Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҮЗЕНЧӘ

«Канлы болыт» хикәясе узган гасырның сиксәненче еллар азагында—туксанынчы еллар башында ук язылган Ә беренче тапкыр басылу вакыты теге гасыр ахырында икән Марат Закир— хикәянең авторы—аны укучыдан нигә шулай яшереп тоткан соң7Бәлки, әсәрен кабат-кабат эшкәрткәндер ул. Әгәр шулай икән, яшь әдип әдәбиятның олпатлыгын . димәк, әдәбиятта әштерөштер эшләү гафу ителмәвен аңлый, димәк Бәлки, әсәрен сандык төбендә саклавының бүтән сәбәбе дә бардыр, автор хикәясендәге фаҗигале вакыйгаларны онытырга теләгәндер Әгәр шулай икән, солдат киемнәрен хикәя туганчы күптән түгел салган егетнең әсәрен кабат кулына ашавы аклана кебек, чөнки Марат Закир афган гарасатларында катнашкан кеше ич Әсәрен беренче тапкыр бастырганда (• Идел» журназы. 12 нче сан. /999е.»Л автор укучыга базой искәртә «Хикәя сугыш тудырган фаҗигазәрне яшь буын китап-журнал битләреннән генә укый азса иде. дигән теләк белән язылган иде * Шушы теләк яшь әдип һәч карт солдат Маратны дистә ел буена әдәби хәзинәсендәге маяларның берсе булган хикәясен укучыга, ниһаять, җиткерергә мәҗбүр иткән Биредә мин үземә озиаган әсәрнең эчтәлеген сөйләүне максат итеп куймадым Бәлки, минем дә андагы вакыйгазарны онытырга, һичъюгы онытып торырга теләвем сәбәптер моңа Ләкин азарны хәтердән выжзатып куып чыгарып булмый, автор сугыш афәтен к үңелгә сыланырлык итеп тасвирлаган Димәк, укучының аны )-зе җентекле укуы кирәк Ә хикәяне табуы кыен түгел, ул күптән түгел нәшер ителгән «Татар хикәясе антплогиясе»нә (XX гасыр) кертезде Шулай да берничә детальгә игътибар итик Әфган агае әсир егетне кол итеп сатып ала. ягъни уз аны малга тиңли. анызз к V. зына богау сала (кулларын бәили) Шул ук агай ахшам намазы укый, тәсбих тарта Кеше дигән азы затның, гомумән, кешелекнең югала-бетә баруга юл тотхы ич б\ хәл— гөнаһ җыеп изге җан булырга маташу Хикәядә кабатлана торган бер тасвир бар Менә уз «һаман бер күренеш (күзен ачса да. йомса да) канлы гәүдәләр, сүнеп барган кояш, канлы болытлар (гел менә шыбырдап кан яңгыры явып үтәр төсле), өркәк җәнлекләр.. » һәм соңгы кабат юуда моңа •тезләнгән Җәмлиханның ялварулы карашы» өстәлә. Берәгәйле әйтелгән, шулай булгач, әлеге детальләрнең бер генә тапкыр теркәлүе дә җитәр иде кебек. Җитми икән шул. кабатлаулар фаҗиганең зурлыгын, геройларның чорыбыз корбаннары икәнлеген ачу өчен кирәк икән. Марат Закир хикәяләренең язылу алымы эчтәлекләре таләп иткәнчә төрле, димәк, ул язучылык кагыйдәләренең иң әһәмиятлеләреннән берсен таный, һәм иҗатта үз стилен, калыбын, калъбен салып килә. Әйтик.« Чебен» хикәясендәге геройларның сөйләме үзләренә хас булганча чуар, ара-тирә хәтта чуалчык та тоелып куя. Тасвир-чагыштыруларның җетелеге дә. авторның кайчак үтә кырыслыгы да язу алымының төрлелегенә, үзенчәлегенә китерә. Берничә мисал: «челлә бәйрәме ясаган кояш», «корыган агач ботагында бөре шыттырырдай кыз», «сугыш төрәне маңгаена буразналар сызган». Соңгысы күп тапкырлар кабатланган кебек, ләкин анда Марат өстәгән «төрән» сүзе бар. Төрән буразналарны ыржайта, ямьсез тирән ерганактай итә. шулай булмыйча мөмкин дә түгелдер—сугыш төрәне салган ич аларны. «Карбыз» хикәясендәге бүгенге матавыклы тормышны хыялы белән бизәүче егет тә. «Шарт» исемле хикәясендәге буй җиткән кыз—карусыз ант биргәндә авыз эчендә балаларча «әйттем исә кайттым» дип әйтүче кыз да (мәхәббәт дигәнең кайчак гөнаһсыз гөнаһларга да этәрә!) ошый миңа. Марат Закир үзе кем соң? Марат Хәлил улы Закиров 1969 елның 21 апрелендә Мамадыш районының Дусай авылында туган. Күршедә генә—Шәйһи Маннурның Тулбае, аннан бераз гына арырак— Рәис Даутовның Шәмәк авызы Кешеләре туган телнең тәмен—аһәңен тоя торган яклар Тәкәнеш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң. Марат КДПИның тарих-филология факультетына укырга керә. Икенче курста укыганда солдатка алына. Үзбәкстанның Термез каласында снайперлар мәктәбенә эләгә. Аннары—Әфганстан... Армиядән кайткач, институтта укуын дәвам итә. бер үк вакытта яңа ачылган «Шәһри Казан» гәзитендә әдәби хезмәткәр буларак хезмәт юлын башлый Сигез елга якын «Идел» журналы редакциясендә эшли. Быелның мартыннан—«Казан утлары» журналында проза бүлеге мөхәррире Вакытлы матбугатта шигырьләре, хикәяләре басыла килә. Һәм мин соңрак телгә алынган «Шарт». «Карбыз». «Чебен» исемле хикәяләрне журнал укучылары игътибарына, алар да Марат Закирның иҗаты башындагы үзенчәлеген ошатырлар, дигән ышаныч белән тәкъдим итәм Мәгьсум ХУҖИН Шарт xl/ әй уртасы. Челлә. Бил тиңентен чишенеп ташлаган биш егет кирпеч суга. Баш очында каһкаһәле генә кояш елмая. Әле -жсалмак, әле узыныбрак искән жил кая керергә урын тапмыйча бәргәләнә. Корыч куллы кайнар кояш абзый нечкә билемнән эләктереп алмагае, дип шүрли бугай ул. Егетләрнең борынгы Рим гладиаторларыныкыдай бакыр сыман тәннәренә уралып үтә дә, тау битендәге яшь урманга ашыга. Челләдә жил һәркемгә тансык. —Килә! Килә!—диеште егетләр —Бу Гүзәлгә карап, валлаһи газим, сәгатьне дөресләргә була! Карлыгандай кара күзле, дулкынланып торган озын коңгырт чәчләрен иңенә таратып ташлаган кыз егетләр янына килеп тә житте. Ул әйрән алып килгән иде. Гадәттә, мондый чибәр кызлар бик тә ялындыра торган, кыланчык, иркә холыклы, бераз гына ялганчырак булалар. Ә Гүзәл андый түгел. Әйткән сүзеннән беркайчан да тайпылмас, бик тә төгәл кыз ул. Анын бу төгәллеге артып ук ашмады микән әле! Әгәр дә син аны кич утырырга чакырсаң, кыз: «Кар яуса, чыгам!»— дияр. Шулай иттереп, сина. бахыркаем, өч кенә юл кала: йә ул карны жәй уртасында яудырасын, булмый икән—яуганын көтеп утырасын, ә инде яумаса. Гүзәлнен кич утырырга чыгуыннан өметенне өз! Әлбәттә, бу биш «Рим гладиаторы*нын берсенен Гүзәл кебек чибәргә күзе төшүе тамчы да гаҗәп түгел. Ә инде Гүзәл кызыкай бу биш егетнен берсенә баштанаяк гашыйк икән—монысы да табигый хәл. Инде Гүзәлнен күзе төшкән егет үзе дә Гүзәлгә баштанаяк гашыйк икән—монысы тәмам табигый Әмма мондый хәл дә бик тә. бик тә сирәк очрый торгандыр Илгиз белән Гүзәл—әнә шул бик тә сирәк очрый торган хәлнен каһарманнары була инде Әлбәттә. Гүзәл алып килгән салкын әйрән генә Илгизнен сусавын баса алмый. Анын сусавын басардай бердәнбер чара—кызның тулышып пешкән чиядәй алсу-татлы иреннәре генә Гүзәл алып килгән салкын әйрәнгә гашыйк булучылар да бар анысы. Биш егетнең берсе—Ришатнын. әнә. әйрән эчә-эчә тамагы тәмам карлыгып бетте. Сон. нишлисен бит. берәүләр—Гүзәлгә, ә икенчеләр әйрәнгә гыйшык тота бу дөньяда.. Яшь урман янәшәсеннән бормаланып аккан нәни инеш буенда ике гашыйк үбешеп утыра. Бу манзарага биектә—баш очларында тибрәнгән, гүя дә болар бәхетеннән көнләшүдән (алла оялуданмы?) кып-кызыл булып кызарган япа-ялгыз кояш кына шаһит. —Унбердәме?