үз-үзен шулай программалаган, көрәшеп исән калуга көйләгән Әдәбият өчен шунысы ла кыйммәтле. Айдар Хәлим бу образ турында, «менә ул көрәшә, менә ул жинә», дип бер сүз дә әйтми, туктаусыз башка төеп тормый Ул көрәшче характеры тууын катлаулы психологик һәм экстремаль халәттә күрсәтә Малай—кайнап-актарылып торган холыклы һәм укучы күз алдында үскән, формалашкан, укучы белән бергә көрәшергә һәм җинәргә өйрәнгән яна герой, яшь герой Әйткәнемчә, гаять нечкә күңелле, үзе туып үскән бу урман-кырларны тынысулышы белән өзелеп яраткан, бу урман- аланнарда үскән һәр агачны, һәр чәчкәяфракны танып белгән, шулар белән сөйләшеп-анлашып, бөек бер күңел гармониясендә яшәп яткан авыл баласы ул Кәбир Шул ук вакытта анын тынгысыз аны инде баш өстеннән очкан самолетлар артыннан күккә күтәрелә, үзе бер тапкыр да күрмәгән Кремльләргә хәтле килеп житә. сугыш вакытында әтисен мәңгегә алып калган Татра тауларына китеп бара ул. Туган ил. Ватан турында да ирләрчә уйлый башлый Малай атны җитәкләп алып барган кебек, вакыты-вакыты белән автор да малайнын акылын үз югарылыгына күтәреп, аны мәңгелек фикер дөньясыннан җитәкләп диярлек алып бара Үз артыннан алып бара, ияртеп алып бара •Мәңгегә атасыз, әлегә хәтта анасыз, күкрәкләрендә үр җилләре кураен уйнатып, кеше биргән күлмәк-ыштанда, кеше биргән кәвешләрдә, сугышларны үтеп исән калган, явызлар пычагы астыннан очраклы гына котылган атны этәреп, черегән ботак-сатак, мурыган үлән, тамырлар исе белән пошлыгып яткан урман төпкелләреннән йөрәге сыман күтәреп алып чыгып килгән малай— кемен булыр ул синең, туган ил? Кем өчендер бик тә кадерле, кем өчендер бик тә кадерсез, туфрактан яралган, кояшта карайган, җилдә җилләнгән, кырда көрәйгән, илдә иләнгән, төптән, бик тирәннән күтәрелгән бу тере тамыр, тормышнын зирәк һәм хисле бер күзәнәге—кемен булыр ул синен, туган ил? Кешелек басуының тук бөртекләр белән тулышырга ният тоткан бер башагы болыннар чәчкәсенен күзләве. иртәсен дә. кичен дә дөньяга инәлеп, мәнгелек сагыну авазлары салган, явызлык белән очрашканда сыкраган-сыктаган. янартау булып күкрәп чыккан бу сабыен—кемен булыр ул синең, туган ил?» Әнә шулай итеп, автор образы белән малай образы, автор сөйләме белән малай сөйләме вакыты-вакыты белән берләшеп, кушылып та китә. Әсәр нигездә, малай образы, малай сөйләме аша бирелсә дә. бу баланын сакчы фәрештәсе кебек, автор һәрвакыт анын янында, анын жанында. Бер караганда ул вакыйгалар агышына да. малайның уйлар агышына да катнашмый кебек Әмма шул ук вакытта, бик зур осталык һәм нечкәлек белән, автор әсәргә малай катнашында булмаган вакыйгаларны, башка образларны да китереп кертә. Әсәр бер аерым герой исеменнән сөйләнгәндә, әле ул герой бала кеше дә булганда, вакыйгаларга авторның катнашып китүе бик зур төгәллек һәм осталык сорый Чөнки монда ясалмалыкка һәм фальшка инде бер генә адым кала. Бер әсәр эчендә «төкерек белән ябыштырылган» ике әсәр ике дөнья килеп чыгарга мөмкин, бу очракта автор белән үз герое арасында бер-берләрен аңламау кебек каршылык тууы да бар. Бары тик талант ияләре генә мондый күзгә күренмәс каршылык кыяларын йомшак кына әйләнеп үтә алалар, төрле холыктагы, төрле