Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУГРЫ ЮЛГА ЧЫККАНДА

Бисмилләһиррахмәниррахим. ТАТАРСТАН мөселманнары бөтендөнья мөселман өммәтенең аерылгысыз бер өлеше. Күп гасырлар элек бабаларыбыз үз ихтыяры белән Ислам динен кабул иткән Мин моның белән горурланам Бала чагымда әниемнең әйткән сүзләре искә төшә Ул -Бар таккан дин. бар тапкан дин",—дип әйтә иде Кешегә динне ихтыярына каршы, көчләп таксалар, ахыр чиктә ул барыбер беренчесенә, рухи яктан аңа якынрак булганына кайта Безгә исә беркем дә динебезне көчләп такмады Әлхөмдүлилләһ. мең елдан артык вакыт үтсә дә. без аны беренчел сафлыкта һәм чисталыкта саклап кала алдык. Безнең күренекле дин галимнөребезнең. фикер ияләребезнең исемнәре җөмһүриятебез чикләрендә генә түгел, ерак төбәкләрдә дә билгеле. Без бүген авыр, борчулы, гыйбрәтле заманда яшибез Дистәләгән еллар буена җыелып килгән проблемаларның һаман да хәл ителмәве, икьтисади торгынлык, соңгы сәяси вакыйгаларның шаукымы болай да авыр тормышыбызны тагын да катлауландыра бара, халкыбызның рухи халәтенә тискәре йогынты ясый Безгә бүген иң мөһиме—рухи яңарыш өчен мөмкинлекләр ачылу, җәмгыятьнең әхлакый яңарышында динебезнең әһәмияте көннән-көн арта бару, халкыбызның милли аңы белән бергә дини аңы үсү. ата-бабаларыбыз традицияләренең, рухи мирасыбызның кыйммәтен аңлау һәм шуларны истә тотып яшәргә тырышуыбыз Шул ук вакытта, замана үзенең таләпләрен дә куя: бүгенге көнгә хас үзгәрешләрнең асылына төшенеп, киләчәккә перспективаны аныклау. халкыбыз (тәм киләчәк буыннар алдында торган ждваплылыкны тоеп, гасырлар буенча килгән традицияләрне дәвам итү. шул ук вакытта динебезгә хилафлык китермичә эшләү Бүген авыл-шәһәрләребездө 1 меңнән артык дини җәмгыять эшләп килә. Әгәр дә аларның саны соңгы ун ел эчендә 50 мәртәбә артканлыгын исәпкә алсак (1989 елда теркәлгән 19 мөселман җәмгыяте генә бар иде), бу санның шактый югары икәнлегенә инану авыр булмас Бүген шулай ук дистәдән артык мәдрәсәбез дин әһелләре һәм мөгаллимнәр әзерли 1992 елда оешкан Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте җөмһүриятебез мөселманнары тарафыннан сайланып куелып, аларны берләштерә торган бердәнбер рәсми орган дәрәҗәсенә күтәрелде Шуны да әйтергә кирәк, соңгы елларда эшчөнлегебезнең хокукый нигезен ныгыту өчен Татарстанның дәүләт органнары да шактый зур эш башкарды Иң беренче чиратта 1999 елның июль аенда кабул ителеп гамәлгә кергән -Вөждан иреге һәм дини берләшмәләр турында- Татарстан Республикасы законын күрсәтергә мөмкин Бу законның 18 нче маддөсөндә дини оешмаларның вакыф мөлкәтенә ия булулары танылды Октябрь инкыйлабына кадәр татар дөньясында зур урын тоткан бу милек формасы, алга таба да икътисади, матди-техник проблемаларыбызны хөл итү өчен яңа хокукый нигез булдыруга үзенең өлешен кертер дип өметләнәбез Законның дини әдәбият һәм дини билгеләнеш предметларына кагылышлы 22 нче маддәсе дә дини һәм гыйбадөти әдәбият бастыруны тиешле югарылыкка күтәрергә ярдәм итәр. Дини яңарышның, үсешебезнең, эшчәнлегебезнең яңа этабы башлана Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең 1998 елгы берләштерү съездында кабул ителгән уставы нигезендә формалашкан структурасы алдыбызда торган бурычларны үтәрлек дәрәҗәгә