—дип кызнын колагына пышылдый егет. —Унбердә!—дип җавап бирә кыз.—Йә. бар инде. бар. кузгал, сезнекеләр эшкә тотынды бит инде әй көннәрендә авыл яшьләре кичке унбердән сон «яши» башлый Бу «яшәү» тан атканчыга кадәр дәвам итә Тан атканчы ниләр генә кыйланмый икән дә. ниләр генә майтармый икән бу яшьләр! Көн дәвамында тир түгеп—чүп утап, бәрәнге төбе өеп. түтәлгә су сибеп, печән чабып, көтү көтеп, кыскасы, авылның мен дә бер төрле мәшәкатен кичкән егетләркызлар, өлкәннәр арып-талып ятакка егылгач, клубка чыга башлыйлар Бер заманны кырыкмаса-кырык гөрле матай гөрелтесе авылны дер селкетә. Бисмилласын әйтеп кенә йокларга яткан карт-коры «денсез» оныкларын битәрли, талканы коры әтиләр шундук, үзе дә сизмәстән, каешка үрелә, әмма яшьләр «этлектән» кайтканчы үзенең печән чабарга чыгып китәсен уйлап куя да кулын гына селти, бахыр Төп-төгәл кичке унбердә Илгизнен матае Гүзәлләрнен капка төбеннән кузгалып китте Биек тимер капка янында тузан эчеп монаеп торган, әле укасы да коелмаган өр-яна туксан тугы злы «Жигули» егетнен уктай очкан матаеннан көнләшеп калды. Мондый затлы, тәкәббер машинага иске матайдан купкан тузанны эчүдән дә гайре тагын нинди зур җәза бар икән, ә?! Берсекөнгә Гүзәл Алабугага имтихан тапшырырга китәчәк Нияте— укытучы булу. Егетнең дә хыялы бар. Ул да укырга тели Әмма дә... Тик менә Авылдан чыгып китә алмый әле ул Чыгып китүен лә китәр иде. тик аның әле башта өз) саласы бар Моннан биш ел элек Илгизнең әтисе үлеп китте. Теге яман чирдән Яна йорт салып керерзә иде мәрхүмнең исәбе Язмаган икән Бу хыялы да тормышка ашмады мескенкәйнең Әтисенең әнә шул иске матае һәм яна йорт салу нияте аңа мирас булып калды да инде Анын карамагында—хаста әнисе, бәләкәй энесе, тагын да бәләкәйрәк сеңелесе Әтзздән калып, әтисез генә егет булып җитешкән малайларның хәлен үз башына төшкән кеше генә чамалый торгандыр Авыр чакта арттан этәрдәй, аркадан кагардай, терәк булырдай туган-тумачасы да юк бит анын, шшайтан алгырысы! Авыл түрендә олпат кыяфәттә горур калкып-балкып утырачак ап- ак калай түбәле мәһабәт йортын Илгиз бик еш төшендә күрә. Әле арып- талып ятакка егылгач та, тиз генә йокыга китә алмыйча, үзалдына исәп- хисап. ният корып ята. Йорт-кураны әзергә-бәзер чагында гына җиткерүе ансат шул аны. Тегесен-монысын юллап көнетөне чапмасаң, «Мә, Илгиз!» дип беркем дә сина китереп тоттырмаячак. Бу арада калаен, агачын, цементын, ташын, газ кертергә торбасын сорашыпбелешеп йөрүче егетнең авылда абруе да күтәрелде. Калада җил куып йөрүче оныклары итен-маен-йомыркасын алырга дип кайткан саен, әби-бабай тегеләрнең колагына Илгизне мисал итеп тукый да куя. Агайлар, һәм яшьрәк ир-атлар да, егет белән үзләре килеп күрешә, башлап сүз ката торган булдылар. Берәүләре —Измә балчыгын Түбән су буеннан ал, ә комын—Әрәмәлек артыннан,—дип киңәш бирә. — Цементны алдан алып куя күрмә, катып бетәчәк,—дип тә искәртәләр. —Йоклап йөрмә! Тимергә бәяләр арта, ди әнә. Кадак белән калаеңны хәзердән үк хәстәрлә!—дип ашыктыручылар да бар. «Ни майтарыр икән бу егет'* Башкарып чыгадырмы?»—дип мыек астыннан гына көлемсерәп куючылар да юк түгел. Егет кирпеч заводына эшкә урнашты. Инде менә ике атнадан бирле ул Гүзәлнең әтисенә кирпеч суга. Хезмәт хакы—кирпечләтә... нешнең теге яры белән бу ярын тоташтырып, озын нарат ята иде. Илгиз матаен шунда туктатты. —Әйдә, су коенып чыгабыз!—диде ул Гүзәлгә. —Монда чыпчык тезеннән генә ләбаса! —Әйдә! Сузылып ятсаң, күмә ул безне! Тирә-юньне сихри эңгер биләп алган, күктә шаян-шук йолдызлар җемелдәшкән җәйге төн иде бу! Ай яктысында ялтыраган күгелжем-көмеш суда Адәм белән Хәва пәйда булды. Әкияттәге су кызын да көнләштерердәй сылу сынлы иде кыз. Тәнендә җаны булган теләсә кемнен дәртен уятырдай, хәтта корыган агач ботагында бөре шыттырырдай ымсындыргыч халәттә иде ул... Илгизнең, тораташтай катып, онытылып үзенә карап торуын абайлап алган Гүзәл кинәт кенә ана су чәчрәтте. Тегесе, тотты да. кызга турылап суга чумды. Чумуы булды, маңгаен учлап судан чыгуы булды! Ике ярда суга тияр-тимәс кенә сузылып яткан наратны мангае белән сөзеп алган икән бит батыркай! Кыз көлеп җибәрде. Гүзәлнең көлү тавышы белән Илгизнен аңа чәчрәткән су тамчылары бергә кушылып, тирә-юньгә ниндидер бик тә тансык, илаһи бер аһәң җәяләр иде. Илгиз яр буеннан тапкан озын сайгакка чалкан ятып йөзә башлады. Бераздан анын карангы инеш борылмасыннан: —Таһирны сандыкка салып шулай агызганна-а-ар!—дигән тавышы гына ишетелде ' —Әнә. әнә. бакчы, үзеңне хан кызлары да көтеп утыра монда!— дип кычкырды Гүзәл һәм яр читендәге өч бакага таш атты. Ләкин егет күренмәде. —Кайда-а-а син? Әллә баттыңмы күгәрчен тезеннән суда? Жавап килмәде. —Ау-у! Ил-ги-и-из! Кайтаваз серле-шомлы гына каракучкылланып утырган бөдрә И ШЛРТ талларны урап әйләнде. Әмма Илгизнең тавышы ишетелмәде —Ау-у?! Ил-ги-и-из, дим! Кайда-а си-и-ин?!—дип тагын тирә-юньгә борчылып сөрән салды Гүзәл. Шулай сөрән салуы булды, кинәт кенә кемдер аны кочып та алды Сон, әлбәттә инде, Илгиз иде бу! —Чапаланма!—диде егет бер тын дәшмичә торганнан сон.—Син- минем хан кызым! —Зөһрән...—дип егетнен иреннәренә жавап бирде Гүзәл —Ә син— Таһирым!.. Беркавемнән ике гашыйк, авыл очындагы карт тирәк төбендә сандугач сайравын тынлый-тынлыи. хәтта сандугачның үзеннән дә уздырып чөкердәшәчөкердәшә тан аттыралар иде инде —Ата сандугач бу!—ди Илгиз —Ана сандугачны үзенә каратасы килеп жан ата. бичаракаем.. —Тегесе ана карамаса? —Зарын сөйли торгандыр инде, алайсам —Сандугачның зары да матур,—дип килешә анын белән Гүзәл —Ана сандугачны үзенә карата алмаганга пошынып, тозлап борычлап, әй, сүгенә торгандыр әле. баксан-күрсән. Ә без шуны синен белән, һай, матур да сайрый инде бу. дип тынлап утырган булабыз. —Чут-чут-чут, тиют-тиют. дипме’—дип Илгизнең колагына пышылдый кыз. —Сандугачка сүгенсә дә килешә!—дип кырт кисә Илгиз —Сандугач сүгенәмени, и жүләр! —Чут-чут-чут, тиют-тиют'—дип егет тә Гүзәл не н колагына пышылдый... атай гөрелтесеннән уянган бозау кадәрле бурзай буылып-буылып өрә башлады. Гүзәл, тимер капканы сак кына ачып, ишегалдына узды. Шул мәлдә өй ишеге ачылып китте Өй зченнән сирпелгән яктылык, туып килүче тан күкрәген, хәнжәр сыман, телеп алды Асты таштан, өсте сап-сары юан нарат бүрәнәдән салынган биниһая биек йортнын сырлап-бизәп эшләнгән затлы болдырында әти кеше панда булды —Сәгать ничә икәнне беләсеңме син. кызый’!—диде ул Тавышы кырыс иде. —Беләм! Иртәнге дүртенче ярты!—дип. Гүзәл, берни дә булмагандай, сәгатьле кулын селкеде —Белсән . — Шул!— диде кызынын бу гамәл-кыяфәтеннән чыгыры чыккан әти кеше —«Моннан ары Илгизне күзем күрмәс, тавышын калагым ишетмәс!» Кабатла! Кыз дәшмәде. —Кабатла!