дәрәжәдәге кешеләр турында сөйләсәләр дә аларны бер әсәр тукымасына туплап, бер дулкынга көйли алалар һәм нәтижәдә аларнын барысын да бер фикергә—автор фикеренә—булышырга мәжбүр итәләр. Айдар Хәлим бу әсәре белән шундый рухи бердәмлекнең уникаль үрнәген бирә алган Әсәрдә эпизодик характерда гына тасвирланган, әмма язмышлары белән роман жанрын күтәрә алырлык образлар бар Шуларнын берсе—малайнын әнисе Сания образы. Дөрес, аны эпизодик образ дип әйтеп бетереп булмый ул малай белән берлектә әсәрдә төп йөкне күтәреп бара, татар әдәбиятында уңай хатын-кыз геройлар галереясен тулыландыра. Ул заман өчен дә. татар әдәбияты өчен дә Сания—типик герой Ул—бай. укымышлы нәселдән, анын ата-анасы кулак булып авылдан сөрелә, бертуган апасы белән жизнәсен дә Молотов урманнарына сөргәннәр. Санияне исә укытучы Хәлим белән гаилә коруы гына коткарып кала, башка туганнары атаанасыннан баш тарта, бер авылда яшәсәләр дә. алар Санияләр белән йөрешмиләр Саниянен ире. өч баланын газиз атасы Хәлим, сугыш бетәр алдыннан гына һәлак була Кечкенә Кәбирнең картәтәсе бу кайгыдан акылга жинеләя һәм кышкы көндә коега төшеп үлә Бу гаилә өстенә өелеп-өелеп килгән кара кайгы, соңгы ярсуы белән әникарчыкка—картәниләренә дә китереп суга—ул параличтан үлеп китә Колхоздагы иң кара, ин авыр, иң бәгырьне өзә торган эшкә, ятим балалары белән бергә Сания жителе. Сания тарта. Җитмәсә үзен гомер буе тар маңгайлы, аты бар өстенә хәер сорашып, урлашып йөргән, соңыннан Совет аркасында түрә булып алган исерек ГалләметдинБөкебаш эзәрлекли Сания кебек затлы кызның үзенә кияүгә чыкмаганы өчен бу бәндә анын бөтен нәселеннән үч ала Ата-анасын сөргенгә озату белән башланган бу үч менә хәзер Саниянын үзен һәм улы Кәбирне төрмәгә тыгу белән тәмамланырга мөмкин. Әмма тормышнын ин бәхетсез, ин өметсез чакларында да. Галләметдиннең туктаусыз эзәрлекләвенә һәм басымына карамастан. Сания бозык юлга аяк басмый Ул иренең якты рухына да, үз намусына да хыянәт итми, төрмәгә китсә китә, әмма тәненә дә жанына да чит ир-апан кагылдырмый Кечкенә генә авылда, кечкенә генә кебек тоелган кешеләр арасында менә шундый фажигаләр. астыртын һәм ачыктан-ачык көрәш, бер-берләрен юк итү һәм коткарып калу кебек күренешләр булып ята һәм шуларнын уртасында- бала Йөрәге, бала язмышы Әгәр Кәбир төп герой булмыйча, аның әнисе Сания алгы планга чыгарылса, татар әдәбиятында Айтматовның «Анам кыры»ндагы Тулганайлар янәшәсенә куярлык образ туган булыр иде. Чөнки Саниянен язмышы, биографиясе, характеры моны күгәрерлек, ул повестька гына сыешмый роман жанрын сорый Автор бу образ өстендә эшләвен алда язылачак зур әсәрләрендә дәвам итәр, дигән өмет бар Сүз уңаеннан Сания образында авторның үз әнисе Срур апаның прототибы бирелгәнен дә әйтеп үтәргә кирәк Бөкебаш Галләметдине—әдәбият өчен яңа образ түгел кебек Утызынчы елларда. Совет власте аркасында сәнәктән көрәк булып киткән мондый надан һәм әрсез бәндәләр турында күп язылды. Әмма Галләметдин образының автор ачкан бер кызыклы ягы, әдәбият өчен шактый үзенчәлекле бер табышы бар— без кеше хәтле кешенең, анын психикасының урталай ярылып, буталып, чынында—ялган белән, ялган тормышында—чын