күтәрелде. Мөхтәсибөт системасы, казыят. Диния Нәзарәтенең уку-укыту, дәгьвәт, фән бүлекләре иң мөһим проблемаларны хәл итәрлек бердәм органга әверелде дип саныйм. Дөрес, тиешле дәрәҗәдә эшли торган вертикаль идарә структурасын булдыру өчен күп эшләргә кирәк әле Чөнки саны 1 меңнән артып киткән дини җәмгыятьләребезнең һәрберсе белән без турыдан-туры Диния Нәзарәте аша гына эшли алмыйбыз. Ләкин аларның һәрберсенә мөфтинең. Нәзарәт президиумының, пленумының карарлары барып ирешергә тиеш. Алай гына да түгел, без һәрбер дини җәмгыятьнең ихтыяҗларын белеп, аларны хәл итү юнәлешендә эшләргә бурычлыбыз. Бу безнең төп максатларыбызның берсе Урыннардагы дини җәмгыятьләрдән аерылган очракта. Диния Нәзарәте эшчәнлегенең мәгънәсе югала, фикер аерымлыклары, фетнәләр өчен җирлек туа. Шуңа күрә шәхсән үзем дә. Нәзарәт аппараты хезмәткәрләре дә мөмкинлек булган саен район-авылларга чыгабыз, урыннарда эшнең торышы белән танышабыз, кулдан килгәнчә ярдәм итәбез Төбәкләрдә аерым дини җәмгыятьләрдә эшне оештыруда мөхтәсиблөрнең роле бермә-бер артты. Эшнең торышы бүген бу төбәкләрдәге дини җитәкчеләрнең оештыру сәләтенә, гыйлем дәрәҗәсенә, халык арасындагы абруена, район хакимияте җитәкчеләре белән уртак тел таба алуына турыдан-туры бәйле. Алдыбызда торган бурычларны тиешле дәрәҗәдә, үзебез теләгәнчә тормышка ашыру һәрвакыт диярлек кадрлар мәсьәләсенә барып терәлә Шуңа күрә дә дини кадрлар әзерләү мәсьәләсе бүген Диния Нәзарәтенең игътибар үзәгендә тора. Җөмһүриятебездә мәдрәсәләрнең саны шактый күп булса да, әлегә бу мәсьәлә тиешле дәрәҗәдә хөл ителмәгән Аның төп сәбәпләреннән берсе—дини мәгариф системасының зәгыйфь булуы Ниһаять, без җиң сызганып бу проблеманы хәл итәргә тотындык. Иң беренче чиратта, без дини уку йортларының статусын билгеләүне мөһим дип таптык Уку-укыту, матди-техник мөмкинлекләрдән чыгып, аларны дүрт категориягә бүлдек: 1. Башлангыч дини белем бирү мәктәпләре 2. Урта махсус дини белем бирүче сәнәвия мәдрәсәләре 3. Югары дини белем бирүче галия мәдрәсәләре 4. Иң югары дини белем бирүче ислам университетлары Бу уку елыннан башлап икенче һәм өченче баскыч уку йортлары, ниһаять, барысы да уртак, галимнәр һәм мөгаллимнәр тарафыннан бөр системага салынган программалар нигезендә укыячаклар. Бу уку-укытуның профессиональ дәрәҗәсен күтәрү, аның торышын даими тикшереп тору һәм методик ярдәм күрсәтү юлында беренче, әмма бик мөһим адым Дини мәгариф системасының тиешле дәрәҗәдә түгеллеге, укытучы кадрларның җитмәве, булганнарының белем дәрәҗәсе шактый түбән булуы—болар мәдрәсәләребездәге хәлнең торышын бик ачык тасвирлый Аларда кызганыч ки. әлегә кадәр милли, тәрбияви-әхлакый рух хөкем сөрми Дини белем алу беренче планга куелып, уку процессының икенче мөһим ягы—тәрбия мәсьәләләре арткы планга этәрелә Шәкертләребездә, бүгенге татар җәмгыяте проблемаларыннан аерылып тәрбияләнгәнгә, мөгаен, тәкәбберлек мин-минлек кебек тискәре күренешләр дә сизелә Ә бу дини даирәләргә һәм белем эстәүчеләргә хөрмәт белән караучы милләттәшләрдә аеруча зур гаҗәпләнү уята. Аллаһыга, халыкка хезмәт итәргә алыну шәкерткә дә аны тәрбияләгән җөмгыяткө дә зур бурычлар йөкли Бүген атеистик карашлардан яңа гына аерылып килә торган җәмгыятьтә, дини эшне