—дип янә әмер бирле әти кеше, анын тавышында корыч чыңы ишетелде. Гүзәл карыша алмады, кабатлады — Моннан ары Илгизне күзем күрмәс, колагым ишетмәс тип үкседе ул. ә күңеленнән бүтәнчә уйлады Төнлә, аеруча тан алдыннан, чылт иткән тавыш та колакка гиз килеп ирешә бит ул: әти белән кызнын әңгәмәсе дә. битрәк тә Гү зәлнен соңгы сүзләре Илгизнен колагын-анын. әлбәттә, читләтеп үтмәде Бер мизгелдә егетнең күз аллары караңгыланды. Йөрәк турысын нидер чеметеп сулкылдатып алды, чигә тамырлары чынлады. Икенче мизгелдә ул. һушына килеп, матаен кабызырга теләде Әмма дә Әмма Бер типте, икс типте, өч типте—матай кабынмады Күңеле сүрелгән егеттә матай гаме түгел иде шул. Сүрелү генәме. бу минут ларда егет төбе-тамыры белән актарып ташланган, инеш өстенә аркылы ауган теге нарат агачыдай жансыз-битараф иле М 2 еллә. Челлә! Бил тиңентен чишенеп ташлаган биш егет кирпеч суга. Тәмугтай эссе мичтә, тезелешеп, алар суккан кирпечләр «пешә» Янәшәдәге яшь урман исә, җансыз чүлдә бер йотым суга тилмергән Чынгызхан гаскәредәй, җиргә башын игән, тау битенә сырышкан... — Килә! Килә!—диеште егетләр. Алар дәррәү-дүртесе тиң сәгатьләренә карадылар —Төгәл дә соң инде үзе, чукынмыш! Төп-төгәл! Әмма кыз болар ягына борылып та карамады Илгизнең матае янына килде дә чүлмәген күләгәгә куйды... «Ярый сон, килмәсен, күрмәсен, карамасын—атасы сүзеннән чыкмасын!—дип Илгиз бугазындагы төерне йоггы.—Бик кирәгең барые, мәми авыз!» Әйе шул, Илгиз ягына Гүзәл борылып та карамады. Ул казаннарча фырт киенгән егетләр кереп-чыгып йөргән кантурга таба атлады. Атасының кантурына! «Атаң машиналы бай кияү тапкандыр, берүк ычкындыра күрмә тагын, әй, мәми авыз,—дип ачынды Илгиз, бугазына тула башлаган гарь вә ачуын җиргә черт итеп төкерде —Вәйт флюгер дисәң дә флюгер бу! Әле кичә генә минем куенда үзе ниләр генә сайрамады, ә бүген, җил бүтән яктан исә башлагач...» Ниһаять, Гүзәл кантурдан чыкты. Егетнең каш астыннан баккан күзләре кызны эзәрлекләде: «Нишләр?!» Бу ике гашыйк арасында нидер булганын дүрт егет тә чамалый, әмма Илгиз үзе әйтмәгәч, чамалаганнарын сиздермәскә тырышалар иде Кыз, кантурдан чыкты да, болар ягына борылып та карамыйча, туп-туры олы капкага таба атлады. «Моннан ары Илгизне күзем күрмәс, тавышын колагым ишетмәс, имеш, —дип өтәләнде, сыкранды егет,—Ярый соң, күрмәссең дә, ишетмәссең дә моннан ары! Бездә дә бар ул горурлык! Әле ниндие! Китәм. бүген үк китәм! Алабугага, юк, Чаллыга! Юкюк, Казанга ук китәм! Укырга! Бүген үк китәм!» Ул арада матай күләгәсеннән салкын әйрән алып килгән Ришатның карлыккан тавышы ишетелде. —Эчегез, мин эчмим!—диде Илгиз. «Минем өчен бу әйрәннен һәр тамчысы—агу!»—дип уйлады ул. —Жә, монысына ни диярсең?!—Ришат, дүрткә бөкләнгән шакмаклы дәфтәр битен баш очында уйнатып алды да, Илгизгә сузды —Чүлмәккә таш белән бастырып куелган иде. Бусы моның, яшьти, безгә түгел инде... Курыкма сәнә, укымадым ла! Кинәт кенә (ни хикмәт!) җил исеп куйды. Илгизнең кулында җилфердәгән хуш исле кәгазьдә каралып пешкән шомырт тәлгәшедәй ымсындыргыч, тәмле, бик тә таныш-якын язу җәйрәп ята иде: «Караңгы төшкәч тә су коенырга кил, яме! Кичәге урынга.. Йортыбызны салу турында киңәшербез, яме!..» 1999 Карбыз 1 от!—ди Данияр. —һап та һоп-шапылт!—ди өстән очып төшкән карбыз-ядрәне эләктереп алган Наил.—Башка төшерәсең бит—ипләп ат! Ат, әйдә, ат! —Тот! —Ат! Ч Т Идел камышына төренеп машина әрҗәсендә җәйрәп яткан буаз карбызлар әнә шулай иттереп жиргә төшәләр Жиргә төшкән карбызларны итәге тезеннән югары юка күлмәкле кыз берәм-берәм үлчәп бара. Анын эшен каратут йөзле, карбыз төшедәй конгырт күзле, кара мыеклы егет күзәтеп тора. Бу егетнен исеме—Танбәк. Әстерхан өлкәсенең Идел белән Каспий диңгезе кавышкан төбәгендә берничә зур авыл бар Бу дингезне борынгы бабаларыбыз «Кәсеп диңгезе» дип хаклы атаганнар. Монда карбыз, помидор үстерүче нугай татарлары— карагатлар яши. Танбәк—әнә шул кавемнән ... Карбыз төялгән «ГАЗәл» тагын юлга кузгала. Чираттагы сату ноктасы Казан су буендагы урам чатына урнашкан. Инде жәй азагы якынлашып килә. Әмма челлә әле Челлә! Етга буйлап сузылган көнбагыш маедай сап-сары кин комлыкта карбыз түгел, хәтта алма төшәрлек тә урын юк. Кешеләр, кәлтә станнарыдай, комга сарылганнар, әйтерсен лә көнбагыш мае ялый-ялый кызынып яталар Сөзәк борынлы зәнгәр «ГАЗәл» каланың эреле-ваклы машиналар белән шыгрым тулган ыгы-зыгылы озын урамыннан салмак кына элдерә Инде менә иртәдән бирле Данияр белән Haiti карбыз ташып, карбыз бушатып мәш киләләр Ташуын, анысы, машина ташый инде аның, ә «ГАЗәл»не Танбәкнен абыйсы Сәет «иярли». Танбәк үзе кабинада— абыйсы янында гына утырып йөри Данияр белән Наилнен урыны— әржәдәге карбызлар арасында Хәер, алар уенча, ин хозур, ин рәхәт, ин жиләс, тагын да мөһиме—ин тәмле урын—әржәдә! Менә хәзер дә, ин зур карбызны урталай ярып, тәмләп кенә ашап баралар. Барган саен, торган саен әржәдә ярык карбызлар күбәя. Танбәкнен абыйсы ипләбрәк йөрсәме—бу бичара карбызлар һич тә бер мәгьнәсезгә генә ярылмаслар иле. әлбәттә. Әмма нишлисең бит—карбызлар ярыла. Ярылу аларнын язмышына язылган, күрәсен Ин кызылын, ин сусылын сайлый-сайлый егетләрнең тенкәләре корый «Инде монысы—ин шәбе!».—дип идәнгә орулары була—ак тешләрен ыржайтып пешмәгән карбыз килеп чыга. Моның ише карбыздан кыяр тәме генә килә шул Юк ла. юк. юк. кыяр әле тәмлерәк тә! Әнә шулай карбызга атланып карбыз ашап барган бер мәлдә Наил такмак әйтеп ташлады: —Бу тамашаны күрсәме— Казан халкы ни дияр1 Хан иярендә утыра Әйтерсең лә Данияр! —Әллә син шагыйрьме?—диде Данияр, учы белән астындагы карбызга шапылдатты —Шагыйрь!—дип. Наил яшел кәпәчле йомры башын югарыга чөйде.— Шагыйрьлеккә укыйм ләбаса — Кайда9 —Универда! — Кайсысында9 — Кайсы дип Самай зурында! —•Казан дәүләт»мени?! Соң, мин дә —Нәкъ үзе!—дип Наил, жәт кенә анын сүзен бүлдерде —Ә син. яшьти, кайсы бүлектә? —Татфакта!—диде Данияр — Ю-юк, мин анда түгел,—дип Haiti нигәдер йөзен чытты —Мин— юрфакта! Читтән торып Казанныкы мин. укыйм да. эшлим дә. «Юрфакта шигырь язарга да өйрәтәләр микәнни9»—дип. Данияр тагын да төпченмәкче булган иде. тик Наилнен карбыз шикелле йомры башына күзе тошен, көлеп җибәрде Карбыз да—карбыз, бу да—карбыз' Валлаһи, карбыз! Өстәвенә, козырегы артка каратып киелгән кәпәч- бейсболкасы да буй-буй яшел! 4. «К У.» М 11 —Нигә көләсен, көлмә!—дип үртәлде тегесе —Шалкан күргәч көләрсең! —Причем әле монда шалкан?—диде Данияр. —Безнен авылда шулай диләр... —Авылда? —Әйе, авылда! —Әле генә үзең. Казанныкы мин. дидең бит. —Без үзебез Казанныкы. Казанда тумасак та. Башта—кипке. Борын—киртле Камсамул булмасак та!— дип тезеп китте Наил —Авылда туып. Казанда үстем мин, яшьти Шылдымы? —Шылды,—дигән булды иптәшенен бу кадәрле дә йөгерек-шома теленә хәйран калган Данияр.