кеше булып яшәвен күрәбез Ягъни, әсәрдә иң явыз образларның берсе итеп сурәтләнгән Бөкебаш Галләметдине исерек вакытта чын кешегә әйләнә дә куя бит! Бу бәндә аек вакытта— ерткычның-ерткычы, ә эчеп алгач— кешеләр өчен җанын ярып бирергә әзер торган бер мәхлүк икән ләбаса! Хәер, бу күренешне авторнын үзеннән дә оста итеп тасвирлап булмас, сүзне әсәргә бирик; «Билгеле булуынча, Галләметдиннең яшәү гамәле өч фасылдан тора айнык, исерек һәм махмырлан башы авырткан чак. Ниндидер үтенеч, эш турында сөйләшү өчен халык анын икенче фасылын кулайрак күрә. Җир астыннан табып булса да эчерергә тырыша, ягъни, тагы шунысы кызык: айнык чагында кеше белән ничектер ырылдап кына сөйләшкән, холкына туры килмәсә, сынмас җирдә дә шарт сындырган бу адәми зат ычкынганчы эчеп, халык әйтмешли, судагы агач кебек бүртенеп, «йөзе килгәч» кенә күнеле йомшара, яхшыра, хәтта ки көлә, җырлый,—һәм иң аптыратканы!—хәтта дә ки елый башлый... Әйе, вакыйган, елый! Мондый чакта урамда очрадыңмы, беттең— туктата, кочаклый, елый... Тимгел-тимгел булып бүртенгән битләреннән гөрләп яшь ага. Айнык хәлдә кеше елатып, инде исерек хәлдә үзе үк елаткан кешесенә елый алу. үзен кызгандыру сәнгатенең нечкәлекләренә төшенеп алыпмы, әллә табигатеннән шулай яратылыпмы, Галләметдиннең бу фасылы беркатлы, эчкерсез, берсен-берсе чакмый, кинә кумый, түгәрәкләп әйткәндә, туганнарча килешеп яшәгән авыл халкын ярыйсы гына оста алдата иде. Түзә мескенкәй халык. Аек чагында кеше өчен—тәмуг, исерек чагында—оҗмах иясе, янәсе.» Галләметдин образы, анын фаҗигасе аша Айдар Хәлим җәмгыятьнең асты-өскә килеп, түбәндә—тирес арасында аунаучыларның лаексыз рәвештә иң югары биеклеккә менүләре, ә биектә—нур арасында булырга тиешле акыл ияләренең аяк астында калып тапталу, мәсхәрәләнү фаҗигасен бирә. Кеше үз урынында түгел! Акылы, сәләте, мөмкинлекләре чикле һәм шикле бәндәләр хан тәхетенә үрмәли, хан була, ә талант ияләре, ачтан үлмәс өчен, шушы тилемсәләрнең ишек төбен каравылларга мәҗбүр. . Әмма тиле—тәхеттә дә тиле, акыл иясе—тормыш төбендә дә акыл иясе... Баш миендә булган бер күзәнәге белән Галләметдин моны чамалый, дуңгызның беркайчан да йолдыз була алмаячагын, йолдызның беркайчан да дуңгыз булмасын белә ул... Галләметдин бөтен авылны уч төбендә биетеп тотса да, халык кинәшкә барыбер шул Хисам хаҗилар нәселенә бара. Халыкка кирәк вакытта акыллы сүзне шул ук Хәлимнәр, Санияләр, хәтта әнә шул бала Кәбирләр әйтә... Табигать барысын да барыбер үз урынына куеп чыга. Галләметдин дә аңлый моны, шуңа күрә анын да үзе булып, шушы гап-гади авылның гап-гади Галләметдине булып яшисе килгән вакытлары була. Эчкәндә ул шул халәткә кайта да—үзе булып кала... Ул кыланмый, акылы белән үзе күтәрә алмаслык җитәкчелек йөген күтәрми, ул авылның гап-гади бер агае булып кала... Совет власте аны, хәер сорашып йөргән бер гидайны, шушы авыл өчен зур хужа ясаган, ә ул бер йортта, хәтта бер гаиләдә дә хужа булырга сәләтле түгел икән бит ләбаса! Эшли алмаганнан түгел, халәти рухиясе белән кешеләр өстеннән идарә итәргә сәләтле түгел ул. Авыл кешесенең ин начар дигәне дә озакка сузылган ясалмалыкны, ялганны күтәрә алмый, гомер буе