оештыру, дәгьвәт алып бару өчен тирән дини белем генә дә җитми Шәкертләребез татар халкының тарихын белергә. МИЛЛИ җирлектә ислам диненең үзенчәлекләрен бүгенге көндә аның нинди рәвештә сакланып калганлыгын ачык күзалларга тиешләр Рәсәйдә соңгы сәяси вакыйгалар кайбер дин әһелләренең татар дөньясын ваһһабичылык идеяләре басып китте дип лаф орулары, үзебезнең дини мәгариф системасын булдыруның нинди мөһим эш икәнлеген тагын бер мәртәбә искәртте Бу фикерне мин бүген генә туган димәс идем Чөнки татар зыялылары һәм дин әһелләре моңа инде XIX йөз уртасында ук килгәннәр Безнең атабабаларыбыз Рәсәй империясе шартларында тормыш таләпләренә туры килерлек һәм югары дини белем бире алырлык мәгариф системасын оештыра алганнар -Мөхәммәдия- «Галия- -Хөсәения» «Рәсүлия» кебек татар мәдрәсәләрендә бөтен төрки дөньядан шәкертләр укыган Бу уку йортларында татар зыялыларының элитасы тәрбияләнгән Гомумән, татар мәдрәсәләре күп гасырлар буе халкыбызның рухи терәге булганнар. Татар халкының мәнфәгатен кайгыртучы аның киләчәге турында уйлаучы зыялылар нәкъ менә шул мәдрәсәләрне тәмамлаганнар Бүген дә бу традицияләрне яңартуның әһәмияте һәркемгә аңлашыладыр Дини мәгариф системасының мөһим бер чылбыры буларак, без бүген Россия Ислам университетына зур өметләр баглыйбыз Әйтергә кирәк, дини мәгариф системасы өчен ул принципиаль яңа күренеш Университет оешканда ук иң югары укыту йорты һәм фәнни үзәк итеп фаразланды Шуңа күрә дә аны оештыручылар арасында дәүләт органнарының һәм Татарстан Фәннәр Академиясенең Тарих Институты булуы очраклы түгел. Без, чыннан да. Ислам университеты киләчәктә югары квалификацияле ислам белгечләре, дини мәгариф системасы өчен кадрлар әзерләүче уку йорты булу белән беррәттөн, дин галимнәрен, бигрәк тә күп гасырлы тарихка ия татар дин гыйлемен өйрәнүче галимнәрне туплаган фәнни үзәк булыр дип өметләнәбез. Мин. ректор буларак фәнни тикшеренүләр алып бармаган уку йортының университет дәрәҗәсенә күтәрелә алмаганлыгын бик яхшы аңлыйм Шуңа күрә дә безнең шәкертләребез беренче уку елыннан ук курс эшләре яза башладылар Шушы юнәлешне күз алдында тотып, бу уку елында университетның эш планына -Татарларда ислам гыйлеме тарихы узганы һәм бүгенгесе- дигән темага шәкертләрнең фөнни-практик конференциясен дә керттек Дини мәгариф системасын оештыру һәм аннан нәтиҗәле файдалану өчен уку йортлары эшчөнлегенең хокукый нигезләрен ачыклау зарури Бу өлкәдә без хөкүмәт органнары, бигрәк тә мәгариф министрлыгы белән тыгыз элемтәдә торырга тиешбез һәм без шуңа омтылабыз да Уку йортлары өчен тиешле лицензия алу һәм вакыты җиткәч аккредитация уздыру безнең өчен бик мөһим Мөселманнарның берләштерү съездында Президентыбыз Минтимер Шөймиев әйткәнчә дин дәүләттән аерылган булса да. - дини оешмалар җәмгыятьтән аерылмаган- Без дини уку йортларында укучы шәкертләрнең һәм аларны тәмамлаган яшь белгечләрнең җәмгыятебездә тулы хокуклы шәхес булуларын телибез Ләкин лицензияле мәдрәсәдә 4-5 ел укып чыгып, дәүләт тарафыннан танылмаган дипломлы белгечнең эчке халәтен һәм хокукый хәлен күз алдына китерү авыр түгел Әлбәттә, без бу мәсьәләнең четереклелеген аңлыйбыз Җөмһүриятебез дәрәҗәсендә генә хәл ителә торган мәсьәлә булса ул бәлки бу кадәр проблемалар