—Шылды, шылмыйни.. 2 от! -Ат! Бүген Данияр—җирдә. Наил—әрҗәдә. Атуы—рәхәт, тотуы читен. Атна-ун көн дигәндә егетләр тәмам карбыз профессорларына әйләнеп беттеләр бит, әй! Иң кызыгы, иң сәере—карбыз ашамый башлады болар. Сәер, дигәч тә... Көн саен ашый башласаң, кара уылдык та туйдырадыр ла ул. Инде болар карбыз ашамый дип кенә карбызлар ярылудан туктамады. Моңа Танбәкнен киңәше сәбәп булды. — Бусы—ата карбыз, монысы—ана карбыз,—дип аңлатты ул егетләргә,—ана карбыз тәмлерәк тә. сусылрак та була. «ГАЗәл»ләре чираттагы сату ноктасына кузгалып китүгә, йә Данияр, йә Наил күңеленә хуш килгән берәр карбызны сайлап ала. —Атамы? —Юк, ана! Тимер идәнгә тупылдап төшкән карбыз урталай ярыла, эченнән ак төшләр чәчелә. —Ана сиңа, пычагым! һай-валлаһидыр, ну кызык та сон инде бу карбыз дигәнен! Анысы, бу тормышбу дөнья үзе дә кайчагында карбыз шикелле тоела башлый Әйе, кайчагында кыпкызыл карбыздай татлы-сусыл ләззәтне көтеп күзеңне йомуын була... Ачып җибәрсәң.. Ә ачсаң, әрем тәме вөҗүдеңне куырып ала. Ярылып яткан карбызларны күргәч, Танбәктән битәр Сәет «аһ» та «уһ» килә. Аның әрнүле кыяфәтенә карап: —Сон, үзен бит әнә теге борылышта кинәт кенә тормозга бастын! Ана карбыз ярылмыйча нишләргә тиеш? Саклык кирәк!—дигән була Наил —Менә ошолай итеп тәгәрәтеп беләләр аны!—дип. аптырагач, үзе киңәш бирә Сәет. Һы. тәгәрәтеп кенә карбызның эчендә ни барын белерсең, пычагым! — Менә ошолай сабагы саргаеп торганы—ин өлгергәне!—дип тә карый Сәет. Әмма монысы да әле еш кына туры килми. Көнозын челлә бәйрәме ясаган кояш кинәт кенә болытлар артына кереп качты. Шуны гына көтеп торган, диярсең—күңелләрне ямансуландырып, көз җиле пәйда булды. —Көз—кызлар күнеле төсле: Бер елмая, бер—төксе,— Т дип. Наил, үзалдына сөйләгәндәй генә шигырь әйтеп куйды —Беләсенме, карбыз кемгә охшаган?—диде Данияр — Кемгә? —Муллага! —Причем монда мулла? —Тыштан яшел, эчтән кызыл!—дип аңлатты Данияр — Юк ла. ю-юук!—дип каршы төште ана Наил—Кагылма син муллага, яме! Түрәгә, дисән. бер хәл әле Сүздә бер төрле, эштә—икенче төрле... Татар түрәсе! —Яшьти. әллә мәчеткә дә йөрисеңме син?—дип Данияр сизелер- сизелмәс кенә көлемсерәп куйды —Кабыгы яшел, эче кызыл муллаларны мактыйсын ату... Икесе дә тынып калдылар Әллә нинди генә унайсыз. читен тынлык иде бу Данияр үзен битәрләде. Сүзен сүз итәр өчен генә әйткән иде бит ул аны. кызык өчен генә. Авылларындагы элекке партком Айзат абыйнын хәзер мулла булып йөрүен күз алдына китереп кенә әйткән иде лә —Көз—кызлар күнеле төсле: Бер елмая, бер—төксе,—дисенме'’ Шәп бит бу. ә! Валлаһи, шәп! Менә дигән шагыйрь чыга синнән, болаи булгач, яшьти. чын әгәр!— дип Данияр жепне ялгарга тырышып каралы Әмма Наил дәшмәде, сүз жилеме ябышмады, гәп жебе өзелгән иде. «Син нәрсә. Наил дус, үзен әйткәндәй, кызлар күңеле төсле үзгәреп киттең әле. сөмсеренне коеп, койрыгын кабарткан мәче шикелле утырасын»—димәкче иде дә базмады «Бабалары мулла булып, аларны теге чакта Себергә сөргәннәрдер. Ә мин. исәр, әнә шул ярасына кагылганмындыр,—дип фикер йөртте ахыр чиктә Данияр —кеше күнеле дә карбыз шикеллерәктер шул. эчендә ни ятканын тыштан-кабыгыннан гына белә торган да түгел...» 3 от! —Ат. әйдә, ат! -Тот! —Ат! Әйтерсең лә болар иелә-бәгелә «ат!»-»тот!» дип кабатлый торган роботлар Ходайның кем өчендер бик тә тансык тоелган тәгаменә егетләр шулкаләрле дә күнектеләр ки. алар өчен карбыз әллә таш. әллә туп. әллә ядрә—барыбер. Әйе. Данияр белән Наилнең инле карбызга әлләни исләре дә китми Хәзер егетләр өннәрендә генә түгел, төшләрендә дә карбыз күрә башладылар Данияр карбызларнын борау койрыклы симез чучка балаларыдай мыркылдашып-чинашып ятуларын күрә Наил исә Хәер, аныкы ла шул чамадыр ла. Әмма үзенен сөйләгәне юк Көн азагында егетләр берәр карбыз сайлап алалар Үзләренә—өйгә алып кайтырга. Даниярга теләсә кайсы ярый Тик зуррагы Чөнки ул тулай торакта яши Тик бу вакытта ни дуслары, ни йөрештергән кызлары, н и таныш-белешләре—берсе дә юк Барысы да—каникулда Наил менә Ә менә Наил карбызны сайлап та карый инле. ичмасам' Чөнки анын сенлесе бар. Назлыгөл исемле Нахлы Гөл! Наилнең әнә шул назлы сснлесенә тиешле карбызны сайлый -сайлаша барысынын ла тенкәсе корып бетә Әмма бу вакытта ни Танбәкнен. ни Сәетнен киңәше эшкә ярамый Кысылмавың хәерлерәк Наил карбызны чиртә-чиртә. шакый-шакый. тынлый-тыклый сайлый. Ашыкмыйча, озак итеп сайлый Тәмләп сайлый. Үтеп баручы бер әби дә ярдәм итеп карый: —Алла куәт бирсен!—ди әбекәй. -Анаң кияүгә бирсен!—дип кырт кисә Наил Мескен әбекәй исә. тешсез авызын бер ача да бер яба. үзалдына Т нидер мыгырдана, аннары кәкре башлы таягы белән асфальтны кыйный- кыйный, үз юлына кузгала. Икенче көнне иртән эшкә килә-килешли үк Данияр Наилгә сәлам урынына сорау бирә: —Ну. ничек? —Во!—дип тегесе баш бармагын күрсәтә —Шәп! Бу инде: «Мин сайлаган карбыз сеңелкәшкә ошады!»—дигәнне аңлата. Инде менә, ниһаять, Данияр тотына. Инде, ниһаять, Даниярның чираты! Назлыгөл исемле үзе чибәр, үзе бик тә серле, сөйкемле сенелкәше хакында сораштыра-сораштыра, ул Наилне интектермәкче-измәкче була. Әмма тегесе һич тә интегергә-изелергә ашыкмый, киресенчә, тәмләп, ләззәтләнеп җавап бирә. —Аның күзләре—карбыз төше кебек, бераз гына кысынкырак та,— ди ул.— Гел нурланып тора торган, оялчан... —Акмыни?—ди Данияр —Ничек инде ак91—дип аптырый Наил —Күзенә ак төшкәнмени, дим. Соң, карбыз төше ак була бит ул. —Вәт ангыра син, вәт аңгыра!—дип үртәлә Наил.—Карбыз төше коңгырт була, ахмак. —Ә иреннәре? —Иреннәреме? Иреннәре—текә, мут! —Ничек инде—текә? —Текә булгач, текә инде! —Нигә—мут? —Чөнки алар гел елмаеп кына торалар. —Ну, яшьти, әйтсәң-әйт инде, күкрәкләре ничек? Алары да текәме? Карбыз кебекме?—дип авызын ера Данияр. —Текә, текә!—ди тегесе, бу юлы үртәлми.—Ни пычагыма дип көләсең әле син? Көлмә! Шалкан күргәч көләрсең! Шулай ди дә бу, үзе дә көлеп җибәрә Боларның көлүләре, салмак кына юырткан юаш «ГАЗәл» гөрелтесен җиңеп, озын урамның шау- шуына кушыла. Бу шау-шуга Сәет белән Тайбәкнең нидер әйткәләгәннәре дә, кабинаның ачык тәрәзәсеннән очып чыгып, өстәлә тора. Ике туганның «шымылдык», «калым», «той», «жаушы» кебек төтек-өтек сүзләре генә колакка исән-имин килеп ирешә. —Таңбәк өйләнергә җыена,—дип Наил серле генә күзләрен кысты — Акча турында ызгышалар... —Кемдә кемдә, ну болардамы—боларда акча дигәнең басу тулы бит инде ул, яшьти,—диде Данияр.—Карбыз сатып та акчалары булмаса... —һы, аларда туй атна буе гөрли ди. Ак жол болсун, дип тели-тели, әле ике атнага да сузыла ди. Өстәвенә—калым! Калымга—затлы машина! —Ну да?!—дип, Данияр кашларын күккә чөйде. —Элек кенә ул болар ягында калымга биш-алты капчык кипкән җимеш биргәннәр дә—и бетте-китте, вәссәлам. Әттәхиятеңне укыта ул хәзерге туй! —Әле ярый бездә карбыз үсми,—диде Данияр.