Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯЗМЫШ ҺӘМ УЗМЫШ

Сибелә чәчем, сибелә кылганнар, Сер пышылдый сыман курганнар. Җил-жайдаклар моннан узганнар, Кылыч айкап язмыш урганнар. Бу ни хикмәт икән, далалар да Ерак барган саен мәгънәле Сүзсез генә жаны-тәне тойган Бер өлеше микән әллә мин? Кеше озак яшәмәкче Бик озак яшәмәкче дә. Үзе... яшәүдән кача. Тырышканы гомерләрне Гел кыскарту лабаса! Ярый, йоклап төш күрсен ди, Ә бит кояшны күрми: Туйдым ла дөньясыннан дип, Ниләр эчеп бетерми! Адәм озак яшәмәкче Берсен-берсе үтереп. Шәүкәт Галиев Үткәненә, бүгененә. Киләчәккә төкереп. Ачтан үлмәс өчен ясый Үтерү кораллары, Җирдә инде бомба куяр Урыны да калмады. Кеше озак яшәмәкче, Кайсы дөньяда микән— Көтү ягыннан борылган, Бетү ягына киткән. Бетерүгә көйләгән дә Бар осталык, бар көчен, Кеше озак яшәмәкче... Гомер кыскартыр өчен! Базар тәгәрмәче Үпкә Чагыштыру бик урынлы, Урман— Җирнең үпкәсе. Кискән саен арта бара Бал талыга үпкәсе. Каенсарда каен беткән, Усаклыда усак юк. Имәнле имәнсез калган,— Урман эзе—учаклык... Табигать биргән байлыкны Бетерсәңме корытып— Калырсың син төп башында Балта сабыңны тотып... Әйләнә дә Тиен әйләнә, Тиен бик тиз Сумга әйләнә. Сумнарына сумнар бәйләнә, Безнең башлар шунда әйләнә. Кеше тиен куа дип, Куасы да килә бит. Нинди хикмәт бу тагы, Базар тәмам бутады; Алабыз да сатабыз, Кайда безнең атабыз? Сатабыз да алабыз, Кайсы безнең анабыз? Бөтенесе мал даулый, Әйлән-бәйлән ал даулы. Кеше хакы, Алла хакымы, Уйламый аның хакында. Оят көзгеләре ватылган, Гөнаһ үзе (күптән) сатылган. Аптыраумы, бу зармы, Нишләтергә базарны, һаман шулай азармы, Җанәхлакны бозармы? Әйләнә дә Тиен сөйләнә, Тиген кыйбатлыга әйләнә. Ике мең дә беренче СУМ быел— Дөнья базарчага көйләнә! Кирәк безгә... Ошый иде өндәү-үгетләр, Бик ышана идек, егетләр, Бүгенгесе авыр булса да, Киләчәктә иде өметләр; Көннәр-еллар анда яктыдыр, Тормышкөнкүрешләр яхшыдыр. Пыран-заран килеп дошманнар. Бөтен дөнья безнең яклыдыр. Сугышларны шулай кичтек без, Үлән шулпалары эчтек без, Түзеп еллар, чыдап юлларны Киләчәккә таба күчтек без. Күчеш авырлыгы бар икән... Алга! Ялга вакыт тар икән. Рәхәт яшәр килер буыннар. Артка карамыйча бар икән. Байракларны биек сузганбыз, Бара торгач шактый кызганбыз, Ник караңгы дөнья дисәгез Якты киләчәкне узганбыз... Бүген тагын өндәү-үтетләр. Бабай булды инде егетләр. Адашкандыр ахры ышаныч. Үткәннәрдә калган өметләр. Хакыйкатьне кирәк танырга: Киләчәккә нигә барырга? Үзе килер! Каршы алырга Кирәк безгә исән калырга. Безнең хәлләр, безнең горурлык Элек тел яшергән кнлен Каената алдында. Урыс янында, татарым. Шундый хәлдә калдың ла. Тавышыңны эчкә йотып, Эндәшми аварсыңмы, Тылмачсыз да төшенерләр, Ишеттер авазыңны. Пышылдауга күчкәннәрне Ташлап кит» горурлык. Соңарма, бүгенге хәлләр Каравыл кычкырырлык! Албасты Була шулай, кайчак йөрисең, Авыр уең көчкә күтәреп Кайчан килер, дигән көнеңне Кайчан китәр, диеп үткәреп. Сыкрый җаның, сызлый бәгырен. Омет юлың әллә унтымы, Синең алда якты йотучы Каракошлы кара упкынмы... Кем өчендер кояш сүнгәндә Бу соңгы уй булып калмасмы? Төш күңелдән, шайтан коткысы Төшенкелек дигән албасты! Каныңда ул, җаныңда Тән хәтерли—гомер буе туплап. Җыеп бара каккансукканны: Яшьлек-дуамаллык картлыгында Сызландыра әллә юккамы? Тән хәтерли. Күңел онытамы. Кагыл гына нечкә кылына— Тибрәндереп көйләп куя сине Ничә гасырларның моңына. Каныңда ул, җанда газиз аһәң, Ник кадерле дисәң шул кадәр— Ерак бабайлардан килә сиңа Ядкарь-васыятьле моң-хәбәр. Галәм хәтереннән милли моңнар Мәңге шулай кайтып торсыннар, Күңелләргә сүзсез аңлашыла Зиһен төшенмәслек тылсымнар. Тирән таулар Ерак тауда кеше күренмидер, Биектәге күрә ерактан. Шушы таудай көчең үзендә дип, Ходай тауны горур яраткан. Түбәсенә менеп, әләм элеп: < Җиңдем!»—диеп мөмкин шауларга. Кузгатмагыз аның хәтәр көчен— Вулканнар бар тирән тауларда. Ак тәүбә Мәхәббәттән саклыйм күңелемне— Яңасыннан. Саклыйм аның котылгысыз татлы Ярасыннан. Күтәрелмәс дәртле ашкынуны Хәзер йөрәк. Күрмәмешкә салынуың инде Хәерлерәк. Йөрәк тыныч, күңел сабырланды— Гел тышаулы. ... Йә әйтегез, шушы әкияткә Кем ышанды? Июль. 2000 Олы Бакырчы