да тудырмас иде Кызганыч ки аккредитация мәсьәләсе бүген Россия министрлыклары тарафыннан хәл ителә Алар тәкъдим итә торган белем бирү стандартларын кабул итү—дини мәгариф системасын юкка чыгару диген сүз Бу мәсьәләгә минем фикеремчә киңрәк карарга кирәк. Без бит үзебезнең шәкертләребезне мәчетләрдә намаз укуны оештыручы имам яки шул ук мәдрәсәләрдә укытучы мөгаллим итеп кенә әзерләүне күз алдында тотмыйбыз Татарларда дин әһелләре руханилар инде күп гасырлар буе зыялыларның бер катламы булган имам мәчеттә генә түгел, бөтен мәхәлләдә абруйлы үзенең яшәеш рәвеше гыйлеме әхлакый йөзе белән үрнәк булып торган Без бүген дә шуңа омтылырга тиешбез Әгәр дә мәдрәсә тәмамлаган яшь белгеч авылга кайтып имамлык вазифасын башкару белән беррәттөн яшьләрне тәрбияләү эшенә актив катнашып китсә алар арасында бүген киң таралган әмма татар халкы өчен гайре табигый эчкечелек, фөхишөлек һәм башка тискәре йогынтыларны бетерү юнәлешендә эш алып барса, авыл- шәһөрләрдә әхлакый вәзгыять, һичшиксез, уңай якка үзгәрәчәк, ата- бабаларыбызның гасырлар буе сыналып килеп, бүген дә әһәмиятен югалтмаган яшәеш рәвеше яңадан тормышыбызга кайта башлаячак Димәк, дини уку йортыбыз алдында торган бурычлар халыкның дини ихтыяҗларын канәгатьләндерүче белгечләр әзерләүгә генә кайтып калмый Безнең максатыбыз—совет хакимияте елларында үзенең асыл нигезен югалту дәрәҗәсенә җиткән татар җәмгыятен яңадан торгызуда актив катнашучы татар зыялыларының яңа буынын укытып чыгару һәм тәрбияләү Бу дин әһелләре өчен генә түгел, бөтен җәмгыять өчен бик актуаль һәм мөһим проблема. Барыбыз да күреп торабыз, җәмгыятебезнең барлык өлкәсендә әхлаксызлык хөкем сөрә, беренче планга аерым шәхеснең, яисә аерым бер төркемнең матди-икътисади мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү чыкты. Рәсәйдә дәүләт дәрәҗәсендәге сәяси проблемаларны да шушы күзлектән чыгып хәл итү тенденциясе көчәйде. Алай гына да түгел, бүген пычрак сәясәттә «ислам факторы-ннан файдалану омтылышы бермәбер артты Төньяк Кавказда Дагстан җиренә басып керүчеләрнең барысына да «ваһһабичылык идеологиясе белән коралланган исламчылар» дигән ярлык тагу моның ачык мисалы. Турысын әйтик, XX гасырда сәясәттә һәм аның иң тискәре чагылышы булган сугышларда -ислам факторы»н бик еш файдалана башладылар. Ләкин без теге яки бу сәясәтнең, сәяси вакыйгаларның максатыннан Ислам диненең асылын аера белергә тиешбез Иң югары әхлакый нормаларны үз эченә алган бөтендөнья диннәре, шул исәптән Ислам да, пычрак сәясәтнең нигезе була алмый Ислам дине әхлакый чисталыкка өнди, җәмгыяттәге проблемаларны башкаларга зыян китермичә генә хәл итәргә омтыла. Идел буенда Исламның 1 мең еллык тарихы бар. Татар халкы нинди генә авыр шартларда яшәсә дә. Ислам динен агрессив көч итеп кулланмады. Киресенчә, динебез аша татар халкы цивилизацияле, алдынгы яшәеш рәвешенә омтылды. Идел буе мөселманнары тормышы мисалында без башка халыклар, башка конфессия вәкилләре белән үзара тыныч яшәү принципларының тормышка ашырылу юлларын ачык күзаллый алабыз Урыс һәм башка халыклар белән 450 ел янәшә яшәү дәверендә бер генә дә җитди дини каршылыклар туганы булмады Ә бит халкыбызның зирәклеге, түземлелеге нигезендә ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре булып, Әлхәмдүлилләһ, Ислам дине ята. Татар дөньясында Ислам үзенең тынычлык дине нинди генә шартларда да асылын югалтмый һәм көннөн- көн үзенең потенциаль һәм интеллектуаль мөмкинлекләрен ача бара торган дин икәнлеген күрсәтте. Мәдрәсәләребез проблемасына яңадан кайтып, шуны да өстәр идем тәкъдим ителгән стандарт уку программалары арасында дөньяви фәннәрдән иң беренчеләрдән булып, без татар теле һәм татар тарихы белән беррәттән. -Татар халкының рухи мәдәният» дигән фән дә тәкъдим иттек. Без бу фәннәрне мәдрәсәләребезгә татар рухын, халкыбызга хас югары әхлак принципларын кайтарырга ярдәм итәрләр, шәкертләребез татар халкының тарихын, телен, рухи мәдәниятен өйрәнеп, җәмгыятебездә Ислам нурын таратырлар дип өметләнеп кертәбез. Мәсьәләнең гамәли ягын да истә тотарга кирәк Халкыбызның тарихын, совет хакимияте елларында ата- бабаларыбызның нинди шартларда гыйбадәт кылуын белгән яшь имам мәчеткә йөрүче авыл картларына беркайчан да каты бәрелмәс Аларны беркайчан да ачыктан-ачык бидөгать гамәлләрдә гаепләмәс. Сабырлык, түземлелек белән авыл картларына хакыйкый дин кануннарын үзләштерергә ярдәм итәр Практикага кайткан шәкертләр, яшь имамнар тарафыннан мәхәллә картларына карата тупас мөгамәлә, аларны дини гыйбадәт тәртипләрен белмәүдә гаепләү очраклары булмады түгел. Бу очракта бит яшь имамнар кешенең дингә ихлас күңелдән бирелгөнлегеннән чыгып эш итәргә тиешләр Дини гореф-гадәтләрне, гыйбадәт тәртибен тиешле дәрәҗәдә белмәүләре аларның гаебе түгел. Заманасы шундый булганга күрә туган ул вәзгыять Күңелдәге дин чаткыларын үстерә, аларга тирән дини мәгънә өсти белергә тиеш яшь имамнар. Үзенең эшчәнлеге, үз-үзен тотышы, гыйлеменнән файдалана белмәве белән дин чаткыларын яңарту урынына сүндерүче. Ислам диненә карата күңелдәге шикләрне бетерү урынына яңа шөбһәләр салучы имам дингә зыян гына китерә Мин яшь имамнарга куелган таләпләргә шактый тукталсам да. дөресен әйтим, хакыйкый вәзгыять кызганыч ки бөтенләй башка. Бу таләпләргә туры килә торган имамнар гына түгел, гомумән яшь дин белгечләре юк дәрәҗәсендә аз Без бер яктан мәдрәсәләребезнең саны арта дип кинәнсәк, икенче яктан яшь имамнарыбызның булмавына офтанабыз Ни өчен болай була соң әле ул9 Кая китә безнең кичәге шәкертләребез? Мәдрәсәләребездә очраклы яшьләр күп. ләкин алар имам булып эшләргә теләмиләр дисәм хакыйкатьне тулысынча ачып бирү булмас иде Кызганыч, вәзгыять күпкә катлаулырак Мәхәллөләребезнең бүген имамнарны тотарлык матди-икътисади мөмкинлекләре юк. Авылга килгән имамны йорт-җир белән тәэмин итәргә аңа эш хакы түләргә кирәк Бу шартлар үтөлмәсә, авылда яшь имам тормый Октябрь инкыйлабына кадәр татар җәмгыяте тулысынча мөселман җәмгыяте булган Шуңа күрә мәхәллә үзенең имамнарын да, мәдрәсәләрен дә тота алган. Бүген исә мәхәлләләребез дәһрилек дәрьясындагы утраучыкларны хәтерләтә Җәмгыятьтәге хәлләрнең мәхәллә тормышына тәэсире зур Бу шартларда оешып кына килүче мөселман җәмгыяте үз проблемаларын үзе мөстәкыйль рәвештә хәл итә алмый Мәчетләр төзүдә җирле хакимият органнары зур ярдәм күрсәткән булсалар имамнарны тоту мәсьәләсен алар тулысынча үз өсләренә ала алмыйлар билгеле Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Дин