—Калым, дип, атна буе туй, дип. без дә эшерелгән булыр идек ату. —Беләсеңме, яшьти,—диде Наил, бик тә зур серен ачарга җыенган шикелле,— кичә кич белән Назлыгөл сине сорашты бит әле.. —Сон?!—Даниярның каны кайнап торган суга салынган термометр баганасыдай югарыга сикерде. —Соң, мактадым инде сине!—дип көлемсерәде Наил —Кулдан килгәнчә. Ни әйтсәң дә, яшьти бит син, пачти дус кеше. — Шуннан 9 —Утырган да шуган! —Ничек? —Ничек инде—ничек? —Мине ничек итеп мактадың, дим! —Үтереп мактадым! Озын буйлы, акыллы, шәп егет, дидем. —Ярый... Тагын? —Тагынмы? Үзе тыйнак, үзе шаян, бик тә юмарт, дидем. Кызык- мызыклар уйлап табарга ярата, дидем. —Ну-у, бусы кирәкми иде лә инде.. —Нигә?—Наил, аптырап, Даниярга карады. —Тилемсә икән бу, дип уйлавы бар тагын. —Син нәрсә, яшьти?! Кызлар бит кызык-мызык ярата. Көләргә генә булсын аларга. Көлдерә белдеңме—син хан! —Үзе нәрсә диде сон? —Улмы? һм-м...—Наил серле генә итеп читкә карады. Ул арада «ГАЗәл»ләре чираттагы сату ноктасына килеп туктады -Жә? —Аннары әйтермен... —Аннары—тәмәке амбары!—дип түземсезләнде Данияр —Ялындырма. әйт инде! —Юк! Соңыннан,—дип кырт кисте Наил Валлаһидыр—кызык та сон инде бу карбыз дигәнен! Челләдәме.’ Челләдә кар белән боз инде мәгәр! Карбыз Тәнренсн татлы могьжизасы! —Бу дөньяда иң зур жыелмыс—карбыз!—ди Танбәк, аның жыел- мысы— җимеш була инде ул. —Юк, кабак!—ди Данияр. —Кабак яшелчәгә керә, ә карбыз—жиләк-жимешкә!—дип Наил Танбәкне хуплый.—Шылдымы.’ —Алайсам, кабак—ин зур яшелчә!—дип әле һаман да сер бирмәскә маташа Данияр. ...«ГАЗәл» тагын юлга кузгала. —Жә, әйт инде! Ни диде? — Кем ул? — Кем-кем! Назлыгөл! — һә-әй, кемгә-әлбә. кемгә-хәлвә!—диде Наил, һәр сүзен вәкарь белән генә сытып чыгара, әле җитмәсә, үзе уклау йоткандай катып утыра, ялындыра... — Нәрсә, колбаса йоттың мәллә?—дип Данияр дорфа гына иптәшенә текәлде.—Бик кирә>е бар ис — Кемнең? — Назлыгөлеңнең! —һә-ә-әй, күңел күзен күрмәгәч, маңгай күзен борын тишегендә була инде ул, яшьти,—дип Наил җан җире әрнегәндәй йөзен чытты, кара көйде —Аның бит сине күрәсе килә, синен белән очрашасы килә бит аның! Ә син?! Мокыт! Сөмсез.. — Кайчан'.’—диде Данияр, сабыры тәмам бетеп — Киләсе җомгада! —Давай иртәгә!—дип гөлт итеп кабынды Данияр — Ну. пырдымсыз тәре'—диде ана Наил,—һы Сон. барыгыз, бүген үк очрашыгыз, мина димәгәе Унсигез яшьлек сып-сылу. бер чиләк суга салып йотардай кыз гомерендә күрмәгән кешене күрергә җыена' Ә син. иртәгә дә иртәгә, дисен 4 үген җомга! Жомга бүген, җомга! Җәймен соңгы көне Данияр эшкә ашыга. Аякта җемелдәп торган, чын күннән тегелгән өр-яна затлы җиңел ботинка! — Кызлар ин элек аяк киеменә карый,—дигән иде ана Наил Данияр карбыз бушаткан акчасына кыйбат аяк киеме алды — Кызлар чәчәк ярага.'—дигән иде Наил Монысын ул үзе дә би-и-ик тә яхшы белә! Б —Кызлар кызык ярата!—дигән иде ана Наил. Бүген анын башы тулы кызык-мызык кына... Күңел очына! Әллә кая очына күңел! Данияр тулай торак коридорында тәмәке пыскытып утыручы авыл кызларын да искәрми. —Әй, Данияр!—диләр алар.—Баедын мәллә? Борынын күккә менгән бит, яшен суга күрмәсен! Данияр дәшми. Данияр ашыга! Җомга! Җомга... Әмма иртәдән бирле яңгыр ява. Әйе. валлаһи газим, «Көз— кыпар күнеле төсле: бер елмая, бер—төксе» икән шул ул Сөзәк борынын жыера-жыера, иренеп-чирканып кына, зәңгәр «ГАЗәл» тагын юлга кузгала. Яңгыр исә, бермәлгә күбекләнеп-кинәнеп ала да. пыскып-төтәп ява башлый, ә икенче мизгелдә отыры көчәеп, борчак-борчак тамчыларын җиргә сибә. Көз яңгыры бу. Әйе, бу яңгырны нәзберек-иркә «ГАЗәл» дә өнәми бугай, сату ноктасына би-ик зарланып кына, чыелдап-чинап туктый. —Монае-кешкен, зурларын ташлагыз!—дип әмер бирә егетләргә Сәет. —Тот!—ди Данияр. -Ат! -Тот! Асфальтка килеп төшкән түгәрәк-симез карбызның кып-кызыл кисәкләре, коңгырт төшләре тирә-юньгә чәчелә. Авызын ачып катып калган Данияр, аптырап, Наилгә карый Наил исә... Ә Наилнең Әйтеп бетергесез күп нужа күргән кешедәй, чырае сүнгән, сытылган Наилнең. —Анай үлде. Атай-исерек. Абый-төрмәдә!—дип ачынып-ярсып тезә башлады ул —Беркайда да укымыйм мин! Бернинди дә сеңелем юк минем! Беркемем дә юк! Авызын йомып катып калган Данияр, әсәренеп, Наилгә карый. Әле генә чырае сытылган Наил исә хәзер инде нигәдер көлә, ә үзенең күз төпләрендә борчак-борчак тамчылар җемелди... 2000 Чебен 1 ук гәүдәле, шакмак иякле егет ашыкмыйча гына тонык тәрәзәле кара джипка кереп утырды. —Син нәрсә. Бизон, әллә бозауладыңмы анда?—диде артта утыручы сакаллы егет һәм ризасыз гына учын учка сукты.—Ун минут үтте Җә. булдымы, юкмы? —Булды!—диде тегесе.—Соң, оныта язганмын, чәчәккә дип кире керергә туры килде. Мә, иң шәпләрен генә, классныйларын гына алдым! —Кузгалдык! Кая... сәмәнне... Джип, кинәт кенә чыелдап, урыныннан купты, сакаллы егет исә Бизон биргән акчаны саный башлады. —Мулла, Кенәз кайчан кайта?—диде машина йөртүче егет. «Биш мен бер йөз, биш мен алты йөз»,—дип авыз эченнән генә акча санап утырган Мулла сүгенеп куйды. —Бл-лин' Башны бутадың!—диде ул.—Ә?! Бүген сәгать икедә. Төнге' Син, Фид, әзер тор, самолет каршыларга барасын бар! —Мулла, син нәрсә—баралмыйм! Настя белән төнге клубка җыендык бүген! —Арт саның белән уйламыйча, башың белән генә уйласаң барырсың!—дип сүзләрен теш арасыннан кысып чыгарды тегесе. Т — Кеиәзен әйтерием Тапкан бит вакытын кайтырга Анасын саткыры —дип сукранды Фидель—Жүнле кешеләр, әнә Яна ел каршыларга чит илгә йөрми, минем шикелле үз чыршыбыз төбенә генә ятып йоклый. —Катырак ниткән иден мәллә?—дип көлемсерәде Бизон —Син нәрсә?! Эчмим бит мин!—дип кырт кисте тегесе —Настянын күнелен күрә-күрә, тәки йоклап кителгән Егетләр көлешеп куйдылар. Кала урамнарын өч тиенлек сагыз шикелле тиз сыланучан. ябышкак - бәйләнчек, төтеннән ысланган тозлы-комлы пычрак кар күмеп ташлаган иде Әнә шул карны тирә-якка сиптерә-сиптерә. бу соры баткаклыктан тизрәк котылырга теләгәндәй, машиналар алга ыргыла —Фил. тормозни!—диде Мулла. Очып диярлек барган джип кинәт кенә тихлеген киметте, супермаркет төбенә килеп туктады. Кибет хужасын ит чабучы бүлмәсеннән эзләп таптылар —Жук бит әле. жегетләр. жук!—диде хуҗа һәм каймак ялаганда тотылган мәченекедәй гаепле күзләрен таш идәнгә текәде —Тере акча җыюлары авыр бит хәзер, бик авыр... Бизон үткен йөзле ялтыр балтаны бүкәннән кубарды —Ике атна гына булса да вакыт бирегез инде...—Хужа мөлдерәмә тулы күзләре белән кыяр-кыймас кына Муллага каралы Мулла исә. ләм-мим дәшмичә. Бизон кулындагы балтага үрелде —... Тагын бер атна!