икенче кеше булып уйный алмый, һәм Бөкебаш Галләметдин дә һәркөн эчеп, үзенә кайта, табигате кушканча яшәп ала, ә айныгач, ул тагы чит кеше, тагы хужа, тиешсезгә эләккән властьны ул бары тик битлек киеп кенә тотып тора ала... Шулай итеп дөньянын гына түгел, дөнья белән бергә кеше күңеленең дә астыөскә килә—кеше аек вакытта битлек кия, исереп алгач—үзе булып кала. Айдар Хәлим бер Галләметдин образы аша гына замананың менә шушы фаҗигасен ача алган, меннәрнен тормыш фаҗигасен аңлата алган, адәм баласының актарылып ташланган күңел дөньясын бар җәрәхәтләре һәм сызланулары белән күрсәтеп бирә алган. Ә бүген күпме ул дөньяда үз урынында булмаган яки үз урынын таба алмаган Бөкебашлары Илбашлары Бүген кешегә кеше өстеннән тине булмаган власть бирелгән, кешегә кеше өстеннән тиңе булмаган изү һәм җәберләү бирелгән.. Асты-өскә килгән заман. Сания образы кебек үк, Галләметдин образы да—алга таба үстерелүне көткән. язмышы һәм яңалыгы белән роман жанрын таләп итәрлек образ. Бу образ бетен яктан килеп, зур итеп ачылса, без бүгенге тормыш куйган күп кенә сорауларга жавап та табар идек: нигә ил башында, эш башында күп очракта иң затсыз, иң бәгырьсез кешеләр утыра? Нигә милләт кара эчү белән эчә"’ Нигә без һаман бәйсезлек ала алмадык9 Хәзер һәр образга гына түгел, һәр шәхескә дә психологик анализ, житди бәя бирер вакыт килеп житте Татар әдәбияты милләт алдына, ил алдына куелган шушы сорауларга да жавап бирергә тиеш. Әйткәнебезчә, әсәрдә эпизодик төстә генә бирелгән, әмма язмышлары белән зур әсәр геройлары булып китәргә лаеклы образлар бар Әйтик, гаилаләре белән сөргенгә сөрелгән, соңыннан туган авылларына кайтмыйча, урыс авылында яшәп калган Муса һәм Зөлхижә образы. Шушы урыс арасында да кеше булып кала алган, Кәбир малай өчен могжиза тоелган электрлы-радиолы өйдә, матур итеп, тыйнак һәм горур гына яшәп ятучы татар гаиләсе ул. һәм ш)шы бәхетле йортка тагы бүре төшә! 1937 елларда бу явыз бүре ике аяклы тираннар кыяфәтендә булып, үзләренең язмышларын ботарласа, хәзер исә. еллар үткәч, ач бүре кыяфәтендә алар нәселенең сонгы атына тешләрен батыра. Әсәр менә шушында төенләнә, шушы кайгы-хәсрәттән башланып китә һәм шушы вакыйгалар тәэсирендә без Кәбир-малайның ир-егет булып өлгерү-үсү халәтен күрәбез. Муса белән Зөлхижә образы шушы урында югалып торган кебек булсалар да. аларның догалары, алардан килгән туганлык жылысы, яктылык әле малайны юл буе гына түгел, гомер буе озата барачак. Әле бу образлар, авторның - Кыйбла» хикәясендә Ир һәм Хатын булып тагы төрки-мөселман дөньясына килеп керерләр, шулай жилкәгә-жилкә. язмышка-язмыш куеп, Мәңгелектән—Мәңгелеккә үтеп китәрләр... һәм анда да Татар Хатыны, татар Ире булып милләттәшләрен, диндәшләрен көтәрләр.. «Өч аяклы ат» повестеның теле дә авторның күп әсәрләреннән аерылып гора. Бу тел әле балаларга хас ихлас, саф. назлы тел Соңыннан, инде «Авылдашлар», «Татар вакыты» әсәрләренә күчкәч, авторның теле дә кырысланыр, геройлары да кырыс, каты һәм рәхимсез кешеләр булыр... Тормыш белән бергә, авторның үзенең дә дөньяга карашы үзгәрер, авыраер, гомер башында жемелдәп, ымсындырып торган якты нур да инде ерагаер, бөтенләй