дәүләттән аерылган Димәк, мәхәллә дини мәсьәләләрне мөстәкыйль хәл итәргә тиеш Дини кадрларны матди-финанс ягыннан тәэмин итүне Диния Нәзарәте тулысынча үз өстене да ала алмый Дин әһелләренең саны 2 меңгә якынлашып килгәндә, аларны төрле яктан тәэмин итүне, үзе дә төрле, даими булмаган чыганаклардан алган ярдәм хисабына яшәүче бер оешмага, ягъни Нәзарәткә йөкләү мәсьәләне хәл итү була алмый Бу проблема дини аспект белән генә чикләнми Мәхәлләләр проблемасы җәмгыятьтәге проблемаларның үзенчәлекле бер чагылышы ул Соңгы вакытта җөмһүриятебездә бераз шау-шу куптарып алган вакыйгаларны да шул күзлектән карарга кирәк дип уйлыйм Җөмһүриятебездә безнең мәзһәбебезгә туры килми торган юнәлешләрне дөгьвөт итүче дин әһелләре, миссионерлар күренә башлаган икән, бу проблеманы Диния Нәзарәтенең тиешле дәрәҗәдә эшләмәвенә генә кайтарып калдыру дөрес булмас Җәмгыятькә ниндидер аңа хас булмаган, традицион җирлекне җимерә торган агымнар үтеп керә икән, димәк, җәмгыять үзе авыру, аның чит-ят идеологик йогынтыларга каршы тору иммунитеты юк Әйдәгез, бу хакта бергәләп уйлыйк Диния Нәзарәте дәрәҗәсендә генә түгел, хөкүмәт дәрәҗәсендә, бөтен җәмгыять дәрәҗәсендә уйлыйк Әгәр дә мәдрәсә бетергән шәкертләребез, дини белем белән бергә дәүләт аккредитациясе үткән, дәүләт тарафыннан танылган дәүләт учреждениеләрендә эшләргә рөхсәт бирә торган диплом алып, авылга кайтсалар, имамлык вазифасын башкару белән беррөттән башка дәүләт оешмаларында да (беренче чиратта мәктәпләрдә) эшли алырлар иде Мөселманнарның дини ихтыяҗларын тиешле дәрәҗәдә үзебезнең мәзһәбебез нигезендә канәгатьләндергән мәхәлләләрдә чит агымнар таралу мөмкинме9 Минемчә, юк. Шуңа күрә кабатлап әйтәм. бу проблемаларны дәүләт дәрәҗәсендә хәл итик Дини җәмгыять дәрәҗәсендә хәл ителмәгән проблема, барыбер тора бара бөтен җәмгыятькә тарала, башка өлкәләргә дә үтеп керә башлый Шуңа күрә, дәүләтнең дин өлкәсендә үз сәясәте булырга тиеш. Татарстанда, шөкер. Президент та. хөкүмәт органнары да дин проблемаларына җитди карыйлар Диния Нәзарәте белән дәүләт органнары арасында фикер каршылыгы да. аңлашылмаучанлыклар да юк диярлек Бүгенге көндә иң мөһиме-үзара аңлашу стадиясеннән үтеп ул проблемаларны даими көндәлек хәл итү дәрәҗәсенә чыгарга кирәк Күргәнегезчә хәл итәсе проблемаларыбыз бик күп Әлбәттә, дөньяви һем төрле конфессия вәкилләре яшәгән дәүләт шартларында дини проблемаларны бернинди каршылыкларсыз гына хәл итү җиңел эш түгел Ләкин иң моһиме-ул проблемаларның күбесенең дәүләт, бөтен җәмгыять өчен дә әһәмиятле икәнлеген аңлау, шул юнәлештә конструктив диалог алып бару, үзара ярдәм кулы сузу. Менә шушы мәсьәләләргә җитдирәк карар өчен, аларның асылына төшенү максатыннан без «Татарстан Ислам дине» концепциясен эшләргә кирәк дигән фикергә килдек. Диния Нәзарәте каршындагы Голөмөлөр Шурасы һәм аның тирәсендә тупланган галимнәр бу эшкә керештеләр дә инде. Аны әзерләү процессында бик күп мәсьәләләр яңача куелыр, аларны хәл итү юллары да төгаен аныкланыр дип өметләнәбез. Бүгенге шартларда алда торган проблемалар хакында җитди, профессиональ югарылыкта фикер алышу, кирәкле мәгълүматның, яңалыкларның мәгънәсен бозмыйча мөселманнарга, киң җәмәгатьчелеккә җиткерү өчен массакүлөм матбугат