—диде хужа. — Ботарлар илем мин сине, тик дунгыз ите ашамыйм Ярын, өч көннән сәмән әзер булсын! Ярты-морты маташма, бөтенесе әзер булсын' Ниһаять, балта бүкәнгә чабылды. Машинага чыгып утыргач. Фид: —Төнге клубны үзем генә кәшәләрмен инде,—диде — Һы Кәжәгә—кәбестә Анда сина ярамый' Сүзен үтми' —Ничек кенә үтә әле! Жә. ярар инде. Мулла, карышма санә— «Шүрәле» кафесына Жаннаны жайладын бит әле —Жанна түгел—Жәүһәр! -Исем алыштырудан сумма үзгәрми!—диде Фил Урын алыштырудан, диген, томана «математик»,—дип кушылды сүнә Бшон —Әгәр дә син ул наркотанны ташламасан, бетәсен. малай!—Мулла сүзне икенчегә борлы —Үзен дә. ләрәҗән дә —Тормаячак та!—дип кысылды Бизон —Точно тормаячак' — Бүген генә! Бер көн! Бары—бер көн... Соңгысы И все!—диде Фид —О. кей? —Соңгы тапкыр!—диде Мулла. Шуның белән гәпкә нокта куелды Тубык тиңентен шакшы соры карны тирә-юньгә сибә-чәчә джип алга ыргылды Төнге өчләр тирәсендә Бизон Муллага сугылды -Булдымы’—дип сорады Мулла.—Кенәзнен кәефе ничек' О. кей! Самолет кына бераз соңарды соңаруын Тик менә Карале, әй. Фид тагын юкка чыкты бит —У у. анасын корт чаккыры! —Ждвап га бирми ..—дип Бизон кесә телефонын чыгарды Төнге клубта булабыз, дигән иде дә —У у. бабаңның кабер тактасы!—дип улады, аты-юлы белән сүгенде Мулла —булмый болай! Шартлатырга што-ли инде ул төнге клубны ” Фид Фидель-Фидаилнен әкренләп наркоманга әверелә баруын егетләр бик авыр кичерәләр иле Кинәт сугудан төнге клуб директоры бөгелеп төште Фид кайда?—дип кабатлады Мулла —Бел-мим...—диде өзек-өзек сулыш алган директор.—Бүген озак утырмады, тиз тайды бугай ул... —Жиде ел бушка эшләтәм әле мин сине, с-сука! Соңгы тапкыр кисәтәм: Фидельгә тагын наркота бирсән... Ул анаша-манашанны арт тишегеңә тыгып куям әле мин синең, падла! Шулчак ишек ачылып китте. Бизонның шау-шулы, яшелле-күкле музыка белән чәбәләнгән тавышы ишетелде: —Таптым, Мулла! Настя—кече залда!—дип сөрән салды ул Кече залда сигез кызый, дүрт егет шашына-шашына бии. чиный, очына-сикерә, бер бөгелә, бер турая, кыскасы, җан фәрманга ду килә иде Жирнен тарту көче дигәннәре бу кызыйларга бөтенләй кагылмый иде ахрысы—әйтерсең лә алар, тәмәке төтенедәй, йөзә-чайкала биек түшәмгә тартыла, болай да кыска итәкләре исә, аска төшәсе урынга, һаман саен өскә күтәрелә бара иде. Бизон Настяны шәрә беләгеннән эләктереп алды да җилтерәтеп кенә Мулла каршына китереп бастырды. —Фид кайда? Әллә боларны танымады, әллә ишетмәде, кызый, калайланган күзләрен уйнатып, сакаулана-тотлыга кычкыра башлады —Нәсә карап торасың? Щ-шас как дам по х-х-харе! —Мәгънә юк... Күкнең жиденче катында йөзә бу!—диде Бизон. Клубтан чыгышлый аларга бер танышлары очрады һәм ул Фиднын, такси тотып, берничә егет белән тимер юл вокзалы ягына китеп баруын әйтте. —Беткән икән бу Настя тәмам...—дип Мулла уйчан гына башын чайкады,— Баш-аягы белән сазлыкка чумган. Чыгалмас. —Фидны да бетерәчәк, кәбих! Шул гына өйрәтте бит аны, өстерәп кертте, сучка!—дип җөпләде Бизон. Менә сиңа Настя-Нәфисә... Ниндидер бер йөз яшьлек карт аның турында роман да язган бугай әле. Унтугыздагы бу кызыйны, кем әйтмешли, бер кашык суга салып йотарлык иде. Карап торышка. Ә күңеле? Күңеле—бөкре карчык. Фидны тимер юл вокзалы янәшәсендәге төнге казинодан эзләп таптылар. Төгәлрәге, казино ишегалдыннан. Тагын да төгәлрәге, әнә шул ишегалдында басып торган Ленин һәйкәленнән! Кайчандыр бу бинада партия райкомы урнашкан булса кирәк. Ул заманда таш сынның бинага юнәлтелгән кепкалы кулы үзенә күрә бер мәгънә дә аңлаткандыр әле. Йә матур, якты-бәхетле киләчәккә әйдәгәндер Хәзер дә анлага. Әйтерсең лә ул, бөгәрләнеп беткән кепкасын сузып, казинодан хәер сорый... Фид. ике метрлы постаментка менеп басып, бер кулы белән Ленин бабайның таш ботын кочаклаган да... пес итеп тора иде Әйе шул, валлаһидыр, әйткәннәре хак икән: әле бит саф-аек баштан да сине кайчагында шундый бер тыелгысыз теләк биләп ала ки. югарыга менгән саен аска— өстән аска—түбәндәгеләргә төкерәсе килә башлый! Фид. анысы, арттырыбрак җибәргән. Җитмәсә, ул чәптергән нәзек фонтан һәйкәл төбендәге машинаның түбәсен юа иде! —«Мерс-600»!— диде Бизон мәгънәле генә. —Кемнеке? —Әллә тагын... Мәскәү номеры белән... —Әйдәле, бу әтәчне тизрәк йолкып алыйк та эзне суытыйк! Зурга киткәнче...— диде Мулла. Әмма алар Фидельне «кунача»сыннан өстерәп төшерергә өлгермичә калдылар. Казинодан өерелеп, ду килеп биш егет йөгереп чыкты Бишесе тин ләх исерек иде. Бизон, тагын да мәгънәлерәк итеп: —Болар шаяра торганнарга бер дә охшамаган —диде Дөрестән дә, аты-юлы белән пыр тузып сүгенешкән тавышларга корал корган аваз—затвор чынлавы кушылды. Шул гына җитмәгән иде!—дип Мулла касыгындагы пистолетын капшап куйды. Үзенә төбәлгән көпшәләрне күргәч, Фид та айнып китте Әмма бер мәлгә генә, икенче мизгелдә исә ул шашынып-шашынып көлә башлады — Күзләре калайланган монын,— дип уйлады Мулла, —Коралга ябышса, бетте баш! Ниһаять, Фид көлүеннән туктады Акаеп аска карады — Пистолетын тартып чыгарса, бетте баш, атыш китәчәк, тетмәсен тетәчәкләр монын,—дип өтәләнде Мулла Бер Ике Өч Дүрт! Тын Тып-тын. һай. нәни генә бер жил чалымы да. хәтта тамак кыру ла утлы давылга сәбәп булачак! Тынлык. Йөрәк—дөп-дөп . Мулла, сак кына атлап, уртага чыкты — Гаеп бездә, егетләр,— диде ул —Әйдә, килешик! —Ух. син, мразь!—дип тегеләрнен берсе кинәт кенә алга талпынды — Шалканыңны чәчәм бит хәзер! Бетте баш! Буран кубачак —дип Мулла пистолетына тотынды — Ярый беткән баш—беткән, Флүр булсам ла. флюгер -ител әле мин! Шул мәлдә казино ишеге төбеннән Ба! Муля! Нихәлләр? Отбой, егетләр!—дигән көр тавыш ишетелде — Үзсбезнекеләр! Таныш тавыш! Сон, бу бит детдомда бергә аунап үскән Кефир ләбаса! Валлаһи газим, үзе! «Муля» дип ана ул гына эндәшә ала .. Кефир белән Мулла кочаклашып күрештеләр Амбалларыңны ал!—диде Мулла. Ә син—бу сигәгеңне'—дип көлде Кефир —Әле генә Мәскәүдән алып кайткан оф-өр-яна «Мерседес»ны шулай мыскыл итсеннәр инде, йә! Чебен гомере... Өреп төшерергә дә өлгермисен, инде эрегән була,— дип Бизон борын очына кунган кар бөртегенә өрде —Чебен гомере Фид-Фидель-Фидаил исә, таш сынның ботыннан кочаклап, йокыга талган иде. 2 ай, бу киңлек, зурлык—хозурлык! Әйтерсең лә мен чакрымнан мен чакрымга сузылган бу ап-ак дөньяда алардан гайре һичбер жан иясе дә юк! Әйтерсең лә йоклап яткан биниһая зур ак аюның сырт ионында нәни генә бер кара борча тыпырчына. Бу кара борча— машина. Флүр тизлекне арттырды Фәлән хәтле ат кынамы—фәлән кадәр жен көченә ия булган куәтле «BMW», отыры ашкынып, тайгак бозлы юлдан алга ыргылды. Янында утырган Жәүһәр. ләм-мим дәшмичә, гөләп бәйләмен күкрәгенә кысты, арткы утыргычта исә торт-морт ише тәм- томнар биеште. Һай. бу хозурлык, һай, бу нарат урманы' Төз. алтын баганалар иксез-чиксез зәңгәр күк гөмбәзенең үзен терәтеп торалар иде сыман Флүр янә тизлекне арттырды. Инде болай да куркып кына, күзләрен чытырдатып йомып кына барган Жәүһәр түзмәде, егетнен беләгенә ябышты: -Үтерөсен бит! Әкренрәк барчы —дип ялварды ул. - Сон. бахбай тыңламый. Ташбака түгел бит ул сиңа! «BMW»!