күренми үк башлар . Болары—соңыннан... Ә «Өч аяклы ат»та әле ул нур бөркелеп тора, әсәр өмет белән мөлдерәп тулган, телдә дә каргыш түгел, дога һәм жыр. жыр һәм дога Әсәр көтелмәгән чагыштыруларга, табигатьнең үзе кебек саф тәгъбирләргә гаять бай Менә бу жөмләгә генә игътибар итегез: «Байтал ак гәрәбә тешләрен ай нурында чарлап, ипине умырып капты.» Ун сүзле бер жөмләгә күпме манзара сыйган! Ат тешләренең ай нурында чарлануы. Матур әйтелгән бит. моңа кадәр әйтелмәгәнчә әйтелгән, истә калырлык итеп әйтелгән! Менә барыбызның да хәтеренә яшерелгән туган нигез күренешен ничек тасвирлый автор: «Күз алдына яшел бәбкә үләне, тупса тирәсе зәңгәр ташлар белән түшәлгән ишегалды, калай түбәле, әмма череп, һәр төшеннән яңгыр үткән карагай йортлары, хуҗасыз калган нигездә кангырашып йөргән кәжә бәтиләре килде. Төнлеккә абзарга ябарга онытмый микән аларны Хәмдия әбисе?» Әсәр башыннан ахырына кадәр менә шушындый самими күзәтүләр, мона кадәр әйтелмәгән, кабатланмаган тасвирлаулар белән тулган. Тагар теле монда бөтен зиннәтләре белән зеңгелдәп, елкылдап тора, тантана, падишаһлык итә. Автор белән бергә, аның һәр тере сүзенә, табышына, оста һәм урынлы кулланган һәр чагыштыруына куанасын «һай. үз телем шул, бай телем, май телем, жай телем!» дип, иксез-чиксез горурлык хисләре кичерәсең Бу әсәрнең теле турында галимнәребез махсус хезмәт язарларына әмет изеп, бу тел стихиясеннән һәм байлыгыннан аерылып, повестьның башка үзенчәлекләренә күчәргә мәжбүр булам «Өч аяклы ат» әсәренең сюжет-композииия төзелеше артык катлаулы түгел. Вакыйга гарип ат һәм ятим малайның кача-поса чит авылдан чыгып китүләре белән башлана һәм өч тәүлек эчендә туган нигезгә кайтып егылулары белән тәмамлана. Калган барлык хәл-вакыйгалар малайның хәтерендә яңара яки юл дәвамында бара. Бала хәтерендә Хисам хажи нәселе фажигасе дә, Бөкебашлар. депутат Сажидә образлары да яңадан туа. яши башлый, аларга Чгапан дәдәй тормышындагы каЙ1ыхәсрәгләр. Нәби агай маҗаралары килеп өстәлә Малай тормышында беренче мәхәббәт җиле дә сирпелеп үтә Бу вакыйгалар, образ- геройлар әсәрне артык катлауландырмыйлар да. шул ук вакытта артык беркатлы. гади дә итмиләр—барысы да үз >рынында. барысынын да әсәрдә үз роле, үз бурычы бар. Вакыйга арты вакыйга килә, малайга сынау арты яна сынау ябырыла, бу бала инде бетә, инде харап була, дигәндә, ran-гади кешеләр балага ярдәмгә киләләр Әсәр тагы яктылыкка таба, яхшылыкка таба, күзгә күренмәгән нурларын чәчә-чәчә. дәвам итә. Әмма әсәрнен ахыры укучы көткәнчә дә, автор теләгәнчә дә барып чыкмаган кебек. Тормыш хакыйкате авторны да җиңгән. Өч аякта кайтып егылган нәселле бияне, барыбер үләр, дип, авыл халкы иткә суя.. Ат жаны белән кушылып беткән Кәбир-малай күз алдында, укучы күз алдында, ил алдында. Күрәсең, авторның үзенең дә бу хәл белән килешәсе килми, аның гел яктылыкка һәм яхшылыкка юнәлтелгән уй-фикерләре чуалып, тетрәнеп китә. Ул мондый фаҗигале тәмамлау белән килешә алмый... әмма шулай тәмамларга мәжбүр була. Аннан, әсәренә тагы төп герое—Кәбир күзе белән карап, автор барыбер шушы хәлдән сон да яктылык, өмет эзләп карый Ягъни, әсәрне атның үлеме белән генә бетерми, атның