чараларының булуы бик мөһим. Тагын шуны да искәртеп узарга кирәк, матбугат чаралары бүген көчле идеологик көрәш коралына әйләнде Алар аша киң җәмәгатьчелеккә Ислам хакында нинди генә эчтәлектәге мәгълүмат таралмый. Кызганыч ки, күбесенең динебезгә мөнәсәбәте уңай түгел. Басылган материалларның кайберләре Ислам дине өлкәсендә наданлыкның чагылышы булса, кайберләре исә махсус заказ белән язылалар, Ислам дөньясындагы вәзгыятьне бозып күрсәтәләр Шуңа күрә дә, бүген дини матбугат булдыру һәм булган дөньяви мәгълүмат чыганакларын мөселманлаштыру. рухи традицияләребезне аңлату проблемасы да җитди тора. Шулай да бу юнәлештә уңышларыбызның да булуын билгеләп үтик, Татарстанда чыга торган үзәк татар газеталарының барысында да дини сәхифәләр бар. Затлы «Казан утлары»ның да дини сүзгә ихтирам күрсәтүе эыялыларыбызның милләтне ахырзаман афәтләреннән сакларга, рухи байлыкларыбызны кайтарырга телөвен искәртә түгелме? Вакытлы матбугат белән беррөттөн дини китаплар бастыру мәсьәләсе дә безне борчый Ун елга якын эшләп килгән «Иман» нәшрияты, бу мәсьәләне уңышлы гына хәл итә башлады Дини китап нәшер итү дөреслекләр бастыруга гына кайтып калмый, билгеле. Бу өлкәдә мөһим юнәлешләрнең берсе—рухи мирасыбызны, дин гыйлеме өлкәсендәге хезмәтләрне укучыга кайтару. Бүгенге көнгә кадәр дини мирас тулысынча диярлек китапханә шүрлекләрендә тузанланып ята Гарәпчә, өлешчә иске татарча язылган бу хезмәтләр укучыларыбызга барып җитми. «Дин—ул нөсихөт» диелә пәйгамбәребез хәдисендә. Бәндәгә нәсихөт итсәң, ул дингә килә Әмма бүгенге көндә динне ничек итеп аңлатырга соң? Динне колакларыбызга күңелләребезгә ирештерү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? «Бер кермөсө, бер керер», дигән ният белән телевидение, радио аркылы да вәгазь-нәсихәт кылабыз. «Мәңге яшәр кебек дөньяңны кара, бәлки иртәгә үләрмен дип ахирәтеңне кайгырт» дигән сүзләр белән безнең аларны дөрес тормыш юлына өндисебез килә. Бу тормышта да көчле, бай, таза, гайрәтле бул. Тормышың матур, ихатаң чиста, йөри торган машинаң да яхшы булсын. Балаларың да төүфикъка ия булсыннар Ләкин дөньяга гына бирелеп бетмик, ахирәтебезне дә кайгыртыйк «Дин үләр алдыннан гына кирәк, картайган көндә гыйбадәт кыларбыз»,—дип әйтүләр зур хата Беребезнең дә пенсиягә кадәр яшәүгә гарантиябез юк Бүген исән булсак та, иртәгә үлеп китәргә мөмкинбез Пәйгамбәребез, «ахирәткә алдан хәзерләнеп куйсаң, үлем куркыныч булмый»,—дип кисәткән. Үлем— дөньяның ахыргы, ахирәтнең беренче көне. Үлү—бер халәттән икенче халәткә күчү генә. Һәрбер кеше үләчәк һәм Аллаһ хозурына барачак Тәүлектә булган егерме дүрт сәгатьнең күпме өлешен дингә, күпме өлешен мәгыйшәткә багышладык соң? Кызганыч ки. күбрәк мәгыйшәтебезне кайгыртабыз шул. Әби-бабаларыбыз иң авыр вакытта, яшерен булса да, гыйбадәтләрен кылдылар, каберлекләрдә качып булса да Гаетләрен укыдылар Алар динне тыелганда да саклап калып, безгә тапшыра алдылар 1985 еллардан соң заманалар үзгәрде Татарстанда ирек, зур мөмкинлекләр вакыты булды, шуның кадерен белсәк иде. Безгә җәмәгатьчелек тә, хөкүмәт тә зур мөмкинлекләр ачып бирә. Мондый сәяси уңайсызлыкларны күп кенә мөселман илләрендә дә таба алмассың Шулардан файдаланмасак, Аллаһы каршында ничек җавап бирербез?!