— дигән булды тегесе. Башта берән-сәрән генә төшкәләгән ябалак кар хәзер инде бөтен тирәлекне биләп алып, кинәнеп ява иле. Хәтта бурап-бурап ук ява Менә кайда ул хозурлык!— дип сокланды егет Эрләп бәйләсәң, бу карлан менә дигән үтә күренмәле өрфия шәл Һ чыгар иде! Шулай дияр иде әбисе. Бәлки, әнисе? Әбисен түгел, әнисен дә күргәне юк аның. Бер яше тулар-тулмас чагында кемдер аны балалар йортына китереп ташлаган ташлавын. «Флүр Хисамов» дигән язуны муенына тагып... Менә шуннан бирле аның гомере башы өзеп ташланган аклыкаралы кинофильм тасмасыдай тәгәри дә тәгәри. Исән микән аны тудырган кеше? Күрергә иде бер шуны! Юк. кирәкми! Кирәкми! Ул тагын тизлекне арттырды. «BMW» артын сикертеп чапкан юргадай кылана. Ни хикмәт, Җәүһәр тып-тыныч, хәтта күз ачып, сагыз чәйнәп бара иде. Аңламассың бу хатын-кызны... Ап-ак кар бозлы юлга келәм җәя. Калада да явадыр инде бу кар. Тик анда төтеннән ысланып, тозлы-комлы сазга әйләнеп бетә бит ул, бахыр. Аңлатып кара син—инде пычранып, каралып, тапталып беткәч кенә—әле туганда һәм яуганда да апак идем бит мин, саф-пакъ идем лә мин, дип Һичкем ышанмас, сине хәтта тыңларга да теләмәсләр! Флүр янә кызыйга карап алды. Укалы чытыртыйга төрелгән алсу гөләп чәчәкләрен Җәүһәр өч айлык корсагына кыскан. «Чәчәген сайлый белгән дә соң инде, молодец, Бизон!—дип уйлады ул.—Кызык: малай микән, кыз микән?..» Җәүһәр—назлы, татлы, затлы исем. Алты хәрефнең бишесен урысчага аудара торган түгел. Аудардың исә—бетә, сытыла, югала исем. Флүр түгел инде һәрхәлдә. «Мөгаен, Актаныштан булгандыр,—дип уйлады ул әнисе турында,—сәер исемнәрне ул якларда бик яраталар. Их, Флүн, Флүс кебек энекәшләрем булсамы хәзер?!» Алдавыч кар келәме каплаган юл үргә күтәрелә башлады. Зур тизлектә бозлы тауга менүе дә, бозлы таудан төшүе дә вөҗүдеңә татлы, иллә дә шәп—үтергеч шәп, газаплы ләззәт бирә. Төшүе—төшү әле аның, ә менә һәркемнең югарыга менәсе килә, беркемнең дә аста каласы килми бит, шайтан алгыры! Җәүһәр түзмәде: —Саграк кылан! Каршыга машиналар очраса...—дип янә егетнең беләгенә ябышты. —Тик кенә утыр әле!—дип Флүр тагын газга басты. Өйләнү турында сүз Җәүһәр балага узгач килеп чыкты. Озын-озак уйлап тормады егет, «ярар» диде, килеште. Әнә шул «ярар»дан сон, инде менә, ниһаять, ике айлап вакыт үткәч, Җәүһәрнең әти-әнисеннән кыз сорарга кайтып барышлары. — Вакыт юк әле. Язга кайтырбыз...—дигән иде дә —Юк-юк. аннары соңарабыз, беленә башлый,—дип тәки чат ябышты бит. чәчби, кем әйткәндәй, шүрәлене шундук мөгезеннән алды Менә шулай иттереп, Флүр утыз өч яшендә өйләнергә булды. Гайсә пәйгамбәр яшендә ягъни. Өч бүлмәле фатирым, ике машинам, үзем, кашым да күзем, дип кенә йөрисе чакта. Менә шул. Утыз өчтә! Адәм рәтле, юньле бер эш тә кырмаган килеш... Такташ, әнә, утызда ук ычкынган. Император Нерон инде бу яшьтә дүрт ягына да ут төртеп Римны яндырган, абыйсының башын чаптырган, анасын мендәр белән томалап үтергән, һы Ә менә син. утыз өч яшьлек мокыт жан: «Бу кызый баласын тудыргач та читкә-чүпкә ташлап калдырмас,—дип шөкер итәсең,— Флүр булсам да, флюгер түгел әле мин!—дип үз-үзеңне тынычландырасың — Мина да, бәлки, передача илтерләр әле»,—дип өметләнәсең... Ә бит Җәүһәр белән син— янәшә бара торган менә шушы ике юл—ике тәгәрмәч эзе кебек кенә. Алар мәңге кисешмәячәк Алар кушылмаска яратылган. Анысын да беләсең. Каян? Китек күңелен төпкеленнән күтәрелгән сиземләвең шулай дип әйтә! Өч көнлек бу дөньяда һәр минутның, һәр мизгелнең кадерен бел! һәр чүптән дә тәм, шатлык, ләззәт тап— монысын да чамалыйсын. Тик ни җитми сиңа. Мулла—Флүр. әбекәең с-суга төшкере!.. Ниһаять, кайтып җиттеләр. Карурман куенына поскан ике урамлы кечкенә генә бер авыл иде бу. Аларны каршыларга әниләре чыкты. —Әйдүк, балакайлар, исән-саулар гына кайтып җиттегезме!—дип ул башына бөркәнгән ак яулыгынын чите белән күзен сөртте Күчтәнәчләрне күтәреп өйгә керделәр. Флүр. чишенеп, түргә узды, тәрәзәдән ишегалдына карады. Валлаһидыр, көн матур бүтен! Ап-ак. йомры йомшак кар ява.. Шул аклыкны күңелле генә төрләндереп, чуар тавыклар нидер чемченеп йөри, дәү генә гаярь әтәч алар каршында кәпрәйгән була, ирлек бурычын үтәргә маташа. Ул да түгел, тәрәзә пыяласына (менә сина— вәйт!) чебен килеп кунды. Чып-чын. тере чебен! Безелдәгән дә була үзе. каядыр талпынгандай да итенә. Бәргәләнә Карале син. ә! Бу чебен дигәнен язы-жәе-көзе буе тәмам эчне пошырса да. кышларын тансык бер жан иясенә әверелә дә куя икән бит. әй! Кинәт капка ачылды. Урамнан сәнәге белән салам күтәргән ир керде. Агайның күз төбе күгәргән иде —Әби кундырган булса кирәк,—дип көлемсерәде Флүр.—Ә. бәлки Бәлки, сыер сөзгәндер. . Ул да түгел, өйалдыннан әнисенен: — Малларга печән салдынмы? Чибәркәйгә башак болгатырсың! Мунчаны томаларга онытма!—дигәне ишетелде Күз төбе кара көйгән ир. ләм-мим дәшмичә кулына сәнәген тотып, янә капкасына таба атлады. «Телсез што-ли бу?—дип уйлады егет.—Мин булсаммы?! Каяле. чыгып керим әле... Салам күтәргән агайны ул машинасы янына чакырды Тегесе дә, шуны гына көтеп торган сыман, сәнәген саламы-ние белән капка төбендә калдырып, егет янына килде Исәнләштеләр. Таныштылар —Тотасынмы, әзрәк? —Сын.. Ни инде, булса—каршы килде юк!—дип агай ләззәти генә кеткелдәп куйды. Флүр бер шешә аракы, чәркә, банкалы шампиньон гөмбәсе чыгарды, савытны тутырып хәмер салды —Ә үзен? —Эчмим Ярамый. —Ә-ә, алай икән Сын.. Ни Дөрес эшлисен, кем Кияү' Менә мин дә ташларга ниятләп торам бит әле Сын Ни инде Бер дә юннегә- нигә чыгара торган нәмәрсә түгел инде Яшь чагында яшьлекнең кадерен Колач жәеп фәлсәфә куертырга керешкән бабай кешенен әйтеп бетергәнен көтеп тормады егет, болай диде —Ярый, мин өйгә керәм Теләген булса, машина бикле түгел, үзен карарсың! Өяллыннан кереп барышлый, ярым ачык ишектән (әллә песи чыккан, әллә көйгән коймак исе таралсынга ачып куйганнар) кыз белән әни кешенен гәбе ишетелде: — И-и, әдәм тәганәсе, өч айлык корсагын белән —Ән-ни, дим! Җитте инде сина, яме' -Җитте шул! Җитмәгән кая ул... башыма җитәсез бугай инде Әдәм хуры' Нәсел-нәсәпсез бәндәгә кал инде менә Чыраена чыккан бит анын— бандит ул, бандит! Күңелем дә сизенә Йә. Раббым! —Ну. әни. җитте, дим' Кереп тә килә бугай әнә —Карале, кем диеп әйтим сын мин ана9 ! —Менә сиңа—мә! Кияү, диген' — Йә. Раббым... —Флүр. Флүрчик9 ! -Әү? Кайда йөрисең, әйдә, чәйләп алабыз,—диде Җәүһәр —Әти маллар карый торгандыр әле анда—соңрак керер —Әтиегезне сыер сөзгән иде,—диде әнисе һәм чәй ясый башлады — Чирләштеребрәк йөри әле бу арада Чәй кайнар иде. Егет иренен пешерде -Сөт салыйммы—суыныр,—диде Җәүһәр Әмма тегесе дәшмәде, чәен чөмерә бирде. —Әй. балалар, исән-сау гына йөри күрегез инде. Заманалары да бик буталчык бит анын хәзер, —диде алар янына килеп утырган әнисе Чебен, тәм-томнар куелган тәлинкәләрне бер урады, өч урады, биш урады да. урап әйләнүләреннән туйган сыман гына иттереп, бал савытына килеп кунды. —Бу да балны ярага, хәйләкәр,—дип елмайды егет.