йөрәген балалар кулына тоттырып, аны авыл читендәге Түгәрәк Имән төбенә илтеп күмдерә Мин моның шулай булуына да чын күнелдән ышанам, чөнки бала жаны беркайчан да үлем белән килешә алмый, ул шушы үлемнән дә үлемсезлек эзли, хәрәкәт итә. алга ашкына. Менә шулай: милләтнең бөек фажигасе—абынганны сугып үтерү һәм бөек батырлыгы—үлгәннәрне мәңгеләштерү— гел янәшә бара... Татар тормышындагы бу кадәр кансызлыкны һәм кансызлык янәшәсеннән барган мәңгелек мәрхәмәтне, бу кадәр явыътыкны һәм явызлык янында мәңгелек юлдаш булган сагыш-монны бала күңеле түгел, хәтта автор күңеле дә күтәрә алмый Әсәрнен ахыры, авторның уй-фикерләре бәргәләнүе, ике урында тәмамлану әнә шул чарасыътык турында сөйли, һәм без әсәрне, тормышның үзе кебек, ничек бар—шулай кабул итәргә тиешбез: өч аяклы атлары белән дә. Бөкебашлары белән дә. эчкерсез бала—Кәбирләре белән дә... Милләтебезнең үзен дә, ак һәм кара яклары белән, бөтен фажигасе һәм шатлыклары белән, ничек бар—шулай кабул итәргә, яратырга һәм хезмәт итәргә тиешбез. Әсәр шуңа өйрәтә, рәхимсезлек турында сөйләгәндә дә рәхимле булырга өйрәтә, милләт тормышындагы каралык турында язса да, яктылык барлыгын да күрсәтә, шуңа чакыра. Дөньяда яхшы кешеләрнең барыбер күбрәк булуына, яхшылыкның, дөреслекнең барыбер жиңеп чыгасына ышандыра, өмет уята Айдар Хәлимнең «Өч аяклы ат» дигән әсәре. Айдар Хәлимнең бу әсәре тагы шунысы белән әһәмиятле: ул—меңъеллык дәвамында татар милләтенең милләт булып оешуына китергән ИР-АТ һәм АТ БЕРЛЕГЕ турында, заманында бөтен дөньяны тетрәтә алган ИР-АТ һәм АТ ГАЙРӘТЕ хакында, заман ахырына гарипләнеп килеп җиткән ИР-АТ һәм АТ ФАҖИГАСЕ турындагы әсәр! Ат һәм малай үткән 50 чакрым газаплы юл— татар милләте 500 елда үткән көрәш һәм коллык, мәрхәмәт һәм хыянәт, чарасызлык һәм өмет юлы ул. Өч аяклы ат—ул без үзебез инде, безнең гарипләнгән, имгәтелган, сугымга салынган милләтебез. Кемнәр коткарып калыр аны замананың сугым пычагыннан? Әсәрдә бу гаять зур сорауга да жавап бар— татар баласы, без үзебез, без дөрес итеп тәрбияләгән балалар коткарып калырга тиеш милләтне Атасыз һәм әсәр ахырында атсыз да калган бер татар баласы— безнең күз алдыбызда үзе Иргә һәм Атка әйләнгән бер нәни көрәшче—шушы сират күперен исән-имин үтә ала. Беркемне дә сатмыйча, үз-үзенә дә хыянәт итмичә, намус һәм ныклы иман белән, үзе кебек яхшы кешеләр ярдәмендә үтә ул бу юлны Димәк, нинди генә заманда да КЕШЕ булып калып була икән! КЕШЕ булып калганнар гына бу сират күперен кичә ала икән! Язмыш сынауларыннан сынмыйча, тормышнын үзеннән көч һәм гайрәт алып, бетмәс өмет, сүнмәс дәрт белән яшәгәннәр генә яшәү мәгънәсенә ия булалар икән... Айдар Хәлимнең «Өч аяклы ат» әсәре мәктәп программаларына кертелгәнме икән—белмим, әмма бу биниһая якты, өметле әсәрне татар балалары укып, өйрәнеп үсәргә тиешлеген беләм. Бу әсәр аларны яхшылык белән явызлыкны аерырга, дуслык һәм хыянәтне аңларга, өмет һәм иман белән яшәргә өйрәтәчәк. Бу әсәр аларны көрәшергә һәм жинәргә өйрәтәчәк! Мин ышанам: бу яңа буынның инде атлары өч аяклы булмас, хыяллары ярты юлда калмас, милләте дә дәүләтсез һәм бәхетсез булмас! Әсәр әнә шундый өметле уйларга канат куя...