—Акыллы чебен. —Аш та җитешә хәзер. Чәй өстимме, кем... кияү? Менә, коймагыннан җитеш!—диде әнисе һәм балга кунган чебенгә тастымалы белән селтәнде. Чебен исә бал савыты читеннән өстәл почмагына кунды. Шап!— Кызыл чуклы тастымал чебенне идәнгә сыпырып төшерде. —Менәтерә, и Ходаем, кыш уртасында өйдә чебен чыксын инде, йә!—диде гаҗиз калган әнисе. Флүр. рәхмәтен әйтеп, табыннан кузгалды, янә тәрәзә янына килеп, тышны күзәтте. Күз төбе күгәргән агай инде салам ташымый иде. Бер-ике мәртәбә машина тирәсендә әвәрә килде дә бөтенләй юкка чыкты бу. һәркемнең бәхете үзенчә, фәкать үзенчә генә шул. Салам... Алтын салам бөртеге, имеш. Жәен балыгыдай төпкә-ләмгә чумарга туры килсә, авылына да кайтмагаең Шушы агай кебек саламын да ташырсың, тиресен дә түгәрсең, ә Жәүһәрбикән сыер савар. Тырнакларының кызыл буявы тиз унар, куллары-бармаклары, уч төпләре бирчәеп, бөрешеп бетәр. Шулай шул Бәхетеңне бер сыер сөзсә, гомерен буе салам ташыйсың икән ул. Менә сиңа—вәйт! Чебен исән икән бит әле! Имгәнгән канатларын өстерәп, тәрәзә пыяласына үрмәләп маташа. «Урамга—кар күбәләкләре янына чыгасы килә моның!—дип уйлады егет— Шулай ул, җәйнең җылылары гына җылытмагач, кыштан җылы эзлисең. Бу дөньяда син дә, вакытлы-вакытсыз чыккан шушы кышкы чебендәй, кемнәрнеңдер бик тә. бик тә эчен пошырасындыр. Ә язмыш дигәннәре сине кая кунсаң, шуннан сыпырып төшерер, сытып үтерергә дә күп сорамас!» Аш бүлмәсендә тәлинкә-кашык, чынаяк шылтыраганы ишетелде. Бераздан кыз егет янына килде, анын иңенә сарылды. — Көн матур бүген, иеме. Шүрәлем!—диде Җәүһәр һәм кызылга буялган озын тырнаклары белән тәрәзәдәге чебенне сытты. 3 онык тәрәзәле кара джип зират капкасы төбенә килеп туктады. Мулла, машинасын бикләп, култык астына ике бәйләм гөләп чәчәген кыстырды да эчкә узды. Кыштан бирле, Бизон белән Фидельне күмгәннән бирле килгәне юк иде. Менә килде. Хәер сорап утыручы карчыктан гайре зиратта бүтән кеше күренми. Мулла, шыгырдап торган яшел акча чыгарып, хәерчегә сузды. Тегесе, калтыранган кулы белән акчаны алды да, авыз эченнән генә нидер мыгырданып, бер-ике мәртәбә битен сыпырды. Карчыкның күзләрендә бәгырьне чеметтереп ала торган ниндидер бик тә нәзек, бик тә серле- тансык. бик тә үз-якын бер чалым пәйда булды. «Зиратта хәерчеләр дә изгегә әверелә ахрысы».—дип уйлады Мулла. Ул карчыкка җентекләбрәк, текәлебрәк карады Теге чалымны эзләве иде. Әмма дә хәерченең күзен мәгънәсез бер томан пәрдәсе каплаган иде инде. Кала яулап алырга әзерләнгән гаскәр кеби кабер ташлары тезелеп киткән. Гүя дә бу ташлар: «Мондагы тынлык—тынлык түгел әле ул. менә чыгыйк кына, тыкрыкларны, урамнарны басып алырбыз. Менә шуннан сон Тынлык башланыр!»— дияләр иде кебек. Биредә—Мулланын яшьтиләре. Күбесе таныш Йә Хода, никадәр кеше кырылган' Әфган, Кафтау сугышында да түгел. Монда. Якында гына Күк-кү, күк-кү, күк-кү Зират күкесе кычкыра. Елны саныймы, айнымы, көннеме?.. Әнә. алагаем мәһабәт кара мәрмәр кабер ташларыннан ана дуслары Т карап тора. Бизон да, Фидель дә сурәткә гел елмаеп кына төшәләр иде Әмма дә бу ике сурәт анын күнеленә бүген шом йөгертте. Әйтерсен лә болар: «Без сине кыштан бирле көтәбез инде, браток, монда сина да урын җитәрлек»—дип аны үз яннарына чакыралар иде «Ашыктырмагыз! Әле мина иртәрәк!»—дип уйлады ул. Нәрсә ул гомер9 Башта менә шуңа төшенәсе бар! Ә синен гомерен. Мулла-Флүр, башы да. азагы да кисеп ташланган аклы-каралы кинофильм тасмасыдай түгелмени?! Әнә, урам этләре генә ул. бүгенгесе белән яшәп, бүгенгесен генә хәтерли Кичә ул күрәзәче карчыкка барды. Мезозой чорында дөньяга килгән диярсең: күзе кысылып, теше коелып, бөкрәеп-шәлперәеп беткән әбекәй ана серле генә болай диде. —Башы да, азагы да бер икән, олан, бер икән Егет аңышмады. —Мин монда кроссворд чишәргә килмәдем. Турысын әйт—кайчан?!— диде ул төксе итеп. —Кызыл күлмәкле зат белән очрашырсың,—дип (әллә аны ишетте, әллә юк) сүзен дәвам итте карчык. —Кем ул?! —Якын кешен Хатын-кыз... —Кайчан?! Карчык дәшмәде. Егет куен кесәсеннән бер төргәк акча чыгарды. Йөзәр долларлык ике яшел кәгазьне әбинең итәгенә салды Әмма күрәзәче дәшмәде Ул тагын чыгарды, тагын салды. Тик файдасыз Ахыр чиктә төргәге-ние белән тегенен аяк астына ташлады Вәләкин әби дәшмәде Анын күзләре йомык, ул әллә йоклый, әллә мәрткә киткән, әллә үлгән үк иде Менә шул. Кем икән? Кем икән ул кызыл күлмәкле хатын-кыз?! Жәүһәр түгел! Берлән, аның кызыл күлмәге юк Аннары, анын белән очрашып торасы да түгел—болай да гел бергә Кем икән соң ул алайсам? Элегрәк чуалган чәчбиләрен дә күз алдыннан үткәрде. Тик аларнын берсен генә дә «якын кешем» дип әйтеп булмый иде шул. Мулла зират капкасына табан атлады. Нигә дип кенә киләсе итте соң әле ул монда9 ' Ни тартты? Инде череп таркалган дусларымы9 Үлемнән курку хисен үлем иленә килеп бетерү теләгеме9 Саилче карчык баягы урынында иде. Егет анын күзләреннән теге чалымны эзләде. Әмма бу юлы да томан упкыны гына иде бу күзләрдә Ул янә кесәсеннән яшел акча чыгарып хәерчегә сонды Тегесе исә, дерелдәп торган нәзек куллары белән битен сыпыргандай итенде дә. нигәдер тиз-тиз генә китү ягын каралы Ул да түгел, артта саллы адымнар, һәм бик тә таныш, тонык «пылт»-«пылт» иткән тавышлар ишетелде Бу тонык танышларның ни икәнлеген яхшы чамалый иде егет Шуңа күрә дә бер мизгел эчендә киерелеп алга атларга, борылырга, качарга теләде Тик соңарды Арттан тишкәләнгән аркасы, башы, бар вөҗүде инде кайнар угга яна иде аның. Ул җиргә ауды Юк, җиргә түгел, куркуыннан тротуар ташына абынып егылган карчыкнын йомшак җиренә барып төшкән иде ул Зират күкесенең тавышын ишетергә барыбер өлгерде егет Күк-кү. күк- кү, күк-кү... Елны да, көнне дә. сәгатьне дә, минутны да түгел, секундны саный торган күке иде бу һушына килгән карчык, торып, шундук ага>злар ешлыгына чумды Егетнең иягенә кунган чебен исә, талпынып, анын баш очында берике мәртәбә әйләнде дә. югарыга—инде сары төс иңгән каен яфраклары арасында кайнашкан кардәшләре янына кереп югалды Бераздан карчык, качкан урыныннан чыгып, мәет янына килде, «Әй. апаем, әй, апаем»,—дия-дия, аның кесәләрен актарырга кереште Әллә кайчан, инде мең былтыр элек үк төсе уңып киезгә әйләнгән, әйтерсең лә дөньяның бар булмыш кара керен үзенә җыйган конгыртсыман бу күлмәктә, бик тырышсаң, кызыл төс чалымнарын шәйләргә була иде .